Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР РӘСЕМНЕҢ ТАРИХЫ


1946 елда мин. Урта Азия дәүләт университетында укыр ечен, Ташкентка килдем. Көннәрнең
берендә, шәһәр урамнары буйлап йери торгач, Мукими театры артындагы Шайхантохур базарына
барып чыктым. Монда шәһәр халкы узенең вак-төяк әйберләрен чыгарып сата икән. Шунда бер татар
хатынын очраттым. Какча гәүдәле, сөйкемле йөзле бу
хатынның өстендә иске, ләкин әйбәтләп юылган кием
иде. Ул, җиргә газета җәеп, аның өстенә примус
головкасы, тәмәке, төрле төстәге карандашлар һәм
шуның ише әйберләр өйгән. Шулар янында тагын диңгез
манзаралары, шәһәр күренешләре, урманнар
төшерелгән дистәгә якын рәсем дә бар иде. Әнә шул
рәсемнәрне күздән кичергәндә, мөлаем йөзле бер
егетнең фотографиясен күреп калдым. Интеллигент
кыяфәтле бу егет, ничектер, таныш кебек тоелды.
Кайсыдыр китапта күргән мәшһүр кешенең сурәте, ахры,
дип уйладым күңелемнән. Рәсемнең бер читендә
гарәпчә язылган сүзләр игътибарымны тартты. Иҗекләп
укып караган идем, аларны Габдулла Тукай язган икән.
Мин, әлбәттә, татар әдәбиятының классигы, атаклы ша-
гыйрь Габдулла Тукай әсәрләрен мәктәптә укып йөргән
чакларда ук беләм, кайберләрен хәтта ятлаган да идем.
Шунысы ачыкланды, бу рәсемен шагыйрь узенең
туганнарыннан яки дусларыннан ике кешегә бүләк иткән
икән. Мин хатынның төрле рәсемнәре арасыннан
Габдулла Тукайның шушы фотосын алып киттем. Бераз
соңрак, туганымның ярдәме белән (ул гарәпчәне танучы
кеше иде| белдем: шагыйрь Габдулла Тукай рәсеменең
аскы читенә үз кулы белән шушы сүзләрне язган икән:
«Мөхтәрәм Әхмәтгәрәй вә Габдрахман
әфәнделәргә ядкарь. 5 август, 1912 сәнә. Г. Тукаев».
Бу рәсем, Г. Тукайның иң яхшы һәм сыйфатлы
чыккан портретларыннан булып, өстәвенә, шагыйрьнең
үлеменнән бер ел яки ел ярым гына элек тошерелгән.
Г. Тукайның Татарстан дәүләт музеенда һәм Шәриф Камал музеендагы фотоларына охшаса да,
ул аларның бер нөсхәсе генә түгел. Хәтта шулай булган тәкъдирдә дә, бусы аерым әһәмияткә һәм
кыйммәткә лаек. Рәсемдә Тукайның автографы бар, шагыйрь аны үз үлеменнән аз гына элегрәк бүләк
иткән.
Безнеңчә, Габдулла Тукайның автографлы бу фотопортреты бөек татар шагыйренең иҗатын
тикшерүчеләр өчен яңа бер документ була ала.
Б. САЛИХОВ, таҗик әдәбияты белгече,
филология фәннәре кандидаты.