Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛ БАЙЛЫГЫБЫЗ ҺӘМ АҢАРДАН ФАЙДАЛАНУ


Сүзлекләрне бик хаклы рәвештә теге яки бу милли телнең байлыгын чагылдыра торган көзге дип атыйлар. Моннан бер ел элек Мәскәүдә чыккан «Татарча-русча сүзлекикә карата да шундый ук бәя бирергә булыр иде. Моңа кадәр төзелгән тәрҗемә сүзлекләр белән чагыштырганда, ул татар теленең сүз байлыгын шактый тулы гәүдәләндерә. Шуның белән бергә, байтак кына сүзләр һәм фразеологик әйтелмәләрнең әлеге сүзлектән читтә калуын да икърар итмичә булмый.
Эш нәрсәдә соң? Нигә сүзлекләрдә телебезнең байлыгы тулы чагылмый’ Төп сәбәп шунда: моңа кадәр төзелгән тәрҗемә сүзлекләребез картотека нигезендә эшләнмәделәр. Шуның аркасында гамәлгә яңа кергән сүзләр — неологизмнар гына түгел, хәтта матур әдәбиятта һәм башка чыганакларда киң кулланылган саф татар сүзләре, язучылар иҗат иткән уңышлы сүзъясамалар да сүзлекләрдә тиешле урын ала алмадылар, күләгәдә кала килделәр.
Хәзерге көндә Казан тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теленең аңлатмалы сүзлеге төзелеп ята. Бу сүзлектә моңарчы онытылып яткан күл кенә сүзләр яңадан яшәешкә кайтарылачак. Аларның күпчелеге, һичшиксез, киң кулланышка череп китәр дип ышанырга кирәк.
Нинди сүзләр алар? Түбәндә шулерның берничәсен генә булса да карап үтик.
Җ. Вәлидинең аңлатмалы сүзлегендә һәм 1931 елда чыккан «Татарча-русча сүзлек»тә аңдыру дигән фигыль теркәлгән. Аның кайчандыр актив кулланышта йөргәнлеген классик язучыларыбызның әсәрләреннән алынган мисаллар да раслый. Мәсәлән: «Ташып киткән су калдыкларын аңдырган сыек болытлар, акмыйча гына салынган көе җиргә якын тора иделәр» (Ш. Камал); «Аның үзе дә, сүзе дә, йөзе дә вә күзе дә миңа әллә нинди авыр суыкны аңдыралар. (Г. Ибраһимоа), . Күксел болытлар еракта әллә ниләр аңдыра» (Н. Исәнбәт). Ф. Әмирхан исә шул ук сүзне алдан белдереп, искәртеп кую, кисәтү мәгънәсендә куллана. «Хәят татар килгәнне күрми калса, Лиза аңар акрын гына: — Хаечка, закройся, вон мусульманин идет,— дип аңдырудан кире тормый вә үзенең бу эшен дустының дин тойгысына хөрмәт итүдән килә дип уйлый иде».
Мисаллардан күренгәнчә, сүз бик үзенчәлекле, шул ук вакытта җиңел аңлаешлы һәм тирән эчтәлекле. Димәк, аны, бер дә шикләнми, яңадан кулланышка кертергә мөмкин. Дөрес, Нәкый ага Исәнбәт аңдыруны диалекталь сүз (Урал татарлары диалекты ') дип күрсәтә. Ләкин фактлар бу фикерне кире кагалар. Асылда «аңдыру» — әдәби сүз. һәм ул бары тик язма сөйләмдә генә кулланылган булса кирәк. Югарыда китерелгән мисаллар шул фикерне куәтли.
1 Н. Исәнбәт. Сайланма әсәрләр. I том. Казан. 1960 ел. 174 бит.
аммахит axsnwdnx dauemax ‘xtaxa ехиаһмх adeuxemH HiHHiasawAV daqarn" M,,dhe •tfMeOaudax ui*iy m
ladauvasMw тпипнаммАх axHadag eW нанегАз ехнэНми cagdadAx иезеинехи xedwaxiasxew xednumtaHA
Н-чн^аниазнеи-еэ наиипф.У.д ua~.q ТП «•<" ................ ......................... 7dtMWMM
•ornj >»v«nut> >nnw H«Jd*p адт|ЧМ1ЧнемиАх аУнаи езназАд eHdaucAs A9 BJQ (аУназАд dAi»w) ««do*
uavaxex и«ин»«и» ‘xtxuiaudtdax ■imixMM нениасЗемсАи Ajd«j>««c н<чиаеенАрх (румрхде w’l)
yrnwada аз
-deieMdage* axeuadAx [ммиви»шии«*э1 иаиод неннои ииие^ — неивд miaaPA nudadex danow* мамеэеу/
deu»dt4VM»mi4 annAuAg daMawasa4cA3 xaMdeuexM uAgpx гезАнемехи ‘пинай <чмАд VuHdtui dtuuajMw
назм'чдах eVHedoMdese u»wp>< щ «рзаммАд i/aMdei -aw xnvdavxagsH Hix3i4Mdag HSHdaucAj HRVHOW
еУн1Чзэе иАи НанәхАсах иннах :иах -awuad-9 (xnumudadax -Rudadex) ndtu»wdo<i> xpWA xandeurAs xA
uAm pwwe -назмтиа daucAs казн» xRvcRsdadax tnidadax ах.хаигАэ axsAd-exdexai- маххпх аУАехэеу/
-Hejuadxg аназ
asanajaw ахнахи едахаисАэ axsAd-axdeiex» ан» • 'axHedeg Знчна аУнезехггАэ иУии ■•0 >K ’"«e dag
азанчзам на Hejneudewjai хпха һанесАэ езиех 'excageMexdAx •davaVM adox xA URHRira3 азсезМиУ
наххх uoHegdwi awiax mao daviRMog aswex waq cmswnxa ниАатжо ajdoxwauox awaua наидии азах
uiaWA птАт waq назма uauuax dauxiauog xaias tados наган xA)(x :RjV«adax ‘свэчмц *||| •■■esdeH взмах
иУнин awe daxan aVniaHtadA М«на азане аУни 'назиах аУититве ‘назапиих махчд "еУи атай remix
XHmdAx axxauc — (иаза H<t>rdem) ауиу—"xgw :3RdRX ‘эаиАх 'тзнпзц ц ‘■dauadox uadegnx ladauxiams
dAH xamwox 'RVWRJM езиаУхАх неннэдэо Лэ uau -«Ад сазЪиУ i43*adex i«dai/iA mao waq аэиад
»<i4Hdauuexe(i)« :иннод 'яфипзаЕ | -рнеииАх et/deuenajaw ajaVnegAi «на laxAca еОнадзавои
«deuxaudahxy» edeudese upwa» ’(T) ~ хеназпн dagnavdag напи ипдиат Agai deuvasMW не№еихаиез<яь
wgetfe Q HPJUI4HPUUAX аизха аУнатаиназ ndaudaiat наган dnyuahHax агАэ еэиад 'Ha3edA>( adoi MRXM
хид езеэмед асазмы Нанес A ау иаиед «тгаиаз» waq әэенчзеш d’9 чипзиф незиУ (еУнезанчзан Азпх
adev>3UHg ипииазА езгеч ‘Auncog xadnx) Adeswax еуназаигАэ eoutfej g g
deueiasdAx нпЛиЛд avxavas
азАхн xawcat nm>a ejcagauai 'euMajedag ишиат edeuxeu иаеичзет H0HadeucA3 спэиоз *RUUO3 ‘иоз
dauuasxw waзuedeдии нахи езаис uai/их ewiadauho weuax HnHdei/ ■гяһАга ay езиАд xadxs 'назамдад
UHUIHXUHO XA иеинәдәд гАэ әзэиа 'xewxtf (■аддвф ң) "affHeuiexedex иезед ‘пииоэ 'ehHasadxx
’«yawHadixiuax ау ndauuAx ‘«уадхАд еУ иeинaAueдdA e3deg-axx<x ’ey неннәАназАз иАУмАт «А ‘ад
мзмчлод unua анпиАн» :(uaw»n щ) ««Vi/ax иэтед иедезед наУанах хА ауипна «зехиах ахаУ иА 'хазиа
иаитад UPUXIHH Н|чзвиои Ипне пхо laxdiagiax ирздод ианемиа aimaaad сазана aVi/Аи спзиоэ*- auXg
exdadacxx dauuasHw аУ HaydauxaHa3iax идеуе иииеэ eyntadAx азааназиии Hpxxeda хид Нпниоз еУ еназ
асА дхаф Ад eydeuai/ax -ап виеиу ■нахгг.ад нанипиАх Нписпзиоз незнпзоэ ие« етэх пииоз» «аУиоз
'иазАх едхен» r«dtauAg адэо нвзиад нпиоэ 'эапиЛд вдзо незеитс иА»» сиэиоз 'мииоэ adxg аУ
н^чda^zawdoф амиаэв Нанс Аз азаие аоиУад д д незиэд|« ewaxcdoA ииу «чдэои -дозойэ oaA3daA3ew
"оадэзАхэи* еу ед«яаусАэ axsAd-axdeAPx» «зиа ’HeAuadxg еУан -view uAm uA аУназаисАз аоиУад д д
нази1чна13иАх агАэ иоз нәхе Adayuag axdei/ -ехнетед незиу дамеэ ‘хниадзо 'dewaq aynnseda
udaudeAPX неге» аун|яие»»е{;
хАэ еитеиедие маним waq витамин хид аменязе» Hadxi иА иамАт
(’uaxew) «xtawmiadax аУ нема adax -Неэмед Hrxaagdy» .‘(dwwe W) “daueda3iie uagda [deuxauAx]
dauaqayxee vAm Ъезии^азме axdiauas unxa «Hdeuedx 1ЧзеУио« anew dauauAg анпз муипаза езмамАх
eyMPAadxo oxnadag ‘еиих deuamax degxx-degxx азспдпммау. (a.aeg dAxaw едижеэ) «p.druag наха
sewdMg нахи Hagda оиедима} fam -dnxax ами н.чуад еуиазезех xaHHue3dHW. :иезии exMHdag
н.язед’енеуу •, .Aavwiadn. •■Aauda>H3x ^«УипэиАд atandaruxM cA аэмАд еу анмех — аэенчзеи uei
(иииаЖ -W) .pA иамАт аних, „з иниехи„ wnyagda uaewue audaa »еч иатеУнс «и«1чзК. заумен HWM
degwAvix оиасАэ Aegda amax degdeq еУирз.яхА «Hdauua иачзит езеУиедАх
кайнаша» (Таң атканда). Ш. Камалдан соң байтак еллар үткәч, шул ук сүз икенче бер язучының әсәренә
килеп керә: «Сыерлар абзарының урта ишеге киңенчә ачык» (Ә. Еники. Рәхмәт, иптәшләр!). Бу
мәгънәне икенче берәүләр бөтенләй башка сүзләр белән белдерәләр. Мәсәлән: «Бизәкле сары капка
тебенәчә ачылды» (А. Расих. Хәсә- ен Ямашее), «Ида урам яктагы тәрәзәне иңеләй ачып җибәрде» (Н.
Ф әттах).
Барлый, тикшерә башлагач, бер үк мәгънәне белдерә торган өч сүз табылды: киңенчә —
тебенәчә — иңеләй (диалекталь сүз). Кызганычка каршы, аларның берсе дә сүзлекләрдә
теркәлмәгән.
Радио тапшыруларның берсендә диктор мондый белдерү ясый: «Җырчыга эстрада
оркестры ярдәм итә».
«Ярдәм итү» тезмәсенең үз урынында түгеллеге шунда ук колакка бәрелә. Чыннан да, бездә
«сопровождать», «аккомпонировать» фигыльләренең мәгънәсен бирә торган уңышлы сүз юк
икән. Ә менә Ш. Камал бу мәсьәЛәдә беркадәр эзләнгән диясе килә. Чагыштырып карыйк: «Фәтхи,
кысык күзләрен ача алган хәтле ачып, коръән укыган тон беләнрәк, «Зиләйлүк»не җырлап алып
китте. Хөснетдин скрипкада, дәртле генә иттереп, Фәтхигә кушмалык итте» (Таң атканда). Бер
нәрсә бәхәссез ярдәм итүгә караганда язучы сайлаган кушмалык итү тезмәсе мәгънәне төгәлрәк
белдерә.
Сүз уңаеннан шуңа охшашлы тагын бер мисал китереп үтик. Билгеле булганча, бездә тупик
сүзенең татарча атамасы юк. «Социалистик Татарстан» газетасында «Терәлештә» исемле бер
мәкалә басылган иде. Аны русчага тәрҗемә итсәк, «В тупике» дигән мәгънә аңлашыла. Димәк,
мәкаләнең авторы (дөресрәге, тәрҗемәче) терәлеш сүзен тупик мәгънәсендә кулланган. Бу
очракта терәлештә сүзе үзен чыннан да аклый. Әмма рус телендәге дело зашло в тупик яки стать
в тупик тәгъбирләрен эш терәлешкә керде яки терәлештә калу дип тәрҗемә итсәк, ул сәер һәм
ясалма яңгырар иде. Нишләргә соң? Эзләп карасаң, бездә утызынчы ел ларга кадәр үк моның
махсус атамасы булган икән бит! Менә ул: «Биктимер абзыйның да быел эше көрчеккә терәлде»
(Г. Толымбай); «Җир өләшү дигәннәре бик четерекле эш икән ул үзе. «Өләшүен өләшергә, әмма
ничек өләшергә?» — дип, көрчеккә терәлеп кала кешеләр» (Ш. Маннур). 1931 епгы «Татарча-русча
сүзлектә» керчек — граница, финиш (ягъни чик, нәрсәнең дә булса ахыры, бетеме) дип тәрҗемә
ителгән. Шагыйрь
3. Мансур да ул сүзне шул ук мәгънәдә кулланган: «Каһәрләнгән сугыш ярасы соңгы керчек
куйган егеткә».
Ш. Камал әсәрләрендә бик уңышлы кулланылган тагын бер сүз: өлгерештән. Җ. Вәлиди
сүзлегендә ул теркәлгән. Шуннан соңгы сүзлекләрдә күрсәтелми. Аны яңадан сүзлеккә
кайтарырга кирәк. Түбәндәге мисаллар шул турыда сөнли: «Без поезддан төшерү вакыйгасына
кадәр башыбыздан үткәннәрне бер-беребезне бүлеп- бүлеп өлгерештән сөйли идек» (Бәхет
эзләгәндә); «Берничә кеше өлгерештән аңа каршы җавап кайтара» (Таң атканда); «Управага
керсәң, ялтыравык төймәле чиновниклар, тугызга бөгелеп, сиңа баш ияләр, ...өлгерештән
тыкшынып, кресло күрсәтергә ашыгалар» (Матур туганда).
«Русча-татарча сүзлек»ләрнең барысында да плакучий сүзе бөдрә дип тәрҗемә ителеп килә.
Ләкин бу сүзләрнең мәгънәләре туры килешеп җитми. Шуңа күрәдер, ахры, соңгы елларда
язучылар бөдрә сүзе урынына башка атама эзли башладылар. Г. Ахунов, мәсәлән, плакучий
сүзен елак дип калькалаштыра: «Пальмаларны, елак талларны коендырып, ...чиләкләп-чиләкләп
яңгыр явып узды». Г. Әг.сәләмов исә бу сүзнең тагын да төгәлрәк тәрҗемәсен тәкъдим итте.
«Еламсыр таллар белән уратып алынган тын инештә дөнья яңгыратып бакалар кычкыра иде».
Озак та үтми, еламсыр сүзе бер-бер артлы төрле язучыларның әсәрләрендә, очеркларда күренә
башлый. «Инеш буендагы еламсыр таллар кинәт кенә берьюлы күңелне биләп алалар» (Д.
Сирай); «Каршыда әлеге имәннәрнең сеңелләре, еламсыр каеннар моңаеп торалар» (М, Әмир);
«Еламсар талларга тия-тия астан инеш ыңгырашты» (А. Гыйлә- җев). Чыннан да, еламсар-
еламсыр сүзе ботаклары салынып, салпыраеп торган дигән мәгънәне, бөдрә һәм елак сүзләренә
караганда, образлырак, төгәлрәк ача. Тик монда кушымчадагы ике төрле язылышның берсен
сайларга кирәк. Минемчә, әдәби норма итеп еламсыр варианты алынырга тиеш. Бу сүз инде
әдәби кулланышка кереп киткән, аны сүзлеккә теркисе генә кала.
Типтәрләр сөйләшендә ерфня сүзе паравез, ә кайбер сайлашларда үтә күренмәле нәфис тукыма,
нечкә, нәфис җептән бәйләнгән әйбер мәгънәсендә йөри икән i. Язучы Г. Әпсәләмов шул сүзнең икенче
мәгънәсен әдәби кулланышка кертә «Ак ерфия шәле иңнәренә шуып тешкән Надежда Ивановна,...
еракка-еракка карап, бакча буйлап бара» (Сүнмәс утлар); «Казан өстенә, әйтерсең, үтә күренмәле алсу
ерфия каплаганнар. Шушы алсу ерфия астында... тылсымны тынлык һем изге тынычлык ф хекем
сора» (Ак чәчәкләр). п
Матур сүз бит! Хәзер ул яңа «Татарча-русча сүзлекпкә дә кертелгән. Шулай 3 итеп, диалекталь
сүз әдәби телгә кергән, киң кулланышка юл алган.
Җирле сейләшләрнең мондый мемкинлеге бик зур. Фикеребезне куәтләү ечен, 3 бер генә мисал
китерик. «Социалистик Татарстан» газетасында «Соңгарган эш □ үрчеми» исемле мәкалә басылды.
Кайберәүләр, бәлки, эш куян түгел бит, ул ничек < үрчи ала икән, дип аптырап та калганнардыр. Җирле
сәйләшләрдә исә эш алга бар- мый дигән мәгънәне эчтәлеклерәк, аңлаешлырак бирә торган,
кызганычка каршы g әле һаман да гомуми кулланышка кереп китә алмый яткан ырау сүзе бар.
Соңгарган эш ырамый, дип әйтелсә, минем ечен, мәсәлән, бик аңлаешлы. «Эшемнең бер дә “ ырамы
юк бүген» дип сәйләү дә күңелгә хуш килә. Әдәби чыганакларга мөрәҗәгать = итик: «Бияләйкәйләргә
йоннар эрлим, нигә лә минем орчыгым ырамый». ■ Бергәләп _ эшләгән эш ырамлы була»; «Сөйләшеп
барсаң, юл ырамлы була» (Н. Исәнбәт. Татар st халык мәкальләре); «Мин һич кенә дә Сабирның көенә
басып бара алмыйм Аның 2 белән бару шундый ырамсыз» (Н. Исәнбәт. Куян маҗаралары). Мисаллар
бу фи- _ гыльнең исем һәм сыйфат формалары да барлыгын күрсәтәләр: ырам, ырамлы, д ырамсыз.
Болары да игътибарга лаеклы. Билгеле, хәзергә алар барысы да аңлатма- х лы сүзлеккә диалекталь
сүзләр итеп кенә кертеләләр. Әмма, массалашып, әдәби _ тел формасына күтәрелүләре дә мөмкин.
Әгәр күренекле тел осталарыбыэның әсәрләрен тикшерә башласак, деньяга чыга алмый яткан
мондый сүзләрне шактый күп табарга булыр иде. Димәк, сүзлек хәзинәбезне баету ечен, матур
әдәбият һем S халык авыз иҗаты әсәрләрен игътибар белән күзәтергә, алариың телен игътибар бә- *
лән өйрәнергә кирәк икән. Шул нигездә генә сүзлекләребеэне тулыландырырга, j хаксызга онытылган
яки пассивлашкан сүзләр һәм мәгънәләрне киң массага җиткерергә мемкин.
Яңа сүзләр әдәби әсәрләрдә генә түгел, фәнни-популяр әсәрләрдә, дәреслекләрдә һәм вакытлы
матбугат битләрендә до даими рәвештә туып торалар. Ул чыганакларда да әле барланмаган,
сүзлекләргә теркәлмәгән, әмма әдәби тел хәзинәбездә урын алырлык сүзләр очратып була. Мәсәлән:
икенчел чимал, иортбасар. йортлыксыз, йогышлау. ыргым, эзтабар кебек сүзләр башлап вакытлы
матбугатта күренделәр. Барысына да аерым-аерым тукталмыйча, спортка бәйләнешле ыргым сүзен
генә алып карыйк, «Социалистик Татарстан»да ул ике мәгънәдә кулланылып килә. Беренчесе— штанг
күтәрү ысулы. Русчасы — рывок (мәсәлән, ыргымда ул 135 кг күтәрде). Икенчесе — йегерү ярышында,
тизлекне кинәт арттырып, алга омтылу. «Ул зур темпта ыргым ясый. Башка йегерешчеләр аның
артыннан иярергә тырышып карасалар да булдыра алмадылар». Сүз hop ике м әгънәсе белән дә кабул
ителерлек.
Бездә кайбер гади генә төшенчәләрне белдерү өчен дә татарча сүзләр юк икон. Мәсәлән, 4 томлы
«Русча-татарча сүзлеккте вклад, вкладка, вкладчик, вкладыш, втулка кебек тәрҗемәсез бирелгән
сүзләр байтак кына. Мондый очракларда нишләргә соң! Чынлабрак уйлап, эзләп карасаң, боларның
да күпчелегенә татарча сүзләр табылыр иде. Кайбер иптәшләр, бәлки, бу кеше рус алынмаларына
үгисетеп карый икән дип уйларлар, һич алай түгел. Татар теленең рус теле аша кергән алынмалар
исәбенә туктаусыз тулылана, байый баруы — һәркемгә билгелә факт Биредә бәхәс алынма булу
дәрәҗәсенә күтәрелмәгән һәм ана дә-ъва итә алмый торган сүзләр турында бара, Рус сүзләрен
куллануда талымсызлык күрсәтү мисаллары вакытлы матбугат битләрендә дә, кайбер язучыларның
әдәби әсәрләрендә дә очрап тора. Газета битләреннен берничә мисал: «Балыкны суыткычка
куймыйча да бер-ике көн свежий килеш сакларга була»; «Экономик служба җитәкчеләре», «китапханә
1 Ә. Өфлетунов. БАССРның көнбатыш, көньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче татарлар сөйләшенең
тел үзенчәлекләре. Кандидатлык диссертациясе. I960 ел. 156 бит.
работниклары»; «1966 елда радистлар многоборьесы буенча мин Татарстан чемпионы булдым». Күп
чәйнәлгән ничья сүзе турында әйтеп тә торасы юк: ничьялар дәвам итә, ничьялар туры, ничьясыз уен
кебек тезмәләр әледән-әле күзгә чагылып тора. Тырышканда бу мисаллардагы рус сүзләрен татарча
тәгъбирләр белән дә биреп булыр иде.
Э. Касыймовның «Дөньяда ни иң ямьле?» дигән хикәясендә мондый бер җөмлә бар: «Турней
катламына җиткәч, токым ишелеп, прихват ясалды». Бу — рус сүзен куллануның бик характерлы
мисалы. Нефтьчеләргә һәм язучының үзенә прихвм сүзе, бәлки, аңлашыла торгандыр. Ләкин
гади укучыга ул аңлашылып җитми. Аны яәтта рус теленең 17 томлык сүзлегеннән дә таба
алмыйсыз. Шул ук автордан тагын бер мисал • Әлбинә... ашыгып каен посадкасы буеннан
сузылган сукмак белән китте». (Бир кулыңны, дустым!) Монда да, рус сүзенә мөрәҗәгать иткәнче,
башта беркадәр уйлану, ул сүзне татарча бирү мөмкинлеген эзләү кирәк иде. Мәсәлән, болай
фикер йөртеп карыйк: посадка сүзе посадить фигыленнән ясалган. Безнең телдә утырту
фигыленнән шул мәгънәгә туры килә торган исем ясал булмыймы икән? Бик була: утырту—
утыртма. Биредә бернинди дә ясалмалылык яки тел законнарын бозу юк дияргә мөмкин. Ma-мә
кушымчасы белән фигыльләрдән исем ясау — актив күренеш. Инде әлеге җөмләне үзебез «эзләп
тапкан» татарча сүз куеп укып карыйк: «Әлбинә... ашыгып каен утыртмасы буеннан сузылган
сукмак белән китте». Ничек уйлыйсыз, аңлашыла бит? Язучы әйтергә теләгән фикергә бернинди
дә зарар килмәде шикелле. Киресенчә, оттык кына кебек.
«Аэровокзалда посадка башлануын көтеп утыра идем» (Г Мөхәммәтшин): «Профессор...
анализның нәтиҗәләрен, снимокларын күрсәтте» (Г. Әпсәләмов). Мондагы посадка, снимок
сүзләрен татарчалаштырып бирү дә әллә ни кыен булмас иде. М. Хәсәновның «Юллар, юллар»
романында мондый русча сүзләр аеруча күп. Менә алар: перегиб, культура очагы, расценка,
самосвал, достояние, яшәу средствосы, специалист, рядовой эшче, балагур, обед вакыты... Инде
биредәге рус сүзләреиен кулланышын татар әдәби теленең бүгенге торышы өчен табигый һәм
зарури хәл дип саныйбыз икән, ул чагында икенче бер әсәрләрдә служащий, троеборье, пяти-
борье. захват, пересадка, завтрак, ужин кебек сүзләр очраганда гаҗәпләнергә һич урын
калмаячак. Бер уңайдан мобилизовать иту, мариновать иту, командировать итү, командовать иту
кебек фигыльләр турында да берничә сүз әйтү урынсыз булмас В. Исәнгалиева үзенең «Нигезе
рус теле алынмаларыннан торган төрки фигыльләр» исемле хезмәтендә мондый фигыльләрне
куллану куп кенә төрки телләрдә әдәби нормага әйләнгән яки әйләнеп бара, дип билгеләп үтә.
«Рус инфинитивыт-итү ярдәмче фигыле тезмәсе бигрәк тә татар һәм башкорт телләрендә киң
кулланыла» — ди ул. Башка төрки телләр өчен ничектер, анысына керешмибез. Әмма татар әдәби
теленең хәзерге торышы бу фикерләрне кире кага. Дөрес, кайчандыр грунтовать итү.
монтировать итү. мариновать иту, дифференцировать итү, редактировать иту дип сөйләгәннәр
һәм язганнар. Әмма хәзер инде бу үтелгән, артта калган этап дип кенә карала, һәм халык әлеге
сүзләрне татар теленең үз эчке законнарына нигезләп куллана. Мәсәлән грунтлау, монтажлау,
маринадлау, дифференцнацияпәү яки дифференциация ясау, редакцияләү. Кушымчалау ысулы
белән биреп булмаганда да, «...ать» формасыннан котылу мөмкинлекләре табылды.
Командировать — командировкага җибәрү; командовать — командалык итү; дирижировать —
дирижерлык итү; цитировать — цитата китерү, сигнализировать — сигнал бирү һ. б. Кыскасы,
югарыда сөйләнгән күренеш — телнең үз эчке мөмкинлекләреннән файдаланып үсүен, ка-
милләшүен күрсәтә торган фактларның берсе. Шул җирлектә туган тел үзенең табигате өчен ят
элементлардан арына бара.
Сүзләрдән, сүзләрнең мәгънәләреннән дөрес файдаланмау, аларны урынсыз куллану
очраклары турында да берничә сүз әйтеп китәсе килә. Г. Кутуйның бу хакта язган бик матур
фикере бар: «Үзенең төп мәгънәсенә җавап бирерлек рәвештә урынлы кулланылган сүз фикергә
җиңеллек китерә, уйның, максатның ачык булуына ярдәм итә. Уйлап әйтелгән, уйлап китерелгән
сүзләр ике төрле мәгънәнең килеп
1 В. Исенгалиева. Тюркские глаголы с основами, заимствованными из русского языка. Алма-
Ата. 1966 ел. 46 бит.
чыгуына юл калдырмыйлар... Урынлы кулланылган сүз — ул мәгънә дә, идеология дә. ул матурлык
тал ••
Чыннан да, сүзләр үз урыннарында кулланылмаганда, сәер бер хәл туа: газета яки китапны
укудан кинәт туктыйсың да, бу нәрсә икән, нигә бола> әйтелде икән, дип уйлый башлыйсың. Фикер
таркала, игътибар бөтенләй читкә юнәлә. Сүзне озакка сузмыйча, мисалларга мөрәҗәгать итик, башта
газета битләреннән берьичә мисал: ф «СССР халыкларының мәһабәт казанышлары». Беек
казанышлар, зур җиңүләр дип „ әйтү әле табигый яңгырый. Ә мәһабәт казаныш акылга ятышып җитми.
Ченки мәһа- 3 бат сүзе нигездә конкрет төшенчәле сүзләрнең аерылмышы буларак кына кулла- 3
ныла. Мәсәлән: мәһабәт бина, мәһабәт гәүдәле иеше...
«Бу көрәштә Куба безнең квинар булышлыгыбыздан файдалана». Монысы инде j горяча*
поддеркканың уңышсыз аудармасы. Кайнар теләктәшлек күрсәтү, дип, бәл- < ки, әйтеп була
торгандыр. Әмма кайнар булышлык күрсәтү дип сөйләүне берничек тә аклап булмый. м
«Утыз-кыоьк минуттан әлеге сеңге яки бораулар белән коралланган сунарчыларның эзен дә
күрмәссез». Сүз һәвәскәр балыкчылар турында бара. Тик алар инде ♦ бозны сеңге белән түгел, ә
соймән белән тишә торганнардыр. Кайбер язучылар да s сүз куллануга тиешле игьтибар бирел
җиткермиләр. Б/ фикерне мисаллар белән дә- ~ пилләрго мөмкин. «Кырыкка да җитмәгән бу ябык
ханым хәзер алтмыш яшьлек карый идо» (Г. Әпсәләмов. Ак чәчәкләр). Татар болан сөйләми, Бу —
тәрҗемә. Ро- о манның журнал вариантында ясалган әлеге хата китап итеп чыгарганда да төзәтел- 2
мәген. Күрәсең, язучыга бу турыда искәртүче булмагандыр, үзе дә абайлап җит- э кермәгән. Яшь язучы
X. Сарьянның «Әткәм һөнәре» повестенда да шундыйрак сүз х очрый: «Таһир турында сүз чыккач,
әле генә кичергән шатлык янына егетләнеп ~ кайгы килеп басты». Кире күренешне уңай мәгънәле
егетләнеп фигыле белән характерлауның уңышсыз икәнлеген автор үзе дә сизеп алган: китап
басмасында ул аны әрсезләнеп дигән фигыль белән алыштырган, һәм бик урынлы. рг
Бездә үз урынында кулланылмаган сүзләр байтак. Әмма аларны сиземләү X һәм дөрес
түгеллеген аңлату шактый кыен. Чөнки алар аерым язучылар тарафыннан _ күп кенә еллар шулай
кулланылып килгәннәр, игътибар итүче булмаган, ничектер күнегелә башланган. Мәсәлән, йотлыгу
һәм йотылу сүзләренең хәл фигыль формасында кулланылу очракларын алып карыйк. Алдан ук
искәртеп куярга кирәк: бу ик« фигыльнең, үзара мәгънәви аралашып, ялгыш кулланыла башлавына
җирле сөйләшләр сизелерлек йогынты ясаган булсалар кирәк. Әгәр бер төркем язучылар, мәсәлән, Г.
Ибраһимои, М. Җәлил, М. Фәизи, һ. Такташ, Г. Кутуй, Ф. Кәрим, X. Туфан, А. Шамов, М. Әмир, С. Шакир,
С. Сөләйманова. И. Салаховлор йотылып уку (тыңлау, карау, күзәтү) дип язсалар, икенче бер төркем,
мәсәлән, М. Максуд, М Гали. /А. Садри, Г. Әпсәләмов. А. Гыиләҗевлар, җирле сөйләштә
кулланылганча, йотлыгып уку (тыңлау, карау, күзәтү) дип язуны дөрес саныйлар. Ә өченчеләре, ике
сүз арасындагы мәгънә аермалыкларына игътибар итмичә, аларны синоним сүзләр итеп куллана
башлыйлар. Болай өегән караганда, монда бернинди ялгышлык та юк шикелле. Әмма ныклабрак
тикшерә башласаң, сүзгә үзенә хас булмаган мәгънәләр дә иекләтелгәнлеге ачыклана. Менә берничә
мисал
1. «Йотылып, әкият укыганнан битәр мавыгып укыдык без аларны» (М. Әмир Агыйдол);
«Мәхәббәт хакындагы китапларны йотлыгып укый башлаган кониәре иде аның» (А. Гыйлоҗев. Берәү).
2. «Якубның җанга якын сүзләрен йотылып тыңладылар» (И. Гази. Онытылмас еллар); «Якуб
үз тирәсендә сырышып, йотлыгып тыңлап утыручы кешеләргә ялт-йолт карап алды» (Шунда ук).
3 «Ранил үзе очон бөтенләй ят яңа нәрсәләрне йотылып тәрәзәдән күзәтә» (А. Расих); «Гыилфан
да, Җәгъфәр дә Хөсәеннең һәрбер хәрәкәтен йотлыгып күзәтә башладылар» (А. Рагих. Хөсәен
Ямашев).
4. «Бала күз яшьләренә йотлыга-йотпыга: — Әнием ’олмый-й...— диде» (Г. Гобәй, Маратның
язмышы). «Илсөяр яшенә йотыла-йотыла әтисенә сырышты» (Аныкы ук. Маякчы кызы).
1 Г. Кутуй. Яза белеп языгыз. Язучылык хезмәте турында Казан. 1^58 ел. 149 бит.
ЙОТЛЫГУ Ф. 1. Бик нык ачыгу яки сусау.
Җәен койрыгын (ашаган) йотлыкмас. Мәкаль
Бер чишмәнең суын эчеп бетерердәй булып
йотлыктым, ирен иренгә ябышты. X. Садрый.
/ рәв. мәгъ. йотлыгып. Ашыгып, кабаланып,
туймастай булып. Зөлфия йотлыгып су эчә. Р.
Ишморат.— Өеңдә ач торган шикелле, анда
(кунакка) баргач, йотлыгып ашап утыру бер дә
килешкән эш түгел. D. Әмирхан. Чыклы төнге
һаваны йотлыгып сулаудан (Фәттахның) киң,
таза күкрәге бер югары калка, бер түбән төшә.
Ф. Кәрим.
2. Ашаган, эчкәндә төелү, чәчәү. Авыру
суны бер-ике йоткач ук йотлыкты. башын бер
читкә тартты. А. Шамов. Күп чәйнәп аз йотсаң,
йотлыкмассың. Мәкаль.
3. Күч. Ашыгү, дулкынлану, каушаудан б.
тотлыгып сөйләү, уку, авазларны яки
сүзләрнең ахырын ачык әйтеп бетермәү.
(Егетнең] балалар кебек йотлыгуы, бер сүзне
бетерми икеачене башлаулары ничектер
кызыклы әә күңелле тоела иде. Ш. Камал, рәв.
мәгъ. Кыз сулу алды һәм — йотыгып
ЙОТЫЛУ Ф. 1. Төш юн. к. йоту. 2 Күч. Берәр
нәрсә белән артык мавыгу, бөтен игътибарны
шуңа юнәлтү Солдатларның инде үзара
сөйләшәселәре дә килми башлады — бик
күңелсез уйларга йотылганнар иде. Ә. Еники.
Матур сахра, моңлы тавышларга Безнең эшче
тәмам йотылды. М. Га- фури ,/Кемгә яки нәрсәгә
дә булса күзне алмыйча текәлеп карап тору
турында. Хатын аңар йөзе белән әйләнде, күз ка-
рашы белән егеткә йотылды. Г Ибраһи- мов Чем
кара күзләр күксел тауларга йотылганнар. М.
Әмир. рәв. мәгъ. йотылып. Зур игътибар белән,
бик нык бирелеп, кызыксынып. Сәгыйдә
китапны йотылып укый башлый. Һ Такташ.
Барысы да карт солдат янына җыелып, аны шул
хәтле йотылып тыңладылар, хәтта ишек
ачылганын да сизми калдылар. К. Нәҗми. Хәят
рәсемгә йотылып карый. Г. Кутуй.
3. Күч. Таралып, ераклашып юкка чыгу
(тавыш, төтен, дулкын һ. б. ш.). Гөрселдәгән
тавыш урман эченә кереп йотылды. Г. Гобәй.
Затон ярлары арасында йөрүче паром эзеннән
комеш тимгелләре дэ озакка бармыйлар,
шомаралар, тигез катлау
5. «Бер тын каз өйрәсен бик тәмләп йотлыгып ашадылар» (Ә. Еники. Раша);
«Солдатларның... концертларны балалардай йотлыгып тыңлауларын сейләде ул, (Шунда ук).
6. «Җыелышта булды Бану да. йотылып-йотылып тыңлады» (Н. Баян. Сайланма әсәрләр.
1952); «Мин хәл җыям бүген, Кырым синдә, йотылып сулыйм тәмлә һаваңны» (Шунда ук).
Бу җөмләләрне игътибарсыз гына укып үткәндә, йотылып һәм йотлыгып сүзләренең һәр ике
кулланышның берсендә ялгыш икәнлеген искәрмәскә мөмкин. Әмма аларны, рәттән куеп,
чагыштырып карагач, уйланырга мәҗбүр буласың: «йотлыгу» һәм «йотылу» бер үк мәгънәне
белдермиләр бит, ничек итеп елар синонимлашып киткәннәр (1—4 мисаллар) яки ни өчен
«йотылу» фигыленең мәгънәсе «йотлыгу» фигыленә йөкләнгән һәм киресенчә (5—6 мисаллар)?
Бигрәк тә бер үк язучының хәтта бер үк әсәрендә шундый кулланыш күзәтелү үзеннән-үзе сагаерга
мәҗбүр итә. Әгәр мисалларга иярсәк, йотлыгып ашарга, эчәргә, суларга, иснәргә, тәмәке суырырга
һәм укырга, тыңларга, күзәтергә, карарга да мөмкин икән. Шулай ук йотылып укыйлар,
тыңлыйлар, карыйлар, күзәтәләр һәм эчәләр, сулыйлар, исниләр, тәмәке дә суыралар икән. Гаҗәп
түгелме? Ә бит бу сүзләрнең һәркайсының үзенә генә хас мәгънә үзенчәлекләре бар. Йотлыгу —
ачыгу, бик нык ашыйсы килү яки бик нык сусау мәгънәләрен аңлата. Димәк, бу фигыль
физиологик күренешне белдерә. Ә йотылу («йоту» фигыльнең төшем юнәлеше) күчмә мәгънәдә
берәр нәрсә белән артык мавыгу, бөтен игътибарны шуңа юнәлтүне аңлата. Монысы — рухи,
психологик күренеш. Аларның «ып» формасындагы кулланышлары да (йотлыгып, йотылып)
шушы төп мәгънәгә, һәр сүзнең асыл эчтәлегенә нигезләнергә тиеш. Югарыда китерелгән
мисалларның бер елешендә бу закончалык сакланган, ә икенче өлешендә (һәр парның икенче
мисалын кара) сакланмаган. Әгәр бу ике сүзнең кулланышындагы мондый эзлексезлеккә чик
куярга телибез икән, шушы закончалыктан чыгыл эш итәргә кирәк. Ул вакытта дөрес кулланыш
йотлыгып ашау (эчү, иснәү, сулау, тәмәке суыру) һәм йотылып уку (тыңлау, карау, күзәтү) булырга
тиеш.
Менә мондый күзәтү, анализлардан соң, йотлыгу һәм йотылу фигыльләренең мәгънәләре
аңлатмалы сүзлектә түбәндәгечә бирелделәр:
өстәп куйды: — ...Иптәшләр... мине кал- Булып, койрык артында йотылалар, дырмагыз! А Шамов.
К. Нәҗми.
Сейләгәннәргә йомгак ясап, шуиы әйтергә була. Безнең сүзлек хәзинәбез гаять бай, тик ул әле
тиешенчә барланмаган гына. Шуның аркасында күп кенә сүзләребез актив кулланышка керә алмыйча
яталар, кайберләре бөтенләй онытылуга йөз тотканнар. Хәзерге көндә Г. Ибраһимов исемендәге Казан
тел, әдәбият һәм тарих институтында татар теленең ике томлык аңлатмалы сүзлеге тезелеп бетеп,
аны редакцияләү эше бара. Аның басылып чыгуы тел байлыгыбызны, тел культурабызның үсешен
тулырак күзалларга мөмкинлек бирәчәк. Сүзлек шактый бай картотека материалы нигезендә төзелде.
Аның төп һәм иң зур өлешен классик һәм күп кенә күренекле язучыларыбызның әсәрләреннән
тупланган сүзләр алып тора. Болардан тыш картотека фәнни-политик һәм фәнни-популяр әдәбияттан,
5—10 класслар өчен чыгарылган мәктәп дәреслекләреннәя һәм халык иҗаты әсәрләреннән сайлап
җыйган сүзләр белән тулыландырылды. Шуның өстенә сүзлек тезүче иптәшләр картотекага
салынмаган барлык игътибарга лаеклы әдәби әсәрләрне карап чыктылар, вакытлы матбугатны
(газета-журналларны) системалы рәвештә күзәтеп бардылар һәм алардан кирәкле сүзләрне сайлап
алдылар.
Телебезнең байлыгын барлау буенча Институтның диалектологлары да гаять зур зш
башкардылар. Алар, татарлар яши торган төп төбәкләрнең тел үзенчәлекләрен ойрәнеп, җирле
сөйләшләрдә генә сакланып, яшәп килгән бик зур лексик байлык тупладылар һәм шул байлыкны
эченә алган зур күләмле «Диалектологик сүзлек» төзеп бетерделәр. Шулай итеп, халкыбызның әдәби
тел даирәсеннән читтә торган искиткеч бай хәзинә киң масса укучы карамагына тапшырылачак.
Матур әдәбият, гомумән фән. культура үсеше әдәби телебезнең өзлексез баюын, камилләшә
баруын таләп итә. Күренекле тел остасы Гомер ага Бәширов әйткәнчә, «күптән түгел генә үз
җирлегендә чәчәк ату хокукы алган һәрбер милли тел к ебек үк, безнең татар әдәби теленең дә үсү
мөмкинлекләре зур» '. Сүз дә юк, танылган язучыларыбыз, вакытлы матбугат хезмәткәрләре бу
юнәлештә җитди эшчәнлек күрсәтәләр. Әмма без әле телне баетырга ярдәм итә торган чыганаклардан
— булган сүзлек хәзинәбездән, телебезнең сүз ясау мөмкинлекләреннән, җанлы сөйләшү теленнән,
җирле сөйләшләрдән тулы файдалана белмибез. Бездә телгә игътибарсызлык үзен нык сиздерә, тел
үсешен аңлы рәвештә тәртипкә салу җитешеп бетми.
Моннан ике дистә еллар элек күренекле телчебез Ш. Рамазанов: «Гомумән культура дәрәҗәбезне
үстерү белән бергә, лингвистик белемебезне, тел культурабызны да үстерергә, телебезгә мәхәббәт
һәм сизгер мөнәсәбәт тойгылары тәрбия- лвргә тиешбез» ,—дигән иде. Бу сүзләр хәзер дә көчендә
кала.
1