Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕРНЕҢ КЫРЫК СИГЕЗ МИНУТЫ

Әрәмәлек буйлап өч чаңгычы бара. Җәяүле буран юлчыларның битләренә кар сибеп үтә Чаңгычылар җиңел спорт киемнәреннән түгел Иң алдан юл ярып барганы — урта яшьләргә якын, базык гәүдәле кеше — җылы бушлат кигән. Аның артыннан барган шактый влкән яшьтәгесенен өстендә авыр кайры тун. Алар артыннан, чаңгыларын бик җиңел-җиңел атлатып, яшь кенә егет бара. Ул өр-яңа кыска сырмадан. Сырмасы да яңа егетнең, түгәрәк йөзе дә мичтән яңа чыккан уңган күмәчтәй... Ул аякларын да көчкә генә тыеп бара бугай. Әгәр аякла рына ирек куйса... чаңгылары кар өсгенә тисә тияр, тимәсә юк иде аның Шук колын кебек, үзеннән алда барган агайларны әллә кайларДа калдырып алга җилдерер иде. Ләкин алай итәргә ярамый. Ул бүген өлкәннәр эзеннән юлга чыкты.Бик көттереп, хәтта тиешлесеннән артыгын да көттереп килде бугай ана бу көн. Сигезенчедә укыганда ук күңеленә беркетеп куйды Илсур иртән торуга сумка асып мәктәп юлын таптап йөрүләрнең сонгы елы булыр бу. диде. Бик кирәк икән, кичләрен йөрер бу юлдан. Ә иртәләрен эшкә барыр. Юкса, ничек сои инде?.. Инвалид әтисе, слесарьлык коралларын асып, тнтаклый-титаклый ерак скважиналарны әйләнеп кайтканнан соң Да кара төнгә кадәр струк-өтергеләрен кулыннан төшерми... Әнисе төзелештә ирләрдән уздырып таш күгәрә .. Ә ул. колгадай гәүдәсен сузып, мәктәп юлында йөрсен, имеш Килешәме инде шушы, я* Җитәр. Әтн-әнн җилкәсенә аннан башка да тагын дүрт җан кала Берәр промыселгамы, төзелешкәме өйрәнчек-фәлән булып керергә дә үз ипиен үзе маңгай тире белән табарга вакыт аңа. Бу нияте турында әтисенә дә. әнисенә дә ләм-мим сүз ачмады ачуын. Уку елы бетсен, эшкә керүне дә юллап-белешеп куйсын. Анна ры гына мәсьәләне уртага салыр Әтисе дә. әнисе дә каршы килеп маташмаслардыр. Әлбәттә, каршы килмәсләр . Куанырлар гына әле Шушы ният-хыялы анын күңелен җылытып тора, көннәрен мәгънә лерәк итә кебек иде.Шушы ук ннят-хыял белән янып, ул озак кына вакытлар бер нәрсәгә игътибар итмичә йөргән. Әтисе хәзерге заманда укымыйча калырга һич ярамавы турында нигә быел аеруча күп сөйли башлады сон әле? Илсурның көндәлегенә дә сенелләренекенә караганда ешрак күз сала. Көндәлектә «өчле» күрсә, җентекләп төпченә башлый. Нигә алан? Тырышмыйсынмы, әллә төшенеп бетмисенме? Еш кына көрсенеп куя. — Их, юләр генә булдым укымыйча.— ди.— Сигезенчедә бер чирек укыгач ташладым бит. Тормышыбыз җиңелдән түгел иде. Бер әнигә дүрт бала... Әмма абый кат-кат әйтте. Укы, энем, сиңа гына терәлмәгән. диде Юк бит... Юләр түгел диген.. Укыган кордашлар инде минем әллә кемнәр булып бетте. Директор да инженер... Әнисе бик җитди генә әйтеп куя: — Синдәге баш! Әллә инженердан кимме! Әтисе, көлемсерәп, кулын селти. Әмма әнисенең сүзләрендә дөреслек бар кебек. Балаларының арифметикадан мәсьәләләрен чишә алмын утыруларын күрсә, әтисе кәгазь-карандаш ала да моны бик җиңел чишеп бирә Аз гына буш вакыты булдымы, кулында китап, газета- жу риаллар була аның. Күршеләрдән, дус-иштән берәрсе кереп утырса, әтисенең авызыннан күзләрен ала алмыйлар. Ниләр генә сөйләми ул! Ерак планеталар, фән могҗизалары, Вьетнамдагы хәлләр.. Бервакыт әтисе бик шатланып кайтты. Эшендә аның разрядын күтәргәннәр, моннан соң хезмәт хакы да артачак икән. — Күптән вакыт иде инде,—диде әнисе. Гадәтенчә, шатлыгын берьюлы гына бушатып салмыйча, җитди генә әйтте. — Вакыт иде дә .. Үзең беләсең ич...— диде әтисе шук елмаюын аз гына да еүрелдермәстән. Әтисе белән әнисенең әнә шулай «үзең беләсең ич» дип нәрсәгәдер ишарә белән сөйләшүләрен Илсур элегрәк тә ишеткәли иде. Сугыштан сонгы елларда әтисе авылда колхоз председателе булган. Шул чакта ул районнан килгән берәү белән бәхәскә кергән. Бәхәс һаман зурайган, тирәнәйгән. Ахыр чиктә алар авылдан күчеп киткәннәр. Әтисе нефтьтә эшли башлаган. Бер заман әлеге район кешесен дә бирегә күчергәннәр. Кем итеп диген — әтисенең начальнигы итеп. Тагын бәхәс, тагын ниндидер аңлашылмау Нидән гыйбарәт ул бәхәс? Кем хаклы? Монысын Илсурның һаман да төшенеп җиткәне юк. Бу турыда сорашырга Илсур бу юлы да уңайсызланды. Әтисе шушы көнне ачыктан-ачык әйтте: — Укы, улым, институт бетерми торып, укудан туктама Унны бетергәч. бераз эшләп караганда да ярый. Анысын үзең карарсың. Ләкин институт турында да онытма. Фәннән башка бер шаг атлый алмыйсын безнең заманда. Шуны бел! Илсур, эченнән генә көлемсерәп, тыңлап утырды. Уку елы гына бетсен. Илсурның да бу дөньяга үз карашы барын күрерсез әле... Җәйгә чыккач, промыселга өйрәнчек булып керү турында юллап- сөйләшеп тә йөри башлады ул. Инде моның очына да чьпып килә иде шикелле Әтисенең яралы аягы авыртып, көтмәгәндә больницага салдылар. Баштарак: эш турында сүз ачарга сылтавы да чыкты,—дип уйлады Илсур. Әтисенә шуны әйтергә җыенгач кына, кинәт үз уеннан үзе куркып китте. Юк бит. нәкъ менә хәзер әйтергә ярамый бу турыда. Бик авыр кичерәчәк моны әтисе Янәсе, дөнья куу хәзер олы малаена калып бара... Шулайрак килеп чыга ич. Тугызны да укыды Илсур, унны да. Шуларга өстәп, унберенче класс та килеп чыкты әле. Туры килүен генә күр. Аннан элек тә урта мәктәптә у и класс булган, хәзер дә ун класска калды. Ә Илсурны унбер ел укыттылар. Сокгы имтиханнарны биргәч, малайлар, кызлар, олы кайгыга батып аһ орып йөри башладылар. Быел ВУЗларда конкурс коточкыч зур булачак, диләр. Безгә генә туры килде, уннар да. унберләр дә берьюлы аттестат алдылар. ВУЗга эләгү ышанычы икеләтә кими, диләр Сабакташларының мондый зарларын ишеткән саен. Илсурның авызы ирексездән колакларына таба җәелә дә китә иде «Хәсрәтегезне уртаклаша алмыйм, егетләр, минем юлым инде күптән билгеләнгән — эшли башларга вакыт» дигәнне аңлата иде бу елмаю. Әтисе дә улының ниятен хуплады. «Тик институт турында да оныта күрмә. Гаризаң гел кесәңдә йөрсен»,—диде. Аннары, маңгаен кинәт кенә бик тирән җыерчыкландырып, әйтте — Тагын менә. улым... Үзең ничек уйлыйсың? Кулыңда төпле генә һөнәр булмый торып эшли башлау... Теге, ничек әле... Элекке замандагы йомышчы малайлар кебек булмагае Шундыйрак хәлдә йөрерлек булмасын дим Ничек уйлыйсың? Сөйләшә торгач, шунысы да мәгълүм булды әтисе бу турыда күптән уйлаган, буровой кадрлар мәктәбендәге якташлары белән бу турыда сөйләшеп тә куйган икән инде. Тик мәктәпнең кайсы бүлегенә — борау азучылар әзерли торганынамы, операторлар яки электриклар әзерли торганынамы — анысын, җаның тартуына карап, үзең сайлап аласың Әйтер сүзен әнә шулай маңгаен бик кинәт җыерчыкландырып, Әрәмәне үтеп, урман буеннан бара башладылар Биредә алай җәяү- ч ле буран уйнамый, тын. хәтта бөркү иде. Илсур үзенең алдыннан барган кайры туилының авыр-авыр сулавын 4 сизеп алды. Аркасын, иңбашларын ак бәс сырган Тирләгән, күрәсең. < Иң алдагы кара бушлатлының исә бирешергә аз гына да исәбе юк ь Ашыкмый гына, һәр адымын «нәкъ шулай кирәк, бүтәнчә ярамый. дигәндәй, чаңгыларын гел бер көйгә тигез-сабыр шудырып баруын белә Кайры тупның гыжылдык сулышы ешайганнан-ешая. Кара бушлат та моны сизде бугай, адымнарын тыя төште Чаңгыларын җай гына шудырып бара башладылар Ак бәс сырган кайры тунлы бу кеше —участок начальнигы Хәлил Гасан-задә. Баку ягыннан килеп. Татарстан нефтенең беренче скважи паларын эшләтешә башлаган карт оста Алдагы кара бушлатлысы—өлкән оператор Шәйхелислам Гасан Задәнең беренче шәкертләреннән Хәзер үзе промыселда бик абруйлы осталардан санала. Иртән контора янында егетләр сөйләп торды: «һәр яна килгән one раторга скважиналарны үзе күрсәтеп йөрмәсә. күзләренә йокы керми ул Гасан-задәнен Менә күрерсең, сезгә дә иярер әле»,—диделәр. Шулай булды да. Урман кырыен үтүгә, алда бик зур сиртмәсен акрын гына ия бөгә утырган насосы, үлчәгеч ак шаны белән скважина күренде Гасан-задә инде хәл алып өлгерде булса кирәк, аланны яңгыратып кычкырып куйды — һи-һи, Шәйхел! Бөтенләй йоклап киттең син Анда, поживей' .Алар кызуладылар. Илсур чаигы бауларын рәтләгән булып артта ряк калды да бхран уйнатып алар артыннан очты. ГОМЕРНЕҢ КЫРЫК СИГЕЗ МИНУТЫ уйчан гына, салмак кына әйттеме — һич каршы килеп булмый анын х әтисенә. Әллә ничек кенә шунда. . ышанганыңны, килешкәнеңне сизми = дә калае ң. < Шулай итеп, яңадан күпмедер айларга парталар арасына кереп £ утырырга туры килде. « ...Ниһаять, бүген ул юлга чыкты. Кичә кич буе әтисенең сөйләп сүзе бетмәде Олы улының хезмәт юлына басу хөрмәтенә дип бер кызыл да алып кайткан иде. Әнисе төнге сменага китте. Сеңелләре йоклап беткәч, икәүдән-икәү генә утырдылар. — Бик зур көнең, истәлекле көнең бу синең, улым. Бу хөрмәткә берне тотканда да гөнаһ булмас,— диде әтисе һәм улы белән тиз генә чәкәшеп, стаканын төбенә кадәр бушатып куйды Илсур үз стаканына иренен генә тидерде дә өстәлгә куйды. Әтисе, моңа аз гына игътибар итмәстән, сөйли башлады Үзенең бик яшьлән эшли башлавын, авылда колхоз төзелгән беренче язда басуга чыгуын, сукалап киткәч тә озын кара әремнәре тырпаеп калган ызаннардагы зур-зур кантарларны олырак малайлар белән ярыша-ярыша ватып йөрүен сөйли. Илсур, өстәлдәге шешәнең матур этикеткасын караштыргалап, тынлап утырды Таныш шешә иде бу юкса. Алтын йөгерткәндәй матур итеп «777» дип язып куелган. Операторлыкка укыганда тоткаларга туры килде ул нәмәрсәне. Беренче стипендияне үк юдылар Илсур да кушылды. Кушылмыйча ярамый иде. Юкса «элимент» булып, «тип» булып, хәтта «темнота!» булып каласың. Илсур «элимент» та түгел, «тип» та түгел. Өйдән чыгуга, плащ якасын «заманча» итеп күтәреп куя ул. кепкасын бөгәрләп кесәсенә тыга да чәчләрен «заманча» чуалтыбрак жибәрә. Өйгә кайтып кергәндә, плащ якасы да, кепка да инде үз урыннарында була, кесәдәге «Трезор» пачкасы коридордагы электр счетчигы артында кала «Стиляга чире аз гына да йокмаган» тәүфыйклы малай булып ишекне ача. Бүген дә, матур этикеткалы бу шешә азрак күңелне кытыклап куйса да. һаман да шул ук «стиляга чире йокмаган» булып калуны артык күрде Илсур. Әтисе хәзер үзенең армия истәлекләрен, сугыш истәлекләрен сөйләүгә күчте. Болары шактый кызык иде. Ә бер вакыйга Илсурны кинәт сискәндереп җибәрде. . Моңарчы авылдан юньләп беркая да чыкмаган яшь кызылармееп Гәрәй Зәйнуллин армиядә беренче айларын шактый авыр кичерә. Армиянең кырыс тәртипләренә тиз генә ияләнә алмый ул. аннан да бигрәк, русча начар белүе бик теңкәгә тия. Шушылар егетмен туган авылын сагынуын көчәйткәннән-көчәйтә бара. Ульяновск өлкәсеннән килгән Василий Демин дигән егет менә шундый көннәрдә Гәрәйне, «земляк» дип, бик якын итеп йөри башлый. Командир сөйләгәннәрне үзенчә итеп, аңлаешлырак итеп Гәрәйгә төшендерә, стройда «земляк» белән янәшә баса, тактик занятиеләрдә дә гел бергә булалар. Беркөнне. Латвия урманында җәйге лагерьда вакытта. Гәрәй өчен һич көтелмәгән хәл була. Бөтен взвод аны, кызылармеец Гәрәй Зәйнуллинны. туган көне белән котлый, аңа открыткалар, кыр чәчәкләре бүләк итәләр. Егет күз яшьләрен көчкә тыя. Мондый хөрмәтне, мондый игътибарны үз гомерендә беренче тапкыр кичерә әле ул. Татар авылларында туган көнне билгеләп үтү гадәте бөтенләй дә булмый ул чакта. Күңеле шунда ук сизенә. Василий эше бу. Ул оештырган моны, рәхмәт яугыры. Кемнең кайчан туганын сөйләшкәннәре дә бар иде ич. Бер таңны, эчке мул куанычы барлыгын тоеп, кинәт кенә уянып китә Гәрәй Палаткада барысы да йоклыйлар. Подьемга кадәр әле шактый вакыт бар бугай. Әлбәттә, куанычы зур. Бүген Василийга да унтугыз яшь тула. Подъем сигналы уйнауга, Гәрәй шул дустын ни беренче булып котлар. Бүләге дә бар. Берәүгә дә күрсәтмичә, имәннән бик матурлап тәмәке савыты ясады Капкачына пәке очы белән чокып ясаган рәсемне көтмичә генә карап та булмый. Маймыл тәмәке тартып утыра Көләргә дигәндә, Василийга бир инде . Әнә ул. әле бернәрсә белмичә, янәшә йоклап ята. Сәгать таккан кулын одеалы өстенә куйган. Бөтен взводта бары Василийда гына ♦ андый сәгать. Чынаяк чокыры кадәр бар. Келт-келт иткәне бөтен 3 палаткага ишетелә. Гәрәй шул чынаяк чокырына күз төшереп ала * Подъемга кадәр бер сәгатькә якын вакыт бар әле. Көтә башласак. = минутлары да шулай озак үтә инде аның. Иртәнге тынлыкны бозып, һавада самолетлар очканы ишетелә g «Чынаяк чокыры» подъемга кадәр тагын кырык сигез минут калган- 5 лыгын күрсәтә. ' а Әйе, кырык сигез минут... Бу сан соңыннан Гәрәйнең хәтеренә го f мерлсккә сеңеп кала... Кинәт таулар ишелгәндәй, җир ярылгандай з коточкыч шартлау яңгырый. Шуннан башлап бөтен тирә-як тоташ L шартлау, гөрселдәү, ут. төтен, гарасатка әверелә... Гәрәй үзенең якын дустын туган көне белән котлый алмый кала £ Василий Демин кара свастикалы афәтнең беренче бомбаларыннан ? һәлак була... 2 — Кырык сигез минут Нибары кырык сигез минут йокысын кызгандым. Шунда . Уяткан гына булсамчы инде Әйдә, улым, кайта алмаганнарнын изге истәлегенә берне күтәрик әле,—диде әтисе. Бу юлы Илсур да бераз чөмереп куйды Чөмермичә булдыра алмады. Аңа бит иртәгә нәкъ унтугыз яшь тула. — Ну, егет, айда, действуй! — диде Гасан-задә Бүреген салып, яу ЛЫГЫ белән кызыл маңгаен, юеш чал чәчләрен сөртә башлады. Шәйхелислам нык итеп, мәңгегә береккәндәй итеп чангы таяклары на таянып алды да маңгай астыннан гына Илсурга текәлде. «Сынамакчы булалар,—дип уйлады Илсур — Сынагыз, сына. Мәктәптә практик занятиеләрне «бишле»гә тапшырган егет бу. беләсегез килсә». Ул ашыкмыйча гына, тыелып кына атлап, үлчәгеч шан янына килде Приборларны карады Барысы да тәртипле. Шанга нефть тигез килә, катлам басымы нормаль. Аннары задвижкаларны капшап-капшап үтте Шан стенасына колагын куеп, нефть агышын тынлап торды. Боларын ул өлкәнрәк операторлардан күреп алган иде һәм тегеләргә үзен күрсәтер өчен егеткә бу бик ярап куйды Инде хәзер әнә шул кечкенә будкадагы автоматларны тикшерергә, аннары, яшел кнопкага басып, автомат кыргычны төшсреп-мсигезергә, шулай итеп, нефть юлын парафиннан арчырга кирәк. Будка ишеген көрт баскан иде. Тирә-ягыпа каранды көрәк-мазар күренмәде. Озак эзләнеп маташырга ярамый иде — аны дүрт күз карап тора. Аяклары, куллары белән буран уйнатып, ишеккә юл арчырга кереште. Шыгырдап ишек ачылды. Ишек ачылды .. Илсур бусагада баскан килеш катып калды Нәрсә бу? Нигә болай?.. Биредә бернинди дә автомат приборлар •ок. биредә әллә кай заманнардан калган кул чыгыры гына бар иде. «Эшне бетергәнче, остазлардан бернәрсә дә сорамаска хәтта алар РАФИЛ ТӨХФЭТУЛЛИН га борылып та карамаска» дип, бая ук, үзен сынауларын сизгәч үк, күңеленә беркетеп куйган иде ул. Борылып каравын үзе дә сизми калды. Гасаи-задә гамьсез генә тәмәке көйрәтә, ул Илсурны бөтенләй дә күрми, күзләрен кыса төшеп, урман ягына төбәлгән иде. Шәйхелислам исә һаман да шулай чаңгы таякларына береккәндәй басып тора, салынкырак кашлары астыннан аңа текәлгән коңгырт күзләрендә һаман да шул ук какшамас җитдилек. Илсур эчкә үтте, тирән генә көрсенеп куйды да чыгырны әйләндерә башлады. Укыганда сөйләгәннәр иде сөйләвен. . Электр үткәрелмәгән ерак скважиналарда әле һаман да кул чыгыры кулланыла дигәннәр иде. Ләкин бит . Унбер ел буе, аннары тагын имчәмә айлар буе шуның өчең, кул чыгыры әйләндерер өчен укып йөрдемени ул? Автомат җиһазларны, диспетчерлык системасын аеруча тырышып шуның өчен өйрәндемени? Сыныйм дигәч тә... Нигә болай мыскыл итәләр?.. Әйләнә чыгыр. Ямьсез итеп, үчекләгәндәй итеп чыелдый-шыгырдый әйләнә. Әнисенең әйткәне бар иде. «Әтиеңә бәхет-уңыш дигән нәрсә гел аркасын күрсәтергә ярата»,— дигән иде. Инде менә бәхет-уңыш дигән ул нәрсәнең Илсурга да шулай аркасын күрсәтүе микәнни?.. Бу скважина бит моннан ары аның карамагында булачак, кайчан электр үткәрерләр дә кайчан автоматларга көйләрләр.. Әйләнә чыгыр. Шыгырдый, чыелдый... Үчекли. Юкка гына үчекләми икән. Кулбашлары авырта башлады. Аркасы җылынды. Егет, мона чын-чынлап үчекләнеп, чыгырны тагы да кызурак әйләндерә башлады. Кызу әйләнгәч, ул ачу китергеч шыгырдау-чыелдау да кимеде. Тагы да кызурак, тагы да... Ике җылы тамчы арка буйлап бил каешына кадәр тәгәрәп төште Тагы да кызурак, тагы да... Дөрес, әнисе соңгы елларда әтисенең язмышыннан алай зарланмый башлады. Теге начальник кеше белән бәхәсләре хәл ителдеме, әллә ул кешене тагын башка урынга күчерделәр микән? Бәлки, бу турыда бик җентекләп сорашырга, әтисе белән ирләрчә сөйләшергә вакыт җиткәндер. Кем белә, Илсурның беренче хезмәт көне болай уңышсыз башлануда шул ук начальникның кулы уйнамый микән?.. Төбенә-нигезенә төшәргә кирәк моның, йөрерсең аннары... бәхет-уңыш дигән нәрсә гел аркасын күрсәтә дип... Кулбашлары гына түгел, бөтен беләге, хәтта бармак буыннары да авырта башлады. Маңгайдан агып төшкән тозлы тир күзләрне ачыттыра. Сынатмаска!.. Кызурак! Кыргыч менеп җитәргә инде күп тз калмагандыр — катушкага чыбык шактый калын чорналды. Сулышны тирәнрәк, тигезрәк алырга кирәк... Күп калмады. Авырта бирсен беләге, ага бирсен тир... Күп калмады. Ниһаять, менеп җитте кыргыч. Илсур җиңе белән юеш маңгаен, кул аркасы белән күзләрен сөртте, бер якка кыйшайган бүреген төзәтте. Шунда гына күрде: Гасан-задэ белән Шәйхелислам ишек катына ук килеп басканнар иде. Гасан-задә, җиңен күтәрә төшеп, сәгатенә карады. — Ну вот ..—диде ул.—Кырык сигез минут. Кырык сигез минут эчендә беләсеңме кая кадәр төшеп мендең син? Девон бабай янына кадәр үк. Вот как! — Кырык сигез минут начар түгел ул,—диде Шәйхелислам какшамас җитдилеге белән.—Хәтерлим әле... Без сәгатьтән артык маташа идек. Илсурның башы әйләнеп киткәндәй булды Кырык сигез минут . Нинди сихри сан булды сон әлс бу? Василий Демин, үзен унтугыз яшь тулуы белән котларга кырык сигез минут кала, фашист бомбасыннан һәлак була. Илсур унтугыз яше тулар алдыннан, шулай ук кырык сигез минут эчендә. Девон бабай янына кадәр үк төшеп менде... Ничек шулай туры килгән? — Яшел егет булып төшеп киттең син девонга, инде менә, әйтергә була... Эһм... Әйтергә була, Его Величество рабочий класс чыгардыр кебек синнән. Ну, бир бишне! Гасан-задә. аннары Шәйхелислам каты итеп егетнең кулын кыстылар Шушы берсеннән-берсе кытыршырак куллар җылысы Илсурны кинәт айнытып җибәргәндәй булды Юк, гади туры килү генә түгел бу. Күрәсен. һәр буынның үзенең сыналу-чыныгу минутлары буладыр Гасан-задә.<әр буынының да булгандыр андый минутлары. Василий Демнннар, Гәрәй Зәйнуллиннар. Шәйхелисламнар буыны андый сынауны бомбалар шартлавы астында кичкәннәр... Илсур да шундый сынау минутлары кичте түгелме бүген?.. «Девон бабай янына төшеп мендең» . Бу сүзләрдә дә зур бер мәгънә ята түгелме? Бик каты катламнар да үтәргә кирәк ул девонга кадәр, шактый йомшак, тиз уалучан катламнар да үтәргә.. Каты токым да бар җирдә, йомшак токым да. . Тормышта дл шулайдыр ул. Каты катламнар үтеп, каты токым булып үгәрме Илсур үз юлын, әллә йом шак катламнарга гына юлыгын, тиз уалучан токым булып калырмы? Дөрес, тиздән аңа да, бәлки, армия сафына басарга туры килер. Яше җитте Ләкин инде еллар бөтенләй башка. Заманы бүтән. Ә кагы катламнар, йомшак катламнар... һаман да бар ул! Күрше скважинага яшь чаңгычы үзе генә китте. Карт оста белән яшьрәк оста, елмаешып, аның артыннан карап калдылар