Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСӘНБӘТ ДРАМАТУРГИЯСЕ

 

Нәкый Исәнбәт —• драма жанрында аеруча зур активлык күрсәткән һәм драматургиябез үсешенә аеруча зур өлеш керткән әдипләребезиен берсе. Үзенен берсеннән берсе гүзәл әсәрләре белән ул халкыбызның тирән мәхәббәтен казанды. Революциянең беренче көннәреннән үк халыкка нык йогынты ясаган иң үтемле тәрбия чараларынын берсе спектакльләр булды. Ул елларда клубларда уздырылган һәр политик чарадан сон. гадәттә, спектакль күрсәтелә иде. Шуна күрә сәхнә әсәрләренә ихтыяж аеруча зур булды. Һәм заман таләпләре белән яшәгән Исәнбәтнен драма жанрына басым ясавы табигый иде. 1919 елда Исәнбәт үзенен «Сират» исемле трагедиясен бирә 1922 елда язган •Һижрәт» исемле комедиясен Башкортстаннын Мәсгут кантонында һәвәскәрләрне жыеп беренче тапкыр автор үзе күрсәтә. 1924 елда яшь язучының бу әсәрен атаклы артист һәм режиссер Вәлиулла Мортазин Уфада башкорт театры сәхнәсендә куя. Спектакльне тамашачы яратып каршылый. Соңыннан «һижрәт» комедиясе Казан ’ Бу — Исәнбәтнен беренче драмасы түгел. Анын беренче сәхнә әсәре «Урнаш» 1912 елда. «Әмирхан хәзрәт» исемле икенче әсәре 1914 елда язылган. Н Хөкүмәт орденнары белән бүләкләнгән бер төркем татар язучылары. 1957 ел. сәхнәсендә дә зур уңыш казана. Шулай итеп, татар халкының Галиәсгар Камал. Мирхәйдәр Фәйзн, Кәрнм Тинчурнн. Шәрнф Камал шикелле өлкән драматурглары сафына яшь драматург Нәкый Исәнбәт килеп кушыла. Шул кадәресен билгеләп үтәргә кирәк, бу елларда татар театр сәнгатенен, «Галиябануәдан башланып, драма белән музыканы берләштергән синкретик дәвере үтеп бара иде. Озакламый синкретик театрдан мөстәкыйль ике театр сәнгате — опера Һәм драма театрлары үсеп чыга. «Сания». «Эшче* опералары языла. Драматургиябез тагын бер баскычка югары күтәрелә, драматурглар алдына жанр сафлыгы мәсьәләсе куела. Нәкый Исәнбәтнең театр сәнгате өлкәсендәге беренче адымнары әнә шул дәвергә туры килә. Бу аның сәхнә әсәрләренең характерына да мәгълүм бер аз сала. Драматургның һәрбер әсәре дип әйтерлек билгеле бер жанр таләпләренә буйсына: я ул саф комедия, я саф драма, яки саф трагедия. Анын әсәрләре арасында соңгы елларда өстенлек алып киткән, тулысынча бер жанрга да керә алмый торган пьесалар юк дәрәжәсендә. Нәкый Исәнбәт әсәрләренең тамашачы каршында зур уңыш казануына сәбәп булган факторларның берсе, бәлки, нәкъ әнә шул жанр сафлыгы белән аңлатыла торгандыр. Нәкый Исәнбәт драма жанрларының һәр төреннән күренекле үрнәкләр бирде. Ул үткен комедияләр, тнрән дулкынландыргыч драмалар, жанны тетрәткеч трагедияләр тудырды. Профессиональ осталыкка ия булу ягыннан без аны татар халкының нң зур драматургларыннан дисәк тә ялгышмабыз. Драматургның беренче әсәрләре заманның көн тәртибендә торган актуаль мәсьәләләргә багышланган. Ул революциянең беренче көннәреннән үк яна тормыш төзү юлында каршылык күрсәткән, революцион барышка комачаулык китергән элементларны үткен сатира уты белән камчылый. Авторның кешелек дөньясы тудырган культура казанышларына кул селтәп, шәрә жирдә «өр-яңа» культура төзәргә хыялланган пролеткультчылардан көлгән «Культур Шәнгәрәй», базар корольләре — нэпманнарны көчле сатира уты белән көйдергән «Пнкуләй Шәрәфи» комедияләре заманында Казан. Уфа, Мәскәү сәхнәләрендә зур уныш белән бардылар. Драматургның күп кенә әсәрләре дингә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган. Авторның бөтен нжаты буенча кызыл жеп булып сузылган бу тема анын «Әмир ГАБДУЛЛА ШAM У КО В ф ИСӘНБӘТ ДРАМАТУРГИЯСЕ хан хәзрәт яки указын ерткан» исемле беренче кочсдпясвННЭИ үк башлана, ву әсор, кулдан кулга таралып, үзешчән драма түгәрәкләре репертуарында ныклы урын ала. Шигырь белән язылган «Сират» исемле трагедиядә яшь авторның дингә каршы ялкынлы протесты зур бер көч белән янгырыи. Анда исламның догматик кануннары кешене нинди зур фажигагә китерүе турында сүз бара. Автор дингә каршы декларатив сүзләр сөйләми. Ул диннең реакцион асылын, геройлары кичергән фажнгапе күрсәтү аша фаш итә. Әсәрне укыганнан сон, егерме яшьлек авторның әдәби яктан шундый жанлы. тулы канлы образлар ижат итүенә гажәиләнәсен. Шул ук циклга кергән «Миркәй белән Айсылу» драмасы да образларының төгәл- леге, сюжетының җыйнаклыгы, вакыйгаларының драматик киеренкелеге белән аерылып тора. ...Вакыйга 1891 елда бара. Сыйнфый төркемнәргә һәм катлауларга бүлгәләнеп беткән татар авылы. Комсызланганнан комсызлана барып авылдашларын тереләй тунар чиккә җиткән авыл байгурасы; муеннан бурычка баткан, йорг-җирен закладка салып, кабалага кереп беткән мужиклар; бөтен мөлкәтеннән язып пролетарлашкан һәм шәһәргә эш эзләргә китүчеләр катламы: байгураларга халыкны таларга фәтва бирүче, бөлгән мужикларны фани дөнья газапларына түзәргә, явыз тәкъдиргә буйсынырга өндәүче динчеләр төркеме... Драматург әнә шулай аерымланып-катлауланып беткән татар авылының җанлы күренешләрен күз алдына бастыра. Әсәрдә һәр социаль катламның типик сурәте, үз образы бар. Образларының төгәллеге һәм тирәнлеге, оста итеп корылган сюжеты, вакыйгаларының киеренкелеге белән әсәр көчле тәэсир калдыра. Ислам дине белән агуланып, яраткан кызын шаштырыр дәрәҗәгә җиткергән Гофрай картның язмышы укучыны тетрәтә, анарда шул фаҗигане тудырган авыл байгурасы Замир Дәүлиенә, дин козгыннары Хисби ишан, Хыялетдин хәзрәт. Мөфлихун суфи, Гыйният хәлфәләргә каршы нәфрәт хисе уята. Бу драма бүгенге совет яшьләре өчен аеруча әһәмиятле. Үткән тормышның шундый караңгы битләрен укыганнан сон. бүгенге тормышның яктылыгын, гүзәллеген тагын да тирәнрәк аңлыйсын. «Миркәй белән Айсылу» драмасы күренекле режиссер Мәһднев тарафыннан 1936 елда Тагар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган иде. 1967 елда янадан куелып, ул бүген дә театрның репертуарында күренекле урын алып тора. Фольклор материалларына нигезләнеп язылган «Хужа Насретдин» комедиясендә дә дингә каршы көрәш идеясе зур урын алып тора. Гаҗәеп бер осталык белән иҗат ителгән бу комедиянең 1939 елдан бнрле сәхнәдән төшкәне юк. «Хуҗа Насретднн»ны уйнаучы артистлар каргая. аларны яшьләр алмаштыра. Әмма комедия картаймый, һаман яшь килеш, тамашачыларга шатлык-дәрт биреп яшәвендә дәвам итә. Нәкый Исәнбәт башлангыч әсәрләренең күпчелеген сатирик алым белән яза. Бу бик табигый. Чөнки ул үз алдына, заман таләбеннән чыгып, искелекне фаш итү бурычын куя. Аның геройлары шул чорның кире якларын гомумиләштереп эшләнгән өр-яңа сатирик образлар. Нәкый Исәнбәтнең көчле сатира угы революциянең жннүле адымына комачаулык итәргә тырышкан, тарих тәгәрмәчен кирегә әйләндерергә маташкан реакцион көчләргә, буржуаз милләтчеләргә каршы юнәлтелә. Контрреволюцион буржуаз милләтчеләрне фаш итү драматургның «Һиҗрәт» һәм «Болак аргы республикасы» исемле комедияләрендә. шулай ук «Мулланур Вахитов» исемле драмасында ачык чагылды. «Болак арты республикасы» комедиясендә драматург контрреволюцион милләтчеләрне аеруча зур көч белән фаш итә. Казанда Совет власге яңа гына урнашып, ныгып кнлтәН бер вакытта милли буржуазия, халыкның күзен гомалау өчен «ислам», «милләт» әләмнәрен күтәреп. «Идел-Урал штаты» исемле дәүләт оештыра һәм ул «Болак арты республикасы» дигән исем астында яши. Драматург милли буржуазиянең, шулай ук милләтче зыялыларның халык интересларыннан ерак булып, гар карьеристлыктан уза алмауларын характерлы детальләр аша күрсәтеп үтә. авантюристлар «республикасының» җимерелеп юкка чыгуын тасвирлый. Комедиянең сәхнәгә куелуы уңае белән язган рецензиясендә («Кызыл Татарстан* газетасы, 1940 ел. 22 февраль саны) шагыйрь Муса Җәлил. Исәнбәт теленең үткерлегенә. типларының жанлылыгына тукталып, әсәрне драматургның уңышы дип бәяли. Нәкын Исәнбәт халкыбызның атаклы кешеләре гурында да күренекле әсәрләр ГАБДУЛЛА ША М У КО> ф ИСӘНБӘТ ДРАМАТУРГИЯСЕ ф ләре тамашачыга зур йогынты ясый. Сәнгать әсәренең кыйммәте әнә шундый көчкә ия булуы белән билгеләнә дә. Исәнбәт тарафыннан язылган характерларны узләштереп, алардан сәхнә образы тудыруга ирешу жиңел эш түгел. Анын драматургнк материалы актер алдында катлаулы бурычлар куя һәм актер шул бурычларны утәп чыгу өчен барган көрәштә, кичерелгән ижат газаплары аша усә. күтәрелә. Анын драматургиясе бик куп артистларыбызга үзләренең сәхнә талантларын җәелдерергә бай материал булып хезмәт итә. Татар сәхнәсендә кыска гына вакыт эчендә күтәрелеп, узенен уены белән Казан тамашачыларын сокландырган Мифтах Әпсәләмов тудырган образлар, нигездә. Исәнбәт әсәрләре җирлегендә барлыкка килде, «һнжрәт» комедиясендәге Гайнетдин хәзрәт күренекле артистка талантының комедияле ягын бөтен тирәнлеге белән күрсәтерлек бай материал булып хезмәт итте. СССР халык артисты Хәлил Әбҗәлиловнын да комедия таланты узенен бөтен кинлеге белән «Хуҗа Насретдин» комедиясендә ачылды. Нәкый Исәнбәтнец драматург буларак осталыгы нәрсәдә сон? Беренчедән, ул тормышта һәркемгә таныш булган нн характерлы нәрсәне эләктереп алып ачык итеп күз алдына китереп бастыра. Анын әсәрләрендә художество ягыннан формалашмаган идеяләр юк. Авюрнын әйтергә теләгән төп фикере әсәрдә күрсәтелгән вакыйгалардан, характерлар бәрелешеннән үсеп чыга. Икенчедән. Исәнбәт янадан-яна психологик үзенчәлекле, ннднвндуальләштерелгән күп кырлы характерлар тудыра белә. Ул иҗаг иткән образлар исемнәрен алыштырып бер әсәрдән икенче әсәргә күчеп йөрмиләр, һәрбер образ үзенчә сөйли, үзенчә хәрәкәт итә. һәм ул бер күргәннән сон онытыла торган төссез-тонык булмыйча, хәтердә озак саклана торган образ булып яши бирә.