Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мунчадан репортаж


Мунча...
Ләгән шалдыр-шолдыр...
Юына яшьләр...
Юына картлар...
Ялтырый тик шәрә ботлар,
Шәрә артлар.
Шәрә сыртлар-
Бер читтәрәк яшүсмерләр...
Оялчаннар житкән кыздай.
Юына кулсыз...
Юына сукыр...
Яралылар...
Ярасызлар...
Сабан туйда Яраклылар... Я раксызлар... Душ астына Аяклылар— Аяксызлар—
Әнә бер карт. Ләгәнен дә Тик оныгы ташый анын. Заманында батырлыгы Данга күмгән Мәскәү янын.
Кайчандыр без күрше идек, Гел кительдән- Погоннарсыз- Сокландыргыч кыяфәте — Хәрбиләрчә — сыны тшп-таз.
корәшергә
баскан бергә
Шуннан беләм: күкрәгендә Орденнары тулай тезем. Ә биредә шәрә килеш Салып тора протезын.
Еллар саклый яраларны, Чүпрәк каплый яраларны.
Ләкин солдат оныта алмый Утлы-сулы араларны — Сталинградны, Мәскәү янын.
Ленинградның сүнмәс данын...
Берлингача алсу каны Пунктирлар сызган аның.
Кеше тәне — җир күкрәге Һәм язмышлар елъязмасы.
Күреп аның җәрәхәтен
Ничек күңелең сызламасын?!
Урамнарда һәр гөл көләч, Урамнарда һәркем көләч. Аңлыйсың ул көләчләрнең Бар контрастын монда кергәч.
Еллар саклый яраларны...
Чүпрәк каплый яраларны._ Ләкин тарих һәр буынны Шул язмыштан аралармы?!
—Егетләр чыгалар пардан... Тәннәрендә мәрҗән төсе; Мускуллары елкылдаган, Һәркайсында Атлант көче.
—Сабын.
Суда чыпырдана.
Бигрәк наян,
Бигрәк нәни...
Рафаэль язган рәсемнән Монда сикереп төшкәнменн?!
Аларның да алсу тәнен Кыйпылчыклар ярырмыни?
Аларның да ярсу каны Пунктирлар салырмыни?
Мин аларны күрер идем Рингта яки сабан туйда. Заводларда, төзелешләрдә.
Су астында, җирдә, Айда.
Антик дөнья Антенларын Тан калдырыр буын үсә. Җир-ананың яралары Тарих битләренә күчә.
Еллар, күрми кара-акны, Үз җаена ага-ага...
Кнң күкрәкле, зур йөрәкле Ирләр кирәк Планетага.
Семей1
Европадан килдем сипа, комлы Семей.
Синен хакта легендалар тынлый-тынлый.
Тик шапырынмыйм, кыргый Азия, дип лаф ормыйм, Менә хәзер күкрәгемә шатлык сыймый:
Рәсәй кебек ягымлы як. сагыныр як, Рәсәй кебек аналарча назлап үптен.
«Ой, син ногай баласы гой». — диеп казакъ Туганыдай якын күреп кунак итте.
Монда мина бар да иске таныш гүя: Этләрен дә койрык болгап сәлам бирә. Күктән кояш авыз ерып көне буе Нурларыннан сина рәеш күлмәк тегә.
Иксез-чиксез киплегенә күзем йөртеп Онытылам, шашкын хисләр канат кага: Айналаен2 ак күбеккә баткан Иртсш Курмангазый моннарыдай ташып ага.
Килдем Тукай иленнән мин котлау алып, Бәйгеләрен, сый-хөрмәтен кочагына. Бәйрәм итә бүген уртак жинүләрне Европа да, Азия дә бер табында.
Мәдхия
(һ һейкегә ияреп )
Жульстталар - барысы да!
Мәшһүр Ләйлә — фәкать шәүлә Син гүзәлем каршында.
Бар да әкият, бар да таш сын, Берләштергән тик бер син; Ләйлә дә син. Зөһрә дә сми, һәм Жульетта. һәм Ширин.
| Семей — Семипалатинск шәһәрен казакълар һәм татарлар шулай атыйлар.
’ Ай наласн — яратып, сөеп әйтү, тирәндә әйләним, дигән сүз (казакъча).