Логотип Казан Утлары
Хикәя

СА-НУ УРМАНЫ

Нгуен Чунг Тхань,
Вьетнам язучысы

...Бу хикәя 1966 елда Кеньяк Вьетнамны азат итү милли фронты Президиумы тарафыннан Нгуен Динь Тиеу исемендәге премия белән бүләкләнде.
сен дә кызганмый. Шуңа күрә урман агачларының күбесе, пычак белән кискәндәй, кырт өзелгәннәр, ә кайберләре соңгы тамчы каннарын коел, жирдә аунап яталар. Урман һавасы яралы агачларның ширбәтле суыннан чыккан хуш ис белән тулган. Җәрәхәт алган агачлар тәнен.-; нән саркыган сагыз кояш кызуыннан кәүсә буйлап аска агып төшә: Ул бераз куелана төшкәч, конгырт-сары төскә керә һәм балавыз сыман каты матдә белән каплана. Са-ну агачы — бик әрсез агач. Са-ну урманы кебек кояш нурларын комсызланып йота торган урманнар, ай-һай, бар микән дөньяда!
Яшь үсентеләрне рәхимсез сугыш гөрелтеләре яшәүдән мәхрүм иткәннәр. Аларның җәрәхәтләре тиз генә төзәлми, яра эзеннән озак вакьп үтә күренмәле су агып тора. Соңыннан, күп кан югалткан кеше сыман алар бер-бер артлы һәлак булалар.
Урманда башка агачлар да үсә. Ботаклары кеше биеклегедәй, куе бөдрә ылыслы агачлар бигрәк тә тиз үсәләр. Аларның кәүсәләре көн нән-көн ныгый, шуңа күрә аларга инде ядрәләр куркыныч түгел.
Менә, шулай, өзлексез атылып, яраланып торган Са-ну урманы соң гы елларда тагын да куеланып, матурланып китте: туган жир туфрагы на тамырларын ныграк һәм тирәнрәк жәйде. колачлары иксез-чиксе; киңәйде һәм урман үз ышыгына бөтен авылны алды.
Әгәр Са-ну тавына менеп, ерак-еракларга күз салсаң, тирә-якт; са-ну агачлары яшеллегенә чумган урман диңгезеннән башка берни д. күрмисең.
Өч ел рәттән Тху Азатлык армиясендә сугышты, шуңа карамастан аңа тик бүген генә туган-үскән авылына кайтырга рөхсәт иттеләр выл дошман тубының нәкъ ату радиусына урнашкан. Атышлар, гадәттә, тәүлеккә ике тапкыр: иртән яки кич. көндез сәгать уникеләрдә яки таң әтәчләре кычкырган вакытта була. Ә атылган һәр снаряд Са-ну тавы итәгенә, я булмаса зур елга ярына төшеп ярыла. Са-ну урманы — мәһабәт урман, андагы агачларның исәбе-хисабы юк. Тик рәхимсез сугыш гарасатлары аларның бер
Тхуны кечкенә Хенг каршылады Ул аны киткәндә дә озатып калган иде. Ул вакытта Хенг Тхуның биленнән генә иде Ә хәзер ана элек бер бәйләм утын да күтәреп кайта алмаган малай дип кем әйтер' Чүпрәк билбавын буып, ялангач көенчә олылар урман кискән жирдә буталып йөргән малай хәзер сина юл күрсәтсен әле! Җитмәсә, мылтыгы да бар кулында, шуна ул үзен бик горур тота ♦
Тхуга туган яклар, әүвәлгедәй, якын һәм таныш Бормаланып-сыр- 3 мәланып маниока плантацияләре, су бананы куаклары һәм куе әрәмәлек = белән капланган иске тар сукмак һаман шул таулар буйлап үтә Ана s бөтенесе дә якын, бары да үз тоела Шулай да, юл күрсәтүчедән башка. > ул бу урыннардан үтә алмас иде. Чөнки борылыш саен үлем куркынычы > бар. адым саен капйыниар. тирән чокыр-чакырлар һәм тозаклар куел- “ ган. һәр куак артында сине винтовка көпшәләре, өстенә ишелергә тор- w ган зур-зур таш кантарлары һәм авыр бүрәнәләр сагалый. ф
Иртә олыгайган Хенг — Со-мандагы авылдашларыдай, аз сүзле егет j Башында Азатлык армиясе солдаты бүләк иткән хәрби фуражка, курт- х касы тезләренә житкән. билендә иске генә билбау Иңенә зур мылтык < аскан, шуңардырмы, ул тәҗрибәле бер сугышчы кыяфәтендә. Ул кайва- ь кыт артына борыла да каты сугышлар узган урыннарга күз төшерә һәм u астыртын караш ташлап: «Я, Тху, кадерлем, бу турыда син ни әйтер- = сен?> — дигән сыман елмаеп куя. *
Ә Тху, жавап бирәсе урында, я көлә, я башын гына селкә. Шул рә- __ вешчә, алар Са-ну урманы юлыннан атлыйлар.
Бер чишмә янына килеп життеләр. Көмеш сулы тау чишмәсе бамбук * улак буйлап ерак-еракларга агып китә. Хенг, туктап, болан ди. =
— Аяк-кулларны юарга мөмкин, ә суын эчәргә ярамый. Югыйсә. Зит ападай шелтә алырбыз! Суны салкын көенчә зчәргә ярамый, ди ул.
Тху. елмаеп:
— Зит апаң әллә санитария дружинасындамы?
— Юк ла,— ди Хенг. — Беләсең килсә, Зит апа хәзер ячейка секретаре! Өстәвенә, саклану отрядында политрук та!
— Алай икән . Менә кая үрмәләгән диген, ә .
Тху су эчмәде Каскасын салып, курткасын чиште дә улактагы суда башы белән битен генә юды. Салкын су анын яңакларын кызартып җибәрде.
• — Димәк, менә кем булган синең Зит апаң? Ячейка секретаре диген, ә?!
Дөресен генә әйткәндә, Зитны ул хәзер күз алдына да китерә алмады
Апасы Май үлгәндә Зит бөтенләй кечкенә иде. Шуннан соң Тхуны армиягә аллылар Ул вакытта Зитның өс киеме дә юк иде. Шуна да салкын төннәрне ул күп вакыт йокламый уздыра иде. ә көндезләрен Май апасы белән дөге басуында эшләде Эшләргә якты булсын өчен, Тху са-ну ботакларын жыел учак якты, ә Зит авыр киледә дөге төйд< Соңыннан кабыктан арындырылган шул ук дөгене мискиләп киндер капчыкка салды. Тху аны авылга алып кайтты. Зит ул вакытта үзен бик тыныч тотты, шуңа күрә күзләре дә һәрвакыт коры була иде. Хәтта ул Май апасы үлгәндә дә еламады, ә бит бабай булып бабай хәтта күз яшьләрен тыя алмады.
Хенг аны ашыктырырга кереште:
— Тху абый, ашыгыйк! Салкын су белән озак шаярмыйлар . югыйсә бизгәк эләктерүең бар Караңгы да төшеп килә Китик!
Тху, башын да корытыл тормыйча. Хенг артыннан ашыкты.
Алар юлга аркылы ауган юан агачка тап булдылар. Аны атлап чыгарга кирәк. Бер кырыйда партизаннардан калган озын окоп курена. Тху армиягә киткәндә әле ул агач исән иде.
Тху кинәт туктап калды. Майны ул беренче тапкыр шушы урында очраткан иде түгелме соң?.. Икесе дә бер авылдан булганлыктан, алар бер-берсен бала чактан ук яхшы беләләр иде. Әниләре аларны аркасына асып йөрде. Төрмәдән кайтканда Тху Майны беренче тапкыр шуши урында очратты һәм шунда аның җиткән кыз булуын күрде. Май анын ярасыз кулларын үз кулына кысты. Хәтта ул бераз елап та алды. Кыз баланың бу — әдәп катыш назлану яшьләре иде. Боларны искә алганда Тху эсселе-суыклы булып китте, күз аллары караңгыланды, төрмәдәге кебек, тәненә бамбук сөңгеләр кадалгандай булды...
Кечкенә Хенг Тхуның борчылганын сизмәде, әлбәттә. Юлдагы агачны атлап чыкканда, ул аңа таба борылып, болай диде:
— Тху абый, син бу якларда күптәннән булганың юк... безнең юлларны онытып беткәнсеңдер инде...
Янә чокыр-чакырлы, тозаклар һәм киртәләр куелган бормалы-сырмалы сукмак сузылып китә. Боек йөзле Тху, тешен кысып, һаман алга атлый. Еракта-еракта ниндидер тавышлар ишетелә. Бу — авылдагы дөге төючеләрнең килсап тавышлары.
Тхуга моңарчы туган якларын сагыну сагышы белән тулы шушы тавыш җитешми иде ШтраI хатын-кызларының гомере, мактаулы, тыйнак хезмәте гел әнә шул тавыш астында кайнашып үтә. Шуңа кура сабый чаклардан ишетеп үскән бу тавыш аңа якын һәм үз иде.
Тху дулкынлануын сиздермәскә тырышты, әмма йөрәге аның тыныч түгел иде. Авылга да ерак калмады. Шуңадырмы, ул саклану кагыйдәләрен дә онытты: Хенгны я узып китте, я тегесе, аны куып җитәргә теләп, артыннан чапты һәм:
— Тозак бар! Монда адым саен тозак! Саклан берүк! Монда бердә элеккечә түгел! Минем арттан калма!—дип кычкырды.
Алар авылга килеп кергәндә, караңгы төшмәгән иде әле. Хенг, мылтыгына таянып, болай дип кычкырды:
— Э-э-эй! Тыңлагыз, тыңлагыз! Авылга кунак алып кайттым, кунак!
Өй тәрәзәләреннән гаҗәпсенгән шатлыклы йөзләр күренде. Дулкынланган авазлар ишетелде:
— И аллам!.. Үз бәндәләреңне ярлыка! Тху кайткан бит! Безнен Тхуыбыз кайткан! Тху энекәш кайткан! Яраткан Тхуыбыз! Әйе,ул кайткан! Әлбәттә — Тху бу!..
Түземсезрәкләре, бамбук баскычлардан да төшеп тормыйча, өйләрдән туп-туры җиргә сикерделәр. Ә өйләр җирдән шактый биек, субайлар өстендә. Әби-карчыклар: «Я ходай, Ленг әби дә төшеп килә»,— дип сөйләнеп баскычтан төшәләр.
Ә Ленг әбиләре сүзен дә әйтә алмый:
— И улым, күз нурым! . Әниеңне бер кайтып күрим дидеңме?.. Рәхмәт инде, рәхмәт, улым!
Авыл халкы Тхуны уратып алды, ул аларның барын да яхшы хәтерли Әнә, трубкасын кабып, Танг бабай да тора; тик трубкасының сабы гына бераз озая төшкән Ул аны бәреп төшерелгән Америка вертолетының ватык деталеннән ясаган иде. Менә Пре агай, ул бераз олыгая төшкән Әнә Блом апа, ул да бирешкән, чәченә бәс куна башлаган. Тегесе әнә Прои карчык, авызында бер теше дә калмаган бичараның... Әлбәттә, балалар да биредә, тик битләре, нишләптер, гел корым гына, са-ну төтенендә калганнар булса кирәк. Тукта, тукта Мет бабай кайда соң? Тхуның күз карашы шунда ук җитди төс алды һәм, аның турында со- рашмакчы булып, артына борылды. Ни күрсен, янында Мет бабай үзе
I Көньяк Вьетнамның Конг-тум яссы тавында яшәүче халык.
басып тора икән! һәрвакыттагыча. елтыр кара сакалы анын күкрәген каплаган, шаян күзләреннән гүя очкын чәчелә, ун яңагында узган сугыштан калган жәрәхәт эзе. Ә ялангач киң күкрәген Са-ну урманы диярсең!
Мет бабай Тхуны ярты адымга читкә этәрә дә. ана баштанаяк карап чыга һәм куанычыннан шат елмаеп: ♦
— Кайтып килдеңме, улым? Әллә автоматын да үзең белән инде!? 3
Азатлык армиясе солдаты икәнең әллә каян күренеп тора! Тәртип = бар! —ди. s
Тху Мет бабасының бу сүзләрне шаяру катыш әйткәнен төшенә, эл- > бәттә Мет бабай кешегә бервакытта да: «Егет икәнсең!» яки «Син дөрес > эшләгәнсең'» димәс. Аның: «Тәртип бар!» сүзе — үзе югары мактау бу- “ лып яңгырый. <-*
Мет бабай сөйләгәндә, бар да тынып калалар, анын әйткән бер сүзе ф боерык булып яңгырый. Алтмыш тулып узуга карамастан, аның тавышы һәрвакыттагыча көр. х
— Я. улым, командирларың күпмегә җибәрделәр? Бер төнгә дисен- <
ме? Хуп! Бер төнгә җибәргәннәр икән — бер төн кунарсың. Ике төнгә £ булса — икене кунар идең. Боерык ул җиренә җиткереп үтәүне ярата w Бу төн миндә йокларсың! х
Берәү дә каршы килмәде. *
— Ярый, алайса хуп!—диде дә Мет бабай сүзен дәвам итте. — Әхә- г зер барыгыз да өегезгә таралышыгыз! Караңгы да төште, ут кабызыр- = га, ашарга эчәргә әзерләргә вакыт; ә бала-чагалар юынып кайтсын- “ нар. тик бик шәпләп юынсыннар. Башка вакыт мин битләрендә корым- <мазар күрмим! Ишетәсезме, тиз булыгыз! Кара син аларны. театр = артистларыдай, битләрен буяп бетергәннәр. Яхшылап юынмаганнары- гызга миннән каты эләгер. Ишетегез аны! Тху. улым, снн дә чишмәгә барып, аякларыңны ю. Чишмә юлын беләсеңдер бит? Әллә оныттыңмы? Кара аны, онытып кара, үзеңне урманда да кундырырмын .
Бу, әлбәттә, уен-көлке катыш әйтелгән сүзләр. Мет бабай Тхуның юл капчыгы белән автоматын алып, үзе үк аны чишмәгә ияртеп китте. Алар артыннан бер өер бала чага да иярде. Чишмәгә килгән кызлар (Тху аларны танып белсә дә, исемнәрен хәтерли алмады) аларга бамбук улак яныннан урын бирделәр. Курткасын салып, Тху улакта аркасын. аннары иңбашын һәм күкрәкләрең юды. Чишмә суына кече яшьтән үк күнеккән ул. Шуна күрә чит-читләре кителгәләгән таш басма өстендә юынуы аңа бнк рәхәт нде. Ә элек бу таш янына Мет бабай пы- Маклер кайрарга килеп йөрде.
Картның күз карашы Тхуның җәрәхәт тулы аркасына төште. Шунда аның яңакларыннан мөлдерәп ике бөртек яшь тамды. Кеше-мазар күрмәсен дигәндәй, ул күзләрен ашыгып учы белән сөртте. Тху моны сизмәде, ләкин балалар, күзләрен шардай ачып, аңа карап торалар иде
Өй морҗаларыннан зәңгәр борау сыман төтен ургыла
Мет бабай бүген табын хәзерләгәндә, тамыразык шулпасыннан соң, соуста пешерелгән балык та куйды. Мондый ашамлыкларны ул бик сирәк очракларда, ерактан кунаклар булганда гына әзерли иде. Тху юл капчыгыннан солдат паегын алып. Мет бабайга бер кашык тоз сузды
— Безнең дә ярты галлонII чамасы тозыбыз бар. — диде Мет бабай аңа —Ударниклар съездында Зит кызыбызны тоз белән бүләкләделәр. Ә ул яны барлык гаиләләргә өләшеп чыкты. Тик тозны һәммәсе дә авыруларга дип саклыйлар. Ә синекен авыз итен карарга ярый.
Мет бабай тозны шулпага салмады, һәммәсе дә авыз итсен өчен, аны бөртекләп кенә өләште, ә кешеләр тансык тоз бөртекләрен авызларында бнк озак суырдылар.
II Г а л а о и — авырлык үлчәве берәмлеге.
Су бананына жиләк кушып пешерелгән дөге боткасы өстәлгә куел, ды. Карт, сөйләнә-сөйләнә, кулындагы мискиләргә шул дөгене салды. I
— Быел уңыш, аллага шөкер, мул булды. Дөгебез дә яңага җитәрлек. Шулай да бәрәкәтләп тотарга кирәк, һәр гаиләдә өч еллык азык запасы булырга тиеш. Син революция кешесе ич. Тху. Начальнигыгыз аңлаткандыр. Әйт син миңа Америка көчекләрен тар-мар итәргә әле күп калдымы?
Бераздан Мет бабай сүзен башкага борды:
— Бармакларың һаман шул килешме, улым? Үсмиләр дәме? — Аның тавышы ачулы яңгырады: — Ә авылдашлар бу турыда беләләр микән? Белсәләр, хуп. Бармаклар бөтен булмасалар да, мылтык чакмасын басарга ярыйдыр ич? Син бүген Са-ну урманы аша үттең. Елга буйлап үттең, шулаймы? Димәк, Са-ну урманының яңадан тууын үз күзең белән күргәнсең. Са-ну кебек мәгърур агачларны җирнең кайсы почмагыннан таба аласың?! Ул агачның берсе ауса, аның урынына йөзесе аякка баса. Әйдә, дошманның көченнән килсә, Са-ну кебек урманны юкка чыгарып карасын әле!.. Аша, улым, аша! Штра халкы иккән дөге икәнен белеп аша. Ул безнең якларда иң яхшы дөге!
Аштан соң авылның җәмәгать өендә чаң каккан тавыш яңгырады. Өч сугу белән тавыш кисәк кенә тынып калды. Кешеләр тиз генә Мет бабай өенә җыелыштылар. Кыз-кыркыннар, кулларындагы факелларын сүндереп, баскыч буйлап өскә күтәрелделәр Ә хатын-кызлар факеллары белән үк керделәр һәм Тхуны якын ук килеп карадылар. Күреп, күңелләре булганнары факелларын учакка ташладылар. Ишек алдында керә алмый калган картлар:
— Тху кая икән? Мет карт аны сыйлый алды микән? — дип кычкырыштылар.
Алар арасында бер әби-карчык тавышы да ишетелде:
— Әй, сез, Зит кызыма урын бирегез анда... Ай, рәхмәт төшкерләре. Кил, кызым, кил, утыр!
Тху шул вакыт башын күтәреп карады һәм үз каршында утырган Зитны күрде. Ул кинәт сискәнеп китте: аның күзенә Май күренгәндәй булды.
Зит үзенең әнисенә искиткеч охшаган. Элек аның борыны чак кына өскә күтәрелебрәк тора иде, хәзер, күрәсең, туп-туры, ясап куйган кебек. Куе каш астыннан янып торган зур күзләре дә тыныч һәм ачык карыйлар . Зит та Тхудан күз алмый, аңа текәлеп карап тора. Бераз, вакыт узгач, Зит Тхуга болай дип эндәште:
— Сезнең, иптәш, документыгыз бармы?
Тху аны аңлап бетермәде:
— Нинди документ сорыйсыз бит?
— Командование биргән рөхсәт кәгазегез бармы? Ансыз авылга керү тыела. Урындагы комитетка шундый кәгазьләре булмаганнарны тоту хокукы бирелде.
Тху елмаеп куйды. Аның туган өен һәм авылдашларын күрү өчен бер көнгә генә частьтан качып кайттым, дип шаяртасы килде. Әмма батырчылыгы җитмәде. Зитның күзләре кырыс һәм бик таләпчән иде. Җитмәсә, башкалар да аңа гына карап торалар. Тху түш кесәсендәге кәгазьне алып, тиз генә Зитка сузды:
— Саклану отряды политругы! Мин сезнең карамакта...
Зит, документны алып, аны учак яктысында җентекләп карап чыкты. Кәгазь белән башкалар да кызыксындылар, кемдер андагы язуны иҗекләп укыды.
Зит аны өч кат укып чыкты.
Мет бабай, түзмичә:
— Ничек, кызым, дөресме? Рөхсәт кәгазен әйтәм, дөресме? — дип сорады.
Кәгазь яңадан хуҗасына кайтарылды. Зитнын йөзендә елмаю балкыды:
— Дөрес. Командирның да имзасы бар Тик, нигәдер, бер генә төн
гә бирелгән?—Бу сорауга шунда үзе үк җавап кайтарды: — Артыгы кирәк тә түгел. Күреп сөйләшер өчен бер төне дә җиткән .. Без, яшьләр, үзебез турында күбрәк уйлыйбыз шул! ♦
Кечкенә бүлмә шау-шу белән тулды. з
— Кара син аны, кәгазьгә командир үзе кул куйган диген!
— Эх, бер генә төнгә булган шул, иртәгә үк китәргә...
— Нигә алай бик азга гына икән? *
Мет бабайның тавышы барысыннан да көчле яңгырады.
— Я, гөжләмәгез... Бер төне дә җиткән! Исәнлегенә шөкер итегез дә
май кабыгыз! °
Бала-чагаларны торгызып, ул Тху янына ук барып утырды Трубка- ♦ сын каккалап, аны бамбук чырасы белән чистартты Аннары сынаулы л караш белән авылдашларын барлап чыкты. «Хуп! һәммәгез дә биредә х икән, дәшми генә утырасыз». *
Тышта вак яңгыр сибәли. Мет бабай тавышын күтәрмичә басынкы н гына сөйли. Аны һәммәсе дә йотылып тыңлап торалар. u
Мет бабай балаларга карап куя, алар тыннарын да алмыйча тың- = лап утыралар. £
— Менә Тху, безнең Тху туганыбыз шушы инде. Ул яңадан безнен я янда! —Мет бабай Тхуның иңбашына кулын куеп, сүзен тагын дәвам м итте:—Минем Тху турында сөйләгәнем бар инде сезгә.. Хәзер ул сез- * нен үз күз алдыгызда Ул дошман яуларын туздырыр өчен Азатлык х армиясе сафына киткән иде. Ата-анасы үлгәнгә шактый булды. Яшьтән ук тормыш авырлыгын күреп үсте, шулай да йөрәге, чишмә суыдай, саф калды. Мин сезгә аның тормыш юлын сөйләргә уйлыйм Штра кешеләре, игътибар белән тыңлагыз мине. Туган якларына, туган иленә мәхәббәте булган һәркем моны колагына нык алсын Мин үлсәм, минем сүзләремне яшь буынга тапшырсын.
Бүлмәдә тирән тынлык урнашты Чылтырап аккан чишмә тавышы белән шыбырдап яңгыр явуы гына ишетелде.
Тху эндәшми. Ул уйчан күзләре белән төбәлеп. Мет бабайга караган. Төнге учак яктысында бу карт борынгы әкиятләрдәге ниндидер баһадирны хәтерләткән кебек. Тху да бала чагында әкиятләр тынлап ^сте. Аның карашы янә Зитка күчә. Буй-сыны белән ул нәкъ Май апасы! Тху Майны, үзе төрмәдән чыккач, урман аланындагы зур агач янында очраткан иде. Бу агач хәзер юлда аунап ята, партизаннар дошманны утка тоту өчен аны җанлы урын итеп файдаланганнар.
Зит та бабасын дикъкать белән тыңлый, зур күзләре тирән уйга чумган.
— Картлар барын да хәтерлиләр... Тик сугыш корбаннары гына бу турыда белми. Алар өчен исән калганнар хәтерләсен
Ул вакытта безнең якларда америкалылар һәм дьемчылар хакимлек итә иде Тыгылмаган җирләре юк иде мәлгуньнәрнең Кыргый кабан дуңгызларыдай урман ботарлаудан башлары чыкмады, кеше каныннан кып-кызыл булган штыкларыннан кайнар пар чыгып торды. Штык очлары, башларындагы беретлары кебек, кып кызыл иде. Тху ул вакытта билдән генә иде әле. Ә өлгерлек, җитезлек ягыннан тиеннәр белән ярышырлык малай иде. Әйе, кармар моны яхшы беләләр Яшьләр дә онытмаган. Тху да хәтерлидер Мет бабасының боты озынлыгындагы малай чакларын ул, мөгаен, онытмагандыр. Малай мәрхүмә анасыннан калган капчыкны асын йөрде. Капчыкның төбендә ике генә миски дөге, ә өстендә яшелчәләр була торган иде Шул көенчә, йөгерек тиен сыман, ул партизаннарга азык ташыды Тхудан кечерәк —Май
бар иде. Бармак очлары белән генә итәген күтәрер иде дә. кызылтүштәй, кыядан-кыяга сикереп, нечкә тавыш белән болай дип кычкырыр иде: «Тху-ху! Мине бераз кө-ет! Тху-ху, көт инде ми-и-не!» Ә Тху аны «Ник, Май, сөрән саласын! Нәрсәгә, урман куркытып, саескандай каркылдыйсын!»— дип орыша. Майның гарьләнүеннән елыйсы килә, тик ул тыелып кала, чөнки янадан Тхуның ачуы кабарудан курка иде.
Әйе, үткәннәр бар да хәтердә саклана. Әйтерсең, кичә генә булып узган кебек, һәммәсе дә истә, һәммәсе дә... Менә Тху һәм Май белән дә, Мет бабагыз һәм партиянең жаваплы работнигы белән дә шулай ук.
Аларның барысы да кичә генә булып узган кебек!
Са -ну урманында яшеренгән партиянең жаваплы работнигын Кюйет дип атыйлар иде. Америкалылар һәм дьемчылар монда килгәннән бирле һөжүмсез яисә облавасыз калган бер көн дә булмады, һәр төн урман яңгыратып дошман этләре өрде, аларга атыш тавышлары кушылды. Әмма Co-ман кешеләре түзделәр: биш елга сузылган оккупация чорында бер партия работнигы да дошман кулыннан үтерелмәде. Са-ну урманы да үз оныкларына җил-янгыр тидермәде.
Яшеренгән кешеләргә азыкны башта яшьләр ташыды. Эшне сизенгәч, аларны да кулга ала башладылар. Башкаларга гыйбрәт булсын өчен. Сут энекәшне авыл кырыендагы инжир агачына астылар. Оккупантлар: «Коммунистларны яшереп һәм ашатып яткырган һәркемне әнз шул агач башы көтә!» —дип куркыттылар. Яшьләргә урманда эшләү бөтенләй тыелды. Алар урынын картлар һәм карчыклар алыштырды. Революция эше өчен көрәшүчеләр элеккечә азык белән тәэмин ителеп тордылар. Мәкерле дошманга бу сер дә ачылды. Тиздән Нян карчык жәзалап үтерелде: аның кисеп алынган башын штык очына кадап авыл буйлап күтәреп йөрделәр.
Чират балаларга җитте. Тху белән Май алар арасында иң кыюлардан булдылар. Тху кырда эшләгәндә, азыкны Май илтте. Май —сене- лесе Зит янында калганда, урманга Тху чапты.
Кайвакыт икәүләп бардылар, шунда йоклап та кайттылар, чөнки алар Кюйетны ялгызы гына урманда калдырырга куркалар иде. Тнрә- якта дошман, эзгә төшсәләр, аңа качарга да ярдәм итүче кеше юк бит...
Андый чакларда Кюйет. алар өчен борчылып, болай ди:
— Сөеклеләрем, ничек сез курыкмыйсыз? Сут абыегыз һәм Нян әбиегез кебек сезне дә тотып үтерерләр бит!
Тху утырган җиреннән сикереп тора да:
— Мет бабай безгә: жаваплы работник ул — партия бәрабәрендә, ә партия — ватанга тиң ул! — дип аңлатты, дй.
Май белән Тху укырга-язарга да башлап Кюйеттан өйрәнделәр. Ул аларга бамбуктан язу тактасы ясап бирде. Аны са-ну корымына буяп, өстенә куе сумала якты. Ә Тху Нгок-линь тавына барыл, бер капчык ак балчык алып килде һәм ул язу акбурын алмаштырды. Ул тау бик ерак: анда барып-кайту өчен генә дә өч тәүлек вакыт кирәк. Май уку ягына Тхуга караганда күп сәләтле иде. Өч ай үтмәде, ул инде укырга-язарга өйрәнде, ә ике айдан соң ике урынлы саннарны кушарга һәм тапкыр-ларга өйрәнеп җитте. Тхуның эшләре акрынрак барды, сабырлыгы җитенкерәми иде аның. Май уку буенча уза башласа. Тху, кызып китеп, бамбук тактаны бәрә дә вата иде. Шуннан инде көн буена чишмә буена китеп югала. Кюйет аны тынычландырырга тырыша, ә ул, кашларын җыерып, эндәшми тик утыра. Май иркәләнә башласа, Тху аны тотып кыйнардай була иде.
Көннәрдән бер көнне Май Тху янына килеп:
— Әгәр син дәрес укырга кайтмасан, мин дә кайтмыйм Биләсенме, мин сиңа яна такта ясадым! — диде.
Шул вакыт Тху очлы таш алып, үзенең башына китереп бәрде Баштан кан китте. Ярый әле, Кюйет җәрәхәтне бәйләп өлгерде Ә кич белән аны сынап карамакчы булды:
— Әгәр мине америкалылар, я дьемчылар үтерсә, син зур үсәрсен _ һәм мине алыштырырсың. Ә укый-яза белмәсән, синнән нинди партия 3 җитәкчесе чыгар сон? — диде.
Икенче көнне Тху Майны чакырып алды да, колагына шыпырт £ кына: *
— Ыргаклы «оның әйтелешен аңлат әле Аннары шуннан соңгы ~ хәрефне, әнә теге —зур корсаклысын аңлатырсың! — диде
Май, елмаюын ничек тә сиздермәскә тырышып, читкә борылды һәм ф үзе ясаган тактага «зур корсаклы» хәрефне язып куйды. Май сак бу- л лырга тырыша, шуңа күрә тавышы да аның бик ягымлы чыга иде =
— Син дәрес үзләштерергә оста икәнсең! Монысы менә «б» хәрефе. <
шулай бит? *
— Әйе шул! Тик баш кына минем—тавык баш!..
Дөрес, Тху хәрефләрне тиз оныта, ә урманда юл эзләгәндә аннан да = тапкыр кеше юк иде Тху соңыннан Кюйетның якын ярдәмчесе булып * китте, ә ул авыл партия комитетлары белән округ арасында элемтә ' алып бара иде Тху иске сукмаклардан йөрергә бер дә яратмый Чол- = ганышта калса кала, аннан котылу жаен үзе таба. Ул биек агач башы- „ на менеп, тиз генә урынны билгели һәм дошманның борын астыннан ук 7 чыгып китә. Ә елга аркылы чыгарга кирәксә, агымның иң көчле уры- “ нын сайлый Аннары, лачын сыман суга атылып, күкрәге белән дулкыннарны ишәргә керешә «Дошман мине агым җай җирдән эләктерергә чамалый, шарлавыклы урыннардан эзләргә, күрәсең, бер дә башына килми»,— дип көлә ул.
Бервакыт шулай Кюйет округтагы иптәшләренә хат яза да аны илтеп тапшыруны Тхуга йөкли. Тху бу юлы суга да сикереп өлгерми кала, аркасына мылтык көпшәсе китереп териләр. Малай бөтенләй коелып төшә, авызындагы хатны да йотып өлгерә алмый.
Өч көн үткәч, Co-ман кешеләре аны, куллары бәйләнгән килеш, дошман солдатлары арасында күрәләр.
— Коммунистлар качкан җирне күрсәт, аннары сине җибәрәбез,— диләр ана.
Авыл халкы да җыела. Мет бабай да йөгереп килеп җитә. Ул штра халкы телендә малайга:
— Кара аны, Тху, Co-ман авылының йөзенә кызыллык китерәсе булма! — ди
Тху аңа карап күз кыса, ә Мет бабай.
— Хуп, алайса, улым! —ди.
Тхунын аркасын пычак белән телгәләп бетергән булалар
Дошманнар ана:
— Я, безгә коммунистларны күрсәт, малай актыгы! —дип җикерәләр.
Тху аларга:
— Башта кулымны чишегез, бәйләнгән кул белән ничек күрсәтим мин! — ди.
Солдатлар малайның кулын чишәләр. Ул бармагы белән корсагына төртә дә.
— Коммунист менә —мин ул!—ди.
Үзе асып йөргән капчык киңлегендә аркасыннан дошманнар тагын бер телем тире кисеп алалар. Пычак эзеннән кайнар каннар атылып чыга Бераздан соң яра урыны, Са*ну сагызыдай, кара көеп кала.
Палачлар Тхуны авылга китерәләр. Май ана ташлана да кочаклап үксеп елый башлый. Ә Тху орыша аны:
— Тукта елавыңнан! Укы син! Мине үтерсәләр, җитәкче булып син калырсың, — ди.
Өч елдан соң Тху Конг-тум төрмәсеннән кача. Аркасындагы җәрәхәтләре дә төзәлә. Төрмәдән кайтканда ул зур агач янында Майны очрата. Кыз аның белән кул биреп күрешкәндә, күзләреннән яшьләре мөлдерәп тама.
Аз гына вакыт эчендә Майның шундый танымаслык булып үсеп җитүенә Тхуның исе китә. Кич, караңгы төшү белән, Май аны авылга алып кайта. Ул төнне дә авыл халкы Мет бабай өенә җыела.
»
* *
Мет бабайның тавышы көр яңгырады:
— Ул чакта да нәкъ менә бүгенге кебек иде. Без шушы бүлмәдә учак янында утыра идек. Бүгенге кебек яңгыр да сибәләп тора иде. Мин биредә, Тху әнә тегендә, ә Май — Зит утырган урында утырды. Шулай бит, Тху?
Мет бабайның хәтере—ат хәтере белән бер! Барын да хәтерли ул. Бары да ул сөйләгәнчә... Яңгыр да сибәләп тора иде, учактагы са-ну утыны да шулай яна иде. Тху Конг-тум төрмәсеннән качып кайткан төнне дә авыл халкы шушы бүлмәгә җыелды. Май да аңа хәзер, Зит кебек, күзен алмый карап утырды. Куе каш астындагы зур кара күз-ләре аның нәкъ Зитныкы сыман иде. Тик ул күзләр башкачарак, ягымлырак карагандыр. Ләкин шундый ук кискен һәм тыныч карый иде алар. Ул төнне Мет бабай берни дә сөйләмәде, тик болай дип кенә сорады:
— Май, кызым, Кюйетның язуын бир әле. Тху шул хатны укысын, ә без тыңлап торыйк... — диде.
Тху кулга алынгач, Кюйетны җиденче округка күчерделәр. Тик анда аны үлем сагалаган булган: юлда засадага эләгеп, авыр яра алгач, урманда үлеп кала. Үләр алдыннан ул Co-ман авылы халкына мондый хат язып калдыра:
«Минем булышчыларым, кадерле Май белән Тху! Co-ман авылындагы якташларым! Мин үләм. Ә сез озак яшәгез. Күп итеп корал хәзерләгез, сөңгеләр, уклар һәм пычаклар ясагыз, аларны дошман тапмаслык урынга, урманга яшерегез. Килер бер көн, шунда ул корал сезгә нык ярдәм итәр. Ә Тхуга килгәндә, ул инде күп нәрсәгә өйрәнде һәм алдагы көндә минем эшемне дәвам иттерер...»
Әйе, ул вакытта да бүлмәдә кеше күп иде. Танг бабай, Пре энекәш, Блом сеңелкәш, Прой түти, Ленг агай... Бүген тик тулардан Май гына арабызда юк.
Без бу хатны укып чыгу белән барыбыз да факеллар яндырып, урманга корал яшерелгән җиргә юнәлдек. Тху моннан өч ел элек ак балчык алып кайткан Нгок-линь тавы башыннан корал кайрау өчен кайрак ташлар җыйды. Андый ташлар Нгок-линь тавында йөз сугыштан да артып калырлык иде!
... Авыл халкы төннәр буе корал чүкеп, корал кайрады. Көндезләрен Мет бабай аларны кыр эшенә алып китте, алар басуда манион һәм су бананы утырттылар.
Ләкин Дак-ха фортындагы дошман со-манлыларның корал әзерләвен сизенеп кала. Басуда эшнең кызып җиткән чагы була. Җитмәсә, Май белән Тхуның яңа гына балалары туган чак. Менә шундый көннәрнен берсендә авылны дошманнар уратып ала. Аларның атаманы — кайчандыр Тхуны газаплаган кеше — Зук була. Башына кан төсендә кызыл берет кигән, ә үзе бәйдән ычкынган котырган эттәй бертуктаусыз кыч-кыра да кычкыра;
— Тху янадан таныш эшенә керешкән икән! Бу фәкать аның гына эше, башка беркемнеке дә түгел! Әгәр бу юлбарысны тотып алмасан, бөтен тирә-якның астын өскә айкар!
Яшьләр, Мет бабай белән Тхуга ияреп. урманга качып өлгерәләр. Алар авылдан ерак булмаган тау куышларына, куе әрәмәлекләргә яшеренәләр. Дошманнар аларны авылда дүрт тәүлек буена көтә Авыл ♦ халкын мыскыллап, төрлечә көләләр. Тирә-юньдә шау-шу, елау авазла- з ры яңгырап тора Кулына револьвер тоткан Зук:
— Авылга кайтмагаииарның берсе дә исән калмаячак, эттәй атып g
үтерәчәкбез аларны! —дип, һәркемне куркытып йөри. Авылга чыгарга* беркемгә рөхсәт ителми Тик кечкенә Зит, житез кәлтәдәй, төнлә белән * урмандагыларга ашарга илтеп кайта. Ә дүртенче көнне аның да эзенә < төшәләр һәм тотып алалар. Ишек алдына бастырып, ана өзлексез ата u башлыйлар. Ядрәләр баш очыннан гына сызгырып үтә. Башта ул ат ♦ кан саен кычкыра, соңыннан хәрәкәтсез бер урында катып кала, ә үзе- л нең хәтта «ыһ» дигән тавышы да чыкмый. Ул үзенә төбәлгән автомат, 3 мылтык көпшәсенә карап, секунд саен үлем көтә, аткан саен ябык * гәүдәсе сиртмәдәй киерелә, шу на карамастан, палачлар алдында сер н бирми. м
Кечкенә кыз баладан бер сүз алырга да көче житмәгән Зук иң соң- 3 гы карарга килә: ул Майны тотып алырга боерык бирә. *
— Балалы ана юлбарысны кулга төшерсәк, ата юлбарыс килми
калмас! — ди ул. ®
Бу сүзләрне Тху да ишетә. Ул чишмә янындагы инжир агачына >. яшеренгән була. Агач башыннан аңа мәйданда ниләр булуы бик ачык * күренә. Солдатлар хатыны Майны сөйрәп китергәндә, Тху, өзгәләнеп, агач ботакларына ябыша. Май аркасына йоклаган баласын аскан, ә аңа, күп булса, бер ай чамасы иде. Шулай да кешеләр аның турында нәкъ әткәсе инде, диләр иде... Тху аңа эчке күлмәкләр алырга да өлгерми калды, курткасын ерткалан, әнисе аны иске-москы чүпрәккә төрен йөртте.
— Я, шакшы коммунист хатыны, иреңне кая яшердең? Әйт тизрәк!— дип кычкырды Зук.
Ман, жаныдай кадерле йөген аркасыннан төшереп, дәшми-тынмый Зукка карап катты.
— Ник дәшмисең, албасты хатыны! —дип жнкерде янә Зук һәм солдатларга:—Тимергә бастырыгыз үзен! —дип боерык бирде.
Солдатларның арада бер иң юаны начальнигына каран алды да. кипшенгән иреннәрен ялап, юан тимер чыбык белән Майның баш сөягенә китереп сыптырды Май гөрс итеп жиргә ауды һәм баласын күкрәгенә дә алырга өлгермәде, сугу яңадан кабатланды.
— Кая Тху, әйт тизрәк!
Өченче кат сукканда аның күкрәгенә туры килде Май шулай да сабыйны тиз генә аркасына яшереп өлгерде. Палач кулындагы тимер камчы тагын берничә тапкыр чыжлады. Ана сабынны һаман күкрәгенә кочты. Сугылган чыбык саны ншәйгәннән-пшәя барды. Май инде кычкыра да алмый. Кинәт бала чырр итеп куя һәм шуның белән тыны да бетә. Юан тимер чыбык бу юлы ике гомерне өзә Тху агач башыннан жиргә атыла. Үзе дә белмәстән, берничә жимеш өзеп алып, авызына каба Дошманга ташланырга дигәндә, Мет картның көчле куллары аны тотып кала:
— Кирәк түгел, Тху!.. Кирәкми! Мнн үзем...
Тху аны читкә этәреп жнбәрә.
— Тху...
Тху артына әйләнеп карый Мет карт аптырап кала аның күзләре янып торган факел кебек! Мет карт аны тоткарламый... Тху тиздән палачлар арасында була. Зук каядыр китәргә ашыга. Чакма тавышлары
s. ,к. м &
65
ишетелеп кала. Тху һушсыз булып Май өстенә ава. үле баласын күкрәгенә кыса.
— Кеше ашаучы бәдбәхетләр! Сезгә Тху кирәкме? Менә уд, алдыгызда!
Бу урында Мет бабайның тавышы көчсезләнеп калды Күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, үзен кулга алды, сүзен дәвам итте:
— Тху сөекле хатынын да. газиз баласын да югалтты Палач Майның эченә суккан икән, шуңа күрә ул, аңын жуеп, баланы яшерә алмый калган. Хәтереңдәдер. Тху. алар сине тотып бәйләделәр, ә кулыңда корал да юк иде. Мин бит барын да агач башыннан күреп тордым. Сине лиана сабакларына чорнадылар. Ләкин ярдәм итә алмадым, мин дә коралсыз идем. Тиз генә урманга — яшьләр янына чаптым. Без барыбыз да сөңге һәм пычаклар белән коралландык. Сез моны беркайчан да онытасы булмагыз, кешеләр... Хәтерегездә саклагыз! Бу турыда тавышларыгызга сөйләгез. Дошман кулында — автомат, безнең кулда — сөңге!.. Лианалар белән чорнап бәйләнгән Тхуны жәмәгать йортына кертеп яптылар да ишегенә йозак салдылар, ә үзләре Брой өенә кереп дуңгыз ите тыгынырга керештеләр. Тху бәйләнгән килеш шулай ята бирде. Тышта караңгы төшеп килә, ә ул бу арада нәрсә булып узуын һаман башына китерә алмый. Монда ничек килеп эләктем дип гаҗәпсенә. Үз-үзенә у.т. «Сабый үлде. Май үлде, тиздг i үзем дә үләм. Җитәкче булып кем калыр икән? Партия сугышка чакырып мөрәҗәгать иткәндә, Со-ман халкын кем җитәкләп барыр? Мет бабай карт инде. Тукта, яшьлар бар ич! Зит үсеп җитәр. Ул чыдам күренә, бер дә бирешерлек түгел. Шулай булгач, артык борчылырга урын юк. Тик шунысы аяныч, мин, Тху, коралга тотынган көнгә кадәр яши алмам...» — дип сөйләнә.
Зук Тхуны үтерергә ашыкмады. Элек ул жәмәгать өендә учак яктырды. аннары авыл кешеләренең берсен дә калдырмыйча шунда жый- ды. Зук. Тхуга якын ук килеп, болай диде:
— Димәк, корал әзерлисез? Сөңгеләр, пычаклар кайрыйсыз? Ярый- Коралга тотынудан элек, ахыры ни белән бетәсен уйладың микән сип?—Зук, халыкка карап: — Менә сезнең алда Тху ята. Хәзер аның кулларына күз салыгыз... — диде.
Зук баягы юан палачка ишарә ясады. Бары да алдан хәзерләп куелган. Палач са-ну сагызы сеңдерелгән чүпрәк алып. Тхуның ун бармагына да аны тыгыз итеп урап чыкты. Аннары факелны алды. Зук ана:
— Бир әле үземә! — дип кычкырды.
Тхуның тавыш-тыны чыкмый. Нәфрәтләнеп янган күзләре Зукка төбәлгән иде. Ә Зук мыскыллап көлә генә, ул кулындагы дөрләп янган факелны Тхуның йөзенә үк китереп терәде.
— Я. коралга үрелгән бу кызылның борын асты кипкән микән? Мескеннәр сез! Сез кулыгызга сөңге алыр өчен тумаган! Хыял да итмәгез бу турыда!
Тхуның әүвәл бер бармагы, аннары икенчесе, өченчесе дөрләп яна башлый. Са-ну сагызы бензиндай гөжләп яна. Тиздән Тхуның ун бармагы да янган факелга әверелә. Ул ут белән камалган күзләрен бер ача, бер йома. Бармаклары түгел, гүя эчтә йөрәк үзе яна Авыз-борынына ачы төтен тыгыла, тешләгән иреннәреннән кан ургый, шулай да ул эндәшми, түзә. Кюйет иптәш: «Коммунист кеше сынатмый, дошманнар алдында үзен үзе кимсетми!» — дип юкка әйтмәгән. Тхуның да дошман-нары алдында үзен хурлыкка калдырасы килми. Дошманнар аның «эһ» дигән тавышын да ишетмәделәр. «Эчем тулы ут... Эчтә бөтенесе яна!
Кадерле Кюйет иптәш’ Мин тереләй янам, янып үләм ич! Юк. юк! Барыбер сынатмам, сынатмам барыбер!..»
Зук эче катып көлә. Картлар урыннарыннан сикереп торалар, солдатлар алариы якадан үз урыннарына утырталар.
Урам яктан ниндидер тавышлар ишетелә. Тху ыңгырашкандай итә. Таныш тавышлар янучының ыңгырашуына бердәнбер дәва чарасы була ♦
Шул чак Мет бабайның дәһшәтле гәүдәсе күренеп кала: з
— Турагыз, телгәләгез этләрне! Берсе дә исән торып калмасын!
Мет бабай бүлмәгә атыла. Аның кулында сөңге. Зук инде идәндә g аунап ята. Яшьләр дә биредә, аларның кулларында Тху алып кайткан >• кайракта чарланган пычаклар. i
Брой нәрсәдер эндәшә: <
— Тху, Тху! Аңына килдеңме? Кара, без аларны кырып бетердек °
Укысын берьюлы! Күрәсеңме безнең сөңге-пычакларыбызны' ♦
Тхуиың бармаклары күмерләнеп калганнар. Учак һаман котырынып д яна. Идәндә дошман мәетләре аунап ята. =
Мет бабай, сөңгесенә таянып: *
— Я. башлавын хәерле сәгатьтә башладык,—диде. — Хәзер инде н
өйләрегезгә таралыгыз, ут кабызыгыз һәм яңадан бердәм рәвештә ._ кулларга корал алыйк. Авылны чокыр-чакырлар, тозаклар белән ура- a тып алыйк! Аны бирелмәс крепость ясыйк. *
Чаң тавышлары ишетелде.
Са ну тау итәгендә төне буе кешеләр тавышы ишетелеп торды. = дөрләп учаклар янды. >>
.. Кешеләр төи буена эшләделәр. Яптыр көчәйгәннән-көчәя барды * Мет бабай горур караш белән авылдашларын күзәтте.
— Менә, шулай, хикәям дә тәмам. Co-ман авылы ул төнне кулына корал алды һәм шуннан бирле кулыннан корал төшкәне юк. Тху. куллары төзәлгәч, армиягә китте. Аның хәзер ун бармагында да берәр буыны юк. Ләкин бу аңа хәнжәр тотарга да. мылтыктан атарга да комачауламый. Тху революцияне дә шул куллар белән каршылады Нгок- линь аръягында да зуклар бар. Вьетнам халкы мондый зукларны дөмектерү өчен хәзер яңадан кулына корал алды. Безнең авыл аларга ярдәмгә Тхуны жибәрде. Тху, син озак кайтмый тордың Кызлар үсеп килә, ә егетләребез юк та юк... Ярар, сүземне тәмамлыйм. Хәзер сүз. Тху улым, сиңа бирелә. Туган яклардан киткәч, өч ел буена ниләр күрдең, ниләр ишеттең, ничек яшәдең? Туган илебезнең, туган авылыбызның данын ничек сакладын, ничә янкины, күпме дьемчыны теге дөньяга олактырдың,—шулар турында сөйлә син безгә!
Тху, уйчан гына, учак алдына килеп басты. «Нәрсә сөйләргә сон5 Ә, сөйләсәң, сүз күп...»
— Хөрмәтле авылдашлар! Хөрмәтле Мет бабай! Мин бнт Зукны очраттым!
— Кайда ул?
— Бер фортта.
— Дөмектердеңме соң?
— Әлбәттә!
— Шул кирәк мөртәткә! Ә ничек, пуля жибәрденме?
— Юк.
— Ничек?..
Тху. автоматын салып, аны салмак кына игеп стенага сөяп куйды.
— Менә ничек булды. Бер фортка һөжүм итеп, андагы солдатларның бөтенесен дә кырып бетердек...
— Бөтенесен дәме?
— һәммәсен дә... Тик берәү генә калган иде, подвалга качкан, юньсез! Аның аннан бер дә чыгасы килми икән! Гранаталар да ыргыттык, чыкмагач чыкмый бит! Командирыбыз безгә: «Кем аска төшә?»—дип мөрәжәгать итте. Уйлап тормадым: «Үзем!» — дидем. Аста дөм караңгы. Шулай да тегене эзләп таптым. Атарга да маташып карады, барып чыкмады, тиз коралсызландырдым. Җиргә егып салмакчы булам, юк, булдырып булмый, авыр, каһәрең! Тезләрем белән жиргә бастырып кыстым да кесә фонарен кабыздым. Ни күзем белән күрим, алдымда Зук тора.
— Я, дим, мин, әйтәм... Мине таныйсыңмы, Зук, дим?
Баш чайкый. Янәсе, танымый...
— Кулларыма кара, — дим. — Оныттыңмыни? Күр, корал тотарга гына ярый алар!
Күзләрен миннән яшермәкче була.
Шуннан мин:
— Кара, хәзер мылтыгым да, пычагым да бар. Ләкин сиңа пуля әрәм итмим, пычагымны да пычратмыйм. Мин сине, Зук, үзең гарипләткән шушы кулларым белән үтерәм. Эт кебек буып үтерәм!
— Будыңмы? — дип сорый Зит.
— Әйе.
— Шул Зукмы соң ул?
— Әлбәттә, шул... Хәер, зуклар алар, көчек балаларыдай, бер-бер- сенә бик охшаганнар!
Мет бабай аягүрә торып басты да Тхуның иңнәренә авыр кулын салды:
— Димәк, эшләр хуп, улым! — ди, ә үзе көлә.
Бүлмә эче яңадан жанланып китә.
Тху иртә белән китте. Аны Мет бабай белән Зит озата бардылар. Юлда барганда алар төн эчендә тагын да берничә са-ну агачының җәрәхәтләнүен күрделәр. Яра эзеннән саркыган сагыз, кояш нурлары яктысында җемелдәп, сары май сыман балавызга әверелә иде.
Яшь са-ну агачлары һаман югарыга үрлиләр. Юлдагы кешеләрнең карашы аларга төбәлгән. Әйләнә-тирә гел урман, ә са-ну агачларының очы да, кырые да күренми.
ӘДХӘТ СИНЕГУЛОВ тәрҗемәсе.