Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЭНҖЕЛӘР БӨРТЕКЛӘП ҖЫЕЛА

 Әдипләребез халык әдәбияты үрнәкләренә һәрвакыт тирән ихтирам белән карадылар. Каюм Насыйри мирасының зур өлеше ул үзе жыйган фольклор әсәрләреннән, алар турындагы фәннн тикшеренүләрдән тора. Габдулла Тукай халык жырларын: «Безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһале бер мирастыр...» — дип бәяләде. «...Бездә халык әдәбиятын җыю. тик- шерү-тәртипләү эше тел-әдәбнят мәсьәләләренең бик кирәкле бер тармагы буларак хәзерге көндәге гыйльмн-әдәби эшләребезнең алдынгыларыннан итеп мәйданга куелырга тиешледер»,—дип исәпләде Галимҗан Ибраһимов. Классик язучыларыбыз башлаган бу яхшы традиция бүген дә яши. Гомәр ага Бәширов. Афзал ага Шамов кебек язучылар, үзләренең төп эшләреннән тыш. халык ижаты әсәрләрен жыю һәм дөньяга чыгару белән дә шөгыльләнәләр. Бөек әдипләребезнен күркәм традициясе зур галим һәм язучы Нәкый ага Исәнбәт зшчәнлегендә күп еллар буена һәм аеруча уңышлы дәвам итеп килә. Исәнбәт халык ижатынын бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булуын бик яхшы аңлый. Аның шигырьләрен, драма әсәрләрен бер генә мәртәбә күздән кичерсәк тә, без анда халык рухын, аның якты омтылышларын, чын йөрәктән чыккан тирән хисләрен тоябыз. Халык иҗатының асыл табигате әдип әсәрләрен искиткеч матур, тирән мәгънәле һәм бай эчтәлекле шигърият белән бизи. Әдип ижатын фольклордан аерып карау мөмкин түгел. Халык иҗаты әсәрләрен Исәнбәт бик иртә жыя башлый. Үзенең бу эшен ул хаклы рәвештә бөек Тукай традицияләренең дәвамы дип исәпли: «1911 елда Тукайның «Халык әдәбияты» дигән әсәре басылып чыкты һәм Тукай шәкерте буларак минем дә халык ижаты әсәрләрен жыя башлавым шул еллардан башлана», — дип яза ул. Ярты ■ асыр буена ул мөмкин булган барлык урыннарда халык ижаты әсәрләрен кәгазьгә теркәп бара. «Совет әдәбияты» журналы 1941 ел. 4 сан. Ә Әдипне татар халкының кайсы этник төркемнәре фольклоры күбрәк кызыксындыра соң? Бу сорауга өлешчә генә булса да җавап бирү өчен, халык иҗаты әсәрләрен җыю максаты белән ул узган юлларны күз алдына китерергә кирәк. Ул үзе күрсәткәнчә. 1911—13 елларда туган авылы Малаязда башланган бу эш 20— 30 елларда Уфа белән Казанда һәм шул тирәдәге татар авылларында дәвам итә. Алга таба Исәнбәт йөргән җирләрнең географиясе елдан-ел киңәя бара. 1940 елда ул Себер дә — Бараба. Тара. Ишем- тамак, Тубол якларында булып кайта. Бу эшкә Исәнбәт укучы яшьләрне, укытучыларны һәм студентларны да тарга. Әмма халыкның искиткеч бай шигъри хәзинәсен җыю өчен халык арасында йөрү генә җитми. Чннкн фольклор әсәрләренең барысы да бер үк вакытта халык телендә яшәми. Аларның зур гына өлеше һәм гадәттә җитди әһәмияткә ия булган борынгы әсәрләре онытылып, халык теленнән төшеп калган була. Татар халык иҗатының никадәр бай һәм катлаулы булуын күз алдына китерү өчең. Исәнбәт төрле ә характердагы язма чыганакларны җентекләп тикшерә, татар халкына, анын тарихына, мәдәниятенә нинди дә булса мөнәсәбәте булган чыганакларның бик күп өлешен өйрәнеп чыга. Татар халык иҗаты төшенчәсен Исәнбәт киң мәгънәдә аңлый. Ул Урал, Казан, Себер татарларында, мишәрләрдә, электә керәшен дип аталган татарларда һ. б. этник төркемнәрдә таралган әсәрләрне язып бара. Халык иҗатын җыюның төрле юлларын берләштерү нәтиҗәсендә ул гаять бай, бер кеше гомерендә җыелуын күз алдына китерү^ кыен булган шигъри хәзинә туплый. Аның кул астында катлаулы фольклор фонды барлыкка килә, һәм ул яңа әсәрләр исәбенә байый тора. Халык арасында йөргәндә дә, күп төрле язма чыганакларны өйрәнгәндә дә Исәнбәт аларга фольклорчы күзлегеннән генә карамый, ә бәлки киң эрудицияле галим буларак якын килә. Әдипне халык тарихы, аның хәзерге тормышы, үткәне һәм киләчәге кызыксындыра. Шуңа күрә ул җыйган фольклор материаллары һәм алар турындагы фикерләр җитди фәнни әһәмияткә ия булып торалар. Галим буларак, Исәнбәтнең төп игътибары татар халык иҗатының ниндн мәсьәләләренә. нинди жанрларына юнәлтелгән соң? Бу сорауга бер генә сүз белән: <һәммәсенә дә»,— дип җавап бирергә мөмкин. Беренче мәртәбә Исәнбәт имзасы белән басылып чыккан фольклор әсәрләре нәкъ әнә шуны раслый. Аларның гомуми саны шактый күп: халыкның борынгы ышанулары, йолалары, гореф-гадәтләре белән бәйләнгән әсәрләр, татар мифлары, дастаннар, бәетләр, җырлар, такмак-такмазалар, мәсәлләр. табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр. Бу әсәрләрнең кайберсе газет-журналларда басылган булса, иң зур өлеше татар совет фольклористикасы тарихында әһәмиятле роль уйнаган җыентыклар рәвешендә дөнья күрде. Халык иҗаты энҗеләрен бөртекләп җыю һәм аларның иң матур үрнәкләреннән торган җыентык чыгару бик күп, гадәттә озак елларга сузылган вакыт, тырышлык һәм махсус хәзерлек сорый. Фольклор әсәрләрен җыю әдип алдына җитди лроблемаН Исәнбәт Эш вакытында. ЭНҖЕЛӘР БӨРТЕКЛӘП ҖЫЕЛА лар китереп куя. Әкият, дастан, җыр мәкаЛь-әйтемнәрне фәнни принциплар нигезендә жын» өчен ул фольклор фәненен теоретик проблемаларын хәл итәргә, тнрәнтен өйрәнер:... үз тәжрибәсепә таянып үстерергә тиеш була. Исәнбәт тарафыннан чыгарылган шактый күп санлы җыентыкларны бер-бер артлы тезеп карый башласаң, галимнең үсеш юлын, тора-бара колачы кннәюен фикерләре тирәнәюен, проблематикасы катлаулануын күз алдына китерергә мөмкин. Менә 1928 елда Казанда басылып чыккан «Әйдә җырлыйк. (Революция чорындагы халык җырлары)». Бу фәнни җыентык түгел, ә бәлки 20 еллар рухы белән сугарылган агитацион-публицистик характердагы китап, чор җимеше. Ул татар совет халык иҗаты һәм аны җыю-өйрәнү тарнхынын башлангыч чорын чагылдыра. Яисә менә шул ук елны Уфада дөнья күргән «Сүз табучы сукыр Фәррах әңгәмәләре». Биредә сүз халык арасында еш очрый торган тел осталарының, хикмәт ияләренең берсе турында бара. Болар — Исәнбәт тарафыннан төзелгән беренче фольклор җыентыклары Аларга әдип туплаган әсәрләрнең кечкенә бер өлеше генә кергән. .30 елларның икенче яртысында исә Исәнбәт теоретик һәм практик яктан яхшы әзерләнгән галим булып формалаша Аның тирән эчтәлекле теоретик тикшеренүләр, чын мәгънәсендә фәнни җыентыклар әзерләве һәм чыгара башлавы нәкъ әнә шул 30 елларның икенче яртысына. 40 елларнын башына туры килә. 1941 елда Казанда Исәнбәтнең «Табышмаклар» җыентыгы басылып чыга. Татар халык иҗатының бу үзенчәлекле төрен өйрәнү һәм шактый күп үрнәкләрен бастырып чыгару ягыннан «Табышмаклар» безнең фольклористикада беренче һәм. кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр принципиаль әһәмияткә ия булган бердәнбер фәнни хезмәт. Кайчандыр халык йолалары белән бәйләнгән һәм магиячелек функциясенә ня булган табышмаклар безнең заманда балалар фольклорының бер төренә әверелү чорын кичерә. Халык иҗатының шул ук өлкәсенә караган һәм балачактан ук Жыела башлаган фольклор әсәрләренең икенче бер өлешен Исәнбәт шул ук 1941 елда чыккан «Татар халкының балалар фольклоры» дигән китабына туплый. «Табышмаклар» кебек үк, «Балалар фольклоры» да — татар халык иҗатының моңа кадәр ныклап җыелмаган һәм рәтләп өйрәнелмәгән өлешенә багышланган җитди фәнни җыентык. Татар совет фольклориынкасы тарихында балалар фольклорының төп төрләрен өченә алган бадрка җыентык күренгәне юк дияр идек... тик 1967 елда «Нәниләр шатлана» китабы басылып чыкты Аны да Исәнбәт әзерләгән. Гомумән, татар халык иҗатының бу үзенчәлекле төрен күо еллар буена нәтиҗәле рәвештә өйрәнеп килүче бердәнбер кешебез — Нәкый ага Исәкбэг. Беренче җитди фәнни җыентыкларын әзерләгәннән соң Исәнбәтнең фольклористик ашчәнлеге тагы да киңрәк колач белән дәвам итә. Әледән-әле галимнең татар халык өпосы. фольклорның афористик жанрлары турында яна хезмәтләре чыгып тора. Ә инде 1959, 1963. 1967 елларда басылып чыккан «Татар халык мәкальләре»н— әдипнең күп еллар буена дәвам игеп килгән фольклористик эшчәнлегенең бүгенге көндә иң югары ноктасы дип бәяләсәк, шаять ялгышмабыз. Искиткеч күп вакыт, тырышлык һәм түземлек таләп иткән бу эш турында ул үзе дә: «Минем тормышымда бу мәкальләрне төзү кадәр вакытымны алган вак һәм озак мәшәкатьле башка эш булмады».— дип яза. Унынчы елларда башланып, соңгы елларга кадәр дәвам иткән эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак басылып чыккан һәм 40 меңгә якын әсәрне эченә алгаи «Татар халык мәкальләре»нә гомуми бәя бирү өчен тагар фольклор фәне тарихын күздән кичерү җитә кебек. Әлегә кадәр татар халык иҗатының бер генә жанры да мондый бәхеткә ирешкәне юк иде. Үзенең тулылыгы, киңлеге, хезмәтнең беренче томына кергән фәнни тикшеренүе, авторның аерым әсәрләргә биргән ышандырырлык аңлатмалары белән бу җыентык — татар, киңрәк алганда, гомумән төрки халыклар фольклористикасында беренче хезмәт. Ул халык иҗатын өйрәнү фәненә күп яңалыклар кертә. Бу томнар нигезендә мәкальләрнең (өстәп әйтик, мәсәл һәм мәзәкләрнең дә!) тарихын, бик күп үзенчәлекләрен генә түгел (мәкальләр Исәнбәт тарафыннан төрле яклан өйрәнелгән инде!), ә бәлки татар халкының иҗтимагый, этик һәм эстетик карашларын, борынгы ышануларын, аерым гореф-гадәтләрен, милли йолаларын өйрәнергә мөмкин. Җыентык татар фольклорчылары алдына житди яна проблемалар китереп куя. халык иҗатын җыю, фәнни өйрәнү һәм бастырып чыгару принциплары; «Татар халык мәкальләре» турында Мәскәү һәм Казан матбугатында махсус мәкаләләр басылып чыкты Язучылар, тарихчылар, телчеләр һәм фольклорчылар мәкаль томнарын тарихка керерлек фундаменталь хезмәт дип бәяләделәр. Хезмәт киң катлау укучылар, иҗади һәм фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан зур канәгатьләнү беләк каршыланды. 1968 елда ул бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемендәге премия гә лаеклы днп табылды. Мәкаль томнары татар фольклористикасы тарихында яна этап — аерым жанрларның теориясен һәм тарихын җентекләп, һәрьяклап тикшерү һәм бер жанрга караган әсәрләрне мөмкин кадәр тулы итеп бастырып чыгару чоры башлануын курсәткән хезмәтләрнең классик үрнәге. Шулай итеп, татар халык иҗатының Исәнбәт тарафыннан күп еллар буена махсус җыелган һәм өйрәнелгән мәсьәләләре рәтенә татар халык эпосы, балалар фольклоры, табышмаклар һәм мәкальләр проблемаларын кертергә кирәк. Әмма Исәнбәт хезмәтләрендәге фәнни фикерләр, күзәтүләр, күтәрелгән яки өйрәнелгән мәсьәләләр бу проблемалар, халык иҗатының бу жанрлары белән генә чикләнми. Әйтик, бәетләр турында анын беркайчан да махсус тикшеренү язганы юк. Шулай да аныц хезмәтләреннән һәм әсәрләреннән бәетләрнең Болгар чорында ук барлыкка килүе. XVIII—XIX һәм XX йөздә яшәү шартлары, алариын милли үзенчәлекләре, бүгенге язмышы турында гаять әһәмиятле фикерләр табар! а мөмкин. Исәнбәт хезмәтләре фольклор фәненең гомум теоретик мәсьәләләрен күтәрә, аерым жанрларны өйрәнүдә кулланылырга тиешле принципларны билгели Шундыйларның берсен генә күрсәтеп үтик. Галим фикеренчә, аерым жанрларнын тарихын халык тарихы белән тыгыз бәйләнештә тикшерергә кирәк. Һәм ул үзе шулай эшли дә. Табышмак һәм мәкальләрнең барлыкка килү чорын өйрәнгәндә, ул борынгы ыручылык җәмгыятенең тормыш шартларына, сәнгатьнең синкретик төре булган фольклор әсәрләрен иҗат итүдә коллективның һәм шәхеснен роле мәсьәләләренә шактый киң туктала Халык иҗатының асыл табигате исә аның коллектив иҗат җимеше булуында. Исәнбәт фикеренчә, халык иҗатының авторы мәгълүм булмаса да, башта ул кем булса да берәү тарафыннан иҗат ителә. Шуннан сон бу иҗади эш гасырлар буена дәвам итә. Халыкның эстетик таләпләренә җавап бирә торган әсәрләр халык телендә йөз еллар буе яши, вакыт үткән саен аны күп кешеләр тәҗрибәсе баета, матурайта. Халык телендә Йөреп, искиткеч камилләшкән әкиятләр, җырлар, бәетләр безне бүген дә дулкынландыралар, онытылмас эстетик ләззәт бирәләр. • «К У» ЛА 12 аерым жанрларның тарихын, теориясен, милли үзенчәлекләрен өйрәнү фольклор эстетикасы, төрки халыклар фольклоры арасындагы бәйләнешләр. Хәер, ярты гасырдан артык дәвам итеп килгән фәнни эшчәнлекнең тарихи әһәмиятен кыска бу язмада |ына ачыклап булмас. Киләчәктә «Исәнбәт һәм татар халык иҗаты» дигән гаять әһәмиятле һәм мавыктыргыч проблема буенча махсус хезмәтләр язылыр дип ышанырга кирәк. Биредә исә йомгаклап шуны әйтик: татар халык иҗатын чын мәгънәсендә фәнни принциплар нигезендә җыючы һәм өйрәнүче Нәкый ага Исәнбәт фольклор фәненең катлаулы проблемаларын тнрәнтен һәм төрле яклап өйрәнде. Үзенең нәтиҗәле хезмәтен ул әле бүген дә дәвам итә. Татар филологиясе тарихында аның фәнни эшчәнлеге гаять зур роль уйнады һәм киләчәктә дә уйнар. Чыннан да, Исәнбәтнең искиткеч бай һәм нҗади фикергә киң юл ача торган җыентыклары нигезендә язылган хезмәтләр бер-бер артлы басылып тора. Бу очракта Н Юзн- евпың «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» («Казан утлары» журналы. 1965 ел. 9 сан), профессор X. Госманның «Халыкның үзеннән» («Казан утлары». 1967 ел. 11 сан) дигән теоретик мәкаләләрен күрсәтеп үтик. Алардагы тикшерү өчен алынган конкрег материал чыганаклары арасында Исәнбәт томнары төп урынны алып тора. Исәнбәт җыентыклары гаять бай чыганак булганга күрә, аларга нигезләнгән махсус тикшеренүләр әледән-әле языла торыр. Балалар фольклоры, табышмак һәм мәкаль томнары татар халкының тарихын, телен, этнографиясен, бигрәк тә халык иҗатын өйрәнүдә киләчәктә дә зур роль уйнар. Менә шуңа күрә Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә гаять зур уңышларга ирешкән татар филологиясенең үткәнен. бүгенгесен һәм киләчәген Нәкый ага Исәнбәт исеменнән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.