Логотип Казан Утлары
Шигъри роман

ЙОКЫСЫЗ ТӨННӘН СОҢ

 

Әнвәр Давыдовның янып яшәүче шагыйрь икәнен мин белә идем. Соңгы елларда ул каты авырды. Шигырьдә аның элекке темпы кими төшкән кебек тоелды. Аның турында син шулай уйлап йөрисең, ә ул яза. авыруына карамастан яза. ашыга, әйтеп калырга ашыга. Шагыйрь моңа хәтле, гомере буе уйлаганнарының бер йомгагын ясар өчен, гомумиләштерүнең югары бер формасын табар өчен тырышып яна. Әнвәр Давыдовның соңгы әсәре «Йокысыз төннән соң» дип атала. Бу — шигырь белән язылган роман. Шагыйрь аны Бөек Октябрьның 50 еллыгына һәм авыл хезмәт ияләренә багышлаган. Роман язылып беткән, үз кулы белән күчерелгән. Соңгы әсәр. Аны аерым игътибар белән укыйсың. Давыдов кайчан да булса роман язарга тиеш иде. Ул поэмалар авторы. Поэмалары аның конфликтларының тормышчан, үткен. композицион яктан оста корылган булулары белән аерылып торалар иде. «Йокысыз төннән соң» романын мин шул поэмаларның синтезы дияр идем. Империалистик сугыштан башлап, гражданнар сугышы аша коллективизация, Бөек Ватан сугышы еллары аша бүгенгегә кадәр үстерелгән крестьян Гайни образы бөтен каршылыклы характеры белән алса баса. Романда уннан артык образ. Шагыйрь аларны просто сурәтләү, тасвирлау белән чикләнми, чор. вакыйгаларга аның уз уйлары, уз кичерешләре, үз мөнәсәбәтләре оста үрелеп бара. «Бер күңелгә тыгызланып тулган чор» ди шагыйрь үз романы турында. Романы гына түгел, шагыйрьнең бетен иҗаты йокысыз төннәрдән соң барлыкка килгән зур хезмәт. СИБГАТ ХӘКИМ. Бер тәүлеккем» тыгызлатылган бер гомер. Бер күңелгә тыгызланып тулган безнең чор. ПРОЛОГ Мин һәр елның бер башыннан Иненче башына, Туган илнең бер башыннан Икенче башына. Бик күп йердем, Туган авылымда, Себердә, Азиянең җылы хаеызларында. Сугыш кырында, Россиянең салкын кышларында Бик күп иеше күрдем. Балакайда — мин алзрның итәгендә йокладым. рналыбызның 1 Һәм 2 саннарында романнан фрагментлар бирелә. Әнием.. Энилар... Просто миннән олылар... Чәчләремнең тузанлы чукларын Берәмтекләп тарап, сыйпап тордылар... Аннары — аларның бәләкәйләре минем итәгемдә йоклады. Мин йокыларын бүләм дип курыктым. Селкенмәдем. Сыйпадым нәниләрнең ефән чәчләре чукларын. Юдым беренче яраларын. Яраттым мин кешеләрне... Алардан — Минем бөтен уйлар. бөтен хыяллар. Аларга — Минем бөтен уйлар, бөтен хыяллар... Кешеләрнең мөлаемлыгына тиң эзләп, Мин йолдызларга карый идем... Мәгънә эзләп «азатлык», «дуслык» дигән сүзгә Мин туган ил буенча гиздем. Әмма мин барын да Кешеләрнең үзләреннән, Аларның сүзләреннән, Язган китапларыннан белдем. һәм мин — мин булдым. Мин — меңнәрчә куллар, Йөзләрчә зирәк акыллар продукты. Тукта! Мин нәрсә турында? Ах, миңа бик күп с 'ләргә кирәк. Кешеләргә — кешеләр турында. Шәһәрләргә — шәһәрләр турында. башкаларга — Үземнең туган яклар турында. Илларга — иллар турында. Дөньяларга — дөньялар турында. Миңа бик күп сөйләргә кирәк. Миңа ашыгырга туры килә. Ашыгам Шуңа күрә менә роман урынына Кәгазь битенә шигырьләр ургыла. Күпме яздым! Әмма Китапларымның әллә ничә мең дистә юды Әйтергә теләгәнемә пролог кына. Пролог нына булса тагын бу юлы? Укы, иптәш! Ярдәм ит! Сына! Таңны каршы ала Гайни карт. Ялгыз. Өенең басмачасында. Сөякләре кебек, шыгырдап Куя баймача тактасы да. Кичтан бирле шулай. Гайни картның Авыр адымымы, буыннарының Сызлавымы аларны шыгырдатты? Авырлыгымы башындагы бу уйларының?.. Кичтән... Кичтән! Кичтән... Аңлатырлыкмы соң... Кичтан бирле ниләр баштан кичкән, Бөтенесен!.. Башлыйк... Искә төшереп монысын... Кичтән вч-дүрт машина Улап керде урыс капкадан... Оныгының адымы астында Шыр-шыр көлде Басмачадагы искә такталар. ӘНВӘР ДАВЫДОВ ф йокысыз төннән соң Ашыгыч сүзләр: «...Бабай... бүрәнә... Пулат булыр... бәр да кызыгыр... Иң беренче бетен тирәдә... Әллә гомерең юкка уздымы? Күрше йортын сатып алырбыз. Бакча булыр... ял ит... той ил рәхмәтен... Нигә болай чытыкландыгыз... Күрергә тиеш бит без дөнья рәхәтен!.. Бөтен неше хәзер яңа өйдә. Тик сез генә һаман кирегә. Гайни өлгермәде бер сүз дә Әйтергә. Машиналар үтте йорт түренә. Йорт түрендә караңгылыкта. Ниндидер бер шомлы тау кебек. Өелде бүрәнәләр. Тынлыкта уйлар китте, еллар сүтелеп... Пулат... бакча... дөнья рәхәте... Таныш уйлар... Инде узылган... Ничә тапкыр нәфес бу теләкне Яндырган күңелдә... Аннан... суынган... Гайни бабай, йорт сал яңаны. Үзеңчә сал, җиренә җиткезеп. Оныкларың җыелыр яныңа! Корымасын изге нигезең,— Правление ныстый килде гел, Гайни карт тик койды семсерен: — Өем минем түзмәслек түгел... Ә яшьләрнең белә кем серен?.. Кайсы эштә... Кайсы укуда... Исән булса улым Исмәгыйль... Урын булмас иде куркуга... Булыр иде нигез исән Р’п. Нигез... Гайнинең бит йөрэн тамыры Аның ташы араларында. Анда күлме өмет, авырлык, Шатлын, үкенү, арну бары да. Җил кагылды битенә. Әйе, шундый ңәй иде. Урамда тездән үлән. Яшь Гайни өй бетерә. Күрергә халык килгән. *— Шыгырдап торган юка! — Ваграк бүрәнәсе... — Мондый щорлык-тиэлекнэ Безгәле үрәнәсе! 1 Бит быел чыкты егет Аерылып атасыннан, Ә хәзер байлар небек Карый ихатасыннан. Гайни нечкә мыегын Сыпырып-сыпырып ала. Зур урамдай тоелып Китә тар тыкрык аңа. Зур салам бүрекләрен, Таз кебек, маңгайга ук Ташереп, күреп барын Торалар өйләр. Явып Коендыра кояшның Нурлары бар дөньяны. Кайный күңеле бу яшьнең Кытыклый зур уй аны: Ә, шулаймы? Туктагыз Күрерсез тагын оле! Булмамын ачык авыз. Булыр бай чагым әле. Өйләрегез өстенэ Ташпулат үсеп чыгар. Гали бай исеменә Булыр бу исем сыңар. Турымнан узган чакта Иячән баш һәрбөрең... ...Иркәсенә караватта Сөйләде кичен серен... 29ОНВОР ДАВЫДОВ ф йокысыз ТОННӘН СОҢ ф Күзләре караңгыда Ут кебек янганмыдыр, Гелзада җавабында Каушады. Ялварды ул: «Нин болай карый күзең9 Ник сиңа байлык нирак? Мин сиңа риза үзем Гомергә тирес көрәп Яшәргә! Тик язмасын Яшерен шул уеңа Бер көндәш булу миңа. Мине ихлас назла син!» Гайни терсәк таянып. Гаҗәпләнеп, кузгала: «Бу түбәнлек наян, син Бит тәкәббер кыз бала!» ...Тәрәзәдән анда да Ай сузылып кергән иде. Нур төшереп Гөлзадәга. Сискәндерде Гайнине. Чем кара зур күзләре Дәртле дә, хәсрәтле дә, Еш сулаган күкрәге. Очлаеп әзрәк ненә Калка ак күлмәгеннән. Ул ала Гайни җанын Моңача күрмәвеннән Шундый зур бәхет барын... Көннәр җиргә нитмәскә килә... ...Сөйлиләр: кырык еллык дата, илле еллык .. Брест... Сталинград... Ашхабад... Гайни өчен болар бер төргәк... Уралган нын. Кайчак тормыш җиле, истәлекләр нылын тарткалап. Уята нүңелдә йөз мең көннең берсен. Кайчак бөтенесен бергә айкалдыра. Тукта: бүген әле ни өчен Кузгалды болай. бер шатлык, бер кайгылар... Күңел көймәсе Гайнинең Чайкала ятып бер яктан иненче якка... Менә дулкын күмде Исмәгыйлен. Яшь Гайни үзе — Ярман сугышында солдапа. Чың-чың чыңлый кыңгырау Аллы-гөлле дугада. Ә күңелдә сыкрау. Ут үрела бугазга. Ярманга сугыш ачкан Патшабыз җәнапләре. Бүртенәләр кояштан Пристав яңаклары. Исемлек укый писер. — Ник исеме юк байларның’ — Аларда бит бар бүсер! — Рәт бар барысын майларлык! — Гайни, син ни карыйсың? Синдә дә рәт юк түгел! Борчыйлар җан ярасын Гел тора әрнеп күңел. Күпме хыяллар багьлап. Тирен түгеп тапканнан Бер тиенне дә алдалап Суыра алмас талпаннар! «Гелзада. тырыш, җаным, Мин кайтканчы сакларга. Табармын аннан җаен...» — Утырыгыз атларга-а-а! Калды хатын, малаең. Калдылар елап, аһлап. «Гайни бай» булалмадың. Булдың син «Гайни солдат». Чың-чың чыңлый кыңгырау Аллы-гөлле дугада. Ә күңелдә сыкрау. Үт үрелә бугазга... ...Яшь балалы булса да Буйлары сөлек кебек,— Йортта чакта Гелзада. Гайни киталмый нереп, Ала алмый ул күзен Күкрәге калкуыннан. Серле кара күзенең Бик тыйнан чакыруыннан. Әз генә калкып тора Күлмәге — батисыннан Түгәрәк кенә корсак.— Мәҗүси алиһә сыман... Гайнинең үлмәслеге Шунда ич тып-тып тибә. Гайни яшертен генә Шуңа карап туктый дэ. Белә. утка, сөңгегә ул әзер шуның өчен... ...һәм күрмаснэ мәңгегә Хыялый байлык төсен... ОНВӘР ДАВЫДОВ Бер нен килеп керделәр Зфисәрләр. Кайнагз... Гайнине җибәрделәр Хәмер алып кайтмага. Бер сәгать үткәнмедер — Чувашлардан әйләнде... Хатынына карады бер һәм телләре бәйләнде. Сорамады. Дәшмәде Һәм үксеп еламады. Зчтә калды яшьләре. Мәңге көйдереп аны. Беренче кат шунда тин Үкенде: ник алмады Өндәгәндә большевик: «Ал!» — диеп корал аны. Бу әшәке вердән Нөл генә налыр иде... Күзләре ук тилмергән Гелзада башын иде. Аклардан туйды авыл, Байраклар көткән ирек Хәтта янып бетте ул Самогон көйрәвендә. Чыр-чу... Ха-ха... Гөрс... Ату. Кайнага да гел шунда. Дүртенче нөнне иртән Тора Гайни каршында. Шешенгән, күзен нара Кан баснан. Авызы ныйшын. Сүгенү ташкынын, ахры. Тыя, тешләрен кысып. — Хәзер җик пар атыңны... Большевиклар керәләр! Калсаң... сине... хатыныңны Таш коймага терәрләр. — Мин иеше үтермәдем. Мин неше көчләмәдем, йорт-җиремне ташларга диеп мин эшләмәдем. — Ә шулаймы! Гайнинең Күзенә карый бердәнбер Мәрхәмәтсез һәм төпсез Күзе белән револьвер. Мена шулай соң тапкыр Сулаганда йотлыгып Үкенә Гайни тагын бер— Ташлаганга мылтыгын. Кинәт авыл башында Кузгалды каты давыл. Кайнаганы каушата. Никтер калтырата ул. Кай арада тезләнә — Суктымы әллә яшен! — «Кияү. коткар үлемнән. Тиз генә мине яшер!» Мылтыгы булса!.. Гайни Яшьли чая баш иде. Исерен баш кайнаганы һич аяп тормас иде. Булмады... кызган чакта... Басылды соңра күңел. Ябылды иман напка. Асылды йорәккә гер. Большевиклар авылда. Авыл үз көе белән Гөрли инде тагын да Җил белән өерелгән Дулкыннар кебек, калка Төрле башта җыеннар. Икеләнү һәм наушау Фәкать Гайни уенда. Аның да кешеләр белән Гөрләп йөрисе килә. Яңа властьлар биргән Җирне билисе килә. Төптә — күңелне... исә Тотып тора авыр шик. Кайнага шәүләсеннән Күләгәләнә ишек... Базда ак кайнаганың Ятканын кем соң белә?! Авылның үз кайгысы, Җыела да гөр килә. Янган, изелгән, өзелгән Гайни дә шунда йөри. Бизгәндәй үз өеннән Бөтен авылны урый. Кеше белән гөр килә. Көэне-язны чамалый... ...Тик кайттисә өенә Хәсрәт аны сагалый. ӘНВӘР ДАВЫДОВ Капка тзбендә аны Бөрешеп, иелеп, басып. Шелтә нөтнан сыманмы, Нара күзен зур ачып, Көтеп тора Гөлзада, Нидер ялварып, иңрәп... Их. шул караш булмаса... Җай табылыр иде мең рәт. Өйдә идән астыннан Вәли — карачкы чыга. Гайнине сыный сыман — Ике күзе кысыла. — Юк. кияү! Саталмассың! Муеныңда синең мин таш. Мин ялгыз батаммы соң? Батачак синең дә баш! ...Әмма нидәндер шүрли Башладымы кайнага. Бер көнне әйтеп бирде Уе барын таймага: — Мин юкка чыгам... пока... Тик... китте дип нуанма. Яңа влачка ышанып Яңа бәхет куарга... Сак бул! — Кирәк вакытта Хәбәр бирә торырмын! Ялкын ыргып офыкка, Куды морҗа корымын. Аклардан тиз туйды авыл. Кинәт урман ягында Кузгала утлы давыл. Большевиклар авылда. Котылып калды авыл. Кичә генә дөньяны Тетрәтнан бандитларың Әллә кая югалды, Кызыллар бай йортларын Тикшерделәр. Отряд Башында күрше Шәрип, Абыстайга әзрәк Йөргәндә иң шәп шарик Иде ул Гайни өчен. Кара хәзер, нинди ул, Беренче көнне үк кичөн Гайниләргә килде ул. Эше белән. Шулай да Гайни ачык каршы ала. — Сый куйыйм! — Башка җайда, Гөлзада калтырана. — Copay бар сиңа, шарик. — Соң? — Вәли сездә базда бит. — Юк! — һе. тентик, иптәш Шерип! (Бу бер ашыгучысы.) — Әмер итәм: отставить! Агарган Гөлзадәга Да Шәрип карап ала. Якында шул арада Нидер нык шартлап ала. Чәлпәрәмә ватыла Тәрәзә. Өйдә төтен. Отряд тышка ашыга. Урамын карый. йортын. Өйдә — Гайни. Гөлзада — Аптырау, курку тулы. Селненә стенада Гайнинең төлке туны. Шуннан Вәли сүгенеп Чыга. Маузеры төти. Өлгермәгән суынып. Җитмәсә әле үрти. — Шүрләдең? Шәригең әле Котылды, дога кылсын! ...Я ходай шундый мәлне Тотылып буламы соң. Вәлинең бугазына Бата кул! — Ая җаным.— Кай арада базны да Ачкан! Бу хатыннарның Сөюе белән бергә Йөри. ахры, хәйләсе: Төшә Вәли дөмбердәп, Ябыла идән. Әйтәсе Сүз дә әле бугазда... Яңадан керә Шәрип. — Уф! Димәк, синең базда Беркем ятмады, шәрик? Ышанам. Бөтен якны Айкадык... Кычытканны... Әллә кая олакты. Ярый... Барып чыкмады... Ә син йомыш төштисә Нил, онытма дуслынны, Ә без киттек. Эш — диета!.. Елмайды, күрешеп чыкты... Юк, ул хәзер йөгерер иде Шәрип артыннан... Ул мең мәртәбә барачак әле киләчәктә Шэрипно — Мең мәртәбә Шәрип аны Чыгарачак әле юлга һәр эштә... ӘНВӘР ДАВЫДОВ Икәү- Гөлэада катнан. Гүя ан таш багана. Ә Гайни... Тагын сыкрый җан Коралны ташлаганга. Пуляны кайнагага Батырып ләззәт белән. Бөтен ил кайнаганда Ул да бу отряд белән Китәр иде... Шул чакта Булмады... Әрни күңел. Ябылды имән капка. Асылды йөрәккә гер. Айлар киткәч тә Шәрип Авылда Сәвит булды. Башта күктә яшәреп Яшен болыты куерды. Гайни үз-үзен ная Куярга белмәгән чак. Уйларны бер уңайга Шәрип җибәрер очрап. Бит сөрүдә, чәчүдә. Ярлылыктан тырмашу, Хәллелеккә ирешүдә — Нык эшли Гайни башы. Ярдәм ит Сәвиткә син. Йөрмә бер якта гына. Кирәктә бир киңәшең Ярлысы, батрагына! Совхоз һәм крәстиян Арасын ныгыта Шәрип. — Монда нем миңа терәк? Син инде, Гайни, шарик. Совхоз орлыкмы бирә. Машина кирәкме гел, Ил Гайнине җибәрә... Җиңеләя йөрәктә гер. Карыйсың ярлы ве Кояшны чагылдыра. Гомерлек ялчы инде Үзенә учак кора. Авыл тормышны җайлНЙ Йортлары җыйнаклана. Ныклыкны сөйгән Гайни Моны күреп шатлана. ...Ил сөйгән ил улы өчвн Ил нулы — табип кулы. Гайни кызганмый көчен — Кими йөрәк ялныны.—■ Шулай ук нереп нитә Җәмәгать кайгысына... Совхоз һәр елны бирә Уртасы, ярлысына Тәҗрибәгә югары Сортлы бодай. Орлыкка. Җикче, Гайни, юргаңны! Баш иеп йөрмә юкка! Үзеңә дә булыр... менә... Бар илдә җор куллылар — Комитет исеменнән Язу да тоттырдылар. Совхоз: "Совет утлары >. Директор — Караулов. Шул ук алпавыт утары. Тик Гайни яңа авылның Күрде тын-астан гына Туып үсеп нилүен. Искелек астарына Яңа чәпәлгән кием Түгел бу: бар уйларны Яңа эз ярган сыман. Гайни бутап юлларны. Бер читтә калган сыман. Кеше белән кешенең Мөгамәләсендәме. Аңнытып бензин исен Көлгән Галәсендәме? — Тик шунда шытты кебек Гомерендә яңа дәвер. Шул хис нермәсә килеп Кире сызарга да ул Әзер иде бер арада: Совхоз кәнсәләренә Баргач язу алырга Алган нәрсәләренә. Утыра, кем, диген, ә! — Әлеге кайнатасы. Ул Гайнине белми дә — Шундый норы карашы! Бөтен эшне бетереп. Юлына чынкач кына. Урманда чыкты килеп Бер карачны наршыга. — Башны ашама, кияү. Мин — башка кеше хәзер. Элекке зш — юкны сөйләү — Тик тырный эчне хәзер. Эшлисем килә минем Властька намус белән. Харап итә нүрмә син Вакытсыз донос белән. Озак тордылар алар Гайни белән нарашып Күңелдә төрле уйлар: Бер куера кара шин. Бер нүренә ялвару О Н В Я Р ДАВЫДОВ Тулы кузлэр карашы — Гүя ишетеп барын Тора күк Гөлзадәсы. Сүз дәшмаде Гайни, тик Уйланып, китеп барды. Калды, щанны әрнетеп, Тагын атмаган дары... Кайткач та Гелзадага Ачылып карамады... Тик күмер кебен һаман Күзенең каралары Көйрәттеләр күңелне, Әллә ниләр уйлатып... Көндез — илдә... ә төнне Ятначтын өйгә кайтып, Нидәндер калтыранган Аның ябык тәненә Кагылып китсә, һаман Иң тәүге үпкәненә Кайткандай янып нитә, Онытылып елыша аңар. Арада бар да бетә, Бер булып кушыла алар. ...Була кайтыр шикелле Яшьлек төне ерактан... Әмма уйлар-шикләрне Уятып, туа ак таң...