Логотип Казан Утлары
Очерк

КАТЫ ТОКЫМ


үңелле, шаулы яңа ел бәйрәме дә узды. Шуидый тиз үтте, шундый кыска булды ул — чыршыларына эленгән бизәкләре кебек ялтырап кына калды. Бүген инде әнә җирдән себерә торган кар кичәге эзләрне дә күмел ташлаган. 1959 ел эзләрен, һәм бөтенләйгә. Күрәсең, шушы эзләр кебек, үткәннәр дә мәңге кайтмый торгандыр...
Иске елны озаткан саен, Анатолий үзендә нигәдер бушлык сизә. Ул нәрсәнедер югалткан, нидер эшләп, өлгертеп җиткермәгән, онытып калдырган кебегрәк бер хис кичерә башлый. Әллә, чыннан да, былтыргы ел бөтенләй мәгънәсез уздымы!
Киез итекләре белән яңа карны ера- ера, Анатолий тауга күтәрелде, конторага таба борылды. Бүген тагын буровойга, ә шәһер өстендәге бихисап иллюминацияләр бор сүнеп, бер кабынып һаман җемелдәшәләр. Боларны бит буровойдагыларның бөтенләй күрми калулары да мөмкин...
Йокыдан уянганнан бирле күкрәген тырнап килген кәефсезлекнең әпе генә серенә төшенде Анатолий. Яңа елга каршы ул шәһәргә кайтып кергәндә, бораулаучылар буровойда, ачык кырда, буран астында эшләп калдылар. Төнге уникедә бөтен илгә ишеттереп Кремль курантлары сукканда, кешеләр якты, җылы ейдә, өстәл янында яңа ел, яңа бәхетләр хөрмәтенә тост күтәргәндә нинди уйлар кичерделәр икән алар?
Декабрь азакларында гына Анатолий Павловны, катлаулы эшләр мастеры буларак, Шегер мәйданындагы шушы буровойга авария бетерү өчен җибәргәннәр иде. Коточкыч хәл иде 38 нче буровойда. 1760 метр тирәнлектә бораулау инструменты кысылып калган. Нефть катламына нибары җит- меш-сиксән метр дигәндә..
Бригадага килгәч, Павловка кешеләр зур өмет белән карадылар. Юк шул, алай тиз гене булырлык түгел иде. Анатолий инструментны әйләндерергә, йолкытырга маташып карады — барып чыкмады. Инструмент аска да төшми, өскә дә күтәрелми иде...
Күңелен авыр уйлар баскан хәлдә, Анатолий контора капкасыннан керде, ишеч алдындагы иртәнге шау-шуга чумды.
4 нче разведка-бораулау конторасы Лениногорскида беренчеләрдән булып уяна. Дөресен әйткәндә, ул тәүлек буена бөтенләй йокламый. Камышлы елгасы буенда, биек тау итәгендә урнашкан бу предприятие, шәһәргә карап, көнен дә, тенен дә гел шаулап тора. Тениең теләсе кайсы вакытында аның тәрәзәләрендә ут булыр. бүлмәләрендә кешеләр утырыр биек койма бәпән әйләндереп алган ишек алдында станоклар, агрегатлар герлер.
К
Өч айдан кабат мастер. Бу юлы инде катлаулы эшләр буенча...
«Билгеле, катлаулы эшләр мастеры бер селтәнү белән могҗиза тудыручы тылсымчы түгел, шулай да тәвәккәлләргә», — дип уйлады Зәкиев һәм контора директоры Лисов бүлмәсенә кереп китте.
Павлов анда иде инде. Лисов, читләтеп кенә Анатолийдан буровой хәлләрен сораша, мастерның кылларын тартып карый иде.
Анатолий, бүреген салып, бер почмакта утыра, директорның сорауларына бик саран гына җавап бирә. Соң, Иван Игнатьевич буровойдагы хәлләрнең аяныч икәнен, бригаданың нык утырганын үзе белмимени? Авариянең сәбәбе дә директорга яхшы таныш— бораулый торган балчык измәсен дөрес кулланмауда. Гомумән, мастерлар-ның күбесе измәгә бәя биреп бетерми. Су белән бораулый башлаганнан бирле аның, ни өчендер, абруен төшерделәр. Билгеле. су белән бораулау яңа нәрсә, арзанлы, прогрессив алым. Кирәкле катламда гына кулланганда су ифрат яхшы нәтиҗә-ләр бирә. Тора-бара бораулаучылар измәне онытып куя яздылар, тоташ су белән генә бораулауга күчтеләр. Шуның аркасында җирнең йомшак катламы юылып, забой ишелеп төшү, инструмент кысылу кебек хәлләр ешайды.
Кайбер токымнарны тишеп үткәндә измәдән башка бөтенләй эшләп булмый. Измә борауны әйләндерә, шул ук вакытта скважина көпшәсен сылап, ныгытып баручы бердәнбер арзанлы материал да.
Мастер Горшенин белән бораулаучы Әмир Билалов измәнең әнә шул кыйммәтле сыйфатларын онытканнар, аны әзерләгәндә чагыштырма үлчәвенә дә, суга каршы торучанлыгына да, башка параметрларына да игътибар бирмәгәннәр. Нәтиҗәдә җир астына кудырылган балчык измәсе көпшәк катламны тотып тора алмаган, токым ишелгән, 38 нче скважинада ике километрга якын трубалар колоннасын кыскан. Бу һәркем өчен ачык.
Үзенең ни өчен чакырылуын Анатолий соңыннан гына белде. «Кабул итеп ал син Горшенин бригадасын», — диделәр аңа.
Кинәт әйтелгән бу тәкъдимнән Павлов каушабрак калды:
— Өметсез ул скважина...
— Булдырсаң син генә булдырасың,— диде кисеп Иван Игнатьевич. — Тәҗрибәң җитәрлек...
Ике ягына зур-зур электр фонарьлары эленгән тимер капканың да ябылганы юк. Сәгать саен, минут саен кешеләр утырган автобуслар чыгып тора, буровойдан эшчеләр кайта, төрле бораулау җиһазлары төялгән зур-зур машиналар ерак юлларга китә.
Шундый ыгы-зыгы астында, машиналарның кайсына юл биреп, кайсының юлын булеп, ашыга-ашыга бригада кешеләрен эзләп йөргәндә, Анатолийның артыннан кемдер кычкырды:
— Павлов, сине конторага чакыралар!
II
Партбюро секретаре Әдип Зәкиев өстәленә туздырып ташлаган кәгазьләрне озак актарып утырды. Павлов турында шактый күп мәгълүматлар бар иде, тик бу конторага яңа килгән секретарьны алар гына канәгатьләндереп бетерә алмый шул.
Менә Павловның ярты биттән генә торган автобиографиясе. Бик дикъкатьләп, укучы почеркы белән язылган. «1932 елда Ставрополь крае, Кусаевский районы. Султанское авылында туганмын, — дигән — Җиденче классны тәмамлау белән Краснодар нефть техникумына укырга кердем һәм аны 1952 елда бетереп чыктым».
Шуннан соң биредә Павлов Анатолий Викторович исеменә өр-яңа хезмәт кенәгәсе ачыла. Тау технигы дипломы алган егетне «Татбурнефть» трестына бораулаучы итеп куялар.
Монысы Зәкиевне гаҗәпләндерми, ә менә аның өч айдан соң бораулау мастеры итеп билгеләнүе сәеррәк.
Язуның дөреслегенә шикләнгәндәй, Зәкиев кенәгәне өйләндереп, аның тышына керап куйды.
— Егерме яшьтә бораулау мастеры... Иртә җитлеккән, бик иртә..
Дөрестән дә, хәзер ул яшьтәге мастерларны Татарстан нефтьчеләре арасыннан да эзләп табарлык түгел бит. Институт бетереп килгән инженерларның дӘ берничә еллар буена бораулаучы булып, мастер урынын ала алмыйча йөргәннәрен белә Зәкиев. Павловның шулай бик тиз күтәрелеп китү сәбәбен ул чакта кадрлар җитешмәүдән генә күрде ул.
Шул ук көзне Павловны армиягә алганнар. Анда өч ел хезмәт итеп, демсбили- зацияләнгәч, яңадан элек эшләгән конторасына кайткан, бораулаучы булып кергән.
аТәҗрибәгә килгәндә, кирәгеннән артыграк. — дип уйлады Анатолий, үзен үчекләп — Эшне беренче кеннән аварияле скважинада башлаган идем, күрәсең, исән буровойда зшләргә язмагандыр...»
һәм ул техникум эскәмиясеннән чыгу белән Ягупов бригадасына бораулаучы булып килгән кенен искә төшереп алды. Бригада авариядә утыра иде. Өч айдан мастер булды. Вахаев бригадасын кабул итеп алды. Анда да баш чыккысыз авария иде... Катлаулы эшләр мастеры итеп куелгач, кеше ватканны төзәтүче, кеше бозганны турылаучы булып китте. Инде килеп, тагын җимерелгән бер бригадага китереп тыгалар.
Бу бригадага карата Анатолийның ди-ректорга ниндидер сораулары, дәгъвалары һем әйтәсе килгән күп кенә сүзләре дә бар иде, тик Иван Игнатьевичның тәкъдиме шулкадәр кинәт булды, алар барысы да, ничектер, югалып калдылар. Әнә Иван Игнатьевич, торып баскан да, Анатолийга таба омтылып, бөркет кебек карап тора. Юк, ул үз фикереннән чигенмәячәк, каршы килсәң, естеңә бөркет булып куначак, барыбер ычкындырмаячак. Анатолий аның холкын беле инде...
— Әгәр бәладән коткаручыны мин генә дип табасыз икән, киттем алайса бригадага,—диде Павлов. Ашыгып бүреген, бияләйләрен киде.
— Без барып җитәрбез, — диде директор, Павлов чыгып киткәндә.
Зәкиев эчен бу көтелмәгән хәл иде. Павлов бармас, ялындырыр, киреләнер, аяк терәп каршы торыр кебек иде аңа. Соң, кайсы җүләр инде берсүзсез андый хәтәр бригадага риза булсын! Моңа баш кирәк ич, тәвәккәллек кирәк, батырлык кирәк!
— Аның чыннан да китүеме! — дип сорады ул Иван Игнатьевичтан.
— Бездә ике сөйләшүне яратмыйлар, — диде Лисов горурлык белән.
Моны инде яңа секретарь үзенчә аңлады. «Киләчәктә син дә искә ал, сүз куертма, конкретрак бул», — димәкче директор, һәм, шуны раслагандай, Иван Игнатьевич сейләл китте:
— Молодец алар, разведчиклар, күп сөйләп тормыйлар! Берәү булса: «Тәҗрибәм дә юк, тазалыгым да начар, бригадасы да бик бозык, булдыра алмам», — дип зарланырга, җыларга керәшар иде. Ә мана, уйлап кара, күпмә эшлим, андыйларны күргән юк!
— Димәк, аиысы сезнең бәхетегез, — Дил куйды Зәкиев, директорның сүзен бүлеп.
— Бәхеттән түгел. Әгәр без разведкага кешеләрне эшкә алабыз икән, алдан кисәтеп куябыз: разведка уен түгел, түзәрлек, чыдарлык булса гына керсен, һәм шундыйлар гына килә дә. Ул кеше инде белә: тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшкә торып китәргә тиеш, вакытында кайта алмый, җылы аш, җылы өй күрмәскә, шуңар түзәргә тиеш. Ул теләгән киносын, театрын да карый алмый, концертына да бара алмый. Ул, дөресен әйткәндә, хатынының җылы кочагыннан да мәхрүм!
Бу урында инде Зәкиев тә елмаймый булдыра алмады:
— Димәк, разведчик дөнья рәхәтләреннән ваз кичәргә тиеш, дисең инде...
— Шунсыз разведчик та була алмый!
— Шулай да разведчикларга тормыш шартлары тудыру турында уйларга кирәк булыр, Иван Игнатьевич, — диде Зәкиев.— Иң беренче чиратта!
Ill
Инде барысы да тынды, үз урынына утырды кебек. Бригада җыелышы тәмамланды, авария өчен ачуланырга тиешле кешеләр ачуланылды, чара күрергә тиешлеләренә җәза бирелде. Әйе, мондый эшләр өчен гаеплеләрне башларыннан сыйпамыйлар шул. Мастер Николай Горшенин бригадасы айның аена бораулау планын үтәмәгән, хезмет дисциплинасын, бораулау технологиясен бозган, аварияләр ясаган. Күп тапкырлар тәнкыйтьләүгә, кисәтүгә карамастан, мастер эленке-салынкы йер- гон, үз белдеге белән эшләгән, коллектив фикеренә колак салмаган.
Лисов җыелышта һәрвакыттагыча кызып, ярсынып сөйләде Горшенинны эшеннән алып бораулаучы итеп калдырырга, е бораулаучы Әмир Билаловны эшеннән куарга дигән тәкъдим кертте.
Горшенин авариядә үзенең гаебе юклыгын исбат итәргә теләп карады, түбен урынга риза булмыйча: «Китәм!»—дип куркытып маташты. «Китсәң кит!» —диделәр аңа, ялынмадылар. Ә менә Билаловны яклап бораулаучылар стена булып бастылар. Бер адым да артка юк: «Калсын, эшләсен, гаебен юсын!» Алып калдылар Әмир, не.
Гыйбрәтле булды бу җыелыш. Конторада сөйләп күрсәткәнчә, бу бригада кеше-
ларе әле дөньяга бик үк битараф түгелләр икән...
Инде барысы да тынды, контора җитәк-челәре кайтып китте, буровой тормышы үз урынына утырды кебек.
Хәзер инде, Павлов, син бригаданың башында, эшлә генә! Көн саен бер вахтаң белән утырып буровоеңа кит, эшчеләрең- нең бораулаганын күзәт, ялгышларын төзәт, контораңа шалтыратып трубалар, башка җиһазлар даула. Кич җитсә, кайт та, план бүлегенә кереп, ничә метр бораулаганың турында сводка бир, инженерга бораулауның барышы турында отчет яса. Синнән инде хәзер барысын да сорарлар, бөтенесен дә төпченерләр. Буровойга ки-, леп стена газеталарын тикшерерләр, агит- масса эшләре белән кызыксынырлар, бораулау графикларын карарлар. Профсоюз эшлеклеләре бораулаучылар түләмәгән взнос өчен тиргәп китәрләр, комсомолец- лар үзешчән түгәрәкләрдә катнашмаган өчен тәнкыйть итәрләр. Син инде, иптәш мастер, хәзер барысы өчен дә җавап бирә торган кеше!
Шушы уйлар белән ул беренче мәртәбә бригаданың хуҗасы булып буровойга чыкты.
Элек, катлаулы эшләр мастеры булып эшләгәндә, болай дулкынланмый иде Павлов. Киресенчә, бораулаучылардан ояла, читенсенә иде ул. Эшем кешеседәй буровойга килү, авариянең сәбәпләрен төпченеп йөрү, зур белдекледәй, тәҗрибәле мастер яки бораулаучы кулыннан идарә рычагларын үз кулыңа алу бик кыен иде. Ничектер шунда «йомырка тавыкны өйрәтә» кебегрәк булып чыга иде.
Мастер сәгатьләр буенча азапланды. Инструментны чыгыр белән тарттырып карады, ротор белән әйләндермәкче булып маташты—җир астындагы колонна кымшанырга да уйламады. Аннан эшчеләрне буровойдан куып чыгарды да инструментны йолкытырга кереште. Кырык биш метрлы вышка ыңгырашып сыгылды, трубаның башын эләктергән корыч баулар өзелердәй булып тартылдылар, ләкин җир токымы үз корбанын җибәрмәде.
— Әкренрәк, әкренрәк! — дип кычкырдылар читтә котлары алынып карап торучы эшчеләр. Алар мондый тәвәккәллекнең нинди фаҗигаләргә китергәнен, күргәннәре булмаса да, ишеткәннәре бар иде. Бер елны тали блогы өзелеп төшеп, Әлмәтнең иң яхшы мастеры Белоглазовны да һәлак итте бит.
Чатлама суык булуга карамастан, Пав-ловның бүрек астыннан, яка эченнән пар күтәрелде, ул ак бәс булып кашларына, керфекләренә сарылды. Тирләгән куллары бияләйләрне өнәми башлады, мастер алар- ны салып ыргытты.
Авариядән авариягә йөри торгач, Пав-ловның гадәтенә бер нәрсә сеңеп калган: ничек кенә булса да, буровойны бәладән коткарырга, бригаданы авыр хәлдән чыгарырга. Ә бу скважина гел өметсез. Скважинаны ташлап, икенче урыннан бораулый башларгамы? Бу кадәр тирәнлеккә җиткәч, шушы хәтле озынлыктагы металл колоннаны җир астына күмел калдырудан да кызганычрак, үкенечрәк нәрсә бармы? Аңа күпме көч куелган, күпме тир түгелгән? Бәлки электәге берәр алым ярап куяр дип, үзе моңа кадәр эшләгән буровойларны, андагы аварияләрне күңеленнән үткәрде, ләкин бер авария икенчесенә, икенчесе өченчесенә охшамый. Бу ысул тегесенә, тегесе монысына ярамый.
Бердәнбер юл — инструментны җир астында өзеп чыгару, шул урыннан читкә таба бораулый башлау иде.
Директор белән инженер бу фикер белән килештеләр. Күп азаплангач, 1300 метр тирәнлектә инструмент өзелеп калды һәм мастер Павловның бу бригададагы беренче метрлары шуннан башланды.
Берничә көн эчендә шактый гына тирәнлеккә төштеләр. Су күрмәгән кешегә су тамчысы да кадерле, дигәндәй, бораулаучылар аңа куанып бетә алмадылар. Үтелгән шушы берничә дистә метрлар моңарчы булдыксызлар исемен алган эшчеләргә дәрт кертеп, аларның күңелләрен күтәреп җибәрергә җитә калды.
— Бораулыйбыз бит, төшәбез!
— Мотор тавышын ишетер көннәр дә бар икән!—дип сөйләнәләр иде алар.
Бу метрлар яңа мастер өчен дә бик кыйммәт иде. Шушы метрлар аркасында ул үзе өчен әлегә ятрак күренгән бригада членнары белән азмы-күпме танышырга, сөйләшергә, аларның уй-фикерләрен бүлешергә өлгерде. Бер-берең белән яхшы таныш булмау — ул тоташ киеренкелектән, сынаулы карашлардан, хәтта шикләрдән дә тора икән.
Тәбәнәк, калын гәүдәле, алма кебек кызыл битле бораулаучы Ибраһим Садриев кирәгеннән артык салмак. Эштә дә әкрен кыймылдыйдыр төсле иде ул Павловка. Әмма смена азагында килсәң, барысыннан
да күбрәк аның вахтасы бораулаган булып чыга. Трубаларны күтәргәндә-тешергәндә, борау алыштырганда, бу эшләрне аңардан тиз башкаручы юк.
Бораулаучы Николай Трошихин яшьтә дә, эштә дә арада иң өлкәне, ул егерме еллык стаж җыеп килә инде. Йөргәндә һәр адымын үлчәп, чамалап кына атлый торган бу кеше эшендә дә шулай икән. Буровойда кирәксез бер хәрәкәт ясамас, артык бер сүз сөйләшмәс. Идарә пультына килеп бастымы — үз вахтасындагыларны си. херләгәндәй итеп йөртә. Аның ни әйтергә теләгәнен күз карашыннан аңлыйлар.
Иң тырышы, иң тыңлаучаиы — Әмир Би-лалов. Арып егылганчы эшләр, анда да тук-тауны, ялны белмәс, сер бирмәс. Шушы кадәр уңган кешене теге вакытта директор ни өчен эшеннән куарга исәпләгәндер — анысы аңлаешсыз. Аның ялгышын Павлов шул кирәгеннән артык карусыз булуыннан күрә. Мастер кушкан, ул үтәгән. Яраса-яра- маса да үтәгән. Күрәсең, мастер сүзе аның өчен законга әверелеп киткән. Әле хәзер дә ул, бичара, күбрәк гаебен юу, үзен аклау ечен тырыша иде, ахры.
Буровойдагы бетен эшне берүзе эшләп бетерердәй булып йөргән ярдәмче бораулаучы Алексей Курочкин, һәрвакыт үзенең насослары, дизельләре белән мактанырга яратучы Сергей Волковлар да Павловның якын дуслары булып киттеләр.
Катлаулы эшләр мастеры булып буро- войдан-буровойга йөргәндә кешеләргә бер дә игътибар итмәгән икән Анатолий. Вакытлы кеше, кунак кына булган икән ул. Аңа нәрсә: аварияне бетердең — хуш. сау бул, икенчесенә кит... Хәзер исә син алар- ны аңларга, төшенергә тырышасың. Ченки алар синекеләр. Синең белән һәр көн бер машинада эшкә барасы, бер буровойда кәч түгәсе, бер кашыктан ашыйсы кешеләр. Алар хәзер синнән умырыл эшлердәй эшен де, куандырырлык хезмәт хакын да, вакы-тында ялын да таләп итәргә хаклылар.
Ә Анатолийның бригада кешеләрен нәрсә белән булса да куандырасы килә, бик кило иде.
Тик боларның берсе дә насыйп булмады. Җитмеш метр тирәнлеккә җиткәч, җир астыннан фонтан булып су бәреп чыкты. Кешеләр утыз градуслы суыкта сифон астында калдылар. Бозлы су, верховой сәндерәсенә кадәр күтәреләп. өскә явып торды. Буровой шторм вакытындагы корабльне хәтерләтә иде. Ул да булмады, котырынып буран кузгалды...
IV
— Әй, юл бир, борыла!
— Артка чиген, артка!
— Читкәрәк ал!
Ярты чакрым буена тезелгән машиналар колоннасы ике ягын кар каплаган тар юлга беке булып кереп утырган да алга да, артка да китә алмый. Шоферлар бер- берсенә кычкыралар, тиргәшәләр, кабиналарыннан чыгып көрәкләр белән юл кырыйларын, тәгәрмәч асларын казыйлар, тик берни чыкмый. Күз ачырмаслык буран бетерелеп һавада уйный, ееме-ееме белән куптарып кар китереп сала, юл ярырга килгән бульдозерларның да тырышлыкларын минуты белән юкка чыгарып ташлый. Олы юл буендагы керт өеме инде машиналар биеклеге булган.
Артта машиналар артканнан арта, ал-дагыларын кар эченә тирәнрәк кыса бара. Сигнал, акыру, сүгенү тавышлары күбәйгәннән күбәя.
— Чигенегез, чиген!
— Артка ал, диләр сиңа!
— Бәрдерәм, үпкәләмә!
Урталыкта машиналар арасына килеп кысылган «газик», тәрле маневрлар ясап, алга үтәргә азаплана, корсагыннан керткә бата, тәгәрмәчләре белән кар туздыра.
— Булмый дип әйттем бит, — ди шофер, янында утырган Зәкиевкә.
— Яхшы чакта борылу ягын карыйк»
— Тырышып кара, бәлки үтәрбез...
— Кызык соң бу яңа секретарь, — дип куя эченнән генә шофер, — күреп тора: атна буена буран котыра, буровой ечен кирәк-ярак теяп чыккан машиналар да, вахта автобуслары да, бара алмыйча, кире әйләнеп кайттылар. Ә ул: тырышып кара!
— Мемкин түгел! — диде шофер, емет калдырмаслык иттереп, һем тычкан тозагыннан машинасын ничек тә булса чыгару ягын чамалый башлады.
— Их, шушы чакта вертолет булса икән!—дип керсенде Зәкиев, баш өстендәге давыл җилбердәткән брезент түбегә карап.
«Чын хыялый кеше икән бу, — дип уйлап алды шофер, — еле буровойларга телевизорлар сатып алу турында сүз кузгата. әле күчмә вагоннарда кызыл почмаклар, кием киптерү ечен сушилкалар. ап-ак җәймәле койкалар булдыру турында сөйләнә башлый. Инде килеп вертолет! Булмый ул безнең разведкада һем гомергә буласы
7. .К. У.* .4 Л.
да юк! Күрдек инде сезнең кебек секре-тарьларны! Берне түгел, бишне күрдек! Хыялланудан ары китә алмадылар».
Бу Зәкиевнең генә хыялы түгел иде. Күптән инде бораулаучылар елның теләсе кай вакытында, теләсә нинди һава шартларында буровойга бара ала торган уңайлы транспорт турында хыялланалар. Вездеходлар «теләсә кая йөрер» исемен күтәрсәләр дә, күчәреннән пычрак, түбәсеннән көрт булган буровой юлларыннан үтә алмыйлар. Кайчакта нефтьчеләр чылбырлы кечкенә танклардан да файдаланалар. Тик алар да җитешле түгел. Аның өстене бу авыр машиналар тирән карда баталар, кешеләрне аз сыйдыралар, әкрен йөриләр. Ә нефть эзләү чикләре елдан-ел киңәя, үсә.
Разведчиклар хәзер төп базадан 40—60 километр булсалар, киләсе бер-ике ел эчен, дә Яңа Елховой, Ямаш, Бөгелмә, Баулы мәй-даннары бораулана башлаячак һәм ара 100 километрга кадәр артачак. Димәк, эшкә бару-кайту өчен генә дә биш-алты сәгать вакыт китә. Кышкы, язгы, көзге көннәрне исәпләгәндә, бу санны икегә тапкырларга кирәк. Әйе, 4 нче разведка-бораулау конторасының киләчәктә тагын да ераграк чикләргә — Оренбург далаларына китеп эшләү перспективалары барлыгын да сөйләп торалар. Шулай булгач, разведчиклар өчен хәзер вертолетлар да, хәтта җиңел типтагы самолетлар да кирәк.
Буровойга киткән машиналарның әйләнеп кайтулары директорны тәмам пошаманга төшерде. Телефоннан сөйләшеп, вахталарның бүген ничек булса да барып җитә- чәкләренә ышандырган, берничә смена тоташ эшләгән бораулаучыларны алыштырырга, аларга ял бирергә вәгъдә иткән иде.
Менә, кар-буранга батып, Зәкиев тә кайтып керде.
— һич тә үтәргә мөмкин түгелме? — дип, ышанмагандай, каршы алды аны Лисов.
— Мөмкин түгел, Иван Игнатьевич.
— Ә бульдозерлар? Алар нәрсә карый?
— Эшлиләр. Сөреп китәләр дә, артларыннан ук юлны кар баса. Үзләре дә чыга алмый яталар...
Зәкиев, бүреген башыннан салып, эрегән карны идәнгә селки. Иван Игнатьевич йеренә, әле бер тәрәзәгә, әле икенчесенә килеп, тышка карый. Буранның туктарга исәбе юк.
— Болай булса, бик нык утырабыз бит, беләсеңме шуны?—ди ул, Зәкиевкә янагандай. Әйтерсең, буран өчен партбюро секретаре гаепле. — Мастер Җэләлетдинов бригадасында җир асты куышлыгына очраганнар. Никулин бригадасы буровой тезе, гәнне көтеп ята—вышкачылар килә алмыйлар. Подберезныйныкылар тагын авыр хәлдә, — дип санап китте Лисов.—Ә Павловны әйтеп тә торасы юк...
Павловның буровойдан хәбәр итүенә ка-раганда, скважинада бүгенге көнгә кадәр фонтан ату дәвам итә икән. Өскә ургыган су ташкынын бастыру өчен балчык измәсен авырайтырга — аңа барит кушып җибәрергә киңәш ителгән иде. Шулай эшләп караганнар, ләкин 3—4 көн буена әзерләнгән измә 5—10 метр борауларга да җит-мәгән— җир асты упкыны йотып бетергән. Коллектив атна буенча кайта алмыйча бу-ровойда кунып эшли, кешеләр эт урынына арганнар икән.
— Әйе, Павловка җайсыз туры килде,— диде Зәкиев, уйланып торганнан соң. — Бригадага яхшы ният белән китте, ә эше бармый да бармый...
Яңа мастерның хәлен Иван Игнатьевич та яхшы төшенә иде. Павловны коллектив сөенеп каршы алды. Ике ел буена планны үти алмыйча, тариф акчасына гына яшәп килгән эшчеләр җыелышта да: «Җитәр, безнең дә башкалар кебек метрлар бирәсебез, макталасыбыз килә, кешеләр кебек премияләр алып, ял итеп, күңел ачып яшисебез килә!» дигәннәр иде бит. Аларның хакы юкмыни моңа?
Зәкиевнең дә хәлен бик яхшы аңлый Лисов. Бригаданы мораль яктан да, материаль яктан да күтәрмәкче партбюро секретаре. Тик, әлегә булмый шул, җаным. Производствоның бик каты законы бар: продукция бир син аңа, метрлар бир, эшеңне күрсәт!..
V
Көннәр утырып, язгы кояш карый баш-лаганда, борау забойга — проект тирәнлегенә якынлашты. Эш җырлап бара, аста, девон катламында, борау чакма ташларны кимереп һаман түбәнгә, нефть горизонтына төшә. Ләкин табигать көче белән сугышып үткән көннәр Анатолийның һич тә күңеленнән чыкмый, торып-торып уйланырга мәҗбүр итә.
Январь азакларында һәм февраль баш-ларында дулап алган бураннар вакытында бораулаучылар буровойда яшәп, өчәр-дүр- тәр смена рәттән эшләделәр. Түзмәсләр,
буровойны ташлап китәрләр. эш туктап калыр, дип курыккан иде Павлов. Бригаданы Горшениннан кабул итеп алганда, коллектив таркау, бораулаучылар ваемсыз, өметләрен җуйганнар иде бит.
Авырлык килгән чакта кешеләр үзгәрү- чән булалар икән. Ничектер, ягымлыланып, яхшырып киттеләр тесле. Бер-берләренә карата кинәт игътибарлары арта, сизгерлекләре көчәя башлады. Син җитди дип йөргән кеше көтмәгәндә шаянлана башлый, җор сүзләр ычкындыра. Моңа кадәр мә- эеклеге белән дан алганнары басыла, җитди кыяфәткә керә. Кызык бу кеше дигәнең.
Буровойда өскә явып торган сифон остында да бораулаучылар төшенкелеккә бирелмәделәр, эшне ташламадылар.
Яңгыр, яу, яу, Майлы ботка казанда, Тәти кашык базарда!
— дип җырлап та җибәрәләр иде. «Эх, хәзер майлы ботка булса икән!» дип тә куялар. Ничә көннәр җылы аш күрмәгән кешеләр иреннәрен ялап алалар.
Моңа кадәр үтә салмак, сүзгә саран бораулаучы Ибраһим Садриев та алыштырып куйгандай булды
— Ничава, егетләр, курыкмагыз! Яңгыр файдалы ул. Яңгыр икмәкләрне генә түгел, кешеләрне дә үстерә,—дип, шаярга- лап та сейленә.
Һәр хәрәкәте үлчәүле булган Николай Трошихии гына һаман бер кәенчә калды. Ул эш вакытында шаярганны яратмый. Син аңа гына дикъкать итәргә, аның нәрсә таләп иткәнен ымыннан аңларга тиеш.
Бораулаучы Әмир Билаловның кичереш-ләрен барысы да яхшы аңлыйлар. Авариядән чыгып, яңадан шушы хәлгә тәшүне дә ул әле һаман үзенең гаебе дип саный иде булса кирек. Шуңа күрә кешеләр белән будкага җылынырга да керми. Тәүлекләр буена яуган сифон астында, тормоз рычагы янында торып, аның киемнәре бозланып катты, есте пыяла кебек елтырап калды.
— Әйдә, җылынырга! Нәрсә, киемнәреңнең модасы үзгәрүдән куркасыңмы әллә!— дип, аны иптәшләре будкага мәҗбүри алып керәләр. Аиың күңелөи күтәрергә телеп, терлечә шаярталар:
— Бүреген кызгана ул! Кара, ничек бизелгән!
— Мондый бүрек Монамахның да төшенә кермәгән!
Эшчеләр ардылар, ялыктылар, ләкин бо-раулау бер генә минутка да туктап тормады. Бораулаучы арыса, аны беренче ярдәмчесе алыштырды, ул ял иткәндә, аның урынына верховой басты. Верховойга өченче ярдәмче алмашка килде. Дизельче бер генә иде — аңа да ял бирделәр. Дизельләрне сүндермичә, моторлар янында чиратлап дежур тордылар.
Анатолий үзе дә буровойдан ике атна кайтмады. Катлаулы зоналарны ничек бораулап үтү, кайсы катламда тормозга ничек басым ясау ысулларын өйрәтә-ейрәтә, көн-төн салкын буровой платформасында басып торды, тәмам хәлдән тайган, чыланган бораулаучыны ял итәргә, йокларга куыл кертеп, рычагларны үз кулына алды. Буровойдагылар бу вакытта иркенләп, хәвефсез эшлиләр иде. Бораулаучыларның аңа бирелеп, ышанып китүләре мастерны бераз куркытты да. Җир асты дөньясын белеп булмый, кинәт кенә үзе авария ясап куйса?
Тик яңадан андый хәлләргә юлыкмадылар. Инде борау забойда.
Борау забойда. Яшь ананың куркып, хә-вефләнеп. шул ук еачытта эчке бер куаныч белән бала көткән кебек, бораулаучылар да яңа урында, яңа нефть чыганаГы ачылу минутларын борчылу, шатлык, киеренкелек белән көтәләр.
Павловка калса, нефть чыккан бер җирне ул я бер завод, я бер фабрика салыначак урын дип күз алдына китерә. Скважина тирәсендә берәр ааыл-маэар да утырса, ул инде булачак шәһәр дип карый. Янында урман булса — парк.
Лениногорск шәһере Анатолий килгәндә әле Иске Писмен авылы гына иде. Салам түбәле йортлар, тар. пычрак урамнар, эур- зур бәрәңге бакчалары
Беренче кәинәрдә Анатолий шул авыл уртасындагы тау башында, урам эчендә эшләде.
Күз алдында үсте шәһәр. Эшкә барганда карын: авыл читендә солы үсеп утырган басу уртасында йорт нигезе салалар. Ә тирә-якта колхозчылар тизрәк игенне урып калу эчен ашыгалар. Кайтканда карый — иген егып салынган, йорт инде ике көт булып күтәрелгән, түбәсен ябасы гына калган.
һәр көн шулай. Бара, кайта, ә солы кырында һаман йортлар калкып чыга, урамнар, проспектлар барлыкка кило—
Бераздан Анатолийны армиягә алдылар. Өч ел хезмәт итеп кайтуына инде Иске
Писмонне бөтенләй танырлык та түгел иде. Ул чын шәһәр булган, һәркайда ечар-дүр- тәр катлы йортлар, мәктәпләр, клублар... Ул эшкә йергән урман да урман түгел ии- да — аны искиткеч матур паркка әверелдергәннәр.
Кем белә, шушы скважинадан нефть чыкса, әнә теге тау буендагы Урдалы авылы да, кечкенә генә булса да, шәһәр булып куяр, янындагы куе урманы паркка өйләнер...
Шулариы күз алдына китергән саен, Анатолий авырлыкларны онытыл җибәрә, үзе белән, разведчиклары белән горурлану хисе кичерә. Бетен эшнең башы разведчикларда бит. Алар килгәнче, исеме-аты ишетелмәгән кыр, тау, елга яки урман гына була. Менә килеп, разведчиклар беренче палаткаларны корып җибәрәләр. Нәкъ Иске Писмән тавы буендагы кебек. Палаткалар янында беренче учаклар ягыла, беренче җыр җырлана, әшеп-туңып беренче тен куныла. Шуннан беренче буровойлар, тактадан әтмәлләп куелган будкалар, өйләр, конторалар, складлар... Такта өйләрне таш йортлар алыштыра, алар янына мәктәпләр, клублар, башка биналар салына, юлларга есфальт җәелә. Поселок яки шәһәр туа. Вакыт үтү белән, яңа урында нефть табып, буровойлар һаман ераккарак, арырак күченә баралар. Ә шәһәр үз урынында. Ул, разведчикларның һәйкәле булып, мәңгегә шунда төпләнеп кала. Йортлары, культура- кенкүреш биналары, завод-фабрикалары белән кешеләргә хезмәт итә.
Разведчикларның эзе мәңгелек, ул кабызып киткән факеллар бер вакытта да сүнми дә, сүрелми дә.
Берничә сәгатьләр инде буровойда команда юк, кычкыру, сөйләшү юк. Эшчеләрнең күзләре бораулаучы Садриевта — ул ни әйтер? Ибраһим, тормоз рычагын бер күтәреп, бер төшереп, әкрен генә девон төбен капшый. Унике ел эшләп, ул шушы рычагларның калтыравы аша да ике мең метр тирәнлектә җир токымын сизәргә, аңа бәя бирергә өйрәнеп беткән. Борау каты доломит катламын үтеп, продуктлы горизонтка — йомшак комташка килеп керде. Менә-менә нефть бәреп чыгарга тиеш. Мондый чакта бөтенесе: мастердан, бораулаучылардан алып аның ярдәмчеләренә, дизельчеләргә, машинистларга кадәр аяк өстендә.
Мастер, сүзсез генә Ибраһим янында басыл тора да, аның йөзендә үзгәреш күрмәгәч, улаклар янына китеп, скважина төбеннән юдырылып чыккан җир токымын тикшереп карый. Бу ни хәл: тирәннән «кара алтын» сеңгән комташ килә, ә нефть юк.
— Күренмиме? — дип сорый аннан Ибраһим һәм мастерның күзләренә чекрәеп карый.
— Юк.
— Әллә югыйсә... Скважина кысырмы?
— Кызганычка каршы...
Разведчикларның ничә айлар буе инте-гүләре бер селтәнү белән җилгә очты. Бү радиуста нефть табылмады. Моңа бик нык кәефләре киткән бригада кешеләрен Яңа Елховой мәйданына күчерделәр.
VI
Йөз илле километрдан артык юл йөреп, Лисов Павлов буровоена әйләнеп килде, ләкин күңелсезлектән башка бернәрсә дә алып кайта алмады. Беренче скважиналар салынган Яңа Елховой мәйданында тоташ җир асты капризлары. Ямаш мәйданында, карт мастер Сергей Егоян буровоенда су фонтаны атуын дәвам итә. Ул утыз метр биеклеккә күтәрелеп, ике атнага якын инде вышканы коендырып тора. Буровой вышкасы, барлык бораулау инструментлары, дизель моторлары, насослар боз астында күмелеп калган.
Павлов бригадасының хәле тагын да мөшкелрәк. Бер кирегә китсә китә икән: беренче метрларны да борауларга өлгермәделәр — буровой астындагы җир убыла башлады, вышка аву куркынычы туды. Күпме эшләп, Лисов мондый хәлне очратканы юк иде әле. Буровой астын цемент белән ны- гытмакчы булдылар, ләкин җир куышы шулкадәрле зур булып чыкты — әкияттәге аждаһа кебек, цементны йотып кына тора. Хәзер инде цемент белән бергә таш, агач, пычкы чүбе —ни туры килсә шуны тутыралар.
Зәкиев тә буровойда иде. Әдип Карипо- вич башкаларга караганда бу бригаданы үз итә төшә, күбрәк биредә булырга ярата, бораулаучыларның һәр адымын күзәтеп, кызыксынып тора.
— Үзгәреш юкмы? —диде Лисов, партбюро секретарен күрү белән.
— Юк. Илле тоннага якын цемент китте инде...
Кай вакытларда Иван Игнатьевич, мастер Павловтан битәр, партбюро секретаре За- киевнең үзен кызганып куя иде. Яңа кеше бит, эшен дә күрсәтәсе киләдер... һич кенә дә син дигәнчә бармый бу денья...
Зәкиевнең әле нефть елкәсендәге белеме дә ишетеп һәм газеталардан укып өйрәнгән берничә сүздән генә тора иде. Гаҗәпләнәсе юк, конторага белгеч булып килмәгән. Кайчандыр ул, комсомол яшендә, туган ягы Тымытыкиың ВЛКСМ райкомында оештыру бүлеге мөдире булып эшләгән. Шунда кичке урта мәктәпне тәмамлаган, ике еллык юридик мәктәпкә укырга киткән. Аннан кайткач, Шөгердә прокурор ярдәм-чесе, читтән торып юридик институтны бетергәч, прокурор булган.
Бик тә интеллигент кеше инде үзе. Ачулана белмәс, кычкыра белмәс, кешенең җаена гына ятыр — прокурор булган димәссең. Ә бит нефть эшендә, бигрәк тә разведкада гел кеше уңаена гына торып булмый. Кайчагында кешене ачуланырга да. административ җәза бирергә дә, хәтта эшеннән алырга да туры килә.
Зәкиеокә барысы да гаҗәп, сәер тоела: оршышу да, аварияләр дә. вакытында партия җыелышлары уздырылмый калу да, буровойда кешегә нормаль шартлар җитеп бетмәү дә — бөтенесе дә.
Лисов күрә: Зәкиев буровойга барса да үзенә урын таба алмый йөри. Будкага керсә, озак кына бораулау графигына, социалистик ярыш нәтиҗәләренә карап тора, үзе алып килеп тә, әлегә кадәр берәү дә укый алмаган гаэета-журналларны актарга- лый, үзенең тәкъдиме белән яңа гына сатып алган радиоалгычны боргалый башлый.
Аннан буровойга чыга, бик белергә, төшенергә тырышып, бораулаучыларның скважина авызына ничек итеп таш. цемент, агач тутырганнарын карал тора. Күз алдында гына инде өч машина агач, унбиш машина таш, әллә никадәр цемент китте, е скважинаның бирән тамагы туймый да туймый.
Бораулауны көйләп җибәрел, яхшы гына зшли башласалар, җыелыш уздырырга дә, стона газетасын чыгарырга да, лекцня-ма- зарын үткәрергә дә мөмкин булыр иде. Бу хәлдә, кешеләр тир сөртеп алырга да вакыт тапмаган чакта, тәрбия турында нинди сүэ булсын! «Әллә инде бу Лисов юри Павловны шундый урынга җибәрдеме!» — дип тә уйлап куя идо Зәкиев.
Шулай да Зәкиевнең бүген бер нерсегө күңеле булды. Павлов бригадасын, һич көтмәгәндә, шәһәр газетасына мактал язганнар. Шуңа күрә бораулаучылар да бүген, башка көннәргә караганда, дәртлерәк эшләп йөриләр төсле. Күрәсең, кешеләрнең рухын күтәрел җибәрү өчем күп тә кирәкми торгандыр...
Скважинага инструмент төшерелеп, бу-ровойда яңадан бораулау эшләре башлангач, Лисов белән Зәкиев кайтырга чыктылар.
Лисов ялыккан иде, машина утыргычына уңайлырак авышып, ул бер селкенми алга, фаралар белән яктыртылган язгы пычрак юлга карап барды. Вакыт-вакыт папирос алу ечен кесәсенә тыгылуыннан гына, Зәкиев аның нәрсәдер уйлануын сизә идо. «Инде монысын юлга салдык, иртәге безне нинди сюрпризлар кете икән!»—дип бара торгандыр, әлбәттә.
Упкын кебек җир асты куышын томалый алмасалар да. буровой нигезен ныгыттылар, вышканы авудан коткарып калдылар. Аннан скважинага юан-юан трубалар төшерделәр. Зәкиевнең моны әле беренче күрүе иде Скважинаны шул техник колонналар эченнән бораулаячаклар икән. Катлам ишелеп, инструментны кысмасын эчен шулай эшләнә икән. Димәк, ике эш. Бораулау бригадалары арасында иң артта калган мастер Павлов тагын икеләтә артта калачак.
— Павлов кайчан булса да алга чька алырмы, юкмы!—дип тынычлыкны бүлеп сорады Зәкиев. — Син ничек уйлыйсың, Иван Игнатьевич!
Лисов дәшмәде, һаман алга карап баруында дәвам итте.
—• Яңа мәйданда, әйтик, тиздән бораулыйсы Баулы, Бөгелмә мәйданнарында.
— Анда тирәндә нәрсә бардыр бит әле, тәмугмы, оҗмахмы...
— Геологик шартлар яхшы булганда!
— Чыга алыр иде... Күрдең, ничек эшлиләр)
— Әйдә алайса, бу скважинаны бетергәч күчереп карыйк.
— Бетерсен, карарбыз.
— Хәл алсыннар иде бераз. Кешеләргә гел тәмуг кына димәгән...
VII
Вахта алышыну вакыты буровойда үзенә бер терлө бәйрәм төсен алып куя. Смена килергә ярты сәгатьләр вакыт калгач, вахте җитәкчесе эшне туктатырга команда бире. Моторлар колак тондыргыч гүпәү-
гәреннән тыналар. Бораулаучылар, кулларына кайсы көрәк, кайсы себерке, кайсы су сиптерә торган шланг алып, буровойны җыештыра башлыйлар. Бу тәртип буровойда закон булып кергән — арыгансыңмы син, туңгансыңмы, чылангансыңмы — үзеңне елыштырасы иптәшләреңә эш урыныңны чиста, инструментларыңны төзек итеп тапшырырга тиешсең.
Машиналарың, агрегатларың карыйсы карала, майлыйсы майлана. Буровой идәне дә сап-сары булып юыла, инструментлар да ялт итеп кала. Инде күзләр буровой юлында. Шуннан соң инде арада берсе — билгеле, бик ачыкканы, я арыганы — кычкырып җибәрә:
—■ Киләләр!
Еракта үрләр артында таныш автобусның түбәсе, бераздан борыны, аннан бөтен гәүдәсе күренә башлый.
— Киләләр!
Эшчеләр, туй каршылагандай, кулларын болгый-болгый, кычкыра-тавышлана буро-войдан чыгалар, машинаның каршысына йөгерәләр.
Автобус ашыкмый гына бер кырыйга килеп туктый. Аннан шулай ук шау-гөр килеп бораулаучылар коелалар. Ни дәверләр күрешми торганнар диярсең —китә күрешү, җилкәгә сугышу, юк-бар сүзләр әйтешү:
— Нихәл, туган, анда ниләр бар? Шәһәр урынындамы?
— Әбиең сәлам әйтте, бабаң утырмага килсен диде!
— Кая, җылы кабартма алып килмәдеңме?
Павлов аз сүзле, үтә тыйнак кеше. Бер хәсрәтсез балалар кебек көлешкән борау-лаучыларга гаҗәпләнеп тә, көнләшеп тә карап тора да:
— Ярый, егетләр, уен-уен белән... Бораулау ничек барды? — дип сорый.
Анда да шаяру:
— Күңелсез бу буровойда! Муеннан суга чумып, башыңнан бозга катып эшләмәгәч эшмени ул!
— Ярар, — ди Анатолий, җитди генә итеп, — бик симерсәгез, күчерүне сорап карармын!
Бүген ул, чыннан да, Бөгелмә мәйданыннан Оренбург далаларына күченү турында приказ алып килгән иде.
Егетләрнең кәефләре күтәренке, күңелләре кер. Бөгелмә мәйданына күчкәннән бирле бригада конторада беренчелекне алып бара. Бораулаучылар 1962 елда беренче мәртәбә планны 18 ноябрьга ук үтәделәр, ә декабрь башларына инде, 11750 метр бораулап, йөкләмәләрен дә тутырдылар, ел азагына кадәр планнан тыш тагын 300 метр җир тиштеләр. Бөтен 1963 ел буена бригада кешеләре почет тактасында торды.
Әмма Яңа Елховой мәйданыннан соң бригадага хәл алу өчен бирелгән Бөгелмә мәйданы да бораулаучыларны кочагын җәеп каршы алмады. Биредә дә. Яңа Елховой мәйданындагы кебек, су бәреп чыгулар, җир асты куышлары, скважина ишелүләр адым саен булып кына торды. Аның өстенә алмаз борауларның да теше үтмәс каты токымга юлыктылар. Ярты метр төшкән саен, ике километр тирәнлектәге трубаларны күтәреп, борау алыштырырга туры килә иде монда. Барлык операцияләрне дә төгәл, тиз, оста башкардылар егетләр.
Хәзер аларны тагы да ераграк урынга, катлаулырак мәйданга, авыррак эшкә җи-бәрәләр. Бүген мастер бригада членнарын будкага җыеп, шул турыда хәбәр итәргә тиеш.
Барысы да утырып беткәч, Анатолий бер мәлгә каушап калды. Ничек башларга?
Разведка тормышын «чегән тормышы» дип бораулаучылар тикмәгә генә әйтмиләр. Эш гомер буе күченеп йөрү, урын алыштыру белән бәйләнгән.
Буровой — кечкенә завод, диләр. Барлык булган буровой хуҗалыгын: алтмыш тонналы вышкаң, бер-берсе унар тонналы биш- алты дизель моторларың, насосларың, тәгәрмәч өстендә йөреп какшап беткән будкаң, машиналарың, бораулау станокларыңны әйләндерүдән алып чәеңә кадәр җылытучы электр станцияң һәм эреле-ваклы башка җиһазларың белән яңа урынга килеп туктыйсың. Урнашасың, мең бәлаләр белән эшне көйләп җибәрәсең, бораулый башлыйсың. Көннәрдән бер көнне скважинаң тәмам. Күчәргә, диләр. Китәсе килми, нәрсәдер кызганыч сыман. Шушы сине интектергән буровоеңа, каһәрләнгән скважинаңа, каргалган мәйданыңа күнегелгән, барысы да сиңа якын. Моны мастер гына түгел, һәр бораулаучы кичерә.
Ниһаять, Анатолий үзенең дулкынлануын басып:
— Беләсезме, егетләр, нәрсә өчен җый-дым?—дип сорый.
Будкада тынлык урнаша. Нәрсә өчен икән?
Мондый җыелышлар, гадәттә, берәрсе гаепле эш эшләсә, я бригада артта кала
башласа, я алдынгы урынга чыгып, ана күчма Кызыл Байрак бирелгән очракларда була. Әлегә бригадада тертипсезлекләр булганы юк, коллектив моңача һич кайчан күрелмәгән тизлек белән бораулый, конторада беренче урынны тота.
— Без инде, мастер, премия кәтәбеэ, — дилер бораулаучылар.
— Юк, белмисез, — ди берсе, — профсоюз взносы түланмагән, менә ни эчен җыйган !
Павловны алай килделе-киттеле сүзләр белән генә келдереп булмый. Келмәсә дә, чама белән генә шаярып алганга каршы да түгел үзе. Бу юлы да Павлов шаяруга шаяру беләнрәк җавап бирде:
— Күңелсез монда. Муеннан суга, башыңнан бозга катып эшләмәгәч, нинди зш инде. Күчәбез, егетләр!
— Күчәбез? Кая?
— Нәрсәсе ярамаган бу мәйданның?
— Әле бит бораулыйсы урыннар күп!
Будкада шау-шу кузгалды.
— Менә шулай, — диде Павлов һем зәңгәр күзләрен кыса тешоп елмайды да сей- лоп китте: — Оренбург далаларына, яңа майдан ачарга китәбез.
— Оренбург далаларына? Еракмы соң ул?
— Үрелеп тә җитәсең! Лениногорскидан автобус белән Бөгелмәгә. Тимер юл белән Чишме станциясенә. Аннан тиз йәри торган гоеэдлар белән генә Кинель шәһәренә, Куйбышев елкәсенә...
— Сызгыра беләсеңме, әби!
— Килеп җитмәдек әле. Кинельдән, йом. шак вагоннарга гына утырып, Бозаулык шеһәренә барып төшәсең...
— Җир читендә ич!
— Тукта эле, барып җитмәдек. Бозаулык шәһәрендә сине комфортабельле автобуслар кетеп торалар. Ягъни месәлен, без хәзер утырып вахтага йери торган автобуслар. Аннан ерак калмый инде. 70—80 километрлар үтсәң, без бораулыйсы Калинин мәйданы булыр.
— Я аллам! Бетенләй күченергәме?
— Юк, барып-кайтып эшләячәкбез. Менә шулай туганнар. Бездән үрнәк ечен бер тирән скважина бораулап күрсәтүне сорыйлар, еч мең, еч ярым мең метрга...
— Өч мең ярым!? Җир шарын тишеп чыкмабызмы соң?
Бораулаучылар тып-тын калдылар, һәркем үзенчә уйлый, үзенчә фикер йерте, мөмкинлекләрен үлчәп, чамалап карын Бу кадәр ерак урыннарга барыл, Татарстан бораулаучылары тарихында беренче тапкыр тирән скважиналар салу кечтән килерме? Бу мәйданның холкын өйрәнеп беттек, иң зур тизлекләр белән бораулый башладык дигәндә генә тагын яңа мәйдан, билгесез тирәнлекләр, мәгълүм булмаган токымнар-. Анда аларны нинди күңелсезлекләр, җефә- лар, нинди шатлыклар кете икән?
Мастер күзләрен бораулаучыларга те» кәгән. Әнә бригаданың иң уңган бораулаучысы Ибраһим Садриев, кызарып, бүртенеп, бер почмакта утыра. Теге салкыннарда су эчендә эшләп, радикулит чире алды, билен тота-тота гына утыра. Бәлки шуңа да дәшми торгандыр?
Тагын бер вахтаның башлыгы, Ромаш- кино, Шегер, Яңа Елховой мәйданнарында дан тоткан бораулаучы Иван Трошихин да: «Бу елларда какшадым»,—дип йәри. Ул нәрсә әйтер? Ә яңа мәйдан, тирән скважина эчен аның тәҗрибәсе, сизгерлеге, оста куллары бик кирәк булачак.
Аның янәшәсендә — буровой җиһазларының ун ел буена алышынмас хуҗасы Сергей Волков. Аңа ышана инде Анатолий. Бригаданың парторгы, бетмес-текәнмәс энергияле кеше, үз машиналары кебек, туктаусыз, ватылусыз эшли. Вакытында ашамау аркасында ашказаны авырту белән интексә дә, әле аның бирешергә исәбе юк.
Тагын бер теркем уңган, таза яшьләр үсә. Шегер, Яңа Елховой кышында үзен чын егет ител күрсәткән, тимер кебек нык Фәтелгаен Кашапов, дүрт ел Әфганстан буровойларында эшләп кайткан Петр Голдобин, бетен эшне берүзе генә кочаклап алырдай булып йөрүче Алексей Курочкии- нар бар. Бу егетләр белән Оренбург далаларына гына түгел, җир читенә барырга була.
— Ну, егетләр, булдыра алырбызмы?
Тавышлар бердәм яңгырады:
— Эшләргә икән, эшләргә!-
VIII
Павлов бригадасының Оренбург якла-рыннан кайтуын Лисоа ике еллап көтте. Башта совнархоздан- «Бер генә скважинаны бораулап күрсәтсеннәр дә кайтырлар»,— диделәр. Күрсәттеләр. 3400 метр тирәнлектәге 1 нче номерлы скважинаны егетләр гадәттә булмаган тизлек белән үтеп, совнархоз заданиесеи срогыннан алда тегәл-
ләделәр. Элек икешәр ел борауланган тирәнлек тугыз ай ярымда яуланды.
Башка өлкә бораулаучыларын шаккатырып, кайтырга җыендылар. Җибәрмиләр. Тагын бер генә скважинаны бораулап күрсәтегез инде, янәсе, очраклы хәл түгел микән?
Күз аяларында кабат бер скважинаны тиштеләр. Анысы да срогыннан элек. Тизлек тагы да артык: станок-айга — 1470 метр. Ян» сорыйлар "Тагын берне генә.-. Шулай итеп рәттән алты тирән скважина борау- ланды.
Татарстан бораулаучылары оренбурглы- гарга ошап китте күрәсең, соңыннан бер бригаданы гына түгел, алты бригадасы, вышка-монтаж участогы һәм барлык хуҗалыгы белән бөтен контораны сорый башладылар. Үзләренекен иттеләр дә. Элек «Татнефтегазразведка» тресты каршында булган 4 нче разведка-бораулау конторасы хәзер «Оренбургнефть» берләшмәсенә буйсына.
Яңа урынга күчүне, ничектер, авыр кичерде директор. Юк, Иван Игнатьевич эгоист та, индивидуалист та түгел, тар ведомство карашлары белән дә яшәми. Эш анда түгел. Мәсьәлә озак еллар буена бер урында эшләүдә, күнегүдә.
Иван Игнатьевич Лисов 45 еллык гомеренең төгәл яртысын нефть эшенә бирде. Аның да уналты елын Лениногорскида, шушы 4 нче разеедка-бораулау конторасында тоташтан директор булып үткәрде.
Контора Татарстан җирлегендә туды, шунда кадрлар туплады, үсте, ныгыды. Хәзер инде, әзергә бәзер дигәндәй, кинәт кенә аны оренбурглылар ала. Моны озак вакытлар башына сыйдыра алмыйча йөрде
Контораны Оренбург далаларына күчер-сәләр, кешөләр шәһәрдәге уңайлы кварти-раларын яңадан вагоннарга, палаткаларга алыштырырга риза булырлармы? Бораулау-чылар анда барудан баш тартсалар, барганнары да, кыр шартларына түзә алмыйча, качып бетсәләр, ни эшләрсең?
Бу көннәрне мең төрле уйлар, кичерешләр белен яшәде директор.
Директордан бигрәк бораулаучыларның семьялары борчылды. Алар хаклы. Төпләнеп, кешеләрчә яшәрбез дип, ничәмә- ничә еллар буена баракларда тордылар, шәһәр салынуын, йортлар өлгерүен өметләнеп көттеләр. Ниһаять, тилмереп көткән йортлар өлгерде, бораулаучылар капиталь квартираларга күчтеләр. Бала-чагалары иркен мәктәпләргә, бакчаларга, яслеләргә йөри башлады. Хәзер Оренбург далаларына китеп, яңадан элеккеге хәлгә кайтсалар ии булып бетәр1
Ләкин Министрлыкта бу проблеманы акыллы хәл иттеләр. Бернинди күченү, урыннан кузгалу булмаячак, йөреп эшләргә, диделәр. Ә вахтага бару-кайту өчен бердәнбер җайлы транспорт булган вертолет тәкъдим ителде.
IX
Вертолет, винт-канатларын җилпи-җилли, шәһәр өстенә күтәрелде, аз гына авыша төшеп, көньякка борылды.
Бер-берләренә нык сыенып утырган бо-раулаучылар тәрәзәгә иелделәр. Аста таныш кырлар, бормалы юллар, яфраклары коелган урманнар, игене урып алынгач, сөрелгән басулар ачылды. Күп урыннарда уйдык-уйдык кар ята.
Вахта буровойга бара, һәр көн шушыннан — бер үк кырлар, юллар, урманнар, иген басулары өстеннән очсалар да. бораулаучылар һаман тәрәзәләргә иеләләр, аска карыйлар. Гүя вертолет аларны, дөньяны биеклектән күрсеннәр дип, гыйбрәт өчен алып менгән.
Кайсы гына тәрәзәгә күз ташласаң да, узган хатирәләргә килеп чуаласың. Ел фасылына карап кырлар үзгәрә, урманнар төрләнә, басулар яңа төс ала, әмма үз эзләрең җирдән дә. күңелдән дә җуелмыйлар икән.
Алдагы урыннарның берсендә Павлов утыра, ул вертолет борылган саен, каеры- лып-каерылып шәһәргә, шәһәр яныннан уч башланып киткән урманнарга карый.
— Нәрсә, Толя, әллә балаларың кул болгыйлармы? — ди янәшәсендә утырган Садриев.
— Яшь чаклар искә төшеп китте.
Шушы урман өстендә генә Анатолий беренче тапкыр буровойда эшли башлаган иде. Бер урыннан ике игезәк скважина тиштеләр. 1700 метр тирәнлектә инструмент кысылып калды. Бик озак маташтылар скважинада. Трубаларны борып чыгаруга гына егерме көнләп вакыт китте. Яңа гына парта артыннан чыккан, куллары моңарчы салкын тимер, битләре ачы җил күрмәгән кичәге студент өчен чыдап булмаслык авыр тоелды буровой зше.
— Гел шушылаймы?—дип сорады ул бер кемне бораулаучылардан.
— Гел түгелен түгел, әмма аралаш! — дип иелделәр тегеләр.
Уенын-чынын кушып әйткән бу сүзләрдә дәреслек булган икән.
— Беләсеңме. Ибраһим, — диде Павлов, елмаеп Садриевка карады да:—Әнә, Зәй- Каратай мәйданы.
Армиядән кайткач, белдеклеләнеп, Его- ян, Тулышев кебек Баку, Грозный мастерларын ничек итеп борауламаска ейрәтеп ияргән урыннар...
— Җәмәгать, әнә теге урман артында 38 иче буровой түгелме? — Садриев урыныннан сикереп торырдай булды. — Шул! Әнә вышкасы да күренеп тора!
— Нәрсә юкны сейлисең! Аннан нефть чыкмады ич!
— Аның каравы менә дигән саф су чыкты! Әмирнең гәнаһларын шундый итеп юды — судан ак, сеттан пакь булып калды егетең!
Бораулаучылар вертолет тавышын күмеп иелештеләр.
Шул арада инде вертолет Бегелмә мәйданы естеинән оча, тимер юлны кисеп, Татарстан чиген үтә. Оренбург елкәсенә керә, хатирәләрне тагын яңартып җибәрә. Автомашиналардан поездга, поезддан автобусларга күчә-күчә, икешәр тәүлек эшкә барган чаклар, салкын вагоннарда яшәп, беренчо тапкыр тирән скважиналар салган вакытлар искә тешә.
Бозаулык шәһәре янындагы Калинин мәйданы совнархозның тәҗрибә участогы иде. Башкортстаннан да, Куйбышевтан да, Оренбургның үзеннән дә бар иде борау-лаучылар.
Үзара кеч сынашу башланды. Кем брига-дасы станок-айга 1000 метр тизлек белән Җир тишә —ул рекордчы, совнархоздан аңа беренче бүләк биреләчәк, диделәр.
Алар куйган тизлекне бригада Бегелмә якларында эшләгәндә үк узган булса да, Павлов шикләнә калды: җир таныш түгел, скважина тирән булачак, кешеләр ерактан килеп эшлиләр, яңа шартларга күнмәгәннәр Сренбурглылар үзләре дә станок-айга 600—800 метр гына бораулыйлар икән
«— Башкалардан уздырмасак, Татарстан бораулаучылары исемен дә күтәреп йәрмм- без! — диделәр Павловныкылар.
Татарстан бораулаучылары! Калинин мәйданына командировка белән эшкә килгән башка бораулаучылар бу сүзне аеруча ихтирам белән әйтелер, безнең егетләргә үтә ышаныч һәм хермәт белән карыйлар иде. Аларның һәммәсе дә яхшы белә: нефть чыгару буенча карт Бакуны ун ел эчендә узып киткән, илебездә алына торган «кара алтыноиың дүрттән бер елешен бирүче Татарстан нефтьчеләренә тиңдәш юк. Советлар Союзында беренче буларак тирән девон катламын ачкан, роторлы станокны алыштырып, беренче тапкыр турбина белән, балчык измәсе урынына су белән бораулый башлаган Татарстан егетләре һәркайда мәгълүм иде, мактала иде. Татарстан бораулаучыларының елга 40 мең метрдан артык җир тишеп үтүләре, вышка-чыларының 6—7 сәгать эчендә буровой корып куюлары башка республикаларда, бездән читтәге нефть чыганакларында эшләүче бораулаучылар арасында легенда итеп сей- ләнә иде. Менә шул легенда батыолары алар белән күзгә-күз очраштылар, алар белән кулга-кул тотынып эшли башладылар.
һәм сер бирмәделәр дә егетләр. Бер- сеннән-берсе тирән, катлаулы булган алты скважинаны срогыннан элек тәмамлап, разведка тарихында күрелмәгән рекордлар бирделәр, үзләрен данга күмделәр.
— Артыграк тырышып куйдык, ахры, — дип уйлады Павлов. — Юкса, безне монда алмаган да булырлар иде...
Хәзер инде кән саен вертолет Оренбург кырларына оча.
— Бу чикерткәгә утырып йери башлаганнан бирле, йокы туймый башлады әле,— диләр бораулаучылар —Күзне йомарга да елгермисең — буровой!
Ләкин аларның берсе дә йокымсырарга уйламый, үзләре узган җирләрнең һер адымын, үзләре бораулаган һәр скважинаны калдырмый, дикъкать белән күзегеп боралар. Хәтта хыяллары вертолеттан күренмәгән яклардагы буровойларда да булырга елгерә.
— Әнә тегендә сетле буровой булырга тиеш!
Ул буровойның ни ечен сетле икенен дә яхшы белә Павлов. Алексей Курочкин вахтасы газга исергән иде. Шул кеннән эшчеләргә сет бирә башладылар—
Кичкә конторада Лениногорск развед-чикларының еллык борау*ау заданиелерен үтәүләре уңае белән тантаналы җыелыш булды. Разведчиклар 14 ноябрьдән башлап 1968 ел ечен эшлиләр
Бригада адресына, Павловка, аның бо-раулаучыларына карата җылы, матур сүз
ләр әйтелде җыелышта. Бригадада оештыру эшләре яхшырган, тик торулар кимегән, хезмәт дисциплинасы күтәрелгән. Контора коллективының тырышлыгы нәтиҗәсендә, хәзер бораулау тизлеге 10 процентка күтәрелгән, бораулау бригадаларында файдасыз вакыт шактый кимегән. 10 ай эчендә оештыруга киткән тик торулар 1183 сәгатькә кыскарган. Бу уңышларны ишетү бөтен бригада бораулаучылары- ның уртак шатлыгы иде.
Нефть эзләүчеләр тагын яңа үрләр бил-геләделәр — ел ахырына кадәр планнан тыш 6 мең ярым метр җир катламын тишеп үтәргә йөкләмә алдылар.
Бер уйлаганда бик күп бу. Бу — илебезгә өстәмә рәвештә ун меңләгән сум акча, йөзләрчә мең тонна нефть бирү дигән сүз.
Егетләрнең кәефләре күтәренке. Алар нык ышаныч, зур дәрт белән яңа биеклекләрне штурмларга баралар.
Вертолет буровойга кияап җитте. Менә күрегез, элек ничек идек тә, хәзер ничек булдык, дигән төсле, ул нәкъ буровой өстендә асылынып тора. Ә аста, кечкенә бер шәһәрчекне хәтерләтеп, ялтырап торган металл вагоннар тезелгән. Берничәсе йоклар ечен. Эчендә ак җәймәләр җәелгән икешәр катлы койкалар. Берсе — киемнәр киптерү вагоны. Икенчесе — буровойның «конторасы» — мастер бүлмәсе. Салкын ашларны да күптән оныттылар инде бораулаучылар. Газы, суыткычы белән бөтен бер еагон-ашханәләре дә бар. Ә тегендә, тышкы ягы төрле плакатларга, лозунгларга төренгәне— вагон-кыэыл почмак. Ял вакытында китаплар, газета-журналлар укырга, радио тыңларга, өч каналдан телевизор карарга була. Шәп яшиләр егетләр.
Аста, буровойның кечкенә «аэродромында», инде кешеләр җыелган, кул болгыйлар, баш киемнәре болгыйлар, кычкыралар:
— Нәрсә карап каттыгыз, тизрәк төшегез!
— Аш суына, аш!
— Юк, буровой суына!
Вахта алы-шыну хәзер дә үзенә бер төрле б-әйрәм.