Логотип Казан Утлары
Хикәя

ФАНТАСТИК ХИКӘЯ



Американың прогрессив язучысы һәм галиме Айзек Азимовның исеме бөтен дөньяга билгеле. Аның фантастик хикәяләре, романнары һәм фәнни-популяр хезмәтләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Ул егермеләп фантастик әсәр һәм берничә фәнни хезмәт язган. Шул исәптән аның «Мәңгелекнең юкка чыгуы» дигән атаклы романын. «Кеше биохимиясе» һәм гИнтеллигент кешенең энциклопедиясе» дигән фәнни әсәрләрен күрсәтеп китәргә була.
Айзек Азимов 1920 елда Россиядә туган. 1923 елда аның ата- аналары Америкага күченеп киткәннәр Айзек Азимов Америкада Гарвард университетының химия факультетын тәмамлаган. Профессор Азимов хәзерге вакытта фәнни эшләр белән генә шөгыльләнә.
«Казан утлары» өчен мин Айзек Азимовның «Шөкәтсез малай» дип аталган хикәясен тәрҗемә иттем һәм шул турыда әйтеп авторга хат яздым. Айзек Азимов, тәрҗемә өчен рәхмәтен белдереп, җавап хаты җибәрде. Хатта журнал укучыларына аталган шундый сүзләр дә бар:
«Моннан җиде гасыр элек татарлар сугышчан халык булганнар. А ларның армияләре меңәр миль җирләрне басып алганнар. Хәзер татарлар үзләренең күр-шеләре белән дус һәм тату яшиләр. Мин дөньядагы барлык халыкларның да. татарлар шикелле, сугыштан баш тартуларын, һәркемнең уз күршеләре белән дус һәм тату яшәвен теләр идем».
Америка язучысының татар тарихына карашын бик үк дөрес
дип әйтеп булмый, әлбәттә. Ләкин хикмәт анда түгел. А Азимов сүзләренең мәгънәсе, үткән тарихтан бигрәк бүгенге көнгә һәм киләчәккә карый: җирдә сугыш булмаска тиеш, җирдә мәңге тынычлык һәм татулык урнашырга тиеш! Бу мәсьәләдә без—совет кешеләре — Айзек Азимовның фикеренә тулысынча кушылабыз Һәм аңа үзебезнең теләктәшлегебезне белдерәбез.
Язучының * Шөкәтсез малай» хикәясе иң яхшы фантастик әсәрләрнең берсе булып исәпләнелә. Лныч гуманизмы, олы җанлылыгы монда аеруча көчле чагыла Хикәядә фән-техника бик нык алга киткән киләчәк заман тасвирлана. Ләкин авторның чынында хәзерге заманга, аерым алганда, бүгенге Америка тормышына ишарәләвен аңлавы читен түгел. Барлык кешеләр тарафыннан диярлек читкә кагылган, кыерсытылган Тимми Америка Кушма Штатларындагы хокуксыз негрларның бер гәүдә ишеше булып тора. Авторның симпатиясе тулысынча Тимми ягында.
НУРИХАН ФӘТГАХ. §
=
ыгытып ябылган ишекне ачар алдыннан Эдит Феллоуз, гадә- * тенчә, иң элек өстендәге халатын төзәткәләп алды һәм бары S шуннан соң гына реаль дөнья белән реаль булмаган дөнья 2 арасындагы күзгә күренмәс сызыкны үтеп чыкты Кесәсендә аның куен * дәфтәре белән авторучкасы бар иде. Хәер, шактый вакыттан бирле инде ул даими рәвештә язу белән шөгыльләнми иде һәм куен дәфтәре белән авторучкасын соңгы чиктә генә куллана иде.
Бу керүендә ул үзе белән чемодан алып керде. («Малайларга уенчыклар алып килэм», — дип елмаеп аңлатты ул сакчыга. Каравылчы күптән инде ана бернинди сорау бирми башлаган иде, шуңа күрә ул аңа, керергә рөхсәт икәнлеген аңлатып, кул гына селтәде.)
Мисс Феллоузнын бүлмәгә керүен шөкәтсез малай, һәрвакыттагыча, бик тиз сизеп алды һәм, жылый-жылый, аның каршысына йөгереп килде.
— Мисс Феллоуз, мисс Феллоуз, — дип мыгырданды малай. Сүзләрне ул ничектер үзенчә йомшак итеп, бераз анлаешсызрак итеп әйтте.
— Нәрсә булды. Тимми? — лиле мисс Феллоуз, малайның куе коңгырт чәчле ямьсез башыннан сыйпап
— Жерри тагын килерме минем белән уйнарга? Миңа бик уңайсыз. Әллә ничек кенә булды шунда
— Ул турыда уйлама Шуның өчен жылыйсынмыни әле син?
Малай мисс Феллоузга арты белән борылды.
— Бик үк аның өчен дә түгел, мисс Феллоуз,—диде ул.— Мин тагын төш күрдем.
— Тагын шундый ук төшме?—диде мисс Феллоуз, тешен кысып
Әйе, Жерри белән булган хәлдән соң аның элекке төшләрен күрә башлавы һич тә гажәп түгел.
Малай елмаймакчы булып баш какты, һәм аның бүлтәеп торган жәенке иреннәре арасыннан чамадан тыш эре тешләре күренде
— Кайчан сон мин моннан чыгарлык дәрәжәдә зур булып үсәрмен икән, мисс Феллоуз? — диде ул.
— Тиздән, тиздән. — диде мисс Феллоуз, йомшак кына итеп, һәм шул чакны малайны кызганудан аның йөрәге кысылып куйды
Ул Тиммигә үчен кулыннан житәкләргә ирек бирде Малайның тупас, коры уч төбе жылысын тойгач, мисс Феллоузнын күңеле күтәрелеп китте Малай аны «Стасноиың Беренче секциясе б\лып исәпләнгән һәм. һичшиксез, бик яхшы җиһазланган, тик шулай да үзе өчен, ягъни жиле яшьлек (ай-һай, жиде генә яшьлек микән?) гарип бала өчен, мәңгелек төрмә булган бүлмәләр аша житәкләп китте.
4. .К. У М 4.
Н
49
Ул аны бер тәрәзә янына алып килде. Тәрәзәдән вак куаклык белән капланган кырлар-басулар күренә иде.
Малай борыны белән тәрәзә пыяласына капланды.
— Син аннан да яхшырак, матуррак жирләр күрерсең, — диде күңелсез генә мисс Феллоуз, кечкенә тоткынның тәрәзә пыяласында чагылган мескен кыяфәтенә карап
Гадәттән тыш ямьсез, шөкәтсез малай иде бу, әмма Эдит Феллоуз чын күңелдән ярата иде аны.
Мисс Феллоузның иреннәре калтыранып китте: хәзер ул үз-үзен тыймаска булды, чөнки аның йөзе балага күренми иде.
Юк, алар аны үтермәячәкләр. Аны үтертмәс өиен ул кулыннан кич- гэннең барын да эшләячәк. Барын да! Ул чемоданын ачты да аннан кием-салымнар ала башлады.
*
* *
«Стасис Инкорпорейтэд» дип аталган акционерлар жәмгыятенен бусагасын Эдит Феллоуз беренче мәртәбә моннан өч ел элек атлап керде. Ул чагында мисс Феллоуз бу жәмгыятьнең ни белән шөгыльләнгәнен белми иде әле. Хәер, жәмгыятьнең үзендә эшләүчеләрдән башка ул турыда, гомумән, беркем дә берни белми иде. һәм чыннан да. бөтен дөньяны шаккатырган хәбәр бары тик мисс Феллоуз «Стасиока эшкә кергәч икенче көнне генә таралды. Шуңа кадәр алар физиология өлкәсендә белеме, медицина химиясе өлкәсендә эш тәжрибәсе булган, бала жанлы хатын-кызны эшкә чакырулары турында кыска-кыска белдерүләр генә биргәләделәр. Эдит Феллоуз балалар табу бүлегендә шәфкать туташы булып эшли идс. Шуңа күрә ул «Стасис Йнкорпорей- тэд»ның барлык таләпләренә жавап бирә алам дигән фикергә килде.
Физика фәннәре докторы Җеральд Хоскинс баш бармагы белән чигәсен ышкып алды да мисс Феллоузны игътибар белән караштыра башлады.
Мисс Феллоузның борыны бераз гына симметриясез, кашлары калын иде. Хоскинснын күз карашын тоеп ул үзеннән-үзе бөрешеп калды һәм шул чакны бите тартышып куйганлыгын тойды.
«Әллә ниткән чибәр дип белерсен! —дип уйлады ул доктор Хоскинс турында, үпкәләп. — Чәче коела, корсагы үсә башлаган. Иреннәре нык кысылган... караңгы чырайлы, йомыкый». Ләкин тәкъдим ителгән эш хакының алдан исәп тотканга караганда да күбрәк булачагы беленгәч, мисс Феллоуз нәтижә чыгарырга ашыкмаска кирәк дигән фикергә килде.
— Алайса, сез чыннан да балаларны яратасыз? — диде Хоскинс.
— Яратмаган булсам, яратам дип әйтмәгән булыр идем.
— Бәлки, сез матур балаларны гына яратасыздыр? Теге... ни... үзләренчә лыбыр-лыбыр килә торган, алсу битле, кечкенә борынлы гүзәл балаларны?..
— Нинди генә булмасын, бала бала инде ул, доктор Хоскинс,— диде мисс Феллоуз. — Нәкъ менә шундый ямьсез балалар башкаларга караганда да ярдәмгә күбрәк мохтаж булалар.
— Әйтик, без сезне алдык, ди...
— Мине эшкә алырга риза дип әйтмәкче буласызмы сез?
Доктор Хоскинснын киң йөзендә елмаю билгесе чагылып китте. Шул мизгелдә үк ул ничектер мисс Феллоузга ягымлы булып күренде.
— Карар кабул иткәндә мин озак сузарга яратмыйм, — диде Хоскинс.— Ләкин хәзергә мин сезгә бер нәрсә дә тәкъдим итмим әле, сезне буш кул белән борып та жибәрә алам. Сез соң үзегез минем тәкъдимгә риза булырга әзерме?
Мисс Феллоуз, куллары белән кечкенә сумкасын чытырдатып кыс-
иан килеш, яна эшнең файдалы яклары турында күңеленнән тиз генә исәпли башлады, ләкин кинәт уянган бер импульска буйсынып, ул уйларын шундук читкә куды
— Әйе, әзер, — диде ул.
— Бик шәп. Бүген кич без <Стасис»ны эшләтә башларга җыена
быз, кичекмичә үз вазифаларыгызны үти башлау өчен. минемчә, се: ♦ гә шунда булырга туры килер. *Стасис»ны кичке сәгать сигездә җибә- с рәбез. Җидедә утыз минутта .мин сезне шушы ук урында очратырмын * дип ышанам. s
— Тик... п
— Ярар, ярар. Хәзергә шул җитеп торыр.
Сигнал бирелгәч тә. елмаеп алар янына секретарь кыз килеп керде » һәм мисс Феллоузны кабинеттан озатып куйды.
Төп-төгәл сигезенче яртыда «Стасисжа килгәч, мисс Феллоуз Э гаҗәпләнми булдыра алмады: үзе турында аңа беркемгә дә әйтергә ф кирәк булмады. Аның юлында очраган барлык кешеләр — ирләр, хатын-кызлар, әйтерсең, аның кем булуын гына түгел, бәлки аның кем э булып эшләячәген дә алдан ук белеп торалар иде, һәм тиз арада аны = бина эченә үткәреп тә җибәрделәр. <
Ул балконда басып торды. Моннан ана космик корабльнең идарә „ пульты белән электрон-исәпләү машинасының контроль панеле шикел- 3 лерәк нәрсәне хәтерләткән ниндидер приборлар тулы киң, зур шахта = күренә иде.
Шахтаның икенче ягында түшәмсез квартира стеналары хезмәтен үтәгән коймалар калкып тора иде. Ул стеналар ниндидер искиткеч курчак өен хәтерләтә иде, һәм мисс Феллоуз басып торган жирдән шул курчак өснең эчендәге җиһазлары уч төбендәгедәй күренә иде.
Курчак өенең бер бүлмәсендә электрон плита белән суыткыч җайланма, икенче бүлмәсендә ванна бар иде. Ә өченче бүлмәдә күренгән нәрсә бары тик койка . кечкенә балалар койкасы булырга тиеш иде .
Хоскинс ниндидер бер ир кеше белән сөйләшеп тора иде. Мисс Феллоузны да исәпләгәндә, балконда алар нибарысы өч кеше иде Хоскинс мисс Феллоузны ят кеше белән таныштырмады, һәм шуңа күрә туташка ят кешене читтән генә, яшертен генә караштырудан башка чара калмады.
— Мин һич тә сезнең алда боларның барысын да аңлаган кеше булып кыланырга тырышмыйм, доктор Хоскинс. — диде ят кеше —Мин бары шуны гына әйтергә телим: белгеч булмаган интеллигент кеше нн дәрәҗәдә анлый алса, кайбер нәрсәләрне мин дә шул дәрәҗәдә генә аңлыйм. Бу мәсьәләдә хәтта күпмедер белемем булса да. мина әлеге проблеманың бер ягы бик үк аңлашылып җитми Мин сайлап алу мәсьәләсен күз алдында тотам. Сез бик ерак чорларга кадәр үтеп керә аласыз. Әйтик, монысы аңлашыла да, ди. Ераккарак үтеп кергән саен, объектлар томанлырак, аңлаешсызрак була бара. Бу хәл исә бик күп энергия сарыф итүне сорый. Ярар. Ләкин шул ук вакытта сез якынрак объектка да барып җитә алмыйсыз. Менә шул нәрсә минем өчен аңлашылмый да инде.
— Сез миңа, Дсвеней, чагыштыру ясарга рөхсәт итсәгез, бу проблеманы мин сезгә икенче яктлнрак аңлатырга тырышып карармын. Ул чагында инде мәсьәлә се.згә алан ук катлаулы булып тоелмас.
Ят кешенең сүз арасында ишетелеп калган исеме мисс Феллоузга нрсксездән тәэсир итте һәм шунда ул ят кешенең кем икәнлеген аңлап алды. Бу, күрәсең, телевизион яңалыклар өчен фәнни темаларга очерклар яза һәм гыйлем дөньясындагы барлык зур вакыйгаларны үз күзе белән күрергә ярата торган Канднн Девсней иде бугай.
— Әгәр сез алай аңлаешлырак булыр дип исәплисез икән, нигә чагыштыру кулланмаска? — диде Девсней.
51
4*
— Ярар, алайса. Сез инде, әлбәттә, беләсез: әгәр гадәттәге шрифт белән басылган китап сездән алты фут ераклыкта торса, сез ул китапны укый алмаячаксыз. Ә инде сезнең күз белән китап арасын бер футка кадәр кыскартсак, сез аны укый алачаксыз. Үзегез дә күреп торасыз, монда: никадәр якынрак булса, шулкадәр яхшырак дигән кагыйдә өстенлек итә. Ләкин сез шул ук китапны күзегезгә бер дюймга тикле якынайтсагыз, сез янадан укый алмый башлаячаксыз. Менә шуннан инде аңлашыла булса кирәк, безнең алда артык якын ара дигән каршылык ята.
— һм,—диде Девеней, —Бу чагыштыруны сез мина үз хикәямдә файдаланырга рөхсәт итәрсез ич?
— Кирәк икән, файдаланыгыз. Мин бик шат булырмын. Бит мина сезнең кебек кешене шактый озак көтәргә туры килде. Мин сезгә нинди мәгълүмат кирәк, барысын да бирермен. Ниһаять, без дөньяга үз җилкәбез аша үрелеп карарга рөхсәт итә алабыз, һәм дөнья халкы чыннан да кайбер нәрсәләр күрә алачак.
Мисс Феллоуз Хоскинсның үз-үзен тыныч һәм ышанычлы тотуына ирексездән сокланып куйды. Хоскинста бик нык ихтыяр көче барлыгы сизелә иде.
— Сезнең мөмкинлекләрнең чиге ниндирәк? — диде Девеней.
— Кырык мең ел.
Мисс Феллоузның кинәт тыны кысылды.
— Ел дисезме?!
Киеренкелектән, әйтерсең, бөтен тирә-як кинәт таштай катып калды. Идарә приборлары янындагы кешеләр бөтенләй диярлек кыймылдамыйлар иде. Кемдер микрофонга бер үк тонык тавыш белән ниндидер кыска-кыска сүзләр әйтә иде—мисс Феллоуз, никадәр тырышса да, берни аңлый алмады.
Девеней, балкон култыксасы аша иелеп, астагы кешеләрне, приборларны күзәтә иде.
— Без ни дә булса күрә алырбызмы, доктор Хоскинс? — диде ул.
— Нәрсә дисез? Юк, буласы нәрсә булмыйча торып, без бернәрсә дә күрә алмаячакбыз Объектны без, радар аппаратындагы принцип шикел- лерәк принцип буенча, читләтебрәк табабыз. Тик без монда электромагнит дулкыннары урынына мезоннардан файдалануны яхшырак күрәбез. Тиешле шартлар булганда, мезоннар кире кайта һәм аларнын кайбер өлеше берәр объектка туры килеп чагыла ала. Безнең төп бу* рычыбыз— менә шул чагылышларны тикшерү.
— Бик авыр эштер бу, күрәсең.
Хоскинсның йөзендә елмаю билгесе чагылып үтте.
Сезнең алда — илле еллык эзләнүләр нәтиҗәсе. Мин үзе.м бу проблема белән моннан ун ел элек кызыксына башладым Әйе, чынлап та моны бик үк җиңел эш дип булмый.
Микрофон янындагы кеше шул чакны кулын күтәрде.
Менә берничә атна буена инде без вакыт ераклыгы белән исәп- ләнелә торган ераклыктагы билгеле бер моментны өйрәнәбез. Үзебезнең вакыт эчендә күченүләребезне алдан исәпләп, без тәҗрибәне әле тук-татабыз, әле яңадан башлап җибәрәбез, һәм шуның белән без вакыт эчендә тиешенчә төгәл юнәлеш таба алуыбызны әледән-әле тикшереп торабыз. Хәзер инде безнең аппаратлар бернинди кимчелексез эшләргә тиеш.
Эдит Феллоуз, үзе дә сизмәстән, кинәт урыныннан торды, култыкса янына килеп басты Ләкин аста әле карарлык берни юк иде.
— Хәзер була. — диде микрофон янындагы кеше тыныч кына.
Шул чакны беразга тынлык урнашты, һәм кинәт курчак өй ягыннан коты алынган ниндидер баланың чыркылдап кычкырган тавышы ишетелде.
.Мисс Феллоуз, тетрәнеп, чәчләре үрә торып, тиз генә шул якка борылып карады.
Ә Хоскинс йодрыгы белән култыксага сугып алды да калтыранган бер тавыш белән, тантана итеп:
— Булды! — дип кычкырды
Мисс Феллоуз шахтага төшә торган бормалы, кыска баскычка таба йөгерде. Арттан, ашыктырып, каты кулы белән анык аркасыннан эткә- ләп. Хоскинс килде һәм авыз ачып ана бер генә сүз дә әйтмәде.
Моңарчы идарә приборлары янында торган кешеләр хәзер барысы s да бер жиргә җыелганнар иде. Алар, елмаеп, тәмәке төтене пошкыр- « тып, төп бинага килеп кергән кешеләргә карап торалар иде Курчак 8 өй ягыннан көчсез генә булып ниндидер жуылдаган тавыш ишетелә п иде. ' §
— «Сгасиока керү бернинди куркыныч тудырмый. — диде Хоскинс 3
Девенейга — Мин үзем монда күп мәртәбәләр кереп чыктым. Бераз ♦ гына вакытка сәер бер тойгы барлыкка килә, ләкин анын сәламәтлеккә ш бернинди зыяны юк о
Сүзләренең дөрес икәнлеген күрсәтмәкче булган кебек, ул ачык = ишектән кереп тә китте. Киеренке бер кыяфәттә елмаеп һәм ни өчендер < тирән сулап, анын артыннан Девеней атлады а
— Монда килегез, мисс Феллоуз! — диде Хоскинс, түземсезлек бе- “
лән кулын ИЗӘП. 5
Мисс Феллоуз ризалык белдереп баш какты һәм ничектер уңайсыз гына атлап бусагадан үтте. Аның бөтен тәнен ниндидер эчке бер калтыравык калтыратып җибәргәндәй булды, тик шулай да өй эченә кергәч бу тойгы юкка чыкты. Монда яна киселгән агач һәм дымлы туфрак исе килә иде.
Хәзер инде монда тып-тын иде. һич югы, теге баланың тавышы ишетелми иде. Ләкин аның урынына кинәт кайдадыр аяк тавышлары һәм нидер шыштырдаган тавышлар ишетелеп китте. — әйтерсең, кемдер кулы белән агач йөзен сыйпый иде Ул да булмады, ыңгырашкан авазлар ишетелә башлады.
— Кайда соң ул? —диде мисс Феллоуз, өзгәләнеп «Андагы бала нишләсә дә барыбер микәнни соң бу ахмакларга?» дип уйлады ул.
/Малай йокы бүлмәсендә яисә, дөресрәге, койкалы бүлмәдә иде
Ул шәп-шәрә иде, һәм аның былчыракка буялып беткән күкрәге бер калка, бер төшә иде. Кара-кучкыл шәрә аяклары янында балчык катыш бер кочак каты үлән аунап ята иде Аннан ниндидер сасы ис һәм туфрак исе аңкый иде.
Мисс Феллоузның балага төбәлгән күз карашында Хоскинс ачык- тан-ачык жпрәнү һәм кот алыну билгеләре күрде һәм, үртәлеп:
— Малайны шулкадәр ерак гасырлар тирәнлегеннән чип-чнета көе тартып алырга безнең бернинди мөмкинлегебез булмады, мисс Феллоуз.— лиле. — Соңыннан ул-бу була күрмәсен өчен без аны чолгап ялган кайбер нәрсәләрне дә чыгарырга мәҗбүр булдык Югыйсә, ул монда аягынмы, баш сөягенең берәр өлешенме югалтып чыккан булыр иде.
— Үтеиәм сездән — берни әйтмәгез!—диде мисс Феллоуз, нишләргә белмичә, мондый сөйләшүне тизрәк ту ктатасы килеп — Нигә карап каттык соң әле без? Бичара бала шундый курыккан, шундый пычрак.
Ул хаклы иде. Малайның тәне каткан балчык һәм ниндидер май таплары белән капланган иде. ә ботын за ниндидер тырналган, шешкән урыны күренә иде. Карап торуга аңа нибарысы өч кенә яшь бирерлек иде.
Хоскинс үзенә таба якынлашкач, ул башын иде дә тиз генә артк.з тайпылды Өске ирене аның турсаеп калды һәм шул чакта аның авызыннан мыгырдануга да. песи мырлавына да охшаш бер өн чыкты.
Хоскинс жәһәт кенә аиын кулыннан эләктереп алып, югары күтәрде. Бала исә дөнья бетереп кычкыра, боргалана башлады
— Алай түгел, менә болай тотыгыз, — диде мисс Феллоуз — Ин элек аны жылы ваннада ныгытып юарга кирәк. Сезнең монда кирәкле нәрсәләр бармы? Булса, кием-салымнарын китерергә кушыгыз әле. Аннары, аны юындырырга булышыгыз... бераз гына булса да .. Тагын шул: алла хакы өчен мондагы бу пычракны. чүп-чарны жыештырырга кушыгыз.
Боерыклар бирергә хәзер инде аның чираты житте, һәм узенек яна ролендә ул үзен бик яхшы хис итте: нишләргә белмичә. читтән генә күзәтеп торган хатын-кызны тәжрибәле шәфкать туташы алыштырды. Хәзер ул балага бөтенләй икенче күз белән, белгеч күзе белән карады. — һәм күпмедер вакытка шактый аптырашта калды. Баланың тәненә сылашкан балчык, аның кычкырып жылавы. бер дә юкка карышып, үрле- кырлы килүе—барысы да каядыр артка чигенде. Хәзер ул ба-ланы караштыра иде.
Үз гомерендә күргән барлык балалар арасында бу ин ямьсез, ин шөкәтсез бер бала иде. Кеше башына бик үк охшама-ган башыннан алып камыт аякларына тикле анын барлык әгъзалары адәм әйтеп адәм ышанмаслык дәрәжәдә килешсез, килбәтсез иде.
Өч ир кеше ярдәмендә ул аны шулай да юындыра алды. Алар бала белән булашкан арада бүтәннәр өй эчен җыештырдылар. Баланын бертуктаусыз кычкыруына, тибенүенә һәм күлмәге сабын суына чыланганга үртәлеп, хәтере калган бер горур кыяфәттә мисс Феллоуз тавыш- тынсыз гына эшләде.
Малайның тәне, ниһаять, ал- исләре аңкыта башлагач, мисс Фел- карамастан, үзен ях- иде; ул бары
су төскә кергәч һәм тәмле сабын
лоуз. әлерәк кенә кичергән кире тойгыларына да шырак хис итә башлады. Малай инде кычкыра алмый
хәлсез тавыш белән шыншып-шыншып кына куя һәм шул ук вакытта анын куркынган, сак күз карашы әле бер кешегә, әле икенче кешегә юнәлә һәм бүлмәдәге бер генә кешене дә читтә калдырмый иде Юынгач, чистаргач, анын шәрә тәненен ябыклыгы тагын да ныграк күзгә ташланып тора иде. Салкыннан дер-дер калтырана иде үзе.
— Бирәсезме инде сез анда балага берәр жылы күлмәк!—диде *
мисс Феллоуз кискен генә =
Шундук каяндыр эчке күлмәк килеп төште. Әйтерсен, боларнын ба- =: рысы да алдан әзерләнеп куелган иде. Тик шулай да, мисс Феллоузга z боерык бирергә мөмкинлек калдырып, аны юри сынарга теләгән сыман. „ ул таләп иткәнче беркем дә урыныннан кузгалмады.
— Мин аны тотып торырмын, мисс. — диде Девеней, шәфкать ту- £ ташы янына килеп. — Үзегез генә кидерә алмассыз.
— Рәхмәт сезгә. 3
Балага күлмәк кидергәнче, иң элек аның белән чын-чынлап сугы- ф шырга туры килде Кидереп бетергәч исә бала күлмәген ертырга азап- в лана башлады. Мисс Феллоуз нык кына итеп аның кулына сугып алды о
Бала кызарынып китте, шулай да жыламады Күзләрен зур ачып = мисс Феллоузны күзәтте; үзенә билгеле булмаган әйберне тикшергән < сыман, ипсез бармаклары белән күлмәген капшаштырып карады. а
«Хәзер нишләргә инде?> дип уйлады мисс Феллоуз, аптырап 2 Бүлмәдәге кешеләрнең барысы да. хәтта шөкәтсез малай да. бу та- = гын нишләр икән инде дигәндәй, тып-тын калдылар
— Сезнең балага ашатырдай берәр нәрсәгез бармы... сөтегез? — диде мисс Феллоуз нык кына итеп.
Алар баланы ашату-эчертү турында да алдан кайгыртып куйганнар иде. Шул чакны бүлмәгә суыту бүлеменнән һәм жылыту жайлан- масыннан торган махсус күчмә агрегат керттеләр.
Мисс Феллоуз ин элек сөтне генә алды. Электрон жайланма күп булса ун-унбер секунд эчендә сөтне тиешле температурага кадәр жылыт- ты да автоматик рәвештә туктап калды Мисс Феллоуз тәлинкәгә бераз сөт агызды. Баланың аң үсеше бик түбән икәнлеген һәм анын тәлинкәдән ашый алмаячагын ул әз генә дә исеннән чыгармады.
Ул малайга баш какты да:
— Эч әле, эч.— диде. Ничек итеп тәлинкәне авызга китерергә кирәклеген күрсәтте Бала аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торды, тик шулай да урыныннан кузгалмады.
Шул чакны мисс Феллоуз кискен бер карарга килде. Бер кулы белая малайның беләгеннән тотып, икенче кулын сөткә тыгып алды да сөтле бармакларын баланың ирененә тидерде. Малайның битеннән, иякләреннән сөт тамчылары акты.
Малай кычкырып жылап җибәрде, ләкин шундук туктады да юеш иреннәрен ялмарга кереште. Мисс Феллоуз артка чигенде.
Менә малай тәлинкәгә якынрак килде, иелде, тирә-якта яшеренеп яткан дошманнарын күзәткән шикелле, тиз генә як-ягына каранып алды һәм комсызланып сөтне песи кебек эчә башлады.
Мисс Феллоуз баланың бу кыланышыннан җирәнгәнлеген яшерә дә алмады. Җирәнүе, көрәсен, йөзенә дә чыкты, чөнки Девеней ана карап алды да:
— Доктор Хоскинс, туташ беләме соң мондагы нәрсәләрне? — диде.
— Нәрсәне? — диде мисс Феллоуз, кызыксынып.
Девеней икеләнгәндәй итте. Бала белән мәш килү дә, мисс Феллоуз- ның күп нәрсәне әле белмәве дә Хоскинс өчен бары кызык кына иде, ахрысы. Моның шулай икәнлеген докторның кыяфәтенә карап та белергә була иде.
— Телисез икән, әйтегез, — диде ул Девенейга.
— Очраклы язмыш аркасында сез үзегезнең неандерталь чоры баласын караучы беренче мәдәни хатын-кыз булуыгызны — бөтен тарихта беренче хатын-кыз булуыгызны белмисез дә бугай әле, — диде Девеней. мисс Феллоузга мөрәҗәгать итеп.
Мисс Феллоузның йөрәген кинәт ярсу биләп алды. Шулай да ул тыелып калды һәм Хоскинска таба борылып:
— Ул турыда сез миңа алданрак әйтә алган булыр идегез, доктор, — диде.
— Ник? Сезнең өчен барыбер түгелмени?
— Без бала карау турында сөйләштек.
— Бу да бала түгелмени? Кайчан да булса сезнең эт баласымы, песи баласымы караганыгыз булмадымыни, мисс Феллоуз? Эт баласы яисә песи баласы бу неандерталь балага караганда да кешегә охшаган- рак идеме әллә? Әгәр бу шимпанзе баласы булып чыккан булса, сез аннан җирәнгән булыр идегезмени? Сез медик, сез шәфкать туташы, мисс Феллоуз. Сезнең документларга караганда, бала тудыру бүлегендә сез өч ел эшләгәнсез. Бала тудыру бүлегендә сезнең гарип баланы караудан баш тарткан чагыгыз булдымы?
Мисс Феллоуз үзенең бирешә башлаганлыгын аңлады.
— Шулай да сез миңа алдан әйтеп куя алган булыр идегез,— диде ул, йомшара төшеп.
— Сез шундук эштән баш тарта алсын өченме? Бәлки, сез хәзер баш тартмакчы буласыздыр?
Хоскинс аңа салкын күз карашы ташлап алды. Икенче яктан, бүлмәнең аргы башыннан аны Девеней күзәтеп тора иде; сөтне эчеп бетергән, тәлинкәне чип-чиста итеп ялап куйган неандерталь малае исә, ялварып нидер сораган кыяфәт белән, зур ачылган күзләрен тутырып, сөткә чыланган битен күпертеп, шулай ук аңа таба карап тора иде.
Малай сөткә ымлап күрсәтте, һәм шул чакны аның авызыннан өзек-өзек булып гырылдавык авазлар чыкты. Шул ук вакытта ул оста гына итеп телен дә шартлатып алды.
Карагыз әле, сөйләшә белә! — диде мисс Феллоуз, исе китеп.
— Әлбәттә. — диде Хоскинс. — Homo neanderthalensis ул чынында аерым төр түгел, бары тик Homo sapiensHbiH бер төре генә. Шулай булгач, нишләп әле ул сөйләшә белмәскә тиеш? Ихтимал, уа тагын сөт сорый торгандыр әле.
Мисс Феллоуз, аны-моны уйламыйча, тиз генә сөт шешәсенә үрелде, ләкин Хоскинс шундук аның кулыннан тотып алды.
— Ә хәзер, мисс Феллоуз, ни дә булса эшләгәнче сез миңа әйтергә тиешсез: каласызмы монда, юкмы?
Мисс Феллоуз, үртәлеп, кулын Хоскинс кулыннан ычкындырды
— Әгәр мин китсәм, әллә сез аны ашатмаска уйлыйсызмы? Мин... бераз аның янында торып торырмын.
Ул балага тагын сөт салып бирде. ♦
— Без сезне монда шушы бала белән бергә калдырмакчы булабыз, с мисс Феллоуз. — диде Хоскинс «Стасионын Беренче секциясенә керә ч торган бердәнбер ишек монда. Ишек тыштан ныгытып бикләнә, шунда 5 ук сак тора. Мин сезнең ишек йозагын яхшылап өйрәнүегезне теләр п идем. Ул йозак сезнең дә, минем дә бармак эзләренә ярашлы рәвештә g көйләнгән. Түбә өстендәге бушлыкны да ныгытып саклыйлар. — диде £ ул. курчак өйнең түшәме булырга тиешле якка күтәрелеп карап — Кө- 5 телмәгән берәр нәрсә була-нитсә калса, безгә шундук хәбәр итәчәкләр 3
Мисс Феллоуз гажәпләнеп курчак өйгә күз йөртеп чыкты Ф
— Нигә шулкадәр саклар куелган, доктор Хоскинс? Бу бала сезгә в берәр төрле куркыныч тудыра аламы әллә?
— Беләсезме, мисс Феллоуз, бөтен хикмәт энергиягә бәйләнгән = Бала беркайчан да бу йорттан чыкмаска тиеш. Беркайчан да. Бер генә < секундка да Бернинди очракта да. Хәтта аңа үлем куркынычы килгәндә х дә. Хәтта сезне үлемнән коткарырга кирәк булса да, мисс Феллоуз. Сез п мине аңладыгызмы? <
Мисс Феллоуз горур гына башын югары күтәрде.
— Боерыкның нәрсә икәнлеген мин яхшы беләм, доктор Хоскинс.
— Бик яхшы. Берәр нәрсә кирәк булса калса, сез һәрвакыт безгә сигнал бирә аласыз.
Ике ир кеше «Стасиотан чыгып китте.
Артына әйләнеп караса, мисс Феллоуз малайның сагаеп әүвәлгечә үзенә таба карап торуын күреп алды Малайның куркынган күз карашы бер генә секундка да аннан читкә юнәлмәде, ул мисс Феллоузның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп торды. Мисс Феллоуз кинәт үзенен ничек тә баланы тынычландырырга тырышканлыгын шәйләп алды. Ипләп кенә аның башына таба кулын якынайтты. Кулын малайның күз алдында тотарга тырышты. Шуның белән ул балага мин сииа бернинди начарлык эшләргә теләмим дигәнне аңлатырга тырышты.
Шулай итеп ул аның башыннан сыйпый алды.
Малай тагын телен шартлатып куйды.
— Кулга алырга буламы сине? — диде мисс Феллоуз.
Ул, ике кулын да сузып, тынып калды. Баланың кулы әкрен генә аның кулына таба якынлашты.
— Дөрес, — диде мисс Феллоуз, баш кагып.
Сузылган кулы мисс Феллоузның кулына бер дюйм чамасы гына калгач, баланың кыюлыгы кинәг юкка чыкты, һәм ул тиз генә кулын кире тартып алды.
— Ярар, соңыннан без тагып шулай итеп карарбыз әле. — диде мисс Феллоуз тыныч кына — Ятасын килмиме? — Ул караватка кулы белән шапылдатып алды. Малай иелде дә күз ачып йомганчы карават астына кереп тә китте.
Мисс Феллоуз иелеп карават астына карады. Карангыда ул уттай янган күзләр күрде, һәм шул чакны тагын тел шартлаткан тавыш ишетелде.
— Анда үзеңне тынычрак сизәсең икән, әйдә, йокла шунда карават астында,—диде мисс Феллоуз.
Ул йокы бүлмәсенең ишеген ябып куйды да өч бүлмәнең ин зуры- сына китеп барды. Аның өчен анда койка куелган иде; т\бә өстенә, аның таләбен үтәү йөзеннән, вакытлыча чатыр корылган иде
Күрше бүлмәдән ишетелергә мөмкин булган бер генә тавышны да ишетми калмыйм тагын дигән кебек, ул, теләсә дә, теләмәсә дә, үзен гел киеренке тоеп ятты һәм һич кенә дә йоклап китә алмады. Үз-үзен ул, бала өйдән чыгып китә алмаячак, дип ышандырырга тырышты, ләкин, шуна да карамастан, аның күңелен шикләнү корты кимерде.
Чыннан да малай куркыныч булса? Чын мәгънәсендә куркыныч булса? Юк, мөмкин түгел. Әгәр ул шундый куркыныч бала булса, Хоскинс аңа әйтми булдыра алмас иде, аның бер үзен генә калдырмас иде бала белән...
Үзенең куркуыннан көлеп, ул үз-үзен тынычландырырга тырышты. Нибарысы өч-дүрт яшьлек бала гына бит әле бу малай. Шулай да әгәр, йокыга киткәч, кинәт ул аңа һөҗүм итсә, тешләре, тырнаклары белән тешләргә, тырнарга тотынса?..
Мисс Феллоуз еш-еш сулу ала башлады. Барлык игътибарын туплап тыңларга тотынды һәм шул вакыт аңа ниндидер тавыш ишетелеп киткәндәй булды.
Теге бүлмәдә малай жылый иде.
Куркудан яисә ачудан кычкырмый, чыелдамый, бәлки, кайгыдан нишләргә белмәгән бәхетсез, ялгыз бала ничек жыласа, ул да шулай әкрен генә үксеп жылый иде.
«Бичара», — дип уйлады мисс Феллоуз һәм бала белән очрашуыннан соң беренче мәртәбә аның күңелен ихлас бер кызгану тойгысы өтеп алды.
Бала бит ул, шулай булгач, аның башы нинди формада булса да барыбер түгелмени? һәм ул теләсә нинди бала гына да түгел, ул ятим бала, һәм кешелек тарихында бер генә бала да аның кебек ятим булмаган. Моннан берничә мең ел элек аның атасы-анасы гына үлеп калмаган, бәлки кайчандыр аны чолгап алган барлык нәрсәләр дә мәңгегә юкка чыккан. Бик күптән узып киткән бер чор эченнән шундый тупас рәвештә тартып алынган ул бала — үзе кебек балалар арасында бөтен дөньяда бердәнбер жан иясе. Соңгысы һәм бердәнбере.
Мисс Феллоузның күңелен торган саен кызгану һәм үзенең каты бәгырьлелеге өчен уңайсызлану хисе били барды. Ул яткан урыныннан торды да күрше бүлмәгә юнәлде.
— Малай, малай, кил әле! — диде ул, пышылдап.
Ул инде карават астына кулын да сузмакчы булган иде, ләкин шундук аның күңеленә: әгәр тешләсә? дигән уй килде һәм ул баштагы уеннан кире кайтты. Ул сүрән генә яна торган утны кабызды һәм караватны читкәрәк этәрде.
Бичара бала, куркулы, күз яшь тулы күзләре белән мисс Феллоузга текәлгән килеш, тезләрен кочаклап, почмакта бөрешеп утыра иде.
Ярым караңгыда аның кыяфәте мисс Феллоузга алай ук куркыныч булып күренмәде.
— Мескенкәем, бичаракаем, — диде ул, сак кына аның башыннан сыйпап. Аның кулы кагылу белән, баланың бөтен тәне тартылып куйды, аннары әкрен генә йомшый башлады. — Бичара балакай. Бераз гына синең янда торырга буламы?
Туташ бала янына утырды да аның чәчләрен, чигәсен, кулларын сыйлады һәм шул ук вакытта авыз эченнән әкрен генә ниндидер ягымлы бер жыр көйләргә тотынды.
Аның җырлавын ишетеп бала башын калкытты һәм, үзе өчен бөтенләй ят булган авазлар белән кызыксынгандай, тонык ут яктысында шәфкать туташы иреннәренең кыймылдавын күрергә тырышты.
Малайның шулай- карап торуыннан файдаланып, мисс Феллоуз аны үзенә таба якынрак китерде һәм йомшак, ипле бер хәрәкәт белән,
әкренләп-әкренләп аның башын үзенең иңбашына якынайтты Кулла- рын аның аяклары астына тыкты, ашыкмыйча гына, салмак кына1 ба- ланы үзенең тезләре өстенә куйды. Шул ук жыр сүзләрен кабатлый-ка- < батлый, баланы кулыннан ычкындырмыйча, утырган жирендә тирбәлә < башлады. Малай әкренләп тынычлана барды, һәм озакламый аның ти- 2 гез генә тын алуын ишетеп, мисс Феллоуз аның йокыга киткәнлеген н аңлап алды. S
Бик саклык белән, әз генә дә тавышланмаска тырышып, ул баланы 2 урынга салды. Өстенә япты да игътибар белән аның йөзенә карап тора ° башлады йоклаганда баланың йөзе шундый тыныч иде, шундый са- 3 быйларча иде, — коточкыч ямьсезлеге дә аның ничектер күзгә үк таш- ♦ ланмый шикелле иде. я
Мисс Феллоуз жиңеләеп бер көрсенде дә ипләп кенә бала янына 2 йокларга ятты. =
йокы аралаш аңа кинәт кемдер үзен этеп жибәргәндәй кебек тоелды Ул уянып китте һәм коты алынудан чак-чак кына кычкырып жибәрмәде. Күзләрен зур ачкан килеш, малай аңа төбәп карап ята иде. Ничек итеп үзенең бу бала янына караватка килеп ятуын хәтерләү өчен мисс Фел- лоузга шактый вакыт кирәк булды. Малайдан күзен алмыйча, ул башта бер аягы, аннары икенче аягы белән әкрен генә идәнгә басты.
Өстән ябылмаган түшәм ягына тиз генә бер куркулы күз карашы ташлап алды да, караваттан бөтенләй торып китү өчен, барлык көчен жыеп, соңгы омтылыш ясамакчы булды.
Ләкин шул чакны малай кулын сузды, каты бармаклары белән аның иреннәренә кагылды һәм үзенчә ниндидер сүзләр әйтте.
Баланың кагылуын тоеп ул сискәнеп китте. Көн яктысында бала тел белән әйтеп булмас дәрәжәдә ямьсез иде.
Ул тагын нидер әйтте дә зур итеп авызын ачты һәм, кулы белән ымлап. үзенең авызыннан нидер акканын аңлата торган хәрәкәт ясады.
Мондый ымның мәгънәсен акларга тырышып, мисс Феллоуз унга калды. Аннары кинәт кычкырып жибәрде:
— Син минем жырлавымны телисеңме?— диде.
Малай, берни эндәшмичә, аның авызына карап торуында булды. Дулкынланудан бераз гына ялгыштырып мисс Феллоуз теге кичә төнлә жырлаган жырны көйли башлады. Шөкәтсез малай елмаеп жибәрде. музыка көенә килешсез генә селкенеп-селкенеп алды һәм шул ук вакытта көлүгә охшашлы ниндидер авазлар чыгарды.
— Бераз гына сабыр ит әле, — диде мисс Феллоуз. — Төзәтенеп алыйм әле. Хәзер, тиз генә... Аннары сина ашарга әзерләрмен.
Берничә секунд эчендә ул солы боткасы пешереп алды, ботканы өстәлгә китереп куйды да, кул изәп, баланы үзе янына чакырды.
Әллә малай аны аңлады, әллә ана ботка исе тәэсир итте, — шундук ул караваттан төште.
Мисс Феллоуз аны кашык белән ашарга өйрәтмәкче булып карады, ләкин бала куркып кинәт читкә тайпылды. «Хәзергә ярап торыр, алда әле безнең вакыт күп», дип уйлады мисс Феллоуз. Тик шулай да ул малайның боткалы тәлинкәне авызына күтәреп ашавын таләп итте. Малай буйсынырга мәжбүр булды. Ботканың күп өлеше авызына эләксә дә, ул аны түгеп, пычранып бетте.
Мисс Феллоузның гажәпләнүенә каршы, бала туалетны бик жине.т үзләштерде. Ул аның нәрсә кушканын бик тиз аңлап алды. Мисс Феллоуз жннел сулап куйды.
— Менә бу әйбәт малай, менә бу акыллы малай! — дип сөйләнде ул, баланын башыннан сыйпан.
һәм бала аңа елмаеп җибәрде. Туташның искәрмәстән күңеле күтәрелеп китте.
Шул ук көнне төштән соң матбугат вәкилләре килде. Алар ачык ишеккә аппаратларын җайлап куйган арада, мисс Феллоуз баланы кулына алды. Малай яратып аның күкрәгенә елышты. Тирә-яктагы ыгы- зыгыга ул куркып, шикләнеп карады һәм кинәт кычкырып җибәрде, ләкин, шуңа да карамастан, туташка аны бары тик бер ун минуттан соң гына күрше бүлмәгә алып чыгарга рөхсәт иттеләр
Мисс Феллоуз ачудан кызарынып тиз арада кире әйләнеп килде һәм монда уздырган унсигез сәгать вакыт эчендә беренче мәртәбә курчак өйдән тышка чыкты.
— Минемчә, бүгенгә җитеп торыр. Баланы инде тиз генә тынычлан-дырып булмаячак. Барыгыз, китегез моннан, — диде ул.
— Ярар, ярар, — диде «Таймс һеральд»тан килгән джентельмен.— Ул соң чыннан да неандерталь баласымы, әллә бу берәр төрле хәйлә генәме?
— Монда бернинди алдау юк, — дип кычкырды Хоскинс каяндыр арттан. — Бу бала чыннан да Homo neanderthalensis.
— Кызмы, малаймы ул?
— Ул—маймыл-малай,— диде «Ньюс»тан килгән джентельмен, сүзгә катышып. — Әле генә безгә маймыл баласы күрсәттеләр. Үз-үзен ничек тота ул, туташ?
— Дөньядагы барлык кечкенә малайлар үзләрен ничек тотсалар, ул да шулай тота, — диде мисс Феллоуз, үртәлеп. Бу джентельмен алдында ул баланы якларга кирәк тапты —Аннары, ул маймыл баласы түгел. Аның исеме бар. Ул... Тимоти, Тимми. Ни генә эшләмәсен, аның барлык эше, кыланышы тулысынча нормаль.
Тимоти дигән исемне ул аңа бөтенләй уйламаганда тапты.
— Тимми — маймыл-малай, — диде «Ньюс»тан килгән джентельмен һәм, соңыннан билгеле булганча, бөтен дөньяга ул нәкь шул исем белән танылды.
— Әйтегезче, доктор, киләчәктә нишләргә уйлыйсыз бу маймыл бе-лән?— диде «Глоб»тан килгән джентельмен, Хоскинска мөрәҗәгать итеп.
Хоскинс иңбашларын җыерып куйды.
— Минем иң беренче бурычым аны безнең чорга күчерергә мөмкин икәнлеген исбат итү иде. Ләкин, минемчә, аның белән антропологлар да, физиологлар да кызыксыначак. Безнең күз алдындагы бу бала — үсеше буенча хайван белән кеше арасындарак торган җан иясе. Бу бала буенча без әле үзебез турында, борынгы ата-бабаларыбыз турында бик күп нәрсәләр белә алырбыз дип ышанырга кирәк.
— Сез аны монда озак тотарга уйлыйсызмы инде?
— Аны өйрәнү өчен күпме вакыт кирәк булса, шулкадәр тотачакбыз. Шуның өстенә, тәҗрибәләр тәмамлангач та әле аны күпмедер вакытка монда калдырырга туры киләчәк. Тәҗрибә өчен, ихтимал, шактый вакыт кирәк булыр.
— Сез аны бу өйдән алып чыга алмыйсызмы? Өйдән алып чыгып булса, ул чагында без телевизион аппаратураны җайлап куяр идек тә менә дигән тамаша әзерләр идек.
— Кызганычка каршы, бу бала «Стасис»тан чыга алмый.
— Нәрсә ул «Стасис»?
— Аны аңлатып тору бик күп вакытны алыр дип куркам, джентельменнар, — диде Хоскинс, елмаеп —Кыскача гына әйткәндә, мәсьәлә шуңа кайтып кала: «Стасис»та без аңлый торган вакыт юк. Бу бүлмәләр гүя күренми торган тышча белән капланган һәм аларның безнең тормышка, чынбарлыкка бернинди катнашы юк. Менә шуңа күрә дә әлеге баланы вакыт эченнән тартып алыога мөмкин булды да.
— Гуктагыз әле. — диде «Ньюс»тан килгән джентельмен, Хоскянс- ның сүзен бүлеп. Докторның аңлатмалары аны ничектер канәгатьләндереп җиткерми иде бугай. — Туктагыз әле, нәрсә булмаганны сөйлисез сез? Бит туташ җиңел генә өйгә кереп-чыгып йөри.
— Туташ кына түгел, сезнең теләсә кайсыгыз өйгә кереп чыга ♦
ала-— диде Хоскинс илтифатсыз гына. — Сез вакыт көче сызыкларына с янәшә хәрәкәтләнәчәксез һәм моңа карап кына энергия сизелерлек дә- < рәҗәдә кимемәячәк тә, артмаячак та. Бала исә монда бик ерак чордан < китерелгән. Аның хәрәкәт итү юлы көч сызыкларына аркылы туры кил- л де, шуңа күрә дә ул вакыт потенциалы алды. Аны бүгенге чынбарлык- ” ка, бүгенге вакытка күчерү өчен безнең барлык энергияне һәм шулай н ук. ихтимал, Вашингтон шәһәре энергиясе запасларын тулысынча са- 2 рыф итәргә туры килер иде. Без малай белән китерелгән барлык чүп- | чарны да сакларга мәҗбүр булдык һәм без ул чүп-чарны моннан әк- ренләп-әкренләп кенә юкка чыгара барачакбыз*. ♦
— Бүген кичен сез интервью бирә аласызмы? — диде «Таймс һе- § ральд» вәкиле. — Сезнең интервьюны без барлык каналлар -буенча § тапшырачакбыз.
— Булыр дип уйлыйм, —диде Хоскинс, ашыгып.
Икенче көнне иртән Хоскинсның йөзе шатлыктан кояштай балкый м иде.
— Интервью уңышлы чыктымы соң? — диде мисс Феллоуз.
— Искиткеч шәп булды. Теге... ни... Тимминең хәле ничек?
Аның малайны исеме белән атавын ишетеп, мисс Феллоуз гаҗәпләнеп китте.
— Хәле бик әйбәт. Тимми, кил әле монда. Бу әйбәт абый, ул сиңа тими.
Ләкин Тимминең күрше бүлмәдән чыгасы килмәде. Ишек артыннан аның бөдрә чәчләре генә күренә һәм әледән-әле куркынган карашлы сыңар күзе генә елтырап-елтырап китә иде
— Мондагы шартларга малай искиткеч тиз күнегә. Беләсезме, ул чынлап та бик башлы күренә.
— Сезнең шуңа исегез китәме?
— Әйе. Баштарак мин аны маймыл баласы диебрәк уйлаган идем, — диде мисс Феллоуз, беравык икеләнеп торганнан соң.
— Кем генә булмасын, хәзергә ул безнең өчен бик күп файдалы эшләр эшләде «Стаоис Инкорпорей'тэд»ның данын күтәреп җибәрде бит ул. Хәзер инде без телгә кердек, мисс Феллоуз, телгә кердек!
Күрәсең, доктор Хоскинсның күңелендә ташыган шатлык хисен кем белән булса да, хәтта мисс Феллоуз белән булса да уртаклашасы килә иде.
— Ничек итеп ул безгә дан китерә алды соң? — дип сорады мисс Феллоуз.
Хоскинс, кулларын кесәсенә тыгып, сөйләвең дәвам итте:
— Ун ел буена эшләү дәверендә безнең кесә шактый такырайган иде. Безгә акчаны каян туры килсә, шуннан алырга, чын-чынлап тиенләп җыярга туры килә иде. Бу тәҗрибәне тормышка ашыру өчен без башка максатларга билгеләнгән акчаларны тоттык. Без аны бернинди рөхсәтсез файдаландык. Әгәр тәҗрибә барып чыкмаган булса, мин инде күптән бөлгән булыр идем.
— Шуңа күрә дә өйнең түшәме юкмыни?—диде мисс Феллоуз, аны сүзеннән бүлдереп.
— Нәрсә дисез?
— Өйнең түшәмен ябарга акчагыз җитмәдемени димен!
— Ә! Беләсезме, аның сәбәбе акча җитмәү генә түгел. Дөресен әйткәндә. без неандерталь кешенең яшен төгәл ген» билгели алмадык. Бездән бик ерак вакыт белән аерылган объектларның үзенчәлекләрен
төгәл билгеләүдә безнең мөмкинлекләр әлегә бик чикле һәм ул кешенең бик зур гәүдәле, кыргый холыклы булуы ихтимал иде. Ул чагында инде безгә аның белән читлеккә ябылган хайваннар белән эш иткән кебек эш итәргә туры килер иде.
— Шикләнер урын калмагач, хәзер инде түшәмне яптырып алырсыз дип уйларга кирәк.
— Хәзер була- Хәзер безнең акча күп. Безгә мөмкин булган һәртөрле чыганактан акча вәгъдә итәләр. Бик шәп нәрсә бу, мисс Феллоуз.— Доктор Хоскинсның киң йөзеннән бер генә секундка да елмаю билгесе югалып тормады.
Шул көннән бирле мисс Феллоуз үзен «Стасис Инкорпорейтэд» ак-ционерлар җәмгыятенең аерылмас бер кисәге итеп тоя башлады. Ана кечерәк бер кабинет бирделәр, кабинет ишегенә аның исеме язылган кечкенә такта беркеттеләр. Кабинет «Стасис»ның мисс Феллоуз «курчак өй» дип йөрткән камерасына якын гына иде. Хәзер инде ана беренче көннәрдәгегә караганда күбрәк түли башладылар, курчак өйнен. ниһаять, түшәмен яптылар, эчке җиһазларын яхшырттылар.
Мисс Феллоуз Тиммигә шулкадәр ияләшеп китте, — инде ул анын ямьсезлеген бик үк күрми дә башлады.
Тик бер генә нәрсәгә күнегә алмады. Ул да булса—фәнни тәҗрибәләргә катнашу иде. Ул никадәр читтә калырга тырышса да. торган саен үзен бу тәҗрибәләргә шәхси җаваплы итеп тоя башлады һәм еш кына аңа физиологлар белән ачыктан-ачык ызгышырга туры килде.
Бер көнне алар янына Хоскинс килеп керде. Бу вакытта мисс Феллоуз шундый ярсыган иде. — үзен-үзе белештермичә, дошманнарын үтереп ташлый алыр шикелле иде. Аларның бернинди хаклары юк бит‘ Аларның хакы юк! Ул бала хәтта неандерталь чоры баласы булса да, барыбер хайван түгел, ул — кеше!
Ул, Тимминең үксүен ишеткән хәлдә, ярсуыннан шартлар дәрәҗәгә җитеп, ачык ишектән физиологларның нишләүләрен күзәтеп тора иде. Кинәт үзе янында басып торган Хоскинсны күреп алды. Хоскинс монда күптән инде басып тора иде, ахрысы.
— Керергә буламы? —диде Хоскинс.
Сүзсез генә ым кагып, мисс Феллоуз тизрәк Тимми янына ашыкгы. Бала шундук аның күкрәгенә елышты һәм кечкенә ябык куллары белән аны кочаклап алды.
— Мин сезгә катгый рәвештә әйтәм, доктор Хоскинс: Тимми белән шулай кыланырга аларның бернинди хаклары юк. Кайчандыр сез мина әйткән идегез: Тимминең табылуы «Стасиока җан кертеп җибәрде дигән идегез. Әгәр сезнең күңелегездә балага карата тамчы кадәр генә рәхмәт тойгысы булса да. ул бичараны алардан коткарырга тиешсез... һич югы ул үсеп, үзе аңлар дәрәҗәгә җиткәнче булса да... Аларнын кылаңышларыннан сон ул тынычлап йоклый алмый, төне буе саташып, ыңгырашып чыга. Мин сезне алдан ук кисәтеп куям: моннан сон мин аларны монда кертмәячәкмен! (Мисс Феллоуз үзенең кычкыра башлаганлыгын аңлап алды, әмма ул үз-үзен тыеп тотар дәрәҗәдә түгел иде инде.)
— Аның неандерталь баласы булуын мин бик яхшы аңлыйм.— диде ул бераздан тынычрак тавыш белән, — ләкин күп кенә нәрсәдә без аларга бәя биреп җиткермибез. Неандерталь чоры кешеләрнең үз культуралары булган, алар яшәгән чорда кешенең кайбер бөек ачышлары ясалган. Мәсәлән, алар кыргый хайваннарны кулга ияләштергәннәр. тәгәрмәчне, тегермән ташларының берничә төрен уйлап тапканнар Аларның, һичшиксез, рухи таләпләре дә булган. Мәетне күмгәндә алар
үлгән кешенең әйберләрен кабердә күмеп калдырганнар. димәк, алар теге дөньяда да тереклек бар дип белгәннәр. Шуңа нигезләнеп, алар- нын ниндидер дине булган дигән нәтнжә ясарга мөмкин. Менә шу.тар- ның барысы да Тиммнгә карата кешечә мөнәсәбәт булырга тиешлеге турында сөйләмимени?
Мисс Феллоуз яратып Тиммнне аркасыннан чәбәкләп алды да аны бүлмәгә уйнарга кертеп җибәрде. Ишек ачылгач. Хоскинс, бүлмәдәге < бик күп уенчыкларны күреп, шактый гаҗәпкә калды. Ул елмаеп куйды <
— Бичара бала ул уенчыкларга тулысымча лаек. — диде мисс Фел- s лоуз, уз-үзен акларга җыенган сыман —Аның бар нәрсәсе шул уенчык- 2 лар. Ул аларны монда кичергән һәртөрле газаплары белән эшләп ала. £
— Юк. юк. мин аның курчакларына һич тә каршы түгел.— диде § Хоскинс —Мин бары бер нәрсә турында гына уйлап куйдым теге ва- | кытта мин сезгә неандерталь баласын көчләп диярлек таккан чакта сез шундый ризасыз идегез. Шуннан бирле никадәр үзгәреш! ♦
— Минемчә, мин ул кадәр ук ризасыз түгел идем, —диде мисс Фел- § лоуз әкрен генә.
— Сезнеңчә, ничә яшь булыр ана. мисс Феллоуз? — диде Хоскинс. » сүзне икенчегә борып.
— Төгәл генә сезгә берни әйтә алмыйм, чөнки без неандерталь ке- 5 шеләрнең үсешен күз алдына китерә алмыйбыз.— диде мисс Фелло- с уз. — Буена карап фикер йөртсәк, ана өч яшьтән артык биреп булмый < Хәзерге вакытта физиологлар ясый торган төрле «тәжрнбә»ләрне исәпкә алсак, ул инде күптән үсүдән туктаган булырга мөмкин. Әгәр дә инде анын инглиз телен ничек өйрәнүенә карап фикер йөртсәк, апа дүрт яшьтән артыграк биреп була.
— Шулаймыни? Нишләптер мин сезнең язмаларда аның сөйләргә өйрәнүе турында бер сүз дә очратмадым.
— Миннән башка ул беркем белән дә сөйләшмәячәк.. һич югы хәзерге вакытта. Ул һәркемнән курка, һәм монда гаҗәпләнер урын да юк Мәсәлән, ул берәр төрле ашамлык сорый ала. Үзенең теләсә нинди теләген белдерә һәм мин әйткән барлык нәрсәне диярлек төшенә ала Хәер, анын аң үсеше тукталып калырга да мөмкин. (Соңгы сүзләрне әйткәндә мисс Феллоуз, эчке бер киеренкелек белән. Хоскинснык йөзендәге үзгәрешкә карап, бу мәсьәләне үзенең тиешле вакытында куз- гатканмы-юкмы икәнлеген белергә тырышты.)
— Ник?—диде Хоскинс.
— һәрбер балага билгеле бер стимуляция кирәк, ә Тимми монда ябылудагы кебек яши Аның өчен мин көчемнән килгәннең барын да эшлим, ләкин мин бит һәрвакыт анын янында була алмыйм, аннары, мин ана кирәк булганның барын да бирә алмыйм. Мин сезгә ШУНЫ әйтергә телим, доктор Хоскинс: ул икенче бер бала белән уйнарга тиеш.
Хоскинс әкрен генә башын кыйшайтты
— Кызганычка каршы, бездә андый бала бер генә. Бичара бала
Аның авызыннан мондый сүз ишетеп мисс Феллоуз шундук йомшап калды.
— Сез бит Тнммине яратасыз, әйеме?— диде ул. Тагын икенче бер кешенен бу баланы яратуын күрү аның өчен бер шатлык иде.
— Әлбәттә,— диде Хоскинс, бераз гына үз-үзен онытып, һәм ШУЛ чакны мисс Феллоуз аның күз карашында арыганлык билгесе күреп калды.
Мисс Феллоуз үзенең планын азагына кадәр җиткерү турында уеннан ШУНДУК баш тартырга мәҗбүр булды.
— Сез бик арыган кебек күренәсез, доктор Хоскиис. — диде ул ихлас бер теләктәшлек белән.
— Шулаймы3 Шаг күңелле булып күренү өчен миңа шактый көч куярга туры киләчәк.
—■ Бик риза, доктор Хоскинс, — диде мисс Феллоуз, елмаеп.
Икенче көнне Хоскиис ачык йөз белән нәкъ әйтелгән вакытка килеп житте. Мисс Феллоуз Тиммигә иртәнге ашның кайдалыгын аңлатты һәм аның кайдан нәрсә алып ашарга- кирәклеген белүенә тагын бер кат ышангач, мин тиздән кайтырмын дип, ашыгып саубуллаша башлады.
Хоскиис туташны бинаның яңа бер өлешенә алып китте. Мисс Фел- лоузның әле беркайчан да анда булганы юк иде.
— Хайваннар, үсемлекләр, минераллар... — дип сөйләнде Хоскинс кичәге кебек.—Хайваннар менә монда — алар безнең иң кызыклы экс-понатлар.
Бинаның эчке өлеше бөтенләе белән бүлмәләргә бүленеп беткән иде, һәм ул бүлмәләрнең һәркайсы «Стасис» камерасы булып исәпләнә иде. Мисс Фел- лоузны Хоскинс шул бүлмәләрнең берсенә, пыяла тәрәзә янына алып килде. Мисс Феллоуз эчкә күз ташлады. Беренче булып аның күзенә күренгән жан иясе баштарак ана өсте тәңкә белән капланган койрыклы тавык сыман бер нәрсә булып тоелды. Ул тавык сыман нәрсә, матур башын жнтез генә як-як- ка боргалап, ике арык аягында селкенгәләп, камера буенча йөреп тора иде. Аның башында әтәч кикриген хәтер-ләткән сөяк оры тырпаен тора иде. Кыска алгы аякларының бармак сыман үсентеләре бер өзлексез бер кысыла, бер языла иде.
— Бу безнең ди-нозавр, — диде Хос-кинс.— Ул инде монда берничә ай яши. АныН белән кайчан аерылы-шырга туры килер — һич әйтә алмыйм,
— Минемчә, «Стасис Инкорпорейтэдэның күп эше сезгә бер генә минутка да тынгылык бирми.
— Сез хаклы. Анда тагын хайваннар, үсемлекләр, минераллар бар.. Карагыз әле, мисс Феллоуз безнең экспонатларны күргәнегез дә юктыр әле сезнең?
— Дөресен әйткәндә, юк. Кызыксынмаган өчен түгел. Соңгы вакытта минем эшләрем куп булды.
— Хәзер инде сезнең вакытыгыз бар, — диде Хоскинс, кинәт кенә кабул ителгән эчке бер карарга буйсынып, күрәсең. — Иртәгә иртән сәгать унберләрдә мин сезнең янга керермен, барысын да үзем күрсәтермен. Ризамы?
— Динозавр?
— Ә сез ниндидер коточкыч зур нәрсә күрмәкче булган идегезме?
Мисс Феллоузның бит очларында чокырлар барлыкка килде.
— Минемчә, кайберәүләр аларны нәкъ шундый коточкыч зур нәрсә
шеп күз алдына китерәләр. Мин. мәсәлән, кайчандыр, кечерәк гәүдәле динозаврларның да яшәгәнлеген белә.м. ♦
— Без менә шушындый кечкенә гәүдәле динозаврны табарга тырыш- = тык та. Кагыйдә буларак, аны һәрвакыт тикшереп торалар, ләкин хәзер күрәсең, аңа бераз ял биргәннәр. Аның ярдәмендә шактый кызыклы ~ ачышлар ясалды. Мәсәлән, аны бөтенләй үк салкын канлы хайван дип п әйтеп булмый. Ул үзенең тән температурасын тирә-як температурасын- « нан югарырак тота ала. Дөрес, аның бу сәләте бик үк камил түгел. & Кызганычка каршы, бу ата динозавр. Аны монда тартып чыгарганнан § бирле без бертуктаусыз икенче бер динозаврны — монысында инде ана 3 хайванны эзлибез. Ләкин әлегә тикле уңышка ирешә алганыбыз юк.
— Нигә кирәк ул сезгә ана динозавр?
Хоскинсның күз карашында ачыктан-ачык мыскыл чагылып китте о
— Ана динозавр булса, ул чагында без аталандырылган күкәй ала 2 алган булыр идек. Аннары инде динозавр балаларын да күрергә < насыйп булыр иде.
— Әйе шул.
Мисс Феллоузны Хоскинс трилобитлар бүлегенә алып килде.
— Әнә ул кеше — Вашингтон университеты профессоры Дуэйн, — 4 диде Хоскинс. — Ул атом-төш химиясе белгече. Хәтерем ялгышмаса, ул су кислородындагы изотопларның нидән гыйбарәт булын тикшерә.
— Нинди максат белән?
— Ул тикшерә торган су — җир йөзендә кеше барлыкка килгән чордагы су. Ни генә бумасын, ул суның яше кимендә ярты миллиард ел исәпләнелә. Әгәр без ул суның изотопларындагы матдәләрне белә алсак, шул ерак чордагы океаннарның да температурасын белә алачакбыз. Дуэйн yie трилобитлар белән кызыксынмый, аларны бүтән галимнәр тикшерәләр. Ул галимнәрнең эше рәхәт, аларга бары скальпельләр белән микроскоплар гына кирәк. Дуэйнга исә һәрбер тәҗрибә өчен катлаулы масспектограф җайлап куярга туры килә.
— Ник? Башкача булдыра алмыймыни?
— Юк, булдыра алмый. Аңа бу бинадан бер әйбер лә алып чыгарга ярамый.
Монда шулай ук дөньядагы иң беренче үсемлекләрнең үрнәкләре дә. кыя китекләре дә җыйналган иде. Болар теге Хоскинс әйткән үсемлекләр һәм минераллар иде. һәрбер экспонат янында тикшеренүче галимнәр кайнаша иде. Боларның барысы да актив фәнни эш үзәгенә әйләнгән, кинәт җанланып киткән ниндидер музейны хәтерләтә нде.
— Боларга турыдан-туры сез җитәкчелек итәсезме, доктор Хоскинс?
— Юк. мисс Феллоуз, аллага шөкер, минем карамакта хезмәткәрләр җитәрлек. Мине мәсьәләнең бары теоретик ягы гына: вакытның эчтәлеге, вакыт ераклыгында яткан объектларны мезон ярдәмендә табә белү һәм шуның ише нәрсәләр генә кызыксындыра. Шуларнын барысын дә мин ун мең елдан да якынрак вакыт эчендә яткан объектларны таба алу методына бик теләп алыштырган булыр идем. Әгәр дә без җир йөзендә кеше барлыкка килгән чорга үтеп керә алсак...
Шул чакны ерактагы бер камерадан килгән ниндидер шау-шуны ишетеп, ул сүзеннән туктап кәлды. Анда кемдер нечкә тавыш белән нидер кычкырына иде. Хоскинсның чырае бозылып китте һәм ул берике сүз белән генә гафу үтенде дә ашыгып әлеге тавыш килгән якка китеп барды.
Мисс Феллоуз йөгереп диярлек аның артыннан иярде.
— Миңа тәҗрибәмнең иң әһәмиятле өлешен тәмамларга кирәк икәнлеген аңламыйсызмыни сез?—дип кычкыра иде кызыл битен сирәк сакал-.мыек әйләндереп алган олы яшьләрдәге бер кеше. Эш халатына «С. И.» («Стасис Инкорпорейтэд») дигән хәрефләр чигелгән, баштанаяк формалы кием кигән хезмәткәр, Хоскинска мөрәҗәгать итеп:
— Профессор Адемевскийга башта ук: бу экспонат монда бары ике генә атна торачак дип әйтелгән иде, —диде.
— Тәҗрибәм күпме вакытка сузыласын мин ул чакта белмәдер мин әүлия түгел! —дип кычкырды Адемевский, ярсып.
— Сез бит беләсез инде, профессор, безнең бинаның мәйданы бик чикләнгән,—диде Хоскинс. — Шуңа күрә без үзебез,дәге үрнәкләрне әледән-әле алыштырып торырга мәжбүрбез. Бу халькопирит кисәге каян китерелгән булса, шунда кире илтеп куелырга тиеш. Галимнәр яңа экспонатлар көтәләр.
— Нишләп мин аны үз карамагыма ала алмыйм? ААина аны мон» нан алып китәргә рөхсәт итегез!
— Мөмкин түгел икәнлеген сез инде беләсездер дип уйлыйм.
— Сез шушы халькопирит кисәген, биш килолы шушы минерал кисәген кызганасызмы? Ник?
— Сез аны моннан алып китсәгез, бик күп энергия юкка чыгачак. Ул безгә бик кыйбатка төшәчәк! Бу турыда сез бик яхшы беләсез,— диде Хоскинс, үртәлеп.
— Беләсезме, доктор Хоскинс, — диде хезмәткәр, аларның сүзен бүлдереп, — билгеле кагыйдәләр булуына да карамастан, профессор минералны үзе белән алып китәргә маташты. Мин, профессорның камера эчендә икәнлеген белмичә, чак-чак кына «Стасис»ны өзми калдым.
Беразга барысы да тынып калды. Хоскинс галимгә таба борылды да салкын гына:
— Дөресме, профессор? — диде.
Адемевский уңайсызланып йөткеренеп куйды.
— Ни... мин аны берәр төрле зыян ясар дип уйламадым...
Хоскинс кулын күтәрде дә камераның тышкы стенасында асылынып торган шнурны тартып җибәрде.
Шушы вакытта әлеге шау-шуны тудырган, ләкин берние белән дә аерылып тормаган ташны кызыксынып караучы мисс Феллоузның кинәт тыны кысылып куйды: таш аның күз алдында юкка чыкты. Камера бушап калды.
— Кызганычка каршы, профессор, сезгә «Стасис»тагы төрле объектларны тикшерү өчең бирелгән рөхсәт кәгазе моннан соң бөтенләйгә юкка чыгарыла, — диде Хоскинс һәм каршы сөйләп маташкан профессорга арты белән борылды да, ярсудан әле булса агарынып мисс Феллоузга:
— Сез минем белән ашарга барудан баш тартмассызмы? — диде.
* * *
Мисс Феллоузны Хоскинс кафетерийның администрация әгъзалары өчен билгеләнгән бүлегенә алып керде.
— Доктор Хоскинс, мондый күңелсез хәлләр монда еш буламы? — диде мисс Феллоуз, кулына чәнечке алып.
— Юк,—диде Хоскинс көчәнеп кенә,— мондый хәл әле беренче мәртәбә булды.
— Бер вакытны сез миңа әйткән идегез бугай: камерадан әйбер алып чыгу бик күп энергияне юкка чыгара дигән идегез.
— Бик дөрес. Ярты секунд чамасы вакыт эчендә без бер еллык энергиядән колак каккан булыр идек. Шулкадәр энергияне югалту безне узган вакыт тирәнлегенә үтеп керү планнарын тормышка ашырудан берничә елга баш тартып торырга мәҗбүр итәр иде. Профессор
мәсьәләсенә килгәндә, таш кисәге белән бергә ул үзе дә туп-тур ы плиоценга олаккан булыр иде һәм без ташны кайсы чордан алган булсак, нәкъ шул чорга барып төшкән булыр иде.
— Кит аннан!
— Ләкин профессорның язмышы мине әз генә дә борчымын: шун
дый нәрсә эшләр дәрәжәдә ахмак булган икән, китә бирсен! Моннан <> соң яхшы сабак булыр иде. Ләкин күз алдына китерә аласызмы — - аиын юкка чыгуы бөтен дөньяга билгеле булса, беләсезме, кешеләргә ни- 2 чек тәэсир итәр иде ул! Безнең тәҗрибәләрнең шундый куркыныч хәл- 2 ләргә китерүен белсәләр, безгә акча бирүне шундук туктаткан булырлар п иде. “
Хоскинс мәгънәле генә итеп бармакларын шартлатып куйды һәм g караңгы чырай белән алдындагы ашамлыкка сузылды.
— Сез аны кире кайтара алмас идегезме? — диде мисс Феллоуз — = Башта теге ташны ничек табып алган булсагыз, шул ук ысул белән кайтарып булмас идеме?
Юк, чөнки кире озатылган әйбер икенче мәртәбә табылмый әгәр о алдан ук аның белән киләчәктә элемтә тоту күздә тотылмаган булса . f Бу очракта исә андый элемтә күздә тотылган дип әйтергә безнең бер- 5 нинди нигезебез юк. а
— Әйберләрне шулай узган чордан хәзерге чорга, хәзерге чордан “ узган чорга күчерү тарих агышын үзгәртмиме? — диде мисс Феллоуз. =
Хоскинс иңбашларын жыерып куйды
— Мәсьәләгә теория ноктасыннан якын килсәң, сезнең сорауга уңай жавап бирергә туры килер иде. ләкин чынында, кайбер гадәттән тыш хәлләрне исәпкә алмаганда, тарих үсеше өчен моның бернинди әһәмияте юк. «Стасиотан без һәрвакыт ни дә булса алып ташлый барабыз. Әйтик, һава молекулалары, бактерияләр, тузаннар. Без файдалана торган энергиянең ун процент чамасы менә шундый югалтуларны каплауга китә. Ләкин чагыштырмача зуррак әйберләрне бер чордан икенче чорга күчерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән үзгәрешләр дә тиз арада бетә бара.
— Табигатькә китергән зыянны табигать үзе бетерә бара димәкче буласызмы?
— Билгеле бер дәрәжәдә шулай. Ләкин әйберләрне узган чордан бүгенге көнгә яисә бүгенге көннән узган чорга күчерсәк, ул чагында сизелерлек дәрәжәдә зыян киләчәк. Әгәр дә без берәр гади кешене күчерсәк, яра әле үзеннән-үзе төзәлергә дә мөмкин. Көн саен без Авраам Линкольнны, яисә Мөхәммәтне, яки Цезарьны бүгенге көнгә күчерүне сорап язган бик күп хатлар алабыз. Без. әлбәттә, аларның сүзен тыңлый алмыйбыз. Хәтта аларны эзләп тапсак та, кешелек тарихының үсешендә шундый зур урын то!кан кешеләрне бер чордан икенче чорга күчерү чынбарлыкка коточкыч зур зыян китергән булыр иде. һәм ул кадәр зыянны берни белән дә бетереп булмас иде. Без теге-бу объектны бер чордан икенче чорга күчерүнең тарих үсешенә ни дәрәжәдә тәэсир иткәнлеген билгеләү өчен тиешле математик исәпләүләр ясыйбыз һәм моның аерым методлары бар. Без соңгы чиккә якынлашмас өчен барлык көчебезне куеп тырышабыз.
— Димәк. Тимми... — диде мисс Феллоуз, сүзгә башлап
— Бу мәсьәләдә аның эшләре әйбәт. Чынбарлыкка бернинди куркыныч юк. Шулай да... —доктор Хоскинс мисс Феллоузга тиз генә сынаулы бер күз карашы ташлап алды — Юк, берни юк. Кичәгенәк сез Тиммигә балалар белән аралашырга кирәк дигән идегез бугай.
— Әйе, — диде мисс Феллоуз, куанычлы елмаеп —Мин сезне һич тә минем үтенечемә игътибар иткәнсездер дип уйламаган идем
— Ник? Мин күңелемдә балага карата иң жылы хисләр саклыйм һәм сезнең ана булган мөнәсәбәтегезне чын күңелдән хуплыйм Ләкин,
никадәр генә изге теләктә булсак та, Тиммигә без беркаян да аның яшьтәшен таба алмыйбыз,
— Таба алмыйбыз? — диде мисс Феллоуз, каушап.
— Мин бит сезгә әле генә аңлаттым. Аның яшендәге икенче неан-дерталь баласын табарга безнең өметебез юк. Андый гадәттән тыш уңышка ирешүне без башыбызга да китерә алмыйбыз.
— Ләкин сез мине дөрес аңламагансыз, доктор Хоскинс, — диде мисс Феллоуз, кашыгын бер читкә куеп, кискен генә. — Мин һич тә сезнең тагын бер неандерталь баласын безнең чорга күчерүегезне теләмим. Моның мөмкин түгеллеген мин бик яхшы аңлыйм. Ләкин Тимми белән уйнарга «Стасис»ка икенче бер баланы алып килергә була бит.
— кеше баласынмы? — диде Хоскинс, шаккатып,
— Башка баланы, — диде мисс Феллоуз һәм шул чакны ул Хоскинс- ка карата булган ялкынлы тойгысының дошманлык тойгысы белән алышынганлыгын сизде. — Тимми — кеше бит!
— Бу турыда минем уйлап та караганым булмады.
— Ник? Ник сез нәкъ шул турыда уйламадыгыз? Моның нинди начарлыгы бар? Сез баланы аның чорыннан тартып алдыгыз, аны мәңге ябылуда яшәүгә дучар иттегез, шулай булгач, нишләп әле сез әз генә булса да аның алдында үзегезне бурычлы санамыйсыз? Доктор Хоскинс, әгәр дә бу дөньяда биологик сыйфатлардан башка барлык күрсәткечләр буенча кем дә булса аның атасы булып исәпләнә алса, ул кеше — сез. Шулай булгач, ник сез аның өчен шундый кечкенә яхшылыкны да эшләргә теләмисез?
— Мин аның... атасы? — диде Хоскинс, өстәл яныннан ничектер уңайсыз гына кузгалып. — Әгәр сез каршы килмәсәгез, мин сезне кире «Стасиожа озатып куярмын, мисс Феллоуз.
Алар кире курчак өйгә кайттылар. Берсе дә бер сүз эндәшмәде.
* * *
Очраклы гына бер-берсенә күз төшереп алуларны исәпләмәгәндә, мисс Феллоуз шактый вакыт Хоскинс белән очрашмады. Менә бер вакыт көтмәгәндә курчак өй янында докторның тавышы ишетелеп китте — ул туташны үзе янына чакыра иде.
Формалы халат якаларын, итәкләрен төзәткәләп, ашыгып, мисс Феллоуз өйдән чыкты һәм каршысында урта буйлы зифа бер хатын- кызны күреп, уңайсызланып, кинәт туктап калды. Аксыл чәчле, ак чырайлы булганга, бу хатын ничектер хәлсез шикеллерәк күренә иде. Хатынның күлмәк итәгенә ныгытып тотынган көе, түгәрәк битле, зур күзле өч-дүрт яшь чамасындагы бер бала басып тора иде.
— Кадерлем, менә бу мисс Феллоуз, малайны караучы шәфкать туташы,—диде Хоскинс.—Мисс Феллоуз, минем хатын белән таныш булыгыз.
Мисс Феллоуз, үз-үзен мәҗбүр итеп, хатын белән тыныч кына, иркен генә исәнләште.
— Хәерле көн, мисис Хоскинс. Бу сезнең... малаймы?
— Әйе, бу минем улым Җерри, —диде Хоскинс. — Җерри, исәнләш мисс Феллоуз белән.
(«Бу» сүзенә җиңелчә генә басым ясап әйтте түгелме соң ул? Шуның белән ул аңа: бу — неандерталь баласы түгел, минем улым дигәнне сиздерергә теләмәде микән?)
Җерри, әнисенең итәгеннән ычкынырга теләмичә, бераз гына алга атлады да, авыз эченнән мыгырданып исәнләшү сүзләре әйтте. Мисис Хоскинс, үзен бик нык кызыксындыра торган берәр нәрсәне күрмәкче булган сыман, үрелеп, мисс Феллоузның җилкәсе аша ничек тә бүлмә эчен күрергә тырышты.
— Әйдәгез, алайса, «Стасиока керик, — диде Хоскинс. — Әйдә, кер, кадерлем. Анда кергәндә сиңа бераз гына күңелсез тойгы кичерергә туры килер, ләкин шулай да курыкма — тиз бетәр.
— Сез Җеррины да алып кермәкче буласызмы? — диде мисс Феллоуз.
— Әлбәттә. Ул Тимми белән уйнаячак. Сез бит әйткән идегез Ти.м- ♦
мигә уйнарга иптәш кирәк дип. Бәлки, сез инде ул турыда оныткан- Е сыздыр да? <
— Ләкин. . —диде мисс Феллоуз һәм аның Хоскинска юнәлгән күз <
карашында тирән бер гаҗәпләнү билгесе чагылды — Бу сезнең малай- й мы соң? 3
— Кемнеке булсын тагын? — диде Хоскинс, үртәлеп—Сез үзегез Ң
шуны теләдегез түгелме соң? Әйдә, акыллым. Әйдә кер. х
Мисис Хоскинс, үз-үзен мәҗбүр итеп, Җеррины кулына күтәрде һәм 3 бусага аша атлады Җерри шыншый башлады «Стасиока кергәндә һәркем кичерә торган күңелсез тойгы аңа, күрәсең, бик үк ошамады. ♦
— Кая соң теге җан иясе? — диде мисис Хоскинс нечкә генә тавыш § белән. — Мин аны күрмим.
— Тимми, кил монда! —диде мисс Феллоуз, баланы чакырып.
Тимми ишек артыннан башын күрсәтте дә үзенә кунакка килгән 4 малайга күзләрен зур ачып карап тора башлады. Мисис Хоскннснын 3 куллары сизелерлек дәрәҗәдә киеренкеләнеп калды. g
Ул үзенең иренә таба борылып:
— Син аның куркыныч түгеллегенә ышанасыңмы, Җеральд? — диде.
— Әгәр сез Тимми турында әйтсәгез, аның бернинди куркынычы юк,—диде мисс Феллоуз, шундук сүзгә катышып.—Ул бик 1ыныч, сүз тыңлаучан малай.
— Ләкин ул бит кы... кыргый.
(Менә ничек икән! Газеталарда маймыл-малай турында язган нәрсәләрнең нәтиҗәсе инде бу.)
— Ул һич тә кыргый түгел, — диде мисс Феллоуз, һәр сүзенә басым ясап. — Биш яшьлек бала ни дәрәҗәдә тыныч, акыллы булса, ул да шулай ук тыныч, акыллы. Киң күңеллелек күрсәтеп, малаегызга 1 имми белән уйнарга рөхсәт итүегез бик яхшы, мисис Хоскинс. Мин чын күнелдән сезнең борчылмавыгызны үтенәм
— Мин әле риза булырмын дип уйламыйм, — диде мисис Хоскинс, үртәлеп.
— Без бит инде мәсьәләне хәл иттек, кадерлем. — диде Хоскинс.— Минемчә, яңадан бәхәс кузгатып торуның кирәге юк. Төшер Җеррины идәнгә.
Хоскинс ханым ирен тыңларга мәҗбүр булды. Малай, аркасы белән әнисенә сыенган килеш, күрше бүлмәдәге балага текәлеп калды К^р- ше бүлмәдәге малай да аннан күзен алмый карап тора иде.
— Тимми, кил әле монда, — диде мисс Феллоуз, — кил, кил, курыкма.
Әкрен генә атлап Тимми бу як бүлмәгә чыкты Хоскинс иелеп, Җер- риның бармакларын әнисенең итәгеннән ычкындырды.
— Бераз аргкарак кит, кадерлем, балаларга танышырга ирек бир.
Малайлар бер-берсенә кара-каршы туктап калдылар. Җерри. Тнм- мидәи яшьрәк булса да, буйга озынрак иде, һәм аның гөз гәүдәсе, гәүдәсенә ярашлы гына булган матур башы янында Тимминең гадәттән тыш ямьсезлеге беренче көннәрдәге кебек дип әйтерлек күзгә ташланып тора иде.
Мисс Феллоузның иреннәре калтыранып китте.
Беренче булып неандерталь малай сүз башлады.
— Исемен ничек синең’— диде ул нечкә генә тавыш белән һәм, кунакны ныгытыбрак карарга теләгән сыман, йөзен генә ана таба якынайтты.
Көтелмәгән мондый хәлдән Җерри сискәнеп китте һәм жавап урынына Тиммигә нык кына итеп сугып җибәрде. Тимми, чайкалып, идәнгә барып төште. Балалар икесе дә кычкырып жыларга тотындылар. Мисис Хоскинс ашыгып Җерриның кулыннан тотып алды. Шул ук вакытта мисс Феллоуз да, күңелендә кузгалган ярсуын тыярга тырышып, кызарынып, Тиммине күтәреп алды да тынычландыра башлады.
— Әнә алар беренче күрүдән үк бер-берсен яратмадылар,— диде Хоскинс ханым.
— Алар урынында башка балалар булса, алар да шулай беренче күрешүдә үк бер-берсен яратмаган булырлар иде, — диде Хоскинс талчыккан кыяфәт белән, —Ә хәзер Жеррины идәнгә төшер, бераз ияләнсен. Дөресен әйткәндә, иң яхшысы, безгә моннан китәргә кирәк. Бераз вакыттан сон мисс Феллоуз Жеррины минем янга кабинетка китереп куяр, ә мин аны ничек тә өйгә озатып куярга тырышырмын.
Балалар әз генә дә бер-берсен исләреннән чыгармадылар. Җерри туктаусыз жылады да җылады һәм, мисс Феллоуз яныннан китәргә куркып, әледән-әле әнисен чакырды. Бары тик беркадәр вакыттан соң гына ул, ниһаять, мисс Феллоуз кулыннан конфет алды, юана башлады. Мисс Феллоуз Тиммигә дә конфет бирде, һәм бер сәгатьтән балаларның икесен дә шакмаклар белән уйнарга күндерә алды. Дөрес, балаларның берсе бер почмакта, икенчесе икенче почмакта уйнады.
Ул көнне Жеррины әтисе янына илткәндә мисс Феллоузның Хос- кинска карата рәхмәт тойгысыннан күңеле шулкадәр йомшаган иде. — куанычыннан жылап жибәрмәс өчен ул күз яшьләрен көчкә тыеп торды.
Әкренләп-әкренләп бу шулай бер гадәткә кереп китте. Атнасына ике мәртәбә Жеррины берәр сәгатькә Тимми белән уйнарга алып килделәр. Соңыннан ул бер сәгатьне ике сәгатькә кадәр озайттылар. Шулай итеп, балалар таныштылар, бер-берсенең гадәтләрен белә башладылар һәм бергәләп уйный торган булып киттеләр.
Хоскинска карата булган рәхмәт тойгысы әкренләп сүрелә башлагач. мисс Феллоуз үзенен Жеррины яратмаганлыгын аңлады. Тиммигә караганда ул эре сөяклерәк иде һәм. гомумән, ул бар яктан да өстенрәк иде. Тимми янында ул баш булырга ярата иде һәм, ни генә эшләмәсеннәр, аны гел буйсынган итеп калдыра иде.
Җерри белән уйнавы никадәр кыен булмасын, шулай да аның килүен Тимми көннән-көн түземсезләнебрәк көтә башлады. Бары тик шул гына мисс Феллоузиы балалар арасында барлыкка килгән тигезсезлек белән килешергә мәҗбүр итә иде.
* * *
— Мисс Феллоуз, мин кайчан мәктәпкә барырмын икән?—диде бер вакыт Тимми.
Мисс Феллоуз аның җавап көтеп ялварган конгырт күзләренә карады да йомшак кына итеп куе бөрдә чәчләреннән сыйпады.
— Каян белдең әле син мәктәп турында? — диде ул.
— Җерри мәктәпкә йөри. Балалар бакчасына, — диде малай, сүзләрне ачык әйтергә тырышып. — Тегендә иректә Җерри төрле урыннарда була. Мин кайчан иреккә чыгармын икән, мисс Феллоуз?
Туташның аны кызганудан йөрәге кысылып куйды. Үзе беркайчан да аяк баса алмаячак тышкы дөнья турында Тимминен котылгысыз рәвештә беләчәген, торган саен күбрәк беләчәген һәм моңа каршы үзенең берни эшли алмаячагын мисс Феллоуз, әлбәттә, бик яхшы аңлады.
Җерри юк чагында Тимми зур кызыксыну белән төрле рәсемнәр карады, ә мисс Феллоуз кычкырып ана сәгатьләр буе китаплар укыды
Гап-гади хикәядә дә Тимми өчен аңлашылмаган бик күп нәрсәләр бар иде. Ана <Стасис»нын өч бүлмәсеннән читтә —тышта булган ин ♦ гади нәрсәләрне дә аңлатырга туры килә иде. Хәзер ул, 'күңеленә = тышкы дөнья килеп кергәч, еш кына төшләр күрә башлады.
Төшендә ул гел бер үк нәрсәләр —үзе яшәгән курчак өйдән тыш- ~ тагы, үзе күрмәгән-белмәгән ниндидер нәрсәләр күрә иде. Мисс Фел- п лоузга ул булдыра алганча сөйләргә тырышып карады. Төшендә үзен g һәрвакыт ниндидер зур. буш дөньяда итеп күрә иде ул. Үзеннән башка о анда тагын ниндидер балалар һәм китаптан укыганда бик үк аңла- 5 шылып җитмәгән күренешләр тәэсирендә туган ниндидер аңлаешсыз. 3 сәер әйберләр була иде. Яисә, аңа бик борынгы заманнардагы күре- > иешләр, үзе әле неандерталь кешеләре арасында яшәгән чагындагы а һәм күптән инде онытылып бетә язган күренешләр тынгы бирми иде 2 йокыдан уянганда аның күзләре һәрвакыт яшьле була иде
Тиммине тынычландырмаммы булып, шаяртып, мисс Феллоуз анын < төшләреннән көлгән булды, ләкин үз бүлмәсендә ул еш кыча төннәрен х күз яшьләре түгеп чыкты.
Бервакытны мисс Феллоуз кычкырып китап укыганда. Тимми КУЛЫН ; анын иягенә сузды да. туташның йөзен ипләп * кенә китаптан аерды, һәм аны үзенә таба каратты.
— Мисс Феллоуз, нәрсә әйтергә кирәклеген сез каян беләсез? — диде ул.
— Менә бу билгеләрне күрәсеңме? Нәрсә әйтергә кирәклеген менә шуларга карап беләм, аннары сиңа сөйлим Бу билгеләрне кушкач, сүзләр барлыкка килә.
Тимми аның кулындагы китапны алды да кызыксынып озак кына хәрефләргә карап торды.
— Кайбер билгеләр бөтенләй бер-берсенә охшаган. — диде ул.
Малайнын зирәклегенә куанып мисс Феллоуз көлеп җибәрде
— Дөрес. Теләсәк, мин сина ул билгеләрнең ничек язылганын күрсәтермен
— Күрсәтегез. Бик кызык уен булыр бу.
Берничә атнадан сон мисс Феллоуз моның әһәмиятен бөтен тулылыгы белән аңлый алды һәм ул. ни әһтергә дә белмичә, шактый аптырашта калды. Тимми, анын тезе өстенә утырган килеш, бер генә сүзне дә төшереп калдырмыйча, кычкырып балалар китабы укый иде. Ул укый иде!
Сон дәрәҗәдә тәэсирләнеп, мисс Феллоуз урыныннан торды.
— Мин хәзер килермен, Тимми, —диде ул.— Мина доктор Хос- кинсны күрергә кирәк.
Аның күңелен чиксез шатлык биләп алды Ниһаять. Тиммине күпмедер дәрәҗәдә бәхетле итә алырдай чара таба алыр шикелле тоелды аңа.
Ул Хоскинс янына килеп кергәндә, ни сәбәптәндер докторның ла кәефе нәкъ аныкы шикелле иде: аның бөтен йөзеннән тыелгысыз шатлык һәм тантана нуры бөркелеп тора иде Идарәдә гадәттән тыш җанлылык сизелә иде. Мисс Феллоуз, аптыраган бер кыяфәттә кабул итү бүлмәсендә туктап калгач, бүген доктор Хоскинс белән сөйләшеп тә булмас әле дигән бер фикергә килде.
Ләкин Хоскинс аны күреп алды, кип йөзендә елмаю балкып китте
— Килегез монда, мисс Феллоуз. — диде ул.
Селекторга тиз-тпз генә нидер әйтеп бетерде дә кнопканы ычкындырып куйды.
— Ишеттегезме әле сез?.. Юктыр, билгеле. Сез әле берни белә алмыйсыз. Теләгебезгә ирештек бит! Хәзер инде без бик үк ерак булмаган чорлардагы кешеләрне дә эзләп таба алабыз.
— Хәзер тарихи чордагы кешеләрне дә безнең чорга кайтарырга мөмкин дип әйтмәкче буласызмы? — диде мисс Феллоуз, үз-үзен беразга күңелле уйларыннан онытылып торырга мәҗбүр итеп.
— Сез мине бик дөрес аңладыгыз, һәм менә без әлерәк кенә ундүртенче гасырда яшәгән бер индивидуумны эзләп таптык. Бу вакыйганың никадәр әһәмиятле икәнлеген күз алдына китерә алсагыз иде! Мин шундый шат! Ниһаять, мин хәзер бөтен көчне очы-кырые күренмәгән мезозой чорына сарыф итүдән котылачакмын Палеонтологларны тарихчылар белән алыштыра алуга мин куанып бетә алмыйм... Сезнең миңа ниндидер сүзегез бар, ахрысы? Әйдә, әйтегез, ниләрегез бар анда? Минем кәеф яхшы чакта туры килдегез, мин сезгә ни теләсәгез, шуны эшләргә әзер.
— Мин бик шат,—диде мисс Феллоуз, елмаеп. — Мине бер мәсьәлә кызыксындыра: Тимми өчен без укыту системасы эшли алмас идек микән?
— Укыту? Нинди укыту?
— Нинди дип... гомуми белем дәрәҗәсендә... мин мәктәп турында әйтәм. Ана укырга мөмкинлек бирергә кирәк.
— Ләкин ул укый аламы соң?
— Әлбәттә. Ул инде укый белә. Ул китап укый ала, мин аны үзем өйрәттем.
Мисс Феллоузга Хоскинснын кәефе кинәт бозылды шикелле тоелды.
— Ни дип әйтергә дә белмим инде мин сезгә, мисс Феллоуз, — лиде Хоскинс.
— Ләкин бит сез әле генә минем теләсә нинди теләкне үтәргә сүз биргән идегез...
— Мин аны онытмадым. Кызганычка каршы, б\ очракта мин уйла» мыйчарак әйтеп ташлаганмын. Беләсезме нәрсә, мисс Феллоуз, безнең Тимми белән тәжрибә ясауны мәңге дәвам итә елмаячагыбызны сез бик яхшы аңлыйсыздыр дип уйлыйм.
Мисс Феллоузнын кинәт йөрәге жу итеп китте һәм ул. әле генә Хоскинс әйткән сүзләрнең мәгънәсен тулысынча аңлый алмыйча, аның күзләренә текәлеп калды. «Дәвам итә алмау» дигән сүзе белән нәрсә әйтмәкче була ул? Аның зиһенен яшен яктысыдай кинәт бер нәрсә яктыртып җибәрде —ул профессор Адемевскийны һәм «Стасис»та ике атна торганнан соң кире озатылган минералны исенә төшерде.
— Бит хәзер таш кисәге турында сүз бармый, бала турында...
Хоскинс шактый уңайсыз хәлдә калды.
— Мондый очракта хәтта балага да кирәгеннән артык игътибар итәргә ярамын Хәзер... озакламый без тарихи чорда яшәгән кешеләрне тартып чыгарырга өметләнеп торган бер вакытта безгә «Стасис»ның барлык бүлмәләре дә кирәк булачак.
Мисс Феллоуз һаман да төшенеп бетә алмады.
— Ләкин сез аны эшләмәячәксез. Тимми... Тимми...
— Ярар инде, ярар, һәрбер сүзне шулкадәр күңелегезгә якын алмагыз, мисс Феллоуз. Кем белә, Тимми әле, бәлки, монда тагын берничә ай торыр. Шул вакыт эчендә без аның өчен кулдан килгән барлык нәрсәне эшләргә тырышырбыз.
Мисс Феллоуз, берни әйтмичә, һаман да аңа карап торуында булды.
— Берәр нәрсә эчәсегез килмиме, мисс Феллоуз?
— Юк, миңа берни кирәкми, — диде мисс Феллоуз, пышылдап.
Үзенең нишләгәнен бик ук анлап житмәстән, аягына басты һәм, ниндидер куркыныч төштән арынып житә алмагандай, әкрен генә бүлмәдән чыгып китте.
«Син үлмәячәксең, Тимми, син үлмәячәксең»,—дип уйлады ул.
Б
Шул вакыттан бирле аның күңеленә ничек кенә булса да Тиммине ч саклап калырга кирәк дигән уй кереп утырды. Ләкин уйлау бер нәрсә, s уйлаганны тормышка ашыру — икенче нәрсә. Баштарак мисс Феллоуз п ундүртенче гасырдан берәр кешене бүгенге көнгә күчерү уңышсызлыкка S очрар дигән өмет белән яшәде. Тәжрибә теориясе күзлегеннән кара- » ганда, Хоскинсның берәр төрле хата жнбәрүе ихтимал иде. шулай ук о ул теорияне тормышка ашыру методында да берәр төрле җитешсезлек 3 булуы мөмкин иде. Ул чагында инде бөтен нәрсә элеккечә калачак ите ф
Мисс Феллоуздан кала бөтен дөнья халкы, билгеле, әлеге тәжрибә- я нең уңышлы чыгуын тели иде, һәм мисс Феллоуз, акыл кушканга кар- S шы булса да, шуның өчен бөтен дөньяны дошман күрә башлады. «Урта = гасыр» дип аталган проект тирәсендәге шау-шу соңгы чиккә җитте: < матбугат һәм җәмәгатьчелек ниндидер гадәттән тыш вакыйгага суса- х ган иде. «Стасис Инкорпорейтэд» акционерлар җәмгыятенең күптән “ инде андый гадәттән тыш вакыйга биргәне юк иде. Берәр яңа таш яки < җир астында катып калган балыклар инде беркемне дә кызыксындырмый иде. Бу исә нәкъ менә һәркем көткән вакыйга иде.
Тарихи чорда яшәгән кеше ул — хәзерге вакытта да аңлашылмаган ят телдә сөйләшүче олы яшьтәге индивид булачак иде. Галимнәргә ул тарихның бүгенге көнгә кадәр билгесез булган битләрен ачыкларга ярдәм итәчәк иде.
Мисс Феллоузның күңелендә кайнаган һәртөрле хис-тойгылар арасында бары бер генә тойгы юк иде — тәҗрибәне ул һич тә башкалар кебек түземсезләнеп көтмәде. Гадәттәгечә Тимми белән уйнарга кечкенә Жерри килгәч, баланы бөтенләй диярлек танымады. Бүген Жерри мисс Феллоуз көткән бала түгел иде.
(Хоскинсның улын китергән секретарь хатын мисс Феллоузга баш какты да шундук китеп тә барды. Ул «Урта гасыр» проектын тормышка ашырганны карап тору өчен яхшырак урын алып калырга ашыга иде бугай. Мисс Феллоуз ачынып уйлап куйды; әгәр теге ахмак кыз тизрәк килсә, мин дә анда булган булыр идем инде диде. Тәҗрибә вакытында анда булу өчен аңа, гади кызыксынудан башка, әлбәттә, җитдирәк сәбәпләр дә бар иде.)
— Мисс Феллоуз,—диде Жерри, икеләнеп, оялчан гына һәм кесәсеннән ниндидер газета кисәге алды да туташка таба атлап куйды
— Нәрсә? Нәрсә ул кулыңда, Жерри?
— Бу Тиммннец фотографиясе
Мисс Феллоуз балага бер күз карашы гына ташлады да, тиз генә аның кулындагы газета кисәген тартып алды «Урта гасыр» проектына бәйләнешле рәвештә туган күтәренкелек матбугатта Тиммннец шәхесенә карата яңадан беркадәр кызыксыну уяткан иде.
Жерри бирелеп мисс Феллоузның йөзен күзәгте
— Анда Тимми турында маймыл-малан дигәннәр. Нәрсә ул, мисс Феллоуз?
Мисс Феллоуз кисәк кенә малайның кулыннан эләктереп алды һәм аны тәпәләп ташлаудан көчкә тыелып калды
— Беркайчан да андый сүзне әйтмә, Җерри. Беркайчан ла, аңлыйсынмы? Ул әшәке сүз, син аны беркайчан да кулланмаска тиеш
Шүрләп калган Жерри аның кулыннан ычкынырга азаплана башлады.
— Хэзер бар, өйгә кер, Тиммк белам уйна Ул сима үзенең яна китабын күрсәтер.
Көткән кыз, ниһаять, килеп житте. Мисс Феллоузның моңарчы әле аны күргәне юк иде. Берәр эш буенча аңа курчак өйдән китәргә туры килгәндә «Стасис»ның кайбер даими хезмәткәрләре аның урынына калып торалар иде. Ләкин хәзер, «Урта гасыр» проекты тормышка ашырылганда, хезмәткәрләрнең берсе дә ана ярдәм итә алмады. Шулай да Хоскинсның секретаре берәрсен табарга вәгъдә итте, һәм әлеге кыз менә шул «берәрсе» булырга тиеш иде.
— «Стасис»ның Беренче секциясенә беркетелгән кеше сез буласызмы? — диде мисс Феллоуз, тавышы калтыранганны сиздермәскә тырышып.
— Әйе, мин. Минем исемем —Мәнди Террис. Ә сез мисс Фел- лоузмы?
— Әйе. Керегез тизрәк, безнең вакыт бик аз калды.
Өйдә беркадәр тоткарлану сәбәпле, ул яхшы урын ала алмады. Бик авырлык белән бары Җыелышлар залының экранына кадәр генә барып житте, һәм шул чакны аның күңелен үкенү ачысы өтеп алды. Әгәр дә ул тәжрибә ясала торган урынга якынрак бара алган булса, әгәр дә ул берәр сизгер прибор янына ук үтеп керә алган булса, әгәр дә ул берәр личек тәжрибәне өзә алган булса, ул чагында... Аның күңелен тыелгысыз бер ачу-ярсу биләп алды, шулай да ул үз-үзен тыел калды. Бит приборларны бозып кына ул берни дә эшли алмас иде. Алар барыбер аны төзәтерләр иде дә тәжрибәне яңадан кабатларлар иде... Аңа инде Тимми янына керергә беркайчан да рөхсәт итмәсләр иде.
Мисс Феллоузга берни ярдәм итә алмый иде. Әйе. тәжрпбәнең үзеннән-үзе уңышсыз чыгуы мөмкинлегеннән башка, һәм уңышсыз чыкканда да, беркайчан да яңадан кабатлана алмаслык дәрәжәдә уңышсыз чыгуы мөмкинлегеннән башка аңа берни дә ярдәм итә алмый иде.
Шулай да аның өмете акланмады. Менә соңгы секундлар да үтеп китте һәм бик тыныч кына, бернинди шау-шусыз гына тәжрибә уңышлы рәвештә тәмам булды!
«Стасис»иың күптән түгел салынган яңа бинасында аягына агач башмак кигӘн, өс киеме пычранып, ертылып беткән, сакал-мыеклы, бөкре бер авыл агае басып тора иде. Болай карап кына ана күпме яшь икәнлеген белерлек түгел иде Тупас бер кыяфәттә ул, коты алынып, тирә-якка карана иде, һәм аның аңы кинәт кенә булган бу үзгәрешне һич тә кабул итә алмый иде, ахрысы.
Бөтен дөнья шатлыктан нишләргә белми шашынганда, кайгысыннан тораташтай катып калган мисс Феллоуз тирә-яктагы ыгы-зыгы арасында ялгыз башы басып тик торды. Кемнәрдер аны этеп жибәрде, кемдер аягы белән тибеп китте, кемнәрдер төртеп жибәрделәр .. бары аяк астына гына салып таптамадылар; ул, чәлпәрәмә килгән өметләренең авырлыгыннан башын иеп, куанычыннан нишләргә белмәгән халык уртасында тик басып торды.
Репродукторның карлыккан тавышы кинәт үз исемен кычкырып әйткәндә дә ул берни аңламады, ҺӘм исеме бары тик өч мәртәбә кабатлангач кына ул үзен каядыр чакыруларын төшенеп алды
— Мисс Феллоуз, мисс Феллоуз, сезне «Стасис»ның Беренче секциясенә чакыралар. Мисс Феллоуз, мисс Феллоуз...—диде репродуктор.
Бер секундка да туктап тормыйча, репродуктор бер үк сүзләрне кабатлый башлагач, кинәт ул:
— Каяле, юл бирегез! — дип кычкырып жибәрде.
Соңгы көчен жыеп, тирә-яктагы кешеләрне этә-төртә халык арасыннан алга омтылды Берни алдымда тукталып тормыйча, хәтта йодрыкларын эшкә жигеп. әледән-әле кешелер арасында буталып ул әкрен- ләп-әкренләп шулай да ишеккә таба хәрәкәтләнде.
Ул килеп кергәндә, Мәнди Террис жылап тора иде
— Кем белгән аны шулай булыр дип Коридор башына куелган s
кечкенә экран янына бераз гына китеп барган идем. Бер-ике минутка п гына. “
— Тимми кая? —диде мисс Феллоуз, берни күрми торган күзләре S
белән кызга карап. Мәнди Терриснын бөтен тәне дер-дер калтырана = иде. 3
Шундагы шәфкать туташларының берсе кычкырып жылаган Хер ф риның кулын дезинфекатор белән сөртә, икенчесе агулануга каршы в инъекция ясарга шприц әзерли иде.
— Ул минем кулны тешләде, мисс Феллоуз, — днп кычкырды Хер- =
ри, ярсуына буылып. — Ул минем кулны тешләде! <
Ләкин мисс Феллоуз аңа сыңар күзе белән дә карамады а
— Нишләттегез Тиммине? — диде ул
— Мин аны ванна бүлмәсенә ябып куйдым, —диде Мәнди — Мин < ул кечкенә хәшәрәтне шунда төртеп жибәрдем дә ишекне бикләп куйдым.
Мисс Феллоуз курчак өйгә ашыкты. Ванна бүлмәсенең ишек төбендә үк туктап калды; ишекне ачканчы һәм почмакка поскан баланы эзләп тапканчы, әйтерсең, бөтен бер гасыр үтеп китте.
— Кыйнамагыз мине, мисс Феллоуз, — диде Тимми, пышылдап. Күзләре аның кызарынып беткән, иреннәре калтырый иде.— Мин аны тешләргә теләмәгән идем.
— О, Тимми, нишләп әле син мине кыйнар дип уйлыйсын? — диде мисс Феллоуз. Баланы кулына алды да. каты итеп күкрәгенә кысты.
— Мәнди әйтте, сез мине озын бау белән кыйнаячаксыз дип әйтте. Ул әйтте, сез мине кыйнарсыз да кыйнарсыз дип әйтте...— диде Тимми, буталып, дулкынланып.
— Сине беркем кыйнамаячак. Алай дип әйтеп ул бик начар эшләгән.
— Нәрсә булды сон шулай да? Нишләдегез?
— Херри мине маймыл-малай диде. Ул әйтте, син чын кеше түгел, диде, хайван диде.
Тимминең күзләреннән яшьләр тәгәрәп төште,
— Ул әйтте, мин маймыл белән уйнарга теләмим, ДиДе Мин әйттем, мин маймыл түгел, дидем. Мин маймыл түгел! Аннары ул әйтте, сиңа карасаң көләсе килә, диде, син бик ямьсез, диде. Ул бик күП әйтте, шуннан мин түзмәдем, тешләдем дә алдым.
Хәзер инде алар икәүләп жылыйлар иде.
— Ләкин син бит ул әйткән сүзләрнең дөрес түгеллеген үзең да беләсең, Тимми, —диде мисс Феллоуз, үксеп — Син чын малай. Бөтен дөньяда син иң яхшы малай Беркем дә, беркем дә беркайчан да сине тартып ала алмаячак.
Хәзер инде тәвәккәлләү ул кадәр үк авыр түгел иде аңа Хәзер инде үл. ниһаять, үзенең нишләргә тиешлегем белә иде Ләкин барысын да бик тиз эшләргә кирәк. Хоскинс артык көтеп тормаячак — бит аның үз баласы зыян күргән .
Юк, ул төнлә, бүген төнлә хәл итәргә тиеш. Ул вакытта «Стасис» хез-мәткәрләренең биштән дүрт өлеше йоклаган булачак, башкалары <Урта гасыр» проектының уңышлы тәмамлануы тәэсиреннән искиткеч күтә-ренкелектә булачаклар.
Мисс Феллоуз яңадан курчак өйгә кергәндә, Тимми әле йокламаган иде, һәм ул, баланы куркытмас өчен, үз-үзен гадәттәгечә тотарга тырышты.
Ул аның төшләре турында сөйләште, Җерри турындагы сорауларын тыңлап торды.
Мисс Феллоуз чемоданын ачты да аннан пальто, колакчынлы йон башлык һәм тагын шундый берничә кием-салым алды.
— Мисс Феллоуз, ник сез миңа бу киемнәрне кидерәсез? — диде бала, борчылып.
— Мин сине моннан алып чыгып китмәкче булам, Тимми. Без син төштә күргән дөньяга чыгачакбыз, — диде мисс Феллоуз.
— Мин төштә күргән дөньяга?—диде малай. Шатлыктан аның бит очлары алсуланып китте, тик шулай да аның куркуы бетеп җитмәгән иде әле.
— Курыкма, син минем белән булырсың. Минем белән бергә булганда син куркырга тиеш түгел, шулай ич, Тимми?
— Әлбәттә, мисс Феллоуз, — диде малай, килбәтсез башы белән мисс Феллоузга сыенды, аны кЪчаклап алды, һәм туташ үзенең кулы турысында аның кечкенә йөрәген тойды.
Менә төн уртасы җитте. Мисс Феллоуз баланы кулына алды да сиг- налйзацияне ычкындырды һәм ипләп кенә ишекне ачты.
Ләкин шул чакны ул искәрмәстән кычкырып җибәрде: бусага янында Хоскинс басып тора иде!
Хоскинс янында тагын ике кеше бар иде. Хоскинс та, мисс Феллоуз- иы күреп, бик нык гаҗәпкә калды.
Мисс Феллоуз аңа караганда алданрак исен-акылын җыеп өлгерде һәм аның яныннан үтеп китмәкче булды, шулай да Хоскинс аннан да җитезрәк булып чыкты. Тупас кына итеп ул аны тотып алды да кире бүлмәгә этеп җибәрде. Аннары теге ике кешегә керегез дип ым какты һәм, бөтен гәүдәсе белән ишекне каплап, бусага янында туктап калды.
— Мин сездән мондый нәрсә көтмәгән идем. Сез чын-чынлан акылдан шашкансыз.
Хоскинс этеп җибәргәндә мисс Феллоуз ничектер жаны белән борылып өлгергән иде, шуңа күрә ул бүлмәдәге шкафка иңбашы белән барып бәрелде. Тиммигә берни булмый калды
— Ни булган инде аны үзем белән алып чыксам, доктор Хоскинс?— диде мисс Феллоуз, ялынычлы бер тавыш белән. — Энергияне югалтмау кешене югалтуга караганда артыгракмыни шулкадәр? ♦
Хоскинс бернинди икеләнүсез аның кулыннан Тиммине тартып алды Е
— Шулкадәр күп энергия югалту акционерлар җәмгыятендә кат- 5 нашучыларның бик күп миллион долларларын җилгә очырыр иде. «Ста- 5 сис» алып бара торган эш котылгысыз рәвештә тукталып калыр иде. в Ул чагында маймыл-малайны коткару өчен коточкыч зыян ясаган йом- 3 шак күңелле туташ турындагы вакыйга теләсә кемгә билгеле булыр н иде.
— Маймыл-малай! — дип кычкырды мисс Феллоуз, ярсуына түзә g алмыйча.
— Шул вакыйга турында сөйләгәндә аны шулай дип атарлар * иде. §
Хоскинс белән килгән кешеләрнең берсе ул арада стенаның югаргы S өлешендәге тишектән нейлон шнур үткәрә башлады Мисс Феллоуз шул « чакны профессор Адемевскийның ташы сакланган камера стенасындагы шундый ук шнурны — Хоскинс тартып җибәргән теге шнурны исенә 5 төшерде. =
— Юк! —диде ул кинәт, кычкырып.
Ләкин Хоскинс Тиммине идәнгә төшерде дә ипләп кенә аның өстеннән пальтосын салдырып алды һәм:
— Син монда кал, Тимми, сиңа берни булмас, — диде. — Без беразга гына бүлмәдән чыгып торабыз, ярыймы?
Агарынган һәм кинәт телдән язган Тимминең шулай да баш кагарга көче житте. Хоскинс мисс Феллоузны курчак өйдән алып чыкты. Ул-бу була күрмәсен дип. үзе ул аннан арттарак калды. Күпмедер вакытка мисс Феллоуз каршылык күрсәтү сәләтеннән мәхрүм булды Тонган күзләре белән ул тышкы стенага шнур очы беркетүләрен карап торды
Мин моны сезгә күрсәтми генә эшләгән булыр идем, мисс Феллоуз.— диде Хоскинс. — Сез соңыннан гына белсен өчен мин аны бүген төнлә эшләмакче идем.
— Шулай да сез уз балагыз зыян күргән өчен генә шулай кыланасыз. Сезнең ул Ж.ерриыгыз бичара баланы шундый газаплаган —тү- зәрлеге калмагач, Тимми тоткан да тешләгән.
— Ышаныгыз миңа, хикмәт анда түгел. Бүген монда булган хәлнең төп сәбәбәен мин бик яхшы аңлыйм, бөтен нәрсәгә Җеррн гаепле икәнлеген дә беләм. Ләкин бу вакыйга инде бөтен дөньяга мәгълүм булды. Аннары, бүгенге көнне, монда шулкадәр күп хәбәрчеләр җыелган бер вакытта, моның башкача булуы да мөмкин түгел. Мин һич тә дуамаллык эшли алмыйм. Безнең игътибарсызлык һәм ниндидер кыргый неандерталь кешеләре турында матбугатта чыккан ялган хәбәрләр аркасында безнең уңышның . «Урта гасыр» проекты тормышка ашырылганнан соң яулап алынган уңышның әһәмиятенә зыян китерә алмыйм. Ничек кенә булмасын, Тимми барыбер юкка чыгарга тиеш, шулай булгач, нигә аны хәзер юкка чыгармаска? Тнмми хәзер үк югалса, шаккатыргыч хәбәрләр яратучы кешеләрнең кайнарлыгы бераз сүрелә төшәр һәм алар тарафыннан безнең өскә ташлана торган пычрак та кимер дип ышанырга кирәк.
— Ләкин бу бит таш кисәген узган гасырларга озату белән бер түгел ләбаса Сез кешене үтерәчәксез.
— Бу кеше үтерү түгел. Ул берни сизмәячәк, ул бары элеккечә тагып неандерталь малае булып калачак һәм үзенең күнегелгән дөньясына кире кайтачак. Ул чагында инде ул мәңге ябылуга дучар ителгән
килмешәк булмаячак. Ана ирекле тормышта яшәү мөмкинлеге туачак.
— Нинди мөмкинлек инде ул? Ана нибарысы жиде яшь, ул үзе турында кайгыртуга, үзен ашатуга-эчертүгә, киендерүгә, карап-саклап торуга күнеккән. Ул анда ялгыз булачак бит, узган дүрт ел эчендә анын туган ыруы баштагы урыныннан күченеп киткән булырга мөмкин. Әгәр алар хәтта анда булсалар да, баланы беркем танымаячак, ул үзе турында үзе кайгыртырга тиеш булачак, ә ул монда үз-үзен кайгыртырга өйрәнә алмады.
Хоскинс, нишләргә дә белмичә, башын селкеп куйды.
— Я алла, сез соң, мисс Феллоуз, безне әллә бер дә ул турыда уй-ламаганнар дисезме? Сон сез аңламыйсызмы ни — үзебез эзләп тапкан лн беренче кеше, дөресрәге, иң беренче кеше сыман жан иясе булган өчен генә без ул баланы борынгы гасырлар эченнән тартып алдык та һәм икенче тәҗрибәнең дә беренчесе кебек үк уңышлы чыгачагына бик үк ышанып җитмәгән өчен генә аны монда тотарга мәҗбүр булдык! Тиммине узган гасырга кире озату кирәклеге безне уңайсыз хәлгә куймаган булса, без соң әллә аны шулкадәр озак тоткан булыр идекме? Безнең тагын да көтеп торырга мөмкинлегебез юк, шуңа күрә дә без аны кире җибәрәбез, — Хоскинснын тавышында тәвәккәл кеше кискенлеге сизелеп китте. — Без хәзер бөек ачышлар алдында торабыз һәм, никадәр кызганыч булмасын, мисс Феллоуз, без Тимминең безгә комачаулавына юл куя алмыйбыз. Булмый, бик кызганыч, мисс Феллоуз, ләкин булмый.
— Нишлисен инде, алайса, — диде мисс Феллоуз күңелсез генә. — һич югы мина аның белән хушлашырга рөхсәт итегез. Мина бары биш- алты минут ирек бирегез, миңа башка берни кирәкми.
— Барыгыз, — диде Хоскинс, бераз икеләнеп торганнан соң.
Мисс Феллоуз бүлмәгә керү белән, аның каршысына Тимми йөгереп килде. Соңгы мәртәбә ул аның янына йөгереп килде, һәм соңгы мәртәбә туташ аны күкрәгенә кысты.
Күпмедер вакыт ул аны тавыш-тынсыз гына кочып торды, аннары урындыкны аягы белән стенага таба этәрде дә урындыкка утырды
— Курыкма, Тимми, — диде ул.
— Сез минем янда булганда мин бернидән курыкмыйм, мисс Феллоуз. Теге ишек артында торган кеше миңа бик ачуланамы?
— Юк. Ул бары синең белән мине аңлый алмый... Тимми, әнинең кем икәнлеген беләсеңме син?
Мисс Феллоузның йөзен күрмәкче булып, Тимми башын артка ташлады. Әкрен генә кулын сузып ул аның битен, чәчләрен сыйпый башлады. Кайчандыр бик күптән, Тимминең «Стасиота яши башлавының беренче көннәрендә мисс Феллоуз аның үзен шулай сыйпаган иде.
— Мин сезнең исемегез мисс Феллоуз икәнлеген бик яхшы беләм, ләкин кайчакта мин сезне үз алдыма «әни» дип атыйм. Алай дип әйтү начар түгелме ул?
— Юк, юк. Мин беркайчан да сине ташламаячакмын, сиңа берни булмаячак. Мин һәрвакыт синең белән бергә булырмын, һәрвакыт синең турыда кайгыртырмын. Миңа «әни» дип әйт, мин ишетерлек итеп әйт.
— Әни! — диде Тимми, куанып, бите белән аның битенә сыенып.
Мисс Феллоуз урыныннан торды һәм, баланы кулыннан ычкындырмыйча. урындыкка менеп басты. Ишек артында кинәт шау-шу КУПТЫ, кычкырган тавышлар ишетелде. Буш кулы белән мисс Феллоуз стенадагы ике тишек аша сузылган шнурга тотынды һәм бөтен авырлыгы белән бауны аска тартты.
«Стасис» өзелде, бүлмә бушап калды.