Логотип Казан Утлары
Сатира-юмор

ДЕКАБРЬНЫҢ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ

ДҮРТ монолог

БЕРЕНЧЕ МОНОЛОГ

Ул елларда безнең Базы елгасында зур тегермән буасы ясала һәм су Агыйдел хәтле җәелә торган иде. Яр буйларында зиреклекләр, таллыклар, шомырт, балан, карлыган куаклары—урманнар, әрәмәлекләр җәелеп китә. Ерганакларда, күлләрдә үрдәк, чөлди, кыр казы, сирәгрәк булса да торна кебек оялчан дусларыбыз яши Юеш үләнлектәге баласын җуеп әллә, һавада тәкәрлек кычкыра. Озын көннәр буе нидер эзли дә эзли мескенең.

Жәйге матурлык эчендә мин кошлар, җәнлекләр хокукында — чын табигать баласы. Яшел ярда учак ягасың да бәрәнге юып-ярып һәм тоз салып, чәйнекне кайнарга куясың. Яр буена утырсаң, су астыннан күренгән уенчак балыкларга кызыгасың: нигә мин шушы балыкларның берсе түгел икән? Ах, шул балыкларның берсе булсам! һич югында шушы ташбаш урынында! Ә? Аның хәле кыш көне дә, җәй көне дә бер төсле. Андый-мондый кечкенә шуклык, тынгысызлык күрсәткән өчен аны тиргәмиләр — җаны ни теләсә шуны эшли, рәхәтләнеп йөзеп тик йөри ул! Хәзер инде мин дә йөзә беләм белүен дә — тик балык шикелле рәхәтләнеп, озак итеп су астында тора алмыйм — күңел канәгатьләнми! Эх, балык булсаң икән! Теге як ярда атлар чемченеп йөри. Тыңлаганыгыз бармы — шундый матур итеп кетердәтәләр алар үләнне?! Ә яшел печән яки салам турап салган башакны? Абзарда һәркайсына аерым арата бирелгән аларга— бөтенесенә шундый игътибар. Ә безнең кебек малай хакында кайда инде ул кайгырту! Бармы син, юкмы. Менә ат булсаң! Алар ничек шәп чабалар! Мин авылда иң каты йөгерүчеләрдән дә — барыбер атны узып булмый ул. Иң начар кырчын дигәне дә сине ун чакрымга калдыра. Ах, ат булсаң икән ул! Без сыерлар, сарыклар көтәбез. Шуңадырмы — сыер да, сарык та буласым килми. Акрынрак, салсызрак хәрәкәтләнсәң, сыер дип мыскыл итәләр. Берәр эшне аңламый эшләсәң, сарык диләр. Юк, сарык та, сыер да булмыйм мин.

Ә теге чөлдиләр? Торналар? Ах, мин менә кош булырга теләр идем? Нишләп шул кошларның берсе мин түгел икән? Теләсә кая оча алалар. Көннәр салкыная башладымы, китеп баручы җәй артыннан очалар да куып җитәләр. Безнең кебек нәрсә кияргә икән дип, салкыннан ♦ калтырап өйдә утырмыйлар. Күпме ил, күпме җир күрәләр, сәяхәт итәләр. Ә минем шушы судан башканы күргәнем юк. Бу сулар, бу әрәмәләр дә матур, бик матур. Шулай да кошлар гына очып күтәрелгән биеклекләр, кошлар гына барып җиткән ераклыкларда ниләр юктыр дисең! Әллә нинди әкиятләр сөйлиләр, шундый матур әкиятләр: күр дә тор, кошлар киткән илләрдәге хәлләрне сөйлиләрдер әле ул әкиятләрдә! Ах, шул кошларның берсе булсаң икән! Әкиятләр илен барып күрер идем мин! Юк шул, мин бары беркемгә дә кирәкмәс, канатсыз малай гына. Илдархан абый килүгә ашарга әзерләп куйсам, аннан көтүне су буена төшереп туплашсам, кичлектә малларны ашата-ашата йөреп, кичкә берсен дә югалтмыйча хуҗаларына алып кайтышсам, минем өчен бик әйбәт инде. Тиргәүче булмый. Бүген дә шулай, иртәгә дә шулай, берсекөнгә дә... Шулай жәй узып та китә. Ә кыш көне... Әйе, адәм баласы булып туып .бик үк дөрес эшләмәгәнмен, ахрысы мин. Минем кем булып туарга теләвемне сорамыйча бик зур ялгышлык эшләгән табигать. Бик зур ялгышлык! Илдархан абый ниләр уйлый торгандыр, әйтә алмыйм. Ул минем белән андый нәрсәләр хакында сөйләшми бит. Хәзер бөтенләй аз сөйләшә, нәкъ олы кешеләр төсле. Хәер, ул зур кеше дә инде: унбиш яшь, әти үлгәч, аны алыштырган кеше... үз өстенә авыл көтүен алды. Ә мин, җиде яшьлек малай, ярдәмче генә. Бер көнне төшкелектә мәзәгрәк бер нәмәрсә ясады. Юка гына дүрт чыраны дүрт почмаклап беркетте дә аңа бәрәңге белән кәгазь ябыштырды. Аннан сон тегәрҗептән яман да озын итеп койрык такты—бер чакрым бардыр, арттыра төшсәң. Шушы дүрт почмаклы нәмәрсә һавага күтәрелеп ак башлы еланга әйләнә дә әллә кая, күздән югалганчы очып китә, имеш. Әгәр җепне ычкындырсаң, бөтенләй кире кайтмыйча, шулай кош шикелле, илдән илгә, мәңге очып йөриячәк икән! Нәрсә уйлап, нинди теләк теләп ясагандыр ул очкычны, әйтә алмыйм. Биш-алты малай җыелып, тантаналы рәвештә (монысын хәзерге төслерәк әйтүем инде) очырып җибәрергә уйлаган идек, очмады, каһәр. Шуннан соң ике-өч көн буе Илдархан абый бөтенләй бер сүз эндәшми йөрде. Нигә шулай иткәндер инде... Сирәк-мирәк булса да безнең янга Нәркәс апа килеп киткәли. Зәңгәрсу бизәкле күлмәге, кара алъяпкычы, тамчылы алкалары һаман күз алдымда тора. Нәркәс апа килсә, безнең күңелләр күтәрелә, бигрәк гә Илдархан абыйның. Әллә нинди чая, башкаларны да үз шаянлыгы белән мавыктыра белә торган чеп-чибәр бер апа инде ул! Кайбер көннәрне мин кызыккан ат, куян, бүре, торналар, кыр казлары төшерелгән китаплар алып килә. Менә безгә бәйрәм андый көннәрдә! Шунысы начар, ул килсә, Илдархан абый көтүне бер мина ташлый да китә. Үзләре әллә нәрсәләр хакында сөйләшкән булып, олы кешеләрчә әкрен генә атлап, әллә кайлардан урап килгән булалар, сөйләшкән булалар. Шул гомер сөйләшүгә каян җитә диген сүзләре! Ә минем ике- өч сүз әйткәч үк сүзем бетә дә куя, теләсәм дә сөйләшә алмыйм. Нәркәс апа киткәч, Илдархан абый чыбыркы очын рәтләп ишкән булып, я бүтән шөгыль табып, сәгатьләр буе уйланып, елмаеп утыра да утыра. Тиле кеше шикелле. Нәрсә уйлый торгандыр.... Янгырлы көннәрдә хәл мөшкелрәк. Бервакыт, яшен яшенләп, күк күкрәп яңгыр яуганда, күзгә карап бүре килде дә бер сарыкны аркасына салып алып та тайды. Сыерларның ӘХСӘН БАЯНОВ ф ДЕКАБРЬНЫҢ УНӨЧЕНЧЕ KOHL ничек котыруын, ничек бөтен көтүнен акырышуын күрсәгез! Без алармы җыярга, качырмаска тырышабыз, артларыннан чабабыз. Алар исә куган саен тизрәк кача. Бигрәк тә үзебезнең сыер. Мин аның артыннан чаба торгач чытырман таллык-каенлыкка барып чыктым. Шушы сазда ике-өч кенә көн элек (болай чабышулар шактый еш), үземне белештерми йөгереп барганда, елан өстенә басып узган идем. Әле дә йөрәк жу итеп китә: ничек өлгермәде икән ул чагарга?! Беткән иде бит баш! Валлаһи беткән иде! Бу юлы да килеп чыгар дип куркам, ләкин һаман йөгерәм үзем... Шулай, бер сарыкны алды да китте бүре. Таралды да бетте көтү. Караңгы төшкәч, безне юксынып авылдан кешеләр килделәр. Ник алып кайтмыйсыз көтүне? — диләр. Ә без аны һаман җыярга тырышабыз. Сыерларның кайберсе күптән инде өйдә икән, кайберсе бүтән авыл игененә кергән, аларын соңыннан штраф түләп алырга туры килде — зур гына утарга япканнар да куйганнар. Кич кайткач Илдархан абый да, мин дә манма су күлмәкләрне сыгып яңадан кидек тә ашамый-нитми урынга яттык. Илдархан абый төн буе миңа йокы бирмичә, сулкылдап елап чыкты... Нәрсә уйлаган* дыр — анда да әйтмәде. Көзен, билгеле, аның яшьтәшләре дә, минем яшьтәшләрем дә укырга — мәктәпләргә йөри. Ә без кышка чаклы кырда. Кыш көне Илдархан абый атлар карарга керде, мин урамга чыга алмас булдым, өйгә бикләндем: рәтле кием юк. Шулай яши, эшли торгач, Илдархан абый үзенә әйбәт кенә кием юнәтте. Мин дә аз-маз кеше күзенә күренерлек хәлгә килдем — икенче көзне укырга кердем: икенче класска. Чөнки, өйдә ятсам да, беренче класслар укыган бөтен китапларны йөзәр кат укып, йөзәр кат күчереп язып, көн саен мәктәптә йөргән кешеләрдән яхшырак укый ала идем. Арифметикадан үземне бигрәк тә иркен сизәм. Тик язуның матурлыгы гына чамалы. Шушы көнгә чаклы почеркны матурлый алганым юк — кирәкми торган булса, бөтен кеше дә укымас иде ул беренче класста. Дүртенче классны гына бетерсә дә, Илдархан абый укымышлы кешеләрдән хисапланып, аңа наданнарны укытырга куштылар. Абыебыз укытучы булып китте. Икенче елны хисапчылар курсына җибәргәннәр иде, анысын да гел отличнога бетереп, колхозда хисапчы булып китте һәм анда өч ел эшләде: егерме яшендә бөтенләй олы кешегә әйләнде. Безнең өй моңарчы нәкъ искечә: түрдә — буйдан-буйга сәке, өстәлфәлән юк, шунда ашыйсың, шунда эчәсең. Ике генә бүлмә. Илдархан абый бу тәртипне үзгәртергә балта осталары җибәргән. Сәкеләрне кубарып ташладылар да өр-яна тактадан аерым бүлмә ясап куйдылар, ишекләргә ялтырап торган тимер бикләр, тоткалар кактылар. Сәке \рынында тимер карават, сәгать турысында менә дигән өстәл барлыкка килде, һәм. озак та үтмичә... Илдархан абыйның бергә эшли торган дус егете килде дә әнигә әйтте: — Зөлхәбирә җиңгәчәй, хәзер сезгә килен алып кайтабыз, каршыларга әзерләнегез. Килен дигәнебез Нәркәс апа булып чыкты. Илдархан абый белән алар ай чамасы гына бүлмәдә йокладылар. Аннары, Нәркәс апа укытучы булып (шул елны ул урта мәктәп бетергән) эшкә урнашкач, безгә кайтмас булдылар. Илдархан абый аның янына, күрше авылга йөри торган булды. Ә көз җиткәч, аны армиягә алып киттеләр. Нәркәс апа безгә кунакка килгәли, җәен күбрәк бездә яши. Илдархан абый кайтачак вакытны көнлекләп, сәгатьләп саный. Ләкин алар- ның язмышын кайдадыр ун да барып җитмәслек ерак илләрдә яшәүче власть ияләре хәл иткән булган инде. Корбаннары, югалтулары белән, афәтнен чиге-чамасы күренмәве белән шомландырган иң коточкыч җәй — кырык бернен жәе килде. Илдархан абыйның кайчан кайтасы, кайтамы-юкмы икәне бөтенләй билгеле түгел хәзер. Менә сиңа ил язмышы, менә сиңа кеше язмышы' ♦ Кич. и Кара якта, мич алды ягында кечкенә өстәлгә утырып, чәй эчәбез © Ни өчендер ут та алмаганбыз — әз булса да керосин янга калсын дипх тер инде. Каршыбыздагы бакча як тәрәзәдән, төньяктан, йөз адым “ чамасы ераклыктагы шомырт куаклары шәүлә төсле булып күренә. Са- м моварның тыныч чыжылдавы, чәй һәм бәрәңге пары күңелгә әз булса © да юаныч бирә шикелле. £ Июль киче тын, карангы, төпсез. Бер-ике айдан Нәркәс апа укытыр- — га киткәч, безгә тагын да караңгырак, ямансурак булачак. — Үзебезнең авылда гына укытсаң! — ди әни,— кышны бергә-бергә 3 чыгарыек. Иптәш булырыең, бер терәк. — Үзем дә шулай димен дә бит шул. Мәктәп юк — авыл бик бәлә- $ кәй, ачмыйлар. Сорап та карадым. Шулай әңгәмә корып утырганда, ишек ачылды да аннан таныш сын < күренде. — Исәнбәк абый! о һәм тиз генә мин анын каршысына атылдым Исәнбәк абый минем аркадан каккалап, бәләкәй генә чемоданын < ишек төбенә куйды да, бу якка чыгаргамы, чыкмаскамы дигән кебегQ рәк, аптырабрак калды. Нәркәс апа да анын карашыннан каушагандай a башын иде һәм стенага йомылды. Ярый әле, әни аптырамады — салмак кына торып Исәнбәк абыйны * үзе кочаклап алды: ® — Әй, Исәнбәккәем! Сагындырып кына! Әй, Исәнбәк! Менә сиңа! — Я, ни хәлләрегез бар? — диде Исәнбәк абый, ниндидер тавыш калтыравын җиңәргә тырышып һәм шул сүздән соң елмаеп та куйды. Өй эче шул сүз белән, аның ягымлы елмаюы белән тиз арада яктырып киткәндәй тоелды — әни ут кабызганнан түгел, әйтерсең. Яктыда Исәнбәк абый Нәркәс апага текәлеп, танырга тырышкандай тукталыбрак калгач, мин ярдәмгә килдем: — Нәркәс апа ул безнең! — Киленебез шушы инде, Исәнбәк,—диде әни дә. — Ә! Шушымыни киленебез? Бик шәп! Я, күрешик инде! Мин менә бианаңның туганнан туган энесе булам. Сина — абый. Күрешикме соң? — Күрешик соң,— диде Нәркәс апа, оялгандай һаман аска карап, һәм Исәнбәк абыйга кул сузды. Күрешкәч, Исәнбәк абый юка яшел плащын тиз генә салып ишек янындагы чөйгә элде дә — инде бу юлы нык адымнар белән —тагы безнең якка чыкты: — Я, Вәкил, юыныйк, су салып бир миңа. Комганда су беткән икән — шатлыгым эчкә сыймыйча олы чүмеч белән су салдым һәм ул юынганчы әни тастымал алып миңа сузды — Яңарак сөлгегә сөртенсен,—диде. — Менә бит, ә, ничек үсеп тә киткәнсең. Ничә яшь инде сиңа? — Унике тулды, унөченче! — Озакламый .кызылармеец та булырсың, сугышчы булырсың! — Ул армис булганчы ук барыр микәнни сугышлары? — диде әни куркуын яшермичә. — Белеп булмый инде аны, түтәй! Сугыш бик каты бит. Тегеләр шактый тиз килә. Нихәтле күбрәк килсәләр, сугыш шулчаклы озаграк барачак. — Бөтенләй басып китмәслврмв? — Бөтенләй басып алсалар да, сугыш бетмәячәк — мондый зур илне барыбер буйсындыра алмаячаклар. Шул, озакка гына сузылуы бар. — Без'барыбер җиңәячәкбез бит, Исәнбәк абый, шулай бит? — Шулай, әлбәттә, шулай. — Ишеттекме, әни? Мин сиңа нәрсә әйткән идем? — Ходай гына кушсын. Әйбәт сүзеңә рәхмәт, Исәнбәк. Әйдә, булганынча авыз ит ризыктан. Кыстатма. — Ярын, рәхмәт, кыстатмам —дип чәйне үз алдынарак күчерде Исәнбәк абый һәм Нәркәс апага карады, — Нәркәс булам дисез икән! — Мәзәгрәк исемме? Кушканнар инде... — Начар исем түгел, миңа ошый, ифрат назлы, ифрат иркә яңгырый. — Әйтмәгез инде. Чәй эчкән арада әни Исәнбәк абыйның хәлләрен сорашты, без икәү тынлап кына тордык, ара-тирә генә сүз кыстырып. — Соңгы вакытта Свердловскида эшләдем, беләсез инде. — Андый-мондый нәрсә юктыр бит? Кинәт кайтып төшүеңнән әйтәм. Алла сакласын, бу дөньяда... — Зыянлы нәрсә юк. — Отпускагамы? — Бөтенләй. — Бөтенләй? Әни Исәнбәк абыйга гаҗәпләнеп карады, ә мин шатланып кычкырды м: — Шәп! Китмә, Исәнбәк абый, бер дә китмә. — Китәргә туры килә шул,— диде үзе чак кына моңайгандай һәм, без сүзсез калган арада, нык тавыш белән өстәде: — Кирәк! — Хәзер кая китәсез инде? — диде Нәркәс апа да аның китүен теләмәгәндәй. — Хәзер үк түгел, аз гына соңрак. — Кая? — Бу сорауны тагын Нәркәс апа бирде. — Фронтка. Безнең өчен яна бу сүзнең ничек шомлы яңгырашын үзегез беләсез инде: ул сүз ишетелүгә тагын озак вакыт тавыш-тынсыз калдык. — Ярый, Исәнбәк, бик дөрес эшләгәнсең,— диде соңыннан әни, нәрсәнедер аңлагандай,— әңкән урынына калган тутанны күреп китүен бик тиеш. Рәхмәт. Үзем дә бик сагынганыем. — Мин дә бик сагындым шул. Әмма кайтуым аның өчен генә түгел. — Бүтән күрәсе кешеләрегез дә бардыр шул. — Безнең заводтан фронтка җибәрмиләр. Бронь бирүләре ихтимал иде. Ә минем каласым килми. — Нишләп? Күрәләтә сугышкамы? Дабрабуле? — Үз теләгем белән. Я, бөтен таныш-белеш, ир-ат китеп беткәч, мин нишләп калыйм? Шушындый вакытта? Хатын-кызлар исәбендә? — Бәй, забутта беләләрдер инде кемне җибәрергә икәнен. — Менә шул, түтәй, мин таныш-белеш аркылы тиз генә эштән чыктым да сезнең белән соңгы кабат күрешергә дип... — Авызыңнан җил алсын,— ди аны бүлдереп әни,— ни сөйлисең син! — Ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк мондый чакта. — Киткән бер кеше үләргә тиеш түгелдер бит! — диде Нәркәс апа дә йөзенә чыккан борчылуын яшермичә. — Киткәнче шушы якын-тирә авылларның берсендә эшләп торырмын, бер-ике ай. Военкоматка заявление илтәм, иртәгә үк! — Иртәгә үк! Менә сиңа! Ә мин аның белән бергә елга буйларында йөрергә, сү керергә, җиләк жыярга, шахматлы уйнарга дип хыялланып утырам. Ничек була инде бу? Менә шулай: унбиш көн — бер ай чамасы Исәнбәк абый да. Нәркәс апа да безнең өйдә яшәделәр һәм бер-берсенә бик тиз ияләшеп тә ♦ киттеләр. Исәнбәк абый каяндыр велосипед сатып алган да район үзәгенә көн саен диярлек бара һәм алдына Нәркәс апаны \тырта. Йомышлары нинди булгандыр — әйтә алмыйм. Күрше авылларга кибетләргә дә йөрделәр бугай. Хәтеремдә, бер көнне мандолина алып кайттылар. — Менә түтәй, Нәркәскә бүләк алдым,—диде Исәнбәк һәм мандолинаны көйләргә кереште. — Уйный беләме соң ул аны? — диде әни, бүләкне өнәмәгәндәй. — Белмәсә, өйрәнер. Бу вакыт Нәркәс апа үзе нидәндер уңайсызланып, тәрәзәд ■ тышка караган булып утырды. Икенче көнне, велосипед белән чираттагы бер сәяхәттән сон, калын 1ына китап алып кайттылар. Китапка мин бик сөендем дә, әллә русчаны рәтләп аңламаганга, тырышып-тырышып карасам да укын алмадым, тик исеме генә хәтердә калды: «Записки Пиквикского клуба...» Исәнбәк абый кебек тантаналы төстә игълан итмәсә дә, соңынтын беленде: китапны Исәнбәк абыйга Нәркәс апа бүләк иткән иде. Матур беркөнне өчәрләп җиләккә бардык — Елан тавына. Нәркәс апа мандолина, Исәнбәк абый теге калын китабын алды. Минем кулда— зур гына бер тәлинкә һәм банка. Тау буенда үләнгә күмелеп утырдык. Нәркәс апа мандолинада өйрәнергә азаплана, без аңа ничек кая басарга икәнен күрсәтеп карыйбыз. Тик һаман барып чыкмый: Нәркәс апаның сәләт юк икән музыкага, чыкмый гына көй, үтерәсеңмени аны! Шактый вакыт булашкач, җиләк җыярга килгәнебезне хәтерләп, мин Нәркәс апага тәлинкәне биргән идем, алмады — Ай, апаем, бик зур бит бу, ничек тутырырбыз? — Сез икәүләп җыярсыз! — Барыбер зур. — Мәгез алайса банканы. Мандолинаны тау буена калдырып (ерак китмибез бит), җиләк җыябыз. Алар икесе бергә йөри: сөйләшәләр — сүзләре бетми, шаяралар — хәлләре бетми. Инде кояш баерга таба борыла башлады, инде мин берүзем тегеләр алмаган икенче тәлинкәне тутырдым—ә болар икесенә бер ярты литрлы банка белән йөриләр. Әй, булдыксыз да инде бу олы кешеләр, кечкенәләрне яманлап, акыллы сөйләшергә генә булдыралар. Җиләкне хәзер ашап кына йөрим. Алай да куркыныч, «җиләк астына төшүен» бар. Бервакыт эсседә шулай күп җиләк ашап, хур була язган идем бит: бөтен тәнне әллә нинди кып-кызыл таплар басты, әчетә, кычыта, яндыра, елыйсылар килә, үләм дип торам. /Хкылны шулайрак җыясың аны. Ниһаять, килделәр минем янга. — У! Тәки тутыргансың бит! — диде Нәркәс апа, көч хәл белән елмаерга тырышып —Ә без... Менә! — һәм ул тулып та җитмәгән бан- кысын күрсәтте. — Тулмаган, һә-һә-һә! — Рәхәтләнеп көләм — Җә инде, шулчаклы мыскыл итмә инде,— дип ялына Нәркәс апа. Исәнбәк абый исә кулына мандолинаны алды да телдән калды: мандолинаны чиртә, тегесе—кылтыр кылтыр... — Нишләгән ул?—дим куркып. — Нәрсә? — ди Нәркәс апа. — Мандолина... шартлаган. ӘХСӘН БАЯНОВ ф ДЕКАВРЬНЫҢ УНОЧЕНЧЕ КӨНЕ — Мин аңа кагылмадым,—дияргә ашыктым, мандолинаның буй- данбуйга ярылып чыгуын абайлап. Исәнбәк абый медиатор белән мандолинаның кылларын тагын чиртеп карады — күптән түгел генә яңгыраган көйләрдән җилләр искән, зыр-зыр... тагын. Җанлы кеше шыңшыган шикелле — имгәтеп ташла- ганнармыни! — Өйрәнә алмый калдым,— диде Нәркәс апа. — Кызганыч,— диде Исәнбәк абый, чын күңелдән кайгырып. Ә кайгырыр нәрсә булган икән шул. Бер-ике көн узгач, Нәркәс апа яңадан чырайланып китте. Исәнбәк абый белән тагын шаяра, көлешә башладылар. Бервакыт шулай уйнаганда, Исәнбәк абый аның кулыннан нәрсәнедер тартып алган иде (китапны, ахрысы), Нәркәс апа үзенең озынча һәм нык кулы белән шулкадәр каты итеп сукты, аларга әни гаҗәпсенеп бик озак карап торды Икенче көнне күрше хатынына зарланып сөйләгәнен ишеттем: — Болар бигрәк мәзәк кылана башладылар инде. Егет белән кыз диярсең. Син Нәркәскә сиздер әле. Яшьлеге белән ул уйлап җиткерми бугай. Килешми ул алай диген. — Килешүен дә килешми шул.— диде күрше хатын.— Чыбыксыз тилефун дигәндәй... чыш-пыш тарата — бөтен авылга. — Әстәгыфирулла, тәүбә. Кит, сөйләмә язмаганны. — Үзеңдәген кешедән сора, дигәндәй... Әни Нәркәс апага шул хәбәрне җиткердеме, әллә бүтәнчәме — тик ул килештермәслек хәлләр, кәефне җибәрерлек бүтән иркенлекләр хәтердә калмаган. Киресенчә, алардан аерылу кыенлыгы йөрәкне кисеп- кисеп ала хәзер. Сентябрь җитәрәк икесе ике авылга укытучы булып киттеләр — Нәркәс апа якынрак бер авылга, тегесе еракка. Нәркәс апа ял саен диярлек кайтып йөрсә, Исәнбәк абый бөтенләй күздән югалды. Декабрь урталарында гына — бусы инде соңгы тапкыр—тагын кич, бу юлы төс-кыяфәтенә туры килми торганча — аркасына биштәрле капчык аскан хәлдә килеп керде. Армиягә китешли, рөхсәт сорап, бер кичкә, саубуллашырга гына кайткан иде ул. Чишенгәч тә теге мандолина (могҗизага да ышанасы килә бит кайчак) төзәлмәгәнме дигәндәй уйнамакчы булып караган иде дә, юк шул — зың-зын һаман... — Эх, Вәкил, Вәкил... Әйтерсең, мин гаепле. — Уйна әле, зинһар, баяныңны. һәм нәрсә хакындадыр уйланып, бик озак, бик озак мин уйнаганны тыңлап утырды. ...Соңыннан кемгәдер хат язды, бәрәңге белән ябыштыргач, адрес язды... Кич. чәй эчкәч, идәнгә урын җәеп, бөтенебез тезелешеп шунда яттык та төн буе диярлек сөйләшеп чыктык. Без Исәнбәк абыйны кызганабыз. ә ул — безне. Язга кадәр җитәрлек тә ашлык юклыгын белгәч, бөтенләй тынычлыгын җуйды һәм йокыны бөтенләй качырырлык яман киңәшләр бирә башлады: — Син, түтәй, нәрсә диярсең—әгәр мин шәһәргә Вәкилне ияртеп алып барсам? — Ник анда? — Баянны сатарга кирәк — Баянны? —Мин, аның бу сүзләрне әйтүенә ышанмыйча, сикереп үк тордым. — Әйе. Әсләм абый аны мина калдырды. Сакларга кушты. — Ул ачуланмас, бер дә юкка сатмыйбыз. Сезнең өчен —исән калуыгыз өчен. — Юк, Исәнбәк абый, саттырмыйм. ♦ Бик кирәк дисәгез, сугыштан соң тагын алырсыз. Я, язлыкта ни и ашап яшәрсез? = — Үлән. « — Үлән чыкканчы?.. “ Аптыраштан эндәшмәвемне минем ризалык бирүем дип аңлагандыр- а мы, әни йомшак кына әйтте: о Булдыра алмас шул, бала тикле балага ничек баян тоттырып жи- 5 бәрмәк кирәк. ~ Әйтеп торам бит, үзем алып барам. Сатып ук бнрәм. Акчасын £ куфайкасы эченә шәпләп тегеп куйгач, җырлап кына кайта ул. Аның ? каравы, көзгә хәтле җитәрлек ашлык алып куярсыз, хәзердән үк, бәясе % күтәрелгәнне көтмичә. — Ирләр башы әйбәтрәк эшли шул,— диде әни, ризалашу гына =« түгел, аңа сокланып ук. Ф Мин нәрсә әйтергә белми ятам. «Сатмыйбыз» дип һаман бер сүзне а тугласам да, алар, эшнең инде хәл ителгәнлеген белдереп, икенче нәр- о сәләр хакында ук сөйләшергә керештеләр. Ә минем башта — баян. «Юк, = юк, барыбер бармыйм!» — дим эчтән генә. Шул уй белән йоклап та кителгән. Күзләремне ачсам, инде Исәнбәк и абый киенеп алган да мине уята: я — Әйдә, киттек, егет бул, әйдә, тиз. о Торасы килмәүдән бигрәк, барасым килмәвен беләсез инде. Елар * чиккә җитеп, көч-хәл белән торып бастым: — Нәрсә кияргә? Минем аякка юк. — Соң, инде... моңынчы ни киеп йөрдең? — Чабата. — Тагын ки шуны. — Тишелгән.— Чабатаның тишек булуы — минем өчен пи зур бәхет икәнен сизенәсездер. Тик Исәнбәк абый тагын аптырап калмады. — Әсләм абыеңның ботинкасы-фәләне калмаган идеме? — Мин аларны туздырдым инде. — Итекләре бар, тузмаган,— дип тиз генә эләктереп алды әни һәм чоланнан пар итек алып та керде,— сиңа ярый торгандыр инде ул, мә. — Кара син, хром итек! Сәбәпнең тәки табылмавыннан әрни-әрнн аякларга чүпрәк-чапрак урадым да кидем. Итекләр коргаксыган, шыгырдап тора... бер җыерыгы бармак турысыннан эчкә баткан һәм шул төштән тишелгән дә... Итекләр аякны бик тиз суеп чыгарачак һәм... аннары кире авылга... Ә хәзер зурлар сүзенә карышмаган кыяфәт чыгарырга кирәк. Бәләкәй чанага яшел сандыгыние белән баянны салып бәйләдек тә киттек. Чананы мин тартам. Ни өчендер турыга, ындыр артлап чыкмыйча (анда кар юлы салынмаган иде шикелле) урам буйлап барабыз. Урамны чыкканда ук инде мин сукранырга да керештем, итекләр аякларны ачыттыра да башлады. Мин уйлаганнан да тизрәк. Ипидер, чынлап монысы. — Юк инде, походка чыктыңмы, егылганчы атларга тиешсең,— ди Исәнбәк абый. — Мина беркем дә кушмады — Мина да кушмадылар — барам бит. — Барма син дә. Кит заводыңа кире — Эх, энем, энем. Бәләкәй шул әле син. акламыйсың. Кешедә вөҗдан дигән нәмәрсә бар, шул йөртә, шул куша! Шул! Шулай дигәч, тагын атладык. Авылны чыккач, аркасындагы капчыгын чанага салып бәйләде дә үзе чананың бер як җебеннән тартып бара башлады. Болай миңа җиңелрәк җиңелен, тик аяклар адым саен ныграк авырта, өши бара шул. Эндәшмичә генә сыкрануымны, сызлануымны сизептер, урманны узып ялан җир белән бераз ара үткәч тә үзе тукталды: — Чынлап авыртамы? — Чынлап булмаса... — Барасың килми бит. сатасың килми баянны,— диде ул, минем аякларга караган хәлдә. — Ансы да бар. — Ачтан үләргә ризамы? — Риза.— Ул сәерсенеп карагач, өстәдем:—Әни әйтә, ил белән булгач, бернишләр хәл юк. ди. — Ай алла! Үлемгә әзерләнеп беткәннәр! Болай булгач... Әҗәлне көтеп кенә ятасы калган инде. — Ә баянны барыбер сатмыйм мин. Үлсәм дә. — Үзең юлга чыктың. — Син кушканга. Шактый вакыт сүзсез торгач, нидер уйлап, ул тагын кузгалды. Ялан белән ераграк киткән саен җил көчәя — муенның бүрек каплап җиткермәгән ачык төшләреннән кереп, тәнне әчеттерә, күн итек аркылы чеметеп, бөтен гәүдәле калтырата. Туган авылдан ераклашкан саен көчәячәк икән бу җил, тагын да зәһәрләнәчәк икән бу салкын, ә тегендә, Исәнбәк абый барып җиткән төштә, давылга әйләнәчәк — карлы һәм канлы давылга! Ах! Туган җирдә, урман ышыгында ничек рәхәт булган икән, белмәгәнбез кадерен, белмәгәнбез! Исәнбәк абый да шул аерманы сизеп, үзенең кая барасын унлап, күз алдына китереп шомлана, мөгаен. Берсүзсез атлый да атлый. — Карале, Вәкил.— диде ул бер мәлне кинәт тукталып,— мин бит хатымны онытканмын. — Нинди хат? — Кичә кич язган идем — Илдарханга. — Алайса... мин үзем салырмын. Хәзер үк, кайтып китим! Башка килгән фикердән үзем дә куанып, кычкырып җибәргәнмен икән: Исәнбәк абый сүзеннән аңладым. Чынлап та шатланмаслык түгел шул. Ай! — Кычкырма шулчаклы, буранны котыртасың,— диде ул һәм көлеп куйды,— хәйләкәр! Ә миндә бернинди хәйлә, усаллык юк, туп-турысын әйтәм. Юлга чыкканнан бирле беренче кат күтәрелеп карасам,— күзләренкашларын кар сырган икән, бите юпь-юеш, бәйле бүрек бауларына чаклы боз каткан. Әле күпме барасы бар —юлның башы гына! Кичәсе юлларын күз алдына китерсәң, болай да өшегән җан тагын да ныграк әчетеп сулкылдый. Ах, ниләр күрмәс әле аның газиз башы! Ниләр генә күрмәс! Исәнбәк абый! Мондый уйларны мин аның үзенә әйтә алмыйм, аларны сүзгә әйләндерү минем өчен ул чакта гомумән мөмкин түгел, мин тик сизенәм, барыи да эчке бер авыр сизенү белән сизенәм һәм башым тагын да түбәнрәк иелә. Буран ажгыруын киметә һәм җылыта төшеп, өстемә Исәнбәк абыйның ягымлы һәм ямансу тавышы, тыныч сүзләре сибелә— аркама, бүреккә бәрелгән кар бөртекләренә чак кына да охшамаган йомшак сүзләр: — Мин ул хатны Илдарханның үзе өчен генә язган идем. Син кара инде, ялгыш бүтән кеше кулына эләкмәсен, яме. — Мин аны бүген үк илтеп салырмын. Бүген өлгермәсәм, иртәгә. — Шуны уйлап торам әле — салырга да ярамас. — Ничек «ярамас?» Нишләтим соң алайса? — Белмим шул. — Үзең язгансың... — Ялгыш аңлап, Илдарханның мине бик нык тиргәве бар. — Нишләп ул сине тиргәсен ди?! — Әйтеп булмый шул, булмый — ничек килеп чыгар бит. Берни аңлый алмыйча, күзләренә карыйм. Дөресрәге, аңлыйм, ләкин Ышана алмыйм. Сүз җәй көне, авылда йөреп узган теге «чыш-пыш» хакында бара. Исәнбәк абый һәм Нәркәс апа... тагын нидер... Тик бухана олы кеше миңа сөйләп торыр дип, үзенә шул хакта әйтсәң —җай сыз хәлдә калуыңны, хур булуыңны көт тә тор. Юктыр, бу хакта түгелдер... Ә Исәнбәк абый башын ия. Әйтерсең, гаепле... — Алайса, үзе кайткач бирермен хатны. — Аңласа икән, аңлый алса икән!.. Бу сүзләрне ул, билгеле, мина түгел, үз-үзенә әйтә. Әйе. үзе әйткәнчә, бары тик кычкырып уйлый һәм нишләргә кирәклеген бары тик хәзер генә хәл итә.. Мин аның бер карарга килә алмый интегүен күреп газапланам, кызганам. — Ертып ташлыйк соң... — Ертырга да ярамый. Кирәк булуы бар. Әгәр ул дөреслекне белмәсә, аның алдында мин әшәке бер кеше, үзен-үзе хөрмәт итә ал- « маслык куркак бер кеше булып калырга тиешмен. Бу сүзләрне мин бөтенләй аңламыйм һәм. ни өчендер, аңларга да к тырышмыйм, тик алар бүгенге көнгәчә аермачык булып күңелдә сак- < лантаннар һәм алардан бүген инде кайбер нәтиҗәләр ясарга тырышам... Тик булдыра алмыйм. Дөрес эшләдеме ул? Мин аңа бәлки ярдәм итәргә = тиеш булганмындыр? Ничек итеп? Хәзер инде аны тиргәргә яки яклар- « га гына мөмкин. * — Беләсеңме, нишләргә кирәк,— диде ул, ниһаять, нәрсәдер уйлап чыгарган тавыш белән,—сугыштагын белеп булмый, җибәрми тор син аңа. Әгәр үлсә...— минем йөрәк авыртудан кычкырып җибәрү мөмкинлеген абайлап, сүзен ачыкларга ашыгып, үзе кычкырды: — сугыш бит, үләләр бит, ай, энекәшем, үләләр, күпләр, бик күпләр, күпме генә кызгансак та, үләләр! Безгә бер генә юл кала, түзәргә, ирләрчә түзәргә. Син дә түз, түз! — Ыһы...— Күзләргә тулган яшьне тыярга тырышам һәм бүтән сүз әйтә алмыйм. — Менә шул, әгәр үлсә, тыныч үләрлек булсын, газапланмасын. — Әйе . — Синең белән зурларча сөйләшеп була икән, акыллы малай син, молодец. Хәл кылыйк шулай: исән кайтса да бик кирәге чыкса гына тапшырырсың хатны, үзең белеп. — Ни өчен тагы, ник? Ярамаган сүз ычкындыруын абайлагандай уңайсызланды абыем: — Болай.... Шул... Бик нык газапланса гына бирерсең. Ярыймы? Эшли алырсыңмы шулай? — Нәрсәсе бар аның? — Алайса, тагын бер үтенечем — үзең укыма ул хатны, яме? — Я... — Көчең җитәрме шуңа? — Нәрсәсе бар аның? — Алай-болай үлсәм... — Исәнбәк абый! — Без бит шулай сөйләштек, дөреслектән курыкмаска. — Курыкмыйм да бит... — Шулай булгач... Ни әйтмәкче идем әле’ Әйе. үлсәм, туфрагым рәнҗемәслек булсын, син мине гафу ит... Илдарханга да әйт ышануым ны... сүземне үтә. ДЕКАВРЬНЫҢ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ — Анысы... мин үтәрмен. Исәнбәк абый мине җилкәмнән сөеп куйгач, үзенә сонгы тапкыр карап калыйм дип башымны күтәрсәм, аның күзләрендә яшь икән. Шушы зур кеше — акыллы, җитез, уенчак кеше елар дип кемнең башына килсен! Бүтәннәр сөйләсә, ышанмас идем. Исәнбәк абын! Ай, Исәнбәк абый! Ничек ярдәм итим соң мин сиңа? Ничек хәлеңне җиңеләйтим? Олылар үзләре булдыра алмаганны без ничек булдырыйк? — Ярый, бар, хуш! Түтәйгә сәлам әйт. — Әйтермен. Ул да китәр юлга бер-ике адым атлады, мин дә.. Тик тукталдым, ана карамаска көчем җитмәде. Ул да борылган икән, мине күреп, үзе дә тын калды. Басып тик торабыз. Күпме торганбыздыр, ул ниндидер бер ашкынуын җиңә алмагандай икеләнеп кенә, миңа таба килә башлады, үзе бер сүз әйтми. Мин — аңа таба. Менә тагын очраштык. Тагын берсүзсез генә мине кочаклады. Кочаклады да тып-тын калды... Тагын бер сүз дә юк. Шулай мин буран тавышын, җил тарткалавын, абыемның шушы табигатьнең үзе төсле үк чиксез һәм тирән сагышын, ә ул минем кечкенә җанымның үрсәләнеп ашкынуын (әлбәттә, әлбәттә, ул моны сизгәндер!) тойган хәлдә күпме торганбыздыр, ул, ниһаять, тагын кузгалды: — Я, хуш, бәхил бул! Күзләрен яшереп тиз генә китеп тә барды... Ап-ак киңлек уртасында, меңнәрчә чакрымнарга сузылган урманнар һәм далаларның, СССР дип исемләнгән чиксез илнең нәкъ уртасында аерылыша алмый газапланган ике кешенең ничек интегүен күрүче булса икән! Ай, елар да иде ул, үксеп-үксеп елар иде, нәкъ шушы күз ачкы- сыз ак буран шикелле ярсып елар иде! У-у-у-х!.. ...Ак кар каплаган, буран күмгән шушы мескен җир шары өстендә яшел сандык бәйләп куелган бәләкәй чана янында унике яшьлек малай тукталган да тып-тын басып тора да тора. Абыйсы — юл капчыгын аскан юлчы — атлый да атлый. Дөньяда бүген алар икәү генә. Юлчы шулай әкрен-әкрен ераклаша бара. Ераклашканнан-ераклаша бара. Аның төсе, киеме, юл капчыгы да күренми башлый, ул силуэтка, җан- сыз-тәнсез шәүләгә әйләнә һәм шул хәлдә күз алдына китерергә мөмкин булмаган мәңгелеккә кереп югала... Ул тик шул кыяфәттә малай хәтерендә гомерлеккә, гомерлеккә кала... Хәзер дә шул хәлдә — дөньяда ике кеше. Иксез-чиксез ак бушлык уртасында... ике кеше. Ике кеше... Китте Исәнбәк абый. Китте дә югалды шулай — суга төшкән таш кебек. Нәрсә уйларга, бүтәннәргә ничек аңлатырга да белмим. Аннан бер хат һәм бер рәсем генә калды. Чак кына кырыйгарак таралган чәчләре өстәрәк дулкынланып тора. Маңгаенда ике калын гына буразна — бөтен уе, бөтен узганы калдырган серле юл... Дөньяны һаман акларга тырышкан акыллы күзләре, көләргә дә, көлмәскә дә белми аптырап тынган иреннәре... Берни әйтмиләр... Аннан калган хатны ачып укыйсы килә: шунда ул үзенең киләчәген язып калдыргандыр шикелле. Көненә өч тапкыр ачарга теләп, көненә өч тапкыр үземне җиңеп яшим. Шулай да, ничек кенә булса да антны бозмаска, егет сүзен таптамаска, үземне җиңәргә, ничек кенә булса да җиңәргә сүз бирдем һәм җиңдем. Хатны үземнән үзем ерак, ләкин җил-яңгыр тими торган ышанычлы җиргә яшердем һәм аны онытканлыгыма үземне үзем ышандырырга тырыштым һәм ышандырдым. Минем өчен хәзер ул юк. Илдархан абый исән кайтса гына, хәтергә төшәчәк. Ә Илдархан абый сугыш беткәч озак та тормады, отпускыга кайтып килде. Ниндидер йомыш белән (вак-төяк юнәткәләргә бугай) Уфага барган идем. Кайтышлый, пристаньда күрәм: ике кеше сөйләшеп утыра. Икесе дә хәрби киемнән. Яшьрәге — старшина, икенчесе, олырагы — сержант. ф Карыйм, икесе дә таныш. Яшьрәге — чиста, чибәр... Әсләм абыем бугай бит. Әйе, үзгәрмәгән диярлек. Ә тегесе—Илдархан абыйга охшаганрак. Ләкин олыгайган, шактый ямьсезләнгән... Таныйм. Икесен дә. Ләкин күрешергә, эндәшергә куркам: үз күзләремә ышанмыйча (бу бит артык зур һәм көтелмәгән бәхет — ничек ышанасын!), каршыларына бастым да акылсыз кеше шикелле карап тик торам. Ниһаять, алар да мине күрделәр. — Вәкил, син бит бу! — диде Әсләм абыем. — Нишләп эндәшмисең? — дип сорады Илдархан абый. Шатлыктан, телсез калып, басып тик торам икән. Үзләре йөгереп килеп исәнләштеләр. Мин кул гына суздым. Шундый мәзәгрәк кеше инде мин. Ай, шундый оялчан малай инде мин, рәтсезең. Алай ярамаганын үзем дә беләм, тик икенче төрле була алмыйм. Таныгач ук ник икесенең дә кочагына асылынмаска, иик шашып ташланмаска инде, кычкырмаска, көлмәскә инде? Ник үз бәхетеңне үзен киметергә? Хәтеремдә, ул көнне пароходка билет беткән иде. Икенче көнне пароход булмады. Шуңа күрә бер-ике көн шәһәрдә йөрдек, кәртечкәгә төштек — өч туганның күрешү истәлеге хәзер дә саклана. Өч улы берьюлы кайтып төшкәч, әнинең ничек шатланганын, шулай ук көләргә дә, еларга да белмичә, кочакларга да. кочакламаска да белмичә каушап, диванага сабышкандай өйдә бөтерелеп йөрүен, я кашыгын, я табагын, хәтта самоварын да таба алмыйча интегүен сез күз алдына китерә аласыз инде. Бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Нәркәс апаның без кайтып ике-өч сәгать үткәч үк унбиш-егерме чакрымлык авылдан килеп житүе генә гажәп тоелды мина. Шул арада ничек ишетеп, ничек килеп өлгерергә мөмкин икән?! Шатлык—менә нинди ул! Көянтә-чиләк белән чишмәдән кайтып килүче бер хатынның урам як тәрәзәдән: — Нәркәс тә килә! — дип әйтүе булды, табын яныннан дәррәү кубып урамга ташландык — иң алда Илдархан абый! Ул йөгерә, аның каршысына Нәркәс апа йөгерә. Инде кочаклашырга гына калгач, икесе дә шып туктадылар да, икесенә бер сүз әйтешергә онытып, беренче танышкандагыдай, тартыныбрак күрештеләр. Оялуларымы, каушауларымы йөзләренә үк чыккан — кызарганнар, күзләрен бер-берсепнән генә түгел, бездән дә яшерәләр, әйтерсең, мәхәббәт — гөнаһ, әйтерсең, сагынышу — начар хәл, әйтерсең, мәхәббәтнең, еллар буе тупланган сагышның берьюлы шартлавы, башкаларга күрсәтерлек дәрәҗәдә, тыелгысыз хәлдә, язгы буа, язгы су төсле җимерелеп ташуы — оят нәрсә. Бу кадәр сагына алудан гарьләнергә түгел, юк, юк, мең кабат юк — гарьләнергә түгел, бары тик горурланырга гына кирәк ләбаса! Мәхәббәттән тартынмаска, анын рәхәтен, бәхетен, ләззәтен, авырлыклардан соң килгән ләззәтен киметмәскә, җылы диңгезгә ташлангандай бәхет кочагына ташланырга кирәк иде ләбаса! Менә алар Таһир белән Зөһрә, менә алар Ромео һәм Джульетта — тагын кемнәр... ни өчендер бу юлы үзләренең иң гүзәл, нң соклангыч сыфатларын яшереп, сокланырга гына мөмкин булган көчләрен тыеп, безнең арага кереп, еллар буе бергә яшәгән кешеләрдән берни белән дә аерылмаган кыяфәттә атлап киттеләр. Нәркәс апаны мнн җитәкләдем, ул Илдархан абыйны. ӘХСӘН БАЯНОВ ф ДЕКАБРЬНЫҢ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ Бәхетле өйдә йокы да тәмле. Иртәгесен кояш та шундый күңелле кыяфәт белән каршылады. Сентябрь тирәсе булса да. көннәр жылы килгән иде ул елны. Ихатага чыктым. Илдархан абый койма тактасына сөялгән дә хәрәкәтсез калган. Мөгаен, ул иртәнге бакчада мең төрле төс күреп, шул төсләр, шул бакча рәвешендә үзенең киләчәген күз алдыңа китерә торгандыр, мең төрле планнар корадыр... Янына килдем: — Нәркәс апа кайда? Илдархан абый җавап бирү түгел, башын да күтәрмәде. Әллә ишетмәде. — Нәркәс апа кайда? Җавап тагын юк. Янында бераз торгач, кояшка каршы, күтәрмәгә килеп утырдым. Алда мунчадан төтен чыга... Утар капкасыннан көянтә- чиләк тоткан Нәркәс апа чыгып килә. Күрәм, аның да чырае качкан. Менә ул Илдархан абый турысына килеп җитте. Тукталып калды — сүз көтә. Тегесе борылып та карамый. — Илдархан, нишләп син... шулхәтле... Я инде... Илдархан! Кеше алдында... Торды-торды да чишмәгә китте. Илдархан абый яныннан ничә кабат узгандыр — һаман күзләрен ала алмыйча, кузгала, китә алмыйча интекте. — Илдархан, кеше алдында хур итмә мине, җитәр! Шул сүзне ишетүгә, ниһаять, Илдархан абый тураеп баеты. йөзе көл төсле агарган иде... — Кем? Кем хур итте сине? Кем? Минмени? — Илдархан! — Бу сүзне Нәркәс апа кычкырып та. елап та әйтмәде— иң кадерле исемне кадерләп, яратып, күкрәгеннән кысып кына чыгарды. — Илдархан! Ярату да, үкенү дә, гафу үтенү дә — барысы да шул сүзгә тупланган иде. — Әле мин сине хур иттеммени, мине син түгелмени? — Әйтәм бит... Илдархан абый тагын коймага сөялде һәм тагын тынып каЛды. — Нәркәс, бар кит. җинаятькә этәрмә мине,— диде. Нәркәс апа көянтә-чиләгеннән бигрәк, кайгы авырлыгыннан сыгылып төште... Тик авыз ачып бер сүз дә әйтә алмады. Берсе коймага сөялеп кенә егылмыйча тора, икенчесе—көянтәгә. Арада — бушлык, күзгә күренми торган чәнечкеле койма... Араларыннан кемдер узган... Капкадан кап-кара күлмәкле хатын чыгып бара. Таныш хатын, күрше авылдан — Мәүлия исемле... Ашыга-ашыга өйгә кердем дә каушый-каушый сандыкны ачтым. Китапдәфтәрләрне бутый-бутый актарып, Исәнбәк абый хатын эзлим. Көчкә таптым. Югалган дип кот алынды. Берничә минуттан Илдархан абыйның чырае яктыра башлар. Хат! Бөтенесен төзәтәчәк хәзер —< сихерле хат! Чыктым. Илдархан абый үзе генә — бакча эчендә утыра иде. Шунда кердем: — Исәнбәк абый сиңа хат калдырган иде. — Хат? Нинди хат? — Менә! Мә, укы! —Ул кулын сузмагач, аптырап өстәдем.—Сина! Илдархан абый, «Нинди беркатлы кеше син!» дигәндәй, кимсетебрәк карады да кулын селтәде: — Жирәнәм! Каттым да калдым. — Бар, алып кит!—дип җикерде ул миңа. — Юк, мин китә алмыйм, син укырга тиеш — гафу итәргә... ▲ — Хыянәт гафу ителми. Жавап табалмыйча аптырап калам. Нинди сүз! Миңа хәзер унсигез = яшь, аңлыйм — беләм, кайбер хисләр белән танышлыгым да бар... Бу а сүзләрне әйткәндә, ул, солдат, артиллерист, бер атылган снарядны яңа- м дан үз урынына кайтарырга мөмкин түгеллеген, киселгән кул яки аяк- = нын кире ябышмавын хәтеренә китергәндер. Ә йөрәк хакында... Йөрәк ? хакында әйтәсе дә юк. Аны үз урынына кую турында уйлау да куркы- а ныч. Хәл шундый. Сизәм, ярдәм итәргә телим, тик көчем җитми — юк, * җитми көчем. Шулай да, эскәмиядә озак вакыт утыргач әйтеп карыйм: = — Әйдә, онытыйк, әйтмик беркемгә. Илдархан абый баягы кимсетүле карашы белән генә карал куйды s — һы! — Исәнбәк абый әйтте, «Бездә бернинди гаеп юк», диде. Гайбәт ишетсә, ышанмаска кушты. * — Нинди гайбәт?!. Шулай гына булса! — Илдархан абый үрсәлә неп, төйнәлгән йодрыкларын баш өстендә уйнатып, аннары хәлсезлән- ® тәндәй, тез башларына ябышты. Мин аны чак кына сүрелә төшкән дип = ялгыштым һәМ үзем дә сизмәстән дәвам иттем; « — Аңласаң, син гафу итәргә тиеш. Җинаять түгел бу. һәлакәт! ® һәлакәткә юлыккан өчен кешене тиргәмиләр. - — Кем сүзләрен сөйлисең син, ә? — Миннән башка аның сүзләрен кем сөйләсен хәзер. Ул бит үзе * сөйли алмый, аның өчен — мин... ® — Пычрак эшкә тотынгансың... — Үлгән кешене тиргәргә хакың юк! Шушы сүзне ишетүгә, аптырап ул да тынды — мин дә. Мин үземне чынлап та Исәнбәк абын дип исәплим һәм коточкыч оялу хисе ки- черәм... Кузгалырга да, сүз әйтергә дә батырчылык итә алмыйча, зиһенне җыя алмыйча, күпме торганбыздыр, урам яктан әни күренде һәм безгә таба елмаеп килә башлады. Тик безнең чырайга карап, елмаюы әкрен- әкрён сүнә, сүрелә барды һәм борчылу, ярдәм итәргә теләү белән алышы нды. — Берәр хәл юктыр бит? Ник алай сез?..— диде әни якын ук килеп һәм иелә төшеп.— Ник болай? Ни булды? Ягез инде... Менә кара сиңа... — Юк, әнкәй, берни дә юк,—дим мин, Илдархан абыйның ярамаган сүз ычкындыруыннан курыккандай. — Нәрсәдер бар ла, сизәм бит, сизәм. Мин дә ензенәм. Кинәт Илдархан абый кузгалыр да коточкыч сүзләр әйтер, үзенең кичә генә, бүген генә, менә шушы минутларга чаклы исән булган, сугышлардан, походлардан, кан, ут эченнән төтен арасыннан, үлем авызыннан йолкып алган бәхетен, киләчәген бер селтәнүдә челпәрәмә китерер дип котым очып тора. Илдархан абый, күтәрелеп карарга оялгандай, шактый озак сүзсез торды. Утырган җиреннән бер торып, бер утырып интекте. Бүтәннәр гөнаһысы өчен үзен гаепле сизгән шикелле, урын тапмыйча, китәргә лә, китмәскә дә белмичә, кызарып иза чикте. Аның белән бергә мин дә. — Кычкырыштыгызмы әллә? Язмаганны! Каян чыккан ди ул. Бала чакта сугышмаганны! — Болай гына,— диде сыкрануыннан туктый алмаган Илдархан абый,— ялгыш бәрелде, яраланган төш... — Яраланган төш! — Синен яран да бармыни?— дидем бу көнгә чаклы шушындый әһәмиятле нәрсәнең миңа билгеле булмавына гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча. — Ботта минем яра, төзәлми диңкетте. — Әйбәт! — дидем мин, Илдархан абыйның баягы серне яшерә, йота алуына куанып. Сүзне әни үзенчә кабул итте: — Яра әйбәт буламы инде... — Тән ярасы төзәлер... — Шулай шул... Күңел җәрәхәте генә төзәлми диләр бит,—диде әни кузгалып.— Әйдәгез, керегез инде, чәй әзер,— дип, өйгә кереп китте. Илдархан абый күкрәге белән тагын бакча коймасына сөялде. Кесәләрен капшагандай итте дә тәмәке төрде һәм озаклап тәмәке тартты. Мин инде аны сүз белән, сораулар белән борчымаска булдым. Болай булгач, аңлашылды бугай: әнидән шергәч, ул гафу итәргә тырышачак, димәк. Чын ир икән Илдархан абый, җиңде үзен, гарьлеген һәм... Көпә- көндез, ап-аяз көнне сугасы яшен чатнамый калды, гарасәтле яңгыр читләтеп узды. Шулай уйладым да тынычландым. Эчтәлеге мина билгеле булмаган әлеге хәерсез хатны, җан өшетеп торган иңчәмә еллык шомлы серне кулда тоткан хәлдә чишмә юлына киттем. Чишмәдән ерак та түгел ур 1 суы ага — хатны, ни өчендер, шунда ыргыттым. Исәнбәк абыйның соңгы өмете бөтереләбөтерелә агып китте... һәм мин аны шул килеш оныттым. Дөресрәге, онытканлыгыма үземне ышандырырга тырыштым, ләкин ышандыра алмадым. Хәзер, дөресен әйтим, хатны ачып укымаганыма, суга агызып җибәрүемә үкенеп бетә алмыйм. Илдархан абыйга әйтәсе сүзләре генә түгел, бәлки Исәнбәк абыйның йөрәгеннән бары тик бер генә кат ургып чыккан «аһ!» дигәне шул хатта агып киткәндер? Ә хәзер без юрарга гына тиеш... Бер-ике көн чырайсыз йөргәннән сон, Илдархан абыйнын әкренләп «тән җәрәхәте» төзәлде шикелле. Китәр чагы җиткәч исә, елмая ук башлады. Соңгы кичтә генә, башына колмак әчелеге менгәч, елаумы, җырмы икәнлеген аера алмаслык тавыш белән көйләп куйды: Җырлау түгел, жыларсын да, Ятлар сейсә ярыңны... Нәркәс апа белән без аларны ике-өч чакрым җирдәге олы юлга чаклы озата килдек. Нефтебазага керосинга баручы очраклы машинага утыртып та җибәрдек. Киттеләр. Икәү генә калдык. Әллә аерылу кайгысыннан, әллә тынгысыз уйдан башларыбыз иелгән. Тын гына атлыйбыз, җәйге басу буйлап өйгә кайтабыз. — Исәнбәк абый нәрсә язган иде теге хатта? — диде Нәркәс апа борчылуын яшерергә теләмәгән тавыш белән. — Нинди хат? — дидем мин аңламаганга сабышырга тырышып. Ә баштан ялтырап мәзәк сорау узды «Кай арада күреп алдын сон әле син аны?» — Я инде, яшермә инде миннән. Дуслар бит без синең белән. Теге көнне... иртән... икегез утырганда... Кем хаты иде ул? Исәнбәк абый хатымы? ’Ур — ясалма инеш. — Илдархан абый аны укымады.., . ~ Э *' И "нбәк “бый! — дип кабатлады Нәркас апа әллә яәрсәдәя бик каты кайгырган төсле. Әйтерсең, мин яраткан исем анын өчен яман бер нәрсә иде. Ул хат инде нигә кирәк соң? — дидем күпмедер жир атлагач. Ә күңелдән: «Исәнбәк абый белән дә һаман кызыксынаэ дигән уй узды. — Әйе шул... кирәкми... Мин болай гына . Кайтып житкәнче бүтән бер сүз дә булмады. Үз-үзен тотышында, чыраенда Нәркәс апаның ниндидер өметсезлеккә бирелүен, читсенүен, ятсынуын сизәргә мөмкин иде. Бу аның икенче кешегә әверелә башлавы иде бугай. • * Нәркәс апа берничә ай буе күзгә күренмәде. Ничек, нинди уйлар f белән яшәгәндер. Көзге айларның берсендә укыткан авылыннан бер i апа белән кайтышлый бездә чәй эчеп, җылынып, үз авылларына киг- f кән чакта икәү генә капка төбендә калган идек —бик ямансу кыяфәттә ** пышылдап әйтте: > — Илдархан абыеңнан хат килде я — Кайчан кайта? о — Кайтмыйм дигән. — Кайтмыйм дигән? — Аның белән безнең ара өзекхәзер. “ Берни аңламыйча тын калам. = — Көтмәскә кушкан. Иргә чыгарга кушкан. Табигый, тагын сүз әйтә алмыйм — аптырадым да калдым. — Ни дигән сүз инде ул? ° — Менә шулай инде. Җимерелде... — Мөмкин түгел! — Их, апаем, белеп бетермисең шул син. Белеп бетермисең. ...Көннәр үтә, демобилизацияләнгән солдатлар бер-бер артлы кайта тора. Ә безнекеләр юк... Мин көтәм, миннән бигрәк әни көтә. Әллә нинди буталчык төшләр күрә-күрә көтә — иртә — тан аттымы, берсен- нән-берсе яман төшләр сөйләп аптырата. Язгы ташу вакытлары җитте. Язның бер матур көнендә шундый коточкыч хәбәр килде; имеш, Агыйделне җәяү чыгып килүче бер солдат, бу ярга житәрәк, боз куз- халган җиргә туры килгән дә —батып үлгән... Яхшы хәбәр жәяүле кеше тизлеге белән йөрсә, начар хәбәр җил тизлеге белән оча... Бу хәбәр безнең якны аркылыга-буйга көнендә үк әйләнеп чыккандыр һәм ул, легендага әйләнеп, озак еллар телдән телгә күчеп йөриячәк. Сугышта баласын җуйган меңнәрчә ана, меңнәрчә ата, апа-сеңел, агай-эне, кайтып җиткәч суга төшеп югалган солдатның үз улы, үз энесе, үз абыйсы икәненә ышанып, күпме көннәр буе уйла- иа-уйлаиа, юрый-юрый, ышанмаска үзен мәҗбүр игәргә тырыша-тыры- ша һәм барыбер ышандыра алмыйча күпме яшь түккәндер! Безнең әни дә шулай хыялыйга әйләнә язды. Күпме тынычландырырга теләмә, барыбер файдасы юк. — Ул солдат, Илдархан булмаса, кайда сон минем Илдарханым’ Бөтен исән кеше кайтып бетте, ул гына юк. Шулдыр. Илдархандыр, минем баламдыр, бүтән кеше булмас. Нинди олы сугыштан исән калгач, өенә кайтып җитте дигәндә, батып үлсен инде! Акылдан язмыйча ничек түзмәк кирәк моңа! • «К. У.» м хо. Айлар узган саен, әнинең кайгысы һаман тирәнәя барды — кая онытылу! Акылдан язмасын дип чыннан да куркабыз. Үзебез дә ни әйтергә белми газапланабыз: суга төшкәндәй югалды Илдархан абый, чынлап та. Җәй дә үтте, көз дә җитте. Бу вакытларда мин үземнең нинди авырлыклар кичерүемне, үз-үзе- мә урын таба алмыйча бәргәләнүләрем, эзләнүләремне язып тормыйм инде. Чөнки сүз бүтән хакта бара бит... Көзге көннәрнең берсе «Нәркәс апа кияүгә чыккан» дигән хәбәр китерде. Өметен өзгән икән, бичара... Бөтенләй ялгыз калудан курыккандыр: ашыккан Нәркәс апа, бигрәк ашыккан! Кем белә, бәлки Илдархан абый исәндер дә әле, ниндидер исәп белән яки мөмкинлеге юктан, чарасыз кайтмый торгандыр. Алай дисәң, хат язар иде... Нәрсә уйларга белми аптырашта калга.н кышкы көннәрнең берсендә хат та түгел, хәбәр дә түгел — Илдархман абый үзе — хәбәрсез-нисез һәм, турысын әйтсәк, көтмәгәндә һәм өмет инде өзелә язды дигәндә, кайтып төште. Исән! Исән Илдархан абый! Тик... Ул инде элекке Илдархан абый түгел. Ничек үзгәргәнен тәгаен әйтә алмыйм, тик аның тышкы кабыгы гына кайткан иде, минемчә. Ә җанын, элекке якты күңелен, ягымлы рухын — чыраен кайдадыр калдырып, югалтып кайткан иде ул. Элекке кебек йомшак холыклы, матур кеше юк, ниндидер миңа таныш булмаган, кырыс, аз сүзле һәм... миңа охшап бетми торган бер кеше кайткан. Тышкы кыяфәте дә әйбәт хис тудырмый: әллә нинди формасыз, озынча тәпиле, бераз өскәрәк тә күтәрелеп торган очлы пималар... калын, сырган яшел чалбар һәм фуфайка... — Шинелең юкмыни? —дип сорадым бер көнне. — Авыррак хәлгә калгач, сатарга туры килде,—диде ул исе китмичә генә. — Кайда йөрдең? — Чарджоу ягында. — Ник кайтмадың? — Сиңа кирәкми анысы. — Ә әнкәйне күпме яшь түктердең? Ул яшьне ничек түләрсең? — Синең эш түгел, үзем карармын. Гаҗәп инде, үз туганымда, үз әниемдә нишләп эшем юктыр минем! Башсыз! Кансыз! Ни ди бит! — Нәркәс апага ник кияүгә чыгарга куштың? Жавап юк. Менә сиңа Илдархан абый — теләсәң ничек ышан һәм ярат. Юк, көчем җитмәс минем — элеккечә ярата да, кабул да итә алмам мин аны, мөгаен! Ничек дидем? Кеше әллә яшь чагында гына әйбәт буламы, зурайгач, шушылай ямьсезләнәме? Ничек? Ник? Җиңел генә баш тартам түгелме? Аңларга тырыштыммы соң әле мин аны? Бөтенләй тырышып карамадым бугай бит әле. Әйе, түземлерәк булырга, аңларга, әлбәттә, аңларга кирәк. Илдархан абый элекке эшенә — яңадан хисапчылыкка керешкәч, эчкә җылы кергәндәй тоелды. Бәлки шунда—яшь чакларындагы шикелле тормышның матурлыгын, мәгънәсен яңадан табар... Язмыштан узмыш юк дигәндәй, аптырарлык нәрсә түгелдер бу: тормышын өр-яңа- дан корган кешеләр азмыни! Нәркәс апа кебек әйбәт кызлар да бетмәгәндер. Белмәссең... Башта ук әйтик, өметебез акланмады безнең, өс-баш начар, шуны рәтләргә дип, күпмедер акча юнәтте дә, эшен, вакытлыча гына дип, ♦ миңа калдырды да ниндидер бер ерак шәһәргә китеп барды Бер атнага киткән кеше унбиш көннән соң гына кайтып керде һәм үзе генә түгел күрше авылдан Гадилә исемле бер кыз белән. Юлда табышканнар — өйләнергә план корганнар, имеш ... Мин хисапчы кеше түгел, үзегез беләсез, бу эшне рәтләп эшли дә белмим, холкым да андый түгел. Кире үзенә тапшырам икән дип сөенсәм, буш куаныч: Гадиләсе сәүдәгә остарган булып, өйләнешкәнче тормышларын бөтәйтергә чамалап, тагын сәфәргә китәләр икән. Өйдә булганнарын беркемгә дә әйтмәскә куштылар һәм китеп бардылар. Тагын ярты ай чамасы вакыт узгач. «Илдарханнар кайткан» дигән хәбәр таралды. Күрше авылда — Гадиләләрдә ята икән Янына бар дым, өйгә чакырдым, әнинең елавын, кайгыруын әйтеп карадым — ярдәме тимәде, кайтмады... — Чисти азалаиган икән!—диде әни, мин кайтып хәлне сөйләгәч — Ходаем, рәнҗермен дә рәнҗешем төшәр днп куркам. Бәхетсез итәр мен дип куркам. Ай, балакаем! Язды бит юлдан! Балакаем! Күпмедер вакыттан соң законсыз сәүдә итүдә гаепләп, Гадиләсен дә, үзен дә төрмәгә яптылар. Судка безне шаһитлар сыйфатында чакырганнар иде. Бу көннәрдәге хисләрне яңартасым килми... Хәтер курка, уй курка, тән чымырдый һәм вөҗдан чиркана.. Безнең өйдә, безнең нәселдә (әни әйткәндәй) мондый да түбән төшүне моңарчы белми дә, күз алдына да китерә алмый идек без. — Атагыз исән булса... болай булмас иде. Ятим үскәннең шул инде анын, шул, көчем җитмәде, тәрбияли белмәдем.— дип өзгәләнде әни. Нинди тәрбия инде ул монда? Кеше үзе балигъ, үзе җаваплы бит хәзер! Үзенә җык та булмас (ачудан әйтүем), биш елын тутырыр да кайтыр. Әни бар бит, ул кызганыч! Биш ел буе җәяүләп яки ни туры килде шуна утырып, капчыкка май, эремчек, криндель тутырган хәлдә, җәйге челләләрдә, көзге пычракларда, кышкы бураннарда кимсенеп һәм кимсетелеп, төрмә капкасы төбенә минем әни барачак бит инде хәзер... Минем әни! Безнең әни! Илдархан абый, уйладыңмы син бу хакта? Уйладыңмы? Биш елын тутыргач. Илдархан абый тагын авылга кайтты. (Мин, студент, аның кайтуын телеграмма белән котладым, куанычлы хезмәт, бәхет теләдем.) Ел ярым чамасы авылда эшләде, өйләнә алмыйча (кемне генә димләп карамаганнар дисең — берсен дә яратмаган!) теләсә кая сугылып, төрле эштә йөргәннән соң тагын китеп барган. Икенче юлы мин авылга каникулга кайткач, бергә туры килдек Кунакка кайткан: Шура исемле, үзеннән ун яшькә өлкәнрәк хатынга өйләнеп. Бер ай бергә булдык. Аек чагын бер ике генә көн күрә аллым. Арлы-бирле сугылып йөри дә терсәкләре белән өстәлгә таянып, ике кулы белән ике як чигәсен тотып, таныш җырны шыңшын: Җырлау түгел еларсын да, Ятлар сейсә ярыкны... Бер аек көнендә —әле һаман да бүлмәдә эленеп торган мандолинаны кулына алып, көйләп карады, чиртеп карады —тавыш чыкмады ӘХСЭҢ ВАННОВ ф ДЕКАВРЬНЫЦ УНӨЧЕНЧЕ КОНЕ зыр-зыр килеп, гыжылдап тик тора инструмент. Соңыннан ул аны утынлыкка алып килде дә утын кискәсенә җан ачуы белән китереп орды... Кемнеңдер аягыннан тотып, башы белән орган төсле... Ике-өч елдан өйгә бер хат килгән иде. Беренче хәбәр Шурасы белән тора алмаган. Аерылышканнар. Икенче хәбәр: йөрәгенә зәгыйфьлек килеп, абыебыз больницага кергән. Өченче хәбәр: башка шәһәргә күчкән... Кайсы шәһәр икәне язылмаган. Бүтән хат та, хәбәр дә юк. Исәнме, түгелме — белмибез. Югалды. Шулай, күз алдыбызда диярлек, карал торган хәлдә диярлек бер кеше югалды... Минемчә, сәбәп, теләсәк тә, теләмәсәк тә — Исәнбәк абый һәм Нәркәс апа... Исәнбәк абый, бу — синең эш. Исәнбәк абый! Ник эндәшмисең? Шулай шул, син күптән үлгән кеше бит. Ләкин бу аклану түгел. Кайбер гөнаһлардан үлем дә акламый... үлеп тә акланып булмый. Әйт, син шулхәтле гаеплеме? Ник эндәшмисең? Үлемнең шактый җитди нәрсә икәнен уйлап кына бераз сабыр итәм. Көтәм. Ә син, Нәркәс апа? Син дә җаваплы. Ни өчен эшләдегез сез бу эшне? Ник? Сез җавап бирергә тиеш. Әйе. ИКЕНЧЕ МОНОЛОГ Вәкил энем! Әгәр кешегә ышансалар, ул акыллыга әверелә. Акыллы сүз әйтсен дисәң, син дә ышан миңа, Нәркәс апаңа. Безнең Череккүл авылына ел саен килмисең син. Әллә ямен күрмисең инде. Базы буена иркенләп аяк сузган да ямь-яшел дөнья эчендә күмелеп утыра Череккүл. Кемнәр генә узмый бу авылдан. Теге заманнардан бирле кемнәр белән генә күрешелмәгән. Мин инде кешеләргә ил- тифатсызга әверелә башладым бугай. Үз турыбыздан узган-барганнарга күз дә салмыйм. Югыйсә бит шундый гадәт авылда, беләсеңдер, нинди дә булса ят кеше күзгә чалынса, безнең хатынкыз тәрәзәгә каплана. Уңайсызланып та тормый. Күздән җуелганчы карап кала юлчыны. Мин алай түгел. Әмма да бер юлчыга игътибар иттем. Ямь-яшел чирәм үсә безнең урамда. Урамның икенче ягындарак ят кеше тукталды — балалар белән сөйләшә. Каршысына сабый — кыз бала килеп басты: — Кулыңны күрсәт әле, абый, нинди икән? Юлчы кулларын ачып күрсәтте — уч төбен һәм кул аркасын. Бала җентекләп карап торды — әйтерсең чегән кызы. — Син әйбәт кеше икән, абый. — Ник? — Начар кеше бармакларын җыеп күрсәтә, йодрык төсле итеп. Бәхәсләшмәделәр. Ят кеше елмаеп үз юлына китае, балалар аны: — Син кемгә киләсең, абый? — Нигә безгә килмәдең? — дип озатып калдылар. Аны туктаткан кыз бала — минем иң кече кызым Әлфия. Ә узып баручы? Мин аны сиңа охшаттым Вәкил энем. Син идең бит ул? Әйе, мөгаен син идең. Чирек гасырдан соң исенә төшереп килүеңә, карап китүеңә рәхмәт. Ә шулай да ник кермәдең? Бу авылда миннән башка беркем дә сине танымагандыр. Алар сине чынлап та белмиләр Күргәннәре дә юк. Ә мин беләм. Ни өчен читтән генә булса да минем өйгә, минем тормышка күз салып узуыңны сизе- нәм. Хәтта нәрсә уйлаганыңны да чамалыйм. Бик тә. бик тә якыннар идек бит без синең белән. Ә шулай да ник кермәдең соң әле син минем янга? Сөйләшмичә, һич югында күзләремә карамыйча ничек узып китә алдың син, Вәкил энем?! Бу өй беркемнекеннән дә әллә ни аерылып тормый. Өянкеләре белән дисәң, алар урам буйлап тезелгән. Шифер түбәсе, телевизор ан- тенасы беләнме? Юк, андыилар да хәтсез күренә хәзер — елдан-ел күбрәк күренә. Капка төбендә торган матай беләнме’ Юк. Бернинди дә шаккатырырлык аерма юк. Ә ныклап уйлый китсәң, һәр өйнең үз сере бар! Мич тирәсендә өй саен бер-берсенә су тамчылары кебек охшаган хатыннар әйләнгәли. Кояшта янган битләре, юантык билләре, алъяпкычлары, яулыклары — хәтта сөйләшүләре белән дә бер-берсеннән ерак китмәгәннәр алар. Менә син шуларның берсенә тукталыбрак карадык да уйланырга мәжбүр булдың. Су кебек, үзе пешергән аш, икмәк кебек гади бер хатын. Кайчандыр чибәр, җилкенчәк кыз булган. Инде тугыз баласы... Героиня! Бер баласы вуз бетергән — үз тормышы, калганнары урта мәктәптә... Иң кечесе әнә синең белән очрашты. Безнең өй дә бүтәннәрнеке кебек үк. Бу өй, бу гаиләнең дә бүтәннәрнеке кебек үк үз бәхетләре, үз борчулары, үз шатлыклары бар.. һәм... бу өйнең дә — безнең өйнең дә сере бар. Ата — гаилә башлыгы белми, балалар башларына да китерә алмыйлар. Ә син, Вәкил, беләсең... Мич һәм казан тирәсендәге мәшәкатьләр белән яшәүче хатын уйлыйдыр бәлки, мин генә шундый уйлар белән хыялланып йөрим, мин генә күңелдә сер саклыйм дип. Ләкин һәркемнең яшьлеге булган, мәхәббәтеме, мәхәббәткә якын хыялымы калган. Аны теләсә кемгә сөйләп йөрмиләр бит. Шулай, өйләрнең тәрәзәләреннән карасаң, барысы да бертөсле, ә күңелләренә карый алсаң, уф... һәркемнең күңелендә ай күмелгән. Мин үземнең ямансу көннәремдә бер сәбәпсез көлә торган елларымны, болытсыз таңнарымны, көтеп алган кичләремне, үземә генә әйтелгән мактау сүзләрен (әйе, әйе, мактау сүзләрен, алар да калерлегә әйләнде бит хәзер — теләсәң дә хәзер ишетә алмыйсың—көт сип — кем әйтер аларны!), агачларның төнге шыбырдавын, болыннар, елгалар кичкән яланаяклы ике яшь кешене — мәхәббәт исеме катнашкан, тик үзебез генә белгән серләр кушылып яңгыраган, бөтен халыкка ялгыш кына бертөсле булып ишетелгән таныш җырларны сагынам Дөньядагы барлык шау-шудан аерылгандай тыныч, ялгыз калган чакларымда мин хәзерге күңелле җырларны түгел, элекке ямансу һәм салмак көйләрне җырламакчы булам. Ләкин тавыш та элекке түгел аңа кушылучы да юк. Ә элек бар иде. Икәү идек без. Икенчесе — Илдархан. Хәзер аларны мин югалттым — икесен дә. Ничек дисеңме? Сугыш беткәч, Илдарханның отпускага кайтканын хәтерлисендер. Ул утырган машина күрше авыл кибете янында туктап торганда ук миңа телефон шалтыравы килеп җитте. Хәбәрне тиз генә директорга әйттем дә жәяуләп чаптым. Ашыгудан абынам да егылам, абынам да егылам. Ярый әле юлда бүтән беркем дә күренми - карап торучы булса, шаккатыр нде. Унжиде чакрыммын жидесен шулай уагач. хмдта таеп чирәмдә утыра идем, шәп кенә атлы тараитас күренде. Этәй ӘХСӘН БАЯНОВ ф ДЕКАБРЬНЫҢ УНОЧЕНЧЕ КОНЕ авылыннан колхоз председателе икән — очыртып дигәндәй алып кайтты. Аннан инде — чакрым ярым гына... Кайтып та җиттем. Саз аркылы сузылган салам күпер буйлап килгәндә, тау башыннан сез күрендегез. Сезнең каршыга, бәхетем, Илдарханым каршына ашыгам, төркем арасыннан аны эзлим, күрмим тик. Сине шундук таныдым. Ике кеше хәрби киемнән, берсе Илдархан булырга тиеш, чак кына охшаган да бугай... Тик кинәт тукталдым да калдым — Илдархан урынында бөтенләй бүтән кеше басып тора. Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше! Минем Илдарханым чын мәгънәсендә чибәр, сирәк чибәр иде. Елмаю, берйз гына каушау, бер минутка да сүрелеп тормаган мәхәббәт белән карагай, бераз гына сөрмәле зур коңгырт күзләр, чип-чиста түгәрәк йөз, шикәр төсле ап-ак тешләр... Ай шикелле балкып торган бәхетле егет иде минем Илдарханым. Шундый егет озатып, шул егетне көтә идем мин. Ә каршымда .. Кем аны алмаштырган? Еллармы, сугышмы? Кайда минем үз Илдарханым? Бирегез аны миңа, үзем сезгә тапшырган кадерле, чибәр, гүзәл кешене! Әйтерсең, чынлап та бөтенләй чит кеше кул бирде — хәтта елмаюы да икенче... Мин ана сүз дә әйтә алмадым, тирә-якта кеше булганга, уңайсыз хәлдә калмас өчен генә бергә атладым. Өйдә вак-төяк ыгы-зыгыдан соң табын оешты Шуңарчы, Илдархан минем үзем белән генә калырга, еллар буе саклаган сүзләрен әйтергә җай эзләр дип, читтәрәк йөрсәм дә, ул. ни өчендер, мин эзләгән тынлыкны эзләми, шау-шуның нәкъ эчендә булуны артыграк күрә бугай. Әллә аны җибәрмәделәр, әллә чит кешеләрне калдырып торырга үзе кыенсынды... Мәҗлес башланып. Бөре шәһәреннән кайта торган теге тәмсез көмешкә исен аңкытып, исән-сау кайтучылар хөрмәтенә бик тәмләп тост күтәрделәр. Илдархан да. Ә мин стаканның ирнәвенә генә кагылдым да «хәзер» дигән булып, ихатага, аннары бакчага чыгып утырдым, Илдарханны көттем. Сәгатьләр буе көттем, чыкмады. Тәрәзәдән мәҗлес шау- шуы. исерек җыр гына ишетелеп торды. «Мин яраткан Илдархан болан эшләмәс иде...» Ниһаять, чыктылар. Ләкин һаман исерек сүз, мина таныш булмаган истәлекләр. Илдархан бакча янына килде — мине эзләп түгел ләкин. — Бә-әй, Нәркәс, нишләп син берүзең? — Белмим шул... — Как это так белмисең? Их, Нәркәс, Нәркәс! Кулларымны тотты, юк, элекке кайнар, мәхәббәт дулкыны бәрелеп торган куллар белән түгел, каты һәм салкын куллар белән. «Юк. бу бөтенләй ят кеше, чит кеше!» Сүзләремне куәтләп, битләремә көмешкә һәм тәмәке исе бәрелде. Минем Илдарханым тартмый иде. Кочаклады— карышмадым, түздем. Ләкин сизәм, озак түзә алмаячакмын... Шулай шул, ирләрнең кайберсе сугыштан тупасланып, ямьсезләнеп, бозылып кайтты... Җитмәсә, үзләренең күзгә кырып салырлык кына, аз, кадерле икәнлекләрен сизеп, һаваланып... Хатын-кыз, мескен, аларга ярарга тырыша, җайлаша, үзен-үзе кимсетә... Мин алай эшли алмаячакмын, үземә өстән карарга рөхсәт итмәячәкмен. Ирләр мине ихтирам итәргә тиеш, Исәнбәк абый кебек... Гөнаһыбызга кермим, мәҗлестән соң сагынулар һәм көтүләр хакында сүзләр булды, ләкин аларда да элекке табигыйлек. сафлык сизмәдем мин. Гомумән матурлык, чын мәхәббәт ерак иде шикелле! Без хәзер, мөгаен, күңелне дулкынландырган бик күп гүзәл нәрсәләр, әйтик, Җан Кристофның нечкә күңеле, эзләнүләре, гүзәл әсәрләре, мәхәббәте, дуслары хакында, Пиквик клубы әфәнделәренең беркатлы маҗаралары хакында, аннары мәшһүр шагыйрьләр, артистлар хакында, нңһаять, киләчәккә булган өметләребез, хыялларыбыз, бәхет һәм мәхәббәт ха- еллык аерылышудан сон күпме сүз Юк, мин артыграк таләп куям бугай, юлдан кайткан кеше бит Илдархан. Алай дисәң, мәҗлес өчен ник арымаган5 Инде яктыра да башлады. Торып утырдым Өйалды стенасыннан иртәнге кояш яктылыгы үтеп күзне камаштыра. Ә без караңгыда Ты ныч йоклый Илдархан... Әгәр ул элекке булса, мин уянганны сизәр, узе дә уяныр һәм нидер сораштыра, иркәли башлар иде. Юатыр иде, Исәнбәк абый кебек Тукта, ничек дидем? Исәнбәк абый! Әйе, ул! Ул бит миңа мәхәббәт нен бөек хис икәнен, гүзәллек икәнен аңлатып китте! Күзләремне ул ачты. Аны очратмаган булсам, бәлки Илдарханның үзгәрүен дә сизмәс идем. Шушы икән бәхет, шушы икән ир дип. гомер буе тыныч яшәгән булыр идем. Хәзер минем чагыштыру берәмлеге бар Исәнбәк абый' Уф! Сизәм, бик яхшы сизәм мин Исәнбәк абыйның чагыштыргысыз акыллы, игътибарлы, гүзәл икәнен, идеал икәнен Шикәр татып карама ган кеше аның тәмен белмәгән кебек, аны очратмаган булсам . Әгәр очратмаган булсам! Мин моны уза торган бер кызыгу дип кенә уйла ган идем бит. Ә күңелдә — авыр йөк һәм мин аны күтәрә алмаячакмын, аннан йогып калган тынгысыз чирне, җавапсыз мәхәббәтне яшерә алмаячакмын. Илдархан белергә тиеш, аның алдында йөзем ак булырга тиеш, ул мине гафу итәргә тиеш... Илдарханны армиягә озатканда беренче кат шәрап эчкәнемне хәтерлим. Дөнья кинәт җиңеләеп китә, гаҗәеп төсләр уйный күз алдында, аяклар үзләреннән-үзләре атлый. Гүя син — һава шары Авырлык, кар дәрт... Беренче күрешкәндә үк — хәзер инде шулай анлатмакчы булам — Исәнбәк абый миңа әллә нинди ымсыну, курку, каушау, тагын ниндидер бүтән, әйтеп аңлата алмаслык мәгънәле күзләр белән карады һәм шул каушау, кинәт миңа да күчеп, ниндидер тынгысыз һәм ләззәтлерәк аптырау белән күңелне актарып ташлады Ник бу болай, ник? Яшермим, күп ирләр карашын очратканым һәм сынаганым бар. Берсе яратып карый, икенчесе — кызыгып, өченчесе (монысы ешрак) сине күлмәксез итеп күз алдына китерә (гафу итегез, дөресе шул) ә төбендә бөтенесе бер үк талпыну — табигать.. Ә Исәнбәк абый бөтенләй бүтән күз, бүтән мәгънә, бүтән кичерешләр белән карады — ул карашта ниндидер мина таныш булмаган саф һәм төпсез тирәнлек бар иде. Мин аңа карарга батырчылык иттем һәм кинәт баш әйләнеп китте.. Ах, белсәң иде, нинди илаһи мәгънәләр, нинди илаһи хисләр икән ул тирәнлектә?! Кешеләрнең генә түгел, дөньяның да ниндидер бер почмагы күренмәгән икән мина бу көнгә чаклы. Ә минем күрәсем килә. Кулына кәгазь-карандаш туры килдеме. Исәнбәк абый ниндидер сы- эыклар сыза, сурәт ясый Сызыклар күп төрте. ә рәсем - бер генә: кош сурәте-ни өчендер, бер генә канатлы. Ник алай икәнен сораган илем — Бер канатын жуйганга күрә,— днл кенә куйды, бүтән бер сүз дә кында сөйләшергә тиеш идек. Ж.иде жыйналган булырга тиеш иде! шылык, проблема дигән төшенчәләр бөтенләй юк нәрсә икән ул. Бер * генә хис били күңелне; кемнедер яратасың, өзелеп-өзелеп яратасың. ® Бу хис үзе дә шәрап кебек, бераз ачы. бераз шикәрле. Ә айныгач.. Айныгач, үзеңдә шаккатасың нишләп курыкмыйча кул суза алдым икән шул исерткеч тулы бокалга? Бокал тулы — яшьлек тилелеге, тыелгысыз f Әмма да суратнен гади генә нәрсә түгеллеген чамаларга мөмкин иде Икенче юлы үзе юкта күрдем: шул сурәт астына йөз кабатгыр .Бәхетле булыгыз* дип язган. Өстәлдә калган шул язудан йөрәккә тагын да авыррак тойгылар күчте. Димәк. Ул --- т-щ.иотгм Беркөнне иртән әле уянмаган дип торам — тып-тын ята. хәрәкәтсез. Ә күзләрендә. күзләрендә яшЫ Ул мине күрми дә. каядыр еракка. еракка караган. Ямансу, өметсез күзләр... Гомерлеккә калды күңелдә. Аңладым, коточкыч фаҗига яшерелгән бу күзләргә, ерак яшерелсә дә, артык олы булганлыктан, бер генә күңел сыйдыра алмый аны. Кемдер бүлешергә тиеш аны, уртаклашырга. Фаҗига... Нинди фаҗига? Шунысы хак — мондый да бәхетсез кешене минем гомеремдә дә күргәнем юк һәм аны кызганмау, хәлен җиңеләйтергә тырышмау коточкыч кешелексезлек булыр иде. Ярдәм итәсем килә, ләкин ничек, нәрсә эшләргә икәнен белмичә йөдим, шуның аркасында үз йөрәгем сулкылдый... Кирәк мәгълүматны бөртекләп җыям — беркөнне бер нәрсә, бер сүз, икенче көнне — икенчесе. Шул сүзләрне ишетер өчен яныннан да китмим диярлек. Сораштыруым, көниән-көн якынлашуым үзенә дә ошый, күңеле күтәрелгәндәй була, ләкин ялгызы гына калса, тагын боега, әлеге өметсез, сагышлы күзләре белән каршылый, һәм мин тагын сискәнеп китәм. Үзен генә калдырмаска тырышам. Кайбер нәрсәләр ачыклана барган саен, аның өчен курку, борчылу да арта бара. Ниһаять, фаҗиганең нәрсә икәнен ахырынача ачыкладым: кешеләргә кешеләр генә бирә ала торган җылылык, якынлыктан, үз итүдән килә .торган бөек шатлыкны гомер буе татымаган ул һәм аннан өметен дә җуйган... Коточкыч бушлык, җансызлык... Шатлыклар, бәхетләр диңгез булып шауларга тиеш урын — кайнар комлык, чүл — коры диңгез... Исәнбәк абый, ник һаман дөньядан ваз кичкән күзләр белән карыйсың син миңа? Ник? Сыңар канат белән, үз бәхетеңне таба алмаган хәлдә җирдән китәчәгеңә ышандыңмы? Юк, үлемгә мин сине бу хәлеңдә җибәрә алмыйм, юк, җибәрә алмыйм... Нинди хис бу? Әллә яңа мәхәббәт килдеме? Әйтә алмыйм, юк, һич әйтә алмыйм. Ләкин, барыбер, ничек кенә булмасын, нәтиҗәсе бер — хисләремне айкап ташлады, мине икенче кешегә әйләндереп китте ул... Югыйсә, тыныч йоклап яткан Илдархан янында шушындый газаплы уйлар уйлап утырган булыр идеммени! Шундый уйлар белән аның янында... Әйе, мин гаепле... Алдакчы, вөҗдансыз! — Илдархан, мин гаепле синең каршыда... Шундый да тыныч йоклый дигән Илдарханым күзләрен ачты: — Нәрсә дидең? — Мин гаепле, Илдархан... — Эш нәрсәдә? Чынлапмы? һәм мин сөйләп бирдем. Ахырдан болай өстәдем: — Тик шунысын бел, теләсә нинди хәлдә дә мин сине ташларга җыенмадым. Ташламам да. Бу — хыянәт түгел. — Нәрсә соң алайса? — диде Илдархан һәм, җавап ишетмәгәч, тиз- тиз киенеп, чыгып та китте. Әйе, гафу итмәде ул һәм шуның белән мине дә, үзен дә гомерлек җәзага тартты. Мин яшьлектә сөйгән Илдархан, мөгаен, кичергән булыр иде, никадәр генә гаепле булсам да. Әйе, кайтмады, кайтмады минем сөекле кешем, Илдарханым сугыштан! Җинаятьнең ике яклы икәнен беләм, аның икенче ягына «җәза» дип язылган. Тиешлесен кабул иттем: Илдархан белән хушлашкач, беренче көннәрдән үк балалар күзенә карарга курка башладым Үзем дәрес бирәм, үзем алар күзеннән коточкыч мәгънәләр укыйм: бөтенесен белеп торалар, тик үземә әйтергә кыючылык итмиләрдер кебек. «Безне укытырга нинди вөҗдан белән киләсең син? Изге хисләр тәрбияли торган кеше үзе изге булырга тиеш». Көн саен класска килеп кергәч, шундый шелтәләр ишеткәндәй тоям. Сүзсез шелтәнең никадәр авыр икәнен сез башыгызга да китерә алмый торгансыздыр. Ичмаса, тел белән әйтсәләр икән, бәхәсләшер идем, җиңелгәч, туйганчы бер елар идем дә бәлки тынычланыр идем. Ә болай... Күпмегә түзәргә мөмкин икән бу хәтле җәзага? Телевизор аша шул сугыш картиналарын карап утыра идек — бөтен гаилә һәм кунаклар бергә җыелып. Балалар көлешә, зурлар я тын кала, я үз күргәннәрен өстәп, күңел җәрәхәтен яңарта... Ә экранда сна рядлар, бомбалар ярыла: бөтенебез шушы яна өн белән күккә очарбыз кебек. Үлем лагерьлары... Меңнәрчә күз чирек гасырдан соң «ярдәм итегез!» дигән сыман безнең күзләребезгә карый... Ай, УЛ күзләр! Моннан да кызганыч, моннан да ямансу күзләр буламыни! Булса да дөнья дан ваз кичкән кешеләрдә генә булыр. Ә болар ваз кичмәгән,— алар шундый акыллылар — чирек гасыр аша безне күреп торалар... Ай. ул күзләр!.. Күзләр!.. Күрәм, бу күзләр миңа таныш... Әйе. таныш, төсмерлим мин ул күзләрне, тик кем күзләре икәнен генә тәгаен әйтә алмыйм. Бу сын, бу чырай да кайчандыр миңа таныш, якын кешене хәтерләтә... Тик таный алмыйм. Ничек таныйсың аны хәзер: җанлы скелет бит бу— чыкмаган җаны гына бар — ничек йөри әле ул дип гаҗәпләнергә генә мөмкин. Ә ул йөри — миңа таба килә... — Ай! Ай! Аның килүеннән куркып кинәт шулай җан әчесе белән кычкыргандай кычкырып җибәрүемне янымда утыручы балаларым, ирем, кунакларым сикереп торганнан һәм мине кочаклый-кочаклый юатканиа- рыннан аңладым. «Ни булды?» да, «Ни булды?» диешәләр. Ә мин... пушсыз кеше кебек, эндәшә алмый тик утырам. Салкын әйрән эчерттеләр, телевизорны сүндереп торырга гына башларына килмәде Мин читкә борылып утырдым да аңыма килгәндәй булдым. Рәхәтләнеп, иркенләп тын алдым: ярый әле — бу заман икән! Өйдәгеләр сорауларын тиз генә туктатмадылар — ә мин аларга нәрсә әйтим? Юк, әйтә алмыйм, чирек гасыр аша әле генә миңа таба, безнең көннәргә ашкынучы кешенең исемен мин аларга әйтә алмыйм. Ә күңелдән: авыз эченнән һаман кабатлыйм: — Исәнбәк! Исәнбәгем, кадерлем! Әйе, әйе мин күңелемнән ана шул сүзләрне әйттем — ник икәнен аңламыйм, сорасалар, хәзер дә айлата алмас идем Ай, 6v кеше дигәнең! Үзеңне үзен дә тиешенчә белеп бетермисең, ә без чит кешеләр турында белдеклеләнеп сөйләшергә ярагабыз> — Исәнбәгем, кадерлем! Күздән яшьләр агалар да агалар... Әнә ул кешеләр, ниһаять, хәлдән таеп егылдылар Етылматаннарын каядыр алып киттеләр — шулар белән бергә Исәнбәк абыйны да , Алар киткән яктан яңгырап автомат чиратлары безнен кенне, безнен хәтерне тишкәлән үтте... Аннан сон инде мэнгелеккә тынган жнрләрне Ронога гариза бирдем — җибәрми диңкеттеләр — газапны сузар өчен диярсең^ Күп вакытлардан соң, укытыр өчен гомуми урта белем генә җитми башлагач, читтән торып укырга димләгәннәр иде. тагын мәктәптән китәргә гариза яздым: шаккатып карап торалар — бүтәннәр үсәргә, укырга җан эзли, хәзер шул мөмкинлек туды, ә син, янәсе... Кешеләрне тәрбия итәргә, бүтәннәр акылы белән җитәкчелек итәргә бирелгән хокуктан баш тартып һәм үземдә иң тыйнак хокук, кешеләр гә хезмәт итү хокукын гына калдырып, фермага күчтем, теге вакытта, сыерлар күтәрәмгә калган чакта. Кешеләргә генә түгел, терлекләргә дә хезмәт иттем. Хәзер—семьяга гына... Әллә шул хокуктан да мәхрүм ителергә тиешме мин? Син дә, Вәкил, шулай уйлыйсыңмы? Ник бу хәтле дә җайсыз хәл килеп чыкканын сорасалар, әйтә алмас идем. Чөнки һаман аңламыйм, үзем дә аңламыйм. Шул хакта синең белән киңәшермен дигән идем, Вәкил энем. Ник кермәдең соң син минем янга? Илаһи зур җиңүгә егерме ел тулган көнне бәйрәм иткән чакта... мин Исәнбәк абый тавышын ишеттем. ӘХСӘН БЛИНОВ ф ДЕКАБРЬНЫҢ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ крематорий дигән — изге кешеләрне яндырыр өчен хәшәрәт җаннар ясаган, торбалары болытларга тиеп торган тәмугка озаталар... Морҗа торбаларыннан зәп-зәнгәр күккә капкара төтен күтәрелә. Безнең авыл янында кайчак ялгыш ташып чыккан нефтьне дә шулай яндыралар — шундый куе кара төтен күтәрелгәнен күрсәм, күңелем тагын актарыла, караңгылана, йөрәгем тагын сызлап тиберченә башлый... — Исәнбәгем, кадерлем! Кич җиттеме, Базы буендагы өянкеләр, өй тирәсендәге карт каеннар әллә җилдән, әллә узгандагы авыр хатирәләрдән сыгыла-сыгыла жуылдый, чайкала, шаулый башлый. Нәкъ минем төсле интегәләр шул өянкеләр, нәкъ минем кебек кемнедер, нәрсәнедер сагыналар шул каеннар. Минем еракта һәм эзсез калган яшьлегемне сагыналар бугай. Кич җиттеме — шул каеннар, шул өянкеләр миңа киңәш бирәләр: бүгенге көнен матур, бүгенге бәхетең гүзәл — шуның кадерен бел. Яшьлек үкенечле була ул — түз, моңайма. Вакыты килер—хәзерге көннәреңне сагынырсың — артык зур уңыштан ботаклары каерылып чыккан алмагач кебек бәхетле чагыңны сагынырсың. Алмаларыңа, ямьяшел яфракларыңа яшәү суы биргән туфракның, чирек гасырлык арадан күкрәп килгән болытлар һәм яңгырларның мәгънәсен сизеп яшә — тиешле кешеләргә рәхмәт әйтә бел. Таң алдыннан, ни өчендер, йокыларымны бүлеп мина гаҗәп таныш, ягымлы тавыш белән — бик ерактан Илдархан тавышы белән — беренче мәхәббәтем эндәшә: — Әйдә, ташлап кит син таңгы шатлыкларың җимерелгән төшне, язмышың ватылган җирне. Әйдә, безне күрмәгән, яман колаклар ишетмәгән һәм үткән ямьсезлекләр белән теңкәгә тия алмас җирләргә, чит җирләргә әйдә! Ә мин җавап бирәм: — Чит җирләрдә без үз булмабыз! Юк, Илдархан, мин инде синеке түгел. Мин инде бүтән уйлар, бүтән тормыш кешесе. Хуш, бәхил бул! ӨЧЕНЧЕ МОНОЛОГ Әй. Вәкил, Вәкил! Әллә нинди кеше булып чыктың син — һич адәм аңлый торган түгел. Я әйт, эш узгач сөйләшүнең нигә хаҗәте бар? Ну, булган. Ну, беткән дә бит инде? Гомумән дә сүз белән хәл ителә торган нәрсә түгел иде ул. Ничек инде: «нәрсә әйтер идең?» Исәнбәк абыйга? Нәркәскә? Нәрсә әйтим ди мин аларга? Үпкәләргәме? Юк инде, энекәш, булмый ул алай. Сезнең кебек акыллы башларны күп күрдем мин. Болайрак әйтә торганнар иде: «Үзе бәхетле булган кеше бүтән кешеләрнең бәхетен җимерми»,—ди торганнар иде. Син дә шулай дисеңме? Бик дөрес. Шундый университетта укыгач ни! Менә шул, мин дә синең хәтле генә беләм эш юктан чүбек чәйнәү кагыйдәләрен. Исәнбәк абзаң да, Нәркәс җиңгәчәң дә— шул хәлдә; үзләрен кызганырга мең кеше кирәк аларның. Миннән бигрәк, үзләрен кимсеттеләр, кеше күзенә күренергә куркырлык дәрәҗәдә. Ә минем теләсә кая барсам да, теләсә кем күзенә күренсәм дә — йөзем ак. Диңгез миңа тубыктан, белдеңме? Белмәсәң. белеп кал: бәхетсез кешеләрне бәхетсезләр бар итә. Ә син бәхетле бул Ишетсен колагың — сиңа мәҗбүри боерык бу. Көлмә син, әллә кем булып кыланма, адәм бул, яме. Ну, алар минем күзне ачтылар, анысы хак. Дурак, теге елларда Базы буенда укып яткан китаплар кушканча яшәмәкче нем бит. һава- га очмакчы, янәсе, өскәрәк күтәрелмәкче булам. Ә мине тормыш угата ’ түбән өстери Теге еллардан ук шулай килә инде ул. Хәтерлисеңдер — дүрт почмаклы очкыч ясаган нем. Күргәнем барые, бүтәннәрнең оча торганые. Тач аларныкыча ясадым, очарга тиеш ие. Тик бер хата җибәргәнмен. Син күрмәгәнсендер. билгеле.— коточкыч авыскал7 малай иең бит Ап-ак кәгазь өстенә көрән каләм белән, басма хәрефләр белән ике исем язган ием. Хата шул. Ничек, нинди исемнәр? Синеке түгел инде. Нәркәс һәм Илдархан.. Бу исемнәр шулай ил күгенә менеп, җырларда макталган, кыр казлары һәм аэропланнар гына кочаклап оча алган биеклелки. Нәркәс күзләре төсле зәңгәр яктылыкка күтәрелеп, гади җир балаларының, ике сабый гашыйкның үлемсез һәм бөек мәхәббәтең ил буйлата тирбәтеп йөртсен әле, дип хыялланган идем. Үзең күрдең — күшеккән тавык кебек, лып итә дә төшә җиргә, төшә дә лып итә. Ә мин дурак шул сигналга да карамыйча, аңламыйча, Нәркәсне һаман алла дәрәҗәсенә күтәреп табынам. Ә ул .. Ну. ярын, бетте, мин болай, ачу килеп кенә. Булган, беткән. Хәзер һәркем үзенчә акыллы. Ниндидер хикмәтенә зирәклек җитмәде минем, очмады каһәрең. Ә син җаен тап, ныклап өйрән һәм рәтлерәк итеп яса. Мин булдыра алмаганны син булдыр — менә булырсың кеше! Сөйгәнең исемен тәки чөй һавага, күк йөзенә язып куй. Була торган эш ул. Тик кешесен табарга кирәк. Югыйсә, шундыйлары күбрәк, син аларны илаһи зәңгәрлеккә күтәрәсең, алар синең исемне менә шушы яңгырдан калган ләмгә батыралар Сак бул, сыналган нәмәрсә бу, олылар сүзе. Тыңла, исәр бул м аса ң. Минем барып чыкмады. Теге без көтү көткән елны күрше Хәтирәттәйләрнең сарыгы бүлтерекләгәние. Хәтереңдәдер. Сарык бүлтерекләү бәхет санала. Бәләкәй баланы тоткандай тотып ихаталарына кергәч патша төшкәндәй сөенде Хәтирәттәй. Сөенчегә нәрсә бирим? ди. Юк, мин әйтәм, берни ки- рәтми миңа, игелеген күр. димен. Юк. Илдархан апкаччаем ’, алай килешә торган эш түгел бу, ди. Изгелек бәясе алтыннан югары торыр, дигән була. Әйтерсең, алтын күргән кеше . Бичара. Әйдә, кызык итик әле, ди. Тәкә хайван икән, әйбәтләп үстерик тә суйгач тиресен сипа бүләк итәрмен, ди. Менә дигән алтын төсле тире, андый намә җирдә ятмас, дигән була. Ятмас та шул. Ризалаштым — бер тиредән бөлмәсләр әле. — Рәхмәт, А әти рәттәй. Хәтереңдәдер, алтын тире турында әкият укыган идек, Алтын рунами шунда... Авызыңны ерма, яме, ертылып китмәсен. Ну! Хуш! Бәлки шул тире булып чыгар бу, ә? Хәзерге кебек үк тиле идем ул чакта да мин. Шулай дип уйладым да — үзем үк ышандым шуңа. Атна-ун көндә алтын җөнле* бүлтерекне абзарда сыер таптап үтергән. Ә сарыкның үзен бүре күтәреп чапты... Шундый гарип хыяллар. Минем ип зур бәхетем — Нәркәс. Ул янымда кала бирә. Ана булган ышаныч, өмет һаман үлми. Шулай да аны да бүре алып качмасын дип, куркып йөри башладым. Армиягә китәр чак җиткәч, курка ук калдым. Кызны бүтән җәнлекләрнең сагалавын сизгәндер, мөгаен. Үземнеке итеп, ныгытып калдырыр өчен язылышырга тәкъдим иттем. Әйтерсең, ул минем .хатын булгач, шуның белән бөтен нәрсә хәл ителә, ул бары тик минеке генә булып әверелә һәм мәңге шулай калачак. Шундый гарип хыяллар. 1 У г а т а — үч иткәндәй (диалект) ’ Авыскал — таркау күңелле ’ Апакаччаем. a п а е м — үзеннән кечеләргә яратып әйгелә торган сүз. ♦Җен — йон. БАЯНОВ ф ДЕКАБРЬНЫҢ УНӨЧЕНЧЕ КӨНЕ Армиягә киткәч, минем төп эшем, билгеле, хәрби әзерлек, икенчесе — Нәркәскә хатлар язу. Аена йөз хаттан ким түгелдер, билләһи. Шуңа күрә кадерем булмагандыр да. Син монысын да белеп тор, арттырып җибәрмә, кешедә эгоизм тәрбияләмә, сезнекечә әйтсәк. Ну, Нәр- кәс җавапсыз калдырмыйдырые. үпкәләп әйтү түгел. Мин хезмәт итәчәк ике елның һәр көнен, һәр сәгатен санап баруын яза. Чынлап яза ул, ышанам мин аңа хәзер дә. Алдауны белә торган түгел ул анысы. Юкка яратмаган бит инде мин аны! Башта — Ерак көнчыгыш, аннары, үзең беләсең... Фронтка китәр алдыннан бәхилләшеп дигәндәй хат яздым. Ә ул сугыш беткәч тә егерме ел көтәргә вәгъдә биреп язды. Бу сүзләр... теге... беләсең инде... ну, белмәсәң белеп кал. Бу сүзләр инде Исәнбәк абый кайтып киткәннән соң язылган... Ә мин, җүләр, эшелон белән үзебезнең яклардан узган чакта поезддан сикерәсем килеп, елыйсым, үксеп-үксеп елыйсым килеп барам. Сездән йөз, ике йөз чакрым ераклыктагы станцияләрдә кешеләр күргәч, аларның берсен син, икенчесен Нәркәс итеп күрәм. Сугышта да шулай — һәр яна авылга кергәндә, безне күрешү көтә кебек. Иәркәсне эзлим — һәр почмак, һәр урамнан. Төтен аша, балчыклы ут, өермә аша да аны күрәм. Син күз алдыңа китер. Елга аркылы мичкәләрдән салынган күпер буйлап чыгабыз. Беләсең инде, мин шофер бит, рульдә. Кузовта — снарядлар... Бомбежка. . Дөбер-шатыр — күз ачкысыз. Ну, арттырмый әйтүем, төрле чак булды. Ә бу юлы чынлап качты курку. Югыйсә, шартлап көлең күккә очу самый ихтимал нәрсә мондый чакта, исән калу үзе бер гаҗәп Ә мин туп-туры чыктым дөбердәп, йөк үз урынына килеп җитте тәки. «За отвагу» медален шунда бирделәр. Ну, ул чакта шунысы бар тагы — кайгыру дигән нәрсәне мин оныткан. Күнел хыял белән, алдагы кавышу, Нәркәс хатларындагы илаһи сүзләр, вәгъдәләр белән тулы! Хәзер менә шул чакны сагынам... мәзәк тә бит — нишләтәсең. Бөтен дөньям минем сугыш беткәч җимерелде. Җиңүче булып, медальләр, орденнар ялтыратып һәм чыңлатып, күкрәк тулы намус һәм бәхет сурәтләре белән бизәлеп, отпускыга кайткач... Каршыга Нәркәс йөгереп килгәндә, мин аны күтәреп үк алырлык һәм кирәксә кулларымда дөнья читенә кадәр илтеп җиткерерлек идем. Тик кинәт тукталгач, шунда ук күзләрендә ниндидер читсенү, курку чагылып китте. «Бу мин калдырып киткән Нәркәс түгел...» дигән уй ялтырап узды. Дөрес тә булып чыкты шул. Тел төбеннән үк сизелеп тора: һаман ярата ул... ләкин мине түгел. Исәнбәк абый хакында сөйләшү аңа рәхәтлек бирә. Тегесе үзен дә гомер буе газаплаган тынгысыз бер чир йоктырып киткән иде, мөгаен... Ух, тиле хатын! Шул тиле хәлдә дә бит минем белән яшәмәкче! Бер түшәктә яткан кешеңнең бүтәннәр белән саташуын сизгән көе шуңа түзеп яшәргә тиеш идемме мин? Юк, гафу итегез. Иң авыр чакта, ут эченә кереп барганда эшли алган бит ул эшне Нәркәс! Шул күрешүдән соң бөтенләй кайтмам, кунакка да кайтмам дип киттем. Китсәм дә, Нәркәскә бүтән кешегә тормышка чык, мине көтеп вакыт әрәм итмә, дип язсам да — күңелдә сугыш елларында янган сукыр лампа хәтле генә булса да өмет яна иде. Җилпенә иде —Нәркәс миңа ышанмас, ышанса да булган үкенүләре, әрнү, гафу үтенүләреннән соң тиз генә бүтән юләрлек эшләмәс, ашыкмас, вакытлы мавыгуын онытыр, мине оныта алмас, бүтәнне ярата алмас, дигән сукыр өмет җилпенә иде. Төнге кара күбәләк, пәри күбәләге кунды да леп итеп, сүнде сукыр өмет; минем хаттан соң ярты ел узгач та Нәркәс апаң кияүгә сыпырган! Шундый гарип хыяллар». Ә син әйтәсең, бары тик ялгышкан дисен. Ялгышлык шул — мин исән... Беренче кайтканда ук, хатлар язылганчы, кияүгә чыкканчы ук ки- черсәмме? Акыллы сүз. Бик дөрес. Ә минем кичерергә тырышкан саен отыры йөрәк әрнүен, отыры җан котыруын кая куярсың? Гарьлек = акылны томалар чиккә җиткереп талаганын күз алдыңа китерә алмый- х сынмы? а Менә шул, энекәш, мәгънәлерәк итеп үзен яшәп кара инде. = һич югында бүтәнне табарга, бүтәнне яратырга кирәк иде, диюен g дә пүчтәк түгелдер. Дөрес, кирәк иде. Бәлки син булдыра алырсын. = Ә миннән булмады менә, гафу ит. Күп күрдем болан хатын-кыз дигәннәрен, бик күп. Чатнап торган, •§ сөлек кебек, чабышка чыгарга әзерләнгән аргамаклар шикелле биеп з торган чибәр һәм яшь кызлар сырпаланып йөрде вакытында. Үзебезнең з авылныкылар да, читләр дә. Авылыбызда мин киткәндә сабый булып 3 калган кызлар мәхәббәт чәчеп карыйлар иде, машина фаралары шнкел- % ле... Алар миңа оятсыз тоелды. Белә-белгәннән бирле абый дип хөр- мәт иткән сеңелләр... Аларга ничек инде бүтән күз белән карый алыйм. * Табигать, бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, миңа шундый нечкә оят биргән. * Нәркәснең яшьтәшләре булса, бәлки алыштыра да алырлар иде. я Бәлки... х Андыйлары да очрады бугай, тик берсе дә үз кеше булып күренмә- * де. Күзләрендә бер генә максат — кияүгә чыгарга кирәк. Ә мәхәббәт — ~ хыяллана алмаслык ерак хыял... £ Маңгайга, яңакка катырак эләккәндә чәчри торган очкыннар төсле, и минем күз алдыннан да кайберәүләр ялтырап узды һәм бик тиз юкка £ да чыкты. Берсе үзен артык очсызга сатмакчы иде — күрше авылдан Мәүлия исемле хатын — бернинди хиссез кияүгә чыкмакчы иде. Мин бәя бирергә тиеш асыл сыйфатлары язу-сызу эшендә эшли. Төскә чибәр — ике-өч бөртек кенә, кирәк хәтле генә, вак кына миң төшкән чиста йөз. Кып-кызыл яулык астыннан таш күмер төсле кара чәчләр кабарып тора. Шундый төсле үк күзләр яна... сиңа ни кирәк тагы дип кычкыра. Ә миңа кирәкми шул... Ул мона хәтле бер-ике ел элек бүтән кеше белән яшәп караган. Аннан отпускыга кайткан офицерлар белән буталган. Яманрак сүзләр дә ишетелде. Күңелне түгел, кулны да сала алмаячак идем. Тик чибәрнең үзенә әйтеп булмый бит аны. Шаяртырга вөҗдан кушмый. Булмый. Ә ул төшенми. Нәркәстән үзен ким санамаска тырышып гарьләнә, һәрхәлдә, мина шулай тоела. Клубта кичә. Син, гадәттәгечә, баянда уйныйсың. Бер ягыңда —• мин, икенче ягында — Мәүлия. Синең белән дуслашып, миңа якынлашмакчы Клубта биеп йөрерлек яшьтән узганга күрә, бераз гына утырдым да сина: —• Мин сине урамда көтәрмен,—дип торып бастым. Шул вакыт Мәүлия нидер пышылдагач, мине туктаттың. — Хәзер бер-ике бию көе уйныйм да... Бергә чыгабыз. Өчәүләп бергә кайттык. Мәүлия өйгә чакырды Аракы чыгармакчы иде, утырмадык Көрсенеп, ни өчендер чемодан актарырга кереште һәм ике пачка папирос чыгарды: — Элсә монсын алыгыз. Рәнҗетмәс өчен бугай, ике пачканы да син алдын һәм минем кесәгә салдың. Үземне генә калдырып чыкмакчы идең, калмадым. Мәүлия белән икәүдән-пкәү генә туры килгән чаклар да булды. Әмма юк. үтер, бер рәтле сүз да әйтә алмадым үзенә. Ниһаять, көн- нәрдән беркөнне бик кырыс һәм мәгънәле хөкем чыгарды б). — Ярый... Соңыннан үкенәчәксең только. Белеп тор,—дип китеп тә барды. Күпмедер вакыттан соң Гадилә исемле бер кыз белән таныштык. Аның тәкъдиме буенча сәфәр киттек, үзең беләсең. Юл газаплары ничектер якынлаштырды безне һәм миндә астыртын һәм зәгыйфь өмет туды — Нәркәсне оныта алам бугай бит! Яна бәхетемне таптым бугай. Элеккесенә һич тә охшамаган. Бусы минем үземә охшаган: яшькелт төсләр сирпеп янган коңгырт күзләр, көләч, ачык чырай... Ләкин бәхет кыяфәтендә бәхетсезлек килгән булып чыкты. Өйләнешергә бераз акча һәм кием рәтлик дип, бер кайткач икенче тапкыр элеккеге Молотов шәһәренә киттек. Беренче юлы кайткан әйберләрне, акча күбрәк булсын дип, Гадилә тиз арада күрше-тирәләренә сатып бетергән иде. Урап кайтуыбызга Мәүлия шул кешеләргә кереп, кемнән күпме бәягә алганлыклары хакында аңлатмалар җыеп, милициягә җибәргән. Азагын беләсең инде. Мәүлиянең үкенерсең дигән сүзләрен шунда аңладым. Менә сиңа мәхәббәт! Биш елдан соң Гадилә белән дә чит кешеләр булып очраштык... Ул үзенең барлык кешелеген, гүзәллеген әллә җуйган, әллә... һәрхәлдә, бүтән дөньяга киткән һәм, ахрысы, шактый ук пычранган... Нәркәснең нәкъ киресе! Ә миңа ул бик кирәк бит, мин Нәркәсне эзлим... Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, дибез. Дөрес дисенме шуны? Башың булса,ышанма син моңа. Бу сүзләрне үзләренең җиңелү оятын җиңә алмаган бәләкәй җанлы мещаннар гына законга әверелдергән. Ышанма син аларга. Мәхәббәт төсмере хәтта хайваннарда да бар бит. Еланнарда менә андый галәмәт күргәнем юк. Беркемнең дә күрә алмаячагына башымны кисмәгә бирәм. Агу белән мәхәббәтнең катнашы юк. Мең тапкыр юк! Чын кеше мәхәббәте беркайчан да нәфрәткә әйләнми. Чын кеше мәхәббәте бәхетсез булып чыкса да, бары тик матур истәлеккә генә әверелә ул. Гадиләнең йөгенә керә алмыйм, ә Мәүлия —елан, зәһәр елан!! Нәркәс белән дә аерылыштык. Ә бер генә начар сүз ишеттеңме син? Аның иреннәре әйттеме шундый сүз минем хакта? Башымны кисәргә бирәм — юк. Теләсә нинди хәлдә дә! Әйе, бары тик ул гына минеке. Бары тик ул гына! Аны алыштырырлык, үземнеке диярлек, бер кан, бер җанга әйләнерлек бүтән беркемне дә таба алмадым мин. Беләм, инде таба да алмаячакмын. Нәркәс! Синнән дә саф һәм изгерәк кеше юк бит ул һәм шуның өчен дә гафу итә алмадым мин сине. Вәкил, син юатма, яме. акыл да өйрәтмә, башың яшь. Барын да үзем беләм. Нинди гаепләү ди ул? Юк, тиргәсәм дә, мин аны үз кеше итеп кенә тиргим. һәлакәткә юлыккан өчен кешене тиргәп булмый. Ниһаять, ышана башладым бу сүзләргә. Синең сүзләрме әле алар? Шулай шул. Сез сагынган элекке Илдарханны миң үзем дә эзлим, Аннан бигрәк — Нәркәсне... Барлык күзләрдән эзлим... Тапмасам... анысы — минем эш. Синең дәхелең юк анда. Ничек? Тагын нәрсә?

Дәвамы бар