Логотип Казан Утлары
Роман

КАҺАРМАННАР ЮЛЫ

Латиф, чемодан янына чүгәләгән килеш серле генә елмаеп, хатыны белән улын күздән кичерде, аннары чемодан капкачын ачып жибәрде. Гөлбикә белән Маратның йөзләре бердән яктырып китте. Чемодан эче жылы як жимешләре белән тулган: эре, аксыл-яшел виноградлар, итләч, баллы грушалар, кызыл яңаклы, сары хәтфә кабыклы шәфталулар, кызгылт-сары әфлисуннар, мандариннар Бүлмә эченә шунда ук тәмле ис таралды Марат, никадәр үзен үскән егет дип исәпләмәсен, шатлыгыннан нәни балаларча сикергәләп сөенергә тотынды. Ә Гөлбикә исә күзләрен очкынландырып елмайган хәлдә. — Кара! Ни юл килеп бер бозылмаган!—дип куйды. — Бозылмый,—диде Латиф,— самолет бит ул! — Аннары малаена мөрәжәгать итте: — Улым, сайлап ал әле үзен теләгәнне генә! — Ярар инде, элек бушатыйк,— диде Гөлбикә. — Алсын, алсын! — Я. сайлап ал алайса, улым, тик юып ашарсың,—диде әнисе. Марат бер мәл кулларын уып. күзләрен елтыратып карап торды, аннан: «Вот это да-а!» дип, йодрык зурлыгындагы грушаны алды. — Хәзер инде син,— диде Латиф, хатынына карап. — Ходаем, мина дамыни әле? Бәлки мин сайламыйча гына барысын да алырмын? Гөлбикә бүлмәне яңгыратып көлеп жибәрде. — Юк. юк,—диде Латиф, житдилеген саклап — Алып аша булгач, аша! Мин бит сине беләм, Гөлкәй, юкса син аларны безгә генә ашатып бетерәчәксең. Хатыны бер шәфталуны алып, юарга дип, кухня якка чыгып киткәч, Латиф; — Мин дә — дип, бер виноград тәлгәшен сабагыннан өзеп алды. Бераздан алар өчәүләшеп кухня якта жылы як жимешләре белән сыйлана башладылар. Өчесенең дә әледән-әле карашлары очраша, һәм күзләрендә татулык, иминлек, бәхет чагыла иде. — Әллә, картым, исән-сау кайтып житсәм. ишектән керү белән үзләрен сыйлармын дип нәзер әйткән иденме? — дип елмайды Гөлбикә. Л Латиф ни өчендер бу шаяртып әйтелгән сүзләргә көлмәде дә. елмаймады да. Киресенчә, минем андый кеше булмаганлыгымны беләсен бит. дигәндәй, башын кыйшайтып, авыр кара кашларын гына хәрәкәтләндереп алды. — Әти. ә теге әйберне оныттык штоли? — дип сорады кинәт Марат Латиф тәнбиһле елмаю белән имән бармагын өскә күтәрде. Ф — Менә жен малай, бөтен эффектын боздык! _ — Юк. юк. мин бер сүз дә әйтмәдем, әйтмәдем, әти,—диде Марат. чиксез куанып. 2 — Юк. болай булмады инде.— диде Латиф, күңелсезләнә төшеп.— - мин сюрприз ясарга җыенган идем, ә син онытмагансың икән, шельма. = Улы куанычыннан шыркылдап көлгән арада Латиф караңгы кори- < дорга чыгып китте. Бераздан ул Маратка дип алган су асты мылтыгы £ күтәреп керде. Маратка аквалангистлык шаукымы кагылган иде Яз £ башыннан бирле инде ул. мылтык алып бир дип. Латнфнын колак итеп £ ашады. Хәзер мылтыкны күргәч, егет, шатлыгыннан ни эшләргә белми чә, әтисенең битләреннән үбәргә кереште. * — И-и, менә бит әтнек сине ничек ярата! — диде Гөлбикә.— Моның өчен нишләргә кирәк инде? Марат кулындагы хикмәтле мылтыкны тикшерә башлады. Ләкин * әнисен дә жавапсыз калдырмады, чөнки аңардан нәрсә көткәннәрен тоя иде. — Тагы — әйбәт итеп укырга да,—дип куйды ул. кыюсыз гына — Менә шул шул. улым,—диде әнисе,—менә хәзер үк безгә с\з бир. Быел син бары дүрткә и бишкә генә укырга тиеш Булдымы? — Булды,—диде Марат. — Сии әйбәтләп әйт. дүрткә и бишкә генә укыйм, диген. — Ну әйттем ич инде,—диде Марат, рәнҗүле күзләрен тутырып Латиф әле генә Кара диңгез буеннан курорттан кайтып төшкән иде. Ләкин никадәр генә ул яклар купшы, назлы булмасын, Латиф үз өенә кайтып кергәч кенә бәхеткә таргаиыи жаны-тәнс белән тойды Ул бары әле генә ял тәмен татыгандай булды Менә аның яши торган җире шушы инде. Әле быел гына ремонт ясалган өч бүлмәле квартира Латиф, үзе дә тоймастан, нидер эзләгәндәй, бүлмә ишекләрен ачып карап йөрергә кереште. Сәер, бик сәер иде. Гади генә ванна бүлмәсе дә, стеналардагы сыек яшел фонга йөгерткән алтын накат та. ялтыр телен тыныч кына хәрәкәтләндереп торган зур сәгать тә, диваннар, секретерлар, шторалар — барысы-барысы ана тынычлык бирәләр, үз итеп, якын итеп аны каршылыйлар иде. Латиф үз бүлмәсенә кереп өстәл янына утырды. Ул узган бер ай чамасы вакыт эчендә өен дә. хезмәтен дә. семьясын да, бергә эшләгән иптәшләрен дә, хәтта, артык өнәмәсә дә. трест управляющие Габделмөэмннсвне дә сагынган иде Менә шушы җыйнак, елкылдап торган язу өстәлен дә. шушы затлы агач караватны да сагынды ул. Әлбәттә, әгәр ул яшь булса, утрак тормыш алып бармаган булса, болай булмас иде. Тик анын бер ритмдагы тормышка ияләшүе хәзер тәмам табигатенә сеңгән иде инде Ул һәр көнне сәгать җидедә уянып китә, яткан җиреннән генә үрелеп радионы тоташтыра «Правда» газетасына күзәтү тыңлый Тапшыру беткәч, урыныннан тора, иртәнге туалетын башкарып, гантельләр белән физзарядка ясый башлый Бу эш төгәлләнер-төгәлләнмәс, аны хатыны чәй эчәргә кухня якка чакыра. Димәк, Гөлбикә табын әзерләп куйгач инде, бары уналты яшьлек улы Марат кына үз бүлмәсендә изрәп йок лый әле. Әйдә йоклый бирсен! Анын укуы икенче сменада әлс. шуңа күрә егетне борчып уятмыйк. Латиф иртәнге якта күп ашамый. Сыек кына пешерелгән ике йомырка, я бер котлет, я инде, булса, берәр кисәк җиңел сеңешле ит. Инде аннан соң май ягылган, сыр куелган бутерброд белән бер стакан куе чәй эчә ул. Иртәнге аштан соң җылы су белән авызын чайкый, аннары үз бүлмәсендә электробритва белән сакалмыегын кыра, кагыйдә буларак, күлмәк алыштыра. Өстенә костюмын кигәч, Гөлбикә аңа киемен щеткаларга булыша. Башыннан аягына кадәр киемнәрен күздән кичерә. Ниһаять, Латиф ашыкмыйча гына эшкә китә. Ул якты, иркен, биек таш йортлар тезелеп киткән урам буйлап трестка юнәлә. Җәяү генә бара. Бу сәламәтлек өчен бик файдалы. Әйе, бу шулай бер кагыйдә булып көн тәртибенә әйләнгән. Барысы да: Латифның эшкә саф һава сулап җәяү генә баруы да, хәтта билгеле бер тизлектә атлавы да. Үзенең эш бүлмәсенә кереп утыргач, иң беренче булып язу әсбапларын тәртипкә китерүе дә, үзенә эш белән килгән кешеләрне барысын бер юлы келәмле, гөлле, иркен кабинетына кертүе дә, клиентлар белән алай артык онытылмыйча, ләкин шулай да шактый ягымлы, эшлекле бер тонда сөйләшүе дә — барысы да какшамас бер кагыйдә. Әлбәттә, эштә һәр көнне бер үк мәсьәләләр чишеп утырмый ул. Төрлесе була. Ләкин андагы эшләрне өстәнрәк карасаң, шул ук бер төркем билгеле мәсьәләләр икәнен күрүе авыр түгел. Аларның берсе дә Латифны яңалык буларак каушатмый, һәрхәлдә, аңа ул мәсьәләләрнең барысы белән дә. кичә булмаса, өченче көн дигәндәй, очрашырга туры килгәне бар. Аңа тагы әледән-әле шәһәрдәге һәм райондагы предприятиеләрдә булырга туры килә, кайчак ул бүлек башлыклары белән озын-озак киңәшмәләр уздыра. Ләкин болары да яңалык түгел, ул моңа да күнеккән. Аның күңеле һәр даим көр, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Аның алдында беркайчан да аптырап, югалып калырлык мәсьәлә туганы юк әле. Менә шулай көннәр хезмәт һәм күнегелгән мәшәкатьләр белән үрелеп уза да уза. Билгеле бер көйгә салынган рәвештә тыныч һәм рәхәт уза. Латиф моны үзенең авыр көрәшләр һәм ызгышлар эчендә узган яшьлеге өчен мәкафәт дип саный. Латиф курорттан кайтуының икенче көнендә үк эшенә китте; тиз арада барысы да нәкъ моннан бер ай элек булган элекке эзгә төште. Управляющий урынбасары ялдан сон була торган күтәренкелек белән эшен башлап җибәрде. Хәер, беренче көнне үзе якын күргән коллегалары белән ул ял истәлекләрен уртаклашып ләчтит тә сатып алды. Ләкин бу тиешенчә генә микъдар вакыт алды. Ул беренче көйне үк башаягы белән эшкә чумды. Беренче көнне үк өенә соңгарыбрак кайтты. Гөлбикә ишек ачарга чыккан иде. Латиф хатынын җинелчә кочаклап йомшак иреннәреннән үпте, ярым ачык ишектә күренгән улына көлемсерәп: — Эшләр гөрлиме, улым? — диде. Ул пальтосын салып иркен коридордагы кием элгеченә таба юнәлгәндә, хатыны аңа: — Бик соңладың, карткаем, нигә беренче көннән шул кадәр үк җигелергә! — диде. — Зарар юк, эш бит. Үзе юкның күзе юк, өелгән,— диде Латиф, якты чырай белән.— Капкаларга берәр нәрсәң бармы, Гөлкәй? — Бары да әзер! • Гөлбикә Латиф өчен табып әзерләгәндә әйтеп куйды: — Сиңа ниндидер сәер хат килде әле. Гадәттә Латиф ашап-эчкәннән сон гына, ятар алдыннан гына, көндәлек почтаны актара һәм яткач, караватта гына аларны күзеннән кичерә иде. Хатлар мәсьәләсенә килгәндә, аңа алар башлыча эшләгән җиренә килә. Аңа хатны эш кешесе буларак, күбрәк эш турында язалар. Ә инде өйгә, үзенә адресланган хатны аның бик күптәннән алганы юк хәер, моннан оерничә ел элек институтта бергә укыган дус-ишләреннән, Шәрикләреннән хатлар килгәли иде әле. Ләкин соңгы елларда үзе дә җавап яза алмады, дуслары да муеннан эшкә чумдылар, ахры—хатлар килми башлады, һәрхәлдә, ким дигәндә, менә ике ел инде Латифның хас үзенә атап язган хат алганы юк иде. Шуңа күрә Гөлбикәнең сәерсенүе, әлбәттә, табигый. Латиф эченнән: «Авылдаш, я кардәш-ыру- 4 дандыр. Ярдәм-фәлән сорап язгандыр берәрсе»,— дип уйланды. Ул өс- _ тен алыштыру өчен гадәтенчә үзенең бүлмәсенә керде. Күзләренә өстәл- g дә, газеталар өемендә, яткан конверт чалынды. Ул, чыннан да, Гөлбикә 2 әйтмешли, «сәер» иде. Латиф аңа игътибарын юнәлтү белән хатның с. күз күнекмәгән ят бер конвертта икәнлеген абайлады. Кабаланып ку- = лына алды, кәнәфигә утырды. Бер мәл конвертны ачарга базмыйча § аптырап карап торды. Гаҗәпләнмәү һич мөмкин түгел иде. Чөнки хат ? чит илдән, чит дигәндә дә әле, тегеннән-моннан түгел, Көнбатыш Гер- < маниядән, Мюнхеннан җибәрелгән иде. < Латифның уй-фикерләре чуалып китте. Булмас ла, каян килеп, ди “ ул. Кемнән булсын мондый хат? Монда ниндидер ялгышлык бардыр ♦ бәлки. Бу миңа булмаска тиеш, дип уйланды ул. Мюнхен кадәр Мюн- * хенда кеме калган аның, кем аңа шуннан хат язсын, ул конвертка 3 текәлеп бик озак карап торды, зиһенен тупларга тырышты. Ләкин кон- < вертның тышына эре хәрефләр белән бик ачык итеп Латифның адресы. - исеме, фамилиясе язылган иде. Бәлки бу берәр провокациядер? Бик мөмкин, дип уйланды Латиф, нинди хәлләр булмас! Ни әйтсәң дә, ул күренекле генә кеше. Нигә, булмыймыни андый хәлләр? Бик булуы мөмкин. Алай дисәң, Мюнхен дигән немец шәһәрендә дошманнар гына яшәргә тиеш дигән кагыйдә дә юк бит әле. Сугышның тыл азабын шактый татыса да, Ватан сугышында булуын булмады ул, ләкин командировкага Германиягә барып кайткалады. Билгеле, ул Демократик Республикада булды. Берлинның көнбатыш ягына ике аягының берсен атламады. Ләкин немец инженерлары, немец эшлеклеләре белән очрашмады түгел. Кем белә, бәлки араларында Федератив Республикадан килгәннәре дә, я булмаса соңыннан шунда качып киткәннәре дә булгандыр. Хәер, алай дисәң, хатны ни өчен өй адресы белән язарга тиеш соң алар? Латиф хатны кулына тоткан килеш шундый юраулы уйлар эченә кереп батты. Бәлки конвертны ачып та тормастан, тиешле оешмага илтеп тапшырыргадыр? — дип уйланды ул. Бүлмәгә хатыны килеп керде. Ул иренең иңенә кулын салды да хатка текәлеп калды. — Кемнән ул, нинди хат? —диде Гөлбикә бераздан серлерәк тавыш белән. Бу сүзләр Латифны уятып җибәргәндәй булды. Юк, юк, диде ул эчтән генә, бу кадәр үк хөрлектән ваз кичкән куркак кеше булыргз ярамый. Ни пычагыма миңа әллә кая барып йөрергә? Ул кыюланып, тәвәккәл рәвештә конвертны ертты да аның эченнән хатны тартып чыгарды. — Хәзер белербез без аның кемнән, кайдан икәнлеген,—диде ул, бер дә исе китмәгәндәй. Латиф, хатның гарәп хәрефләре белән язылганлыгын абайлап, өстәлдә яткан күзлеген алып киде. Аптырап җилкәләрен җыерды Кинәт ниндидер, күңелгә нык сеңгән таныш бернәрсәгә орынгандай булды ул. Әле хатны бөтенләй укымас борын ук бу язуның үзенә ни өчендер таныш икәнлеген тойды. БУ күрәзәлек кебек соң дәрәҗәдә сәер бер хис иде. Шундый бер кичереш иде ки бу, әйтерсең лә, Латиф узгандагы ниндидер җылы һәм якын нәрсәгә орынды. Ул артык тыела алмыйча, ашыгып, каушап һәм хаттагы һәрбер ачылган яң.з сүзгә тетрәнеп, кыек- мыек хәрефләр тезелгән юллардан күзләрен йөгертә башлады. — Кем, нәрсә яза? —дип пышылдады Гөлбикә. — Ашыкма, укыйм әле, танып җиткермим,— диде Латиф. Бераздан, ул хат белән мавыгып, бөтен дөньясын, хәтта янында үзен көтеп торган Гөлбикәсен дә онытты, йөзе ачылганнан-ачыла, күзләре нурлана, олыгаюдан бүшәнләнә башлаган йөзе алсулана барды. Гөлбикә хатның әйбәт, борчусыз хат икәнлеген аңлап иркен сулап куйды. — Миңа да әйтерсең, яме,— диде ул, тәмам тынычланып, һәм ашыгып бүлмәдән чыгып китте. Күп тә үтмәде, Латиф чиксез куанып урыныннан сикереп торды. Ул ишек яңагына бәрелгәнен дә тоймыйча хатыны артыннан йөгерде. — Гөлкәй, беләсеңме бу хат кемнән?! — диде ул, бөтен кухня эчен яңгыратып. Гөлбикә хатның бик кадерле, бик якын кешедән булуын бая ук сизенгән иде инде. Әле ни әйтергә дә белмичә иренеп шатлыктан ачылган көләч йөзенә сорау белән текәлде. Латиф тезеп китте: — Хат әтидән! Минем әтидән! Әти исән! Аңлыйсыңмы, Гөлкәй, минем әти исән, исән!!! Гөлбикә Латифнын әтисе юклыгын, күптән, гражданнар сугышы елларында ук, кызыллар ягында сугышып йөреп үлеп калганлыгын яхшы белә. Хәзер каенатасының исән булуын ишетү аның өчен дә һич көтелмәгән зур яңалык иде. — Мә, укы,—диде Латиф, хатны Гөлбикәгә сузып. Хатын, каушаудан кинәт югала төшеп, кәгазьне кулына алды. Алар икесе дә хатка текәлгән хәлдә бер утыргычка чүктеләр. — Ходаем,— дип куйды Гөлбикә,— мин бит аны бары әнекинен сөйләве буенча гына беләм. Гөлбикә хат укыган арада Латиф үзләрендә торып, әле моннан биш ел элек кенә вафат булган әнисен хәтерләде. Нинди зур шатлыклы вакыйганы күрми китте бит бичара ана. Яшьлн ирдән калып, күп газаплар кичерде, гомере буена ирен көтте. Үлеп калды, диделәр, ышанмады. Үзебез күрдек, диделәр, ана да ышанмады. Сизенгән икән бичара! Мәхәббәте күңел сизгерлеген көчәйткән. Латиф үзеннән ике яшькә кече энесе Яхъяны да хәтерләде. Ул әтиләре фронтта чакны туган, әтисен күреп тә белми иде. Ләкин шулай да абыйсыннан ким шатланыр идемени ул! Әйе, аның сугыш бетә дигәндә генә шул ук герман җирендә үлеп калуы бик үкенечле булды шул... Латиф әтисенең төсеп-сынын хәтерләргә тырышты. Ләкин, кызганычка каршы, ул аны үзе дә юньләп белми иде. Аның күз алдында бары әнисе сөйләгән истәлекләр генә җанланды. Күп тапкырлар кабатланганга күрә, а.хры, Латиф аларны тәмам үзләштергән иде. һәм хәзер аерып та булмый, әллә әнисе сөйләгән, әллә үзе кичергән хәл. Алар барысы да еллар узу белән буталып беткән. Шулай да Латиф әтисен күз алдына китереп бастырды. Менә ул, кырпусыз бүрек кигән, сызылып киткән мыеклы, кара кашлы, буйчан бер авыл егете. Хәер, әнисе Латифка, әтиеңә охшагансың, дия торган иде. Бәлки шуңа күрәдер. Бәлки ул үзенең яшь чагындагы кыяфәтен күз алдына бастырып ул кешегә мыек сызган, шуны авылча киендергәндер. Ләкин Латиф кинәт шул кадәресен аңлады, әлбәттә, аның кайчандыр яшь булган әтисе хәзер картайган бер кеше бит инде! Ул исәпләп утырды: әтигә хәзер кимендә алтмыш тирәсе дигән фикергә килде. Латиф шушы урында әтисенең исән булып чыгу куанычыннан туган шатлыкның сүрәнләнә башлавына игътибар итте. Үзе теләмәсә дә, күңеленә ниндидер чатак }й-шөбһәләр үрмәли башлады. Тукта, ничек сон инде ул, аның әтисе, гражданнар с\ тышында, ак бандитлар белән көрәштә һәлак булган кеше бит? Ничек инде ул исән? Тукта, ничек инде ул? Ул, димәк, үлмәгән һәм моңарчы дәшми-тынмый кайдадыр яшәгән. Тукта, ничек була инде ул. Мюнхен шәһәреннән яза бит? Латнфнын моңарчы шатлыктан балкыган йөзенә кинәт элекке сүрәнлеге кайтты. Ул куркынып Гөлбикәгә карады. Гөлбикә исә, хатны укып чыккан, хәзер хатка кулларын куйган килеш уйланып утыра иде, күрәсең, ул да нәкъ ире кебек үк үз-үзснә бер-бер артлы сораулар биреп азаплана иде. Ниһаять, ул сөр мәле яшькелт күзләрен тутырып Латифка текәлде. ♦ — Бу дөрес микән соң? з — Әллә,— диде Латиф.— Просто башым җитми. 2 Ишектән уллары Марат күренде. Бу тал чыбыгыдай нәзек, озын ь буйлы үсмер малай, күрәсең, кухнядагы шау-шулы сөйләшүне ишетеп, ± эшеннән аерылган иде. Әнисе, аны күрү белән, хатны тиз генә итәгенә = төшерде. Й — Нәрсә булды? — диде малай, муенын сузып. — Юк, болай гына, улым, әтиең эшендәге хәлләрне сөйли. Барысы да тынып калдылар. Марат, бераз ышанычсыз карап торганнан соң, ишекне ябып, үз бүлмәсенә китеп барды. * — Бир әле,— диде Латиф, җәһәт кенә хатка үрелеп,— тагы бер * укып чыгыйм әле. 3 — Бсрәрсенсц этлеге булмаса ярый инде,— дип куйды хатыны. £ Латиф хатны кулына алды да, җитди төстә; — Алай булырга тиеш түгел,— диде.— Синең үзеңнең дә әтинең өйгә язган хатларын күргәнен бар ич. Язуы нәкъ шуныкы Гөлбикә бор сүз дә дәшмәде. Ирен озак кына күзәтеп торганнан сон сорамый булдыра алмады: — Ә ни өчен ул анда барып чыккан икән сон? Латиф, аптыравын белдереп, кулларын гына жәсп җибәрде, хатны укуын дәвам иттерде. — Кычкырып укы әле, мин кайбер сүзләрен аңламадым,—диде Гөлбикә. Латпф яна баштан кычкырып, шулай да күрше бүлмәдәге улына ишетелмәслек итеп, укый башлады. «Газиз углым Латифҗан! Бу хатны сиңа ерак җирләрдән сәлам күндереп язучы кеше синең бәхетсез әтиең булыр. Ничәмә еллардан бирле без бер-беребез илә хәбәрләшмичә сак илә соктай дөньяның төрле якларында яшәдек. Тик язмыш бор рәхим-шәфкатен кылды. Картайган көнемдә булса ла синен исән-аман икәнлегеңне белдем. Әниең дөньядан күчкән икән. Мәгәр исәп калганнарыбызга ходай гомерләрен матур кичерергә язсын. Дәхи дә бу хатымны шуның өчен язам, бәгъзе хәбәрләргә караганда, мәгълүм булганча, сезнең якларга, үзебезнең ата-бабалар яшәгән, гомер сөргән якларга бездәйлэргә дә барып чыгарга рөхсәт булган икән. Bv безнең кебек чит мәмләкәтләрдә каңгырып илен сагынып йөрүчеләр өчен шулай ук зур бәхет. Инде гомеремнең азагында бер илгә кайтып, туган туфракка аяк басып торсам вә сине күрсәм, мина артык берни дә кирәкми. Син, газиз углым, минем баштан кичкәннәр белән бик кызыксынасындыр Без хәбәрләшмичә торган арада куп сулар акты, күп җилләр исте. Инде мин башлардан узганны яза калсам, ул бер китап кына булмас. Шуна күрә боларын калдырып, мин эшнең асылына күчәргә кирәк табам. Бу хатны язудан максат, углым, беренчеләй, енна үземнең дөньяда яшәвемне, әле нсән-сәламәт икәнлегемне җиткерү булса, икенчеләй. үземнең турист сыйфатында гына булса да үзебезнең якларга барып чыгарга теләгәнемне әйтү. Мәгълүм булсын, әтиең һәр даим се, газизләремне уйлап яшәде. Күп еллардан бирле сезнең турыда берни дә белә алмаенчя зар-интизар кылды Инде, бәхеткә каршы, синең дөньяда икәнлегеңне, бик абруйлы, мөгътәбәр кеше булып Казан кал.з- сында яшәвенне анык' белдем вә шушы мәктүбемне, зур өметләр баг* лап. сезнен тарафларга күндерәм. Исән-сау булып, аяк-куллар сәламәт булса, бер күрешми калмабыз. Шунда мин сиңа, газиз углым, барысын да түкмәенчә-чәчмәенчә сөйләп бирермен. Нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юктыр, тәкъдирдә ни язылган булса, шуны күрербез, углым. Инде минем тормышларыма килсәк, мин аллага шөкердән башкасын шулай ук очрашып бер кара-каршы утырып сөйләшкәндә хәбәр кылырмын. Синең җәмәгать, бала-чагаларың да бардыр, углым. Алар мине ишетеп кенә белә торганнардыр. Мәгәр шулай да син аларга миннән күп-күп сәламнәр күндер. Бу хатыма җавап итеп хат язмый калма, мин шуннан чыгып, үземнең калган тормыш юлымны хәл кылырмын. Белмәссең, аллаһы боерса, әллә бәлкем туган-үскән якларда әниең каберләре янында мина да урын табылыр. Анысын алдан юрап булмый, углым. Тик барлык җаным вә тәнем илә туган илгә ашкынам, ичмаса, картайган көннәремдә шул изге якларга бер зиярәт кылып үлим дип телим. Нишләмәк кирәк, дөнья вафасыз. Хуш, бердәнбер, газиз углым Синнән түземсезлек белән хат көтеп калам. Әтиең Ибраһим». Хат укылып беткәч, Латиф белән Гөлбикә бер-берсенә сүзсез генә карашып тордылар. Икесенең дә башларында бер үк уй иде. Ни дигән сүз бу? Бу нинди хәл? Шатлыкмы бу, яисә, киресенчә, башка төшкән зур бер хәсрәтме? Кем сон бу әти? Кирәкле кешеме ул, я бөтенләй кирәксезме? Дусмы ул, әллә дошманмы? Күптән үлгән дип исәпләнгән әтисенең табылу шатлыгы хәзер бик ераклашкан диңгез карабы кебек кенә булып калды. Ул һаман ераклашты, кечерәйгәннәнкечерәя барды. Ә шомлы уйлар дулкыны көчән- гәннән-көчәя, һаман дәһшәтен арттыра биреп, бер-бер артлы күңелне чыбыркылый башлады. Көтелмәгән, уйланмаган, сәер, үтә сәер бер хәл иде бу. Бер хат кисәге еллар буена корылган бинаның көлен күккә очырган бомба кебек булды. Әтисенең гражданнар сугышында каһарманнарча үлүе, совет власте өчен корбан булуы Латифның күңеленә бала чактан ук якты эз салган, хәтта аңа билгеле бер юнәлеш биргән иде. Латиф эченнән һәр вакыт әтисе өчен горурлык хисе кичереп яшәде. Барысы да, барысы да, илнең барлык казанышлары иң беренче чиратта аныкы. Чөнки Латифның әтисе менә шушы якты замана килсен өчен актык тамчы канынача үзен аямыйча сугышкан, ә Латиф аның эшен дәвам иткән. — Минемчә, Латиф, бу хат астында әллә ниләр ятадыр әле. Син язуы аныкына охшаган дисең дә...— дип куйды Гөлбикә. — Я, шуннан? — диде Латиф, кинәт ачуы килеп. Ул җәрәхәтләнгән күңелендә хатынының казынуын һич теләми иде. — Тикшертергә кирәк. Хәзер үк органнарга хәбәр итәргә,— диде хатын. кашларын җыерып. Латифның ачуы тагы да көчәя төште. Ничектер бу Гөлбикә күңелдәге изге бер нәрсәгә абайсыз, дорфа рәвештә кагыла иде. Бу мәсьәләне ул бары үзе генә, ялгызы гына хәл итәчәк. — Туктале, туктале зинһар,— диде ул, кул селкеп,— аларын миңа калдыр инде. Кая сон синең ашың? Ашарга бармы, юкмы? дим. Мин бүген көне буе диярлек кайнар нәрсә капмадым. — Менә аша инде, алдыңда ич,— диде Гөлбикә, мондый кискен үзгәрешкә аптырый төшеп. — Аша инде ди, суынып беткән ич! — Соң үзең хатлар укып сөйләшеп утыргач, мин гаеплемени?! Китер, җылытыйм. — Ярар инде, әйдә. Жүнләп ашыйсы да килми икән. Бая җүләрлә- неп утырыш вакытында бер стакан фруктовый су эчкән булган идем, ашказанын тагы авырттырдым, ахры латиф алдына куелган итле бәрәңгене бер-ике капкалады да: — Кая, чәең юкмы? Ясап бирче,—диде. ' Ул, онытылып, стакандагы шикәрле чәен бик озак вакыт болгатып утырды. Бөтен өй эче тынып калды. Әле күптән түгел генә үзен күкләргә күтәргән шатлык, төсен жуеп, авыр бер кичерешкә әйләнергә тора иде. ♦ Ләкин бу бит һич башка сыймаслык нәрсә! Латифның әтисе, югал- з ган әтисе, табылган. Бу үзе генә дә зур шатлык түгелмени? Ул. бары- § сын да, барлык шартлылыкларны читкә атып бәреп, үзенең шушы якты “ дөньяда йөрүенә сәбәпче булган кешенең — әтисенең исән булуына < шатланырга булды. Әлбәттә, шулай! Чит ил, я булмаса Мюнхен дип 5 әле, аның нинди сәбәпләр аркасында барып эләгүен аныкламый торып, һич хөкем чыгарырга ярамый. Нинди хәлләр булмас дөньяда! Бәлки ул £ анда да революцион хәрәкәткә актив катнашкан бер кешедер. Тик 5 шунысы: ничек барып эләккән ул анда? Аннан соң, язуына караганда. й бер дә алай алдынгы кешегә дә охшамый шул. Берәр сәүдәгәр кисәге. > я бәләкәй фабрикант булмагае! Айай-ай! Латиф сыкранып башын тотты. Гөлбикә сискәнеп иренә текәлде. = — Ярар, Латиф, чәеңне эч, башыңны катырма, иркәм. < — Бетте,— диде Латиф, үзен кулга алып,—тик син, зинһар, бу ту- *• рыда берәүгә дә әйтмә. < — Соң, шулай инде,— диде Гөлбикә, барын да аңлап. — Юк, мин хәзергә дим. Әлбәттә, мондый нәрсәне яшерү мөмкин эш түгел. Мин аны үзем дә ачыктан-ачык трестта сөйләячәкмен. Тик әле хәзергә дәшми торыйк. Кайбер нәрсәләрне ачыклап булмасмы. Ул хатынына нинди әйберләрне ачыкларга теләве турында берни дә әйтмәде. Ярты стакан чәен эчте дә — Булмаса, мин ятыйм әле,—диде. Хатыны дәшмәде, борчылып иренең бүлмәдән чыгып китүен күзәтте. Латиф исә үз бүлмәсенә кереп чишенә башлады. Хатны мендәр астына кыстырды. Бүген килгән газета-журналларны караваты янындагы тумбочкадан алып, берәм-берәм күздән кичерде. Гажәп хәл, мендәр астындагы хат аңа һич тынычлык бирми иде. Ниһаять, хат Латифның күңелен бөтенләй биләп алды. Газетадагы хәбәр хәзер укылу белән онытыла бара иде. Латиф түзмәде, мендәр астына кулын кертте, үзенә жан тынычлыгы табарга теләгәндәй, хатны яңадан кулына алды. Ул бу юлы инде анын һәрбер сүзенә игътибар итеп, озаклап туктала-туктала укыды. Латиф андагы һәр сүзне, һәр хәрефне күңелдән белә иде инде. Ләкин шулай да укуын дәвам иттерде әле Хәзер үк нидер ачылыр кебек, нидер аңлашылыр һәм барысы да хәл кылыныр кебек иде. Тик жииеллек һаман килмәде. Ахырда ул, үзенең авыр кичерешләреннән котылырга теләгәндәй, гасабиланып. хатны идәнгә атыл бәрде, утны сүндерим дип торшер кнопкасына үрелде. II Төн ялыктырып бетерде, йокы бик сай. саплам-саплам булды Бары көн яктыра башлагач кына Латиф тәмам алжып, төпсез тирән бер йокыга талды Бераздан Гөлбикә ире янына керде. Латиф ишек ачылу тавышына уянып күзләрен ачканда көн яктырган, өй эче әбиләр чуагы иртәсенен нурларында коена иде Латиф быел әле беренче тапкыр үзен эшкә алып бару өчен гараждан автомобиль соратты. Эштә көне буе хат турында уйланды. Ләкин 17 үзе генә кичерде, үзенең борчуын кемгә булса да әйтергә, кемгә булса да чишәргә батырчылык итмәде. Башта үзем булдырырдай кайбер нәрсәләрне аныкларга кирәк, аннан күз күрер, дип уйлады ул. Латиф бүген үк мәрхүмә әнисенең әйберләре арасыннан әтисеннән килгән хатларны табып укырга булды. Латиф эштән сои өенә кайтып өс-башын алыштыру белән подвалга төшеп китте. Әнисеннән калган, тузып беткән, дым тартып күгәргән иске яулыклардагы төенчекләрне актарырга кереште. Өметен ахыргача өзмичә, андагы әйберләрнең барын да берәмтекләп карап чыкты. Бәхеткә каршы, ниндидер язулар, хатлар шулай да сакланган иде. Латиф подвалдан, тузанга манчылып, пәрәвез җепләре ияртеп, бер пачка хат алып менде. Билгеле, бу хатларның күбесе кирәксез булып чыкса да. икесе әтисенең фронттан язган хатлары иде. Латиф бүлмәсенә кереп бикләнде дә, барлык игътибарын җигеп, шул хатларны укырга утырды. Алар язылганга кырык еллап гомер үткән бит инде. Аларның төсе уңган, кәгазе урыныурыиы белән череп тишелгән, ахры, су тигәндер. Ләкин төп сорауга җавап бирерлек иде әле алар. Ә ул сорау мәгълүм. Бу кырык ел элек язылган хатлар белән кичәге хат арасында бәйләнеш бармы, юкмы? Почерк дигән нәрсә гаҗәп бит ул. Ул бер калыпланганнан соң аз үзгәрә. Латиф байтак вакыт хатларны хәрефләп чагыштырып утырды һәм, куркынып, болар бит бер кул белән язылган дигән нәтиҗәгә килде. Латифның күңеле дәһшәттән өшеп үк китте. Ләкин ул чигенмәде, шашып калмады, түземлек белән һаман хатлардан аерылмады. Инде шул хатлардан әтисенең теге якка ничек эләгүен белеп булмас микән дигән теләк көйри башлады аңарда. Ул саргаеп, тетелеп беткән хатларның хәзер эчтәлеген аңларга, әтисенең фәлсәфәсен төшенергә тырышты. Ләкин монысы алай ансат эш түгел иде. Монда зурайтып күрсәтә торган пыяла да ярдәм итә алмый иде. Шулай да Латиф, тырыша торгач, бер хатны укып аңлады. Анда әтисе, әнисенә бик күп һәм, Латифча, һич кирәксез булган, «күптин күп, чуктыйн чук» сәламнәрдән сон. үзенең Казаннан фронтка китүен яза, хәер-догадан аермауларын. исән-сау әйләнеп кайтсын дип теләүләрен үтенә. Ахырда түрт юллык кына. Латифча. артык беркатлы җыр да язып куя. Ләкин 6v хаттан Латиф дөрләп торган дәрт тә, революция идеалларына бирелгәнлек тә тапмады. Күренеп тора, бер авыл малаен тотканнар да армиягә алганнар һәм ул. язмышына буйсынып, фронтка китеп барган Хатның читенә генә әтисе «мин үзебезнең татар бригадасына эләктем, авылдашлардан минем белән бор взводта Заһир Гайнулласы. аннан Алты бармак Закирының малае Шәме...» дип куйган. Хатның шушы урыны ертык. Кем ул «Шәме»? Шәмсетдинме, Шәмсулламы, әллә башка исемме? Аннан гомумән әти нинди караштагы кеше булган? Армиягә ничек алганнар аны? Үзе теләп киткәнме, чакыртканнармы? Латиф әнисенең хәзер янында булмавына ачынып куйды. Эх. сорарлык берәр кешең булса иде ичмаса! Җитмәсә, ул үзенең авылдашларын да юньләп белми бит. Авылдан яшьли чыгып китте шул. Колхозлашу дәвере, искене вату-сындыру, «уңышлардан баш әйләнү» чоры иде. Тормыш артык авырлашты, ашарга икмәк, бәрәңге бетте. Шуннан алар таралыштылар. Латиф балалар йортына барып эләкте, соңыннан рабфакка керде. Ул да булмады, рабфакны тәмамлагач, сынаусыз-нисез дигәндәй, институтка да кереп китте. Соныннан инде инженер-механик булып эшләгән елларында әнисен үз янына алдырды, авыл белән бәйләнешне бөтенләйгә өзде. Ләкин тукта, әтине белгән, күргән авылдашлары барысы да үлеп бетмәгәндер бит инде?! Әни әллә кемнәр турында еш-еш сөйли иде. Әллә кем абыйларың, фәлән-фәсмәтән дип. Шайтан белсен шунда! Латиф никадәр генә баш ватмасын, ул кешеләрне һич хәтерли алмады. Ә инде авылдашлар турында Гөлбикәдән сорашу ничектер то«- сызлык кебек иле Чөнки Гөлбикә башка яктан, чыкылдаган мишәр, Нижгар ягыныкы Хәер, шунда да әнинең сөйләгәннәрен хәтерлидер әле бәлки, дип, Латиф хатыныннан сорарга булды. Гөлбикә үзенә булышырга килгәләп йөрүче дворник хатын белән керләр уа иде. Син хәтерләмисеңме,— диде Латиф, хатынын үз бүлмәсенә чакырып, әни безнең Казанда яшәүче ниндидер авылдашлар турында сөй- * ли иде Аның әле, хәтерем ялгышмаса, шул кешеләргә барганы да 3 булды шикелле. 5 Хәтерлим,— диде Гөлбикә, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә.— с. Сезнең бит биредә Гыйният абыйларыгыз яши Алар, минемчә, сездән = ике өй аша гына торганнар — Исемә төште,—диде Латиф, яктырып,— аларнын Әмирхан исем- S ле уллары да бар иде. Минем яшьтәш Бергәләп печән чапканыбызны 1 хәтерлим әле. — Мин ул кадәресен белмим инде. ф •— Ә ул Гыйнияг абый исән микән соң, белмисеңдер? х — Нигә белмәскә,— диде Гөлбикә,— әнеки бит теге вакытны шу- s ныи җеназасына барды. ' Латиф ояла төшеп үз алдына елмаеп куйды. а. — Шулай икән. Мин ул Гыйният абыйлар белән бик якын аралаша « алмадым шул. Аларны теге елларда раскулачивать итеп тә маташкач — У-у, аның раскулачивающее дә нахактан булган Әнеки. ул кеше ләрнен халыкка файдасыннан башка берние дә булмады дип, юкка рәнжеттеләр дип, бик еш сөйли иде. Латиф җитдиләнеп китте. — Как сказать... — Башка сүзең юкмы?—диде Гөлбикә. — Юк. — Соң аны, авылдашлар кнрәк булса, мин барып килим Ул Гыйният абыйның хатыны да үлде булса кирәк инде, тик бала-чагалары бар, ахры. Алар синен авылдашларны беләләрдер әле! — Юк инде, кирәкми. — Нигә кирәк булды соң әле ул сиңа? • — Юк инде, болай гына. Гөлбикә иренә аның кызыксыну сәбәпләрен сизенеп, бераз вакыт сәерсенеп карап торды. Ләкин аны-моны әйтмәде, сак кына ишекне япты. Латиф икенче хатны укырга кереште. Уртадан ук череп умырылып төшкән, ялгыш кагылсаң да уалырга торган хатнын язуларын юньләп танырлык та түгел иде. Латиф кулына лупа алды Берни дә аңлашылмый Бары «Без Идел ярында палаткалар корып яшибез», икенче бер урында «балык шулпасы», «Самарадан Оренбургка җибәрмәгәйләре» һәм «Минем менә яңа иптәш Хәмзә..» дигән сүзләрне генә укырлык иде. Латиф, бераз уйлангач, хатларда танылган сүзләрне күчереп язды, аннан хатлар белән вакыт уздыруны хәзергә куеп торырга кнрәк дигән фикергә килде. Тәгасн, ул елларның документлары архивларда бардыр. Латиф шуларны соратып, я кемнәндер тикшертеп караса, яхшырак булмасмы? Әнә шул документларның берәрсендә әтисенең ни рәвештә әсир төшкәнлеге чагыла торгандыр әле Латнфнын хәзер барлык теләге әтисе тарында ни булса да белү, аның кем, ниндирәк кеше икәнлеген аныклау иде Әйтерсен лә. хәзер барысы да, хәтта барлык яшәүнең мәгънәсе дә шуна бәйләнгән Ләкин бераздан аңарда архив материаллары белән танышу дәрте дә сүнде. Ул тарих фәненнән бик ерак торган хезмәттә иде шул. аның өстснә бу эшләр белән шөгыльләнеп утырырга вакыты бармыни әле янын?! Ул барысына да кул селтәде дә кичке чәен эчәргә дип алгы бүлмәгә чыкты. Чәй эчә-эчә һаман бер нәрсә турында баш ватты Менә сиңа әкәмәт! Юк, аның әтисе турында нидер белми торып, нидер аныкламый торып, бер эшкә дә кулы бармый иде хәзер. Чөнки бу аның язмышы. Ниһаять, Латиф иртәгә үк гражданнар сугышы тарихы буенча берәр белгеч табып шуның белән сөйләшеп карарга булды. Бардыр әле андый кеше. Латиф шуның белән бүгенге «эзләнүләренә» нокта куйды. Иртәгесен ул, чыннан да, эшендә, бер буш ара табып, әдәбият, тарих, тел институтына шалтыратты Аннан аңа, хас татар бригадасы тарихы белән шөгыльләнүче бездә юк. дип жавап бирделәр. Латиф өметен өзмичә университетның тарих факультетына шалтыратты. Ниндидер карынкы тавышлы бер карт кеше аңа партия тарихы кафедрасына мөрәҗәгать итеп карарга кушты. Чыннан да, анда бригада тарихын өйрәнүче табылды. Латиф шул кеше белән очрашу өчен көндезге икедә үзенә беркетелгән «Волга» машинасына утырды. Нәкъ ике минуттан сон машинадан төшеп, университетның колонналы ишегенә юнәлде. Латифка кирәк булган мөдир бүлмәсендә, икенче катта, ике кеше сөйләшеп утыра иде. Берсе аның, кара кучкыл йөзле, чал керә башлаган чәчле кеше, тәгаен, профессор үзе, ә икенчесе артык яшь чырайлы, бала сымак, күзлекле бер егет иде. Латиф белән алар икесе дә торып күрештеләр, профессор утырырга урын күрсәтте. Шунда Латифның исенә төште, бу профессорны Латиф белә иде бит, алар шәһәр күләмендә уздырыла торган җыелышларда бер генә тапкыр очрашмадылар ич. Шулай, шулай, ул аның хәтта бер тапкыр лекциясен дә тыңлаган иде. Ләкин менә бу яше кем сон? Шул теге мәсьәлә белән шөгыльләнүче түгел микән? Егет профессор каршына ук утырган һәм, әле генә сөйләнгән сүзләрнең тәэсиреннән булса кирәк, әледән-әле нервылы хәрәкәтләр ясап, кашларын җыер- галап куя иде. Ул үзе ямьсез түгел иде: шактый киң һәм биек маңгай, килешле йөз. матур кашлар. Тик Латифка ул үзенең артык бала сымаклыгы аркасында гына пичектер ошамады. Ул арада профессор суз башлады: — Рәхим итегез Латиф Ибраһимович, таныш булыгыз,— Альфред Яхич,— диде, егеткә күрсәтеп.—Ул нәкъ менә сезне кызыксындырган мәсьәләләр өстендә эшләп утыра. Латиф та, Альфред та икесе бердән уңайсызланып киттеләр. Латифның эше профессор уйлаганча алай зурдан кубарлык түгел иде бит, ә Альфред исә, мин бу кеше өмет иткәнне канәгатьләндерә алмам, дип борчыла иде. Шулай да Латиф, олы кеше буларак, үзенең Альфред белән танышуына шатлык билгесен күрсәтергә тырышып, баш иде һәм сүз дә башлап җибәрде: — Миңа, дөресен генә әйткәндә, бераз җайсыз да, чөнки мине бары хосусый кечкенә бер деталь генә кызыксындыра. — Рәхим итегез, менә безнең Альфред Яхич сезне кызыксындырган темада иң компетенцияле кеше. — Нинди күләмдә?—диде Латиф, чак кына шаярта төшеп.— Университет күләмендәме? — Алай гына да түгел, тәгаен, бөтен республика күләмендәдер,— диде профессор, елмаеп. Альфред исә сүз дәшмәстән, кызарынып, нидер эзләгәндәй, кесәләрен актара башлады. — Сез биредә эшлисезме? — дип сорады Латиф егеттән. Альфред урынына профессор үзе җавап бирде: — Ул безнең университет кешесе түгел әлегә. Ләкин шулай да без- йен касредра кешесе. Ьүген бул м аса иртәгә безгә күчәчәк Ассистент ваканниясенен раслануын гына көтеп ятабыз. Ах, шулай икән, диде Латиф,— сез, мөгаен, профессор җитәкчелегендә диссертацион эш алып барасыздыр әле? — Белмим әле, диде Альфред, бөтен йөзе белән елмаеп,— диссер тация дигән исем астында эшләнә эшләнүен. Ләкин нәрсә булып чыгар. ♦ ин әһәмиятлесе ахыр чиктә эшне башкарып чыгу бит. з Альфред, шулай дөрес әйтәмме, дигәндәй, профессорга карап куйды 2 — Тырышсагыз, булмый калмас,— диде профессор, егетне дәртлән- а. дереп. < — Хәзер сез шул бер эш белән генә шөгыльләнәсезмени? — дип со- < рады Латиф. g — Юк, андый эш мөмкин түгел. Безнең Альфред Яхич урта мәктәп- 2 тә укыта. Укыту эшләре буенча урта мәктәптә мөдир булып эшли,— < диде профессор. Профессорның бу яшь егет турында артык кайгыртучанлык күрсәтүе, * әлбәттә, Латифка тиешле тәэсирен ясамый калмады. Галимнең егетне _ яратканлыгы сизелеп тора иде. Башсыз булмас бу, дип уйланды Ла- о тиф. Профессор кинәт сәгатенә күз төшереп алды да аягүрә басты. ? — Мин сезне таныштырдым, үземнең вазифамны үтәдем, хәзер үзе- “ гезне генә калдырырга рөхсәт итегез. Минем дәресем... * Профессор чыгып киткән арада Латиф, сүзне нидән генә башлыйсы икән? —дип уйланып утырды. Ул эчке тойгы белән егетнең үзенә бернинди дә анык җавап бирмәячәген сизенә башлаган иде инде. Чөнки кайдан белеп бетерсен ул барлык кешене? Бу хәл теге арба белән куян куу кебегрәк килеп чыгачак инде. Ләкин кем белә тагы! Латиф, очраклылыкка исәп тотып, шулай да сүзгә кереште: — Менә эш ничек тора,— диде уйланып, һәр сүзен бизмәнгә салып,— сез мина, әлбәттә, төгәл җавап бирә алмассыз. Ләкин ул тема белән шөгыльләнгәч, һәрхәлдә, эзләнү юлларын күрсәтә алырсыз дип уйлыйм.— Ул ияген сыпырып, бераз вакыт тынып торды.— Мин әтиемнең язмышы белән кызыксынам. Минем әти, нәкъ менә сез өйрәнә торган татар бригадасында хезмәт иткән (Альфред күзләрен беткәнче ачып, башын кыйшайтты), һәм ул, егерменче елның башларында булса кирәк, үлеп калган. Билгеле, мин ул вакытны хәтерләмим инде, шуңа күрә анык кына итеп әйтә алмыйм. Кыскасы, рәсми белешмәләр аның үлүе турында өзеп берни дә әйтмиләр. — Сез әтиегезнең каберен эзләп бик дөрес эшлисез,— диде Альфред, кинәт Латифны бүлдереп,—әгәр мин әтиемнең кырык беренче елны Мәскәү янында үлеп калганын белмәсәм, мин дә аны тапмый торып тынычланмас идем. Ничәнче полкта хезмәт иткән әтиегез? — Менә, кызганычка каршы, мин анысын да сезгә әйтә алмыйм шул,—диде Латиф, уңайсызлана төшеп. — Ә исем-фамилиясе ничек булган әтиегезнең, рядовой булганмы, командирфәләнме? — Билгеле, рядовой, каян килеп ана командир булу! Ул гади авыл малае, русча бөтенләй белмәгән, элек армиядә дә булмаган, билгеле... — Юк, алай димәгез. Бик кызык хәлләргә юлыгам мин бригаданың тарихын өйрәнә торгач. Анда ай-я-а-аи,— дип, башын чайкап куйды Альфред, хикмәтле хәлләрнең күплегенә исе китеп. — Юк, юк, ул команднр-фәлән булмаган,—диде Латиф.—Анысы билгеле. , — Исем-фамнлиясен әйтегез әле,—диде Альфред, блокнотын ачып. — Исеме Ибраһим инде аның, фамилиясе... Бездә бит, үзегез беләсез, элегрәк бигрәк тә, әтисенең исемен фамилия итеп ала торган бул ганнар. ә минем бабайның исеме Касыйм. Димәк, Ибраһим Касынмов була инде. Альфред көрән тышлы бәләкәй блокнотына язып куйды. — Мин сезгә хәзергә бернинди вәгъдә бирә алмыйм,—диде ул,— Ләкин алайболай очрый калса, хәбәр итәрмен. Чөнки архив материалларында кайчак аерым исемнәр дә, исемлекләр дә килеп чыга Аннан сез аерым кешеләрнең истәлекләренә дә игътибар итегез. Мин сезгә, әгәр кирәксә, бригада турындагы әдәбият исемлеген дә бирермен. Тик беләсезме, бөтен бәла шунда, беркем дә системалы рәвештә шул герои к бригаданың юлын күзәтмәгән, гыйльми нигезгә салып, тулы тарихын язмаган, өзек-өзек кенә материаллар. Аннан инде.— Альфред бермәл икеләнеп тынып торды.— аннан инде аның билгеле башка сәбәпләре дә бар. Ә чынлабрак карасаң, безнең татар халкының уллары героик юл узганнар. Аның белән горурланырга була... — Горурланмыйча гына кызыксыныгыз,— диде Латиф, көлемсерәп. Альфред сәерсенеп, ни әйтергә дә белмичә, ун як иңбашын күтәреп куйды Латиф дустанә рәвештә егетнең җилкәсенә кулын салды. — Зинһар, игътибар итмәгез, Альфред туган, мин болай гына, шаяртып кына. Дөресен генә әйткәндә, минем үзем өчен сезнең татар бригадасы белән шөгыльләнүегез шәбрәк тә әле. Белмәссең, архив материаллары арасында, бәлки минем әтинең язмышы яшеренеп ятадыр. — Мин сезгә менә нинди киңәш бирер идем,— диде Альфред, уңайсызлануыннан айный төшеп,— мин сезгә Узбәкстаниын тарих институты белән бәйләнешкә керергә киңәш бирер идем. — Ә нигә? — Чөнки татар бригадасы формировка узганнан сон ук яка оешкан Төркстан армиясе белән Урта Азияне азат итәргә бара. Нәкъ егерменче ел. Моны безнең үзбәк дуслар хөрмәт белән искә алалар. Өйрәнәләр дә булса кирәк... — Кара, кызык бу! Мин моны белми идем әле. — Шулай, шулай. Минем ул үземне дә бик кызыксындырды. Альфред Идел буе аерым татар бригадасының командиры турында сөйли башлады. Аның Фрунзе белән бер шәһәрдә туып үскәнлеген һәм. бик ихтимал, балачактан ук бергә булганлыкларын сөйләде; ниһаять, ул татар бригадасының ничек барлыкка килүе турындагы тарихка күчте. Ләкин Латифка сөйләнгән кадәресе дә бик җиткән иде. Ул, егетнен хәтерен калдырмас өчен, мөмкин кадәр йомшаграк итеп, хәзер үзенең һич вакыты булмаганлыгын анлатты. Әлбәттә, киләчәктә бәйләнеш тотачаклар алар. Ул, Альфреднын вәгъдәсен алып, саубуллашып чыгып китте. III Латиф киткәч Альфред бераз вакыт бүлмәдә япа-ялгызы тик кенә утырды. Аның әле генә чыгып киткән танышына бераз ачуы килгән иде. Ләкин, күрәсең, мондый хәлләрне егетнен беренче тапкыр гына кичерүе түгел иде, ул, бераз вакыт күңелсезләнеп тәрәзә аша урам күзәткәннән сон. өстәлдә яткан кулъязманы алды да онытылып укырга тотынды, йомышлар барысы да үтәлгән, бары профессор танышырга тәкъдим иткән кулъязманы гына укып чыгасы калган иде. Альфред мәкаләне бирелеп, кайбер урыннарын дәфтәренә күчереп укыды Ярап куя ул. кайбер кирәкле бөртекләр бар ич! Альфред эшен бетерде дә сәгатенә карап куйды. Биш минуттан сон профессор дәресен тәмамларга тиеш. Саубуллашмыйча китеп булмый, яхшы түгел. Тагы кайчан килеп була әле. Альфред почмакта яткан зур рюкзагы янына барды Ана китап тутырылган иде. Ләкин хитаплар ничектер жайсыз төялгәннәр. Поезддан төшкәч, шактый араны атлап узасы бар бит әле. Китап почмаклары, рәтләмәсәң, арканы житәрлек каезлар Альфред китапларын бушатып, яңадан капчыгына берәм-берәм тутыра башлады Ләкин ул эшен башкарган арада китапларын да караштыргаламый булдыра алмый иде. Кулына эләккән бер китапны яратып, хәтта сыпыргалап, сокланып күзеннән кичерде. Битләрен берәм-берәм ачып хәзер үк укый башлыйсы иде дә. тик вакыт юк Әйдә, ярар инде, түзәрмен, калдырып торыйк. Инешлегә кайткач... исән булсак. Япа-ялгыз гына, рәхәтләнеп, тынычлыкта. Ул китапларын рюкзагына жайлап тутырды да капчыкның авызын бәйләргә кереште Шул чагында бүлмәгә профессор килеп керде. Альфред чүгәләгән жиреннән аягүрә басты. — Сез китәргә җыенасызмы? — дип сорады профессор, креслосына утырып — .Әйе, Рәфкать Сабирович. Вакыт. Юкса поездга соңга калырмын дип куркам. — Материал житәрлек түгел шул,— дип куйды профессор, сүзне башкага күчереп.— Картинаны тулысынча күз алдына китереп бастыру өчен, бердәнбер юл — архив материалларыннан тыш, бригадада хезмәт иткән ветераннарны мөмкин кадәр күбрәк табу. Әлбәттә, истәлекләр белән генә дә чикләнергә ярамый. Истәлекнең тулылыгы авторның яза белү сәләтенә дә, хәтеренә дә, намусына да бәйләнгән. Шуңа күрә, эш уңышлы барсын дисәгез, сез аларнын адресларын табып, һич иренмичә үзләрен күрегез. — Рәхмәт. Минем ял көннәрем һәм каникулларым бары шул эшкә генә багышлана инде. — Шайтан алгыры,— дип куйды Рәфкать Сабирович, пошынып.— килми бит раслау хәбәре. Сезгә хәзер башаягыгыз белән чумарга кирәк бу эшкә — Дәресләр башланып киткәч кенә мәктәптән китүе дә жиңел эш түгел шул... — Анысын эшләр идек әле, министр жүнле кеше. Аңлар иде Профессор. нидер әйтергә теләгәндәй, беравык уй танып утырды. — Менә нәрсә,—диде, тагы сүзне башкага күчереп,—моннан биш ел элек мин музейда бер зур гаугалы вакыйганың шаһите булган идем. — Татар бригадасы тарихы мәсьәләсендәме? Сез бит аны миңа сөйләдегез. — Минем әйтергә теләгәнем шул, нәкъ шушы жанҗалның үзәгендә торучыларның Ташкенттагысы әле күптән түгел генә Казанга кайткан Альфред плашына үрелгән жирдән тукталып калды — Кызык. Озакка дип кайтканмы? — Ишетүемчә, бөтенләйгә, торырга дип кайткан Ул моңа кадәр улында яшәгән икән. Хәзер Казанга кызы янына кайткан. • Алъфредның күзләре бөтенләй очкынланып китте — Адресын бирегезче, зинһар, Рәфкать Сабирович. Адресын, кызганычка каршы, белмим шул әле Альфред яңадан чөйдәге плащына үрелде — Ах, алай икән,— диде күңелсезләнеп — Берничек тә табып булмыймы? л х _ — Мин аны табарга тырышырмын, Альфред Сез икенче тапкыр килгәндә, бәлки ул өй кенәгәсенә язылган булыр, һәм без аны адрес бюросы аша ансат кына табарбыз Профессор хәйләкәр генә күз кысып куйды — Аны кем күргән сон’ — лиде Альфред — Ул музейда булган. Ләкин анда адресын язып калырга онытканнар. — Менә әкәмәт төенчекләре,—дип куйды Альфред, ризасызлык белгертеп. — Сез борчылмагыз, сезгә хәзергә җитеп торыр әле. Әдәбият диюем. Альфред башына кепкасын чәпәде дә профессор янына килде. — Сау-сәламәт булыгыз, Рәфкать Сабирович, рәхмәт сезгә. — Кайчан килә аласыз тагы? — Ж.ае туры килсә, киләсе атнадан да калмам. Тырышырмын. — Хушыгыз. Берәр яңалык булса хәбәр итәрмен,—диде профессор. Альфред рюкзагын җилкәсенә асты да, профессорның йомшак кулын кысканнан соң, ишеккә таба юнәлде. Унбиш минуттан соң ул җирле поездлар вокзалында иде инде. Тиз генә билет алып, китәргә торган поездга утырды. Күп тә үтмәде, дизель поезд салмак кына, йомшак кына кузгалып та китте. Тәрәзә каршындагы вокзал биналары, шәһәр өйләре берәм-берәм артка шуыштылар. Альфред тәрәзәдән карап барды һәм тирә-якта таныш басулар, урманнар күренә башлагач, үзе дә тоймастан, уйларына, күңелендә туган күренешләргә чумды. Хәл бик катлаулы иде әле. Беренчедән, университетка күчү мәсьәләсе һаман аныкланмый, икенчедән, Луиза көйсезләнә. Имеш, авылга урнаштык, әйбәт кенә шунда тормыш корыйк инде. Ул гына да түгел, мәктәп директоры Әхмәдиев белән дә мөнәсәбәт киеренкеләнеп бара Нигә дисәң, әлеге дә баягы, аныңча, Альфред мәктәп эшләре белән җитәрлек кызыксына алмый. Имеш, әллә ниткән кирәксез гыйльми эшләр белән вакытын уздыра. Өйрәнгән ул директор Альфредка гына салынып. «Чыннан да,— дип уйланды Альфред,— мин моннан ике ел элек завуч булып эшкә керешкән шәпне барысын да бер үзем сөйрәп бардым. Халит абыйга шул дәресләренә кереп чыгудан һәм башкарылган эшләр турында минем докладымны тыңлаудан башка эш тә калмый иде. Ләкин бит мин әле дә эшләмим түгел. Тик үз вазифамны гына үтим, ә аныкын үтәргә вакыт калмый». Альфред тиз-тиз алмашынган тышкы күренешләргә тәрәзәдән караган хәлдә ачынып елмаеп куйды. Еракта сузылып яткан көзге юллар, иркен яланнар ни өчендер аңа сугыш кырлары булып тоелдылар, улда булмады, шул схгыш кырларына бәйләнештә анын күз алдына ни өчендер Беренче татар бригадасы төзүдә башлап йөрүче кеше килеп басты. Ул кеше бик яшьли интернациональ батальон комиссары булган. Соңыннан Беренче татар бригадасының комиссарына, анын ялкынлы политик җитәкчесенә әверелгән, ә соңыннан ул инде, гражданнар сугышы беткәч, шул кеше танылган совет язучысы булып киткән Ул Шамил Усманов. Менә бүген генә профессор белән шул каһарман турында сөйләшү булды. Хәзер инде хатларга таянып әйтергә була. Шамил Усманов бригада оештырырга рөхсәт сорап Ленинның үзе белән сөйләшкән. Альфредның йөзенә чак кына сизелерлек елмаю билгеләре чыкты. Ул моннан ярты гасыр диярлек элек булып узган хәлләрне күз алдына китерергә тырышты. Әйе, әйе, Альфредның күз а лдына аерата китерергә тырышкан нәрсәсе Шамил Усмановның Ленин белән сөйләшүе иде. Бусы аеруча, аеруча кызык. Ничек, ничек булды икән ул сөйләшү? Шул хәлне бөтен ваклыгы белән белсәң иде. Ә бәлки ул болай булгандыр Менә Шамил Усманов Кремльдә Ленин бүлмәсенең приемныенда. Башында якты уйлар, дәртле хисләр. Менә ул түземсезләнеп көткәннән соң Ленин белән очрашып, аңа үзенең теләген аңлата. Ул яшь, матур, өстендә үзенә килешле хәрби форма. Утырма якалы френч, күм-күк галифе чалбар, ялтыратып чистарткан күн итекләр, башында кызыл йолдызлы кара кун фуражка. Әйе, әйе, шулай, тәгаен, шулай, чөнки Усмановның ул көннәрдә төшкән карточкасын күргәне бар Альфредның. Ә аннан сон ничек булган? Альфред җилкәләрен җыерып куйганын үзе дә сизмәде. Ә бәлки болай булгандыр. Ленинның секретаре, ул вакытны япь-яшь, чибәр Фотиева ишек янында тыныч кына көтеп утырган Шамилгә мөрәҗәгать итеп Иптәш Усманов. Владимир Ильич янына рәхим итегез,— ф дигәндер. з Шамил дәррәү урыныннан сикереп тора, бил каешын тиз генә сыпы- х рып куя һәм кыю адымнар белән эчкә керә. Ә кабинетта Ленин. Ул а. үзенең өстәле янында, шулай ук Альфредка мәгълүм нәзек камыштан = үрелгән креслосында. Бәлки әле белмәссең, кулында «Правда» газетасы < да булгандыр. Күңел күзе барысын да төгәл итеп тикшерергә тели. Чөнки бер татар 2 егетенен Ленин янына керүе, аның белән сөйләшүе соң дәрәҗәдә кызык 5 иде. Альфред байтак вакыт кашларын җыергалап, тагы, үзе дә сизмәс- . тән. булган хәлләрне күз алдына китерергә тырышты. Хәзер инде ул Ленин белән Шамил арасындагы әңгәмәне яңадан тудырырга тели иде. * «Тәгаен, Ленин Шамилдән: «Сез татармы?» — дип сорагандыр о инде»,—дип уйланды ул. Чөнки. Альфредча, Ленин үзе дә Идел буенда < туып үскән кеше булгач, андагы халыкларны бик яхшы белә, алар белән кызыксына. Нигә дисәң, аның Кокушкинода бер татар малае * белән дуслашуы мәгълүм ич. Кем әле ул малайның исеме? Әйе, Баһаветдин. Альфредча, Ленин Шамилнең шундый яшь чырайлы булуына да игътибар иткәндер Ул, тәгаен, аның яшен сорагандыр Альфредның колагына Шамилнең сүзләре ишетелгәндәй булды. «Мина унсигезенче елның азагында егерме бер яшь тулды инде. Владимир Ильич». Альфред күңелендә туган Ленин белән Шамил үзләренең әңгәмәләрен дәвам иттерә бирделәр. Ахырда Ленин, бөек Ленин үзе, Идел буе беренче аерым укчы татар бригадасы төзелергә тиеш икәнлеген кирәк дип таба. Белмәссең, бәлки әле даһи үзенең бик ерак-ераклардан күрә белүчәнлеген бу очракта да Шамилгә сиздереп, бу бригаданың революция өчен нинди зур һәм мактаулы эшләр башкарачагын, андагы егетләрнең дан белән күмеләчәген хәбәр иткәндер, һәрхәлдә, шулай булуы, Альфредча, бик, бик мөмкин иде. Ниһаять, бер мәсьәлә турында гына уйланып утыру Альфредны ялыктыра төште. Ул тәрәзәдән күренгән авыл өйләр-н ■ Һ -л .тдагы бәрәңге бакчаларына карап, өйдә хәзерге минутта үзен көтеп утырырга тиешле хатыны, аннан бәләкәй улы Шамил турында уйлап алды. (Кара инде син аны, нинди исемнәр туры килү! Юкса Альфред улына исем сайлаганда’һич Шамил Усмановны күздә тотмаган иде.) Бер зур авылның уртасындагы таш мәктәп бинасы күзенә чалынды. Ул Альфредка иртәгә‘буласы дөресләрен исенә төшерде. Ниһаять, узган кыш урталарыннан бирле аралары киеренкеләнгән мәктәп директоры күз алдына килеп басты. Элеккеге татлы уйларның эзе дә калмады, барысы да буталып, Альфред алдында кырыс, катлаулы чынбарлык кына калды Ул авыр итеп бер кө«сенде дә дәресләр расписаниесен карау өчен блокнотын эзләп кесәсенә тыгылды. IV Альфред поезд туктау белән вак таш өеменә сикерде Кечкенә разъездда ыгы-зыгы, шау-шу булып алды. Кемнәрнедер каршы алдылар, кемнәрнедер озатып җибәрделәр Поезд кузгалганда Альфред агачлыкка таба юл буйлап бара иде инде Ул борылып артына карады. Поезд шактый ераклашкан, нарат урманы эченә кереп бара иде. Альфред студент чагында ул доцент иде. Аны лекцияләрен оста сөйләве һәм гади булганы өчен студентлар аеруча хөрмәт итәләр иде. Ләкин Альфред белән аның мөнәсәбәте моның белән Генә чикләнмәде. Хәтерендә, ул чакны ук Рәфкать Сабирович Альфредны гыйльми эшкә тартырга тырышты. Ләкин аспирант итеп калдыра алмады. Хәзер исә менә шул кеше профессор булган, хәтта кафедра мөдире булып киткән. Аның тәкъдиме Альфреднын күңелендә болан да күптән көйрәгән учакка агач өстәү булды Учакның дөрләп ялкынланып януын теләгән Альфред профессор янына бераздан үзе барды һәм гыйльми эшкә тема алып, баш-аягы белән шуңа чумды. Альфред өчен яңа тормыш башланды Шул өстәмә эше аркасында ул кинәт яңа тойгылар һәм яңа кичерешләр дөньясына барыл эләкте. Әлбәттә, ул элек тә татар бригадасын ишетеп белә иде. Ләкин ул аңа житәрлек әһәмият бирмәгән икән. Профессордан тема алганнан соң, ул чынлап эшкә кереште, жәйге каникул вакытын бары шуңа багышлады, Мәскәүдә, Ленинградта йөреп кайтты, Казан архивларында казынып, бу көнгәчә шактый материал туплады... Альфред авыл читенә җиткәндә көн караңгылана башлаган иде инде. Ул, кайтып җиткәч, әле ут алынмаган өй эчен күрергә тырышып, ян тәрәзәне чиертте. Ул юри шаяртып шулай эшли иде. хатынын тәрә зәгә килүен күргәч, тиз генә ике тәрәзә арасына качты һәм тавышын үзгәртеп, тамак төбе белән: — Мина Луиза Хәйретдинова кирәк иде, чыксын әле,— дип кычч кырды. , Күрәсең. Альфреднын хатыны өчен бу мәзәк яңалык булып чыкмады. Ул шунда ук ирен таныды да форгочкага үрелеп: — Әйдә, әйдә, якланма әле, пожалысты, барыбер таныдым,— дип кычкырды Альфред хатынының сүзләрен ишетү белән бу уеныннан туктады, чөнки Луизаның кәефе кырылган чак икәнлеге тавышыннан \к сизелеп тора иде, d Альфреднын тирә-юнендә ямь-яшел уҗым иасулары нә.м моңсу көзгең тынлык һавада янгыр тамчылары түгел, ә ниндидер су тузаны бөркелә. Альфред быкырдык юлдан, үзенең татлы уйларына чумып, еракта ялкынланып янган учаклар кебек балкыган кып-кызыл өрәңгеләргә таба китте Ул яшәгән авыл тимер юлыннан биш километрлар чамасында иде. Поезддан төшкәндә шактый ишле күренгән халык иркен басуда төрле якка таралып ни арададыр юкка да чыкты. Хәер, Альфреднын алай кем белән булса да юл кыскарту өчен сөйләшеп барырга теләге дә юк иде. Ул, үзе күптән түгел тапкан материал белән булашып, һаман онытылмас унтугызынчы ел турында, данлыклы татар укчы бригадасының мең газаплар һәм җиңү шатлыклары белән тулган озын-озак юлы турында уйланды. Ара-тирә ул үзе үткән колхоз басуларына күз ташлый һәм мәктәптәге, өйдәге эшләре турында да фикер йөртел ала. Колхозга мәктәп балалары бәрәңге алышырга барачаклар, андагы эшне оештыруны мәктәп директоры Альфредка тапшырды. Аннары өйдә дә. бәрәңге аласы бар. Ничә көннән бирле инде Луиза бер үзе казына... Эшләр житәрлек анысы, уйланырга да мәсьәлә житәрлек. ләкин баштан һаман теге тарихи вакыйгалар чыкмый Ә бит һич уйламаганда-көтмәтәндә башланды мондый өстәмә эш Әле узган елның язында гына ничектер Казанга бер баруында аны Рәфкать Сабирович очратты. «Карагыз әле, иптәш Хәйретдинов,—диде ул, Альфреднын кайда эшләгәнлеген белгәннән соң,— сезгә мин гыйльми эш белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем Сез аны булдыра алырсыз, дип уйлыйм. Тик ятмагыз. эшләгез, гомер һич сизелмичә уза бит ул, ә иҗади эш белән бизәлсә, ләззәтле була»,— диде. Ул мышкылдап өйгә килеп керде һәм ишек янында үк авыр рюкзагын салып ташлады. Өй эче бәләкәй генә. Мич белән икегә бүленгән. Альфредларның тормышны әле яңа гына кора башлаулары өй җиһазларына карау белән үк аңлашыла иде. Альфред өс киемнәрен салган арада түр яктан Луиза тусрый битле имчәк баласын күтәреп чыкты. Альфредның хатыны яшь. чибәр, аксыл Ф чырайлы, түгәрәк Йөзле, ләкин аның талчыкканлыгы йөзенә үк чыккан - иде Альфред, улын күргәч, рюкзагтан өстәлгә бушата башлаган китап- =: ларын ташлап, балага үрелде. Малай да әтисен танып, тешсез авызын 2 ера башлады. Мәгәр Луизаның хәтере җитәрлек калган иде. Ул тые- < лырга теләмәстән ачуланып Нишләп йөрүең инде бу синен? Дөньяңны шулкадәр онытмасаи < булмыймыни? — диде. Альфред аның саен баланы алмакчы булып кулларын сузды, Луиза * яны белән борылып улын яшерде. ' ’ S — Кулларың салкын, сузылма, пожалысты. Болай да башы авыр}- ф дан чыкмый.— Луиза, баягы соравына җавап көтеп, кискен караш бе лэн иренә текәлгән иде. — Соң бит мин трай тибеп йөрмәдем.— диде Альфред, акланып,— ° гыйльми китапханәдә утырдым, профессорны күрдем . х — Шул кадәр озак. Таң белән өйдән чыгып кигкән кеше. Неужели < син үзеңнең бала атасы икәнлегеңне онытасың. Ярый инде, мине санга сукма, ди. ичмаса, бала атасы икәнлегеңне онытмаска кирәк иде. Мин бит монда япа-ялгыз. Баланың кәефе юк. төне буе йокларга бирмәде. Кешеләрнең ирләре, ичмаса, буш вакытлары булса, җимерттереп бәрән- ге казыйлар. □ син нртә чыгып китәсең, кара төндә кайтып керәсең Әле кара төнгә ерак иде анысы, ләкин Луизаның әйткэннәрендә дә дөреслек юк түгел иде. Чыннан да, ул быел язлыкта, башка укытучылар шулай игә дигән булып, җүләрләнеп, бәрәңге утыртты. Билгеле, ул аның белә җәй буена бер генә тапкыр да кызыксынмады Луиза үзе эшләде, я булмаса акча түләп, күрше-күләннән берничә тапкыр төбен өйдертте. утатты. Ләкин хәзер, гөнаһ шомлыгына каршы, котырып уңган нәгаләг бәрәңгене казымыйча булмый. Альфред бакчага чыккан саен бәрәңге казуга киткән кадерле вакытын кызганып, сукранып кер» иде. Кемгә кирәк бу кадәрле бәрәнге, аз дигәндә моннан сиксән капчык чыгачак, ә безгә күп дигәндә өч капчык җиткән! Ләкин Луиза аны-моны белми иде. утыртылган бәрәңге алынмый калырга гиеш гугел дип уйлый иде. Бер яктан караганда, әлбәттә, анда да хаклык бар иде Ләкин шулай да Альфред тиз генә бирешергә уйламады. — Сип беләсең бит, Луиза,—диде ул,—мин эш белән йөрим. Беләсең бит, мин бөтен буш вакытымны гыйльми эшкә бирәм. — Соң инде гыйльми эш дип, дөньясын кем оныткан! — диде Луиза — Нигә онытырга!? Киресенчә, мин дөнья, дөнья дип тырышам. Берәр китап чыгарып куйсам, үзеңнең дә исең китәр әле Инде алан да булмый икән, газетажуриалларда мәкаләләр бастырырмын Син бит беләсең, нинди героик юл үткән ул безнең татар бригадасы! Син. Луиза, бер дә шуның белән горурланмыйсынмынн? Ул бит безнең бабайларыбызның юлы. — Кемгә кирәге бар соң синең тарихыңның’ Вакыт, тазалык бетереп бер дә кирәкмәгәнгә. Ичмаса, түләүле булса икән эшең’ Менә үзеңне җүләр дип сүтәрләр әле. шул. — Кем сүтәр? ' — Ах. аз иде ди андыйлар? Син белми идең ди аларны! — Беркем бернәрсә әйтмәс Рәхмәт әйтерләр Мин бик кирәкле эш эшлим. — Хаҗәте бар иде ди! — Я нигә андый сүз сөйлисен инде син? Син бит мине просто рәнҗетәсең! — Ну, кемгә кирәк ул, кемгә кирәк синең тарихың?.. — Юкны сөйләмә, ашарга бир әле булса, мин көндез дә ашамаган. — Яле, нәнекәчем,— диде Луиза, малайны караватына бастырып. Ап-ак чәчле, сөттәй ак йөзле бала шунда ук авызына кабырчык балыгын кабып, кәефнең шәплеген аңлатырга теләгәндәй, сәер тавышлар чыгара башлады. Луиза плитәдән җылымса аш алды һәм ире алдына китереп куйды. — Суынып киткән булса, керосинкада җылытырсың. — Ярый, болай да бата. Җылытырлык тәкатем калмады, ачыгып үлә яздым. Ул кызу-кызу ашады да урыныннан сикереп торды. — Ачуны бик китердең, Луиза. Әйдә, үзең дә киен, Шамилне дә киендер. Бәрәңге казырга киттек! — Юкны сөйләмә инде, ичмасам. Караңгы төшкәч, бәрәңге казып йөриләр иде ди. Чыннан да, өйдә генә түгел, тышта да карангы иде инде хәзер. Альфред олы яктагы электр лампочкасын кабызды да үзе алып кайткан китапларны язу өстәленә чыгарып салды. Ах, хәзер үк укый башлыйсы иде, тик бу эш мөмкин түгел шул, иртәгә дәресләр, ә план төзелмәгән әле. Кайчаннан бирле инде сигезенче классның сочинениесе каралып бетмәгән. Ә иртәгә отметкаларын әйтергә кирәк. Болай да әллә кайчаннан бирле сорыйлар. Яхшы түгел. Шулай да тәкатьсезлек- тән Альфред китапларның кайберсен караштыргаламый түзмәде. Кызыклы гына мәгълүматлар вәгъдә итә иде бу китаплар, шайтан алгыры! Я, ярар, мәктәп эшләрен бетерик тә аннан иркенләп, рәхәт ләнеп... . — Безнең Җәзилә апа кайчан кайта соң? — дип сорады ул, борчылып, эшенә керешер алдыннан. Луиза бала караватына сөялеп бер кулына китап тоткан килеш шулай ук үзенең иртәгә баласы дәресләренә әзерләнә иде. Ул китабын өстәлгә куйды да: — Ул тиз генә кайтмас инде,— диде. — Ничек алай? — Авырып калган. Барган җирендә суык тидергән. Туганнарында ята. — Ә Шамилне нишләтәбез соң? — Белмим инде. Мин инде нишләргә дә белмим. — Алайса мин күршеләргә кереп чыгыйм әле,— диде Альфред, урыныннан кубып,— бәлки берәрсе белән сөйләшермен. Юкса, баланы кемгә калдырырга соң! Луиза каршы бер сүз дә әйтмәде. Альфред тиз генә киенеп чыгып китте. Ул әйләнеп кайтканда, бала йоклаган иде инде. Альфред урынында хатыны дәрес планнарын язып утыра иде. — Яле, икәүләшеп утырыйк әле,—диде Альфред. — Утыр, мин теге өстәлгә күчәм. Булдымы соң? Нишләтәбез баланы? — Сөйләштем. Шамилне Хатип абзыйларда калдырып торырбыз. Нәгыймә апа риза булды. Бик әйбәт апа ул. Луиза изрәп йоклаган баласына карап куйды: — Җанкисәгем, мир көтүчесе кебек өйдән өйгә йөрергә калды инде үзеңә. — Әле монысына шатлан. Әллә кемнәргә кереп беттем. Берсе алай ди, берсе болай ди. Беркем дә кешегә ярдәм итим әле дип атлыгып тормый. Альфред хатыны белән янәшә утырды да, алар бирелеп эшкә керештеләр. Төнге уникенче яртыда Луиза, эшләрен тәмамлап, чишенә башлады. Ә Альфред әле яна гына теге китапларны кулына алган иде. Ул, хатыны йокларга яту белән, бөтен дөньясын онытып тарихи вакыйгалар дәрьясына чумды. ♦ Ятмыйсыңмыни әле син? — диде Луиза, ризасызлык күрсәтеп з — Юк әле, юк, кая ул яту! Үзен дә таптың инде шунда, ни үзенә, ни миңа юк тынычлык. Альфред каршы бер сүз дә әйтмәде. Рәхәтләнеп укуын дәвам < иттерде. = — Утны каплап куй әле, пожалысты, күземә төшә,— диде Луиза, 2 йөзен чытып. ь Альфред, Луизага ут төшмәсен дип, газета кәгазе белән өстәл лам- £ пасын каплады да тагы бирелеп укуына кереште. Өченче яртыда Луиза уянып бер генә күзен ачты. Альфред һаман ф укып утыра иде әле. — Син әле һаман йокламыйсыңмыни?диде хатын. s — Юк әле,— диде Альфред. ° — Җүләр,—диде Луиза. £ V Иртәгесен авыл өстен куе авыр болытлар каплап алды Алар шулкадәр түбән, хәтта якындагы тузып, череп беткән мәчет манарасының башы да күренми иде. Битләрне, кулларны чеметтереп салкын яңгыр яварга тотынды. Альфред Шамилне тотты. Луиза сумка һәм портфельләрне күтәрде. Янгырга каршы йөзләрен яшерергә тырышып таяшуа, алар авыл урамы буйлап мәктәп ягына таба киттеләр. Алар баланы урнаштырып, мәктәпкә килеп кергәндә җыештыручы апа, кулына кыңгырау тотып, коридор уртасында тора иде инде. Дәрескә дип булса кирәк, үз кабинетыннан чыгып килүче директор киң коридорны тутырган шау-шулы балаларны төксе бер караш белән күзләреннән кичерде дә Альфредны күреп үз янына чакырды. Луиза, бу корырак табигатьле, үзеннән күп олы директорны тыйнак кына сәламләп, сүз әйтмәгәе дигәндәй, ашыга төшеп, укытучылар бүлмәсенә кереп китте. — Сиңа әйтәсе сүз бар,—диде директор, Альфредның кулын кысып,— әйдәле кереп сөйләшик.—Директор кабинет ишеген ача башлады. — Тукта инде, Халит абый,—диде Альфред,—плащны гына салып куйыйм. Кинәт колакларны тондырып звонок чыңы янгырады. Халит нидер әйтте, күрәсең, тоткарланма дигәндер, Альфред, укытучылар бүлмәсенә кереп, укытучылар белән исәнләште дә кием элгеченә плащын элә башлады. — Чәчләреңне бераз сыпырыр ндең,—диде Луиза, кайгыргучанлык күрсәтеп. Ул бер кочак дәфтәр тоткан хәлдә Альфред яныннан узып китте. Альфред, галошларын салып, чәчләрен сыпыра-сыпыра, яңадан коридорга чыкты. Ашыгып директор бүлмәсенә керде. Чак кына да каушамыйча, Әхмәдиевнең каршысына ук утырды. Директор, гадәттәгечә сул күзен кыса төшеп, артык җитди кыяфәттә аңа карап торды. — Менә нәрсә. Безне бит. малай, халык арасында аз буласыз, лекцияләр аз укыла, дип тагы куыра башладылар. Нишлибез5 — Мин аны үзем дә уйлаган идем,—диде Альфред, аякларын чалып, ипләбрәк утырып,— безнең бит барысы да стихия рәвешендә бара, Халит абый. Ул эшкә, план төзеп, дан ми рәвештә керешергә кирәк. Көч житәрлек. Без коллектив белән тотынсак, теләсә нинди теманы күгәрә алабыз. Аристотельдән алып космик карабларга кадәр! — Дингә каршы кирәк. — Анысын да булдыра алабыз. Безнең физик Сәлимҗан абый хәтта «могжизалар» да күрсәтә ала. Мин моның турында бүген уйланырмын. Иптәшләр белән сөйләшеп, бәлки, план сызмасын да ясап булыр әле. — Бик кирәк, оештыр инде син, малай. Ләкин монда менә нәрсә...— Ул тукталып торды,— мин ронога барганда кичә райкомга кереп чыккан идем, шунда мине бик кыса башлагач, мин, моның ахыры хәерле булып бетмәс дип, иртәгә үк безнең лекция булачак, дидем. Синдә әзер тема юкмы соң, син бит тарихчы? Юкса эш харап.— Ул, елмая төшеп, сораулы карашын Альфредка төбәде. Завуч, кашларын жыерып, гасабиланып уйлана башлады. Тагы шул икән инде, аргыналдып уйланмый, тота да вәгъдә бирә. — Кемгә мөрәжәгать итәргә дә белмим шул, Халит абый,— диде Альфред. — Бәлки үзеңдә берәр әзер тема бардыр? Син бит тарихчы. Бүген какраз кино күрсәтеләчәк икән. Сеанс алдыннан бер кырык биш минутка лекция борып жибәргәндә шәп булыр иде. Ничек? — Әгәр эш миңа терәлеп калган икән, минем кызыклы бер темам бар. Мин аны бүген үк чыгып сөйли алам. —- Нинди тема? — Менә мин материал жыя торган Татар бригадасы тарихы. Директор кинәт йөзен җыерды. < — Татар бригадасы дисең инде син? — Әйе. Безнең бабайларның гражданнар сугышындагы гүзәл бер сәхифәсе. Директор, Альфредның йөзенә үк карап, тагы сул күзен кыса төште — Нигә, ярый ул,—диде, ниһаять.—Ул тарихта андый-мондый нәрсәләр юктыр бит? — Аңламыйм мин сезне, Халит абын. Ничек инде? Сез ул бригада* нын үткән юлы турында берни дә белмисезмени? — Белмим, чөнки мин тарихчы түгел... Ләкин шуны әйтим. Совет властена каршы көрәшкә татарларны күтәрергә җыенам Альфред ачу аралаш көлеп куйды — Гафу итегез, сорамый булдыра алмыйм,—диде ул, тынычлангач.—Ул язуларның хәзер берсе дә исән түгелме? — Кайберәве генә,— диде Хәбибрахман.— кайберәве генә исән Мин илле алтынчы елны реабилитанияләнеп кайтканда хатыным үлгән иде инде, кызым белән улым өйдән бик яшьләй чыгып киткәннәр, алар, фамилияләрен алыштырып, детдомнарга урнашканнар, мин элек яшәгән өйдә бөтенләй чит кешеләр тора иде Шулай да кайбер язулар табылды. Ләкин бик азы — Кызганыч,—дип куйды Альфред, чын күңеленнән уфтанып — Инде болай,—диде карт,—мин тегендә беренче авырлыкларны уздыргач, кинәт үзем өчен ниндидер бер рухи азыкка мохтаҗлык тоя башладым. Шуннан тагы үземнән яшьлек чорым белән серләшә баш/а- дым. Мин анда, булдыра алганның барын да эшләп, хәтердә калганнарның барын да тупладым Эштән бушаган һәр минутымны шу на биреп юанды.м Инде менә, әйтеп бетергесез газаплардан сон, күптән көтелгән якты көн килеп җитте, мине азат иттеләр. Җитмәсә әле, юлыма акча бирделәр, өсте.мә кием юнәттеләр, пенсия тәгаенләделәр. Инде миңа бөтен мөмкинлекләр ачылды. Теге, әлеге үземнең эшем турында, бригада тарихын әйтүем инде. Менә шулай. Кайту белән үземнең күңелемне егерме елдан артык вакыт җилкетеп торган эшкә керештем. Янадан хатлар яза башладым. Исән калган егетләр бармак белән генә санарлык иде. Тик шулай да кайберләрен табып эшкә керештем. Хәзер инде максатым барлык узылган юлны язу булмады. Мин баштан кичкәннәрне теркәүне генә максат итеп куйдым хәзер. Көн-төн эшләргә туры килде. Йөрәк тә. бөерәк тә. ашказаны да авырта үземнең, нервылар да иске мунчаладай тетелеп беткән. Тик шул эшне эшләмәсәм яши алмас булдым. Кайчак улым да, кызым да әйтәләр- «Нигә кирәк ул? — диләр.— сәламәтлегеңне карар идең, әти».— диләр. Тик булдыра алмыйм. Шуның белән яшим. Хәбибрахман озак сөйләүдән арып тынып торды. — Тагы бер генә сорау. Хәбибрахман ага.— диде Альфред—Сез Ташкентта яшәгәнсездер инде, тегеннән кайткач?.. — Әйе. Анда минем улым яши. Ул мине коткару өчен кайбер нәрсәләр ачыклан) белән йөри башлаган. Мин аның янына кайтып төштем. — Ә Үзбәкстан архивларында булмагансыздыр’ — Юк. анда була алмадым. Мин моңарчы истәлекләр белән генә эш иттем. — Ә Казан музеена ничек барып эләктегез соң’ — Мин сүзне шуңа таба алып барам да инде. Альфред иптәш. — Бетте. Мин сезне тыңлыйм. — Нәрсәдә тукталган идем әле мин? — Сез. бу эшне мин Ташкент шәһәрендә башкардым, дидегез — Әйе Мин аны шунда яздым. Ләкин әйтергә кирәк, мин Казан белән дә бәйләнеш тоттым. Чөнки, ни әйтсәгез дә. безнең бригаданың анасы — Казан каласы бит. Инде җитмәсә, мен тугыз йөз илле тугызынчы елны мине Казан музеена кунакка да чакырдылар. Минем кәеф тә ул чак чамалы иде. Тик мин шулай да килдем. Шуннан безнең бригада төзелүгә кырык еллык уңае белән зур бер очрашу булды. Мин шунда бригадада бергә хезмәт иткән иптәшләрне күрдем Күбесе картайган. танырлык та түгел. Ә кайберләрен мин бөтенләй белмим дә икән. Шунда инде безне тәбрик иттеләр. Шуннан сон без дә үз чиратыбызда чыгып истәлекләр сөйли башладык. Шунда бер отставкадагы майор да чыгыш ясады. Минем ул кешене гомеремдә ишетеп тә белгәнем юк иде. Шул мин сөйләгән сүзләрнең барысын да юкка чыгармасынмы! Безгә Новая Белогорка янындагы сугышларда шактый зур газаплар кичереп рота командирын үлемнән саклап калырга туры килде. Мин ул чакны отделенный идем. Шуны мин эшләдем, дип бара теге. Аннан тагы бик күп һич булмаган нәрсәләр сөйләп бетерде. Мин белгән бик күп егетләрнең батырлыгын үзләштергән. 1920 елның 2 сентябрендә безгә Иске Бохараны алырга приказ булды. Каршы капкасына беренче булып ташланып, шәһәр эченә керүче Әтнә егете Гәрәев Гыйниятулла булды. Башкалар шуңа иярделәр. Менә бу юньсез, шул кеше мин идем, дип бара. Аннан тагы әллә ниләр сөйләп бетерде Мин түзмәдем «Туктагыз әле. — дидем.— сез кем соң? Мин бит шул вакыйгаларның эчендә кайнаган кеше, ләкин мин сезне бөтенләй хәтерләмим»,— дидем. «Мин Хәмзә Бакиров,— ди бу,— мин тугызынчы ротаның өченче взводында рядовой кызылармеец булып хезмәт иттем. Әгәр минем истәлекләрем белән танышасыгыз килә икән, фәлән журналның фәлән номерын, фәлән җыентыкның фәләненче басмасын карагыз»,— ди. Аның, баксаң-күрсән. дөнья кадәр истәлекләре басылып чыккан, үзен төрле шәһәрләрдә ветеран, гражданнар сугышы каһарманы дип ифрат хөрмәт итәләр, имеш. Мин, аптыравымнан ни әйтергә дә белмичә, өнсез калдым... Менә шулай итеп минем бик изге ниятләрем үземне һәм дусларны аклау өчен эшләнәчәк хосусый бер эшкә әйләнде дә калды. — Гаҗәп хәл,— диде тәмам шаккаткан Альфред.— бу теге авантюрный романнардагы кебек килеп чыга бит. ♦ — Менә теләсәгез ни әйтегез инде! — диде Хәбибрахман, кулла- 3 рын җәеп. — Сез теге Бакировның әйткәннәрен халык алдында юкка чыгарх м ядыгызмы соң? < — Ничек инде? Мин бик ярсып иптәшләр алдында чыгыш ясадым. £ Ләкин теге кеше күптән абруй казанган шул өлкәдәге бер белгеч бу- 5 лып исәпләнә икән хәзер. Хәтта шунысын да әйтим: мин истәлекләрем- х не чыгарырга теләп журнал редакциясенә баргач, анда язылганнарның дөреслеген аныклау өчен кулъязманы шул ук Бакировка жибәрделәр х — һәм сезнең аны фаш итәрлек бер генә дәлилегез дә юкмы? * Карт өметсез рәвештә кул селкеде. — Бар иде. Хатлар бар иде. Истәлекләр бар иде. Көндәлекләрем = бар иде. Мин, мәсәлән, авыл мөгаллиме, ул заманның гадәте буенча, фронтка эләгү белән көндәлекләр язып бардым Чак исән калып, * Самарага пополнениегә кайткач, ул көндәлек дәфтәремне шактый ту- . лыландырып күчергәнемне дә хәтерлим әле. Ләкин ул хәзер кайда5 * Аны, элеккечә әйтсәк, бер хода гына белә инде, Альфред энем. Аннан, әлбәттә, архивлардан документларын да табарга булыр аның. Мәсәлән, егерменче елны өченче сентябрьдә Михаил Васильевич Фрунзе Иске Бохарада җиңүгә багышлап оештырылган парадга безне кызыл байрак бирелү уңае белән тәбрик итте. Хәтеремдә, соңрак ул Бохара операциясендә батырлык күрсәткән татар егетләрен дә котлады. Ул приказда, тәгаен, бу Бакиров юктыр. Чөнки мин аны белми калыр идемме соң! Ацлаешсыз сүзләрне тыңлап тәмам ялыккан кызчык йөгереп бүлмәдән чыгып китте. Кинәт коридордан аның бабасына нидер әйткәне ишетелде. — Бер генә минутка,—диде карт, урыныннан торып. Авыр адымнар белән аякларын сөйри төшеп, ул кызының ниндидер үтенечен башкарырга дип китте. Альфред уйланып утырды. Мәсьәлә шактый катлаулы икән. Шулай шул, тарих ул — кешеләр язмышы, монда полк, бригада дип кенә булмый. Монда кеше язмышы ур гада тора. Кинәт кеше язмышына бәйләнештә аның исенә әле Казанга узган килүендә очраган Латиф төште. Ул да әтисенең язмышы белән кызыксына бит. Кеше моңарчы тыныч кына яшәгән. Ә ниндидер сәбәп әтисен исенә төшергән, һәм ул тарихка мөрәҗәгать итә. Тукта, кем иде әле аның әтисе? Әйе, Ибраһим Касыймов. Карт, кызын киендереп храмга озаткач, бүлмәгә керде. Чапаны артык шыксыз иде аның. бибрахманга шулай тоелды, һәм ул. күңел әрнүенә түзә алмыйча, урамга чыккач, бераз вакыт бара алмас булып, йөрәген тотып стена буенда торды. Аның үзенең хәле дә «аллага шөкерлек» кенә иде шул Менә шулар иде аның биредәге ярдәм итәрдәй дуслары Бары менә шулар гына баштан узганнарның нечкәлекләрен беләләр иде Башка иптәшләре исә. Хәбибрахман белән бергә данлы юл узуга карамастан, башка батальоннарда, башка полкларда һәм башка урыннарда хезмәт иттеләр Алар бу эштә түгел, бригадамын гомуми тарихын язган чакта гына үзләренең өстәмә материаллары белән Хәбибрахманның язганнарын баета алалар иде. X Ике көннән сон Хәбибрахман абзый үзенең кадерле язуларын жен- текләп укып утырганда, ишек шакыдылар Карт күңеле белән Альфред- ны көтә иде, ләкин ишектән һич таныш булмаган бер ир кеше килеп керде Күрер күзгә ул бик мәһабәт, олы гәүдәле, яхшы киенгән, йөзе дә мул тормышта яшәүчеләргә хас булганча чиста, ак иде Хәбибрахман. шактый каушавына да карамастан, кешенен йомшак, симез кулларына игътибар итми кала алмады Бу кеше Альфред әйткән Ибраһим Касыймовның язмышы белән кызыксынучы Латиф иде Латиф, исемен әйтеп, үзен тәкъдим итү белән Хәбибрахман барысын да хәтерләп, якты йөз белән кунакны эчке бүлмәгә чакырды Бүлмәгә кергәч, бермәл бер-берсенә карашып тордылар Латиф өстәлдәге язуларга, хатларга игътибар итте һәм, утырырга рөхсәт сорагандай. кечкенә генә язу өстәле янындагы урындыкка күз салды — Рәхим итегез,— диде Хәбибрахман,— бәлки өстегезне дә салырсыз. — Юк, рәхмәт, өсләр салып торырга вакытым юк,— диде Латиф. Ул, пальто итәген арттан сыпыра төшеп, утыргычка чүкте. — Сезнең турыда миңа иптәш Хәйретдинов әйтте,— диде Латиф, өстәлдәге кәгазьләргә күз төшереп.— Сезнең вакыт бар инде, шөгыть- ләнергә? — Нинди Хәйретдинов? — Нигә, сездә булган ич теге яшь иптәш, тарихчы. — Ә. Альфредны әйтәсезме! Шулай, шулай Мин аны көтә идем әле Сез ишек шакыгач, шул килдеме дип торам. Ул теге көнне артык кабалану аркасында галошларын онытып калдырган Латиф кечкенә генә бүлмәнең җиһазларын игътибар белән күзеннән кичерде, стенадагы яшь ир кеше портретын күреп, сәерсенеп куйды — бу бит таныш инженер, приборлар заводының баш инженеры Ләкин Латиф дәшмәде, эчтән генә елмайган хәлдә, үзенең нинди йомыш белән килүен ишетергә теләгән картка текәлде. — Менә мондый хәл,—диде ул,— мин олыгая төшкән көнемдә генә булса да әтн язмышы белән кызыксына башладым Миндә сакланган хатларга, мәрхүм әниемнең сөйләгәннәренә караганда, минем әтн мин әле бөтенләй кечкенә чакны мобилизация буенчамы, я булмаса үз ирке беләнме. Кызыл Армия сафына китә. Белүемчә, ул татар бригадасына барып эләккән Шундый бригада бар идеме? Сез шунда хезмәт иткәнсез булса кирәк. — Бар иде Мин менә шунда хезмәт иттем. Мин дә, Альфред та шуның тарихын язу турында хыялланабыз — Мине, билгеле, аның бөтен тарихы кызыксындырмый,—диде Латиф һәм шунда ук, яхшы булмады, ахры, болай диюем, дип уйланып. кискенлекне йомшарту теләге белән, көлемсерәп үзенен төп теләген аңлатты — Аның исеме Ибраһим идеме3 — дип сорады Хәбибрахман. Латиф ничек белә бу дигәндәй сәерсенеп куйды. — Сез аны белә идегезме әллә? ■— Юк, мина аны Альфред әйтте. — Ә. алай икән. Мин тагы — диде Латиф, ничектер хәлсез генә кул селкеп. — Без аны башта аныклыйк әле Ул ничәнче елны алынган соң? ■ Ул унтугызынчы елнын яз ахырларында алынгая. алар беренче пароход белән Казанга озатылганнар, анысын мин анык беләм Никадәр кечкенә булмыйм, әнинең ул чакта әле, беренче пароход, Тәтештән киттеләр, дигән сүзләрен хәтерлим. Мине аның фронттагы язмышы кызыксындыра. — Беренче пароход белән Тәтештән утырып киткән булса, без аның белән Казанга бер пароходта килгән булабыз. = — Шулаймы? 2 — Ибраһим Касыймов,—диде Хәбибрахман, уйланып,—үзе бик ь таныш исем инде югыйсә. Юк кына бит. хәтерли алмыйм. Бик күп S вакытлар үтте шул. Юкса, бәлкем, бер кателоктан ашап, бер цепьтә үк ятканбыздыр әле. Сез аның карточкасын күрсәтә алмыйсызмы? ? — Карточкасы юк шул. Ул гади авыл малае. Ярлы семьядан. Ну. < нәрсә әйтим тагы. Әнинең сөйләгенә караганда, мин аңа шактый < охшаганмын. Хәбибрахман Латифны җентекләп күздән кичерде. Ләкин, затлы ♦ кара костюм, драп пальто кигән кешегә охшаш берәр иске танышын * хәтерләү мөмкинлегеннән ваз кичеп, картларча мескен бер кыяфәттә = елмаерга мәҗбүр булды < Юк,— диде ул, өметсез рәвештә,— ә исеме һаман колак төбендә ь яңгырап тора. Касыймов Ибраһим. < Хәбибрахман кинәт башын күтәрде. — Сезнең әтиегез бригада штабында хезмәт итмәгәндер бит? — Анысын бер дә әйтә алмыйм. — Юк,—диде Хәбибрахман, бу эшкә тәмам кул селтәп —Мин сезгә Оборона министрлыгына язарга киңәш итәр идем. Аларның архивына. — Әйе. мин аны беләм. Мин яздым. Тик, дөресен әйтим, мин алар- нын нинди җавап бирәселәрен алдан ук беләм. Хәбибрахманның йөзенә аптырау билгеләре чыкты. — Ә нәрсә кирәк соң сезгә? — Минем рәсми белешмәдә шигем бар. Анын турында үлде дип хәбәр итәчәкләр. — Ничек инде ул алай? — Мин аларны бутаганнардыр дип уйлыйм. Ниндидер бер хаталык киткән дип уйлыйм. — Ә нәрсәгә нигезләнеп әйтәсез соң моны? Латиф көлемсерәп куйды — Бар инде. Шик тудыра торган кайбер мәгълүматлар алдым Хәбибрахман, ни әйтергә дә белмичә, сәерсенеп Латифка карап тора башлады. Гаҗәп хәл. Күрәсең, бик тугай җанлы, әтисенең истәлеген гомер буена күңелендә саклап, кадерләп йөри торган кешедер Ә күрер күзгә үзе шактый төксе, салкын Мин андыйларны үз гомеремдә бик күп күрдем. Үзеннән бик разый, һич хәл ителмәслек мәсьәләләрне бар дип белми торган, беркайчан шнкләнү-уйлану кебек нәрсәләр белән азапланмый торган кеше. Ләкин, баксан-күрсән. үзенең үзәгендә әйбәт, саф вөҗдан һәм кешелек утыра икән ләбаса Ничек сиңа ярдәм итим соң? — Беләсеңме, Латиф иптәш,—диде Хәбибрахман, анык бер карарга килеп,— мин, кирәк дип тапсагыз, сезнең әтиегез турында сорашып, үзем белгән, бригадада хезмәт иткән барлык иптәшләргә хат яза алам. Кем белә, бәлки шулармын берәрсе әтиегезне хәтерли торгандыр Мин бит элек-электән татар бригадасының тарихын язу белән җенләнеп йөргән кеше. Мин заманында бик күп егетләр белән бәйләнешкә кергән идем. Әлбәттә, аларның күбесе мин үзем тегендә вакытны китеп барганнар инде. Б\ дөньядан дип әйтүем Китеп барганнар Тик шулай да исәннәре дә бар әле Хәзер Альфред кебек яшь коллегам да булгач, 1 мин бу эшкә ныклап керешергә уйлыйм. Менә язармын, сорармын. ' Ярыймы? — Бик ярый Менә дигән булачак. Инде нинди дә булса чыгымнар була икән, анысына аптырамагыз. Минем исәптән булыр. Шулай ук нинди дә булса рәсми белешмәләр, я булмаса гомумән берәр учреждениенең эшкә катнашуы кирәк булса, туп-туры миңа мөрәжәгать итегез. Язып куегыз әле минем служебный телефон номерын. Латиф ике телефонының да номерын әйтте һәм урыныннан торып эшләпәсен киде. — Димәк, шулай, сөйләштек инде алайса? Ул картның кулын кысты Бермәл икеләнеп уйланып торды. Әйтәсе иде, бабай бу нәрсәләрне хәзергә беркемгә дә такылдамасын иде. Ләкин Латиф батырчылык итмәде. Ярамый, шикләнә башлар, дип уйланды Аның күзенә яңадан стенадагы портрет чагылды. Шик юк. портретта Казан приборлар заводының баш инженеры, кем әле, әйе. Тимербулатов үзе. Латиф, чыгып китим дигәндә тукталып, бераз икеләнеп торганнан сон. рәсемгә бармак белән ишарә ясады. — Кемегез? — Киявем,— диде карт. — Мин бит апы беләм,—диде Латиф, көлемсери төшеп. — Ә, шулаймыни? Әле хәзер ул чит илдә командировкада. — Чит илдә командировкада? — Әйе, киткәненә ай чамасы була инде. Янадан берәр ай торыр әле. — Кара! Мин ул кадәресен белми идем. Аларның предприятиесе безнең системага кермәгәч . Шулай икән Ә ул кайсы илдә соң? — Ул башта Чехословакиядә булды Хәзер инде Германиядәдер, шунда булырга тиеш иде — Германиянең кайсысында? Демократик Германиядәдер, билгеле. — Әйе. ул анда да булачак, ләкин, минем белүемчә, хәзер Федератив Республикада Латнф бу сүзләрдән сон тынып уйланып торды. Бер секунд эчендә башында төрле уйлар кабынып сүнде. ГФР диген. әэ Мюнхен бит шунда. Гажәл икән! Әйтерсең лә. карт әнә шул кияве аркылы Латифның кичерешләрен, серләрен үтәли күреп тора, әйтерсең лә. ул барын да белгән хәлдә, юри, әвәрә итеп. Латнф алдында белмәгән булып кыйлана. Латнф рәсемгә тагы бер гапкыр күз төшереп алды. Аннан кара кырлы күзлек кигән озынча йөзле яшь инженер Тимербулатов тыныч кына карап тора иде. Юк. ахмак уйлар белән булашам мин. дип уй- 1аиды Латнф Кайдан белсен инде ул инженер минем әти турында? Аларның очрашу мөмкинлекләре юк. бөтенләй юк. Хәзер бит ул көнен- тннен чаба, заводларда, конструкция бюроларында, предпринимательләрдә була. Аның хәзер юньләп ял итәр тек тә вакыгы юк. Ул муеннан эшкә баткан. Гомумән, аның янына да барырлык түгел хәзер Бик теләсә дә. аның ниндидер ят бер мәсьәлә турында сөйләшергә физик мөмкинлеге юк. Ахмак уйлар.. Ул Хәбибрахман абзыйның кулын каты итеп кысты, уйларына бирелеп. аның нидер әйтүен дә ишетмәде, ишектән чыгып, таш баскычтан төшеп китте. Тышкы ишекнең пыяла өлгеләре чатнаган иде. Латнф ирексездән сукранып, әле яңа гына салынган өй, инде ватарга да керешкәннәр, дин уйлап алды. Ул. ашыкмыйча гына, үзен көтеп торган жиңел автомобильгә таба юнәлде. Шофер кабинасына бикләнеп роман укый иде. Ул тиз генә китабын өстәге козырек астына кыстырды һәм сораулы кыяфәт белән Латифка текәлде. — Управлениегә,—диде Латнф. Үзе шунда ук әле жебе өзелеп „пери иирде. и шу.ЧИН Jd.—U-.pdrt.'IU PJBWJJIJ генә булса да минем әти белән бу Тимербулатов очрашса?- 1 дип сорады ул үзеннән. Ул хат язса, менә шундый-шундый кешене очраттым, мин алын улын беләм, ни өчендер ул кеше шул көннән бирле әтисенә •жавап язмый, сәбәп нәрсәдә икән, дип хат язса^ Я булмаса ботай: ул каенатасына, я хатынына хат язып тормый. Тизрәк ярдәм итү теләге белән туп-туры трестка яза. Латиф, күзләрен йома төшеп, әгәр шулай * булса, үзе эшләгән урында ниләр булачагын күз алдына китерергә 2 тырышты. Тукта, тукта, моның ахыры әтинең анда нинди гамәл кылый £ яшәвенә бәйләнгән бит дип уйланды ул. Хәер, ул, ни генә эшләмәсен, о. барыбер дошман ягына барып эләккән, һәм моңа аклану тапкан хәлдә •= дә, минем гомерем буена гражданнар сугышы каһарманы улы булып < яшәвем алдап яшәү булып калмыймы соң? Латиф көннәрдән бер көнне, шул мәсьәлә буенча теге Тимербула- < товтан хат килгәч, управляющийның үзен чакыртып сөйләшүен күз < алдына китерде. Менә алар кара-каршы утырышалар. Хәер, икәү генә түгел, монда ♦ партия оешмасының секретаре булмый калмаячак. .Менә алар өчәү * мәгълүм кабинетта утыралар. Тегеләр Латифтан сорау алалар Үзеңне * бөтенләй башка сыйфаттагы кеше итеп күрсәткәнсең икән. Ә син бит < дөреслектә менә нинди. Ай-яй-яй! Инде нишлибез? “■ Шулай, Латифның яна табылган әтисе кем генә булмасын. Латифс нын гомере буена кристаллашкан дөньяга карашы, холкы һәм тышкы үзенчәлеге үзгәрмәячәк. Ләкин шул ук вакытта ул гомере буена үзен.' шундый бер ышаныч сеңдерде, янәсе, дошманнан дошман туа. дустан дус туа. Илдә сыйнфый көрәшнең кызган чакларын үз күзләре белән күрде ул. Яшь иде әле. ләкин барын да аңлап торды Мөнәсәбәтләрне яңарту өчен, бөек үзгәрешләрне төгәлләү өчен шундый кискен чаралар кирәк иде. Барысы да дөрес. Моны Латиф яшь булса да аңлады Хәтерендә, Латпф балалар йортында чагында аның белән бергә уйнап дус булып йөргән бер малайны мәктәптән куып чыгардылар Чөнки фаш ителде: малайның әтисе сәүдәгәр икән, һәм малай, өеннән качып, үксез бала чутыннан детдомга урнашкан, укуын дәвам иттергән. Менә шул малай фаш ителде. Латиф та. теге малай да алтынчы класста укыйлар иде ул вакыт. Бер партада утыралар иде. Теге сәүдәгәр малае фаш ителгәч, Латифның шул кадәр ачуы килде, ул кичәге дусты белән сөйләшмәс булды. Сыйнфый сизгерлекләре житмәгән малайлар гына, ана рәхим-шәфкать күрсәткән булып, дошман малае тирәсендә ялагайланып йөрделәр. Ах, әрәм булдың, син бит нинди шәп укып идең, син бит бик сәләтле, фәлән-фәсмәтән, имеш Ләкин Латпф алардан күп өстен булды. Ул бит бөек революция өчен гражданнар сугышында батырларча һәлак булган каһарманның улы, аның ниндидер кабахәт сыйнфый дошманнар каршында тәлинкә тотып торасы килми Моңарчы теге нәгъләт жан белән дус булган икән, барысы да сыйнфый дошман токымының үзен алдавы аркасында гына ул Юк инде, моннан соң Латиф дарысын бик коры тотар! Ул һәрбер яңа таныш белән сак кыйлаиыр, беркемнең дә тышкы үзенчәлегенә ышанмас, һәр сарык тиресе астында бүре булуы ихтимал бит һәм, әйтергә кирәк, шулап бер авызы пешкәннән соң ул гомере буена сак булды, бөтен революциянең нигез ташы булып исәпләнгән сыйнфый көрәш мәсьәләсендә үтә сизгер булды Беркемгә дә бу мәсьәләдә рәхим-шәфкать күрсәтмәде. Институтта укыган чакларда булсын, беренче тапкыр Верховный Советка сайлаулар вакытында булсын, ул эшкә комсомол оешмасыннан ип ышанычлы кеше буларак катнаша иде. Булды төрле хәлләр. Халык дошманнарын фаш иткән чагы да. троцкийчы, бухариичыларны фаш иткән чаклары па булмады түгел. Андый җыелышларда шомлы тынлыкны бозып, ул беренче 6».тыч ярсулы, .сүз башлый иде. Аның кулындагы кылыч, әгәр шулай атарга' мөмкин булса, һич тетрәү, каушауны белмәстән, туп-туры сыйнфый дошманнар агентының муен тамырына гына килеп төшә иде. Менә шулай булды бит. һәм бу мәсьәләдә аны җитәкләүче көчнен беренчесе безмен гадел революцион тәгълиматыбыз булса, икенчесе әтисе булды. Ул, Гамлетның атасыдай, улын, утлы фронт окопларыннан күтәрелеп, кулдарын сузган хәлдә, шундый эшкә өнди иде. Ә хәзер нәрсә сон? Юк. шәхси тормышында Латифнын мондый хәл ителмәслек мәсьәләләр алдында торганы юк иде әле. Ул, барлык көчен туплап, тагы управляющий белән үзенең сөйләшүен күз алдына китерә башлады. Ана шундый суд булачак, шунда ана хөкем чыгарылачак. Хәер, хөкемне аңа беркем дә чыгара алмый. Хөкемне ул үзе чыгарыр. Эш бит ахыр чиктә синең дәрәжәң төшүдә дә түгел, азрак эш хакы алып якадан инженер сыйфатында производствога кайтуда да түгел, эш эчке тетрәнүдә, мәңгелек кыйблаңны югалтуда. Тукта, ниләр, нинди әңгәмә булачак инде бу управляющий белән күзгә күз карашып сөйләшкәндә? Ләкин Латиф хыялларын дәвам иттерә алмады, шофер «Волга»ны чиелдатып тормозлады да трест идарәсенең таш колонналы ишеге төбенә китереп туктатты. XI —- Латиф Ибраһимович. сезне өлкә комитетына чакырдылар,— диде секретарь кыз. — Беләм.—диде Латиф, сәгатенә күз ташлап Өлкә комитеты секретаренда завод-фабрика житәкчеләренен, шул җөмләдән трест работникларының киңәшмәсе булырга тиеш иде. Тиешле материаллар бар. Ләкин шулай да Латиф үзенең чыгышын яңадан бер кабат тикшерергә кирәк дигән карарга килде. Машинкасын текелдәтеп утырган секретарьга: — Минем янга берәүне дә кертмәгез,— дип, үз кабинетына таба атлады. Ул бик озак вакыт бер эш кәгазьләренә чумып, бер уйланып, өстәл янында утырды Ишек ачылып китеп, аннан секретарь кызның бизәнгән йөзе күренмәсә. бәлки бу тагы да озаккарак тартылыр иде әле. Секретарь «Телефон трубкасын алыгыз»,— диде. «Кем ул?» — дип сорады Латиф. «Үзе», —диде секретарь, мәгънәле рәвештә елмаеп. Латиф управляющий белән сөйләшү өчен кабаланып телефон трубкасын алды. — Менә нәрсә. Латиф Ибраһимович,—диде управляющий,—миңа киңәшмәгә бармаска рөхсәт иттеләр Мин пленумга әзерләнеп утырам. Син кара инде айда, шәбрәк әзерлән. Мәсьәләне теге өченче көй сөйләшкәнчә куй — Яхшы' Борчылмагыз,—диде Латиф Тагы берничә секунд көтеп торды. Ләкин башка сүзе юк иде башлыкның Латиф трубканы урнына куйды да бөтен барлыгын умарта күчедәй сара башлаган тынгысыз уйлардан көч-хәл белән арынып, яңадан кәгазьләренә чумды Ул бераздан шоферга шалтыратты. Секретарь аша тагы берничә кешене чакыртып өстәмә .материаллар алды һәм урамга чыгып зәңгәр «Волга»сында өлкә комитетына киңәшмәгә китте. Житди эш белән артык мавыгу аркасында ул үзенең башка барлык борчуларын онытты. Киңәшмәдә аның мие икегә бүленмәде, бары тиешле эш белән генә шөгыльләнде. Ләкин өенә кайтырга юлга чыккач, кинәт аның хәтере бүген көндезге очрашу вакыйгасын күз алдына китереп бастырды. Каһәр суккыры икән инде, әйтсәң дә әйтмәсән дә. Тагы теге теш сыз- •лявы кебек борчый торган уйлар Латифнын миен камап ала башладылар өенә арыган, талчыккан һәм артык ярсыган бер кыяфәттә кайтып керде Гөлбикә, ашарга әзерләп, каядыр чыгып киткән нде Үз бүлмәсендә диванга ятып китап укыган улына Латиф. — Әниен кайда3 — диде. ♦ — Әллә,— диде Марат, китабыннан аерыла алмыйча гамьсез генә.— з нәрсәдер әйткән иде, онытканмын — Мин сиңа ничә тапкыр ятып укыма дип анлаттым инде Күзлә- “ реңне бозасың ич. < Малай бер сүз дә дәшмәде Ләкин яткан килеш укуын дәвам = иттерде. Латиф, аннан башка да ярсыган нервыларын авырлык белән ~ тыеп, үз бүлмәсенә керде. Өстәлендә яткан бүгенге почтаны караштыр- талады Җирле промышленностька карата язылган зур подвал мәка- $ ләне укый башлады Бераздан ул үзенең бик каты ачыккан тыгын - тойды һәм кухняга чыкты Гөлбикә ана ашны, кабат жылытсан т,әм- * сезләнә дип, суынмасын өчен ашъяулыкка төреп калдыра иде. Латиф. х төргәкне сүтеп, тәмле тавык шулпасы ашады Шунда ук тәлинкә белән = икенче блюдо да бар иде Латиф шулай ук кәбестәгә' төреп пешергән « ит дулмасын яратып ашарга кереште. Ул арада тышкы салкыннан £ алсуланып киткән Гөлбикә кайтып керде — Әле генә кайттыкмы? — диде ул. ботыларын салып — Әйе. Киңәшмәдә утырдык — Ичмаса, берәр жиргә барыр идек Атнасына бер тапкыр гына булса да иртәрәк кайтырга була торгандыр ич Аптырагач, билләһи, тол хатыннар кебек япа-ялгызым кинога киттем — Я, нишлим сон инде, эш бит' Мин бит анда тик утырмыйм. Гөлкәй — Шулайдыр инде.— диде хатын, көрсенеп. Кинәт нидер исенә төште, яктырып — Рафаэльнең хатын укыдыңмы? — диде. А тарның олы уллары \ I Мәскәүдә. менә бишенче елын инде университетта укый — Юк. укымадым,—диде Латиф,—ниләр яза сон3 Гөлбикә көлеп җибәрде. — Акча сорый — Эшләре комга терәлгәнмени3 — Соң Мәскәү бит ул. картым' Нишләмәк кирәк,—диде Гөлбикә — Күпме сорый сон3 — Анысын өзеп әйгмәгән. Бурычка багтым. зинһар, әти. жибәрә кур. булдыра алганча дигән Менә хатын укып карарсың әле. Латиф йөзен чытты. — Шул гына житмәгән иде — Я. нигә инде алай сөмсерен коела3 >з балан ич — Юк. анын аркасында гына түгел. Гөлкәй.—диде Латиф.—бетә сен ич, теге хагтаи сон секунд саен, минут саен жанымны ниндидер пычак каезлап тора — Мин дә аның өчен бик борчылган идем Уйладым-уйладым да төкеримсәнә дидем Я эшеннән чыгардылар, ди. я эш хакын әзрәк бирә торган урынга күчерделәр, ди. үлмәбез әле Кеше яши ич. Латиф шаккатып хатынына текәлде — Гажәп! Син мәсьәләнең бөтенләй кирәкмәс ягы белән кызыксынасын. Гөлбикә. Эш дәрәжәдә. я бул.часа акчадамыни3 — Нәрсәдә сон? Ла тиф йөрәгенә төртеп күрсәтте. — Менә монда Әгәр ул теге як кешесе булып чыкса мнн кеч булачакмын3 Я. әйт’ Хәзер Гөлбикә үз чиратында аптырауга калды — Кем дип. ничек инде? Синен бит кендеген ана бәйләнмәгән. — ТТагстгна эитүеҖИҢеЛ. мин оит гомерем оуе аның юлын давай итеп, аның васыятьләрен үтәп яшәдем, һәм ул кинәт мин уйлаган кеше булып чыкмаса? — Мин сине аңламыйм, Латиф. Әллә инде саташа башладыңмы? — диде Гөлбикә. Ул куркынып Латифның йөзенә текәлде. «Кара инде, булса да булыр икән кеше. Кем булса да барыбер түгелмени? Синең атаң кем дә, бабаң кем, хет шайтан үзе булсын. Эш андамыни? Эш бит синең үзеңдә, үзеңдә, күгәрченем». Гөлбикәнең күз карашы, кыяфәте шулай ди иде. Ирен әле бу дәрәжәдә үк аптыраган бер хәлдә күргәне юк иде аның. Хат килгәннән бирле тынычлыгы югалганын, начар йоклавын ул белә. Ләкин сәбәбе үзе белгәннән башкадыр һәм теге хат кына ирен бу дәрәжәдә үк юкка чыгарып ташламас дип уйлый иде хатын. Кара инде бичараны! Бөтенләй коелып төшкән. Латиф, хатынының уйларын бүлдереп, бүген эш арасында бер карт кешене күрүен, тегенең Латиф мәсьәләсе турында белешеп дусларына хат язарга вәгъдә итүен сөйләде Ләкин ул Хәбибрахман киявенең хәзер чит илдә һәм бәлки инде шушы минутта Мюнхенда булу мөмкинлеге турында әйтмәде, курыкты. Хатыны савыт-саба жыя калды. Вакыт шактый соң булганга күрә, Латиф, чишенеп, үз караватына ятты да кулына газета алды. Ә төн уртасында аның янына чистарынып, пакьләнеп, ислемайлар сөртенеп, Марат уянмасын дип шыпырт кына ярым-ялангач Гөлбикә кергәндә, ул шулай йокысызлыктан алҗыган төксе бер кыяфәттә караватында утыра иде әле. XII Альфред әле яна гына Казаннан кайтып кергән иде. Баланы итәгенә алып өстәл янына утырды. Караватта күкрәген савып утырган Луизага ара-тирә караштыргалап үз эшенә кереште. Луизаның күкрәкләренә нидер булган, Шамил сөтне калдырып имә. Луизаның болай да тыгыз күкрәкләре хәзер бөтенләй тулып киткәннәр. Ул бик авыртадыр. Альфред аларның авыртуын үзе кичергәндәй тоярга тырышты, ләкин гомумән авыртканлыгын гына аңлады, кызганып, хатынына тагы бер карап куйды'. «Луизаның хәзер артык көйсезләнүе дә шуннан гына бит. Юкса ул андыймы соң?! Ул бит алтын. Акыллым бит ул минем, Люлю», дип уйланды Альфред. Әле генә тыныч утырган бала Альфредның күзлегеннән эләктерде дә, нәни балаларга хас булганча, чытырдатып тоткан хәлдә күзлекне йолкып та алды. — Улым, улым, харап итәсең бит,— диде Альфред. Әтиле-уллы алар күзлек өчен тартыша башладылар. Күрәсең, күкрәкләре бушап калгач, Луиза тынычлана төшкәндер, ул хәзер яктырып боларны күзәтә иде. Бала күзлекне бирергә теләмичә акырып елый башлагач, аннары Альфред аны тынычландыру өчен күзлеген аңа кидертергә керешкәч, Луиза бөтен өй эчен яңгыратып көлеп җибәрде. Ул бер кулы белән матур ап-ак күкрәген тоткан, икенчесендә сөт саугыч иде. Альфред ана гаҗиз булып карады да: — Идәнгә җибәримме әллә булмаса? — диде. — Әйтә күрмә. Шундый салкын идән. Әнә кара,—диде Луиза, тәрәзәгә төртеп. Чыннан да урамда ябалак-ябалак кар ява, ул бик рәхәтләнеп, иркенләп, озаклап яварга исәпли иде, ахры. Альфред, күзлек белән эш барып чыкмагач, баланы утырткан тезеп сикертәсикертә такмакларга тотынды. — Хәзер эшемне бетерәм, үзем карармын,— диде Луиза,— тик берүк идәнгә төшермә. Беркөннәрне дә, мич авызына кереп, көл ашаган. Әллә ниләр булыр, сизми дә калырсың! л >* vaiu.iM, ии.мры, тик тормас Шамил хәзер өстәлдәге язуларга, китапларга үрелә башлады. Монысы инде бернигә дә ярамаган эш иде! Беркөнне шулап Альфред, кадерле китабын Шамилгә тоттырып, адәм хурлыгына бер калды инде. Шамилнең китап битен йомарлап, ертып алуын сизми дә калдылар. Җитәр! Альфред Шамилгә өстәл А читендә яткан яшелле-кызыллы кабырчык балыгын тоттырды. Ләкин _ аны бала бәреп кенә очырды. Альфред нишләргә дә белмичә, әллә бул- маса берәр иске китапны бирергә инде, дип икеләнә башлаганда, S ниһаять, Луиза, эшен бетереп, аягүрә басты. а. — Ай, минем нәнекәчем. Кил, улым, кил үземә! Малай акыруыннан туктады, әнисенең жылы күкрәгенә башын 5 төртеп, яшьле күзләре белән рәнжү аша әтисенә карап торды. Әйдә, § ачуланмагаең, әллә нишлә. Акырма гына. Альфред күзләре белән генә < елмаеп, башын чайкап торды. < — Ну, үзсүзле дә инде! Кайсыбызга охшап шулай булды мнкәл х бу, Луиза? ' ♦ Луиза яңадан караватына барып утырды да: х — Билгеле, сиңа,—диде. ® — Ә нигә мина? < — Чөнки син кире беткән. °- — Әйттең сүз! Чынлабрак карасаң, син. Люлю, мина караганда < җиде тапкыр кирерәк әле. — Я, менә берәр мисал китер. — Ни пычагыма дип мисал китереп вакытымны уздырыйм. Син аны үзең дә беләсең ич! — Ә менә мин синең кирелегең турында әллә мичаклы мисал китерә алам. — Я. әйтеп бак. — Бәрәңгене үзең ал, калдырып казыйлар дип әйттемме? — Ну. әйттең. — Син, киреләнеп, алмадың бит. — Я. шуннан? — Өченче көн мунча кер, күршеләр мунча яккан, дәштеләр дип әйттемме? — Ну, әйттең. — Син, киреләнеп, бармадың? — Я. я. — Җәзилә апа авырса да. бездә авырсын, хәзер хәле яхшыра төшкән икән, барып алып кайг, дидемме? — Ну, әйттен. Шуннан’ — Син кире беткән, шуңа күрә бармадың. Ә улын үзеңнең копия». Альфред китапларын читкәрәк этеп куйды да хатынына таба ук борылып утырды. — Мин дә сиңа әйтим инде алайса. Мин бәрәңге алмаганмын икән, мунча кермәгәнмен икән. Җәзилә апаны алырга бармаганмын икән, моның бик уважительный сәбәбе бар. Мин сипа да, мина да. безгә дә кирәк эш эшләдем. — Эш инде пычагым, әйтерен бар эш дип! — Алай дияргә хакын юк синен. Ул тарих безнең өчен изге тарих. Син чын мәгънәсендә череп таркалган обыватель. Мещанка снн, белдеңме!? — Ә син коршаеп каткан милләтче. — Юк. мин интернационалист! — Милләтче син, милләтче! — Юк дим, мин интернационалист, интернационалист! — Ха-ха, каян килеп чыккан бу интернационалист? Карагыз моны! Альфред сикереп урыныннан торды. Боларның бәхәсләрен шакка* тып күзәткән Шамил, әтисенен күзлек пыялалары ялтыравына сәерсенеп, кинәт елмая башлады. — Бераз оят кирәк иде,—диде Альфред, үзен кулга алырга тырышып,— синең өчен бер изге әйбер дә юк бу дөньяда! Бу вакытны Луиза мышкылдап елый башлаган иде инде. Анын күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәп төшә, тетрәнүдән, ярсудан уттай янган матур йөзен мул итеп чылаталар иде «Юк, юк.— дип уйланды Альфред, кинәт суынып,—бу сүзләрне Луиза үзе әйтмәде, анын жене әйтте. Ул артык ярсыган, үзен тота алмас хәлдә, бары шуңа күрә генә...». Луиза аның саен елавын көчәйтә бара иде. Ниһаять, ул авызын бәлешәйтеп үксергә үк кереште. — Мондый... рәхимсез... булачагыңны белсәм... яшь гомеремне... сиңа... әрәм итәр идеммени!.. Кансыз, узурпатор ., ы-ы... Әнисенә карап торган Шамил дә, хәтәр бер нәрсә сизенеп, шыңшырга тотынды. Луиза мескен бер кыяфәттә баласын күкрәгенә тагы да ныграк кысты. — Елама, нәнием, елама ап-агым. Бик-бик кызганыч булып киттеләр алар Альфредка. Луиза белән бала берберсенә сыенганнар да күз яшьләрен агызып үксеп елыйлар иде. — Я. житәр инде,—дип куйды Альфред, түзә алмыйча. Барып, хатыны белән улын бердән кочты.—Тынычлан инде, я инде, я. Ләкин Луизаның артык нык хәтере калган һәм ул тиз генә тынычланырдай түгел иде. — Я инде, Люлю,— диде Альфред, ялынып,— без бит болай гына. Икебез дә артык кызып китү аркасында гына. Кирәкми, я инде. Люлю. Ул, хатынын һәм улын тагы да ныграк коча төшеп, Луизаның күзләренә текәлде. Алар шулай озак кына вакыт сүзсез утырдылар. Луизаның күз яшьләре әкренләп кипшенгәндәй булды. Шамил исә, тынып, йокымсырый башлады. — Баланын йокысы килгән, Люлю, яткыр,— диде Альфред, ярарга тырышып. Луиза, һич каршылык күрсәтмичә, борынын тарткалый-тарткалый урыныннан торды да: — Ай. минем нәнием, ай минем чебием,— дип сөйләнә-сөйләңә, сакланып кына Шамилне бишегенә салды. Альфред, ватылмасын дип, күзлеген өстәлгә куйды. Үзе Луизаның кайнар тәнен кочаклап, аның тулы-кызарып янган иреннәреннән үбә башлады. Бераздан ул, таушалмасын дип, пиджәген дә салып ыргытты. Тәмам тынычлангач, Луиза иренең йөзенә туп-туры карап, сорау бирде: — Кайсыбыз безнең кирерәк соң? — Әйдә, мин була бирим,— диде Альфред, барысына да кул селтәп,— тик елама гына. Ул кинәт хатынын утырган жиреннән күтәреп алды. Шулай күтәргән килеш кенә иреннәреннән тагы суырып үпте. — Караватка салыйммы? — диде Хатын ризалыгын белдереп күзләрен бердән йомып алды Ләкин Альфред өлгермәде, кемдер бик каты итеп ишек дөбердәтергә тотынды. — Менә мә,— диде Луиза, мутлык белән тел очын күрсәтеп. Альфред аны тиз генә аягына бастырды, ашыгып күзлеген, пиджәген киде. Бик эшкә чумгандай булып өстәл янына барып утырды. Луиза көзге алдында чәчләрен ашык-пошык төзәткәләл алды, пышылдап — Ярый әле, ишек бикле булган име-е? —дип, күз кысып куеп, өйалдына йөгерде. Өйгә үзе белән суык ияртеп кергән кеше мәктәп директоры Әхмәдиев иде. Дәвамы бар.