Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЕЗМӘТ ИЯЛӘРЕН ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ ТӘРБИЯЛӘҮ— ИДЕОЛОГИЯ ЭШЕНЕҢ МӨҺИМ БУРЫЧЫ

М. Ф. Вэлиев,
КПССиың Татарстан елка комитаты секретаре, тарих фәннәре кандидаты.

Коммунистлар партиясенең барлыкка килу моментыннан алып бүгенге кенге кадәрге теоретик һем практик эшчонлоге пролетар интернационализм принцибының гамәлдә гәүдәләнеше булды. Самодержавиене береп тошерү һем пролетариат диктатурасы урнаштыру очен революцион кереш чорында партиянең тырышлыгы эшчеләр сыйныфын һәм барлык хезмәтчел халыкны, нинди милләттән булуларына карамас там, бердем сыйнфый максатларны хел итүгә, пролетариат революциясенең җиңүенә туплауга юнәлдерелгән иде.
Беек Октябре социалистик революциясенең җиңүе милли мәсьәләне чыи-чыннан хел итергә момкинлек тудырды. Совет власте казанышларын яклау эчен, социализмның җиңүе ечен илебезнең барлык халыкларының бергәләп керешүе, совет дәүләтчелеге проблемаларын хел итү, тормышның барлык олкәлорендә, шул исәптән экономика һем культура әнкәләрендә, фактик тигезсезлекне бетерү — милли мәсьәләне хәл итүдә һем, шуның белән берге, интернационализм принциплары нигезендә СССР халыкларының дуслыгын ныгытуда әһәмиятле маяклар булып торалар.
Боек Ватан сугышында җиңү, шуннан соң халык хуҗалыгын торгызу һем үстерү буенча, коммунистик тезелеш этабына күчү буенча бергәләп эшчәнлек совет кешеләренең боек интернационализмын һем патриотизмын раслаучы факторлар булдылар.
КПСС Узок Комитетының «Боек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгы» Тезисларында болай диелгән:
■Социалистик тезелеш процессында милли мәсьоле буенча ленинчыл программа тормышка ашырылды. Ватаныбызның барлык халыкларының социалистик туганлыгы ныгып урнашты».
Интернационализм принциплары марксизм-ленинизм тәгълиматының аелыннан, социализмның табигатеннән, халык белен партиянең бурычлары гомумилегониэн килеп чыга. Бу принциплар милли менесәбетләр үсешенең ике тенденциясендә: Һәр милләт» ноң чәчәк атуында һәм аларның һәрьяклап якынаюында чагылалар. Халыкның рухыннан. сыйныфлылык принципларыннан, социализмнан чыга торган чын миллилек интернациональлекне каршы килми. Социалистик һем коммунистик тезелеш шартларында милли һәм интернациональ нәрсәләр бердәм юлда булалар, бор-береен тулыландыра-лар. үзара баеталар һем милди монәсебәтләриең коммунизмга таба, милләтләрнең һәрьяклап якынаюына таба үсеш тенденциясен билгелиләр.
Совет кешеләренең интернационализмы, башлыча, оч фактор йогынтысында формалаша һем үсо:
беренчедән, объектив фактор йогынтысында. Моңа социалистик җәмгыятьтә тормыш шартларының бөтен җыемтасы: җитештерү средстволарына җәмәгать милкене нигезләнгән хуҗалыкның социалистик системасы, коммунизм өчен көрәш максатлары бердәмлеге, марксистик-ленинчыл идеологиянең бердәмлеге, җитештерү мөнәсәбәтләренең социалистик характеры, совет дәүләтчелеге һ. 6. керә. Кыскача әйткәндә, Маркс язганча, «халыклар чыннан да берләшә алсыннар өчен, аларның гомуми интереслары булырга тиеш»;
икенчедән, СССРдагы барлык халыкларның яңа җәмгыять төзүдә уртак тырышлыгы, тормышның бөтен өлкәләрендә туганнарча хезмәттәшлеге һәм үзара ярдәмләшүе йогынтысында;
өченчедән, партиянең, комсомол, җәмәгать оешмаларының идеологии, тәрбия эшенең бөтен җыелмасы йогынтысында.
Монда шуны әйтеп үтәргә кирәк: гәрчә социалистик милләтләрнең һәрьяклап якынаюы — социализм һәм коммунизмның объектив закончалыгы булса да, бернинди объектив уңай шартлар да үзеннән-узе генә милләтара мөнәсәбәтләрнең тагын да ныгуына китермиләр. Әлегә милләтләр һәм ми"ли аерымлыклар яшәп килә икән, җәмгыять үсешенең объектив законнарын белүгә таянып, бу процесска аңлы рәвештә йогынты ясарга кирәк.
Советлар Союзының бердәм интернациональ Коммунистлар партиясенең җитәкчел һәм юнәлткеч роле милли мәсьәләне хәл итүдә ирешелгән уңышларның иң мөһим нигезе һәм бөтен совет җәмгыятен үстерүдә СССР халыкларының туганнарча хезмәттәшлеген, якынаюын тагын да үстерүнең гарантиясе булды һәм булып тора. Партиянең ленинчыл милли политиканы эзлекле рәвештә һәм тайпылышсыз тормышка ашыруы барлык халыкларның материаль һәм рухи көчләренең чәчәк атуын, коммунистик төзелеш практикасында СССРдагы барлык халыкларның милли интересларын да, шулай ук гомуми тормыш интересларын да дөрес исәпкә алуны тәэмин итә. Коммунистик төзелеш планнарын тормышка ашырганда, партия шуның өчен һәрвакыт уңышка ирешә: аның политикасы, илебезнең барлык халыклары интересын чагылдырып, аларны туганнарча бердәм семьяга туплый.
СССРда коммунистик төзелеш турындагы мәсьәләнең бер өлеше булган милли мөнәсәбәтләрне хезмәт ияләренең коммунизм өчен көрәшләре белән бәйләнештән тыш карарга ярамый. Коммунистик төзелеш практикасында гына партиянең юнәлткеч йогынтысында милли мөнәсәбәтләр дә дөрес тормышка ашырыла. Шул ук вакытта совет җәмгыятенең изге максатка — коммунизмга баруында һәрбер яңа адым, үз чиратында, милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да камилләшүенә һәм тирәнәюенә булышлык итә.
Коммунизм төзү чорында бөтен совет халкы алдына үзара бәйләнешле өч бурыч куелды: коммунизмның материаль-техник базасын булдыру, коммунистик иҗтимагый мөнәсәбәтләрне үстерү һәм яңа кеше тәрбияләү. Коммунистик төзелешнең бер өлеше буларак, милли мөнәсәбәтләрне үстерү яңа җәмгыять төзүнең әнә шул өч мәсьәләсе белән аерылгысыз бәйләнештә тора.
Милләтләр хезмәттәшлеген барлык чаралар белән ныгытуның ачкычын партиябез, элеккеч» үк, дөрес экономик политикада күрә. «Экономика өлкәсендә киләчәктә дә совет республикаларының хуҗалыгын һәрьяклап үстерүгә юл тоту, производствоны рациональ урнаштыруны һәм табигый байлыкларны планлы үзләштерүне тәэмин итү өчен, — диелә КПСС Программасында, — республикалар арасында социалистик хезмәт бүленешен камилләштерергә, аларның хезмәт тырышлыкларын берләштерергә һәм яраштырырга, бөтен дәүләт интереслары белән һәрбер совет республикасы интересларын бергә дөрес яраштырып алып барырга кирәк».
Бу программ положениеләрдән һәр республиканың, Һәрбер районның, конкрет коллективның интернациональ бурычын үтәү өчен, кадрларны, барлык совет кешеләрен интернациональ тәрбияләү өчен бик мөһим нәтиҗәләр ясарга кирәк. Алар түбәндәгеләргә кайтып кала:
1. Интернационалист булу, интернациональ бурычны үтәү — ул коммунистик тезелеш бурычларын үтәүгә, илебезнең материаль байлыкларын ишәйтүгә өлеш кертү дигән суз. Интернационализм конкрет, сизелерлек эшләрдә гәүдәләнергә тиеш. Хәзерге вакытта, без В. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга хәзерләнгәндә һәм бишь
еллык планны срогыннан алда үтәү буенча җаваплы эур йөкләмәләр алган чакта, моның әһәмияте аеруча зур.
2. СССРның халык хуҗалыгы бер бөтенне тәшкил итә һәм шуңа күрә теләсә кайсы республиканың экономикасы шул бөтеннең бер өлеше булып тора, ул илебезнең башка районнары белән иң тыгыз элемтәдә генә үсә ала. Совет җәмгыятенең үсеше шундый полосага керде ки, хәзер хуҗалык төзелешендә интереслар гомумилеге, материаль байлыклар муллыгына ирешү зарурлыгы милли интереслар яраклашырга тиешле билгеләгеч момент булып тора. Социалистик хезмәт бүленеше, специаллашты- ру һәм кооперацияләү нигезендә производствоны үстерү шуны таләп ите: гомум дәүләт интереслары беренче планда торырга тиеш; илебезнең башка районнарыча кооперацияләшкән поставкалар срогында үтәлергә тиеш; кадрлар үз вазифаларын үтәүгә бернинди җирдәшлексез һәм милли чикләнүсез, чын интернационалистларча карарга тиешләр. Кадрларны гомуми дәүләт интересларын аңлау рухында тәрбияләү интернациональ тәрбияләүнең бик мөһим бурычы булып тора. Коммунистлар партиясе кадрларны тәрбияләү буенча үзенең бөтен күпкырлы эшендә шуңа ирешергә омтыла: һәрбер партия, совет һәм хуҗалык работнигы күпмилләтле Ватаныбыз масштабларында фикер йөртергә өйрәнсен, аңа илебездәге барлык халыкларның
ихтыяҗлары һәм сораулары үзенеке кебек үк якын булсын, ул үзенең эшенә гомуми ♦ халык хезмәтенең бер өлеше ител карасын, аның иҗтимагый әһәмиятен аңласын. в
3. Хуҗалык бурычларын тормышка ашыруның барышында район, шәһәр, респуб- ы лика, производство тармагы масштабында аерым предприятиеләр арасында социа- ~ листик ярыш җәелә, илебезнең төрле районнары арасында, башка республикаларның я> төрдәш предприятиеләре арасында тәҗрибә уртаклашу киңәя, бу исә, уз чиратында, ю производство һәм рухи тормышның төрле яклары белән танышу шартларында үтә. €• Еу вакытта шунысы бик әһәмиятле: һәрьяклап аралашу, туганнарча хезмәттәшлекнең һәм үзара ярдәмләшүнең үсеше партия оешмаларының идеологии эше белән беркетелсен, кешеләр аңында ул тирән эз калдырсын һәм иҗтимагый җитештерүне ишәй- түгә китерсен.
4. Коммунизмның материал-техник базасын тезү илебездәге барлык халыкларның иң якын хезмәттәшлегендә һәм үзара ярдәмләшүендә, барлык республикаларның һәм өлкәләрнең табигый, кешеләр һәм техник ресурсларын файдалану белән тормышка ашырыла. Братск ГЭСын тезү, чирәм җирләрне үзләштерү, Татарстанда нефть промышленносте булдыру, республикабызда химияне үстерү — боларга ачык мисал булып торалар. Интернациональ тәрбиянең нәтиҗәлелеген күтәрү эчен телдән һәм матбугат аша пропаганда алып барганда, тормыш һәм үзебезнең чынбарлык факт-ларыннан ачык итеп, шаблонсыз файдалана белергә кирәк, коммунистик тезелеш бурычларын үтәү өчен көрәштә халыклар берләшүенең бөек көчен сурәтләргә кирәк.
5. Хәзерге заман производствосы — промышленностьтамы ул, авыл хуҗалыгындамы— эре производство. Безнең республикада һәрбер производство коллективы күп милләтле. Шуңа күрә тору урыннарында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында да без терле милләт кешеләренең аралашуын күрәбез. Шулай итеп, кешеләрнең хезмәтләре дә, яллары да, культура ихтыяҗларын канәгатьләндерүләре дә күп милләтле коллективларда бара. Бу исә интернациональ тәрбия өчен яхшы база булып торэ. Мондый объектив шартлардан оста файдаланырга, тулаем коллективның һәм аер^:м милләтләр вәкилләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә исәпләнгән эш оештырырга кирәк.
6. Материаль җитештерүнең үсеше һәм шул нигездә хезмәт ияләренең доходлары үсү көнкүреш шартларын, иң әйбәт милли традицияләрне һәм гомуми культураның үсеш дәрәҗәсен исәпкә алып, яхшыртырга мөмкинлек бирә. Интернациональ тәрбиядә. кайбер милли искелек калдыкларын (ә алардан искелеккә табыну, консерватизм аңкый) бетерүдә боларның әһәмияте шулай ук аз түгел.
7. Коммунизмның материаль-техник базасын теэү, бишьеллык план задамиеләрен үтәү илебездәге республикалар һәм өлкәләр арасында кадрлар алмашусыз мөмкин түгел. Безнең республика территориясендә илебезнең төрле районнарыннан килгән белгечләр, эшчеләр эшли. Аларга шундый шартлар тудырырга кирәк: алар үзләрен «ейдо» итеп хис итсеннәр, интернациональ коллективларда дерес идея чыныгуы алсыннар. безнең республика аларның «үз ватаннары» булсын. Бу бик мәһим эш.
ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ ТӘРБИЯ
Интернациональ тәрбиянең экономик үсешкә бәйләнешле кайбер мәсьәләләре өнә шулар.
Партиянең совет кешеләрен социалистик интернационализм рухында тәрбияләү буенча күпкырлы идеологии эшендә культура чараларының әһәмияте гаять зур. Коммунизм тезү чорында милләтләрнең һәм халыкларның идея бердәмлеге, аларның культуралары якынаю кечәя. Әнә шундый хезмәттәшлек, бигрәк тә безнең көннәрдә. СССР халыкларын рухи яктан якынайтуның теп чараларыннан берсе булып әверелә.
Социализм вакытында милли культураларның үсеше милләт аерымлыкларын тудырмый, бәлки халыклар арасындагы дуслыкның ныгуына китерә, һәрбер милли культура совет культурасының гомуми олы юлыннан кырыйда түгел, бәлки, гомуми социалистик эчтәлеккә ия булган хәлдә, башка культуралар белән тыгыз бердәмлектә үсә- Мондый үзара бердәмлек һәм үзара йогынты милли культураларның үсешенә бик тә уңай тәэсир итә, чәнки бу аларның һәркайсына рухи үсештә башка тугандаш халыклар ирешкәннәрнең иң яхшыларын үзләренә дә алырга мөмкинлек бирә. Үзара баетышу милли культураларны чикләми һәм ярлыландырмый, бәлки, киресенчә, интернационализм принципларына нигезләнгән күпмилләтле бетен совет культурасының гомуми күтәрелешенә китерә. Иҗади аралашу процессында, социалистик милләт-ләрнең дуслыгында бөтен совет культурасы өчен гомуми булган яңа сыйфатлар барлыкка килә, үсә һәм үзара байый.
Шуны да исте тотарга кирәк, культураларның үзара йогынтысы һәм үзара баюуы культура хезмәттәшлеге шартларында тормышка аша. Бу хезмәттәшлек иҗади работниклар даирәсен генә түгел, бәлки киң халык массаларын да үз эченә ала. Культура хезмәттәшлегенең формалары никадәр күбрәк булса, бу процесска хезмәт ияләре никадәр активрак тартылса, культура чаралары да совет кешеләрен интернациональ тәрбияләүгә шулкадәр күбрәк һәм көчлерәк тәэсир итәләр.
Социалистик милләтләрнең бөр-бөрсен үзара баетуы нигезендә барган культура хезмәттәшлеге, башка милләтләрнең культура казанышлары белән тагын да киңрәк һәм һәрьяклап танышу совет кешеләрендә эстетик зәвыклар формалаштыра, коммунизм төзелешендә аларның активлыгын күтәрә. Моңардан тыш, милли культуралар казанышлары белән үзара танышу Совет власте елларында барлык социалистик милләтләрнең материаль һәм рухи үсешендә нинди зур уңышларга ирешелгәнлекне күрсәтә. Шулай итеп, культура әсәрләре Советлар Союзындагы һәр халыкның гомуми максатларын һәм милли үзенчәлекләрен аңлау өчен бай материал бирә.
СССР халыклары культураларының үзара бердәм эш итүенең объектив нигезе бар һәм ул турыдан-туры илебездә социалистик стройның асылыннан килеп чыга. К. Маркс һәм Ф. Энгельс «Коммунистлар партиясе манифестыхнда ук инде күрсәтеп үткәнчә, тарихи үсеш барышында, бигрәк тә капитализм чорында, халыклар арасында социаль-экономмк элемтәләр киңәя, культура һәм сәнгать өлкәсендә дә аларның үзара бердәм эш итүе, үзара тәэсир итешүе кечәя. «Иске җирле һәм милли бикләнгәнлеккә һәм бары тик үзең җитештергән продуктлар хисабына гына яшәүгә алмашка,— дип яздылар марксизм классиклары, — милләтләрнең һәрьяклап элемтәсе һәм бер-берсеннән һәрьяклап бәйлелеге килә. Бу хәл материаль җитештерүгә дә. шулай ук рухи җитештерүгә дә бер тигез дәрәҗәдә кагыла. Аерым милләтләрнең рухи эшчәнлеге җимешләре гомуми байлык булып әверелә Милли берьяклылык һәм чикләнгәнлек торган саен инде мөмкин булмый башлый—»
Социализм чорында. К. Маркс һәм Ф. Энгельс язганча, милләтләрнең якынаюына булышлык итүче шартлар чиксез үсте. Бердәм социалистик экономика, милли изүне бетерү, барлык милләтләрнең һәм халыкларның тигез хокуклылыгы, СССР халыкларының коммунистик җәмгыять төзүдә гомуми кызыксынучанлыгы эчтәлеге буенча бердәм социалистик культура хәзер социалистик милләтләрнең материаль җитештерү өлкәсендә дә. шулай ук культура үсешендә дә үзара баетышуы өчен уңай җирле* булып әверелде.
СССР халыклары культураларының объектив рәвештә үсә барган үзара баетышу һәм якынлашу процессын шул да көчәйтә! коммунизм төзелеше үзе үк җәмгыятьнең һәр членыннан бөтен яктан үсешкә ирешүне, югары производство культурасы һәм рухи байлык таләп итә. Аңлашыла ки, коммунизм төзүче халыклер. егәр милли чикләр белән генә чикләнсәләр һәм аерым бөр милләт ирешкән рухи байлыктан гына
файдалансалар, культура үсешендә мондый дәрәҗәгә ирешә алмас иделәр Барлык милләтләр культурасының чын-чыннан чәчәк атуына, киләчәктә коммунистик җәмгыятьнең бердәм гомуми кешелек культурасы формалашуга, гармоник рәаештә һәрьяклап үскан кеше тәрбияләүгә бары тик бөтен халыклар культуралары казаныш- . ларыннан файдалану, милли культураларның якыннан хезмәттәшлеге, аларның үзара үтел керүе һәм үзара бер-берсен баетуы нигезендә генә ирешергә мөмкин.
СССР халыклары культураларының якынаюы һәм үзара бер-берсен баетуы бер 3 милли культураны икенчесеннән ясалма рәвештә аера торган киртәләр булмауны 2 күздә тота. Бу уңайдан милли традицияләрнең аелын, милли культураларның үзен- j челекләрен дөрес аңлауның әһәмияте зур. <
КПСС Программасында милли культураларның киләчәге коммунистик төзелешнең 5 гомуми перспективаларыннан һәм иҗтимагый үсешнең яңа этабында милләтләр үсе- 5 шеннән чыгып карала. Киң колач белән коммунизм тезү чорында һәрбер милләт £ чәчәк ата, милләтләр тагы да якыная, интернациональ коммунистик культура формалаша һем үсә. Шуны да истә тотарга кирәк: коммунизмның гомум кешелек культу- а расы һәрбер милләт туплаган культура мирасыннан аерымланган рәвештә түгел, 3 бәлки һәрбер милли культурада булган бөтен кыйммәтле хәзинәне максималь ачып ♦ бирү аша барлыкка килә. Без милли аерымлыкларны оныта алмыйбыз, шулай булгач, а милли культураларның үзенчәлекләре барлык илләрдә социализм җиңгәннән соң да ы озак вакыт сакланачак. “
Болар барысы да; милләтләр һәм милли культуралар үсешендәге үэбашкалыклар, о милләтләрнең һәрьяклап якынаюы һәм шуның белән бергә милли аерымлыкларның = саклануы — партия политикасында исәпкә алыналар. Милләтләрнең һәм халыкларның & һаман ныграк якыная баруының объектив процессын яклап, Коммунистлар партиясе - шул ук вакытта милли үзенчәлекләрне санламауга да, шулай ук аларны күпертүгә дә юл куймый.
СССР халыкларының күпмилләтле культурасы эчтәлеге буенча социалистик һем формасы буенча милли культура буларак үсә. Әлеге, милләтләр яшәгәндә, культураның милли формасы да үзенең әһәмиятен саклый. Ләкин моннан, бу форма үзгәрешсез кала икән, дигән нәтиҗә ясарга ярамый. Билгеле булганча, теләсә кайсы халык культурасының характерында иң әһәмиятлесе — аның идея эчтәлеге. Форма шушы эчтәлекне чагылдырырга тиеш, һем халыкның тормышы байый һәм төрлеләнә барган саен, реаль чынбарлыкны чагылдыру формасы да төрле-төрле һәм күләмле була бара. «Социалистик милләтләр үсешенең тарихи тәҗрибәсе күрсәткәнчә. — диеле КПСС Программасында, — милли формалар үзгәрешсез катып калмыйлар, бәлки, искергән, тормышның яңа шартларына каршы киле торган һәрнәрсәдән бушанып, үзгә тес алалар, камилләшәләр һәм үзара якынаялар».
Шулай итеп, сенгатьтә һем әдәбиятта милли үзенчәлек гомум совет культурасыннан аерылган хәлдә гәүдәләнми, ә бәлки социалистик милләтләрнең интернациональ яшәү һәм керәш шартларын турыдан-туры чагылдыру булып тора.
Социализмның һем коммунизмның җиңүе өчен бергәләп керәш. Коммунистлар партиясенең гаять зур тәрбия эше, политик, экономик һәм культура тормышы уртаклыгы йогынтысында социалистик милләтләрнең һаман күбрәк сандагы вәкилләре хезмәттә, көнкүрештә, культурада гомуми сыйфатларга, коммунистик җәмгыять кешеләренә хас сыйфатларга ия була баралар, бу сыйфатлар совет кешеләрен туганлашты- ралар һәм шул ук вакытта социалистик милләтләрнең яңа сыйфатлары булып әвереләләр. Үз Ватаныңа кайнар мәхәббәт, югары идеялелек, коммунизм эшенә тайпылышсыз ышанганлык, хезмәткә һәм җәмәгать милкене коммунистларча мөнәсәбәт, эзлекле интернационализм, коллективизм кебек совет кешеләренең иң ейбөт сыйфатлары барлык социалистик милләтләрнең күпчелек вәкилләре эчен хас.
Совет милләтләре тормышында туган гаять зур уңай үзгәрешләр культура үсешә язмышы эчен дә эзсез калмый. Алар милли культураларның эчтәлегенә дә, формасына да актив йогынты ясыйлар. Коммунистик тезелештә уңышларга ирешелә барган саен, халыкларда интернациональ, коммунистик сыйфатлар үскән саен, милли культураларның социалистик эчтәлеге тирәнәя бара һем ул үзләренең теле, художество традицияләре үзенчәлеге, җирле гореф-гадәтлере ягыннан күп төрле булган милли культураларны туганлаштыра торган нигез буяып әверелә Энә шул юл белән социэ-
листик эчтәлек милли формага актив йогынты ясый да, һәм аңарда төрле милләтләр өчен гомуми булган интернациональ элементлар даими рәвештә ныгый баралар. Милли форманың яңа эчтәлекне чагылдыра алмый торган элементлары я юкка чыга, я шундый дәрәҗәдә үзгәрә, алар хәтта үзләренә яңа эчтәлекне сыйдырырга сәләтле булалар.
Коммунистик төзелеш барышында милли культурада халыкларны аера торган, гасырлар артталыгы, зарарлы дини йогынты тудырган барлык нәрсә юкка чыга бара. Шул ук вакытта милли культураларның прогрессив яклары ишәюдән эзлекле рәвештә барлык совет милләтләре өчен уртак культура формалаша.
Без хәзер үк инде СССР халыклары культурасының хәзинәсе милли рамкалар чигеннән чыга торган иҗат җимешләре белән тулылануга күп мисаллар китерә алабыз. Милли культураларның бу әсәрләре интернациональ характер алалар, чөнки алар совет халыкларының рухи йөзенең гомуми, коммунистик сыйфатларын, барлык социалистик милләтләр өчен бердәм булган яңа, революцион традицияләрне гүзәл гәүдәләндерәләр. Мәсәлән, татар композиторы Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы татар милли культурасының атаклы әсәре булып тора, ләкин аны барлык совет кешеләре зур кызыксыну белән тыңлыйлар. Чөнки операның эчтәлеге совет кешеләренең, ялкынлы патриотларның һәм эзлекле интернационалистларның яңа йөзен ачып бирә. Операда татар халкы улы Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы күрсәтелә, шуның өчен анда барлык совет кешеләре өчен уртак булган идеаллар җырлана. Операның идея эчтәлеге ягыннан отышы шунда: композитор башка халыкларның музыкаль культуралары казанышларына да кушыла алган һәм шул ук вакытта үзенең индивидуаль һәм милли йөзен дә югалтмаган.
Тугандаш халыкларның әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, әгәр алар һәрбер халыкның милли характерында килеп туган төп үзгәрешләрне исәпкә алып язылган булсалар, аның идея омтылышларын, якты киләчәк өчен көрәшен дөрес чагылдырсалар, СССРның барлык халыклары өчен дә якын һәм аңлаешлы булалар, алар тирән интернациональ яңгыраш алалар. Ватаныбыздагы күптөрле милләтләрнең сәнгать эшлекле- ләренә Ленин премияләре бирелү әнә шул хакта сөйли.
Партия тарихи барлыкка килгән милли традицияләргә зур игътибар бирә; аларда- гы прогрессив моментларны кайгыртучанлык белән яклый һәм үстерә, бөтен совет халкы байлыгы итә. Шуның белән бергә, партия коммунистик төзелеш барышында совет социалистик милләтләре арасында барлыкка килә торган һәм аларның рухи уртаклыгын көчәйтүгә, ныгытуга хезмәт итүче яңа традицияләрне, гомуми сыйфатларны үткен күз белән күрергә һәм якларга өйрәтә.
Гасырлар дәвамында барлыкка килгән нәтиҗәле милли традицияләрне күп милләтле совет культурасы үзенә корал итеп ала. Ләкин ул, беренче чиратта, социализм һәм коммунизм эпохасы тудырганнарны чагылдыра.
Нәкъ менә шушы традицияләрдә халыкларның милли үзаңының яңа сыйфатлары аеруча тулы чагылды. Милли формаларның, традицияләрнең яңа, социалистик эчтәлек белән баюы. Коммунистлар партиясенең культура үсешендәге гомуми закончалыкларны (ә шулар нигезендә социалистик милләтләрнең өзлексез якынаю процессы бара) исәпкә алуы СССР халыклары культурасының үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итүенең һәм совет кешеләрен интернациональ тәрбияләүнең мөһим өлеше булып тора.
Ләкин кайбер әдәбият һәм сәнгать работниклары милли үзенчәлекнең әһәмиятенә артык бәя бирәләр һәм СССР халыклары тормышында килеп туган төп үзгәрешләрне исәпкә алмыйлар. Андый художниклар милли культурада эчтәлекне түгел, ә форманы беренче урынга куялар. Шуның өстенә алар художество иҗатындагы милли үзенчәлекләрне үзгәрешсез һәм кабатланышсыз күренеш дип карыйлар. Нәтиҗәдә андый кешеләр кайвакыт безнең заман халкының тормыш шартларына һәм ихтыяҗларына туры килми торган, иске, зарарлы традицияләрне, гореф-гадәтләрне күтәреп чыгалар.
Әдәбият һәм сәнгать әсәрләре кешенең формалашуына гаять зур йогынты ясаганлыгын һәркем яхшы аңлый. Алар кешеләрнең җанына, йөрәгенә, акылына үтеп керәләр. Шуңа күрә художниклар халык алдында, партия алдында зур бурычлылар. Иң яхшы милли традицияләрне, сыйфатларны чагылдыручылар буларак, милли аңда, кешеләрнең эшләрендә һәм уйларында булган иң яхшы якларны ишәйтеп, алар үз* ләре алдындагы зур бурычлары турында даими уйларга, интернационалистлар булыр-
эур *h
М Ф. ВӘ ЛИЕВ ф ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ ТӘРБИЯ ф
Хезмет ияләрен тугандаш халыклар тормышының төрле яклары белән һәрьяклап таныштыру безнең көннәрдә интернациональ тәрбиянең бик мөһим чарасы булып тора.
Бу мәсьәләдә телдәй һәм матбугат аша пропаганда зур роль уйный. Газета һәм журналларда тугандаш республикаларның җитәкче эшлеклеләре чыгышлары, алмаш һәм берләштерелгән полосалар, алмаш радио һәм телевидение тапшырулары, телдәч пропаганда— теоретик конференцияләр, халыклар дуслыгы һәм пролетар интернационализм лекторийлары, «СССР халыклары дуслыгы» темасына лекция-концертлар. төрле халыкларның язучылары, художниклары һәм композиторлары иҗатына багышланган тематик кичәләр, лекцияләр һәм укучылар конференцияләре, даими эшләүче кинолекторийлар һ. 6. киң кулланыла.
Интернациональ тәрбиядәге уңай фактлар кимчелекләрне томаламаска тиешләр. Бездә бу эштә файдаланылмаган мөмкинлекләр күп әле.
Идеология работникларының кайберләрендә шундый фикер яши: әгәр коллектив бер генә милләттән тора икән, анда, янәсе, интернациональ тәрбия белән шөгыльләнүнең хаҗәте юк. Андый иптәшләр шуны оныталар: интернациональ тәрбия белән милләтчелек һәм шовинизм кебек күренешләрне булдырмау өчен генә шөгыльләнергә кирәк түгел, бу эш яңа кеше формалаштыруның, партия политикасын, социалистик Система үсеше, коммунистик хәрәкәт, халыкларның милли азатлык кереше тенденцияләрен дөрес аңлауның состав өлеше булып тора. Кайда гына булмасын, нинди эшчәнлек белән генә шөгыльләнмәсен, совет кешесе һәр җирдә үзен интернационалист итеп танытырга тиеш.
Шундый ялгышлык та яшәп килә: кайбер иптәшләр күпмилләтле коллективта обстановка үзе үк кешеләрне интернационализм рухында тәрбияли, дип исәплиләр. Сүз дә юк, бөтен совет чынбарлыгы нигездә мондый тәрбиягә булышлык итә. Күпмилләтле бердәм производство коллёкТивынДа эшләү иптәшлек, үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтләрен Тудыра. Ләкин актив идеологии йогынтыдан башка чын-чыннан интернационализм барлыкка килми икәнлеге дә ачык аңлашыла.
Интернациональ тәрбиядә тагын бер кимчелек бар: бу юнәлештә безнең чараларның нәтиҗәлелеге нинди, һәрбер форма да үзен аклыймы, кайберләре аларның нәтиҗәсез түгелме, — менә без шуларга аз әһәмият бирәбез. Кайбер социологик тикшеренүләрдән, мәсәлән, шундый фикер туа: лекцияләр азрак нәтиҗәле булып чыга, ә революция, сугыш, хезмәт ветераннары катнашында төрле конференцияләр, очрашулар үткәрү, революция һәм хезмәт даны урыннарына бару күбрәк тәэсир итә. Аңлашыла ки, эшнең нәтиҗәлелегенә бәя бирү өчен бердәм критерийның булуы мөмкин түгел, чөнки күп нәрсә конкрет хәлләргә: халыкның составына, яшәп килә торган традицияләргә, буржуаз идеология йогынтысы дәрәҗәсенә һ. 6. бәйле була.
Ләкин шулай да без шуны истә тотарга тиешбез: интернациональ тәрбиядә про- формага, формализмга, бушка эшләүгә юл куелмасын, барысы да максатка юнәлешле булырга, кешенең аңына, психологиясенә йогынты ясарга, аны үзенең интернациональ бурычларын күбрәк аңЛау дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш.
Хезмәт ияләрен интернациональ тәрбияләүдә Совет власте елларында Татарстанның экономик, политик һәм культура үсеше аеруча дәлилле материал булып хезмәт итәргә тиеш. Республикабызның материаль һәм рухи тормышында килеп чыккан гаять зур үзгәрешләр партиянең ленинчыл зирәк милли политикасы, халыкларның хезмәттәшлеге һәм туганнарча үзара ярдәмләшүе нәтиҗәсе булып тора.
Менә республикабызның һаман алга таба үсүен күрсәткән кайбер мәгълүматлар. Татарстанда тулай продукция күләме 1913 ел белән чагыштырганда 233 тапкыр үсте; икенче төрле әйткәндә, хәзер бездә бер көн ярым эчендә революциягә кадәр бөтен ел буена җитештерелгән кадәр күләмдә промышленность продукциясе эшләп чыгарыла.
Халыкның культура тормышында гүзәл үзгәрешләр туды. 9 театрның һәм филармониянең иҗади составы 700 дөн күбрәк артистны берләштерә. Совет Татарстаны язучылары 50 роман, 100 дөн артык повесть, 500 дән артык пьеса иҗат иттеләр. Аларның әсәрләре дөньяның күп кенә телләренә тәрҗемә ителделәр. Патриот шагыйрь Муса Җәлил шигырьләре бөтен дөньяга таралды.
Мирли иультурань'ң чвчек атуы бигреи га музыка сәнгате әлкәсендә ачык чагыла. Композиторларыбыз халык кейләрем гади эшкәртүдән, җырлар һәм кечкенә музыкаль пьесалардан башлап, кырыгынчы елларга инде җитлеккән әсәрләр: опера, симфония, балет иҗат итуго барып җитте. Бүгенге хәндә дә алар музыкаль культураның барлык жанрларында эшлиләр. Татарстан композиторлары 30 лап эре муэыкаль-сәхнә әсәр- ♦ гәре иҗат иттеләр. Аларның иң яхшылары совет музыкаль культурасы хәзинәсенә — керде. Җиһаноеның «Җәлил» операсы һем Яруллиниың «Шүрәле» балеты чит илләрдә j совет сәнгатенең лаеклы вәкилләре булып торалар. %
Совет власте елларында республикада югары белем алу зур үсешкә иреште. и Хәзерге вакытта республиканың 11 югары уку йортында 62 мең студент укый; бу— ~ Австрия белен Швейцариянең икесендә булгандагыдаи күбрәк. Вузларда, 52 фәнни- 5 тикшеренү учреждениесендә 6000 гә якын фөнни-педагогик работник, шул исәптән бер 2 академик, бер Фәннәр академиясе члеи-корреепонденты, 200 фәннәр докторы һәм профессор, 1 500 феннер кандидаты эшли. Докторлар һәм кандидатлар арасында = 400 дән артык татар бар.
Болар — партиянең милли политикасы тантанасының ачык фактлары, интернацио- ~ нализм идеяләрен — СССР халыкларының туганнарча хезмәттәшлегенең кечең һәм тупланганлыгын пропагандалау эчен ышандырырлык яхшы материаллар.
Партиянең интернационалистик политикасын тормышка ашыру СССР халыкларын 33 якынайта һәм туганлаштыра. һәм, киресенчә, бу политикадан аз гына булса да чигенү, — шовинизм һәм милләтчелек калдыкларын теләсә нинди формада күрсәтү халыкларның Ч туганнарча хезмәттәшлеген һәм якынаюын үстерү эшенә зыян китерә. Шуңа күрә социализм һем коммунизм тезелешенең барлык этапларында партия һәртерле мил- ләтчәлек һем шовинизм калдыкларына каршы кискен керәш алып барды һем алып бара. 3
Милләтчелек үзенең табигате белән социализмга, деньяга марксистик-ленинчыл карашка, халыклар дуслыгына дошман, ул социалистик милләтләр үсешенең һем якынаюының объектив процессына каршы кило.
Безнең илебездә милләтчелек калдыклары массовый характерда түгел, ченки аның социаль, политик һем экономик җирлеге юк. Милли изүнең бетерелүе, социалистик милләтләр барлыкка килү, алар арасында тигезлек, туганнарча хезмәттәшлек һем үзара ярдәмләшүнең социалистик меноеебәтләре урнашу белән буржуаз милләтчелек идеологиясенең тамырлары да юкка чыгарыла.
Ләкин кайбер җирдәшлек күренешләре фактларында, милли аермалыкны һәм аерылганлыкны вәгәзьләүдә, үткәндәгеме идеаллаштыруда, кәнкүреште һәм кадрлар сайлап алуда реакцион традицияләрне һем гадәтләрне яклауда (андый очракта республикалар холкының күпмилләтле составы исәпкә алынмый һем кайсы булса да бер милләт вәкилләренә әстенлек бирелә) милләтчелек калдыклары чагыла әле.
Мондый милләтчелек калдыкларының куркынычлылыгы аларның яшертен гәүдәләнүендә.
Хәзерге заман шартларында, империализм социализмны хәрби коч ярдәмендә бетерә алмаганда һем ике системаның экономик ярышында бер-бер артлы җиңелүләргә дучар булганда, капиталистик илләрнең хаким даирәләре социалистик дәүләтләргә карата барыннан да элек идеологии диверсиягә зур емет баглыйлар. Алар башлыча кешеләр аңында искелек калдыкларын җанландыруга һем яклауга, түбән идеяләрне вәгазьләүгә исәп тоталар Кешеләрнең милли хисләрендә уйнау, милләт-челек настрооииеләрен кыздыру һәм шул нигездә совет халкының монолит бердәмләгән какшатырга омтылу да империализмның идеоло!ик диверсиясе арсеналында тора.
Империалистик пропаганда йогынтысы милләтчелек һем шовинизм калдыкларының яшоүчәнлогенәң тәп факторларыннан берсе булып нала. Моннан шундый нәтиҗә чыга! бу искелек калдыкларына каршы кераш — ул, бор үк вакытта, буржуаз идеологиягә дә удар диген суз.
Идеологии эштә шуны да исәпкә алмый ярамый: милләтчелек һәм шовинизм Мао Цзэ-дуи группасының коммунистик хәрәкәт бердәмлеген таркату һем авантюристик уйларын тормышка ашыру буенча эшчәнлегендә тәп корал булып әверелде. Милләтчелек күренешләре социалистик илләр дуслыгы эчендә булмаска тиеш. Шуңа
күрә Мао группасының антимарксизмын, милләтчелеген фаш итү, кешеләрдә интернационализм, бөтендөнья революцион процесс үсеше тенденцияләрен дөрес аңлауны тәрбияләү бик әһәмиятле.
Милләтчелек калдыкларының яшәүчәнлегенә йогынты ясаучы бүтән факторлардан түбәндәгеләрне күрсәтеп үтәргә кирәк.
Кешенең аңындагы һәм үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр экономик һәм политик мөнәсәбәтләрдәгеләргә караганда акрынрак бара. Гәрчә Октябрь социалистик революциясеннән бирле 50 ел вакыт узса да, һәм бу еллар эчендә халыклар арасында хезмәттәшлекнең үсеше пролетар интернационализм идеяләре йогынтысында тормышка ашырылса да, шул нәрсә ачык күренә: чагыштырмача кыска тарихи срок эчендә барлык кешеләр аңыннан милләтчелек, искелек калдыкларын чыгарып бетерү читен.
В. И. Ленинның милли эгоизм, милли чикләнгәнлек — вак буржуаз калдыкларның иң тирәне, дип кисәтүе бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмый. Тарихи тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләр аңында капитализм калдыклары социалистик строй урнашканнан соң да озак вакыт дәвамында сакланып килә. Коммунистик төзелешнең хәзерге полосасында искелек калдыкларын тулысынча бетерү бурычы аеруча актуаль әһәмияткә ия булып тора.
Милләтчелек калдыкларының яшәүчәнлеге турында сөйләгәндә, шуны һич тә онытмаска кирәк: бу калдыкларны капитализмның бүтән калдыклары, бигрәк тә Дин, яклый.
Динне, аның пролетар интернационализм идеологиясе белән сыеша алмый торган морален фаш итү хезмәт ияләренең киң массасына йогынты ясауны көчәйтүнең, алар- ны атеистик һәм интернациональ тәрбияләүнең мөһим чарасы булып тора.
Милләтчелек калдыклары шулай ук көнкүрештә реакцион гадәтләр күренешләрендә дә чагыла, аерым кешеләрнең халык, милли традицияләр исеме астында алар- га тотрыклылык бирелүгә омтылуларында гәүдәләнә. Мондый карашларны яклаучылар милли традицияләрне реаль чынбарлыктан аерым хәлдә карыйлар, алар гадәтләр һәм традицияләр төрле була икәнлекне: аларның кайберләре асылында артта калган, консерватив, социаль һәм милли гаделсезлек тарафыннан тудырылган булуын, халыкның үткәндәге авыр тарихын чагылдыруын исәпкә алмыйлар. Андый традицияләр халыкның хәзерге этапта экономик һәм культура үсеше дәрәҗәсенә туры килә торган яңа традицияләргә кушылырга комачаулыйлар, милләтләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең яңа рухын чагылдырмыйлар. Совет власте елларында халыклар тормышында яңа нәрсәләр белән баеган икенче бер гадәтләр һәм традицияләр прогрессив күренеш булып торалар. СССР халыкларының культурасы үсүен һәм үзара якынаюын стимуллаштыралар.
Революцион бәйрәмнәрне, яңа елны, аерым категория работникларның героик хезмәтенә бәйләнешле бәйрәмнәрне (шахтер, төзүче, тимер юлчы һ. б. көннәрен) бәйрәм итү СССРның барлык халыкларының гомуми әйбәт традицияләре булып әверелде. Аерым халыкларның күп гасырлардан бирле килә торган һәм прогрессив әһәмияте булган традицияләре бездә сакланалар, ул гына да түгел, аларга башка милләтләр вәкилләре дә актив килеп кушылалар. Мәсәлән, татарларда язгы кыр эшләре тәмамлануын Сабан туе бәйрәме белән билгеләп үтү күптәннән традиция булып килә. Хезмәт бәйрәме буларак, Сабан туе Татарстанда һәр ел саен үткәрелә, һәм, шунысы характерлы: аңарда республиканың 60 милләттән диярлек торган барлык халыклары катнаша.
Гадәтләр һәм традицияләр халык тормышы белән, аның социаль, экономик һәм культура үсеше шартлары белән тыгыз бәйләнгәннәр. Ә ул шартлар үзгәрешсез килеш калмыйлар, шуңа күрә, тормыш шартлары үзгәрү белән бергә, традицияләр дә үзгәрәләр. Милли гадәтләргә, традицияләргә бәя биргәндә, моның белән хисаплашмау һәм, — прогрессивмы алар яисә реакционмы икәнлегенә игътибар итмәстән — үткәндәге милли традицияләргә ябышып яту — СССР халыкларының алдынгы социалистик традицияләргә кушылуына аңлы рәвештә тоткарлык ясау, социалистик милләтләрне бер-берләрен үзара баету эшендә ясалма киртә булдыру дигән сүз.
Нәтиҗәле интернациональ тәрбия эше алып бару—халыклар тормышына хәзерге заман көнкүреше шартларын, социалистик милләтләрнең коммунизмга таба хәрәкәтен чагылдыра торган яңа традицияләрне кертүгә барлык чаралар белән булышлык итү
дигән сүз. Кеикүреш шартлары коммунистик тәрбиягә турыдаи-туры кагыла. Шуңа күрә, милләт байлыгы дигән булып искергән гадәтләрне Һәм традицияләрне саклап калырга маташучы кешеләргә кискен отпор бирергә кирәк, чөнки аларның теге яисә бу халыкның чын милли интереслары белән бернинди дә уртаклыгы юк, ә бәлки чикләнгәнлеккә һәм милли бикләнгәнлеккә генә алып баралар.
Партиянең милли традицияләргә мөнәсәбәте КПСС Программасында ачык чагыл- дырылган. Партия, бер яктан, коммунистик төзелешкә комачаулаучы гадәтләргә һәм традицияләргә каршы кискен көрәш алып барырга, ә икенче яктан, — һәрбер халыкның прогрессив традицияләрен якларга, аларны барлык милләтләр байлыгы итәр*ә чакыра.
Милләтчелек калдыкларына каршы көрәш зур осталык һәм такт, совет кешеләренең милли хисләренә игътибарлы караш, совет халыклары тормышының милли-үзен- чәлекле һәм гомум интернациональ якларын дөрес исәпкә алуны таләп игә. Шуңа күрә партия милли үзенчәлекләрне күпертүгә каршы көрәшү белән бергә, аларны кырый кагуга каршы да көрәшә. Алар икесе дә соңгы исәптә бердәй нәтиҗәгә — милләтчелек калдыкларын җанландыруга китерәләр.
Совет җәмгыяте тормышында социалистик интернационализм материаль җитештерү өлкәсендә дә, шулай ук культура өлкәсендә дә чагыла. Ул буржуаз идеологиягә каршы көрәш белән бәйләнгән, социалистик лагерь илләре арасында туганнарча хезмәттәшлекне ныгытуга, халыкара коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәте белән барлык элемтәләрне киңәйтүгә һәм ныгытуга китерә.
Күпкырлы идеологик эшчәнлегендә партия оешмалары шуңа аеруча игътибар бирәләр, коммунизм төзүчеләрнең мораль кодексы принциплары барлык совет кешеләренең фикерләү образына, хәрәкәтләренә нык кереп урнашырга тиеш, аларның эчке ихтыяҗлары булып әверелергә тиеш. Хезмәт ияләрен интернациональ тәрбияләүдә, социалистик милләтләрне тагы да якынайтуда бу эшнең зур әһәмияте бар. Коммунизм төзүчеләрнең партиябез Программасында формалаштырылган мораль кодексы СССРдагы барлык халыкларның дуслыгы һәм туганлыгы, милли һәм раса дошманлыгына түзеп тормау, барлык илләр хезмәт ияләре белән, барлык халыклар белән туганнарча хезмәттәшлек кебек әхлакый принциплар турында сөйли. Мораль кодексның таләпләре — коммунизм төзүчеләрнең интернациональ сыйфатларының чын-чыннан тулы чагылышы. Аларны тормышка ашыру, КПСС Программасында әйтелгәнчә, СССР халыкларының тулы бердәмлегенә ирешүдә иң әһәмиятле өлеш булачак.
Чыннан да, мораль кодексның «Коллективизм һәм иптәшләрчә үзара ярдәм»; «һәркем барысы өчен, барысы да һәркем өчен»; «Кеше кешегә дус, иптәш Һәм туган»; «һәркемнең җәмәгать байлыгын саклау һәм ишәйтү турында кайгыртуы»; «Коммунизм эшенә бирелгәнлек» кебек гүзәл принциплары кешеләрне милли билгеләре буенча аермыйлар, ә бәлки халыкларны туганлаштыралар, теләсә кайсы социалистик милләт вәкиленең милли характеры формалашуда әһәмиятле сыйфат булып торалар.
Интернациональ тәрбия — җанлы, иҗади эш, ул торгынлыкка, догматик карашка түзми. Бу эшне үткәргәндә милли һәм интернациональ якларны, илебез халыклары арасындагы мөнәсәбәтләрне үткән чорда булган гаять зур үзгәрешләрне һәм милли мөнәсәбәтләрнең үсеш перспективаларын исәпкә алырга кирәк.
Октябрь революциясенең илебез халыклары язмышы өчен, бетен дөнья революцион процесс үсеше өчен гаять зур җимешләрен аңлау шатлыклы. Фән, сәнгать, әдәбият эшлеклеләренең Октябрь идеалларын тормышка ашыруны мактап җырлаулары һәм коммунистик җәмгыять тезүгә лаеклы елаш кертүләре гаять кирәкле, файдалы эш!