Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИҢ КОЛАЧЛЫ ИҖАТЧЫ

Фоат Халитов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 1937 елдан башлап эшли. Эшләвенең беренче елларында ук аны күреп алалар, аңа өмет баглыйлар. Чөнки ул олы сәхнәгә инде канат чыгарып килгән яшь көчләрнең берсе була. Әле Вахитов исемендәге Жиркомбинатта эшче яшьләрнең үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашып йөргәндә һәм Казан эшче театрында артист булып эшләве дәверендә үк Фоат җаваплы гына сәхнә образларын ярыйсы ук камил башкарып чыга. Мәсәлән, А. Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр» әсәрендә Григорий Незнамов ролен башкарган яшь артист Фоат Халитов турында 1936 елда «Кызыл Татарстан» газетасы болай дип язды: «...Буржуа мохитында ялгыз калып, шул ук буржуа тарафыннан кимсетелүче, җәберләнүче артист тибын бөтен тулылыгы белән бирә алды. Незнамовның ялгызлык трагедиясе көчле бирелде». Профессиональ сәхнә иҗатының беренче адымнарында ук уйламыйча сүз әйтү түгел, тогәл мәгънә салмыйча хәтта кул хәрәкәте ясарга да мөмкинлек бирми торган | >(итди образлар белән очрашу зур театр мәктәбе үтмәгән яшь артистта әдип сүзенә игътибарлы, җаваплы мөнәсәбәт тәрбияли, персонаж фикеренә тормыштан килергә, Фоат аганың үзенчә әйтсәк, тормышны укырга өйрәтә. Тормышны уку. Беренче карашка гади генә яңгыраган бу тәгъбир артист өчен гаять дәрәҗәдә әһәмиятле һәм тирән мәгънә белдерә. Сәхнәгә чыккан саең яңадан- яңа кеше характерларын тудыру өчен, артист тормышны, кешеләрне күзәтә белергә, яңа буяулар, яңа төсмерләр таба торырга тиеш. Башкарган образың шул ук вакытта ишандырырлык гади дә, табигый халәтендә дә булсын. Менә шушы сыйфат артист Фоат Халитов иҗатында туктаусыз рәвештә үсә, камилләшә барды. Ул башкарган рольләрнең йөреш-торыш, килеш-килбәтендәге, уй-сүзендәге һәм интонацияләрендәге табигыйлек Фоат Халитовның артистлык осталыгыннан, тәҗрибәсеннән генә түгел, бәлки аның, кеше буларак, характерыннан да килә. Билгеле булганча, артист үз герое кичерешләренең, холкы-фигыленең тиңдәшен тормыштан эзли. Фоат ага Халитовның кече күңелле, танышлыкта талымсыз, сөйләшү-киңәшүдә эчкерсез. гади табигатьле булуы исә моңа бик нык ярдәм итә, күрәсең. Аның характерындагы бу сыйфат гомер-гомергэ тормыш белән тату булып, кулыннан килгәнне һаман пешеләргә биреп яшәргә тырышуыннан да килгәндер. Шушы уңай белән язучы Фатих Хоснинең 1941 елда «Кызыл Татарстан» газетасында басылган бер фикеренә морәҗтJ0. «К У.» № И. 145 Ф гать итик: «Халит белән Мамай, ике җиңел егет, ике дус егет, кайчандыр бөтен эстрадаларны тутырып, республика буйлап шаулап йөриләр иде. Эшчеләр клубында, кызыл почмакларда, колхоз станнарында, ашханәләрдә, кыскасы, сөйләргә, җырларга, такмак әйтергә мөмкин булган бөтен җирдә бу егетне очратып була торган иде, Алдр урын, публика талымлап торуны белмәделәр, алар бернәрсәдән дә тартынмыйча, халыкка матур сүз, сәнгать азыгы ташып йөрделәр. Менә шул ике егетнең берсе Фоат Халитов хәзер. Татар дәүләт академия театрының артисты буларак, гаҗәп зур энергия белән үсеп килә. Яшьлек энтузиазмы белән давыллана белү, шигъри җиңеллек һәм тормыш дөреслегенә таба омтылу менә бу сыйфатлар — яшь артист Хаантовны башкалардан аерып торалар»,— ди ул. Моннан 30 еллар чамасы элек язылган бу сүзләргә өстәп, Фоат Хдлитоеның артистлык иҗатына тагын эзләнүчәнлек хас, ул башкарган образлар гаять табигый һәм эзлекле төстә үсә дә баралар, дип әйтәсе килә. Менә Николай Погодинның «Мылтыклы кеше» пьесасы буенча эшләнгән спектакльдән солдат Иван Шадрин образы. Шадрин- Халитов белән беренче мәртәбә очрашканда, без аны империалистик сугыш, окоп газапларыннан йончыган гади бер солдат итеп күрәбез. Аның кыяфәте боек, революцион Петроградтагы һәр вакыйга һәм һәр кешегә ул бераз шикләнебрәк карый. Халитов аны тирә-юньдә булган хәлләр белән әллә ни кызыксынмый, үзе белән кызыксынучыларга да теләмичә генә җавап бирә торган кеше итеп уенга кертә. Шуның белән бергә, сер итеп кенә саклый торган бер уе барлыгын сиздереп, аның акылы, үз башы белән эш итәргә ярата торган кеше икәнен, белер-белмәс башкалар артыннан ияреп китүче беркатлы аумакай булмавын тамашачыга җиткерә. Шушы минуттан тамашачы, нык ышанып, үз итеп һәм зур теләктәшлек белдереп, Шадрин-Халитовның революциягә килүен күзәтә башлый. Халитов Петроградтагы революцион вакыйгалар уртасында калган Шадринны тигез, табигый үстерә. Аның сәхнәгә килеп керүе дә акрын, берникадәр кыюсыз, һич тә алга чыгып, күзгә ташланып тормый. Скульптор сынны акрынлап, сылап-сыйпап, чын яратып ясаган шикелле, Халитов та бу образын зур саклык белән, сөеп, аның характерына, җае чыккан саен, игътибарлы күз генә күрә ала торган ниндидер кирәкле бер деталь өстәп, тулыландыра, матурлый, бөтенәйтә бара. Инде күп еллардан бирле театр тәнкыйте Фоат Халитовны киң диапозонлы артист дип бәяләп килә. Ягъни ул характерлары белән бер-берсеннән нык аерылган яки капма-каршы булган, яшь ягыннан, тормыш шартлары, омтылышлары белән бер-бер- сенә охшамаган, төрле чор, төрле сыйныф кешеләренең образларын бер үк дәрәҗәдә уңышлы башкарып килә. Ул рус. татар һәм көнбатыш классиклары әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләрдә дә, драмада, комедиядә һәм трагедия жанрында да бер үк дәрәҗәдә уңышлы уйный. Ләкин Фоат Халитов нинди генә образ өстендә эшләмәсен, аның барлык обраэ- ларына хас бер сыйфатны аерып күрсәтергә була. «Кызыл Татарстан» газетасының 1945 елгы бер санында «Каюм Насыйри» спектакленә багышланган рецензиягә игътибар итик әле. Анд/: «Халитов иптәш башкаруында Каюм Насыйри шәхси тормышта йомшаграк, җәмәгать эшендә көчлерәк гәүдәләнгән», диелгән. Биредә генә түгел, Хали-ов башкарган һәр рольдә персонаж характерының ниндидер бер сыйфаты аерылып тора. Ул һәрвакыт образның асылын билгеләүче сыйфатын, теге яки бу эшне башкарудан нинди мәгънә эзләвен ахырынача ачыкларга тырышучы артист. Менә бүген, хәзер бу герой нәрсә хакына яши, нинди көч аны киләчәккә канатландыра! Фоат Халитов образдан иң элек шуны эзли һәм таба. Шунлыктан булса кирәк, ул башкарган образлар һәрвакыт кайсыдыр бер ягы белән калкурак булып хәтердә калалар. Әйтик, солдат Шадринның бөтен мандаты — авылга кайтып сыер алып, тыныч, тук тормышка ирешү. Шадрин-Халитов һәрвакыт шушы уй белән яши һәм тыныч, тук тормышка социалистик революция аша гына ирешү мөмкин булачагына ышанганның соңында ул инде революция солдаты булып китә. Җиргә тартылу, җир турында сөйләгәндә янып, дәртләнеп китү, үзенең крестьян булуын мөмкин кадәр ныграк, калкурак итеп сиздерергә тырышу Шадрин-Халитовны көрәштә көчлерәк, уйда-сүздә матуррак итә төшә. Ф Халитов К. Насыйри ролендә. К к Яки мене Фоат Халитов башкаруында Хөснетдин маклерны алып карыйк. Шәриф й- Камалның «Хаҗи ефәнде өйләнә» комедиясе буенча эшләнгән бу спектакльне, 1944 елда куелган булуына карамастан, әле куп театр сөючеләребез хәтерли торганнардыр. Чөнки ул театрыбызның «Хуҗа Насретдин» белән рәттән торырлык зур укышларыннан берсе. Мәгълүм булганча, әсәрдә хатыны естеннән яшь кәләшкә өйләнергә йерүче азгын Юныс хаҗи көлкегә калдырыла. Беренче карашка, Хөснетдин маклер да. алдынгы карашлы яшьләр Җәләл, Габделхак, Камиләләр белән берлектә, Хаҗины изге нияттән көлкегә калдырырга йөри дип уйларга мөмкин. Ләкин Халитов Хөснетдинне бурныкын урларга йөрүче карак итеп уйный, аның яхшы ниятле булып күренүе ничек тә маклерлык акчасын кулга төшерү өчен эшләнгән хәйлә-ялган икәненә басым ясый һәм образның төгәл социаль яңгырашына ирешә. Юныс хаҗи шикелле үк, Хөснетдин-Халитов — паразит элемент, һәм ул аны яшерми дә, Фоат Халитов Хөснетдинне ул чор тормышы өчен гадәттән тыш бер күренеш ител уйнамый. Чат саен, базар саен очрый торган, ялган булган җирдә үзенә күрә табигый һәм зарури бер көше итеп уйный. Шуның белән тамашачыны ул заман шартларына, заман мохитына алып керә, алып-сатарлар чорының ачык гәүдәләнгән бер тибын иҗат итә. Алда Фоат Халитов һәр рольнең ниндидер характерла бер асыл сыйфатын калку итеп сурәтли дидек. Мисалга солдат Шадринны, маклер Хөснетдинне китердек. Шул «вкта сөйли торган мисалларның тагын берсе төсендә драматург Кәрим Тинчуринның ■Зәңгәр шәлпеннән ат карагы да бик отышлы булыр кебек. Ат карагы Миңлегали белән Хеснетдин арасында зур уртаклык бар. Чөнки алар икесе де караклар: алар ечен намус, вөҗдан дигән төшенчәләр бөтенләй яшәми. Шулай булгач, артистның бу ике образны бер үк материалдан оештыруы мөмкин. Әмма Фоат Халитов, үзен һич тә кабатламастан, аларның һәр икесен гаять оста индивидуальләштерә, һәр ике каракның үз сүзе генә түгел, үз төсе, үз карашы, үз омтылышы, үз йөрәге, сөйләү манерасы бар Хөснетдин — реалист карак, урлашу аның төп хезмәте һәм кәсебе. Миңлегали инд, — романтик карак. Ат урлауның шигъриятен, темен татыган кеше. Ул аттан башка иерсә урламый да. Чөнки аны, малдан битәр, атны урлау моменты, язмышыңны куркыныч астына куеп ихтыярыңны сынап карау, аннары атны алып чыккач, еермә куптарып иреккә очу ләззәтен тату, йерәкне бер җилкендерү үзенә тарта. Бу турыда сөйләгәндә КИҢ КОЛАЧЛЫ И‘ЧАТЧЫ Миңлегали-Халитов онытылып-онытылып китә, аның иреннәре калтырый, күзләре бер очкынлана, бер дымлана, борын тишекләре киңәеп-киңәеп куя, тыны кысыла: МИҢЛЕГАЛИ. Белмисез, егетләр, ат урлауның рәхәтен, ләззәтен белмисез. Менә караңгы төн, ди, ындыр аркылы корсак өстеннән килеп, сырт калканың алдына туктыйсың. Йортта эт өрә башлый, син тыныңны чыгармыйча, куләгә тесле тын торасың. Шуп арада аргамак җаныем абзарында пошкырып куя. йөрәкләр тиздән кавышуны сизгәнгә кытыкланып китә, сулышлар кысыла башлый. Капка астын казып керәсең дә, салават укып, агуланган икмәк, ит кисәкләрен эткә ташлый торасың. Бер ярты сәгатьтән аллага тапшырып эт тончыга. Аргамакның ишегендә чабата хәтле бикләнгән йозак була. Бисмилла әйтеп, отмычка белән келт итеп бер борасың да, йозак шылт итеп борынын күтәреп куя. Абзар ишеге ачылуга, кара бодай басуындагы тәсле хуш исләр аңкып китә. Аргамак җаныем, көяз кызлар тәсле, кызыл билле прәннек кимергән кебек, шыгыр-шыгыр печән кимереп ята, сылу кызлар көлгән тосле көязләнеп пошкырып куя. Барып ялыннан тотып сыйпагач, бәгырем килдеңме дигәндәй пуф итеп бер сулап алг. Шуннан иренен боргычлап, акрын гына сырт капкадан чыгарасың дә, әгүзе бисмилла әйтеп атланып, әйдә... Тфф!!! Менә шул чагында рәхәтне әйтәм, кыз куенына керүләрен бер якта кала шул. Калтырап, дерелдәп торган нык гәүдәсен аякларың белән шундый итеп кочаклыйсың, Таһир Зоһрәсен дә алай кочаклый алмагандыр. Йөрәкләрең ...Фоат Халитоа башкарган рольләрнең исемлеген карасаң, аларның күплеге һәм төрле характерда булуы таңга калдыра. Мәшһүр Шекспирның «Король Лир» трагедиясеннән үзенең трагик бөеклеге белән тетрәткеч Кент һәм Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» драмасыннан атай малын катай дип эчеп йөри торгач, тәмам бөлеп юкка чыккан Мочтак, Нәкый Исәнбәтнең «Гөлҗамал» драмасыннан үзенең эчке куәте, кайнар темпераменты, психологик тирәнлеге белән хәтергә сеңеп калган Хафиз һәм шул ук авторның «Хуҗа Насретдине комедиясеннән байлыгына карап акылын, яшь кызларга карап сабырын җуйган Бики бай, Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» драмасыннан сугыш чоры тудырган авырлыкларны үзенең пычрак максатларында файдаланырга тырышучы вак җан Кылый Хәлим һәм Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясеннән Ватаныбызның, заманабызның горурлыгы, үзенең эчке гайрәте, таланты белән мәһабәт Муса Җәлил һәм башкалар, һәм башкалар. Күрәсез, никадәр сәхнә образлары иҗат ителгән. Алар арасында кечкенәсе бар, эурысы бар, берсе белән артист сине көлдерә, икенчесе белән тормыш, яшәеш турында тирән уйга сала, өченчесендә исә тарихның тетрәүле ноннәре белән очраштыра. Ә образлар уйлану, уку, эзләнү нәтиҗәсендә туганнар. Халитов — Хуҗа Насретдия. оҗмах рәхәтләрен сизә инде шул чагында. Мәгълүм булганча, күп еллар буена Фоат Халитов Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясеннән Бики бай ролән уйнап килгән иде. Бер ук спектакльдән үзләренең социаль табигатьләре, темпераментлары, тышкы кыяфәтләре белән капмакаршы булган ике образ иҗат итүгә артист, әлбәттә, бик теләп алына. Ләкин бу очракта Фоат Халитовны үзенең артистлык осталыгыи сын.ап карау мөмкинлеге генә кызыктырмый. Халык хыялында инде ничә гасырлар яшәп, турылык, тапкырлык символына әверелгән Хуҗа Насретдинның талантлы язылган сәхнә образын иҗаг итү — артист ечен зур ышаныч (влдерүие хүрсггкэи мактаулы, җаваплы пэмәт. Фоат Халитовның эш алымы турында (•йлегвндв өлкән артист Хәким ага Сәгимҗановның «Совет Татарстаны» газетасының 1959 елгы 10 март санында басылган аикерләрен» тукталып үтик. Ул болай яза: |Фовт Халитов рольне тирәнтен аңлап, ойрэиап эшлергә ярата. Образның эчке терәшләрем ачуга зур урын бирә Кеч- иаив генә, хәтта сүзсез рольне дә соклангыч җитди хыял белән башкара. Аның тагын бер уңай ягы шунда ки, ул кулына роль алган текст белән генә канәгатьләнми, эзләнә, шуның нәтиҗәсендә образның характерын тулырак ачуга ирешә». Ә бит кулдагы текстка таянып кына образның характерын ачу артист ечен гомумән мемкин эш микән?.. Әгәр дә ул мәгълүм тарихи шәхес образы да булса. Шуның әстеиә трагик шартларга куелган шагыйрь дә булса. Муса Җәлил образы турында суз башлавымны төшенгәнсездер. Матбугатта Фоат Халитов башкаруындагы Муса образы елгергәнлек, үзенә ышз- иучанлык сыйфатларына ия дип яздылар. Ьу шулай һем шулай булырга тиеш тә. Ченки Халитов инде кырык яшькә җитеп тормышка, кәрәшкө карашлары тәмам телләнгән, нык характерлы ил батырын уйный. Аның Мусасы — Ватанына, идеалына кул күтәргән дошманга каршы, Гитлермы ул яки сатлык Бәкерме, һич икеләнүсез керәшкә ташланырга әзер торган арслан йөрәкле ир. Артист характерның шушы сыйфатына басым ясый. Ләкин Муса-Халитов дошманның күзләренә туры карап үрә каткан таш солдат түгел. Киресенчә, аның Мусасы гаять мелеем. Бигрәк тә беренче пәрдәдә аның интонацияләре тыныч, йомшак, җанлы һәм берникадәр сагышлы. Менә икенче пәрдә. Әсирлек. Муса аз сүзле, ул бераз каушаган, ләкин фикерләре таркау түгел, иптәшләренә карата элеккечә үк игътибарлы. Әсирлектәге һәр сәгать газаплы, куркыныч керәш булуга карамастан, иң зур сынауның алда булачагын сизенгәндәй, Муса-Халитовның хәрәкәтләре ышанычлырак, тавышы ныклырак фикерләре ачыграк була бара. Муса үзен һәм иптәшләрен дошман белән соңгы тапкыр алышуга әзерли. Тик ул шундый шартларга куелган ки, керәш юлларын сайлаганда, берничә кыяфәткә кереп, ике Муса булып яшәргә тиеш. Чөнки дошман аңа бары ике генә юл тәкъдим ите. Беренчесе үлем, икенчесе хыянәт. Ә өченче юл бармы соң? Хәзер спектакльдән бер езеккә тукталыйк. Ул икенче пәрдәдән Муса монологы. Муса-Халигов нәкъ әнә шул, өченче сорауга җавап эзли Ак эмигрант Зәбихулла Альбиков (бу рольдә Хөсәен ага Уразиков) Мусагә дошман газетасында эшләргә тәкъдим ясый. Өстәлдә гариза язу ечен кәгазь, каләм калдыра һем үзе чыгып ките. Тышта быргы тавышы ишетелә. Өгәр Зәбихулла тәкъдименә риза булмаса, өченче быргыдан соң ул асылырга тиеш. Сәхнәдә Муса-Халитов ялгызы. (Монолог бераз кыскартып алынды.) Ул ачулы, аптырашлы кыяфәттә, хәрәкәтсез. Сабыр, ярым шыпырт тавыш белән сүз башлый: «Нинди кеше ул? Нәрсә әйтте? Ул мине көчләми, бары тик ...икенең берсен генә сайларга тәкъдим итә». Муса-Халитоә- ның беренче карашка басынкы күренгән уйлануларының киеренкелеген күз карашларыннан гына укыйсың: «Ләкин бу икенең кайсын гына алып карасаң да, берсе икенчесенә торырлык: берсе үлем, икенчесе — х-ы-я-н-ә-т!» Муса-Халитов соңгы сүзие басым ясап, аеруча кичереп әйтә. Ә кайчакта ул бу сүзне кабатлап та әйтә торган иде Аның чезе кырыслана, тавышы кечея, шелтәле яңгыраш ала башлый. Ләкин бу очракта КИҢ КОЛАЧЛЫ ИҖАТЧЫ аның ачуы, шелтәсе үзенә юнәлтелгән булуын сизәсең, Сейләү тизләтелә, кискенләшә герой бер карарга якынлаша кебек: «Я, соң монда миңа сайлап торырлык нәрсә бар? Мин түгелме шигырь уты белән ант итүче канлы сугышта: үлемгә дип, ачы нәфрәт белән елмаермын соңгы сулышта! Я мин соң аны моңарчы да елмаеп каршы алган кеше түгелмени?» Быргы тавышы Муса-Хадитовның уйларын бүлә. Ул берничә адым янга атлый тәрәзәдән тышка карый. Аның хәрәкәтләре басынкы, сөйләме монолог башындагы сабыр ритмда. Ул күзәтә. «Бөтен лагерь аякта. Әнә ул — өрлеккә тагылган берничә бау... Дар агачы. Аста басыл торган Гөлгенә! Әйе, ул! Нинди пакь, нинди балкый аның йөзе. Палач аның муенына бау төшереп тигезләп карый... Янында ук Илстан! Низаметдин абзый, хәтта Янгир... Ул да китерелгән. Ул да, күрәсең, кача алмаган. Уртада бары тик бер генә бау буш тора. Нәрсә ул? Ник бар да шунда борылып карады? Ах, әйе... Аны палач шулай селкетеп җибәрде. Мине көтәләр! Ул — минем бавым!» Бернинди бүленешсез артист тавышын күтәрә һәм катгый карар рәвешендә әйтеп куя: «Мин дә хәзер шунда барырга, мин дә шул иптәшләрем янына басарга тиеш». Муса-Халитовның шушы урында тавышы киселә. Үлем алды минутында ул кинәт кенә нәрсәнедер хәтеренә китерде. Яшьсез елаган кешенеке шикелле йөзе чытылды. Бу секундта аның бөтен әрнүле уйлары эченә бикләнгән. Артист йөзендә әрнешүнең шәүләсе генә уйный. Герой, үзе дә сизмәстән, акрын гына алга берничә адым ясый, шул ук вакытта аның буе үскән кебек күренә, карашы тамашачылар өстеннән кайдадыр еракка юнәлтелгән. Пауза. Ул катып калган хәлендә иреннәре белән генә нәрсәдер әйтте. «Хуш, Әминәм!» Хәзер аның сүзләре аермачык аңлашыла. Ләкин алар серле, кайдандыр ерактан ишетелгән кебек. «Баламны кулларына күтәреп торган Әминәм! Соң сулышта синең мәхәббәтең җиңеләйтер үлем газабын; Илемне һәм сине сөюемне каным белән җиргә язармын!» Ул кискен борылып ишеккә юнәлә, һәм өстәл өстенә яткан кәгазьгә күзе төшә. МусаХалитов туктап кала. Кәгазьне кулына алып йомарлый. Әйтерсең лә, җирдәге бөтен әшәкелекнең башы шушы кәгазьдә. Герой нык катгый тавыш белән сөйләп китә. Бу урында Халитовның берникадәр карлыккан тавышы гаять көчле яңгырый. Җыйнак гәүдәсе мәһабәт булып күренә. Тамашачы каршында артист бөтенләй югалып, бары батыр Мусаның гына басыл капуы хәрәкәтнең трагик тетрәткеч булуы һәм фикер олылыгы аны шулай итә. Муса-Халитов, кулына утлы күмер тоткан шикелле, зәһәрләнеп, кәгазьне җиргә ташлый. «Син сүнәрсең, әмма бу якты кояш сүнмәс әле. Бу мөкатдәс син залимның әмеренә күнмәс әле». Муса-Халитовның тәне аша электр тогы үттемени? Ул калтыранып туктап калды, ниндидер бер көтелмәгән фикер кинәт аның башына китереп сукты сыман. Намусны саф, вөжданны пакь саклаган хәлдә, көрәшчеләр сафында калу мөмкин түгелме соң? Муса-Халитов кабалана, аны фикерләре ашыктыра, тизрәк-тизрәк уйлап тап. Югыйсә, өченче быргыда сине дә, иптәшләреңне дә асачаклар. Әһә, менә бит. Тукта, тукта, Муса! «Чапаев та яраланган, соңгы бомбасын да аткан, ләкин бит ул дошман кулында пассив кына үләргә риза булмаган, суга сикереп төшкән дә Җаекның аръягына йөзәргә тотынган. Ә монда... Монда Гитлер миңа корал тәкъдим итә! Үзе! Соң шулай булгач! Мин ул коралны алырга да үзенә ук төзәргә тиеш түгелме соң! Димәк!.. Тукта, тукта!» Муса-Халитов тамашачыга аркасы белән калып, түр стенада эленеп торган Гитлер рәсеменә карап каршы баса. Аның тавышы тыныч, тигез, хәтта бераз шатлык- лы-тантаналы да. Ул көрәшчеләр сафындр калды. Үлә калса, аңа барыбер үлемсезлек киләчәк. «Ул миңа ике юлның берсен тәкъдим итте. Ләкин монда минем өченче юл бар. Күрик!!!» Монолог шулай тәмамлана. «Муса Җәлил» трагедиясенең соңгы, үзе режиссерлык иткән поетановкасындя Халитов Муса ролен башкармады. Аны яшь, талантлы артист Ренат Таҗетдиноәк» тапшырды. Еллар узу бел^н таушалмый, искерми торган рольләр шулай буыннан буынга күчә киләләр. Талантлы язучы һәм талантлы театр тәнкыйтьчесе Гадел КутуЙ әле 1940 елда ук Татар дәүләт академия театрының «Ромео һәм Джульетта» спектанг ленә язган рецензиясендә болай дигән иде: «Спектакльнең әйтеп киүәрго тиешле Мәрзия Миңлебаеза кебек кү- «Миләүшәнең туган көне», ренекле артистларыбыз, үзләре Халигов Әһлиулла ролендә, яшьләр белән бер сәхнәдә уйнап, аларга сабак бирәләр, үзләре артыннан ияртәләр. Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Шакир Шамильский, Зәйни Солтанов кебек сәхнә осталарыннан алганнарын зур саклык белән яшьләргә тапшыра киләләр. Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Фоат Халитов 1930 еллар башында, культура күтәрелеше елларында, хезмәт иясенең әдәбият, сәнгатькә ныклап якынаю, иҗатчы буларак үсүе чорында тормышның җанлы чалымнарын үзендә туплап, эшче яшьләр ерасыннан сәхнәбезгә килгән иде. Сәхнә сәнгатебездә социалистик реализм алымының камилләшә баруы чорында Фоат Халитов артист буларак үсте, аның иҗат үзенчәлекләре ачыкланды, ныгыды. Бүген ул —үзенең талантлы, җитди уены белән театр сәнгатебезнең халыкчанлыгын, профессиональ яктан камил һәм замандаш булуын раслаучы теп иҗат көчләренең берсе