Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИНЕМ МӘЛИКӘМ


ным Мәликә дә жиденче дистәгә кердек инде һәм без икебез дә рәсми яктан
караганда колхоз эшенә йөрүдән азат ителгән кешеләр булып саналабыз. Шуңа
карамастан, жан түзми, гел эшлисе килә. Хатыным да, гомер буе дигәндәй
терлекчелек фермасында эшләгәнгәдер инде, иртән тору белән шул якка карый.
Мин үзем элеккерәк елларда урман кисү, салам өю кебек авыр эшләрдә йөри
идем. Хәзер колхозның столярлык мастерскоенда агач юнам. Акча өчен түгел,
тик торасым килми, гомеремне бушка үткәрә алмыйм. Аягын-кулың хәрәкәт
иткән чакта ничек инде кул кушырып тик тормак кирәк.
Шулай көн артыннан көн үтә, хатын да, мин дә һаман колхоз эшенә
йөрибез. Ашарга-эчәргә тәмле азык, тәнен сәламәт булгач, эштән дә рәхәт
нәрсә юк. Ләкин тора-бара мин хатынымның эшкә йөрүе белән ничектер бик
ук риза булмый башладым. Без инде ир кеше, мин әйтәм. ул хатын кеше,
олыгайган көнендә өйлә иркенләп ял итсен, дим Шул ният белән өнди торгач,
мин бу мәсьәләдә аны үземнең якка аудардым, ягъни хатыным минем фикеремә
күнде, фермага эшкә йөрүдән туктады Тик озак та үтмәде, анын сәер гадәтләре
күренә башлады
Бу хәл кинәт булмады. Мин анын ничек башланганлыгын беркадәр вакыт
белмичә йөрдем. Сонга таба гына искәрә торган булдым Минем хатыным
йомыш белән барган жиреннән, нишләптер, тиз генә әйләнеп кайтмый торган
булды. Элек ул алан түгел иде Әйтик, сөт аертырга дип сепаратор пунктына
китә иде дә эше бетү белән кайта иде. Соңгы вакытларда исә ул анда озак кала
башлады. Беркөнне мин аннан
— Нишләп бик озак тордың?—дин сорадым
— Мин барганда сепараторны кормаганнар иде, корганнарын көттем.—
дип жавап бирде ул.
Берничә көн үткәч, болай озак тору тагы кабатланды. Мин тагы аннан
сорарга мәжбүр булдым:
— Ни булды сон сина, әнисе, китәсең дә югаласың, китәсең дә югаласың
—дидем.
ин үзем авыл кешесе. Килеш-килбәтем,
тормышым турында күп сөйләп тормыйм,
йорт-жир дә житү, азык-төлек ягыннан да
зарланырлык түгел, өс-башыбыз да бөтен,
тәнебез дә сәламәт, шуннан үзегез айларсыз
дип уйлыйм. Тик менә елдан-ел олыгая
барабыз. Үзем дә, хаты
ХИКӘЯ
Ул тагы жавап тапты:
— Суык сөтне машина аера алмый бит, мин сепараторга барып җиткәнче
сөтем суынып беткән иде, анда баргач казанга салып җылытырга туры килде,—
ди.
Икенче көнне дә сепаратор пунктында шактый озак торып кайтты бу.
Гадәтенчә, мин тагын кызыксындым:
— Син көтү чыкканда киткән идеи, хәзер көтү кайтыр вакыт җитә, ә син юк
та юк. Әллә соң анда тоз суы сипкәннәрме?
Ул салкын кан белән генә жавап кайтарды:
— Чират зур иде. Бер килгәч, аертып китим инде дип, көттем. Кичкә
калдырсам, сөтем әчи.
Хатынымның фикере дөрес иде. Чыннан да, сөтне савып алу белән үк
машинадан чыгару яхшы. Юкса әчеп әрәм була ул.
Беркөнне сепаратор пунктында хатыным аеруча озак торды. Бу юлы инде
өйгә кайтып керү белән үк, мин авыз ачканчы, ул үзе әйтте:
— Сепараторның көе киткән. Ике борыныннан да сөт ага... Рәтли алмыйча
жаннары чыкты,— диде.
Мин тынычландым. Ләкин башыма бер уй килде: нигә, мин әйтәм, безнең
үзебезгә бәләкәй сепаратор алмаска! Көн саен пунктка барып кайту өчен
хатынымның никадәр вакыты үтә. Үзебезнеке булса, сөтне теләгән вакытында
аера ала ич ул, дим. Хатынымны кызганып та куйдым, олыгайган көнендә әллә
нинди мәшәкатьләргә дучар булып йөрүдән котылсын, мин әйтәм.
Яхшы теләккә кем каршы төшсен, ул да минем фикеремә кушылды, һәм
беркөнне район үзәгендәге олы магазинга бардым да казанына ярты чиләк кенә
сөт сыешлы бәләкәй сепаратор сатып алып кайттым. Аны күршемдәге
тракторчы белән корып та куйдык.
Шул көннән алып өй алдыбызда иртә-кич тә сепараторыбыз жырлап утыра
торган булды. Мин дә аның моңлы тавышына кушылып, әллә кайчан алырга
кирәк булган икән, бик әйбәт булды бит бу, дип, эчемнән генә жырлап ала
торган булдым. Хатыным сепаратор пунктына йөрүдән котылды. Мәгәр минем
бу куанычым озакка бармады, хатыным күлмәк тегү белән мавыга башлады.
Мин монда атна-ун көн саен яна күлмәк тегү турында сүз алып бармыйм. Бер
күлмәкне тегүнең бер айга сузылуы турында сөйләргә телим. Әйе, бер
күлмәкне бер ай тегү турында!
Шулай, карлар эреп, матур язлар килде. Тышта гөрләвекләр ага,
сыерчыклар сайрый, тавыклар җырлый, атлар кешни, кыскасы, барлык җан
иясенең кузгалган көннәре иде. Бөтенесе бергә кушылган бу тавышлар
күңелләрне нечкәртә, үткән гомерләрне искә төшерә иде. Нәкъ менә шундый
ямансу көннәрнең берсендә кибеткә товар кайтты. Товар бушатылу белән
кибеткә йөгерү без авыл кешеләренең гадәте инде ул. Мин дә шунда таба
атладым.
Анда озак тормадым, хатыныма алсу бөрчек төшерелгән ак штапель
күлмәклек алдым да аны тизрәк сөендерү өчен ашыга-ашыга кайтып киттем.
Ул алган әйберемне бик ошатты:
— Шушындый җиңел ак күлмәкне күптән киясем килеп йөри идем, бик
зур рәхмәт, әтисе,— диде.
Ул аның иңен-буен тикшереп карады, аннары яңадан шатланды:
— Әтисе, бик мул итеп алгансың икән, моннан бер алъяпкыч та чыга әле.
рәхмәт яугыры, бүген үк кисәм дә иртәгә Фәрданәләргә барып тегә башлыйм,—
диде.
Кисүен бик тиз кисте, әмма тегүе озакка сузылды. Арттырып әйтү
булмасын, айга якын тартылгандыр аның бу күлмәкне тегүе! Ул ашар - га-
эчәргә хәзерләп, өйне җыештыргалагандай игә дә көн саен Фәрданәләргә китә.
Беркөнне, бүген җиңен тектем, дип, икенче көнне итәкләрен типчедем, дип,
өченче көнне, изүләрен каедым, дип, дүртенче
көнне, бил туры кысынкырак тегелгән, шуны сүтеп киңрәк итеп яңадан тектем,
д ип кайта бу.
Мин беркатлы кеше, хатын-кыз күлмәген тегү, күрәсен, шулай бик
четерекледер инде ул, дип. эчемнән генә уйлап йөри бирәм.
Ниһаять, ул мине беркөнне юатты.
— Хәзер җиңнәрен генә утыртасы калды инде, әтисе, алъяпкычын «
тегү озак түгел аның —диде ишектән чыкканда. s
Ләкин борчуга төшеп кайтып керде:
— Сыңар җиңем югалган, эзли-эзли башым катты, аптырагач, өйгә =
кайтып азрак ял итеп килим, дидем. Фәрдәнәләрнең бөтен өйләрен § актардым,
юк, таба алмадым,—диде һәм лып итеп өстәл янына килеп утырды. g
— Кая китсен ул, синең җиңеңнең кемгә кирәге бар. әйбер арасына = кереп
уралгандыр, иртәгә табылыр әле,—дидем мин.
Иртәгәссн бик иртә Фәрданәләргә китте һәм бу юлы тиз кайтты. «
— Таптым, әтисе, Фәрдәнәләрнең көзгеләре артына кыстырып куй- ш
таймын икән, сиңа әйтер өчен генә кайттым,— диде дә яңадан чыгып м Китте.
s
Мин үз-үзем белән сөйләшеп калдым, бу мин әйтәм соңгы күлмәге <
булмасын, тагы да яңа күлмәкләр кияргә язсын, дим Мәгәр болай ке- шегә
йөреп интекмәсен иде, әллә соң үзебезгә тегү машинасы алырга ә мы. дим.
Акчабыз бар. бер дә көч килерлек түгел бит, мин әйтәм. =
Минем бу фикерем көинән-көн ныгый барды һәм... Тукта, башта “ шуны
әйтеп үтим, безнең элек-электән үк тегү машинабыз бар иде. Без u ул
машинабызны, төпчек кызыбыз кияүгә чыккач, аңа бүләк иттек. Безгә, ике
бөртек кешегә, тегү машинасының соңгы елларда әллә ни кирәге дә сизелмәде.
Ә инде сирәк-мирәк кенә күлмәк-фәлән тегәргә туры килгәндә хатыным үзе
белән фермада эшләгән ахирәт дусты, югары очтагы Фәрданәләргә барып тегеп
кайта торган булды. Тик мин хатынымның бер күлмәкне бер ай тегеп, интегеп
йөрүе белән эчемнән риза булмый башладым һәм, бик үк зарур нәрсә булмаса
да, тегү машинасы сатып алуны кирәк таптым. Алган әйбер алган урынында
кала, бар нәрсәнең зыяны тимәс, дидем. Болай уйлавымны хатыным да
муафнкъ күрде
— һаман саен кешегә йөргәнче бик әйбәт булыр, әтисе. Ямау ямаган
чаклар да була. Кул белән чемченеп утыруга караганда машина белән теккәләп
чыгу бөтенләй башка Келтер-келтер итеп нке-өчтапкыр әйләндердең — эше
бетте,— диде шатлана-шатлана.
Барып га җиттем, бәреп тә ектым, дигәндәй, район үзәгендәге универмагка
барып та кердем, кул машинасы алып кайттым да киттем.
Шулай игеп, сирәк-сирәк кенә булса да өебездә келтер-келтер тегү
машинасы әйләнә торган булды. Мин, инде сепараторыбыз да. тегү машинабыз
да булды, хатынымны кешегә йөрүдән коткардым лабаса, хәзер инде өйдә генә
торыр, дип. тагы шатландым, тагы тынычлангандай булдым. Тик иртәрәк
шатланганмын икән шул!
Менә язлар үтеп, җәй айлары керде, һәм хатын-кызның, бала чаганың
карлыганга йөри торган вакыты җитте. Ә карлыган безнең Куышлы елга буенда
котырып уңа, аны җыярга гына өлгер, һәм минем Мәликәм дә башкалар кебек
карлыганга барам дип көн саен иртүк чыга да китә, чыга да китә. Мин кайчан
гына эштән кайтып кермим, ул өйдә булмый Вакыт-вакыт ачуым да килә.
Дөрес, бер көнне дә чиләген тутырмыйча кайтмый кайтуын Шулай булса да
аның болай өй ташлап йөрүе минем эчемне пошыра башлады.Үзен кызганып
та куям, кичләрен әрәмәлектән кайтып кергәндә җиңнәре ертылган, беләкләре
сыдырылган, чәчләре бүселгән, аяклары юешләнгән була.
— Ни өчен шулчаклы комсызланасын, синең белән мина күпме генә
карлыган кирәк, көн туса, башың әрәмәдән кайтмый.болай йөрсәң, куак
төбендә чүгәләгән килеш дөньядан китәрсең әле,— дим ана.
Ул мина каршы әйтмәсә дә үзенекен итә:
— Син ачуланма әле. әтисе, безгә аны берәү дә җыеп китермәс. Көч
барында җыеп калырга кирәк. Вареньесын да кайнатам, кагын да коям,— ди.
Җимеш өлгергән вакытта карлыганга, шомыртка, ә көз көне балан га йөрүне
мин һич кенә дә яманламыйм Юк, кая ул аны кирәкмәс эш игеп карау,
киресенчә, җимешкә йөрүгә бик уңай карашта мин. Тик менә көн аралаш
диярлек иртәдән кичкә кадәр әрәмәлектә йөрү белән генә килешә алмыйм.
Аннары син эштән арып кайтканда хатының өйдә булмый икән, аннан да
күңелсезрәк хәл юк Ничек кенә димә, олыгайгач, үз өеңдә тынычлап ял итәсе,
иркенләп ашыйсы-эчәсе килә дигәндәй, ниндидер җылылыкка мохтаҗ
буласын.. Ә инде син үзеңә күрә, ягъни кулыңнан килгән кадәр көч салып берәр
эш башкарып кайтканда казан астында ут янмаса, самавырың шаулап
утырмаса, өең салкын булса, моннан да ямьсез, моннан да шыксыз нәрсә юк.
Хатыным карлыганга йөри башлагач (дөресен әйткәндә, ул элек тә йөри
иде, ләкин бу кадәр дөньясын онытмый иде) туган менә шундый күңелсезлек
мине тагы исәпкә калдырды. Мин элек алай түгел идем, ә хәзер шулай хатыным
Мәликәне юксынам Ул булмаса, өйнең яме китә
Хәзер инде мин аны карлыганга йөрүдән туктату турында уйлый
башладым. Бу мәсьәләдә ничек хәрәкәт итәргә, нинди чара кулланырга соң?
Шулай исәпкә калып йөри торгач, сугыш вакытында үзебезнең иле' безнең
Украина кебек ерак почмакларында, шулай ук чит илләрдә йөр гән чакларым
исемә төште. Анда бит бер генә табан җирне дә буш яткырмыйлар. Ә безнең
ишек алдыбыз никадәр киң. Нигә безгә шуның бер өлешен бакча итеп, аңа
карлыган утыртмаска.
һәм мин башыма килгән бу уемны эшкә ашырдым, шул көзне елга буендагы
әрәмәлектән җитмеш төп карлыган куагы алып кайтып, бакчага утырттым.
Хатыным бу эшемә дә кул куйды:
— Рәхмәт, әтисе, әллә канларга барып карлыган җыеп йөргәнче,
үзебезнең бакчабыздан җыярбыз. Җимеш агачлары утыртуны хөкүмәт тә алга
ала, бик акыллы эш эшләдең,— диде.
Инде көзлар үтеп, карлар явып, салкын кышлар килде.
Ул көнне иртәдән бирле кар яуды. Хатыным Мәликә гадәтенчә фер ма
янындагы урам коесына суга китте. Мин аның судан тиз генә кайтмавына
ияләнеп килә идем инде. Ләкин бүген ул аеруча озак ;орды. Мин ишек алдына
чыгып, дүрт-биш кочак угын ярдым, малларга печән салдым, абзар-кураларны
себердем, күршебез белән ике арадагы бәлә кәй капкабыз таралган иде, аны
рәтләп куйдым Ә Мәликәм һаман кайтмады. Тагын шундый вак-төяк зшләр
башкардым да, өйгә кереп, самавыр яңарттым. Аннары чәй хәзерләргә
тотындым; өстәлгә поднос, чынаяк кебек әйберләр китереп куйдым, икмәк
кистем. Ниһаять, капкадан Мәликәм кайтып керде. Аны күрү белән аптырап
калдым, аның кулында чиләксез көянтә генә иде... Нәрсә булды икән моңа?
Чиләкләре кая икән? Коега төшкәндер, дияр идең, коеның үз чиләге бар ..
Ул ишектән кемнәргәдер ачуланып килеп керде:
— Тапканнар шаярыр кеше . Бала-чага эше булмыйча кем эше булсын..
Көянтә-чиләкләремне кое янында калдырып, фермага кереп чыккан идем.
Чыксам, чиләкләремнән җилләр искән. Гарифулла хатыны әйтә, мин коега
килгәндә ике малайның чиләк тотып йөгергәннәрен күреп калдым, синең
чиләкләреңне, мөгаен, шулар алып киткәннәрдер, ди.
— Суга баргач, фермага кермәгән булсаң, чиләкләрең дә югалмас иде, үзең
дә вакытында кайткан булыр идең, йөрисең шунда...— дип каты гына бәрелеп
алдым моңа.
Тышта әле һаман кар ява иде. Хатыным минем белән сүз көрәштереп
тормады, башындагы шәлен рәтләбрәк яңадан бәйләде дә:
— Аларның кем малайлары икәнлеген барыбер белермен, чиләкләремне дә
таптырырмын»—дип өйдән чыгып китте.
Капкага житкәндә генә аңа ике малай каршы очрады. Аларның икесенең
кулында ике чиләк иде. Бу хәлне күргәч, мин дә йөгереп тышка чыктым
— Мәликә апа, син чиләк югалткан дип ишеткән идек. Шушымы
чиләкләрең? — диделәр алар ашыга-ашыга.
— Әйе, шушылар, гөлкәйләрем. Кайда иде?
— Чана шуганда кое яныннан, кар астыннан килеп чыкты. Аны малайлар
күмеп киткән булганнар.
— Ни өчен?
— Син, Мәликә апа, коега килгән саен фермага керәсең ич. Синең
чиләкләреңне яшереп кую турында малайлар әллә кайчаннан бирле
сөйләшәләр иде инде.
Алар шулай диделәр дә чыгып йөгерделәр.
— Биләмче икәнсең син, әнкәсе. Хәзер инде ишек алдыбызга кое казыйсы
гына калды миңа! —дидем хатыныма.
Ул, чиләкләр табылгач, тынычланган иде тынычлануын. Шулай да мине
исәпкә калдырырлык итеп, нәрсә өчендер, ярым офтанулы, ярым сагынулы һәм
үзенә бер төрле моңсу тавыш белән:
— Казырсың, әтисе, казырсың... Мәгәр мин фермага йөрүдән т\ ктый
алмамдыр. Үзем белән бергә эшләгән Хөмәйрәләрне, Зарифаларны,
Фахирәләрне дә. ничә еллар буе үзем сауган сыерларымны да күрәсем килә.
Сыерларымны әйтәм. ферма абзарына барып керсәм, ияреп артымнан чыгалар,
малкайларым, ияләнеп беткәннәр шул. —диде
Бу сүзләрдән соң мин тирән уйларга чумдым Менә мин әйтәм, ничек бит ул
эш яраткан кеше. дим. Сөт аертырга, җөй тегәргә барганда да фермага,
иптәшләре янына сугылгалап йөргәндер инде, дип тә уйлап куйдым Ә мин аны,
үземнең Мәликәмне, кайчакларда, нишләп озак тордың? — дип урынсызга
рәнҗеткәнмен ләбаса , һе, кешенең нн өчен ямаисылавын белергә кирәк шул
Күнелем нечкәреп китте, яшь чактагы кебек Мәликәмне кочаклап аласым
килде, аның агара башлаган чәчләрен сыйпадым һәм
— Дөрес әйтәсең, әнисе, эшләгән жир һич кенә дә онытылмый ул,—
дидем.
Шул көннән алып мин: «Кайда, нишләп йөрисең син?» дип Мәликәмне
борчымый торган булдым
Ахырда шуны әйтеп үтим мин ишек алдыбызга кое казырга өлгер -
гәләгәнче колхозыбыз урам буйлап су трубалары уткәрде Аның бер колонкасы
нәкъ безнең өй каршысына туры килде Хәзер суны шуннан гына алабыз.
Шулай булса да. минем Мәликәм, я бүген колонканың суы болганчик. я бик
саран агыза, дигән сылтау белән еш кына ферма коесына бара һәм анда шактый
озак торып кайта
Барса барыр инде, минем үземнең дә аякларым иртән тору белән гел
мастерской тирәсенә тарта бит!