Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мин ялгызым йөрим урамда. Бар да таныш, бар да ят монда.
Чал Себердән Казан каласына Кемне эзләп килдең, йөрәгем! Салкын җилле бураннарың белән Кемгә бар соң синең кирәгең!
Йортлар гүя бармак янап кала: Күрмәгәнең монда күрерсең! Төнге утлар канат кагып көлә: Әй, адашкан, нишләп йөрисең!
Урам буйлап тагын алга үтәм,
Әнә мәйдан, тагы алгарак. Кара плащ ябынып шагыйрь тора — Таш һәйкәлнең киләм янынарак
Карашлары белән һаман гашыйк, Ул Казанны сөеп туймаган.
Хисен язган халкы йөрәгенә. Берсен дә ул ташка уймаган.
Кара плащ ябынып шагыйрь тора.
Учы белән тоткан йөрәген.
Мин китердем аңа чал Себеркең Күкрәгендә шыткан гөлләрен.
Мин ялгызым иөрим урамда. Бар да таныш, бар да ят монда.
©
Кара төндә, аулак өйдә Ике йорәк бергә янды. Ә урамда — яңгыр яуды .. Аннан. кызның күзләреннән Тамчы булып өзелеп-озепеп, Мәхәббәте җиргә тамды.
Мин Себердә туып-үскән егет,
Туган җирне
Аркылыга үттем, буйга да...
Мин бәхетле!
Әгәр үзем кебек йөрсә жырым, Юллар салып кыргый тайгада