Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

О. без нинди матур идек!— Күбәләктәй жинел йөрдек, очып сөю тирәсендә: гашыйк син дә. гашыйк мин дә... Идеалларны таптык гүя,— бар булганыбыз — Поэзия... Ахыр — юллар бергә булмыш. Җиңел генә бармый тормыш үпкәләштек бераз гына, үртәштек тә — аз-маз гына. Җилләр тынса, дулкын шыма, эзе калса, кала азга... Ну болары инде — Проза. Мин дә Кеше: Булды, кайчак ялганладым. Кайчак алдавымны белеп, Кайчак белми мин алдадым. Шулар хәтерегездә калса, кичерегез ялганнарым — Кичергәндәй язганнарым! Күңел — шайтан Бер-береңне көнлисең дә — Комедия! /Хңлашканда — тулы Драма. Характерлар туры килми, Ә жанрлар ерак йөрми — булып куяр Трагедия. Катлаулы ла Әдәбият! Безгә дә бер төрлелек ят: бер-беребездән өйрәнәбез; өйрәтәбез, көйләнәбез, хаталарны әйтеп, чәнчеп. Гаиләне ныгытырга да кирәк икән — шул ук Тәнкыйть. • Г я рә й Рахим Ялгышырмын, мин бит кеше. Тик белегез: нык ышанып, Бирелгәндәй язганыма үзе алдап, үзе ышанган Хужа кебек, ышандым мин үземнең һәр ялганыма, һәм шулай ук... язганыма.Ниләр генә әйтим, вакыт, мин үзгәрдем Рәхмәт сиңа! Курыкмыйча керә алам (яки керми кала алам.) утына һәм дәрьясына Булды вакыт! — һәрбер сүзгә, һәр чәнчүгә — реакция. Булды — янып чыктым! Җырым кисеп басса редакция. Булды — артык бәһа бирдем гайбәтчеләр «иҗаты»на. Буш куыклар «вьставкасына» өч килдем мин атнасына. Көйләндем мин Өстә очкан кошлар белән, я алдаган дуслар белән, я былтыргы кышлар белән жаным күккә ашып очты!— Надан гына тәнкыйть өчен, шуңа бүлгән вакыт өчен, тумаган тай — бәхет өчен, шайтан өчен эчем пошты! Хәзер нинди тынычмын мин Инде күп сөйләдем, күп көйләдем. Хәзер менә мин көйләндем, мин көйләндем — мин өйләндем