Логотип Казан Утлары
Комедия

ЯКТЫ КҮҢЕЛ

Бер пәрдәле гыйбрәтле комедия

КАТНАШАЛАР:

Нигъмәтулла — тракторчы Гомеренең ня матур вакытын үткәрә — утыз битләрдә. Күпләр аны, кыскартып. Нигъмәт дип йөртә, ә агач телделәр Нигъмәй генә диләр, тик олы яшьтәгеләр өчен, метрикада язылганча, Нигъмәтулла ул. Әлфинур — аның хатыны. Савымчы. Газеталарда үзен еш кына мактап язалар, әмма кайнаиасы бик үк мактап бетерми. Хәер, килен кайианага бик сирәк ошый инде ул. Г ө л х а я т — Нигъмәтулланың әнисе, Әлфинурның кайнаиасы. Ашын ашаган, яшен яшәгән карчык, ләкин әле ул «семья ара» хәлләрдә дә күренекле генә роль уйный. Бәдерхаят— Әлфинурның әнисе Бик .хуш күңелле карчык — ана өстәлдә самовар жырлап торса, аяк астында оныклары шыбырдап йөрел, ике дөнья бер кәнди Шәйбәк — ике йорт арасындагы читән аша сикереп кереп йөри торган күрше. Мөбәшшнр — кайдан һәм кем икәнлеге пьесанын азагына чаклы беленми Вакыйга безнең көннәрдә авылда бара. Авыл башында, чылтырап аккан инеш буенда, алты почмаклы мәһабәт өй тора. Мондый йортлар хәзер һәр авылда гына түгел, һәр урамда да дистәләгән. Йортнын нигезе таштан, түбәсе калай, дөнья ачыграк күренсен өчен, тәрәзәләре зур птеп, күп итеп эшләнгән. Тәрәзә яңаклары, челтәр пәрдә сымак, бик нәфис сырланып, иренми ясалган. Берничә көн үтәр һәм бәхетле гаилә, чыр-чу килеп, шушы өйгә күченер, шаулап, тальян уйнап өй котлау үткәрерләр, тәрәзә төпләренә гөлләр куелыр, акшарлаган моржадан. ефәк шлейф булып, күк төтен күккә күтәрелер. Кыскасы, яңа йортта яна, матур тормыш башланыр, ә хәзергә... әле кемдер тәрәзә яңакларын буяп маташа, кемнәрдер түбә ябып яталар. Үтеп-сүтсп йөрүчеләр, бер генә минутка тукталып, баш ларьн күтәреп, эшләпәләрен, кепкаларын арткарак этәреп, өйгә сокланып карап тора. ... — Ну шәп булып чыкты да бу Нигъмәй. Валлаһи газим, патша да мондый сарайда яшәмәгәндер. ... — Патша яшәвен яшәмәгәндер дә, әмма менә Нигъмәтулланың атасы Хәкимулланың төшенә дә кермәгәндер. Ындыр артына бура буратып кына куйган иде, сугыш чыкты. Сугыштан кайтып бурасын күчереп салыйм гына дип изаланып йөргәндә контузия аяктан екты да тәки шуннан мантый алмады мәрхүмен. ... — Әлеге дә баягы сугыш. Минем дә өч абыем, җизнәм ятып калды бит... ... — Нигъмәтулла кайтып килә түгелме соң? ... — Нигәдер танавын салындырган әле. ... — оссәләмәгаләйкүм, Нигъмәтулла улым? Сихәтлекме? Нигъмәт. Вәгаләйкүм, Зарифҗан агай. — Сәлам. Нигьмәй. Нигә балтан суга төште әле болай? Мондый өй өлгертсәм — минем түбә күккә тияр иде хәзер. Нигъмәт. Түбәне буярга буяу табалмый йөдәп беттем. Шәрәфи Бармаган жирем. какмаган ишегем калмады. Кайчан барсы да магазин ф да булыр. Тартырга бармы? Әй, син ташладың бит әле. _ ••• — Булыр әле заман, кайгырма. Яна йорт салучылар ишәеп китте S бит, буяу эшләп өлгертмиләрдер. Кара, өй котлаудан мине калдырма > (Көлеп.) Коръәнен дә үзем укырмын. Бәләкәй чакта картннән аятел- _ көрси өйрәткән иде. Зарифжан карт. Аятелкөрсине өй котлаганда түгел, шайтан- 5 нар качырыр өчен укыйлар, Шәрифжан, белмәсән адәм көлдермә, бел- ф сән диннән көлмә. Киттек әйдә. Нигъмәт (түбә ябучыларга күтәрелеп карый).Агайлар, кайчан = эшегез бетә? ң Өй түбәсеннән тавыш. Кичкә булмаса да, иртәгә төшкә * сыйпап куячакбыз. « Икенче тавыш. Яртын өстәлдә булсын. Нигъ.мәй туган. * Беренче тавыш. Бар белгәнен ярты булды инде. Икенче тавыш. Шаярып кына әйттем лә инде, Галимжан * агай. х Беренче тавыш Ә син эш вакытында аракы хакында шаярып < та. уйнап та сөйләшмә. Нигъмәт, буявың, әлифен әзерме? Менгән рәт- х тән буяп та төшәр идек.= Нигъмәт. Әлиф юнәттем, ә менә буяу табалмый.м. Кермәгән ишегем-тишегем калмады... Беренче тавыш Бер дә булмаса, әлиф буяп төшәрбез. Янгыр явып китсә, тутыгуы бар. Нигъмәт (уйланып). Барометр яңгырга күрсәтеп тора шул әле... Кайдан буяу табарга инде? Икеләтә түләп булса да алыр идем Бу сүзләрне анын күршесе Шәйбәк ишетеп тора. Ул, карап торуга, гамьсез, пошмас жаи. Шәйбәк (сызгыруыннан туктап) Өй салуның ние бар, бурасы да чутласы... Нигъмәт. Иң авыры чутлашуы-исәпләшүе шул аның, Шәйбәк күрше. Шәйбәк. Ә шулай да күпмегә баса? Дөресен генә. Нигъмәт. Кем бөртекләп исәпләгән әле аны. Түбәсе буялмаган, капка эшләнеп бетмәгән .. Шәйбәк. Ә шулай да? Примерны? Нигъмәт. Өч меңгә тартыр. Шәйбәк. Әллә-лә-лә-ләә... Янә бер мең кушсаң, «Москвич» дигән сүз бит бу. Ә «ФИАТ* күпме торыр икән, ишеткәнен юкмы? Нигъмәт. Кызыксынганым юк. Минем коляскалы мотоциклым бар, шул житкән. Шәйбәк. Юкка Шәп машина булачак диләр «ФИАТ» чыга башлау белән үземнең консерва банкасын — «Запорожец»ны очырам да «ФИАТ» алам. Семья да ишәйде... Нигъмәт. Алырсың, алырсың, ә хәзер син миңа түбә буярга буяу табып бир. Шәйбәк. Була ул. Ә нинди төскә буямакчы буласың? Кызылга буят. Яратам мин кызыл төсне Нигъмәт. Ә миңа яшел ошый Шәйбәк. Беләсеңме, күрше, син аның бер ягын яшелгә, икенчесен кызылга буят. Ә нигә көләсең? Хәзер бик модный мода ул Минем Уфадагы бажам квартирасының дүрт стенасын дүрт төскә буяткан. Бер ягы яшел, икенчесе — кызыл, өченчесе — чия көрән, дүртенчесе— зәңгәр, идәне памидур, түшәме әфлисун төсендә. Бераз төшереп алгач, кайда идән, кайда түшәм икәнлекне бутый башлыйсын. Давай, син дә шулай буят әле, буяу табып бирәм. Ә нигә без модадан артта калырга тиешбез!.. Нигъ’мэт. Ә кайчан буяу табаласын. Шәйбәк? ■ Ш ә н б ә к. Акчаң булса, хет бүген. Ничә кило кирәк? Нигъмәт Ике кат буяганда кырык кына китәр инде. Шәйбәк. Икешәр сумнан, сиксән була. Нигъмәт. Ә нигә ике сумнан? Магазинда бит... Шәйбәк. Ә син тап магазиннан. Нигъмәт. Кемдә ул? Шәйбәк. Анысы минем эш, Нигъмәт Ихтимал... Шәйбәк. Нәрсә — ихтимал? Нигъмәт. Ихтимал... Шәйбәк. Ихтимал, урлангандыр, дип әйтмәкче буласыңмы? Ә Шәйбәкне син кемгә саныйсың? Нигъмәт Шәп шоферга, игелекле күршегә саныйм. Шәйбәк. Санагач? Н и гъмәт. Аңла, мин йортымның һәр казыгын, һәр кадагын хәләл акчама кактым. Шәйбәк. Ә Шәйбәк күршең сине харамлашырга өйрәтәме? Хуш. Л1ина әле буяу кирәкми. Минем түбәм шифр, кар да, яңгыр да нипачум. Нигъмәт Шәйбәк, кызмале... Шәйбәк. Кызма дип. бәй, тартырга бармы? Син аңа кул сузасың, ә ул терсәген бирә. Прәме кызык кеше син, Нигъмәй. Н и г ъ м ә т. Урланган буяу булмасын дип шикләнәм мин, Шәйбәк дус. Шәйбәк. Ә син Шәйбәкнең башы ике дип беләсеңме? Аның да биш баласы бар, ул да атлы казак түгел. Буйдак булганда да Шәйбәк кешенең энәсенә дә тимәде. Шәйбәкнең вөҗданы саф, биографиясе чип- чиста. Анкета тутырам икән, «юк, юк, юк» дип язып тик барам. Вәт кем ул синең күршең беренче класслы шофер Шәйбәк Солтанморатович Шаһисолтанов. Нигъмәт (ипләп кенә). Кайда, кемдә ул буяу? Шәйбәк. Кайда икәнен беләм, кемдә икәнен төртеп кенә әйтәлмим. Чөнки мин үзем дә белмим. Стансада кода яши. Шуның танышы сата. Нигъмәт. Алай булганда инде әллә.. Тик ике сумга кыйммәт бит әле... Минем ул чаклы акча да юк... Шәйбәк. Әйттем мин сиңа шифр яп дип. Әнә минем түбәне яңгыр да. кар да алдыралмый бит. Ә сиңа кешедән уздырырга кирәк. Уздырасын килгән икән, әйдә уздыр Ә мин тирмәнгә киттем. Балалар арыш икмәген сагынган Вәт бит дөньялар. Без арыш икмәгенә дә тилмереп үстек, ә алар, бодай күмәченнән туеп, арыш икмәге сорый. Имеш, арыш икмәгенең витамины күп. Мал айлар шул, көчле булып үсәргә телиләр. Ярый, гаепләмә, мин әйттем, син чиктең. Нигъмәт. Шәйбәк күрше, әйдә, югәнлә машинаңны Магаричып жәлләмәм. Шәйбәк. Ә син Шәйбәк күршеңне магарич өчен йөри дип уйлыйсыңмы әллә? Алайса, хуш, мин тирмәнгә киттем. Нигъмәт. Ярый инде, юк-барга да үпкәләп торма. Ш ә й б ә к. Үпкәләмим, ә дөресен сөйлим. Шәйбәк Солтанморатович Шаһисолтанов кеше күңелен күрер өчен яратылган ул. Менә берәрсенә яхшылык эшләмәсәм, ашаганым аш, эчкәнем су түгел. Нәселебез беләи шулай без. Ә син магарич дип хәтерне калдырасың. Нигъмәт. Ярый инде, онытыйк. Безгә бит гомергә күрше булып яшәргә. Шәйбәк. И яшәрбез дә. Күрше хакы — тәнре хакы, ди торган иде минем мәрхүм әтием. Үзе ач утырса утырды, әмма сонгы телем икмәген күршесенә кертеп бирде. Киттек. Нигъмәт. Әлфинур, син өйдәме? Мин стансага буяу алырга ♦ киттем. Кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә өйдән Нигъмәтмен хатыны Әлфинур чыга. Әлфинур. Инде котылыр көнем бармы бу өйдән? Ярты картайдым. Нигъмәт. Түзгән түз инде. Берәр атнадан шаулатып өй котлау үткәрербез дә... Шәйбәк. Яна өйләнешкән егет белән кыз шикелле гөрелдәшеп- серләшеп кенә яшәрбез диген. Менә безнең яңа өйгә күчкәнгә дүртенче ел, бер-беребезгә авыр сулаганыбыз да юк. Шул вакыт берничә урыннан ямалган жиэ комган тотып Гөлхаят карчык керә, бер як чнткә к игеп юына башлый. Гөлхаят. Бисмилла ирахман нрахим... Чәнчелеп китсен, комганга салкын су салганмын икән... Шәйбәк. Яна өйнең тупсасын атлаганда бер-беребезгә сүз бирештек — искергән, алама гореф-гадәтләрне ишек артында калдырырга и беркайчан да кертмәскә. Гөлхаят (бу сүзләрне ишетеп). Әстәгафирулла тәүбә, әллә корьән дә укытмадыгызмы. Шәйһибәк улым? Шәйбәк. Укыттык, дөресрәге, бергәләшеп укыдык. Бер-ике рюмка төшереп алгач. «Синдә генә икән, синдә генә микән, күңелем* дип җыр- лап та җибәрдек. Менә ул безнең корьән, Гөлхаят ннән. Киттек, Нигъмәт дус. (Нигъмәт белән Шәйбәк чыга.) Гөл х а я т. Лә илаһа илалла, лә илаһа илалла, көфер сүз тынлаган мин көфер. Хәзерге яшьләр өчен алла да юк, мулла да. Килен, комганга җылы су салып бирче, тәһарәт алырга вакыт. Әлфинур. Хәзер, кайнанам. (Комганны алып, Әлфинур алачык ягына китә башлый.) Гөлхаят. Килен... киленне кайнана туфрагыннан яратылган диләр, киләле. Ишеттеңме, югары оч тыңкыш Әхмәдулланың өч баш сарыгын бер көнне бүре буып ташлаган, ди. Сигез баш каз бәбкәсен карчыга-тилгән чүпләп киткән, уналты чебешен ләтчә буып үтергән, ди. Ни өчен дисеңме? Алланы санга сукмаганы, йоланы онытканы өчен. Ялан тикле йорт салдырып керде, ә тавык суеп корьән укыта белмәде, юньсез. Акырышып-бакырышып көмешкә чөмерделәр дә шуның белән аллаһы әкбәр... Әлфинурны» әнисе Бәдерхаят керә. Бәдерхаят. һи-иии... кодагый, тузга язмаганны сөйләп утырасың да инде. Тыңкыш Әхмәдулла хатыны Среднеазиягә кызы-княве янына кунакка киткәч, үзе ике сарыгын сатып атна-ун көн буе умарталыкта эчеп, акчага кәрт уйнап ятты бит. Гөлхаят. Ә ул ни өчен эчеп яткан дип беләсең, кодагый? Алладан җәяүләп качканы өчен. Рәсүлебез Мөхәммәт, минем өммәтемдәге бәндәләргә аракы түгел, паргфейн да эчәргә харам, дигән. Оҗмахка кергәч, Кәүсәр чишмәсеннән туйганчы эчеп ятырлар, сүз әйтүче дә акча сораучы да булмас, дигән. Әлфинур (комган белән су кертә). Кайнанам, син теләсәң нишлә, әмма минем ризалыгым юк. ИВРАЬИМ АБДУЛЛИН ф ЯКТЫ КҮҢЕЛ Гөл ха ят Куй, киленкәй, алай сөйләмә Яна өйдә корьән укыт- масаң, почмакларыңа пәри оялый, йорт иясе чыгып кача, өйнең бәрәкәте китә, мал-туарга зыян килә ул. Әлфинур. Кайнанам. ишетмәдеңмени? Шаһибәк күрше, яна өйгә иске горефгадәтләрне алып керергә ярамый, диде бит. Без дә алып керәчәк түгелбез. (Чыга.) Гөл ха ят (сикереп торып). Ә мин әйтәм: алып керәбез. Алласыз кеше — имансыз кеше ул. Ә имансыз кеше... Бәдерхаят. Куй, кодагый, корьән укытам дип яшьләрне адәм мәсхәрәсенә калдырмыйк. Улын тирә-якка дан тоткан тракторчы, депутат. киленен активтан активка йөрүче орденлы савымчы. Гөл ха ят. Бәрәч, орденлы кешегә алла кирәкми микәнни? Әнә, күпер буе Тимеркәй заманында тракторчы гына түгел, дәһриләр башлыгы иде. Ике мәчетнең манарасын үз куллары белән аударды, ә хәзер, пенсиягә чыгып алгач, мәчет салдырырга кирәк дип тамга жыеп, мөфтигә барырга җыена, ди. Үкчәңә әҗәл килеп басса, алла исенә төшә ул, нибуч. Бәдерхаят. һи-и, кодагый, суфый суган җыймас, җыйса кабыгын да куймас, дигәндәй, үзең дә былтырлы-быеллы гына ураза тота башладың бит. Г ө л х а я т. Корьәнне, кодагый... Бәдерхаят. һи-и кодагый, синең белән минем корьәнне ачып караганыбыз да юк бит, карасак та әлепне таяк дип тә белмибез. Анда өтер дә нокта, нокта да өтер. Булмаса, яшьләр эшенә кысылып, кәефләрен кырып йөремик. Хәзер алар дөньясы, күңелләренә ничек ошый, шулай яши бирсеннәр Фәрит, Фәрит, урамга чыкма, машина килә. (Чыга) Гөл ха ят. Алар дөньясы дип, без дә әле теге дөньяга китәргә җыенмыйбыз, иншалла Авызым тулы теш. мунча керсәм, пар беткәнче чабынам (Комганнан су коеп, юына башлый.) Әгузебиллаһи мина- шайтан разим... чәнчелеп китсен, эссе су салган бит бу игелексез. Килен, комганга салкын су өстә... Әллә күрше-мазар күрмәгәндә тәһарәт алмый гына укып ташлыйм микән?.. Бер көн үткән йорт түбәсен кызылга буятканнан сон, яңа йорт башына кызыл яулык бәйләгән яшь кызга охшап тора. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр теләсәләр, теләмәсәләр дә, шул яна, купшы йортка карап сокланалар. ... — һа-ай, булдыклы булып чыкты бу Хәкимулла малае. Элек мондый йорт Афзалла байда да юк иде. ... — Элек, элек, нәрсә һаман элекке белән чагыштырасың, Зарифҗан агай. Элекке булган, черегән, беткән, телеңне әрәм итеп аны искә алырга да ярамый хәзер. Алга карарга кирәк. .. — Артка карап гыйбрәт ал, алга карап шөһрәт ал, дигәннәр борынгылар, Шәрифҗан улым. ... — Барыбер, артка түгел, алга карарга кирәк. Үткән — тарих өчен, киләчәк балаларыбыз өчен. ... — Нигъмәтулла кайтып килә түгелме соң? ... — Үзе. Авызы колагына җиткән. Сәлам, Нигъмәй! Я. кайчан өй котлатасың? Мин, сыерны сатып, пианино алып куйдым инде. Нигъмәт. Алдагы атнага дип торам. Ишек алларын тазартып чыгарга кирәк. Бал да әчеп чыксын. Быел минем умарталар балны шәп бирә бит. ... — Кара, тамак аерма. Нигъмәт. Табынның түрендә, аякчы булырсың, Шәриф. — Их, яратам өй котлау табыннарын... Нигъмәт ялгыз кала, өенә сокланып карап тора. Нигъмәт. Сәер кеше син, Шәрифхан Кем яна өйне котлауны яратмасын инде... Канчан бетен авылда, бөтен авылларда да өйләр яңарыр икән? Минеке сымак, таш нигезле, тимер түбәле, зур сигез тәрәзәле, пыяла террасалы, аерым кухнялы... ә без бит жиде-сигез жан өч тәрәзәле, тәбәнәк түшәмле тавык кетәклегендә чыр-чу килеп үстек Җитмәсә, кышларын өнгә бозау, сарык бәрәннәре кертә торган идек ♦ Нигъмәт янына хатыны Әлфинур килә. Әлфинур. Нәрсә авызыңны ерып торасың, Нигъмәт? Яңа өең бик каты ошыймы әллә? Нигъмәт. Ә сиңа ошамыймыни, Әлфинуркаем? Әлфинур. Исәнлек-саулык, бәхет-шатлык белән яшәргә язсын Нигъмәт. Яна өйне котлап әллә... Әлфинур. Нәрсә — әллә? Нигъмәт. Янә бер малай мин әйтәм... Ул чагында ике кыз, ике малай булыр иде димен... Әлфинур. Өчәүне кеше итсәң дә бик таманга килер әле, карткаем Нигъмәт. Ә нигә кеше итмәскә! Ата-аналарына ошасалар... Әлфинур. Мактанма. Яратмаганым — мактанчык кеше. Нигъмәт. Мактанмыйм, дөресен әйтәм. Аталары тирә-якка шөһрәт тоткан тракторчы, аналары — атаклы савымчы. Әйтергә яраса, дөньяның кендеге безгә бәйләнгән, Әлфинуркаем. Я, өй котларга ничә кеше чакырабыз? Күңелеңнән исәпләп карадыңмы? Әлфинур Әниен кайнанам, корьән укытырга кирәк, дип изала нып йөри бит әле, Нигъмәт. Нигъмәт (бөгелә-сыгыла көлә). Корьән?.. Син нәрсә, акылың табаныңа төштеме әллә’ «Сәнәкжә эләгәсең киләме? (Көлүеннән туктап.) Ә син нәрсә дидең? Әлфинур. Иске гореф-гадәтләрне яңа өйгә алып керәчәгебез юк, дидем. Нигъмәт. Дөрес әйткәнсең. Әлфинур. Әйтүен дөрес әйттем дә... Нигъмәт. Тел төбеңдә калдырма, әйтеп бетер. Әлфинур. Корьән укыттырмасалар. Сибайдагы кияүләремә китәм дә барам, дип сөйләнә икән. Нигъмәт. Бар әйт әле үзенә. Чыксын. Политмассовый эш үткәрәм. Әлфинур. Ипләп кенә, йомшак кына итеп әйт инде, Нигъмәт, ату син бик кискен кеше. Нигъмәт. Анысын үзем белермен. Әлфинур «йгә керә башлый ла кире борыла. Әлфинур. Кыекны әйтәм, бигрәк матур, фермадан ук күзеннен явын алырлык булып күренеп-балкып тора Шундый ачык кызыл буяуны кайдан таптыгыз? Нигъмәт. Әллә, мин сатучынын үзен күрмәдем. Шәйбәк барып йөрде. Әлфинур. Кояшта тиз унмаса инде Үтә кызыл тиз унар, диләр бит. Нигъмәт. Әлифы шәп, натуральный, тиз уңмаска тиеш Яшь малай т а в ы ш ы. Әлфинур апа, сине завферма фермага төшсен, ди. ,, Ә лфи нур. Әле генә фермадан кайттым ич Нигә кирәк булдым ИКӘЯ ?шь малай т а в ы ш ы. Анысын мина әйтмәде. Әлфинур апан как штык фермага төшеп житсен, диде. Әллә «Мәфрүрә» бозаулап маташа, ди. НЪРАЬИМ АБДУЛЛИН ф ЯКТЫ КҮҢП.Л Әлфинур. «Мәфрүрә»? Ветсанитар аны кысыр дип йөри иде бит. Кая. йөгерим әле. (Әлфинур ашыгып чыгып кита.) Нигъмәт. Мина да тимерлектән урап килергә кирәк... Гөлхаят карчык күренә, кырыкмаса кырык урыннан ямалган жпз комганыннан су агызып, юына башлый. Гөлхаят. Бисмилла ирахман ирахнм... Чәнчелеп китсен, комганга тагын салкын су койганнар, йөзләре каралар. Әллә үч итеп салалар инде шул иманын качардай салкын суны... Килен' Нигъмәт (борылып, әнисен күреп). Әни, көн туа. син туасын, синең арттан сукрану-каргану туа. Ичмасам, яна йортка күчкәч калдыр инде шул иске гадәтләреңне. Гөлхаят. Менә Сибайга күчеп китсәм, берьюлы тынарсың әле. Бертуган әниеңне күпсенсәң, кайнанан белән чекелдәшеп яшәрсең. Нигъмәт. Ә сина монда өй кысанмыни? Ике кодагыйга ялан кадәр бүлмә бирдем... Гөлхаят. Бүлмә ялан кадәр булудамыни ул? Нигъмәт. Ә сиңа тагы нәрсә җитми? Бала-чаганы кайнана. мал- туарны үзебез карыйбыз. Синең бар белгәнең тисбе тарту да күргән төшләреңне сөйләп чәй эчү. Гөлхаят Шул йортка күчкәннән бирле төшем төш түгел, гел саташып, бастырылып чыгам. Бүген иртән, көтү китәр алдыннан, шулай сул ягыма борылып яткан идем, төшемә әтиең мәрхүм керде. Күземә мөлдерәп караган да иреннәрен селкетеп тик тора. Хәер өмет итәдер инде, мәрхүмең. Корьәп чыкканны... Нигъмәт (кызып). Әни!.. (Кинәт басылып) Әни, аңла... Нинди заманда яшәгәнеңне аңла. Кем анасы икәнеңне аңла. Ә әтиебез кем иде? Герой-танкист... Гөлхаят. Ярый, ярый, ярый... Акыллы сүзләреңне үзеңдә калдырып тор. Миңа юллык акча бир дә иртәгә таңнан ук Снбаема китәм дә барам. Нигъмәт. Әни... бу бит кеше көлдерү, бу бит бездән көлү..* Гөлхаят. Ярый. ярый. ярый, мин киткәч көлүче дә, елаучы да булмас, тынычланып калырсың. (Комганыннан су коя башлый.) Әгузе- бисмилларахман рахим... Нигъмәт. Әни, син мине тынлап бетер әле... Гөлхаят. Йомырка тавыкны өйрәтми. Әнә, бар, үз балаларыңны үгетлә. Нигъмәт. Соң Әлфинурның әнисе коръәнен дә, намазын да уйлап та бирми. Көне буе оныклары белән, чебеш-бәбкә белән чыр-чу килеп тик йөри. Ә син... Гөлхаят. Ярый, ярый, ярый, үз акылым үземә җиткән. Кодагый дәһри дип. мине дә дәһри ясарга тырышма, әлгазием билла. минем мәңге-бакый җәһәннәмдә янасым килми, йөзем-хөрмә генә ашап оҗмахта яшисем килә минем. Нигъмәт. Соң әле дә сандыгың тулы тәм-том да жнләк-жнмеш бит инде... Гөлхаят. Ярый, ярый, ярый, минем сандыгымны тикшермә, ана, бар, тракторына атлан да эшеңдә бул. Ә иртәгә мине стаисага илтеп куй. Вәт. (Өйгә кереп китә.) Нигъмәт. Их, әни, әти мәрхүм синең бу кыланышларыңны белсә, каберендә үрле-кырлы сикереп куяр иде... Шул саескан Мотыйгулла картның карчыгы боза аны. Таң белән чыгып китә дә олага бит... Хәзер нишләргә инде моның белән? Әллә Сибайга илтеп куяргамы? Анда да кызы белән киявенең тенкәсенә тиеп бетәчәк... Ә бит моннан ике-өч ел элек кенә «Хәтирәэгә биеп, «Кара тавыкжа жырлап йөргән бер гамьсез карчык иде. Ә хәзер бар белгәне оҗмах та җәһәннәм, алла да мулла... Әлфинур сыерларыннан башканы, мин трактордан артыкны белмәдем шул. Ә бит анын балаларга да йогынтысы тия башлавы бар. Кичә кече улым бер бармагы белән учына «әлип-би-ти-сн» дип төртеп утыра иде инде. Юк, болай ярамый, хатаны тизрәк төзәтергә кирәк. Тизрәк? Ә ничек төзәтергә сон аны?.. Шәйбәк керә. Өйгә карап сызгырып тора. Шәйбәк. Нинди уйлар диңгезенә чумдың, күрше? Нигъмәт. һә*әй... а Шәйбәк. Яна өйгә кайгы-хәсрәт белән керергә ярамый, күрше, 3 ялт итеп торсын.g Нигъмәт. Әни карчык тенкәгә тия. Өй котлап коръән укык тыйк, ди. - Шәйбәк. Ә бездә коръән укый белә торган кеше бармыни? Нигъмәт. Анысы табылыр да ул... Шәйбәк. Табылгач! Тотсын да укытсын. Нигъмәт. Син уйнап сөйлисеңме, уйлапмы? Шәйбәк. Әлбәттә, уйлап Соң житмештән узган карчыкка диннен зарары турында лекция укытып булмый бит инде. Укысаң да барыбер бер колагыннан керәчәк, икенчесеннән выжлап чыгып китәчәк. Нигъмәт. Ә син үзеңнен нинди заманда яшәвеңне беләсеңме? Совет властеның илле еллыкларын бәйрәм иттек бит инде. Шәйбәк. Шулай да аллага ышанучыларны орып-бәреп кенә үтереп булмый бит, күрше. Нигъмәт. Анысы шулай... Шәйбәк. Шулай булгач? Әйдә, үзенчә эшли бирсен Ә син белмә дә, күрмә дә. Нигъмәт. Ничек инде ул — белмә дә. күрмә дә? Үз йортыңда эшләнгән эшне дә белмәгәч... Шәйбәк. Ә син тог та берәр көнгә командировкага кит Я Уфага, я Сибайга. Запчасть юлларгамы, шайтан эзләргәме — сәбәбен табарсың. Ә карчыклар син юкта үз эшләрен эшләп алырлар Бүре дә тук, сарык та исән. Нигъмәт. Ә Әлфинур? Без бит икебез дә партиягә керергә жыенабыз. Шәйбәк Аны да үзен белән алып кит. II и гъ м ә т. Юк, бармый. Бу күз буяу, вөжданынны алдау булачак. Шәйбәк. Ул чагында инде әни карчыгыңны үгетлә. Тик. һай-ай, күндерә алырсың микән? Картлар алар бала-чагадан да тискәрерәк булалар. Ә түбә буявы шәп булып чыкты бит, ә? Ярый, мин (аражга барып киләм әле. Аръяк Сәмигулла агайга бүрәнә китерергә кушкан иделәр. Кайчан барырга икән? Ул да бит йорт бетерергә чамалый. (Чыга ) Нигъмәт. Командировка алган бул да... Юк, юк, юл куя башласаң, алар башка менеп атланачаклар. Ату хәзер дингә каршы көрәшне бөтенләй оныттылар. Елга бер тапкыр я ураза алдыннан, я корбан бәйрәме житәрәк районнан килеп бер лекция укып китәләр дә шуның белән вәссәләм. Ә монда карт-корыларың ел әйләнәсенә динне мактап, вәгазь укый йөри. Юк, болай ярамый, ярамый... Бэдерхаяг карчык керә. Бәдерхаят. Тип-тип-тип-тип... Кара чебешем әллә кайда булды. Әллә тилгән типте инде, рәхмәт төшкере. Гел башкалардан аерылып йөри торган иде шул. Юкка гына, аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дип әйтмәгәннәр борынгылар. Тип-типтип. Гелхая! керә. ИБРАҺИМ АБДУЛЛИН Гелхаят. Тилгән дә тибәр, бүре дә ашар . өйнең коты китәр, ашның тәме китәр дигән изге китапта . Әнә югары оч тыңкыш Әхмәдулланың биш сарыгын бер төнне бүре буып киткән... Нигъмәт. Җитәр! (Чыгып китә) Гөл ха ят. Күрдеңме, кодагый? Моңача әнисенә каты суламаган бала хәзер кайсылай жикереп кычкыра? Бөтенесе дә алла тәгаләне оныту галәмәте ул. Ахырызаман алдыннан ата улны, ана кызны белмәс, дип юкка язмаганнар иске китапта. Кодагый, әллә син дә минем белән өйлә намазы укып аласыңмы? Без хәзер синең белән бүген бар, иртәгә юк, бу дөнья белән мавыгып, теге дөньяны да онытырга ярамый. Без бу дөньяга кунакка гына килгәнбез... Бәдерхаят. Әлләче. кодагый, кунакка килсәм дә. бик әйбәт кунак итәләр әле. бер дә генә китәсем килми. Яна өйгә күчкәч, тыннарым иркенәеп. яшәреп киттем. Теге өйдә йоклый алмый, таң атканчы ызаланып чыга торган идем. Кичә бу өйдә башымны мендәргә төртү' белән оедым да киттем. Күземне ачсам, кояш чыгып килә иде. Ичмасам, бер төш күрсәм... Гөлхаят. Ә мин төне буе саташып, бастырылып чыктым. Имеш, битемне сакал баскан икән. имеш... * Бәдерхаят. Куйчы, кодагый, тузга язмаганны сөйләмә. Әйдә, чәй яңарттым, каракаршы утырып, яшьлекне искә төшереп, рәхәтләнеп тирләп-пешеп чәй эчик. (Карлыккан тавыш белән җырлый.) Грузинский чәй чәйнектә, Өстәлдә башкорт балы, Янында жанын. сейгәне.— Башка ни кирәк тагы? Бу Сәйфи Кудаш дигәннәре би-ик чәй эчәргә ярата торган кешедер, ахры, рәхмәт төшкере. Гөлхаят Яшең житмешне ашкач, шигырь-мигыр тыңлап, жыр- такмак жырлап йөрергә оялыр идең, кодагый. Бәдерхаят. Күңелең көр, тамагың тук булгач, йөзне үткәч тә жырлыйсың ул, кодагый. (Чыга башлый.) Гөлхаят. Кодагый, каты сүз әйткән чакларым булган булса, нахакка рәнжеткән булсам, зинһар, ярлыка инде, кенә куып, ачу тотып яшәмә. Бәдерхаят. Бәй. бәй, бәй, кодагый, нишләп бәхилләшкәндәге сымак сөйләнәсең әле? Гөлхаят. Бәхилләшәм шул, кодагый, китәм. Еракка. Дөнья читенә (Күңеле тула.) Сибайга. Кызым белән киявем янына. Бәдерхаят. Куй, куй, тузга язмаганны сөйләмә. Сине моннан берәү дә кумый Икебезгә бер бүлмә, бер самовар, өй тулы бала-чага, ишек алды тулы кош-корт . Урам аша чыксаң, чылтырап инеш агып ята, бакча артында гына умарталык... Мондый рәхәтлекне ташлап мин Сибайга түгел, Мәскәүнең үзенә дә китәчәк түгелмен. Гөлхаят Ярый ла синең монда кызың белән киявең.. Бәдерхаят һи-нии. кодагый, әйтерсең, алар сине рәнжетеп яшиләр Ни теләсәң, шуны ашыйсың, ни теләсәң, шуны киясең, көне буе урам кыдырып йөрисең, берсе бер. ичмасам, бер сүз әйтсә иде... Гөлхаят. Аларның сүз әйтүләрендәмени. аналарының сүзләрен сүз итмәгәч. Яна өйгә күчкәч авылдагы бөтен карт-корыны жыеп корьән укытырмын дип нәзер әйткән идем, ә алар . (Күңеле тула). Теләгәнеңне ашаудамыни ул. кодагый, ашаганың таш булып утыргач... (Чыга) Бәдерхаят. Әзрәк кош-корт карасаң, бала-чаганың күлмәк* штанын юыштыргаласаң, әллә ашаганың аш булып та сеңәр иде дә бит, кодагый... Әлфинур Кысыр дигән сыерыбыз игез бозау бозаулады, әни. Икесе дә аналарына охшаш, коба... Бәдерхаят. Кызым, юл куй, юл кун, усал килен дигән исемең чыкмасын. Әлфинур. Ә усал килен булып минем нишләгәнем бар, әни? ♦ Бәдерхаят. Укытсын әйдә шул коръәнен. Аннан бер җиребез дә § кыйгаймас. ае Әлфинур. Эш кыйгаюда, кителүдә түгел, әни, ә принципта. = Бәдерхаят. Нәрсәдә? Син минем белән кеше аңлый торган телдә з сөйләш. х Ә л ф и н у р. Яхшы, без бүген яңа өй котлатып коръән укытырга в рөхсәт итәрбез, иртәгә өйдә гает укырга, ә иртәдән сон мәчет салырга ♦ Бәдерхаят. Китәм ди бит. Әлфинур. Китсен, тыймыйм. Бәдерхаят. Ике тәкә башы бер казанга сыймаган шикелле, ике кодагый да бер йортка килешмәде, дип гайбәт сатарлар. Бер дә үз әнисен түгел, кайнанасын куып җибәрде, дип яман атыңны чыгарыр лар... Мин синең өчен көяләнәм, кызыкаем. Әлфинур. Юкка көяләнәсең, әни. Халык минем кемлегемне белә. Бәдерхаят. Алай димә, кызыкаем, халыкның төрлесе бар. Берәүләр, гайбәг ишетсә, саруы кайный башлый, икенчеләр гайбәтне майлы аштан да артыграк күрә. Ә л ф и н у р. Әни. мин гайбәттән курка торган кеше түгел Үгетләмә өркетмә. (Өйгә керә ) Бәдерхаят. Гайбәттән дә куркырга кирәк ул, кызым. Курыкма- саң да сак булырга кирәк. Әнә Куян очы Сабиржан кеше сүзенә карап кына бер гаепсез хатынын аерып җибәрде .. Гайбәт тилебәрән орлыгы белән бер ул, кайсы чак бик акыллы кешеләрне дә акылга җиңеләйтеп куя... (Капкадан чыгып китә.) Тил-тип-тип. Нигъмәт керә. Ачулы. Нигъмәт. Шул пүчтәк нәрсәне өч көн маташтыра бит. Әлфинур (кереп). Ә минем «Мәфрүрә» ике бозау бозаулады, Нигъмәт. Ә ветсанитар аны кысыр дип йөргән иде. Н и гъм әт. Ә минем трактор һаман бәйдә тора. га керергә иде. Тавыш. Киттек бергә. Минем дә анда йомыш бар. Нигъмәт. Алайса доверенность яздырып алам да... Мин кәнсә- ләрдә булырмын. . Т а вы ш. Ярар, кереп алырмын. Әлфинур (өйдән чыгып). Егерме биш сум. Очраса, стенага берәр матур гына сурәт тә ал әле. Залга куярбыз. Тавыш Вакыт булса... Ярый, мин киттем. (Чыга.) Өйдән Бәдерхаят чыга. Бәдерхаят. Кызым, кодагый китәм дип пыр туза бит Килен булып төшкән чакта кигән күлмәкләренә чаклы актарып ташлады. Әлфинур. Сон мин аны нишләтим инде. әни. Нигъмәт якын да килми. Бәдерхаят. Нигъмәтуллаң стансага китте бит. Кунып кайтам, диде. Әлфинур. Әгәр кунмаса? Бәдерхаят. Тот та фермаңа дежурга кит. Белүче дә. ишетүче дә булмас. Әлфинур. Их. әни. син дә әллә нинди булып чыктың. Бәдерхаят. Бер дә әллә нинди түгел, синең абруең өчен тырышам. Әлфинур. Ярый, алайса, үз җаегызны үзегез карагыз. Мин бер нәрсә дә әйтмәдем дә. ишетмәдем дә. (Чыга.) Бәдерхаят. Юкка көяләнмә, кызым. Усал әйтер — мин җиңдем, акыллы әйтер — юл куйдым. Кодагый, кодагый чык әле. Өйдән төенчек тоткан Гөлхаят чыга. Гөл ха ят. Юлга акча бирмәсәләр, садакадан кергән акчам Снбай*- га түгел. Мәскәүгә барсаң да җитәрлек әле. Бәдерхаят. Куй төенчегеңне. Чакыр кунакларыңны, мин тиз-тиз генә аш-су әзерләп алырмын. Гөлхаят Рөхсәт бирделәрмени? Бәдерхаят Аулак алдык. Берсе бер якка, икенчесе икенче якка китте. Гөлхаят. Собханалла. кемнәрне чакырырга икән соң? Кодагый, ишеткәнең юкмы, кем корьән укый белә икән? Бәдерхаят Кәҗә Үтәгол Сибайга күчеп китте, кылый Гамбәр былтыр вафат булды, ыы-әйе... Галимулланы зәхмәт сукты... Авылд? башка корьән укучы да юк инде, кодагый. Гөлхаят. Стансага былтыр яңа мулла килгән дип сөйлиләр иде. кирәк чагында, ичмасам, шул да килеп чыкмый. Ярый, син аш-суыңны карый тор. мин авылны әйләнеп кайтыйм әле. (Чыга.) Бәдерхаят Аш-су дип... ни мин... аларга ат казылыгыннан шулпа пешерәм дә чөгендерле катык куям. Чәй янына кодагыйның тәм-томы бардыр әле. Атакай, кара чебешем кайтты лабаса. Тип-тип-тип .. рәхмәт төшкере. әйдә жнм аша. ә мин синнән колак кактым дип пошынып йөри идем. Тип-тип-тип.., Төн килгән. Инде көтү кайткан, сыерлар савылып, ындыр артына куылган: әче. эссе тузан исе басылган һәм дөньяга илаһи кичке тынлык килгән. Тик сирәк-мирәк кенә йокысыз кош чутылдап ала ла адашкан каз бәбкәсе «бнп-бнп» дип кычкырып КУЯ. Кинәт шул тынлыкны бозып, кемдер ямьсез, карлыккан тавыш белән «Суда, суда, суда нөзәләсецме .» дип җырлап жибәрэ. Бу тавыш Нигъмәтләр ееннән ишетелә Капка твбендә Нигъмәт белән Шәйбәк күренә Алар исерек, карлыккан тавышка колак салып, аптырап торалар. Шәйбәк. Монда әллә син юкта өй котлау мәжлесе үткәреп яталар инде, күрше? Нигъмәт. Аңлашылмый. Кем шулай жиде төн уртасы үтеп киткәч, яшел тавыш белән мөигерәп утырыр икән? Шәйбәк. Әллә син юклыкны белеп берәрсе бичәкәең янына килде микән, ә? Нигъмәт. Ай-Һай, кеше хатыны янына килгән кеше шулай тамак ертып акырып утырыр микән... Шәйбәк. Эчеп алгач, нигә килгәнен онытыр да... Нигъмәт. Куй, тузга язмаганны сөйләмә Минем хатын андый ирләрне себерке белән себереп чыгарачак. Ш ә й б ә к. Ә минеке ыклау белән кабыргаларын ук санар иде Ярый кайтып хатыным куенына чумыйм әле. Тыныч йокы, Нигъмәт. Тыныч йокы Ул арада чылтырап тәрәзә пыяласы ватыла. Тукта, тукта, бу ни хәл?.. (Өйгә йөгереп кереп китә) Шәйбәк. Чынлап та. аңлашылмый бит әле бу хәл. (Тәмәке көйрәтә.) Яна өйнен тәрәзәсен ваткан кешенең башын ярырга кирәк ул... (Җиңнәрен сызгана ) Ул арада өйдән Нигъмәт ярым исерек бер кешене якасыннан тотып алып чыга. Нигъмәт. Син кем? Син нигә кеше өенә кереп гауга куптарасың? Билгесез кеше (аның исеме Мөбәшшир) Как кем? Мин мулла. Нигъмәт. Мулла? (Көлә) Ә сине кем чакырды? Нигә? Мөбәшшир. Как кем? Гөлхаят инәй чакырды, мин килдем Куа* сыз икән, китәм. Нигъмәт. Ашыкма. Әни, чык әле! Мөбәшшир. Тс*сс... Бер шау-шу юк. Әжерен бирегез дә.„ Өйдән Гвлхаяг карчык чыга. Нигъмәт. Син нишләдең, әни? Гөлхаят. Бохарадан мулла килгән дигәч, сез юкта коръән укытып алыйм дигән идем, улым, ә ул, юньсез, ашны бер-ике капты да көмешкә таптыра башлады Хәердән килгән акчама бер чирек көмешкә алырга туры килде. Нигъмәт. Әни, синен белән без соңыннан сөйләшербез, ә син, Бохара мулласы, хәзер үк табаныңны ялтырат, агу... Мөбәшшир. Тс-сс, шау-шу юк. Әжерен бирегез дә... Нигъмәт. Нинди әжер ул? Төш болдырдан, ганавына кун* пырганчы, М ө б ә ш ш и р. Тс-ссс, шау-шу юк. Гөлхаят инәй коръән чыккан өчен бер сарык бәрәне вәгъдә итте. Шуны бирәсе дә... Нигъмәт. Сарык бәрәне? Әни. бу дөресме? Гөлхаят. Куй-куЙ, йөзең кара, мин сиңа сарык бәрәне дә. кәжә- тәкәсе дә вәгъдә итмәдем Мөбәшшир. Тс-ссс... Шау-шу юк. Шау-шудан сезгә генә зыян, ә миңа унбиш тәүлек утырып чыгу нипачум ул. Гөлхаят. Соң син, йөзен кара, аятелкөрсине дә юньле-бзшлы белмисең бит. Мөбәшшир Как белмим? Мин настоящий коръән хафиз Менә тыңлагыз. Аятөл-тел... (Төчкерә) Я ярый, бәрән булмаса. бер биш ИВРАҺИМ АБДУЛЛИНф ЯКТЫ КҮҢЕЛ тавык та бата 1 ик тс-ссс. Шау-шу кирәкми, (ьолаыр оашына утыра да яшел тавыш белән кычкырып җырлап җибәрә.) Суда, суда, суда йөзәләсенме, Мин сине күрми түзәләм, Ә син түзәләсенме?- Читән кырында Шәйбәкнен башы күренә. Шәйбәк. Тукта, тукта, бу бит Мөбәшшир. Нигъмәт. Нинди Мөбәшшир? Шәйбәк. Теге көнне миңа буяу саткан кеше. Кладовщик. Мөбәшшир. Минем сезгә никакуй буяу сатканым юк. Мин Боха- радан килгән указлы мулла... Нигъмәт. Мөбәшшир. Мөбәшшир... Без синең белән тракторчылар курсына бергә кергән идек түгелме соң? Син. староста булып, курсантлардан кирзовый итекләр сатып алыр өчен акча җыйдың да суга төшкән таш сыман юк булдың. Мөбәшшир. Яла! Гайбәт! Мин бер төрледә курста булмадым. Мин Бохарадан килгән указлы мулла. Мин.. Шәйбәк. Яхшы, күрсәт ул чагында указыңны... Мөбәшшир. Хакыгыз юк. Мине мөфти генә тикшерә ала Мине... Нигъмәт. Яхшы. Иртәгә без мөфтигә шалтыратырбыз Ә бүгенгә сиңа келәттә йоклап торырга туры килер. Мөбәшшир. Хакыгыз юк. Мин .. (Селтәнә, дулый.) Мин.. Шул вакыт урамнан участок милиционеры узып бара һәм ул, тавышны ишетеп, болар янына килә. Милиционер. Гражданнар, җиде төн уртасында ул ниткән тавыш? Шәйбәк. Менә жулик тоттык. Мөбәшшир. Мин ж-жулик түгел, мин Бохара мулласы... М и л и ц и о н е р. Анысын участокта тикшерербез, гражданин. Киттек. Милиционер Мөбәшширне култыклап алып китә, ә тегенең «Мин ж-жулнк түгел, мин Бохара мулласы» дигән сүзләре ишетелеп кала. Нигъмәт. Их, әни, әни, яна өйнең ямен җибәреп йөрисең шунда. Гөл ха ят (күз яшьләре аша). Мин бит аны указлы мулла дип уйлаган идем. улым. Нигъмәт. Минем өчен указлымы, дипломлымы — барыбер, алар барсы да халыкны алдаучылар, кеше .миен агулаучылар, яна өйдә якты күңелле кешеләр яшәргә тиеш. Яка өйдә яхшы эшләр генә эшләнергә тиеш. Көр тавыш белән әтәч кычкырып җибәрә. Әнә таң әтәчләре дә кычкыра башлады. Кереп ятыйк, иртәгә бәйрәм түгел. Шәйбәк. Яна өйдә матур төшләр күрергә язсын, күрше. Нигъмәт. Өннәребез матур булса, төшләребез дә матур булыр, күрше. Берьюлы берничә әтәч кычкыра.