Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Кара икмәк кадерен белергә Безне бабай
Яшьтән өйрәтте.
Төшермәскә аяк астына. Ватып ашамаска икмәкне.
Безнен бабай —
Тырыш игенче,
Ул яратты эштә җыйнакны, Тыңламасаң әйткән сүзләрен, Бора иде безнен колакны.
Кисеп бирсә бабай икмәкне Хәерчегә
Яки ялчыга,
Икмәк валчыгы
Җыеп кабар иде валчыгын Сөялләнеп каткан учына.
Саранлыктан түгел бу анык, Анладык без эшнен хикмәтен, Иң кадерле нәрсә икәнен Аңлаткан ул шулай икмәкнең.
Ак кәгазьгә тегәп күземне
Әле шуны
Уйлап утырам;
Башлана бит шушы валчыктан
Зур хезмәткә Бөек ихтирам!
1967
йолдызлар күп —* Чулпан бер генә, Ул елмая безгә гел генә, Җир өстендә илләр, сулар күп, Ә туган як фәкать бер генә.
Дөньяда куп, Бик күп аналар, Бәбкәм дими сиңа берсе дә.
Бер генә
Үстерүче канат астында
Газиз анан синең бер генә.
Карама син гайбәт сүзләргә, Хак юлыннан атлый бир генә. Сукмак та күп җирдә, юл да куц
Хакыйкатькә маяк бер генә!
1967
Назим Хикмәттән
Болары ярый әле ул.
Инде бу җирдә хәзер
Булам мин дисен орлык.
Юк, шагыйрь, орлык булма. Кала күр кеше булып!
1968
!£♦$
Ярамый сипа, кеше, Ярамый көнләшергә, Мөмкинменн соң инде Арпага тиңләшергә.
Җил булсам иде дисең, Ярый, алайса, җил бул, Тамчы бул әйдә — су бул,