Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЛӘМ ҺӘМ СУГЫШ


әйнең матур кеннәре Иген кырлары, җимеш бакчалары кояш нурына коенып утыра. Сугыш полосаларында хуҗасыз калган игеннәр, саргаеп, тапталып беткәннәр Кайбер урыннарда исән калган игеннәр, башларын селкеп, гүя хуҗаларын чакыралар. Каршы як »ау би
тора оле. Шуннан файдаланып, мин батарея минометчылары белән политбеседа үткәреп ягам. Агач ботакларына яшеренгән батареяләр ут ачарга команда когәләр. Сигнал була калса, барысы да әзер. Яшел чирәм естендә сугышчылар тезелеп утырган. «Кызыл Армиянең коче нәрсәдә?» дигән темага беседа бара. Аоыр сугыш юллары үткән минометчылардан берәү әле кичә генә ейдән кил’он мине озатып калдылар.
— Хушыгыз, дусларым!
Иген кырларындагы җәяүле сукмак буйлап, штабка килом. Землянка эчендо, телефонистка янында, майор Новиков утыра. Честь биреп, каршына басам.
— Сезне фронт газетасына эшкә чакыралар.— ди ул, генерал Шатилов кул куйган кәгазьне күрсәтеп.— Эшне еэеп килдегезме?
— Нинди газетага, иптәш майор? — дим.
— Фронт газетасына!
— Алайса «Ватан намусы эчен» газетасына икен| — дим мин.
Бу газета миңа бик таныш, безгә килеп тора. Сугышчылар яратып укыйлар, кәгеп алалар. Редакторы — Риза Ишморатов. Газета битләрендә күренгән шигырьләре буенча чамалыйм: М, Садри һәм Гали Хуҗнев иптәшләр дә шунда булырга кирәк. Туктале, алар минем бу частьта булуымны каян белгәннәр соң?! Хәер, бу газетага мин бик еш кына хәбәрләр язып тора идем, шуннан чамалаганнардыр инде. Шул турыда
тендә җан әсәре юк. Бүген нигәдер дошман дә тынып
хатны укып күрсәтә. Тылда кон-теи фронт эчен эшлиләр икән, дип нәтиҗә ясый ул.
Беседа күңелле генә барганда, землянка эчендә телефон шалтырый. Дежурный, чокыр эченнән башын гына чыгарып, мине чакыра. «Бюро утырышынадыр» дип, эшемне бүлем. Полк партия оешмасында бюро члены булганга, мине шулай еш чакыралар. Трубканы алам. Телефонда иптәш «28». Бу «28»нсң политик эшләр буенча полк командиры урынбасары майор Ноаикоо икәнлеге миңа билгеле.
— Тыңлыйм, иптәш <>28»1—-дим.
Ул миңа, ярты сәгать эчендә партбюро эшләрен урынбасарга тапшырып, «Амурига килеп җитәргә куша.
Ашык-пошык әзерләнеп юлга чыгам. Полк штабы бездән ярты километр чамасы арттарак. Ул да ташландык бор хутор тирәсендәге чокырга урнашкан.
Сталинградтан Польша чигенә кадәр авыр сугыш юлларын бергәләп үткән, бетен шатлык һәм кайгыларыбызны бергәләп күтәргән якын дусларым яшел урман читендә
уйланып торган арада, майор кечкенә генә бер кәгазь кисәгенә шапылдатып печать суга да миңа суза:
— Менә — маршрут. Фронт штабына,— ди ул.— Анда сиңа газета редакциясе урнашкан авылны күрсәтерләр. Эшегездә уңышлар телим!
Көн кичкә авышып бара. Караңгы төшкәнче берәр авылга җитеп булмасмы. Ялгыз барам. Әле генә сибәләп үткән җәйге яңгыр җәяүле сукмакны боламыкка әйләндергән, баскан саен аяклар тая. Бара торгач, артка да борылып карыйм. Күк читенә зәңгәр төтен җәелгән, һавада ялкын шәүләсе. Авыллар яна, кичке тынлыкны бозып, туп тавышлары гөрелди... Әйе, иптәшләрем ут эчендә калды, ө мин, атлаган саен, фронттан ераклаша барам.
Караңгы төшеп килә, алда ярым җимерек бер авыл күренә. Караңгылык куерганчы шул авылга җитәсе иде. Ашлык арасыннан турыга сыптырам. Авылда кичке тынлыкны ярып, солдатлар җырлый.
Урамга килеп кергән ят кешене күргәч, өй түрендә тәмәке көйрәтеп утыручылар аптырап калалар, шикләнәләр. Кай якка юл тотуымны сөйләп бирәм, язуымны күрсә- тәм. Бу авыл Иске Беркути булып чыкты. Немецлар тирә-юньне миналаганнар, саперлар хәзер шуны арчып яталар икән, алар минем кайсы сукмактан килеп чыгуымны белгәч, аптырап калдылар. «Ничек син минага эләкмәдең?!» диделәр Әҗәл җитмәгән, күрәсең!
Салам җәелгән идәнгә йокларга ятабыз. Йокыга киткәнче ерак тылда калган семьяларыбыз турында сөйләшәбез. «Кайчан немецларны илдән куып чыгарырбыз икән инде», диләр солдатлар. Иртәгесен алар мине бик якын итеп озатып калалар.
Фронт штабын эзләп барам, юлда бер машина очрый, ул мине утыртып алып китә. Менә Көнбатыш Украинаның кечерәк кенә бер шәһәренә — Тернопольгә килеп керәбез. Эх, Тернополь! Кыш көне, буран эчендә без сине камап торган идек. Атна буена дошман безне урамыңа кертми азаплады. Ниһаять, ул каршы тора алмады, бирелде. Без алга киттек! Тернополь, син болай да минем өчен бик истәлекле шәһәр; 1915 елда ук, беренче дөнья сугышында да мин синең капкаңны бер каккан идем инде. Ул сугышка да гади бер солдат буларак катнашкан идем мин. Күпме сулар акты, күпме җилләр исте, ә мин һамач исән»
Машина, бормалы урам буйлап, алга чаба. Ә мин шул үткән көннәрне күз алдыма китереп барам. Ерак та түгел, Чернеховка дигән бер авылга туктыйбыз. Фронт штабы шунда икән. Йорт алдына берничә җиңел машина туктаган. Капка төбендә кораллы солдат басып тора. Язуны күрсәтеп, кереп китәм. Ни өчендер ачык ишеккә плащпалатка корылган. Рөхсәт сорап, эчкә үтәм. Балчык стеналы иркен өй эчендә берничә язу өстәле артында төрле дәрәҗәдәге хәрби кешеләр утыра. Чибәр генә бер кыз машинкада баса, түрдәге өстәл янында бер капитан телефонда сөйләшә, эше беткәнне көтеп торам. Шуннан соң каршысына басып честь бирәм дә язуны сузам. Ул, аңа күз йөртеп чыга да, урыныннан торып, эчке бүлмәгә кереп китә.
Мине озак тотмыйлар, тиешле язу тоттырып, якындагы бер авылга өйрәтеп җибәрәләр. Редакция Сокорика исемле поляк авылына урнашкан икән. Авыл тирәсендә ямь-яшел болын җәелеп ята. Шул болынны урталай ярып, шактый киң бер елга ага. Суы ярыннан ташып торса да, гадәттәгечә каз-үрдәк күренми. Сәбәбе билгеле: әле күптән түгел генә авыл фашист килмешәкләрдән арынган. Фронт моннан ерак түгел икән.
Ап-ак балчык стеналы хаталарның түбәләре кайсы чирәп, кайсылары салам белән ябылган. Урамнары тын. Җирле халык бөтенләй күренми диярлек. Ара-тирә хәрби киемлеләр күренгәли. Авылга килеп керү белән, мине шул нәрсә гаҗәпләндерде: кайдадыр машина гөрләвенә кушылып саф татарча җыр яңгырады. Аякларым ирек- сездән шул якка борылдылар. Якынлашкан саен, җыр ачыграк ишетелде. Кызлар җырлый иде.
Зәңгәр күлмәгем чайкарга, Гелэадә,
Зәңгәр күлләр тапмадым, тапмадым.
Башкаларда һич күңлем юк, Гөлзадә, Сине сөям, аппагым, аппагым!
Канлы сугыш юлларына баскан көннәрдән бирле, үз җырларыбызны ишеткәнем юк иде. Мин эреп киттем. Уйларым еракта калган Казаныбыз тирәсенә очтылар.
Ера* поляк авылларына бу татар кызлары кайдан килеп чыккан сон’ Билгеле, болар фронт газетасы басыла торган типографиядә эшләүче наборщик кызлар инде, дип уйлап куйдым мин һәм чыннан да ялгышмадым, ишек алдында, агач яфраклары астына яшеренгән автомашиналарда газета басу, хәреф кою «цехлары» эшли, ачык тәрәзәләре урамга караган балчык өйләрдә кызлар җырлый-җырлый хәреф җыялар. Нәкъ естенә килеп чыктым, ахры. Әнә. капкадан чыгып, бер хәрби үр-ә таба утеп бара, редакциянең кайда урнашуын сорамакчы булып, аңа дәшәм
— Иптәш капитан!..
Шулай диюгә, ул борылып карады һәм... кочаклаштык. Ул — каләмдәш дусларымнан Мөхәммәт Садри иде.
«Ватан намусы өчен» газетасы алты почмаклап салынган чиста гына бер поляк йортына урнашкан икән. Бер почмакка хуҗалар кысылган, икенче яртысында — редакция. Тур тәрәзәгә каршы куелган язу өстәле янында газетаның редакторы! майор Риза Ишморат белән капитан Гали Хуҗи эшләп утыралар. Кочаклашы.п күрешәбез.
— Таптык бит үзеңне! — ди Риза, елмаеп.
— Мин дә менә оягызга килеп җиттем! — дим.
Көндезге аш вакыты җиткән иде. күрше йортка урнашкан ашханәгә киттек. Анда рус, украин, казакъ, үзбәк офицерлары — газета эшчеләре утыра. Риза мине рус газетасы редакторы полковник Жуков, украина шагыйре Андрей Малышко, үзбәк драматургы, ләкин үзе татар Зиннәт Фәтхуллин һәм башкалар белән таныштырды. Алар төрлесе торле йортларга урнашып эшлиләр, ашау-эчү вакытында яки партия җыелышы булганда гына бергә очрашалар икән.
Редакция работниклары арасында атаклы рус шагыйре С. А. Безыменский да күренә. Ул 1919—20 елларда Казанда яшәгән һәм беренче әсәрләрен дә шунда иҗат иткән кеше. Ләкин шагыйрь иешәләр белән аралашырга бик үк яратмый, күрәсең, һәрвакыт ялгыз йөри, күбрәк редакциядә машинистка янында утыра, нәрсәдер әйтеп яздыра, шуннан соң озын гәүдәсен сыгылдырып, авыл урамы буйлап, эш урынына юнәлә Алгы сызыкка чыгыл йөргәне дә сизелми, ә сугышның соңгы көннәрендә исә ул безнең тирәдә бөтенләй күренмәс булды.
Ашханәдән чыккач, әлеге -матбугат- йортына керәбез. Монда Хәят, Рәшидә исемле Казан кызлары эшлиләр икән. Авылдан-авыпга, шәһердөн-шәһергә күчеп, бөтен Украинаны үтеп чыккан шат күңелле бу кызларга мең рәхмәт әйтәсе кило минем. Алар көннәр буе хәреф кассасы янында басып, ару-талуны белми эшлиләр, йөгерек куллар кырык төрле кассадан коннар буе хәреф чүплиләр.
— һай, матур җырлыйсыз икән сез, кызлар! — дим мин, алар белен исәнләшеп
— Җырлыйбыз шул, абый, җырлагач, күңеллерәк була! — диләр алар, бер-
берсенә чыгарыла икән.
Газета 1942 елның декабренда Воронеж өлкәсендә чыга башлаган. Аның баштагы саннары шагыйрь Әхмәт Ерикои җитәкчелегендә чыгып килгән. Шул көннәрдә Гали 7. .К. У.’ М S.
карашып.
— Туган яклар искә тешә! — ди икенчесе.
Касса тирәсендә рус кызлары да бар. Алар да җырлыйлар, татарча бер авыз сүз белмәсолор дә. татар кызларына кушылып җырлыйлар икән.
Кич булды. Күчме электр станциясе көче белән өйләр яктыртылды. Тәрәзәләргә кора пәрдәләр эленде. Яктылык күрсәтергә ярамый, дошман самолетлары очкалап тора. Еракта туп тавышлары гөрелдәсә дә, баш очында снарядлар ярылмый әле, ләкин төнлә тынычлап гына йокларга туры килми икән монда Бендеревчылор дигән сатлык җаннар авыл тынычлыгын бозып йөриләр. Кичә генә әле күрше авылларда күренгәннәр, запас частьтагы солдатларга һөҗүм иткәннәр. Бәрелешләр булган Фронт газеталары урнашкан бу авыл да тыныч түгеп. Шуңа күрә көне буе язу өстәлендә эшләп утырган Гали Хуҗи белән Мөхәммәт Садри. винтовкалар асып урамга чыгып киттеләр Риза белән икәү генә калдык, бер караватта икәүләп ятабыз. Күзгә йокы керми. Үткән көннәр, бергә укып йөргән чаклар искә төшә. Мин Сталинградтан алып бирегә килеп җиткәнче баштан кичкәннәр, канлы сугыш юллары турында сөйлим. Риза фронт газетасы эшләре белән таныштыра. «Ватан намусы өчен» газетасы биш телдә рус. татар, украин телләрендә генә түгел, казакъ һәм үзбәк телләрендә до
97
Хуҗи да килеп кушылган. Ләкин газетаның оеренче редакторы Әхмәт Ерикәйгә озак эшләргә туры килмәгән, аны ерак тылга күчергәннәр. Аннан газетага Риза Ишморат, ны редактор итеп билгеләгәннәр. Озакламый шагыйрь Мөхәммәт Садри да редакциягә килеп эшли башлаган.
Мөхәммәт Садри, газетага килеп эшли башлаганчы ук инде, каты сугышларны башыннан кичерә. Мәскәү тирәсендәге сугышларда катнаша, контузия слыл, госпитальдә ятып чыга. Тагы сугышка керә. Дошман бомбалары астында калып, ул икенче кат контузия ала. Аннары СССР язучылары союзы идарәсеннән Фадеев аны фронт газетасына эшкә җибәрә. Мөхәммәт Садри бу газетага әнә шулай килеп эләгә...
Совет Армиясе көннән-көн шәһәр-авылларыбызны дошманнан азат итеп, һаман алга омтыла. Җиңүдән өметен өзгән фашист өерләре, авылларны яндырып, шәһәрләребезне җимереп чигенә. Редакцияләр дә, аөылдан-авылга күчеп, фронтка ияреп бара. Бер урынга туктап, атна-ун көн эшли дә, тагы күченә, тагы алдагы сызыкка якынлашып эшли башлый. Әнә шулай Польша туфрагына аяк басканчы, ул егермедән артык авыл һәм шәһәргә туктап эшләгән...
Тынычлап йокыга китәргә дә өлгермәдек, төнге сактан Гали белән Мехәммәт кайтып керде.
— Безнең чират тыныч үтте, алмашка Украина газетасы работниклары чыкты.— диләр алар.— Әйдәгез, бераз йоклап алыйк!
Иртәгесен мин дә эшкә утырдым. Атнага ике тапкыр чыга торган дүрт битле газетага материал өлгертергә, алгы сызыктан килгән хәбәрләрне эшкәртергә кирәк. Чираттагы санның корректурасы килгән, аны да күздән кичерәсе бар. Газетаның җаваплы секретаре Гали Хуҗи газетаның макетын төзи. Мөхәммәткә килсәк, ул бик тынгысыз икән. Командировкадан кайтып керми, диләр аның турында. Менә бүген дә, әпен-төпен иртәнге чәйне эчте дә, юл сумкасын асып, алгы сызыкка чыгып китте. Риза, биш редакциянең бергәләп үткәрелә торган утырышына барам, дип күздән югалды...
Фронт тагы кузгалды, без аның артыннан алга күчәбез. Фронтка якынлашкан саен, тынычсызлык арта бара, авылларда солдатлар команда көтеп яталар. Безгә урын да юк. Бушаган бер йортка кереп урнашабыз. Төнлә тревога. Без өстәлләрдән кузгалып, урамга чыгабыз, читән кырыйларына казылган чокырларга посабыз. Кемгә каршы! Бая әйткәнчә, тагын шул бендеревчылар кузгалган!
Мин инде — ике елга якын ут эчендә йөргән кеше. Тынычсыз тоннәр миңа бер дә ят түгел. Ләкин бит безнең төп эшебез сугыш түгел, без — газета эшчеләре. Көн аралаш газета өлгертергә тиешбез. Шулай да сак булырга кирәк. Бер кулда каләм булса, икенчесендә корал булсын! Шундый көннәрнең берсендә хәбәрчеләр киңәшмәсе үткәрергә җыенабыз. Риза җыелыштан кайтып, доклад әзерләргә утыра. Тәрәзә ачык, күктә самолетлар шаулый, якыннан гына дөбердәп танклар үтеп бара. Радио-алгычлар китергән хәбәрләрне газетабызга кертергә ашыгабыз. Һава дулкыннары бик тиз хәрефләргә әйләнә.
Чия агачларына күмелеп утырган Польша авылы. Тәбәнәк кенә мәктәпкә хәбәрчеләр җыелган. Бирегә Беренче Украина фронты сугышчылары, Ватан сугышы геройлары килгән, күкрәкләрендә орденнар ялтырый. Танышлар, бер-берсен кочаклап, күрешәләр.
Җыелышта Украина газетасы хәбәрчесе майор Борзенко доклад ясый, язучы Борис Горбатов халыкара хәл турында сөйли. Аннан соң секцияләргә бүленеп эшли башлыйбыз. Татарлар да куп. Безнең секцияне майор Риза Ишморат алып бара, газетаның эше турында доклад ясый. Җыелышка алгы сызыклардан башкорт шагыйре Гыйлемдар Рамазанов, язучы Гали Ибраһимов, драматург Зәйни Шаһиморатовлар да килгән. Барысы да — безнең хәбәрчеләребез.
Рамазанов Беренче танк армиясенең механикалаштырылган унынчы бригадасыннан килгән. Ут эченнән газетага ялкынлы шигырьләр язып торучы бу гади солдатны мин беренче тапкыр күрәм. Ул Мәскәү тирәсендәге каты сугышларда әтисен югалткан. Аның кабере Бородино янында. Шуңа күрә фашист илбасарларга каршы нәфрәте аның бик көчле. Хәзерге көндә филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә күтәрелгән шагыйрь Рамазанов бу җыелыштан соң безгә тагын да якынлашыбрак китте, гаэета-
быэга гагыи да активрак катнаша башлады. Ул безнең барыбызның да якын дустына әйләнде.
Язучы Гали Ибраһимов та безнең актив хәбәрчебез булып китте. Хәзер дә куз алдында: ул винтовкасын иңенә салып килеп керә дә, куеныннан бер торга* кәгазь чыгарып, естәлгә куя, үзе кыюсыз гына читкә басыл, безнең фикерне кетеп тора иде. Аның дә хәбәрләре, хикәяләре газетабызда еш басылдылар
Икенче кенне политбүлек начальнигы генерал-майор Шатилов һәм авиация генералы С. Рамазанов белән очрашу үткәрдек. Генерал Шатиловның «Без Берлинда булачакбыз!» дигән сүзләре һәммәбезне дә дәртләндереп җибәрде. «Ура» кычкырып кул чаптык! Бу җыелыш алдыннан Р Ишморат, кен-тен утырып. Беренче Украина фронтындагы татар сугышчылары исеменнән тылга, татар халкына хат язган иде Җыелыш бу хатны бик хуп күреп кабул итте, катнашучылар кулларын куйдылар. Бу хат ерак тылдагы туганнарыбызны яңа җиңүләргә дәртләндерде һәм җавап итеп газетабызга бик күп җылы хәбәрләр килде.
Бу киңәшмәдән соң, тагын алга күчендек. Гитлерга һоҗүм ясаганнар икән дигән хәбәрләр таралды. Ниһаять, икенче фронт та кузгалды. Союзниклар: «Болай карап торып кына эш чыкмас, ахры!» диделәр, күрәсең! Әйдә иш янына куш булыр Дошманның соңгы сәгате якынлаша. Ул, суы кибә барган күлдәге балыклар кебек кая керергә урын таба алмый!
Фронт газеталарында эшләүче башка иптәшләребез белән йорешә алмыйбыз, ләкин алардан сәлам хатлары озелеп тормый. Дүртенче Украина фронтыннан Ибра* Гази: «Фашистлар Кырым якларыннан үкчәләрен күтәрделәр, тиздән арт сабакларын укытырбыз аларның!» — дип яза. Беренче Балтик буе фронтында чыга торган «Алга, дошман естенә» газетасында эшләүче Афзал Шамов, Абдулла Әхмәтләр да «Фрицларның эчләре китә. Россия икмәге килешмәде, ахры, сызалар бездән, ләкин белеп торсыннар, без аларны үз еннәрендә дәмектерәчакбез»,— дип, күңел күтәренкелеге белән шатлыкларын уртаклашалар
Лейтенант Сибгат Хәким Курск дугасында алгы сызыкта взвод белән командалык итә. Бервакыт Гали Хуҗи аның эзенә тешә, эзләп таба, ләкин аның янына җибәрмиләр, ченки Сибгат ут эчендә сугышчан сакта тора, аларта ашны да качып-посып кына китерәләр. Гали, ничек итсә итә, аш илтүче солдатка ияреп, үрмәләп, Сибгат янына килеп чыга. Ике шагыйрь кочаклашып күрешәләр, тон буе землянкада соиләшоп утыоалар. Сибгат үзенең яңа шигырьләрен биреп җиберә. Шул очрашудан соң, без Сибгат Хәкимнән хат алгалап тора идек, бу арада аннан хат-хәбәр юк Борчылабыз. Каләмдәшләребез М. Җелил, А. Алиш турында дә бернәрсә белмибез. Ф Кәримнең яраланып кайтуын, госпитальдән чыккач, тагын фронтка китеп баруын ишеткән идек, шуннан соң аның белән элемтә озелеп янтте әле.
Хәбәрчеләр алгы сызыкларда йергәндә. торле хәллор дә булып куя. Менә рус газетасында эшләүче хәбәрчебез майор Борзенко каты һоҗүм сәгатьләренә туры килә, ул, каләмен юл сумкасына кыстырып, кулына автомат ала да, сугышчылар белен берте, ут әчене кореп кию, командиры һәлак булган батальонны әйдәп, дошман естенә ташлана һәм каты сугыштан соң аның батальоны дошман верен тузгытып, оһемиятло пунктны яулап ала Хобәрченең бу батырлыгына югары бая бирелде ул Советлар Союзы Герое диген исемгә лаек булды.
Фронттагы уңышлы һоҗүмнәр безне чиксез шатландыра. Польша туфрагын иңләп йоргән ионнарда безнең ечен тагын бер куанычлы вел булды Казаннан язучы Газиз Иделле белен журналист Фатыйма Галиева килеп тоште. Алар туган Татарстан якларыннан бик күңелле хоберлер, кайнар сәламнәр алып килсеннәр. Ерак тылда калган якташларыбыз фронт ечен янып-коеп эшлиләр икән.
Газиз Иделле язучылар деньясындәгы яңалыклар белен таныштыра, Фатыйма үзенең ягымлы матур тавышы белән Сарман коен суза:
Сарман буйлары киң ялан.
Печәннәре җитәр бер заман шул. Печәннәре җитәр бер заман.
Кавышу лары ла бик күңелле. Әмма аерылышу бик яман.
Без тыңлыйбыз, күңелләр еракта калган Татарстаныбыз якларында: аның яшел болыннары, ярларына кадәр тулып торган инеш-сулары, анда йезеп йергән казлары, үрдәкләре— барысы да, барысы да күз алдына килеп басалар... Якташларыбыз шулай күңелләрне күтәргән көннәрдә фронтта да зур шатлыклы вакыйгалар булды: I нче Балтик буе, I—III нче Белоруссия фронтлары һөҗүмгә күчте, ике меңләп авыл азат ителде.
Газиз Иделле җиң сызганып эшкә кереште, ул зур-зур очерклар язды, партия җыелышларында актив чыгышлар ясап, безне куандырды. Ләкин тыныч почмактан килгән кешегә монда бер нәрсә җитенкерәми — мунча юк, полякча әйткәндә, «ваэня» юк, өйдә юыналар. Без инде күнегеп киләбез, ә Газиз көн дә шул турыда зарлана, хәтта ул Тукайчарак иттереп бер шигырь дә «иҗат» итеп ташлады:
Ни сәбәптән бу Польшада
Хәтта тәнгә мунча юк!
Күп йөри торгач, ул аңа иреште.
Беркөнне машинага редакция җиһазларын, хәреф кассаларын төяп, күрше сзылга күчеп барганда, дошман самолетлары килеп чыкты. Алар шаулап баш өстендә әйләнәләр. анда да, монда да бомба яудыралар. Менә сиңа мунча! Машиналарны туктатып, юл читләрендәге чокырга посабыз. Тирә-юнебездә бомбалар ярыла, баш очыннан сызгырып бомба ярчыклары оча. Ут көчәйгән саен, без җиргә сеңә төшәбез. Бәхет бар икән: дошман самолетлары безгә зыян китерә алмады, бомбаларын ташлап бетерделәр дә китеп бардылар. Без, чокырлардан чыгып, тагын машинага тоялдек. Төялдек, ләкин Газиз әле һаман да күренми иде. Без, аптырашып, аны эзли башладык. Ул, бер дә исе китми генә, чокыр эченә посып утыра икән.
— Әйдә, Газиз, мунчаның пары бетте инде! — дибез.— Киттек, сине генә көтәбез.
Газиз өчен бу күренеш бер чиркәнеч алу гына иде, юлда артык борчу булмады. Чокырлы-чакырлы юллар үтеп, алга барабыз. Фронт сызыгына якынлашкан саен, туп гөрелтесе көчлерәк ишетелә. Авыллар яна, кырда ватык танклар, орудиелар аунал ята. Кичә генә биредә каты сугышлар булып узган, кырга дошман солдатларының үле гәүдәләре сибелгән. Сугыш вакытында урман эчендә яки кар базларында яшеренеп яткан хатын-кызлар, көрәклер тотып, кырга чыкканнар, үлекләрне күмеп йөриләр. Юл тулы тере мәетләр — немец әсирләре очрый. Пычракка баткан бу җан көекләре, башларын түбән иеп, көч-хәл белән генә атлыйлар. Машиналар юл пычракларын чәчрәтеп үтеп киткәндә, аларның өметсез күзләре озатып кала. «Менә, теләгегезгә ирештегез!» — дибез без, алар> а күз ташлап.
Юллар пычрак, ара-тирә ябалак кар очкалый, ләкин язгы кояш нурлары бу мамык кар бөртекләрен бик тиз тамчыга әйләндерә. Яз җитә, без дә, язгы кояш кебек, зур җиңүләр белән дошман иленә якынлаша барабыз. Менә Польшаның соңгы авылы. Ак түшле тәбәнәк йортлар, очлы манарасын күккә сузган поляк костеле. Ул, сугыш сөременә исе китмәгәндәй, тын гына утыра. Кайнар көннәрдә урман эчендә яткан авыл халкы, кул арбаларына төялгән урын-җирләрен өстерәп, туган йортларына кире кайтып бара. Машинага юл сабып торганда, алар «Рус солдатларына зур рәхмәт!» дигән кебек, елмаеп калалар.
Алда тар гына инешкә салынган чуен күпер күренде. Аның янындагы ала-кола буялган баганага «Польша — Германия» дип язылган такта эленгән. Димәк, без Германия туфрагына, дошман җиренә аяк басабыз. Әйе, гитлерчыларның үз өенә үтеп керәбез. Хәерле сәгатьтә!
Идел ярларына аяк баскан, Урал тауларына үрмәләргә исәп тоткан гитлерчыларны илебездән кудык. Нинди утлы көннәр баштан кичмәде! Ростов, Сталино (хәзерге Донецк), Киев урманнарында канлы сугышлар. Хәтерлим: Сталинога кипеп җиткәч, минометларыбызны шәһәр тирәсендәге бараклар янына куеп, дошманга ут ачтык. Таң алдыннан шәһәрне азат иттек. Урамнарда төтен, шәһәр театры яна. Төн буе йокы күрмәгән шәһәр халкы — урамда. Алар безне кочакка алалар, шатлыкларын уртаклашалар.
Урам уртасында туктап торган арада бер солдат капка төбендә басып торган балалы хатынны күрсәтте:
— Иптәш Бакиров, арагызда татарлар юкмы? — диде,— Якташларын бик күрәсе килә икән.
Баласын күкрәгенә кысып тоткан бу хатын, татарча исәнләшкәч, елап ук җибәрде
— Ике ел җәфа чиктек бу ерткычлар кулында. Мең рәхмәт сезгә. Ике елдан артык вакыт туган халкымны күрәсем килеп тилмердем. Сумкагызда татарча берәр китап юкмы?
фронтка китәр алдыннан гына «Яшь патриотлар* исемле очерклар җыентыгын ф басарга биреп калдырган идем. Мин фронтта үткәргән көннәрдә шул җыентык басы- _ лып чыккан икән, бер данәсен миңа дә җибәргәннәр иде. Шул китапны калдырдым г Бик тә куанды. Елап озатты...
...Машинабыз Германиянең беренче шәһәре — Крайцбургка килеп туктаганда, мин u уйларымнан арынып, күземне ачтым. Крайцбург Бреслауга килү югын каплап торган $ көчле терәк пункты булган. Немецлар, рус гаскәрләренең үз җирләренә керүләренә “ ышанмаганга, соңгы чиктә генә шәһәрне ташлап качканнар. Шәһәрдә җан әсәре юк. £ матта эт-мәче кебек хайваннар да күренми. Ара-гирә җимерек йортлар пыскып утыра.
Юл читләрендәге канауларда велосипедлар, урын-җирләр, паласлар аунап ята. Шәһәр- — дан ашык-пошык качып киткән җирле халык ташлап калдырган алариы! ф
Кайда туктарга? Урнашып эшләрлек уңайлырак почмак сайлыйбыз. Теләгән йортка s кер. кем дә юк. ишекләр ачык. Тәрәзә төпләрендәге гәпләр чәчәк атып утыра, сте- О надагы зур сәгатьләр дә салмак кына йөреп торалар, аш өстәлендә тәлинкәләргә “ бүленгән азыклар калган. Күрәсең, эшләре бик тә ашыгыч булган!
Үзебезгә җайлы почмак сайлап йөргәндә, оч катлы зур гына парадный ишеге < артында бер җан иясенә юлыктык. Ул — тәгәрмәчле арбага утырган авыру бер карчык « иде. Бу авыруны үзләре белән алып китәргә уйлап урамга алып чыкканнар, ләкин — ишек артында калдырып китеп барганнар...
Бу кызганыч хатынны үз бүлмәсенә урнаштырыл китәргә уйладык, ләкин ул безне, без аны аңламыйбыз. Арбасы белән күтәреп, икенче катка менгезәбез, аның Q ишарәсе белән коридор буйлап барабыз. Бер ишекне күрсәтә — керәбез Матур гына 14 җиһаЗландырылга» бүлмә. Карчык бүлмәдә үз арбасында иори ә күзләрендә яшь. Гитлерчылар безнең илебездә нинди генә вәхшилекләр эшләмәделәр! Шуңа да карамастан, ул кабатогнәр үз халкы арасында рус халкын, рус солдатларын ерткыч җанварлар итеп күрсәтеп килделәр. Шуңа күрә гөнаһсыз бу гарип хатын да рус солдат-ларыннан шундый ерткычлыкны көткәндер, ләкин кешелеклефярдәмне күргәч ирек- сездән күзләренә яшь килгәндер.
Газета хезмәткәрләре еч катлы бер зур йортка урнашты. Бүлмәләр күп. ашамлыклар да җитәрлек. Ләкин шәһәрдә су юк. электр станциясе дә эшләми иде. Шәм яндырып кына утырабыз. Аның каравы караватларда мамык мендәрләр еелеп тора, эштән бушау белән шул чүмәләләр эченә чумабыз. Германиядә беренче кичне шулай каршыладык.
Фронт инде шактый алга китте, көнбатыштан икенче фронт тә кысып килә. Кая керергә белмәгән дошман үлем алдында тыпырчына. Шәһәрне ташлап киткән җирле халык та, кая керергә урын тапмагач, яңадан төянеп, шәһәргә кире кайта башлады.
Германиядә немецлар калдырыл киткән типографиядә газетабызның беренче санын басабыз. Садри ничә генә алгы сызыктан бик күп хәбәрләр алып кайткан. Бүген Гали чыгып китәргә җыенып йөри. Аның Закир дигән бер батыр тотар егетен эзләп табасы бар.
Бетен фронт буйлап көчле һөҗүм барган көннәр Хәбәрчеләр алгы сызыклардан кайтып кермиләр. Берсе койтышка. икенчесе чыгып китә Менә Венгриянең башкаласы Будапешт та азат ителде Бер-бер артлы башка шәһәрләр дә азат ителә. Җиңү сәгатьләре якынлаша!
Кра-цбургта озак торырга туры кипмәде Ашыгыч кына җыенып, алга, Германиянең үзәгенә таба күченәбез Юлда терхем-торкем хатын-кызлар, үз кешеләребез очрый, илар — Германиягә көчләп алып кителгән Совет гражданнары Хәзер үз илебезгә кайтып баралар.
Одер аркылы вакытлыча агач күпер салынган, шуның аша чыгып, юлыбызны дәвам иттерәбез. Юлда тезок хуторлар очрый, урман читләре тәбәнәк чуен киртәләр белән өйләндереп алынган.
«Германияне күрдек, сугыш исен дә бераз иснәдак, инде монда күргәннәрне . тизрәк елкә газетасында яктыртыйк!» дип, Газиз Иделле белән Фатыйма Галиева туган якларыбызга кайтып киттеләр.
— Туган Казаныбызга кайнар сәлам! — дип, аларны озатып калдык.
Беренче Украина фронты гаскәрләре Бреслауны чолгап торалар, урам сугышлары бара. Әнә шул шартларда М. Садри снайпер Газизов дигән бер татар егетен табарга тиеш. Хәбәрче бу егетне пуля яңгыры астында эзләп таба. Ул Садриның үз күзе алдында тагын берничә фашистны теге дөньяга озата.
Атаклы снайпер турында хәбәрләр басылып чыккач, Газизов «Тагын да дәртләнеп киттем әле», дип редакциягә җавап хаты язды.
Одер елгасы кардан-боздан арчылды, туп тавышлары тынып торган арада кырда тургайлар сайрый Ләкин елгада бертөрле дә хәрәкәт юк, көймәләр, баржалар «Беек Германиямнең хурлыклы җиңелүен күтәрә алмагандай, борыннарын ярга төртеп, тирән «йокыга» талганнар.
Тагын 150 километр алга күчеп, Заган шәһәренә туктыйбыз. Бу шәһәрдә каты сугышлар булган. Йортлар җимерелгән, урамнарда йөрерлек түгел —таш, кирпеч кисәкләре өелеп ята.
Берлин тирәсендә каты сугышлар бара. Безнең фронт — Беренче Украина фронты гаскәрләре, Беренче Белоруссия фронты белән бергә кушылып, оерлиииы чолгап алдылар. Фашистларның соңгы көчләре утлы боҗра эчендә калды, Берлин яна. Без* нең хәбәрчеләр кен саен ике-өч тапкыр Берлин тирәсенә барып кайталар.
27 апрель. Торгау районында безнең гаскәрләр союзниклар белән кушылдылар. Гитлер Германиясе соңгы сулышын ала. Йөрәк түзми, Берлин тирәсен йөреп кайтасы килә. Ләкин майор Риза ризалыгын бирми, янәсе, мин ут эчендә күп йөргән кеше, хәзергә калып торыйм. Бу юлы Берлин урамнарын ул айкап кайтсын! Риза, шулай сөйләнә-сөйләнә бил каешын кысып буа да, юлга чыгып китә һәм икенче көнне аны госпитальгә китереп салалар. Ул Берлин урамнарында барган сугышларда яраланган. Казакъ газетасы хәбәрчесе капитан Сугырбиков кулын югалтып кайтты. Канлы көрәш юлларым үткән бу иптәшләребезнең җиңү сәгатьләре якынлашкан көннәрдә генә болай яраланулары безгә бик күңелсез булды. Мин бу хәбәрне ишетеп, госпитальгә килеп чыккач, ак җәймәгә төренеп яткан Риза:
— Менә, Берлинга барам дип талпынган идең. Күрәсеңме, нинди хәлдә кайттым!— дип шаярткан була. ө
Ярый әле, ярасы ул кадәр куркыныч түгел иде, тиз терелеп чыкты, әмма Сугырбиков иптәшебез гомергә бер кулсыз калды...
9 майга каршы төндә газетабызның чираттагы санын әзерләп утырабыз. Тәрәзәләр томаланган, дошман актык сулышын ала, шулай да сак булырга кирәк, әллә кай- ларда яшеренеп яткан үләксә козгыннары килеп чыгарга мөмкин бит! Каләмебез җиңү сәгатьләре якынлашуын сизеп тибрәнсә дә, күңел тыныч түгел. Берлин урамнарында каты бәрелешләр дәвам итә, чарлакларга яшеренгән дошман калдыклары, кинәт ут ачып, котырынып алалар, ара-тирә яшерен тыкрыкларда автомат көпшәләре хәрәкәткә килә, дошман үлем алдыннан тыпырчына.
Кинәт көчле атыш башланды! ёеэ, каләмнәребезне ташлап, урамга чыктык. Ишек төбендә безне капитан Зиннәт Фәтхуллин каршылады. Ул редакциядә радио буенча дежур тора икән. Радио дулкыннары гитлерчы Германия гаскәрләренең тулысынча капитуляция ясаулары турында хәбәр китергән. Капитан шул шатлыгын уртаклашу өчен йөгереп кайтып килә икән!
— Сугыш бетте, без җиңдек! — диде ул, безне кочаклап.
Шатлыктан күзгә яшьләр килә. Без бер-беребезне кочып үбешәбез, котлыйбыз. Әле генә күкне яңгыратып үткән атышлар безнең частьларның җиңү салюты булган икән. Төн караңгылыгын ярып, күктә ракеталар оча!
Төн йокылары качты, барлык хәбәрчеләр редакциягә җыелды. Соңгы хәбәрләрне тикшерәбез. Бөек Россияне яулап алу белән хыялланган Гитлер үзе дә дөмеккән, түгелгән кан, күз яшьләре аның башына җиткән!
Йокысыз төн үтә, сызылып таң ата, җиңү таңы килә! Бүгеннән соң күктә дошман самолетлары очмас, туп тавышлары яңгырамас. Инде кояшлы тыныч көннәр илне шатландырыр!
I Бүген мие шатлык бергә килде. Җиңү бәйрәме итәбез. Шуның өстеиә бүген фронт штабында газета хәбәрчеләренә хөкүмәт бүләкләре тапшырылачак!
Машиналарга теялеп, фронт штабы урнашкан күрше авылга барабыз. Яшел агачлардан яз исе аңкый, телләр чәчәккә бөреләнгәннәр. Шуларга карал
— Агачлар, яфракларыгызны киң җәегез. Ал чәчәкләр, бакчаларга ямь кертеп, тыныч утырыгыз. Хәзер туплар тынды, җирдә дә. күктә дә тынычлык! — Диясе килә.
«Ватан намусы өчен» газетасы, башкалар белән бергә, сугышчыларны партиябез кушканча тәрбияләүдә, аларны зур җиңүләргә әзерләүдә зур роль уйнады Күл меңнәрчә совет солдатлары окопларда, землянкаларда газетабызны кулдан-г-улга йертеп укыдылар. Уп фронт сугышчыларының тирән мәхәббәтен казанды.
Газетабыз үз тирәсенә йөзләрчә актив хәбәрчеләр туплый алды, аларны үстерүдә, тәрбияләүдә тел чараларның берсенә әйләнде. Фронт буйлап канлы көрәш юллары үткәндә, газетабызның тел работникларыннан Р. Ишморат, М. Садри, Г. Хуҗи иптәшләр бергә эшләгән рус һәм Украина язучыларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә иттеләр. Шагыйрь Г. Хуҗиның «Россия», «Яу күрке». «Гражданин, солдат, шагыйрь» кебек матур поэмаларын һәм күп кенә ялкынлы шигырьләрен татар сугышчылары яратып укыдылар. Шагыйрь М. Садри үзенең иң яхшы поэмаларын, дәртле шигырьләрен ут эчендә иҗат итте. Аның Александр Матросов турындагы поэмасы. Хафиз батыр һәм Әнвәр Келиевләргә багышланган ялкынлы шигырьләре башка бик күл хикәя һәм очерклары әдәбият бакчабызга кереп калдылар .
Драматург Риза Ишморат та дәһшәтле сугыш елларын чагылдырган әсәрләре өчен төп азыкны әнә шул елларда алды дисәк, ялгышмабыз. Зәйни Шаһиморат. Гыйлемдар Рамазанов, Гали Ибраһимов кебек язучылар да әнә шул елларда каләмнәрен тарладылар. Бу иптәшләр бор яктан сугышчыларыбызны патриотик рухта тәрбияләүдә зур хезмәт күрсәтсәләр, икенче яктан алар, турыдан-туры фронт белән бәйләнеште 5улыл, үзләренең иҗат эшләрен үстерделәр. Газетабыз ерак тылда калган күренекле Тэумылорыбызның хикәя һәм шигырьләре белән дә сугышчыларыбызны таныштырып 5«рды.
Кыскасы, башка фронт газеталары белән берлектә, - Ватан намусы өче톆 газетасы Ra алдына куйган бурычны намус белән үтәде.