Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

. Көймә көтеп утырабыз
Көймә көтеп утырабыз.
Ярларны жнлләр капшый,
Дулкыннар камыр басалар, Комнарны ашый-ашый.
Көймә көтеп утырабыз,
Ерак ярларны күзләп.
Акчарлаклар ак керләрдәй
Җилфердәшә җим эзләп.
Көймә көтеп утырабыз Дулкыннарны кочарга, Акчарлакның канатыдай Канат булса очарга!
Юллар чатында
Яр буеннан кызлар уза, күлләрдә күләгәсе.
Әллә сызгыра-сызгыра шуларга иярәсе?!
Зәңгәр күктә кыр казлары, суларда күләгәсе,
Әллә инде канат кагып, шуларга иярәсе?!
Эдуард Мостафин
Ак каеннар сөттән ак булмаса, Матур кызлар көлеп тормаса. Иреннәргә пешкән алмаларның Алсулыгы төшеп куимаса. Тол хатыннар ялгыз юксынмаса, Чәчкә бераз кырау кунмаса. Көз көннәре яфрак саргаймаса. Салкын сугып гөлләр сулмаса. Кайдан алыр идек бу ионнарны?! .. Ышык жнрдә ярлар тын булалар, — Тик тын ярны бик тиз ком баса.
Чәйгә салган шикәрмени, иренендә карлар эри.
Суга төшкән очкынмыни, иренендә кояш ари.
Иреннәренә тнялмый иренем тилмереп йөри.
Авылда бер көн
Жнр өстендә чуар бизәк — күңелләрдән төшкәнме?
Баш очында сары кояш — бакчаларда пешкәнме?!
Күк йөзенә зәңгәр күзнең
шәүләләре кунганмы?
Тәрәзәдә боз-сөңгеләр — күз яшьләре тунганмы?
Бер җыр килә
(М. К»римг»)
Бер жыр кнлә Юлай даласыннан — Туп-туп иткән тояк тавышы.
Бер жыр килә - Урал бөркетенең Кай якларга очып барышы?
Бер жыр кнлә Урал тауларыннан. Оран сала-сала еракка.
Бер жыр килә таулар йөрәгеннән — Курай моны булып йөрәккә.
Бер жыр килә- Таулар гына килми.
Бер урында килеш картая.
Урал тауларына чалма чалып.
• Өченче кан тоташ кар ява*.
Яңгыр тамды
Янгыр тамды кипкән иреннәргә,
Иреннәрдә салкын дым калды.
Тамчылардан бәхет көткән кебек, Кулын сузып кеше тын калды.
Янгыр тамды кабер ташларына,
Юаргамы теләп тузанын?
Таш уйлады: тагын күз яшьләре!..
Белмәде ул янгыр узганын.
Аккошлармы жир өстенә Сагышын сыгып киткән.
Сагышларны күтәралмый Чәчәкләр корып кипкән.
Янгырлармы тамчы-тамчы Бәхетләр сибеп киткән. Аккош киткәндә тудыммы, Янгыр үткәндә микән?
һавада кошлар гына, Тауларда ташлар гына. Каңгырып йөри җирдә Тик ялгыз башлар гына.
Кошлар буласы иде, Сатылмый шул канатлар.
Ташлар булсам — абынып
Егылыр чапкан атлар.
һавада кошлар гына, Тауларда ташлар гына.
Бөркет, шул тау ташларына Канатын ташла мина.