Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ҺӘМ ӘЗЕРБӘЙҖАН ӘДӘБИЯТЫ*


укай һәм әзербәйжан әдәбияты... Шушы зур һәм актуаль тема өйрә, иелми ята. Ни өчендер, ул татар галимнәрен дә артык кызыксындыр* мый, безнекеләрнең дә аңа кулы җитми. Хәлбуки, бөек татар шагыйре иҗатын әзербәйжан язучылары нжаты, 1905 елгы революциядән соң Әзербәйжанда җанланып киткән әдәби хәрәкәт белән бәйләп өйрәнгәндә, кыйммәтле ачышлар ясарга, Тукай мирасының әлегә билгесез күп кенә якларын ачыкларга мөмкин булыр иде.
Беренче рус революциясе көннәрендә Кавказда «Мулла Насретдин> исемле сатирик журнал чыга башлый. Революцион-демократик рухтагы бу журнал тормыштагы һәртөрле искелеккә каршы кискен көрәш ача, мәдәният һәм фән казанышларын пропагандалый, халыкны бәйсезлеккә, азатлыкка өнди. «Мулла Насретдннжын горур тавышы бөтен Кавказ артына тарала, Идел буйларына килеп житә, татар егетләренә дә ишетелә.
Хәер, бу аңлашыла да. Ике халыкның — татар һәм әзербәйжан халыкларының — тормышында, язмышларында күп уртак яклар булган. Язмышлар уртаклыгы исә теләк- омтылышлар уртаклыгына китергән. Шуңа да һәр ике халыкның алдынгы уллары бер үк сүзләрне сөйләгәннәр, бер үк идеяләр өчен көрәшкәннәр. Мәсьәләнең шул якларын күздә тотып фикер йөртсәк, «Мулла Насретдин» журналы тирәсенә тупланган әзербәйжан язучылары, аеруча ялкынлы сатирик Сабир (1862—1911) һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатлары арасындагы якынлык тагын да тирәнрәк аңлашылачак, мәгънәлерәк күренәчәк.
Бу ике бөек шагыйрьнең биографияләренә кадәр охшаш. Дөрес, Сабир үзенең каләмдәш дустыннан 24 яшькә олырак. Әмма әдәбият мәйданына алар бер үк чорда — 1905 елгы революция көннәрендә килеп керәләр. Нәкъ шул елда Тукай «Хөррият хакында» исемле шигырен яза. Сабир иҗтимагый-политик эчтәлекле беренче мөһим әсәрен—«Бәйнәлмиләл» исемле шигырен бастырып чыгара. Анда ул әрмән һәм әзербәйжан халыкларын үзара татулашырга, дуслашырга өнди.
Менә шул шигырьнең соңгы юллары:
Илгә хаклыкны сөйләп, ташлыйк түбәнлекләрне без! һәм кояштай нур сибеп, таптыйк кара төннәрне без! Күрсәтик гайрәт бу данлы, изге юлда һәммәбез! Калмасын иске низаглардан күңелдә һичбер эз!
Мәкалә бераз кыскартылып басыла.
Т
Бар халык тату «шап. дуслыкта үтсен гомеребез'
И Сабар! Күреп чара, тизрәк күрик шул көнне без!
И гүзәл сүз остасы, ак юлга әйдәү вакты бу!
Бар кешелек дөньясын дуслыкка өндәү вакты бу! ’
Әгәр Сабир шигырен Тукайның «Хөррият хакында*. «Гыйлемнәр бакчасында...* исемле әсәрләре белән чагыштырып карасак, без ике шагыйрьнен мәдәният, мәгърифәт мәсьәләләренә карашлары да, халык язмышы, әдипнен халык алдындагы бурычы турындагы уйланулары да охшаш булуын күрербез.
Тукайнын беренче шигыреннән бәләкәй генә өзек:
Шөкер улсын, уянып тордылар әүлятлары гасрын, Безез әсхабы, әүляды бу гасры мәгърифәт хасрың. Сарылды милләтен яшь каһраманнары каләмнәргә . Мәхәл вармы борынгыдай хәзән, хәсрәт, әләмнәргә?1
Беренче шигырьләре басылуга барлы-юклы бер ел гомер уза. Һәм шул бер ел вакыт эчендә аларнын иҗаты танымаслык булып үзгәрә. 1906 елда имде алар үз Э халыкларының гыиа түгел, бик күп мөселман халыкларының да мәхәббәтен һәм £ ихтирамын яулыйлар. Ике шагыйрьнен дә шуннан сонгы иҗат гомере артык кыска g булып чыга. Тукай нибары җиде ел ижат итеп кала — 1913 елнын апрелемдә үпкә » авыруыннан үлә. Сабир үзенен үлемсез әсәрләрен танин да кыскарак срокта — биш ел 5 эчендә яза һәм илле яше дә тулмаган килеш вафат була.
Күрәсез, шәхси тормышлары һәм язмышлары белән дә. иҗатларының характерлары белән дә алар бер-берсенә бик якыннар. Болай алар бервакытта да очрашмаганнар. Әмма шагыйрь буларак, бер-берсен белгәннәр, бер-берсен укыганнар. Бу кадәресен генә шикләнмичә әйтергә мөмкин. Тарих безгә бу хакта сөйли торган дәлилләр дә калдырган. Сабирнын кайбер шигырьләрен Тукай татар теленә тәрҗемә иткән (мәсәлән, «Шикаять* исемле сатирик әсәрен). Тбилисида чыккан. «Мулла Насретдин* белән Казанда чыккан «Яшен». «Ялт-Йолт» журналлары арасында ниндидер бәйләнеш булганлыгына да шикләнү урынсыз. Мин ышанам: әгәр кем дә булса әлеге басмаларын җентекләп тикшереп чыкса, ул кеше, журналлар арасындагы рухи якын-лыкны ачыклау белән бергә, уртак материалларга, бер журнал икенчесеннән күчереп баскан төрле әсәрләргә дә юлыгачак.
Китерелгән дәлилләргә таянып, шуны әйтергә мөмкин: татар әдәбияты белән әзер- бәйҗан әдәбияты арасында1ы, Габдулла Тукай белән Сабир. Җәлил Мәмәдкүли-задә кебек әзербәйжан язучылары арасындагы бәйләнешләр без уйлаганнан күп тирәнрәк булган. Бу бәйләнешне, бу уртаклыкны, бу бердәмлекне Тукай һәм Сабнр күтәргән иҗтимагый мәсьәләләргә бәйләп тикшерү кулайрак булыр шикелле. Тукай халкына булган чиксез мәхәббәтен менә нинди ялкынлы юлларда белдерә:
Җөмлә фнкрем кнчә-көндез сезгә гант, милләтем;
Сыйххәтеңдср — сыйххәтем һәм гыйлләтендер — гыйлләтем.
Сән мөкатдәс, мөхтәрәм гыйндемдә варлык нәрсәдән;
Сатмазым бу кяннатә милләтем, мнллиятем. 10 11 12 10 Сабирның барлык шигырьләрен һәм Җ. М ә м ә д к ү л и-з а д ә и е н бер ши
гырен әзербәйҗан теленнән Әхмәт Исхак тәрҗемә итте. 12 Шигырьнең хәзерге телгә юлга-юл күчермәсе
Шөкерләр булсын, гасырыбызның яшьләре уянып тордылар.
Без — бу мәгърифәт гасыры сараеның балалары һәм ияләребез.
Милләтнең яшь каһарманнары каләмгә сарылдылар
Элеккечә кайгы-хәсрәт һәм ачынуларга урын бармы хәзер?
ТУКАН ҺӘМ ӘЗКРБӘЯҖАН ӘДӘБИЯТЫ Барча цензур ябылгач. Күп яшь егетләр үлде, Дәрткә дәрман табылгач, Мәетләр денья тулды. Кызыл кара ясаган Намнары бакый булды Кярханәләр бөлдия. Та кыямәт тидня...
Хәзер Тукайнын икенче шигыреннән дә бер мисал алыйк. Анда яңгыраган мотивлар сонрак һәр ике шагыйрь иҗатында еш кабатлана.
...һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы ламәхаль;
Бу хыялаттан кәлер, гәр кәлсә мәжнүниятем.
Халыкка тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган шундый ук ялкынлы юлларны «Мулла Насретдин» журналында да очратабыз:
Милләт күпме таланса да, минем ни эшем бар?!
Дошманнарга баш орса да, минем ни эшем бар?!
Ватанның уллары эшсез һәм чарасыз калсын. Хурлык, түбәнлек баткагы үз эченә алсын, Тол аналар, хәер сорап, ут эчендә янсын, Фәкать минем дан, шөһрәтем һаман үсә барсын!
Милләт күпме таланса да, минем ни эшем бар?!
Дошманнарга баш орса да, минем ни эшем бар?! 13
Жанрлары ягыннан аерылсалар да, аларнын һәр икесе бер үк 190С елда язылган, һәр икесенең рухы, яңгырашы бер. Һәр ике шагыйрь бер үк нәрсә турында сөйлиләр, бер үк идеяләрне үткәрәләр. Дөрес, һәрберсе үзенчә сөйли, һәрберсе үз манерында, үз стилендә яза. Әгәр уртак идеяле ул шигырьләрне стильләре ягыннан детальләп, җентекләп тикшерергә тотынсак, һәр әсәрнең үзенә генә хас гаҗәеп күп шигъри бизәкләрен, поэтик интонацияләрен табар идек.
Шушы фикерне конкрет мисалларда исбатлау йөзеннән, Тукай белән Сабирнын охшаш проблемаларга, бер үк мәсьәләләргә багышланган кайбер шигырьләрен чагыштырып карыйк. «Сорыкортларга» (1906) исемле шигырендә Тукай болай ди:
Яза күрмә, җитәр, артык, Тукаев, вастрок бар бит; Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай.
Язам, юк, туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмый;
Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмай.
Хәзер шул юлларны Сабирның «Булмый» (1907) исемле шигыре белән чагыштырыгыз.
Дәшмә, беркемгә бер сүз әйтмә, диләр, Хак сүзне мин әйтми үтә алмыймын. * Күз күргәндә, исән чакта акылым, Кояшка «Янма!» дип әйтә алмыймын. ...Үлсәң үл, юкка көчең түкмә, диләр, Дөреслек юлын мин тиеш табарга.— Шул юлдан мин читкә китә алмыймын!
Мин югарыда китерелгән өзекләргә тәфсыйллы анализ ясарга җыенмыйм. Болай эшләү мәкаләнең күләмен артык киңәйтер иде. Детальләп өйрәнүгә яшь галимнәр алынырлар һәм татар әдәбияты белән әзербәйҗан әдәбияты, Тукай белән Сабнр иҗатлары арасындагы бәйләнешләрне, уртак моментларны ныграк, тирәнрәк ачарлар дип уйлыйм.
Хәзер, бераз алгарак китеп, Тукай белән Сабирның ислам диненә, мөселман руханиларына багышланган әсәрләренә күз салыйк. Дөресен әйтергә кнрәк, шагыйрьләрнең берсе дә коеп куйган атеист түгел. Тик сез аларның мөселман руханиларын фаш иткән әсәрләренә карагыз: күпме нәфрәт, ачу хисе аларда. Әле 1906 елда ук, муллаларга мөрәҗәгать итеп, Тукай болай язган иде.
Итеп мәсҗетләрн базар, гавамә саттыңыз әгьмаль; Сатып гокбал дөньяя, хакыйкать улдыңыз бәккаль.
Сезең әүладыңыз сездән хәрыйслык алдылар мирас;
13 Күпләр бу шигырьнең авторы Сабнр дип уйлыйлар Безнең уебызча, аны «Мулла Насретдин» журналының редакторы Җәлил Мәмәдкүлн-задә язган булырга тиеш. А. Ш.
Ала карга кеби, сез җифәләргә улдыңыз дәллаль.
...Халыкны аздырып, яшь каһарманнардан итеп бизар.
Аларны күстәреп дннсез, ниһаять улдыныэ дәҗҗал.
Ике елдан шундый ук рухтагы шигырьне Сабир да иҗат итә. Менә анын кайбер юллары:
Дингә өндисең илне, малың өчен. ф
Хәтәр туфан ул динен, изге ата! 3
Эшен күңелеңдәй кара — буяу сөртеп, 5
Агармас күңелең синең, изге ата! и
g
Акча китермәсә иамаз-ураза. Аңа төкерер идең, изге ата!
Бу шигырьләрне янәшә куеп карау җитә. Уртак идея, уртак фикерләр, хәтта бер Е төрлерәк әдәби сурәтләү чаралары. Ә бит алар, әгәр шулай әйтергә яраса, дөньяның м төрле почмакларында, төрле елларда, төрле телләрдә, һәрберсенең үз шәхси йөзе, үз £ стнлс булган ике мөстәкыйль шагыйрь тарафыннан иҗат ителгәннәр. Шул ук вакытта ° иҗтимагый интереслары, максат-омтылышлары һәм карашлары белән бер-берсенә j? никадәр якын бу бөек шагыйрьләр! £
Тукай һәм Сабир хезмәт халкының танылган әдипләре иде. Алар гади халыкның кайгы-газапларын уртаклаштылар, аның хыял-өметләре белән янып яшәделәр. Алар « чын гуманистлар, ярлы халыкның якын дуслары иделәр. Алар кискен ачу. тирән нәфрәт ь белән байларга, сәүдәгәрләргә каршы чыктылар, динчеләрнең, буржуаз милләтчеләрнең ф һәм сатлык язучыларның чын йөзен фаш иттеләр, һәр ике шагыйрь буржуаз җәмгыять- нең бозыклыгын шәхси милекчелектә, акчага табынуда күрде. Мисал рәвешендә, Тукай- х ның «Алтынга каршы» (1907) исемле шигырен хәтергә төшерик.
И тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал, „
Яндыручы бу мөкатдәс җирне бу ялкынны ал!
Бу халыкны шул бозадыр, шул котырта, аздыра;
Ялтырап күзләрне чагып, тугры юлдан яздыра.
һәр тараф, һәр җирдә халкың шул металлның бәндәсе; Күрмиләр хакны, чөн алтын һәр хакыйкать пәрдәсе.
Сабирның шул елда ук язылган бер шигыре дә «Акча» исемле. Менә ул:
Туганнан бирле’, әй акча, сиңа омтыла күнел!
Табынсам да синең алда көн һәм төн. гаҗәп түгел.
Күңел ачам мәҗлесләрдә синең белән генә гел.
Синсез бу дөньяның әһлен ничек ышандырасың?
Ахмакларны синсез ничек уз ягыңа борасың?
Җаным тынмый, синең өчен халыкны таламасам, Күземне йомалмыйм. сине сандыкка салалмасам... Җыйма акча. аша. диләр, бер туйганчы, ичмасам! Гашыйкларны гашыйклыктан ничек баш тарттырасың? Ахмакларны синсез ничек үз ягыңа борасың?
Бу ике шигырьнең идея ягыннан охшаш, шигъри бизәкләре ягыннан якын булулары шулай ук әллә каян кычкырып, сизелеп-күренсп тора.
Буржуаз җәмгыятьтә намуслы кешеләргә тормыш никадәр авыр, читен булуы турында Сабир да. Тукай да бер төрле үк язалар. Менә Тукай шигыре. Исеме - «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма».
...Зинһар, иптәш, хаклык сөйгән булып йөрмә, Ялган сөйлә, күрмә зиндан, күрмә төрмә;
Тип! Дөньяда ач-ялангачларны белмә.
Иске дөнья тузанын ит күзгә сөрмә!
Тор дөньяда: иманын сат, вөҗданың сат, Шулай торсаң, гомерен үтәр бигрәк ансат;
L.K, У.*М€ ИЗ
Алдаучылар, кяферләрГә дөнья жәннәт: Гомрец үтсен рәхәт-рәхәт, ансат-анеат.
Мәгълүм инде, мнн кушканча тормыйсын сия,
Нифак берлә ялган сейләп йөрмисен син;
Жаннан куркып, куян төсле дер-дер тетрәп, Чын мәсләкне арлы-бирле бормыйсың син.
Үл! Туфрак бул, кайт аслыңа, аслың яхшы;
Хәнжәр берлән күкрәгенә каедың яхшы;
И жир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә, Мең кат синең өстеңнән дә астын яхшы.
Гаделсез дөньяга кырыс хөкем бу. Шундый ук шигырь Сабир әсәрләре арасында да бар.
Җанын чыкса да тәннән, янма идек,
Янып уйланма, ялкынланма идең!
Ачы агуны бал төсле йот идең,
Үзеңне ахмак әйткәнчә тот идең!
Анын боерганына баш и идең,
Башыңа аның йөгәнен ки идең!
Яманны яхшыдан нигә аердың?
Бөтен ил йоклаганда, нигә тордың?
Күр инде тыйгысызлыкның жәзасын, Ишет үзеңне ләгънәтләү сәдасын!
Бу ике сатирик әсәр авторларның ни дәрәжәдә якын фикердәш, алар поэзиясенең туганлык жепләре белән никадәр якын бәйләнгән булуы хакында сөйли Фикер агышы, ризасызлык рухы шулкадәр охшаш, аларны бер үк автор нжат иткән әсәрләр дип кенә уйларга мөмкин, һәм әгәр шундый ике шигыйрьнен әдәбият, язучынын тормыштагы урыны турында карашлары да тәңгәл килә икән, бу — бер дә гажәп түгел.
<Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар, бәнчә, бунда ямь дә бар, ләззәт тә бардыр, тәм дә бар!» —дип яза Тукай үзенен бер шигырендә. Икенче шигырендә исә, каләмгә мөрәҗәгать итеп, түбәндәге фикерне әйтә:
Караны яз кара дип һәм игътираф нт акны ак. Җепне жеп дип язмалый сән һәм ушандак такны так.
Бакма һич кәс хәтренә, милләтең дәртенә бак!
Бәддога — явыз догая һәр заман асма колак.
Сабирның «Шигъри мон» исемле шигырендә дә шундый ук фикер уздырыла.
Шагыйрьнең төп эше халыкны яклау булмый ни булсын?
Илне сөю —шушы сафлыкны саклау булмый ни булсын?
Гаделлекнең олы юлы буйлап бар, читкә тайпылма, Бару аннан —сират күпереннән атлау булмый ни булсын?
Бәлаләр килсә дә башка, сынатма, түз! Шулай итсәң, Хәкыйкать тарафыннан сиңа мактау булмый ни булсын?
Ике шагыйрь иҗаты арасындагы бәйләнешләрне тнрәнтен өйрәнү — киләчәк эше. Алар иҗатын яхшырак анлау һәм анлату өчен, киләчәктә һәр ике халыкның социаль тормыш шартларын да, милли традицияләрен дә ныклап өйрәнерләр. Боларны белми торып, алар иҗатындагы бәйләнешләрнең характерын да, һәр нке шагыйрьнең үз милли әдәбиятларын үстерүдәге рольләрен дә дөрес анлау һәм бәяләү шактый кыен. Тикшерүчеләрне мавыктыргыч эш, кызыклы ачышлар көтә. Ә андый тикшеренүчеләр табылачагына мин шикләнмим.