Логотип Казан Утлары
Шигърият

ӘЛИШЕР НӘВОИНЫҢ ТУУЫНА 525 ЕЛ


Үзбәк халкының бөек шагыйре Әлишер Нә- воиның
тууына быел 525 ел тула. Татар укучылары аның
«Фәрһад һәм Ширин», «Ләйлә һәм Мәҗнүн» кебек
поэмалары, күп санлы газәлләре белән борынгы
заманнардан бирле якыннан таныш. Аның «Фәрһад һәм
Ширин» поэмасы 1948 елда татарчага тәрҗемә
ителеп, аерым китап булып басылып чыккан иде.
Журналыбызның бу санында без Әлишер Нәвоиның
шагыйрь Әхмәт Исхак тарафыннан тәрҗемә ителгән
кайбер газәл һәм шигырьләрен урнаштырабыз.
Бик күп аһ орсам, булыр бик тиз йөрәкнең каны фаш, Уйлагач сине, гаҗәпме, акса
күздән канлы яшь?
И гүзәл, бу ташны син, сабыйлар аткан таш, димә, Яудыра һәр көнне язмыш мин
юләргә шундый таш.
Күктәге кояш чагылгандай суда, нурлы йөзең Чагыла су төсле күктә, и чибәр,
булып кояш.
Син җыенмыйсың икән ауларга күңлемнең кошын.
Баш иясең нигә ул потка, диләр, исәм сиңа, Кыйблага башым ияргә миндә юк бит
ике баш!
Мин явыз күк төсле, дөньяны йотарга уйламыйм, Пешмәгән бер ярма да булыр
миңа тәүлеклек аш.
Күңлен ауларга Нәвоиның талаша күп
Җир өчен шаһлар алып барган кебек сугыш-талаш.
торган яланы нишләтим? бу бәлане нишләтим?
тә, ул — җәфалаучы, диеп,
ат, бу җәфаны нишләтим?
Ник колач ачкан, алайса, ике якка ике каш?
Дусларым яшерен яга Күп
кеше шуңар инана,
Йөз җәфа илдән күреп
Илдә мин алдым үзем
һәр минут канымны фаш итә хыянәтче күзем, Әйтче, куңлем, инде
ул йөзе караны нишләтим?
Булса күплеңдә яра, бик тиз дәвалый яр, диләр, Юк минем ярым,
дәвасыз ул яраны нишләтим?
Йез вәфа күрсәтсәм илгә, күрсәтә ул мең җәфа. Тәңремә әйтми бу
хәлне, ялгыз аны нишләтим?
Әй Нәвои, һәр сулыш күрсәң илеңнән тик җәза, Китмичә ташлап ул
илне, бу җәзаны нишләтим?
Гыйшыкта кемгә дә сердәш була алмас падишаһлар. Алар йез елда
да ченки бу дәртне аңлый алмаслар.
Тик аңлаудан ни файда бар? Гыйшык илендә тиң ченки Тузанда
аунаган ярлы белән тиңсез боек шаһлар.
Гаҗәпме, шаһ гыйшыкта миннән артыграк газап чиксә? Аның бәхте
— тәхег, байлык, минем бәхтем — газап, аһ-зар.
Ни дәхле бар мәхәббәт һәм гыйшык урамына шаһның? Түгә канлы
яшь анда сап-сары йеэләр, орып аһлар.
Сейгәнен кол итәргә уйласа шаһ, бу — гыйшык булмас, Гашыйклар
үзләре коллык итәр ярга, иеп башлар...
Нәвои, зарлана күрмә, гыйшыкта ярлы булсаң син. Биреп тәхтен дә
шаһлар мондый байлык яулый алмаслар.
Ярдан аерылса әгәр гашыйк, елар зар, дусларым, Зар елыйм, ченки
янымда юк минем яр. дусларым.
Бирмәгез үгет, ярыңны әйтмә, дип, беркемгә дә. Аһ. ник әйтим
булмаганны, ул, диеп, бар, дусларым!
Шул минем гыйшкым, диеп, юкны сейләп ант итмиләр. Кем
ышаныр, бирсә бер кем шундый антлар, дусларым?
Хурламагыз, беркемең юк, дип, минем дә бар иде Назлы ярым, атта
җилгән дәртле чаклар, дусларым.
Яшь түгәм ялгыз хәрабәдә, ә сез ярлар белән Уйнагыз гелбакчада
назлы уеннар, дусларым.
Аһ-зарым чиктән ашып, кан егьласам. гаеп итмәгез, Ихтыярсыздан
ага күздән бу кайнар, дусларым.
Жаныма кулын еуза еш-еш гыйшыкның махмыры.
Яр белән чәкешегез сез тулы җамнар, дусларым.
Эчегез май, бу җиһанда күпме эзләп талмадым, - Биргән
антын бозмый торган тугры ярлар, дусларым.
Каушуның кадрен белегез, аһ, Нәаои бичара
Ялгыз үлә, шундый каушуга булып зар, дусларым.
Тиле күңлем минем бичара булды. Бәлаләр чүленә әүвара
булды.
Шушы чүлдә явып таш өстенә таш, Бөтен җирендә канлы яра
булды.
Ора торгач башымны шунда ташка. Сөякләр бар да парә-парә
булды.
Бәла тавында мин ятканда һушсыз, Акыл баштан очып, шул
тауга кунды.
Кара кылса бу дөнья язмышымны, Аның үз язмышы да кара
булды.
Касәмә кем салыр ширбәт, дигәндә, Күземнең яшьләре касәмә
тулды.
Чара эзләмә хәсрәттән, Нәвои, Сиңа шул чарасызлык чара
булды!
9
Горурлыгың ташытма, мин матур, диеп, Кыйммәтле тире һәм
ефәк кием киеп. Каурый һәм йоны матурлык аркасында һәлак
булды ауда күпме кош һәм киек!
©
Юлдан язды күпме хезмәткәр, күзең йомганга син, Шаһмы
син, я ярлымы, моннан зыян күрде эшең.
Күпме оста юлчыларның чыкты юлдан арбасы. Бер минутка
онтылып, юлдан күзен алган өчен! Күпме җәнлек килде аһ-
ваһ, күрмичә ауга кереп. Аһ ора бик еш кеше дә шундый
җәнлекләр кебек.
©
Тәмуг белән куркытма син, суфи, мине әрләп. Миңа — җәннәт,
сиңа—тәмуг, димә, мине жәлләп.
Ярымны уйласам, җәннәткә әйләнер тәмуг. Сине күрү белән,
тәмугка әйләнер җәннәт!
Каннан артык
Җаннан артык
Бар нәрсәдән
Аннан артык
гомер, сине,
гомөр, сине,
булса нине,
гомер, сине.
няп
сөям, газиз
сөям, газиз
артык сөеп
сөям, газиз