Логотип Казан Утлары
Скетч

ЗЫЯМ ЯНЧЫГЫ


КАТНАШАЛАР:
Н и я з о в —■ район газетасының редакторы.
Шәмсинур— колхозчыпенснонер.
Редактор кабинеты Язу встале янында кәгазьләр карап Ниязоа утыра Бик гына басып Шәмсинур ана керә.
Шәмсинур. Исәнме, туганн!
Ниязов. Рәхмәт, әби, исәнлек искитәрлек
Шәмсинур Редактор дигәннәре син буласынмы?
Ниязов. Әйе, әйе, нәкъ үзе.
Шәмсинур Бик яшь күренгәч, шикләнеп куйдым, әйе Помытым синдә, туганн.
Ниязов (диван күрсәтә) Рәхим итеп утырыгыз!
Шәмсинур. йомшакка утырсам, зиһенем таралыр, әйе. (Өстәл янындагы
урындыкка утыра.) Туганн, бер бит кәгазь бирче мнна
Ниязов. Рәхим итегез! (Бирә) Менә каләм, кара савыты
Шәмсинур. Алары кирәкмәс, туганн, каләм тибрәтерлек чамам юк, әйе. Башта
янчыкны бушатыйм әле. әйе. (Джемпер кесәсеннән янчык чыгара ) Туганн, чишкәнче
нн әүвәл минем бер сүземә пичәтемне бас!
Ниязов. Әйтеп карагыз, нинди сүз ул?
Шәмсинур. Менә редактор булган кеше, ягъни син дип белик, әйе... Нн... (Уйлана )
Кара инде бу хәтер дигәнем дә деиекте. Әә. Редактор булган зат гәзит укучыларга,
ягыш безгә, гәзнт аша нәрсә тәкъдим иткәнен белергә тиеш икән...
Ниязов. Анысы, билгеле, шулай Бу бәхәсле әйбер түгел, әби
Шәмсинур Алайса, шундый йоласы бар?
Ниязов. Бу йола түгел, закон. Редактор укучыларга нәрсә тәкъдим иткәнен биш
бармагы шикелле белергә тиеш
Шомсину р. Безнен Сәлимгәрәй лә нәкъ шул.й диде Бзшы «ом- ры икән, каһәрнең!
Ниязов. Әби, кайдагы Сәлимгәрәй ул?
Шәм си нур. Үзебезнең «Ялкын» колхозында, тракторчы, әйе. Җылгыр Җамалинын
кияве була. Беләсеңдер инде?
Ниязов. Менә тагы, белмичә. Ул безнең иң актив хәбәрчебез.
Шә м с и н у р. Сүзең хак, тугани. Безнең Сәлимгәрәй яхшысын да, яманын да
күзәтеп кенә тора. Ветпункт санитары спирт эчә дә дуңгызлар кочаклап ята дип, тозлап-
борычлап гәзиткә язды бит, әйе. Икенче көнне үк, дуңгызларны дуңгыз дәваламасын
дип, эшеннән кудылар, хи- хих-хи...
Н н я з о в. Димәк, газетага язуның файдасы тигән.
Ш ә м с и н у р. Анык белеп язсаң, файдасы бик тия, әйе. Белми язсаң, минем кебек
зыян күрәсең. (Янчыгын чишеп, өстәлдәге кәгазь өс- тенә бушата.)
Ниязов. Әби, бу елга комы түгелме соң?
Ш ә м с и н у р. Юк, юк, тугани. Кирпеч бу, кирпеч!
Н и я з о в. Хуш, моның белән нәрсә әйтмәкче буласыз?
Ш ә м с и н ур. Үткән атнада гәзиттә белдерү чыкты бит, әйе. (Куеныннан газета
ала.) Менә соңгы битендә. (Күрсәтә.) Промкомбинат кирпеч сата диелгән, әйе.
Моржаны яңартасы булгач, ике йөз кирпеч кайтарттым, әйе. Укучы балалар аны ишек
алдына бик пөхтә итеп өеп тә куйдылар. Шул төнне коеп яңгыр яуды. Иртән чыгып
карасам, алла- һы әкбәр! Кирпечләр комга әйләнгән...
Н н я з о в. Әйе, бик аянычлы хәл бу. (Торып йөренә.) Әби, ул брак ясаучыларны
газетада фаш итмичә калдырмабыз. Исем-фамнлияләре белән атап язарбыз.
Ш ә м с и н у р. Анысы бик күркәм эш булыр, тугани. Ул ыштыр бит ләрне пешекләргә
кирәк, әйе. Башкаларга гыйбрәт булсын.
Ниязов. Дөрес, дөрес, әби, бу фактка күз йомып уза алмыйбыз.
Шәме и нур. Хәзер инде, тугани, сүздән эшкә күчик, әйе. Ул кир печ өчен әбиең өч
сум түләде, әйе. Дөрес, кайтаруына акча чыкмады. Мин күргән зыянның яртысын
промкомбинат директоры, яртысын сип түләргә тиеш, тугани.
Ниязов (көлеп эцибәрә). Әбкәй, бу акылны сиңа кем бирде?
Ш ә м с и н у р. Шөкер, әбинең дә башы йомры. Үзең дә редактор нәрсә тәкъдим
иткәнен белергә тиеш дип, пичәт суктың бит.
Ниязов. Әкәмәт әби булып чыктыгыз!
Ш ә м с н н у р. Анысын тикшермә, тугани. Бер сум илле тиенне бир дә, китим.
Минем белән мавыгып эшең бүленмәсен.
Ниязов. Тапкыр да, зирәк тә икәнсез, әбекәй. Шуның өчен мәгез биш сум! (Акча
суза.)
Ш ә м с и н у р. Болан юмартланып мине рәнҗетәсең, тугани. Зирәклегем белән
сату итмим.
Н и я з о в. Саф күңелдән тәкъдим иттем, әбекәй. Хәтерегез калмасын.
Ш ә м с н н у р. Шулай булса да, барыбер килешми, тугани. Теш ва тып кергән акча
сөяк сыман тамакка кадала. Шөкер, колхоз пенсия бирә. Менә быел оп түбәсен шифер
белән яптырды. Тиешлесен генә бир дә, шуның белән бәхил.
Ниязов. Гафу итегез, әбекәй Сезгә сокланудан юмартланмакчы идем. Мәгез бер сум
илле тиен. (Акча бирә j
Шәмсинур Рәхмәт яусын Менә монысы гәрәбә кебек гаделлек, әйе. Ярар, кузгалыйм.
(Тора.) Тугани, «Ялкын* колхозына барып чык- сан, тул-туры үземә төш, бер дә
тартынып торма
Ниязов. Кая ул тартыну, әбекәй, күңелгә бик якын булып калдыгыз.
Шәм син ур. Авылда алты Шәмсинур бар, әйе. Бутала күрмә тагы. Таш астыннан
чыккан Шәмсинур дип сора. Онытма, язып куй
Н и я з о в. Язмыйм, язмыйм, сезнен кебек әбиләр онытыламыни? | Шәмсинур
(яртылаш бушатылган янчыгын бәйли дә кесәсенә сала). Ярый, улым, хәзергә сау
бул!
Ниязов. Хуш, әбекәй, юлыгыз төшкәндә, минада сугылыгыз. (Әбине озата да уйга кала
) Әбине бәхилләдем дә бит, ун мен кирпеч сатып куйган булсалар?! Барлык сатып
алучылар яргы зыянны минем өскә аударсалар? Башыңны кашырсың! (Пөренә ) Фу,
шайтан алгыры! (Ашыгып телефон трубкасын ала ) Алло' Промкомбинат! Харисов,
нигә ;халтура белән шөгыльләнәсең?! Минме? Ниязов, әйе. редактор. Дөрес, кирпеч
турында дулыйм шул. Ничә мен саттын инде? Ничек? Ничек? Бракка чыкканы бер генә
мен дисеңме? Ә. ялгыш сатылганмыни? Алай гына булса, ярый әле... Сина зыян
янчыгы тотып бер әби килер. Бер сум илле тиен акчаңны бир. Нинди карчык дисеңме?
Таш астыннан чыккан Шәмсинур әби!
Пәрдә.