Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күңелдәге һәйкәл


Килеп чыккач синен өстенә, Башым иеп тордым бер мәлгә. Шигырьләрен җиңел ятласам да, Каберенне таптым көч-хәлгә.
Нәни генә такта уртасына Ярый әле исемен язылган. Чәчәкләр юк. Үзен күпме чәчәк Бүләк иттең гомер языннан.
Кул кирәктер, бәлки, тезәтергә, Кабер естен инде юылган. Шигырьләрен ләкин йөрәкләргә Юылмаслык булып уелган.
Владимир Комаровка
Галәмдәге нн зур йолдыз булып Кабындың син дөнья күгендә.
Гасырларга тиңдәш гомерне бит Яшәп үтә алдың бер көндә.
с 0
Батырлыгын җирдә яңгыпдп тора,
Ә хезмәтең күктә күкрвде.
Синен исем шигъри Орбитага
Алып чыгар әле күпләрне.
(Шагыйрь кабере янында уйлану.)
(Хгсэн Туфанга)
Акын кыры уйдырышлы,
Күп уйлар сыйдырышлы.
Бөртекләп җыя күңелләр
Ул үстергән укышны.
Ил кырыйда чәчәк атар
Иде минем җырым да.
Бер бөртек булып шыталсам, Шагыйрь Туфан кырында.
Гашыйклар
Чибәр кыз яулык чигә, Егет тәрәзгә килә.
Тәрәэгә килә егет, Йөзен күрмәмме диеп.
Егет машина йөртә.
Кыз борылышта көтә. Борылышта көтә кыз, Әйтмәсме дип берәр сүз.
Кыз елгадан су ала, Егет көймәдә бара.
Көймәдә бара егет, Шул кызда бөтен өмет.
Егет рәшәткә тота.
Кыз яшелчә утырта.
Яшелчә утырта кыз, Гел егеттә ике күз.
Кызы ут йотып йөри. Егет ялкында көйри. Ялкында көйри егет, Әйталмый сөям диеп.