Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРӘЗӘГӘ КЕМ АТКАН?..


Н. Ямалиев,
юстиция советнигы. Республика прокуратурасының проку- рор-криминалисты.
Йокысыз төн
__ айттыңмы, әтисе? — дип, Хәнәфине Саҗидә ачык йөз \ Я белән каршы алды. — Хәзер чәй өлгерә. Әнә газета-
*** лаРь'Нны караштыра тор.
•А.ТЬьЛ)’'- yKL? L Хәнәфи эндәшмәде. Бу хәлгә Саҗидә сагаеп кал-
дь|; нигэ кәефсез кайтты икән? Күрәсең, эшендә берәр уңайсызлык килеп чыккандыр? Әмма Хәнәфинең гадәтен яхшы белгәнгә, хатыны да аны-моны сорашып, ирен борчыл тормады.
Хәнәфи чишенеп, тегү машинасы өстеннән беренче туры килгән газетаны алды да диванга ятты. «Уф! Тагын күпме җәфа чигәсе булыр? Күптән куарга кирәк инде аларны»,— йорт хуҗасы күзләрен газетага түгел, сап-сары түшәмгә терәде.
— Я. әтисе, чәй эчеп алыйк, булмаса. Телевизорны да кабызып җибәр...
Зур корсаклы самовар түр яктагы сый-хөрмәт белән тулган өстәлгә менеп утырды. Хәнәфи дә теләр-теләмәс кенә өстәл янына килде.
Шул чак калка ачылган тавыш ишетелде.
— Җил ачты, ахры,—дип куйды Хәнәфи. Ул арада өй ишеген шакырга да керештеләр. Саҗидә өйалдына чыкты.
Ишек артыннан:
— Хәнәфи өйдәме? — дигән тавыш ишетелде.
Керүченең күзләре акайган, авызыннан аракы исе аңкып тора иде.
— Әйдә, Хәйри, берәр чәшкә чәй эчәрсең. Туңгансың да бугай, — Хәнәфи аны өстәл янына чакырды.
— Юк, юк! Рәхмәт, борчылма! Без эчкән инде. .— Хәйри хуҗаның тәкъдимен кире какты. Аннары Хәнәфи янынарак килеп, колагына пышылдады:— Йомыш бар иде сиңа, әй. Өйалдына чыгыйк әле...
— Йомышың булса, монда гына әйт. Хәйри, Саҗидәдән серем юк минем.
— Миңа уңайсыз, понимаешь? Может безгә барырбыз? Ярты да бар... Бригадир булдым дигәч тә авылдашыңа бармыйсың дамы инде?
— Хәзер соң инде,— дип куйды бригадир.
— Юк, соң түгел! Беләм бит мин! Син мине яратмыйсың! Мин шундый яратмаслык, әшәке бәндәме?
Кмшв кунак кесәсеннән бер печка папирос чыгарды:
— Кая, тартыйк, булмаса. Йөрәк янганчы тәмәке янсын- Чыкмыйсың дамы! Бармыйсың дамы!
Хәйри тәмәкесен суырып беравык сүзсез утырды да урыныннан торды.
— Ярын, дускай, гаеп итмә... Без синең белән очрашырбыз бит әле! — Диде ул,
тирән мәгънәле ител. Аннан колакчын бүреген басып киде дә чыгып китте *
— Моның нинди йомышы булды икән! — диде Хәнәфи, үэ-үзенә сөйләнгәндәй. =
Күкеле сәгать, кичке тугызны белдерел, өйне тутырып тавыш бирде. Авылда инде х бер-бер артлы утлар да сүнә башлады. Кәрәмовлар йорты да караңгылыкка чумды. '< Әмма бу төнне аларга йокларга туры килмәде, урын җәеп ятканнар гына иде. яшен S яшьнәгәндәй кинәт өй эче яктырып китте. Колак төбендә генә мылтык аткан таоыш х яңгырады. Урам як тәрәзә челпәрәмә килеп коелып төште. »
— Тәрәзәгә аттылар, ләгънәтләр! — Хәнәфи яткан урыныннан сикереп торды Урам як тәрәзәгә ташланды. Тәрәзә аша сызгырып кергән җил битенә бәрелде ? Өстенә фуфайкасын салып, ул ишеккә таба атылды, аткан кешене куып тотмакчы g булды. Әмма каршысына Саҗидә килеп басты:
— Узеңә атсыннармы тагы! *
— Шул Хәири эше генә бу, имансыз!..— дип, ачы сүгенеп җибәрде Хәнәфи— ®
Беренче дәлилләр J
К
Иртән, таң беленә башлау белән үк, Кәрәмовлар йорты алдына район үзәгеннән ~ «газик, машинасы киләп туктады һәм аның ике ишеге дә берьюлы ачылып киче. Машинадан дүрт кеше чыкты. Кыэу-кызу атлап. алар бәләкәй капкадан эчкә уздылар.
Хәнәфи аларны еиалдына чыгып каршы алды.
— Сәйләгез әле, ничек булды соң бу хәл? — дип сорады район прокуратурасы тикшерүчесе, икенче класс юристы Рафаил Сәгъдиеа. Урта гына буйлы, йомры битле, кара чырайлы, утыз яшен күптән түгел генә үткән бу тикшерүче белән тагын милиция бүлеге начальнигы, милиция майоры, ир урталарындагы Иван Касьянович Андреев җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең әлкән оператив уполномоченные, милиция лейтенанты Сәфәр Шарипов, милиция шоферы Юра Быстров килгән иде.
Урам як тәрәзә мендәрләр белән каплап куелган. «Менә кая атканнар икән»,— дип уйладылар килгән кешеләр.
Хәнәфи төнге вакыйганы башыннан ахырына кадәр сөйләп бирде. Аннан үзләре яткан кровать буена килеп, стенага эленгән чуклы келәмне күтәреп алды да:
— Күрәсезме, ядрәләр стенага ничек кергәннәр,— дип өстәде.—Дуамал гына атмаганнар...
Әйе, мәкерле бәндә тагын берничә сантиметрга гына түбәнрәк атса, бу хәлнең фаҗига белән беткән булуы һәркемгә ачык иде.
— Сәфәр, кая, ике понятой алып керегез әле Хәзер җинаять урынын карый башлыйбыз.— Сәгъдиеа фотоаппараты белән берничә рәсем төшереп алды.
Чакырылган кешеләр озак көттермәделәр.
Инде кон гәмәм яктырган иде. Тикшерүчеләр җыелышып урамга чыктылар. Аларны биредә дистәләгән күзләр каршь алды. Бу тәшвишле хәбәр яшен тизлеге бплән авылга таралган иде. Олылар да. балалар да килгәннәр. Башларына шәл бөркәнгән берничә хатын-кыз дә күренә.
— Табарсың хәзер! — дип куйды Шәйхелислам карт.
__ Атучыны к,рүче кеше юктыр бит? — дип сорады урамда җыелган кешеләрдән майор.
— Хи-рине кичен мылтык күтәреп йөргән, диләр! — дип кычкырды кемдер. Андреев бу кешене читкә чакырып, аның белән нәрсәдер сөйләшеп алды.
Тәрәзә турысында пыяла ватыклары ята иде
__ Аяк эзләре дә күрст-мнме? — дип сорады Шәрипов. Әмма бозланып каткан җир өстендә кеше эзләрен табу турында уйлыйсы да юк иде. Шулай да Сәгъдиеә ватык пыялалар арасыннан йомарланып беткән бер кәгазь кнсеге табып алды.
— Күрәсезме? — диде тикшерүче, җанланып.— Патронга дары тутырганда, өстем» төеп куелган кәгазь түгелме соң бу?
Майор белән лейтенант та бу кәгазь кисәген зур игътибар белән карадылар.
— Точно шул, факт,— дип куйды майор Андреев,— дәфтәр бите бугай.
Табылган әйберне Сәгъдиее, бик сак кына конвертка салып, портфеленә тыгып куйды. Нәрсә турында сөйләр икән бу кәгазь кисәге?
Сәгъдиев ватык тәрәзәгә башын тыгып карады. Аннары тагын берничә рәсем төшереп алды.
— Карагыз әле. Иван Касьянович,— диде ул, майорга карап,— бу урыннан өйнең теләсә кайсы почмагына атып була икән! Ә бит теге бәндә нәкъ менә кровать тирәсенә аткан. Очраклы хәлме?
Майор да аяк башларына басып тәрәзәгә башын тыкты.
— Факт. — диде ул, гадәтенчә, — дөрес сөйлисез.
Өй эчемдә тагын нәрсәләр бар икән? Алар өй зченә керделәр. Идәнгә пыяла ватыклары чәчелгән иде.
— Әһә, тагын бер кәгазь кисәге! — дип кычкырып җибәрде тикшерүче. Әйтерсең, атучы бу кәгазьгә үз исемен язып калдырган! Күрәсең, эш өчен шушы кош теле шикелле кәгазь кисәге дә мөһим нәрсәдер инде.
— Менә нәрсә, Кәрәмов.— Сәгъдиев Хәнәфине үз янына чакырып алды,—Стенадагы ядрәләрне җыеп алырга кирәк бит. Ризамы?
— Кирәк икән, аласыз. Каршылык юк.
— Чүкеч белән өтерге бармы икән сезнең?
— Ник булмаска. Хәзер китерәм.
Тикшерүчеләр зур саклык белән бу ядрәләрне казып алдылар.
— Самоделка,— диде майор, русчалап.— Факт.
Казып алынган 11 ядрәнең һәркайсын аерым кәгазьгә төрделәр.
— Хәзер кулларыгызны куегыз,— диде Сәгъдиев, җинаять урынын карау протоколын язып бетергәч.
— Шулай да үзегез кемнән шикләнәсез? — дип сорады майор үзләрен озата чыккан Хәнәфидән...
Барысының да шиге Хәйридә
Тикшерүчеләр колхоз идарәсенә килделәр. Биредә алар чәчләренә чал кергән, тулы гына гәүдәле, естенә саргылт костюм кигән кешене — артель башлыгы Әмирхан аганы очраттылар. Ул район кешеләренә идарәнең бер бүлмәсен бирде.
— Бу авылда туганнан бирле торам.— дип аягүрә генә сөйләп китте ул, — ләкин мондый хәлнең әле булганы юк иде. дөрес, колхозны аякка бастырган елларны кулак иярченнәре почмаклардан аткалый иделәр. Әмма ләкин хәзер ул заманнар түгел бит!..
Аннан ул тикшерүчеләр янынарак килеп, башка кеше ишетмәсен дигәндәй, әкренрәк тавыш белән сүзен дәвам итте:
— Сез теге Хәйри Усманов белән ныклабрак кызыксыныгыз әле. Бик шикле күренә ул миңа. Эчкече бер бәндә шунда.
— Ни өчен, Әмирхан ага? — диде Сәгъдиев.
— Менә ни өчен...— Ул кичәге идарә утырышы турында сөйләп китте.
Анда әлеге Усманов Хәйри турында сөйләшү булган икән. Бу мәсьәләне бригадир Хәнәфи күтәреп чыккан. Ул болай дигән: «Балык тоту планы көннән-көн кими, ә алда зур бәйрәм. Эчкече бәндәләр белән мин эшли алмыйм. Менә өченчекөн дә эшкә чыкмадылар. Сәбәп? Шул инде, үзегез беләсез, баш төзәткәннәр! Хәйри Усманов белән Хәсән Әкбәровны минем бригададан чыгаруыгызны сорыйм. Я мин — я алар...»
— Әмма,— диде Әмирхан ага.— без аларны бригададан чыгармадык. Икенче идарә утырышына үзләрен чакырып тикшерергә булдык. Бу нәрсә Хәнәфигә ошап җитмәде. Шуңа күрә аның кәефе кырылды. «Мин алар белән барыбер эшләмим»,— дип, идарәдән ризасызлык белән чыгып китте. Бу сөйләшү, минемчә, Усмановка ба-
рыл җиткен булырга тиеш. Ә исерек башка күп кирәкмени? Тоткан да терэззгә аткандыр...
— Без моны ныклап тикшерербез,— диде Сәгъдиев.
— Ярый алайса, вакытыгызны алмыйм. Эшегездә уңышлыклар телим,—дип, колхоз председателе чыгып китте.
«Ни ечен караңгы төндә Кәрәмовлар тәрәзәсенә атканнар?» «Кем ул җинаятьче?» ’ «Ничек кенә аның эзенә тешәргә?» Мондый билгесез сорауларның исәп-хисабы юк = иде. Чыннан да, хуҗалыклар саны дүрт йөздән артып киткән бу зур авылда җинаять- х чене ничек кенә аерып алырга мөмкин соң? <
— Авылда барлык мылтыклы кешеләрне тикшереп чыкмый булмас,—диде g
лейтенант Шәрипов. 2
— Факт,—дип, аның белән ризалашты майор Андреев.— Аннан, мин әйтәм, л каравылчыларны да истән чыгармаска кирәк.
— Мөгаен, атучы шушы авыл кешеләре арасыннан булырга тиеш,— диде Ь Сәгъдиев. яза торган кәгазеннән күзен алмый гына.— Кыскасы, эшне башлап җибәрик, п Мин хәзер Кәрәмовтан, аннан Усмановтан сорау алам. Ә сез авылдагы барлык мылтыклы кешеләрне тикшереп чыгыгыз. Әлеге кичне алар кайда булганнар? w
Аннан, телефон трубкасын алып:
— Я, сеңелкәш, тиз генә мине прокурор белән тоташтырыгыз әле, —- диде. _
Тикшерүче телефоннан берничә сүз белән генә җинаять турында сөйләп бирде, ң •Җинаятьчене тизрәк фаш итәргә тырышыгыз»,— диде аңа прокурор.
— Әлбәттә,— диде Сәгъдиев. _
Әнә күзләре кызылланып, утырып калган Хәнәфи дә килеп җитте. Төнге вакыйга _ әле аңа һаман тынычлык бирми икән. Ул керү белән үк, ашыгып сөйләргә кереште.
— Тикшереп тә торасы юк, иптәш Сәгъдиев. Хәйри эше генә. Тотарга да төрмәгә ябарга үзен. Бераз кыссагыз, барысын да сөйләр...
— Гаепле кешегә урын табарбыз. Менә сез үзегезнең эшегез, сезгә ачулы кешеләр турында сөйләгез әле.
— Мин сезгә шуны әйтә алам.— Хәнәфи Сәгьдиев янына якынрак килде.— Бездә бригадирның эше бик авыр. Көзләрен, кыш көннәрендә бигрәк тә яман...
Әйе, диңгез шикелле җәелеп яткан Кама елгасының аръягына урнашкан «Таң» колхозында ел буенча диярлек тынгылык юк. Басу эшләре бетү белән, артель членнары балык тотарга керешәләр. Салкын дими, буран дими, боз өстендә балык тотып туңып йөрү җиңел эш түгел, билгеле. Шуңа күрә дә үз ирекләре белән бу эшкә тотынучылар аз. Аның әле шундый кыен ягы да бар: бераз балык кердеме, балыкчыларның кайберләре үз кесәләрен калынайту ягын карыйлар. Әйтсәң, кешегә оша-мыйсың. Бригадир бит кешене аркасыннан гына сөел эш йертә алмый. Каты сүзләр әйткән чаклар да, ризасызлыклар да булган.
— Ачулы кешеләр кемнәр иде дисезме? Берничә кешене әйтә алам. Дамир Әхметов, Сергей Конков, Гата Мифтахов, Сәлим Хесәноэ.
— Күршеләрөгезнең берсеннән дә шикләнмисезме?
— Юк, иптәш Сәгъдиев. Мин аларны яхшы беләм. Дөрес. Илшат кына бераз эчкәли. Әмма аның миңа үче булырга тиеш түгел дип уйлыйм.
Кыскасы, Сәгъдиев Кәрөмовларны энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыкты. Шикле кешеләрне һәм вакыйгаларны барысын да протоколга язып алды.
Сөйләүләр бетте, әмма Хәнәфинең ризасызлыгы бетмәде. Ул болай уйлаган иде: районнан тикшерүчеләр килерләр дә Хәйрине алып китәрләр. Аннан ул үз гаебен икърар итәр до, шуның белән эш бетәр. Хәзер инде аның фикере үзгәрде, эшне болаи җентекләп тикшерә башлагач, аның озакка сузылачагы ачык...
Тикшерүче әле шикләнә
Хәнәфине чыгарып җибәргәч. Сәгъдиев ике кулы белән башым те, әп тагын уйга чумды. Бигрәк тә җинаять урынында табылган ике кәгазь тынычлык бирмәде. Җинаятьченең караңгы тендо тәрәзәгә атканын күрүче кеше булыр дип уйлыйсы да юк. Ә менә бу кәгазь кисәкләренең бары тик атучыныкы булырга тиешлеге шиксез.
Шуңа күрә дә: «Җинаять җебенең очы шул кәгазьләрдә булырга тиеш», дип уйлады тикшерүче. Ул аларны саклык белән генә портфеленнән чыгарды. Ялтыравыклы пенцет белән өстәлгә җәеп куйды. «Чү! Бу бит чыннан да дәфтәр тышы! Тукта, тукта! Монда бит укучының исем-фамилиясе дә булырга тиеш!» Портфеленнән кара кысалы лупасын алып, кәгазь кисәкләре өстенә иелде. Лупа астында хәрефләр ат башы шикелле күренделәр. Ул: «...иля... ова» дип укып чыкты: Ура! Бу бит — җинаятьченең эзе дигән сүз! Дөрес, калган хәрефләр танылмый, корым каплаган. Шулай да аны эксперт укый ала ич!
Икенче кәгазь кисәге химия дәфтәреннән ертып алыжан ярты бит булып чыкты. Ул төрле химик формулалар белән тулган иде. Әлбәттә, шушы авылда укучы кызның дәфтәре булырга тиеш. «Дәфтәр иясе табылса, җинаятьчегә дә бер-ике генә адым кала»,— дип фикер йөртте тикшерүче.
Әмма, аның уйларын бүлеп, бүлмә ишеге ачылды. Ишектә колакчын бүреген батырып кигән, битен сакал-мыек баскан кеше күренде.
— Шәрипов җибәрде. Сез чакырдыгызмы? — дип сорады ул, карлыккан тавыш белән.
— Усмановмы? Утырыгыз. Мин көтәм сезне.
Сәгъдиев керүченең башыннан аягына кадәр күз йөртеп чыкты. Бөтен гәүдәсеннән сүлпәнлек беленеп тора иде бу кешенең. Шулай да ул тышкы яктан беркемнән дә аерылып тормый. Җинаятьчеләрнең барысы да әнә шулай инде. Фаш ителгәнче, рәшәткә артына кертелгәнче, безнең арада яши бирә. Без йөргән юллардан йөри, бер үк кояш астында яши, без сулаган һаваны сулый. Кыскасы, намуслы совет халкы өчен тудырылган бөтен игелек белән рәхәтләнеп файдалана. Шуңа күрә аны эзләп табу да җиңел түгел. Бусы бер. Ә икенче яктан, ул чынлыкны, үзе башкарган мәкерле эшне тикшерү органнарыннан яшерер өчен бөтен көче белән тырыша. Ләкин бернәрсәне аңлап җиткерә алмый: җинаятенең барлык эзләрен дә берничек тә яшереп кала алмый. Ул эзләрне тикшерүчеләр барыбер табачаклар. Тикшерүченең һәрбер адымы, кешеләр белән очрашып сөйләшүләре, телсез шәһитләрне җыйнавы — шушы күренми калган эзләрне табуга юнәлдерелгән дә. Менә хәзер тыңлыйк: Хәйри нәрсә сөйләр икән? Ничек үзен аклар икән?
— Кичә сез кайда булдыгыз? — дип сорады аңардан тикшерүче, коры гына.
Хәйри җилкәсен сикертеп куйды:
— Шул инде безнең. Балык тоттык. План куабыз...
Хәйринең дулкынлануы йөзенә чыкты. Кичә нык исерек булуы аны борчый иде. Эш беткәч, туп-туры алар кибеткә киткәннәр. Өч кешегә бер литр салганнар. Аның белән Дамир Әхметов, Рәшит Хафизов булган. Аз булган, күрәсең. Тагын яртыны бушатканнар. Эчкән баш белән Кәрәмовларга кереп чыккан. Аның артык бүрәнәләре бар икән. Сатмасмы дип уйлаган. «Хатын-кыз эшкә тыгылганны яратмыйм»,— дип, бу турыда Хәнәфинең хатыны алдында әйтергә теләмәгән...
Усманов аучы булып чыкты. Мылтыгы законлаштырылган.
— Патроннарны каян аласыз? — дип сорады тикшерүче.
— Үзем корам. Ядрәләрен кургаштан кисәм. Пыжын кәгазьдән ясыйм.
— Ә дәфтәрләрдән ясаганыгыз бармы?
— Булгалый. Кызыммы? 10 класста укый. Гүзилә исемле.
«Гүзилә!»—Яшен гизлеге белән уйлап алды Сәгьдиев. Менә бит ул дәфтәр тышындагы «...илә». Фамилиясе дә туры килә бит! «...ова» «Усманова»ны аңлата түгелме соң? Тикшерү дөрес юлдан бара бугай. Җинаятьче әллә кая китә алмас!
— Кичен сезне мылтык белән күргәннәр. Нишләп исерек килеш алай йөрдегез?
Хәйри чыраенда ясалма көлү билгеләре күренде.
— Сизәм бит мин, иптәш тикшерүче Нигә мин Хәнәфи тәрәзәсенә атыйм? Башка ат типмәгән ләбаса! Мылтык белән йөрүем дөрес. Мин аны Хәнәфидән чыккач, тавык Шакирыннан алып кайттым. Әнә Җантимеровның үзеннән сорагыз.
— Нишләп мылтыгыгызны кешегә бирәсез? Ул бит законга сыймый. Хәвеф-хәтәр була калса, үзегез җавап бирәчәксез бит.
— Сорагач бирдем инде. Башкача бирмәм.
— Аннан сезне Әмирхан ага да эштән баш тарта, эчүчелек белән шөгыльләнә дип сөйләде. Дөресме?
— Булгалады инде.
— Шуның өчен сезне Кәрәмов та бригадасыннан чыгарырга йөргән? Бу хәл сезгә билгелеме?
— Сөйләгәннәр иде- Белмим, нигә мине Хәнәфи яратмыйдыр?
Ул үзендә булган мылтык кирәк-яракларын китереп бирергә риза булды.
Сорау бетәр алдыннан гына тирләп-пешеп Шәрипов килеп керде.
— Бик яхшы булды әле,— дип каршы алды аны Сәгьдиев.— Менә нәрсә, Сәфәр. = Хәзер сез Усманов белән барып, аның мылтык кирәк-яракларын, кызының дәфтәр- g ләрен алып килегезме. Кызын һәм химия укытучысын бирегә җибәрегез. Шакир < Жантимеров та килсен. Тракторчы икән ул. Өйдә диләр аны.
Җантимеров белән очрашуны тикшерүче түземсезлек белән көтә иде. Бу сөй- ләшү. бәлки, эшкә ачыклык кертер дип уйлый иде ул. Әмма бу очрашу эш өчен, о дөресрәге, Хәйрине фаш итәрлек нәтиҗә бирмәде. Дөрес, Хәйри исерек булган. g Килгән. Алган. Ул арада сәгать тугызлар да булган, ә тәрәзәгә сәгать уннарда аткан- ? нар. Бер сәгать чамасы салкын урамда нишләп йөрер икән Хәйри. 2
Аннан Усманов кызы Гуэилә белән химия укытучысы килеп керде. Бу чандыр . гына кыздан:
— Кара әле, Гүзилә, кем дәфтәренә охшаган бу? — дип, тикшерүме аңа теге ® ике кәгазь кисәген күрсәтте. s
— Белмим шул, абый.
— Ә синең дәфтәргә охшамаганмы? —
— Әйтә алмыйм шул. к
Укытучы Луиза Харисовна да берни әйтә алмады. Бары тик шул ачыкланды: бу — формулалар 10 класс программасыннан икән.
Алар чыгып киткәч, күп тә үтмәде, мылтык күтәреп Шәрипов кайтып керде.
— Алып кайттым менә. Мөгаен, безнең версия дөрестер. Җинаять ачылды дисәк тә ялгыш булмас,— лейтенантның шатлыгы эченә сыймый иде.— Минемчә. Хәйринең тәрәзәгә атуы мылтыкны алып кайтканда булырга тиеш. Башы исерек, аны-моны уйламаган. Бах!..
Уналты калибрлы мылтыкны кулына алып, Сәгьдиев урталай бөкте. Көпшәсен лампочкага төбәп канал эченә карый башлады.
— Майлаганнар да икән,— дип куйды.
— Исегез китмәсен, Рафаил дускай. Бу озын төнне аны ун мәртәбә чистартып, ун мәртәбә майлап куярга була.
— Кая, Гузиләнең дәфтәрләрен карыйк әле.
Тикшерүчеләр теге ике кәгазь кисәгендәге язулар белән Гүзиләнең дәфтәрләрен чагыштырып карадылар. Охшый да, охшамый да шикелле иде.
— Аңар карап торып булмый,— диде Шәрипов. бер дә исе китмичә.
Беравык тын тордылар.
— Я, мин әйтәм, Усмановны хәзер төрмәгә озатсак та була инде, — дип, кабат үзенең фикерен белдерде Шәрипов.
— Ә дәлилләр? Нинди дәлилләр бар сездә?
— Бездә алар бер йөк Менә үзегез уйлап карагыз. Усмановның мылтыгы бармы? Бар. Кичен исерек килеш мылтык күтәреп Кәрәмовлар яныннан үткәнме? Үткән. Аның алдыннан гына аларга кереп ызгышып чыгып киткәнме?
— Әйтик, киткән дип исәплик.
— Ә сез тагын Усмановның үзе ясаган ядрәләрен чая куясыз? Пыжын да бит ул дәфтәр битеннән ясаган. Кызының исем-фамилиясе дә туры килә бит! Гүэ-илә Усман-ова. Сезгә тагын нәрсә кирәк? Тик аны җинаять урынында тотып алучы шаһит кенә юк. Үзегез беләсез, мондый хәл еш булмый бездә.
— Сез, Сәфәр, боек рус язучысы Достоевскийның әйткән сүзләрен дә онытма-ыз. Хәтерлисезме, ул нәрсә дигән? Иөз куяннан бер ат оештырып булмаган кебек, бер- борсөно туры килми торган йөзләгән шикләнүләрдән бор суд дәлиле ясап булмый, дигән. Ә менә боек пролетар язучысы, зур гуманист Горькийны алыйк. Ул нәрсә дигән әле?
— Ун шикләнүнең тугызы ялгыш була,— дигән.
— Мин дә бит Усмановның гаебе юк дип әйтә алмыйм. Миңа да шикле күренә
ул. Дөрес, аны гаепләрле-.- кайбер дәлилләр дә бар бездә. Ләкин алар очраклы булырга мөмкин. Бу эшкә бәйләнмәгән булулары мөмкин. Аны сак астына алу, минемчә, иртәрәк. Әле аның кызы түгел, без дә ике язманы чагыштыра алмадык. Безнең өчен эшнең иң мөһиме — мылтыкка, кургашларга һәм дәфтәрләргә фән күзлегеннән карау, суд экспертизасы үткәрү.
— Аларны бик тиз генә эшләп булмый. Ә безгә авыл халкы нәрсә дияр? Булдыксызлар, кулларыннан эш килми дисеннәрме?
— Шулай да ашыгырга ярамый. Ашыккан ашка пешкән, диләр. Эшче, мастер, инженер үз эшендә ялгышып, брак әйберләр әзерләргә мөмкин. Аны соңыннан барыбер төзәтеп була. Ә менә безнең эштә бернинди дә ялгышу, брак булырга тиеш түгел. Гаепсез кешене син төрмәгә утыртып кара әле. Әйтик, соңыннан аның гаебе расланмады, ди, гафу үтенеп, аны сак астыннан азат иттек, ди. Әмма аның эчке кичерешләрен, газаплануын, дөреслеккә ышануын югалтуын берничек тә яңадан кайтарып булмый. Тән җәрәхәте кешедә төзәлә, ә күңел ярасын берничек тә дәвалап булмый. Мондый кеше безне, ягъни тикшерүчеләрне генә түгел, безнең законны да гаепле санаячак...
Бик дөрес, дәүләт тикшерүчеләр кулына бик үткен кылыч бирә. Аны алар кирәк урында гына, бик белеп кенә кулланырга тиеш. Кирәк урында ул бик җәһәт кисәргә тиеш. Ә менә кешенең язмышын хәл иткәндә, барыннан да бигрәк намус, җаваплылык тойгысы, объектив булу кирәк.
Сәгъдиев беравык ян тәрәзәгә карап уйланып торды, аннары өстәл янына килеп, сүзен дәвам итте:
— Безгә бик сак, һәрбер дәлилгә нык уйлап бәя бирергә, һәрнәрсәнең «уңай» һәм тискәре якларын төгәл члчәргә кирәк. Шуннан соң гына җаааплы карарга килергә мөмкин. Ә бу эш буенча без барлык версияләрне тикшердекме соң әле? Менә, әйтик, каравылчылар турында нәрсә билгеле? Аннары майор нәрсә алып кайтыр?
— Каравылчыларны мин тикшердем инде. Аларда шик юк. Ләкин бит авыл халкы телендә һаман бер сүз: «Хәйри эше генә бу»,—диләр.
Сәгъдиев тагын тәрәзәгә күз салды.
— Әнә, майор кайтып та килә,— диде аннан.
— Менә мин мылтыклы кешеләрне алып кайттым,—диде Андреев, бүлмәгә керү белән.
Аның белән килгән кешеләргә коридорда көтеп торырга куштылар.
Сәгъдиев ачыклаган бетен нәрсәләрне, үзенең шикләнүләрен майорга сейләл бирде:
— Я, Иван Касьянович, Хәйринең язмышын ничек хәл итәбез? — дип сорады аннары.
— Ә экспертиза нәтиҗәсе бармы соң әле? Иң мөһиме хәзер шул. Аннан инде Усманов белән аяк терәп сөйләшергә була. Факт. Иртәгә үк мин Казанга кеше җибә- рәм. Материалларыгызны әзерләп куегыз.
— Мин дә шул фикердә торам,— диде аның сүзен раслап Сәгъдиев.— Аннан беләсезме? Кичә бит клубта кино булган. «Стамбул казначее». Мин өйтәм, шул кинодан кайтучылар эше түгелме дим. Безгә моның белән дә кызыксынырга кирәк...
Тикшерүчеләрнең эшләре озакка сузылды. Алар идарәдән чыкканда, авыл тирән йокыга чумган иде инде. Тик Кама буеннан ачы җил исә, дулкыннарның чайкалуы әллә кайларга ишетелеп тора иде...
Мылтык печәнлектән табылды
Көннәр бер-бер артлы уза торды. Тикшерү эше бер генә көн дә тукталып тормады. Инде авылда тикшерелмәгән шикле кеше калмады кебек иде.
Сәгъдиев колхоз радиочелтәре аша «Таң» колхозчыларына мөрәҗәгать белән дә чыгып карады.
— Кайбер кешеләрдә,— диде ул,— учетка, регистрациягә кермәгән ау һәм вак калибрлы мылтыклар булуы беленде. Без мондый мылтыкларны милициягә китереп регистрациягә кертүегезне, я булмаса, бөтенләй тапшыруыгызны үтенәбез.
тикшерүче, акланып.
— Димәк,— диде прокурор,— Кәрәмоалар йортыннан алынган ядрәләрнең химик составы Усмановтан алынган кургаш кисәкләренең химик составына туры килми. Аннан соң пыж өчен кулланган дәфтәр битләре дә аның кызыныкы булып чыкмаган.
— Ә инде дәфтәр битләрендә, эксперт күрсәткәнчә,— дип Сәгьдиев сүзнең җебен үзенә алды.— «Гүзилә Усманова» түгел, «Наилә Хәсәнова» дип язылган икән.
— Димәк,— диде тагын прокурор,— җинаятькә укучы Наиле Хәсәнованың катнашы булмаса да. аның белән бергә торучы кешенең, әлбәттә, катнашы булырга тиеш. Кем ул! Сөз аны таба аласызмы!
— Тагын «Таң» колхозына барырга туры киле..
Үз бүлмәсенә чыгу белән. Сөгъдиев телефонга ябышты:
— Миңа Шөрипоәны. Милициядән,—диде ул трубкага.—Сәфәрме? Яңалык бар. малай! Казаннан заключение килде. Җыенып кип. «Таң»га чыгабыз.
Күп тә үтмәде, прокуратура алдына ишекләрендәге кызыл тасмага «Милиция» дип язылган «газик» килеп туктады.
Бүлмә ишеген ачу белән, Шәрипое;
— Кая, нәрсә язганнар? — дип. тикшерүче каршына килеп басты. Ашыга ашыга экспертиза нәтиҗәсен укып чыкты. Аннан күңеле тешеп:
— Әйе, дускай, бу юлы синеңчә килеп чыкты шул.„
Җыену озак булмады.
— Сез,— диде Сәгьдиев, лейтенантка мөрәҗәгать итеп,— бу Хәсәнова Наиләнең туганнарын беләсезме?
— Белем. Наиле үзе идарәдә. Хисапчы. Абыйсы балыкчы. Эчкече бер бәндә. Сәмит исемле. Кәрәмов бригадасында.
— Ә-ә-ә! Хәтерлим алайса хәзер. Кәрәмов та аның турында сөйләп утырган иде. Сабан туе кәйне ул Хәнәфигә бәйләнгән булган.
— Дәрес. Шул вакыт инде Хэсәновны унбиш тәүлеккә утыртып куйдылар—
Район кешеләре тагын идарәгә килеп тештеләр. Беренче булып Наилә белән очраштылар. Буйга җиткән, кара кашлы матур кыз иде ул.
— Әйе, моннан биш ел элек урта мәктәпне бетердем.— дип тартынып кына сөйләп нитте Наилә — Аннан Чистаида бухгалтерлар курсында укыдым. Кайда эшләгәнемне үзегез дә беләсез инде.
Регистрациягә кермәгән мылтык ияләре зеком нигезендә штрафка тартылачак. Моны һәркем яхшы белергә тиеш...
Шушы чыгыштан соң, еч кеше милициягә килеп:
— Бу тимер кисәкләрен алыгызчы,— дип, иске*москы мылтыкларын китереп тапшырдылар.
Бу мөрәҗәгать бетен район халкына да җиткерелде. Дистәләгән мылтык җыелды. «Корылмаган мылтык та елга бер мәртәбә узеннән-үзе ата»,— дип халык телендә < юкка гына әйтелми бит. Җинаять эшләренә анализ ясау нәкъ шуны күрсәтә. Иң зур 2 җинаять — кеше үтерү җинаятенең дүрттән бер элеше шушы мылтыкка бәйләнешле < була. Менә ни өчен ау мылтыгы да аучылар җәмгыятендә член булган кешеләргә £ генә сатыла, һәр мылтык милициядә регистрациядә тора. Мылтыкны рөхсәтсез саклау — үзе генә дә хәзер җинаять булып санала.
Сәгьдиев бүген, прокуратурага иртән үк килеп, эшкә кереште. Күп тә үтмәде » секретарь Әлфия: %
— Сезгә Казаннан пакет,— диде һәм аңа бер конверт тапшырды. Тикшерүче аны н гиз генә ертып, эчендәге кәгазьләрнең соңгы битләрендәге нәтиҗәне укып чыкты. ♦
— Менә сиңа шикле Усманов! — дип кычкырып җибәрде ул, үзе дә сизмәстән. а
һәм прокурор бүлмәсенә ашыкты. ш
— Вәли Саматович, менә карагыз әле. Безнең беренче версия ялгыш булып “
чыкты бит! <
Тикшерүче белгеч нәтиҗәсен прокурорга сузды.
— Безгә оле җиде тапкыр үлчәп кисү генә дә әз. Ун мәртәбә үлчәп бер тапкыр . киссәк тә таманга килә...
— Мин үзем дә шулай уйлаган идем. Сездән санкция дә сорамадым бит,— диде
— Ярый,— диде Сәгъдиев, протоколның анкета өлешен тутыргач.— Абыегызның мылтыгы бармы?
— Бар иде. Хәзер генә күргәнем юк.
— Сәмит ядрәләрне нәрсәдән ясый?
— Кургаштан.
— Ә пыж өчен нинди кәгазь куллана?
— Иске китапларны.
— Ә сезнең иске дәфтәрләрне кулланганы булдымы?
— Хәтеремдә бар. Бервакыт ул миннән: «Кая, иске дәфтәрләреңне бир әле»,— дип сорап алган иде. Чормадан алып төшеп бирдем. Кай вакыт дисезме? Җәй көне.
— 25 октябрь көнне сез кайда булдыгыз?
Наилә уйга калды.
— Әнә теге «Стамбул казначее» киносы булган кичне?
Ул көнне аның җиңгәсе өйдә булмаган. Наилә балалар белән өйдә калган. Кичен дус кызы белән кинога барырга булганнар. Абыйсы сәгать сигезләрдә генә кайткан. Эчкән булган. Наилә, аны өстеннән бикләп, кинога киткән.
— Бүтәнчә өйдән чыгып буламы соң?
— Лапас ягыннан була. Анда да ишек бар безнең.
— Соңгы сорау: сезнең дәфтәр битләреннән ясалган пыж кисәге ничек Кәрәмов- лар тәрәзәсе төбенә килеп төшкән?
Наилә инде җинаять турында яхшы белә иде.
— Белмим шул. Бәлкем абый әйтер? — дип, сүзен бетерде ул.
Тикшерүчеләр Хәсәновлар йортына юнәлделәр.
Ят кешеләр килеп кергәч, Сәмитнең хатыны Җәмилә тәмам гаҗәпкә калды.
— Әллә, ходаем, безнең Сәмит берәр нәрсә эшләп ташлаганмы? — дип өзгәләнә башлады.
— Сез Сәмитнең мылтык кора торган әйберләрен генә бирегез,— диде аңа Сәгъдиев.
Җәмилә өйалдыннан әйләнеп керде дә:
— Кая куйгандыр, таба алмадым бит. Үзегез эзләп карагыз инде.
Хуҗалыкта карамаган урын кал/кады. Биш корылган, дүрт буш патрон, кургаш кисәкләре генә табылды. Тагын бер иске кайчы килеп чыкты.
Печәнлекне актарырга керештеләр.
— Менә кайда ул «җүләр!» — дип кычкырып җибәрде лейтенант, сәнә-енә төртелгән мылтыкны актарып алгач.— Гаепсез кеше болай мылтыгын яшереп куймас иде. Мөгаен, җинаятьнең очы шушындадыр.
Алар тиз генә эш урыныннан Сәмитнең үзен чакырттылар. Утыз-утыз биш яшьләрдәге бу кеше, бүлмәгә керү белән, бүреген урындыкка ташлады. Кара чәчләре тырпаеп калдылар.
— Сезнең мылтык кайда әле? — дип, тикшерүче сынаулы карашын Хәсәновка төбәде.
— Саттым мин аны.
— Кемгә?
— Бер кешегә шунда. Базарда. Чистайга барган идем...
— Бир әле, лейтенант, теге без печәнлектән эзләп тапкан мылтыкны,— диде Сәгъдиев. Мылтыкны кулына алып, Сәмиткә күрсәтте:
— Кем мылтыгы бу?
Сәмит тәмам телсез калды. Маңгаена борчак-борчак тир бәреп чыкты.
— Я, кем мылтыгы бу?
Сәмит тун төймәләрен ычкындырып җибәрде.
— Гафу итегез.— диде ул, авыр сулап.— Радиодан сөйләгәнне ишеткәч, мылтыкны бирәсем килмәде. Шуңа күрә яшереп куйдым.
— Ник?
— Мин аучылар җәмгыятендә тормыйм. Мылтыкка таныклыгым да юк.
Патроннарга ядрәләрне ул да кургаш кисәгеннән үзе ясый икән. Пыж урынына сеңелесенең иске дәфтәрләреннән файдалануы да расланды. «Тимер дәлилләр», диләр мондыйларны юристлар.
•— Дәресен генә әйтегез әле, нигә сез Кәрәмовлар тәрәзәсенә аттыгыз? — диде Шәрилоа, һич көтмәгәндә.
Сәмит, ялан аяк кызу табага баскан кеше кебек, бөтергәләнеп куйды.
— Нәрсә, сез мине акылдан шашкан дип уйлыйсызмы?
— Нигә,— диде Сәгъдиев.— әллә сез тәрәзәгә акылсыз кеше аткан дисезме?
— Димим дә. ♦
— Шулай булгач! Кем соң тәрәзәгә атучы? 3
— Каян белим мин аны? х
— Ярый алайса. Ул вакытта сез ясаган пыж кисәген ничек соң Кәрәмовлар <
тәрәзәсенә атканнар? s
— Ышанмыйм мин бу сүзгә. Бу хата булырга тиеш.
— Ышанмыйсызмы? Менә белгеч нәтиҗәсен укыпкарагыз. р
Сәмит тикшерүче биргән кәгазьне ашыкмый гына кат-кат укып чыкты. Аннан Д иалтырана-калтырана: •?
— Аңламыйм мин! Кем атар икән минемпатроннан? 2
— Без дә аңламыйбыз шул! Бәлкем, сезгә инде дөресен генә сөйләргә дә вакыт җиткәндер.
Бүлмәдә тагын авыр тынлык урнашты.
— Тәрәзәгә мин атмадым,— диде Сәмит, кырт кисеп.
— Сезнең Хәнәфидә үчегез дә булган икән?
— Үч дип андый ук зур үч түгел инде. Шул исерек баш белән... Сез теге сабан _ туенда булган хәлне әйтәсезме?
— Әйе, әйе... Сездән алынган әйберләрне дә без Казанга экспертизага җибәрә- _ без. Шулай да сезгә гәптән уйларга киңәш бирәбез,— диде аңа Сәгъдиев.
Сәмит, кыйнап ташлаган кешедәй, идарәдән көч-хәл белән генә чыгып китте.
— Менә хәзер инде, Сәфәр, без дөрес юлда торабыз...
Яңа версия
Икенче көнне иртән үк район прокуратурасына Сәмит килеп төште. Нинди йомыш аны бирегә алып килгән? Нәрсә әйтергә тели ул? Әллә гаебен үзе сөйләп бирергә җыенамы?
Пыялага «Секретарь» дип язып куйган бүлмә ишеген кыюсыз гына ачып керде дә ул:
— Миңа тикшерүче Сәгъдиев кирәк иде,— дип сорады.
— Әнә өченче бүлмәгә керегез. Рафаил Кәбирович анда,— диде кара чәчләрен баш түбәсенә күтәреп бәйләгән кыз.
— Гафу итегез,— диде ул, тикшерүче бүлмәсенә кергәч үк, кабаланып.— Хәтергә кайбер нәрсәләр төште...
Аннары иренен ялап алды.
— Әллә су биримме?
— Рәхмәт, кирәкми.
__ Мин бит сезгә законнарны аңлаттым. Җинаятен сөйләп биргән кешегә суд, һәрхәлдә, йомшаграк караячак.
— Аңлашыла.
— Я, шуннан?
__ Дөрес, озак баш ваттым. Шулай да исемә төште бит! Беләсезме? Узган җәйне патроннарны Илшатларда корган идек. Мин алара сеңелкәшнең дәфтәрләрен дә кыегырьт бвр'йн идем.
— Кем ул Илшат?
— Исламов. Кәрәмовларның күршесе.
— Ә ядрәләр кемнеке иде?
— һәркем үзенекен «орды. Без аны кургаштан кисәбез.
— Кем раслый?
— Хатыны Венера, сеңелем Наилә.
— Испамовның мылтыгы бармы соң?
Я. _К. У.* >* *•-
113
— Югын юк. Бабасыннан ала ул. Кем соң әле исем-фамилиясе? Менә бит сиңа, тел очында гына тора. Ә-ә-el Хайбуллин, Бикмулла карт.
_ Тфү,—дип ачынып куйды Сәгъдиев —Мин бит сезне башкача әйтер дип уйлаган идем... Ярый, Хәсәнов, тикшерербез.
Җилкәсеннән авыр йөк тешкәйдәй. Семит җиңеләеп бүлмәдән чыгып китте.
Сәгъдиев шунда ук милициягә барып, майор Андреевка керде. Милиция начальнигы иртәнге почтаны карап утыра иде.
— Тагын бер яңалык бар! — диде ул, исәнләшкәннән соң, һәм Хәсәиовның әйткәннәрен сөйләп бирде.
Майор өстәлнең уң ягына беркетелгән кечкенә кара кнопкага өч мәртәбә басты. Ишектә лейтенант Шәрипов күренде.
— Сәлам, дускай,— дип, ул кулын биреп күреште.— Бүген иртәләгәнсең!
— Мөһим нәрсә бар. Тагын бер версия килеп чыга бит...
— Сәфәр, я, карагыз әле. Бикмулла Хәйбуллинның мылтыгы учетта торамы?. Әйе, «Таң» колхозыннан.
Берничә минутка өлкән оператив уполномоченный бүлмәдән югалып торды.
— Учетта. Берданкасы бар икән,— диде ул, кергәч.
— Алайса, Хәсәновның сүзе дөрес булып чыга. Безгә тагын «Таң»га кайтырга туры килер. Сез Исламовларда тентү уздырырсыз, ә мин кешеләрдән сораштырырмын.
Ике араны нибары бер сәгать чамасы үттеләр. Сәгъдиев идарәгә кереп китте, ө лейтенант Исламоеларга юл алды. Хатыны өйдә туры килсә, машина белән аны бирегә алып килергә булды.
— Эш озакка сузылды сезнең,— дип каршы алды тикшерүчене Әмирхан ага.— Ул бәндә табылырмы икән соң? Вакыт та шактый үтте бит инде.
— Нишлисең,— дип җавап бирде Сәгъдиев, уңайсызланып.— Җинаятьче бит үзенең визит карточкасын калдырмаган!-
Әйе, күп кешеләр, тикшерү эшенең нинди катлаулы, авыр, тынгысыз эш булуын, тикшерүчеләрдән күпме көч, энергия, белем таләп иткәнен аңлап җиткермиләр шул. Аларга җинаятьче тиз генә табылсын!
Сәгъдиевнең күз алдына үткән гомере килеп басты. Фашист илбасарларына каршы канлы сугышның башлануын бик томанлы гына хәтерли ул. Кешеләрнең коты очып: «Сугыш! Сугыш!» — дип кычкырышуларым, елашуларын һич кенә дә онытасы юк. Алты яшьләр тирәсе генә иде әле ул вакытта аңа. Әтисе өч баланы, әнисен калдырып, сугышка чыгып китте. Шул китүеннән кайтмады. Брянск урманнарымда үлеп калды. Рафаил ничек кирәк алай җиде классны бетерде. Нишләргә тагын? Укуны дәвам иттерергә аның көче дә, теләге дә юк. Заводка барып эшкә керде. Башта өйрәнчек, аннан токарь булып эшләде. Шулай эшли-эшли кичке урта мәктәпне тәмамлады.
— Син, Рафаил, инженер булырсың,— дип әйткән иде карт мастер, аның тырышлыгына сокланып.
Ләкин мастер ялгышты. Ул университетның юридик факультетына читтән торып укырга керде. Ә заводтагы эшен дәвам итте.
Менә хәзер ул район прокуратурасында тикшерүче. Елдан-ел Сәгъдиевнең тәҗрибәсе осталыгы үсә бара. Бирегә килгәч, алты ел дәвамында нинди генә җинаять эшләре тикшермәде ул! Социалистик милеккә кул сузучыларны, каракларны, совет халкының иминлегенә, горурлыгына, хәтта гомеренә кул күтәрүчеләрне караңгы почмаклардан яктылыкка, кояш нурлары астына аз чыгардымы ул!
Баштарак, эшкә килгәнче, ул үзе дә тикшерү эшенең кыенлыгын аңлап җиткермәгән иде. Хәзер аңлады инде! Тик тормыш иптәше Фәүзия генә кзйвакытларда: «И, Рафаил, ничек түземлегең җитә бу эшкә! Ашың аш түгел, ялың ял түгел...» — дип куйгалый...
Тыштагы машина сигналы аны уйларыннан бүлде. Тәрәзәдән урамга карады. «Газик^тан Шәрипов белән бер хатын-кыз чыгып, ишеккә юнәлделәр.
— Сез Венера Исламовамы? — Ул бу хатын-кызны аягүрә басып каршы алды.
— Ни булды тагын? Әллә безнең Илшатның да сезгә катнашы бармы? — дип сорады Исламоза, үзенең кем булуын әйткәч.

Тикшерүче Бикмулла карт белән дә очрашты. Заманында ул яхшы аучы булган. Әмма хәзер
тазалыгы шактый какшаган, аучы сукмаклары аны күптән кызыксындырмый икән инде.
— Мылтыкны сезгә Илшат кайчан китереп бирде, бабай? —дип сорады аннан Сәгъдиев.—
Менә шушы мылтыкны?
_ Үзе — диде карт, мылтыгын танып.— Илшат аны тәрәзәгә атканның икенче көнендә китерде.
Моны яхшы хәтерлим.
— Ничек итеп?
— Икенче кенне безгә күрше ааылдам Марат килеп төште. Энекәш малае ул. «Бабай,
мылтыгыңны миңа бирәсеңме?» — дип утырды. «Язуың бармы?» — дип сорагач, «Юк» — диде. Мин
аңа: «Башта язу ал. Аннан мылтык синеке булыр»,— дидем. Менә сез тагын Мараттан да сораштырып
карагыз...
Хакыйкать барыбер җиңә
Кичкырын Исламовлар ишеген шакыдылар.
Илшат әле генә эштән кайткан иде. Бу тавышка ул өйалдына чыкты.
— Повестка китердем,— диде авыл Советы башкаручысы, ишек ачарга чыккан Илшатка.
Илшат повестканы кат-кат укып чыкты. Бу уч төбе хәтле генә кәгазь кисәге аның кәефен бозды.
Ашы аш булмады. Йокысы качты, төне буе яткан урынында тәгәрәп чыкты...
Ә иртән ул тикшерүче бүлмәсендә утыра иде инде.
— Элек сезнең суд җаеаплылыгына тартылганыгыз бармы? — дип, Сәгъдиев аңа беренче
соравын бирде.
Илшат тирән уйга калды.
Тикшерүче соравын кабатлады:
— Нигә җавап бирмисез? Элек төрмәдә утырганыгыз бармы?
— Юк,— диде Илшат, кырт кисеп. Аннары үз-үзен белешмәстән кызып китте: — Мин сезгә әйтәм.
юк, юк, дим... Нигә сез минем белән уйныйсыз? Бернинди гаебем юк минем! Сәмит белән хатын
аркасында йөртәсез мине. Нишләп миндә тентү үткәрдегез? Болай гына калдырмыйм мин сезне!
Прокурорга жалоба бирәм.
— Сез кызмагыз әле, Исламов. Сораган сорауларга гына җавап бирегез. Әллә сез Киров
өлкәсендә төрмәдә утырганыгызны оныттыгызмы?.. Хәер, прокурорга жалоба бирә аласыз...
Илшат кинәт башын күтәрде, усал күзләрен тикшерүчегә төбәде. Көченнән килсә, ул Сәгъдиевне
ботарлап ташлар иде.
— Бу сезгә ярдәм итмәс,— диде ул, тавышын тагы да күтәрә төшеп.— Хулиганлык кылганмын
икән, мин аның өчен өч ел утырган инде. Точка. Тагын сезгә миннән ни кирәк?
— Дересен сөйләвегез кирәк. Сез бит элек судта булганым юк, дигән идегез. Шуны да киңәш
итәм: нервларыгызны саклагыз, үзегезне тынычрак тотыгыз.
— Нервлар әйбәт минем. Аларда сезнең эшегез юк.
— Ул вакытта менә таныш булыгыз: мин сезгә хәзер гаебегезне игълан итәм Бу карарда
барысы да язылган.
Тикшерүче кычкырып карарны укып чыкты.
— Гаебегез нәрсәдә икәнлеге аңлашыламы?.. Менә бирегә имзагызны куегыз. Аннан соң мин
сезгә хокукларыгызны аңлатырмын...
— Юк, юк! Мин тәрәзәгә атучы кеше түгел! Сәмит үз бәласен миңа ташламасын! Ышаныгыз
миңа: сез ялгышасыз!..
Сәгъдиев тыныч кына сорау алуын дәвам иттерде.
— Әйтик, шулай булсын: Сәмит тә, Бикмулла абзый да, Венера да ялгышалар, ди.
— Дөрес, ялгышалар шул!
— Ә менә ул вакытта сез башка дәлилләрне, бигрәк тә телсез дәлилләрне кая куясыз?
— Нинди дәлилләр ул тагын?
— Мейе экспертиза нәтиҗәсе! Тыңлагыз. Мин укыйм. -Кәрәмовлар йортының стенасыннан
алынган ядрәләрнең химик составы белән Исламовлар хуҗалыгыннан алынган кургаш кисәкләренең
химик составы бер-берсеиә охшаган
— Чепуха бу, иптәш... гражданин тикшерүче! — дип көлеп куйды Исламов.— Чөнки, барлык
кургашларның да составы, минемчә, бер төрле булырга тиеш. Кургаш кургаш инде ул.
— Алай түгел икән шул! Менә тагын тыңлагыз. ^Кәрәмовлар стенасыннан алынган ядрәләр
Исламов йортыннан алынган өтерге белән киселгән».
Илшатның теле аңкавына ябышкан шикелле булды. Бер басып, бер утырып карвды. Ул тәмам
мәлҗерәп төште. Хәзер ул сыгып ташлаган лимонга охшаган иде.
— Тартырга ярыймы? — диде ул. кесәсеннән бер пачка папирос чыгарып. Аннары калтыранган
куллары белән папиросын кабызды. Бер суырды да кинәт кычкырып елап җибәрде Аның бөтен
гәүдәсе хәрәкәткә килде.
— Әй, бу исерек баш* — дип куйды ул, үкси-үкси.
Исламов бераз 'ынычлангач, тикшерүче сөйләшүне дәвам итте.
— Ни өчен тәрәзәгә аттыгыз?
— Болай гына...
— Бернинди сәбәпсезме?
— Шулай булып чыга инде...
Әйе, исерек баш шулай инде ул. берни белән дә хисапгашмый Сәбәбе бармы- юнмы дип тормый,
башына нинди уй килеп төшсә, шуны эшләп ташлый Үзеннән-үзе җинаять юлына баса.
— Кабатлап сорыйм: ни өчен сез Кәрәмовлар тәрәзәсенә аттыгыз?
— Болай гына...
— Ай-Һай, болай гына микән!
Хәнәфи белән Илшат арасында җир белән күк арасы аерма бар Беренчесе — тырыш, һәр яктан
тормышы килгән колхозчы, ә икенчесе — җилкуар, ялкау, исереклеккә башын салган бер кеше. Хәнәфи
шифер белән ябылган түбәле зур йортта рәхәт яши, ә Илшат бабасыннан ук чалган салам түбәле,
яртысы җиргә сеңгән йортны да алмаштыра алмый- Бөтен тапканы шешәгә китеп бара. Күрәсең,
мондый «тигезсезлек» аны кыерсыткан. Көнләшү хисләре аның йөрәген тырнаган. Исерек баштан бу
хисләр, әлбәттә, тагы да көчәйгән. Урамга мылтык күтәрел чыккан да ул күп уйлап тормаган...
— Мин бит аларны үтерергә дип атлаган! Нигә мин.а мондый каты статья бирдегез?
— Бик урынлы с-атья,—дип сөйләп китте Сәгьдиев.— Беренчедән, өйгә атканда, анда кешеләр
барын, алэрның тормышына зарар килү мөмкинлеген сез уйларга тиеш идегез. Икенчедән, мылтык ул
таш түгел. Таш атып бары бер кешене генә үтерергә мөмкин, ә мылтык ул күп кешеләргә куркыныч
тудыра Дөрес, сезнең җинаять, бәхеткә каршы, беркемгә дә зарар китермәде. Шулай да сезнең өй
эченә мылтыктан атуыгыз кеше үтерүгә юнәлдерелгән хәрәкәт булып исәпләнә. Менә шулардай
чыгып, мин РСФСР җинаять кодексының 15—102 статьяларының мгя пункты нигезендә сезне җавапча
тартырга тәкьдим итәм.
Илшат борын астыннан нәрсәдер мыгырдап куйды.
Эш дәверендә Сәгъдиеакә мораль яктан зәгыйфь булган кешеләр белән шактый еш очрашырга
туры килә. Күпләренә бер нәрсә хас белемнәре ягыннан алар сай. культуралары түбән, даими рәвештә
эчүчелек белән шөгыльләнәләр. Игламов та нәкь менә шундый, аны газета-журнал да. китап та,
музыка-сәнгать тә кызыксындырмаган, бар белгәне — кзәм-зәм суы» булган. Шуңа күрә аның дөньяга
карашы да бик тар. Киләчәге турында да ул берни кайгыртмый.»
Сәгьдиев телефон трубкасын алды да:
— Миңа милиция дежурные» бирегез әле.— диде.— Рефиковмы?.. Миңа ике милиционер
җибәрегезче.
Бераздан ике коралланган сакчы Илшатны тикшерүче бүлмәсеннән алып чыгып китте. ..