Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Балачакта» туры без көрәшкә кердек. Бездән көлделәр, без кайтарып көлдек! Без тәүге кат килдек. Без тәүге кат күрдек, • день» гажәп икән! Мәйдан олы икән: буынын ныкмы дип сорап тормый икән— Канун, гадәтләрне чыккан өчен атлап, кнре беткән чирү кнтмәк булды таптап.
Кайсы тетәм, диде, кайсы өтәм, диде, искелек: өереп эзгә ксргәм, диде. Ә без карыштык. <Тамак, өс кенә — безнең жанга, дидек, — булыр кечкенә!» Ә без көрәштек нәни йөрәк белән!
Ышану дигән бөек терәк белән!
Ашканда, чапканда хөрлеккә йөз төбәп, булды мизгелләр капландык йөзтүбән— Тик тордык янәдән мең артык көч белән! Ирлекне расларга Эш белән! Эш белән!
Балачактан туры без мәйданга кердек, Без — үтә гайрәтле, гажәп сабын идек. Яшь күкрәккә ук тнз кадала икән, тик яшь тән барыбер тиз яңара икән. Яшь кече, уй олы. кайчак әрнү жанда. Әмма шөкер — хыял исән-аман алда!
Ишетәсеңме, әллә жил бу? <Янсаң хөрлек көрәшендә, я кылычтай калсаң сынып, — офтанма бер дә! Заманалар үзе килер юксынып...» Жаныңның ваклыгын сылтама заманга. Куркырга, өркергә жай бар ул һаман ла.
Ә бит бар Кешеләр — шәхесен ватмаган, хаклыкны сатмаган,
внжданны саклаган Әйткәннәр: тарихтан түгелсәм түгеләм, изелсәм изеләм, — әмма дә бөгелмәм!
Үзләре сеңсә дә. рухлары калыккан.
Әнә шулар үлеме Жан өрә халыкка.
-Асылыңны яшереп кыланма ни генә, — буыннар хәтерендә бары да чигелә!
Җаныйның ваклыгып
сылтама
заманга..
Элегияләрдән
Сөю хисе меңәү икән, ә мнн үзем берәү икән. Акыл моны белә кебек, ә соң йөрәк белә микән? Ә соң үзем беләм микән?
Яктыга төшә күз, акка, күңел һаман алгысына матурлыкның алгысына...
5
Күпмегә тулды тәүбәләр! Кирәккәме? Кирәккә...
Ә тәүбәдән ни җиңеллек имгәтелгән йөрәккә?
Тәүбә — дәва! Көн дә тәүбә! Җанны тынычландырам!.. Чынында йөрәккә кат-кат сүтмәскә кәфен сарам.~
6
Ул көннәрне инде даулап булмый, сагынып кына була.
Сөю ни икәнен белми, гомрен узса, каплан да бер ела.
Сүнгән еллар исәбенчә тезеп кара шәмнәр кабыз.
Ку кешеләрне! Хет тынлыкта кал, — син, барыбер ялгыз...
Ул елларны инде даулап булмый, сагынып кына була.
Үткән бөеклеккә кайтып булмый, — табынып кына була...
(Карт шагыйрь)
Шәфәкъләр алсу-алсу.
Дөньялар ямансу.
Әй күкләр зәңгәр, зәңгәр!
Күзләрдә яшьләр, яшьләр...
Ни кичкәнбез, ни уйда без бик аз беләсез, яшьләр.
Әй җирләр яшел, яшел!
Күңелдә сагыш, сагыш...
Кем яд итәр үзегезне Сез безне онытсагыз?..
Әй сулар ярсу-ярсу!
Эчләрдә ялкын, ялкын...
Без китәбез, кала өмет, акларсызмы ил хакын?..
Шәфәкъләр алсу-алсу...
1
Күпсенмә, күк!
Дврес, без күп...
Мәңгелек булсак та гомерсез без, болытын күк.
Күпсенмә, күк!
2
Сәерсен, дисен, яши белмисен шул бер дә!
Мин бит җиргә яна килдем, һәм күпмегә генә!
Ә шулай да күпме сукмак, дус, дошманым илдә!
Ә бит үзем яңа килдем, һәм күпмегә генә...
3
Мәңгегә яратам димим.
Чөнки беләм,
бер көн китәчәкмен үзем...
Тизме, соңмы?
Мәңгелегем дисең еш кына Чын яратып, чын күңелдән. Шул мәл карыйм да сина моңсу гына көлемсерим.
4
Яктыга төшә күз, акка...
Күнел һаман алгысына матурлыкның алгысына.
«Хакыйкать ул — авыр. Авырлыгын шуның белү — җинеллек тә җанга!» — дня идеи, остаз.
Менә үлдең дә.
Бу — хакыйкать.
Моның авырлыгын белү — тагын мең-мең авыр..
Әй. остаз-
Сею көчле иманнан!
Чорнаса мәхәббәт — ялкын — котылуың юк аннан!
Әхлак кануннарын көйләп, тукысалар да туганнан.
Яз һәм Яшьлеккә вәгазь ни? — Сөю көчле иманнан!
Яшен. күкрәүләр тын кала ярсу хис ташса җаннан.
Җилләр калтырап кабатлый: сөю көчле иманнан!
Кабынса мәхәббәт угы, котылуың юк аннан!
Теләге бәхеттә иде, хыялы тәхеттә иде, йөргәне — бәрхеттә...
Морҗага кош оялыймы! Бәхет тә шулай икән: төкергән тәхетенә! Теләге нде бәхеттә, хыялы иде тәхеттә; хәзер ята ләхеттә, тәне, дөрес, бәрхеттә...
Хәерлегә булсын, син дә киттең—
Аяз көндә яшен днмнм бу эшеңне, әмма арттан бәргән сөңге кебек булды бу адымын.
Тнк мәлҗерәмәдем, йөзем дә бозылмады, сабыр, горур булдым.
Күрәсең, олыгаела, күрәсең, күрелә төрлесен... Ни дисәң дә минем дә бит инде мәңгелеккә — кайтмас киткән дусларым бар— Ә болай киткәннәр — исәннәр күпме! һәркайсының үз дөньясы, үз сукма1 ы. үз түбәсе. Күбесенең артык тыныч, артык тыйнак, аквариум — бәләкәй тормыш. Кыскасы - яшьлеккә хыянәт!
Оят антлардан, хатлардан, серләрдән...
Хәерлегә булсын, ниятләгәч, китүең яхшы. Мыштым качу урынына ирчә дулап китү әйбәтрәк булыр нде дә бит
Берәүгә дә «элек дус идек тә, хәзер сүндек», димәм. Кемнәрнеңдер дуслыклары зурлы)ына шик төшерүем бар. Синең хакта яман бер сүз әйтмәм, яки сөйләмәм бөтенләй. Тыныч бул.
Хәерлегә булсын, син дә киттең!..
Хәерлегә булсын.