Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРХИТЕКТОР


еволюциягә кадәр
1 . . ’ ИГ^ Россиядә архитектор-
■=■■€? лык иҖать| бары юга-
ры катлау кешеләре генә булдыра ала t ' торган хезмәт булып саналган, ә түбән катлау, бигрәк тә азчылык милләт кешеләре бу эшкә кулай саналмаган. Шуңа күрә Октябрьга кадәр безнең татарлар арасыннан бер генә архитекторыбыз да булмавы һич тә гаҗәп түгел. Хәтта халык арасыннан чыккан талантлы кешеләр дә бу гаҗәеп күпкырлы, мавыктыргыч һәм гүзәл профессиягә юл таба алмаганнар. Әмма бу безнең тарихта татар халкы арасында, талантлы һәм оста куллы төзүчеләр булмаган дигән сүз түгел. Идел буенда урнашкан борынгы Болгар, Биләр шәһәренең гүзәл корылышлары, Казанда һәм башка шәһәрләрдә, авылларда салынган бик күп биналарның үзенчәлекле милли архитектура үрнәкләре халкыбызның бо-рынгы заманда ук биналар салу сәнгатенә зур сәләте турында сөйлиләр.
Ләкин бары тик Бөек Октябрь революциясе җиңеп, Совет власте урнашкач кына, милли белгечләр, шул исәптән архитекторлар, әзерләп чыгарырга мөмкинлек ачылды.
Хәзер без халыкның арасыннан күтәрелгән архитекторларыбызның бөтен бер плеядасы булуы белән горурланабыз. Биналар салу сәнгате осталары Исмәгыйл Гайнетдинов, Әхмәт Бикчәнтәев, Мәхмүт Игъламов, Рәшат Мортазин һәм башка архитекторларның проектлары буенча Совет власте елларында бик күп гүзәл биналар калкып чыкты.
Татар халкы тарихында беренче архитектура профессоры Исмәгыйл Гайнетди- новның тормышы һәм иҗаты тоташ эзләнүләрдән гыйбарәт: ул архитектурада гүзәллеккә һәм камиллеккә ирешү юлларын эзли. Аның иҗаты безнең заман архитектурасының үсеш тарихында якты бер сәхифә булып тора.
Ул 1908 елда Татарстанның Арча районы, Олы Мәңгәр авылында ярлы һәм укымышсыз крестьян семьясында туа. Аларның семьялары мохтаҗлыкта интегә. Әтисе Гали абзый, рус-япон сугышы инвалиды, еш кына Казанга яки башка шәһәрләргә акча эшләргә йөри. Ләкин читкә йөрү өйгә бәхет китерми. Мохтаҗлыкның чигенә җиткәч, 1911 елда, бөтен семья, барлы- юклы әйберләрен төяп, көч-хәл белән Чи- ләбегә барып җитә. Ләкин Мәңгәр кешеләрен анда да фәкыйрь тормыш көтә. Гали абзый кара эшче, йөк ташучы, ишек алды җыештыручы булып, кыскасы, бөтен авыр эшләрдә эшли. Исмәгыйлнең әнкәсе Мәймүнә апа да байларга пешекче булып яллана.
Авыл тынлыгыннан соң шау-шулы зур шәһәргә килеп төшү кечкенә Исмәгыйлгә әкият дөньясына керү белән бер була. Монда көне буе өйгә кайтмыйча урамда йөрергә, зур биналарга, матур кибет витриналарына карап сокланырга мөмкин. Ләкин мондый бәхет Исмәгыйлгә сирәк килә. Алты-җиде яшеннән үк ул я әтисенә, я әнисенә булыша башлый, аларның төрле
вак йомышларына йегерә. Ә бушаган араларда урамга малайлар янына чыга һәм кызыклы «шәһәр» уеннары уйный. «Сы- зыкташп уйнаганда аның кебек тротуарга тигез һәм тегел итеп квадратлар сызучы булмый. Кеше сурвте ясаса да бик килешле чыга. Кичләрен ул тонык керосин лампасы яктысында сәгатьләр буе рәсем ясап утыра. Урамда гармонь уйнап җибәрсәләр, тизрәк музыка тыңларга чыгып йегерә...
Гали абзый белән Мәймүнә апа Исмә- гыйлне башка күрше балалары белән мәктәпкә йөртергә тырышалар. Ләкин фәкыйрьлек бик озак вакытлар бу изге теләкне тормышка ашырырга мемкинлек бирми. Тик 1917 елда, тугыз яшендә чакта гына, Исмәгыйл башлангыч татар мәктәбе бусагасын атлый. Биредә ул дүрт ел гына укып кала. Авыр тормыш шартлары, даими мохтаҗлык аркасында укуын ташларга мәҗбүр була. Шуның естенә 1921 елгы ачлык семьяны аяктан ега. Унөч яшьлек Исмәгыйл итекче һөнәренә өйрәнеп, икмәклек акча эшләргә тырыша. Укуын да онытып бетерми. Кичләрен китаплар укый, дәреслекләр актара...
1927 елның көзе. Казанга Свердловски- дан килгән поезддан уң кулына кечкенә агач сандык тоткан киң җилкәле, карасу йөзле, үткер күзле бер егет төшә. Ул бик ярлы киенгән, аякларындагы итекләре генә яңа: аларын ул үзе тегеп кигән. Бу — Исмәгыйл, Казанга ул ничек кенә булса да укуын дәвам иттерергә дип кайткан.
Авыр студентлык еллары башланды. Башта рабфак, аннан төзүче инженерлар институты...
Исмәгыйл бетен кечен куеп, тырышып укыды, уку белән бергә әдәбият, музыка һәм сынлы сәнгать белән мавыкты. Шактый матур шигырьләр язды, Гадел Кутуй җитәкчелек иткән әдәбият түгәрәгенә йер- де. Тиздән булачак архитектор белән ул чакта инде танылып өлгергән шагыйрь арасында чын дуслык башланып китте. Гадел Кутуй Исмәгыйлме Һади Такташ. Демьян Фәтхи һәм башка шагыйрьләр белән таныштырды. Күренекле әдәбият осталары белән аралашу Исмәгыйлне рухи яктан нык кына баетты. Студентлык елларында ул дәртләнеп рәсем ясау белән шөгыльләнде. Аның төрле темаларга ясалган рәсемнәрен, иллюстрацияләрен еш кына «Кызыл яшьләр», «Кызыл Татарстан» газеталарында, журналларда күрергә мөмкин иде. Исмәгыйл Гайнетдиновның шулай ук институтта укыган чорда башкарган проект эшләре дә графика һәм художество сыйфатлары ягыннан аерылып торалар. Шуңа күрә бу әсәрләр озак еллар буена студентлар ечен күргәзмә әсбап булып хезмәт иттеләр, архитектура кабинеты стеналарын, күргәзмә залларын бизәп тордылар.
Шулай итеп, кичәге итекче малай беренче бишьеллыклар чорында кабынып киткән зур тормыш ялкынына чумды.
һәм, ниһаять, менә аның тормышында күренекле урын алган 1931 ел. Бу елның январенда Исмәгыйл Гайнетдиноә, Казан коммуналь төзелеш институтын тәмамлап, төзүче-инженер дигән диплом алды. Шул көннән аның төзелеш өлкәсендәге актив эшчәнлеге башланып китте. Берничә ел буена ул Казанның күп кенә тезелешләрендә башта прораб ярдәмчесе булып, аннан Ленин районындагы социалистик шәһәрчектә күп катлы йортлар тезүдә прораб булып эшләде. Бер үк вакытта яшь инженер, күптән түгел үзе тәмамлаган институтның архитектура факультетында ассистент буларак, педагоглык эшчәнлеген дә башлап җибәрде.
Бу юлларның авторына студент чакта нәкъ әнә Исмәгыйл ага Гайнетдинов җитәкләгән группада укырга туры килде, һәрвакыт җитди һәм гаҗәеп ягымлы остазыбызның аудиториягә килеп керүләре, сәгатьләр буена түземлек белән сызым такталары янында безнең беркатлы, ләкин тырышып эшләгән проектларны тикшерү-ләре әле дә хәтердә. Шул чакта ук ул безгә болай дип сөйләгән иде:
— Моннан ике мең еллар элек Римда, император Август хөкем сергән заманда. Марк Поллион Витрувий дигән архитектор яшәгән. Ул үз заманы ечен гади булып саналган җәмәгать биналары салдырган. Үзе туплаган тәҗрибәне башка архитекторлар, үзенең шәкертләре белән уртак
лашу өчен ул «Архитектура турында ун китап» дигән гыйльми әсәр язган. Бу трактат безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Рим архитекторын иң беренче чиратта: «Архитектураның төп нигезе нәрсәдә, ул нинди таләпләрне канәгатьләндерергә тиеш», — дигән мәсьәлә борчыган. «Архитектура корылмасы өчен зарур булган бары өч сыйфат бар, — дип җавап биргән ул моңа. — Алар — файдалы булу, ныклык һәм матурлык».
Бу өч төшенчә хәзерге заман архитектурасы өчен дә тулысы белән үз гамәлендә кала. Исмәгыйл ага «файда» дигән төшенчә астында, бүгенге көн терминологиясен кулланып әйткәндә, архитектураның функциональ ягын, ягъни бинаның кешеләргә нинди уңайлыклар тудыруын күздә тотарга кирәк, дип аңлата иде. «Ныклык»— ул бинаның инженерлык-конструкторлык яктан эшләнеше. Ул корылманың озак елларга чыдамлыгын, ныклыгын тәэмин итәргә тиеш. «Матурлык» исә—ул корылманың сәнгатьчә эшләнеше, бинаның эстетик сыйфатлары. «Теләсә кайсы объектны проектлаштырганда менә шушй) өч төп принципны кулланып эш итәргә кирәк», — дип өйрәтә иде безне Исмәгыйл Галиевич. Без, студентлар, үзебезнең яшь остазыбызны гадилеге, туры сүзлелеге һәм таләпчән- леге өчен ярата идек.
1934 елда төзүче инженер буларак шактый зур практик тәҗрибә туплаган Исмәгыйл Гайнетдинов Казан шәһәр Советы башкарма комитетының проект мастерскоенда мөстәкыйль автор-архитектор булып эшли башлады. Өч ел дәвамында ул байтак кына мөһим проектлар иҗат итте. Шушы проектлар буенча Карл Маркс урамында С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институты бинасы, Жданов урамында мәктәп, Тукай урамында мехчыларның культура сарае, шәһәрнең төрле районнарында берничә күп катлы йорт салынды. Дөресен әйтергә кирәк, аларның күбесе әле камил түгел, авторның үзе әйтмешли, «капшанып», интуиция ярдәмендә генә башкарылган биналар иде. Аларда архитектура өлкәсендә профессиональ белем җитеп бетмәгәнлеге сизелә иде. Шуңа күрә Исмәгыйл ага, проект мастерскоенда эшләгән һәм институтта педагогик эшен алып барган хәлдә, архитектура теориясен өйрәнүгә, халык архитектурасы буенча материаллар җыйнауга, аларны тикшерүгә дә күп көч һәм вакыт багышлап, иң яхшы, алдынгы милли традицияләрне үзенең проектларында чагылдырырга тырышты, Жданов урамындагы мәктәп проекты һәм мехчылар культура сараен бизәү — әнә шундый уңышлы тәҗрибәләрнең берсе булды. Исмәгыйл Гайнетдинов ул вакытта ук үз проектлары өчен халык алдында гаять зур җаваплылык сизә иде. Менә бер мисал.
1935—1936 елларда мин мехчылар культура сарае төзелешендә прораб булып эшләдем. Тамаша залында һәм фойеда эчке бизәү эшләре бара иде. Барлык бизәк эшләре, югарыда әйтелгәнчә, Исмәгыйл ага эскизлары буенча башкарылды. Көннәрнең берсендә төзелешкә проект авторы үзе килде. Ул дикъкать белән бөтен төзелешне карап чыкты, аннан мастерскойга керде. Анда бизәү эшләре остасы Григорий Бубнов, үзенең уллары Володя һәм Коля белән бергә, фойеның булачак күпертмә бизәкләре өлгесен әзерләп ята иде. Исмәгыйл ага әзер өлгеләрне бик җентекләп карап чыкты да кашларын җыерды.
— Нәрсә тоҗырдыгыз сез монда, дуслар?.. Бизәкне үзгәртергә кем рөхсәт бирде сезгә? — диде ул, кырт кистереп.— Сызымда ничек күрсәтелгән булса, шулай эшләгез!
— Исмәгыйл Галиевич, аерма бөтенләй юк диярлек бит. Сезнекеннән чак кына үзгә, аннан әллә ни булмас,—-дип, мимдә, бизәк остасы да аны үгетләргә тырышып карадык. — Шуның өстенә сроклар да кыса, объект Октябрьның 18 еллыгына әзер булырга тиеш...
Архитектор кашларын тагын да җыера төште, күзендә ачулы очкыннар чагылып китте.
— Ишетәсем дә килми. Мин таләп иткәнчә эшләми торып, бер генә детальне дә куярга рөхсәт итмәячәкмен, — диде ул һәм тезелештән китеп барды.
— Менә сиңа архитектор... Мондыйны күргәнем юк иде әле, — дип мыгырданды карт оста һәм сораулы караш белән миңа текәлде:
— Я, нишлибез соң?
— Берни эшләр хәл юк, дядя Гриша, архитектор хаклы, гаеп бездә. Өлгеләрне үзгәртеп эшләргә туры килер. Мин аны институттан ук беләм, брак эшкә юл куймаячак,— дип әйтергә мәҗбүр булдым.
Берничә көннән Исмәгыйл ага тезелешкә тагын килде һәм туп-туры бизәкчеләр янына юнәлде.
— Я, эшләр ничек? — диде ул, дусларча елмая төшеп.
— Бары да тәртиптә, — диде Гриша агай, бераз уңайсызланып, һәм яңа өлгеләрне иүрсәтә башлады.
— Менә монысы әйбәт! Хәзер бизәкләр бетеиләй икенче булачак. Сез мине гафу итегез, Григорий Иванович... Игътибарсыз эшләнгән эшне яратмыйм,
— Юк ла, Исмәгыйл Галиевич, киресенчә, рәхмәт сезгә, яхшы сабак бирдегез...
Шул вакыттан архитектор белән безнең арада тыгыз контакт һәм бердәмлек башланып китте...
Исмәгыйл Гайнетдиновның беренче ар-хитектура әсәрләре киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде.
Мәсәлән, 1936 нчы елда СССР архитек-торлары союзы органы булган «Архитектурная газета» болай дип язган иде;
«Совет Татарстаны башкаласында архи-текторлар оешмасы утыздан артык мастерны берләштерә. Алар арасында комсомолец Исмәгыйл Гайнетдинов алдынгы урыннарның берсен алып тора. Аның проектлары буенча Казанда ун объект: мәктәпләр, җәмәгать биналары салынды. Ул конкурсларда берничә талкыр бүләкләр алды.
...Комсомолец-архитектор Г айнетдинов- ның исеме Совет Татарстанында популяр булып китте. Исмәгыйл Гайнетдиновның тырыш иҗади хезмәте, туктаусыз практик эшчәнлеге орденлы республикада яңа, матур тормыш тезүче татар халкының нинди зур энергия һәм кечле ихтыяр белән культура биеклекләрен, белем, фән һәм сәнгать крепостьларын яулавын ачык чагылдыра».
Үзәк матбугат һәм илнең күренекле ар-хитекторлары тарафыннан үз иҗатына югары бәя бирелү Гайнотдинояның башын әй-ләндермәде. Архитектура буенча махсус белемгә омтылышы тагы да кечәя теште.
һәм менә 1936 елда Гайнетдинов, илебез башкаласы Мәскәүгә барып, СССР архитектура академиясе аспирантурасына гариза бирде.
Бик авыр имтихан иде бу. Бер урынны тугыз кеше дәгъвалый иде. Ләкин Исме- гыйл Гайнетдинов белеме һәм тәҗрибәсе белән үзенең күп конкурентларын узып китте һәм аспирантурага алынды. СССР архитектура академиясе тарихында беренче тапкыр аның сафларына татар халкы вәкиле кабул ителде.
Бу Гайнетдиновның шәхси уңышы гына түгел, • белки үсеп килүче милли архитәк- тор кадрларының гомуми уртак уңышы иде.
Аспирантурада укыган чакта Исмәгыйл Гайнетдинов, бетен көчен һәм тырышлыгын биреп, узган заман мирасын, рус архитек-торлары Казаков, Баженов, Захаров, Воронихин һәм башка бик күпләрнең иҗатын һәм архитектура истәлекләрен, бүгенгә техника яңалыкларын ейрәнде, академиклардан Щуеәв, Желтевский, Лансере, Семенов һәм башка күренекле совет архитекторлары җитәкчелегендә эшләде.
Өч ел вакыт узды. 1939 елда ул аспирантура программасын уңышлы тегәлләп, «Торак йорт архитектурасында керамик материаллар» дигән темага диссертация яклады һәм күп катлы торак йортның конкрет проектларын иҗат итәргә кереште.
Ниһаять, аның күптәнге хыялы тормышка ашты. Хәзер Исмәгыйл Гайнетдинов югары квалификацияле архитектор гына түгел, татарлар арасыннан беренче архитектура фәннәре кандидаты да. Аспирантураны тәмамлагач, СССР архитектура академиясе президиумы карары буенча ул академиянең шәһерлер коруны проектләшты- ру институтында фәнни эшкә калдырылды. 1965 елның октябрендә СССР Югары һәм урта махсус белем министрлыгының югары
Бөтенсоюз халык ху.чалыш к>р<»»масеч<3а ТАССР павильоны.
аттестацией комиссиясе карары белән аңа профессор исеме бирелде.
Фәнни һәм педагогик эшкә күмелгән булуына карамастан, Исмәгыйл Гайнетдинов үзенең практик иҗат эшен һәм туган Татарстаны белән элемтәсен бер генә минутка да езми.
1937 елда, аспирант вакытында ук, ул Бөтенсоюз Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендәге Татарстан павильоны проектын эшләде.
Күргәзмәдә булган һәр кеше бу павильонны яхшы хәтерлидер.
Фасад ягындагы челтәрле арканы үткәч, ике фонтан бәреп торган җыйнак ишек алдына керәсең. Ул төп порталга алып «илә. Тесле майолика белән бизәлгән портал башына Ленин ордены төшерелгән. Шулай ук ян-як ишекләргә дә матур төстәге майолика белән милли орнаментлар ясалган. Ян-якларда яшеллек белән үрелгән беседкалар бинаны тирә-юньдәге бакча белән тоташтыра. Биредә һәр нәрсә милли колорит белән сугарылган.
«СССР архитектурасы» журналы бу па-вильон турында менә нәрсә язган иде:
«Зур осталык белән башкарылуы, идея һәм форма эчтәлегенең ачыклыгы һәм бердәмлеге бу павильонны күргәзмәдәге иң яхшы биналар рәтенә куя. Татарстан павильоны авторы башкаларга караганда шактый бәхетлерәк. Аның композициясен төзүгә татар архитектурасының, башлыча, торак архитектурасының сокландыргыч һәйкәлләре илһам биргән. Павильон өстендә эшләгәндә иң мөһим нәрсәләрне билгеләүдә, нечкә зәвык белән бергә, хәзерге заман биналарын коруда кирәк булган иҗади мөстәкыйльлек тә ачык чагылган».
Шуңа күрә дә Бөек Ватан сугышыннан соң күргәзмәгә реконструкция ясалганда, Татарстан павильонының архитектура эшләнеше зур кыйммәткә ия булуын күздә тотып, аны шул килеш калдырырга карар бирелде. Бу гүзәл эше өчен бинаның архитектура авторы Исмәгыйл Гайнетдинов күргәзмәнең Баш Комитеты тарафыннан «1955 елда Бөтенсоюз Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашучы» дигән таныклык һәм медаль белән бүләкләнде.
Исмәгыйл Гайнетдиновның күренекле архитектура әсәрләре арасында Казанда Ирек мәйданында салынган Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм бал“т театры бинасы аеруча зур урын алып тора. Чын халык традицияләрен һәм формаларын кулланып, зур осталык белән башкарылган бу гүзәл монументаль корылма архитекторның чираттагы иҗади казанышы булды. Алгы портик фронтонының скульптура композициясе, скульпторлар Н. К. Венцель һәм Л. И. Шулик белән берлектә эшләнгән А. С. Пушкин һәм Г. Тукай һәйкәлләре, театрның көньяк мәйданчыгындагы фонтан һәм, ниһаять, колонна капительлә
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы.
ре һом барельефларның нәфис, тасвирлы бизәкләре бинага мәһабәт тес биреп торалар. Тамаша залының алтынланган милли орнаментлары, ишекләрдәге нечкә ин- курстация — кыскасы, мондагы һәр нәрсә кешедә шатлыклы тантана һәм соклану тойгысы уята. Театрның бөтен тышкы һәм эчке архитектурасы, Татарстанның халык художнигы Бакый Урманче әйткәнчә, рухландыргыч дәртле музыканы хәтерләтә.
1962 елда Исмәгыйл Гайнетдинов проекты буенча Идел буенда төзелгән Казан елга вокзалы ансамбле — авторның яңа иҗади уңышы. Бу ансамбльнең архитектура композициясе технологик һәм функциональ яктан бер-берсе белән нык бәйләнгән архитектура корылмаларыннан гыйбарәт. Ансамбльнең композицион үзәге — вокзалның пыяладан һәм бетоннан корылган тел корпусы. Аның биеклеге ун метрга җиткән, берьюлы 600 кеше сыйдыра торган зур һәм якты залы башкарылыш ягыннан гадилеге белән аерылып тора. Шәһәр ягыннан да, елга ягыннан да төп фасадларга чамалап кына милли форма элементлары һәм детальләре кертелүе, причалга чыга торган баскыч мәйданчыкларындагы тәрәзәләрнең төсле пыялалар белән бизәлүе, вокзал мәй-даныннан гостиницага керә торган ишекләрнең матур итеп керамика белән рам- лануы «Казан — культура үзәге», «Казан — индустрия үзәге һәм биш диңгез порты» дигән темаларга художниклар В. Гаврилов һәм Т. Крылова белән берлектә башкарылган монументаль паннолар — болар барысы да пассажирларга аларның нәкъ менә Татарстан башкаласына килеп төшүләрен ачык аңлатып торалар.
Үзенең монументаль һәм бер үк вакытта искиткеч якты һәм ягымлы эстетик кыяфәте белән Казан елга вокзалы ансамбле Идел буенда иң яхшылардан санала. Аның авторы Исмәгыйл Гайнетдинов СССР халык хуҗалыгы күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнде. Исмәгыйл Гайнетдинов Татарстанда гына түгел, аның чикләреннән тыш та иң күренекле архитекторлар сафында тора.
Аның күп тапкырлар республика, Бөтенсоюз һәм халыкара архитектура конкурсларында катнашып, югары бәя алуы һәм күп тапкырлар бүләкләнүе дә әнә шул турыда сөйли. 1934 елда, әле гади тезүче инженер һәм институт ассистенты булган дәвердә үк, ул Свердловск шәһәрендә СССР Фәннәр академиясенең Урал филиалы ансамблен төзү буенча иң яхшы проект өчен үткәрелгән Бөтенсоюз конкурсында дүртенче урынны алды һәм 1940—1946 елларда аның архитектура проектлары- Севастополь шәһәре өчен 1941—1945 елгы Беек Ватан сугышы геройларына һәйкәл. Германия Демократик Республикасының Алленштейн шәһәре ечен 2 нче Бело-
Кам1н елга порты Пассажирлар залы.
руссия фронты гаскәрләренең җиңүе хөрмәтенә монумент, фасадларында керамик материаллар кулланып салына торган күпкырлы типовой торак йортлар һәм башка әсәрләре беренче Бөтенсоюз премияләренә лаек булды. 1959 елда Мәскәүнең көньяк-көнбатыш өлешендә торак район төзү буенча эксперименталь проектка үткәрелгән халыкара конкурста иң югары премияне яулап алуы да аның зур иҗади җиңеше.
Ашкынулы һәм тынгысыз характерлы, югары эрудицияле һәм эштә ару-талуны белми торган бу кеше илебез тормышындагы бөтен вакыйгаларга актив катнаша, бүгенге көн белән бергә атлый һәм кызыксынып киләчәккә карый.
Әле Бөек Ватан сугышы бара иде, ә ул. архитектура академигы В. И. Семенов белән бергә, Гитлер гаскәрләре тарафыннан җимерелгән Ростов-Дон шәһәрен торгызу проектын төзүгә катнашты, немец-фашист яулары куылганнан соң торгызыла торган колхоз һәм совхозлар өчен төрле материаллардан торак йортлар салу буенча мөстәкыйль рәвештә дистәләрчә типовой проектлар эшләде. Хәзер бу проектлар буенча Украинада, Белоруссиядә, Смолен- щинада һәм чиксез Ватаныбызның башка бик күп өлкә һәм крайларында меңнәрчә яхшы, уңайлы йортлар салынды. Алар чын типовой йортлар булып калдылар һәм СССР Министрлар Советының төзелеш буенча Дәүләт Комитеты рәсми альбомнарына һәм каталогларына керделәр.
Исмәгыйл Гайнөтдиновның күпкырлы иҗаты турында сөйләгәндә, аның эшчән- легенең тагын бөр ягы турында: илнең күренекле скульпторлары белен берлектә, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы геройларының, күренекле партия, культура һәм сәнгать эшлеклеләреиең исемнәрен мәңгеләштерү өстендә дә эшләвен әйтмичә китеп булмый. Мәсәлән, 1950 елда, атаклы скульптор В. И. Мухина һәм осетин скульпторы С. Д. Тавасиев белән берлектә, ул ике тапкыр Советлар Союзы геройлары Н. И. Столяровның Казандагы һәм армия генералы И. А. Плиенның Орджоникидзе шәһәрендәге һәйкәлләренең архитектурасын иҗат итте. Аның скульптор Каран- диевский белән берлектә иҗат иткән проекты буенча Мәскәү өлкәсенең Хотьково шәһәрендә В. И. Ленинга һәйкәл куелды.
Осетин әдәбиятына нигез салучы, де- мократик шагыйрь һәм мәгърифәтче Коста Хетагуровка 1955 елда Төньяк Осетия АССРның башкаласы Орджоникидзе шәһәрендә куелган монументаль һәйкәл аның иҗатында аерым урынны алып тора. Орджоникидзе шәһәрендә татар архитекторы проекты буенча шундый һәйкәл корылуы чын-чыннан символик күренеш һәм ул Исмәгыйл Гайнөтдиновның халык тра-дицияләрен кулланудагы үз принцибына һәрвакыт тугры калуын күрсәтә. Коста Хетагуровка һәйкәл куйганы һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәте өчен 1955 елның январенда Төньяк Осетия АССР Верховный Советы Указы буенча Исмәгыйл Гали улы Гайнетдиновка Төньяк Осетиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Ә 1958 елда КПССның Төньяк Осетия өлкә комитеты һәм Төньяк Осетия АССР Министрлар Советы Коста Хетагуровка куелган һәйкәл авторларын Ленин премиясенә тәкъдим итте.
Татар халкы тарихында беренче архитектор, художник, педагог һәм архитектура профессорының тормышы һәм иҗаты гаять бай. Аларның барысы турында сөйләү өчен тулы бер монография кирәк булыр иде. Аның утызынчы елларда ук беренче тапкыр татар телендә чыккан басма хезмәтләре — «Сызымнар, аларны таный һәм яза белү», «Шрифт үрнәкләре» дигән китап-лары, үзәк нәшриятларда чыккан тирән эчтәлекле гыйльми һәм тарихи әсәрләре — «Авыл тезелешендә торак йорт» (1948 ел), «Казан татарларының агач биналар архитектурасы» (1960) һәм башка хезмәтләре турында да күп язарга мөмкин.
Исмәгыйл Гайнетдинов шулай ук вакытлы матбугатта да актив катнаша, актуаль темаларга фәнни-теоретик мәкаләләр белән дә еш кына чыгышлар ясый.
Татарстанның, Башкортстанның һәм Төньяк Осетия АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар халкының талантлы улы, архитектура профессоры Исмәгыйл Галие- вич Гайнөтдиновның бәтен тормышы туктаусыз эзләнүдән, тырыш һәм түземле хезмәттән гыйбарәт.
Аның бөтен иҗади эшчәнлеге зур идеяле, тулы канлы сәнгатькә, көчле, тирән мәгънәле образлар, монументаль формалар сәнгатенә омтылу белән характерлы.