Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘХРЕТДИН БИНЕ МИФТАХЕТДИН


Моны яздым кулыма чалам алып.
Ни өчен яздым икән, күңелем талып!
Ишеткән җан безләргә дога нылсын, Г озер
сүзен мин әйттем хатка салып. Моны язган
Фәхретдин атым була. Кәгазьгә язып куйган
хатым була. Дога теләп, моны кем язды
дисәң. — Казан җирлек. нугайдан затым
була.
1866 ел.
Моннан шактый еллар элек, Казан университеты китапханәсендә, бер борынгы китапны
кулыма алгач, гаҗәпсенү катыш шатлыклы бер дулкынлану кичердем мин. Китапнын исемен
укыйм: «Шаһморан». Авторы — Фәхретдин бине Мифтахетдин. Күзләрем алдыйдыр дип,
ышанмыйча тагын бер кат укыйм. «Шаһморан». Фә»регдин бине Мифтахетдин... Әйе, дөрес, шулай
язылган. Кабалана-кабалана китап битләрен актарам. Дулкынланудан, ахры, битләрен тоташ
укырга сабырлык җитми, әле бер битен ачам, әле икенчесен... Таныш исемнәр снкергәләп куя,
таныш тәгъбирләр очрый. Бу — мин белгән, бала чакта дистәләрчә кат ишеткән атаклы Шаһморан
бит! Алай гына да түгел, мин ул Шаһмораннын — Еланнар патшасының торган җирен дә белән бнт
әле!..
Ялгыз бала булып үстем мин. Өйдә дә, күрше-күләндә дә минем белән яшьтәш балалар
булмаганга, күңел уйнарга ашкынган вакытларда, Сафа җизниләргә йөгерә идем. Менә аларда инде
дөнья рәхәте ичмасам! Бала-чага монда черкн күче күк. Җаның ни тели — шуны уйныйсын,
туйганчы шаярасын, уйнап туйгач, әкнятләр башлана. Бер-берсбезне уздырып тезеп китәбез менә
дигәннәрен, берәгәйлеләрен! Таз да калмый, алтын әтәч тә, аждаһа да калмый... Әкиятләр
туйдыргач, өелешеп тагын уенга ябыша идек. Ул күз бәйләш дисеңме, арка сугыш дисенме. Уенга
аптырамый идек, уйлап таба белә идек! Авыз да ерыла иде, борын да каный иде. Җор идек без,
батыр идек. Ә шулай да бер нәрсәдән ярыйсы ук шүрли дә идек. Ул куркыткан нәрсә — мунча.
Җизниләр бакчасында утыра иде ул мунча. Тәбәнәк кенә, бәләкәй генә булса да, әйбәтләп нарат
бүрәнәләрдән буралган иде. Түбәсе дә тактадан. Мунчага керә торган ишек күршеләр ягына, ә өч
күзле тәрәзә җизниләр ягына — шомырт агачларына карап тора. Без — малайлар — никадәр генә
батыр, гайрәтле булсак та, үзебезнең кайдалыкны онытырлык дәрәҗәдә кызышып уйнасак та,
һичберебез. һичбервакытта ул мунчага якынлашмыйбыз, аны ерактан әйләнеп үтәбез. Чөнки анда
еланнар патшасы Шаһморан тора. Аны инде үз күзләре белән күргән кешеләр дә бар. Ул — ап-ак,
ди, ике башлы, ди, нәкъ кеше кебек сөйләшә, ди. Курыкмас җиреннән куркырсың!
-.Еллар үтте. Бала чак урмандагы кайтаваз кебек яңгырап алды да, каядыр еракка-еракка китеп
югалды. Күрмәдек тә. сизмәдек тә без аның узуын. Бала чактан бирле күп сулар акты инде, күп гомер
кичелде— Ә теге без курыккан мунчада бернинди елан патшасы да яшәмәгән икән ләбаса. Ул мунча,
заманында, Фәхретдин хәлфәнен өе булган... Бу кечкенә генә мунча-өйгә аның 4—5 балалы гаиләсе
сыйган, һәм ул үзе шунда ук әсәрләр дә язган. Әле әйткәнебез, атаклы «Шаһморан» да менә шунда ♦
ижат ителгән икән!
Минем өстәлемдә биш кулъязма китап ята Икесе — Коръән зурлыгында, ә калган өчесе
һәфтияк күләмендә, әмма аңа караганда күпкә калыннар. Заманында алар авторның үз кулы белән
пөхтәләп төпләнгән булганнар. Бер гасыр буе буыннан буынга. кулдан кулга күчеп, бу китаплар
инде шактый таушалган, читләре тузып чачаклана төшкән... Каралып беткән катыргы тышлыкны
ачуга гаҗәпләнеп каласың —энҗе кебек тезелгән хәрефләр. Күрәсең, кавырсын каләм үтә нечкә
итеп очланган булган. Карасы да безнең караларга охшамаган, зәгъфранга тартым кызгылт-сары,
елт-елт итеп нурланып тора.
Кулъязма китапның иң өстә ятканын кулыма алам. «Шаһморан» 258 биттән тора: 3 нче биттән
башлана. 260 нчы бит белән киселә. Бу кулъязма, кайчандыр басылып чыккан, әлеге көндә Казан
университетының гыйльми китапханәсендә саклана торган «Шаһморан» исемле китапның автор
тарафыннан язылган төп оригинал нөсхәсе булырга тиеш. Чагыштырып карар өчен матбугатта
чыккан басма китап кулымда булмау
сәбәпле, кулъязманың ничә бите югалганын һәм басма китап белән автор нөсхәсе ара- ♦ сында
күпме үзгәреш барын кистереп әйтү кыен. Кулъязма «Шаһморан» — 10 меннән и артык шигъри
юлдан торган күләмле кыйсса. Әкияти сюжетка корылган булса да. о вакыйгаларны
тасвирлаганда реалистик күренешләрнең оста сурәтләнүе, теленең саф татарча булуы игътибарга
лаек. Хәзерге заман укучысының Фәхретдин бине Мифта- - хетднннең «Шаһморан »ын бөтенләй
диярлек белмәвен истә тотып, бу әсәрдәге г.ахый- < галар барышы турында берничә җөмлә белән
генә булса да әйтеп китүне • ыт.лы саныйм. я
- Рамәл гыйлемен һәм дөнья хикмәтләрен белә торган Даниялның катыны 6cr ар бала тудыра.
Аңа Жамсаб дип исем кушалар.
Гыйльме хикмәт эчендә галим булыр.
Аны тәгърнф кылырлар инсан, җеннәр,—
дип. Даниял улына зур өмет баглый. Даниял үлеп китә һәм "аб әнисе тәрбиясендә үсә. Галим булыр
бу днп күз төбәгән Жамсаб а та-анасының кшаныт : акламый: укуга да күңел салмый, һөнәргә дә
өйрәнми. Ахырда анасы базардан икс иш-.а сатып алын кайта да улына болай ди: «Утын ташып сат.
юкса ачтан .ләрбез». Шуллй игеп Жамсаб утынчы була. Урманга барып утын кисә, базарга алын барып
сага. Шул : • т килгән акчага кин күрә бантлыйлар болар. Бер көнне Жамсаб кулындагы гаигы белей,
эшссзлектән шаярып кына, җир чокый башлый һәм бер мәрмәр ташны чокып ача. Ачса — кое. ә кое
тулы бал! Хәзер Жамсаб һәм анык юлдашлары • тын ташып йөрмиләр инде, бал белән сәүдә итә
башлыйлар. Соңгы мичкә балны чыгаргач. юлдашлары Жамсабны буш кое төбендә калдыралар да.
кос авызын зур таш белән гомхтап. үзләре шәһәргә кайгып китәләр. Менә шуннан соң Жамсабның җир
астындагы маҗаралары башлана. Ул еланнар патшалыгына барып чыта. Еланнар патшасы Ак елан —
Шаһморанны очрата. Шаһморан Жамсабны үзендә калдыра, аны байлыкка күмә Әмма Жамсабны
байлык, рәхәтлек тиз туйдыра, ул анасын, туган илен сагына, хәсрәтеннән авыруга сабыша. Ахырда
Шаһморан. Жамсабның гозер-ялвдру ларын.г каршы тора алмыйча, аны азат итә һәм туган шәһәренә
илтеп куярга әмер бирә. Жамсаб канга. Кайткач та. елан патшасы Шаһморанга байте т.лын бик күп
хәлләр була. Кыйссаның соңында Жамсаб Мисыр шаһының баш иәзнре итеп билгеләнә...
Миндәге кулъязмада вакыйгалар әнә шулай тәмамлана. Мондый хикмәтле хәлләрне сөйләүче
автор үзе кем булган соң? Чыгышы кайдан?
«1891 сәнәдә июнь 13 яумендә җомга көн бу рнсәләне 3 сәгатьтә тәмам кылдым. Катиб: Фәхретдин
бине Мифтахетдин. Газкнн вә Болгари, вә Ляншн, Кәрняһн Юлга»
ФӘХРЕТДИН БИНЕ МИФТАХЕТДИН
Гарәп телендә язылган бер китабының сонында автор узе турында шушы белешмәне бирә.
Моннан башка миңа түбәндәгеләр мәгълүм.
Мифтахетдин улы Фәхретдин 1839 елда Казан губернасы Лаеш еязе Югары Юлга авылында
урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылындагы мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, әтисе
аны Казанга, үзенең туган тиешлесе Сафиуллага җибәрә. Фәхретдин атаклы мәгърифәтче һәм тарихчы
Шиһап Мәрҗани мәдрәсәсендә укый һәм зур остазның үзеннән дәресләр ала. Шәкерт Фәхретдин
үзенең гыйлемгә хиресле- ге, сүзгә осталыгы, моназараларда өстенлек алуы белән таныла.
1861 елда Фәхретдин, авылдашы Гарифның димләве буенча, Күкчәтау ягына юлга чыга.
Пермь шәһәренә кадәр пароходта киләләр дә калган юлны җәяүләп китәләр.
Ул вакытта Себер тимер юлының салынып яткан чагы була. Акчалары беткәч, көнлекләп юл
салуда эшли-эшли, бу ике юлчы, авылларыннан чыкканга дүрг ай дигәндә, Кызылъяр
(Петропавловск) шәһәренә килеп җитәләр. Бу гурыда үзенең бер истәлегендә Фәхретдин болай дип
яза: <Беренче тапкыр казакъ дигән халыкны күрдем һәм телләренә төшенмичә зур хафага калдым.
Дустым Гариф шәһәргә килеп төшкән көнне үк бер казакъ баена ялланып, Акмолла дигән якка китте,
чөнки ул аларның телләрен беләдер иде. Мин фәкыйрь ялгыз калдым».
Кызылъяр тирәсендә казакълар ана «мулдәкә»лек тәкъдим итмәгәч, Фәхретдин Кукчәтауга
таба китә. Ахырда ул Бурабай тирәсендәге Акылбай дигән бер байның авылына туктап, балалар
укытырга яллана.
1866 нчы елны Фәхретдин, гаиләсен алып килү нияте белән. Югары Юлгага кайта. Аның
бәхетсезлегенә каршы, нәкъ шул елны меңнән биш наборы башлана. Фәхретдинне, аягында яра
булуга карамастан, солдатка алалар. Ул, сигез ел солдат хезмәтен үтәгәннән соң, гаиләсе белән
бөтенләйгә Кукчәтауга күчеп килә һәм балалар укыту белән шөгыльләнә башлый. Ул балалар укыта,
укый, әсәрләр ижат итә. Аның язганнары халыкка бик ошый, «Шаһморан»ны һәм аңа иш әсәрләрне
авыл кешеләре чиратлашып, кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Без югарыда телгә алган мунча ана өй
хезмәтен ути. Балалары үскәч, Фәхретдин урам чатына ике бүлмәле, такта чатырлы яна өй дә салып
чыга, әмма «елан патша өен» дә ташламый. Атнага бер тапкыр кече атна көнне монда мунча керәләр,
ә калган көннәрдә Фәхретдин хәлфә ялгызы гына калып төннәр буе «Елан патшасы» б елән
«сөйләшә...»
Мунча тар булса да, күрәсең, Фәхретдиннең фантазиясе бай, фикере кнң булган — ул бик күп
язган, татарча һәм казакъча гына түгел, гарәпчә дә, фарсыча да зур-зур әсәрләр иҗат иткән.
Кызганычка каршы, аның язганнарынын шактые гражданнар сугышы елларында, төрле тентүләр
вакытында тар-мар килеп беткән. Инде бүгенге көнгә кадәр сакланган һәм миңа мәгълүм булган
әсәрләре түбәндәгеләр:
1. «Шаһморан» — шигъри кыйсса.
2. «Сәетбаттал газый» — шигырь һәм нәсер белән язылган героик поэма. Сакланган өлеше
500 битләр чамасы.
3. «Хаятел хайванат» — хайваннар дөньясын тасвирлаган әсәр.
4. «Казан тарихы»—елъязма.
5. «Дөнья тарихы» — гарәп телендә.
6. «Дөньядагы гыйбрәтле һәм кызыклы вакыйгалар». Бу хезмәттә төрле елларда булып узган
вакыйгалар турында сөйләнә.
7. «Җнһаншаһ вә Шәмсебану» — поэма.
8. «Баштан кичкәннәрем». Автобиографик поэма.
«Баштан кичкәннәрем» поэмасының бик күп битләре югалган. Улы — Сафа җизнинең әйтүенә
караганда, Фәхретдин бу поэмада үзенең Юлга авылыннан Кукчәтауга баруын, Акылбай авылында
балалар укытуын, казакъ халкының тормышын, солдат хезмәтенә алынуын, госпитальдә ятуын.
Пензада солдат хезмәтен үтәвен һәм яңадан Күкчәтау далаларына әйләнеп кайтуын тасвирлаган
булган. Поэманың сакланган өлеше болай башлана:
Сигез йөз алтмыш беренче ел ирде, Июнь егерме дүртенче көн ирде.
Дүшәмбе көн сәфәр кылдым мин жиремдян. Бичара аерылып киттем шунда
идемдня. Фирак булдым Сахибжамал жарымдин. Уналты көн генә торып,
аерылдым анднн_
Кызганычка каршы, бу поэманың бары 46 бите генә (3 нче биттән 50 нче биткә 4 хәтле) сакланган. Бу
өлештә авторның солдатка алынуы һәм Казан госпиталендә үткәргән көннәре генә ачыла. Биредә мин
поэмадан кайбер өзекләр китерергә уйлыйм. Бо.тай эшләү, беренчедән, моннан йөз ел чамасы элек
язылган поэманы тел, стиль ягыннан тикшереп карау өчен кызыклы булса, икенчедән, авторның
биографиясе ачыклануы, 18Ы елгы реформадан соң татар крестьяннарының ни хәлдә булулары, никрут-
лык, солдатка алыну һәм госпиталь тормышлары чагылуы да игътибарга лаеклы.
Ничә көн, ничә төн йөреп киттек имди, Алабуга дигәнгә життек имди.
Алабута дигән зур бер каладыр, Кимәбез шунда килеп тукталадыр.
Кимә туктап ике көн анда яттык, Кимәсигә төядек мен-мен капны.
Ки анда кап төяргә без дә йөрдек.
Яшьтән күрмәгәнне шунда күрдек.
Ике көндин соң йөрдн кимә.
И, Фәхретдин, сүзенне инде сөйлә. и
Ничә көннәр йөреп кимә ул
Күрендн бер кала аты Сарапул. ч
Янә күренде бер кала, аты Перми. Тугыз көн инде без суда йөрдек, Кала күргәч,
чыгабыз дип куандык.
Моннан сошы битләр югалган Сафа җизнинең әйтүенчә, Фәхретдин менә шул Пермьдә яткан у» «суык
аяк» белән бергәләп Кызылъяр — Кукчәтау ягына жәяү.тәп юл тота. Югарыда әйтелгәнчә, Акылбай авылында
биш еллап балалар укытканнан соң, 1866 елда яңадан гуган авылына кайта һәм...
.. Өйгә керсәм, ул вакыт казан төшкән, Самавыр кайнап чыгып, чәй дә пешкән.
Җайлы достырхан салулы тор, Түгәрәкләп туганнар бары утыр.
Гарип атам бер якта уйга калып, һичкем меиән сөйләшми утыр.
— Ни сәбәп сөйләшмисең, итим» — дидем, —
Җпен һич килми, ни булды сагай, дидем, Утырасың наем менән үз алдыңа,
Мәнесен ачсаң иде маган, дидем.
Әткәм хаван биреп балам, диде, Бер хәбәрне ншепе атаң, диде. Иртәге көн
приемга барырга Х.тбф булган сагай, диде.
Моннан сонгы юлларда неируг Фәхретдиннең Казанга каралырта баруы таспнрла- на. «Җәмәгать белән
утырып, без юнәлдек, бер ходайга тәвәккәл кызып алып»,-дн ул.
Кәгоэьдин «Фәхретдин» дип атымны укып, Чакырдылар тагын мин гарибне.
Ишектә торган бер ясавул
Ачу белән күлмәгемне тартып алды.
Җап жалангач мөшкелгә калды хәлем,
Тәием калтырап, юрадыр тетрәп жаиым.
ФӘХРЕТДИН БИНЕ МИФТАХЕТДИН
шунда доктор уряыннан тора килде. Баштанаяк гәүдәмне карап торды.
Баштанаяк тикшереп әгъзаларым, Аягымның ярасын карап күрде. Аягымның
ярасын доктор күрде, Күргәннән соң, уйланып карап торды. Тотып карап,
утырган түрәләргә: «Тезәлгтен жара», диеп хәбәр бирде. Өлкән майор карап
овәл закон җаен, Язгали каләм алды өндәмәен. Анднн соң майорларның
барчасы Язуга керештеләр өстәл саен. Күзләремнән атылып минем яшем
чыгып, Аягыма көчкә басып, исем китеп. Бу түрәләр бары яза башлагачтин,
«Принял» дип әйтәме дип, тордым көтеп.
Аягындагы җәрәхәте бик җитди булганга күрә, Фәхретдинне вакытлыча госпиталь гә озагын торалар.
Атам киткәннән соң кайгуланып. Сборный казармада хәйран калып
Торганда, военный кәнснләргә Тагын йөрде бер солдат безне алып. Тиз
йөреп таш курганга кЙлдек тагы, Ул таш курган борынгы Казандагы.
Мөселманнан хан патша булган икән. Әйтеп үткән әвәлге замандагы.
Кургандагы өйләрнең барчасы таш. Кандай җирне күрмәде бу гарип баш!
Барчалары казенный мәхкәмәдер. Сыйфат кылып һичберсен әйтер имәз.
Кургандагы сарайның һәрберсе таш. Биеклеге барының да 4—5 яташ.
Урамына көн төшми дисәң янә булыр. Шунда килдек күзләрдән агызып
яшь. Бу курган калган икән борын ханнан, Ул хан үзе булган мөселманнан.
Тарих мең дә биш йөз утыз елда Орышып урыс патша алган аииан.
Военный кәнсәләрдә язып безне. Беркеттеләр дәфтәргә икебезне
Дүртенче пехот батальонга Җибәрергә яздылар тагын безне. Язып алып
кәгазьгә безне шунда.
Бер солдатны чакырды, «кил», дип. монда! Батальон Казанның бер
касында.
Газан дигән үзәннең ягасында. Бишбалга дигән Хәрия бардыр анда, Казан
белән дәриянен арасындз.
Биредә авторныц үз аңлатмасы бар.
«...Бишбалга дигән бер кәрнядер кем, Казанднн 5 чакрым бер түбән ердә. Казан илә аның нки арасы
ылуг сазлыктыр. Ул сазлыкта урыс хәзинә малы белән таштнн күпер бина кылыштыр. Биеклеге ердән
егерме кәз булыр. Шул күпердин йөреп инде үтәрләр. Кәрнянен әһеле урыслардыр. Анда бер мәхәллә
һәм мөселманнар бардыр Мәсҗид имам җамиг.
Дүртенче батальон дигән шул илнен эчендәдер. Анда анын өчен хәзинәдән олуг сарайлар бина
кылынгандыр, казарма диярләр. Яшь солдатларны өйрәтә торган ердер»,
Әлкыйсса, китерделәр безни шунда, Юлдашым Сәйфетдин икәү безне. Катар-
катар тегелгән етмеш чатыр, һәркайсында 17 солдат ятыр. Чатырларның
сыртында солдатларны Алып чыгып, мылтык менән уйнатып тор. Чатырларның
каршындагы кәнсәләргә Алып килеп безне бирде солдат.
Чыгып килде чагырдан бер ясавул: Киярсез шинель дигән кием, диде.
Онытырсыз сагынуны, илең, диде. Унөч кадак кулыгызга мылтык биреп,
Өнрәткәле кушармын сезне, диде.
Каракыз сез җыелып уйнаганга, Шунда торган урыска, мөселманга.
Хезмәт кылмай падишага чара юк, Военный солдат булып алынганга.
Утырмагыз сез инде кайгуланып, Уйланып, күңелегезгә кайгу алып. Ике
көн үткәннән соң сез чыгарсыз, Уйнауга, кулыгызга мылтык алып.
Куеңыз, илеңезне сагынмагыз, Аңкаулыкка инде салынмагыз.
Ушы әйткән сүземдә булмасаңыз, һич миңа шәфкать кыл, дип
ялынмагыз.
И Фәхретдин! Кил инде юлың бире, Таш мәрҗәндәй сүзең тезә
бирче! Бәндәсенә ходаның рәхмәте күп, һнчиакытта өметенне өзә
бирм».
Сөйләп бирдем, күрдем диеп, канча кыйсса, Тыңлаганга озындыр ушбу
кыйсса.
Моннан соңра күргәнне бераз әйтеп. Бу кыйссаны кытаен инде кыска.
Төшкәнемә биш җомга дигән чакта Күрештем атам белән амандасып. Бик
яман йөдәп калган атам үзе, Зәгъфрандай саргаеп сулган йөзе. Вә әткәм
җылай биреп. «Балам, диде, Туганнарың барчасы да змән, диде. Сниең өчен
зар кылып җылый җылый Бнтакәг, биһуш ятыр анаң, диде. Әнкәеңнең бик
яман хәле, диде, Әйтер хәл юк сыйфат кылып аны, диде. Сниең кайгу белән
форьяд итеп Гәүдәсендә чыкмаган тнк җаны, диде. Биһуш булып егылыр
кардәшләрен. Синдәй улыбыз күзебезгә күренмәсә. Ваемнан бер сәгать
күнеле тынып Анаң сниең торган юк һичбер таман. Сәгать саен тилмереп
торадыр ул, Күзен салып син киткән юлга табан>.
ФӘХРЕТДИН БИНЕ МИФТАХЕТДИН
Ярты сәгать шунда үтәр-үтмәс Чыгардылар атамны ишек ачып.
Мин калдым госпитальдә күп көн ятып Фиршелләрнең кулыннан тәгам татып.
Фәхретдингә госпитальдә шактый озак ятарга туры килә. Ниһаять, анык аягы темам төзәлә һәм аны
яцадан комиссия аша үткәрәләр.
Кышлар үтеп, кар китеп, язлар житте.
Июньнең ун көннәре булган чакта Төзәлеп җәрәхәтем тәмам бетте,
,. Кигездилэр ак күлмәк белән ак чалбарны. Гыйбрәт кылып язамын моның
барын.
Солдат булып йөргән көннәрендә Тыңлагыз Фәхретдиннең күргәннәрен.
Унөч кадак мылтык бирде кулымызга, Кара каеш бугызды билемезгә.
Җәмәгать, күрсәгез хәйран калыр идегез Ул вакытта саргаеп, сулган
йөзебезгә. Алга салып ясавуллар чакырады, Алартып ул күзләрен акырады.
Телен белмәс сүз белән тавышланып, Ишәктәй авызын ачып бакырады.
Шуның белән өч айдан вакыт үтте.
Күрдек без бу жирдә күп михнәтне. Көннәрендә —учения, төн булганда —
Каравылга куйдылар мин гарипне.
-Унберенче мизанның йолдызында Поход чыгып киткәле хәбәр булды.
Кнтәмез гуй инде дип бу шәһәрдән, Ишеткән соң хәзерләндек бу хәбәрне.
Пенза дигән шәһәргә юнәлткәли Язу килде военный кәнсәләрдән. Пенза
дигән бер шәһәр булды алда. Хәбәр булдый киткәли безгә анда. Дүрт йөз
алтмыш чакрым буладыр ул. Ул Казанның кыйбла тарафында. Утыз кеше
билгеләндек үзлэремез, Яшькә тулып ул вакыт күзлэремез. Чын михнәт
килде гуй башымызга, Зәгъфран кебн саргайды йөзләре.меэ.
Әйтеп булмайды сүзләр инде. Утыз кеше военный кәнсәләргә Каралуга
килдек гуй безләр ннде. Аркабызга пот ярым капчык асып, Кәнсәләргә без
килдек якынлашып, Гараиб хатыным янымда килә ятыр. Җылый-жылый
күзләреннән яшен сачып. Байгош хатын янымда форьяд итеп, Килә ятыр
башыннан акыл китеп. Җылый-жылый, башта әйтеп үткән Таш курганның
кашына килдек житеп, Киләде Сәхибҗамал кылып форьяд.
Мии киләмен эчемдәй кылып моя зар Моңымны һич
мәгълүм кылмасам да, Ул вакыт булгандыр аннан зыян.
Башым иел карап киләмен җиргә, Тоткын булып
тешкәннән соң кафиргә. Сабыр кылмый, жылый бирсәм
әгәр, Дивана диярләр иде мин фәкыйрьгә.
Фәхретдин бине Мифтахетдиннен «Баштан кичкәннәрем* поэмасының миндә сакланган елеше шушы
җирдә өзелә. Пенза шәһәрендә озак еллар патшага хезмәт итүе, соныннан янадан Күкчә гауга әйләнеп кайтуы
турында язылган өлешләре югалган.
Әйткәнемчә, Фәхретдин бине Мифтахетдиннен әсәрләре байтак. Аларнын һәммәсен бу кечкенә очерк-
язмада анализлап чыгу мөмкин түгел. Махсус әзерлеге булган белге ч кенә аларга төпле бәя бирә алырдыр.
Фәхретдин бине Мифтахетдиннең теисив рәвештә казакъ җирләрен кыс рыклап, җирле халыкны
руслаштыру политикасы алып бара башлый. Мондагы халыкны кочләп чукындыру өчен Петербург гач!
махсус миссионер поплар китертелә. Менә шушы хаксызлыкларга Наурызбай һәм аның фикердәшләре
көрәшкә күтәреләләр. Халык Наурызбайның эшен хуплап, шәхесен олылап, аччы Напан хәзрәт дип атый
башлый. Тик кара көчләр дә тик ятмый. 1903 елда Наурызбайны кулга алалар һәм Енисей өязе Казачий
станицасына сорәләр. 1904 елның язында хатыччы Хоснелбәнат та, бнш баласын ияртеп, ире янына —
Енисей ягына юл тота... 1905 елчы революция дулкыннарыннан соң, Наурыз - бай соргеннән азат ителеп,
Күкчәтауга кайта һәм яңа дәрг белән укыту-
мәгарнф эшенә керешә. Хоснелбәнат исә бу эштә
аның беренче ярдәмчесе була—ул кыз балаларга
сабак өйрәтә.
Бәдрелхәяг белән Зәйнәп тә, аталары
Фәхретдиннең тырышлыгы аркасында, гыйлем-фәп
китаплары укып, дөньяви белем алуга ирешәләр. Бу кызлар да апалары Хөснелбәнаг кебек, тормышка чычу
белән үз йортларында кызлар мәдрәсәсе ачалар.
тормыш юлы, иҗаты турында сүз йөрткәндә, аның
балалары һәм аларнын язмышларына да
тукталып китү артык булмас дип уйлыйм. Чөнки
алар үз заманында Күкчәтау өязендәге татар һәм
казакъ халыклары арасында куль- тура-ачарту
эшендә һәм революцион хәрәкәттә актив
катнашкан кешеләр.
Фәхретдиннең Гайнелхәят, Хөснел- бәнат,
Вэдрелхәят, Зәйнәп исемле дүрт кызы һәм Сафа,
Һади исемле ике улы була.
Гайнелхәят яшьләй вафат була.
Хөснелбәнатне атасы Наурызбай дигән
мәгърифәтче казакъ мулласына кияүгә бирә.
Наурызбай үз вакыты өчен укымышлы һәм хөр
фикерле кеше булган. Ул, үз йортында мәдрәсә
ачып, казакъ татар балаларын укырга-яэарга
өйрәткән, Казанпачч китаплар, газеталар ал-
дырып, аларны халыкка таратып торган, үзе дә
иҗат эше белән шөгыльләнгәч! — күп кенә
үләңнәр язган.
1900 елларда патша хөкүмәте ин-
Сафа Мифтахетдинов »тисене< кулъязма
китапларын укый.
каршы, җирле халык интересларын яклап,
Совет власте урнашкач, Күкчәтауда ачылган татар мәктәпләрендәге беренче мөгалли мәләр әнә шул
Бәдрелхәят һәм Зәйнәп апаларда укыган кызлар булалар инде.
Фәхретдиннең улы Һади Мифтахетдинов Күкчәтау өязендә Совет хөкүмәте урнаш тыру өчен
көрәшүчеләрнең иң активларыннан берсе була. Ул, Күкчәтаудагы татар- казакъ яшьләреннән беренче
буларак, большевиклар партиясе сафына керә, өяздә татарлар өчен мәктәпләр, клублар, уку йортлары ачуда,
аларда эшләү өчен укытучы һәм башка культура хезмәткәрләре хәзерләүдә бик зур хезмәтләр күрсәтә.
1918 елда Күкчәтауны Колчак гаскәрләре басып ала. Байларның доносы буенча Колчак җәзалау отряды
«большевик Һади»ны эзли башлый. Ул чак качып котыла. Колчакчылар Һадины тапмагач, аның агасы Сафаны
заложник итеп төрмәгә ябалар. Бары Кызыл Армия частьларының тиз арада Күкчәтауны алуы гына Сафаны
үлемнән коткара.
Күкчәтау өязе колчакчылардан арыну белән Һади тагын жин сызганып культура- агарту эшенә тотына.
Аның инициативасы белән клуб, китапханә салына. Аларда төрле түгәрәкләр эшли башлый, диспутлар
үткәрелә, әдәби кичәләр уздырыла. Атна саен диярлек сәхнәдә берәр пьеса куела. Һади үзе дә төп рольләрне
башкара. Кирәк булса, пьеса да яза. Мәсәлән, аның гражданнар сугышы елларын чагылдырган «Кызыл
йолдыз» исемле өч пәрдәлек драмасы күп еллар буена авыл сәхнәләреннән төшмәде.
Культура-агарту эшендә аңа хатыны Нәфисә апа да зур ярдәм итә. Ул, партия өяз комитеты
каршындагы хатын-кызлар бүлеге мөдире буларак, татар, казакъ хатын-кызларын мәктәпләргә, курсларга
урнаштыруда турыдан-туры үзе җитәкчелек итә.
1929 елны Һади Мифтахетдинов Күкчәтауда беренче булып «Кызыл йолдыз» исемле колхоз оештыра
һәм озак еллар буе аның председателе булып эшлн... «Кызыл йолдыз» — хәзерге вакытта район үзәгендәге
совхозның бүлекчәсе.
Зәйнәп апага хәзер 88 яшь, ә Сафа җизнигә 86 яшь. Икесе дә бирешмиләр, сау -тазалар әле,
мәҗлесләрдә, халыкның соравы буенча, «Шаһморан»нан, «Сәет- баттал»дан өзекләр укып бирәләр™
Атасының кулъязмаларын укуда, өйрәнүдә Сафа җизни миңа бик куп ярдәм итте: танылмаган сүзләрне
аныклап, төшендереп торды һәм Фәхретдиннең биографиясенә кагылышлы моментларны ачыклашты. Сүз
арасында шундый бер детальне әйтеп үтәсе килә. Фәхретдиннең кульязмасы никадәр ачык, матур язылган
булмасын, еллар үтү белән күп җире уңа төшкән яки тапланган. Мин икешәр кат күзлек киеп таный алмыйм.
Ә Сафа җизни аларны күзлексез укый.
Фәхретдин бине Мифтахетдин 1913 елда 74 яшендә Күкчәтауда вафат була һәм Күкчәтау татар
зиратына җирләнә. Аның кабере бүгенге көнгә кадәр саклана. Мәр хүмнең кабере ташына, гарәп хәрефләре
белән уеп, түбәндәге сүзләр язылган: «Фәхретдин бине Мифтахетдин 1839 сәнәдә дөньяга килеп 1913 сәнәдә
дарелфәнадан дарелбәка- га рәхләт әйләди...»
Фәхретдин бине Мифтахетдин үзеннән сон зур әдәби мирас калдырган. Кызганыч ка каршы, бу хәзинәнең
күбесе югалган. Инде минем кулда сакланган кадәресе дә зур гыйльми тикшерүгә мохтаҗ. Бу эш якын елларда
эшләнергә тиеш.
«Ишеткән җан безләргә дога кылсын,
Гозер сүзен мнн әйттем хатка салып»,—
дип, киләчәк буынга өмет һәм ышаныч белән әйгеп калдырылган «гозер»не үтәү — Фәхретдин бине
Мифтахетдин исемен һәм аның тоткан урынын әдәбият тарихында билгеләү — безнең бурычыбыз.