Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИБРАҺИМ ГАЗИ— ПОРТРЕТ ОСТАСЫ


дәбият һәм сәнгатьтә бер дә искерми
Торган темалар бар: денья сугышлары,
__ __ крестьян кузгалышлары, да-
вь,ллы революция көрәш- ШьвТвдУ
ләре... Шулар сәнгать “L-33 әһелләрен
һәрчак үзләренә тартыл торган. Бу аңлашыла да.
Халыкның зурлыгы, рухи кече һәм күркәм
сыйфатлары нәкъ менә олы кузгалышлар
вакытында аеруча тулы һәм калку чагыла.
Давыллы чор каһарманнар тудыра, үзенчәлекле
характерлы, колоритлы шәхесләр тәрбияли.
Тарихның зур борылыш пунктларына тукталып,
дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйгалар фонында
халык массаларының үтә каршылыклы һәм
гыйбрәтле язмышын сурәтләүгә багышланган
сәнгать әсәрләре: пьесалар, роман-повестьлар
үзебезнең татар әдәбиятында да байтак. Ибраһим
Газиның «Онытылмас елларлы — әнә шундый
әсәрләрнең берсе.
«Онытылмас еллар» повестеның әдәбиятыбыз
тарихында тоткан урынын ачыклау, анда
күтәрелгән тема-проблемаларның, аерым
мәсьәләләрнең ничек чишелешен яктыртуны уз
өстебезгә алырга җөрьәт итмибез. Әсәрдә гаҗәеп
тормышчан һәм оста сурәтләнгән дистәләрчә
образлар бәр. Аларга да тукталмыйбыз. Болары
хакында да азмы-күпме язылды инде. Безне оста
художник каләме белән тудырылган әнә шул
дистәләрчә образларның бары берсе — матрос
Федюшкин кызыксындыра. Күл кешеле, күп
проблемалы бу әсәрдә аның үз урыны,
вакыйгалар агышында бары ул гына башкарырга
тиешле эшләр, бары ул гына тартырга сәләтле
авыр йөк бар...
Революция көрәшләре. Никадәр дәһшәтле,
очына чыккысыз каршылыклы һәм катлаулы
булган алар. «Онытылмас еллар» да изүче
сыйныфларны юк итү. яшь Совет дәүләтенең
эчке һәм тышкы дошманнарын җимерү өчен
барган рәхимсез көрәш сурәтләнә. Шул ук
вакытта анда большевистик аңлылык белән
стихиячелек, революцион дисциплина белән
анархизм башбаштаклыгы, ачык бер максаты
бул-ан пролетариатның оешканлыгы белән
бунтарьлык иреге арасында да көрәш бара. Мо-
нысы да җитди һәм принципиаль көрәш. Ибраһим
Гази әсәрендә партия вәкилләренең бу өлкәдәге
эшчәнлеге дә тулы һәм ышандырырлык
яктыртылган. Башка куп торле эшләр башкару
белән бергә, большевик Якуплар массалар
аңындагы стихиячелек күренешләрен җиңәргә,
Федюшкин- нарны да тәрбияләргә тиешләр әле.
Шулай әсәргә анархист һәм бунтарь табигатьле
матрос килеп керә. Әйтергә кирәк, хәтәр килеп
керә һәм укучылар игътибарын шунда ук үзенә
юнәлтә.
Таң атып килә. Ялангачланып калган көзге
кырлар буйлап, каршыдагы зур урманга таба
хәрби отряд хәрәкәт итә. Бу — Шәрифҗан
отряды. Алар Т шәһәрендәге ашлык амбарларын
коткарып калырга баралар. Шул чак атын
кушаяклатып урман ягыннан чабып килүче
разведка башлыгы Гыйльметдин күренә. Төсләре
агарган Гыйльметдин, сүзләрен йота-йота,
вакыйганы сөйләп бирә. «Урманны тикшереп
йөргәндә, разведка кораллы кешеләр өстенә
барып чыккан. Гыйльметдиннең егетләре: «Сез
кемнәр! Ташлагыз коралларыгызны!» — дип
кычкырганнар. Тегеләрнең бер усал чырай-
лысы, ике бармагын авызына кабып, колак
тондыргыч итеп сызгырып җибәргән. Ул да
булмаган, ат атланган, винтовка таккан кешеләр
боларны чорнап алган. Бер матрос кыяфәтлесе.
авызын чалшайтып, ат өстендә килеш боларга
бомба белән кизәнгән: «Кузгаласы булмагыз!
Юкса бете- рәм!» Гыйльметдин атына кинәт
камчы орып, боҗраны езгән дә чыгып чапкан»
Бусы — Гыйльметдин күргән, аның мана-
расыннан торып язылган Федюшкин. Бе-
1 И. Гази Онытылмас еллар. Повесть. Казан. 1964
ел. 314—315 битләр. Алга таба барлык өзекләр
шушы басма буенча китерелә.
Ә
раз арырак киткәч, әлеге сәер матрос белән без
үзебез дә танышабыз һәм якыннан танышабыз.
«Васильев, үзенең яңа танышына карап,
елмаймас җиреннән елмаеп җибәрде. Матросның
бетен кыяфәте: бил каешына тезеп таккан кара
түгәрәк лимонкалары, тезенә хәтле тешеп торган
агач кобуралы маузеры, кара бушлат естеннәи
күкрәгенә аркылы-торкылы урап куйган
патронташлары, авызын бер якка
кыйшайтыбрак, үзен олы сымак тотып сеиләшүе
Васильевта әллә нинди сәер тойгы калдырды»
( 316 бит].
Игътибар итегез. Биредә һәр бизәк никадәр
күп мәгънәле, һәр деталь никадәр тирән
мәгънәле! Тышкы портреты ук образның эчке
деньясына ишарә ясый: аның башкалардан
аерылып торган үзенчәлекле холыклы, рухи
каршылыклы кеше булуы хакында сеили.
«Кулакларны, белякларны» калтыратып торучы,
конторлариы дөмбәсләргә дигәндә -бервакытта
да отказ бирмәүче» матрос, бетен еязгә атаклы
Федюшкин менә шушы инде.
Дерес, Гыйльметдин уйлаганча ук куркыныч
түгел икән үзе. Күренеп тора: бу коралларын да
ул бизәк, уенчык итеп кенә таккан. Образга карата
үз менәсәбәтен ачыклый тешеп, автор үзе дә
елмая: «Матрос. атын тезгененнән тотып, урам
фотографлары чаршавындагы картинага охшаб-
рак басыл тора иде». Әмма ни генә булмасын,
Федюшкинның куе, ачык буяулар ярдәмендә
язылган рәсеме ифрат отышлы, тормышчан һәм
җанлы чыккан. Аның бетен кыяфәте:
кыланышлары, киеме, йез сызыкларына хәтле
чорның социаль менә- сәбәтләрен чагылдыра,
шул заман кешеләренә хас зәвык-гадәтләрне
гәүдәләндерә. Әитик, шул ук баштанаяк корал
тагып йерү гадәте егерменче еллардагы күп
партизаннарга хас күренеш булган.
Бер килеп кергәч, сәер кыяфәтле шушы
матрос әсәрдә сурәтләнгән күп кенә күре-
нешләрдә катнаша, дересрәге. повестьтагы
вакыйгаларның уртасыннан уза. Аз-азлап автор
аның тормыш юлын сейли һәм әле- дән-әле
героины үз характерын ачардай терпе хәлләргә
куя, терле кешеләр белән менәсәбәткә кертә тора.
Ул кешеләрнең Федюшкинга мөнәсәбәтләре дә
терпечә- рәк. Анатолий, Гыйльметдин кебек
солдатлар аңа күбрәк кызыгып һәм сокланып
«арыйлар. Шул ук нәрсә отряд башлыгы
Шәрифҗанда да сизелә кебек. Икенче берәүләр
нсә. матросның кыяфәте һәм кыланышларына
карап, сәерсенеп калалар, гаҗәпләнәләр... Шулай
да, шәһәргә Якуп килгәнче, матросның башта без
күргән рәсеме дә, аңа карата менәсәбәт тә әллә ни
үзгәрми диярлек. Ул, билендәге бомбаларын
чыңгыл-чаңгыл китереп, бер рә- аештәрәк йери
бирә.
Меңә Якуп кайтып тешә. Һәм шул моменттан
алып мәсьәлә шактый үзгәреп нитә. «... Моряк.
Якуп каршында туры басып. якорьле кара
тасмасы җилфердәп торган беэкозырькасына
кулын тидереп алды да фамилиясен әйтте. Аның
билендә тезелеп киткән бомбаларга
гаҗәпләнебрәк карап торгпн Якуп тегенең
фамилиясен аңламый калды. Әллә Девушкин,
әллә Фи- тюлькин — Якуп отып кала алмады.
Менә шушы <әллә Девушкин, әллә Фитюлькии»
аның китаплар тутырган ааыр капчыгын ансат
кына күтәреп җилкәсенә салды да, алар
пароходтан чыга башладылар. «Бу нинди әкәмәт
кеше!» — дип уйлап барды Якуп. Федюшкинның
халык алдында шулай бомбалар тагып иярүен
килештермәде... Шушы кыяфәт белән, җитмәсә
тагы атка атланып, пароход каршыларга төшкән
булуын белеп алгач, Якуп бәтенләй чыраен ук
сытты» (382 бит].
Тышкы кыяфәтеннән тыш. Якупка матросның
эчке сыйфатлары, кайбер фикер- карашлары да
охшап бетми. Революциянең асылын, теп
максатларын егет үзенчәрәк, берьяклырак аңлап
калган икән бит.
Ревком кешеләре эчен сайланган йорт хакында
сүз чыккач, «матрос Якуп белән һич килешә
алмаганын белдерде.
— Без инде подвалларда күп яшәдек, — диде һәм.
бүтәннәр бу йорттан күчкән хәлдә дә, үзенең
күчмәячәген әйтте» (383 бит].
Шулай да, егетнең батырлыгын, революция
эшенә чиксез бирелгәнлеген Якуп үзе дә
хупламый булдыра алмын. «Иерәкле кеше
күренә. — дип, матрос турында уйлап алды, —
яшьләргә хас кайбер чатлы-ботлы яклары бар
икән, тормыш бик тиз шомартыр. Кайсыбызда юк
инде андый гына кимчелекләр!» (387 бит).
Әмма матросның чатлы ботлы яклары, Якуп
уйлаганча, алай тиз генә шомармый. Дорес, ул
күп батырлыклар эшли, берьем кулыннан
килмәстәи авыр эшләрне уңышлы башкарып
чыга. Шул ук вакытта күпме хаталана, никадәр
зыян китерә. Үз белдеге белән Сарлан
кулакларын һәм мулланы тотып аткач, ниһаять,
түзмиләр: матросны ревком утырышына куеп
кыздыралар һәм, Колчакка каршы китә торган
батальонга командир итеп, фронтка озатырга
мәҗбүр булалар...
Аның каравы, әсәрнең нәкъ шушы өлешләрендә
Федюшкин бермә-бер ачылып китә, аның
портретына яңа штрихлар, яңа буяулар естәлә.
Шулар безне образның рухи деньясына алып
керәләр, аның карашлары. теләк-омтылышлары
белән таныштыралар. Образ остендә эшләгәндә,
автор мемкин булган барлык чаралардан иркен
файдалана. Федюшкинның сейләме дә. гәүдә
тотышы һәм хәрәкәтләре дә барысы бер
максатка — тулы канлы, ышандырырлык образ
тудыруга хезмәт итәләр. Язучы иң кирәкле, иң
характерлы һәм күп мәгънәле детальләр табарга
тырышкан. Бу — Ибраһим Газины оэын-озын
аңлат малардан коткарган, укучыларга исә мат-
росның эчке табигатен аңларга, җайлы рәсемен
күз алдына китерергә булышкан. Федюшкин
образын ачардай яңа детальләр эзләү белән
бергә, автор бер кулланган детальләрнең аеруча
характерлылзрын еш кына кабат-кабат
файдалана. Түбәндәге мисалларга игътибар
итегез:
«Шәрифҗанның ниндидер соравына каршы
матрос, баягыча, авыз иырые бс- ләнрәи епмаеп
(күрәсең, аның табигый елмаюы шулайдыр)
җавап бирде» (316 бит).
«—Каи, сии минем отрядыма ышанмыйсыңмы! —
Ул тагын авыз кырыен кыйшайтып елмайды. —
Минем де- зиртирларымамыЬ (318 бит).
«Бу Федюшкин иде. Ул, авыз кырыен ямьшәйтеп,
елмайгандай итеп, Хәлимнең иңбашыннан
каптырып тотты...» (447 бит).
"Авыз кырыен кыйшайтыбрак елмаеп, кискен
адымнар белән бүлмәгә килеп керде дә аю
тәпиедәй куллары белән Шәрифҗанны дусларча
кочып алды» (379 бит)
Шундый ук мисалларны тагын бик күп китерергә
момкин булыр иде. Кабатланып килүче әлеге
детальләрнең функцияләрен, рольләрен аңлау
очен шушы кадәресе дә җитәр кебек.
Мисаллардан күренгәнчә, кабатланучы
детальләр ярдәмендә язучы образның аеруча
характерлы, төп сыйфатларына басым ясый,
шул сыйфатларын тагын да күпертеп, келкурак
сурәтләп бирүгә ирешә. Шуның белән бергә, һәр
очракта да диярлек, кабатланучы детальләр
Федюшкин портретына күпмедер күләмдә яңа
мәгънә төсмерләре өстиләр.
Күз —күңелнең көзгесе, дигәннәр бабайлар.
Матросның күз карашларын, йөзен тасвирлау
аша гына да, Ибраһим Гази образга күпме җан
өрә, аны тирәнрәк ачуга ирешә.
«Матросның күңеленә бу бик хуш килде: менә сез
дә Федюшкинсыз булдыра алмадыгыз дигәндәй,
бик канәгать төс белән карап, Шарифҗанның сүз
башлаганын көтте» (313 бит].
«— Алаймы, браток! — Федюшкинның күз
карашлары җитдиләнеп китте-.» (Шунда ук).
«Матрос, кинәт кабынып китеп, күзләрен
әйләндереп салды. Алай һәрбер контр өчен әрни
торган булсалар, к чорту... икмәкне үзләре
төятсеннәр, ә Федюшкинны авылга кулаклар
белән сугышырга җибәрсеннәр» (393 бит).
«— Нәрсә син минем артта басып торасың!— дип,
Федюшкин кинәт кенә бопь: лып, Шәрифҗанга
сәерсенеп карады» (559 бит).
«Кинәт аның авыр карашлы усал күзләре
Шәрифҗанга төбәлде» (Шунда ук|.
«Табынның ахырынарак Федюшкиниың кашлары
бераз языла башлады, чырае да яктырды,
кыскасы, Якупка күптән таныш булган
мактанчыграк, анархистрак авыл егете Федяга
әйләнде дә калды» (752 бит).
Күрәсез, кешенең рухи халәте, җаны, күңеле
турында күз карашлары күп нәрсә сөйли алалар
икән. Вакытына, урынына карап, алар әле
мыскыллы елмаялар, әле аптырап сәерсенеп
карыйлар, я булмаса, очкыннар чәчеп, усал
ялтырыйлар... Һәм һәр очракта да күптәннән
таныш матросны күз алдына бастыралар, һәр
очракта да аның портретына ниндидер яңа
буяулар өстиләр.
Әйткәнебезчә, Федюшкиниың портреты үсештә
бирелгән. Киемендәге, үз-узен тотышындагы тегә
яки бу ягын калкурак сурәтләп, яки, киресенчә,
томалабрак калдырып, автор матросның әле бер
сыйфатына. әле икенче сыйфатына басым ясый,
безнең игътибарны шуларга юнәлтә тора. Шул ук
вакытта, Якуплар. Шәрифҗаннар тәэсирендә, зур
кыенлыклар белән, әкренләп һәм аз-азлап булса
да, матросның характеры төзәлә бара, тормышка
карашлары да тирәнәя. Бу исә аның портретына
да җитди үзгәрешләр кертә. «Продкомис- cap
Федюшкин үпкәләгән балалар кыяфәтендә урта
бер җиргә баскан. Аның бөтен торышы: -
Революция каршында тамчы да гаебем юк,
белмим, ни өчен мине болай хурлыйлардыр». —
Ди кебек иде» (571 бит].
Менә бу балалар кыяфәтендәге матрос белән
повестьның баштагы өлешләрендә күренгән,
«Кузгаласы булмагыз! Юкса бе- терәм!» дип.
бомба белән кизәнергә яратучы Федюшкин
арасында билгеле, зур аерма бар. Егет, ничектер,
өшәнебрәк калган, басынкыланган кебек.
Әсәрнең соңгы өлешләрендә образ, гомумән,
тыйнаграк, гадирәк буяулар белән язылган.
Язучы игътибарын, күбрәк, геройның эчке
дөньясына юнәлтә. Федюшкин тормыш турында,
яшәүнең мәгънәсе турында уйлана, үзен биләгән
каршылыклы фикерләрнең очына чыгарга тели.
Анархист партизан, бунтарь матрос җитди һәм
сабыр холыклы дәүле? эшлехлесенә әйләнеп
барз сыман. «Шинель чабулары ачылып киткән
зур гәүдәле Фсдюшкинны бу көннәрдә әле
мәгариф бүлегендә, кием-салым складында, әле
пристаньда очратып була иде. Кайда үгетләп,
кайда ялынып, кайда өстәлгә сугып, ул киемнәр
таптырды, балаларны юлга чыгар алдыннан
мунча чабындырды, юлга дарулар булдырды,
пароход китертте» (789 бит).
Әмма ни генә булмасын, Федюшкин Федюшкин
булып кала. Көрәшкә ашкынып атлыгып торган
кайнар йөрәге аз гына да сүрелми, сыйнфый
дошманнарга булган чиксез нәфрәте бераз гына
да кимеми. Матросның тәвәккәллеген,
революция эшенә бирелгәнлеген күреп
сокланмый калу мөмкин түгел. Әйтерсең, көрәш,
канлы бәрелешләр аңа эчке бер канәгатьлек,
ләззәт тойгысы бирә. Ул нэпманнарны тизрәк
туздыру нияте белән яна. бандитларга каршы
көрәшә, һәм шул көрәштә батырларча һәлак була.
Ибраһим Газиның башка күп кенә образлары
кебек үк, мэтрос Федюшкин да зур эмоциональ
тәэсир көченә ия. Моннан тыш. бу образ тагын
бер ягы белән игътибарга лаек. Федюшкин — рус
халкы вәкиле, татар әдәбиятында уңышлы
сурәтләнгән рус образларының берсе. Шушы бер
образ аша язучы чорның, тарихның сулышын
чагылдыра, бөтен бер халыкның милли
үзенчәлеген гәүдәләндерә алган, һәм моны кеше
тормышының тышкы якларында,
биографиясендәге аерым фактларда күрсәтү
белән генә чикләнмәгән. Геройның фикерләү
рәвешендә, хисләрендә, дөньяга карашындагы
үзгәлекләрдә, тел төзелешендә бирә алган.