Логотип Казан Утлары
Роман

БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР


РОМАННАН ӨЗЕК
Ирдәүкә
өтү күптән кайткан инде Тавыклар да кунак-чаларында йоклыйлар. Картлар ла йокларга яткан. Бары тик яшь киленнәр генә йокламаган — он илиләр, ипи изәләр.
Күктә ай калка. Авыл уртасындагы бер йорт янында лапастан җырлый-җырлый тукмак суккан тавышлар ишетелә: анда кызлар киндер тукмаклыйлар Кечкенә-кечкенә дүрт каен тук
мак лапас өрлегенә сүс бау белән тарттырып бәйләгән киндерне тукмыйлар. Салмак кына дөпелдәгән тукмак тавышы картларны йокыга талдыра, яшьләр йөрәгендә тынгысыз дәрт кузгата.
Сыздырып гармун уйнаган тавыш яңгырады. Кызлар су ташый торган елга буендагы сукмактан ашыкмый гына егетләр менеп килә иде. Менә алар урамга да чыктылар Гармунчы уртада. Ул, башын бер якка кырын салып, киерелеп-киерелеп гармун тарта. Ике егет җыр башлады:
Урамнардан узган чакта Капкан булсын кагарга. Әгәр картлар чыгармаса, Чык тәрәзә ябарга.
Җырга кушылып әче итеп сызгырып та җибәрәләр. Төркем ишәя бара. Янадан-яна егетләр, яшүсмерләр килеп кушыла тора Тавыш көчәя бара.
Мулла йорты белән мәчет турысына җиткәч, егетләр тындылар. Тавышлар бераз басылып торды һәм. ул турыдан узгач, якадан яңгырый башлады.
Егетләр тар тыкрыкка борылдылар һәм арткы стенасы урам ягына караган салам түбәле лапас гурысына җиткәч, туктап калдылар Лапаста, стенаның теге ягында, кызлар эшли, егетләр аларның киндер тукмаклавын, җырлавын ишегеп килгәннәр иде.
Егетләрне чакырган кебек, тукмаклар ешрак дөпелди, кызларның нәфис куллары тырышыбрак эшли башлады. Җыр-гармун тавышлары катырак яңгырады
Тәрәзәңне ачып куеп Кемгә күлмәк кисәсең? Кашын кара, буең зифа.
Сылуым-иркәм,
Кем бәхетенә үсәсең?
Пыяла муенса бөртекләре чылтырашкан сыман тааыш белән каршы жырлап жавап кайтардылар
Ишегеняен келәсен Элә белми эләсек. Картлар да йоклап бетмәгән, Бигрәк иртә киләсең!
Егетләр моңа сөенештеләр. Җыр, гармун тавышы тынды. Егетләрнең беришеләре тәмәке төрергә кереште, беришеләре ярык аша кызларга сүз куша башлады.
— Исәнмесез, кызлар!
— Кискән-кискән. киссәләр дә исән!
Егетләр көлешеп алдылар.
— Телегезгә салынып тормагыз' Йосыф абзый йокламаган әле!..— дип кычкырдылар тегеннән.
— Нишли ул?
— Тире жыеп күн эшли.
— Бәлки, иләк белән су ташый торгандыр өенә?
Егетләрнең берсе, сүзне бүлеп.
— Йосыф абзый кем ул безгә? Чыксын, әйтербез үзенә: без карга түгел, чебешләрегезне алып китмәбез! — диярбез. Ботыбыздан асып н куймас ич безне! — диде. >
— Әй, куян йөрәк! Мактанган була тагын'.. Йосыф абзый чыкса, иң * элек син элдертерсең әле... о
Көлешә башладылар. Егетләр, шаярып, стена ярыгыннан салам я суздылар.
— Мәфтуха, мә, тот!
— Сабира, кил әле!
— Галимә, кунарга кайчан чакырасың?
Кызлар ярыкка су. туфрак сиптеләр. Җыр. гармун тавышлары бозылды. Тукмаклар да салмак дөпелдәми башлады.— алар үсмер кызлар кулына күчте.
Тонык кына ай яктысында ике як та бер-берен күзли башлады.
Шул вакыт кызлар кинәт стенадан читкә тайпылыштылар Көтмәгәндә тыкрык ягындагы кечкенә капка ачылып, өстенә озын жилән. аягына киез итек, кашларына чаклы батырып мех бүрек кигән бер кеше килеп чыкты. Кулына зур гына күсәк тоткан иде. Егетләр тиз генә як-якка йөгерештеләр
Күсәк күтәреп чыккан әлеге кеше егетләрне әллә нн ерак кумады, ашыкмыйча, эрәеп кенә, лапаска таба кире кайтып килгәндә, сукмак буена үскән биек әрекмән арасыннан берәү аның күсәген эләктереп алды. Күсәкле кеше туктады. Егет әрекмән арасыннан чыкты. Икесе дә. бер-берен танып, сүзсез генә, ук шикелле очлы күз карашлары белән карашып тора башладылар. Якын-тирәгә поскан егетләр, нн булыр икән дип. тыннарын кысып көтеп яталар иде. Күсәкле кеше шунда көтмәгәндә:
— Исәнме. Сафа абый! — диде.
Әрекмән арасыннан чыккан егет.
— Кара, нинди үскәнсең! Бөтенләй зур кыз булгансың! — дип куйды.
Кыз. күсәкне егет кулында калдырып, капкага таба китте.
— Сажндә. туктале. сүзем бар...
Сажндә туктамады.
— Икенче бер тапкыр. Сафа абый!—дип. капкадан кереп китте.
Егетләр, поскан жнрләреннән чыгып, яңадан элекке урынга җыелдылар.
— Мин аны Йосыф абзый дип торам. Сажндә мәлгунь икән ул!
— Тәмам котны алды, мөртәт!
ГА ЛӘҮ ф БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР
— Кыз түгел, егет ул Сажидә! Чын ирдәүкә!
Мондагыларның барысының да котын алган Сажидә Йосыф картның төпчек кызы иде.
Йосыф карт авылдашлары арасында үзенә аерылып тора торган бер кеше иде. Ул ел саен ашлыкны күп чәчә, ашыкмый гына эшли, чәчүгә иң соңгы кеше булып чыга һәм чәчүне ин соңга калып тәмамлый иде. Уракны тиз ура, ләкин көлтәләре бик озак* җыелмый ята. Басуда көзге яңгырда калган көлгәләр булса, болар Р1осыфныкы дип тәгаен әйтергә мөмкин иде. Урылмыйча ятып, терлекләр таптап бетергән ашлык та аныкы була иде.
Кызлары үсә төшкәч, инде Йосыфның басуда көлтәләре үреп ятмый башлады, шулай да ул үзе һаман да әкрен кыймылдый, бөтен эштә дә башкалардан артта кала иде. Йосыф карт моның үзенә күрә зыянын да күрә, тик артык хафаланмый иде.
— Калганын ходай кабул кылсын,— дип кенә әйтә иде.
һәм чыннан да аның теләге кабул була кебек. Ул берәүгә дә бурычка керми, булган ашлыгын бәрәкәтләп кенә тота һәм, кышны таза гына чыгып, икмәген янага чаклы җиткерә иде. Йосыфның калын иреннәре әледән-әле ярылгалан тора. Җәй көне ул иреннәренә кәгазь яисә яфрак ябыштырып йөри Авыр сөякле, гажәеп кире беткән Йосыф авыр холыклы бер кеше булса да, үзе бик гадел иде. Аның очраган бер кеше белән сөйләшеп-гәпләшеп торырга яратуын да яхшы беләләр иде.
Йосыфның атлары да әкрен кыймылдаулары белән хуҗасына охшаганнар Каршыга кеше очраганда кычкырып сәлам бирү белән атлар шундук туктап калалар. Әгәр Йосыф карт көн буе сөйләшеп торса, атлары да көн буе басып торырлар иде: әйтерсең, аларның ашыйсылары да, эчәселәре дә килми; чебен-черки, кигәвен тешләгәнгә дә исләре китмичә, алар сәгатьләр буе селкенмичә тик торалар.
«Аллага тапшырдык'» — дигән сүзне ишеткәч инде, ул атлар, чөңгергәнне дә, сукканны да көтмичә, кузгалып китәләр иде.
Кайвакыт Йосыф үзе өйдә калып, эшкә кызлары гына барганда да бу тискәре хайваннар ирләр сәлам биргәнне ишетүгә шып туктыйлар һәм «Аллага тапшырдык!» дип кычкырмый торып, урыннарыннан кузгалмыйлар иде.
Бу хәл Йосыфның кызларын шактый кыен хәлдә калдыргалый иде. Әгәр каршы очраучы кеше, атларның гадәтен белеп, әлеге сүзне әйтмә- сә, кызлар аларны урыннарыннан кузгата алмыйча елар дәрәҗәгә җитәләр иде.
Йосыфның беренче кызы үсеп җиткәч, аларга яучылар килә башлады. Ләкин Йосыф, кызын кияүгә бирергә теләмичә, төрле сәбәпләр таба торды.
— Алай бик тиз биреп җибәрергә тавык чебеше түгел лә ул, — дип җавап кайтара иде ул.
Икенче кызына яучылар килгәч тә, Йосыф аны апасыннан узып кияүгә бирергә теләмәде. Шулай итеп, аның өлкән кызлары картая, ә кечеләре үсә торды.
Шуннан соң инде алар йортына яучылар да килмәс булды.
Өлкән кызының битенә җыерчыклар чыга башлады, аның яшьтәшләре күптән инде бала-чага үстереп, әби булырга җыеналар иде. Ул инде тормышка чыгып бәхет табудан өметен өзде, иннек-кершән дә ягынмый башлады, йөрәгендә хисе сүнде.
Сеңелләре дә картаеп барганлыкларын сизәләр, тик бер дә үзләрен сазаган кыз дип танырга теләмиләр иде.
— Безнең әле өлкән апа да кияүгә чыкмаган,— дип, алар үзләренең әле яшь икәнлекләрен күрсәтергә тырышалар һәм, бөтен бәхетсезлек- нен башы өлкән апабызда дип, аның йөрәк ярасына тоз салалар иде.
Бертуган кызлар:
— Мина әле күптән түгел генә унҗиде тулды!
— Минем апаның яше егермедән аз гына арткан,— дип бер-берен яшәртергә тырышалар иле.
Сафа, Йосыф картның төпчек кызы Саҗидәне очраткач, соклануын яшерә алмыйча:
— Бөтенләй зур кыз булгансың! — дип әйтеп куйган иде.
Әйе шул, Йосыфның алтынчы кызы да үсеп буйга җиткән иде инде...
Йосыф картның кызлары турында сүз чыкканда, һәр кеше аларны «Йосыф чебиләре» дип кенә атый иде. Әмма көлеп әйтелә торган бу к\шаматны Саҗидәгә карата да әйтергә беркемнең дә теле бармый иде. Бөтен кеше аны башка кызлардан аерып куя. Саҗидәнең «Ирдәүкә» дигән үз кушаматы бар иде.
Әгәр Йосыф карт хасталабрак торса яки вакыты булмаса, ирләр хәленнән генә килердәй эшләрне Саҗидә эшли иде Ул җир сөрә, иген чәчә, печән чаба, арбага көлтә төйи, шундый оста итеп, төйи белеп төйи, оЛау ава-нитә калса да, көлтәләре чәчелеп-таралып китми, аларны яңадай тезеп саласы булмый. Ул кибән дә куя. әвендә ашлык та киптерә, «эһ»тә димичә, аркасына бишәр потлы канчыкларны күтәреп ташый. Аның өчен ике арбага ике ат җигеп урманга бару, атларны тимерчегә илтеп дагалатып кайту, чалгы кайрау якн урак тешәү дә гажәп эш түгел.
Саҗидә телгә үгкен, сүзгә аптырап тормый иде Берәрсе аның ирләр эше эшләвен күреп. «Әй. чүпрәк баш!» — дип көлсә, Саҗидә югалып калмый: «Синең шикелле, тузандагы таш булганчы, чүпрәк баш булу яхшырак»,— дип, теге кешенең авызын каплый иде
Сүгенгәнгә каршы Саҗидә, уйлап та тормастан, шундый ук сүз белән җавап кайтара иде.
Әгәр кызның җиккән аты. гадәтенчә, туктагач, кузгалырга теләмәсә, Саҗидә монда да югалып калмый Ул арбага торып баса да. сызгырып. дилбегәне болгап торып атның сыртына китереп суга һәм «Аллага тапшырдык!» — дип кычкырып жнбәрә Ат дәррәү кузгалып чабып китә. Саҗидә рәхәтләнеп шаркылдап көлә.
Хатын-кыз эшенә дә бнн уңган, бик булган кыз ул Саҗидә. Өй эчендәге эшләргә дә, хуҗалык эшләренә дә, тегү-чигү эшенә дә кулы ябышып тора аның.
Әйтәсе дә юк,— шомырт кара күз. кайтарылып торган керфек, озын толым, зифа буй, алсу ирен, тезелеп киткән <;п-ак -ш бик сирәк кызларда гына’ очрый. Саҗидәдә әнә шул сыйфатларның барысы да бар. өстәвенә тагы, аның шаян холкы, яңгырап торган тавышы, гомергә күңелгә кереп кала торган сөйкемле, матур күз карашы да бар
Егетләр аның тирәсендә бөтерелеп йөриләр. Әмма ул аларның берсен дә өметләндерми, үз тирәсендә әрсезләнеп йөри башлаган егетләрне: «Белом мин сине, юкка вакыт әрәм итеп кенә йөрисең!.. Синең ишеләрие без бик тиз бөгеп салабыз'» дип. шундук суындыра.
Андый егетләр шүрләп, кире чигәргә мәҗбүр булалар.
Саҗидә аулак өйләрдә дә утырырга ярата Анда җырлый ул. бии, гармун уйный, төрле мәзәкләр сөйли. Аулак өйдә егетләр дә булса, аларны көлкегә калдырыр өчен, ул инде бер-бер кызык унлап чыгармый калмый. _
Саҗидә әнә шундый кыз булганга күрә, күп кеше эченнән «Бусы да апалары кебек сулып әрәм булыр микән?» —дип уйлый иде
Саҗидәнең дус кызлары үзеннән:
_ Син дә әтиең сүзенә карап, «чеби» булып калырсыңмы икән'5 — дип сорагач, v.i мәгънәле генә итеп көлемсерәп куя да
— Күрербез әле,— дип җавап кайтара иде
МӘХМҮТ ГАЛӘҮ ф БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР
Сафа, су эчертергә алып төшкән атын җитәкләп, әкрен генә сукмактан менеп килә иде. ' я
— Сафа абый!—дип эндәшкән тавыш ишетте.
Биек булып үскән бәрәңге сабакларын аралап, буразна арасыннан аңа таба җирән чәче өстеннән каешланып беткән түбәтәй кигән, зәңгәр күлмәкле, сипкелле бер малай килә иде.
Сафа туктады.
— Сине ике көн каравыллап йөрим инде, үзеңне генә туры китерергә,— диде малай, Сафага якынлашып.
Сафа малайның үзен болай тотышына бер дә гаҗәпләнмәде. Ул аның егетләр һәм кызларның ышанычлы бер кешесе икәнен, анын аркылы бер-беренә хат-хәбәр йөргкәнлекләрен белә иде.
Малай башындагы түбәтәен ипләп кенә салды да, аннан бөгәрлә- неп беткән берничә язу алып. Сафага бирде.
— Бусы аксак Сәләхи кызы Мәфтуха ападан, ул сәлам тапшырырга кушты. Бусы, зуррагы, Йосыф карт кызы Кәримәдән, ә менә кызыл кара белән язганын Сәлимә апа бирде.
Сафа язуларны алып чалбар кесәсенә тыкты.
— Карале, энекәш, кызларга кемнән хат яздыралар хәзер?
— Сакау Галим яза.
— Миңа да язып бирмәс микән, әйбәтрәк итеп?
— Ник язмасын, язар... Аның әзер хаты да бар, бик матур, бизәк- ләп-бизәкләп язган. Тик бәясе бик кыйбат...
— Күпме сорый соң?
— Унбиш күкәй!
Сафа кесәсеннән янчыгын чыгарып егерме тиенлек көмеш алды да малайга сузды.
— Күкәй бирә алмыйм, менә шушы акчаны алсын. Ә бусы үзеңә,— дип, малайның кулына бакыр акча да тоттырды.
Малай акчаны учлап, җиңе белән борынын сөртеп алды да:
— Ә хатны кемгә бирим соң? — дип сорады.
— Йосыф кызы Саҗидәгә.
Малай каушап ук китте:
— Саҗидә егетләр биргән хатны алмый, ачулана, бүләкләрен дә кире кайтара...
— Ачуланмас... Минекен алыр...
— Ай-Һай! Ярый алайса!—дип, малай уйлана-уйлана гына риза булды.
Шуннан соң йөгереп китеп барды. Сафа, атын җитәкләп, өйләренә таба атлады.
Сакау Галим кызларга атаган хатларын: «Күктәге йолдызым, судагы кондызым, алтын бармагым, көмеш тырнагым», дип. гел бер төрле итеп яза иде.
Хатта шигырь никадәр күбрәк һәм бизәкләре чуаррак булса, бәһәсе дә шулкадәр кыйммәтрәк була иде.
Сафа укый-яза белми. Ул кызлар хатының ниндирәк эчтәлекле булуын чамалый, шуңа күрә берәрсенә биреп укытуны кирәк санамый иде. Ул хат җибәрүчеләрнең үзләрен генә күз алдына китереп уйлый иде.
Йосыф кызы Кәримә аның күптәнге танышы иде. Сафаның аны күп тапкырлар кочып сөйгәне дә бар, кызның чәченнән нинди ис килгәнен дә хәтерли. Элегрәк Кәримә авылда матур кызлардан санала иде. хәзер инде ул сулыгып, ямьсезләнеп калган. Шуңа күрә Сафаның аның белән элекке мөнәсәбәтләрне яңартырга бер дә исәбе юк иде.
Сәлимә биш ел элек кенә әле үсмер бер кыз иде. Хәзер инде ул
ары чәчле, зәңгәр күзле, сипкелле, бүкән шикелле юан бер кызга жләнгәндер. Юк. ул кыз бер дә ошамый Сафага.
Сафа солдатка киткәндә Мәфтухага күп булса унөч-ундүрт яшь >улгандыр. Чибәр кыз булыр төсле иде. Әгәр Сафа беркөн С а А идәне •чратмаса. аның ялтырап торган шомырг кара күзләрен күрмәсә. ул. ләт. Мәфтуханың хатына каршы хат белән җавап та биргән булыр иде. Ә хәзер күңелендә аның Саҗидә генә иде.
Әнә тегесен алам...
Печән өсте җитеп килә иде. Портларда чалгы кайрый, чалгы сапларын җайлый, сынган тешләрен алмаштырып, тырмалар төзәтә башладылар
Беркөнне төш вакытында Әкрәм карыйларга Саҗидә килеп керде
— Исән-сау гына торасызмы, абыстай? — дип сәлам бирде.
Җиһан, керүчене искәрмичә, сискәнеп китте, таныгач, елмаеп
— Уф, котымны алдың, Саҗидә! Уз, уз, әйдә! — диде
Күрешкәч, сәке читенә утырышып, дога кылып алдылар
— Абыстай, безне догаңнан калдырма инде, шушы арада басуга чыгарга җыенабыз.— дип. Саҗидә Җиһанга берничә йомгак җеп сузды да яңадан дога кылып, битен сыпырды
Җиһан самавыр куярга кереште.
— Зинһар, алай мәшәкатьләнмәгез, абыстай! — диде Саҗидә.
— Юкны сөйләмә әле. Әллә нндә бер киләсең. Чәй эчермичә җибәрмим,— диде Җиһан.
Самавыр кайнаган арада алар бөтен авыл яңалыкларын сөйләштеләр, Саҗидәнең бала чакларын искә төшерделәр Шул еллардан бирле кыз һаман үзенең мөгаллимә абыстаен ярата һәм хәзер дә, киңәш- табыш итәсе булса, аның янына килә иде.
Сафа белән очрашканнан сон, ул, үзенең шатлыгын, шик-шөбһәлә* pen уртаклашырга дип, гадәтенчә. Җиһан янына килгән иде
Алар табын җәеп утырышырга да өлгермәделәр, өске каттан шакыган тавыш ишетелде,—Әкрәм карый хатынын чакыра иде.
— Карый мәчеткә җыена, ахры. Син утырып тор, озатып килим инде,— дип. Җиһан торып китте
Саҗидә үзе генә калды. Күптән булган бер хәл исенә төште.
...Ул чакта тышта төн буе җил уйнады, күз ачкысыз салкын буран булды. Иртәнге якта гына җил тынып, күк йөзе аязып китте. Саҗидә йокыдан торып, юынгач, букчасы белән китапларын җилкәсенә асты да. култыгына чи усак агачы кыстырын, Әкрәм карыйлар йортына сабакка йөгерде.
Өйләрдә мичкә яккан чак иде. Пыяла урынына карындык тарттырылган кечкенә генә тәрәзәләргә эчке яктан кызгылт ут шәүләләре төшә — мичтә дөрләп-дөрләп салам яна иде. Өйләрнең күбесен тубәләре тиңентен көрт басып киткән. Аяк астында шыгырт-шыгырт кар шыгырдый иде.
Менә хәзер Саҗидә утырган шушы бүлмә,—ул чагындагы сыйныф. - кызлар белән тулган иде; өйләреннән алып килгән утын бел н мичне ягып җибәрделәр. Аслыкка куйган чыра уты тонык кыла нур сибеп бүлмә эчен яктыртып тора иде.
Саҗидә чабатасын салып, карын каккалады да чөйгә элеп куйды, аннары үз урынына, тәрәзә буена, менә хәзер Җиһанның малае таралып йоклап яткан төшкә утырды. Сыйныфка абыстай килеп керде. Кызлар сәкегә, мич буена, урын җитмәгәч, хәтта идән уртасына да утырдылар. Берәм-берәм Җиһан янына килеп, өйгә биргән сабакларын сөйләделәр, һәркайсының кулында китап булса да. алар китаптан
>. ,к. У. м т.
МӘХМҮТ ГАЛӘТ ф БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР
65
укымыйлар, ә узган дәресне яттан сөйлиләр иде. Берәр сүзне онытып төшереп калдырсалар, абыстай әйтеп җибәрә, алдагы дәресне яхшы ятлаганнарга яңа дәрес бирә иде.
Таң атып, яктырды. Берничә кыз, ишек алдына чыгып, тәрәзәгә сыланган карны чистарттылар. Бүлмәгә тонык кына булып көн яктысы саркып керде. Чыра утын сүндереп, мичкә ягып җибәрделәр. Кизү кыз көянтә асып суга китте. Калганнары бүлмә эчен җыештырып, иртәгесе көнгә чыра телеп куйдылар, сыерга азык салып, тавыкларны ашаттылар, самавыр куеп җибәрделәр. Шул эшләрне эшләп бетергәч, уйнарга керештеләр.
Көтмәгәндә ишек ачылып, бүлмәгә ялт-йолт итеп торган кара күзле, озын буйлы бер ир килеп керде. Өстенә ул лопырдап торган озын чикмән кигән, изүе ачылып, аннан йонлач киң күкрәге күренеп тора иде.
Кызлар:
— Газиз агай килгән! Газиз агай килгән!—дип сөенешеп шаулаша башладылар.
Бөтен тирә-якка билгеле бер дивана иде бу. Үзе ул юаш, беркатлы, башкаларга да усаллык кылмый, үзен мыскыллаганны, рәнҗеткәнне дэ күтәрми иде. Җәен-кышын бер үк кием киеп, Газиз авылдан авылга йөри, теләсә кайсы йортка барып керә, биргәнне ала, бирмәгәнне сорамый иде.
Бигрәк тә аны балалар һәм хатын-кызлар ярата иде. Туры килгәндә алар аны туктатып, аның белән шаярталар, аның мәгънәсез сүзләреннән һәм кыланышларыннан рәхәтләнеп көләләр иде.
Менә бүген дә балалар аңа ябырылдылар;
— Газиз агай, сиңа ничә яшь?
— Ә?.. Тугыз ике тулды.
— Газиз агай, акчаң бармы?
— Бар, бик күп... Хи-хи!..
— Акчаң кайда соң?
— Чүлмәктә.
— Чүлмәк кайда?
— Саескан койрыгы астында... Хи-хи!..
Кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр.
— Газиз агай, борыныңны сөрт!
Газиз, чикмән чабуын кайтарып, эре генә кыяфәт белән борынын сөртте. Шул чак аның керләнеп каткан ялангач ботлары күренеп китте. Кызлар тагы чыркылдаша башладылар. Көлешү басыла төшкәч, шуграк кызларның берсе:
— Газиз агай, өйләнәсең киләме? — дип сорады.
— Килә... Валлаһи, килә...
— Кайсыбызны аласың соң?
Газиз кызларга күз йөртеп чыкты да, бармагы белән Саҗидәгә төртеп:
— Әнә тегесен алам! — дип кычкырды.
Иптәш кызлары Саҗидәне үртәргә керештеләр Саҗидә гарьлеген* нән, оялуыннан кып-кызыл булды. Ул Газизгә ташланып, аны ишектән төрткәләп чыгарып җибәрергә дә җитешкән иде инде, шул вакыт кайсысыдыр:
— Абыстай килә!—дип кычкырды.
Бүлмә эче тынып калды. Кызлар китапларын тотып, быдыр-быдыр килеп сабакларын кабатларга керештеләр...
Җиһанның улы Исмәгыйл елап уянуга, Саҗидә әлеге хатирәләреннән бүленеп калды. Кыз аны кулына алып, юатырга тотынды.
«Әнә тегесен алам»,—дигән сүз кабат аның колак төбендә яңгырады. Әгәр шул сүсне дивана Газиз түгел, бәлки Сафа әйтсә? Ачуланыр иде микән ул аңа?
Сажидә малайны итләч тәненнән сыйпап иркәләде.
Бәлки. Газиз дә бала чагында шушының шикелле матур бер бала булгандыр... Менә бу Исмәгыйл, үсеп житкәч, нинди кеше булыр икән? Җиһан әйтә, кешенең тәкъдире үзе туганчы ук күктә язылып куелган, ди. Исмәгыйлнең тәкъдирен ничек беләсең? Ә Сафаныкын?.. Ул да Газиз шикелле куркыныч бер кеше булмасмы? Тәкъдирендә аның ни язылган? Әгәр ул да чикмән чабуы белән борынын сөртә торган булса? Аннары Сажидә нишләр?
Кыз. күңелендәге шул ямьсез уйларны куар өчен, авыз эченнән дога укып, «тфү-тфү!»— дип төкеренеп куйды. Нишләргә сон.— йөрәгендә уянган хисләренә ирек бирергәме, әллә аны хәзер үк тыярга, сүндерергәме?..
Шул ук көнне төштән соң Әкрәм карыйларга Сафа да килде, ул. карыйга биш тиен садака биреп, аны үзенең догаларыннан калдырмавын үтенде.
Сафа белән Саҗидәнең, сүз беркеткән кебек, икесе бер көнне килүләре Җиһанга сәер тоелды
«Моның берәр төрле хикмәте юкмы1 Алар арасында бер-бер хәл булмаганмы1» — дип уйланды.
Печән өсте дә үтеп китте.
Кышын алган бурыч исәбенә берише ярлылар печәннәрен муллага, берншеләре мәзингә яки Гынмадига илттеләр, берәр көн аларга эшләделәр. Урак өсте җитте, яңадан бөтен авыл басуга агылды. Көннәр бик эссе иде. арышның кибеп коела башлавы бар иде.
Арыш урагының беренче атнасында ук Җиһан өмә жыярга булды. Яшьләр аларга бик риза булып киләләр, чөнки Җиһанның ашы һәрвакыт тәмле, мул була нде. Бу юлы да әйтелгән көнгә Әкрәм карыйлар өенә иртәнге чәйгә байтак кызлар, егетләр җыелды. Анда Миңлебай Сафасы белән ирдәүкә Сажидә дә бар иде
Чәйләр эчеп, майлы бәрәңге ашаганнан соң өмәчеләр кырга киттеләр. Яшьләр жыр җырлап, гармун уйнап, көлешә-көлешә шаян сүзләр әйтешеп, Әкрәм карыйларның мари зираты буендагы җиренә килделәр.
Бу зират дигәннәре мариларның гыйбадәт кылу урыны яисә каберлекләре булгандырмы,— моны берәү дә анык белми. Хәзер инде аннан куе үлән каплаган кечкенә-кечкенә калкучыклар. ниндидер кабер ташы кисәкләре һәм артыш куаклары ГЫН8 ка П IH 111 I ГИр кеше яки җәнлек кыяфәтенә кереп, мине жен куды, яисә ут тавы күр дем дип карганып сөйләүчеләр дә була иде Шул тирә халкы бу урынны сихерле бер урын дип саный иде. Бирегә бала тапмый торган хатыннарны, төзәлмәс гарип кешеләрне, авыру атларны алып килеп, аларны әфсенләү — өшкерү бик күптәннән бер ырымга әйләнгән иде.
Әкрәм карыйлар җире нәкъ әнә шул каберлек белән елга арасында иде. Биредә бу ел арыш аеруча куе. биек, эре башаклы булып уңган иде.
Өмәчеләр атларын туарып, су буена утлауга җибәрделәр Шаяра- көлә, беләкләренә ак җиңсәләр кия-кия. эшкә керешергә хәзерләнә башладылар.
— Егетләр! Бирегә килгәи-кнлгән, зират янында берәрсен сихерлибез! — диде егетләрнең берсе.
— Әйтегез, кызлар, кайсыгызны сихерлик,—диде икенчесе Гадәттәгечә, кызларның барысы өчен Сажидә җавап кайтарды:
— Карап карарбыз әле: кемне сихерләрбез, сезнеме, безнеме! — диде ул.
МӘХМҮТ гл ЛӘҮ ф ьолгличык ьлллг
Икенче бер кыз:
— Чынлап, Фәхри, су буена барып, белеп кил әле: синен атың конфет ашый беләме икән? Белмәсә, сине сихерлибез, диде.
Көлешә башладылар. Фәхри ни дип җавап бирергә белмәде, уңайсызланып дәшми калды.
— Телеңне тыя белмәсән, шулай була ул. Оста капладымы үзеңне кызлар! — дип кайсысыдыр көлеп кычкырды
Бер-берен шулай шаярта-көлә, кызлар, егетләр, аралашып, эшкә керештеләр.
Саҗидәнең уң ягына Фәхри, сул ягына Сафа басты, ә Сафанын икенче ягында Мәфтуха иде.
Фәхри Сафаның яшьтәше иде. Бик яшьли әтисез калып, ул байтак нужа күрде, берничә ел батраклыкта эшләп йөрде. Әнисенең уңганлыгы, тапканны бик бәрәкәтләп тота белүе аркасында гына ул аякка баса алды. Байтак еллары авырлык белән дөнья көтеп узды. Әнисенең бердәнбер улы булганга, Фәхрине солдат хезмәтеннән азат иткәннәр, ләкин шулай да ул һаман өйләнә алмый йөри иде әле.
Ул күптәннән бирле тол Таҗи белән дус, җыеннарда да гел аны яклый иде. Моның өчен авылдагы күп кеше Фәхрине яратмый иде. Шулай да Иосыф карттан бүтән берәү дә аның яучыларын кире борып җибәрмәс иде. Фәхри авылда әйбәт егетләрдән санала, төскә-биткә дә чибәр иде.
Усал телләр аксак Сәләхи кызы Мәфтуха белән Фәхри арасында нидер бар дип сөйләсәләр дә. соңгы вакытларда Фәхри күбрәк Саҗидәгә күз төшереп йөри иде. Шуңа үч итеп булса кирәк, Мәфтуха солдаттан кайткан Сафага аеруча игътибар күрсәтә башлады. Сафа исә аның бу тырышуына әһәмият итмәсә дә, Мәфтуха өметен өзми иде. Менә бүген дә ул, Сафаны үзенә җәлеп иттерер өчен, аның белән янәшә басты.
Сафаның Саҗидәне яратып йөрүен берәү дә белми иде әле. Бу нәрсә Мәфтуханың да күңелендә юк иде.
Баштарак өмәчеләр әкрен урдылар, тора-бара эшкә күнегеп китеп, чын мәгънәсендә ярыш ясадылар.
Саҗидә белән Сафа тигез баралар Көлтәне бер үк вакытта урып, бер үк вакытта кысып бәйлиләр дә төп ягы белән җиргә утырталар. Мәфтуха да алардан калышмый. Тик аның көлтәләре бушрак бәйләнгән һәм кечерәк була иде.
Фәхри исә баштарак, Саҗидә минем оста уруымны күрсен дип, көлтәне аннан алдарак урып өлгерә, әмма кыз моны күрмәгәнгә салыша иде. Озакламый Фәхри калыша башлады.
Шунда егетләрнең берсе:
— Карагыз әле Фәхригә! Артында каравылчылар калдырып бара, үзен җеннәр алып китүдән курка, ахры!—дип кычкырды.
Чыннан да, Фәхри кишәрлегендә анда-санда урылмаган арыш башаклары калып бара иде.
— Чистарак ур. Фәхри абый, юкса шадра хатын туры килер үзеңә! — дип кычкырды Саҗидә.
Егет бу юлы да ни дип җавап бирергә белмәде. Сүзне икенче якка бору өчен, ул ниндидер кызык бер хәл турында сөйләргә кереште һәм сүз белән мавыгып китеп, уруын да онытты, башкалардан бик күп артта калды. Ул сөйләп бетергәндә төрле яктан кәҗә булып кычкыра башладылар.
— Кемнәрнеңдер кәҗәсе көтүдән калган, ахры?—дип көлеп сораган булды берсе.
— Саҗидә! Кәҗәне куып китер әле, артта калмасын!—дип кычкырды Мәфтуха.
— Фәхри дус, бүген син ипине бик зур телеп ашагансың, ахры—
урыныннан кузгала алмыйсын,— дип Сафа да сүз кыстырды Фтхря, башын иеп, иптәшләре артыннан җитешергә кереште
Саҗидә белән Сафа үз алларын бетерделәр дә. билләрен дә язып тормастан, икесе берьюлы борылып, Фәхригә каршы аның өлешен урып килә башладылар.
Ара якыная төшкәч, Саҗидә.
— Фәхри абый, юл бир' Таптыйбыз! — дип кычкырды.
Фәхри оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Егетләрнең берсе, аны кызганган булып.
— Фәхри, синнән рәт чыкмас, ахры! һич булмаса, Мәфтуха янына күч,—дип куйды.
Төшкә бу басуны урып та бетерделәр. Уракчылар җыр җырлап, шаяра-көлешә, Җиһаннарга кайтып тамак ялгадылар да яңадан басуга, Әкрәм карыйларның икенче басуына киттеләр.
Яшьләр арышны урып бетереп, көлтә куеп, авылга кайтканда көтү кермәгән иде әле.
Җиһанның аш бүлмәсендә тирә-күршедән җыйган, төрле зурлыктагы унлап самавыр кайнап утыра иде. Уракчылар сөт. ипи. йөзем белән чәй эчтеләр. Аннары егетләр елгага су коенырга төшеп киттеләр, кызлар кием алыштырырга дип өйләренә кайтып киттеләр
Алар әйләнеп килүгә, тышта яшел чирәм өстенә табын әзерләп куелган иде Барысы табын тирәли тезелешеп утырды тар. Иң элек итле тары өйрәсе китерделәр. Аннары зур агач табак белән тураган ит һәм ташаяк белән керән чыгардылар. Табынга ит белән пешергән зур-зур бәлешләр дә килде. Бу кадәр тәмле сынны барысы да яратып ашадылар.
Ип азактан, өстенә куе каймак салып, сөзмә китерделәр Күбесенең инде кабарлык та хәле калмаган иде.
Кайберәүләр:
— Яхшы ризык торып калганчы, яман корсак шартласын'—дип көлә-көлә, тәмле сөзмәне ашарга керештеләр
Аннары амил тотып, хуҗаларга тыныч тормыш, бәхет, муллык теләп, өмәчеләр таралыштылар.
Карапгы төште.
Сафа белән Саҗидә Әкрәм карыйларның ишек алдында тоткарланган булып, иң азактан диярлек чыктылар. Посыф карт өенә чаклы икәү бергә кайттылар. Саҗидә Сафаның әйтергә кыймаган теләген аңлап, тар тыкрыкка таба борылды. Шунда алар, биек әрекмән арасына кереп, үләнгә утырдылар.
Сафа белән Саҗидә аулак урыннарыннан кузгалганда инде кояш чыгышы ягы агарган, өченче әтәчләр кычкыра иде.
Илчегә үлем юк
Көз дә җитте. Бәрәңге, чөгендер, кишерне казып алып, җилдә кип терделәр, базларга, идән асларына кертеп салдылар, ындыр артларында яңа ашлык эскертләре, солы, арпа кибәннәре калкып чыкгы Ашлыкны сугып амбарларга салдылар, салым түләү, йорт кирәк-яраклары алыр өчен базарга илтеп саттылар Ирләр абзар-кураларны төзәттеләр, искергән салам түбәләрне яна салам белән ябып чыктылар Хатын-кыз өй җыештырды, морҗа агартты, мич ярыкларын балчык белән сылап чыкты, тәрәзәгә куяр өчен яңа карындыклар әзерләделәр.
Солдатка каралган егетләр, билләренә кызыт билбау буып, муеннарына ак шарф урап, сөйгән кызлары белән аерылышасыларын бел гер- >еп, бөтен авыл буйлап гармун уйнап, җырлап йөрделәр, кызларның йөрәкләренә сагыш салдылар.
МӘХМҮТ ГА ЛӘҮ ф БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР
Миңлебайныкылар йортында Сафаны өйләндерү турында сүз куз- гагкалый башладылар. Кайсы кызга яучы җибәрәселәрен берәү дә әле атап әйтми, ләкин килен нинди булырга тиешлеген, кемнәр белән туганлашу яхшырак икәнлеген барысы да сөйләшәләр иде. Патый да, Вафа да умартачы кызын мактыйлар. Алар икесе дә Сафаны юан, шадра Сәлимәгә өйләндереп, умартачыны үзләренә бер таяныч итәргә, Миңлебайлар йортының элекке данын кайтарырга телиләр. Кодаларының байлыгына таянып, Вафага да авыл куштаннары арасына керергә юл ачарга хыялланалар. Ә Сафа үзенең теләгәнен әйтергә һаман кыймый йөри иде әле.
Беркөнне Әсма Патыйны үзләренә кунакка чакырды Иң кадерле кунак алдына гына куела торган тәмле ашамлыклар белән сыйлап, чәй эчкәннән соң, Әсма болай дип сүзгә кереште
— Малаең, аллага шөкер, исән-сау йөреп кайтты, Фатыйма җиңги. Аны башлы-күзле итәргә җыенмыйсызмы соң?
Патый мулла хатынының сүзне кай якка таба борганын аңлап җиткермәде. Шуңа күрә сагаеп кына:
— Алла боерган булса, үзебезнең дә исәп юк түгел, малаем бик уңган, бик булган, вакыты да җиткән...—диде.
— Әйе шул Бик әйбәт егет, диләр. Әйбәт кенә кыз да табарга кирәк инде үзенә. Күздә тоткан берәр кызыгыз бармы сон?
— Хәзергә юк әле.
— Әһә, алай...— дип, Әсма үзенең әзерләп куйган планын тиз генә уйларга кереште. Әйтергә бик вакыт иде шикелле.
— Кичә без хәзрәт белән дә шул хакта сөйләшеп утырдык әле,—• диде ул.— Мин әйтәм, Сәләхи кызы бик тә чибәр, бик тә тырыш кыз булып чыкты. Шуны Димләргә кирәк, мин әйтәм. Аның турында бер начар сүз ишетмәссең, авылда бер дигән кыз, мин әйтәм Мулла да шул фикердә...
Әсма әйткән кыз теге Мәфтуха иде. Кызның атасы аксак Сәләхи таза хәлле крестьян булып, бүген-иртәгә авылның куштаны булып китәргә тора иде. Мулла белән остабикә, Сәләхине Миңлебайныкылар белән туганлаштырып, аларны үз йогынтысына алырга, мәзин белән умартачы Гыймадига каршы көрәштә үзләренә корал итәргә ниятлиләр иде.
Мондый сүзне көтмәгән Патый анык берни дип тә җавап кайтармады.
— Белмим инде, билләһи, ничек булырдигән сүзне генә кабатлады.
Әсма кызнын уңганлыгын, булганлыгын, җитезлеген, сабырлыгын әйтеп, мактарга кереште, чибәрлеген дә әйтми калмады. Аннары Сәлахинең хатынын мактарга тотынды. Сәлахинең хатыны яхшы гаиләдән чыккан, йортны да бик тота белә, ашка-суга да бик оста, диде. Патый әгәр шундый хатынның кодагые булса, ниләр отачагын барысын да санап чыкты. Кызның бирнәсен дә әйтми калмады. Иң ахырда Әсма Сәләхинең үзен мактарга кереште:
— Алла боерса, Сәләхи кызын берсүзсез бирәчәк, шундый уңган кияүне кулдан ычкындырамы сон, җүләр түгел лә ул,— диде Аннары, үзләренең дә бу эштә читтә калмаячакларын сиздереп:
— Мулла киңәшен дә истә тотыгыз,—дип куйды.
Патый Әсманың тәмле теленә дә бирешмәде, аның сүзенә каршы да килмәде.
— Яхшы, уйлашырбыз... Балалар ничек диярләр менә... Кызны берәү дә яманламый,—диде.
Шуның белән сүз бетеп. Патын өенә кайтып китте.
Сабиржан мәзин, бу хакта ишеткәч, Әсманың ниндидер план корганын аңлады. Ул Әсманың Миңлебайныкыларны кем белән тутанлаш-
тырырга ниятләгәнем белми иде әле. шулай да мулла хатынынын. бу хәлдән файдаланып, ана каршы көрәшергә үзенә ярдәмче әзерләвем бик яхшы сизенә иде. Мәзин йоклап калмаска булды. Дөрес анысы. Сабиржан мәзин Вафа белән Патыйның ярдәменә мохтаҗ түгел, так шулай да аларнын бөтенләй мулла йогынтысына күчүләрен теләми иде Шуңа күрә ул Вафаны үзләренә чакырып, баллап чәй эчертте һәм үзен ♦ кызыксындырган әлеге эш турында туп-туры сүз башлады
— Туй ясарга вакыт бит... Егетнең яше җиткәндер ич инде’ — г диде ул.
— Ярыйсы иде дә бит. мәзин абзый, менә кемнең ишеген барып ачарга белмибез әле.— диде Вафа.
— Кемгә барсаң, шул кертер. Әгәр инде үзегезнең күздә тоткан кызыгыз юк икән, ул чагында мин әйтим.
— Әйт.
— Безнең Гыймади кызының кай жире килмәгән? Үзем яучы булырмын... Бирми калмас, алла боерса.
— Ярый, сөйләшербез.
Сүз икенчегә күчте. Утырдашчылар, яңа гайбәтләрне уртаклаша- уртаклаша, бер самавыр чәй эчеп бетерделәр. Амин тотып, бит сыпырганнан сон, Вафа, хуҗалар белән саубуллашып, кайтырга кузгалды Сабиржан аны капка төбенә хәтле озата чыкты. Аерылышканда тагы бер кат искәртеп куйды:
— Озакка сузмагыз! Тимерне кызуында сугарга кирәк,—диде.
Иртәгесе көнне үк бөтен авылда. Сафа өйләнергә җыена икән дип. ачыктан-ачык сөйләшә башладылар. Берише кешеләр Саҗидәнең исемен телгә алдылар.
Әсма ПаТыйиы яңадан кунакка чакырып, тагы чәй белән сыйлады Аның артыннан Сабиржан да. Вафаны чакырыл, җавабын сузмаска кушты. Хәзер инде бетен авылның телендә мулла белән мәзиннең ярышына әйләнгән Сафаның өйләнү мәҗлесе генә иде.
Вафа өчен Сабиржан тәкъдиме кулайрак иде. Ул, Гыймади белән мәзин ярдәмендә, бик тиз арада куштан булып китү мөмкинлеген күреп. бу тәкъдимне бөтен көче белән якларга тырышты. Патый нсә, вакыты җиткәч. Вафа алардан башка да куштан булыр дип уйлый иде. шуңа күрә Шәмси мулла хатынының тәмле теленә һәм дәлилләренә ышанып, Мәфтуха бик әйбәт килен булачак, аның анасы кебек хатын кодагыең булса да бик күңелле, дип сөйләнә башлады.
Хәзер инде Сафа үз сүзен әйтергә тиеш иде. Ул кайсы якка кушылса, шул як җиңәргә тиеш иде. Бер көнне иртән чәй эчеп утырганда бу мәсьәләне туп-туры Сафа алдына китереп куйдылар. Иң элек Патый сүз башлады. Сафаны Мәфтуханың уңганлыгы, чибәрлеге белән кызыктырырга ниятләп, кызны мактап сөйләргә кереште. Аннары инде Вафа, матур сыйфатларны бик юмарт әйтеп. Гыймади кызын мактады. Сафа исә әнисе белән абыйсы сөйләгәнне башын иеп кенә тынлап утырды да:
— Ул шадра бүкәнгә әтисе бай булганга өйләнәсем килми. Мина Мәфтуха да кирәкми.—диде.
Патый белән Вафа бер авыздан:
— Алайса, кемне ялмакчы буласың соң? — дип сорадылар Сафа җавап бирергә ашыкмады Ул әнисенең дә. абыйсының да үзенең теләгенә каршы киләчәкләрем белә иде. Әмма гадәттәге күндәм, юаш Сафа бу юлы үз сүзендә торырга карар итте. Саҗидә белән теләкләре уртак булуы аңа көч бирде. Күңеленнән Саҗидәгә биргән вәгъдәсен кабатлады һәм әнисе белән абыйсының бу соравына каршы:
— Йосыф карт кызы Саҗидәне алам!—дип җавап кайтарды.
Сафаның бу сүзе Патый белән Вафага яшен суккан кебек тәэсир итте. Алар аның Саҗидә белән йөргәнен беләләр, тик моңа гадәттәге бер мавыгу — шаяру дип карыйлар иде, Гыймади шикелле бай кеше
МӘХМҮТ ГЛЛӘҮ ф БОЛГАНЧЫК
бер сүзсез кызын бирергә торганда, Йосыф карт ише бөлеп беткән кешенең кызын алуны Вафа уена да китерми иде. Ул Сафаны үзенчә күндерергә, ышандырырга кереште:
— Дөнья булгач, нинди көннәр булмас. Бай туганнарның бик кирәк булып куюы бар. Ул Йосыфның алты кызыннан гайре бер нәрсәсе дә юк бит. Уйла әле син' Шыр-ялангач булу мунчада гына яхшы ул1 — диде.
Бу сүзләрнең Сафага тәэсире булмады. Ул чәен тыныч кына эчеп бетереп, чынаягын каплап куйды, чәчелгән икмәк валчыклары җыеп алып, кабып җибәрде һәм амин тотып, урыныннан кузгалгач кына өзеп әйтте:
— Әгәр син, абый, күбрәк байлыкка кызыгасың икән, ул чагында шул Гыймади бүкәнен үзеңә икенче хатынлыкка ал. Миңа Саҗидәдән бүтән берәү дә кирәкми,— диде.
Сафаны үгетләп тә, хәтта куркытып та карадылар Аны Шәмси мулла да үз янына чакырып сөйләште, Сабирҗан да үгет биреп карады. Сафа һаман үзенекен итте.
— Әйткән сүземнән кайтмыйм. Егет сүзе бер булыр.— диде ул.
— Атаң синең бу кадәр тискәре кеше түгел иде! Кемгә охшап тугансың син? — диделәр аңа.
Сафа эндәшмәде.
Ниһаять. Сабирҗан мәзин, Миңлебайныкыларның мулла кулына төтмәячәкләрен аңлап, кул селтәде дә Сафаны җилкәсеннән кагып:
— Ярар алайса, сүзеңдә нык тор,— диде.
Вафа да энесеннән чигенде. Сафаның кирелеген җиңеп булмаячагын мулла белән хатыны да аңладылар. Патый, бер ялгызы калгач, улы белән берни эшли алмады.
Хәзер инде өйләндерү мәсьәләсен озакка сузуның мәгънәсе юк иде. Әмма алда әле аның бик кыен бер ягы бар — кызның атасы Йосыф карт белән сөйләшергә кирәк иде. Аның риза булачагына берәү дә ышанмый. Хәзер үк яучы җибәрсәң, эшне бөтенләй бозып куюың бар иде. Шуңа күрә иң элек Патый үзе ахирәте янына барып кайтырга булды.
— Атасының андый эшкә риза булырына бер дә ышанмыйм Шулай да тәвәккәлләп карагыз. Яучы итеп берәр дәрәҗәлерәк кешене җибәрегез,— диде ахирәте.
Бу эшкә Әкрәм карыйдан да кулайрак кеше табып булмас иде. Шуңа күрә Сафа аның янына үзе барып кайтты. Әкрәм карый ризалык биреп, икенче көнне иртүк Йосыфларга яучы булып китте. Ул килгәндә Йосыф карт ишек алдында эшләп йөри иде, карыйның сәламенә каршы ачык йөз белән сәлам кайтарды да, кызларның берсенә:
— Кызым! Кунак килде. Чәй әзерләгез,— дип кычкырды.
Йосыф карт Әкрәм карыйның тикмәгә генә йөрмәвен сизде.
Хатыны белән кызлары, аның нинди эш белән йөргәнен белеп, карый белән картны тәрәзәдән күзәтеп тора башладылар. Баштарак алар вак-төяк тормыш хәлләре турында сөйләштеләр. Йосыф картның бер кызы, яулык очы белән авызын, борынын каплап, баскычка чыкты да самавыр булды дигән мәгънәне аңлатып, әтисенә кул изәде. Шуннан соң Әкрәм карый белән Йосыф карт өйгә керделәр. Сәкегә табын әзерләгәннәр иде. Шакмаклы ашъяулык өстенә агач савыт белән атлан май. телем-телем итеп яна ипи турап куелган иде. Карый түргә менеп, төрле чүпрәк кисәкләреннән җыеп тегелгән көрпә өстенә утырды. Йосыф карт, сәке кырыена урнашып, чәй ясарга кереште.
Әкрәм карый үзенең ни йомыш белән килгәнлеген берничә чынаяк чәй эчкәннән соң гына сөйли башлады Йосыф карт күптән инде үз өендә яучы күрү өметен җуйган иде, шуңа күрә кунагы аның кызлары
хакында сүз чыгаргач, минем кызларга да күз төшерүчеләр бар микәнни әле дип, гаҗәпләнә калды.
Әкрәм карыйның Миңлебайныкылар исеменнән яучы булып килгәнлеген белгәч, Йосыф картның чырае тагы да яктырып китте. Әмма Сажидә исемен ишеткәч, карт бөтенләй каушый калды, йөзенә кан . йөгерде, куллары дерелди башлады, гадәтенчә, кәгазь кисәге ябышты- * рылган калын ирене ачылып китте.
Әкрәм карый жавап көтә иде.
Йосыф карт, каушавын жинеп, болан дип сорады:
— Карый! Синең атаң әйбәт кеше иде. Син мөхтәрәм хәзрәтебезнең улы, үзең дә динне беләсең, китаплар, коръән укыйсың. Зинһар, әйт әле: биш апасын калдырып, төпчек кызны кияүгә бирергә ярын дип кайсы китапта язылган?
Әкрәм карый мондый сорауны көтмәгән иде.
— Китаплар да, коръән дә андый эшкә катнашмый, Йосыф агай’ Кыз яучылау — хосусый эш,— диде ул.
Мондый җавапка картның ачуы килде. Шуннан соң карый
— Мин сине хөрмәт итеп, үземнең тиңем санап килдем Башка берәүгә булса, бармас та идем,— диде.
Йосыф картның чырае йомшара төште. Әкрәм карый куркынычның узганын аңлап алды, тик шулай да болан дип әйтүне кирәк тапты
— Мин — илчемен, Йосыф агай. Картлар әйткәннәр бит илчегә үлем юк, дигәннәр. . Минем бурыч — синең җавабыңны тиешле кешеләренә кайтарып тапшыру
— Тавык чебиен дә тиктомалга чыгарып ташламыйлар. Ул да җан иясе
бит.. Кешеләр өчен кыз бала тавык чебиеннән дә кадерсезрәк, күрәсең,— дигәндә Йосыф картның тавышы калтыранып китте.
Хурлыгы әтигә булыр
Биек-биек ярлар, агач коймалар буена җнл-буран киртләч-киртләч кар көртләре өеп китте
Ярлы өйләрдә көндезен — карындыклы кечкенә тәрәзә өлгеләреннән саркып кергән тонык кына көн яктысында, озын кичләрне — пыскып янган тычкан уты яктысында — мәзингә чыпта сугалар Кызлар станокта мулла хатыны өчен сөлге, ашъяулыклар әзерлиләр.
Йосыф карт Миңлебайлар яучысын кире борып җибәргәннән соң, Сафаның өйләнү мәсьәләсе хәзергә калып торды Шул мәсьәлә тирәсендә мулла белән мәзин арасында яңадай көрәш ба.. лаиды. Әмма Сафа ниятеннән кире чикмәде. Сажидә белән арасын өзмәде.
Бер көнне Йосыф карт калага солы сатарга киткәч, кызлары аулак өй ясарга булдылар. Кич җиткәч, өн эче кызлар белән тулды, һәркайсы үзенең эшен алып килгән — кайсы тегеп бетерәсе күлмәген, кайсы чигелеп бетмәгән алъяпкычын, кайсы киерге белән налас алып килгән. Беришсләре башлаган бәйләүләрен яисә бәйләү башларга җеп алып килгәннәр иде.
Өй хуҗалары да эшсез утырмадылар Ишекнең ике ягына ике туку станогы куйдылар. Мич буендагысына Кәримә утырып, шакмаклы ашъяулык тукырга кереште Ян тәрәзә буендагысында Саҗидә кичә башлаган чүпләмле сөлгесен эшли иде Аңа әнисе булыша Өлкән кызлары тукыр өчен буй сару калыбына җеп чолгый Өйдә ике лампа янып тора’ Кызлар, һәркайсы үз эшенә бирелгән хәлдә, монты бер көйгә сузып җыр җырлыйлар иде. Беренче булып Кәримә сүз башлады
— Нигә болай җебем өзелә, мин әйтәм, бактым исә сусамның өчы ярылган икән. Жафаланып беттем! Саҗидә, акыллым, шушыны юынып кына бирче.
МӘХМҮТ Г А Л Ә Т ф БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР
Сажидә, торып, әтисенең чәч китәрә торган пәкесен алды да сусаны юынырга кереште. Эшсез калган Сылу өй алдыннан әвернә тактасы алып керде, идән уртасындарак утырып, киләпне сүтеп чолгарга тотынды.
Эшләре бер дә алга бармый иде. Шуннан сон сөйләшә, шаярыша- көлешә башладылар, табышмак әйтештеләр, аннары такмак әйтештеләр, әкият сөйләделәр. Гармун уйнап, жырлап тәрәзә төбенә егетләр килде. Кызлар аларга ымлап кына Сылуның әле йокламаганлыгын аңлаттылар. Шуннан сон егетләр тындылар.
Озакламый Сылу киләпне сүтеп бетерде дә, тәмле итеп иснәнә- иснәнә:
— Балалар, бик шауламассыз инде, озак утырмагыз, лампаларның кәрәчине әз,— дип, мич башына менеп китте.
Бераздан, аның йоклавын белдереп, каты гына гырлаганы ишетелде. Кызлар эшләрен ташладылар. Күңелле ыгы-зыгы башланды. Башта шырпы чөеп уйнадылар. Әйбер эзләгән булып, бер-берсенең битенә корым сөрттеләр Аннары «Кем сукты?» уенын уйнарга керештеләр. Монда иң күп эләккәне Сажидәгә булды, хәер, ул үзе дә бурычлы булып калмады. Ул һәрбер < гөрләү»ченең аркасына шап иттереп китереп суга. Ә тегесе: «Ай. авырттырды! Сажидәдер бу!» — дип, танып ала да аны аркасы белән идереп. бар көчәнә дөпелдәтеп суга иде.
Аннары барысы сәкегә ятып, бишмәт жине аша йолдыз карадылар, битләрендәге корымны тагы да жәя төшеп, су бөркештеләр.
Аулак өйдә иң кызыклы \ен— шамакай }енын Сажидә башлап жибәрде. Ул мич артына кереп, шамакай булып киенде дә әкрен генә атлый-атлый идән уртасына чыкты. Башына яулык өстеннән иске бүрек кигән, бүрек өстеннән ертык жилән бөркәнгән, корсагына сөлге белән зур мендәр бәйләгән. Кашларын куе итеп күмер белән каралткан, битләренә жыерчыклар сызган, кулына озын табагач тоткан иде. Бу чын Сажидә түгел, бәлки ниндидер ямьсез, коточкыч бер нәрсә иде.
— Кем син? Каян килдең? — дип кычкырдылар кызлар.
Сажидә тешен ыржайтып, телен чыгарып, әкрен генә иреннәрен ятап алды да ямьсез итеп, усал итеп акайган күзләре белән барысына да карап чыкты һәм сакауланып:
— Минем йортым — кара урман, минем ирем — урыс, исемем — Шамакай.— диде.
— Кая барасың?
— Бала табарга жылы урын эзлим.
— Балаңның атасы кем?
— Белмим, бик к\’бәү алар.
— Кайсы мулла никахлады сезне?
— Урмандагы аю.
— Балаңның кендеген кем кисәр?
— Убырлы карчык.
— Ник болай йөрисең? Иргә чык.
— Минем каккан казыгым да юк. Барлык сакаллы ир-ат — минем ирем, бөтен дөнья — минем илем, кара урман —торган жиром Башыгызда тырнак очы кадәр генә дә акылыгыз булса, миңа иярегез, сылуларым.
Җен кызының өстенә йон йомгаклары очты Кызлар аны кулларына ни эләксә, шуның белән: бөтереп ишкән сөлге, жеп йомгаклары, мендәр. чабаталар белән дөмбәсләргә керештеләр. «Шамакай», чинап-ын- гырашып, суктырмаска тырышты һәм ахырда, ике кулы белән эчен тотып, мич артына кереп китте.
Бу шау-шуга Сылу йокысыннан уянып:
— Ятыгыз инде, кызлар! Җитәр, уйнап туйгансыздыр! — диде.
— Хәзер, әни,— диде Сажидә.
Кызлар тиз генә ей эчен җыештырып. битләренә буялган корымны юдылар. Өйдә булган бөтен кием-салымны, эрләргә дип әзерләнгән йон. сүсне сәкегә салып, шунын өстеннән ак киез җәйделәр. Урын әзер булды. Барысы да бергә тезелешеп ятарга жыена башладылар.
Шул вакыт әкрен генә тәрәзәгә чирткән тавыш ишетелде. Сажидәгә өлкән апасы:
— Бар! Солдатын килгән, ахры,— дип пышылдады.
Саҗидәнең апалары аның бәхетеннән беркадәр көнләшәләр, ләкин ана начарлык теләмиләр, киресенчә, ярдәм итәргә генә торалар иде Әтиләре Сафаның яучысын кире борып жибәргәннән сон. алар Сажидәгә тагы да игътибарлырак була башладылар. Аны кызгансалар да. Сажидә кияүгә чыга алса, әтинең яучыларны кире борып җибәрергә төп сәбәбе калмас дип өметләнәләр иде. Хәтта яше утыздан узган иң өлкәне дә күңеленнән кияүгә чыгу хыялына бирелгәләп китә иде. Хәзер дә ул
— Бар, бар! Сафа дәшәдер.дип, Сажидәгә теләктәшлек итеп баш какты.
Сажидә, әнисенә сиздермәс өчен, күлмәкчән генә тышка чыгып китте, баскычта туктап, як-ягына каранды
Инде төн уртасы житкән иде. Биек, аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Кар, тузан кебек бөтерелеп, өй нигезенә сырыша иде
Өй чатыннан карамчык бер шәүлә килеп чыгып, сакланып кына баскычка таба атлый башлады. Сажидә әкрен генә тамак кырды. Карамчык кызурак килә башлады. Кыз, баскычтан сикереп төшеп, Сафаның кочагына килеп керде. Егет аны киң тун чабулары белән әйләндереп төреп алды. Бер-беренә сыенышып, дөньядагы бар нәрсәне онытып, берничә минут тын тордылар
Ах. бу үз киресенә каткан Йосыф карт булмаса' Мулла белән мәзин, умартачы кызы Сәлимә, куштан кызы Мәфтуха булмаса! ^з сүзле Патын белән комсыз Вафа булмаса!
— Үз теләгебезгә ирешергә бирмәсләр микәнни алар безгә? Берберебезне сөеп яшәргә язмаган микәнни безгә?—ди Сафа, пошынып.
Сажидә бу хәл белән килешергә теләми. Ул үзенең көченә ышана
— Әти каладан кайткач, әвенгә ягачак. Синең вакытын буш. кил дә тагы бер тапкыр сора. Мин дә сөйләшермен.
— Шуннан?
— Шуннан соң да ризалык бирмәсә. үзенә үпкәләр..
Сафа моның мәгънәсен бик тиз аңлап алды һәм дулкынланудан йөрәге типкән хәлдә:
— Нишләмәкче буласын? — дип сорады.
— Киемнәремне төйним дә сезгә киләм Хурлыгы мина булмас, әтигә булыр... Кире куып җибәрмәссез бит?
Сафа аны каты итеп ко iun, ирененнән үпте.
Өй түбәләренә тия язып, күктән авыр кар болытлары агыла Ара- тирә шул болытлар арасыннан кызгылт кояш нурлары ялтырап китә. Озакламый буран кузгалырга жыена иде.
Сафа, өстенә иркен туный киеп, беравык капка төпләрендә уйланып басып торды, аннары якындагы тыкрыкка борылып ындыр табагына китте. Посыф карт әвененнән бөтерелеп төтен чыга иде Сафа әвен янына килде. Әвен ишегенең бер ягы ачык иде Сафа шунда «Керимме. юкмы5» —днп икеләнеп калды Аннары, тәвәккәлләп, ишектән атлады да төтен болыты эченә килеп керде.
Башта төтен әчесеннән күзен ача алмый торды, аннары тонык кына елтыраган ут яктысы күрде Сафа утка таба атлап, базга күз салды.
МӘХМҮТ I А Л Ә Ү ф БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАГ
Базда нарат тамырлары, коры-сары ботак өстендә киндер күлмәктән Йосыф карт утыра иде. Мичтән ялкын телләре сузылып, шуларның очыннан бөтерелә-бөтерелә төтен күтәрелә. Башаклары белән утка таба салган солы көлтәләре чытыр-чытыр итә иде.
Сафаның күз алдына Шәмси мулла вәгазьләрендә сурәтләнгән тәмуг күренеше килде. Йосыф карт үзе шундагы тәмуг капкасын саклаучыны хәтерләтә иде.
Сафа: «Баздан чакырып чыгарыргамы, әллә үзе чыкканны көтәргәме? Ничек итсәм, яхшырак булыр?» — дип уйланып торганда. Йосыф карт урыныннан кузгалып, кышкы йокысыннан бүленгән аю шикелле мүкәйләп, өскә менә башлады. Сафа нхтыярсыздан бер чнткәрәк тайпылды.
Карт, баздан чыккач, Сафага әйләнеп күз дә салмады. Әвен өстеиә куйган озын нарат колганы уң кулы белән әкрен генә тартып алды да сул кулы белән бер башыннан икенче башына таба капшап бара башлады. Бу нарат колгасы әвен эченең күпме кызганлыгын чамалый торган термометр сымак бер нәрсә иде. Йосыфка әвен эче җитәрлек кызган, эссесе тигез булып күренде, ахры. Таякны кире урынына куйды да яңадан төшмәкче булып баз читенә килде. Карт базга аягын сузам дигәндә генә Сафа кычкырып сәлам бирде һәм аңа таба атлады.
— Кем бу?
— Мин идем, Йосыф абзый... Миңлебай Сафасы.
— Ни кирәк?
— Тыңласаң, йомышым бар иде сиңа.
Йосыф карт Сафаның нн йомыш белән килгәнен сизде. Беравык дәшми генә үз алдына карап торды, аннары ашыкмыйча.
— һе, алай... әйт соң йомышыңны...— диде.
Кпн ыштан бөрмәсеннән ниндидер бер әйбер алды һәм, Сафаны тыңларга әзерләнеп, янып торган мич катына чүгәләде. Сафа да аның янына урнашты. Ул сөйләгән чакта Йосыф карт кулындагы әйберсен искиткеч бер акрынлык белән әйләндергәләп торды. Бу — матур гына юнылып, кулда йөри-йөри шомарып беткән куыш агач тамыры булып, аның нечкә башы тишелгән, шуңа бөке тыгып куелган иде. Тәмәке савыI ы булып хезмәт итә иде ул. Карт аның бөкесен алды, сул кулының баш бармагы тырнагы өстенә ипләп кенә бер чеметеп тәмәке салды һәм тәмәке савытын яңадан ыштан бөрмәсенә кыстырып, Сафаның сөйләп бетергәнен көтә башлады.
Ниһаять, Сафа сүзен әйтеп бетерде.
Йосыф карт, баш бармак тырнагын борын төбенә китереп, тәмәкене исни-иснн:
— Алай, алай,— дип куйды һәм бик кәефе булган бер кыяфәт белән каты итеп төчкереп җибәрде.
— Сәламәт булыгыз! — диде Сафа.
Карт тагы төчкерде, аннары башын читкә борып, борынын сеңгерде һәм җиң очы белән әйбәтләп борынын сөрткәч кенә басынкы бер тавыш белән сүзгә кереште:
— Эх, энем! — диде — әгәр бу сүзне миңа синең у рында башка берәү сөйләсә, мин аның кабыргаларын санап җибәрер идем. Акыллы егет син, сүзгә дә оста! Була торган булса, мин сиңа бер кызымны гына түгел, өч кызымны биреп җибәрер идем. Әмма син булмастайны сорыйсың. Карт көнемдә мин үз өстемә андый эш башлауны ала алмыйм, йортыма яучы да җибәрмә, бу турыда бүтән сүз дә чыгарма. Мин сүземнән кире кайтмыйм.
Бу кадәр тискәре картны үгетләп маташуның мәгънәсе юк иде. Шуңа күрә Сафа китәргә кузгалды. Йосыф базга төшеп китте.
Шул көнне үк Сафа теге сипкелле малай аркылы Саҗидәгә әтисе белән сөйләшүнең нәтиҗәсе булмавы турында хәбәр иттерде.
Иртәгесе көнне Йосыф карг әвендә киптергән солыны бергәләшеп сугып бетерделәр. Төштән соң карт өйгә бер кочак юкә кертеп, тар гына тасмаларга телде дә чабата ясарга утырды.
Кич җитеп килә иде. Саҗидә әйбәт күлмәген киеп, башына зур француз яулыгын бәйләде. Өйдә үзенә урын таба атмыйча әрле-бирле йөрде. Мич тирәсендә кайнашкан ике апасы Саҗидәнең нинди хәлдә булуын күреп, дәшми генә ни буласын көтә башладылар.
— Әти! — Саҗидә үз тавышыннан үзе сискәнеп китте.
Әтисе, башын күтәрмичә генә:
— Ни әйтмәкче, кызым? —дип сорады.
— Синең янга кичә Сафа килдеме?
Йосыф карт дулкынланган Саҗидәгә ялт кына күз төшереп алды, дәшмәде.
Сылу белән башка кызлары авыз ачарга да куркып торалар иде.
— Я, килде... Анда синең ни эшең бар? — диде карт, ниһаять?
— Эшем юк. Тик әйт әле: аңа син ни дип җавап бирдең?..
— Минем ни дип җавап бирүемдә синең ни эшең бар? Әллә оятыңны җуйдыңмы, атаң белән кияү хакында сөйләшмәкче буласыңмы?.. Чыгып кит моннан!.. Күземә күренәсе булма. Минем сиңа да. Сафаңа да көчем җитәр...
Кыз урыныннан селкенмәде дә. Сак булырга кирәклекне бөтенләй онытып, тагы телгә килде:
— Әнә синең аркада апаларым кибеп-корып беттеләр инде!.. Синең кирелегең аркасында!.. Мин алар шикелле булырга теләмим, теләмим!..
Сылу, Йосыфның калып алырга үрелүен күреп, Саҗидәне ишеккә таба этеп җибәрде. Кыз, исенә килеп, ялт кына өйдән агылып чыгып китте. Авыр агач калып ябылып өлгергән ишеккә килеп бәрелде.
— Ах, оятсыз!—дип кычкырып калды Йосыф карт. Аннары бөтен ачуын хатыныннан алырга кереште:
— Син балаларга тәрбия бирә белмәдең! Син аларны сүз тыңламаска өйрәттең, кызларны син узындырдың! Оят, хурлык!!—дип тузынды.
Сылу:
— Атасы, Саҗидәнең ниндилеген беләсең бит! Бөтен халык алдында хур булмыйк.— дип әйтеп караса да, карт дулавын гына белде. Сылу өстенә зур агач табак, чабата калыплары очгы. Үз гомерендә мондый әйбер атуларны байтак күргән хатын тиз генә мич артына кереп качты.
Саҗидә, өйдән исән-сау чыгып качкач, бер әйберсез Миңлебайларга барып керергә яхшысынмады. Аның хәлен аңларлык бердәнбер кеше Җиһан гына иде. ул Җиһаннар йортына барып кына кеше гайбәтеннән качып калачак иде. Кыз шунда ки ire.
Җиһан, әле яңа гына бер кичке намазны укып бетереп, намазлык өстендә, икенче намазга керешер өчен кояш баеганны көтеп, тәсбих тартып утыра иде.
Вакыглы-вакытсыз. шушындый каты салкында күлмәкчән килеп кергән Саҗидәне күргәч, ул борчыла калды. Исәнләшү белән үк;
— Бер-бер хәл булдымы әллә? — дип сорады.
Саҗидә «юк» дин әйтә алмады, җавабы бугазы төбендә утырып калды, күзләренә яшь төелде, һәм ул үкереп елап җибәрде.
Җиһан каушап калды. Саҗидә янына йөгереп китеп, ике куллап анык башыннан кочты да ябык к\кр.»генә кысып, чәченнән сыйпарга кереште.
— Абыстай, жа»ым, нищтим икән? Хәзер миннән бөтен кеше көләчәк бит...— диде Сажидә, яшьләренә буылып.
— Елап кайгыңны жиңеләйтә алмассың...— Җиһан һаман да кызның ни сәбәптән елавын айлап житми иде әле.— Әйт әле, ни булды? Хәлемнән килсә, ярдәм итәрмен...
Өй эченә кичке караңгы иңә башлады. Җиһан намазын бөтенләй онытты. Әллә елап кайгысы жинеләйде, әллә абыстаеның ягымлы, йомшак итеп башыннан сыйпавына тынычлана төште,— Сажидә әкренләп хәлгә килде.
— Әти мине Сафага бирергә теләми... Мине дә апаларым шикелле харап итмәкче була Миңа бер генә чара кала: Сафага ябышып чыгам.
— Үзең белгәнчә эшлә инде... Берничек тә киңәш итә алмыйм сиңа, балам,— диде Җиһан.
Сажидәгә киңәш кирәкми иде инде. Сафага ябышып чыгам дип карар кылган иде ул. Тик качып чыккач, азгын кыз дигән исемне күтәрүе генә авыр иде. Шуны уйлагач, гарьлектән күзләренә яшь килә иде. Шулай да сөйгән егетенә чыкмый калып, апалары шикелле картаеп сулуга караганда теләсә нинди хурлыкка да түзү жиңелрәктер кебек иде.
Берәр сәгать вакыттан соң Әкрәм карыйларга, сеңелесен эзләп, Кәримә килеп керде.
— Хәзер нишлисең инде? — дип сорады ул.
Сажидә катгый итеп өзеп әйтте:
— Бишмәтем белән әйберләремне төйнәгән төенчегемне китер. Төенчегем чормадагы кәрзин эчендә. Кара аны, әти сизмәсен,— диде, һәм өстәп.— Башкаларга сабак булыр... Хурлыгы әтигә булыр!..— диде.
Туй
Миңлебайныкылар йортының капка-ишекләре бикләнмәгән әле. Сәке түрендә Зөһрә карчык, аякларын бөкләп, бөртекләп-бөртекләп кенә тәсбих тартып утыра. Аның янында Вафа балалары тәгәрәшеп йоклап яталар. Сәкенең ике кырыена урын жәеп куелган.
Вафаның хатыны мич янында зур гына җилпучка он или. Патый чыра телә Вафа, бер аягын сәкедән салындырган килеш, икенче аягының тырнакларын кисә. Ә Сафа сүзсез генә, ишек катындагы бүкәндә утырып тора, ул нидер көтә иде шикелле.
Тышта шыгырдап ян капка ачылганы ишетелде. Берәү тиз генә тәрәзә буеннан узып, ашыга-ашыга өй алдына керде. Сафаның йөрәге катырак тибәргә тотынды, битләре кызышып яна башлады.
— Хәерле кич!
Тикмәгә көтмәгән икән Сафа: Сажидә иде бу. Сафа бүкәннән сикереп торды да бер кулы белән Саҗидәнең беләгеннән тотты, икенче кулына аның төенчеген алды.
— Менә килдем,— диде Саҗидә, тынлыкны бозып.
— Бик әйбәт иткәнсең.
Сафа, аптырашып калган туганнарына таба борылып:
— Менә сезгә яңа килен булыр бу' — диде.
Вафаның хатыны, башын кашып куеп, читкә борылды да, тагы да тырышыбрак, бүленеп торган эшенә кереште. Вафа, әкрен генә аягын идәнгә төшереп, әнисенә текәлде. Патый, пычак, чыралык агач һәм чыраларны кочагына жыеп, мичкә таба ташлады, кулларын корсагына кушырып, ике бил кырыеннан бәрелеп төшкән алъяпкыч итәкләре белән каплады да тыелып кына:
— Хәерле сәгатьтә, хәерле сәгатьтә! — диде һәм шундук тавышын үзгәртеп — Картлык көнебездә безне хур итмәкче буласызмы? Йосыф
абзыйны әдәм көлкесенә калдырдым Бөтен нәселебезне хурлыкка калдырасың! — диде. Сонгы сүзләрен ул Сафага әйтте
— Ярабби, мәрхәмәтеңнән ташлама! — дип куйды Зөһрә карчык
Патыйга һәм Вафага бу хәл белән килешүдән башка чара калмады. Әмма халык арасында гайбәт сүзе таралудан ничек котылырга сон?
Туган-тумача, бергә җыелышып, бик озак киңәштеләр. Ахырында Сафа. Саҗидәне иртәгә чаклы Җиһаннарда торып торырга күндереп, шунда илтеп КУЙДЫ.
Миңлебайныкылар белән Йосыф карт йорты арасында тыз-быз хәбәрчеләр йөри башлады
Җиде төн уртасында, бөтен авыл йоклап беткәч. Саҗидәнең язмышы хәл ителә. Моның хурлыгыннан ничек котылу хакында да киңәш алып баралар иде. «Ирдәүкә» Саҗидә түземсезләнеп сөйләшүләр беткәнне көтә иде.
Йосыф картны үгетләп тә, хурлыгы нинди бит, дип куркытып та карадылар. Кире беткән карт үз сүзеннән чигенергә теләмәде.
Ахырында ул, Сафаны бу уеннан кайтарырга кирәк, дип мыгырданып куйды
Патый белән Вафа бер авыздан:
— Безнең сүзне ишетергә дә теләми ул! —диделәр. Карт ышанмады.
Ахырында Патый, ачуы килеп:
— Менә үзең кызыңны җиңә алмагансың ич әле! — дип кычкырды
Каршы килерлек урын калмаган иде. Йосыф эндәшмәде. Бүген берәү дә аны тыңларга да, аңларга да теләми иде. Хәтта ничә сл бергә гомер иткән Сылуы да. ачыктан-ачык Саҗидәне яклап, иренә каршы төште Бу хәлгә шаккатарлык кына иде.
— Муеннары белән чәнчелеп, җәһәннәмгә олаксыннар! Моннан ары бер нәрсәгә дә катышмыйм. Теләсәгез ни эшләгез! — диде карт ачу белән.
Үз башына гөнаһ алмас өчен, кеше күзенә күренмәс өчен, ул иртүк торып, карт җирән биясен җикте дә солы төяп калага китте, хатынына, өч-дүрт көнсез кайтмам, дип әйтеп калдырды.
Иртәгесе көнне иртән Сафа Җиһаннарга Саҗидәнең хәлен белергә килеп, картларның эшне ничек хәл иткәнлекләрен әйтте. Озакламый Кәримә килеп, Сажидәне үзләренә алып китте. Патый төш җиткәнче үк ахирәте янына барып, туй итү хакында сөйләште.
Йосыф карт каладан кайтканчы бөтен мәшәкатьләрне бетереп, яшь киленне кияү йортына төшерү өчен, туйны икенче көнне үк ясарга булдылар: Йосыф картның холкын белмәссең, әллә нинди көтелмәгән хәлләр китереп чыгаруы бар иде.
Мәһәрнең күләме, бүләк-санак, ничә пар кунак чакыру хакында төгәл генә сөйләшергә вакыт та булмады. Бу юлы инде вак-төяк өчен сатулашып тормадылар; ике як та бик тиз килештеләр. Ахирәт дуслар кайнап торган самавыр янында барлык туй мәшәкатьләрен сөйләшеп хәл иттеләр. Сылу хәзинәсендә булган барлык нәрсәсен әзерләргә, Патый исә ана ярдәм итәргә булды.
Иртәгесе көнне өйлә вакытында Миңлебайлар йортына кызның туганнары кодаларын алырга җибәргән җигүле атлар килде. Озакламый киенешсп-ясанышып чаналарга утырган кодалар урау юллар белән Йосыф карт капкасы төбенә килеп туктадылар
Кодалар өйгә кереп, йорт эче тулы кунакларга вәкарь белән генә сәлам бирделәр;
— Исәнмесез, кода! Исән-сау килеп җиттегезме?
— Ни хәлләрдә яшисез, кодагый?
— Шатлыклы туй белән котлыйбыз сезне!
Шуннан сон мулла белән мәзинне алырга ат җибәрделәр.
М J X М Ү T Г А Л ә Ү ф БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР
Шәмси мулла, өйгә килеп кергәч, шундагы халыкка сәлам биреп, шатлыклы көн белән тәбрик итте һәм бик эре генә итеп түргә менеп I утырды. ... , ..
Кыз ягыннан вәли-вәкил итеп Йосыфның энесе Ильяс чакырылган иде.
Ул, йоланы башларга вакыт икәнен белдереп:
— Кунаклар килеп бетте, мулла абзый, — диде.
— Кияү ягыннан кем вәли-вәкил? — дип сорады мулла.
— Мин,— диде Вафа.
Мулла, кунакларга күз йөртеп, чак кына көлемсерәде дә:
— Биредә кызның атасы күренми икән,— дигән булды.
Ильяс ашыгып кына:
— Абзый калага киткән иде, кайтып өлгермәде... Шул сәбәпле вәли- вәкил булуны миннән үтенделәр,—диде.
Кунаклар күзгә-күз карашып алдылар.
— Яхшы алайса. Күпме мәһәр сорыйсыз? — диде мулла.
— Егерме сум көмеш.
— Тулысынча алдыгызмы?
— Тулысынча, тулысынча!
— Кыз ризамы?
— Риза!
Кунаклар елмаешып куйдылар.
— Ул чагында керешәбез,— диде мулла.
Кулларын тез өстенә салып, күзен йомды, йөткеренгәләп, тамак кырып алды да гарәпчә коръән сүрәсен укый башлады. Кодалар, кунаклар тын да алмый тыңлап утырдылар Кызларның җыелып торган ситсы чаршау артыннан гына ара-тирә чулпы тәңкәләре чыңлаштыр- ганы ишетелеп китә иде.
Мулла укып бетерде дә, тавышын үзгәртеп, татарча:
— Син, хөрмәтле Ильяс агай, Йосыф кызы Сажидәне Салих улы Әхмәтсафага пәйгамбәребез Мөхәммәт кушканча егерме сум көмешкә риза булып бирдеңме? — дип сорады.
— Бирдем!
— Син, хөрмәтле Вафа агай, Йосыф кызы Сажидәне Салих улы энең Әхмәтсафага хатынлыкка риза булып алдыңмы?
— Алдым!
Шуннан мулла тагын коръән укыды. Барысы да дога кылдылар. Егет белән кызның туганнары муллага, мәзингә һәм Әкрәм карыйга садакалар бирделәр. .Хатын-кызлардан берәү ширбәт салган кувшинны тотып, кияү янына никах беткәнлеген әйтергә йөгерде.
Ашарга китерделәр. Сабирҗан мәзин гадәтенчә кунакларга аш бүлде, бәлеш турады, Сылуның аш-суга осталыгын мактый-мактый, бик тырышып кунакларны сыйлады. Аштан соң, яшь кияүләргә тыныч, бәхетле тормыш теләп, өйләренә таралыштылар. Аннары ирләр урынын хатыннар алдылар. Аларга да аш ашатып, чәй эчерттеләр. Бигрәк тә Саҗидәнең апалары тырышып йөрделәр. Алар үзләрен үз туйларындагы кебек хис иттеләр.
Туй үпкәсез булмас, ди мәкаль. Ләкин бу юлы алай булмады.
Кич белән Йосыф карт йортына, никах түшәге әзерләү һәм киендерү өчен Сажидәнең дус кызлары җыелды. Дөрес, кызның туй өчен дип атап тектергән күлмәге дә, яңа түшәге дә юк иде, шулай да барысы да йола кушканча әзерләнде, Саҗидәгә иң яхшы киемнәрен кидерделәр. Сәкегә йомшак түшәк җәеп, яшь кияүне алырга ат җибәрделәр.
Бу вакытта Миңлебайлар йортында яшь кияүне кыз янына озатырга әзерлиләр иде. Егетләр Сафаны бәйрәмчә киендереп, биленә кызыл билбау будырдылар, билбау очларын, кыз чишә алмасын дип, суга чылатып, бик каты төннәп-төйнәп эчкә яшерделәр. Караңгы төшеп, күз
бәйләнгәч, көтелгән ат килеп җитте. Кунаклар ашадылар, эчтеләр, яшь кияүне алмага килгән кучерны сыйладылар һәм. ниһаять, юлга җыендылар. Ин беренче булып ишеккә Сафа китте.
— Улым, кара аны, йоклап торма, хатының аягыңа басмасын! Бүрегеңне да сакла, башыңнан алып кимәсен! — дип калды Патый.
— Безнең солдат үткен ул. бирешмәс! — диде кайсыдыр
Борыннан калган ышану буенча, әгәр кыз беренче кавышканда иренең бүреген алып башына кисә яки аягына басса, семьяда ул баш булып, ирне үз кулында тотачак, имеш Шуңа күрә ир моңа юл куярга тиеш түгел. Шулай да. әгәр кыз алай эшли калса, егет, ырымны кайтарыр өчен, шундук хатынына сугарга тиеш.
*
* ♦
Иосыф картларның ишек төбендә бер малай басып тора иде. Малай Сафаны жыр такмаклап каршы алды Сафа аңа акча тоттырды. Шуннан малай ишекне ачты. Сафа, дога укып, бусагадан эчкә узды ’
Мунча кебек эссе итеп ягылган өй эче буп-буш иде. Кучкарда Әкрәм карыйлардан алган бишле лампа янып тора иде Ситсы чаршау артыннан Саҗидә йөгереп чыкты. Күрештеләр. Ях1ь кияү тиз генә ишек катындагы бүкәнгә утырды да хатынына аякларын сузды Саҗидә ике куллап аның итекләрен салдырды Кияү бүкәннән тора башлауга, кыз аның бүрегенә үрелде, ләкин Сафа йоклап калмады, шундук кызның кулын читкә этеп җибәрде. Бүреген үзе салып, чөйгә элим дип борылуга, чая кыз аның аягына китереп басты. Сафа, җиңелеп каласы килмичә, Саҗидәнен яңагына сугып алды
Сажидә рәнҗемәде моңа ырымы шундый икәнен белә иде ул Тиз генә Сафа янына килеп, билбавын чишәргә кереште. Чиләндереп бетергән төенне кулы белән генә чишә алмаслыгына ышангач, иелде дә. тешләре белән йолыккаларга тотынды. Кыз билбауны тиз генә чишеп ташлап, бик канәгать төс белән, сәке почмагына ыргытты.
Намазлыкка икәү янәшә басып, намаз укып алдылар һәм әзерләп куйган табынга килеп утырдылар.
Яшь кияүләрнең булышчысы итеп куелган күрше хатыны, өнгә кереп, тирәли күз йөртеп чыкты. Бөтен нәрсә уз урынында икәнен күргәч, кияү белән кызның икесен генә калдырып, чыгып китте.
Иртән торгач, Сафа урынын җыярга киләсе кызлар өчен дип. мендәр астына бер сум көмеш куйды. Кияү белән кыз мунчага киттеләр. Сафа анда да тәрәзә төбенә бер сум акча куйды. Чәй янына күршеләрдән кайнар коймак керттеләр Тәлинкәне хуҗаларына, бер сум көмеш салып, кире кайтардылар. Яшь кияүләрне күрергә килүче кунакларга да бүләкләр тиде. Кич кырын Сафа яшь хатынын үзләренә алып китте
Миңлебайларның өй эче тулы хатын-кыз иде Яшь кияүләрне каршы алырга җыелганнар иде алар.
Бу туй әнә шулай бернинди үпкә-талашсыз узды. Посыф картның төпчек кызы, биш апасын калдырып, кияүгә чыгып китте.
— Менә туй итеп күңел дә ачтык!
— Саҗидәне бөтен шартын китереп кияүгә бирдек! — диде дуслары.
— Миңлебайлар солдаш Посыф картның төпчек кызын ябыштырып алды,—дип сөйләделәр дошманнары.
Патый башта ук Саҗидәгә карашын болай дип белдерде:
— Өлкән киленем — киңәшчем, кече киленем — көндәшчем.— диде.
Сафадан күреп. Фәхри дә Сәлахиләргә яучы җибәрде. Сәлахи бер сүзсез кызын Фәхригә бирергә риза булды. Шулай итеп. Сафа туеннан сои берничә көн үткәч, Фәхри туен ясадылар.