Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАҖӘЕП КОШЛАР

Ерак Себер урманнары уртасындагы кечкенә генә бер аланда Степан исемле аучы яшәгән. Хатыны һәм Иван атлы улы да булган аның. Утыз елдан артык ауга йөргән Степан. Бик борынгы чакмалы мылтыгы булган. Шул мылтыгы белән бик күп аю. тиен, кешләр аткан бу. Аннары картайган. Ялгызы гына ауга йөри алмый башлаган. Бер дә бер көнне Степан улын ияртеп ауга киткән. — Мин әйткәннәрне күңеленә салып бар, улым, кирәге чыгар. Тиздән үзең генә ауга йөри башларсың, әниең белән безне туйдырырсың. Мин ауга күп бара алмам инде,— дип, Степан улын аучылык һөнәренә өйрәтә башлаган. Байтак вакыт шулай өйрәтеп йөри ул аны. Бер көнне болар аудан кайтып, ашарга утыргач, әнисе сорый Иваннан: — Я. Иван, тайганы ошаттыңмы соң? — ди. — Әй, әнкәй!—ди Иван.— Тайга миңа бик ошады, гомер буе шунда яшәр идем. Әмма сезне калдырып китәсем килми шул. Кайткалап, хәлегезне белеп йөргәләргә туры килер инде. Шулай сөйләшеп чәй эчкәннән сон. йокларга ята болар. Ә иртән торгач, Иван ауга китәргә жыена, әти-әнисеннән рөхсәт сорый. Степан улына рөхсәт бирә, хәерле юл тели һәм бу дөньяда ничек-ничек яшәргә, ничек аучылык итәргә киңәш бирә. Ярлыларны, толларны һәм ятимнәрне кимсетмәскә куша. Шуннан соң Ваня чакмалы мылтыгын аса да ерак сәфәргә — ауга китә. Әтисе белән әнисе, капка төпләренә чыгып, аны озатып калалар. Карурманга кереп китә Ваня. Бик күп йөри ул урманда, әмма бер жәнлек тә очрата алмый. «Көнем бушка үтәр, ахры», дип уйлый, борчылып. Шулай дип уйлавы була, бугалакка эләккән бер куянны күреп ала бу. Чәбәләнә куян, сикергәли, әмма бугалактан һич тә ычкынып китә алмый. Карап-карап тора да: «Бу мескен жәнлек тә иреккә омтыла бит», дип уйлый Ваня. Шулчак куян телгә килә: — Аучы, жибәр мине иреккә, бәлки, берәр вакыт мин дә сиңа кирәк булырмын,— ди куян. Гажәпкә кала Иван: бу мескен жәнлек миңа ни файда ' итә алыр икән, ди. Шунда әтисенең, көчсезләргә ярдәм ит, дигән сүзләрен исенә ала да бугалакны чишә. Куян уктай атылып урманга шыла, ә Иван үз юлы белән китеп бара. Тагын бик куп жир йөри бу. Әмма атардай бер жәнлек тә очрата алмый. Аптырый Иван: «Юкка жибәрдем теге куянны. Хәзер буш кул белән кайтырга туры килә инде менә», ди. Барыбер рәт чыкмас инде дип. күңелсезләнеп кайтыр якка китә. Бара торгач, бер бик шәп ага торган елга буена килеп чыга һәм елга- нын аргы ягында коточкыч бер йонлач хәшәрәт жанвар торуын күрә. Ул да булмый, теге хәшәрәт жанвар, ажгырып, Иванга таба килә башлый. Иван чакмалы мылтыгын иненнән сала да төзәп торып атып жибәрә. Әмма хәшәрәт жанвар үлми. Тагын да ныграк ярсып, Иванга ыргыла. Бүтән чарасы калмагач, Иван башындагы бүреген салып ыргыта. Җанвар бер мәлгә каушапаптырап кала. Ул арада Иван ♦ мылтыгын корып өлгерә дә тегеңә икенче тапкыр ата. Җанвар тагын о. Иванга ыргыла. Бу юлы Иван өстендәге бишмәтен салып ыргыта. | Шулай итеп, тагын тегене бер мәлгә куркытып калдыра. Шул арада = үзе мылтыгын өченче тапкыр кора да тагын атып жибәрә. Теге жанвар - ана тагын ныграк котырынып ташлана. Иван аягындагы итекләрен 3 салып ыргыта. Җанвар итекләр белән булышкан арада мылтыгын 3 корып, дүртенче тапкыр ата Иван. Аннары биштәр капчыгын, бөтен < ау кирәк-яракларын ыргыта. Шулай итеп, унике рәт ата бу теге хәшәрәткә. Бөтен әйберен ыргытып бетергәч, жанварны куркытыр әйбере ♦ калмый моның. йонлач жанварга шул гына кирәк тә: бөтен ачуын жыеп, Иван өс- тенә ташлана да аны таларга, буарга тотына. Иван, анын югалтып, егыла, йонлач хәшәрәтнең дә каны бик күп аккан була. Ул да, хәле китеп, бер агач төбенә барып ава. Ә бу вакытта Степан карт өйдә була. Алар, карчыгы белән икәү, улыбыз ник кайтмый икән инде дип борчылып, төн буе тәрәзәдән карап, көтеп утыралар. — Әгәр таң аткач та кайтмаса, берәр чарасын күрмичә булмас,— ди Степан карчыгына. Таң да ата, ә Иван юк та юк. — Әйдә, карчык, биштәр капчыгын әзерлә! Малайны эзләргә үзем барып карыйм,— ди Степан карт. — Син бит өйдә дә көч-хәл белән генә йөрисең, кая бармак буласың? Сөртенеп егылып, тора алмыйча үлеп китсәң, мин бер башым ничек торырмын? — ди карчыгы. Ә карты әйтә: — Әллә өйдә утырып мәгънә бар дип уйлыйсынмы? Малайга андыймондый хәл була калса, икәүләп утырып үләчәкбез ләбаса! — ди. — Шулай да икәү үлү ялгыз үлүгә караганда ансатрак булыр шикелле,— ди карчыгы. Ә Степан һаман үз сүзендә тора: барам булгач барам, ди. Бүтән чарасы калмагач, карчык картына биштәр капчыгы хәстәрләргә тотына. ә карты күгәреп беткән борынгы чакмалы мылтыгын алып керә. Аны корып куя да өс-башына киенә. Аннары, аркасына биштәрен, иңенә мылтыгын асып, улы Иванны эзләргә китә. Карчыгы, капка төбенә чыгып, Степан тәмам күздән югалганчы карап тора. Көн буе улын эзләп йөри Степан. Кичкә таба тәмам ара бу. Аяк атлар хәле дә калмый. Менә авам, менә егылам дип кенә торганда, кинәт жир астыннан үсеп чыккандай, каршына куян килеп баса моның. Килеп баса да телгә килеп: — Нигә болай аптырап, боегып калдың, бабакай? — дип сорый. Степан куянның кешечә сөйләшүенә беркавым шаккатып тора да ®fiTL Аптырамый нишлим соң? Бердәнбер улым - туйдыручым бар иде, ул да югалды: кичә иртүк ауга киткәннән бирле кайтмады, ди. Мин синең улыңны да, аның кайда ятканын да беләм, Степан бабай Синең улың мина изгелек итте, мин дә сиңа изгелек итмәкче булам. Әйдә минем арттан, күрсәтәм мин сиңа улыңны,—ди мона куян. Шулай дн дә Степанны ияртеп китә. Чыннан да. малае янына алып бара ул аны. Малаен күргәч, Степан карт кычкырып елап жибәрә — Улым, йөрәк парәм, нишләдең син, нинди хәлләргә юлыктың’ —* ди. Аннары .малае өстенә капланып, аны коча, үбә һәм шунда үзе дә анын югалта. Төн буе шулай өнсез ята карт. Бары икенче көнне иртән генә аңына килеп, ни булды икән моңа дип, малаеның гәүдәсен тикшерә башлый. Шул чак үзе янында утырган куянны күреп ала бу. Аннары кичә куян әйткән сүзләр исенә төшә дә, сөйләп бирче, куян, ничек-ничек булды соң монда хәлләр? дип сорый. Куян барысын да тәртибе белән сөйләп бирә картка: — Иван мине бугалактан ычкындырды, шул яхшылыгы өчен минем дә аңар яхшылык эшлисем килеп, малаеңны күзәтеп йөрдем,— ди.— Бу тайга урманнарында Совет властеннан качып киткән йонлач җанварлар шактый күп. Улың Иван шуларның берсе белән очрашты. Хәшәрәт үзе турында Совет властена җиткермәсен дип куркып, улыңны буарга тотынды. Улың аңа бик күп мәртәбә атты. Әмма тиз генә үтерә алмады. Бик озак тартышканнан соң, теге хәшәрәт, ниһаять, Иванны буып үтерде. Аннары, Иван аткан җирләреннән бик күп каны акканлыктан хәле китеп, хәшәрәт үзе дә бер читкә китеп егылды. Әнә ул да үлеп ята,— дип, картка теге хәшәрәтне күрсәтә. Аннары: — Мин үз бурычымны үтәдем, бабакай, башкача мин сиңа булыша алмыйм,— ди. Шулай дип, үз юлы белән китә куян. Ә карт, нишләргә инде дип, уйга кала: улын күтәреп алып кайтыр иде—көче юк, сөйрәткеч ясап, сөйрәп кайтыр иде — үзе дә аягында чак-чак басып тора. Шулай ни эшләргә дә белмичә аһ орып утырганда, күктә дөнья шаулатып, җилләр уйнатып очып баручы өч кошны күреп ала Степан карт. Күреп ала да, тез чүгеп, кулларын сузып, бар көченә теге кошларны чакыра башлый. Кошлар өчесе дә карт янына җиргә төшәләр. Аннары шул өч кош эченнән өсләренә күн киемнәр кигән өч бик чибәр егет килеп чыгалар да карттан: — Ни кирәк, бабай, сипа? — дип сорыйлар. Степан карт барысын да куян әйткәнчә сөйләп бирә дә: — Ванямны өйгә алып кайта алмассызмы икән? — дип үтенә. Теге чибәр егетләр картка Ленин кушкан эш белән йөрүләрен — Җир шарында ниләр барлыгын тикшереп-белеп кайтырга чыкканлык- ларын әйтәләр. Аннары үзара сөйләшеп алалар да: — Ярар, алайса, бабай, безнең икебез юлын дәвам итәр, ә беребез улың белән сине өегезгә илтеп куяр,— диләр. Шулай дип икесе төньякка таба очып китә, ә берсе, Степан белән Иванны тимер кошына утыртып, өйләренә илтә китә. Тимер кош өйләре янына килеп төшкәч, Степанның карчыгы аптырап китә: «Нинди гажәеп кош икән бу, нишләп монда төшеп кунаклады икән?» — дип уйлый. Чукынырга да, нишләргә дә белми. Аннары улы белән ире Степанны күреп ала да, үз күзләренә үзе ышанмыйча, өнемме бу. әллә төшемме, дип шаккатып кала. Ул арада Степан белән теге чибәр егет Иванны, тимер кош эченнән алып чыгып, өйгә алып керәләр дә караватка салалар. Карчык та өйгә керә һәм кычкырып елап, улы өстенә каплана. Елап арыгач, улы турында сораштыра башлый. Степан карт карчыгына барысын да сөйләп бирә. Аннары карт белән карчык, улларын утыртып алып кайткан өчен, теге чибәр егеткә рәхмәт әйтәләр. Улыбыз Иванны нишләтик икән инде, дип киңәш сорыйлар. Берәр төрле ярдәм итә алмассыңмы, дип үтенәләр. — Бик рәхәтләнеп булышыр идем,— ди аларга чибәр егет,— әмма башта мин сезгә ярдәм итүем турымда кадерле Ильичка хәбәр итәргә тиешмен шул. Шулай ди дә, тимер кошына утырып, очып китә. Карт белән карчык аны озатып калалар. Аннары икесе дә, нишләргә инде дип, кайгыга баталар. Аптырагач, карчык Степанга багучыга барып карарга куша; — Ул нишләргә икәнен әйтер,— ди. — Багучыга барганчы, им-томчы янына барырга кирәк. Бәлки ул Ваняны терелтү җаен табар,—ди Степан карт. Карчык һаман үз сүзендә тора, Степан багучыны алып килергә ♦ мәҗбүр була. Багучы болар өенә кереп, өстәлгә карталарын таратып ташлый да, улыгыз ничек-ничек вафат булды, дип сорый. Степан улы Иванның ауга китүен, анда йонлач хәшәрәт җанвар белән сугышуын, шул сугыш вакытында үлеп калуын, аннары гаҗәеп кошка утыртып, бер чибәр егет Иванны өйләренә кайтарып куюын сөйләп бирә. «Нинди кош икән соң ул?» — дип, борчылып уйга кала багучы. Аннары карталарын тиз генә җыя да, багып тормыйча, өенә кайтып китә. — Менә,— ди Степан карчыгына.— Әйттем бит мин сиңа багучыдан рәт чыкмас, им-томчыга барып карарга кирәк, дип. Тәки минем сүз дөрес булып чыкты. Вакытны гына әрәм иттек аның артыннан йөреп. Шулай ди дә, тиз генә барып, им-томчыны алып килә Степан. Им- томчы үзе алып килгән үләннәрне кайнатырга куя да карт белән карчыктан уллары Иванның ничек-ничек үлүе турында сораштыра башлый. Степан карт моңа да багучыга сөйләгәнчә сөйләп бирә. Иванны тимер кошка утыртып бер чибәр егет китереп куюын, аннары ул егетнең Ленин янына очып китүен дә әйтә. Им-томчы да куркып кала хәзер. Ул тиз генә үләннәрен җыештыра да өенә кайтып китә. Карт белән карчык тагын да ныграк кайгыра башлыйлар. Елашалар, төн буе йокламыйлар. Ә иртән Степан карт терлекләренә печән салырга дип ишек алдына чыга. Шунда җилләр уйнатып, күкләр күкрәтеп килгән тимер кошны күрә бу. Күрә дә тиз генә карчыгын алып чыга. Кош эченнән башта Степан белән Иванны алып кайткан чибәр егет, аның артыннан ак халат һәм култыгына тартма кыстырган бер кеше килеп чыга. Икесе дә, карт белән карчык янына килеп, исәнләшәләр. Актан киенгәне дә яшь кенә, чибәр генә егет икән. Сүзне шунысы башлый: — Сезгә ярдәм итәр өчен мине монда Ильич җибәрде,—ди ул Степанга. Аннары барысы да өйгә керәләр. Ак кием кигән егет теге тартмасын ача да аннан төрле дарулар, табип кораллары алып, Иванны дәвалый башлый. Башта Иванның кулына ниндидер дару сөртә. Аннары кечкенә генә шешәсеннән авызына ниндидер дару сала. Шуннан соң күп тә үтми, Иван аңына килә. Берни булмаган кебек, тора да йөри үк башлый. Аннары Степан карт та, карчыгы да, Иван үзе дә теге чибәр егетләргә рәхмәт укыйлар. Ә егетләр әйтә: — Сез безгә түгел, Ильичка рәхмәт әйтегез! — диләр. — Сез китми торыгыз. Мин урманга барып кайтыйм әле, берәр бүләк алып кайта алмаммы,— ди аларга Степан Степан иске чакмалы мылтыгын ала да урманга кереп китә. Озак та тормый, бик шәп бер кеш атып алып кайта, һәм әйтә теге егетләргә: _ — Шушыны кадерле Ильичка алып кайтыгыз. Бу аңа кешеләр турында кайгыртканы өчен миннән бүләк булсын! \зем илтеп бирер идем дә барып җитә алмам дип куркам: бик нык картайдым шул ин- Де,— ДН- г л < с — Алайса без сине тимер кошыбызга утыртып алып барабыз. Бүләгеңне Ильичка үзең тапшырырсың, ди теге егетләр. Аннары Степан картны, гаҗәеп кошка утыртып, үзләре белән алып китәләр. Ә карчык белән Иван. Ильичка сәлам тапшырырга ку ф ГАҖӘЕП КОШЛАР шып. кул болгап озатып калалар Гажәеп кош күккә күтәрелеп күздән югалгач кына өйләренә керәләр. Чибәр егетләр һәм Степан карт Мәскәүгә бик тиз барып житәләр. Гажәеп кош Кремльгә килеп төшә. Аннары теге ике чибәр егет Степан картны кадерле Ильич янына алып китәләр. Ильич аларга үзе каршы чыга Степан карт баш иеп тезләнә дә кешне. Ильич алсын өчен, баш түбәсенә куя. Ильич килеп картны кочаклый, үбә дә әйтә: — Хәзер тез чүгә торган заман түгел инде, бабай. Элек кенә ул тез чүгә торганнар иде, ә хәзер Совет властенда без барыбыз да бертигез. барыбыз да иптәшләр,—ди. Аннары теге чибәр егетләргә әйтә: — Бабайга Мәскәүнең бөтен матур урыннарын күрсәтергә кирәк. Иң элек Кызыл мәйданны күрсен, аннары метрода. Мәскәү— Идел каналында йөрсен,— ди. Шуннан соң Степан бабайны Мәскәү буйлап йөртә башлыйлар. Кызыл мәйданга алып киләләр. Метрога барып кергәч, карт андагы чисталыкны, матурлыкны күреп, хәйран кала. Аннары Степан карт яңадан Кремльгә кайта да илебез ирешкән уңышлар өчен, кешеләр турында чын күңеленнән кайгыртуы өчен, кадерле Ильичка рәхмәт әйтә. Кадерле Ильич Степан картка кыйммәтле бүләкләр бирә. Аннары аны өенә кайтарып куярга куша. Теге күн киемле чибәр егет Степан картны гажәеп кошка утырта да очыртып алып китә. Озак та үтми, Степан картның өенә кайтып житәләр. Улы белән карчыгы Степанны ишек алдында көтеп торган булалар. Гажәеп кошның тавышын ишеткәч, куанычларыннан нишләргә дә белмиләр. Чибәр егет тимер кошны боларның өе янына ук китереп төшерә дә, Степанны калдырып, яңадан Мәскәүгә кайтып китә Аны озаткач, Степан карт карчыгы белән улын өйләренә алып керә, аларга кадерле Ильич турында, аның ничек итеп кешеләрне кайгыртуы турында, кайларда булуы, ниләр күрүе турында сөйләп бирә. Аннары өчесе дә кадерле Ильичка рәхмәт әйтәләр '. ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН тәрҗемәсе. | Бу әкият күренекле рус әкиятчесе Е. И. Сороковнков-Магайдан 1938 елда Л. Е Элиасов тарафыннан язып алынган һәм күп тапкыр басылып чыккан «Фольклор Тункинской долины» исемле җыентыктан алынды. Җыентык 1966 елда Улан- Удэдә басылган.