Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЛЕМ ТУРЫНДА УЙЛАМА.

.. Шагыйрьнең кемнәр белән мавыкканын, кемнәрне күбрәк яратканын беләсең килсә, аның китапханәсенә күзең тешер. Фатих Кәримнең Казандагы квартирасы... Китап шкафы, китаплар. Байрон, Лермонтов. Такташ... Шунда ук үзенең оч томы. Ачам, укыйм: һәр шагыйрьнең бер алласы була, Мии дә шагыйрь, табынам берәүгә: Табына торган аллам — Байрон минем, һәм Лермонтов — минем пәйгамбәр. Болар кайбер шагыйрьләрчә кыланып, аларга охшарга тырышып кына әйтелгән юллар түгел. Фатих Кәрим бу оч шагыйрьне бетен рухы белән ярата иде. Бигрәк тә аның Боек Ватан сугышы елларында н>ңат иткән лирик шигырьләрендә. баллада һәм поэмаларында шул оч шагыйрьнең кайсыдыр якларын искә тошереп, хәтерләтеп торган нәргендә, гражданлык сүзендә... Фатих Кәрим әдәбиятка 19J6—11 елларда— Һади Такташның татар совет поэзия сендә иң шаулаган чорында килеп керә һәм ул Такташтан аерылмый. Ватан сугышында Бар шагыйрьләр тавышын бергә җыеп, Мин команда бирәм, тыңлагыз. Снарядлар, Такташ җырларының Нәфрәтләре булып чыңлагыз! Такташ! Үз артыннан ничаклы талантларны иярткән, аларны икенче чорларга чыгарып калдырган. Алар Такташка лаек булдылар, акладылар. Фатих Кәрим бераз негрга тартым. Тырлаеп торган кара чәч, керпе чәч. Биогра фнясе аның болай бер караганда әллә ни катлаулы да түгел шикелле. Ул элекке Уфа губернасы. Бәләбәи оязе. Ает авылында туа. Татар, башкорт халкының борынгы озын җырлары белән дан тоткан Дим буе... Шагыйрь үзенең 1944 елда язган кыска гына автобиографиясендә әдәбиятка ничек килүе турында да әйтеп узган. «. .Әдәби әсәрләр язу теләге бала чагымнан ук норәгемә кереп урнашты. Егет чагыннан уи тома сукыр әтиемнең үзе очен язган шигырьләрен безгә укыштыргалагаиын ишетү, анам Мәрьямнең үз дәфтәренә Дим буе табигатен тасвирлап язган куп кенә шигырьләрен башкалардан яшереп миңа гына укуы, революция еллары башлангач, абыем сәдер бар. Нәрсә ул! Мин шуны эзлим, табарга, тоярга телим. Ә ул естә күренеп ятмый, шагыйрьнең җанында. фидакарьле да аннан аерылмый. ярлы Кәримнең матбугатта чыгып барган шигырьләрен уку — болар минем әдәбият өлкәсенә табан юналеш ясавыма тап һам башлангыч этәргеч булдылар...» Шагыйрь ярлы Кәрим. Гражданнар сугышы чорында исеме шактый таралган шагыйрьләрнең берсе. Халык үзе дә ярлы, шагыйре дә ярлы. Фатих Казанда Җир тезелеше техникумында укый. Җирне яңа баштан корырга кирәк, халыкны икмәкле итәргә, кайгысыз итәргә кирәк. Шагыйрь һәм җир тезүче... Икесе дә җир белән эш итә, икесе дә бер үк җиргә, ата-бабалардан килгән борынгы җиргә таяна... Поэзиягә беренче адымнар, беренче җыентык... Шуннан бер-бер артлы яңа шигырьләр, яңа поэмалар. Поэмаларның исемнәреннән үк чорны танып була. Урал эшчеләре тормышыннан «Җиденче мич», авылда колхоз хәрәкәтенең беренче елларын тасвирлаган «Тавышлы таң», пограничникларның батырлыгын җырлаган «Аникин» һ. б. Биографиясе аның бер караганда катлаулы түгел шикелле. Ләкин бу бер караганда гына шулай. Фатих Кәрим дә шәхес культының корбаны була язды, әдәбияттан берничә ел аерылып торды... Аннан инде Боек Ватан сугышы. Ул — сапер, уп — разведчик. ул — взвод командиры. Иделдән алып Балтика ярларына чаклы сузылган ара солдат ечен җиңел булмады. Ул мең үлем, мең батырлык сорый торган ара. Дошманга ялкын сибүче Җил булып барсам иде, Тәвәккәллек, батырлыкта Җыр булып калсам иде... Казанда. Казан музеенда аның пулялардан тишкәләнгән шинеле, фронтта шул шинель җылысында язылган шигырьләре саклана... Аңа утыз алты яшь иде. Ә Муса Җәлилгә — утыз сигез яшь. Шагыйрь ечен зур гомермени ул! Нәрсә соң ул зур гомер! Алар узган юл ничек кенә авыр, үкенечле булмасын, мин аларның язмышларын кәнлим. Биектә сез, анда менәр ечен Шактый гайрәт кирәк, кеч кирәк. Сезнең язмышны мин көнлим хәзер. Торган саен көнлим көчлерәк. Шагыйрь булып, солдат булып көнлим. Безнең куллар бергә ут ачкан... Бүленми ян, сүрелми ян икән. Бер генә ян икән тоташтан... Бер вакыт шулай Чаллы район китапханәсендә үткәрелгән укучылар конференциясендә олы яшьтәге бер апаның «Сезнең әсәрләр үз артларыннан безнең гомерләрне ияртә» дигән сүзләрен ишетеп мин гаҗәпсенгән идем. Әдәбиятка гомер иярә. Муса Җәлилләр. Фатих Кәримнәр язмышы — шундый бәхетле язмыш. Тоташтан яну. Бетен шагыйрьләр дә тоташтан янамы! Юк. Бу фәкать чын шагыйрьләргә генә хас сыйфат. Фатих Кәримнең иҗатының башында ук Баирои, Лермонтов, Такташлар рухында алынып китүендә үк аның шагыйрь буларак характерын билгели торган шигъри сер. рух ята. Олы йөрәкле шагыйрьләр. Аларның гомерләрендә мин заманның утларын-ялкыннарын күреп калам. Аларның язганнары үзләре эшләгән батырлыкка туры килә. Бу шагыйрьләрнең әсәрләре дә көрәш кискенләшкән чакта үзләре кебек алгы сызыкка чыгалар. Халык шул шагыйрьләрнең әсәрләрен эзли башлый, шуларга тотына. Муса Җәлилне дә, Фатих Кәримне дә Боек Ватан сугышы зур шагыйрь итте. Поэзия тавының алар икесе ике ягыннан кутәрелделәр... Ә сугышка кадәр! Сугышка кадәр дә алар әйбәт шагыйрь. Китаплары басыла, үзләренең укучылары бар. актив җәмәгать эшлеклеләре. Аларның олы поэзиягә юл яруларына берәү дә шикләнми Ләкин укучы әле аларның киләчәгенә күбрәк өмет баглый иде. Менә мин хәзер аларның иҗатына чирек гасырдан соң яңадан күз тө- шерам, «җиденче мичп, «Яшен яктысы», «Тавышлы таң». «Аникин» — үз вакытында шактый шаулаган, тәнкыйтьчеләрне җәлеп иткән әсәрләр. Шулар белән мин «Идел егете», «Үлем уены», «Кыңгырауны яшел гармун». «Өмет йолдызы» кебек лоэмалар- ны. «Тимер һәм тимерчеп турында балладаларын янәшә куел карыйм. Сугышка кадәрге әсәрләр белән сугышта туган әсәрләр арасындагы аерманы эзлим. Бу урында эзлим дип әйтү урынсыз. Ул аерма просто кычкырып тора. Шагыйрьнең шагыйрьлеге ♦ нәрсәдә икәнен белү ечен шушылай чагыштыру кирәк. Сугышка кадәрге шигырь ләр... Аларда шул чорның кендәлек вакыйгалары: Германия комсомолына хат. Амери- 5 ка пионеры Гаррн Айзманны яклап язылган шигырь, яшьлек, мәхәббәт... Шигырьләр ■' бар да бик актуаль, тигез, әйбәт. Барысын да момкин кадәр теркәп калырга омтылу — сизелеп тора. Хистән бигрәк факт үзе күзгә бәрелә. Шагыйрьгә әйбәт булу гына җитми, күрәсең. Ниндидер уртачалык. Шагыйрь моны j үзе дә сизенә, ләкин шушы ноктадан югары күтәрелер очен аңа нинди илаһи коч з кирәк! Фатих Кәримнең «Моң һәм коч» исемле шигыре бар. Җырның кече — ярсу, хыялый моң, Ч Ул моң кайнап чыга йерәктән Моң кайнап чыга. Шагыйрь үзен кысып торган тар рамканы вата, кинәт ачыла, Я хисләр доньясы зурая, ул ун-уибиш ел буена таба алмаганиарын ике оч ел эчендә “ биреп ташлый... Бездә әле моң сүзеннән куркучылар да куп, әйтерсең, ул бары тошенкелекне генә х аңлата. Ә мин моң тошенчәсен билгеле бер халыкның узган юлы, тарихы, җиреннән «эзлим. Аны шул тошенчәләрдән аерып булмый. Фатих Кәримдәге ярсу, хыялый моң u Боек Ватан сугышы чорында шулай ташый башлый икән, гаҗәп түгел, чоикн ил язмыа шы, халык язмышы — шагыйрьнең җаны аша уза. Авыр чорда халкың: «Улым!» — дисен. «Таянычым!» — дисен Туган ил. Фатих Кәрим сугышка кадәр ук формалашкан, доньяга карашы нык булган талантлы шагыйрь иде. Аның озак вакыт хәзерләнгән рухи кече ачылып, җәелеп китү ечен бары моментны гына неткан. Шәхес, шагыйрь үзен зур бәрелешләрдә таба Сугыш, фашизмга каршы керәш совет шагыйре алдында я үлем, я җиңү дигән нәрсәне куйды. Шагыйрь үзенең бетен ихтыяр кочен туплады, җире, тарихы, халкы исе меннән алгы сызыкка басты. Халыклар язмышы белән бәйле вакыйгаларның эчендә турыдан-туры үзең катнашудан туган хисләрне, кичерешләрне нәрсә алыштыра алсын! Шагыйрьнең әсәрләрен урталыктан боеклеккә күтәргән теге илаһи коч менә шунда. Шагыйрь үзе тарихны тудыручыга әйләнә. Мин рядовой солдат бу сугышта. Тик бер нәрсәм белән аерылам; Рядовойлар тенен йоклаганда. Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан, Шагыйрь җыр яза. Вакыт шундый тар... Ул — сапер, һоҗүмго баручыларның алдында үрмәләп, миналарны ерып, тимер чыбыкларны кисә, юл сала... Вакыт шундый тар... Ул разведчик, «тел» кирәк, нинди генә юп белән булса да тап, алып кайт, дошманның ппаннарын ач... Шунысы гаҗәп: шагыйрьнең язу активлыгы бермәбер арта. Унлаган поэма, йозләгән шигырь. «Разведчик язмалары» да шул тыгыз арада туа. Мин үзем дә фронтта булдым, алгы сызыкта шигырь язар ечен нинди шартлар барлыгын бик яхшы бепәм. Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер генә шагыйрь да юк. Ул һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән басып тора торган, янәшә атлап бара торган шагыйрь Фатих Кәрим күләгәдә калып килә, аның Ватан сугышы чоры лирикасы «Моабит дәф- тәрспидәге шигырьләрнең дәвамы, алар кандадыр бергә кушылалар, бергә яңгырым башлыйлар, гомерләре бер. Шагыйрь образы. Терпе шагыйрьне терпечә күз алдына китердем мин. Такташны давыллы елларның уйчан шагыйре итеп, таң алдында кайдадыр сөялеп, еракка карап торган хәлдә. Туфанны чор аша узып баручы юлчы итеп... Муса Җәлил... Элек кечкенә генә чана тартып, авылдан авылга йөреп, китап сатучы кешеләр була торган иде. Урта буйлы кеше Ишектән керә, ягымлы, көләч, китапларын җәеп сала, кайберләрен укып күрсәтә... Буранда тагын каядыр кереп югала. Нигә шулай күз алдына китерәм! Бәлки бу минем биографиямнең бер фантазияседер, белмим, аңлатуы читен... Фатих Кәримнең «Тимер һәм тимерче» балладасы бар. Шагыйрь кара тәреле танкка колхоз тимерчесен каршы куя. Тимер тавы тимерчегә бәрелеп, җирне таптаудан туктый. Сулый Саттар танк янында. Гүя аны өреп яндыра... Ничектер шушы тимер тавын чәлпәрәмә китергән баһадир тимерче образы шагыйрь образы белән бергә кушыла. Шагыйрь образы романтик бер тескә кереп, зурая, үзе генә торып кала. Утны шагыйрь дөрләтә. Танклар арасында чүкеч чыңлый, мин шагыйрь җырының шунда чыңлаганын ишетәм. Шагыйрь халык белән кушыла. Шагыйрь, минемчә, шушындый вакытта үзен иң бәхетле кеше итеп тоя. күңелдә һәртөрле икеләнүләр беткән, аның гомере ил язмышында, гомере аның ничектер сизелмичә генә җырга әйләнеп бара, взводындагы солдатлар җырын аның күтәреп алалар; Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була... Фатих Кәрим шигырьләренең искиткеч якты тагын бер ягы бар. Сез аларда шагыйрьнең үз тормышыннан гомумән әз генә булса зарлану, әз генә булса да кемгәдер үпкә белдергән мотивларны һич тә таба алмассыз. Саф алар, оптимистик алар, яшәргә, көрәшергә чакыручы шигырьләр. Рус теленә тәрҗемә иткәннән соң русның күренекле шагыйре Ярослав Смеляков та ул әсәрләрнең көчен танырга мәҗбүр булды һәм ул Фатих Кәримгә багышлап иң матур шигырьләренең берсен язды. Фатих Кәрим Ватан сугышы бетәр алдыннан, 1945 елның 19 февралендә. Кенигсберг янында батырларча һәлак булды. Бер уйласаң, аны миллионнар арасыннан табып алу мөмкин булмаган хәл. Кабере аның билгесез иде. Ләкин тереләр сугышта гомерләрен биргән солдатлар турында һәрвакыт кайгырталар. Балтик фронтында хезмәт итүче яшь моряклар татар шагыйренең каберен эзләп таптылар, исемен язып, каберенә мәрмәр такта куйдылар, тере чәчәкләр тезделәр. Флотка җырларын соратып алдылар. Җырлары аның үзе кебек халыкка тугры хезмәт итә.