Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАНДАШЛАРЫМ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР


ЗАРИФ БӘШИРИ (1888-1962) — Тукайлар белән бер за канда әдәбиятка килеп, узенә лаек урынны алган язучыларыбыздан. Ул башлыча шагыйрь буларак танылды, әмма аның иҗатында хикәя, очерк һәм публицистика үрнәкләре дә аз түгел. 3. Бәшири аңа замандаш булган күпләгән татар язучыларына хас авыр тормыш мәк-тәбен үтте. Бу мәктәп татар культурасы өчен янып-көеп йөргән һәм уз халкын чын мәгънәсендә аң-бслемле. ирекле итү юлында һәртөрле кыенлыкларны кичергән мәгърифәтче интеллигентны тәрбияләде Аның бөтен изге максаты ничек тә булса халыкка файдалы хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт иде Шушы максат 3. Бәширине дә, аның күпләгән замандашлары кебек ук, социалистик революциягә алып килде.
Үзенең кызыклы һәм гыйбрәтле тормыш юлында 3. Бәшири татар культурасы дөньясындагы күп төрле кешеләр белән очраша Болар арисында халыкка танылган эшлеклңләребезнең исемнәрен дә күрергә мөмкин Бигрәк тә .V. Гафури Ф. Әмирхан, Г. Камал, С Рәмиев. Ш. Камал, Г. Тукай һәм Г Ибраһимовлар белән еш кына очрашу һәм аралашулар 3. Бәширинең тормыш тәҗрибәләрендә, иҗади ашкынуларында тирән эзләрен калдырганнар. Язучының иң соңгы әсәрләреннән булган истәлекләрендә әнә шул эзләрне бик ачык күрергә мөмкин. Бу әсәр «Замандашларым белән очрашулар» дип аталып, аны Татарстан китап нәшрияты быел бастырып чыгарырга хәзерли Шушы ук исем белән «Казан утлары»на урнаштыры ла торган истәлекләр искә алынган китапның аерым бүлекләреннән гыйбарәт. Боларны матбугатка Г. Халит әзерләде, редакцияләде һәм әдәби яктан эшкәртте.
1
лән журналның эчтәлеге ягыннан да. техникасы ягыннан да матур иттереп чыгару ечен акчаны кызганмавыбыздан килә.
Закир Рәмиевнең чын мәгънәсе беләч аристократ бер шагыйрь, әдәбиятка «сәнгать — сәнгать эчен» ноктасыннан караучылардан булганлыгы билгеле инде. Шулай булуына да карамастан, ул башка язучыларның әсәрләрен үз органнарында бастыруга бер ноктадан гына килми, апврга гонорарны да түбән түләми торган иде. Мәсәлән, ул Тукайны, шигырьләренә юлына 50 тиенгә чаклы гонорар бирү шарты белән, үзлә-
акыт» газетасының чыга башлавына оч ел тулу уңае белен, 1909 нчы ел башларында, кечкенә генә бер җыелыш үткәрелде. Шунда Закир Рәмиев (Дәрдмәнд) мондыйрак мәгънәдә сейләгән иде: Үткән елларда «Вакыт» белән .<Шура» һәр елны, алтын хисабы белән, ун мең сумга «кын зарар күреп килделәр. Бу зарар укучыларның, алдыручы- ларының аз булуыннан килгән хәл түгел. Безнең укучылар, шактый зур табыш күргән башка газеталарныкына караганда. ике элеш диярлек күп. Бу зарар безнең газета бе
р|м« эшк» чакыра. |Бу чагында бер гаи» җирдә дә шигырьнең юлына S тиеннән ар- тыи гонорар түләнми иде.|
Закир Рәмиевнең үзе чыгара торган газета-журнал редакцияләренә килеп-кереп йарган чагыи мин бин
аз белом. Мии шул тирәдә ике елга якын эшләп иереп тә, аның «вакыт» редакциясенә килгәнлеген бары бер
тапкыр гына күрдем. Шул ике ел эчендә аиы нибары еч тапкыр күрергә туры килде.
Закир Рәмиев редакцияләрдә генә түгел, башка җирләрдә дә бик сирәк куренә, үз аеннан рәтләп
чыгып йарми, кеше белән аралашмый торган иде. Әлеге без эшли торган ширкәт членнары еш кына үзара
киңәшләр уткәрәләр, ә ул аларгә бервакытта дс килми, тик аның агасы Шакир Рәмиев кенә килә иде.
Мин Фатих Карими һәм Риза Казыйлардан берничә тапкыр аның турында шундый сүзләрне
ишеткәнем бар:
— Ул яшьтән ук чиксез дәрәҗәдә еметсезлеккә бирелгән иеше. Шуның эчен дә аның барлык юанычы
— үзенең кәтепханәсендә матур әдәбият укып, язып кеиен үткәрүдән тора...
Мин аның белән тик бер тапкыр гына редакциядә очрашып, ун минутлап сейләшеп утырдым. Ул
әкрен, салмак тавыш белән бик аз сейли, әйтергә теләгән нәрсәсен кыска гына итеп, ике-оч сүз белән
генә әйтел, аңлатып куя торган иде.
Аның сүзләреннән мине беркадәр аптырауда калдырганы: «Шура» журналында басылган
шигырьләреңне укып барам», — дигәне булды. Ченки мин ул чыгара торган журналда эшләгәч һәм шулай
ук үзе шагыйрь дә булгач, анда басыла торган шигырьләрне ул узе корап, уз күзләреннән үткәреп бастыра
торгандыр, дип уйлый идем. Шунлыктан мин аңа түбәндәге сорауларны бирергә ашыктым:
— Соң, Закир абзый, сез аларны журналга кермес борын унымыисызмыни! = Ул миңа болай дип
җавап бирде:
— Журналның җаваплы кешесе бар бит аның! Аңа мин нишләп кысылыйм) Мин “ дә шулай, башкалар
шикелле, аны басылып чыккач кына укыйм—
Ул «Шура» журналының редакцион эшләренә һичбер тыгылмау гына түгел, хәтта a уэ нәрсәләрен дә
Риза Казыйга: «Ярарлык итеп тапсагыз, журналга кертерсез», — дип я кенә бирә икән.
Шул чорларда «Шура» үзенең укучыларына түбәндәге мерәҗәгатьне бастырып чыгарган иде:
— Сезнеңчә, иң алдынгы шагыйрьләр кемнәр! Шулардай ике шагыйрьне күрсәтеп язуыгызны
үтенәбез.
Моңа каршы Габдрахман Сәгъди:
— Габдулла Тукаев белән Зариф Бәшири, — дип аза.
Закир Рәмиев шул турыда миңа сорау бирде:
— Моңа сез ничек корыйсыз! — диде.
Ләкин мин аның бу соравын аңлап җиткер» алмадым: «Г Сәгъдинең җавабына ничек карынсыз!» дип
әйтүеме, әллә «Үзегез кемнәрне алдынгы шагыйрьләрдәй саныйсыз!» диюе идеме.
Шунлыктан мин, тисә тиенгә, тимәс» ботакка дигәндәй, болвриың икесен» дә җевап була апырдайрак
иттереп:
— Мнн булсам, Тукай белән Дәрдмәнд дип җавап бирер идем,—дидем.
Ул бераз гына сүзсез торды да:
— Минемчә, Сагыйть Рәмиев булса кирәк! — диде.
Ул Сагыйть Рәмисвне Тукай урынына куеп әйтәме, әллә үз урынына, ягъни Дәрд- мәид урынына куеп
әйтәме! — Мин ташенә алмыйм. Ләкин, һәрхәлдә, шунысы ачык: ул Сагыйть Рәмиевкә зур бәя бирә иде.
Закир Рәмиев белән сейләшеп утырудан соң берничә к»и үткәч. Риза Казый мине үз »енә чакырды.
(«Шура» журналының аерым редакциясе юк. аның бетен эшләрен Риза Казый үзенең аендә алып бвра торган
иде.)
Ул миңа болан диде:
— Редакциядә бик күп шигырьләр җыелды Аларның барысын дә журналга кертеп бетереп булмый,
әлбәттә. Шуның ечен дә. без Закир әфәнде белән сәйләштеи тә, аларның яхшыракларын сайлап, аерым бер
җыентык чыгарырга булдык. Син, менә шулерның барын да карап чыгыл, журнал ечен муәфниь булганнарын
сайлап ал әле.
ЗАМАНДАШЛАРЫМ БЕЛӘ» ОЧРАШУЛАР
Шуннаи мин аңа да Закирга биргән сорауны бирдем:
— Нигә Закир абзый үзе карап, сайлап алмыймыни! — дидем.— Ул сайласа, белебрәк тә санлар иде,
шуның белән бергә — журналның хунтасы да ул бит!
Риза Казый үзе дә уңайсызланган рәвештәрәк итеп:
— Закир әфәнденең гадәте дә, карашы да кызык аның, — дип куйды. — Закир әфәнде болан ди ул:
«һәрбер әдипнең. Һәрбер шагыйрьнең үзенә бер өслүбе, тоткан юлы була. Ә мин, аларның шигырьләрен
төзәтәм дип. үземә таба борып җибәрермен дә аларда икеләнү тудырырмын». Менә шуның өчен дә ул кеше
иҗатына тыгылмауны артыграк күрә.
Аннан соң Риза Казый, үзеннән өстәп, шуны да әйтеп куйды:
— Ул үз өслүбенә, үз мәсләгенә артык бирелгән мөтәгассип булса да, башкаларга аны йөкләү ягында
түгел, «һәрбер шагыйрь, һәрбер әдип бу мәсьәләдә ирекле булырга тиеш!» — ди ул.
Шушы чорларда мин Рәмиевләр белән Фатих Кәриминең бер әдәби журнал чыгару фикерендә
булуларын да аңлаган идем. Бу турыда Галиәсгар абзыйдан сорагач, ул:
— Минем белүемә караганда, шулайрак аңлашыла, ләкин аңа муафи къ кешесен таба алмыйлар икән.
Шәриф Камал белән Галимҗан Ибраһимовны чакырырга уйлыйлар, имеш, — диде.
Бу чагында мин Галимҗанга чын ихлас, өмет белән карау дәрәҗәсенә килгән булсам да, Шәриф
Камалның «Шура» журналында чыккан һәм миңа бик ошаган «Уяну» дигән хикәясеннән башка нәрсәсен
курмәгәнлегемнән, аның турында бертөрле дә төпле карашка ия түгел идем.
— Нинди кеше соң ул Шәриф Камал! Шундый бер журналны алып барырлык өмет күрсәткәне юк ич
әле аның, — дидем.
Башта Галиәсгар абзый шаяруга тартып:
— Кем булсын, Пенза мишәрләреннән берәү. — диде. Аннан соң җитди бер төс алып:
— Мишәрен мишәр дә бит, — диде, — ул кеше шул беренче хикәясе белән үк үзенең буш бер мишәр
булмаганлыгын күрсәтә. Аның «Вәкыпжа вә «Шура»га тагын да берничә нәрсәсе килгән. Шуларны укыгач,
Закир Рәмиев тә аңа зур өмет баглаган. Үз тирәбезгә тартырга, үстерергә кирәк бу егетне, дигән. Аның бер
кулъязмасын мин дә укып чыктым...
Шул соңгы сүзләрне әйткәндә, Галиәсгар абзый канәгатьләнгән төстә башын да чайкап куйды,
2
Уфага барып төшкәч тә, мин элекке танышларымнан берсен эзләп таптым да, аның белән Гафуриларга
киттек.
Гафуриның ул чакта кайсы урамда, ничәнче номерлы йортта торганлыгын бүген ачык кына хәтерли
алмыйм. Тик шунысы гына күз алдымда калган алар шәһәрнең шактый читендә һәм кечкенә генә бер агач
өйдә торалар иде. Аның караңгы, тар гына коридор кебек нәрсәсен үткәннән соң, ишегеннән туп-туры басып-
атлап керә алмадык. Башны иеп. бөгелеп керергә туры килде.
Без барып кергәндә, күп булса 7—8 квадрат метрлык бер бүлмәдә, икәвесе бик шәп киенгән, бриллиант
кашлы алтын колак алкалар, йөзекләр белән зиннәтләнгән, берсе гади, искерәк кенә күлмәктән булган өч
хатын сөйләшеп утыра иде. Мине алып барган танышым гади киемле хатын белән исәнләште дә:
— Мәҗит әфәнде өйдәме! — дип сорады. Әлеге хатын ачык чырай, җиңел хәрәкәт белән урыныннан
торды да, үзе утырган утыргычны бушатып, безгә тәкъдим итте.
— Чит кунакны шунда утыртыйк инде!
Аннан соң ул минем танышыма карап көлде;
М ө т ә г ассип — фанатик.
— Сезгә, Мәҗит баеп, яңа урындыклар алгач, утырырга тәкъдим итәрбез: хәзергә гаепкә алмагыз инде.
— Гафури! — дип кычкырды. — Сиңа тагын да кунаклар. Ләкин болары ир затыннан. Багажлары
булмаса да. чит шәһәрдән!
Күп тә үтмәде, тар ишеккә корылган чаршау сымак нәрсә күтәрелде дә тәбәнәгрәк буйлы, ябык, чандыр,
ләкин җитди чырайлы, сирәк кенә, нечкә кара мыеклы берәү күренде. Аның естендә, искерәк кенә булса да,
ак яка белән кара галстук һәм соры костюм, башында кара хәтфә түбәтәй иде. Мин. аны күргәч тә, Хәбиб
Исхакыйның тасвир итүенә таянып, бу кешенең Мәҗит Гафури булуына ышандым һәм шунда ук урынымнан
тордым дә, «безне син таныштыр инде» дигәндәи итеп, мич янында басып торган әлеге иптәшемә карадым.
Ләкин тар ишек арасында күренгән кеше без торган бүлмә ягына чыкмастан тукталды да иң элек үткен
күзләре белән бер миңа, бер минем иптәшемә сынаган, танырга теләгән рәвештә карап алды. Аннан соң
бераз гына елмайды да:
— Әһлән вә сәһда!2 — дип куйды.
Мине ияртеп алып килгән танышым колемсерәп, миңа карата ишарә ясады да:
— Менә кунак алып килдем сиңа, — диде. — Зариф әфәнде Бәширн!
Теге кеше дә матур гына елмаеп, бер аягын без торган бүлмәгә чыгарды да миңа табан кулын сузды;
— Алайса, танышып алыйк инде, мин Мәҗит Гафури булам!
сүзне эстәүне дә исемә китерә алмвганмын.
Мин бүген үзенең иҗаты белән башлап кулыма каләм тотуыма коч, батырлык биргән остазымның
кулын кысам!
Исемен әйтү белән генә булса да, аңа булган бетмәс -гокәнмәс хормәтсмне бел- дерәм! Мин шулай,
йорәгемнең иң тирән җирләрендә аңа карата сакланган боек ихтирам аркасында, әлегә чаклы аның
гадәтен, табигатен сынал белмәгән булуымнан каушап, тагын нинди дә булса бер сүз әйтергә белми
аптырап калдым.
Ләкин Мәҗит абзый миие шушы аптыранып торудан үзе коткарды. Ул мине әлего гади хатын белән
— Танышыгыз, менә бу минем иптәшем — Зоһрә була! — дип тәкъдим итте дә колсп куйды: — Безгә
кияү булачак шагыйрь. Уфаның кызлары тартмаса. кем белә, бәлки, Уфага әйләнеп тә карамас иде! (Уфага
килүемнең бер серен кайбер танышларым Гафурига да әйтеп куйганнар булса кирәк.)
— Кем белә инде аны — кызлар тартканмы, сезләрме!..
Татар һәм башкорт азучыларының иҗатларыннан иң элек минем кулыма килеп кергәне Гафури
әсәрләре булса да, аларның үзләре белән күрешеп, танышуда иң соңга калганы да ул булды дияргә момкин.
Гафури белән күрешүдән элек мин. Шәриф Камалдан башка. Сәгыйть Рәмнса, Габдулла Тукай. Нәҗип
Думали, Миргазиз Уймасын. Галимҗан Ибраһимое, Дәрдмәнд һәм Фатих Әмирханнар белән танышкан идем
инде. Шунлыктан мин, Мәҗит белән күрешкәч тә. иң элек шул турыда әйтеп алдым.
Ул күңелле генә итеп елмайды да: «Кыргыз, казакъларда „арткы тоянең йоге авыр
2 Гарәпләрдә хуплап каршы алынган кешегә әителе торган сүзләр. «Хуш килдегез!»
Шундый тәкәллефсез, садә, шат күңелле, ачык чырайлы бу хатын миңа шулчаклы ошады, хәтта
мин, үземнең әйләнү нияте белән керүемне искә алып, эчемнән генә: „Иптәшең менә шундый булса,
деньяда яшәвең дә урынсыз булмас иде., — дип куйдым.
Без кергән кечкенә бүлмәнең уң ягында әлеге коридордан тар гына, тәбәнәк кенә тагын дә бер ишек
урыны бар иде. Ләкин ишек узе юк. аның урынына шактый искереп, сизрәгән бер чаршау кебек нәрсә
эленеп куелган. Әлеге садә киемле хатын шул якка табан карады да:
В9ШИРИ ^ЗАМАНДАШЛАРЫМ ВЕЛӨН ОЧРАШУЛАР
Мин аңарга үзебез торган бүлмәгә ботенләй чыгып җитәргә ирек бирмәдем, зур я гына бер адым
ясадым да кулыннан кысып тоттым:
— Мәҗит!..
Мин, шатлыклы тойгылар белән дерелдәп каушаганпыгымнан булса кирәк. «Мәҗит!» дип кычкырып
җибәргәнлсгемне үзем дә сизми калдым. Хәтта «агай, дигән
мәг ъносендәрок.
була» диген бер макаль бар. Шуның шикелле, соңга калып күрешуебеэнец дә кати, җәсе, мәгьнәсе тирәнрәк
б улыр», — диде.
Шул чагында чаршау корылган тар ишек арасында тагын да бер гәүдә күренде. Озын буйлы, тыгыз, таза
бәдәнле, тулы, ак чырайлы бу кеше, ишеккә иыеыла-кысыла, азап белән генә чыккандай булып, без торган
бүлмә ягына атлады дә әллә кайчангы таныш сыман миңа карап елмайды:
— Исәнмесез, Бәшири әфәнде!
Аннан соң ул естәл янында утырган хатыннарга күз кырые белән генә карап алды да:
— Без инде сине күптән Уфа кияве хисабына теркәп куйганбыз. — диде. — Менки безнең Уфа кызлары
салкын инәдән бармакларына суык тидерүче кызлар түгел, тормыш кызлары!-
Мәҗит Гафури да ханымнарга күз ташлап алды да аз гына көлеп куйды.
— Тукта әле син, Хәлим әфәнде, мин бит сезне таныштырганым да юк! — диде, теге таза гәүдәле кешегә
карап, һәм аны миңа тәкъдим итте.
— Зыялыларыбыздан Хәлим әфәнде Искәндәров. Галимҗан И браһимовның якын дусларыннан булган
Галия шәкерте!
Боларның шулай тәкәллефсез сөйләшүләре миңа да үземне тартынмыйчарак тоту батырлыгын бирде.
Шунлыктан мин:
— Менә кызык тагын, — дидем. — Сез мине бердән Уфа кызлары белән атаковать итеп алдыгыз. Бәлки,
сезнең кызларга әйләнеп баҗа булуга караганда, каләм аркылы әдәбият дөньясында баҗа булу теләге ныграк
тарткандыр!
Минем шул сүзләремнән соң Зоһрә ханым, әз генә авызын турсайтып, шелтәле рәвештә Мәҗиткә
карады:
— Кызык син. Мәҗит, —диде ул. — Берәүнең табигатен, әхвале ру хиясен белмәс, аңламас борын,
танышыр-танышмас, боэга-тузга язмаган сүзләрне сейлисең!
Зөһрәнең бу сүзләре бер яктан караганда — Мәҗиткә, икенче яктан караганда — миңа тартым аңлашыла
иде.
— Зарар юк, — диде Мәҗит. — Без монда шигырь дә, хикәя дә язмыйбыз. Кешене энәсеннән-җебенә
кадәр өйрәнү әнә шунда гына бик кирәк ул! Ә инде дусларча танышканда, «җырның җыртыгы юк» дигәндәй,
уен-көлкенең һәммәсе дә бата...
Өстәл янындагы урындыкларга утырган әлеге ике хатыннан тыш, аягүрә басып торучы без биш кеше
белән бүлмәнең эче бөтенләйгә тулып киткән иде. Мәҗит Гафури бер безгә, бер Зөһрәгә карап алды да:
— Кунакларга урын тәкъдим итәргә иде, — диде. Аннан соң, кәефсезләнгән рәвештә, әлеге хатыннарга
карады:
— Гафу итегез, ханымнар! — диде ул аларга. — Без мөһим бер эш белән мәшгуль булганлыктан,
сезнең янга тиз генә чыга алмадык, сезне бераз көтәргә мәҗбүр иттек. Йомышыгыз миндә булса кирәк!..
Ләкин Зөһрә ханым теге хатыннарга бердән сүз ачарга ирек бирмәде:
— Шулай инде ул, безнең Гафури артыграк мәшгуль кеше.— диде.— Әле менә бүген үзенең
имениесеннән доверенный килгән дә. иртәдән бирле аңардан исәп-хисап алып, имение хәлләрен сорашып
утыра, — дип. шаярулы һәм кинаяле сүзләр ташлады.
Миңа билгесез хатыннарның берсе, пудралы яңакларында әз генә алсулык билгесе күрсәтеп,
урынында утырган килеш кенә:
— Сезгә зур гына бер йомыш белән килгән идек шул, Мәҗит әфәнде, — диде. — Уфадагы меслимәләр
җәмгыяте исеменнән мөфти хәзрәтне котлап, аңа бүләк һәм адрес тәкъдим итәргә булган идек. Җәмгыятьнең
рәисәсе Мәрьям ханым Солтанова, котлау сүзләрен шигырь белән язып бирүне сорар өчен, безне сезгә
җибәргән иде!
Икенче ханым аңа ялгады:
— Язу хакын тулы итеп түләрбез. Мәҗит әфәнде!
Мәҗит, башта әллә ничек хурланган, кимсетелгән төс белән, аска карап торды да. аннан соң безгә
бераз елмаеп, ә тегеләргә иронияле тон белен:
— Йомышыгыз да, шулай ук хезмәтегез дә шактый зур икән шул, — диде. — Ләкин, хезмәт хакын тулы
итеп түләргә вәгъдә бирүегезгә дә карамастан, мин бу < бөек хезмәтпне үти алмавымны белдерергә
мәҗбүрмен, чөнки миндә андый «зур кешеләргә» карата шигырь язарлык талант та, илһам да, сәләт тә юк!_
Анын бу соңгы сүзләрне әйткән чагындагы тавышы аерата мыскыллы булып яңгырады. Ләкин теге
хатыннар моны аңлап җиткерә алмадылар булса кирәк, чонки «ларның берсе тагын да кабатлады:
— аИлһамп дип ни. аңа алла нинди озын шигырьләр кирәкми инде... 10—1$ юл җитә-. Язу хакына
килгәндә, без анысын кызганмабыз...
Бу сүзләрдән соң инде Мәҗит Гафури үзенең хурланулы ачуын яшереп тора алмады. Үткен күзләрен
ялтыратып, тегеләр әстеиә ташлады да:
— Шигырь базарда сатыла торган чабата түгел ул! — диде, коры тына иттереп. — Аны заказ буенча
гына тукып булмый!
Шуннан соң теге ханымнар да инде, зшиең барып чыкмаячагын аңлап булса кирәк, пошынган рәвештә
урыннарыннан кузгалдылар.
— Алай булгач, яза алмыйсыз була инде!..
— Юк! — диде Мәҗит, тагын да катырак итеп.
Тегеләр ишектән чыгып барган чагында, тагын да әйтеп куйды:
— Илһамсызлыгым аркасында зурларның кадерләрен белә алмавым очен. мех терәмә хатыннар
мине гафу итсеннәр!..
Мәҗит Гафуриның бу сүзләре миңа һич кетепмәгәнчә нык тәзсир итте-.
Юбилей хакында фикер алышулар шактый озакка барды. Кыскасы. Мәжит тә, Галиәсгар абзый
шикелле ук, аннан халык очен берәр файдалы >ш чыгуына һич тә ышанмый иде.
— Мофти бит ул тәхет чүпрәге, патша лакее,— диде.— Аннан Россия меселмаина- рыка зарар гына
килде. Үзе шундый булдыксыз тагын, шундый булдыксызлыгы аркасында, үз намусын саклауның да нәрсә
икәилегеи аңламый...
Мофти Мохәммәдьяровиың шушы юбилее башланганнан алып, аның азагына кадәр Мәжит Гафури
аңа багышланган бер генә җыелышка да бармады һәм бер гене сүз дә язмады. Хәтта үзара сойләшеп
утырган чакта, юбилей турында сүз чыкканда дә, ул кулын селтәп:
— Ташлагыз әле шул юк-бар нәрсә турында вакыт әрәм итеп лыгырдавыгызны! — дип кенә куя иде...
Мәҗит Гафуриның тормышы материаль яктан шактый начар булганлыгын мин беренче күрүдән үк
аңлап алдым.
Аның зал урынын тоткан 7—8 квадрат метрлык бүлмәсендә, иске, хәтта буялмаган бор остәл белән
оч урындыктан башка, күзгә күренерлек бер генә нәрсә дә юк.
Икенче кабат баруымда мин моны тагын да ныграк сиздем. Алар. Зоһрә белән икәү, аркылысы-буе
күп булса оч-дурт метрдан торган аш бүлмәсендә ашап утыралар иде. Шунлыктан мин туп-туры әлеге зал
урынын тоткан бүлмәгә үттем дә анарның ашап бетерүләрен кетеп утырдым. Бераздан Мәҗит уенлы-
чынлы сүзләр белән минем яныма чыкты:
— Ун коннан бирле шулпалы аш ашаганым юк иде. Бүген токмачлы ит шулпасы чомердем, малай!
Аның артыннан, качкенә Әнвәрен күтәреп, ачык чырай, шат йоз белән Зоһрә ханым да килеп керде.
— Ярый әле, син булып чыктың. Ишек каккач, галиялеләр килеп калдымы әллә дип шобһәләнтән
идем...
Мәҗит мәдрәсәи Галия шәкертләре белән нык аралаша. Алар Мәҗиткә зур хормәт күрсәтәләр, һәрвакыт
аның янына киләләр, тәрлс мәсьәләләр турында фикер алышалар.
— Галия мәдрәсәсенә, — дн Мәҗит, — Россиянең бетен җиреннән иске тормыштан, иске мәдрәсә
тәртипләреннән риза булмаган шәкертләр җыела.
Менә шуңа күрә дә Гафури Галия шәкертләре белән аралашудан, алар белән фикер алышулардан үзе
очен зур ләззәт һәм җан азыгы таба икән.
— Анысы шулаен шулай, бик әйбәт >ш тә бит. — ди Зоһрә. — ләкин атна-ун конгә бер тапкыр
пешерелгән аш остенә туры килсәләр, һичбер тартыиып-иитол тормыйлар инде алар. Табакның тобенә кадәр
аптыраталар!
Ләкин Мәҗит моңа до. һмч пошынмастаи. келә генә
— Нишлисең бит. — дн. — татар шексрте һаман да оч инде ул... Шәкерт чегымда
■ avtfxmvdho неняп nndvirmWHVKvcB нан me я
мин үзем дә шупай идем. Менә шуңа иүрә дә татар шәкерте тынгысыз: уя яңалыкка юл эзли, шуңа омтыла,
ач торып булса да, файдалы белем алырга тырыша!
Зөһрә дә үртәнеп көлә:
— Мәҗит шәкерт чагында ач булган да, ә хәзерендә бик шәп, шундый тук инде, тәмам артып, ташып
тора, — ди.
Суз бара-тора аларның нинди килер хисабына яшәүләренә күчте. Мәҗит әйтә:
— Нинди килер, шул гонорар инде, — ди.
Елына ике яисә өч китабың басылып чыга икән, алардан бик күп булса 25—30 сум гонорар аласың. Ул
заманда китапны договор белән бастыру һәм табак яисә юл башыннан гонорар бирү дигән нәрсә юк иде.
Китапны бастыручы бай-сәүдәгәр китапка хакны үзе теләгәнчә билгели.
— Ярый инде, сигез сум бирермен, — ди. Тарткалаша торгач, бер китапка ун сум биргән чаклары да
була. Янәсе:
— Ярый инде, монысы синең хакка гына!
Шуннан ул моны да өстәп куя:
— Без синең китапны бастырабыз икән, сиңа шөһрәт бит, әфәндем. шөһрәт! — ди.
Аңа риза булмыйсың икән, нашир әфәнде китабыңны алдыңа гына төртә:
— Ярый инде алайса, башка нәшриятларга биреп нара! — ди. Ә аның башкалары да бер чыбыктан
сөрелгәннәр. Газета-журналларның күбесендә гонорар бөтенләй бирелми.
Шуңа да карамастан, Мәҗит бервакытта да тормышыннан зарланмый, рухын төшерми, иҗат эшенә
кимчелек китерми, үзенең намусын җуеп, байлар алдында ялагайлык итми. Бу турыда ул шундый бер хәлне
дә сөйләп алды.
Бервакытны аптырауда калгач, Мәҗит Уфаның шактый зур байларыннан саналган һәм үзен һәрвакыт
мәгьрифәтчел, прогрессчы итеп күрсәтергә тырышкан Шәмигуловка бурычка ун сум акча сорап бара. Ләкин
Шәмигулов ни өчендер шул көнне бирми һәм «бирмим» дип тә әйтми.. Ул бераз гына уйланып тора да:
— Ярый, Мәҗит әфәнде, карап карарбыз, иртәгә сәгать уннарда килерсез, — ди. Икенче көнне баргач,
байтак кына көттереп, арлы-бирле йөри дә Мәҗит алдына ун сум акчаны китереп куя.
— Ярый, Мәҗит әфәнде, моны бурычтан санамабыз инде, һкбәдән булыр! Сез дә минем милләт
Хадимнәренә булган ярдәмнәремне онытмассыз инде, — ди.
— Анысы инде сезнең үз эшегез!
Шуннан соң Мәҗит әлеге ун сумны Шәмигуловның алдына куя да сүзсез генә чыгып китә һәм шушы
вакыйгадан соң, ачка үләрлек хәлгә килгәндә дә. байлар алдына бармас була.
Тормыш турында Мән(ит болай ди:
— Алай бик үк аптырап калганыбыз юк әле. Үзем язгалыйм, Зөһрә дә эшләштер- гәли. Шулай итеп,
үз көчебез белән матур, тыныч тормыш алып барабыз. Элеккеләр «мал гарипкә тансык» дигәннәр. Үз көчең
белән көн итүнең шунысы әйбәт икән: берәү дә синнән зарланмый, эш хакымны тулы бирмисең, дими. Син
дә: «Ай. болар хыянәт итмиләр микән, мине дошман күреп, зарар итәргә йөрмиләр микән!» — дип хафалан-
мыйсың. Дүрт ягың кыйбла, мин сиңа әйтим!
Мәҗит үзенең иптәше Зөһрәдән риза булганлыгын да белдереп куя:
— Тормышның авырлыгын күбрәк ул күтәрә: кешегә кер юып. тегү тегеп булса да, тормышның ертык-
сүтекләрен каплый. Ул бервакытта да: «Тегене китер, моны ал, тегесе юк та бусы юк!» — дими. Кайвакыт
юклык сәбәпле күңелсезләнгән чакларда ра уен-көлке, әллә нинди өметле карашлар белән сине юатып,
күңелне күтәреп куя!
Мин Мәҗит Гафуриның Зөһрәдән чиксез риза булганлыгын аның үз сүзләреннән генә түгел, Зөһрәнең
Мәҗиткә булган мөнәсәбәтеннән дә аңладым. Шулай ук моны башка чакларда да нык сиздем. Зөһрә — Мәҗит
Гафури өчен чын бер иптәш, аның рухын, әдәби зәвыгын күтәрүче һәм аның иҗади хезмәтен аңлый торган
ихлас ярдәмчесе иде. Ул Мәҗитне тормыш юлдашы иттереп кенә түгел, иҗат кешесе буларак та хөрмәт итә,
аны тәрбияли, юк-бар сораулар белән борчымый, аның уен-фикерен әдә-
1 һ и б ә — бүләк.
’Милләт хадимнәре — милләт файдасына тырышучылар.
бияттан башка якка юнәлдермәс эчен, юкны бар игәргә, барны тота белергә тырыша иде.
Уфага шушы беренче килүемдә мин Мәҗит Гафури һәм Заһрәләр белән нык аралашып, тамам үзләшеп
беткәннән co»v шундый авыр тормышта булып та, Зеһрәнең һаман шат, күтәренке күңелле, уеи-колке сүзле
булуы турысында аның үзенә дә әйтми кала алмадым. Ул шаркылдап бер колде дә:
— Нигә күңелне тошереп торырга! — диде. — «Өметсез шайтан!» дигәннәр. Без бит әле ометсез
шайтаннар түгел...
3
Мафти юбилее тәмам булгач, берничә кон Уфада тордым да Казанга кайтып киттем.
Казанга кайтканның оченче конендә миңа кәтмәгән җирдән агасы Шакирҗан белән Галимҗан
Ибраһимов килеп керде.
Бу юлы Галимҗан, беренче танышкан чактагыга караганда, ос -башы, тосе-чырае ягыннан да
беркадәр үзгәргән иде. Чыраенда яхшы гына тулылану күренә, җилкәсенә елеге кара тужуркасы остенә
кара накидка салган, шома гына күн итек кигән. Кулында да кыскарак кына калын таяк. (Бу заманда
интеллигенция арасында кулга таяк тотып нору модага кергән иде.)
Ул, килеп кергәч тә, әллә кайчангы таныш кешедәй:
— Я, нихәл, исән-сау иереп килдегезме! — диде дә, кул биреп-нитеп тормастан, •стал янындагы
урындыкка утырды.
— «Болгар» номерларының ишеге алдыннан үтеп бара идек, швейцар кычкырып туктатты да;
«Сорап иоргән Бәшириең килде әнә!» — диде. Шул сүзне ишетүгә, тоттык та баскычтан үрмәләдек.
Шуларны әйтте дә ул бердән сораша башлады; п
— Уфа ничек, ошадымы үзеңә, анда барудан берәр файдалы зш чыктымы. Мәҗит Гафури
нихәлдә!..
— Уфа ошадымы дип, аны кайсы ягыннан тотып әйтергә соң! Табигать матурлыгы ягыннан дисәң,
аның мактал телгә алырлык урыннары куп кенә, әлбәттә. Агыидел- кең текә ярлары остенә тезелгән, һәр
яктан диярлек агым су белән чорналган Уфа шәһәренең һавасы җиңел, саф. тирә-ягы шикелле, шәһәрнең
зче дә яшеллеккә баи—
— Ә халкы, бигрәк тә зыялылары!
— Халкы дип, бер җирдә дә халык бертәрле булмый инде ул, герлесе була — яхшысы да, яманы
да. Тулаем әйткәндә, Уфа интеллигенциясе арасында садәлек, ихлас күңеллелек, эчкерсезлек күренеп
тора. Барыннан да бигрәк, интрига дигән нәрсә юк, шунлыктан алар белән бнк тиз аңлашып, үзләшеп,
дуслашып була.
Шуңа мисал ител, мин берничә хәлне дә сәиләп алдым
— Уфага барып тошкән кендә үк мин үзем туктаган «Нур» номерларының аш-чәи залында Галия
шәкертләреннән берничәсе белән очрашып калдым. Шулар арасында Фәхри Әхмәдиев белән Әмин Зобәеров
та бар иде. Шул кәйне Уфада Галия шәкерт- лоре, приказчиклардан Мохтар Мутин һәм Фәттах Латыиповлар
тарафыннан оештырылган театр уйналачак икән. Кич якынлашуга әлеге Галия шәкертләре, театрга билет
алып килеп, син безнең шәһәрнең кунагы дип. мине култыклап та киттеләр.
Мин шуларны соиләгән чагында, ризалык белдереп, кәефләнгән тос белән тыңлап утырган Галимҗан:
— Әйе. «интрига юк» дисең... Иң моһиме дә әнә шул инде аның, — диде. — Әнә шул яклары белән
Уфа миңа ошый да!
— Ә Казан!
— Ул яктан Казан зыялылары арасында мохит шактый күңелсаз. Интригалар да җитәрлек...
— Хәзер сез даими рәвештә кайда торасыз!
— Күптән түгел генә Казанга килеп урнаштым һәм берничә еллар шунда булырмын дип уйлыйм.
БЭШНРИ ■ЗАМАНДАШЛАРЫМ БЕЛОН ОЧРАШУЛАР g
— Үзегез Казанның мохитеннән зарланасыз, Уфаны мактыйсыз. Шулай булгач, тормыш очен нитә
Казанны сайладыгыз!
— Мин узем дә бу турыда байтак кына баш ваттым. Уфа миңа, әнә шул син әйткәнчә, табигый садәлеге,
халкының эчкерсезлеге белән ничаклы ошаса, ул миңа ватаны асли ' булу ягыннан да бик якын... Ләкин, ничә
әйтсәң дә, Казан Казан бит инде ул!.. Ул тарихи бер шәһәр, Казанда мәдәният мәйданы киң, аның
университеты, аның меңләгән студенты, профессорлары, гыйлем, фән әһелләре бар. Казан—татар
матбугаты һәм әдәбиятының үскән, киңәйгән мәркәзе. Казанда эшләр ечен дә, матбугат вә әдәбият
дәньясында тәҗрибә алу эчен дә мәйдан киң!.. Мин бит әле үземнең җиң сызганып, бил бәйләп эшли торган
дәверемә килеп җитмәгәнмен. Берничә тапкыр миңа Рәмиевләрнең матбугат ширкәте дә Оренбургта бер
әдәби журнал оештыру турында тәклиф ясады. Ләкин мин аны да кабул итмәдем. Казанны сайладым. Шуның
белән бергә мин Агыйдел, Урал буйларын, үземнең Урал баласы булуымны да онытмыйм һәм аны онытачак
та, истән дә чыгарачак түгелмен. Килер бер кон, һәрхәлдә, мин Уфага кайтып эшләрмен...
Мин аларга, Уфага барып, анда торле кешеләр, бигрәк тә Мәҗит Гафури белән танышуымны, яшьлек
хатирәләремне яңадан тергезүемне сойләдем. Мәҗит Гафуриның материаль яктан авыр хәлдә яшәвен,
шулай булуына да карамастан, бернәрсәгә дв исе китмәвен, рухын тешермәәен, зарланмавын, үзен нык
саклавын еойләгәч:
— Мәҗит бер яңагына суксаң — икенчесен куярга тора, — диде Галимҗан. — Үзенең шәхси
тормышына килгәндә, һичбер торле дә әрсезлек юк аңарда. Әле ярый, бәхетенә Зоһрә шикелле хатын туры
килгән үзенә. Күпләр кәндезен шәм яндырып эзләсәләр дә таба алмаслар иде андый хатынны. Әнә бит Тукай
да, шуннан куркып, ейләнү дигән нәрсәдән ваз кичкән. Ярый ла хатының атыңа охшаган булса; әгәр инде
морҗадан чыгып качарлык шайтанны да койрыгыннан эләктереп ала торганы туры кипсә, каләмеңне
кабереңдә кочаклап ятырга гына кала!
Сойләшә торгач, Галимҗан әле һаман да кулында тотып торган таягын стенага сояп куйды. Аннан соң
накидкасы белән эшләпәсен салып элде дә, озын кара чәчләрен тарап, артка әйләндереп сала-сала:
— Без кунакка килдек, ә син безне һаман да коры сүз белән сыйлыйсың, — диде.— Кайда, берәр
самовар чәй әйтергә исәбең бармы! ..
Чәй хәзерләнгәнче дә, чәй эчкәч тә, безнең арада гел уен-колке сүзләр барды.
Мин ике ел буенча Галимҗан белән аралашып та [бер кроватьта йоклаган чаклар да аз булмады), аның
шаркылдап, кычкырып колгәнен күрмәдем.
Ул кыргыз, казакълар тормышыннан байтак кына кызыклы мәзәкләрне сойләде дә:
— Бу халык шулкадәр үткш, зирәк вә сүзгә тапкыр, — диде, — аларның гади генә бер котүчесе дә
гади генә бернәрсәне сойләгән чагында да аны шигырь-бәет иттереп сойли ала...
Шушы беренче утырышудан соң Галимҗан, кон саен диярлек, миңа керә торган булды. Күп вакытта ул
үзе белән бергә Шәһит Әхмәдиевне дә алып килә иде. Аны минем белән:
— Бу кеше Оренбургта Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә бергә укыган һәм шундагы ихтилалларны •
кузгатып йоргән «Зәки шәкертнең берсе, минем ахирәтем. — дип таныштырган иде. — Чыгышын сорасагыз
— Чистай хәерчесе!
Мин алар белән ике елдан артык аралашып йоргән дәвердә, чынлап та, аларның ихлас дуслыкларын
һәм моның нигезендә яткан сәбәп — аларның карашлары берторле булуы икәнлеген аңладым. [Алар Октябрь
революциясенә дә әнә шулай килделәр.) Бик күл мәсьәләләрдә Галимҗан Ибраһимовлар белән килешә
алмаган Фәхрелислам Агиев кебекләр, алар турында сүз чыккан чагында:
— Ике саяк-сандырак! — дип кенә куя торганнар иде. Ләкин алар икәү генә түгел, мондый «саяк-
сандырак»лар Галимҗан тирәсендә шактый гына булды.
Ул чорларда Казан татар яшьләре-укымышлыпары арасында берничә теркем барлыгы бик сизелә иде.
‘Ватаны асли — теп туган-үскән җир.
■ Ихтилалларны — революцион хәрәкәтләрне.
Бу төркемнәр, бола- тыштан караганда, ниндидер бер политик нигезгә корылган кебеи күренмиләр. Алар
ачыктан-ачык бер-берсеиә каршы гайбәт сату кебек нәрсә- ларие да күрсәтмиләр, үзара барышып-килешеп
йәрилар, утырышалар, сәйләшәләр, әйтерсең лә, алар стихияле рәвештә генә бер-берсе белән танышып
киткән гади дуслар’. Мин шулайрак аңлый идем аларның үзара мәнәсәбәтләрен.
4
1911 елның август башларында шикелле, мин беренче тапкыр Галимханның квартирасына бардым.
Квартира дип, квартира да түгел инде аның торган хирә 7—8 квадрат метрлык кечкенә генә бер бүлмә шунда.
Ул чагында Казанның Болак һәм Кабан күленең Кремль ягы бәтенлэе белән «руслар ягы» дип
йөртелә иде. Анда еи яисә квартира тотып, гаилә белән яшәүче татарлар бетенләй юк диярлек. Тик чит
шәһәрләрдән килеп, вакытлы торган берле- врымлы яшьләр генә шундагы руслардан аерым бүлмә
апалар. Галимхан да Кабан күленә якын гына бер рус өендә бер бүлмәгә урнашкан иде Мин, барып кергәч
тә. иң влек:
— Күпме түлисең бу бүлмәгә! — дип сорадым.
— Алты сум, — Диде Галимхан. — Татарлар торган якта мондый бүлмәне дүрт сумнарга да табып
була булуын да, ләкин мин, кесәмә авырлык кипсә дә, рус арасында торып, русчамны уткерләтү өчен,
шунда яшәргә булдым.
Аның бүлмәсендә искерәк кенә одеал белән бер мендәрле тимер кроват ь, буялмаган агач әстәл
белән ике урындыктан башка нәрсә юк иде.
Аның өстәле өстендә бармак төртерлек тә ачык-буш хир күренми. Өстәлнең ике башына китаплар,
кулъязмалар өелгән. Урталыкта эрөле-ваклы терле кәгазьләр чәчелеп ята. Мин өстәл янындагы
урындыкка барып утыргач та, әнә шул кулъязмаларга күз ташладым.
Нинди кәгазь гуры килсә, шуңа язылган кулъязмаларны күргәч, минем исемә бер хәл килеп төште.
Бервакыт мин Оренбургта чагымда, «Шура»да бастыру өчен, Риза Казыйга бернәрсә биргән идем.
Ул аны кулына алгач көлеп куйды:
— Үзең. Америка язучылары шикелле, нинди кәгазь туры килсә — шуңа язгансың икән.
Шуны исемә алдым да, зчемнән генә:
— Әллә чынлап бөтен Америка язучылары да шулаймы икән, Галимхан да шу ларга охшарга
телиме икән! — дип уйладым. — Кем белә, бәлки шулай да булыр .
Мин Риза Казыйның әлеге сүзләрен әйттем дә:
— Чынлап та, әллә син дә шуларга иярәсеңме! — дидем.
Галимхан башта, моңа хавап бирмәстән, түбәндәгечә сөйләп китте:
— Берәр хихәя кебек нәрсәне язар алдыннан, мин иң элек үземнең күз алдымнан үт кән
вакыйгалардан, фактлардан чыгып, шул язачак нәрсәмнең эчтәлеген планлаштырам. Аннан соң аның
склетын эшләргә башлыйм Шул ук вакытта яңадан искә төшкән яисә шул чагында күзгә күренгән һәм кемнән
дә булса ишеткән араклы-кирәкле, лоеклы булган вак кына нәрсәләрне, материалларны аерым кәгазь
кисәкләренә яза барам Склет тәмам булгач, аны шул кәгазь кисәкләренә язып барган нәрсәләр белән
тулыландырып, сипләп, яңадан эшләп чыгам. Әнә шулай кечкенә генә бер скелеттан зур, тулы, бетен бер
нәрсә пәйдә була!
Ихат эше гахәл бер нәрсә бит ул. — ди Галимхан — Син башта үзең ясаган- уйлаган план белән берәр
нәрсәне яза башлыйсың. Ләкин, яза торгач, синең әлеге планың белән андагы фактлар, вакыйгалар
башлангыч юл яисә беренче маяк булып кына калалар. Э кайчагында бөтенләй әһәмиятләрен дә югалталар.
Чөнки язган саен, синең күз алдыңда әллә кайчангы истәлекләрдән калган тәэсирләр бер бер артлы яңадан
ханлана башлыйлар. Менә шулар өстене күз алдыннан үтеп торган бүтән хәлләр дә кил еп кушылалар, синең
дикъкатеңне чорнап алалар Шулай ител, синең аңың киңәя, тармаклана, тормыш эчен» яңадан кереп китеп,
эзләнергә мәхбүр була. Әнә шул рәвешчә сннәң их*Ди эшең үзенә көч хыя. синең эшеңә тулы бер иәтихә
ВЭШНРН ■ЗАМАНДАШЛАРЫМ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР
бирә. Менә мин хәзер «Яшь йөрәкләр» дигән бернәрсә язып ятам. Минем планым буенча, ул күп булса 40—
50 битлек хикәя сыман нәрсә булырга тиеш иде. Ләкин инде ул зур бер повесть яки роман тесен алып бара.
Әнә шул чәчелеп яткан вак кулъязма- лар, кәгазь кисәкләре аның мөндәриҗәсенә кереп бетәчәкләр.
Шуннан соң ул әлеге Риза Казый сүзләренә бәйләп сөйли башлады:
— Мин Америка язучыларының нинди кәгазь туры кипсә, шуңа язулары турында бернәрсә дә
белмим. Әмма мин шуны әйтергә телим: төрле язучыда төрле гадәт бар. Мәсәлән, Көнчыгыш сарай
шагыйрьләренең берсендә шундый гадәт булган, диләр: ул, бераз язган саен, иягендәге сакалының
бөртекләрен йолкып ала икән. Хан моның белән кызыксына да аңа боерык бирә: «Менә шул турыда бер
шигырь яз, ләкин сакалыңа кагылма!» — ди. Шагыйрь утыра да утыра, ләкин барып чыкмый, баш эшләми.
Бармакларны сакалга табан суза башлады исә, хан боерыгы җибәрми.
Иң азагында шагыйрь ханның алдына тезләнә:
— Юк, ханым-солтаным. — ди, — башымны киссәң дә, мин сакалымны йолкымый торып,
иҗатымны башкара алмыйм!..
Галимҗан тагын да үзенә таныш бер язучының гадәтләре турында сөйләп китте-
— Иҗат эшенә утырган чагында, ул язучының язу өстәлендә җыйнаклык, пөхтәлек булса да, язу
эшеннән тукталганда инде аның өстәл өстен дуңгыз аунагандай бер хәлдә күрәсең. Хәтта аның язылган
кәгазь кисәкләре дә төрлесе төрле җирдә чәчелеп, буталып беткән була. Ул аларны соңыннан көч -хәл
белән җыеп алып тәртипкә сала. Бу нидән шулай!.. Чөнки ул, үзенең бөтен күңелен, уен, дикъкатен салып,
артык бирелеп язганлыктан, күп вакытта каләмен, кара савытына манам дип, шап иттереп өстәлгә
китереп тә кадый яисә кара савытын төртеп аударып та җибәрә. Каләмен чамалап мануга игътибар
итмәгәнлектән. каләмгә артык күп сыланган кара өстәл өстенә дә тама. Яза торгач, шулчаклы мавыгып,
кызып китә, язылып туктаган кәгазьне бер кырыйга этел кенә җибәрә дә тиз генә икенче кәгазьне — нинди
туры килсә, шуны эләктереп-тартып ала, ә теге этеп җибәргән кәгазь бер читкә очып китә.
Бервакытны шундый бер хәл була: ул бер журнал өчен очерк яза һәм язып бетергәч тә, аны яңадан
карап, укып-нитеп тормастан, редакциягә җибәрә, аннан типографиягә китә. Типографиядә җыелып,
корректурасын укый башлагач, корректорлар очеркның урта бер җирендә аптырап калалар: сүзләр дә,
җөмләләр дә, әйтергә теләгән фикерләр дә бер-берсенә ябышмый. Аптырагач, редакторга күтәреп
китәләр. Ул да укып карый:
— Юк, ябышмый, бернәрсә дә аңлашылмый! — ди.
Иң азагында язучының үзенә баралар. Ул үзе дә. укып карагач, хәйран була:
— Арадан берәр кәгазь кайда да булса төшеп калгандыр яисә берәр җирдә буталып ята
торгандыр. — ди ул. — Эзләргә, табарга кирәк!
Эзлиләр, редакциядән дә, типографиядән дә, язучының өстәл өстендәге кәгазьләр арасыннан да
эзлиләр, ләкин табылмый.
Шуннан берничә вакыт үткәч, теге әдип язу өстәленә җәелгән кәгазь урынына башка бер кәгазь җәеп
куярга була. Шул чагында аның күзләре өстәлгә җәелгән кәгазьдәге язуларга тешә. Я хода, үз язуы икән!
Әлеге очеркны язган чагында, ул һичнәрсәгә игътибар итмәстән, кызып китеп, өстәлдәге кәгазьгә яза
биргән._
Шуннан бер ел элек мин. «Гасыр» кетепханәсенең тапшыруы буенча, әлеге Галимҗан сөйләгән
язучының зур гына бер нәрсәсен күчереп чыккан идем. Аны күчерү шулчаклы авыр булды миңа, җан
тирләрем чыкты. Дөрес, ул әйбер канәгатьләнерлек дәрәҗәдә тәртипле, аңлаешлы язылган. Сүз
тезелешләре матур, җайлы: вакыйгалар, җепкә тезелгәндәй, бер-берсенә тигез, шома булып бәйләнеп
баралар. Ләкин, язу мәсьәләсенә килгәндә, ничек итеп әйтим инде, ирекле-ирексез, бер гарәп шагыйре-
нең: «Яр буендагы каз аягы эзләренә охшаган хатыгызны алдым. Ләкин укыр өчен үзегезне чакырырга
кирәк булыр», — дигән сүзләрен хәтерләргә туры килә.
«Гасыр» кетепханәсенең хуҗасы Әхмәтгәрәй Хәсәни дә әйтә:
— Шуның өчен дә без аның әсәрләрен матбугатка яңадан күчертеп җибәрәбез, чөнки хәреф
җыючылар танымыйлар, — ди.
Шул турыда Галимҗанга сөйләсәм, бу юлы да ул язучыны яклый:
— Ул артык бирелеп китөп, тирән уйлап язуы аркасында, башына килгән фикер-
ларие, күз алдында җанланган сурәтләрне тасвир итүгә чумып, язуының матурлыгына булган игътибарын да
югалта, — ди.
Мин китәр алдыннан Галимҗан сорап куйды:
— Син Нәҗип Думавины күрдеңме!
— Юк— Нигә, ул мондамыни!..
— Мин аны моннан биш-алты кон элек урамда гына күрел калдым, встендә иске ■ генә киемнәр,
аркасына кечкенә генә бер биштәр дә аскан иде Эндәшергә уйлаган идем дә, әллә ни яхшысынмадым.
— Гаҗәп, кая бара икән соң ул!_ Шахтага түгелдер лә!
Үзем торган «Болгар» номерларына кайткач, аның конторасыннан миңа бер ачык хат китереп бирделәр.
Бу хат Нәҗип Думавидан иде:
— Бубидан ашыгыч рәвештә Казанга хәрби идарәгә чакырыл алдылар да. килеп тешугә. солдатлар
лагерена озаттылар. Бер тиен дә акчам юк, бер сум гына булса да җибәрә күр!
Нәҗип Думави набор вакытында тиешле проценттан артып калган таза егетләрнең берсе — запас
солдат икән. Шуның очен дә аны бер айга «уен»га озатканнар. |Бу чагында ул Габдулла Бубилар
мәктәбендә укыта иде.| Галимҗан да аны шунда кител барганда күреп калган икән.
Бу чагында мин үзем дә акча мәсьәләсендә шактый кыйнала идем. Икенче конне иртә белән, шул
турыда уйланып торганда. Галимҗан ибраһнмое килеп керде:
— Я, нихәл, тыныч йокладыңмы!
— йокысы качмас иде әле аның, менә шунысы күңелсезрәк—
Мин Нәҗипнең ачык хатын аның алдына куйдым.
— Алай булса, миндә оч сум акча бар әле. мә, шуны җибәр!
Ул башта миңа бер сумлык кәгазь акча бирде дә аннан соң
— Тукта әле, — диде, — ул бит тоткын хәлендә, тагын да бер илле тиен кушарга кирәк. Без монда
ничек тә рәтләрбез, һич булмаганда, Һади абзыйның җил ягына салам кыстырырга туры килер!
Шуннан тагын үкенгәнрәк рәвештә:
— Шул чагында Нәҗипкә эндәшәсем калган икән, кулына ук тоттырып җибәргән булыр идем, —
дип естәде.
Мин почтага барырга җыенган гына идем. Нәҗипнен хатыны килеп керде:
— Мин кичәгенәк Нәҗип янында булдым. Сезгә сәлам әйтте.— диде уп.— Нәҗип сездән акча
сорап язган булган икән. Инде җибәрмәскә кушты—
Нәҗип лагерьдан кайткач та, аның белән без икәүләп Галимҗанга бардык. Галимҗан үзендә туры
килде. Ул Нәҗипне кочаклап каршы алды да:
— Я, лагерь бик ватмадымы үзеңне! — диде.
—* Вату кайда! — диде Нәҗип, күңелле генә итеп.— Саф һава, вакытлы ашау-эчү. хәрәкәт. Мин үземне
яхшы хис итә башладым әле.
Нәҗипнең бит һәм куллары җил-кояш астында тимердән каралып киткән иде Без ачәүләп. Думавига
җибәреш ән акча исәбенә, ресторанга сыйланырга киттек. Башта сүз аак-теякләр турындарак барды. Болар
арасында яхшы ук күңелсезлеклар дә бар иде. Шуңа күрә булса кирәк. Галимҗан сүзне икенче бер җитди
мәсьәләгә борды
— Бәширн, минем сиңа әйткәнем юк шикелле әле. — диде ул. — Мин бит татар теленең сарыф вә
нәхуын тәмам эшләп бетердем. Киләсе уку елына басылып чыкса кирәк.
Галимҗанның шушы сүзләре Нәҗипне дә җанландырып җибәрде
— Синең аны язуың турында Бәширн миңа соиләгән иде. — диде ул Галимҗанга. — Хәтта мин синең
квартирыңа барып, язган нәрсәләрең белән ныклап танышырга һәм үземнең кайбер фикерләремне,
киңәшләремне әитертә дә уйлаган идем, моһим вә җитди бер эш бит бу. Тирәннәнрәк уйлап эшләргә кирәк
аны.
— Ярдәм итәсез икән —бик әйбәт булыр иде. — диде Галимҗан да. үэеиең теләген һәм
канәгатьләнүен белдереп
Шуннан соң Нәҗип Галимҗанга байтак кына сораулар бирде һам үзәнең кайбер киңәшләрен әйтел алды.
1 Морфологиясен һем синтаксисын.
БӘШИРН ■ ЗАМАНДАШЛАРЫМ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР
— Зур эш бу, Галимҗан, зур эш, — дип кабатлады. — Татар мәдәнияте тарихында татар теленең
сарыф вә нәхуын беренче тапкыр ашлап чыгару — меңге онытылмаслык бер хезмәт!..
Нәҗип Думаем чын мәгънәсе белән педагог һәм педагогияне тирәннән аңлап, аңа нык бирелгән бер
кеше дә иде. Ул узенең табигате, яратылышы белән ук педагог иде. Мин моны аның педагогия турында
сейләгән фикерләренә карап кыиа әйтмим, ә берничә тапкыр аның укыткан җирләрендә, класста дәрес
биргән чакларында булган- нарымны да куз алдында тотам. Нәҗип Думәвн укучы балаларны ничаклы
яратса, укучылар да аны шулчаклы ригая итәләр, тыңлыйлар иде. Мин, Вәрәки авылында ике ел
укытканнан соң, аннан киткән чагымда, үз урыныма Нәҗип Думавины тәкъдим иткән идем. Нәҗип анда
дүрт ел укытты. Укучылар да, аларның ата-аиалары да миңа гел хат язып, Нәҗиптән бик риза
булганлыкларын, аны тәкъдим иткәнлегем «чей, миңа рехмәтләрен белдерделәр.
Менә шуңа курә дә мин Нәҗип Думаеи белән утырышкан чакларда, әдәбият турында сөйләшүдән
дә бигрәк, педагогия хакында гәпләшүне артыграк, файдалырак саный идем.
Сойләшә торгач, Нәҗип тагын да әрнү, сыкрану белән кызып китте:
— «Мәдәният мәйданында үсәбез!» дип лаф орган булабыз. Дәрес, матбугат вә әдәбият
дөньясында күзгә күренерлек уңышларыбыз да юк түгел. Ләкин уку -укыту тәртипләренә, педагогия
мәсьәләләренә килгәндә, бездә әле һаман да шул иске мунча, иске таш!..
Галимҗан да аның сүзләрен куәтләп җибәрде:
— Бу елкәдәге үсешебез әле бака ботыннан гына!
— Бака ботыннан булса — бер хәл әле... Бака бәкәленнән диген.
Нәҗип тагын да кызып сейлэп китте:
— «Ысулы җәдит» дигән булабыз. Без бит яңа тәртип белән дә балаларны, искечә укытуга
караганда, укырга-язарга тизрәк ейрәтүдән узганыбыз юк. Балаларны укырга- язарга ейрәткәннән соң,
һаман да шул гарәп теленең сарыф-нәхуын укыта башлыйбыз. Укудан туктагач та, сука башына ябышачак
яисә шахтага күмер чукырга китамәк татар малаена ни пычагыма кирәк ул гарәп сарыф-нәхуы!! Телгә
алып әйтүе дә оят бит, үз ана телеңнең сарыф-нәхуы юк!.. Ел саен мәктәпләр ечеи кырын-иллеләп уку
китаплары бастырып чыгаралар. Якуб Хәлили тесле мәзин дә уку китабы яза, Хәбибрахман Зәбири кебек
сәүдәгәр дә дәреслек яза, Фоад Туктаров шикелле, гимназия белән университет арасында калган
«галим»нәр «педагог» булып китәләр дә китап язарга керешәләр!-
...Сойләшә торгач, сүз әдәбият мәсьәләсенә дә барып җигте. Ул да шул Нәҗипнең мәктәпләрдә
укыту өчен әдәбият дәреслекләре булмавыннан зарлануы аркасында килеп чыкты. Шуннан кайбер
әдипләрнең иҗатларына бәя биру мәсьәләсенә дә килеп терәлдек.
Галимҗанның татар шагыйрьләре турындагы карашларына бер генә терле дә сүз катмастан, тыныч
кына утырган Нәҗип Думави Дәрдмәндкә караган сүзләрдән соң:
— Куй әле, зинһар, Галимҗан! — диде. — Безнең тормышта аңардан башка да, ометсезлеккә
тартып, йорәкләрне әрнетә торган хәлләр аз түгел!-
5
Быел, 1911 елда, мин Мәкәрҗә ярминкәсенә барып, бер атнадай гына торып кайттым да үткән кышта
укыткан Вәрәки авылына киттем.
Рузаевка станциясендә минем Байбикоа дигән танышларым бар иде. Юл уңае белән шунда туктап,
берәр кон кунак булырга уйладым. Элек мин ул турыда бернәрсә дә белми идем: Шәриф Камаллар авылы
Пешлә Рузаевкага терәлеп кенә тора икән. Мин әлеге Байбиковлардан- «Шәриф Камалны беләсезме!»
— дип сорадым.
— Нигә белмәскә! — диделәр алар.— Шәриф Камаллар белән без бэрышыл-киле- шеп йорибез.
Әле ничә генә ул энесе Габдулла белән бездә булды.
— Ул хәзер дә авылындамыни!
— Әйе!
Шуны белел алгач, шатлыгымнан нишләргә дә белмәдем һәм Шәриф Кәмалны эзләп киттем.
Мин аны урамда очраттым.
Өстенә кара тужурка, башына тар кырпылы каракүл бүрек кигән, сейкемле. ак чырайлы, сакал -мыексыз
берәү минем алдыма килеп басты да иң элек тесмерләп ■ мрал торды. Аннан соң, тартыиып-нител
тормастан. үзенең ялгышмавына ышанган рәвештә:
— Исәнмесез, Зариф әфәнде! — диде.
Мин гаҗәпләнеп:
— Сез кем буласыз соң! — дидем. — Мине кайдан беләсез!
— Мин — Шәриф Камал булам! — диде ул. күрешү очен кулын сузыл. — Сезне сорашып белүемә,
бәян итүләренә карал таныдым. Кичә генә Байбикоалар да «Ул шушы коннәрдә килергә тиеш», —
дигәннәр иде. Шунлыктан, бу башка кеше булмас, дип уйладым.
Икәүләп аларның ейләренә киттек. Калка телләренә барып җиткәч. Шариф Камал мине туктатты:
— Әнә миием бабай — әтинең әтисе кайтып килә, аның белән таныштырыйм әле сине. Бик
кунакчыл карт, матбугат, әдәбиятны да яратып укый.
Озын буйлы, шактый таза гәүдәле, күз карашлары да җанлы гына, тере генә, күрер күзгә 60—65
яшьләр чамасында булыр, ак сакаллы карт, безнең янга килеп җиткәч, Шәриф Камал:
— Менә, бабай, кадерле кунак! — диде. — Казаннан килгән Зариф Бәшири дигән шагыйрь, әдип.
Бәлки, шигырьләрен укып та хәтерли торгансыңдыр!
Карт ике кулымны бердән узенең куллары арасына алып кысты да:
— Беләм, беләм, бик белем! — Диде. — Кадерле мосафир икәнсең!
Шуннан соң ул зарлы тавыш белән:
— Изге кәйгә — җомга кененә туры килгәнсең икән, балам, кадерле мосафир. —
диде,— Мин сездән миңа тизрәк улем теләп дога кылуыгызны сорыйм. Изге кеидә .*> килгән
мосафирларның догалары кабул була торган иде...
Мин, деньяда тизрәк улем килүне теләүчеләр дә бар икән, дип гажәпләндем дә:
— Нигә, бабай, деньядан шулчаклы туйдыгызмыни, тормышта зур авырлыклар күрдегезме әллә!
— дидем.
— Юк, балам, юк! — диде бабай.— Тормышымда зарланырлык авырлыклар күрмәдем. ил имамы
булып, иадерхәрмәт белән гомер кичердем. Уп яктан бик ризамыи. Аннан әйтүем түгел. Хәзер миңа йоз
дә биш яшь. Шул озын гомер зчеидә күпме ге- иаһы кичергәнмен. Инде тагын да яшәп. тагын да күпме генаһы
кичерергә кирәк. Аплаһы тәгалә үзенең яратмаган бәндәсен, озын гомер биреп, күп геиаһларгә дучар иту
белән ләгънәтли, дигәннәр борынгы китаплар.
— Әй. бабай, нигә алай еметсезләнергә! — дидем мин. — Кеше бит гомере буена генаһы кылып кына
яшәми. Бәлки, синең яхшы эшләрен гонаһыңа караганда да күбрәктер. Менә бит халыкка нинди файдалы
хезмәт итүче балалар, балаларыңның балаларын үстергәнсең, тәрбия иткәнсең. Менә улыгыз Шәриф
халыкка аң бирү, аларны тәрбия итү юлында нинди яхшы китаплар яза, безнең шикелле мосафирлар, аны
күрү очен, ерак җирләрдән киләләр Меиә шуның үзе генә дә бетен гоиаһыңны жуярлыи бит әле, бабай...
Тазалыгың җирендә булырга охшый, син шуңа куанып, аларның кадер- хормәтләре астында рәхәтләнеп
яшәүне телә!
— Анысы шәкер. балаларым кадер-хормәт итәләр! —диде бабай. — Ләкин үзем кырысрак, тынгысыз,
ярсурак табигатьле булдым. Балаларымны да. килемнәрне дә рәнҗетергә, хәтерләрен калдырырга туры
килде. Ярый ла алар бәхилләп гүргә озатсалар!
Шуннан соң уп. якын һәм үз күргәндәй итеп. Шәриф Камалга карап алды да:
— Әле менә улым Шәриф тә минем шушы начар якларымны әкият итеп язды! — Диде
Мин Шәриф Камалдан:
— Нинди хикәя соң ул! — дип сорадым.
— «Кычкырыш» дигән хикәяне әйтә. — диде Шәриф.
,!viMmvj!.o НЛ1ГЯЯ wM.rvffmWHvwvrB кайтса
Шуннан соң бабайга:
— Ул хикәяне язганы ечен хәтерең калмагандыр бит!.. — дидем.
— Юк, балам, юк! — диде карт. — Шуны укыган кешеләр андый табигатьле булуның начар нәрсә
икәнлеген курсеннәр дә. уз-үзләрен төзәтсеннәр, тәрбия итсеннәр. Бәлкем, шуның да савабы тияр миңа!
— Бик дорес әйтәсең, бабай, әнә шундый улларың булуына шатланып яшәргә кирәк. Үзең
әйтмешли, хода гомер биреп ләгънәтләсә, аңа каршы менә шундый балалар белән шәрәфәтле
кылгандыр үзеңне.
Бабайның күңеле ачылып киткәндәй булып, тагын да сойкемле рәвештә Шәриф Камалга карап
алды:
— Мосафир кунакны ойгә алып кер, балам, кунак ит!
— Юк. бабай, — диде Шәриф Камал. — Мии аны ойгә алып кермим, энем Габдулла янына алып
барам. Анда күңеллерәк булыр!
— Бик әйбәт, балам, анысы да әйбәт!
Карт белән Шәриф ойләренә кереп киттеләр.
— Мин ос-башымны алмаштырып чыгыйм әле, — диде Шәриф Камал.
Ул кара пальто киеп, газета белән чорналган галошны култыгына кыстырып чыкты.
— Коннәр аяз, коры булса да. «запаслы ат арымый» дигәндәй, андый-мондый яңгыр явып калса
дип, резинка галошны да алдым әле.
Шәриф Камалның энесе Габдулла авылдан бер чакрымдай гына ераклыкта бу лган, уйсу-узән бер
җирдәге куаклыкта еч-дүрт бия бәйләп, шуларның сөтләреннән кымыз әчетә икән. Тимер юл
станциясендә торучылар, кичләрен килеп, кымыз эчәләр. Шәриф Камал мине шунда алып китте. Шул
җирдә кечкенәрәк кенә, искерәк кенә бер ой дә бар. Габду лла җәй коне семьясы белән монда гора икән.
Ул безне егетләрчә, ачык чырай, якты йоз белән каршы алды:
— Минем аңлавыма караганда, бу кеше — Зариф әфәнде булса кирәк, — диде У" Да
Мин шунда ук чамалап алдым: Шәриф Камал белән Габдулла тес ягыннан да, табигатьләре ягыннан
да бер-берсенә бер генә бертек тә охшамаганнар. Шәриф Камалның хәрәкәте әкрен, табигате басынкы,
аз сүзле, шуның белән бергә аның күз карашлары тирән уйчанлыгын күрсәтә. Габдулла исә сүзгә юмарт,
сөйләгәндә өздереп сейли, ярып сала. Хәрәкәте җитез, җилләнеп йори. Шунлыктан мин байтак вакытка
чаклы Шәриф Камал белән сүз башлап, сөйләшә алмый утырдым, чонки Шәриф Камалга төбәп берәр
сорау ташласам, аңа җавапны Габдулла бирә.
Өйнең ике тәрәзә арасындагы стенасында бер скрипка эленеп тора. Мин Шәриф Камалга карап;
— Бу кайсыгызныкы! — дип сорадым. Аңа да җавапны Габдулла бирде:
— Ул Шәриф агайныкы, — дңце. — Шәриф агай һәр көнне менә шунда килә дә. алдына берәр
бутылка кымыз куеп, скрипкасын сыздырып җибәрә. Үзе уйный, узе нәрсәдер уйлый. Аннары соң идән
буенда арлы-бирле атлап йөри. Кайчагында үз-үзенә сөйләнеп тә куя!
Бәлки, Габдулла Шәриф Камал гадәтләре турында тагын да күбрәк сөйләр, мин дә рәхәтләнеп
тыңлаган булыр идем, ләкин Шәриф Камал аны туктатты:
— Син тагын хатыным белән ничек авыз үлчәшкәнне дә сөйләргә уйламыйсыңмы!!.
Шуннан соң Шәриф Камал, энесенә куп сөйләргә юл куймаска теләгәндәй, минем белән бабасының
әңгәмәсе турында сөйләп алды.
— Кызык карт. — диде ул, — Зариф әфәндедән дә. тизрәк үлүен теләп, дога кылуны сорый. Үзенең
гайрәте һаман да җирендә әле: юк кына бернәрсә өчен дә бөтен еи эчен зир-зәбәр китереп ала. Үзе болан
саф күңелле ул. соңыннан үкенеп тә куя.
— Әлеге хикәяң чынлап та аның турындамы!
— Бөтенләе белән, — диде Шәриф Камал. — Хикәядә аны азарлаган икенче карт — аның энесе,
анысы басынкы табигатьле, әхлаклы карт. Ул да исән эле.
Менә шуннан соң гына без Шәриф Камал белән сүзгә керешеп китә алдык.
— Минем һәрбер хикәям үз күз аддымнан, үз җилкәмнән үткән хәлләрдән, ва-
мыйгалардан алынып языла, үз әйләнә-тирәмдәге кешеләр сурәтләнә, — Ди ул. — Яшь булсам да, шактый
күпне күрергә туры килде.
Шәриф Камал ниндидер бер сатучыга малай булып йори. Каспий диңгезе буенда балык
промыселларында эшли. Шул промыселларның берсендә бер кыз белән яратыша, аны оныта алмый. «Аның
турында бер хикәя дә язам әле», — ди ул.
Шуларны сейләгәннән соң ул стенага эленгән әлеге скрипканы алды да уйнап м җибәрде. Үзе уйный,
үзе җырлый, уйнаган, җырлаган саен, моңы кочәя, тавышы калтырана. Аның калтыранып чыккан
тавышы, алай артык кечле яңгыравыклы булмаса да, узенең йорәктән чыгуы белән синең дә иорәгеңне
калтырата иде. Син шунда йорә- геңдә тирән, югалмаслык эз калдырган Әнисәләрне, Мәдинәләрне күз
алдында җанландырасың. Кем белә, бәлки, Шәриф Камал да шулай мәхәббәт белән янып-каел калган
промысел кызын күз алдына бастырып, аны кызганып моңая торгандыр!
Ул, уйнаудан тукталып, скрипкасын яңадан элеп куйгач, минем иорәгемнең нәрсә ечен
борчылганын сизенгәндәй иттереп:
— Мәхәббәтеңне исеңә тошердеме скрипка! — дип куйды. Мин авыр гына бер иерсенү белән
җавап бирдем.
Габдулла естәл остенә оч шешә кымыз китереп куйды да:
— Киленегез менә дигән мишәр пәрәмәче әзерли, шул олгергәнче, кымыз эчә торыйк, — диде. —
Ләкин пәрәмәч ат итеннән түгел, яшь, симез бозау итеннән!
— Алай булгач, мишәр пәрәмәче булмый инде ул, — дидем мин. Шәриф тә келеп җибәрде:
— Меселмаи пәрәмәче дә түгел!
Әкрен генә кымыз эчә-эчә, Шәриф Камал белән байтак сойләшеп агдык.
— Казан матбугаты белән бер дә бәйләнеш тотмыйсың, ахры, син! — дидем мин. -
— Юк шул, — диде Шәриф Камал, — ләкин бу нинди дә булса бер исәп, план Ь белән түгел. Үз-
узеннән шулай килеп чыкты. Беренче хикәямне татар деньясында бер- ~ дәнбер журнал булган
«Шура»га җибәргән идем. Риза Казый, аны бастырып чыгаргач та, үземә хат язды. Ул хатын үз исеменнән
генә түгел, Закир Рәмиев һәм Фатих Кә- j римиләр исеменнән дә язганлыгын әйтә дә, азагында: «Каләмегез
кочле, языгыз, җибәрегез, тоткарсыз рәвештә бастырып торырбыз!» — ди. Беренче тапкыр шундый сүзләр
белән минем ру хымны, дәртемне күтәрүчеләр шулар булгач, язган нәрсәләремне аларга җибәреп торуны
үземә бурыч игеп санадым.
Ул үзенең ботенләйгә Оренбургка күчеп барырга, шунда җирләшергә җыенганлыгын да әйтеп алды.
Казан матбугаты белән бәйләнештә булмаса да, Шәриф Камал Казандагы кайбер күренеклерәк татар
язучылары, шул җомләдән Галимҗан Ибраһимов белән дә бәйләнеш тота, хатлашып тора икән.
Шәриф Камал белән безнең утырыш, юк кына бер сәбәп аркасында, котелмәгәи- чәрәк тәмамланды.
Габдулла кыр ягына чыга торган тәрәзәгә карады да
— Әнә мулла килә, ул, мегаен, Зариф әфәнденең монда булуын ишеткәндер, аны эзләп килә
торгандыр, — диде.
Без дә тәрәзә аркылы күз салдык. Зур гына арбага матур кара туры ат җиккән берәү әлеге без утырган
оигә якынлашып килә иде. Арбадагы кешене күргәч тә, танып алдым:
— Яңа Аллаголның Харис мулла мәктәбе могаллиме ич ул! — дидем мин.— Кайдан килеп чыккан ул
монда!
Мин 1909—1910 нчы елларда Пенза губернасы Яңа Аллагол |Устрахманка| авылында укыткан
чагында, шул авылның Харис мулла мәктәбендә ярыйсы гына ачык фикерле, аңлы бер укытучы бар иде.
(Аның исем-фамилиясен хәзер хәтерли алмыйм]. Ул минем белән нык аралаша, аш мәҗлесләрендә,
муллалар белән сүз корәштергән чакларда, аларга каршы тешә торган иде. Менә шушы кеше, Шәриф
Камаллар авылындагы бер карт мулла үлгәч, аның урынына мулла була да шуның кызына йортка керә.
Шәриф Камал шуны миңа соиләгәннән соң:
— Ул безнең белән аралаша, сезне гел сагынып, искә алып сойли. — диде.
Әлеге мулла ахылдап килеп керде дә:
— Мин сине станциядә күреп калдым Ләкин, »ан күрде, кояш алды» дигәндәй, син халык арасында
буталып, күздән югалдың! — диде.— Шуннан соң мин еигә кайтып.
■-ЗАМАНДАШЛАРЫМ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР
ат җиктем дэ, сезне эзләп киттем. Байбиковларда, Шәриф Камалларда булдым, азагында менә эзләп таптым.
Әйдәгез, Шәриф абый, пгммәгез дә безгә!.. Остабикә тавык тутыра калган иде...
Бу кешенең мулла булу хәбәрен ишету һәм аны мулла хәлендә куру миңа сәер дә, авыр да булып
тоелды. Шунлыктан мин аңа турыдан-туры:
— Мин синнән моны кетмәгән идем, — дидем. — Шундый аңлы башың белән мулла булу гына да
җитмәгән тагын, аксак суфилар тесле, мулла кызына йортка да кергәнсең!
— Нишлисең бит, тормыш, Зариф әфәнде! — ди ул, авыр гына корсенеп.— Татар мәдрәсәсе биргән
белем шуннан артыкка ярамагач, теләсәң-теләмәсәң дә. шуңа риза булырга мәҗбүр инде... Коры аң белән
генә әллә кайда барып булмый икән шул ул. Аң буенча йерерлек белемең булмагач, — нишлисең!
— Нәҗип Думавиның «Мулла булам, мулла!»еы, — дип куйды Шәриф Камал да.
Габдулланың иптәше әзерләгән пәрәмәч әле яңа гына естәлгә куелган, аны зур бер иштиһа белән
ашый гына башлаган идек. Шундый тәмле пәрәмәчне ташлап китүе дә кызганыч, тутырган тавык та үзенә
тарта!.. Пәрәмәчне ныклабрак ашасаң — тавыкка урын калмый. Шәриф Камалга да шуны әйтеп алдым:
— Итәктән тартсаң — җиңгә, җиңнән тартсаң — итәккә!
Шәриф Камал да келеп:
— Пәрәмәч — безнең мишәр халкында меселман азыгы, — диде, — аны ашау меселманлык билгесе
санала; тутырылган тавык булса — милли татар азыгы. Шулай булгач, әйдә, ни булса — шул булыр,
меселман булганчы, татар булыйк!..
Шулай келешә-көлешә, арбага чыгып утырдык.
6
Борынгылар әйтмешли:
— Дүрт ягым кыйбла!
Бу юлы Уфага килгәч, туп-туры әлеге «Нур» номерларына тоштем:
— Рәхим итегез, менә паспорт, менә ак билет!
Ашап-эчеп, бераз гына ял иткәч тә, Гафуриларга «паспортлы кеше» булып барырга җыенган идем.
Ләкин, кетелмәгән ике кеше килеп, юлымны бүлделәр.
Бәрәки авылында миннән укыган шәкертләр-кызлар арасында Хава исемле искиткеч зирәк, үткен
табигатьле бер ятимә кыз бар иде. Вәрәки халкы әнә шул кызны Уфага мегаллимәләр курсына укырга
җибәргән икән. Минем Уфада булуымны ишетеп, ул номерыма килеп керде. Мин гаҗәпсенеп:
— Хава, кайдан җил ташлады сине! Ә минем килгәнлегемне кайдан ишетеп ел- гердең! — дидем.
Хава моны бик очраклы гына белгәнлеген аңлатты.
Аның белән бергә озын буйлы, чандыр йәзле, ләкин гаҗәп уйчан карашлы, ярым еаропача киенгән
бер егет тә килгән иде. Ләкин, беренче тапкыр күзгә ташлану белән, ул әллә ничек күңелгә бик үк якын
булмаган кешедәй тәэсир калдырды. Хәтта мин: «Тапкан икән Хава да үзенә «тәти» бер егет!»—дигән
кебек уйга да килә яздым.
Бердән, әнә шундый тәэсир аркасында, икенчедән, Хава белән мавыгып китүемнән булса кирәк, мин
бу егетнең үзен кем дип таныштыруына да артык игътибар итмәгәнмен. Тик «Галия шәкерте» дигән
сүзләре генә колакка чалынып калган. Хава белән беркадәр сейләшеп утырганнан соң гына, мин әлеге
егеткә карап:
— «Галиядә укыйм» дидең шикелле син! — дидем.
— Әйе, шулай, — диде ул да, кырыс кына итеп.
— Күптәнме, ничәнче сыйныфта!
— Дәресен генә әйткәндә, мин хәзер укымыйм. Мәдрәсәне быел бетереп чыктым.
— Шәп! — дим мин.
— Нәрсәсе «шеп» инде аның! — ди егет.
— Галия мәдрәсәсеннән күбесенчә шәл кенә кешеләр чыга бит! — дидем мин. — Син менә шул
мәдрәсәдә иң кимендә 5—6 ел укыгансыңдыр әле. Шулай булгач, син дә зыялы 1 буласыңдыр инде!
— Кем белә инде аны! Эшли башлагач, эш юлындагы сәләт күрсәтер!
— Нинди юл белән, нинди эштә эшләргә уйлыйсың соң!_
— Бераз гына матбугат, әдәбият тирәсендә маташырга дәрт бар.
— Матбугат, әдәбият эшеннән хәбәрең бармы соң!
— Бераз гына!
— Алай булгач, әйт әле, егет, — дидем мин, — менә шушы шигырьне кем язган, аңа син ничек
карыйсың!
Шуннан соң мин Шәйхзадә Бабичның түбәндәге шигырен укыдым:
Күктә алла.
Җирдә иблис,
Мин — малай!
Берсе «дин!» дип, Берсе амин!» дип тарткалай!
Белмимен:
Әллә алла. Әллә иблис алдалай!
Әлеге егет, җилкәсен кысып, бер миңа, бер Хааага табан карады да:
— Әйтә алмыйм шул! — диде.
Хава аңа:
— Я, әйт инде, әйт! Нигә әйтмисең! — ди.
— Белмәгәч, нәрсәсен әйтсен ул!—дип, кисәтеп куйдым мин дә.— Алай булгач, егет, мин сиңа
Галиягә яңадан кереп укырга тәкъдим итәр идем. Шушы шигырьнең дә кемнеке икәнен белмәгәч...
Ләкин егет югалып калмады. Ул: «Син мине сынасаң, мин дә сине имтиханлап карыйм әле!» —
дигәндәи:
— Алай булгач. — диде. — миңа да бер шигырь укырга рохсәт итегез! — Шуны әйтегез әле: менә
бу шигырьне кем язган икән!
Дениедән еметем жок минем, деймен.
Әмергә үткен шеттей үкеибеймен.
Азаттык пән тыныштык коксәгәием, •Ойктамак пән омытпак» деп ээдоймен 2.
— Ә. бу казакъча икән шул. Мин казакъчаны аңламыйм шул! — дигән булдым.
Ләкин мин казакъчаны аңлыйм гына түгел, казакъ телен шактый яхшы белом. Өч ел буена казакълар
арасында бер шәһәрдә яшеп тә, казакъчаны аңлый алмаслык булсаң, аннары, казакълар әйтмешли, үзеңне
ишәкнең арт тоягы итеп санарга гына кала! Шулай ук мин Капал мәктәбендә казакъ балаларын да укыттым
бит. Аларга казакъ шагыйрьләренең матур шигырьләрен дә ятлата идем. Кү п кенә казакъча шигырьләр дә
беләм. Ләкин, гонаһыма каршы, менә бу шигырьнең кемнеке икәнлеген белми идем. Шунлыктан мин, әнә шул
белмәвемне яшерү очен, казакъ телен аңламаганга салыштым. Әмма мин моның белән генә ота алмадым,
әлеге үткен, кыю егет:
— Алай булгач, Зариф агай, оч ел шул якта яшәп тә. казакъ телен белмәгәч, аны, Уфага кайтып,
бездән ейрәнергә туры килер!—диде, елмаеп кына.
'Зыялы — интеллигент.
3 Доньядан еметем юк мимем димои.
Гомерем үтүенә үкенмимен.
Азотлык һәм тынычлык теләгәнем, Йокламак һәм онтылмакны мин эзлимен.
Б Ә Ш II Р II ^ЗАМАНДАШЛАРЫМ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР
Шулай итеп мин кимсетергә уйлаган егет үземнең борыныма чиртте! Шунлыктан мин бу шигырьнең
кемнеке булуын белү кирәклеген бервакытта да исемнән чыгармадым.
Тик байтак еллар үткәч, Октябрь революциясеннән соң гына, бу шигырьнең Лермонтовныкы
икәнлеген белдем. Аны атаклы казакъ шагыйре Абай Кунанбаев тәрҗемә иткән булган икән...
Хава белән егет ашыгып чыгып киттеләр. Ул көнне мөгаллимәләр курсында укучы кызлар үзара
гына бер әдәби кичә үткәрәләр икән. Шуны белдергәннән соң:
— Сезнең белән танышуыбыздан мин бик шагмын, Зариф агай, — диде уйчан карашлы какча
егет. — Ләкин мин, әгәр дә сез рөхсәт итсәгез, сезнең белән иркенләбрәк бер утырышырга теләр идем.
Бу кыска гына утырыштан мин, әлбәттә, бөтенләй тәэсирсез калмадым. Беренче тапкыр күз
ташлауда әллә ничек сөйкемсез төсле күренгән бу егет үзенә карата миндә җылы, якын бер тойгы
калдырды. Мин уйландым:
— Бу егет алай буш куык булырга охшамый. Хава да аңламый гына сайламаган, күрәсең, аны!
Шушы көннәрдә ураза бәйрәме килеп җитте. Шул уңай белән мине «Тормыш» газетасы
редакциясенә чакырганнар иде. Мин барган чагында, редактор Закир Ка- дыйридан башка, Мәҗит
Гафури, Сәгыйть Рәмиев, Нәҗип Думави һәм Сәгыйть Сүнчә- ләйләр, шулар белән бергә үк Хава белән
миңа килгән әлеге егет тә бар иде. Алар кемнеңдер, Сәгыйть Сунчәләйнеке иде шикелле, шигырен
тикшереп утыралар икән. Теге егет миңа карап елмайды да ияк кагып исәнләште, мин дә шулай җавап
кайтардым. Бу чагында минем барлык игътибарымны, бер дә көтелмәгәнчә, уйланмаганча, Нәҗип
Думавиның да шунда булуы үзенә җәлеп итте. Өч елдан артык күрмәгән Нәҗипне кочаклап алырга
теләсәм дә. аларның сүзләрен бүләргә кыймадым. Алар шигырь турында бер фикергә килгәннән соң
гына, мин утырган урынымнан торып:
— Нәҗип, мин кемне күрәм!!. Кайдан җил ташлады сине! — дип, аңа табан атлаган гына идем,
Мәҗит Гафури, нәрсәсенә шулчаклы ашыккандыр, минем юлымны бүлде дә:
— Мин сине Шәйхзадә Бабич белән таныштырырга булгач идем бит әле, — диде. — Менә ул үзе,
танышыгыз инде!
Ул миңа теге таныш егетне тәкъдим итте.
Мин нәрсә әйтергә дә һәм нишләргә дә белми аптырап калдым: ышанырга да, ышанмаска да
теләгәндәй, бер Мәҗиткә, бер егеткә карап тордым, чөнки мин Бабичны бөтенләй башка бер кыяфәттә
күз алдына китерә идем. Бабич, урыныннан торып, әллә ничек оялган да, кыенсынган да рәвештә, миңа
кулын сузды һәм:
— Без Зариф агай белән таныша язып калган идек шикелле! — дип елмайды, миннән гафу
сорагандай итеп.
Менә шуннан соң гына мин Нәҗип Думави белән шартына китереп күрешә, исәнләшә алдым.
Аннары Закир Кадыйри миңа карап:
— Менә бит, ничектер туры килеп, бүген Уфага биш олы шагыйрь җыелган,— диде. — Шуңа истәлек
рәвешендә, без газетабызның бәйрәм санында сезнең берәр шигырегезне бастырып чыгарырга булдык.
— Бик әйбәт!
Ләкин бу утырыш азагында бик үк күңелле булып чыкмады. Башта Сәгыйть Сүн- чәләй шигырен
беркадәр төзәтмәләр белән кабул иттеләр. Шуннан соң Бабич шигырен тыңладык. Ул «Көтәм» дигән
шигырен язып алып килгән иде.
Үткен телле, тирән хисле Бабичның зур бирелү белән укыган бу шигыре безгә шулкадәр ошады һәм
тәэсир итте ки, хәтта без укып бетергәннән соң да шактый вакыт сүзсез тордык, чөнки чын күңелдән
чыккан, йөрәк каны белән язылган шигырь иде бу!..
Төзәтмәләр кертү турында бер сүз дә әйтмәстән, без барыбыз да:
— Әлбәттә, бастырырга кирәк! — дидек.
Ләкин Закир Кадыйри моны хупламады.
— Шәй, мин бу шигырьне, — диде ул, — сәер якларын алып ташлаганда гына бастыра алам. Шәй,
бу көенчә мөмкин түгел!
Сез берникадәр вакытка аптырауда калдык. Бабич моны сизде булса кирәк: ул, шигырен түш кесәсенә
салып, урыныннан кузгалды да:
— Минем бу шигырем, халкыбызга ирекле кон килми торып, дөньяга чыга алмаслыгын үзем дә беләм.
Ә мин ул көнне чын ышану белән көтәм. Юк, мин генә түгел, аны бөтен халык көтә! — Диде дә, кыю-кыю
басып, редакциядән чыгып та кипе. Закир Кадыйри сөмсерен коеп, аска карады да:
— Шәй, фәүкыльгадә 1 кыю сүзләр, шәй, тули әмәл! — дип мыгырданды.
Без байтак вакыт тын тордык. Азагында бу тынлыкны Гафури бозды:
— Шулай да Бабич хаклы! — диде ул. Без дә авыр гына бер көрсенеп алдык.
Шуннан соң Гафури икенче бер мәсьәләне кузгатты:
— Бүгенге көтелмәгән бер очрашуны тарихи истәлек итеп калдыру өчен, бергә рәсемгә төшүне
тәкъдим итәр идем мин, — диде ул.
Билгеле, моңа һәммәбез дә ризалык белдердек. Ләкин бу мәсьәләдә дә беркадәр сүз көрәштерүләр
булып алды. Ул да булса шул, рәсемгә Бабичны да алу турында иде. Аны да Гафури кузгатты. Аның
тәкъдимен мин дә хупладым. Нәҗип Думави белән Сәгыить Рәмиев тә:
— Без дә каршы килмибез! — диделәр. Ләкин Сәгыйть Сүичәләй кырт кисеп каршы төште:
— Бабич бит ул яңа гына борынлап килә торган бер шагыйрь, — диде ул. — Аның яза башлавына
кайчан да, язган нәрсәсе күпме!..
Мәҗит Гафури моңа каршы, йомшак кына иттереп:
— Мәсьәлә бит озын гомерләрдә, күп шигырьләр язуда түгеп. Язган нәрсәләрнең сыйфатында,
кыйммәтендә. Мәсьәләгә шул яктан чыгып карарга кирәк! — диде.
Кинәттән ачуым кабарып китте дә, мин дә чыдап тора алмадым:
— Болай булмады бу, агай-эне, — дидем. — Мәсьәләне шәрә көенчә алга куел хәл итәргә кирәк!..
Мин соңгы елларда, Бабич имзасы дөньяга чыккан чорда, Агыйдел, Идел буйларында булганым юк.
Шунлыктан татар, башкорт халыкларының Бабич шигырьләренә ничек караулары турында бер суз дә
әйтә алмыйм. Ләкин соңгы ом ел
эчендә миңа Урта Азиянең байтак кына җирләрендә булырга туры килде. Мин Алатау п итәкләрен
таптадым, Кәтмән, Чалкуда тауларының култыкларын араладым. Иле суы, Чу елгасы, Ыссык күл ярларын
гиздем. Нинди генә халыклар яшәми анда: татар, уйгур, таранчы, кыргыз, казакъ, үзбәк һәм дунганнар!
Менә шул җирләрдә, әнә шул халыклар арасында һәрвакыт Бабич шигырьләренең көчле бер дәрт белән
яңгыравын ишетергә туры килә иде миңа!.. Ләкин мин бер генә җирдә дә Сәгыйть Сүичәләй белән Зариф
Бәшири шигырьләренең әнә шулай халык йөрәгенә барып кергәнлеген күрмәдем. Менә шуннан чыгып
әйтергә телим: әгәр дә Бабич Сәгыйть Сүнчәләи белән миңа, бигрәк тә миңа: «Син минем белән янәшә
утырып, рәсемгә төшәргә лаек түгелсең!»— дисә, мин аның алдында телсез шайтан булып калыр идем!
Минем шушы очынулы сүзләремне, башкалар шикелле үк, тыныч кына, әмма игътибар белән тыңлап
утырган Гафури, Сүнчәләигә карап, бераз гына башын селкеп торды да:
— Менә нәрсә, Сәгыйть әфәнде, — диде. — Әгәр дә мин, сезнеке төсле 80 шигырь язуга караганда.
Бабич шигырьләре төсле сигез юллык бер шигырь яза алсам, үземне дә чын шагыйрь итеп санар идем!
Сәгыить Сүичәләй телсез калды.
Без, һичшиксез, Бабичны да уртабызга алырга булдык һәм шунлыктан расемга төшүне икенче көнгә
калдырдык. Ләкин, кызганычка каршы, Маҗит белән без ике көнгә якын эзләсәк тә, Бабичны таба алмадык.
Шунлыктан расемга Бабичтан башка гына тешәргә туры килде.
Мин Бабичны бәйрәм үткәч кенә күрдем.
— Кая югалдың син! «Ай күрде, кояш алды», дигәндәй, чыгып киткәч тә, җир упкандаи булдың!.. Әллә
Кадыйрнга ачу итеп, бөтенләй Уфадан кул селтәргә уйладыңмы!
1 Феукыльгадо — гадәттән тыш, 8 Т у л и әмәл — буш хыял.
dvtfxmvdho ИС1ГЯЯ wwdvirnTvtfHvwvcB
Hditmen
Бабич бәйрәм көннәрендә авылга китеп, шунда бераз саф һава иснәгәнлеген әйтте дә:
— Токердем мин аңа! — диде. — Аңа гарьләнү түгел, уйлап та караганым юк.„ Андый «эт баш, сыер
аяклар»ның шундый мөгамәләләре белән горурланам гына мин! «Минем шундый шигырьләрем аларның тез
буыннарын какшата икән!» — дим.
Аңа рәсемгә тошу вакыйгасын сөйләгәч, ул:
— Менә монысы минем өчен чынлап та үкенерлек, хафаланырлык бер хәл,— диде һәм шуның
тәэсирендә «Бәйрәм үткәч» дигән бер шигырь язачагын әйтте. Ул икенче квнне үк шул шигырьне язып, миңа
алып килде.
Бабич белән без берничә тапкыр утырыштык. Ул Галимҗан Ибраһимовның Гал ия мәдрәсәсендә
әдәбият укытуына шатлана.
— Ул укыта башлагач та, мин үземдә кискен бер борылыш башланганлыгын сиздем, — ди. — Аңа
чаклы миндә дә матур әдәбиятта, бигрәк тә шигырьдә, гарәп- срарсы сүзләрен куллану кирәк, дигән бер
караш бар иде. Шул уңай белән бервакытны Галимҗан агай миннән сорый: «Син киләчәкнең яктыга табан
баруында кемгә, нәрсәгә таянасың!» — ди. «Билгеле, — мин әйтәм,— халкыма», дим. «Шулай булгач,— ди
Галимҗан агай, — синең әдәби телең дә үз халкыңның теле булырга тиеш түгелме!» Шуннан соң мин халык
телен актарып, аның җәүһәрләрен эзләргә керештем.
Мин Бабичның гаҗәп дәрәҗәдә сүзгә осталыгына хайран калдым. Ул уеи-кәлке сейләгән чагында,
үзенең сүзләре белән генә түгел, хәрәкәте белән дә сине келәргә мәҗбүр итә. Ә инде җитдине сейләгәндә,
синең бетен игътибарыңны яулап ала. Ул моны әнә шул көннәрдә Газиз Әлмехәммәтев белән уздырылган
әдәбият кичәсендә күрсәтте. Башта ул берничә җитди шигырь чыгып еейләде. Тегеләй дә Газиз Элме-
хеммәтевнең җырлавы астында тирән уйга талган зал Бабич сейләгән вакытта тагын да тирәнрәк тынлыкка
чумды. Ләкин шуның артыннан ук Бабич, сәхнәгә чыгып, кызыклы, көлкеле нәрсәләр сөйли башлагач, зал
кинәттән җанланып, терелеп китте. Халык эче катып келә, котырып кул чаба иде.
Шуннан соң мин Бабичны уз гомеремдә бер тапкыр да күрә алмадым.
7
Казанга кайту теләгемә мин 1921 елның башларында гына ирештем.
Шәһит Әхмәдиев тырышлыгы аркасында, командировка алып, Казанга кайттым. Мин кайтып тешкәндэ,
Казан урамнарында җепшек кар, урыны-урыны белән чылтырап су ага иде. Икенче төрлерәк әйткәндә, ни
арба да ни чана!
Ул вакытта Казанда Партия Үзәк Комитеты нәшрият бүлегенең кенчыгыш (шәрык) халыклары өчен
әдәбият тарату филиалы эшли, аның башында Фатих Сәйфи утыра иде. Тапшырасы әманәтләр дә
булганлыктан, мин иң элек шунда Фатих Сәйфигә юнәлдем. Ул исәнләшү белән:
— Менә нәрсә: син хәзердән үк Галимҗан Ибраһнмовка бар, — диде.— Ул каты авырып ята. Еш кына
сезне дә искә ала!
Ул мине, арык кына бер җирән ат җигелгән чанага утыртып, үзе озатып калды.
— Хәзергә бигайбә, безгә дигән автомобиль эшләнеп бетмәгән икән! — дип шаярткан да булды.
Галимҗан Ибраһимов Шиһап Мәрҗани улы Борһан хәзрәт өендә тора икән. Болай квартирасы
зарланырлык түгел, җыйнак кына оч бүлмәдән гыйбарәт иде.
Мин барганда, Галимҗан кроватьта ята иде. Ул акрын гына кузгалып, торып утырды да:
— Вакыты-вакыты белән сукыр эчәк бик нык ала шул, — диде. — Шунлыктан кроватьтан төшә
алмыйм. Шунда минем яныма гына утыр инде.
Мин аны 1913 нче елдан бирле күргәнем юк иде. Төсенә бик җентекләп карадым. Минемчә, ул болай бик
нык үзгәрмәгәнгә охшый. Авыруы көчле генә булуга карамастан, аның күңеле шактый күтәренке, элекке
шикелле үк, өске ирененең уң як канатын калтыратып, сөйкемле рәвештә епмая-елмая сөйли. Урта Азия
хәлләрен кызыксынып сораша, дикъкать белән, бирелеп тыңлый.
— ypn AJ»«r= бор барыл чыгарга дарт бар да 6«т, дармач чаграч шул. - ди.
Аннан соң:
— Ьеа О.Н. байга, ааыачнар югалгмл гордый, _ днде _ каччагында «>■ ш.6- һәләнеп уйлап та куям: бу,
мин әйтәм, Кытай ягына шылмады микан,—дим. Күпган түгел монда Әүлията шәһәреннән Низаметдин
исемле бер карт, злекке тимер юл эшчесе, килгән иде. Ул синең турыда матур гына хәбәрләр сойладе. Аннан
элек бер ■ җыелышта энең да шулай сойләгән иде. Шуннан соң тынычланып калдым. Нигә алай з. бәйләнеш
тотмадың* Язган нәрсәләреңне миңа җибәреп торыр идең...
Мин, андагы хәлләрне сойләп, «момкинлек булмады шул!» — дигәч, гафу иткән □ сымак ияк кагып,
канәгатьләнгәнлеген белдерде. <
Мин Ташкенттан китәр алдыннан. Шәһит Әхмәдиев. Гомәр Әлмохәммәтевләр по- ? литик яңа бер
журнал чыгара башлаганнар иде. (Журналның исеме хәтеремдә калма гаи.] Шәһит Әхмәдиев бер хат белән
шул журналның беренче санын Галимҗанга биреп 2 җибәргән иде. Галимҗан хаттан да элек шул журналны
зур җентекләү белән карап - чыкты да:
— Бу малайлар анда яхшы гына эшләп яталар, күрәсең,— дип, шатлыгын белдер- 2 де. Мин дә шуны
җопләдем.
Тагын да берничә кеше турында Галимҗан исемнәрен атап сорашты.
Минем, мондый гәпләрдән тиз генә арынып, Гафурилар турында сорашырга йорәк 2 кыткылдап тора
иде:
— Анысы да монысы торсын, — дидем мин, — карт язучыларыбыздан хәзер кем- й нар ныграк
эшчәнлек күрсәтә!..
— Гафуридан башка, берсенең дә имзасы күренми әле. Ул элеккегә караганда ■ да ныграк терелеп,
яңарып китте. Бил бәйләп, җиң сызганып кереште ул каләм эшенә! -
Шушы сүзләреннән соң Галимҗан, зур кыенлык белән генә кровате янындагы - остәлгә сузылып, аның
тартмасыннан бер кулъязма тартыл чыгарды.
— Менә бит Мәҗит әле яңа гына бер поэма язган. «Эшче» дип атала. Моннан п берничә кон генә элек
Уфадан Галә Ходаяров алып килде. Шактый уңышлы нәрсә - кебек. Барыннан да бигрәк шунысы әйбәт: Мәҗит
бу нәрсәсе белән дә революцияне -> чын ихлас, зур шатлык белән каршы алганлыгын күрсәтә. Эле мин. син
килгәндә генә, шул турыда уйлап ята идем: моңардан сәхнә әсәре эшләгәндә дә, әйбәт кенә бернәрсә чыгар
иде, дим.
Ул кулъязмаларны миңа тоттырды да:
— Син шуны теге бүлмәдә чәй янында игътибар белән укып чык әле. — диде. — Ә мин бераз гына ял
итим!
Ул, бераз гына ыңгырашып, чалнан тошеп ятып калды. Миңа әллә ничек кыен иде. Галимҗанны авыру
хәлендә борчуыма үкенгәндәй булдым. Шунлыктан мин, чәй янында поэманы укып бетергәч тә, кулъязманы
аңа тапшырып, тиз генә нитәргә уйладым. Ләкин Галимҗан:
— Тукта әле, кайда ашыгасың! — диде. — Давайте деловой доклад!.. Әллә поэма сине
кызыксындырмадымы!
— Кызыксындыру гына түгеп, дустым Мәҗитнең уңышлы эшенә куандым!,
— Шулай булгач, фикереңне әйт. Җитешсез җирләре юкмы!
— Минемчә, тулаем алганда, поэма карт бер шагыйрьдән шуннан артык, тагын да сорарлык урын
калдырмаган шикелле. Ләкин азагында эшчене әвылга кайтаруы бераз сәеррәк кебек...
— Аны син дә сизгәнсең икән әле, — диде Галимҗан һәм минем карашыма тулы- сынча
кушылганлыгын белдерде.
— Мәҗитнең бу хатасы, — диде ул. — һәммәбезгә билгеле нәрсә- Әгәр дә беэ иске татар
мәдрәсәсеннән әдәбият мәйданына үрләгән әдипләргә: «Син. әлбәттә, бүгеннән үк һичбер хатасыз марксизм
нигезендә яз!» —дигән таләпне куйсак, бик ялгышкан булыр идек. Безнең моңа хакыбыз да юк. шуның белән
бергә, мәсьәләне бопаи кую зарардан башка бернәрсә дә бирмәячәк*. Моида топ мәсьәлә шунда: нинди генә
яктан карап булса да, карт әдип аә шагыйрьләрнең ихлас күңелдән үз итеп Октябрь революциясен каршы
алуларында. Tonne юлбашчылык булганда, алар бу хаталарыннан бик тнэ арыначаклар!.
Бу хакта Галимҗан байтак сөйләде. Аннары минем әле генә килеп төшкән кунак икәнемне исенә китереп
булса кирәк:
— Мин бүгеннән үк Татсовнаркомга һәм Тат. ЦИК рәисе Борһан Мансуровна хәбәр итәрмен, — диде!
— Алар сиңа номер да алып бирерләр, яхшы паекка да беркетерләр...
Кылт итеп исемә килеп төште дә:
— «Казакъ кызы»н таба алдыңмы! — дип сорадым.
— Ул яктан шатлыгым зур, — Диде Галимҗан: — Аны таптым табуын да, ләкин тагын бер кабат эшләп
чыгып, бастыру чарасын күрә алмыйм бит әле. Менә шушы кәефсезлек юл куймый тора!
Ашау-ачү, квартира мәсьәләләре Галимҗан әйткән рәвештә җайлангач, мин ике көннән соң тагын да
аңа бардым. Аңа билгеле булмаган байтак кына хәбәрләр сөйләдем. Урта Азия тирәсендә йөргән татар
укымышлыларының төрле язмышларыннан гыйбрәтле үрнәкләр китердем.
— Шулай инде ул, — диде Галимҗан шуларны тыңлагач. — Әнә Кәрим Хәкимов, Шәһит Әхмәдиев
шикелле кешеләрнең ихлас хезмәтләренә тап төшерергә маташкан бәндәләр анда аз түгелдер әле. Аларны
матбугат аркылы фаш итә торырга иде. Шундыйлар аркасында Урта Азия халыклары белән татар,
башкортлар арасында салкын караш туарга мөмкин.
— Дөрес, — дидем мин дә, — мондый хәлләргә бармак арасыннан гына карап, авыз ачып тору ярамый,
әлбәттә. Ләкин мин шунысына да ышанам: Урта Азия халыклары ак белән караны яхшы гына аералар!
Галимҗан Ибраһимовның, шактый авыру булуына да карамастан, һаман да иҗат һәм җәмгыять эшендә
күп кенә нәтиҗәле эшләр башкарганлыгы, һәрбер әһәмиятле мәсьәлә турында баш ватканлыгы күренеп тора
иде.
— Мин карт татар шагыйрьләренең җыентыкларын, шулар белән бергә Бабич шигырьләрен дә җыеп
бастыру өчен хәрәкәт итәм әле, — диде ул. — Бик яшьләй һәлак булуына карамастан, Бабич безнең әдәбият
бакчасында үзенең сулмас-шиңмәс чәчәкләрен үстереп калдыра алды. Әйдә, аларның элек дөньяга чыга
алмый яткан иҗатлары бүген якты донья күрсеннәр!
— Бабич бит ул синең шәкертең шул! — дидем мин.
— Юк,— диде Галимҗан, — уп минем дә, Гайнетдин, Фәсхетдиннең дә шәкерте түгел, тормыш, тарих
шәкерте. Әйе, без барыбыз да шулай тормыш, тарих шәкертләре!
Иң азагында ул үзенең Сибириядә куркыныч бер хәлдә йөрүе турында сөйләп алды да:
— Артык дәрәҗәдә сак йөрүем аркасында гына шымчылар кулына эләкми, исән- сау әйләнеп кайттым,
— диде.
Галимҗанның әйтүенә караганда, аның иң нык сакланган кешеләре Вагыйз Науру зов белән Колчак
армиясенең корпус мулласы Габдрәуф Шәһидуллин булганнар.
— Беркөнне, — ди Галимҗан, — банк идарәсендә нәүбәттә торам. Әлеге Вагыйз Наурузов, яшь кенә
бер мадамны култыклап, килде дә керде. Аның атаклы провокатор икәнлеген яхшы белгәнлегемнән, эчем жу
итеп китте. Җитмәсә тагын, минем кырдан үтеп киткәндә, миңа табан карап куйгандай булды. Гәрчә мин
олаучы сыйфатында, танылмаслык рәвештә киенгән-ясалган булсам да, саклыкның зарары юк дип, тиз генә
чыктым да сыздым. Таныган булса, һичшиксез, тоттырган булыр иде!
Минем Галимҗанны соңгы тапкыр күрүем 1926 елның җәендә Казанга кайткан чагымда булды.
Казан урамыннан китеп бара идем.
— Бәшири, син түгелме соң бу! —дигән таныш бер тавышка әйләнеп карадым. Урам уртасында
канатлы тарантаска җигелгән бер ат туктап тора. Аңа Галимҗан утырган иде.
Мин, ашыгып, янына барып исәнләштем.
— Әйдә утыр! —диде Галимҗан тәкәллефсез генә.— Синең белән озак кына итеп сөйләшәсем килеп
йөри иде әле.
Бу чагында Галимҗан Татарстан Мзгариф Комиссариаты янындагы Гыйльми һәйәт (Академцентр)
эшләрен алып бара иде шикелле. Шунда аның эш бүлмәсенә киттек.
Башта ул С. Җәләл, Б. Шәриф, И. Биккулов шикелле укымышлылар турында зарланып алды:
— Шуларны эшкә тарту хакында нинди генә чараларны күрмәдем мин! Нинди шартларны таләп
итсәләр, шуларның барсын да булдырдым. Ләкин бер генә дә күңел биреп, җиренә җиткереп эшләмиләр. Бу
Шәриф дигәннәре, бармак башына чорнарлык белеме булмаса да, татар укымышлыларының намусларын
пычратырлык итеп денья болгатырга оста!
Шуннан соң ул:
— Аның «Безнең байрак» газетасына үзбәкләр турында язган мәкаләсе үзбәкләрдә иинди тәэсир
калдырды! — дип сорады. — Үзбәкләр арасында чын ихлас белән, бәйнәлмиләл дуслык нигезендә эшләп
килүче татар, башкорт укымышлыларының эшләренә зарар китермәсме!..
Бу мәкаләнең ничаклы начар эчтәлекле булуы турында сейләп торасы да юк. Шунлыктан Галимҗанның
борчылуы да урынлы иде, әлбәттә.
Соңыннан Галимҗан:
— Татарстанда фән-белем, мәдәният эшләре һаман киңәеп бара, моңа чиксез зур мемкннлекләр бар,
— диде. — Шунлыктан саф күңелдән, зур дәрт белән эшләүче укымышлыларга ихтыяҗ кеннән-көн арта.
Безнең бит Урта Азиядә йергән еметле, тотнаклы укымышлыларыбыз да күп кенә. Әнә шуларны Татарстанга
кайтару чарасын да күрергә кирәк.
Бу турыда байтак кына сейләшкән һәм киңәшкәннән соң. мин аңа:
— Ә син минем Татарстанга кайтуыма ничек карар идең' — дидем.
— Бик үк хуплап бетермәс һәм кайтырга ашыгу турында киңәш тә бирмәс идем,— диде ул. — Сәбәбе
шул: син — Урта Азиядә электән үк эшләп килгән бер иеше. Син аларның тормышларын, әхаале ру хияләреи
яхшы беләсең. Минем ишетүемә караганда, син андагы җирле халык белән яхшы гына аңлашып эшләп
киләсең икән. Шунлыктан мин шуны теләр һәм сиңа шуны тәкъдим итәр идем: син, әлегә анда торып,
матбугат- □дәбият аркылы күрше халыклар белән дуслык әмәленчә эш итер идең. Синең татар, башкорт
матбугатына — Урта Азия халыклары тормышыннан, андагы матбугатка татар, башкортлар хәленнән язып
торуың, минемчә, бер әһәмиятле эш булыр иде.
Тагын ул бераз гына уйланып торды да:
— Менә бит минем башыма нинди бер уй килеп теште, — диде. — иртәгә Кави Нәҗми белән
сейләшим әле. Син чуваш, уйгур, үзбәк әдәбияты турында берәр нәрсә язар идең. Әйдә, эшне шуннан башлап
җибәрик!
Билгеле, мин дә моны бик хуп күрдем.
Икенче кенне Кави Нәҗми мине еенә чакырды
Барсам, аларда карт чуваш шагыйре Полоросов (Шелеби) иптәш утыра иде. Кави Нәҗми аның белән
мине таныштырды да:
— Менә бит эш нинди җайлы килеп чыкты! — диде. — Күктән кеткәй нәрсә җир астыннан үзе чыкты
бнт әле! Бүген генә әле без. Галимҗан Ибраһимов белән, синнән чуваш, уйгур, үзбәк әдәбиятларына карата
берәр нәрсә яздыру турында сейләшкән идек. Шуннан күп тә үтмәде, менә бу Полоросов иптәш килеп керде.
Ул татар, чуваш әдәбияты һәм матбугаты арасында элемтә ясау турында сеиләшү. шуңа нигез салу ечен
килгән. Менә бит, — диде Кави Нәҗми, тагын да кайтарып, шатланган рәвештә. — нәкъ менә шушы чорда
синең дә Казанга килеп чыгуың уйланып эшләнгәндәй булды.
Икенче кенне без Татарстан китап нәшрияты белән чуваш, уйгур, үзбәк әдәбиятлары турында язу ечен
договор ясадык, һәм мин. Казанда бер айга якын торып, иптәш Полоросовның ярдәме белән. «Чуваш
әдәбияты» дигән нәрсәне эшләп бетереп киттем. Уйгур, үзбәк әдәбиятлары турында Ташкентка кайткач язып
җибәрдем.
1959 ел, март, Уфа