Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТ УҢЫШЛАРЫ ТЕЛИБЕЗ СИҢА, ГАКЫЙЛЬ!

Моннан бер ел элек «Социалистик Татарстан» газетасында Гакыйль Сәгыйровныңбик матур шигырьләре басылып чыкты. Без шул ук номерда автор ясаган рәсемнәрне дә күрдек. Газета Рәшит Зә- киевнең Гакыйль турындагы мәкаләсен дә урнаштырган иде. Бу кереш сүзне укыганнан соң безнең яшь шагыйрь һәм рәссам белән кызыксынуыбыз бермә-бер артты. Чөнки анда Гакыйльнең унбиш елдан бирле инде кул-аягы хәрәкәтсез икәнлеге, яшь талантның шигырьне дә. рәсемне дә каләмне авызына капкан килеш иҗат итүе әйтелгән иде Ул вакытта безнең күңелләрдә соклану һәм хәйран калу тойгылары кабынды. .. Һәм менә без өч язучы: Гөлшат Зәйнашева. Роберт Әхмәг- җанов һәм мин. Куйбышев өлкәсенә. Гакыйль яшәгән Фәйзулла авылына барабыз. Безне «Социалистик Гатарстан»ның уз хәбәрчесе, яшь шагыйрь Рәшит Зәкиев озата бара Юл буенча аңардан сорашабыз. Ләкин Рәшит никадәр генә тәфсилләп сөйләмәсен, уз күзләребез белән күргәннәребез тагы да тәэсирлерәк булып чыкты Безне якты чырай белән Гакыйльнең әнисе — дусты һәм ярдәмчесе Хәбибҗамал апа каршылады Без шулай ук. өй янына машинабыз тукталыр-тукталмас. тәрәзәдән Гакыйльнең дә уз итеп елмайган йөзен күрдек. Барысы да биредә самими көләчлеккә өртелгән иде Менә безне Гакыйльнең әнисе өйгә алып керә Гакыйло алгы бүлмәдә, урам як тәрәзә турысында, агач капаватта ята Аның сынау һәм көлемсерәү белән текәлгән соры күзләрендә шатлык чагыла Ул бәзне күрү белән таныган икән Исәнлек-саулык сорашып беткәннән соң без. күптәнге дуслар кебек. бернинди тар- тыну-ятсынусыз әңгәмә башлыйбыз. Шигырьләр укыйбыз. Гөлшатны җырлатабыз, аннан үзебез да кушылабыз Юк. юк. монда бернинди сентиментларга бирелү мөмкин түгел Биредә чишмәдәй бәреп торган иҗат атмосферасы. Шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров моннан сигез ел элек юкка гына авызына беренче тапкыр каләм алмаган! Барлык авыру-сырхау тардан үзенең встен икәнлеген дәгъвалап ул иҗат эшенә юкка гына керешмәгән! Ул шигырьләр яза. тушь белән рәсемнәр ясый, читтән торып Мзскәүнең культура институтында укый Хәзер аның Татарстан китап нәшриятында китабы чыгып килә. Ургылып торган иҗат ташкынына нинди киртәләр комачаулый алсын! Зур иҗат уңышлары телибез сиңа. Гакыйль