Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЕНДӘ НИЛӘР БАР?

Равил Фәйзуллинның яңа китабы чыккан икән. Гади генә — сурәтсез, чәчәксез, төссез Карага ак белән язган тышлык — «Мәрмәр » Фәйзуллинның шигырьләренә бәя бирүе кыен. Болар «яхшы» дип әйтер идең — нәрсәсе белән яхшы, шуны исбат итәргә тиешсең, «Начар» дип әйтер идең, начар шигырьне газетжурнал битләрендә теләгәнчә күреп горабыз, «Тозсызны күзсез дә бөлә» дигәндәй, начарны гына таныйбыз. Фәйзул- лиида алдыйлар юк кебек. Әйткәнебезчә. Фәйзуллин шигырьләренә бәя бирү җиңел эш түгел. Хәер, мин укучы буларак кына язам. Алай теләгән сүзләреңне әйтүе җиңелрәк була, үзеңне иркенрәк тотасың. Мин — укучы. Фәйзуллин шигырьләрен хәреф таныган, азмы-күпме китап караштырып барган барлык кеше дә аңлыймы? Мәсәлән: Ах, тау юклыклар! Кыя юклыклар! Үзән, калкулыклар Күз текәмә кая... Бөркетләр түмгәктә Канатларын кага.. Тырнаклары чумган... Ә күзләре яна! Менә мондый эчке мәгънәле шигырь- лор бу китапта теләсәң никадәр. Әдәбият белән яхшы ук таныш булмаган кеше, ай- һай, моны аңлармы икән?.. Бөтен көше дә аңлый торган булмагач, шагыйрьмени ул?.. Себер, Урал татарлары арасында йөргәндә күзәткәнем бар. Җырчы сәхнәгә чыга да «Китмә, сандугач»ны Җырлый, «Раушанияимне җырлый. Зал 6о- лай әйбәт кенә кабул итә, игътибар белән тыңлый. Менә бөр заман берәү чыга да «Ай, Сафа, вай, Сафа»ны җырлый. Зал ду күтәреп кул чаба, аяк тибәләр, сызгыралар. Кыскасы, җырчыны кабат сәхнәгә чакыралар. «Китмә, сандугач» та, «Раушания» дә икенче планда күмелеп кала... Шагыйрь «элементар укучының» дәрәҗәсенә яраклашып язарга тиешме, әллә сан ягыннан алай ук массовый булмаган, әдәбиятны таный торган укучылар ечен язарга тиешме? Бу — принципиаль мәсьәлә. Шагыйрь нәкъ «элементар укучы» уйлаганча уйларга, аныңча сөйләшергә, ул аңлаганча гына язарга тиешме, әллә аңардан югарырак торырга, аны уйландырырга, ул белмәгән мәсьәләләрне, шигъри образлар аша яктыртып, аның каршына китереп бастырырга тиешмә? Бу — заманында Галимҗан ИбраЬимов күтәргән мәсьәлә. «Шалт» итеп рифма-сугып, «ялт» итеп эчтәлек биргән шагыйрьне аңлааы, әлбәттә. кыен түгел Ә менә мәгънәсе эчкәрерәк яшерелгән булса? Әнә бит Дәрдмәид- нең «Кораб»ы нинди язмышка очрады... 1908 елдан бирле — Г. Ибраһимовтан башлап Г. Сәгъдигә кадәр. Г. Нигъмәтидән башлап М. Гайнуллин. Г. Халит, И. Нурул- линга кадәр—бу шигырь турында ничәмә- ничә төрле фикер әйтмәделәр? Инде соңгы елларда «Кораб» тулысы белән реабилита- цияләнгән дип йөри идек, әле күптән түгел генә, культура мәсьәләләренә багышланган гыйльми конференциядә галимнәрдән берәү «Кораб»ка тагын һөҗүм итеп карады. Ә «Кораб» төн вә кендез һаман йезә бирә... Инде Равил Фәйзуллин шигырьләрәнә килик. Бу китаптагы күзгә ташланган иң беренче сыйфат — шагыйрьнең җәмгыятьтә тоткан урыны, кешелек алдындагы катлаулы, җәнаплы бурычы турында уйланулар. Китап бу фикерне кычкырып тормый, ләкин. минем аңлавымча, бу җыеитык нәкъ өнә шул мәсьәләне үзәккә куйган (шигырь китабы өчен «җыентык» никадәр ямьсез сүз. «Сборник» мәгънәсен бирә торган берәр сүз ясыйкмы әллә?). Шагыйрь зөгазь укымый, үгет-нәсихәтчелек белән шөгыльләнми. Ул куәтле сүз белән шагыйрьнең һәм аның замандаш буынының кешелек җәмгыятендәге урынын раслый Заман аның буыны алдына олы эшләр куйган. Шагыйрь әиә шунда нишләр? Замандашлар нишләр? Шагыйрьне шул борчый. Шагыйрь өчен байрак — гаделлеккә турылыклы булу. Гаделлек — кешелек җәмгыятөнаң киләчәге — коммунизм. Әнә шул юлда көрәштә: Шәхесен ватмаган, хвклыкны сатмаган, вөҗданмы саклаган,— кешеләр генә җиңеп чыга, ди ул. Р Шагыйрь үз әсәрләренең буеннан-буе- на турылыкка гимн җырлый. Турылык, саф күңеллелек — безнең җәмгыять кешеләренең төп сыйфаты. Яз гына Рухыңнан, Син — беттең! Туган ил, безнең җәмгыять турында язганда шагыйрь шапырынулардан, фанфара бәрүләрдән ерак тора. Ватан икән, димәк, шатлыгы, яме, матурлыгы янында аның кай- гыхәсрәте, кырыс хакыйкате дә бар. Җәмгыять икән, димәк, әле монда барысы да ал да гөл түгел. Әле анда шагыйрьне борчый торган күренешләр бар. Фәйзуллин- ның Туган иле дә без гел ишетеп өйрәнгән чишмәле, болынлы, урманлы, сандугачлы гөлбакча түгел. Ул — рәхәтен дә, михнәтен дә күргән җир. Гел рәхәт кенә күргән җирнең кадере буламыни аның! Әнә шуңа күрә Фәйзуллинда ул бөтенләй халыкча (шагыйрьләрчә генә түгел) сыйфатлары белән алга килеп баса. Бу китапка шагыйрьнең солдат лирикасы кертелгән. Монда да шул ук хәл: кулына автомат алып горур рәвештә ракета янында басып торучы солдат урынына Файзуллин тоткан да тере кешене биргән. Карасак — солдат дигәнебез барлык уй-кичерешләре, шатлыгы, кайгы-хәсрәтө белән яши торган бер адәм баласы икән. Бу адәм баласын Иле. Анасы, Яры сакчы итеп куйганнар. Аның алар алдында бурычы зур. Ләкин ул бурычны, ихтимал, «пилотка белән генә бәреп ташлап» үтәп булмый торгандыр. Солдат булу шагыйрьдән бик күп авырлыклар кичерүне таләп итә. Дөрес, бүгенге солдатның баш очыннан пуля выжылдап узмый. Янында снаряд та шартламый. Ләкин син — солдат. Солдат тормышы рәхәт дисәләр, ышанмагыз. Бик кырыс тормыш ул. Әмма: Кеше сабыр. Түзә, күнә. Ияләнә күз дә, тел дә. Солдат тормышы авыр, чөнки: Ут яна табаннар. балтырлар — таш.„ Итекләрне салгач, пар чыга. Пилотканы кыскач — тамчылар. Шагыйрьнең солдат җырлары әнә шулай туганнар. Ярты минут буш арасы булдымы, солдатның уена сөйгәне килеп керә. Ул аны кырыс казарманың тимер караватына авып йокыга ятканда да уйлый, аның белән бергә постта да тора, аның белән бергә бәрәңге дә әрчи. Ул — солдатның газизе, аңа беркемнең дә тияргә хакы юк. Солдат үзе хезмәттә вакытта аның сөйгәненә кул салу — дөньяда иң зур хыянәт. Иң зур мәкер. Мин, сөйгән кызының икенче берәүгә кияүгә чыгарга җыенуын ишеткәч, постны ташлап өенә качып кайтып киткән яшь бер матросны беләм. Аңа хәрби трибунал суд ясады. Җылап шешенеп беткән теге кызый судта чыгыш ясады, гаепне үз естенә алды, егеткә миһербанлы булуларын сорап ялынды... Мин «хатының хыянәт итте» дип, язылган хәбәр алгач бер төн эчендә акылдан шашкан офицерны беләм, без аңа күчтәнәчләр алып больницага күрешергә йөри идек. Фәйзуллинның солдат лирикасын укыйм да шулар искә төшә. Ярлар күчәр, дулкын бәрсә. Тик... торсыннар безнекеләр! Тимәгез җанкайларга! Ут естенә ут өрмәгез! Болай да ялкында без. Тимәгез җанкайларга! Исән булып бер кайтырбыз, Ничек тә бер юатырбыз... Тимәгез җанкайларга! Пейзаж — һәр шагыйрьнең юлдашы. Фәйзуллинда да бу шулай. Тик ул аны язмый. сурәтләми. Ул аңа дәшә, аны кузгата, аның турында хөкем чыгара, яки син җавап таба алмаслык фәлсәфәгә алып керә. Шагыйрьнең күңеле һәрвакыт дулкынланып тора. Аның «монашкадай чем-кара» җәйге төнен чишендереп аҗаганнар уйный. Аның диңгез буена килгән кешесе дә диңгезнең мәһабәтлегенә соклану өчен түгел, ә «дулкынның ак ярасына» карар өчен килгән. — Кешенең ии эше дә. күбекнең кешедә ни эше! — Ярама иш яра күргәч, нишлим мин — кеше! Сандугачлы алсу таңнар бик күп шагыйрьләрнең күңелен җилкетте. Фәйзуллинның күңелен аҗаганлы җәйге төннәр җилкетә. Аның лирикасында аҗаган — кеше язмышы, ил язмышы. Табигатьнең бу серле күренеше шагыйрьнең әсәрләрендә еш телгә алына. Аҗаган безгә нәрсәдер сөйли, нәрсәгәдер чакыра, нәрсәнедер кисәтә. Аны тик аңлый гына бел... Соңгы елларда яшьләрнең иҗатында ана образы бик активлашып китте. Әниләрне калдырып без шәһәргә укырга киттек, укып бетергәч, алар янына кайтмадык. Тегеләй иттек, болай иттек, шигырь, мәкалә, комедия. роман яза башладык, яхшы фатирлар алгач, аналарны үзебез белән торырга шәһәргә чакырдык, нигезләрен ташлап алар килмәделәр... Сугыш елларының бөтен авырлыгын үэ җилкәсендә татып, түкми- чәчми, сыкранмыйча гына безне үстереп, безне кеше иткән аналарга карата хәзер безнең күңелләребез нечкәрде, аларга багышлап җырлар чыгардык, хикәяләр, повестьлар яздык. Аналар нигезләрендә калдылар. без исә күчтәнәч алып елына бер алар янына кайта торган булдык. Ел узган саен аналар бөкерәя төштеләр, ел узган саен безнең чәчләргә дә ак бергекләр өстәлә барды. Без дә үсеп җиттек. Табигатьтә, тормышта әллә ни үзгәреш юк кебек — кыр казлары да элеккечә түбәбездән үт», сабантуйлар да элеккечә тау башында була- Тик... Менә без дә үсеп җиттек, әни! Син әллә ни үзгәрмәгәнсең Элеккедәй мөлаемсың. Күзләр гел шул. Яшьләр генә менә... Бар да әйбәт, әни. Моңсу гына менә... Бала һәм ана мөнәсәбәтен Равил Фәйзулпин өр-яңа бизәкләр белән безнең алга бастырган да куйган! Беркемне кабатламаган, нәкъ менә үз тавышы белән, үз фәлсәфәсе белән әйткән. Күңелеңнең иң нечкә кылларына күбәләк канаты белән генә кагылган да узган... Китапта тагын ниләр бар? Картлык, гомер узу, тол хатыннар язмышы. кеше язмышы... Чегән карчыгы... Я шул булдымы инде поэзиягә кертерлек образ? Йорты-җире, туган җире юк, кешегә фал ачып, алдалап гомер итә. Шагыйрьгә дә ул фал ача. Бәхет сырын таба, ак юл ача, сөйгән ярын Күрсәтә. Болай гына булганда шигырь сине дулкынландырмас иде. Ләкин шагыйрь багучы карчыкка кулын сузып торган обыватель түгел. Ул үзе — философ — бу карчыкның маңгаенда адәм баласының авыр язмышын күрә. Аның фаҗигасенә шагыйрьнең җаны тетри. Ә мин аның яргаланган маңгаена карап тордым. Бәхетсезлек сызыклары, азаплы юл сызыклары, ялгызлык сызыклары... Фәйэуллин дөньяны яшьләр күзлегеннән чыгып кына түгел, гомере узган өлкәннәр күзлегеннән чыгып та күрә белә. Аның шигырьләрендә, гадәттә, вакыйга юк. Анда Дәрдмәндчә фәлсәфә бар. Аның дөньядан китеп баручы картлары «ил хакын аклауны» яшьләргә мирас итеп калдыралар. Алар пессимистик җылау белән деньядан китәргә җыенмыйлар, шулай ук тынычлык белән дә түгел. Ә бүгенге яшь- лвр өчен борчу хисләре кичерәләр. Алар гомер узганына шашынып, күңелләре кузгалып, эшләгән эшләренә йомгак ясыйлар, яшьләргә дәшәләр. Әй сулар, ярсу-ярсу! Эчләрдә ялкын, ялкын... Беэ китәбез, кала өмет, акларсызмы ип халкын!. Шәфәкъләр алсу-алсу. Деньялар ямансу. Яшьләр кала. Картларның васыятен йөк- лвп яшьләр кала. Ләкин гомер — объектив күренеш. Ул бөтен кешедән дә уза. Шагыйрь моны нәкъ Дәрдмәнд поэзиясендәге- чо нечкәлек белән кисәтә. Бүгенге көн нинди матур! «Кемнәр бар да, кемнәр юк!» Моны бүген мин пышылдыйм. Иртәгә кем! -.Кемнәр бар да кемнәр юк... Дәрдмәнд дигәннән, поэзиябездәге бу өлкән остазның аһәңе Фәйзулпинның күп кенә шигырьләрендә яңгырап-яңгырап китә. Бу, әлбәттә, Дәрдмәндне кабатлау түгел. Бу — традиция. Фәйзуллинда ул традиция поэтик бизәкләр, фикер йерту алымнары белән генә түгел, иҗек, сүз тезелеше ягыннан да дәвам иттерелә. Дәрдмәндтә «бу», «ул» алмашлыклары еш кына бик матур бер поэтик функция үтиләр. Башка шагыйрьләрдә моны очратуы кыен. Бу ул матур, бу ул күркәм, Бу ул. Бу ул — хуш исле яз! Бу ул — хуш исле таң җиле». (Дәрдмәнд. Бу ул матур-.) Исәнме, улым! Син гел мин дә. Мин дә түгел. Бу күзкашлар — ул син. Бу аяк-кул — ул син. (Р. Фәйэуллин. Алмазга) Яшь шагыйрьнең ил язмышы турындагы шигырьләрендә дә без Дәрдмәнд поэзиясендә урын алган фәлсәфи тирәнлекне күрәбез: Ни яу булса да илгәдер, афәте тигез иңгәдер. Р Фәйзулпинның моннан берничә ел элек шау-шу куптарган «өчьюллыкплары да бик матур икән бит! Юкка курыкканбыз! Азмыни өлкән язучыларда, классик шагыйрьләрдә поэмаларга, шигырьләргә кертелми калган аерым-аерым шигъри асылташлар! Кечкенә, сүзе аз. өч кенә юл, ә никадәр картина! Никадәр фәлсәфә... Таз эчендә орчык малай Пар эчендә ата елмаюы: «Арка ышкырга кеше бар!» Моңа бүтән бер сүз дә кирәкми! Моны сузасы юк. Бу — Еникичә әйтсәк, «әйттем— бетте». Яки көзге яңгыр турындагы өчьюллыкны алып карыйк. Торналар киткән вакыт. Көн болытлы, вак яңгыр сибәли. Көзге яңгыр. Бик ямансу вакыт — күңел үзенә урын талмый, сагыш баса. Озын итеп сөйләсән менә шул. Фәйзуллинча менә болай, тугыз сүз белән генә: Торналар китеп бара. Кош канатлары орынгач, болытларның күңеле тулды. Болытларның гынамы? Әллә кешенеке дәме? Монысын инде үзеңчә кабул ит. Шуның өчен ул — шигырь. Ул торле кешенең күңеленә төрлечә тәэсир итә. Ирексездән бер күренекле рус әдибенең түбәндәге фикерләре искә төшә: «Өсте ачык рояль торган бүлмәгә кеоегез дә. кулыгызны кулга бәреп карагыз. Тирбәнү ешлыгы сезнең кул хәрәкәтләрегездән чыккан тавышның тирбәнү ешлыгы белән бер булган кыл сезгә тавыш белән җавеп бирер». |7| Файзуллин шигырьләре, чыннан да, шуТалантлы шагыйрь булу, минемчә, бик авыр эштер, Халык кайгысын, ил кайгысын кайгырткан шагыйрьнең көне дә. төне дә мәшәкатьледер. Шулай булмаса, югыйсә, Равил Фәйзуллин гел шатланып кына яшәр иде. Менә болай борчылмас иде: Башны салларга салып Китәсе иде агып... Бер күңел булыр иде! Шатлыгым ургыр иде, я сыкрап сулгыр идем. ...Шигырь язучы — куп. Чын шигырь — сирәк. Шигырь тарихның узе кебек өлкән. Шагыйрьлек дәрәҗәсенә антик заманнарда ук патшалар, императорлар көнләшеп, кызыгып караганнар. Хәтта шигырь язып шөгыльләнүче тираннар да булган. Патшалар, ханнар сарайларда шагыйрьләр тотканнар. Алтынкөмеш сарайлар гына, яулап алган илләр генә җитмәгән — шигырь дә кирәк булган ...Сиракузы тираны Диониоий (безнең эрага кадәр IV гасыр) шигырь язгалый икән. Олимпия уеннарына ул да үзенең шигырьләре белән катнашырга булган. Олимпиадага ул иң яхшы декламаторлар җибәргән. Ләкин начар шигырьләр укыган өчен ачуы килгән халык (ә борынгы греклар начар шигырьдән яхшыны аера белгәннәр.1 ) аларның чатырларын җимереп ташлаган. Декламаторлар Сицилиягә кайтып киткәннәр һәм юлда штормга очрап апар- ның кораблары ватылган. Моны ишеткән греклар фаҗиганең сәбәбен начар шигырьләр белән халыкны мәсхәрәләгән өчен, дип аңлатканнар. Ә Рим императорларыннан берсе начар шигырь язучы шагыйрьләргә. укучыны мәшәкатьләмәсеннәр ечен, алдан ук гонорар түләп куярга кушкан. Александр Македонский исә походларда йөргәндә һәрвакытта да кыйммәтле сандык эчендә Гомернең поэмаларын йөрткән. Хәер, Тукай шигырьләре Бөек Ватан сугышы елларында солдат капчыгында Берлингача барып җитмәдемени! Равил Фәйзуллинның кечкенә генә бу җыентыгын дулкынланып укыйсың. Шөкер, начар шигырьләр кермәгән. Әлбәттә, барысы да бертигез дәрәҗәдә түгел. Мәхәббәт фәлсәфәсендә ул үзен әле көчсезрәк сизә. Ниндидер яңа сүзләр ясарга омтылуы да күзгә ташлана, калькалар да очрый. Ләкин Фәйзуллин — талантлы шагыйрь. «Талант— я бар, я юк.— ди Рәсүл Гамзатов,— Аны берәү дә бирә һәм берәү дә тартып ала да алмый». «Мәрмәр» дигән шигырьләр китабын укып чыккач моның шуляй икәнлегенә ышанасың. Р. Фәйзуллинның поэзиядә берәүне дә кабатламый торган үз юлы бар. Кыен, җаваплы, ләкин мактаулы юл—