Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Балам, бәгырем, диеп Адашмаган кеше юл эзләми, Юл табылмый әле тиз генә... Ялгышларым белән жирдән китсәм, Үз ялгышым калсын үземә. Яман юлда йөр дип, начар бул дип Үстермәгән мине әнкәем.. Байрак итеп йөртәм: «Халык юлы — Ип изге юл»,— диеп әйткәнен... Бу язмышым гел ялгыштан торса, Әнкәм әрнеп искә төшерер... «Балам, бәгырем», диеп каргар да ул, «Балам, бәгырем», диеп кичерер 1995 Уфа юлы Жирседеч дә, ямет Ааә.тач Җиргә иелеп салдым колакл Кайсы яктан килә тавыш. Аяк адымнары ерак... Уфа юлы, иске Уфа юлы... Басып калган бары бер нарат, Ике авыл уртасында калсаң, Бураннарда шуна йөр карап! Колак салып авыл тынлап калган, Чабып үтсә почта атлары. Туктамастан үтсә, жиңел сулап Куйган картлар: «Алла саклады!» Ак патшаның кара хатларын да Китергән ул почта атлары... Авыр яраларны ачкан сыман Ачкан хатны илнен картлары. Юкка гына жырламаган авыл: «Заманалар бигрәк авыр ла». Нәкъ боз сугып киткән иген сыман Калган өйләр яна набурда. Тезелеп киткән, киткән бер-бер артлы Ак билетлар, сары билетлар. Патша мөһередәй кубарылган Билетларда торган өметләр- ...Уфа юлы. иске Уфа юлы. Нарат шаулый сыман шом салып. Чабып үтсә атлар. Каберләрдә Картлар куяр сыман кымшанып. ...Ленин гасырында яши халык, Узган еллар. Калган бер нарат. Халык йөрәгенә карагандай Шул наратка карыйм мең кабат. 1968 Каз канаты ак була Авыл читендәге сары өйдә Яшәде ул мишәр карчыгы . Чишмә суы алып кайта иде Коелганга кадәр таң чыгы. Әкият булса, безгә — балаларга. Аш онтыла . Туса яна көн. Без җыела идек һаман шунда. Ул эндәшә иде: канәтем .. «Канәт әби» диеп йөртә идек. Уйлап карыйм хәзер мен кабат.. Егет булып җитешкәнгә кадәр Ул чыннан да булды бер канат. һәр баланың туган көнен белә, Елаганын кайсы вакытта . Бу кечкенә генә авыл өчен Ул табип та иде. тарих та Чоланына керсән чыгалмассын. Бәйләм-бәйләм монда һәр үлән. Үлән белән ул үлемнән саклар, Сүзе белән — йөрәк әрнүдән. Авылымда авыр хәбәр йөри — Дөнья куйган мишәр карчыгы. Әрни йөрәк, ник дәва юк аңа? Күзләремдә яна тан чыгы. Бер ягына Урал тавын салып Үлчәнерлек кайгым бар минем .. Дөнья куып онытканбыз, ахры, Рәнҗемәдең микән әбием... Толымнары суга чумган, Чыланадыр тал чыбык Юлга чыксам иеләм суга Тал чыбыктай талчыгып! Елгаларым изге шул. Әкияттәге көзге шул. Кояш көйдергән көннәрдә Күнел эзли күләгә. Урманнары юлга чыга Яндым инде дигәндә; Урманнарым ак чатыр, Оялмый кунак чакыр. Ваем бар дип, кайгым бар дип, Ярты юлда туктама! Ваемыма дәва булып Телләремә җыр тама. Халык җыры —юл башым. Халык җыры — юлдашым. 1967 Рәнҗемәдең микән? Каләм елый. Өстәлемдә елый шигырем.. Канат-әби, Җырлар белән ялгап Булса иде кеше гомерен. 1967 Ленин рәсеме Акылны еллар аркылы Бик ачык күрә кеше.. Легендаларга кергәнче Күңелгә керә кеше. Кешеләрдә хисләр чиксез ул, Гомер үзе чикле булса да— Яна җырга илтә һәр урам, Уйландыра һәрбер бусага. ...Кердем ятим карчык өенә Стеналар ап-ак, акшарлы... Түрләмәләр, рамда догалар Искә төшерә сабый чакларны* Хаклык белән тәнгәл килмәсә, йолаларны халык белми дә; Ленин рәсеме тора, Төрелгән Күгәрченнәр чиккән сөлгегә... Халык белә күңел түренә Нинди рәсемнәрне эләсен. Олы җанга’—олы иманга Кануннар да көчсез, күрәсең. 1968 Юлдашым Бу юл кемнеке? Бу җир кемнеке? Юлыннан атлыйм, Җырын кабатлыйм. Кыңгыраулар эзлим Белмәдем дә, Сизенмәдем дә. Нигә иртә төште сон кырау... Урамда да, болыннарда да Тынып калган соңгы кыңгырау. Кыңгыраулар азмы чыңлаган Туйларда, я сабантуйларда; Урамнарда якты ут яна, Утлар яна. Йортлар өр-яңа... Яуга чакырганда санатлар. Урам инләп киткән солдатлар... Кыңгыраулар тагып ураган Шушы урамнарны пар атлар. Кыңгыраулар эзлим мин һаман, Шаулы Казаныма килеп тә... Барып чыгам ерак базарга, Кырык кереп чыгам кибеткә. Кыңгыраулар эзлим мин һаман, Далаларда атлар утлыйлар, Уза туйлар, сандык төбендә Кыңгыраулар гына йоклыйлар. Кыңгыраулар эзлим мин һаман Булса булсын юллар бик урау... Кем күңелендә. Кайсы киңлектә Яңгырадың соңгы кыңгырау. 1967