Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАСЫРЛАР

имәш халкы аны Чияле тау дип йөртә. Бәлки, кайчандыр, монда кып-кызыл чияләр пешкәндер, ә хәзер тау битендә, ап-ак кар кебек, исәпсеэ-хисалсыз ромашкалар гына чәчәк атып утыра.
Йез еллар үткәй, ләкин шушы Чияле тау астына, уй җитмәслек тирәнлекләрдә дистәләрчә чакрымнарга җәелгән нефть диңгезе ятадыр дип бер кем дә башына китермәгән.
Гади авыл кешесенең хыялы ерак китмәгән. Чә-
Өченче номерлы скважина.
Нефтьче булу теләге бик күпләрне җилкендергән, байтак кешеләрнең йокысын качырган. Дулкынланып торган диңгез булып та күз алдына килгән ул нефть, үкереп еккан елга булып та, ескә ургыган фонтан булып та.
Йөрәгендә дәрте, беләгендә кече булганнар түзмәгәннәр, Чияле тау итегендәге 3 нче номерлы скважинага килгәннәр. Тимәштән Әхәт Гобәйдуллин, күрше Сугышлы авылыннан Муса Хөсәәнов, Садыйк Хәбиров, Вәли авылыннан Касыйм ШәймәрДәнов гебек, данлы сугыш юлын үтеп, яңа гына илгә кайткан кыю егетлер булганнар елар.
Теләкләре изге булса да, аларга беренче кемнәрдән үк идарә пультына басарга яки верховой урынына вышка башына менәргә насыйп булмый. Әхәтне слесарь, Садыйкны буровой эшчесе. Касыймны дизельче, Мусаны бораулаучы ярдәмчесе ител алалар. Шунысына да шекер итәләр егетләр.
Бер ел буена гөрли буровой, ел буена көтелер нефть чыгуын. >Ңәйне җил- яңгырлы көз, көзне кар-буранлы кыш алыштыра. Гөрләвекләре, ташулары белен яз fie үтеп китә, басу-кырларны яшелләндереп тагын җәй җитә. Чияле тау итәге яңадан ап-ак ромашка чәчәкләренә күмелә. Борау һаман каты токымнарны кимереп аска тешә.
1948 елның 16 июль иртәсе, башка җәйге иртәләр төсле үк, бу иртө де җылы, кояшлы булып килде. Моннан күл еллар элек булган кебек үк, бу иртәдә де Чияло тау өстендәге имәнлектә күкеләр кычкырды, кошлар сайрады, авыл буасында, берсен-берсе уздырып, бакалар бакылдашты. Таң белән уянган авыл хатыннары сыер саудылар, көтү кудылар. Салам түбәле ой морҗаларыннан багана-багана төтен күтәрелде.
һич нәрсәсе белән аерылмый иде бу җойге иртә
Әмма бер нәрсә генә башка көннәргә караганда ятрак иде: Чияле тау битендәге скважинада бу көнне ел буена үкереп торган ротор тавышы ишетелмәде. Бораулаучылар тирән девон катламына җиткәннәр, скважинага ашыгып-ашыгып торпедо төшерәләр — забойны шартлатырга җыеналар.
Яңа урында яңа нефть чыганагын бораулаучыларның үзләреннән до түзөмсезрөк көткән «Татнефть» тресты управляющие Шмарев та, күп еллардан бирле шушы урыннарда нефть табу идеясе белән хыялланган баш геолог Мальцев та биреда.
ШАМИЛ Б И К Ч У Р И Н ф ТАМЫРЛАР
Һәм кинет, хәтәр тынлыкны бозып, җир астында тонык шартлау ишетелә, Чияле тау итәгендә шатлыклы авазлар яңгырый:
— Нефть чыкты, нефть!
Нефтьнең үзе кебек атылып чыккан бу куанычлы хәбәр тиздән авылга, районга, бөтен илгә таралды.
Тимәш авылында, ромашкалар үсеп утырган Чияле ату итәгендә, җир асты хәзинәсе табылган бу көн тарихка дөньяда иң зур, уникаль Ромашкино нефть ятмасы ачылган көн булып керде.
Чияле тау астында нефть диңгезе барлыгы беленгәч, 3 нче скважинаның ялгыз калмаячагы мәгълүм иде инде, һәм тиздән алар ишәйде. Шул ук елны Чияле таудан ерак та түгел, Вәли хуторы дип йөртелгән авыл кырыенда 10 нчы номерлы скважинадан фонтан бәрде. Ул да булмады, Зәй-Каратай авылының бәрәңге бакчалары артына ук салынган 8 нче скважина нефть бирде. Шул көзне Миңлебай авылы янында, моңа кадәр бакалар патшалыгы өчен генә хезмәт иткән сазлыктан икара алтын» чыгуы турында хәбәр иттеләр. Бераздан Иске Суркино урманы эченә утыртылган 1 нче номерлы буровойдан рапорт алынды: <*Нефть бәрде. Дебит — тәүлеккә 200 тонна». Китте эшләр ходка. Көн туа, көн туган саен яңалык: 2 нче скважина фонтанлый башлаган, 7 нче скважина сафка баскан, 4 нче, 1 нче, 6 нчы...
3 нче номерлы скважина — ул скважиналар анасы. Аннан соң туган кайсы гына скважинаны алсаң да, аның тамыры Чияле таудан башлана. Ул тамырлар тармаклана- тармаклана Зәй-Каратай, Миңлебай, Әлмәт нефть мәйданнарына китә. Ямаш нефть ятмаларына. Яңа Елховой нефть чыганакларына таба юл ала. Икенче яклап, ул тамырлар Азнакайга, Бөгелмә һәм Баулыга таба үрмәлиләр. Сөләй, Сарман нефть чыганакларының да тамырлары 3 нче скважинага килеп тоташкан. «Кара алтын» чыккан һәр җирдә, маяклар урынына факеллар кабызып, разведчиклар плацдарм-нарны һаман киңәйтәләр, үстерәләр. Вышкалар Сөләйдән Минзәләгә, Минэәләдән Кама буйларына атлый һәм бу җирләрдә Чияле тау тамырлары үзенең икенче зур тиңдәше, Кама буе ятмалары белән очраша.
Киң елга да киртә була алмый тамырларга, алар көчле агымны кичеп, Алабуга. Әгерҗе якларына чыгалар, Татарстанның башкаласы Казанга, Идел буйларына сузылалар.
Чияле таудан чыккан тамырлар Татарстан белән генә дә чикләнми. Алар, Норлат кырларын үтеп, Ульяновск өлкәсенә, Бөгелмә тимер юлын кисеп, Оренбург далаларына, Әгерҗе якларыннан Удмуртия басуларына таба эз салалар. Бернинди елгалар да, куе урманнар да, тау-ташлар да каршы тора алмаслык көчле алар Чияле тау тамырлары.
Тамырлардан үрентеләр үсә, диләр. Скважиналар бригадаларны, бригадалар промыселларны, бораулау контораларын тудырды. Хәзер инде нефть чыганакларын промыселлар, конторалар белән генә түгел, идарәләр, трестлар белән йөртәбез. Егерме ел эчендә Татарстан территориясендә “Баулынефть», «Лениногорскнефть», «Әлмәтнефть» идарәләре кебек һәрберсе йөзләгән скважиналарны берләштергән эре нефть предприятиеләре, «Татбурнефть... < Әлмәтбурнефтьъ. • Татнефтегазразведка» трестларыдай теләсә нинди капиталист монополияләрен көнләштерерлек бораулау трестларыбыз барлыкка килде. Моңа кадәр карталарда исеме күренмәгән Яңа Елховой, Әлки, Азнакай, Иркен авыллары, «Елховнефть», ■ Әлкинефть», <■ Азнакайнефть». «Иркеннефты. идарәләре бәген илдә дан тота. Күптәнме соң Кама буйларында геологларның тилмереп нефть эзләп йөргән чаклары, разведчикларның, ышаныр- ышанмас кына, Кама якларына беренче буровой салган көннәре? Хәзер ул җирләрдә Союзыбызда тиңе булмаган •■Прикамнефть-* идарәсе утыра.
Аларны күз алдына китергән саен, хатирәләр узганнарга, скважиналар анасы булган 3 нче скважинага кайтып кала. Егерме ел эчендә нинди генә яңалыкларның шаһите булмады Чияле тау итәгендәге бу ялгыз скважина!
...Нефть чыккан көннәр. Мәңге шунда торып калырга җыенгандай, нефтьчеләр Чияле тау итәген казып, бригада йорты әзерлиләр. Стеналары имән бүрәнәләрдән, 1 үбәсе йомры имән агачыннан. Кем уйлаган берничә елдан соң ук нефтьчеләр бу җир-ейгә сыймый башларлар, аларга иркенлек, яктылык, масштаб кирәк булыр дип?! Моны кулына көрәк тотып, нефтьчеләр белән бергә тир түгеп эшләп йөстән
бригаданың беренче мастеры Корбан ага Валиөә та, зур орден тагып Баку промыселыннан кайткан атаклы нефть остасы Шәйхулла Мотыйгуллин да күңеленә китермәгәндер. Бәлки әле бу җир-өйнең «проектын» сызып бирүче, шушы скважинаның «шь инженеры, булачак министр урынбасары Рәфкать Мингәрәев үзе дә киләчәкне шушы кадәр зур итеп күз алдына бастырмагандыр.
Күл нәрсәләрне тудырды 3 нче скважина. Карагыз сез Өлмет, Лениногорск, Түбән Кама, Муса Җәлил кебек ер-яңа шәһәрләргә, Баулы, Карабаш. Актүбә, Азнакай кебек зур-зур эшчеләр поселокларына. Алариың биек-биек йортларына күз салыгыз, киң урамнарыннан үтегез, иркен паркларында йерегех Керебез мәктәпләренә, техникумнарына, институтларына, культура сарайларына. Сез һәркаида нефть җирлеген, девон сулышын тоярсыз.
Барыгыз акчарлаклар очып йөргән Карабаш диңгезенә, Европада иң зурларның берсе булган Зәй станциясенә, мәрмәрдәй ташлары белән макталган Чулай тавына. Анда сезгә Чияле тау миражлары күренгәндәй, Ромашкинодан фонтаннар җыры ишетелгәндәй булыр.
Шома асфальт юллар сезне Кама, Идел буйларына илтер. Шул якларда күкләргә үрләгән гигант корпусларны—Түбән Кама һәм Казан химия комбинатларын күрсәгез, боларны да 3 нче скважинаның газиз балалары дип исәпләгез
Ниһаять, 3 иче скважинаның җир астыннан киткән нечкә тамырлары, калын артерияләргә әверелеп, Бохара—Урал, Казан — Горький газ трубаларына тоташа «Дуслык» дигән горур нефть магистраленә кушылып, ерактагы якын дусларыбызга барып ирешә.
Күп нәрсәләрне тудырды һәм шул ук вакытта күпләрне үстереп кеше итте ул 3 нче скважина. Нефтькә хөрмәт белән караган, аны үз байлыгы, ил бәхете итеп күргән байтак кешеләргә һенәр бирде, дан, шәһрәт бирде.
Гроэныйдан килгән атаклы мастер Корбан Вәлиев Чияле тау буенда Татарстан нефтьчеләренең яңа семьясын корып җибәрде, «кара алтын» осталарыннан беренче булып Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исемгә лаек булды.
Беренче тапкыр татар егетләрен уз тиресенә җыеп, нефть чыгару серләренә өйрәтүче, соңыннан шушы ук Ромошкино промыселыннан РСФСР Верховный Советына
U1AMUJI винчурин ф ТАМЫРЛАР ф
Чистартылган нефгь мю шушы вДцслык» насш
:еч» кит».
депутат итеп сайланучы—карт Баку мастеры Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кава* леры Шәйхулла Мотыйгуллин. Йөрәге арып туктамаса, бик күпләрнең остасы булыр иде әле мәрхүм, безгә онытылмас тагын бик күп эшләр калдырыр иде...
3 нче скважина күп нәрсәләрне хәтерли. Ромашкинода 1950 елда оешкан 1 иче промыселны да, аның беренче мөдире Рәфкать Мингәрәевне дә, беренче геологы /Линадора Иванованы да. Рәфгать Шәймәрдәнович хәзер Нефть промышленносте министрының урынбасары, Минадора Макаровна шул министрлыкның баш белгече, геология-минералогия фәннәре докторы. Алар икесе дә Ленин премиясе лауреатлары.
Нефтьтәге беренче адымнарын 3 нче скважинадан атлап үткән егетләр дә инде хәзер «зур үстеләр», һөнәр мәктәбен тәмамлап, Корбан ага Вәлиев янына килгән 16 яшьлек Вилен Тютиев бүгенге көндә нефть чыгару мастеры булып эшли. 3 нче скважинаның беренче дизелисты Касыйм Шәймәрдәнов инде промысел диспетчеры. Ул хөкүмәтебезнең иң зур бүләге — Ленин ордены белән бүләкләнде.
Чияле тау буенда кузна уйнап үскән Тимәш авылы малайларына гына карагыз. Нефть чыккан елны Өгьлим Мөхәммәтҗанов 3 нче скважинага оператор ярдәмчесе булып кергән иде. Өйрәнде, укыды, тырышты. Оператор булды егет, промысел мөдире урынбасары булды. Хәзер инде ул «Баулынефть» идарәсе начальнигы.
да туган авылы, мондагы нефть яклары белән бәйләнгән. Сугышка кадәр үк Шегер нефтен эзләгән бу егет фронттан да бораулаучылар сафыма өйләнеп кайтты. Ро- машкино нефтенә юл салучыларның берсе һөм берәгәйлесе булды.
Күл нәрсәләрне белә һәм күлләрне истә тота скважиналар анасы. Бораулау мастеры Ибраһим Харрасовны да, Дмитрий Королевны да, Сергей Егоянны да онытмый ул. Бу тирәләрдә көн саен фонтаннар аттыручы, Чияле теу өсләренә якты факеллар кабызучы алар. Хезмәтләре өчен хөкүмәтебез тарафыннан бирелгән орденнары да, шул факеллар кебек, күкрәкләрендә балкып-янып тора!
3 нче скважина ул — скважиналар анасы. Ана балаларын бертекләп санар, санаганда бөркетенә карар, ди. Скважина- ананың да горурланып карарлык бөркетләре күп. Социалистик Хезмәт Геройлары Корбан Вәлиев, Мөгаллим Гыймаэов, Александр Тимченко, Әхәт Гобәйдуллин, Михаил Гринь, Рәшит Саттаров кебек олы уллары гына ничәү аның! Ә Фәсхетдин Шәрәфетдинов, Гәрәй Баһманов, Николай Драцкий, Җәлил Зәйнагов кебек уртанчы һәм төпчек геройлары белән кем мактан-
Авылдашы Әхәт тә уңган кешеләрдән. Армиядә пушкалар төзәткән бу егет, авылына кайту белән, скважиналар төзәтү эшенә керә. Слесарьдан бораулаучы ярдәмчесе була, бораулаучы була, аннан бораулау мастерына күтәрелә. Хәзер Әхәт Гобәйдуллин илебезнең танылган бораулау остасы. Социалистик Хезмәт Герое.
Галимҗан Әхмәдиеы Тимәш авылына нефть инженеры булып кайтты һем Чияле тауга мастер ярдәмчесе булып килде. Эшкә дәрте, белеме булган бу егет тә, берсеннән-берсе текәрәк баскычларны үтеп, «Әлкинефть» идарәсенең начальнигы булу дәрәҗәсенә житте. Нефть эшендә күрсәткән хезмәтләре өчен аңа «Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде һәм ул Ленин ордены белән бүләкләнде.
Социалистик Хезмәт Герое, бораула/чы Фәсхетдин Шәрәфетдиновның язмышы
Татарстан нефтенә беренче юл са- лучы бораулау мастеры Дмитрий Королев,
мае (Хәер, алар төпчек булмас әле.) Орденнар һәм медальләр алган батыр егетләре генә дә ничәмә-ничә мең!
«Корал эшләр, егет мактаныр», дигәннәр. Егет кулында корал булмаса, ул ни эшли алыр иде?
Ромашкинода нефть чыганагы ачылу бөтен ил халкын аякка бастырды, татар нефтьчеләренә ярдәмгә белгечләр генә түгел, күлләл-күпләп техника да килә башгады. Урал заводлары үзләренең иң чыдам бораулау станокларын һәм трубаларын, Сталинград эшчеләре иң яхшы тракторларын һәм вышкаларын, Белоруссия — иң көчле автомашиналарын, Куйбышевлылар—иң нык бораулау инструментларын җибәрделәр. Ромашкино кырына юл салу машиналары, җир казу, труба үткәрү өчен гигант экскаваторлар һәм күтәрү краннары килде. Нефть мәйданнарында вышкалар урманы куерды, авыллардан авылларга, шәһәрләрдән шәһәрләргә шома, тигез асфальт юллар сузылды, ул юлларда берсеннэн-берсө куәтлерәк, җитезрәк маши- иалар күренә башлады. Ромашкино яклары җанланды.
Ләкин җир асты байлыгы чамасыз күп, нефть алу мөмкинлекләре чиксез булган, кешеләрдә хезмәт дәрте кайнап торган бер вакытта нефтьчеләрне бу техника гына канәгатьләндерә алмады. Татарстанның нефть промышленносте кешеләрдән яңа техника, яңа технология, яңа алымнар һәм ысуллар куллануны таләп итте.
Менә шунда күренә инда егетнең корал белән ничек эш итә белүе, акылы, зирәклеге. Әйе, корал эшли, егет мактана. Ә кулында корал булып та, егет эшли белмәсә ни булыр иде?
Бөр яктан, егеткә галимнәр, инженерлар акылы белән тудырылган яңа төр кораллар ярдәмгә килсә, икенче яклап, егет үзе ул коралларны оста куллана белергә, аны камилләштерергә тиеш.
Мөгаллим Гыймазов шундый егетләрдән. Совет галимнәре темпы әкрен, җи- тәштерүчөнлеге түбән булган роторлы бораулау инструментын турбина белән алыштырдылар. Дөньяда беренчеләрдән булып бу ысул белән бораулауга күчүче брига- да —мастер Мөгаллим Гыймаэопныкы идо. 1952 елда, башка бригадалар елына ечәр- Д үрт әр мең метр бораулаганда, аның бригадасы ике мәртәбә күбрәк җир тишеп үте, ә ике елдан соң инде бораулау тизлеге буенча Татарстанда беренчеләр рәтене чыга.
Ул елларны скважиналарны балчык измәсе белән бораулыйлар иде. Ераклардан махсус үзле балчык китертүләр, аларны озаклап-озаклап чистарту, әзерләүләр кайсы гына бораулаучының үзәгенә үтмәгән!
Ат бер баскан җиретю җиде кабат басса да, адәм баласы бер урында таптанып тора алмый. Скважинаны тоташ су белән бораулап карамакчы була Гыймазов. «Скважинаны харап итәрсең, авариядән башың чыкмас, җавап бирерсең».— диләр кайберәүләр Куркыталар, кисәтәләр, яныйлар.
Ә Мөгаллим оста курыкмый, бөтен җаваплылыкны үз өстене алып, су белен бораулый башлый.
Эшнең нәтиҗәсе Татарстан бораулаучыларын гына түгел, бетен көнбатыш районнары бораулаучыларын таңга калдыра «Мастер Мөгаллим Гыймазов 256 нчы буровойда станок-аига 2000 метр тизлек биргән!» 1955 елны аның бригадасы 17 671 метр бораулый, тагын илне шаулата. Яңа, күрелмәгән рекорд!
Скептиклар әйтәләр; «һәр фантазиянең чиге була, инде табасы яңалыклар табылып бетте, резервлар тәмам, бораулаудагы метрлар саны үз чигенә килеп терәлде»,— диләр.
«Юк, диләр новаторлар, без бригадага елына 30 моң метр борауларга тиешбез!» 30 мең метрны көчәнеп, маңгай тире белән гене алдырып булмасын белә новаторлар. Моның өчен бораулауда яңа резервлар ачарга, яңа ысуллар кулланырга, эзләнергә, табарга кирәк!
Вышка төзүчеләргә мөрәҗәгать итәләр: «Безнең кулны сез тотасыз. Алтын вакытыбызны буровойлар кетеп әрәм уздырабыз. Юкмы шуны тизрәк тезү ысуллары?» «Бәр дип чыга аышка тезүчеләр бригадиры Александр Тимченко — без выш
каларны сүтмичә, трактор белен тарттырып күчерәчәкбез!»
Моңа кадәр югарыда, «кошлар хокукында» торып эшләргә күнгән Тимченко егетләре 1955 елның суык январь иртесендә 45 метр биеклектәге вышканы унлап
ШАМИЛ Б IIK'I У РИИ ф ТАМЫРЛАР
трактор белән сөйрәтеп, юлга чыгып китәләр, чокырлар, урманнар, елгалар, таулар аша үтеп, борауланасы яңа ноктага килеп туктыйлар. Шул көннән башлап Татарстанда «сәяхәтче вышкалар» барлыкка килә, нефть промышленносте тарихында яңа, гүзәл бер сәхифә ачыла.
Шушы елны ук Александр Тимченко бригадасы бораулаучыларга 69 буровой күчереп тапшыра, 1951 елда «Татбурнефть» трестының вышка-монтаж конторасы еч бригада белән дә нибары 10 буровой төзегәнен исәпкә алсак, Тимченко бригадасының яңалыгы чын революция! Бу ысул 1959 елда вышкалар төзү срогын 1952 ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирә.
Моңа кадәр Мөгаллимнең үкчәсенә басып килгән шәкертләре укытучысын уздыра башлыйлар. 1958 елда Михаил Гринь, техниканы бөтен көченә җигеп, бригадасы белән 24 мең метрдан артык бораулый. Икенче елны Гыймазов 26 мең җир үтә, ләкин аның шәкерте Гринь бу елны бораулаучылар күптән хыялланган чикне узып китә — 30 307 метр бораулап күрсәтә.
Вышкачылар да бурычлы булып калмыйлар. Буровойлар күчерү, ел саен ерак- лашканнан-ераклашуга карамастан, Александр Тимченко бригадасы 1958 елда 39 вышка күчерә. Аның шәкертләреннән Барый Баһманов бригадасы 43, Нуруллин бригадасы 42 вышка утыртып. Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүчеләр булып чыгалар.
Осталыклары артканнан-арта вышкачыларның. 1959 елны Ядъкәр Ваһапов җитәк-челегендәге Әлмәт вышкачылары, 59 буровой төзеп, рекорд куялар.
Икенче елны алдынгылык яңадан Тимченко бригадасына кайта. Вышка мон- тажлаучылар 1960 елны 82 буровой күчерү белән тәмамлыйлар.
1961 елның көзендә Александр Тимченко партиянең XXII съездына делегат булып китә. Ләкин ул белә: үзе юкта да аның дуслары сер бирмәячәк, һәм шулай була да. Бу көннәрдә Лениногорскидан съездга телеграмма алына: «Съезд делегаты Александр Тимченко бригадасы буровойлар төзүдә яңа зур җиңүгә иреште. Коллектив 1057 нче буровойны моңача тарихта күрелмәгән тизлек белән — 7 сәгатьтә төзеп бетереп, бораулаучыларга тапшырды».
Заманалар үзгәрә. Элек берничә айларга сузылган буровой төзү тора-бара көннәр белән исәпләнә башлый, көннәр сәгатьләргә күчә. Кайчандыр бораулаучылар вышка даулый иде, хәзер инде вышкачылар бораулаучыларны тиргиләр: «Озак кыймылдыйсыз, буровой күчерүне тоткарлыйсыз. Бораулауның тизләтелгән ысулларын эзлисе иде!» •
Елына 30 мең метр. Көчләрен, мөмкинлекләрен барысын сыгып алып бетерделәр төсле иде инде бораулаучылар, алга атларга башка урын юк кебек иде. Әмма тынгысыз халык моның белән килешергә теләмәде, «һәр бригадага елына 40 мең метр бурауларга!» дигән лозунг ташладылар. Ярдәмгә галимнәр килде. Зур диаметрлы бораулау инструментлары урынына кечкенә габаритлы бораулар, нечкә трубалар, бәләкәй күләмле турбиналар тәкъдим ителде. Инструментларны күтәрү-тешерү, трубаларны борып кертү, борып алу операцияләрен башкару өчен автоматлар һәм механизмнар уйлап табылды.
Бораулаучылар арасында елына 40 мең метр өчен көрәш дәвам итә. 36 мең. 38 мең. 39 мең... Я, кайсы мастерның бригадасы билгеләнгән финишка беренче булып килеп җитәр?
Ниһаять, җиңү! «Әлмәтбурнефть» тресты мастеры Николай Драцкий бригадасы 1965 елда станок-айга 3714 метр тизлек белән 40 мең метрдан артык җир бораулый!
Бу батырларның скважиналар бораулаудагы тәҗрибәләре нефть эзләүчеләрнең уртак байлыгына әверелде. Алар көче белән республикабыз территориясендә соңгы елларда гына да 120 яңа нефть чыганагы ачылды, Социалистик Хезмәт Герое Әхәт Гобәйдуллин җитәкчелегендәге разведка бригадасы Кама буйларында Советлар Союзында тиңдәше булмаган яңа нефть чыганаклары тапты. Ромашкино нефтен ачуга катнашкан Социалистик Хезмәт Герое, мастер Фәсхетдин Шәрәфетдинов бригадасы, 17 ел буе нефть эзләп, 250 мең метрдан артык җир тишеп үтте, 150 га якын тирән скважина салды.
Буровой p хуҗалыгы белен яңа урынга килеп утырды.
ШАМИЛ Б И К Ч У Р И II ф ТАМЫРЛАР ф
культбудкалар төзүдә дә инициатор. Аның кулы астындагы скважиналар ватылуны, туктауны белмиләр, аның эшчеләре мастерның йөзенә кызыллык китермиләр.
Скважиналар автоматлашып, эшче куллар бушый төшкәч, Корбан Вәлиев яңа бер тәкъдим белән чыга: «һәр оператор элекке 2—3 урынына 8—10 скважинага хезмәт күрсәтүгә күчсен!» Коры, нигезсез сүзләр генә булмый ул, мастер үзенең мөмкинлекләреннән чыгып эш итә. Аның бригадасында 31 скважина бар. Шуңа 70 оператор хезмәт күрсәтә. Эшче көчләрне акыл белән, дөрес урнаштырганнан соң, нефть чыгаручылар 22 кешегә кала. Хезмәт житештерүчәнлеге ике ярым тапкыр диярлек арта. 1960 елда Социалистик Хезмәт Герое, мастер Корбан Вәлиев бригадасы илебезгә планнан тыш 33 мең тонна нефть бирде.
Күп скважиналарга хезмәт күрсәтүгә күчү тәҗрибәсен республика нефтьчеләре хуплап каршы алдылар. «Кара алтын» табучылар арасында үзкыйммәт, экономия өчен яңа хәрәкәт башланды.
Татарстан нефтьчеләре, галимнәре дөнья практикасында моңача билгеле булмаган, беркайда да кулланылмаган бик күп яңалыкларны, прогрессив алымнарны керттеләр һәм үзләштерделәр. Шуларның иң эурысы һәм эффектлысы катламга су кудыру юлы белән нефть алу. Бу өлкәдә аеруча күренекле хезмәтләре өчен бер төркем галимнәргә һәм инженерларга 1962 елда Ленин премиясе бирелде. Алар арасында Ромашкино нефть ятмаларын үзләштерүдә эшләгән Фәйзрахман Гариф улы Бегишев, Рәфкать Шәймәрдән улы Мингәрәев, Павел Степанович Васильев, Минадора Макарозна Иванова һәм Александр Тихонович Шмарев иптәшләр дв бар иде.
Су биреп — нефть! Бу ысул вакытлар үтү белән арыган, сүнә барган нефть фонтаннарын җанландырып җибәрде, өстәмә рәвештә миллионнарча тонна «кара алтынп алырга мөмкинлек бирде. Җидееллык башында нефть чыгару 1950 ел белән чагыштырганда 37 мәртәбә, ә җидееллык ахырына 92 мәртәбә артты. Без моннан унике ел элек үк нефть чыгару буенча Бакуны узып киттек, бер эшчегә нефть алуда Америка Кушма Штатлары белән тигезләштек. Капиталистлар белән экономик ярышта бу зур казаныш иде. Хәзер нефть промышленностенда хезмәт җитештерүчәнлегв аларныкыннан югары, һәр нефть бирә торган скважинадан без америкалыларга караганда 15 мәртәбә күбрәк нефть алабыз. Соңгы 17 елда Советлар Союзы биргән нефтьнең өчтән бере Татарстан өлешенә туры килә.
Чияле тауда шыткан беренче орлык әнә шулай үсеп китте, мәгърур имән агачы кебек ныгып, тамырларын җәйде.
Республикабыздагы яшь индустриянең киләчәге тагын да матуррак. Бу бишьеллыкта без 100 миллион тонна нефть алырга планлаштырдык. Димәк, илебездә йөри торган машиналарның өчтән бере безнең бензин белән туеначак, илебездә оча торган самолетларның өчтән бере безнең ягулык белән очачак.
Чияле тауда нефть чыкканга бары ике дистә ел. Шушы егерме ел эчендә бернинди капиталистик ил дә хыяллана алмаган биеклекләрне алдык без.
Ромашкино якларыннан чыккан кешеләрне без Татарстанның нефть мәйданнарында гына түгел, Оренбург далаларында да, Мангышлак ярым атавында да, Себер тайгаларында да очратабыз. Алар булган һәр җирдә, Чияле тау итәгендәге кебек үк, нефть фонтаннары ата, тирә-якны нурга күмеп, газ факеллары кабына.
һәм яңа җирдә яңа тамырлар җәелә. Көчле, куәтле тамырлар.