Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨН ДӘ УЙЛЫЙ ТОРГАН УЙЛАР


Соңгы вакытларда идеология эшенең тагын да җанланып китүе, сугышчан, ки- лошмәүчән төс алуы шатландыра. Дөньяда ике идеология бар — социалистик идеология һәм буржуаз идеология. Алар ут белен су шикелле бер вакытта да янаша тыныч яши алмыйлар. Кайчандыр буржуаз идеология хакимлек иткан, гүя ул деньяга маңгега килгән кебек булган. Лакин революцион эшче сыйныф эчендә, көрәш ялкынында, яңа идеология туа башлагач, буржуазиянең итәгенә дә ут капты, чөнки яңа идеология аңа кабар казучыларның идеологиясе иде. Бу идеологияне ул тамырында ук бетерергә маташты, бик күп явызлыклар эшләде, бик күп кан койды. Әмма сыйнфый көрәш кыза барган саен аның яңа идеологиясе дә канат и;әя барды. һәм, ниһаять, Октябрь социалистик революциясе җиңгәч, бу яңа идеология дә безнең илдә тантана итә башлады Совет власте. Коммунистлар партиясе аны эзлекле рәвештә тормышка ашыра барды. Революцион үзгәрешләр барышында совет идеологиясе үзенең яңадан-яңа якларын ачты. Ул безнең тормышның бөтен тармакларына үтеп керә башлады, культура, әдәбият, сәнгать өлкәләрен дә эчено алды. Рухи тормыш һәм акыл өчен дә керәшә башлады.
Тарих бер туктаусыз үзенең елъязмаларын яэа бара. Мәгълүм булганча, империалистлар Совет властен бәреп тешерү ечен әллә ничә мәртәбәләр корал көче кулландылар. Үзләренең иң турылыклы һем иң явыз этләре — гитлер фашистларын. бәйдән ычкындырыл, безнең азат Ватаныбызга өстерделәр. Канлы кереш нәтиҗәсендә моннан нәрсә килеп чыкканы һәркемгә дә билгеле.
Тарихи сабак — бик зур сабак. Империализм Совет властен корал көче белән юк итә алмагач, тешләрен кысып, аның белән килешергә мәҗбүр булдымы? Үзенең барлык яшертен позицияләрен ачтымы? Юк, империализм тарих тарафыннан бетәргә хөкем ителгән булса да. ул актык минутына кадәр сугышырга, якалашырга тырышачак, көрәш кискенләшә барган саен аның мәкерлеге де артачак. Хәзер ул безгә каршы иң кабахәт төстә идеологии диверсия алып бара, безнең терле йомшак якларыбыэдан файдаланып, төрле тотнаксыз элементларны эшко җигел, аларның ачык авызлыгыннан бик оста һәм явыз файдаланып. Ватаныбызны эчтән какшатырга маташа. Соңгы вакытларда Польшада, Чсхослова- киядо булып үткән чуалышлар шул ук идеологии диверсиянең бер күренеше. Ә Кытайдагы маочылар империализмга турыдан-туры хезмәт итәләр. Мондый шартларда безгә үз идеологиябез өчен көрәштән туктарга яисә, тынычланып, аны йомшартырга нигез бармы? Юк, әлбәттә. Моны безнең һәрберебез тнрәнтен аң- ллрга, идеология өлкәсендә принципиаль, килешмәүчән булырга тиеш. Импе-риалистларның идеологиясе тыштан гына биэвл'эн, ә асылында, мең төрле төскә керсә дә. әшәке, явыз, канлы идеология ул. Шуңа күрә буржуаз идеологиянең көчен киметеп карарга да, аның мәкерлеген исәпкә алмаска да хакыбыэ юк безнең. Көрәш бик кискен, бик үткен. Социалистик идеология — социалистик тормышның асы
лы булса, буржуаз идеология — империа-лизмның асылы. Ике идеологиянең үзара үлем көрәшендә әһәмиятсез, икенчел дорәҗәдәге нәрсәләр юк. Бүген ул хуҗалык өлкәсендә барса, иртәгә культура, сәнгать, әдәбият өлкәсенә күчәргә мөмкин. Дөресрәге, ул бер үк вакытта алып барыла. Аның фронты бик киң. Безгә һәр өлкәдә уяу булырга кирәк. Көрәштә йок-ламыйлар!
Әдәбиятның үзәгендә дә идеологии көрәш ята. Әдәбият нәрсәнедер яклый, нәрсәнедер кире кага. Бу аның табигате, шуннан тыш ул яши дә алмый. Ләкин әдәби әсәрләрдә фикерләр ачыктан-ачык, шәррән-яра әйтелми, образлар аркылы бирелә. Идеологии диверсия алып бару-чылар кайчагында әдәбиятның шул үзенчәлеге артына яшеренергә дә маташалар. Мәсәлән, хәзер: «Мин — кызылланмыйм, мин — битараф», дип ачыктан-ачык әйтүчеләрне очратмассың. Хәзер совет кешеләре битарафчылыкның нәрсә икәнен бик яхшы аңлыйлар: ул буржуаз идеология тарафыннан безгә каршы кулланыла торган бер диверсион алым гына. Ләкин кайчак бу медальнең икенче ягын күреп бетермибез шикелле. Вакыты-вакыты белән кирәксезгә «кызылланабыз», ягъни буш сүз сөйлибез, битарафсызлыкны кычкырып тәнкыйть иткән булабыз, ә алар урыннарында кала бирәләр. Мактану, бугаз еру—идеология эшенә зарар гына китерә. Чөнки мактанганда көрәшнең төп максатын — буржуаз идеологияне фаш итүне, үз принципларыңны кискен яклауны онытып җибәрәсең.
Аннары шуны да истән чыгарырга ярамый: идеология эше гомумән бик нечкә эш, аны сак һәм тиешенчә алып бармаганда намуслы кешенең күңеленә тию. аның саф хисләрен мыскыл итү мөмкин. Нәтиҗәдә объектив рәвештә дошман тегермәненә су коясың. Безнең шартларда, ягъни милли республика шартларында, таякны чак кына бөгеп җибәрү дә хәзер кешенең иң нечкә — милли хисләренә барып бәрелә. Шуңа күрә бу өлкәдә аеруча сак эш итәргә кирәк, кешене урынсыз- га рәнҗетү, аның милли хисләрен таптау — социалистик җәмгыятькә булышмый, киресенчә, зарар гына итә.
Мәгълүм ки, милли хисләр, әгәр алар коммунистик мөнәсәбәтләр интересларына юнәлдерелсә һәм шуңа хезмәт итсә, бик зур файда китерәләр. Коммунистлар партиясе яклаган СССР халыкларының дуслыгы үзәгендә әнә шул ята бит. Әгәр без бүген коммунизмны уңышлы төзибез ихвн, әгәр социалистик лагерь бүген җиңелмәс бер көчкә әверелгән икән, без монда СССР халыклары дуслыгына, социалистик илләр дуслыгына бурычлы. Шул ук вакытта бу һәр милли республиканың яшәве һәм чәчәк атуы өчен дә кирәк. Мәсәлән, безнең Татарстан республикасында алтмышка якын милләт вәкилләре бар. Аларның уз- ара дус, тату булуы безнең һәр өлкәдәге планнарыбызны, ахыр килеп, арттырып үтәүгә китерә. Тагын шунысы бик күңелле: бездә бер милләт вәкиле дә үзен башкалардан өстен итеп куймый, һәр җирдә интернациональ дуслык идеяләре хөкем сөрә, һәр халыкның җырларына, биюләренә, музыкасына, әдәбиятына юл куела. Икенче төрле әйтсәк, бу безнең илебездә ленинчыл милли политиканың чәчәк атуы, милли аерымлыкларның бетә баруы дигән сүз. Моның никадәр әһәмиятле булуын безнең һәрберебез күрә: интернационал дуслык шартларында һәр милләтнең культурасы, әдәбияты, сәнгате үсә, байый, тормыш яхшыра бара,
Әгәр, киресенчә, интернационал дуслыкны санламасак, бозсак, һәр милләтиа аерым алып карый башласак, аның милли тойгыларында җавапсыз уйнасак, бу-— бик күңелсез нәтиҗәләргә, милләтчелек калдыкларының кабынып китүенә китерер иде. Бәхеткә каршы, мондый күңелсезлек- ләрнең социал җирлеге безнең илебездә бетерелгән. Монысы шулай. Тик, әйткәнебезчә, милләтчелек калдыкларына күз йомып карарга ярамый, ченки алар белән тиешле көрәш алып барылмаса. алар, караңгы, тынчу урыннардагы пәрәвезләр кебек, бик тиз үрчеп китүләре бар. Шуңа каршы рәвештә без хезмәт ияләрен интернационал рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирәбез. Бу эштә культура, әдәбият чараларының роле бик зур. Алар СССР халыкларын рухи яктан якынайтуны күздә тоталар. Бу эштә алар ярты гасыр буе тәҗрибә җыйдылар. Моннан соң да аларның шул юлдан тайпылмыйча барасында шик юк. Чөнки без бүтән юлны эзләмибез дә, ул безгә кирәкми дә. Безне аеруча шатландырганы шул; хәзер һәр милләтнең культурасы, сәнгате, әдәбияты гомум совет культурасының, әдәбиятның, сәнгатьнең олы, интернационал юлыннан бара, торган саен социалистик эчтәлеккә байый, башка тугандаш халыклар ирешкәннең иң яхшы үрнәкләрен үзендә бул-
дыра бара. Бу үз чиратында бөтен совет культурасын, сәнгатен, әдәбиятын яңа үсүләргә китерә.
Боз Идел буе халыклары белән бик күп әдәби атналыклар үткәрабез. Алар — безнең Татарстанда, без — аларның рес-публикаларында. Бу — бик яхшы эш. Чыннан да, үзеңне киң Иделгә чыккандай хис итәсең. Безне башка республикаларда якты чырай белән каршы алулары, әдәбиятыбызны белүләре, яңа әсәрләр белән кызыксынулары күңелне күтәрә, сиңа яңа рухи көч бирә, син үзеңнең киң милләтле укучылар каршында җаваплы булуыңны тагын да ачыграк тоясың. Совет язучылары үз кабыкларында бикләнеп ятмыйлар, бикләнеп яту — иҗади канатларны бөтен көченә җилпергә мөмкинлек бирми. Иҗат кешесенә гомумән киңлек кирәк, киңлектә зур, якты уйлар туа.
Муса Җәлил күптән инде барлык совет кешеләренең уртак сөекле шагыйре булып әверелде, аның иҗатын һәм батырлыгын белмәгән кеше юк, һәр җирдә аның рухи бөеклегенә, искиткеч талантына баш ияләр, Шундый бөркетне тудыра һәм үстерә алуы өчен татар халкына да, тәрбияләве өчен татар әдәбиятына да хөрмәт бермә- бер арта. Муса Җәлилнең ялгыз Ярулла булмавы, аның тирәсендә ил батырларының күп булуы, язучыларның актив катнашуы безне тагын да горурландыра. Ләкин батыр Мусалар татар халкының ниндидер артыклыгыннан яки өстенлегеннән килми, бәлки Коммунистлар партиясенең гүзәл эшчәнлегсннән, талкыбызның интернационал рухта тәрбияләнүеннән туа.
Бер уңайдан шуны да әйтим: безнең халкыбыз тарихында интернационал дуслык идеяләрен алга сөргән батырлар да, язучылар да бик күл. Кызганычка каршы, без, язучылар, аларны тиешенчә күрсәтеп биргәнебез юк. Интернационалист булу — үз туган халкыңны яратуны да таләп итә. Үз халкын тиешенчә хөрмәт итмәгән кеше — ул интернационалист була алмый. Бу — бик табигый нәрсә. Әмма көндәлек тормышта, зш арасында, без шуны онытып җибәргәлибез түгелме?
Язучы буларак та, патриот буларак та зур батырлыклар күрсәтеп безнең арадан киткән кешеләрне алыйк. Алар хәзер җисми яшәмиләр, ләкин батырлыклары, иҗатлары белән халык күңелендә яшәүләрен дәвам иттерәләр. Алар калдырган мирас— исәннәрнең рухи байлыгы. Без аннан файдаландык, файдаланабыз, моннан соң да файдаланачакбыз. Шулай булгач, аларны •■онытырга» безнең хакыбыз бармы? Мәсәлән, Мулланур Вахитов дип без еш сөйлибез. Аның исемендә безнең Татарстандә колхозлар да. китапханәләр дә, урамнар да бар. Җырлар, пьесалар да бар. Монысы бик яхшы. Без батыр Мулланурыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Ләкин Мулланур Вахитовны республикабыздан тыш киң масса беләме? Аны безнең милли героебыз итеп таныймы? Аның революцион эшчәнлеген генә түгел, Владимир Ильич Ленин белән бергә эшләвен, кайбер документларга Ленин белән бергә кул куюын беләме? Ленин Мулланурны хөрмәт иткән, аңа ышанган. Шул кеше бүгенгә хәтле Союз күләмендә тиешенчә билгеле түгел. Кем моңа җаваплы? Фәкать үзебез генә.
Яки Бөек Ватан сугышында батырларча сугышып һәлак булган шагыйрь Фатих Кәримне алыгыз. Рус телендә аның бер- ике кечкенә шигырь китабыннан башка бер нәрсәсе дә юк. Алар да күп китаплар арасында ничектер күзгә ташланмый калдылар. Билгеле, киң укучылар массасы, бу урында моны аеруча басым ясап әй-тәбез, күп милләтле укучылар массасы аны күренекле совет шагыйре итеп белми. Димәк, без патриотның истәлеге алдында гына түгел, күп милләтле укучылар алдында да бурычлы: шундый талантлы патриот шагыйрьне аңа җиткермибез. Икенче төрле әйтсәк, без үзебезнең рухи байлыгыбызны үзебез киметеп күрсәтәбез. Моңа тыныч кына карарга ярыймы? Юк, ярамый. Фатих Кәримне күп милләтле укучыларга күрсәтеп бирү — безнең интернационал бурычыбыз.
Мин, билгеле, мисаллар гына алдым. Чынлап тотынганда аларны бик күп санарга мөмкин булыр иде Монда шуны гына өстәп әйтәсе килә: халыкның рухи хәзинәсенә бик тә игътибарлы булырга кирәк. Ул безгә генә түгел, киләсе буыннарга да кирәк. Бу — язучылар өстенә төшкән кадәресе, билгеле Интернационал дуслык, интернационал тәрбия бездән матур сүзләр түгел, конкрот зш кета. Лыгырдау— изге эшкә зыян гына.
Быел Идел буе республикаларының — мари, чуваш, удмурт, мордва. башкорт һәм татарларның әдәби радиофестивале булып үтте. Бу. минемчә, бик меһим чара. Ул интернационал дуслыкны ныгытуга ярдәм итә. Мәгълүм булганча, бу халыклар гомер гомердән аралашып янәшә яшиләр.
аларның тарихларында да, тормышларында, сәнгать, әдәбият һәм көндәлек эшләрендә дә уртак яклар, үзенчәлекләр бик күп. Алар моңарчы да бер-берсенөң культурасына тәэсир итешеп, аны баетышып килделәр Әдәби радиофестиваль шул мөһим эшне тагын да җанландырып җибәрүнең бер күренеше.
Әлбәттә, интернационал дуслыкның колачы бик киң, ул Идел буе республикалары белән генә чикләнми. Ул РСФСР һәм СССР күләмендә дә бара. Былтыр Казанда яшь язучыларның РСФСР күләмендәге киңәшмәсе булып үтте, аннары Ленинград сәнгать осталары һәм язучылары безгә килеп китте, үзебез дә Ленин шәһәренә барып кайттык. Союздаш республикалар белән дә кара-каршы дуслык бәйләнешләре бар. Алда торган зур бәйрәмнәр — юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленинның тууына йөз ел тулу көне һәм Татарстан республикасының данлы илле еллыгы бу эшкә тагын да ярдәм итәр.
Башка халыклар белән даими алып барылган культура хезмәттәшлеге, шул нигездә бер-береңә йогынты ясау, бер-береңне баетышу, ахыр килеп, совет кешеләренең эстетик зәвыкларын да формалаштыра, интернационал дуслыкны тирәнәйтә, хезмәттә активлаштыра. Бер-береңне яхшырак белү исә үзмаксат түгел, ул безнең бөек эшкә — коммунистик төзелешкә кирәк.
СССР халыкларының культуралары якы-наюы, аларның бер-берсенә тәэсир итешүе милли культураларны бер-берсенә каршы куюны китереп чыгармый, аларның кайсына булса ясалма өстенлек бирми, киресенчә, алар арасында искедән калган барлык киртәләрне бетерә, юкка чыгара бара. Шул ук вакытта милли традицияләрнең, милли культураларның үзенчәлекләрен дә дөрес аңларга кирәк Әгәр теге яки бу халыкта гомуми эшкә каршы килә торган традицияләр була икән — аларны, милли традициябез дип. яклауда ни мәгънә? Киресенчә, һәр халыкка да аңлашыла һәм рухи якын традицияләр бездә тирән яклау таба. Менә безнең яз бәйрәме — сабан туе. Аңа безнең республикадагы алтмыш милләт вәкилләренең барысы да катнаша, чөнки ул барысына да аңлашыла һәм рухи якын. Кайсы милләт хезмәтне олыламый да, зурламый. Ә сабан туеның нигезендә шул ята, ә милли бизәкләр аны матурлый гына.
Хәзер һәр халыкның художество зәвыклары бик нык үсте. Моның идеясе әйбәт дип кенә шыр ялангач нәрсәләрне халык кабул итми. Аннары художество әсәрләрендә идея белән форма аерым яшәми дә. Бары тик халтурщиклар гына аларны аерым караулары мөмкин. Интернационал дуслык бәйрәмнәрендә һәр халык чын сәнгать күрсәтергә, шул нигездә үзенең нинди рухи хәзинәгә ия булуын башка-ларга ачык аңлатырга тиеш. Башкалар да сокланса — шул иң югары бәя. Бер-берең белән яхшы мәгънәдәге ярышу, шул нигездә барыңның да алга китүе — менә интернационал дуслыкның әһәмияте.
Коммунистлар партиясе милләтләрнең һәрьяклап якынаюын да, шуның белән бергә милли аерымлыкларның саклануын да исәпкә ала, ул бу мәсьәләдә бер генә яклы эш итми. Милләтләр һәм халыкларның торган саен якыная баруының объектив процессын яклап, Коммунистлар партиясе милли үзенчәлекләрне санламауга да, шулай ук аларны күпертүгә дә юл куймый. Без, язучылар, моны һәрвакыт истә тотарга, каш ясыйм дип күз чыгармаска тиешбез. Мәсьәлә ачык та, катлаулы да. Ул уйлап эш итүне сорый.
Безнең культура эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли, дип һәрвакыт кабатлап киләбез. Бу сүзләрне белмәгән. танымаган кеше бездә юк. Ләкин форма мәңге үзгәрешсез бер нәрсә түгел, еллар үтү белән аның кайбер яклары искерә, яңа тормышка, яңа шартларга туры килми башлый. Менә шул искергән нәрсә-ләрдән ул арына бара, үзгә төс ала, камилләшә. Бу турыда КПСС Программасында бик ачык әйтелгән.
Хәлбуки, кайбер язучылар һәм сәнгать эшлеклеләре милли үзенчәлекләрнең әһә-миятенә артык югары бәя бирәләр, аны асылда төп нәрсә итеп карыйлар, ә яңа шартларда халыклар тормышында килеп туа торган үзгәрешләрне исәпкә алмыйлар яки күрмәмешкә салыналар. Икенче төрле әйткәндә. әлеге дә баягы, милли форманы үзгәрешсез итеп санап, төп игътибарны аңа юнәлтәләр, ә эчтәлек икенче дәрәҗәдәге мәсьәлә булып кала. Нәтиҗәдә, ис-кергән, хәтта зарарлы булган традицияләрне, гореф-гадәтләрне күтәреп чыгуга юл ачыла. Моның бары тик милли эгоизмга, милли чикләнгәнлеккә китерүе мөмкин. Ә милли эгоизм, милли чикләнгәнлек. Владимир Ильич Ленин әйтмешли. вак буржуазия калдыкларының иң тирәне.
Хезер безнең илдә КПСС Үзәк Комитетының апрель Пленумы карарларын тирәктән ейрәнү бара Безгә, язучыларга, бу Пленум карарлары аеруча кагыла. Без аннан узебез өчен принципиаль бер нәтиҗә ясарга тиешбез. Карарларда татар әдәбияты телгә алынмаган дип тынычланырга нигез юк. Әлбәттә, йөз кызартырлык идея чатаклыкларының бездә булмавы куңелле хәл. Бу безнең оешманың гомуми политик аңы шактый югары икәнен күрсәтә. Ләкин принципиальлекне югалтсак, идеологии көрәшне йомшартсак, кычытканнар безнең басуларда да үсеп китүе бик ихтимал. Игътибарсыз булсаң, чүп үләне һәр җирдә чыгарга гына тора бит. Әнә Мескәү язучылары арасына тыкшынган бер төркем антисоветчикларны Көнбатыш пропаганда кичек күккә чөя. Ул бәндәләрнең совет әдәбиятына да, чын совет язучыларына да һичбер катнашы юк, моны чит илләрдә дә беләләр, ләкин совет тормышын каралтырга ярагач, алардам шатла-нып файдаланалар.
Кайчагында безнең агай-эне бер генә яклы фактлар белән мавыгып, аларны безнең тормышка хас күренешләр, дип күтәреп чыга, ә күренекле әдипләрнең интернациональ эшчәнлеген кечерәйтеп күрсәтә. Бу — зур, принципиаль мәсьәләләрне сай аңлаудан, примитивлык күрсәтүдән килә булса кирәк. Бөтен язучылар коллективы мондый иптәшләргә түземлелек белән аңлатырга тиеш, ләкин аларның хаталарын күпертү дә. аларны күрмәмешкә салыну да коммунистик стиль түгел. Үзәк Комитет Пленумы кабул иткән программа — ул безнең һәрберебезнең шәхси позициясе. Декларация төсендә түгел, ә чын мәгънәсендә идеология фронтының сугышчан көрәшчеләре булу — менә бездән нәрсә таләп ителә. Совет әдәбияты — ул революцион әдәбият, коммунистик әдәбият. Аның башка максаты юк.