Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКЫН ДУСТЫБЫЗ, АКЫЛЛЫ КИҢӘШЧЕБЕЗ


«Социалистик Татарстан» газетасына илле ел тулды.
Октябрь революциясе көннәрендә туган большевистик газеталар, шул җөмләдәй бүгенге «Социалистик Твтарстанпның элгәресе «Эш» газетасы да, хезмәт ияләрен яңа рухта тәрбияләүдә, яшь Совет дәүләтенең эчке һәм тышкы дошманнарына каршы, аеруча, искенең мирасы — наданлык һәм караңгылыкка каршы керәшкә ендәүдә, нәкь Ленин билгеләгәнчә, коллектив агитатор һәм коллектив пропагандист кына булмыйча, коллектив оештыручы буларак та партиянең иң көчле коралына әйләнделәр.
1918 елның 12 мартында татар телендә чыккан беренче совет газетасының исеме < Эш» була. Ул Казан губерна советы янындагы моселман комиссариатының иҗтима- гый-политик газетасы сыйфатында чыга. Бүген һәркайсыбыэ кетеп алган, яратып укыган «Социалистик Татарстан», югарыда әйтеп узганыбызча, үзенең туу тарихын әнә шул «Эш» газетасыннан башлый. Менә илле ел инде ул ленинчыл матбугатның революцион һәм интернациональ традицияләрен дәвам иттереп, коммунизм тезү керәшенең алгы сафларында бара.
«Эш» газетасы Казан большевикларының инициативасы белән оештырыла. Газета редколлегиясенә күренекле революционер — большевик Хәсән Урмаиоа билгеләнә.
Газета үзенең беренче санында басылган «Эш» исемле баш мәкаләсендә барлык эшче, крестьян һәм солдат массаларын революция дошманнарына каршы, царизм һәм беренче империалистик сугыш тудырган ачлык, җимереклек, бөлгенлеккә каршы берләшкән көрәшкә өнди. Совет дәүләтенең иҗатчылык характеры турындагы Ленин фикерләрен чагылдырып, баш мәкаләдә болан диелә:
«...Безнең теләгебез эшче фәкыйрь крестьян хөкүмәтне саклап, халкыбыз эчендә тынычлык, тәртип кертү һәм яңа тормышка кирәкле нәрсәләрне тудыру булачак. Безнең планыбыз эш планы. Сүз дәвере үтте, иптәшләр, инде эш дәвере килде».
1920 елның июнендә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасы оештырылгач, «Эш» газетасы «Татарстан хәбәрләре» дип исемләнә. 1920 елда, матбугат кенендә, газетаның 477 нчв саны «Татарстан» исемендә чыга. 1924 елның маенда ул «Кызыл Татарстан» булып, 19S1 елның S августында «Совет Татарстаны», о инде 1960 елның 27 сентябреннән бирле «Социалистик Татарстан» исеме белән •1ЫТЫП килә.
Газетаның редакторы булып байтак вакытлар күренекле журналист Вәли Шәфи- гуллин эшли. Атаклы татар революционеры Мулланур Вахитов белән бергә эшләгән бу коммунист 1921 елның мартында РКП|б|ның X сьездында катнаша һәм, партиянең Татарстан оешмасы делегатлары труппасында, Владимир Ильич Ленин белән очраша. Бу очрашуда беек юлбашчы татар әдәбияты һәм җирле матбугат белән дә кызыксына.
Газетаның редакторлары булып шулай ук күренекле татар шагыйре, драматург һам җәмәгать эшлеклесс Фәтхи Бурнаш. ялкынлы публицист һәм театр тәнкыйтьчесе Мөхәммәт Персии, партия эшчесе, журналист Салах Атнагулоа, язучы һәм галим Фатих Сайфи-Каэанлы. әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Галимҗан Нигьмәтн, Сафа Дәүләтьяроа, Ибраһим Узбеков, Гвлнм Рябков һем башкалар эшлиләр.
Газетаның даими эшендә, иң якыннан торып, мәшһүр әдип һәм галим Г. Ибра- һимов катнаша. Галимҗан ага газетага яшьләрдән кадрлар әзерләүдә, газета эшенә олы буын язучыларны тартуда һәм үзе дә ялкынлы каләме белән чиксез зур ярдәм күрсәтә.
Көн саен, сәгать саен миллионнар белән иң тыгыз бәйләнештә торып, үз ана телендә сөйләшеп, киңәшеп, фикерләшеп торган шундый халыкчан газетаның илле еллык эшчәилеген кыска бер мәкаләдә яктыртуны мөмкин булмаган бер эш дияр идем мин. Бу тарихчылар эше! Безнең тарихчыларыбыз бу эшне уңышлы гына башкаралар да инде. Матбугат битләрендә, радиотапшыруларда бу данлы юбилейга багышланган эчтәлекле мәкаләләр, истәлекләр шактый булды һәм алда да булыр, әлбәттә.
Ләкин кулга каләм алмый калу да мөмкин булмады. Бик күп истәлекле вакыйгалар, каядыр чал тарих сәхифәләрендә калган беренче хәбәр-мәкаләләребез, очерк- хикәяләребез, шигырь-поэмаларыбыз синең битләреңдә балкып тудылар бит, кадерле «Социалистик Татарстан!»
Шатлыгыбыз да, кайгыбыз да, дәртләнеп кабынуыбыз, илһамлануыбыз да синең битләреңдә булды бит, якын дустыбыз «Социалистик Татарстан»!
Менә өстәлемдә ялкынлы публицист, шагыйрь һәм солдат Гадел Кутуйның 1945 ел башында Берлин юлыннан «Кызыл Татарстан» редакциясенә язып җибәргән нәсеренең кулъязмасы ята. «Берлин юлында очрашу» дип исемләнгән бу парчаның азагында ул елларда газетаның редакторлары булып эшләгән ике иптәшкә кечкенә хат та язылган. Менә ул:
«Үзбәков һәм Рәбки иптәшләр!
Ишетүем буенча, мин җибәргән материаллар сезгә барып җитә икән. «Кызыл Татарстан»нан күчереп бүтән газеталар да басалар икән. «Тетрә, Берлин» дигәнен бүген Ленинград фронты газетасында күрдем, радио аша тапшыруларын да ишеттем. Димәк, файдалы. Менә тагы бер мәкалә җибәрәм... Эшкә дәрт, дошманга нәфрәт туса, шул җитте... Монда яз туа, җиңү язы!»
Сугышчы шагыйрь уз газетасының тавышы ерак-еракларга, Ленинград фронтларына барып җитүен ишетеп шатлана, алга — җиңүгә дәртләнә, җиңү язын күреп илһамлана...
1952 елның көзендә Казанга кайткач, мин өлкән журналист Нәкый Бәхтияров белән очраштым. Ватан сугышы елларында ук «Кызыл Татарстан» редакциясенең хатлар бүлегендә эшләгән бу журналист Муса Җәлил, Гадел Кутуйның фронттан җибәргән кайбер кулъязмаларын кадерле истәлек рәвешендә үз архивында саклаган. Авыру журналист, тормышының соңы якынлашуын сизенеп булса кирәк, әлеге истәлекле кулъязмаларны миңа тапшырды... Бу истәлекләрдән Мусаның фронт шартларында дәфтәр битенә карандаш белән генә язып җибәргән берничә шигырен соңыннан мин Гази Кашшаф иптәшкә бирдем.
Бу һәм шуңа охшаш башка бик күп фактлар газета белән язучылар арасындагы җылы хисләргә төренгән туганлык турында сөйләмиләрмени!!.
Әйе, «Социалистик Татарстан» битләрендә, аның туган көненнән алып бүгенгесенә кадәр, үзенең иҗат җимешләре белән уртаклашмаган, редакция бусагасыннан атлап керүенә якты чырай очратмаган язучы бармы икән!..
Кырык ел вакыт узса да, ул көнне һич онытачак түгелмен. 1927 елның җәй башларында «Кызыл Татарстан» газетасында минем революцион яшьлек романтикасына карата язылган бер очерк-мәкаләм басылып чыкты. Яшь язучы булырга теләү хыялы белән яшәгән 22 яшьлек берәү өчен республика газетасында зур мәкалә белән чыгуның ничаклы илһамландыргыч бер хәл булуын шуны кичереп күрүченең үзе генә белә торгандыр.
Нәкъ шул ук җәйдә «Кызыл Татарстан» газетасының 2000 саны басылып чыкты. Бу уңайдан Мәдәният йорты залында [бүгенге ТЮЗ театры бинасы) чәй мәҗлесе оештырылды. Татар әдәбияты һәм сәнгатенең иң күренекле, атаклы ирләре җыелган бу мәҗлескә чакырылучылар исемлегенә, ниндидер бер бәхетле язмыш белән, мин дә эләккәнмен. Шушы фактның үзе генә дә — зур бер газета коллективының миндәй билгесез яшь берәүне санга санап хөрмәт итүе алдагы зур һәм озын юлга, данлы газета эшенә кабынып дәртләнү өчен җитмәс идемени!..
* Якын дустыбыз, акыллы киңәшчебез 103
Бу мәҗлестәге речьләр, истәлекләрдән бигрәк, халыкның еоекло шагыйре Һади Такташның гаҗәеп бер илһамлану белән шигырь укуы истә калган. Менә ул шигырь:
Ике меңне тутыргансың, «Кызыл Татарстане.
Ә мин
Бүген генә аны ишеттем.
Дөнья куып, бәгырем, йөри-йөри, Тәбрикләргә сине кичектем!..
Сәлам булсын сиңа!
Ак битләрең
Тыгыз юллар белән каралсын, һәрбер битең тарих булып калсын! Исемең эшче илдә дан алсын.
Айга күптән инде миллион тулган, Ә ул үзе аны оныткан.
Бүген саташкан ай. кыш дип белеп, Тон уздырган күктә толыптан.
Ай кебек син ялгыз читтә калма.
Битләреңдә
Миллионнарның бәйлә йөрәген. Миллион күзләр синең биттә йөрсен. Шушы минем сиңа теләгем!
Менә ни очеи якын дустыбыз, акыллы киңәшчебез, остазыбыз «Социалистик Татарстаноның илле еллыгын билгеләп үткән бу көннәрдә кулга каләм алмый калу берничек тә мөмкин түгел иде.