Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЯЛГЫЗ ҖИЛКӘН» ПОВЕСТЕНЫҢ ТӘРҖЕМӘСЕ


Донья һәм рус әдәбиятының иң яхшы
үрнәкләрен халкыбызга җиткерү кебек авыр һәм
мактаулы бурыч тәрҗемәчеләр җилкәсенә төшә.
Соңгы елларда үсеп чыккан тәрҗемәчеләребез
укучыларның зәвыгын тәрбияләүдә күп хезмәт
куялар һәм шуның белән бергә әдәби тәрҗемә
практикабызны яңа алымнар белән баеталар.
В. Шишковның К. Миңлебаев тарафыннан
тәрҗемә ителгән «Хәсрәт дәрьясы» романын
укучылар җылы кабул итте. Г. Ахуноаның «Казан
утлары» журналында (1965 ел. 12 сан) чыккан
рецензиясендә бу тәрҗемә турында шактый
матур, уңай фикерләр әйтелде. Танылган рус
совет язучысы В. Катаевның «Ялгыз җилкән»
повесте VIII да татар укучысына К. Миңлебаев
тәрҗемәсендә җиткерелде.
Бу — матур, сыгылмалы тел. җиңелчә юмор
белән язылган, һәртөрле маҗараларга бай
повесть. Әсәрне балалар гына түгел, зурлар да
кызыксынып укырлык. «Ялгыз җилкән»... Бу
исем артында оллә нинди серле, маҗаралы
вакыйгалар яшеренеп торадыр сыман, һәм
укучы алданмый. Рус-япон сугышы, броненосец
«Потемкин» вакыйгалары, патша манифесты,
аннан соң илдә тагын да көчлерәк кабынып
киткән чуалышлар—һәммәсе дә китаптагы олы
һәм нәни геройларның көндәлек тормышында
чагылган. Повестьны укыгач, язучының балалар
психологиясен, аларның телен гаҗәеп яхшы
белүенә, илнең зур вакыйгаларын бала
образлары белән оста бәйли алуына сокланмый
мөмкин түгел. Син гомереңдә дә күрмәгән
VIII 8. Катаев Ялгыз җилкән. К. Миңлебаев тәрҗемәсе. Казан. 1965 ел.
малайлар — Гаврик һәм Петялар белән
очрашасың, алар сиңа бик тә якын, үз кешеләр
булып китәләр, аларны яратасың, язмышлары
өчен борчыласың.
Оригиналдагы шушы тәэсир татар уку-
чысына ничек җиткерелгән соң? Алдан ук әйтел
куясым килә: тәрҗемәче әсәрдәге тормыш
сулышын, революцион романтиканы татар
укучыларына җиткерү өчен күп эшләгән, нык
тырышкан. Һәм шуның нәтиҗәсендә повесть
татарча язылган әсәр кебок җиңел укыла.
Шактый озын, катлаулы җөмләләр дә саф
татарча матур, табигый яңгырыйлар. Бер генә
мисал китерик:
«Баш күтәрүнең беренче минутыннан алып,
— броненосец командирының өмет- сезлеккә
бирелеп, команда алдында тезләнүеннән,
беренче мылтык залпларыннан соң кайбер
офицерларның мәетләре диңгезгә очканнан
алып, аңарчы турысыннан
узарга һәркемнең коты чыгып торган каютаның,
адмирал каютасының ишеген матрос
Матюшенко шатырдатып кубарып ташлаганнан
алып, Родион Жуков, бүтән матрослар кебек үк,
күтәренке күңел белән, бераз һаваланып яшәде,
һәм бу хәл, румыннар кулына бирелеп, Констан-
цада броненосецтан төшкәнче дәвам итте» IX (93
б ит.)
«Когда с треском отодрал дверь» татарчага
«шатырдатып кубарып алганнан соң» дип матур
тәрҗемә ителгән, кискен хәрәкәтне белдерү ечен,
тәрҗемәче фигыльләр сайлауда шактый зур
осталык күрсәткән. «В легком тумане»
тезмәсенең «бераз һаваланып» дип бирелүен дә
уңышлы санарга кирәк.
Китапның төп геройлары турында берничә
сүз әйтәсе килә. Иң элек шул: Петя белән Гаврик
укучы күз алдына, оригиналдагы төсле үк, тере,
җитез, кызыксынучан, фантазиягә бай малайлар
булып килеп басалар. Аларны сурәтләүдәге
җиңелчә юмор да тәрҗемә телендә шактый тулы
сакланган.
Гаврик — чын мәгънәсендә диңгез малае. Ул
«яр буенда шаландалар янына ятып, баш астына
шоп-шома диңгез ташы салып» йоклый. Иркен
тормышлы укытучы гаиләсендә тәрбияләнгән
Петяга моны беркайчан да рөхсәт итмәсләр иде.
Бар эштә дә зурларга, бабасына охшарга
тырышкан Гаврик турындагы менә бу юлларны
укыганда елмаймый түзеп булмый: «Картлач
тамагын кырып куйды, Гаврик та тамак кырды.
Бабасы чалбар каешын тарта төште, оныгы да
шуны ук кабатлады». (65 бит.)
Кечкенә булсалар да, малайлар илдәге зур
вакыйгалардан читтә калмыйлар: күп
мәртәбәләр качкын матрос Родион Жуков белән
очрашалар, әллә ничә тапкыр аны үлемнән
коткарып калуда булышалар. Матросны яшереп
саклаган өчен, Гаврикка полицейскийлар
тарафыннан кыйналырга да, бабасын төрмәгә
утырткач, ялгыз торырга да туры килә. Куркусыз
нәни герой комитет членнары арасында
элемтәче хезмәтен дә үти, камалышта калган
отряд штабына патрон да ташый, һәр бала белә
торган нәни патриот Гаврошны хәтерләтүче бу
үткен һәм зурларча җитди малайиы укучы бик
яратыр, аңарга охшарга тырышыр дип
уйлыйсың.
Вакыйгалар барышында Петяның харак-
теры үзгәрә баруы, тормыш турындагы
беркатлы фи.ерләренең җимерелүе тәрҗемәдә
IX Оригиналы: «С первой минуты, с той самой минуты, когда командир броненосца в ужасе и
отчаянии бросился на колени перед командой, когда раздались первые винтовочные залпы и трупы
некоторых офицеров налетели за борт, когда матрос Матюшенко с треском отодрал дверь
адмиральской каюты, той самой каюты, миме которой до сих пор страшно даже было проходить, с
той самой минуты Родион Жуков жил, думал и действовал так же, как и большинство матросов, —
в легком тумане, восторге, в жару, пока но пришлось сдаться румынам и высадиться в Констанце».
дә ышандырырлык бирелгән. Гаврик белән
шәһәрнең бик күп урыннарында, эшче
бистәләрендә, полиция участогында (алар анда
Гаврикның бабасын күрергә баралар) булганнан,
кәннән-көн көчәя барган чуалышларны,
еврейләргә каршы оештырылган коточкыч
погромнарны күргәннән соң, моңарчы Россияне
иң бөек ил, патшаны иң изге кеше дип йөргән
беркатлы гимназист Петя төн буе уйланып ята:
«Россия бичара икән. Әтидән башка да асыл
кешеләр бар икән, алар сөргендә интегәләр икән.
Патша аңгыра, исерек баш нкән.~ Әле алай гына
да түгел, министрлар, генераллар барысы-
барысы булдыксыз, адәм актыклары икән... Юк,
тормыш дигәнең әле берничә кен элек кенә
күренгәнчә үк күңелле, тәти, рәхәт бернәрсә
түгел икән шул1» (182 бит.)
Революцион күтәрелеш чорында Петя гади
бер күзәтче генә булып калмый, акрынлап аның
зиһене-күзе ачыла, һәм әсәрнең азагында ул
эшчеләр маевкасында катнаша.
Китапның тагын бер үзенчәлеге — «җилкән»
образының әсәрнең буеннан-буеив сузылуы,
геройларны күзгә күренмәс җепләр белән бер-
берсенә бәйләве. Җилкәнле корабка Петя
башаягы белән гашыйк; Гаврик һәм аның бабасы
җилкәнле шаланда турында хыялланалар. Ләкин
бабай, хыялын тормышка ашыра алмыйча, үлеп
китә. Җилкәнне, соңга калып булса да, Терентий
алып кайта; җилкәнле көймә матросны тагын
бер тапкыр үлемнән — төрмәдән коткара. Гаврик
белән Петя аны күздән югалганчы озатып
калалар.
«Шаланда сикерә-сикерө, дулкын ярып, зур
тизлек белән диңгезгә эчкәре кереп бара, диңгез
бик нык шадраланып, ачык зәңгәр булып күренә
иде.
— Бер ялгызы китте, — дип куйды Петя.
v.An-ex җилкән, бабаларының шаландасына
куелган акчарлактай җиңел җилкән, диңгезнең
томаланып торган күгелҗем офыгына кереп
югала, күздән яза бара иде.
. Баш естендә аның якты кояш, Нурларында
уйный вк күбек Тик ул. бунтарь, һаман давыл
сорый. Деаылларда тынгы бар кебек» '2?! —274
битләр).
Менә кем икән ул «Ялгыз җилкән»!
Китапның шушы урнында Гавриклар,
Петялар белән саубуллашабыз, куркусыз
матросыбызны бер үзен очсыз-кырыйсыз
зәңгәр диңгезгә чыгарып җибәрәбез. Хәер,
хәзергә ялгыз булса да, аның баш естендә якты
кояш, алдында давыллы вакыйгалар—
революция. Әсәрдән Гаврик, Петя белән де,
матрос белән дә әле очрашырбыз дигән емет
белән аерыласың.
Китаптан алган гомуми тәэсирләр менә
шундый. Аерым сүзләрне, тезмәләрне бирүдә дә
татар теленең үзенчәлекләреннән,
мөмкинлекләреннән оста файдаланылган.
Мәсәлән, «Сегодня дедушке и внуку предстояло
много дела» дигән җемлә: «Бүгенгесе кәйдә
бабай белән оныкның эшлисе эшләре баштан
ашкан иде», дип тәрҗемә ителгән. Бабай белән
оныкның эше күп иде генә түгел, баштан ашкан
иде. «Матрос не ответил» да «Матрос дәшмәде»
дип кенә түгел, ө «Матрос ак та димәде, кара да
димәде», дип бик матур бирелгән.
Шул ук вакытта тәрҗемәдә балаларга гына
түгел, хәтта зурларга да аңлашылып җитми
торган аерым урыннар да очрый. Мәсәлән, «не
дрейфь» сүзен «шеллемә» дип биргәнче,
«курыкма» яки «котың очмасын»; «раньше
обыкновенного«ны «ялан- гыдан иртәрәк» дип
тәрҗемә иткәнче, «кендегедәй» яки
«гадәттәгедән иртәрәк» дип бирсәң, мәгънә дә,
җемләнең матурлыгы да бозылмас иде. Кайбер
урыннарда «муар», «мантелье», «сочильник»,
«шпалер», «самодур» кебек тәрҗемәсе дә,
аңлатмасы да булмаган сүзләр очрый.
Билгеле булганча, һәр телнең үзенә гене хас
үзенчәлекләре була. Татар теле исә үзенде
сыйфат фигыльле әйләнмәләрнең күп
кулланылуы белен аерылып тора. Әмма аларны
кирәгеннән артык куллану стильдә
бертерлелеккә китерер иде. Сыйфат фигыльле
ейлвнмәләрнв татар телендә бирүнең күп кенә
башка юллары да баэ икән. Менә шул
мөмкинлекләрдән оста файдалану хакында
сөйли торган берничә
«Между тем, на степных дорогах появились
отряды конных стражников, высланных к
границе Румынии на поимку беглых
потемкинцеа» дигән җөмләне К. Миң- лебаее: «Ул
арада дала юлларында атлы стражниклар
күренде* алар качкын потем- кинчыларны тоту
нияте белән Румыния чигенә баралар иде», дип
тәрҗемә иткән. Күрәсез, җемлә ике өлешкә
бүленгән. Сыйфат фигыльле өйләнмә белән
тәрҗеме итсәң, фраза артык озын, балалар өчен
авыр булып чыгар иде.
Әйләнмә составындагы сыйфат фигыльне
сыйфат белән генә дә бирергә мөмкин икән. «Это
был очень хороший дом, прекрасно
приспособленный для хорошей жизни» дигән
җөмләдәге «приспособленный» сүзе «ипле» дип
бирелгән.' «Тормыш итәр өчен бик ипле, бик шәп
әй инде» (102 бит).
«Он увернулся от усатого, объехавшего
сбоку, вильнул, перепрыгнул через люк обратно
и вскочил на скамейку» җөмләсе оригиналда
матур һем җыйнак. Ә тәрҗемә исә кирәгеннән
артык озын булып чыккан: «Мыек исе люкны
яныннан ейләнеп узды, матрос, аңа
тоттырмыйча, ялт итеп кене кирегә борылды да.
люкны яңадай аерып чыкты һем эскәмиягә
менеп басты (S1 бит).
«Таким его и передали с рук на руки кухарке
Дуне, ожидавшей господ на улице» җөмләсе:
«Капка тебенде хуҗалары кайтканны асраулары
Дуня көтеп тора икән, Павликны йоклаган көе
шуңа күтәрттеләр», дип тәрҗемә ителгән,
сыйфат фигыльле әйләнмә гади җөмлә итеп
бирелгән. Ләкин бер үк җөмләдә бер-берсеннән
ерак урнашмаган ике сүзнең (асраулары, хуҗала-
ры) күплек формасында бирелүе җөмләнең
матурлыгын киметкән. Асраулары сүзен «асрау
кыэ» дип бирсәң, мәгънәгә бер дө зыян кипмәс
иде.
Сүзне тәмамлап, шуны гына әйтәсе килә. К.
Миңлебаев «Ялгыз җилкен» кебек кызыклы,
мавыктыргыч сюжетлы есерне тәрҗеме итеп,
мактаулы эш эшләгән.
Ф ШИҺАПО8А, КДУ
студенты.