Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТИП ГОСМАН


Иртә белән Казан урамнары аеруча Жанлы
була. Эшлеләр эшно ашыга, балалар мәктәпне
йәгерәлор, кайсылары иренеп йене сумкасын
болгый-болгый бара. Уйланып йорүче
картларның да үз мәшә- нате нечле. Сезон белен
бик үк исәпләшми торган чуар киемле студентлар
арасында еготләрчә житеэ хоренатле бер
профессор күренә. Аның йозе бераз уйчан, үзе дә
шул уйлар басымы астында бераз непарен теш-
кәй сыман, ләкин коңгырт күзләре алга то- белгән
һәм үтәли карыйлар. Аның кулында гадәттә
газетага терелгән китап яки бик пәхтә юка папиа
яисә портфеленә кечнә сынган калын кулъязма
күренә, анысы кемнеңдер диссертациясе булса
кирәк.
Йегерә-атлап баручы студентлар терпеме
данлы университетның ак колонналары
арасыннан кереп нитәләр, ә профессор
университетның икенче бинасына — хим-
иорпусна таба юнелә. Ленин ул химик түгел. Бу —
филология фәннәре дикторы, профессор, язучы
Хатип Госман, Ул инде 1нщиде ел буе
университетта татар едә- ияты кафедрасын
житәкли Бу кафедра диеталарча яшь белгечләр
— фән кандидатлары хезерләде. ике доктор
житештерде, югары квалификацияле йәэләрчә
педагоглар бирде, яшь налам иечләренә, аеруча
шагыйрьләргә ижат юлы күрсәтте
Профессор Хатип Госманның эше бии күп.
Бүген аның нафедра утырышы уздырасы бар.
Терле институтларда башкарылган
диссертацияләрне тикшереп — алар
Татарстаннан да. Башкортстаниан да килеп
торалар — бәя бирергә, алдагы язмышын хәл
итәргә кирәк Аның естенә кафедраның эчне
эшләре дә житәрлек.
Кафедра членнары соңга калып килергә
ярамаганлынны яхшы беләләр, соңга калсаң —
профессордан шәфкать кетме, аның кашы
жимерелечәи һәм наныңа тоз сала торган сүзе дә
ишетеләчәк. Профессор үзе дә соңги калмый,
башкаларның дә соңгаруын кичерми, чонни
вакыт исәпле һәм аның кадерен белергә кирәк.
Кафедра утырышына ике сәгать вакыт
бирелә. Вакытны тыгыз итеп файдалана белү
аркасында, каралачак мәсьәләләр икенче
утырышка калмыйлар Фән каршында торган
проблема да тикшерелә, гыйльми хезмәт
турында да һәркем үз фикерен әйтергә елгерә,
башка нендәлен мәсьәләләр дә хәл ителеп бете
Хатип Госманның, фән житончесе буларак,
тагын бер сыйфатын әйтеп китәргә кирәк. Ул. үзе
зур фәнни проблемалар ос- тендә эшләргә
яраткан кебек, кафедра членнарының да зур
проблемалар әстендә эзләнүләрен таләп итә һәм
аларга шул мәсьәләне чишү ечен кирәкле
шэртлар тудыра белә. Без — башна нафедра
членна- нары — Хатип Госманнның -фәнне
оештыра- белүен сокланып сейлибеэ
Ә сезнең ул укыган лекцияләрне тың-
лаганыгыз бармы) Юн, алайса — мин әйтеп
бирим.
Университетта бер ленция сәгать тә егерме
минут дәвам итә. Сейли белмәгән кеше эчен,
әлбәттә, бу бии озай вакыт Күңелсез итеп
сейләсәң. студентларың йонлап бетәргә мемиин.
Ләкин Хатип Госманның лекцияләрендә вакыт
узганы сизелми, ул фәннең теп моментына
туктала, матбугатта булган материалларны искә
теше- реп. аларны унуны студентларның үзләре-
нә калдыра. Иң мәһиме — проблеманы билгеләү
һәм студентларга шул проблеманы ачу юлларын
әйрату 80 минут' Шул вакыт эчендо фәннең бер
почмагы ачылырга тиеш! Шул вакыт эчендә
студентның белеменә байлык, фикеренә юнәлеш
бирелергә тиеш!
Хатип Госманда әнә шул галим-педагог
оәталыгы начла.
Каян нила соң ул көч? Без моны Хатипның үз
эшенә гаять таләпчән булуы һәм җаваплылык
хисе тоюы белән аңлатыр идеи. Фәннең бер
тармагын алып еллар буе лекция укырга мөмкин.
Ләкин үзенә таләпчән галим ул лекцияләрне
кабаттан сөйләгәндә, фәнгә нәрсәдер өсти, яңа
ачышлары белән бизи. Хатип Госман фәнне үсте-
рүче, баетучы лекторларның берсе. Ләкин бездә
татар әдәбияты фәне барлык тармаклары
буенча, барлык проб-темалары буенча әле
эшләнеп бетмәгән Киресенчә, хәтта әле яңа
нерешелгән дияргә мөмкин. Шуңа күрә галимнәр-
педагоглар каршында мавыктыргыч
проблемалар ята. Һәркем фәнгә үзеннән өлеш
нертә ала!
Хатип Госман татар әдәбияты фәне проб-
лемаларына үзенчәлекле юл белән килде. Ул
Казан дәүләт педагогия институтында Конбатыш
Европа әдәбияты буенча лекцияләр укый иде.
Әйтергә кирәк. Көнбатыш Европа әдәбияты кайда
гына укытылмый, нинди генә дәреслекләр.
хрестоматияләр, махсус тикшеренүләр юк бу
өлкәдә! Китапханәдә А. В. Луначарский. П. С.
Коган кебек совет галимнәренең махсус лекция-
ләре бар. дөнья әдәбияты классикларының
кыйммәтле һәм уйландыра торган фикерләре
тулып ята. Гомумән, Көнбатыш Европа әдәбияты
Хатип Госман өчен гаять бай мәктәп булды. Эш
монда өйрәнелгән, системага салынган
Көнбатыш Европа әдәбияты тарихын
үзләштерүдә генә түгел, барыннан да элек, зур
тарихи гомумиләштерү ысуллары белән танышу,
образлар системасына килү юлларын, сәнгатьне
сәнгать иткән чараларны күрсәтү алымнарын
аңлау — Хатипның алдагы хезмәтләре өчен гаять
бәрәкәтле, илһамлы булдылар.
Хатип Госман үзенең кандидатлык дис-
сертациясе итеп Танташ поэзиясен сайлады һәм
аны оригиналь төстә, шагыйрьнең эстетик
карашларына басым ясап, башкарып чыкты. Бу
хезмәт Танташ иҗатын тикшерүдәге
иллюстративлыктан, дорфа социологизмнан
йотылу үрнәге булды.
Шул хезмәт башкарылган арада Хатип
Госман X класслар өчен әдәбият дәреслеген
төзүдә катнашты (1947). Ул еллардагы программа
Көнбатыш Европа әдәбияты үрнәкләрен дә эченә
ала иде һәм Хатип Госман «Яңарыш чоры.
Шекспир һәм Гете» исемле бүлекне язды. Хәзерге
көндә дә Хатип дәреслекләр язуда, методик әдә-
бият тудыруда актив эшләп нилә.
Хатип Госман Казан дәүләт университетына
марксизм-ленинизм методологиясен
үзләштергән югары квалификацияле белгеч
булып килде. Ләкин әле аңа бик күп авыр-
лыкларны җиңәргә кирәк иде. Беренче чиратта
күп гасырлы татар әдәбияты тарихын иңләп
алырга кирәк иде. Һәм ул шул эшкә җиң сызганып
кереште дә.
Инде байтак еллар узды. Хатип та берничә курс
һәм специаль курс буенча лекцияләр укырга,
аларның программаларын төзергә өлгерде. Менә
минем алдымда «Татар шигыре» исемле
специаль курс программасы. Хатип Госманга
кадәр бу курсны беркем дә уныганы юк иде.
Дөрес, татар шигырь төзелеше бөтенләй
тикшерелмәгән өлкә түгел, элек-электән үк бу
мәсьәлә рус тюркологларын һәм татар
галимнәрен, шагыйрьләрен кызыксындырып,
борчып килә. X. Госман ул карашларны бүгенге
фәннең торышыннан чыгып бәяли һәм «элек
ирешелгән казанышларга таянып», төгәлләнгән
гыйльми хезмәт бирә. Без аның 1964 елда аерым
китап булып басылган «Татар шигыре» исемле
китабын истә тотабыз. Хатип Госман татар
шигыренең үз табигатен, үзенең милли
сыйфатын билгеләү өчен ерак тарихка,
халыкның үз авыз иҗатына, татар шигыре
казанышлары булып танылган классиклар
тәҗрибәсенә таяна. Һәм ул татар шигыре
төзелеше гарәпләрдән һәм фарсылардан
күчерелмә- гәнлеген катгый рәвештә раслый. X.
Госман гаруз, бәхер. газәлләр, касыйдәләр,
мәснәвиләргә дә туктала, татар шигырен кардәш
халыкларның шигъри практикасы белән дә
чагыштыра һәм татар шигыре тезелеше
нигезендә буынара ачыклыклар системасы Һәм
ритмик ачык иҗекләр системасы ятканын
билгели.
Хатип Госманның бу ачышы әдәбият белеме
дөньясында шактый җанлы бәхәс уятты Шул
җөмләдән, татар шигыре дөньясында да үзгә
фикерләр чагылып нитте. Без шагыйрь Әхмәт
Исхакның «Тукайның шигъри осталыгы» исемле
кызыклы хезмәтендәге кайбер фикерләрнең X.
Госман фикерләренә иапма-наршы булуын истә
тотабыз.
Хатип Госманның капиталь хезмәте «Со-
циалистик революция һәм татар поэзиясе» дип
атала Шушы теманы ул үзенең докторлык
диссертациясенә сайлады һәм аны 1962 елда
уңышлы яклады. Бу хезмәтне тулысынча өч
китаптан укырга мөмкин; югарыда искә алынган
«Татар шигыре» (1964), «Бөек Октябрь
революциясе һәм гражданнар сугышы чорында
татар поэзиясе» (I960) һәм «Егерменче елларда
татар поэзиясе» (1964).
Хатип Госман үзенә генә хас эзлеклелек
белән социалистик революция тудырган татар
поэзиясен 30 нчы елларга кадәр бик җентекләп
өйрәнгән. Аның игътибарыннан бер генә шигырь
дә читтә калмаган, күрәсең. Гражданнар сугышы
елларында кечкенә өяз шәһәрләрендә чыгып
килгән газеталарда басылган шигырьләрне дә
Хатип бөртекләп җыйган. Ләкин бу эш гомуми кү-
зәтү ясау өчен генә башкарылмый, бәлки зур
гомумиләштерү өчен эшләнә, үсеш за-
кончалыкларын ачар өчен табыла.
Матбугатның турыдан-туры үзенә мөрәҗәгать
итү аркасында. Хатип Госман бик күп онытылган
исемнәрне әдәбиятка, фәнгә кайтара, заманында
теге я бу рәвештә ярлык тагылып, тарихи
урынын ала алмый калган шигъри әсәрләргә
бүгенге көн әдәбият фәне күзлегеннән чыгып,
объектив гыйльми бәя бирелә. Шулай да ул чуар
шигъри диңгез уртасында, төп кыйбласын
югалтып, югалып калмый, революция еллары
тудырган, революцион көрәш пафосы
тәрбияләгән зур шигъри маякка — Һади Такташка
карап юнәлеш ала. Хатип Госман татар шигыре
дөньясында бик иркен йөзә һәм колачын бер чор
рамкаларында гына чикләп калдырмый. Шуңа
күрә ул үз-үзе- нә кыен сораулар биреп,
мәсьәләне катлауландыра, киңәйтә бара.
Шундый авыр сорауларга җавап эзләп, галим
әдәби процессның тирән агымнарына төшә,
татар поэзиясенә генә түгел, рус һәм башка
кардәш халыклар поэзиясенә дә күз
Г алим революция тудырган поэзиянең
үзенчәлекләренә киң туктала. Шуларның берсе —
антитеза алымы. Хатип Госман моны да бик
җентекләп тикшерә, реакцион вазифалы һәм
прогрессив рухлы антитезаның өч тип
чагылышын да бай мисаллар белән аңлатып
бирә.
Кыскасы. «Социалистик революция һәм татар
поэзиясе» исемле хезмәт татар әдәбиятының
мөһим бер чорын Һәм иң өлкән жанрларының
берсен тикшерүгә багышланган. 30 нчы еллар яки
сугыштан соңгы чор поэзиясен тикшерергә
ниятләнгән галим дә. революция еллары
әдәбиятының башка аспектларын тикшерүче дә
Хатип Госманның бу хезмәтен читләтеп уза ал-
маячак. Ул татар әдәбияты фәненә зур өлеш
керткән хезмәт булып калачак.
Хатип Госман әдәбиятка башта ук галим булып
килмәде, билгеле. Аның иҗаты шигырь язу белән
башланып китте һәм беренче җыентыгы «Кырлар
лирикасы» (1931) дип атала иде. Бераздан ул
прозага күчте һәм берничә хикәя, повесть
бастырды. «Кан тавышы» (1934). «Юсыф» (1937).
«Мин күккә күтәреләм» (1937) кебек әсәрләре су-
гышка чанлы яшьләр арасында популярлый
казандылар. Болардан тыш Хатип Госман газета-
журналларда хикәя, очерк, тәнкыйть,
публицистик мәкалә белән антив чыгыш ясап
торды.
Бөек Ватан сугышы башланды. Халык уллары
белән бергә Хатип та илбасарларга каршы
сугышка нитте. Авыр һәм мактаулы солдат
хезмәтен үтәп, совет офицеры булып, орденнар
һәм медальләр белән бүләкләнеп, җиңү
тантанасын каршылады.
Фронттагы язучы солдат хезмәтен гена
башкармады Бу турыда мәрхүм Фатих Кәрим бик
матур итеп язган иде. Язучы элешенә, солдат
хезмәтеннән тыш. замандашларының кан
тибешен билгеләп, аны сугыш вакыйгалары
яктылыгында күрү бурычы төште. Ул ерткычлык
һәм гуманизм, җинаять һәм шәфкать, котырган
милли агоиэм һәм пролетар
интернационализмның яиага яка килеп нанлы
бәрелешләрен күзәтүче генә түгел, бәлки бөек
тарихны үзе тудыручы һәм аның елъязмасын
теркәүче дә булды. Совет кешесендәге ачыныш
һәм гамь, сагыш һәм якты өмет, нәфрәт һәм
мәхәббәт тойгылары үскәннән үсә. тирә-
нәйгәннән тирәнәя барган чанта, совет язучысы
үзенең тарихи миссиясен уңышлы башкарып
чыкты Алар арасында Хатип Госман алгы
сафларның берсендә торды. Аның очерклары,
хикәяләре алгы ут сызыгыннан алып язылдылар
һәм аларда совет солдаты образы мәһабәт
бөеклеге белән басып торды Төньяк-көнбатыш
фронтта язылган һәм күләме белән ул еллар
өчен зур булган «Ялкынлы йөрәк» повестен алып
карыйк.
Язучы, солдат массасының уртасында
кайнавына карамастан, төбендә бер образга нүз
ташлый. Яшь солдат Рөстәмнең сугыш
биографиясендәге берничә калну моментка гына
игътибар итә. Рөстәм фронтка килә, абыйсы
Мәрданне очратэ һәм абыйсы аны үз янында
калдыра. Рөстәм башта, билгеле, тәҗрибәсез
сугышчы, ләкин булдыклы һәм үч алу хисе белән
янган сәләтле сугышчы, тиз вакыт эчендә
тәҗрибә ала һәм разведчик булып китә Яралану,
госпиталь, фашизм җинаяте турында уйлану,
дошман өстене ябырылып куну хисләре белән
яну . һәм яңадан фронт. Үз частена кайткан көнне
үк Рөстәм разведкага ашкына, уңышка ирешә һәм
һәлакәткә очрый.
Бу повестьта Хатип Госманның алдагы
(сугыштан соңгы) и>ңаты өчен характерлы
моментлар бар Язучы алда үзенең иҗтима гый
карашларына ятыша торган ярсу йөрәкле герой
сайлаган. Рөстәм — ул Хатип хыялларында
яшәгән яңа тип галим, киләчәге зур булган, фәнне
алга илтәчәк галим. Рөстәмнең фәлсәфи
карашларында, сугыш вакыйгалары тәэсирендә
ясалган нәтиҗәләрендә алда үсәчәи галим
яралгылары салынган. Беренче сугыш тәэсирен-
нән соң Рөстәм үзенең көндәлегенә болай дип
яза: «Сугышның эчтәлеге ике тол моменттан
тора: героин момент, һәлакәтле момент...
һәлакәтне бетерү өчен, сугышны бетерергә
кирәк, сугышны бетерер өчен, аны
башлаучыларны бетерергә нирән • Повестьта
герон һәлак була, ләкин ул авторның күңелендә
үлемсез яши һәм миңа, ничектер. Рөстәмнең
дәвамы — Хатип үзе ке- бон тоела. Рөстәмдәге
аналитик аңны Хатип үзенең гыйльми
хезмәтләрендә бик матур күрсәтте
Еллар буе эзләнү, тикшеренү гаять нәтиҗәле
булды Хатип Госман югары гыйльми дәрәҗә
алды, фән дөньясында танылып елгерде. Бәлки
хәзер бераз туктап, тын алырг.1 кирәктер) Ләкин
Хатип Госманда мондый тынычлану, ирешелгән
уңыш белән канәгатьләнеп калу гадәте юк.
Капиталь хезмәтен башкарганда ун инде ул
параллель рәвештә башка проблемалар өстендә
эшли башлады. Чыннан да, безнең әдәбилт
тарихыбыз бик бай, ул XIII йөзнең башыннан ун
килә. Җиде ярым гасыр эчендә мәйданга бик күп
талантлар чыккан. Алар халыкның рухи һәйкәле
булып яшәрлек поэтик энҗе бөртекләре
калдырып ниткәннәр. Шул надәр байлык бездә
тиешенчә өйрәнелмәгән һәм тупланмаган. Хатип
Госман «Социалистик революция һәм татар
поэзиясе» проблемаларын өйрәнгәндә, борынгы
әдәбиятны да игътибар үзәгеннән читкә
җибәрми. Ул татар поэзиясе антологиясен төзүдә
актив катнаша, антологиягә сүз башы яза (1956),
Габделҗәббар Канда- лый шигырьләрен беренче
тапкыр туплап бастыру эшенә җитәкчелек итә
һәм сүэ башы яза. Бүгенге көндә ул борынгы әдә-
биятны өйрәнү эшен дәвам итә, бу өлкәдә
яңадан-яңа материаллар таба. Бу — шулай ук
ачыш. Узган ел гына әле тикшеренүләренең
нәтиҗәсе итеп, Хатип Госман борынгы
әдәбиятның тарихы буенча тезисларын
бастырган иде. Анда, мәсәлән, бик оригиналь
һәм бик җитди фииер алга сөрелә. Профессор
татар халкының язма әдәбияты үсешен
шәһәрләр төзелешенә китереп бәйли. Бу — бии
кыю гыйльми нәтиҗә!
Хатип Госманның гыйльми авторитеты бии зур.
Югары Аттестация Комиссиясе (ВАК) әледән-әле
аңа рецензиягә төрле галимнәрнең
диссертацияләрен җибәреп тора. Ул
университетның Зур гыйльми советы, факультет
гыйльми советы. Фәннәр Академиясенең Г.
Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих
институты гыйльми советы члены Шуның өстенә
Хатип Госман гыйльми дәрәҗәләр бирү
советының председателе урынбасары Монда
тагын шуны да әйтергә нирән. 1967 елда
Финляндиянең Хельсинни университеты
чакыруы буенча, Хатип Госман һәм Мөхәммәт
Гайнуллин иптәшләр Финляндиядә булып
кайттылар. Алар яшь фин галимнәренә
консультация бирү өчен чакырылганнар иде!
Коммунист-галимнең болардан тыш та җәмәгать
эше бии күп. Ул университетның партком
составына дә сайланып эшләде, берничә тапкыр
аны Казанның Совет районы хезмәт ияләре
үзләренең депутатлары итеп сайладылар. Хатип
Госман Татарстан язучылары союзы идәрәсе
члены булып та эшли .. Аңа галимнәр, яшьләр ки-
ңәшкә киләләр Гомумән. Хатип Госманның көне
тыгыз эштә, файдалы хезмәттә
Инде кич, университетның актлар залында
партия җыелышы башланырга тора. Кыелышка
беренче булып килүчеләр арасында Хатип
Госманны очратам.
Исәнлек-саулык сорашкач та. Хатип:
— Әйдә әле. бергә утырыйк әле. — дип мине алга
алып нитә — Күптән сөйләшкән
Ләкин безгә сөйләшергә туры килми Тикшерелә
торган мәсьәлә бии меһим һәм без игътибар
белән тыңлап утырабыз. Ара тирә мин Хатипның
уйчан йөзенә һәм чем кара чәчләренә карап алам. — Чыннан да 60 яшь туламы бу тынгысыз егеткә’
— дип уйланам мин Моңа ышанасы нилми! Хәер,
хезмәт кешене яшәртә дә бит. Әйдә, яшьлек дәрте
белән эшеңне дәвам иттер. Хатип. Фәннең яңа
серләрен ач, укучыларыңны куандыр Озын
гомер һәм яңадак-яңа иҗади уңышлар телим мин
сиңа! Дөресе — мин генә түгел...