Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ, ЖУРНАЛИСТ ҺӘМ ПУБЛИЦИСТ


«Барыбыз да беләбез: елга бер мәртәбә, сабан туенда халык алдыннан чабып үтәр ечен, бик кадерләп, тәрбияләп, чабыш атлары үстерәләр. Аларга карал сокланалар. алдан килгәннәрнең муенына чиккән солгеләр салалар. Чабыш атларыннан үзгә буларак, йөк атлары бер карауда ук күз явын да алмыйлар, алар турында алай шаулашып сейләшмиләр дә, мактамыйлар да. Чөнки аларның хезмәте шундый — ару-талуны белмичә көне-төне эшлиләр алар.
Мәхмүт Галәүне әдәбиятның әнә шундый бер иек аты дияр идем мин».
Бу сүзләрне Мәхмүт Галәүнең 80 еллык юбилеена багышланган кичәдә өлкән язучыбыз, М. Галәүне якыннан белгән, аның белән бергә эшләгән Афзал ага Шамов әйткән иде.
Әйе, Мәхмүт Галәү — татар совет әдә-биятының, культурасының үсешенә зур өлеш керткән, бетен гомерен иҗат эшенә, халыкка хезмәт итүгә багышлаган галантлы һәм үзенчәлекле язучы.
Мәхмүт Галәү 1886 елның сентябрендә элекке Казан губернасы. Арча кантоны. Ташкичү авылында ярлы хәлфә семьясында туа. Башлангыч белемне ул әтисеннән ала.
Ярлы семьяда үскән Мәхмүткә крестьян тормышының ачысын-точесен татырга, зурлар белән бергә авыр кыр эшләре эшләр- 'Ә туры килә. Дәрес авыл тормышы эчендә кайнап үсүнең булачак язучы эчен отышлы ягы дә була: ул татар халык тормышын бетен детальләре, гореф-гадәтләрнең бетен нечкәлеге, милли үзенчәлеге крестьян психологиясен бетен тирәнлеге белән күңеленә сеңдерә бара. Күңелгә сеңеп калган бу сурәтләр соңрак язучының тормыш тәҗрибәсе, иҗтимагый аңы. талант кече белән сугарылып, гаять колоритлы әдәби образларга әвереләләр, ягъни әдәбият фәне теле белән әйтсәк, язучы тормыш материалын үзенең күңел лабораториясендә эшкәртеп, зур сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп бирә.
Унбер яшендә Мәхмүт Галәү Казанга килеп, анда!Ы мәдрәсәләрнең берсенә укырга керә. Монда да аңа үз көнен үзе күрергә, үз икмәген үзе табарга туры киле.
1903 елда ул, мәдрәсәне тәмамлап, Астраханьга ките һем анда мөгаллимлек итә башлый.
Астрахань чоры Мәхмүт Галәүнең тор-мышында һәм иҗатында зур роль уйный. Биредә ул РСДРПның Астрахань комитетына член булып керә, күренекле татар революционеры Ибреһим Моратов белән комитетның эшендә актив катнаша
1907 елда комитет каршындагы татар төркеменең органы булган «сәяси әдаби, сатирик» «Туп» журналы чыга башлый. Мәхмүт Галәү «Тупяның актив хезмәткәре һәм фактик редакторы була. Бу журнал, бик кыска гомерле булуына карамастан (аның бары өч кенә саны чыгып кала), зур иҗтимагый мәсьәләләр күтәрүе һәм алар- ны гаҗәп кыю чишүе белән әһәмиятле.
Революцион эшчәнлеге, укучылар арасында дингә каршы агитация алып баруы өчен Мәхмүт Галәүне эшеннән чыгаралар. Ул туктаусыз полиция күзәтүе астында яши.
1907 елда ул Оренбургка күчеп киле. Биредә типографиядә хәреф җыючы, корректор булып эшли, төрле урыннарда хезмәт итә.
Мәхмүт Галәү 1915 елдан «Кармак» исемендә әдәби-сатирик журнал чыгара башлый.
•Кармак» татар тормышының һәр ягын яктыртып, терпе мәсьәләләр күтәрә. Семья, мәктәп-мәдрәсә. китапханә театр депутатлар эшчәнлеге (дөресрәге эшлексезлеге) — берсе дә аның күзеннән читтә калмый.
Журнал әдәбият мәсьәләләренә гаять зур урын бирә, әдәбиятка күзәтү алып бара.
Оренбургта яшәгән чорында Мәхмүт Галәү журналистлык эшчәнлегеннән тыш шигырьләр һем хикәяләр дә яза башлый 1912 елда Хесәеновлар типографиясендә аның «Ник язылганнар» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басыла. Җыентыкка кергән шигырьләрнең беренче тәҗрибә генә булуын автор уэе дә кереш сүзендә искертеп әйтә «Әдәбиятыбызның тарихы белен шөгыльләнүче затлар өчен мисал булырга ярар дип бастырдым», — ди.
Мәхмүт Галәүнең шигырьләре турында сөйләгендә ике зур художникның аңа ясаган йогынтысы турында әйтеп китми мөмкин түгел.
Бер яктан. Галәүне С Рәмиее поэзиясенең романтикасы, көчлә рухы дулкынлан-
дыра, аның аллага, күкләргә каршы күтәргән бунты мавыктыра. Рәмиев шигырьләренең нәфислеге, эмоциональ көче, чын татар телендә язылган булулары да йогынты ясый.
Мәхмүт Галәүнең поэзиясендә генә түгел, гомумән аның бөтен иҗатында тирән эз калдырган икенче зур художник, язучының замандашы Габдулла Тукай була.
Тукай йогынтысында аның беренче шигырьләре языла. Укучы балалар өчен ул Тукай шигырьләреннән хрестоматияләр — «Уку китабы» төзи. «Тукай шагыйрьме, түгелме?» дигән бәхәстә ялкынланып Тукайны яклап чыга. Галәүнең сатирасында да шагыйрьнең шифалы йогынтысын күрәбез, һәм, ниһаять, иҗатының иң өлгергән җимешләре — романнарында Тукай белән гаҗәп аваздаш яңгыраган идея бу ике әдипнең үз халкына кайнар мәхәббәтен, халкының зурлыгы, бөеклеге белән горур-лануларын исбатлый. Башлангыч чорындагы иҗаты ук Галәүнең киң эрудицияле, белемле язучы булып формалаша башлавы турында сөйли. Бу уңайдан бигрәк тә аның Пушкин, Лермонтов. Толстойны тәрҗемә итүен күрсәтергә кирәк. Бу инде турыдан-туры рус әдәбиятының җәүһәрләрен татар укучысына җиткерү, пропагандалау дигән сүз. Галәүнең русча яхшы белүе, та .җәмәчелек эшенең беренче тәҗрибәләре анда соңрак үз әсәрләрен дә рус-чага тәрҗе -.э итәрлек сәләт үстерә.
Бөек Октябрь революциясе Мәхмүт Галәү иҗатында дэ яңа чишмәләр ачып җибәрә. Ул, әдәбиятның гаять көчле идея коралы икәнен яхшы аңлап, совет әдәбиятын үстерүгә үзенең талант көчеч, акылын җигә.
1926 елдан башлап Мәхмүт Галәү тулысы белән иҗат эшенә күчә. Галәүнең бу чор иҗатына халкыбызның тарихына игътибар арту, реаолюцион һәм тарихи вакыйгаларга тәҗрибәлерәк күз белән карап бәяләү хас. Галәү «Саламторханнар»I исемле пьесасында татар интеллигенциясенең бер төркемен тасвирлый. Газетачы, милләтче Хәлим үзен милләт каршында гаять зур хезмәт күрсәткән кеше итеп исәпли, чынлыкта исә аның кебек кешеләрнең «хезмәте» мәҗлесләрдә «милләт, милләт» дип авыз суы корытудан узмый, хәлиткеч момент килеп җиткәч, алар ни эшләргә белми калтырап төшәләр.
Тарихи вакыйганы сурәтләү, халыкны киң планда күрсәтүгә омтылыш ягыннан шул ук 1926 елны язылган «Пугач явы» пьесасы да (Мәскәү, СССР халыкларының үзәк нәшрияты) кызыклы. Бу пьесада характерлар да ботенрәк, сюжет агышы да кызурак, жанр буларак та сәхнә әсәре таләпләренә күбрәк җавап бирә. Пьесада төп герой — Пугачев. Аннан башка тагын 46 персонаж бирелеп, казак крестьяннарының образлары тудырылган.
Беренче пәрдә. Пугачевның Җаекка кайтып барышы. Ул гадел тормыш өчен көрәшергә карар итә, үз тирәсенә ышанычлы кешеләр туплый. Аның эчке дөньясы, кеше
1 М. Галәү. Саламторханлар. М., 1926 ел. буларак характеры да шактый тулы ачылган. Дөрес, аның аң-фикере үзе мәрхәмәтле патша булу, шул юл белән халыкны иреккә чыгару, җирле итү турындагы утопик хыял белән генә чикләнгән. Ләкин Пугачевның халыкны көрәшкә
I М. Галәү. Төеннәр. Хикәяләр җыентыгы. Казан. 1928 ел.
күтәрү факты самодержавие тәхетен бер тетрәтү була. Ул үзенең үлеменә дә оптимистларча ка-рый: «Тотылганыма үкенмим, кулымнан килгәнне эшләдем. Калганын бездән соңгылар тәмамлар! Уңышлы җирне бер кат сөреп чыктык инде без. Сөрелгән җиргә табылыр игенчесе: орлыкның чәчелер икенчесе! Ул чагында үзебез булмасак, телгә алынырбыз!» — ди ул.
Мәхмүт Галәү иҗатында хикәяләр үзен-чәлекле бер урын алып торалар. Язучы иске тормышның кешеләр аңын никадәр тирән агулавын, яңа белән искенең катлаулы көрәшен, бу көрәшнең кешеләр психологиясенә нинди йогынты ясавын сурәтли. Дөрес, хикәяләр барысы да бердәй уңышлы түгел. Авторның каләм шомалыгы да, реалистик образлар тудырудагы осталыгы да, гомумиләштерү көче дә ачылып бетми әле. Ләкин язучы яңа тормышның котылгысыз җиңүен, шәһәр — авыл мөнәсәбәтләрен, геройларының психикасын ача алган.
1927 елда Казанда аның «Каяу» исемендә хикәяләр җыентыгы чыга.
«Төеннәр» 1 җыентыгына тупланган хикәяләр дә шулай ук җитди, заманында зур бәхәсләр кузгаткан мәсьәләләрне күтәрә. Автор: «Совет семьясы нинди булырга тиеш? Ир белән хатынның тигез хокуклы булуы семьяда ни рәвешле чагылырга тиеш? Ана булу вазифасы белән җәмәгать эшен ничек бергә сыйдырырга?» — дигән сорауларга җавап эзли.
Күргәнебезчә, Мәхмүт Галәүнең иҗаты гаять күп яклы һәм киң. Ул иҗатын журналист буларак башлап җибәрә һәм романтик рухта язылган шигъри тәҗрибәләрдән зур эпопея дәрәҗәсендәге романнар язуга үсеп җитә.
Утызынчы елларда Мәхмүт Галәү «Канлы тамгалар» исемендәге роман-эпо- пеясын яза башлый. Бу әсәр дүрт кисәкле итеп уйланыла һәм автор ул кисәкләрне < Ил тыныч чакта», «Ил өреккәндә». «Сабак», «Өермәләр» дип исемли.
Роман киң планлы итеп уйланыла һәм аңа татар халкының тормышын ерак тарихтан башлап, мөмкин кадәр тулы итеп, һәр яктан тасвирлау максаты куела. Һәр кисәкнең үзәгенә зур бер тарихи вакыйга алына һәм вакыйгалар тарихи эзлеклелек белән үстереләләр. Уйланылышы буенча роман XIX гасыр ахырындагы татар тормышын сурәтләүдән башлап, татар халкының язмышында гаять әһәмиятле роль уйнаган зур вакыйгалар аша Октябрь революциясенә килүен күрсәтергә һәм революция вакыйгалары белән тәмамланырга тиеш була. Ләкин романның беренче ике кисәге генә язылып кала, шәхес культы елларында язучының гомере фаҗигале рәвештә өзе
лә. Язылган элешләре дә татарча басылмый калып, кулъязма хәлендә югалалар. Галәүнең иҗаты гаҗәп кырыс сыйнфый көрәш елларына туры килүе, язучының иҗатына да, әсәрләренә карап түгел, аның анкетасына, социаль чыгышына карап бәя бирүләр Галәүнең тормыш шартларында да, романнарының язмышында да чагыла. Язучыны Шиһап Мәрҗәни нәселеннән булган эчен, мулла нәселеннән дип, аңа •вак буржуа язучысы» дигән мәһер сугарга тырышу да була. Бу хәл романнарның татарча басылып чыгуына да комачаулый.
Романның беренче кисәге «Муть» (Бол-ганчык еллар») 1931 елда Мәскәүдә басыла. Тәрҗемәчесе Гайшә Шәрипова була. Икенче кисәге— «Мухаджиры» («Мөһаҗирләр») — авторның үз тәрҗемәсендә 1934 елда чыга. Романнарда татар тормышының зур бер тарихи чоры алына. Вакыйгалар XIX иәзнең соңгы елларында һәм 1905 елгы революция алдыннан бара. XIX гасырның 80 елларындагы ачлык, 1897 елда Россиядә үткәрелгән халык санын алу татарлар тормышында зур чуалышлар китереп чыгара.
Патша самодержавиесенең бетмәс- текәнмәс салымнары, рус булмаган халыкларны кысуы өстенә, авылда бетен властьны үз кулларында тоткан мулла-меәэиниәр, ярым-ярты грамоталы старосталар да авыл халкының тәнендә сөлек булып яшиләр.
Менә шундый типик бер татар авылын сурәтләүдән башлый язучы. Беренче карашка авыл тыныч кына яши кебек. Борынгыдан, ата-бабадан килгән гореф-гадәтләре. мир белән идарә итәргә дип җәмәгать белән сайлап куйган муллалары, патша хәзрәтләренең әмерен җиткереп торучы староста, становойлары бар. Ярлы-ябагайга Сабирҗан мөәзиндә кен яктысы күрмичә, күзләре чиләнгәнче чыпта сугарга мунчала да, авыл кызлары ечен Әсмабикә абыстайда күзләрнең нурын, сылу гәүдәләрнең зифалыгын ала торган чигүле сәлге-ашъяу- лыкка җитәрлек җеп тә бар.
Ашарыңа юк икән, рәхим ит, Сабирҗан меәзин алдагы уңыштан өчләтә кайтарып бирү шарты белән он да биреп тора, аның рәхим-шәфкате киң.
Байларның мал-мөлкәт арттыру мәшәкате. ярлыларның үз моң-зарлары. Барысы да алладан дип, риза булып яши бирәләр
Ләкин бу беренче карашка гына шулай күренә, авыл тормышы тын инештәй, бер дә болганмыйча ага төсле. Чынында исә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик киеренке Бу киеренкелек вакыйгалар кискенләшкән саен арта бара. Язмышлар да шундый тыгыз булып бер йомгакка чорнала, җепләрен езгәләмиче бу йомгакны сүтү, ипкә китерү мөмкин түгел.
Тарихка зур афәт булып кереп калган 1380 еллар —ачлык еллар башлана. Табигать стихиясе китергән бу бәла моңа кадәр дин пәрдәсе, гореф-гадәтләр белән капланып яткан каршылыкларны өскә тартып чыгара. Ялангачланып калган авыл фонында мулла-мөәзиннәрнең комсызлыгы да, бай- куштаииарның ерткычлык дәрәҗәсенә җиткән рәхимсезлекләре дә мөселман агай- энегә ярдәмле булырга» тиешлек фәлсәфәсеннән арынып шәрә килеш кала. Диннең дә, самодержавиенең дә черекләре ташудан соң калкып күтәрел-ән чүп кебек өскә чыга. Моңа кадәр астыртын гына эшләнгән явызлык, законсызлык, ярлы крестьянны талау ачыктан-ачык эшләнә башлый. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә киеренкеләнә бара. Авылда әле өч катлау аерылып тора иде: байлар, урта хәллеләр һәм ярлылар. Ачлык елдан соң исә урталык калмый я ул үзенең туганын, якынын, күршесен алдау, талау хисабына баеп китә, яисә бөтенләй бөлеп, ярлы-ябагайлар рәтенә баса.
Галәүне халыкның барлык физик кече, рухи кичерешләре соң чиккә җитеп киеренкеләнгән вакыт, зур вакыйгалар кызыксындыра. Нәкъ шул вакытта инде тамыр сәбәпләр ачылып китә, кешеләр характерының да нигезе, асыл сыйфатлары гына кала. Ачлык елы. халык санын алу вакыйгалары, Теркиягә күчеп китүләр — болар Галәүне тарихи вакыйга буларак кына кызыксындырмый, әлбәттә. Бу вакыйгалар татар халкының тормышында нинди роль уйнаганнар. халыкның милли характерын ачуда, аның аңын үстерүдә рольләре нинди — язучы өчен шунысы әһәмиятле.
Бөтен бер халыкның үткән тормышы гаять киң планда, бик нечкәләп, детальләп тасвирланган. Бу тасвирлауларның әдәби көче гаҗәп җанлы картиналар тудырган, бөтен бер заманны укучыга җиткергән. Язучы татар тормышының һәр ягын сурәтли: авыл халкының төрле катлаулары, шәһәр байлары, приказчиклар, асраулар тормышы, мәдрәсәлеге шәкертләр, дин әһелләре, татар чиновниклары, интеллигенция— берсе дә читтә калмаган. Сюжет җепләре бу катлауларның барысына да үтеп керә. Язучы оста хирург кебек катламнарны кү-тәрә барып вакыйгаларны җәелдерЪ. ха-рактерларны киңәйтә бара.
Әйткәнебезчә, роман тәмамланмаган, шулай ук татарча кулъязмасы да сакланмаган (әсәрнең язылган ике кисәге 1968 елда, татарчага тәрҗемә ителеп, аерым китап булып басылып чыгачак). Ләкин бу хәлендә дә ул язучының иҗат принцибын, үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкинлек бирә һем Мәхмүт Галәүнең талантлы әдип булганлыгын раслый.