Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРОВОЙ ӘМИР

 

Район газетасының ипле еллык юбилеена багышланган тантанага халык күп җыелган иле. Культура йортының тамашалар залы шыгрым тулы. Редакциягә район оешмалары да. терле районнардан килгән кунаклар да. республикабыз башкаласыннан килгән вәкилләр дә бик куп котлау адреслары тапшырдылар. Менә КПССның Мамадыш райкомы секретаре Нәҗип Ганиев сүз алды. Ул район газетасының актив хәбәрчеләрен КПСС райкомы һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы Башкарма Комитеты Мактау грамоталары белән бүләкләү турында карарны уныды. Исемлекнең башында диярлек торучы берәунең фамилиясе минем игътибарны җәлеп итте: «Әмир Ганиев. Тэнәнеш урта мәктәбенең тарих укытучысы». Әйе. мин аның Тәкәнештән икәнен яхшы белам. Без аның белән университетны бергә, бер факультетта, бер группада бетердек. Ул берничә нурс дәвамында безнең группаның старостасы да булды. Кечерәк кенә буйлы, киң, биек маңгайлы, очлы, туры борынлы, таракка буйсынмый торган каты, куе җирән чәчле егет иде ул. Староста буларак бин кырыс, группа җыелышларында бик җитди иде Домино уйнаганда исә аңардан да җор кеше юк иде. һич тә кетмәгәндә. ике күзен дә хәйләкәр кысып, уенга да, тулай торактагы шартларга да кагылышы булмаган бер-ике мәзәк сүз әйтеп куя һәм уенчылар да, уенны карап торучылар да эчләрен тотып неләргэ тотыналар иде. Ул узе бик җитди кала. Уенда җиңелгән кешеләрдән шаяртып көлү аңа гына түгел, барлык нарап торучыларга да күңелле була. Шахматта аеруча әйбәт уйный иде ул. укыган вакытта ун икенче разрядны алды. Тагын икенче бер шаян ягы бар иде: һәрберебезга таныш студентларның яки укытучыларның нәкь үзләре булып сөйләргә ярата иде ул. Ничәнче нурста укыгандадыр инде — икенчедәме, оченчвдэме — Биентау районындагы бер нолхозга ярдәмгә бәрәңге алырга нитәр алдыннан аның бүлмәсенә җыйналдык. Ул атасыннанмы, бабасыннанмы налган, йоннары коелып беткән мех якалы бер иске бишмәт киеп алды, башына селгедән чалма чглды. нойкага биш мендәр өеп куйды, шулар өстенә утырды да. — Мин дүәрән, сезгә, гавәмнарга. юлга чыгар алдыннан йотын сөйләргә мәҗ- бүрмен,— дип. таныш бер укытучы булып ныйланырга кереште Шуннан соң ул безнең группада гына түгел, бөтен нурста 'Дүәрән Әмир» булып китте. Ләкин шул «дүаран Әмир ме икән соң ул?.. Әгәр шул булса, тарих түгеп, теп- әдәбият укытырга тиеш иде бит ул. Мөгаен, шулдыр. Тарихны безгә бәйнә-бәйнә укыттылар инде анысы. Античныйдан алып өр-яңасына ңздәр. Ә Әмир барлын фәннәрдән гел отличнога гына уныды Эш бер ничек укыганда гына да түгеп, үзгәрдеме икән инде егет, бик «серьезный» кеше булдымы, семьясы, бала-чагалары дә бардыр? Кыскасы, безнең группа старостасын, җирән чәчле дүәрәнже минем бик күрәсем кипде. Ләкин бу юлы күрергә туры нилмэде. Кар бин күп яуган иде. бураннар бик каты бупды. иллеалтмыш чакрым араны үтү өчен бульдозерлар юл салганчы бин озак көтәргә киран иде... эләнкән икән. Ул Тәнәнеш, Кукмара якларында телеграф баганаларын, үсеп утырган агачларны аударган, аннан соң кинәт килеп яуган яңгыр кайбер урыннарда хәтта утырткан бәрәңгеләрне дә актарып чыгарган. Без Тәкәнешкә барганда давыл һәм яңгыр нәтиҗәләре нүзгә күренеп ята иде: янтайган, ауган телеграф баганалары, язгы ташуда исән калып та бу яңгыр вакытында машина кермәслек булып җимерелгән күперләр... Ә авыл кешеләренә табигать белән гел көрәшергә туры килә. Менә хәзер дә, яңгырдан соң, салкын яктан җил исү нәтиҗәсендә туфрак өсте тоташ натып ниткән. Үсентеләргә тишелеп чыгарга мөмкинлек тудыру өчен механизаторлар кырга чыкканнар — җир өстен тырмалыйлар. Мондый көннәр терлекләргә дә тәэсир итә; колхозчылар сыерлардан көннән-көн арта барган сөт алуны киметмәс өчен тырышалар. Мондый мәшәкатьләр юл кешесенең дә күзенә чагыла... Мин Мамадыш районының Ямашев исемендәге колхозына барам. Бик үк юл уңае булмаса да, Тәкәнешкә, дөресрәге Тәкәнеш мәктәбенә кереп, Әмир Ганиевне күреп чыгарга уйладым. Юлның якягында күренеп калган яңгыр, давыл эзләре уйларны ничектер мәктәп белән бәйли. Әйе, табигать белән көрәш тә, аңарга ярашу да белемсез мөмкин түгел. Ә табигать серләрен яшь буынга әнә шул Әмир кебекләр өйрәтә бит инде... Тәкәнеш урта мәктәбе авыл кергәч тә нәкъ юл читендә икән. Ул үзе бер шәһәрчек булып урнашкан. Ап-ак чәчәктә утырган җилән-җимеш бакчалары мәктәп тирәсен һәр яклап әйләндерел алган. Мәктәп ишен алдының нәнь уртасына утыртылган икенче бер бакчадагы ак чәчәкле канәферләрдән хуш ис бөркелә. Әмир әле дәрестә икән. Мәнтәп директоры Әхметов нәзакәтле һәм бик игътибарлы кеше булып чынты. Ул миңа мәнтәп биналарын, андагы җиһазларны, укучылар көче белән эшләнгән эшләрне, тәҗрибә участокларын күрсәтеп йөри. Физика һәм химия кабинетлары бик бай җиһазландырылган. Нинди генә прибор юк анда! Ләкин мине иң гаҗәпләндергәне унучылар үзләре салган зур спорт комплексы булды. Аның үзән бинасын нәкъ мәктәп каршысына, юлның ар ягына таштан салганнар. Залы иң зур авыл клубларының тамаша залыннан бер дә ним түгел. Биредә һәртөрле спорт җиһазлары бар. Менә дигән практика булган бу алар өчен, һөнәр дә алганнар, үзләренә һәйкәл итеп яхшы эш эшләп тә калдырганнар. Капка төбендә велосипедлар тора. Аларга утырып моннан унсигез километрдагы Нырты урта мәктәбе укучылары кунакка килгәннәр икән. Әле генә хуҗалар өчен концерт биргәннәр, хәзер исә футбол кырында көч сынашалар, ди. ...Май ае. Алмагачлар, чияләр, канәфер агачлары шау чачакта утыра. Сыерчыклар бала чыгарган чак. Күптән түгел генә бик матур сайраган бу кошлар хәзер, оялары янына якынрак килсәң, тәшвишләнеп, разбой салып черелдәргә керешәләр. Күтәрелеп карасаң, томшыгы тулы — бөҗән-корт. Тынычлансыннар дип, тизрәк китәргә ашыгасың. Ә сандугачлар! Алар, берберсеннән уздырырга тырышып төннәрен дә. көндезләрен дә сайрыйлар... Ләкин кинәт көчле давыл чыкты. Бакчадагы җимеш куакларына, инеш буйларындагы өянкеләргә кунып сайраучы сандугачлар тынып калды. Шәһәр өстенә тузан болыты күтәрелде. Вятка елгасындагы дулкыннар, түбәләрен күбекләндереп, ярга бик еш бәрелергә керештеләр. Мамадышка давылның чите генә — Музейга Әмир Ганиевичнең үзе белан менәрсез инде.— диде Әхметов — Ул бушаганчы футбол уйнаганны карый торыйк. — Нинди музей ул? — дип гаҗәпләндем мин. — Туган якны ейрәну музее. Аны да укучылар узларе булдырдылар. Әмир Ганиевич җитәкчелегендә... ♦ Кунайлар яхшы ук шома уйныйлар... Шулай да юл килеп арыганлыклары сизелә, о. исәп: хуҗалар файдасына 3—2. Хуҗалар нунанлар капкасына тагын бер туп керт- ? теләр. Кунаклар моңа каты һөҗум белән җавап бирделәр. Ләкин туп барыбер кап- ® кага кермәде... е Таныш тавышна борылып карадым. Каршымда Әмир елмаеп басып тора иде. Шул ® ук Әмир. Унбиш ел эчендә бөтенләй узгәрмәгэн диярлек. Тик чәчләре шактый юкарган, башына яртылаш диярлек көмеш сибелгән. Ә җиз төсендәге калын наш- 2 лары астындагы зәңгәр кузлэре элеккечә ун самими дә. азран хәйләкәррәк тз итеп ф елмаеп карыйлар. Менә хәзер ул нинди дә булса бер шаян суз әйтер кебек. — Нинди җилләр ташлады, дуснай,— диде ул, күрешергә кулын сузып.— Ничен ® безнең якларга килеп чыгасы иттең? w — Менә Ямаш колхозына барышлый хәл-әхвәлеңне белеп чыгыйм дидем. — Бик әйбәт иткәнсең. Әйдә өйгә кайтабыз, кунак булып китәрсең. Бир чемо- а даныңны. х — Юк. башта музейны карыйк инде. х — Шулай дисеңме...— ул азрак уйланып торды — Ярый алайса. Ул арада Миң- = ниса да кайтып җитәр. Әле аның дәресләре бетмәде. -Миңниса — хатыныдыр инде.—дип уйладым,—Димәк, хатыны да укытучы?» s Шул турыда сорарга дип авызымны гына ачкан идем, күкрәгендәге значокка нүэем төште. — Әллә хатыныңныкын таккансың инде? — дидем мин. шаярткан булып. — Университетныкы бүтән костюмда.— диде Әмир, минем кинаягә бер дә исә нитмичә. Ләкин монысы немнене икәнен ачык итеп әйтмәде. Музей бинасы авылның уртасында ук булып чыкты. Башта мин: «Ул надәр музей диярлек әйберләре юнтыр, көнкүрешкә, бу як табигатенә караган берничә борынгы экспонат сакланадыр шунда»,— дип уйлаган идем. Анда барып кайтырга тәкъдимне Әмирнең күңеле булсын өчен генә ясадым. Ә гамәлдә исә нөтнәннең нәкъ киресе килеп чынты. Географиягә, этнографиягә, культурага, тарихка, археологиягә караган бии күп экспонатлар булдырганнар икән болар. Барысы да — шушы Тәнәнеш тирәсеннән табылган җирле материаллар. Халык күп йөри икән музейга. Тәэсирләр кенәгәсенә тирә-күрше авыллардай, районнардан килгән кешеләр генә түгел. Казаннан, төрле өлкә һәм шәһәрләрдән тер- ле йомыш белән килгән төрле һөнәр нешеләре үзләренең хисләрен язып калдырганнар. авылда мондый халык музее оештыручыларга рәхмәт әйткәннәр. Змир күкрәгендәге әлеге значок белән бу музей арасында турыдан-туры бәйләнеш бар икән. Лэнин мин моны музейга кергәч түгел, соңыннан гына белдем. Шулай да хәзер үн ул турыда әйтмичә булмый. Укыган ванытта ук Әмир тел. әдәбият фәннәренә караганда да иҗтимагый фәннәр белән күбрән кызыксына иде. Хәтта, әйтергә нирәк. ннрэгеннән артыграк кызыксына иде. Бишенче курста философия тарихы буенча имтиханга әзерләнгәндә ул еч йөзгә янын чыганакның барысын да конспектлап чыкканлыгы хәтеремдә. Лэнин философ имтиханда куп сөйләгәнне яратмый иде. Әмир бу фәнне кабат тапшырырга мәҗбүр булды. Ләкин эш анда түгел, әлбәттә. Әмир бу фәннән дә «отлично» билгесе алды. Моны шуңа әйтүем: бәлни, нәкъ менә бу вакыйгадан соңдыр инде, ул тарих, иҗтимагый фәннәр буенча унытучы булырга уйлагандыр. Уйлаган гына түгел, укыткан. Аннары тарихчы дипломы алырга дигән фикергә килгән. Республика архивларында казынып, бик игътибар белән. Тәнәнеш тарихын өйрәнгән. Шул ук вакытта үзенең максатын да гамэпгэ ашырган: педагогия институтының тарих бүлеген бетергән да С отличием- дип кызыл белән язылган диплом алган. Менә шул инән әлеге значокның сере. Бу значокның музей белән бәйләнеше бар. дигән идек бит әле. Институтта укып йергәндә. республика, район архивларын актарганда, куп документлар туплаган Әмир. Ватаныбызның, халкыбызның үтнәне. бер тамчы чык бортегендә чагылган кояш небек. Тәкәнеш тарихында да бик ачык курена икән ләбаса. Моны бит күзгә күренә торган әйберләр белән дә күрсәтергә була Авылның кайсы гына йортына керсәң дә, Үткән сәхифәләрне сурәтли торган бик куп әйберләр бар. Хәзергеләрнең алар берсенә дә кирәкмиләр, күп әйберләр чүплеккә ташланып юкка чыга. Үткән һәм хәзерге кен сәхифәләрен сурәтли торган шаһитлар булсыннар алар! Менә Тәкәнеш урта мәктәбе укучылары туган янны ойрәнү ечен туристик походка чыгып китә. Алар Вяткага коя торган Шыя елгасының башланган урынын, суның агымын, ярларын өйрәнергә тиешләр. Ләкин мансат моның белән генә чикләнми. Туристлар Шыя елгасының Әбде урманыннан чыккан чишмәдән башланганын ачыклыйлар. VI класс укучылары Рәхимҗанова. Галиева һ. 6. лар шул тирәдәге үсемлекләрдән гербарий коллекциясе әзерлиләр. Туристларның икенче группасы исә елгадагы корылмаларны, урман күлендә юкә кабыкларыннан ничек итеп мунчала төшерү ысулларын өйрәнә. VIII класс укучылары Галимуллин белән Заманов күлнең тирәнлеген, киңлеген үлчиләр, ә рәсем остасы Мөбәрәкшин бу тирәдәге табигать күренешләрен, елга, күл буйларын альбомына төшерә. Шыя елгасы буендагы Сәртек. Ишки, Тауиле авылларының тарихы белән дә кызыксыналар алар. Шушы ук Шыя елгасы ярында борынгы заман хайваны — мамонтның ике метр 20 сантиметр озынлыгындагы назык теше һәм бүтән сөякләре табыла. Болар барысы да музейның беренче экспонатларына әверелгәннәр. ...Мин агач урындык өстене куелган бер ■ машина- алдында кинәт тукталып калдым. Урындык дигәч тә. ул без күрергә гадәтләнгән урындык түгел, ышкылмаган, шомартылмаган такталардан әмәлләп куелган һәм яшел буяуга буялган бер утыргыч шунда. Бу утыргычтан та бигрәк аның өстендәге машина • уйга калдырды мине. Ирексездән уң кулымның имән бармагындагы җөйләргә күз төшердем. Әмир моны күзәтеп торган икән: — Нәрсә, искә төштеме әллә? — дип сорады, көлемсерәп. Җавап биреп тору урынсыз иде. Мин бу механизмының үзенчәлекләрен өйрәнергә керештем. Бик гади нәрсә, шулай да сугыш вакытында уйга килмәгән бит. Мондый нәрсәне ясау берни түгел, ул булса, бармаклардагы яра эзләре дә булмас иде. Акыллы кешеләр бәрәңге уу өчен бик уңай «машина > ясаган булганнар икән: бастыргыч юанлыгы агачтан ике тәгәрмәч нисеп алганнар. Иске чиләк калаен кадак белән тыгыз итеп тишкәләгәннәр дә. аны шул тәгәрмәчләргә ураганнар. Тешле торба килеп чыккан. Тәгәрмәчләрнең уртасына юан тимер чыбык кертеп, әйләндергеч куйганнар. Калганы җиңел нәрсә: бәрәңге тыга торган урын һәм эшкәртелгән продукция ага торган улак. Бик җайлы, бик уңай. Без бер бәрәңге уганчы, бу кеше ун бәрәңге угандыр бу кыргычтан»,— дип уйлап куям эчтән, көнләшеп. Ә үзем һаман бармаклардагы җөйләргә карыйм. Балачак җөйләре. Бәрәңге җөйләре. Әни ун өлеш уылган бәрәңгегә бер өлеш он кушып мич тулы ипи пешерә иде. крахмалы исә бетен нәрсәгә ярый торган иде... Әмиргә әйтәм: — Моның астына халык тудырган бер куплет танмак язып куйсаң, беркем дз гаепкә алмас иде.— дим — Нинди такмак — ди ул. кинәт җитдиләнеп. «Аллымны да кыралар. Артымны да кыралар Сугыш башлаш аннан бирле Минем белән торалар», — дим мин. бәрәңге өчен үзем горурланып.— Дөресе шулай иде бит. Ватан сугышында җиңеп чыгуда бәрәңгенең дә роле бар. Халык моны белми әйтмәгән... Змирнең иозе да. күзләре дз бик җитди, кырыс булып китте — староста булганда. группа җыелышларында шундый була торган иде ул. Аннары, беравык уйлап торды да. кесәсеннән блокнотын чыгарып мин әйткән такмакны язып алды. Бәрәңге-баһадирның шундый гайрәтен әйтә торган экспонат дөньяның тагын нинди музеенда бар икән?! Мин шул турыда уйларга өлгермәдем. ишен ачылды һәм музейга Нырты мәктәбе укучылары килеп тулды. Мин футбол кырында туп артын ♦ нан бик оста йөгереп йөргән егетне танып алдым да сорадым: — Уен ничек бетте? — Биш тә ике. Алар файдасына. Икенче малай сүзгә кушылды: с — Безнең файдага да. Бу иптәшләрчә генә очрашу иде лә. Өченчесе дә тыңлап торган икән: — Аларның ике укытучысы да уйнады, һөҗүмче булып. Мондый футбол кыры = булса бездә. Безме... Әмир килеп чыгып, аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, барысын да музей ♦ залына чакырды. а Залга нилеп керү белән, укучыларның күбесе сугыш кораллары куелган поч- ° макка җыелдылар. Пугачев заманыннан бирле сакланган чакмалы пистолетлар да = бар монда, кылычлар да, кортиклар да, хәтта гражданнар сугышы вакытыннан кал- s ган снаряд ярчыгы да. * — Бу снаряд ярчыгының,— дип сайлап китте Әмир.— минем өчен 'әһәмияте х бик зур. Бала вакытта ук белам мин аны. Ярчыгын түгел. Шартламый калган снаряд - иде ул. Без сезнең кебек вакытта аны сугыш уены уйнаганда уенчык итеп тә йөртә ч идек. Кайбер тимерләрен боргаладык та. Әле ярый ахыргача борып җиткермәгәнбез. * Хәрби комиссариаттан. ДОСААФтан вәкилләр чакыртып, тау башында шартлаттык без аны. Моннан дүрт ел элек. Әгәр бала вакытта артыграк тырышкан булсак, барыбызга да Ватан сугышына кадәр үк капут инан... Бик табигый: малайлар «Максим» пулеметыннан һич ненә дә аерыла алмыйлар. Максим - турында нинди генә китаплардан укымаганнар алар. Бу пулеметның гражданнар сугышы заманыннан калган, моның белән кызыл гаскәрләр Колчан бандаларына каршы аткан икәнлеген белгәч, аларның кызыксынулары бермәбер артты. Кайсы идәнгә ятып төбәп карый, кайсы лентага кулын суза, кайсы рычагларын боргалый. Панин моннан да кызыйлырагы бар инән эле. Хәрби кораллар почмагының иң «стена бер наган беркетеп нуелган. Күгәргән булса да. чын наган. Бу наганның тарихы китапларда язылган мавыктыргыч вакыйгалардан бер дә ним түгел икән. Революциягә кадәр үк була бу хәл. Тәнәнештән еран түгел Дусай дигән авылга урядник килә. Налогларны түли алмаган ярлы-ябагайны куркытып, көне буе өйдән өйгә йөри дә кичен мулла өенә кунарга нерә. Хәзрәт белән икәүләп шактый гына кәеф сафа кылалар. Урядник түр өйдә түшәк җәелгән урынга барып җитә алмый, идәнгә егыла да гырлап йокыга китә. Хәзрәт тә, остабикәне ялгыз калдырып, утырган урыныннан сәкегә ава. Табын җыештырырга кергән уналты яшьлек асрау кыз Сәрвәр почмактан очлы борынлы бер күн тартма табып ала. Ачып карый. Эчендә тимер әйбер. "Мылтык», дип уйлап ала да ул. атыла-нитә күрмәсен, харап итмәсен, дип, белгән догаларын уный-укый чыгып китә һәм бакча артына алып барып күмеп нуя. Урядник, иртә белән айнып торгач, нинди гауга булганы хәзер инде безгә мәгълүм түгел. Тин шунысы хас: Сәрвәр әби бу вакыйганы онытмаган, моннан бер-ике ел гына элек шул урынны үзенең Тәнәнеш мәктәбендә укучы оныкларына күрсәткон. Шулай итеп урядник наганы музейга килеп эләккән... Тәнәнеш авылыннан унсигез кеше, февраль революциясеннән соң. сугышны дәвам иттерергә теләмичә, фронтны ташлап мылтыклары белән туган авылларына кайтканнар. Менә наган астына беркетелгән мылтыкларның берсе шуларныкы. Штыгы да бар. Кулак обрезларының үрнәге дә нуелган. Кем белә, бәлки, бик яхшы кешеләрнең башына җиткәндер бу обрезның иясе. Ә сыйнфый көрәш, һәркемгә билгеле, каты булган бу якларда. Әйтәсе дә юк. гыйбрәтле документлар, экспонатлар куп биредә. Алар Тәкәнеш кешеләренең генә түгел, бөтен илебез халыкларының якты киләчәк өчен корәшләрен гәүдәләндерәләр. Менә бер документ. Бу — 1865 елда Казан губернаторының Петербургка җибәргән донесениесенең күчермәсе. «Мамадыш округының төрле авылларында яшәүче дәүләт крестьяннары, татарлар.— диелгән анда.— игеннәрдән аз уңыш алу нәтиҗәсендә бөтенләй ярлыландылар. Аларның үзләрен туйдырырлык та мөмкинлекләре юк. Басулар чәчелми, балалар хәер сораша». Чиктән ашкан хәерчелектән котылырга теләп, авыл халкы күпләп-нүпләп эш эзләргә читкә чыгып нитәләр. Рус промышленниклары исә арзан зш кулларына исәп тотып, бу тирәдә төрле предприятиеләр ачып җибәрәләр. Тәкәнеш янында табылган бакыр рудасын эретү буенча авылда мастерскойлар салына. Руда шахталардан, башлыча, кул көче белән чыгарыла. Рудниклардагы гадәттән тыш авыр хезмәт шартлары эшчеләрдә хуҗаларга каршы ачу тудыра. Алар 1898—99 елларда берничә мәртәбә протест белән чыгалар. Тәкәнешлеләр шулай ук төрле милли бизәнләр. орнаментлар төшерелгән итек басу белән дә шөгыльләнгәннәр инан. Бу турыда музейга куелган тимер мөһер әйтеп тора. Л. Шәмсетдинов. валяно-обувная фабрика деревни В. Ушлан . близ Нук- мора Петропавловской волости Мамадышского уезда -.— дип язылган аңа. Ул мөһерне укучы Рәхимҗанов металлом арасыннан табып алган. Димәк, Тэнәнештә элек итек басу мастерское булган. Эзләнә, сораша торгач, анда егермеләп неше эшләве ачыклана. Тәкәнеш итекләре Россиянең төрле почмакларына озатыла торган була. Экспонатлар арасында чиккән итек үрнәге дә бар. Җирсез крестьяннарның бер өлеше такта яру һөнәрен үзләштереп, тирә-як авылларда көнлекче булып эшлиләр... Тарих дәресендә өйрәнелгән, китаплардан укылган вакыйгаларга иллюстрацияләр күп монда. Шуңа күрәдер инде кунаклар. Нырты мәнтәбе укучылары, һәр экспонат. һәр документ алдында озан-озак тукталып торалар, саргаеп беткән кәгазьләрдәге язуларны тырышып-тырышып укыйлар. Ә Әмир абыйлары бу экспонатларның, язуларның һәрберсенә аңлатма бирә. — Узган гасыр ахырында Тәкәнештә сыйнфый көрәш бик нык кискенләшә.— ди ул. '- Шахтерларны тентү > дигән рәсем янына тукталып.— 1891 елда налог түләүчеләрне учетка алу үткәрелә. Бу тыныч кына узмый. Тәкәнеш крестьяны — Гастин дигән неше — патша хөкүмәтенә каршы ачыктан-ачын агитация белән чыга. Налог түли алмаган крестьяннарның мал-туарын, йортҗиһазларын җыеп йөргән стражниклар. урядник алдында ул авыл халкын патша хөкүмәтенә каршы күтәрелергә өнди. 'Николай патша барыбер дөмегәчәк*.— дип тәмамлый ул үзенең сүзен. Бу чыгышы өчен Гастинны кулга алалар, төрмәгә ябалар. 1904 елны башланган рус-япон сугышына Тәкәнеш нешелэре дә алына. Бу сугыш авыл халкының тормыш хәлен тагы да авырлаштыра. Налоглардан тәмам хәерчелеккә төшкән крестьяннарга сугыш налогы да өстәлә. Сугышка барып, исән ■(аяганнары да гарип булып кайталар. Бик күп тәкәнешлеләр уналты-унҗиде яшьтән үк бәхет эзләп читкә нитәләр. 1905 елгы беренче рус революциясенә катнашучы якташларыбыз да күп безнең. Һадиулла Дәүләтшин, Абдуллин. Сайфуллин. Рәхмәтулла Гайфуллин һәм башка Төкәнеш нешелэре революцияне Томен шәһәрендә каршы алалар. Аларның документларына. стачкада катнашканнары өчен, эшкә алмаска, дигән штамп сугалар. Илебез тарихындагы һәр күренекле вакыйга Тәкәнеш авылы кешеләре тормышында чагылыш таба дисәк, һич тә ялгыш булмас. 1905 елдагы беренчз рус революциясенә катнашкан эшчеләр, шахтерлар — Тәкәнеш кешеләре — революцион фикерләрне туган авылларына да алып кайталар. Заһидулла Сафиуллин исә авылга татарча язылган прокламацияләр дә алып кайта. Крестьяннар арасында ризасызлык хәрәкәте, ул авылга кайткач, бермә-бер үсеп китә. Бу хәрәкәтне бастыру өчен 1906 елда Тэкәнешкә утыз-нырык кешедән торган казаклар отряды килеп төшә. Менә бу рәсемдә нәкъ шул күренеш сурәтләнгән, һәвәскәр художник Р һадиев шушы вакыйганы полотнога төшерде. Әлбәттә, бу рәсем зур 1 Тәкәнешнең элекке исеме. сәнгать әсәре булуга дәгъва итми. Шулай да ул заман тормышын шактый дөрес чагылдыра Менә карагыз: полицейский артында теткәләнеп беткән китап ята — ул Тукай шигырьләредер, мөгаен. Бәлки, шахтер русча да уиый-яза белгәндер. Патша хөкүмәтен фаш итә торган китап булуы да мөмкин аның. Шунысы хак: аларда. шул вакыттагы халык сүзе белән әйтсәк, зимагурларда, прокламацияләр булуы билгеле. Бу тентүдән соң 18 кешене юкка гына кулга алып волостька озатмаганнар... ♦ Үтеп барышлый Әмирне күреп кенә чыгыйм дип уйлаган идем, музей материал- ь ларын караган саен, кызыксынуым арта барды. Бер почмакка утырдым да халын бә- : хете өчен көрәшүчеләр турында укучылар, укытучылар әзерләгән альбомнар, музейдагы төрле документлар белән танышырга керештем. Документлар бик күп. = берсеннән-берсе кызыклы, берсеннән-берсе гыйбрәтле.. Тәкәнеш клубы янындагы бакчада халын бәхете өчен көрәшләрдә һәлак = булганнарга һәйкәл тора. Бу һәйкәлне салдыру артыннан да авыл Советы депутаты Әмир йөргән, диләр. Алай гына да түгел. уЛ һәйкәл Әмир шәкертләре — урта мәк- ф тап укучылары көче белән салынган. Авылларда мондый һәйкәлләр яңалык түгел s инде хәзер, һәр авылда, һәр шәһәрдә аталар-бабалар традициясенең киләчәк буын- © нарга дәвам итүен сурәтли торган символ булып күтәрелгән алар. Ленин бу сим- j волның эчтәлеге, мәгънәсе һәркемгә мәгълүм түгел бит. Ә менә музейда. Тәнәнешта Z Әмир оештырган халык музеенда, бу һәйкәлнең магънасе халыкларның киләчәк с өчен, өметләрнең гамәлгә ашуы өчен зур көрәшен сурәтли торган дулкынландыргыч х бер панорама булып күз алдына килеп баса. Менә Заһриев Сәхәбетдингә багышланган экспонат. Гади бер авыл егете булган t- ул. Унтугыз яшендә Кызыл Гвардия отрядына язылган. Күп сугышларга катнашкан. < 1918 елда язмыш аны Азин отряды белән туган якларына китерә. Ләкин туган авылын — Түбән Шәүләнгәрне күрә алмый ул: Колчак бандалары аны Вятка елгасы буендагы сугышларның берсендә әсир итәләр. Заһриев Сәхәбетдинне һәм аның белән бүтән патриотларны. Кызыл Армиянең иөчле һөҗүмнәре нәтиҗәсендә ашыгып чигенергә мәҗбүр булган ак бандалар Кизнэр станциясендә вагонга бикләп, вагон өстенә керосин сибеп, тереләтә яндырып үтергәннәр... Ә бу экспонатка Үзән хәрби тарих архивының 1615 фондындагы 10 эшкә теркәлгән 18; 19; 20; 21; 22; 23 битләрнең күчермәсе куелган. Вакытлы хвкүмәтнпң хәрби трибуналы карары бу. Анда Тәнәнеш егете Габдрахман Әхметов турында да шактый күп нәрсәләр язылган. Кем соң ул? Габдрахман Әхметов 1917 елда Двин полкында хезмәт итә. Август аенда солдатлар. большевиклар җитәкчелегендә. Бетсен сугыш! «Бөтен власть Советларга! лозунгылары астында кораллы демонстрациягә чыгалар. Вакытлы хөкүмәткә турылыклы гаскәрләр һәм полиция демонстрациячеләрне камап алалар. Бу бәрелештә Габдрахман Әхметов бер офицерны атып үтерә, икенчесен яралый. Демонстрация җитәкчеләре дә. Габдрахман да нулга алына. Аны хәрби трибунал 20 елга каторгага хөкем итә. Бөек Октябрь революциясен ул Мәснәүдә. Бутыр төрмәсендә каршы ала Төрмәдән эшчеләр котнара аларны. Бер экспонатта Г. Галимовның 1920—21 елларда Кремльдә беренче совет пулеметчылары курсында укуы турында таныклый бар. 1921 елдан КПСС члены Г. Галимов бу еллар турында үзе болай яза: 1920 елның ноябрөнда мине Казандагы ике еллык мөселман пехота курсларыннан Мәскэүгә пулеметчылар курсына җибәрделәр. Бу курс яңарак кына ачылган иде әле. Уку урыны Кремль бинасында иде. 1920 елның декабрендә курста укучыларның беренче чыгарылышы булды. Шушы кичәгә бәз дә Кремльнең Зур Сараена килдек. Анда даһи юлбашчыбыз В. И. Ленин речь белән чынты. Ул бер сәгатькә янын сөйләде. Без. курсантлар, аны «Ура! кычкырып каршы алдык Ильич дошманнарга отпор бирергә чакырды, изге эш — эшче һәм крестьяннар интересы өчен көрәштә уңышлар теләде. Кремльне саклау безгә, курсантларга, йөиләтелгән иде. Миңа да төрле җаваплы постларда торырга туры килде Без. постта торучы курсантлар. Владимир Ильичның 129 һәр көнне иртән Кремль ишен алдында йөрүен, аннары үзенең эш бүлмәсенә керүен күрә торган идек. 1921 елның башлавында якшәмбе көнне безне. Кремльнең зур капкасыннан алып чыгып, сафка тезделәр. Капка турына трамвай килеп туктады. Озак та үтмәде, Кремль капкасыннан бер иптәш белән Владимир Ильич чыкты. Ул сафтагылар белән исәнләште һәм коммунистик өмәләргә катнашырга, анда намус белән эшләргә, халык хуҗалыгын торгызуга ярдәм итәргә кирәклеген аңлатты. Без. трамвайга утырып, тимер юл станциясенә килдек. Ул җимерек хәлдә иде. Вагоннардан утын бушаттык, төрле җирдә яткан бүрәнәләрне бер урынга җыйдык, ватык юлларны төзәттек. Шуннан соң без һәр атнада коммунистик өмәләргә чыга торган булып ниттек. Өмәдән кайткач, партбилетка Коммунистический субботник > дип штамп сугалар иде. Кремльнең зур капкасы төбендә сакта торганда. Ильич автомашина эченнән, килеп җиткәнче үк. пропускасын сузып күрсәтә торган иде. Без аның, шундый олы кеше булуына карамастан, кече күңелле һәм тәртип сайлаучан булуына соклана идек». Э менә бу документны Түбән Өскебаш авылыннан килеп укучы балалар әле күптән түгел генә музейга тапшырганнар. ■ Аерым Кавказ зшче-крестьян Кызыл Армиясенең элекке XI армия Революцион Хәрби Советы, хезмәт ияләрен азат итү өчен героик көрәшләргә өч ел тулуны һәм социалистик Ватанны яклауны билгеләп, шушы грамотаны Кызыл Армия сугышчысы иптәш Хәсәнҗанов Шәрифкә эшче-крестьян Ватаны алдында үзенең бурычын үтәү символы итеп бирә. Революцион Хәрби Совет члены — Орджоникидзе. Штаб начальнигы — Пугачев. 1921 ел». Шәриф абзый Деникин бандасына, врангельчыларга каршы сугышларда катнашкан. Кырымны азат иткәндә контужен булган һәм терелгәч. Кавказдан инглиз, француз интервентларын һәм акгвардиячеләрне куып чыгаруга өлеш керткән. Җиңүче булып, гражданнар сугышыннан кайткач. Донбас шахталарында эшләгән, утызынчы еллар башында туган авылына кайтып, башта бригадир. 1936 елда колхоз председателе булган. Шәриф Хәсәнҗановның язмышы — үзе бер зур китап. Башыннан алып ахырына кадәр Бөек Ватан сугышына да катнашкан ул. Ине мәртәбә яраланган. Шулай да хәзер дә бирешми Шәриф абзый. Ул әле дә көченнән килгән кадәр колхозга булыша һәм аның рәсеме Почет тактасында тора. Стенага эленгән рәсемнән борай башагыдай тырпаеп торган мыеклы, җитди карашлы. башына эшләпә кигән бер агай карап тора. Бу — пенсионер Габдулла абзый Шафигуллин портреты. Ни өчен аның портреты музейга эленгән соң? Габдулла агай турындагы материаллар белән ныклабрак танышыйк. 1942 елда чыккан район газетасында аның турында болай диелгән: 'Габдулла Шафигуллин. Танәнештә беренчеләрдән булып, танк колоннасы төзүгә 1000 сум акча кертте. Ул фронт өчен фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтә». Моның өчен генә дә түгел икән әле. Үзе да солдат икән Габдулла ага, карт солдат икән. Беренче бөтен дөнья сугышыннан яраланып һәм ике Георгиевский ордены тагып кайта ул. Азрак хәл кергәч, аны тагын фронтка озаталар. Бөек Октябрь революциясен окопта каршылап. Г. Шафигуллин беренчеләрдән булып большевиклар ягына чыга. Деникин гаскәрләренә, Врангельга каршы сугыша. Гражданнар сугышыннан соң, авылда Совет властен ныгыту өчен армый-талмый эшли. Чыннан да. Габдулла агайның язмышы да бин күпләр өчен үрнәк икән! Ә легендар Азин дивизиясе солдаты Мәснәви ага Гобәйдуллин үзенең сугышчан юлын Чистай ягыннан башлый. 35 нче дивизиянең 110 нчы полкы составында ул Татарстан. Башкортстан җирләрен, Уралны Колчак бандаларыннан азат итешә, җиде үлемнән исән калып. Байкалга кадәр авыр сугыш юлы үтә. Күптән түгел, «Родина» авыл хуҗалыгы артеле членнары гражданнар сугышы һзм колхоз ветераны Мәснәви Гобәйдуллинны почетлы ялга озатканнар. Аның портреты да музей стенасын бизи. Мондый батырларның мактаулы эшләрен сурәтләгән экспонатлар музейда нүп. Тәкәнеш кешеләренең колхоз тезелеше. Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышын чагылдырган экспонатларны һич тә читтә калдырасы килми. Әнә, музейны карарга җыелганнар. Ә Әмир күрсәткеч таягын болгый-болгый сөйли: — Тәкәнеш кешеләре 1929 елда коллектив хуҗалык булып берләшәләр,—ди 3 ул.— һәм бик тиз арада зур уңышларга ирешәләр. 1935—36 елларда алдынгылар- = дан Гобәйдуллин һәм Хәмидуллин иптәшләр СССР Авыл Хуҗалыгы Күргәзмәсенә 2 бару өчен путевкалар белән бүләкләнәләр. Менә сез бу экспонатларда бу путевка- ф ларның төп нөсхәләрен күрәсез. Ә безнең колхозның алдынгы кешесе Галиулла аб- эый Насыйбуллин самолетта очу бәхетенә ирешкән... Бая хуҗалар капкасына икенче тупны керткән малай. Әмир сүзен бүлдереп: £ — Әллә Гайҗан бабай шул булды микән? — диде. — Булуы да мөмкин,— дип елмайды Әмир,— Шәйхи Маннур безнең якныкы ° бит. Ул Тәкәнештән ерак түгел Толбай авылыннан. Яңа җыр килде хикәясен дә * безнең яклардан алып язгандыр әле. Әнә бит музейдагы әйберләр гел мондагы су- Z гышлар турында әйтә. Колчан килгән вакытта алар авылын да аклар алган булган, ц Әмир, тарихчы гына түгел, әдәбиятчы да булгангамы, темадан читкә китүгә бер < дә уңайсызланмады. Киресенчә, тагы да мавыгыбрак нитеп, тормыш, чынбарлык маs териалы һәм язучының фантазиясе турында сөйләп алды. — Галиулла абзыйның Гайҗан бабай булуы да бик мөмкин,—дип бетерде ул сүзен,— Ни генә булмасын, аларның икесенең дә шатлыклары, куанычлары уртак булгандыр. Хәтерегездәме, ничек ди шагыйрь: Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли... Чәе суына, аны снзми ул; Куанычы эченә сыймаганга, һаман сөйли, һаман сөйли ул... Аннары Әмир тагын тарихка кайтты, музей караучыларны Элен һәм хәзер дип исемләнгән стенд янына алып килеп, авылдагы зур үзгәрешләр, салзм түбәле нечкәне һәм караңгы куышлар урынына Ильич утлары балнып торган зур йортлар, бердәнбер җыелып сөйләшү урыны булган каравыл куышын Культура йорты, тимерчә алачыгын «Сельхозтехника һәм «Родина» колхозы мастерскойлары алмаштыруы, авылда ике больница, урта мәктәп, кирпеч заводы, яшелчә киптерү, май заводлары, промкомбинат, почта бүлекчәсе һәм җиде магазин булуы, аларның кешеләргә нинди хезмәтләр күрсәтүе турында кыска да. кызыклы да итеп сөйләп бирде. Аның сөйләвендә бер үзенчәлек бар. Ул үзе бин җитди итеп сөйләгән кебек күренә, ә күзләрендә ниндидер шаян очкыннар кабынып-набынып китә. Музей ка* рарга килгән укучылар — алар, мегаен. дәрес вакытында да тын гына тыңлап утырмый торганнардыр әле — иреннәрен очлайта-очлайта аның сөйләгәннәрен йотып торалар. Бу, мөгаен, унучылар нүңеленә юл сала белүнең бер галәмәте, тәҗрибә, озак еллар дәвамында туган осталыкны күрсәтә торган әйбердер. ...Нырты укучылары гражданнар сугышы экспонатлары куелган бүлмәгә кабат чыгып киттеләр. Ә мин. үзем генә. Ватан сугышын сурәтләгән әйберләрне иараргэ керештем. Өстәл өстендә калынналын альбомнар тора. Шул альбомнарны актарырга керештем. Бу альбомнарны Тәкәнеш пионерлар йорты әзерләгән икән. Пионерлар әтиләренең, абыйларының истәлекләрен язганнар, йорт саен йөреп, сугышта һәлак булганнарның, тылда, үз авылларында, үз колхозларында хезмәт үрнәкләре күрсәткәннәрнең рәсемнәре һәм аларның ашлере турында коннрет. гыйбрәтлз бик нүп Аларның һәрберсен ныскача гына санап чыгу да бик озынга китәр иде. Шулай да килгән Нырты урта мәктәбе укучылары да ничек кызыксынып нарый аларны! Алар Совет хөкүмәтенең җирне күмәк хуҗалыкларга мәңгегә беркетү турындагы s Акт һәм колхозның беренче тракторчысы Н. Нигъмәтуллин рәсеме эленгән почманка ' материаллар туплаганнар. Шунысы игътибарны тарта: пионерлар, бары тин Тәнанеш кешеләренең генә батырлыкларын сурәтләп, бөтен Бөек Ватан сугышы тарихын күз алдына китереп бастыруга ирешкәннәр. Төкәнештән 89 кеше сугыштан кайтмаган, сугышка катнашканнарның да һәрберсе Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап капу өчен өлеш керткән. Тылда калган хатынкызларның, карт-корыларның, бала-чагаларның һәрберсе җиңү өчен тырышкан. Альбомнарда болар дулкынландыргыч итеп сурәтләнгән. Менә мисаллар: «Вперед, к победе» исемле фронт газетасында Тәкәнеш егете Хаммат Заһриев расчетының Сталинград трактор заводыннан 200 метр ераклыкта дошманның җиде танкысын һәм гаскәр төялгән күп санлы автомашиналарын юк итүе турында язылган. Ә Рәхимулла Гайнуллин боздай салкын суда Днепр елгасын беренчеләрдән берсе булып кичеп чыккан. Дошман ягында плацдармны ныгыту өчен зур батырлыклар күрсәткән. Алтмыш алтынчы укчы дивизия сугышчысы Хәбибрахман Сафин Ленинград шәһәренең тарихи урыннарын саклауда зур батырлык үрнәкләре күрсәткән. Хәзер Ленин шәһәренә барсаң, андагы искиткеч һәйкәлләрнең исән калуында аның да елеше барлыгын искә төшерми мөмкин тугел... Тылда налган тәкәнешлеләр җиңү көнен тизрәк якынайтырга теләп, сугышчыларга бик куп җылы киемнәр җыялар, танклар колоннасы, самолетлар эскадрильясы төзү өчен Кызыл Армия, Оборона фондына йөз меңнәрчә сум акча кертәләр һәм Баш командующийдан рәхмәт алалар. Альбомнар куелган өстәл белән рәттән пыяла белән капланган тартма эчендә тәнәнешлеләрнең Бөек Ватан сугышы фронтларыннан язган хатлары саклана. Гади сугышчыларның ут эченнән язган бу хатларында — никадәр патриотик хисләр, дошманны җиңүгә никадәр зур омтылыш! Хәзерге яшь буынга әтиләрнең, абыйларның һәм бабайларның бәхетле киләчәк өчен ничек көрәшүләрен сурәтли торган, гаять зур тәэсир иту көченә ия булган җанлы документлар алар. Менә шул хатларның берсе, арадан беренче кулга тигәне* «Хәят җаным. Илгизә кызым! Менә бүген, сезнең 22 апрельдә язган хатыгызны алып, бик шатландым. сезнең тормышлар белән, авыл хәлләре белән таныштым Минем тормышта аеруча үзгәрешләр юк. яхшы гына хезмәт итәм. Хәят. Илгизә! Беренче май бәйрәме уңае белән мин бик күп бүләкләр алдым (печенье сыр. конфет, төрле җимешләр), һәрберсен язып бетерерлек түгел. Халкыбызның бу зур бүләкләре. Кызыл Армия өчен би зур кайгыртулары минем каршыма зур бурычлар куя. минем йөрәгемдә тагы да көчлерәк көрәш дәрте утларын дөрләтә, бетле фашист этләрен җир йөзеннән себереп ташларга чакыра. Мин бу изге бурычларны, бу зур ышанычларны намус белән тулысынча үтәячәкмен, илем өчен, халкым өчен, сезнең киләчәктә бәхетле тормышыгыз өчен... актык тамчы каныма кадәр көрәшәчәкмен, әгәр кирәк булса, җанымны да бирәчәкмен! Хәят. Илгизә! Хатыгызда матур-матур җырлпр язгансыз, бик рәхмәт. Менә ул җырларыгызга каршы бүләк итеп рәсемемне җибэрәм. Сагынганда карап, шулай матур итеп җырлар җырларсыз. Сезне үбеп, мәгълүмегез Сафиуллин Хәбиб. 8 май. 1942 ел». Хәбиб аганың бу хатын мин тулысынча күчереп алдым, андагы бер җөмләне дә төшереп калдырырга күңелем бармады. Чөнки бу — совет сугышчысының семьясына язган хаты гына түгел, чын коммунист кешенең иленә, халкына, партиягә биргән анты да. Хәбиб ага сугыштан кабат семьясына кайта алмаган, һәлан булган, гәүдәсе туган җирдән еракларда җир куенына кергән. Әмма семьясы өчен генә түгел, бу хатны укыган һәркем өчен ул хәзер дә тере булып, искиткеч олы җанлы, яхшы кеше булып. баһадир солдат булып күз алдына килеп баса. оие, музейда гыиирэтле документлар, гыиорәтле әиоерләр. гыиорәтле язмалар бик күп. Аларның һәрберсе күп фикерләр уята, күп нәрсәләрне хәтергә тешерә, моңа кадәр үзең белеп тә асылына төшенеп җитмәгән нәрсәләр турында сиңа акыл бирә. Чын-чынлап гыйбрәтле истәлекләр хәзинәсе ул. Җентекләп карыйсың икән, син аннан рухи баеп чыгасың. Берәмтекләп, бөртекләп җыелган хәзинә бу. Аны оештырырга беркем дә Змир ♦ Ганиевне мәҗбүр итмәгән... Мин Төкәнештә тагын берничә йен булдым. Музейны нарау. өстэн-өстән генә 2 булса да урта мәктәп белән. Әмирнең семья тормышы белән танышу үзем өчен кай- з бер кызыклы гына нәтиҗәләр ясарга ярдәм итте. Районнарда, авылларда булгаларга. укытучыларның тормышлары, аларның ом- ♦ тылышлары белән шактый гына кызыксынырга туры килә миңа. (Бу. әлбәттә, баш- я на бик күп кешеләргә дә шулайдыр.) Бер нәрсә гаҗәпләндерә: югары мәктәп бетереп ; авылга килгән кайбер укытучылар, студент вакытындагы хыялларын, омтылышла- = рын бик тиз онытып, уз хуҗалыгы, үз кабыгы эченә кереп бикләнәләр. Дәреслекләр •" буенча әзерләнеп мәктәпкә баралар да дәрес бирәләр, тәнәфес араларында, унытучы- * лар бүлмәсенә җыелып, теге-бу турыда сөйләшәләр, өлгермәүче укучыларны өстәмә дәрескә калдыралар һәм аннары, өйләренә кайтып, бакча эшләре белән шөгыльләнә- 3 ләр. каралты-нура. сыер абзары төзәтәләр. Бу гадәтнә әверелә... Югары мәктәп бетергән укытучы авылга биш ел дәвамында аңына, рухына сең- < гән культура, белем, тормышка яңа караш алып килә. Шуларны үз эченә бикләп. бикләп кенә түгел, бөтенләй онытып, әллә кайчаннан, ата-бабалардан калган хосу- си милекчелек хисенә, иненче төрле әйтсәк, обывательлеккә күмелеп калырга тиешме соң алар? Газета-журналларда чыгып килгән яңа әдәби әсәрләрне укымаган, яңа үсеп килгән яки инде укучылар арасында яхшы ук танылган әдипләрнең иҗаты белән бөтенләй таныш булмаган әдәбияттел укытучылары белән дә сөйләшкәнем бар минем. Алар үзләренең эшенә, укыту эшенә акча нитерә торган эш итеп иена карыйлар. Тәрбия эшенең нәтиҗәсе дә. җәмәгать эше дә. авылдагы нультураагарту эшө дә. колхозчыларның омтылышы да. экономик, социаль мәсьәләләр дә кызыксындырмый аларны. Аларның үз-үзләренә куйган таләпләре — өемдә минем рәхәт булсын, уңай булсын, бүтәннәр минем эчне дөньяма тыкшынмасын! Сабакташым Әмир Ганиеө һәм аның эшләре белән танышнач, үзеннән-үзе шулар турында уйландым мин. Әмир өчен дә тәүлен — егерме дүрт сәгать, ел — өч йөз дә алтмыш биш көн бит. Аның да семьясы, берсеннән дә берсе кечкенә, берсеннән берсе матур бер улы, бер кызы бар. йорты-җире. хуҗалыгы, сыеры, сарыклары, казы, тавыгы бар. Ә шулай да ул барысына да өлгерә. Читтән торып укып, тагын бер диплом алган, актив пропагандист булганы өчен республика Почет кенәгәсенә исеме язылган. Белем» җәмгыятенең актив лекторы, актив хәбәрче, авыл Советы депутаты һ. б. Әйе. унытучы — авылда культураның зур көче, ул авыл хуҗалыгындагы эшләрнең һәр тармагына катнаша. Әгәр яшьләр нолхоз тарафыннан ун меңнәрчә сумга төшереп салынган зур-зур культура сарайларында, культура йортларында эчләре пошып утырудан кибет ишеге төбен сагалауны артыграк күрәләр икән,— монда укытучыларның да гаебе бар Ә Тәнәнеш егетләренең кибет тирәсенә әллә ни исләре нитми. Культура йортында һәр кичне, һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә шахмат тактасы өстендә каты бәрелешләр бара. Андагы «шахмат җене кагылган яшьләрне дә. агайларны да көч сынашырга чакыру өчен зур тәвәккәллек кирәк. Тәнәнешнең шахмат командасы белән ярышырдай командалар район үзәгендә — Мамадышта да. тирә-як авылларда да. тирә-як районнарда да биз аз. Беренче разрядлы шахматчылар гына да анда дистәләгән. Бу да — Эмир Ганиев эшчәнлегенең нәтиҗәсе. Шахмат командасын ул оештырган, «дошмананарга каршы шулай наты торырга ул өйрәткән. Ярышларда җиңеп чыгу турында әйтелгән нуп санлы грамоталарда, дипломнарда, таныклыкларда Әмирнең турыдан-туры хезмәте бар. Тәкәнешлеләр музей белән дә. шахмат белан дә. Әмирнең эшләре һәм аның үзе белән дә горурланалар. Кечесе-олысы аның янына киңәш сорап киләләр. Әмирнең Мамадыш район газетасында басылып чыккан бер мәкаләсе бар. Ул бу мәкаләне Тәкәнеш авылы буенча үзе җыйган тарихи фактларга — музей материалларына нигезләп язган. Халыкта хәзер дә әле төрле кешене төрле кушамат белән атау бар.— дип башлана аның мәкаләсе.— Ул кушаматларның килеп чыгышы төрле вакыйгалар, теге яки бу кешенең характер үзенчәлекләре һ. б.лар белән бәйле. Кушаматларның кешене кимсетеп түгел, олылап кушканнары да күп». Менә шундый кеше турында яза Әмир. Ул кеше үлгәнгә инде бик күп еллар үткән. Аның пуҗмасында инде хәзер бүтән кеше яши. Ләкин халык аны һаман онытмый, «Мировой Мирза пуҗмасын > авылда һәркем белә. Кем булган соң ул? Мирзакамал Шәмсетдинов, солдатка алынгач, тырышлыгы аркасында русча сөйләшергә генә түгел, хәтта укый-язарга да өйрәнә. Ул беренче бөтен дөнья сугышында катнаша, шахталарда, завод-фабриналарда эшли. Октябрь революциясеннән соң туган авылына кайта. Ленин декретларын да, үзәктән килгән башна документларны да авылдашларына иң башлап җиткерүче ул була. Ул авылдашлары өчен русча гариза да яза, акт та төзи, төрле анкеталар да тутыра. Авылга инде белемле укытучылар, врачлар, башка төрле грамотный кешеләр килгәч тә. һәркем Мирза агайга ярдәм сорап бара. Чөнки ул гадел, аның әйткәннәре дә. язганнары да рас килә... Шуңа күрә ул халык күңеленә кереп калган. Шуңа аңа «Мировой Мирза» дигән кушамат такканнар, хәзер дә аның исемен һәркем хөрмәт итә. Менә минем дә. халык телендәгечә әйтсәк. «Мировой Мирза» таягын Әмиргә ташлаган»,— диясем килә. Мирзакамал агага тагылган кушамат аңарга да бик лаек кебек. Хәзер инде Әмир «дүарән Әмир» түгел, ә «Мировой Әмир» дип әйтәсем килә. Һәм сабакташымның андый булуы белән горурланам мин.