Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ирексездән галәмче


— Авыз ачсаң, «галәм, галәм!» дисең
Әллә инде бүтән җырың юк?
— Җыр бар ла ул... Ләкин миңа җирдә
Алименттан качар урын юк.
Кеше һәм балта
— Әй, балта, кисмә каенны,
Бу урман — яшел койма!
— И кеше! Нигә каеннан
Сап ясап куйдың миңа?
Һаман тәнкыйтьләнүче
— Син колакка бераз каты диләр?
— Шулай, дустым, әйе... һәм күптән.
— Мин кызыгам! Яшәү рәхәттер ул һич
хәбәрдар булмый тәнкыйтьтән.
«Дан иясе»
— Менә шунда миңа һәйкәл булыр,
Төрле яктан сукмак сузарлар.
Кешеләр килер!..
— Алар бер-берсеннән:
«Бу кем?» диеп сорап узарлар.
Күренеп тора
— Ашханәдә штат артты мәллә?
— Кемнәр сезгә шулай диделәр?
— Пилмәннәре хәзер бик бәләкәй, Ә
элек бит зуррак иделәр.
Былчыракта
— Kapa әле, былчыракта нәрсә Аунар икән көпә-көндезен?
— Чү, икесе дә минеке бит болар: Берсе ирем, берсе... дуңгызым.
Хатыннарының холкы
— Кайтсам, «Яле, тын ал — сула!» диеп, Тибәргә генә тора арт
санга.
— Ә минеке — тын алырга бирми, Ничек кенә аек кайтсам да.
Кунак көткәндә
—- Әнкәсе, мин Сафинга да әйттем, Савытны син ун пар ит инде!
— Шул бирәнне тагын ник чакырдың. Холодильник алдык бит
инде...
Өч көн үткәч
— Безнең хакта яна-көя белү Бер дә юк бит, иптәш директор.
— Үзем теләп эштән чыгам, дигән Гаризаңны алдан биреп тор.
Спектакль караганда
— Баш кагып син ник бу персонажны Сәламлисең? Бу ни
галәмәт?
— Танышым ул... Бүтән китаплардан Монда күчкән ул сау-
сәламәт!
Искиткеч яңалык
— Нәрсә икән анда? Нинди озын Чират баскан урам чатына?
— Казаннарда казанлылар өчен Казан мехы, имеш, сатыла.
Дөрес адрес
— Безгә район юл бүлеге кирәк, Тотыйк икән юлны кайда без?
— Начар юллар бар да шунда илтә, Иң начарын юлның сайлагыз.