Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУЫННАР ЯЗМЫШЫ

Т. Сәгыйтов

' Бондюг заводы эшчеләренең тормышы ялтырамый. Алар гомер буе нужада. Эш хакы түбән, хәерчелек зур. Эшчеләр заводтан арып-алщыл. агарынып хәлсезләнеп чыгалар Начар ашау пычрак һәм кысан торак, интектергеч авыр хезмәт һәм агулы химик газлар — болар барысы да организмны һәлакәткә этәрәләр, вакытыннан элек картаюга, эшкә сәләтне югалтуга китерәләр һәм, ниһаять, интеккән, кимсетелгән татар эшчеләрен кабергә кертәләр...»
«Прикамская жизнь» газетасы. 8 март 1913 ел.
иниетрлыкта кадрлар буенча җаваплы кеше аның белән озак кына сөйләшеп утырды. — Сезнең турыда ишеткәнем бар минем, очрашу җаен гына котел йөри идем, — диде ул, Тимерханга сынаулы караш ташлап.— Хәзер сез баш инженер урынбасары. Шул заводта эшләп диссертация якладыгыз. Шәп факт бу. Безгә андый тәҗрибәле кешеләр бик кирәк. Беләсезме, бик кирәк. Сәмәркандтагы ашламалар заводының баш инженеры хезмәтен тәкъдим итсәк, ә! Барырсызмы!
— Нәрсә, үзләрендә белгечләр беткәнмени! — диде Тимерхан, гаҗәпләнеп.
— Әгәр монысына шикләнәсез икән. Ерак Көнчыгышны сайларсыз, бәлки! Завод яңа корыла, үзең төзисең, яшьләрчә, сезнеңчә итеп әйтсәк, үзе бер романтика. Сез
утыз дүртенче елгы гына бит әле. шулай шул. Себер күңелгә хуш килмэсә. Кавказны тәкъдим итем. Махач-Кала. Анысы да сафка басыл кына килә._
Бу сейләшү кетелмәгәндә булды. Шуңамы. Тимерхан бераз каушап калды:
— Сез мине авыр хәлгә кундыгыз, тиз генә берни дә әйтә алмыйм.—диде ул.
— Шулайдыр. Уйлагыз, бер атна-ун кениән җавап бирерсез. Соңлатмагыз...
Алар хушлаштылар. Тимерхан чыгып китте. Аның бу минутларда, башкаланың халык белән шыгрым тулы урамнарында, театрларына йврүдән дә бигрәк, ничектер, тизрәк әенә, заводына кайтасы килә иде. Сәбәбен үзе дә белми, ә күңел дигәнең ашкына.. Сания нәрсә әйтер икән... Бондюгта да начар яшәми ул. Бетен шартлары булган квартира бирделәр. Аның эчен кезгедәй ялтырап торган мебельләр бизи. Эше дә әйбәт. Кешеләр дә яраталар үзен. Әмма, зур шәһәр, бер баскычка югары урынга билгеләргә теләүләрен ишеткәч, әлегә кадәр сиздермәсә дә. әйдә. Тимерхан, китик, монда ни бар, димәсме!. Ә Идрис дус ни дияр! һаман да Казанга күчәргә үгетләрме икән! Узе техника фәннәре кандидаты булып алгач, Сания белән Тимерханны бигрәк тә кыстый башлады бит әле ул. Очрашкан саен аның иң беренче сүзе шул: менә шунда доцент урыны бар, тагын тегендә урнаша аласың. Әйдә, юләр, ычкындырма сине яхшы беләләр бит анда!.. Башлы егет ул Идрис, ләкин бу нәрсәдә Тимерханны аңламый. Ә менә гражданнар сугышыннан соңгы елларда бу заводны ябылудан, аны таркатудан саклап калган һәм шул чакта аның ил күләмендә кирәкле булуын исбат иткән хезмәт ветераннары — Мәрдән, Мебарәкша бабайлар кебек кешаләр моңа ничек карарлар! иКүбрәк акча, зуррак дан артыннан китүеңме бу:» — диярләрме. Аннары Тимерханның үз хезмәт юлы да шушы заяодка, мондагы кешеләргә күзгә күренми торган йезләрчә җепләр белән бәйләнгән бит_
...Тимерхан Карпов исемендәге Бондюг химия заводына институт бетереп килде. Яңа мастерга карата берәү дә башта үзенең фикерен тиз генә әйтергә ашыкмады:
— Килде генә, карасын, күнексен,—диделәр.
Әйе, күрәсе, ойрәнәсе нәрсәләр дәрестән дә күп идо әле.
Бер коннс, инде заводка шактый ияләнә ташкәч, кинәт аның янына бер абый килеп сейләштс. Уртача буйлы, таза гәүдәле, үзе олы яшьләрдә булса дә. шактый нык күренә бу абый.
— Курәм, цехта яңа мастер икән! Исәнме, улым. Мәрдән абыең булам мин. Биредә эшләп, пенсиягә чыккан идем. Менә шулай килеп хәлләрне белеп киткәлим инде™
— Онытып бетермәү бик яхшы инде, тагын килегез. Миңа да киңәшләр бирерсез. Минем исемем Тимерхан, фамилиям Эхмотов.
Алар үзара кул бирештеләр. Әмма карт аның кулын тиз генә ычкындырмады. Бик тобәлеп карады ул аңа.
— Мин сине үземнең бик якын дустыма охшатам,— диде аннары.— Габдулла улы түгелме син!
— Әйе, минем әтине ничек белә идегез!
Мәрдән ага кинәт кенә җавап бирмеде, Тимерханны каты итеп кочаклап алды, оннан ике иң башыннан тотыл тагын аның йезенә текәлеп карап алды да әйтеп куйды:
— Ә.а агача oliapyawalH шул »■ <«""> “•••» ,б““
барга ушладак баг ачын Балаучкчл. у» У« лрочуаолсуао
«алдмклары» чыгарыл тугу» «у»»" э "“«•“•₽ »У"“"
ИЖ ВУЧ агч! Мана ..... .уры 6"’ У" ’•«•?«■« •*» 6и" УР-Р»»»
Ж.учрли. *«ЫҢ
е.рм. Әм»Р ул сугышча «чгкач. ааылгж «ууурллр. шу.д. усалар. у.ырылар О.гар- го.лр. апасУРУЫ алгач. Г.м.р.а. Kaaawa «чуарга у«л«««:
— Х.м.а-у..««л«г.а чне,ууыча барыл ..рч.» ала. ачч.
— Рчда «ач булырга айраучлар «чу. улым,
— Химия заводлары ечен инженерлар әзерлиләр.
— Бар, улым, бар, тырышып кара. Атаң да шундый химия заводында эшләгән иде—
Әтисе эшләгән урыннарны күрәсе, ул йөргән юллардан атлыйсы килә иде малай* ның. Шуңа күрә Тимерхан бу якларга бик теләп кайтты. Кара әле, кирәк бит, шул цехка ук җибәргәннәр үзен!
Мәрдән агадан әтисе турында сорашасы килде аның. Мәрдән ага үзе дә, моны сизеп булса кирәк, Тимерханның сменаны тапшыруын кетеп торды.
Завод хәлләре, әтисе турында сөйләшә-сөйләшә, алар Революция тавына килеп чыкканнарын сизми калдылар.
Революция тавында — бүгенге якты тормыш һәм гүзәл киләчәк өчен кан коел корбан булганнарның туганнар каберлеге. Ул шәһәрдән бер читтә, киң үзәнлек артына урнашса да, ил сукмагы аңа езелми. Олылар, урта яшьләрдәгеләр. укучылар анда еш йөриләр. чәчәкләр утырталар. Халык, монда килеп, гүя чал тарихның үзенә баш ия. Ә каберлек естендәге чәчәкләр, аз гына искән җилдә башларын селкеп, шул дәһшәтле көннәр турында сөйлиләр кебек... Узган гасырда ук эш хакларын арттыруны һәм ризык бәяләрен төшерүне таләп итеп баш күтәрү... Берничә елдан соң тагын шундый ук хәл... 1905 елда ук РСДРП членнары монда партиянең беренче ячейкасын оештыралар— Шул ук елны эш хакын арттыруны даулап күтәрелгән забастовка. Ул җиңү белән тәмамлана... Биредә эшләгән һәм илебезгә танылган революционерлар һәм галимнәр: Карпов. Гассар, Збарский. Бах... Гражданнар сугышының монда атылган дистәләрчә батырлары— Бу — алар каберлеге.
Бер вакыйганы икенчесеннән аерып алып кына карау һич мөмкин түгел. Чөнки азатлык һәм бәхет өчен көрәш, узган гасырдан башланып, еллар буе үрелеп көчәйгән һәм кискенләшкән. Чыныккан эшчеләр гражданнар сугышы вакытында да искиткеч зур батырлык күрсәтәләр. Бондюг химиклары, кулларына корал алып, ак чехларга, колчак- ның кара өерләренә каршы көрәшәләр. Дошманга калдырмас өчен, заводның иң кыйммәтле җиһазлары сүтелеп яшерелә, ә каиберләрен кызыллар ягына чигенүчеләр үзләре белән алып китәләр. Химикларның күбесе легендар Азии дивизиясе гаскәрләре сафында сугыша.
Азатлык һәм бәхет өчен завод зур корбаннар бирә. Халык аларның истәлеген хөрмәт итә. Бирегә картлар — тарихның җанлы шәһитләре аеруча еш киләләр. Шунысы да бар: революцион традициянең дәвам итүе нәтиҗәседер инде, бу як егетләреннән җиде кеше Ватан сугышында Советлар Союзы Герое булдылар...
Революция тавына бару Тимерханга бик күпне белергә ярдәм итте.
— Безнең җилкәләргә авырлыкны аз күтәрергә туры килмәде,— диде Мәрдән ага. тирән генә сулыш алып. Аның көрсенеп куюында авыр тормыш, бәхетсез уткән балачак өчен әрнү сизелеп тора иде.
— Без әтиең белән бер авылдан,—дип дәвам итте ул. Бабаң Миңнеәхмәт Столыпин реакциясе елларында вафат булды. Ярлы яши иде. Мунчада тордылар. Шундый фәкыйрь, хәтта керфеге дә юк дип, «керфексез Миңнеәхмәт» кушаматы алган иде ул. Балаларның аякка баскан бере морзалар көтүен көтте, ундүрт-унбиш яшеннән бәхет эзләргә чыгып китәләр иде. Атаңның абыйсы — Мөхсин, атаң, мин бәхет эзләп Бондюгка килдек—
Ул еллардагы хезмәт шартларын да сөйләп үтте Мәрдән ага. Әйе, искиткеч авыр шартларда яшәгәннәр алар. Шулай да сыгылып төшмәгәннәр. Эшчеләр арасында революцион чыныгу алган Мөхсин, туган авылына кайтып, колхоз оештырган. Ә Тимерханның әтисе — Габдулла Ватан сугышына китеп корбан булды. Мәрдән ага Хасанов гомере буе Бондюг химия заводында эшләгән, тырыш хезмәтләре өчен Ленин ордены белән бүләкләнгән. Инде хәзер аның балалары да химиклар сафына басканнар: кайсы инженер, кайсы институтта укый...
Алар, өйгә кайтып җиткәч тә. кермичә озак йөрделәр әле. Кичке караңгылык урамнарга үзенең канатын җәйде. Битләрне сыйпап, җылы җил исә. Акрын гына лепердәшкән яфраклар да гүя серләшәләр... Тимерханга аеруча рәхәт булып китте. Ничектер, эшче гвардиясенең бер вәкиле, әтисе буыны кешесе белән тормышта шулай иңгә-иң атлавы инженерга үзе бер зур таяныч иде.
Карпов исемендәге химия заводы хәзер утыз ике терпе продукция җитештерә. Ә күләме ягыннан ул соңгы елларда гына да 12 процентка артты. Яңа цехлар салу коллективка зур мемкинлекләр ачты. Якты биналар бүгенге кен таләпләренә җавап ♦ бирерлек итеп эшләнгән, автоматлаштырылган техника белән җиһаэландырылган. Фән 3 казанышларының производствога шулай кыю керүе сыйфатны яхшыртуга да шактый 2 этәргеч ясады. Ботен илебез күләмендә мактау яулап алган хлорлы кальций да бары = тик биредә — Бондюгта — Менделеевскида гына ясала. Ул ике йозләп адреска озаты- 2 лә. Чит илдә дә яхшы бәя бирәләр аңа. Гипосульфит, натрий сульфиды, бертеклән- дерелгән хлорлы кальций, реактив хлорлы кальций һәм магний сульфаты экспорт 2 ечеи дә чыгарыла. Кыскасы, бу завод СССР химия промышленносте җитештерә торган £ товарлар торенә һәм күләменә әһәмиятле елеш кертә. Әле соңгы телеграмма да >, нәкъ әнә шуны раслый иде.
Кинәт кенә: «Натрий сульфиды чыгаруны киләчәктә берничә мәртәбә арттыра ♦ алмыйсызмы!» — дип сорадылар. Бу продукт күн эшкәртү, текстиль һәм тесле метал- а лургия промышленностьларында ииң кулланыла. Күрәсең, ул тармакларны тагы да Э үстерү күз алдында тотыла торгандыр. а
Завод директоры бүлек җитәкчеләрен үз бүлмәсенә шул мәсьелә буенча 3 чакырды. “
— Әйдәгез, уйлашыйк, Мәскәүгә нинди җавап бирәбез.— диде ул, һәркемнең й фикерен тыңларга теләп.
Күбесенең киңәше шуңа кайтып калды: эшне кызулатырга, шулай итеп, планнан тыш натрий сульфиды җитештерергә, инде бу гына да канәгатьләндерми икән, ул очракта натрий сульфидын чимал итеп куллана торган продукция чыгаруны туктатырга кирәк. Әйтик, гипосульфитны...
Аннары директор Тимерханга эндәште:
— Әхмәтов, ә сез!
— Барлык резервларны да эзләп, планнан тыш җитештерергә омтылу айбәт. ләкин гипосульфитны туктатуга мин каршы. Натрий сульфиды кебек үк, ул да әһәмиятле. Халык хуҗалыгында, кенкүрештә, шул ук текстиль промышленностенда, фән- ии-тикшеренү институтларында гипосульфит аз таләп ителәмени! Әгар Мәскеүдән иртәгә гипосульфитны күбрәк сораган телеграмма килсә!! Тагын шулай җыелып берәр терле продукцияне туктатуга юл эзләрбезме!
— Конкретрак әйт, нәрсә тәкъдим итәсең! — дип, кырыс кына бүлдерде аны директор.
— Юллар күп бит, эзләргә кирәк. Шул ук гипосульфитны башкача ясап булмыймы!!
Директор бу тәкъдимне ишеткәч, сәер генә елмаеп куйды, ләкин фикерен белдереп бер суз до әйтмәде. Башкаларның да карашларында ирония сизелеп тора иде.
Директорның елмаюы нәрсә аңлатты соң!!. Ышанып бетмәвеме! Алай дисәң, Тимерхан биредә ботен баскычларны да үткән кеше бит_ Барий хлориды цехының җитәкчесе, заводның производство-техника бүлеге начальнигы, баш инженер урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үстерделәр аны.
Бу кадәр зур ышанычны хезмәте, инженерлык фикерләре белән акларга тырышты ул. Цехлардагы күп кенә мәсьәләләрне фәнни нигезгә таянып хәл итәргә кирәк иде. Тимерхан тоннәр буе укыды, исәпләде, формулалар остеидә утырды, лабораториядә тәҗрибәләр ясады. Күбесе хакында үзе укыган химия-технология институтының фән эшлеклелоре белән киңәште. Алар аңа ярдәм иттеләр, читтән торып аспирантурага укырга чакырдылар.
Аспирантурага кергәндә үк диссертация темасы әзер иде инде Анда яшь белгечнең цехта эшләү дәэерендә туган хыяллары һәм практикада ачыкланган фикерләр» тупланган иде. «Барий концентратын нефть тапканда чыга торган газ белән эшкәртеп, барий сульфиды алу ысулы» дип исемләдо ул аны.
— Моһим тома, сезнең завод очен гено түгел, е бетен ил күләмендә әһәмият- пе, — дип канатландырды фәнни җитәкчесе Лее Иванович Кузнецов-Фетисов. Эшләр
да уңышлы гына бара иде. Әмма гипосульфит мәсьәләсендә Тимерханга заводта шикләнеп карадылар. Телең белән сукалыйсың, ә менә сейләгәнеңне исбат ит** алырсыңмы, янәсе.
Ике көнгә генә сорап, ул Казанга китте.
— Бик әйбәт,—диде Кузнецов-Фетисов, Тимерханны тыңлагач,—берәр кешегез алынсын да хәл итсен. Үзе бер диссертация ич, әһәмияте дә синекеннән бер д* ким түгел.
— Шуңа күрә, әгәр рөхсәт бирсәгез, үзем алыныйммы әллә!
— Ә нигә син! —дип гаҗәпләнде фәнни җитәкче. Ә аспирант һаман үз фикерен куәтләде:
— Минемчә, сода белән күкерттән гипосульфит алырга мөмкин. Бу исә меңләгән тонна натрий сульфидын янга калдыру дигән сүз.— Тимерхан беренче тәҗрибәне ясап каравын әйтте, моның экономик яктан да зур әһәмиятен үзенчә исбатлый башлады.
— Күрәм, син тәмам шушы мәсьәлә белән генә яшисең бугай. Әгәр бик телисең икән инде, ни эшлисең, сөйләшеп карарбыз. Иптәшләргә аңлатырмын,—дип килеште Кузнецов-Фетисов. Аннан, бер мизгелгә тынып торганнан соң, сүзен дәвам итте.— Дөресрәге, сез мине дә кызыксындырдыгыз әле. Нәтиҗәсе начар булмаска тиеш...
Эзләнүләр башланды. Төрле тәҗрибәләр ясалды. Баштагы алынган продукциянең сыйфаты ифрат дәрәҗәдә начар иде. Аның өстенә реакция дә озак барды. Яңадай төрле тәҗрибәләр, яңадан сынап караулар. Сыйфатны яхшырту, реакцияне тизләтү йөзеннән керткән өч зур тәкъдим өчен аңа СССР Министрлар Советы каршындагы Уйлап табу комитеты авторлык таныклыгы бирде.
Бу тәкъдимнәрнең өчесе дә диссертациянең аерым бүлекләрен тәшкил иттеләр. Ул ысуллар завод күләмендә производствога кертелде һәм алар, ил күләмендә йөзләрчә мең сум экономия бирү белән бергә, чыгарыла торган продукциянең сыйфатын Америка, Англия һәм Япониядә җитештерелгән гипосульфитка караганда бик купив өстен булуын тәэмин иттеләр.
Диссертация уңышлы якланды. Ленинградтагы органик булмаган матдәләр химиясенең фәнни-тикшеренү һәм проектлаштыру институты, Харьковтагы Төп химия фәнни- тикшеренү институты, Иваново химия-технология институты, Ленинград технология институты, Мәскәү химия-технология институты белгечләре һәм җитәкчеләре Тимерхан Әхмәтовның бу эшенә югары бәя бирделәр: «Илебездәге күп кенә заводларда натрий гипосульфиты производствосының яңа цехларын проектлаштырганда бу диссертациядә куелган мәсьәләләрне кулланырга мөмкин», дип таптылар.
...Директор бүлмәсенә халык күп җыелган иде: бүлек җитәкчеләре белән цех начальниклары да килгәннәр. Иван Григорьевичның йөзендә елмаю күренеп тора, шатлыклы, эчкерсез елмаю.
— Әйдә, түрдән уз, Тимерхан Габдуллович,—диде ул һәм, урыныннан торып, кулын сузып каршы килде,—Котлыйбыз, Тимерхан Габдуллович, котлыйбыз. Рәхмәт сиңа.
Бөтенесе дә Әхмәтовны фәннәр кандидаты булуы белән тәбрикләделәр. Сүзне тагын директор Иван Григорьевич Лекснн дәвам итте:
— Озын сүзнең кыскасы шул: сине Үзәк лабораториянең начальнигы итеп билгеләргә исәп. Син фән кешесе, бездә практикаң да зур, әйдә, заводиың эшен берничә елга алдан күр.
Тимерхан, һәрвакыттагыча уң як иңбашын җыерды да:
— Әгәр ышанасыз икән, мин каршы түгел,— диде.
Бүлмәдәгеләр кул чаптылар.
** *
Шулай итеп Тимерхан Союз күләмендәге зур заводның баш инженеры булудан да, институтта эшләүдән дә баш тартты. Атасы эшләгән, инде күңеленә якын булып әверелгән үз заводында лаборатория начальнигы булып калды.
Ул Мәскәүдән кайтышка куанычлы яңалык бар иде: энесе Кәүсәр өйләнгән.
Кәүсәр Тимерханнарда яшәде. Армиядән Бондюгка кайткач та, заводка урнашырга теләде.
— Өйрәнчек булып керәсең. Әти эшләгән хлорлы барий цехына барасың,— диде Тимерхан, башта ук.—Кичке мәктәптә укырсың. Аннан тагын дәвам итәрсең.
Өйрәнде егет, һәр эшне жиренә җиткереп башкаручан булып чыкты. Хәзер елкән аппаратчы иттеләр узен, читтән торып химия-технология институтын тәмамларга ♦ җыена.
Өйләнү турында сүз чыккач та: «Югарырак курска җитим инде»,— дип йори иде Э Сүзендә торды. 3
— Бәхетле генә була күрсеннәр инде, ходаем,— диде әниләре Зоһрә әби. 2
— Кайгырма, әни. эш сейгән кеше бәхетсез булмый ул. Ә кода буласы иеше 7 Хәсәншиннарга бу турыда кем тел тидерә ала! — диде Тимерхан.
Әйе. Бондюг авыл чакта да. инде Менделеевен шәһәре булып үскәч тә. химик = Хәсәишиннар турында буыннан-буынга мактау сүзләре генә сойлиләр. Нәсел даны £ шулай килә. Ачы тир түгеп, соялле куллар белән яуланган ул.
Хәерчелекнең аргы ягына чыккан ярлы-ябагай Хәсәнша 1885 елда Ушкоа заводына ♦ килеп эшкә яллана. Чаллыдан ерак түгел генә урнашкан Абдулла авылыннан бәхет и эзләп килә ул. о
Биредә дә ачлык, ярлылык. Пычрак казармада оч семья бер бүлмәдә яшиләр. — Базар кенне ярты калач сатып алырга да акчалары җитми.
Газлы цехта эшләп агулангач, аңын югалткан килеш, аны завод йортына «саф» =- һава иснәргә чыгарып ташлый торган булганнар. Ә ул һаваның «сафлыгын» әле хәзер ц дә картлар оныта алмыйлар: _
— Завод янындагы баракта яшәүчеләр юган керләрен кибәргә элсәләр, бетен чүпрәк-чапрак челтәрләнеп чыга иде,— диләр.
Газлар, хлорлы известь белән агуланган һава Хәсәншаның гомерен кыскарткан, ул вакытыннан элек денья куйган.
Аның улы Мебарәкша заводта Совет власте чорындв эшли һәм вны киңәйтүгә катнаша. Мебарәкша Хәсәншин — хормәтле кеше. Тырышлыгы очен Совет хокүмәте аны Ленин ордены. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләде. Хәзер Мебарәкша Хәсәншин тыныч ялда.
Хәсәишиннар традициясен дәвам итеп, бер торкем балалары химиклар сафына бастылар, читтән торып химия-технологив институтында укыйлар һәрберсе — хезмәт алдынгысы. Кызларның олысы — контакт цехының елкән аппаратчысы — Фәния Хәсән- шина менә кияүгә чыга. Аңа Кәүсәр Өхмәтов әйләнә.
-Коткән туй да килеп җитте. Тимерхан кунакларны гармонь уйнал каршы алды.
— һәй, гармонеңны әйтәм. ейдә матурлык очен генә утырмый икән,—диде кайсыдыр.
— Кара әле. гел китап та. химия эчендә генә күмелүче түгел, ә музыкаль иеше дә икән ләбаса бу Тимерхан.
— Күрмисеңмени, аның гармоне эченә йоз сандугач кереп оялаган.
— Юк, алай артык мактасагыз, уйнамыйм —дип. Тимерхан баянын читкә алып куйды. Кодаларны гүр башына утырырга кыстый башлады. Әнисе Зоһрә әби. кодагый Зәкия белән кода Мобарәнша. алар янына ук Мәрдәи ага рәттән туры килделәр. Аннан башкалар.
Ике химиклар династиясе кушыла.
Кәүсәр белән Фәниянең тормышы, туй кунаклары сүзе белән әйтсәк, тигез гомерле, матур булсын!
Өйдәтелор. диссертациясен язып бетергәч. Тимерханның вакыты иркенәер, орынып ун торган Кама буена чыгарбыз, табигать кочагында ешрак бупырбыз инде, ниһаять, бераз үзе до ял итә алыр диеп ометләнгәннәр иде Э чынлыкта исә ботенләи алай булып чыкмады. Үзәк лабораторияне кабул иткәннән бирпе ионларга гына кайта ул. Коио-тоне диярлек шундагы эшләр белән мәшгуль Әле тезелешне тизләтсеннәр дип. терпе бусагаларны таптый, я булмаса лабораторияләр хәзерге заман техникасы
белән генә җиһазландырылсын дип, Казан, Мәскәү, Ленинград, Киев шәһәрләреннән яңа приборлар, аппаратлар кайтарту өчен чаба.
Шушы яңа үзәк лабораториядә завод, унлап институт белән килешү тезеп. төрле фәнни зшләр алып бара. Профессорлардан Г. X. Камай, А. А. Афанасьев, доцентлардан Л. И. Кузнецов-Фетисов, А. И. Милютин. 3. Ф. Зәйнуллин һәм башкалар, берничә мәртәбә килеп, гаять әһәмиятле киңәшләр бирделәр.
Андый иҗади дуслык лаборатория коллективын тагы да канатландыра. Фәнни- тикшеренү эшләре торган саен киңрәк колач ала. Галимнәрнең киңәшләрен тотып, үзәк лаборатория коллективы минераль тозлар алу буенча яңа ысуллар тапты. Мәсәлән, натрий тиосульфатын алуның яңа юлы дөньяда беренче булып биредә барлыкка килде... Фотография промышленностенда киң кулланыла торган барий сульфаты җитештерүнең дә тагын бер ысулы табылды. Сыйфаты да яхшы, арзан да, файдалы да.
Тимерханга фәнни яктан да, хуҗалык эшләре белән дә җитәкчелек итәргә кирәк. Ә шулай да, алар никадәр генә ялыктырмасын, берәр тәҗрибә уңышлы чыкса, бете- несен дә юып алгандай итә. Ни генә булмасын, күзгә күренерлек уңышлар бар...
Әйе, эше күп аның. Өстәвенә тагын химия-технология институтыннан диплом эшләренең фәнни җитәкчесе булуын да үтенделәр. Ризалык бирмәсәң дә яхшы түгел. Студентларның һәрберсе күз алдында эшләп укыдылар. Завод цехларыннан торып ачышлар ясыйлар. Унҗиде кеше аның кул астында диплом әзерли. Унҗиде әһәмиятле яңалык, ачыш дигән сүз ул. Мондый нәрсәгә битараф карарга ярыймы соң!1
Ә алда никадәр планнар! Яңа цехлар корыла, чыгарыла торган продукциянең төре дә, күләме дә үсә бара. Бүгенге көндә яраксыз дип ташлап барыла торган производство калдыкларын эшкәртеп тә дистәләрчә исемдәге химикатлар җитештерергә мөмкин бит. Әнә заводтан ерак түгел генә нефть фонтаны бәрә. Республикабыз күләмендә азмыни алар! Ә шул нефть ятмаларында миллионнарча тонна тозлы су бар. Аны химик юллар белән эшкәртсәң, нинди генә продукция алып булмас иде! Сыек хлор, селте, сода, йод, бром, хлорлы магний, кальций хлориды, калийлы ашламалар дисеңме,— саный китсәң, исемлек бик озынга сузыла. Бу үзе искиткеч зур перспективалар түгелмени! Менә кайда ул фәнни ачышлар, производствога һәм фәнгә санап бетергесез файда китерә торган кандидатлык, докторлык диссертацияләре..