Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙЛАРНЫ ЭЗЛИМ


таякларына таянып, кайчандыр кәгүчеләр, печән чабучылар ятып су эчкән чишмәләрне эзлиләр, тыгылган булсалар, таяклары белән чистарталар, юлны ачып җибәрәләр: чишмәләр ургылудан туктамасын, томаланмасын...
Яшь язучылар иҗаты да шул чишмәләр шикелле, алар да билгеле бер вакыт узган саен барлап, тикшереп торуга мохтаҗ.
һәр әдәбият үзенең киләчәге турында кайгырта, әлкән буын белән яшь буын арасында җеп өзелмәсен, яшьләр алдынгы традицияләрне дәвам иттерсен, үстерсен. Яшь язучыларның семинарларыннан төп максат — әнә шул.
Соңгы елларда мин күп семинарларда катнаштым. РСФСР Язучылар союзы комсомол Үзәк Комитеты белән бергәләп Читада, Кемеровода һәм 1967 елның маенда Идел буе өлкәләрендә яшәүче яшь язучыларның семинарларын үткәрде.
Рус әдәбияты — көчле, зур әдәбият. Аңа инде бер караганда артык борчылмаска да мөмкин кебек. Юк, әдәбиятның киләчәге өчен ул да борчыла, ул да туктаусыз яшь талантларын эзли, һәр семинардан Пушкиннарны, Лермонтовларны, Блокларны эзли... Ә безгә? Безгә тагын да ныграк эзләргә кирәктер, бәлки?
Мин 1967 ел ахырында Татарстан Язучылар союзы тарафыннан уздырылган семинар уңае белән туган фикерләремне әйтергә уйлыйм. Әдәбиятка кемнәр килә, нәрсә белән килә һәм ничегрәк килә? Барысын да исәплим, чамалыйм, чагыштырып карыйм. Үзебезнең рамкадан гына түгел, бөтенсоюз әдәбияты киңлегеннән торып чагыштырып карыйм. Хәзер бер нәрсә ачык: моннан утыз еллар элек милли әдәбиятларда күзгә ташланган зур аерма инде бетте дисәң дә була. Читадагы семинарда катнашкан рус шагыйренә нинди таләп куелса, Казан семинарындагы татар яшьләренә дә шул ук таләп, бернинди ташлама ясалмый. Дөресрәге, алар хәзер ташлама ясаганны яратмыйлар. Хәзерлекле, эстетик карашлары, иҗат принциплары шактый нык булган югары белемле яшьләр килә.
Яшь шагыйрьләрнең поэзиягә карашларын, әдәби дөньяларын белү өчен үзләренә сүз бирик, үзләрен тыңлап карыйк.
Рәдиф Гатауллин: «...Язам да, укыйм да. Мине дөнья әдәбияты кызыксындыра.
Табына торган аллам — Тукай булса, пәйгамбәрләрем күп: Пушкин, Гейне, Маяковский, Лорка, Такташ...
Мине туктаусыз эзләнүче, дөньяга гашыйк яшь кеше образы мавыктыра».
Рим Идиятуллин: «...Майлы ботка кебек туйдырган калыпларны, яшен яшәгән кануннарны шәхес булып күздән кичерәсе, форма һәм эчтәлек бердәмлеге дигән төшенчәнең биек түбәсен күрәсе, үз мәккәңне табасы, кешеләрне фәкать ачы дөреслек һәм буяусыз матурлык алласына табындырасы иде...
Туган телемне, Тукаемны, Такташымны яратуым мине Казанга тартты. Мәхәббәтле Казан! Мәрхәмәтле бул!»
Харрас Әюпов: «Уйландырырлык итеп язасы, шигырьләрдә матуррак итеп, гадирәк итеп, тормышның үзеннән сөйләттерәсе иде».
Мин дә үзебезнең һәр семинардан Тукайларны, Такташларны эзлим. Хәзергә әле алар күренмиләр. Әмма әдәбият мәйданына бәреп чыгарга торучылар күп һәм өметлеләр. Равил Фәйзуллин теле белән әйтсәк:
ишмәләр терле җирләрдән: авыл янындагы тау асларыннан, таллыклардан, авылдан еракта печән үскән болыннарда, елга читләреннән ургылалар... Авылда элек чишмәләрне карап йерүче картлар була иде. Алар
Төрле көчтә,
Төрле эштә, Төрле тында, Төрле тонда,
Төрле тәмдә, Төрле ямьдә Шигырьләр дә!
Яшьләр иҗатларында зур бер сикереш ясадылар. Элеккерәк елларга хас булган озынлыктан — кыскалыкка, конкретлыкка, натуралистик тасвирлаудан — хис-фикер. уйлануларга таба сикереш ясадылар. Бу хәзер күпчелек шагыйрьләр ечен хас сыйфат.
Төрле характерлар, төрле биографияләр...
Килүчеләр арасында укучыларга инде шактый билгеле булган Фәнис Яруллин, Дифгать Сирай, Камил Мостафин, Салисә Гәрәева, Раил Шакиров, Шамил Маннапов, Заһирә Гомерова, Хәниф Хөснуллин, Рәшит Әхмәтҗанов.
Язгы күкрәү — үз күкрәвем минем, Үз күкрәгем аны сыйдыра...
Рәшит Өхмәтҗановның бу юллары аларның бөтен омтылышын, иҗатларының юнәлешен билгели.
Шагыйрьнең биографиясе — ул аның үткән юлы, тормышы, көрәше... Биографиясе никадәр зур булса, перспективасы да зуррак. Шагыйрь шул биографиягә таяна. Ренат Рәхимов Казан авыл хуҗалыгы институтын бетергән, ул алтынчы ел инде Питрәч районының «Алга» колхозы председателе булып эшли. Ул хәзер өченче китабын чыгарды. Язганнары тормышның үзеннән, реалистик шигырьләр, сине алар җиргә кайтара, җир кешеләренә якынайта, барысын да якыннан тоясың...
Айдар Хәлимов Ренат Рәхимовның капма-каршысы кебек. Биографиясе ягыннан түгел, Хәлимов та авылны әйбәт белә. Техник училище бетергән. Калмык далаларында нефть эзләүдә катнашкан, Совет Армиясендә хезмәт иткән. Аның да биографиясе шактый бай. Ул язу характеры белән аерыла. Аның шигырьләре давыллы, өермәле, вулкан дияр идем.
Вулкан идем.
Күкрәгемнән чыккан кайнар лава белән Байтак кына хаталар да күккә чәйдем.
Кайвакыт бар да бергә бутала, шигъри юллар, детальләр, образлар сүз өермәсе эчендә югала. Бәлки, бу вакытлы хәлдер, үтәр!
Беренче чиратта — кеше, тормышның үзе, тормышның фәлсәфәсенә керергә тырышу — Рөстәм Мингалимов белән Ренат Харисов шигырьләре белән бигрәк тә характерлы. Кайбер катлаулы шигырьләрнең нигезендә шушы нәрсә ятмый микәнГ Фикер бар. осталык, тәҗрибә җитми.
Алар икесе дә бер тирәдәрәк эзләнәләр. Аларда уртаклык куп. Үзең яшәгән доньяга мөнәсәбәтеңне бары үзеңчә белдер, шәхес буларак шигырьдә үзеңне тап. Һичкемне кабатлама. Бу гомумән һер талантлы шагыйрьнең иҗаттагы критериясе дип уйлыйм мин.
Шигырь — юлларның көтелмәгәнче борылышы, фикернең көтелмәгәнчә яңгырашы белән шигырь.
...Барам,
жир,
әйләнеп, взләремне чорный үзенә фотопленка сыман.
Мингалимоәта мондый юллар күп, образлар анда яңа, кул тимәгән. Әгәр шагыйрьнең шигырь өстендә шушы газаплы эзләнүе бетә икән, ул бүтәннәрне механик рәвештә кабатлап баручыга өйләнә. Ләкин эзләнү аяырлаштыру юлы белән бармаска тиеш. Кайбер шигырьләрендә хисне прозаизм басып китә—
Шагыйрьлек нечкә эш.
Дәрдмәнд урынсыэга кыерсытылган, урынсыэга кагылып киленген шагыйрь. Яшь буын аны аз бөлә. Ул инде темам онытылды дип уйлыйсың. Юк икән, онытылып бетмәгән икән. Ул менә башка заманда яшегән яшь шагыйрьнең яңарган авазы формасында ишетелә башлый. Ренат Харисов шигырьләрен мин шулай кабул ипем. Яңарган авазлар!
Уянды ил — һәр »»’ чәчән «улды-
Кузталды жил- Тик чәчәккә
Куанды ил — Тамчы-тамчы тозлы чык куйды.
Яки менә:
Аңымны юа да мана. Иске тесләр кушыла бара.
Юа да мана Кушыла бара
Замана. Яңага...
Кайдадыр артта Дәрдмәнд басып тора. «Сыгылдырып күл камышын дулкын кага...», «Болыт үтте...» кебек шигырьләрнең алынып киткән юллары күп нәрсәне искә тешерә.
«Татар кызы бии»:
Катлы-катлы итәкләрен
Чеметеп чак-чак,
Ак камырдан кискән кебек
Вак-вак чәкчәк,
Күз карашын тып-тын гына
Шатланып кабул иттем. Чөнки Дәрдмәнднең шигырь техникасын, шигырь формаларын эзләнүче яшь шагыйрь берничек тә читләтеп үтә алмый. Ул шигырьләр канатлы сүз, әйтем, мәкальләрдән торалар. Дәрдмәнднең шигырь диңгезендә илле ел буена батмый йөзгән «Кораб»ын без ерактан таныйбыз. Ренат Харисов үз куллары белән үз «корабпларын төзәр, аларны үз юлына чыгарыр.
Бер шагыйрьне икенче шагыйрьдән аерган нәрсә—ул шигырь юлларындагы заман сулышы. Ул сулыш һәр шигырьдә үзенчә тибә, аны бары тоярга гына мөмкин.
Кайбер шагыйрьләр шигырь дөньясына ничектер аларга алдан ук әйтеп куелган шикелле бик табигый юл белән киг-еп керәләр. Гәрәй Рәхим белән Фаил Шәфигул- линны мин шундыйлардан дияр идем. Аларның шигырьләрен укыгач, шигырьнең формасы турында берәүнең дә күңелендә шик тумый, алар органик, бәхәссез. Шулай булырга тиеш, фәкать шулай гына булырга тиеш, дисең эчеңнән...
Бу буыннан миңа кызык шагыйрьләр чыгар кебек тоела. Мостай Кәримнең беренче шигырьләрен хәтерләткән Тәүфикъ Камалиев, кыска, җылы шигырьләре белән Рифгать Закиров, Заһир Сәмигуллин, Хәйдәр Гатин, Вәсимә Хайруллина, Фирая Шиһаповалар әле яңа ачылып баралар, тормышның шау-шуы эченнән аларның да үз тавышлары яңгырап куя.
Зөлфәт — поэзиядә бөтенләй яңа исем.
Күз нурларым күкне уяр күк.
Йөрәгемә җирем сыяр күк, Үз үземне кайчак аңламыйм — Әллә кеше, әллә алла мин.
Бераз сәер кебек. Заманында Сәгыйть Рәмиев шигырьләре дә сәер яңгырагандыр. Зөлфәтнең башка шигырьләре дә шушындый дәртле, көчле рухлы. Мин аның поэзиядә шул рухны саклавын телим.
Шушы уйланулардан соң бер сорау туа. Яшь шагыйрьнең белеме дә бар, шигырьнең техникасын да белә, шигырьләре басыла, китаплары чыга. Шагыйрь булу өчен шулар җитмимени? Кем ул шагыйрь, кайчан, кайда башлана?
Мин шагыйрьне халык язмышы эченнән эзләргә өйрәнгәнмен. Миндә шагыйрь һәрвакыт чор белән бергә кушылып яңгырады, чор белән бергә алга басты. Такташ дисәм, минем колакта «Алсу» тавышы чыңларга керешә, «Гасырлар һәм минутлар»дан бөек Ленин образы калка, «Киләчәккә хатлар» язып утыручы шагыйрьнең үзен күрәм. Җәлил миндә—үзе бер чор, Туфан — үзе бер чор. Кыскасы, шагыйрьне мин үз чорының давыллары уртасында барган зур шәхес итеп таныдым. Минем карашта ул көрәшче сыйфатында формалашты. Мин кайчакта халыкның көндәлек тормышыннан, көрәшеннән читтә үзенә шагыйрьлек исеме дәгъва иткән кешеләрнең бәхәсләрен тыңлап, күңелемдә шигем көчәя башлый, куркып калам. Шагыйрь — халык улы, шагыйрь — көрәшче. Татар поэзиясенең бөтен традициясе шушы хакта сөйли. Хәзергә яшь шагыйрьләр шул халыкчан традициягә таянып күтәрелерләр.
Аяк кисә.
Кызган майдай Чыжлый читек Җиргә т