Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК РЕАЛИЗМЫ ТУРЫНДА


КПССның XX съездыннан сон, аеруча А. М.
Горький исемендәге донья әдәбияты
институты каршында реализм проблемала-
рына багышланган дискуссия булып үткәч,
әдәбият фәнендә, шул исәптән татар совет
әдәбият белемендә, иҗат методлары һәм
юнәлешләре белән кызыксыну арта башлады.
Әдәбият тарнхын иҗтимагый фикер тарнхынын
иярчене генә итеп карауга чик куярга һәм аны
үз эчке закончалыкларыннан чыгып
яктыртырга омтылуның бер күренеше иде бу.
X. Госманның «Бөек Октябрь социалистик
революциясе һәм граж даннар сугышы
чорында татар поэзиясе» һәм «Егерменче
елларда татар поэзиясе» исемле күләмле
хезмәтләрендә, Г. Халитның «Тукай һәм аның
замандашлары» һәм «Революция тудырган
геройлар» (икесе дә рус телендә)
монографияләрендә, X. Хәйринең
«Социалистик реализм мәсьәләләре» һәм М.
Хәсәновның «Галимҗан Ибраһи- мов» исемле
китапларында реализм һәм романтизмга
караган мәсьәләләр күтәрелә һәм күп кенә
яктан яцача хәл ителә.
«Казан утлары» журналының узган елгы 8
санында Г. Халитның «Романтизмны һәм
реализмны яклап» исемле мәкаләсе басылып
чыкты. Мәкаләнең әһәмияте иҗат методы һәм
юнәлешләрен ныклап торып өйрәнүгә чакыру
белән генә чикләнми. Тәнкыйтьче та.ар совет
әдәбиятында социалистик реализмның
формалашу үзенчәлеге, бу процесста критик
реализм һәм романтизм традицияләренең
роте турында кызыклы һәм нигезле фикерләр
әйткән. Автор социалистик реализмның
формалашу процессын, каршылыклы
тенденцияләргә күз йоммыйча, бөтен
катлаулылыгында яктыртырга чакыра, бу
өлкәдәге хезмәтләрдә урын алган
гадиләштерү һәм догмаларны тәнкыйть итә.
Билгеле бер әдәбиятта социалистик реа-
лизмның формалашу үзенчәлекләрен ачу өчен
иң элек шушы чор әдәби материалын
өйрәнергә кнрәк. Ләкнн шул ук вакытта әдәби
мирасны, аерым алганда элеккеге иҗат
методы һәм юнәлешләрен, тикшерми торып,
бу бурычны тулысыңча үтәп чыгу мөмкин түгел.
Мәгълүм булганча, күпчелек әдәбиятларда
социалистик реализм эстафетаны критик
реализм кулыннан алды. Шуның белән бергә,
яна чор әдәбияты кайбер бүтән иҗат
юнәлешләренең, аерым алганда
романтизмның, уңай казанышларын да үз
тәненә сеңдерде. Әгәр социалистик
реализмның беренче адымнары турында сүз
йөртергә телибез икән, безгә, димәк, критик
реализмның һәм башка методларның
табигатен һәм характерын бик яхшы белергә
кирәк. Кызганычка каршы, нәкъ ш\шы өлкәдә
буталчыклар тулып ята.
Шактый ник таралган хаталарның берсе, әгәр
шулай әйтергә яраса, критик реализмның
сферасын артык киңәйтүгә кайтып кала.
«Критик реализм» термины гамәлгә керүдән
башлап сонгы елларга кадәр, мәсәлән, безнең
татар совет әдәбият белгечләре татар
әдәбиятында критик peaлизм
XIX гасырмын икенче яртысындз
барлыкка килде дигән карашта тордылар
Өстән караганда, болай днп раслауга нигез дә
бар шикелле. Ул чор татар әдәбиятында яна
тип проза — повесть һәм роман жанрлары
барлыкка килде, драматургия туды. Әмма,
шуңа да карамастан, сонгы елларда әлеге
караш, ягъни татар критик реализмының
яралуын XIX гасырның икенче яртысына
кайтарып калдыру, шик астына алына
башлады. Кайбер әдәбият белгечләре XIX
гасырда һәм XX гасыр башында естенлек
иткән ижат методлары арасындагы аермага
игътибар иттеләр һәм беренчесенә исем эзли
башладылар. Ниһаять, тиешле термин да
табылды: мәгърифәтчелек реализмы 19 20.
Критик реализм төшенчәсе белән саксыз
эш итунен ярамаганлыгын күрү өчен, бу ижат
методының асылын искә төшереп китик.
Критик реализм баскычын үткән әдә-
биятларның тәҗрибәсе һәм әдәбият фәненең
соңгы казанышлары безгә болай ди: критик
реализмның төп билгесе кешене тирәлеккә,
ягъни социаль-экономик һәм иҗтимагый-
политнк мөнәсәбәтләргә бәйләп күрсәтүгә,
дөресрәге, шуның җимеше итеп сурәтләүгә
кайтып кала. Әдәбият критик реализм
баскычына күтәрелсен өчен кимендә
түбәндәге өч шарт кирәк: яшәп килүче
җәмгыятьтәге каршылыкларның сизелерлек
дәрәҗәгә җитүе: әдәбиятның элеккеге
чорларында күпмедер реализм тради-
цияләренең булуы; иҗтимагый һәм эстетнк
фикернең, шулай ук иҗтимагый фәннәрнең
билгеле бер дәрәҗәгә ирешкән булуы
(җәмгыятьнең эчке табигатен һәм закон-
чалыкларын ачып салып, ахыр чиктә аны
инкарь итәргә этәргеч ясарлык дәрәҗәгә).
Жыеп әйткәндә, критик реализм — кешеләрдә
гомумән табыла торган аерым кимчелекләрне
генә түгел, бәлки яшәп килүче
1 Кара: Л. Жәләй. Татар драматургиясенә
алтмыш ел тулу уңае белән («Совет
әдәбияты» журналы. 1947 ел. 11 сан). Татар
әдәбияты. XX йөз. Дәреслек хрестоматия
Төзүчеләре М. Гайнуллин һәм Ж. Вә- зиева.
1947 ел 435 бит; X. Хәйри. Татар әдәбияты
тарихын өйрәнү мәсьәләләренә карата
(«Совет әдәбияты» журналы 1955 ел. 11 сан);
К. Ф Фасеев. Из истории татарской передовой
общественной мысли. Таткнигоиздат. 1955 ел.
48—49 битләр; X Мөхәммәтов. Татар
әдәбиятында мәгърифәтчелек идеяләре
Таткнигоиздат. 1961 ел. 53. 55. 122 битләр,
2 История татарской советской литера-
туры Рус телендә, «Наука» нәшрияты. 1965 ел.
19 Вопросы узбекской литературы. Ташкент. 1959 ел. 353 бит.
20 Г Кәримов Узбек адебиети тарчхи. Ташкент 1966 ел 56 бит.
5 Вопросы узбекской литераторы 353 бит.
IS бит. иҗтимагый тәртипләрнең үзләрен тән-
кыйтьли торган, изүче стройның нигез таш-
ларын какшата торган реализм ул.
Без соңрак күрербез: XIX гасырның икенче
яртысындагы татар мәгърифәтчелек әдәбияты
бу таләпләргә җавап бирә алмый иде әле. Әнә
шул әдәбиятның ижат методын ачыклау
юнәлешендә эшләүче галимнәр. һичшиксез,
дорес юлдан баралар. Ә менә кайбер тугандаш
халыкларның, аерым алганда Урта Азия
республикаларының. әдәбиятчылары һаман
әле «критик реализм» терминына ябышып
яталар. Мин биредә төрки телендәге
әдәбиятларның мәгълүм чорларын үлчәүгә
салырга һәм бер-берсенә каршы куярга
җыенмыйм. Әйтергә теләгәнем шул гына: уз
әдәбиятларының XIX гасырга караган
чорларында ук критик реализм күрергә теләгән
иптәшләрнең дәлилләре ышандырмый. Голам
Кәримов, мәсәлән, XIX гасыр ахыры һәм XX
гасыр башы үзбәк әдәбиятын күздә тотып,
болай ди: «...анарда критик элемент, сатира
барлыкка килде, аның реализмы критик
характер алды» '. Үзбәк телендә чыккан
китабында исә бу чор әдәбиятының иҗат
методын ул ачыктан- ачык критик реализм днп
атый:. Әмма Г- Кәримов үзе үк XIX гасыр ахыры
һәм XX йөз башы үзбәк әдәбиятында яңа тип
проза һәм драматургия юк иде. днп белдерә.
Поэзиядә исә, дип яза ул, «шаблон сурәтләү
чаралары, риторика, үткән заман әдәбиятының
аерым формаль алымнары» хакимлек итә.
поэзия әле үзенең «реалистик эчтәлегенә туры
килерлек яна формаларны тудыра алмаган
иде»21. Күренә ки. Г. Кәримов үзенә-узе каршы
килә.
Казакъ әдәбияты белгечләре критик реализм
аттестатын бирүдә шулай ук юмартлык
күрсәтәләр, аларнын дәлилләре шулай ук
ышандыра алмый. Казакъ әдәбияты тарихын
өйрәнү эшенә зур өлеш керткән 3. С. Кедрнна
Абай белән Алтынсарнн- ны — ә боларның
иҗаты XIX гасырның икенче яртысына карый —
ничаклы критик реализм вәкилләре итеп
күрсәтергә тырышмасын, ахыр чиктә,
реверанслар ясый- ясый булса да, мондый
нәтиҗәгә килә: «Әнә шул хәл (үгет-
нәсихәтчелекнең көчле булуы — И. Н.)
революциягә кадәрге ка
закъ әдәбиятында критик реализм метод
буларак туып өлгерде дип расларга мөмкинлек
б ирми»
Ф- Касыйм-задэ, рус әдәбиятыннан үрнәк алып
булса кирәк, әзербәйҗан әдәбиятында кри1ик
рсалнзмнын формалашуын хәтта XIX
гасырнын беренче яртысына күчерә. Әмма
шул ук вакыт бу чор әзербәйжан әдәбиятында,
дип ята ул. «феодаль-крепостнойлык
мөнәсәбәтләренен нигезләре тәнкыйть
ителмәделәр»22 23. Чынбарлыкның ин мөһим
якларын ачмый торган һәм, димәк,
җәмгыятьнең нигезләренә кагылмый торган
критик реализмны, әлбәттә. күз алдына китерү
кыен.
Үз әдәбиятыбызга кайтыйк.
XIX I-сырның икенче яртысында татар
әдәбиятында критик реализмның әле фор-
малашырга өлгермәгәнлегснә тәмам ышану
өчен, ул чорда иҗат иткән прогрессив язу-
чыларның ижаг принципларын Һәм бу
принципларны билгеләүче факторларны күз
дән кичерергә кирәк. Бу күзәтү шулай ук XIX
гасыр ахыры һәм 1905 елгы революция алды
елларында өстенлек иткән ижат методының
асылы нидән гыйбарәт? Ул методны
мәгърифәтчелек реализмы дип атау дөресме?
сорауларына җавап бирәчәк.
Мәгълүм булганча. XIX гасырның икенче
яртысында татарларда мәгърифәтчелек
хәрәкәте һәм мәгърифәтчелек идеологиясе
формалашты. Әмма ул Белинский. Черны-
шевский һәм Добролюбов исемнәре белән
бәйле революцнон-демократнк эчтәлекле
мәгърифәтчелек түгел иде. Әгәр шулай әй-
тергә яраса, моралнстнк мәгърифәтчелек иде
ул. Татар мәгърифәтчеләре җәмгыять не
үзгәртеп коруның төп коралы итеп
мәгърифәтне алга сорделәр. Алар фикереңчә,
мәгьрнфәг чаралары ике зур эш башкарырга
тиеш. Беренчесе — фәннн-техннк npoi ресска
булышу; икенчесе — кешеләрнең аң һәм
гамәлләренә югары әхлак нормаларын
сеңдерү. Әнә шул караш мәгърифәтче
язучыларның әдәбн-эстетнк карашларын да
билгеләде.
Безнең мәгърифәтчеләр әдәбиятның ролен
ничек аңладылар, аның бурычын нәрсәдә
күрделәр соң? Бу сорауга җавап бирүдә безгә
А. М Горький ярдәмгә килә.
1 Социалистический реализм в лнтерату рах
народов СССР. Фәннәр академиясе нәшрияты.
1962 ел. 304 бит
22 А. М. Горький. История русской ли тературы Гослитиздат. 1939 ел 14 бит
23 3 Һади Сайланма әсәрләр. Татхннго-
издал 1957 «л 73 бит.
* Шореб хәмер — аракы эчүче.
• Очерки по истории азербайджанской
литературы XIX века Азгоснздат 1962ел. 24
бит.
XVIII гасыр рус мәгърифәтчелек әдәбиятын
күздә тотып, бөек әдип болай дигән иде:
«Әдәбиятка педагогик күзлектән карау. аны
әхлак төзәтү, кешене тәрбияләү чарасы итеп
санау факты бозык әхлакны фаш итә торган
комедияне әдәбиятның бүтән төрләреннән
алгарак кую һәм Екатерина заманасында
чыккан тәржемә һәм оригиналь мәсәлләрнең
гаять күплеге белән дә раслана» '.
Әдәбиятның иҗтимагый роле мәсьәләсендә
татар мәгърифәтчеләре 1905 елга чаклы нәкъ
шул карашта тордылар. Күп дәлилләрнең
берсен генә китерәм. 3. Һади үзенең «Бәхетсез
кыз» хикәясен язарга керешү сәбәбен
түбәндәгечә аңлаткан иде: «Шул фаҗигале
вакыйгалардан (тормышта булып тора торган
вакыйгалардан — И. Н.) беренә охшатып, бер
хикәя тасвир идеп. хөрмәтле укучыларыбызга
тәкъдим идә- рем._ Яман эшләрнең яманлыгы
күз алдында күрелгән кебек күренер, укучы
егетләр вә кызлар гыйбрәт алып, начар
эшләрдән сакланып, яхшылыкка мәхәббәт-
ләре артыр, холыклары төзәлер (ассызык
минеке — И Н ), дип өмет иде- лер» 24.
XIX гасырның икенче яртысында форма-
лашкан иҗтимагый һәм эстетик фикер кешенең
жәм(ыятьтәге урынын, аның тирәлеккә
бәйләнешен аңлауда каршылыклы
концепциягә китерде. Мәгърифәтче язучылар.
бер яктан, тәрбня максатыннан чыгып, барлык
жаваплылыкны кешенең үз өстенә салырга,
кешенең бәхете яки бәхетсезлеге аның
үзеннән, белем һәм әхлак дәрәҗәсеннән килә
дип белдерергә тиеш булдылар. Икенче яктан
нсә, алар кешене тәрбия җимеше итеп
карыйлар һәм. димәк, тирәлекнең ролен азмы-
күпме таныйлар иде. Бу концепциянең беренче
ягы язучыларны үгет-нәсихәткә, дидактизм
һәм рационализмга этәрсә, икенче ягы нсә
реализмга таба әйди иде.
Мәсьәләнең әнә шул ике ягына конкретрак
тукталып, башта мәгърифәтче язучыларның
кеше образларын тудыру һәм сюжет кору
принципларын карап китик. Аларның уңай
геройлары, мәсәлән, кагыйдә буларак, һәр
яктан кнлгәи, җитеш һәм камил. Муса Акъегет-
задәиең «Хисаметдин менла» (1886)
повестеннан Хисаметдин. Гайса Зурколаков
һәм Әбүзәр бәк.
Г Ильясинын «Бичара кыз» пьесасыннан
Җанбай, 3. Бигиевның «Гөнаһы кәбаир» (1890)
романыннан Җиһангир, Г. Камалның «Бәхетсез
егет» (1899) пьесасыннан Әхмәт һәм Гайшә, Ш.
Мөхәммәдовның «Яфрак асты яки Мәкәрҗә
ярминкәсе» повестеннан Гали Акчурин, 3.
Һадиның «Бәхетсез кыз» һәм «Җиһанша
хәзрәт» әсәрләреннән Гайшә. Габбас. Хәсән
мулла һ. б. персонажлар моңа мисал була
а лалар.
Мәгърифәтче язучыларның тискәре пер-
сонажлары исә чагыштырмача җанлы һәм
тормышчанрак. Әмма бу персонажларның да
күбесе берьяклылык һәм схематизмнан
бөтенләй үк азат түгелләр. Язучылар ке-
шеләрдә очрый торган күп кенә әшәке сый-
фатларны тискәре персонажларга җыеп,
туплап бирергә омтылалар. Мәсәлән, «Бичара
кыз»дагы Җантимер аңгыра, ангыра гына да
түгел, ямьсез, ямьсез генә дә түгел, эчкече.
Тискәре образларның ышандыру көче төрле
дәрәҗәдә булса да. шул ук хәлне без телгә
алынган барлык әсәрләрдә дә очратабыз.
Менә 3. Бигиевнең Габденнасыйры һәм
бертуган Галисвләрс, М. Акъегетнең
Сибгатулласы, Ш. Мөхәммәдовның Галиәкбәр
бае һәм байбәтчә Хәсәншасы («Яфрак
асты...»), Р. Фәхрет- диновның Хикмәт хаҗие
(«Әсма») һәм 3. Һадиның Ибәт абзагае
(«Бәхетле кыз»), Җиһанша хәзрәте һ. б.
Кыскасы, персонажларны тап икегә — уңай
һәм тискәрегә бүлү, беренчеләренә ал,
икенчеләренә кара буяуларны мул куллану —
мәгърифәтче язучыларның кеше образы
тудыру принциплары өчен менә нәрсә
характерлы.
Сюжет кору принципларына килгәндә исә,
барыннан да элек күзгә ташланган нәрсә шул:
тискәре һәм уңай персонажлар арасындагы
конфликт, кагыйдә буларак, соңгыларының
җиңүе белән хәл ителә. Уңайлар тантана игә, ә
тискәреләр я хурлыкка кала, яисә язмышлары
фаҗига белән очлана. Югарыда саналган
әсәрләрнең барысында да без шуны күрәбез.
Ни өчен шулай, ни өчен яхшылар бик яхшы,
начарлар бик начар итеп күрсәтелә дә,
яхшылар өскә чыгарыла? Хикмәт, алда
әйтелгәнчә, мәгърифәтче язучыларның әдә-
биятны әхлакый тәрбия чарасы итеп ка-
рауларында. Уңай персонаж — үрнәк өчен, ә
тискәре персонаж гыйбрәт өчен тәкъдим
ителгән шикелле, конфликтның чишелеше дә
әхлак дәресе хезмәтен үти. Авторның әйтергә
теләгәне шул: надан һәм әхлаксыз булсагыз,
сезне дә әнә шулай хурлык яисә бәхетсезлек
көтә. Күренә ки. без биредә ярылып яткан
дидактизм белән очрашабыз. Критик реализм
«аттестаты» өләшүдә артык юмартлык күрсәтә
торган әдәбиятчылар игътибарына шуны
әйтәсе килә: әгәр XIX гасыр һәм 1905 елгы
революция алды елларында иҗат иткән
мәгърифәтче язучыларның иҗат методы әнә
шул принциплардан гына торса, бу чорда
критик реализм гына түгел, бәлки бернинди
реализм да табып булмас иде. Бәхеткә каршы,
кеше концепциясенең югарыда әйтелгән
икенче ягы бу чор язучыларын реализмга таба
этәрә иде. «Гөнаһы кәбаир» романы
мисалыннан башлыйк. Әсәр, билгеле бул-
ганча, ике сызыктан бара: берсе Габделгафур
шәкертнең тормыш төбенә төшү тарихы,
икенчесе исә — сәүдәгәр хатыны Маһруйның
юлдан язуына кагылышлы вакыйгалар.
Бу очракта Габделгафур тарихы аеруча
характерлы. Башта язучы үз героеның әтисе
турында кайбер мәгълүматлар бирә— Бу
мулла дни кушканнарны үзе теләгәнчә
боргалый, ришвәт ала, зур процент белән
бурычка акча бирә һәм ике хатын белән тора
икән. Димәк. Габделгафур үз өендә бик үк шәп
тәрбия алмаган була. Казанда укый башлагач.
Габделгафур, бозык шәкертләр тәэсирендә,
акрынлап эчкелеккә бирелә һәм ахыр чиктә
мәдрәсәдән куыла. Соңрак аферист һәм жулик
Мәмәт белән бергә чиркәү басканда тотыла
һәм төрмәгә эләгә.
Күренә ки. Габделгафурның түбәнлеккә төшүе
— тирәлек нәтиҗәсе. Әмма тирәлек дигәнебез
гаилә һәм мәдрәсә белән генә чикләнә.
Татарларда укыту-тәрбия эшенең начарлыгын
күздә тотып, 3. Бигисв публицистик чигенештә
үзе дә бу турыда әйтеп китә: «Габделгафур
мәдрэсәя кәлән вакытта бәйлә шореб хәмер 1
идемү? дәю сөа.тә, әлбәттә: «Юк, юк!
Мәдрэсәя кәлән вакытта бер дә андан
нәмәрсәләрне белмәй иде. Мәдрәсәдә аракы
эчәргә үгрәнде» җавабы вирермез».
.
«Хисаметдин менла» повестенда мәктәп
тәрбиясе топ мәсьәлә итеп куелмаган. Шулай
да автор, жае чыккан саен, тәрбиянең
әһәмиятен искә төшерә тора. Шул ук Гайсаны
алыйк. Ул бар яктан да килгән, һәркемгә үрнәк
булырлык эш кешесе, милләт дигәндә үлеп
тора. Мондый сыйфатларга ия булуы белән ул
кемгә яисә нәрсәгә бурычлы соң? Әлбәттә,
тәрбиягә.
Барыннан да элек әнисенә — бөтен шәһәр
халкының хөрмәтен казанган изге хатынга.
Мәрхүм әтисе дә мактауга лаек кеше булган.
Ул Гайсаны «мөселманча» һәм русча укыткан.
Шуның өстснә Гайса сонрак фән һәм техникага
караган рус китапларын үзлегеннән укып
үзләштергән. Шунысы бик тә кызыклы һәм
игътибарга лаеклы: мәгърифәтчелек
әдәбиятында уңай геройларның ата-аналары,
кагыйдә буларак, изге җаннар, идеаль
кешеләр, ә тискәре персонажларныкы — бозык
һәм наданнар. Әгәр дә 3. Бигиев
Габделгафурның әтисенә Нәкәс (кешелексез)
дигән исем биргән булса, хыянәт иткән
хатынын кичерергә сәләтле, яхшы күңелле
сәүдәгәр Җиһангирның әтисен «алтмыш
яшенә йнтмеш яхшы карттыр» дип бәяли. Яисә
Ш. Мөхәммәдов- ның «Җәһаләт яки Галиәкбәр
агай» (1900) повестендагы ата белән аның
улын алыйк. Галиәкбәр агай сәүдә эшендә фән
казанышларына таянмавы һәм көне-төне
типтереп йөрүе сәбәпле ахыр чиктә бөлә. Улы
Миңлебай исә, кафе-шантаннарда исәпсез
акча туздырып, атасына нык кына «булыша».
«Яфрак асты яки Мәкәрҗә ярминкәсе»
повестенда да шул ук хәл. Иске фикерле надан
байның улы Хәсәнша — әлеге Миңлебайның
икенче сыңары. Шул ук вакытта яшь булса да,
милләт өчен күп нәрсә эшләгән идеаль
капиталист — завод хуҗасы Гали Акчурнннык
әтисе турында түбәндәгеләрне укыйбыз:
«Сабынчы Муса агай үзе простой булса да,
гакылы камил бер әдәм иде. Күп еллардан
бирле сабын эшләп, унбиш мең тәңкә акча
ясаган иде. Бердәнбер углы Галине әүвәл бик
яхшы мәдрәсәдә мөселманча укытып,
гимназиягә бирде». Р. Фәхретдиновның
«Әсма» (1903) повестендагы мәкерле һәм усал
Хикмәт хаҗиның улы начар авырудан үлә.
Повестьның төп герое Әсма исә бозыклык
базыннан да кер кунмаган хәлдә чыга. Чөнки ул
идеаль ананың — кайчандыр әхлак ягыннан
аксаштыргалаучы ирен дә чын кеше итә алган
и зге ананың кызы.
Кешенең формалашуын нигездә мәктәп
һәм гаилә белән чикләнә торган тирәлеккә
бәйләп күрсәтү 3. һадн иҗатында аеруча калку
гәүдәләнде. «Җиһанша хәзрәт» повестенда 3.
һадн, тирәлекнең роленә кагылып,
түбәндәгеләрне әйтә: «Бала туган вакытта чын
кеше булыр, кеше булуны теләр, ата-агшсында
инсаният25 булмаса, баланың да инсанияте
югалыр, һәр нәкадәр инсан булмак юлында
иҗтиһад итсә дә юл күрсәтүчеләр булмаса,
25 Инсаният — кс шс.тск.
1 С. М. Петров. Реализм. «Просвещение» нәшрияты 1964 ел. 84 бнт.
? «Филологические науки» журналы. 1966 ел. 2 сан. 167 һәм 169 битләр.
юлында адашыр да, нә инсан вә нә хайван
улыр». Әнә шул караш 3. һадн иҗатының
буеннан буена кызыл жеп булып сузылып бара.
Бу караш аның әсәрләренең формасына да
тәэсир итми калмаган. Язучы гадәттә үз
геройларының тормыш юлын, бала чак яки
үсмер чакларыннан ук алып, картлык
көннәренә, кайчакта исә үлемнәренә кадәр
сөйләп чыга. Аннан килеп, барлык
мәгърифәтчеләрдәге кебек үк, 3. Һадиның
уңай геройлары, кагыйдә буларак, әхлаклы
һәм чагыштырмача мәгърифәтле ата-ана
балалары. Дөрес, Гайшәнең атасы («Бәхетле
кыз») — начар холыклы, надан һәм фанатик
бер кеше. Анын каравы, анасы — изге хатын.
Ул «гыйлем әһлеие бнк сөя» торган дәүләтле
генә кешенең кызы булган икән. Бу кеше «гаять
тә гүзәл вә нәфнеә, күркәм холыклы, ачык
йөзле» кызын тәрбияләү өчен өендә тол
остазбнкә асраган. Безнең Гайшә —әнә
шундый хатынның тәрбия җимеше. Габбасның
анасы да — «остабикәлеккә ярарлык» хатын.
Әнә шул хатын «Биктимер агайга насыйп
булып, Габбасның вөҗүденә вә тәрбияле
булуына сәбәп булган».
Башлангыч тәрбияне гаиләдә алган егет
белән кыз соңыннан, зур тырышлык нәти-
җәсендә, һәр яктан килгән гүзәл кешеләр
булып җитешәләр.
«Бәхетсез кыз» (1904) хикәясендәге
Хәнифә исә, намусын саклап кала алмыйча,
күп михнәтләрне башыннан кичерә һәм ахырда
үзен-үзе үтерә. Кем гаепле? Хикәядән
күренгәнчә, әнисе гаепле. Яшьлегендә сөю-
сөсшү мәсьәләләрендә шактый талымсыз
булган бу хатын, кызын ялгыш алымнан
саклыйсы урында, үзе үк егет белән кызга
яшерен рәвештә очрашыр өчен шартлар
тудыра.
Яисә менә «Мәгъсүм» (1905) повесте.
Героебызның атасы турында әсәрдә мондый
мәгълүмат бирелә: «Фәхри хәзрәт егет
табигатьле. баһадир кыяфәтле, ачык йөзле,
татлы сүзле, һәр нәрсәдән хәбәрле, вәгазь -
нәспхәтс онк әсәрле, һәр эшендә тәдбирлс -
бер зат иде». Остазбнкә — шулай ук изге җан.
Ул, ире вафат булгач, барлык гомерен
Мәгъсүмне тәрбияләп үстерүгә багышлый.
Менә Хәят абыстай үзенең кадерле улын —
исеменә лаеклы малайны J — зур мәдрәсәгә
•Иҗтиһад и т с а д a — гыры! ’ I ә д б н р л е
— уйлап эшләүче.
> Мәгъсүм — гөнаһсыз.
укырга җибәрә. Берничә ел эчендә мәдрәсә үз
эшен эшли: тәүфыйклы, әдәпле яшүсмер
акрынлап бозыла. Сокрак мәхәббәт маҗа-
ралары вакытында кыйналгач, мәдрәсәне
ташлап авылына кайтып егыла, беркадәр
авырып ята һәм үлеп китә.
Китерелгән мисаллар бер нәрсәне раслый:
мәгърифәтчеләр эстетикасында реализмга хас
тирәлек тешенчәсе бар икән. Дөрес, биредә бу
төшенчәнең кысалары, күргәнебезчә, шактый
тар. Әмма гаилә белән мәктәп «зур»
тирәлекнең, ягъни кешене формалаштыра
торган иҗтимагый мөнәсәбәтләр
комплексының бер өлеше булып тора.
Әнә шул иҗат методын билгеләү өчен,
бездә «мәгърифәтчелек реализмы» термины
кереп бара. Билгеле, без уйлап чыгарган
төшенчә түгел бу. Рус әдәбият белемендә
«мәгърифәтчелек реализмы» термины инде
гражданлык хокукы алды. Моңа ышану өчен,
берничә галимнең фикерләрен китереп үтү
файдалы булыр.
Көнбатыш Европа әдәбиятларын күздә тотып,
С. М. Петров, мәсәлән, болай дип яза:
«Мәгърифәтчелек реализмы кешенең
иҗтимагый тирәлек тудырган аңын шул
тирәлеккә бәйләп карый. Ләкин XVIII гасыр
реалист язучыларның тасвирында, шулай ук ул
гасыр философларының карашларында,
тирәлекнең үзен фикер идарә итә, ягъни һаман
шул ук нәрсә — кеше мие» ’. Икенче төрле
әйткәндә, биредә дә тирәлек төшенчәсе
экономик һәм социаль мөнәсәбәтләргә түгел,
бәлки өскорма күренешләренә һәм идеологии
факторларга кайтып кала.
«Мәгърифәтчелек реализмы, — дип яза Н.
А. Гуляев, — бөтен дөнья реалистик сән-
гатенең бер этабы ул». Аннары дәвам итә:
«Мәгърифәтчеләр гадәттә үзләренең герой-
ларын экономик бәйләнешләрдән аерып
күрсәтәләр, аларны рухи яктан, күбесенчә,
әхлак ягыннан гына тасвирлыйлар. Дөрес, еш
кына, бигрәк тә Фильдинг һәм Смолетт
романнарында кеше тарихи конкрет сурәт-
ләнә, социаль шартлар белән тыгыз бәйлә-
нештә күрсәтелә. Әмма «тирәлек» үзе тар
алына, ул кагыйдә буларак кешеләрнең
ганләви һәм әхлакый мөнәсәбәтләренә кайтып
кала»2.
Я. Эльсберг, тирәлекнең ролен күз
уңыннан ычкындыра төшсә дә, мәгърифәт-
челек әдәбиятының бер сыйфатын дөрес
билгели: «Мәгърифәтчеләрнең игътибар
үзәгендә кешенең үзен чолгап алган әйләнә-
тирә белән бәйләнеше түгел, бәлки тәрбия
проблемасы тора» '.
Күренә ки, рус теоретиклары реализм
үсешендәге бер этапны мәгърифәтчелек
реализмы дип атау белән бергә, аның төп
билгесен кешене өскорма күренешләрен генә
эченә алган тирәлек белән, башлыча гаилә
мөнәсәбәтләре һәм җәмгыятьнең әхлакый
нигезләре белән бәйләп тасвирлауда күрәләр.
XIX гасыр ахры һәм 1905 елгы революция
алды еллары татар әдәбиятында да без нәкъ
шушы хәлне күрдек. Бу чор татар әдәбиятында
өстенлек иткән нжат методын мәгърифәтчелек
реализмы дип атауның хата булмаячагына
шаять шик калмагандыр.
Шушы урында нокта куярга да мөмкин
булыр иде. әмма мәсьәләнен тагын бер ягы
бар әле. Язучының нияте белән ул тудырган
әсәрнең эчтәлеге һәм объектив әһәмияте
арасына тигезлек билгесе куярга ярамаган
шнкелле, мәгърифәтчелек эстетикасы белән
мәгърифәтчелек әдәбиятын абсолют тәңгәл
нәрсәләр итеп карау шулай ук мәсьәләне
гадиләштерүгә китерер иде. Эш шунда ки,
мәгърифәтче язучылар да бит тормыш
материалы белән эш итәләр. Талантлы каләм
иясенә эләккәндә ул материал
мәгърифәтчелек ижат принципларының
чагыштырмача тар кысаларына сыеп бетмәве
дә мөмкин. Теге якн бу персонаж ны
тасвирлаганда, аның үз-үзен тотышын, эш-
хәрәкәтен күрсәткәндә, язучылар кайчак,
үзләре дә сизмәстән, чынбарлыкның хәлиткеч
якларын эләктереп алалар, әйтик, кешенең
язмышын билгеләүче төп факторга —
экономик мөнәсәбәтләргә кагылып китәләр.
«Гөнаһы кәбанр» романындагы Ибраһим
Галиев образы бу яктан гаять кызыклы. Карап
торышка бу кеше һич та явыз түгел. Әмма ул
Маһруйның Якуптан булган баласын үтертә.
Ник дигәндә, энесе Якуптан калган мираска
шушы бала варис булыр днп курка ул. Бу инде
критик реализмның тавыш бирүе. Андый
очракларны «Хисаметдин менла» һәм «Өлүф
якн гүзәл кыз Хәдичә», «Яфрак асты...» һәм
«Яна әсхәбе кәһәф» кебек әсәрләрендә дә
табарга мөмкин.
* «Вопросы литературы» журналы. 1958 ел.
5 сан. 101 бит.
Ләкин XIX гасыр ахры һәм 1905 елгы
революция алды еллары татар әдәбиятында
тирәлек төшенчәсенә экономик факторлар-
нын үтеп керүе гомуми кагыйдәдән чыгарма
гына булып тора. Мондый очракларны критик
реализм элементлары гына итеп карарга туры
килә.
Шулай итеп, беренче рус революциясенә
кадәр татар әдәбиятында критик реализм
метод һәм юнәлеш буларак формалаша
алмады. Чөнки моның өчен шартлар өлгереп
җитмәгән иде. Беренчедән, ул чакта реализм
традицияләре җитәрлек түгел иде әле. XIX
(асырда, әдәбиятны дин кочагыннан тартып
алып, тормышка, социаль мәсьәләләргә таба
борып кую бурычы гына көн тәртибендә тора
иде. Мәгърифәтчелек реализмы, шул бурычны
үтәп, критик реализмга мәйдан әзерләде,
әдәбиятнын яна биеклеккә күтәрелүе өчен
баскыч булып хезмәт итте. Икенчедән,
җәмгыятькә тарихи күзлектән карауга, анык
үзен өйрәнүгә, әйдәүче көчләре турында
уйлануга этәрә торган иҗтиматый фәннәр,
верым алганда тарих, татарларда әле тиешле
югарылыкка күтәрелеп җитмәгән иде.
Өченчедән — бусы аеруча әһәмиятле —
иҗтимагый һәм эстетик фикернең торышы ул
чорда җәмгыять- нен нигезләренә тәнкыйть
күзе белән карау өчен стимул бирә алмый иле.
Мәгърифәтчелек эстетикасы исә, билгеле бер
үсеш баскычында критик реализм өчен җирлек
әзерләсә дә, тора-бара аның принциплары
үгет-нәсихәтчелек һәм рационализмга табл
этәргәнгә, әдәбиятның критик реализм юга-
рылыгына күтәрелүен тоткарлый башлады
Днмәк, иҗтимагый һәм эстетик фикердә яна
адым ясарга кирәк иде.
1905—07 еллардагы революция бары-
шында һәм аннан сон татарлар тормышында
әнә шул шартлар өлгереп җитте һәм үткән
чорның критик реализм элементларына, һәм
гомумән, мәгърифәтчелек реализмының уңай
казанышларына таянып, рус классик
әдәбиятыннан ярдәм алып, татар критик
реализмы формалашты, метод һәм юнәлеш
буларак ныгый, үсә башлады.
Ахыр килеп, бер сәер хәл турында да
әйтми булмый. Мәгърифәтчелек реализмы
төшенчәсе әдәбият белемендә, аеруча Урта
Азия республикалары һәм Әзербәйҗанда
шушы көнгә кадәр чын-чыилап гамәлгә
кертелгәне юк. Ә бит феодализм тарката
барып, капиталистик мөнәсәбәтләр урнаша
башлау дәвере өчен характерлы метод бу!
Критик реализм төшенчәсенә җиңел карап, аны
урынсызга тарткалап йөртүдән ваз кичәргә һәм
<мәгърнфәтчелек реализмы» терминына
гражданлык хокукы бирергә вакыт түгел
м икән?
Тагын шунысы аянычлы: әдәбият тарихын
ясалма атка атландырырга омтылучы күп кенә
әдәбиятчылар мәгърифәтчелек реализмы
турындагы сүзләрне үз әдәбиятларын
түбәнсетү рәвешендә кабуа итәләр. Әйтерсең
лә. бу метод ниндидер бер эшкә яраксыз
нәрсә, әйтерсең лә. аның Дидро, Лессинг,
Фильдинг, Смолетт, Фонвизин һ. б. кебек бөек
әдипләре булмаган! Ә бит оялмаска,
киресенчә, горурланырга кирәк иде. Чөнкн
мәгърифәтчелек реализмы — әдәбиятның
үсешендә зур казаныш, реализмның әле генә
телгә алынган бөек язучыларның исеме белән
бәйләнгән этабы ул.