Логотип Казан Утлары
Повесть

ШИННЛЬСЕЗ СОЛДАТЛАР


Т
Барысының йөзләре җитди, борчулы иде.
Ә без. малайлар, бу хәлгә бераз сәерсенеп тордык та, берни булмагандай, яңадан уеныбызны дәвам иттердек. Чөнки, кайда сугышалар, кемнәр сугыша? дип соравыбызга каршы Миңлеәхмәтнең атасы.
— Ерак ул, оланнар, моннан күренми,— дигәч, безнең өчен ул сугышның кызыгы беткән иде инде.
Хәзер утыздан узган акыл белән уйлап карыйм да, ул көнне уеныбызны дәвам иттерү әйбәт булган әле дип, куанып куям. Без уеннан туктаганга карап кына сугыш барыбер туктамас иде бит.
Икенче көнне иртүк авылның ир-атлары, җиккән атларга утырып, авыл буйлап җырлап йөри башладылар.
Китәбез инде, китәбез, Без китмичә, кем китәр? Илне дошманнардан азат Без итмичә, кем итәр?
Менә монысы безгә кызык иде! Агайларның җырларын тынлап, бер адым да калмыйча, аларга ияреп йөрдек без.
Җырлашучы агайларның үз-үзләрен тотышына караганда, алар әле тиз генә тукталмаслар, көн буе шулай йөрерләр, һәм бу кызык кичкә кадәр дәвам итәр шикелле иде. Ләкин алай булмады. Нибары утыз җиде йорттан торган авылыбызны өч тапкыр гына әйләнделәр дә атларын туктаттылар. Җырлар өзелде. Кешеләрнең йөзләре караңгыланды. Елашулар, хушлашулар китте.
Без малайларга шунысы сәер иде: карап торуга зур-зур кешеләр булсалар да, ник балалар сыман итенә икән бу олылар? Ничек инде ул: әле җырла, әле ела? Син тагын шунысын әйт: Миңлеәхмәтнең әнисенә тикле елый бит! Миңлеәхмәт кайчакта киреләнеп чак кына шыңшый башласа да:
— Җылама, улым, җылаган кешенең бәхете булмый аның, — дия иде. Ә үзе... әнә ничек сулкылдап-сулкылдап елый.
Ул елашу, ул саубуллашу, белмим, тагын күпмегә сузылыр иде икән, ләкин шул чак Кече Әшнәк юлыннан авыл советы секретаре Мөсфирә апа килеп җитеп:
— Ярый, иптәшләр, елашмыйк, елаудан мәгънә юк хәзер. Киресенчә. ныграк, каты күңеллерәк булырга "кирәк безгә! Әйдә, матур гына итеп саубуллашыгыз да, озатыйк китүчеләрне!—дигәч, барысы да тынып калды.
Әмма озакка түгел. Мөсфирә апа үзе утырып килгән тарантастан төшеп, атын Хәбир бабайлар коймасына бәйләп килгән арада баягыдан да битәррәк шау-шу, хушлашу, елашу башланды. Ул да түгел, әле генә кешеләрне каты күңелле булырга өндәгән Мөсфирә апа үзе дә, сугышка китәсе абыйсы янына килеп, кычкырып еларга тотынды. (Ул үзе безнең авыл кызы, авыл советында эшләгәнгә күрә генә Кече Әшнәктә яши иде.)
Монысы инде минем өчен чамадан тыш сәер хәл иде. Чыннан да, ничек инде ул, Мөсфирә апаны әйтәм, үзең шундый зур урындагы кеше бул. үзең ела? Ә мин, юләр, андый кешеләрнең күзеннән яшь чыкмый торгандыр, дип йөри идем... Бик акыллыдыр ул, бик башлыдыр дип уйлый идем мин Мөсфирә апаны. Чөнки ул безнең авылда бердәнбер зур белемле — җиде класс тәмамлаган кеше. Авыл халкы да ярата үзен: «Ай-яй, башлы булып чыкты ул кыз, укып та бетерде, сиклитар да итеп куйдылар. Менә күрерсез, районга да берәр нәчәлник итеп алырлар әле шуны»,— дип сөйлиләр иде аның турында. Ә ул, кара, ничек балавыз сыга!..
Әмма, ничек кенә булмасын, башкалар кебек дөньясын онытып, озаклап еламады Мөсфирә апа. ике-өч минут та үтмәгәндер, абыйсы
күкрәгенә сыенып елаганда як-якка шуышып төшкән кап-кара озын толымнарын селтәп аркасына салды да тагын элекке хәленә кайтты Костюмы кесәсеннән челтәрле матур кулъяулык алып, яшьләрен сөрткәч:
— Ярар, иптәшләр, кузгалыйк! — дип, китүчеләргә эндәште. Аннары аты янына китте. Тарантасына утырды. Тагын бер тапкыр, бу юлы барысы да ишетерлек итеп;
— Кузгалыйк, иптәшләр! — диде дә атын районга бара торган юлга борды.
Китәсе кешеләр дә арбаларга утырдылар. Атлар кузгалды һәр ике яктан да яулыклар җилферди башлады. Китүчеләрнең соңгы җыры яңгырады;
Без авылны чыккан чакта
Күтәрелде тузаннар.
Ул-бу булып, кайталмасак, Сау булыгыз, туганнар...
Китүчеләрне тәмам күздән югалганчы карап торганнан сон. моңарчы кул болгап, яулык болгап торган озатучылар, күз яшьләрен сөртә- сөртә, атлар-атламас кына авылга борылдылар.
Иртәдән бирле кызык карап йөргән без малайларга да ничектер дөньяның яме бетеп, аны хәвеф, шом каплап алгандай булып калды.
Күрәсең, безнең йорттан берәү дә китмәгәнгә шулай булгандыр, башта мин сугышына да, китүчеләргә дә әллә ни шаккатмадым Әмма сугыш башлануга атна-ун көн дигәндә әтинең энесе Искәндәр абыйны да районга чакыртып, ана да машинасы белән фронтка китәргә дигән кәгазь биреп җибәрүләреннән соң. дөресен әйтергә кирәк, эшләр хөртиләнде минем Сон, шулай булмыйча! Авылыбызның бердәнбер машинасын йөртүче кеше ич минем Искәндәр абыем! Бөтен колхозның йөген бер үзе ташый дип әйтергә була бит аны Ул да киткәч, колхоз нишли инде? Аннары, колхоз гына түгел, мин дә бар бит әле дөньяда. Ярты гомерем Искәндәр абыйларда үтә ич минем
Әмма беркем дә минем теләк белән исәпләшеп тормады. Тиешле көне килеп җитүгә, абыйны да озаттык. Башкалар көчкә-көчкә генә аерылып киткәнгә күрә. Искәндәр абый да шулай булыр инде дип уйлаган идем. Ләкин ник бер тамчы яшь күрсәтсен Искәндәр абый’ Еламады да, җырламады да. Ни кыстап карасалар да, шофер кешегә ярамый ул әйбер дип. аракыны да авызына алмады. Нәкъ башка көннәрдәгечә, колхоз әйберләрен ташып йөрде-йөрде дә. тәмам китәр сәгате килеп җиткәч кенә, машинасын капка төпләренә куеп, бик әй-бәтләп ашап чыкты. Аннары, машинасына утыртып, үзен озатырга җыелган авыл халкын урам әйләндерде. Аннары, янә капка төпләренә тукталып, барысы белән дә саубуллашты да элек хатыны Нәсиха җиңгине, соңыннан мине кочаклап үбеп:
— Исәп булсам — кайтырмын, кайта алмасам — үпкәләмәссез.— дип, шаяра-көлә машинасын кабызып, китеп барды Хәтта районга кадәр озата барырга теләгән җиңгине дә алмады: — Күпме барсаң да, барыбер бер аерыласы булыр инде, Нәсиха җаным, лутчы шушында 1ына кал,— диде.
Искәндәр абый шулай шаярыпкөлеп киткәч, мин артык борчылмадым Әни дә әллә ни озак еламады, әмма Нәсиха җиңгинең елавына чик-чама булмады инде. Тәмам хәле бетеп, күзеннән яшь. авызыннан сүз чыкмый башлагач кына тукталып, йоклап китте ул...
Ул көнге үрсәләнүенә караганда, жиңги Искәндәр абыйдан башка бер ай да ялгыз яши алмас: я хәсрәтеннән саргаеп үләр, яисә акылыннан язар төсле тоелды миңа. Шуңа курыктым, шуңа бик кызгандым мин аны.
Үскәнче көтәргә туры килмәде
Искәндәр абыйны озаткан көнне, әни белән жиңги бик хафаланганга аптырап:
— Нигә шул тикле елыйсыз соң сез? — дидем мин әнигә. — Немецларны җиңгәч кайта бит Искәндәр абый! Башкалар да кайта. Гомергә китмәгәннәр ич алар! Искәндәр абый үзе еламаганны сез елап торган буласыз тагы, эч пошырып.
Мин бу сүзләрне чын күңелемнән әйттем. Чөнки минем Искәндәр абый, гәүдәгә галәти генә булса да. бик таза, бик куәтле кеше. Авылыбызда гына түгел, бөтен районда сабан туе батыры булып калды ул быел. Икешәр потлы ике герне туп урынына чөеп кенә уйный торган иде. Шулай булгач, мин аның сугышта да немецларны жиңәчәгенә, аннары исән-сау килеш авылга кайтачагына шикләнми идем.
Ләкин әни башкачарак уйлаган булса кирәк, чөнки ул, минем белән бик үк килешеп бетмәгән сыманрак итеп:
— Әй, улым! Яшь шул әле син, сабыйлыгың аркасында аңлап җит-кермисең ул сугыш дигән фетнәнең мәгънәсен!—дип жавап бирде.
— Аңлатып бир алайса, әни?
— Ярар инде, улым, аңламый торуың әйбәтрәк хәзергә. Үсә төшкәч аңларсың әле, исән калсак...
Бу җавабыннан канәгатьләнеп җитмәсәм дә. әнине бүтән борчып тормадым. Рас ул «белми торуың әйбәтрәк» дигән икән, димәк, шулай кирәк дип уйладым. Ләкин...
Әле кар яумаган, әмма җир таштай туңган һәм шунлыктан чамасыз суык тоелган ноябрь кичләренең берсендә әнине колхоз идарәсенә чакырттылар. Үзем генә өйдә калырга куркып, мин дә әнигә ияреп киттем.
Колхоз председателе Самат абый чакырткан булган икән. Без килеп кергәндә, идарәдә үзе генә утыра иде.
— Менә нәрсә. Мәгъсүмә иптәш. — диде ул, кырыс кына итеп. — бүген районнан күрсәтмә килде. Окоп казырга кеше җибәрергә кушканнар. Так...
Шкафтан ул нидер алырга тели иде.
Гәүдәсе кечкенә булганлыктан, элекке председатель утырган урындыктан үрелеп кенә шкафны ачарга буе җитмәгәч, Самат абый өстәлдән азрак читкәрәк куелган шкаф янына үзе барды. Аннары яңадан урынына килеп утырды да. ябалакныкына охшаган түгәрәк, зур күзләрен безгә текәп, дәвам итте:
— Разнарядка буенча, безнең колхоздан егерме бер кеше окоп казырга барырга тиеш. Сиңа да шунда барырга туры килә. Бар. хәзер кайт та әзерләнә башла! Берсекөнгә юлга чыгарсыз.
— Минем йорт-җирем, терлек-торышым нишли ди соң инде, Самат абый? Равилемне кайда калдырыйм мин?—диде әни. тәмам коты алынып.
Ә мин куркуымнан еларга ук тотындым. Соң. шулай булмыйча! Менә монда да өйдә үзем генә калырга курыкканга килдем бит мин! Әни киткәч, бер үзем нишләрмен?.. Ах. чулак шайтан! Председатель булып эшләргә тотынганына әле бер ай бар микән, кара, ничек итеп бугазын киерә башлаган! Элек — сугышка кадәр амбар-урам каравылчысы булып эшләгән чагында — бер дә алай түгел иде. Ир-ат сөйләш
кәндә, авыз ачарга да кыймыйча, башкаларны тынлап кына тора, хәтта төчкерәсе килгәндә дә читкә китеп төчкерә торган иде. Ә хәзер...
Тик .мин юкка гына әтәчләнгәнмен икән. Барысын да уйлап, хәл итеп куйган булып чыкты Самат абый.
— Беләбез, барысын да беләбез, Мәгъсүмә иптәш. — диде ул, әнинең каршы килүенә һич тә исе китмичә. — Бер дә борчылма, барысы да хәл ителгән. Син дә хафаланма, наным Равил. Бер сыерың, ике сарыгың бармы әле синең, Мәгъсүмә иптәш?
— Әйе, —диде әни.
— Значыт, менә болай, Мәгъсүмә иптәш: хайваннарыңны да. Равилеңне дә килендәшең Нәсихага калдырасың, ул карый торыр. Ә өеңне бикләп торасың. Бәрәңгеңне генә идән астында калдыра күрмә. Ягылмаган өйдә өшер ату. базыңа тутырып куй.
Менә бит нинди кеше икән ул Самат абый! һәр ягын уйлап-үлчәп куйган бит. Әле ярый бая теге уйларымны кычкырып әйтмәдем. Югыйсә...
Хәзер инде мин әнинең китүенә дә каршы түгел, ул үзе дә ризалашыр дип көттем. Әмма, гомер-гомергә җитәкчеләр алдында куркып, калтыранып тора торган оялчан, юаш кеше булса да, бу юлы ризалык бирергә ашыкмады
— Алай итеп мәшәкатьләнгәнче, окопка Нәсихәның үзен генә җибәрү мәсли.хәтрәк булмасмы соң? —диде ул. — Аның бала-чагасы да юк. миңа караганда яшьрәк тә, тазарак та.
Караче, әни дөрес әйтә ләбаса, чыннан да, шулай ич!
Ләкин Самат абый бу мәсьәләне дә алдан ук уйлап куйган булып чыкты
— Беләбез. Мәгъсүмә иптәш, барын да беләбез. — диде ул.— Анысы да уйланган. Әмма Нәсихәны окопка җибәреп булмый. Ул монда кирәгрәк. Галәви ике көннән фронтка китә, менә шуның урынына заф.хуз итеп куябыз Нәсиханы.
Менә сиңа кирәк булса! Галәви абыйның бер күзе кылый бит аның. Андыйларны сугышка алмыйлар дип әйткәннәр иде ләбаса
— Башка кеше юкмыни соң Галәви урынына? — диде әни, әле һаман да ризалашасы килмичә.
— Син соң кемне куяр идең? Я, әйтеп кара! Или үзеңне генә зафхуз итикме әллә? Мин аңа да каршы түгел, булдыра алсаң. Әмма башка кеше юк!
— һей, Самат абый! — диде әни, куркуга төшеп —Завхуз булырлык кешеме сон инде мин, ике класс белем белән Миннән башлырак кешеләрнең дә күбесе буталып бетә бит ул эштә. Юк. юк, авызыңны да ачма, анда эшләп башны җибәргәнче, лутчы акупка китәм мин. Түлке әйтүем шушы. Самат абый, син авылның хуҗасы, малайга син дә күз-колак бул. Килендәшнең карахтеры тырт-пыртрак аның, малайга бер бер хәл ясый күрмәсен.
— Син алай ук каты куйма мәсьәләне, Мәгъсүмә иптәш Прсидәтел дигәч тә, мин малайлар карап йөрергә әбәзен түгел. Ну, шулай да борчылма артык Кулдан килгәнчә тырышырбыз.
Аннары әни мине җитәкләде дә кайтырга чыктык.
— Курыкма, әни,— дидем мин идарә күтәрмәсеннән төшкәч, аны юатырга тырышып, — өч айга ничек тә түзәрсең. Җиңги ярата ул мине, хайваннарны да ач итмәбез, ничек тә карарбыз. Бәлки сугыш та бетеп куяр әле.
— Әй, улым, —диде әнн, барган унайга башымнан сыйпап.— ниләр генә әйттең иде дә бит бетсә! Алай тиз генә бетәр чамасы күренми шул эле ул афәтнең Мәскәүгә якынлаша ди анда нимесләр, һаман безнекеләрне куып киләләр, ди Бигрәк бәхетсез заманага туры килдең шул, балам!
— Миңлеәхмәт белән Фәрзетдиннең әниләре дә барамы соң ул окопка?
Болай соравымның сәбәбе шул: әгәр әни «Алар да бара» дисә, мин аны: «Алай булгач, нигә мине генә бәхетсез дисең, дөньяда бер мин генә түгел ич әле ялгыз калучы», — дип юатмакчы идем. Әмма мин көткәнчә булмады: Миңлеәхмәтнең дә, Фәрзетдиннең дә әниләре окопка бармаячак икән.
— Аларның аталары сугышта шул, улым,— дип жавап бирде әни, мин нигә бармый соң алар, дип сорагач. — Әтиең сугышта булса, мине дә җибәрмәсләр иде дә бит...
Минем әти миңа өч тулып дүртенчегә киткән елны үлгән. Шунлыктан моңарчы мин аны белмәдем дә, юксынмадым да. Ә менә хәзер, эшләр болайга киткәч, әтиле буласым килә башлады. Бик-бик кирәк иде ул миңа хәзер. Нигә яшереп торырга, үлгәч-үлгәч, фронтка китеп үлмәвенә дә хәтерем калды.
Сугыш!.. Шулай итеп, аның нәрсә икәнен белү өчен, үскәнче көтәргә туры килмәде миңа. Бүген колхоз идарәсеннән өйгә кайтып барганда ук тоя башладым мин аның мәгънәсен... Мине һәм минем шикелле бик күп балаларны әнкәләреннән аерырга чыккан бәла икән ул.
Их, әнием булса...
Самат абый әйткән көнне әниләр окоп казырга китте, ә мин Нәсиха җиңгиләрдә калдым. Шул ук көнне, авылның ир-атлары сугышка китеп беткәннән бирле ат җигеп йөри башлаган Фәйрүзә апа белән Мәүлиха апаларны кушып, Самат абый безнең тезмәдәге барлык печәнне җиңгиләргә күчерттерде. Хайваннарны да аларга алып килдек. Шуннан башка үзгәреш булмады. Әнине дә әллә ни юксынмадым, күңелсезләнмәдем дә ул көнне. Ә кичен, җиңги пешергән токмачлы ашны ашап җибәргәч, минем эшләр бөтенләй шәбәеп китте. Ихтимал, сугыш башланганнан бирле андый тәмле аш ашаганым юклыктан шулай булгандыр инде.
Аштан соң, җиңги табак-савытларны җыештырган арада, мин аларның йонлач бохар песие белән уйнадым. Аннары җиңги пружиналы тимер караватка урын җәйде дә йокларга яттык.
Белмим, җиңгинең җылы куены шулай рәхәт булгандырмы, әллә йомшак караватка яткангамы икән — башым түшәккә тию белән йокыга киткәнмен, йоклаганда бик матур бер төш тә күргән идем дә, тик нинди төш икәнлеге хәтеремдә калмаган.
Ә менә иртән җиңгинең мине ничек итеп йокыдан уятуын аерым- ачык хәтерлим.
Үзебездә соң гына, кояш тәрәзәбез каршындагы алмагач биеклеге күтәрелгәч кенә тора идем мин. Ә безнең ул алмагач кечкенә түгел, юанлыгы минем беләктән чак кына кайтыш аның. Озынлыгы да ярыйсы гына: миннән ике тапкыр биегрәк. Әгәр инде кояш шул алмагач башына менеп җиткәч тә торасым килми икән, әни ул чакта да бер сүз дә әйтми торган иде.
Күрәсең, әнә шулай туйганчы йоклап өйрәнелгәнгәдер инде, теге көнне иртүк, әле көн яктырганчы ук, җиңги үзенең нык, йомры куллары белән беләгемнән эләктереп:
— Равил, тор инде, тор, тор!—дип йолыккалый башласа да, башта күзләремне ачасым килмәде. Әмма ул: —Ах, әле син шулаймы?.. Торасыңмы, юкмы? Хәзер сөйрәп урамга чыгарып ташлыйм бит! —дип ныклап ук ачуланырга керешкәч, җылы түшәктә яту бик-бик рәхәт булса да. тизрәк торудан башка чара калмады.
Әле һаман да йокы исереклегеннән айиып житә алмыйча, өс-башымны киенгән арада җиңги мина:
— Хәзер озаклап йоклар заман түгел, малай, ан бул аны! Хәзер сугыш вакыты, авыр чак. Бүгеннән алып, укуыңны да ташларга кирәк булыр. Әнә, сугыш ’беткәч укырсың! — диде
Шушы сонгы сүзен әйткәнче, башыма таяк белән сукса, мең өлеш артык булыр иле. Ни уйлап әйтте икән ул моны? Сугыш дип, ничек укуымны ташлыйм ди инде мин? Булмаганны! Укымагач, ничек шофер булырмын сон? Искәндәр абый кебек шофер буласы кеше ич мин'..
Ачуым килгән иде, түзә алмадым, тоттым да
— Әбиең сызгыра беләме, жиңги? Бабаң утырмага килсен яме! — дидем тегеңә. — Әйтмә дә. сөйләмә дә, укыйм булгач — укыйм!
Җиңги миннән мондый кискен жавап көтмәгән иде булса кирәк: болай да зур зәңгәр күзләрен тагын да зуррак ачып, гажәпләнеп. байтак вакыт мина текәлеп карап торды. Башка чакта бик матур иде аның ул зәңгәр күзләре Искәндәр абыем башка кешегә түгел, нәкъ менә шушы зәңгәр күзле Нәсиха җиңгигә өйләнгәнгә куанып, малайлар арасында горурланып йөри идем. Әмма бу юлы нигәдер ямьсез, куркыныч булып күренде җиңгинең күзләре, һәм мин жиңги үземне я бик нык орыша, яки тотып кыйный хәзер дип көттем. Тик эш алай зурга китмәде: күрәсең, мин-бала белән булашып, вакланып торасы килмәгәндер инде.
— Ә мин әйтәм укымыйсың! — диде ул, ипләп кенә. — Укыр чак түгел хәзер. Әллә сезнең ул хайваннарны мин карар дип беләсенме? Көт аллаңнан! Әнә, ишек катында фләге бар. хәзер шуны тукта, башта бар. тәрәзәдән кара әле, кар яумаганмы анда?
— Юу-у-ук, — дидем мин, барып урамга карагач.
— Алайса фләгене алып чыгып арбага утырт та су апкайт! — диде жиңги, кырт кисеп. — Хайваннарыгызны эчерәсе булыр Аннары абзар ларны жыештырырсың. Ишек алдын да себерергә кирәк. Тиресләрен дә түгәрсең.
Гомеремдә бу тикле эш эшләргә туры килгәне булмаса да. мин болан итәргә уйладым: суны тиз генә алып кайтам да ишек алдын себереп ташлыйм. Аннары ялт кына ашап алам да мәктәпкә йөгерәм Ә абзарны төштән соң, мәктәптән кайткач, җыештырам. Иптәшләр белән уйнарга вакыт калмый инде калуын, ләкин нишләмәк кирәк' Әнә бит, жиңги әйтеп тора: уен заманы түгел, ди.
Шулай итеп, җиңгинең дә күңелен күрмәкче, укуымны да дәвам итмәкче идем, һәм бу минем өчен әллә ни кыен да булмас шикелле иде. Әмма гел син теләгәнчә генә булмый икән шул. Кая ул'
Арбаны яр кырыена куеп, яр астыннан суны яртышар чиләкләп ташып, фляганы тутырганчы гына ла дөнья хәтле вакыт үткән булып чыкты. Ә арбаны дынгырдык юлдан көч-хәл белән җиңгиләргә алып кайтып җиткергәндә, ачуым да килмәгәе, төш җитә язган нде инде. Шулай да минем өмет тәмам өзелмәгән, сонга калып булса да. мәктәпкә бармакчы идем. Кичә дә. башта әнине озатып, аннары җиңгиләргә күченеп йөреп, дәрес калдырган кеше ич мин
Тик бу ниятем дә барып чыкмады. Тирләп-пешеп капка төбенә кайтып туктавым буллы, жиңги мине пыр тузып орышырга тотынды. Имеш, эчендә җаны булган кеше бу тикле озак йөриме соң тиккә генә түгелдер бу, юлда уйнап йөргәнмен, янәсе... Китте тезеп, китте тузынып — чыда гына!
Кара инде син аны. ә? Мин. ярылырга җитешеп, ашыгып йөргән булам, ә ул әнә ни кылана! Их, әнием булса' Болай кадерсезлектә йөри торган кешеме соң мин?..
Җиңги шулай пыр китереп ачуланып торгач, мәктәп кайгылары китте миннән. Ничек итеп курыкмыйча ул турыда сүз куагатмак кирәк?
Күңелемнән тотып ашарлык дәрәҗәдә ачулансам да, тыштан берни дә сиздермәдем җиңгигә. Тамакка капкалап алдым да калган эшләргә тотындым. Алары су алып кайту кебек читен дә булмады, әллә ни озакка да бармады. Кичке якта уйнарга да бераз вакыт калды әле.
Ул көнне без — Фәрзетдин, Миңлеәхмәт, мии — ындырда ашлык сугучылар янында булдык. Чөнки, әле кар төшмәгәнлектән, чана шуып булмый, тәгәрмәч тәгәрәтеп уйнарга да салкын. Ә ындырда, салам арасында, рәхәт. Күпме телисең, шул чаклы уйна! һәм без. туйганчы ук булмаса да, шактый уйнадык. Салам тарттыручы атның салам бәйли торган бавына тотынып, чабышып та йөрдек; ат куучы апаларны ял иттереп, алар урынына атларын да кудык; көлтә ташучыларга утырып, кырга кибән янына да барып килдек. Кыскасы, рәхәтләндем мин ул көнне. Җиңги янына тәмам караңгы төшкәч кенә кайттым һәм. нигә яшереп торырга, кушып калдырган эшләрен эшләп куйган өчен мактар да әле үземне дип өметләнгән идем. Әмма өметем акланмады.
— Кушкан эшләрне үтәвең яраган анысы. — диде ул. ишектән килеп керүемә үк. — ә менә шушы вакытка тикле уйнап йөрүең өчен нишләтергә инде сине?! Әйтмәдеммени мин сиңа, хәзер сугыш заманы дип. Гел әйткәнне генә эшләргә дигәнмени сиңа! Беләсең ич минем эштә икәнне, бәрәңге әрчи торсаң, кулың корыр идемени? Ярар, искә алырмын әле мин боларны, табармын мин сиңа эш...
Ә мин. юләр, иртәгә мәктәпкә барырга да рөхсәт итәр әле җиңги дип өметләнгән идем тагы. Көт болай булгач, җибәрер, җибәрәме соң!
Әнә шулай уйладым да. картлар әйтмешли, бу шайтаннан барыбер иман алып булмас, ахры, дип, гомеремдә ул нәрсәгә кулым бармасын белсәм дә, тәвәккәлләп:
— Мин сиңа бала-чага түгел, жиңги, ачуымны кабартып торма, яме! Эшләгән эшнең кадерен белмисең икән, тотармын да өеңә ут төртермен, — дидем.
Яхшылык белән ярый алмагач, куркытып, усаллык белән җиңеп булмасмы дип уйлаган идем. Әмма соңыннан ник авыз ачканыма үкенеп бетә алмадым.
— Әһә, әле син шулаймы! Аш белән атканга таш җибәрергә җые-насынмы!— дип, гөлт итеп кабынып китте дә тотынды җиңги кыйнарга. тотынды кыйнарга — җанымны ала язды, һәм әйтте:
— Әгәр тагын теш агартып шундый сүз ычкындырасы булсаң, болай гына калдырмам, билләһи, үтергәнче сугам!—диде.
Нигә шулай тиз. танымаслык булып үзгәрә икән бу җиңги? Моңарчы мин аңардан да матуррак кеше юктыр бу дөньяда дип йөрдем бит. һәрвакыт елмаеп кына тора, ипләп кенә сөйләшә торган иде ул. Бигрәк тә Искәндәр абый белән сөйләшкәндә ярата идем мин аның тавышын: шундый йомшак, шундый җылы итеп әйтә иде сүзләрен, күңелләр әллә ничек рәхәтләнеп китә дә тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора иде.
Хәзер дә шул ук жиңги бит инде югыйсә: буе да, сыны да шул ук — бар жире элеккечә. Әмма, шулай булса да, ул инде Искәндәр абый вакытындагы жиңгигә тамчы да охшамаган. Иөзе караңгы, тавышы ямьсез. Зур зәңгәр күзләренең дә нуры качып, ничектер тоныкланып калган...
Эшләр болайга киткәч, бүген мине ашатмас та инде бу. дип уйладым мин Ләкин, белмим ни хикмәт булгандыр, элекке хәленә үк кайтмаса да. кинәт әйбәтләнә төште җиңгәм;
— Бар. Равил, кече якка кер дә аша!—диде.
Үзе урын жәяргә тотынды.
Мин тамакны туйдырып олы якка чыкканда, җиңги инде чишенеп урынына яткан, әмма йокыга китәргә өлгермәгән иде әле.
— Кил, Равил, ят! —диде ул, минем идән уртасында кыюсыз гына басып торуымны күргәч. — Кил, ят, ачуым бетте инде.
Шулай дисә дә, шикләнебрәк кенә янына барып ятуым булды — жинги үземне кочаклап та алды. Аннары, гафу үтенгәндәй итеп:
— Үпкәләмә инде син. яме? Ачуым бик килгән иде шул . Үзең дә инде, шундый чакта шулай дип торасың аны, — диде.
Мин дәшмәдем. Болай җайланып киткәч, җиңгигә ачуым сүрелгән, шул ук вакытта гаепне үз өстемә алырга да күңелем тартмый, чөнки ул суккан урыннар әле дә авырта иде.
— Ярар, бетсен ул, Равил, — диде җиңги, эссе, йомшак куллары белән әле һаман мине кочаклаган килеш, — онытыйк без бүгенге хәлне, яме?
Шулай диде дә ике битемне үбеп алды. Мин нигәдер жингине кызганып куйдым да, тынычландырмакчы булып
— Борчылма, җиңги! Ачу саклый торган гадәт юк миндә. — дидем— Күптән оныттым инде мин син кыйнаганны. Курыкма, сәвиткә дә барып чакмам Үзем гаепле булганмын инде, җиңги
— Әйе шул Беләсеңме нәрсә, Равил?..
Ул нидер әйтмәкче иде, ләкин тыелып калды һәм ни турындадыр уйланып ятты.
— Беләсеңме, Равил,— диде аннары. — бүген Мәдинә апаң килде бит безгә. «Равил нишләп мәктәпкә бармады?»— ди.
— Син ана ни дидең сон. җиңги?
— Ашыкма, тынла яхшылап! Мин ана «Равил үзе барырга теләмәде, укыйсым килми дип әйтте». — дидем.
— Нигә алай дип әйттең, җиңги? Минем укыйсым килгәнне беләсең ич.
— Нигә алай әйттемме? . Шулай кирәк булды. Әйтелде бит инде сина, укуыңны ташларсың дип Әйттем бит. укудан башка да эш җитәрлек дип Иртәгәдән мин зафхуз булып эшли башлыйм, көннәр буе амбарда булырга туры киләчәк. Шулай булгач, йорт-җир эшләре гот сина гына кала.
Шунда тукталып, җиңги тагын бераз уйланып ятты да, тавышын йомшарта төшеп, дәвам итте:
— Мәдинә апаң иртәгә дә килер әле, киләм дип китте. Әгәр, ник укырга йөрмисен, дип сораса, укыйсым килми диген. Нигә укыйсын килми дисә, әнине окопка җибәрмәсеннәр иде, шуна укымыйм, диген Ниләр генә әйтеп куркытырга тырышсалар да. курыкма, сине берни эшләтә алмый алар. Түлке, кара аны, бу сүзләрне мин әйтте дип ычкындыра күрмә! Алай-болай мин әйтте дип әйтә калсаң, иман заты көтмә, бүгенге шикелле генә итмәм, бер бирүдә тынсыз ясармын. Ишеттеңме?
Ишетмәгән кая инде! Җилекләремә үтте! Әмма «ишеттем» дияргә телем бармады. Күрәләтә ялган сөйләр өчен үз азызым белән ризалык бирәсем килмәде
— Ишеттеңме? — дип кабатлады җиңги.
Ул моны шундый кискен итеп әйтте, җавапсыз калу һич тә мөмкин түгел иде.
— Әй-е-е, — дидем, сузып кына, — ишеттем, җиңги.
— Нәрсә ишеттең?
— Шул син әйткәннәрне инде.
— Яле, мин нәрсә дидем, кабатла әле!
Нишлисең, ул әйткәннәрне кабатлап чыгарга туры килде.
— Менә шулай! — диде җиңги, кырыс кына. — Онытма, Мәдинә апаңа да шуларны әйтерсең!
Бары шуннан соң гына тынычлангандай булды ул һәм. караватны сытарлык дәрәҗәдә шыгырдатып, стенага таба борылып ятты
Күрәсең, көндез эшләп, кичен минем белән булашып ул да шактый талчыккан булгандыр инде, биш-ун минут дигәндә пуфф-пуфф итеп йоклап та китте. Ә мине, ни тырышсам да, тиз генә йокы алмады. Шушылай бәхетсез булып дөньяга килүем өчен башта үземне-үзем орыштым. Аннары, сугышка тикле генә булса да яшәп, үлгәч-үлгәч, сугышка китеп үлмәгәне өчен тагын бер тапкыр әтигә үпкәләдем. Самат абый белән аяк терәп сөйләшмәгәнгә, мине шушылай кеше кулына калдырып киткәнгә әнигә дә хәтерем калды. Ул окопта булганга болай кимсетелеп йөрим бит инде мин. Югыйсә бу жиигигә әйләнеп тә карыйсы кеше түгел. Ник кадалып китми шунда... Их, әни өйдә булса!.. Кат-кат уйлый торгач, боларның барысына да сугыш гаепледер, ахрысы, дигән фикергә килдем дә Гитлерны каргарга керештем...
Барыбер минемчә булды
Ул көнне дә жинги мине иртүк уятты һәм, тагын шулай караватында яткан килеш кенә, мин эшләргә тиешле эшләрне санап чыкты. Алда әйтеп үткән эшләрдән тыш, мин бүген, олаучылар колхоз болыныннан кайтканны саклап торып, аларның йөкләреннән печән йолкып алып кайтырга да тиеш булдым.
Әнә шул хәл аеруча борчуга салды мине. Сон, шулай булмыйча! Күрәләтә урлау була бит инде ул, йөк өстендә хужасы утырачак ич аның. Аннары кешенең энәсенә дә кагылган малай түгел ич мин. Яшелчә каравылчысы Хәбир бабай төшке ашка өйләренә кайтып киткән чакларда башка малайлар кыярга кергәндә дә. алар өчен оялып, читкә йөгерә торган идем. Әни шулай өйрәтте мине.
— Нәрсә генә эшләсәң дә кичерергә булыр, — ди торган иде ул миңа, — әмма кеше әйберенә кагылсаң, әни дип тә әйтмә, яныма да кайтма!
һәм чыннан да бездән ике өй аркылы гына булган Фәйрүзә апаларның бакча рәшәткәсе буенда ук күзләрне кызыктырып торган чияләренә дә кагылганым булмады.
. Ә бүген мин күрәләтә печән урларга тиеш. Башыңа төшкәч, башмакчы буласың, дип тиктомалга гына әйтмәгәннәр, күрәсең. Бүген тагын кичәге хәлнең кабатлануын теләми идем. Башка эшләрне тиз- тиз генә эшләп ташладым да, курка-курка гына булса да, бау тотып, печәнчеләр каршынаавыл башындагы үр буена киттем. Җиңги шулай кушты.
— Тау менгәндә олаучылар йөк өстеннән төшәләр дә арттан бара башлыйлар, — диде ул. — Менә шул чакта иң беренче йөкнең аргы ягыннан килеп йолкы да читкә ат печәнне. Беркем дә күрмәс. Аннары, олаулар үтеп киткәч, жыеп алып кайтырсың...
Әйе, аның сүзе дөрес булып чыкты: Фәйрүзә апа да, башка олаучылар да, үргә житкәндә йөкләреннән төшеп, артка калдылар. Иң алда Фәйр\зә апа йөге. Нишләргә? Күрсә, ачулана бит инде ул. Ә минем аны ачуландырасым килми. Чөнки мин аны үз апам күк яратам. Кечкенә чагымда, әни эштә вакытларда мине карап, тәрбияләп торган кеше ул. Ул чакта Фәйрүзә апа үзе дә әле яшь, нибары ун- унберләрдә генә булган Ә шулай да мине караган, ташлап китмәгән. Хәзер дә бик ярата әле ул мине. Инде мин менә шул үземне туган энеседәй күреп яраткан Фәйрүзә апаны ачуландырырга тиеш. Эшме соң инде бу, ә?!.
Мии шулай уйлап торган арада, Фәйрүзә апаның аты минем янга килеп тә житте, узып та китте. Әмма печән йолкырга кулым бармады.
— Нишләп йөрисең монда, энем, бу суыкта? — диде Фәйрүзә апа, мине күреп алгач.
Аның башка чакта ап-ак йөзе, күрәсең, суыкта, жилдә эшләп йөргәнгәдер инде, бүген чиядәй кызарып киткән, ә аксыл-сары чәчләре шәленнән чыгып, тузгып тора иде.
— Җиңги сезнең йөкләрдән печән йолкып алып кайтырга кушкан иде, — дидем мин, алдашырга телем бармыйча.
— Ә-ә, шулаймыни? Нигә йолыкмадың соң?
— Ачуланырсың дип курыктым.
— Дөрес иткәнсең, энем. — Фәйрүзә апа тигез тешләрен күрсәтеп, ягымлы гына елмаеп куйды һәм:—Тпру!—дип атын туктатты да, йөгеннән йолкып, мина бераз печән бирде.
— Менә, алып кайт, энем, җиңгәңә. Аның өчен бирүем түгел. Җәй буе кеше печән җыйганда йоклап ятты ул. Искәндәр абыең киткәннән соң әллә нишләп бик гамьсезләнеп калды. Сине кызганып бирәм мин бу печәнне.
— Рәхмәт инде, Фәйрүзә апа.
— Ярар, зур үс, энем. Әниеңне сагынасыңмы?
— Сагыиа-ам, Фәйрүзә апа.
— Сагына торгансыңдыр шул, җиңгәң бик коры кеше бит синең. Ярар, чыда инде, энем, ничек тә түз. Солдат бит син хәзер, солдат түзәргә тиеш ул.
— Нинди солдат булыйм ди инде мин, Фәйрүзә апа? Солдат булсам, сугышта булыр идем, болай бер уч печән теләнеп йөрмәс идем.
— Юк, энем, солдат син хәзер. Сугыш вакытында бөтен кеше солдат була. Барыбин да солдат без хәзер
Мин теге печәнне күтәреп кайтып кергәндә, җиңги ишек алдында Мәдинә апа белән сөйләшеп тора иде Укытучымны күргәч, җаннарым рәхәтләнеп китте Әниемнән кала иң яраткан кешем ул! Беркайчан да, беркемгә дә ачуланмый, һәрвакыт йомшак кына, ягымлы гына сөйләшә Хәтта кайбер балалар дәресләрен белмәгән чакларда да кызып китми, ипләп, ашыкмый гына аңлата. Белмим, үземә генә шулай тоеламы икән, ул мине бик якын итә.
Менә ул, миңа карап, һәрвакыттагыча .матур итеп елмайды да әйтте:
— Без синең турыда сөйләшә идек әле, Равил Җиңгәң әйтә, Равил укуымны ташлыйм дип әйтә, ди. Чынмы бу сүз?
Нишләргә инде? Нәрсә дияргә бу Мәдинә апага? Укыйсым бнк-бик килә торып, ничек итеп укымыйм дип әйтергә?
Ни дип җавап бирергә дә аптырап, җиңгинең күзләренә карадым һәм шундук кичә ул әйткәнчә әйтүдән башка юл булмавын төшенеп алдым. Чөнки ул теге зур зәңгәр күзләренең агы белән шундый итеп карап тора, әгәр дә мәгәр Мәдинә апага дөресен сөйләп бирсәм, мине шундук кабып йотар төсле.
— Укымыйм инде мин, Мәдинә апа, —дидем мин.— Укыйсым килми.
— Нишләп! — диде Мәдинә апа. кинәт сискәнеп китеп.
Миннән мондый җавап көтмәгән иде булса кирәк, ул тәмам аптырап калган иде:
— Ничек инде ул «укыйсым килми?» Класста иң яхшы укучыларның берсе ич син. Ни дигән сүз инде бу?
Мин башымны иеп, борынымны лыш-лыш тартып, ни әйтергә дә белмичә, өнсезләнеп тора бирдем.
— Әллә җиңгәң укытырга теләмиме? Яшермә, дөресен әйт’ —диде Мәдинә апа, таләпчән итеп.
Әйтерсең дөресен! Әйтеп кара'
— Юк, җиңги түгел, үземнең укыйсым килми, әнине окопка җибәр-мәсеннәр иде, — дидем мин, тәмам елар чиккә җитеп һәм тагын җиңгигә күз төшердем Бу юлы аның йөзе ай да кояш иде, хәтта күзләре дә көлеп тора шикелле тоелды
— Менә, Мәдинәкәй, әйттем бит мин сиңа!—диде ул, куанычыннан нишләргә белмичә. — Әйттем бит, үзе укырга теләми дип. Шулай булгач, мин аны нишләтим ди? Үз малаем түгел бит, тотып кыйнап булмый ич аны!
Ничектер шулай килеп чыкты, җиңгинең күз алдында ялганлап, авыз ерып торуына жен ачуларым кузгалып китте.
— bl-ы, кыйнамассың син? Кичә ничек кыйнаганыңны оныттыңмыни? — дигәнемне үзем дә сизмичә калдым. Аннары, үз сүзләремнән үзем куркып, еларга ук тотындым.
— Әй, Нәсиха, Нәсиха! — диде Мәдинә апа. — Ничек оялмыйсыз сез шушылай алдашып торырга?.. Ярар, анысын соңыннан тикшере- без. Ләкин, карагыз аны, балага кул тидерәсе булсагыз, жавабын бирергә әзер торыгыз! Ә син, Равил энем, иртәгә үк мәктәпкә кил. Курыкма жиңгәңнән, кил, ярыймы!
Шулай диде дә, җиңгине тагын бер кат кисәтеп, капкага юнәлде, ә мин шикләнеп җиңгигә карадым. Анын күзләре яңадан нурсызланып калган һәм ул мине ботарлый башлаудан үзен бик зур кыенлык белән генә тыеп тора иде.
Мондый чакта җиңги белән нкәүдән-икәү калу шактый хәвефле иде. Шунлыктан тиз генә Мәдинә апа артыннан йөгердем. Куып житеп, җиңеннән тоттым да:
— Апа, мин җиңгиләрдә кунмыйм бүген, куркам мин аннан,— дидем.
Мәдинә апа, нишләргә икән инде синен белән дигәндәй, бер мәлгә аптырабрак торды да:
— Ярар, Равил, әйдә, мин сине үзебезгә алып кайтам. Минем янда кунарсың, — дип Хәбир бабайларга алып китте. Ул үзе безнең авылныкы түгел, Чистай ягыннан килгән, ә Хәбир бабайларда фатирда тора иде.
Мәдинә апа минем хәлне сөйләп биргәч, Хәбир бабай да, карчыгы Мәфтуха әби дә башта мине бик кызгандылар, аннары хәзинәләрендә булган ризыклары белән әйбәтләп туйдырдылар. Аннары йокларга яттык.
Әмма мин тагын тиз генә йоклап китә алмадым. Күңелгә әллә нинди борчулы уйлар килә: мина үч итеп, җиңги хайваннарны ач калдырмады микән, дип тә уйлыйм; бүген ярый, монда, Хәбир бабайларда ятам, әмма иртәгә кайда кунармын, дип тә борчылам. Ләкин, барыннан да элек, әни өчен кайгырам, аны сагынам. Ул бичара кай- ларда икән хәзер? Көнозын туң балчыкны казып бик арый микән? Алар окоп казый торган җиргә немецлар бик якын түгел микән? Ул да мине шушылай минем кебек сагына микән?..
Иртән Мәдинә апа белән мәктәпкә баргач та күңелем укуда булмады. Кичәге уйлар һаман йөрәкне тырнап торды.
Дәресләр беткәч, иптәшләрем өйләренә таралышты, ә мин партамда утырып калдым. Кая барыйм соң?
— Бер дә борчылма, Равил! — диде Мәдинә апа, яныма килеп.— Бар, безгә кайт та шунда утырып тор. Ә мин хәзер идарәгә барам. Анда Мөсфирә апаң килгән булырга тиеш, чакыртып җибәргән идем. Курыкма, барысын да рәтләрбез, әллә кая сикерә алмас җиңгәң. Сугыш заманасы булса да, Совет властеның аңа җитәрлек кенә көче бар анын...
Хәбир бабайларга кайтып, берәр сәгать утырдым микән, Мәдинә апа белән Мөсфирә апа да килеп җиттеләр. Мөсфирә апа хәзер авыл советы председателе булып эшли иде инде.
— Әйдә, энем, — диде ул миңа, килеп кереп Хәбир бабайлардан исәнлек-саулык сорашканнан соң, — киен, хәзер җиңгәң янына кайтарып куярбыз сине.
— Кыйнар дип кенә куркам мин аннан, Мөсфирә апа, —дидем мин. бишмәтемне кия-кия.
— Без аның белән бик ныклап сөйләштек инде, курыкма, энем, тимәс Әгәр ялгыш кына кул тидерсә дә, килеп Мәдинә апаңа әйт. Белербез без аны нишләтергә.
Без өчәүләшеп килеп кергәндә, җиңги идән-сәке юып йөри иде.
— һу, кунаклар килә икән! — диде ул, без бусагадан атлауга.— Әйдәгез, әйдә! Түргә узыгыз!
Мине гаҗәпкә калдырганы шул булды: майлап куйганнар диярсең жингине— шундый ягымлы, шундый ачык.
— Әйдә, Равил, син дә чишен, сагынып беттем инде үзеңне,— диде миңа. Әйтерсең, беркайчан да ачуланмаган да, кыйнамаган да мине.
Минем дә йөрәгем таш түгелдер, ахры: укырга рөхсәт итмәве өчен, үлгәнче ачу тотып йөрермен, дип күңелемә беркетеп куйган булсам да, әлеге тәмле сүзләреннән соң тагын үз итеп куйдым жингине. Шулай да.
— Ә мине укырга йөртәсеңме соң инде, җиңги? — дип сорамыйча түзә алмадым. Укытучы белән председатель бар чакта мәсьәләне ачыклап каласым килде.
— Йөрерсең, йөрерсең, Равил! — диде җиңги.
Шулай итеп, барыбер мин дигәнчә булды.
Эшләр җайланган иде дә...
Җиңги миңа укырга рөхсәт иткән көнне аның үзен дә завхоз итеп куйганнар иде. шул көннән алып, ул да хәзер элекке кебек озак йокламый, иртәрәк тора башлады һәм без, икәүләшеп, йорт-җир эшләрен кул-кулдан тиз генә эшләп ала торган булып киттек Җиңги мичкә яга, аш әзерли торган арада, мин юырттырып кына су алып кайтам, чөнки инде кар яуган, фляганы үземнең үрәчәле кечкенә чанага утыртып йөрим. Ә чана арбага караганда күп җиңел ул. Җиңги мал-туарга печән сала, су эчерә торганда, мин абзарларны җыештырып куям. Аннары тнз-тиз генә ашыйбыз да, ул —амбарга, мин — мәктәпкә китәбез Ә тирес түгү, идән юу. бәрәңге әрчү кебек вак-төяк эшләрне мәктәптән кайткач эшләп алам Кыскасы, хәзер минем эшләр шактый көйле. Җиңги белән дә ярыйсы гына тату яшибез.
Ә тора-бара минем эшләр тагын да шәбәеп китте: төштән соң. җиңги амбарда вакытта, Миңлеәхмәтләр, Фәрзетдиннар белән чана да шугалый башладым. Җиңги кушып калдырган эшләрне мәктәптән кайтуга бергәләп эшләп ташлыйбыз да тауга чабабыз. Ә алар миңа бик теләп булыша, чөнки мин аларга икмәк бнрәм. Икмәк дигәндә, малайлар утка керергә әзер, чөнки Миңлеәхмәтнең дә. Фәрзетдиннең дә әниләре күптән инде икмәк салмыйлар. Оннары юк.
Фәрзетдин аеруча хирес ашауга. Әнисе кушып киткән эшләрне эшләмәсә эшләми, әмма борынын тырысайтып, Миңлеәхмәттән алдан кереп җитә минем янга. Керә дә:
— Бүген нинди эшләрең бар? —дип сорый Мин санап күрсәткәч
— Кайгырма, малай, хәзер бетерәбез без аларны. Тик иң элек ашап аласы иде бит, карын бик ачты минем, — ди.
Ләкин алдамый үзе. Ашаганнан соң җен урынына эшли Миннән гәүдәгә дә зуррак, тазарак та ул.
Ә мин алардан ашауны кызганмыйм Җиңги амбарда эшләгәнлектән. оныбыз бер дә бетеп тормый. Икмәкне күпме ашасам да, җиңги миңа ачуланмый. Шулай да:
— Кара аны, Равил, җиңги он алып кайта дип. кешегә-фәләнгә ычкындыра күрмә! —дип кисәтеп куйды
Әйтәмме соң инде! Тиле түгел лә мин: халыкка ишетелсә, жингине ни эшләтәселәрен һәм җиңги мине ни эшләтәчәген аңларлык кына башым бар ич!
Авылыбызның Тәгъзимә исемле хатынын, әнә, ындырдан бер кесә борчак алып кайтканы өчен генә дә өч елга утырттырды бит Самат абый.
Кыскасы, картлар әйтмешли, кода сыенда яши башлаган идем хәзер мин. Әмма . Ипләп кенә, әнине сагынудан башка читенлек күрмичә генә яшәп яткан көннәрдә тагын минем өчен шактый күңелсез хәл килеп чыкты:
— Син бик тынгысыз йоклыйсың, Равил. Бөтен өстемне ачып таш-лыйсың, тибенәсең, — дип, жиңги миңа мич башына ятарга кушты. Тараканнар кыштырдашканга куркып, беренче төнне йокысыз үткәрсәм дә, соңыннан анысына да күнектем.
Тик ул тынычлык та озакка бармады. Кышкы буранлы кичләрнең берсендә безгә Самат абый килеп керде.
— Мәгъсүмә малае синдә тора бугай, нишләп күренми, әллә берәр җиргә җибәрдеңме? — диде ул, өй эчен күздән кичергәч.
Мин мич өстеннән башымны сузып карап тора идем, аның сүзләрен ишетүгә:
— Мин монда, Самат абый! — дип кычкырдым. Әни турында берәр куанычлы хәбәр алып килдеме икән әллә дип өметләнгән идем. Юк икән, булса әйтми калмас иде. Ә ул:
— Әһә! Андамыни? йокла инде, энекәем, йокла, урының җылыда икән! — диде дә, мине шундук онытып, жиңги белән пышын-пышын сөйләшә башлады. Мин аның «суган», «булса икмәк тә» дигән сүзләрен генә ишетеп калдым. Аннары голт-голт итеп шешәдән нәрсәдер агызган тавыш килде. Аракы эчте, ахры. Бераздан җиңгине дә кыстый башлады, әмма жиңги якын да китермәде:
— Юк, юк, Самат абый! Әйтмә дә, сөйләмә дә! Әйдә, тизрәк эшеңне кара да — юлыңда бул. Югыйсә, кеше әллә ниләр сөйли башлар.
— Курыкма, Нәсиха туташ, — диде Самат абый, бу юлы шактый нык кычкырып. — Сөйләрлек кеше бармыни хәзер авылда. Сөйләсәләр дә аптырама. Эт өрер, бүре йөрер!
Шулай дигәннән соң җиңгине кочакларга итте булса кирәк, чөнки җиңги:
— Самат абый, нишлисең? Җибәр, этү разбуй салам! — дип, чырыйлап кычкырып куйды.
Эшләр боланга киткәч, Самат абый шикләнә төште, ахрысы:
— Ярый, ярый, бетте, — диде. — Бүлше кагылмыйм. Тик кума гына. Синең яныңда утыру гына да үзе бер гомер минем өчен.
Ах, чулак шайтан! Кара ни сөйләнеп торган була бит, ә?! Их, көчем җитсә! Якасыннан гына эләктереп алыр идем дә... Я менә хәзер Искәндәр абыем кайтып керсен иде. Ну булыр иде дә соң кызык хәлләр!..
— Шулай да әйт әле, Нәсиха, — диде Самат абый, байтак гомер дәшми торгач. — ниме дип чакырдың син мине, куасы булгач?
— Кем? Минме? — диде жиңги, гаҗәпләнгән тавыш белән. — Мин чакырдыммы сине? Ачуымны китереп торма, Самат абый, прсидәтел дип тормам, типкәләп чыгарырга да күп алмам. Соң үзең кереп чыгам дидең ләбаса!
— Син мине нигә килә дип уйладың соң? Әллә шушы аракыны эчәр урын тапмас дип белдеңме?
— Мин берни дә уйламадым. Кереп чыгармын дигәч, кермә дип булмый ич кешегә. Ә син үзең нәрсә уйлаган идең соң?
— Ярар, исерә башладым, ахры, мин. Кая, кайтыйм әле, булмаса... Инде чыгарга дип ишек катына килгәч, тагын туктап калды:
— Ә, мижды пручим, сине окоп казырга җибәрмичә хата эшләгәнмен мин, Нәсиха. Мин сине болан ук каты күңелле булырсың дип уйламаган идем. Хата эшләнгән, хата-а!
— Ярар, ярар, Самат абый, әйе, дөрес әйттең, хата булган. Бар, кайт инде, кайт, балаларың янына кайт!—дип, җиңги тегене җилтерәтеп чыгарып җибәрде.
Шушылай борып җибәргәч, Самат абый бүтән килмәс, оялыр дип уйлаган идем мин. Әмма намус саклаучылардан түгел икән ул, икенче кичне үк килеп җитте. Тагын аракы алып килгән бу. Бераз эчеп алгач, тагын җиңгигә бәйләнергә тотынды. Тик бүген җиңги аның белән артык сатулашып тормады, яртылаш бушаган шешәсен кесәсенә тыкты да. таза, көчле куллары белән якасыннан алып, кичәгедән дә хәтәррәк җилтерәтеп, куып чыгарды.
Шуннан ары байтак вакыт Самат абый безгә килмәде.
Бәла өстенә бәла
Көннәр акрынлап үтә торды, минем тормыш үз көенә ага бирде: укуым да әйбәт кенә бара; үземә тапшырылган эшләрне дә Миңлеәхмәт, Фәрзетдин белән бергәләп ансат кына эшләп ташлыйбыз; җиңги дә хәзер минем белән булашмый: мактамый да, ачуланмый да. Ләкин, ничек кенә булмасын, күңелем һаман тыныч түгел — өзелеп- өзелеп әнине сагынам. Ул кайтып, үз өебездә яши башлагач, икмәк түгел, бәрәңгесе дә туйганчы эләкмәячәген дә беләм, тик барыбер әнине тизрәк кайтарасы килә. Миңлеәхмәтләр, Фәрзетдиннәр, әнә, ачлы-туклы да торалар ич әле. Дөрес, хәлләре бик үк шәптән түгел инде түгелеп. Миңлеәхмәт соңгы вакытта бигрәк нык ябыкты. Муены нечкәргәнлектәй, элек тә ярыйсы ук дәү башы хәзер тагын да зураеп калды, битендәге сипкелләре дә куерып китте. Хәтта кай көннәрне дәрес барганда ничектер өнсезләнеп калган чаклары да була аның
Әмма мин аны барыбер үземнән бәхетлерәк саныйм, чөнки ул әнисе белән бергә тора. Мин дә ничек тә түзәр идем әле. Ахыр чиктә, ачка үлсәм дә, әни кочагында үлү, җиңгидән куркып, аңа ярарга тырышып яшәүдән мең өлеш артыграк булыр шикелле. Тик әнием генә тизрәк кайтсын!..
Ә ул кайтмый да кайтмый. Киткәннәренә инде ике айдан артык вакыт үтте, әмма кайтыр чамалары юк әле. Җиңгинең сүзе хак булса, тагын берәр айсыз кайтмаячаклар, ди.
Тәки шул алдан әйткән өч айны тутырганчы тотарлар, ахры.
Тагын бер ай!.. Ай-яй озак үтә икән ул ай дигән нәрсә!.. Сугышын да әйтер идем инде, шул тикле озакка бармаса... Шулай безгә каршы торырлык дәрәҗәдә үк көчле микәнни ул немецлар, нигә тизрәк бөтереп тыкмыйлар икән инде шуларны?.. Ә алар безнең авылның байтак кешесен харап иттеләр бит инде. Җиңги белән санап караган идек, авылыбыздагы шул нибары утыз җиде йорттан кырык өч кеше сугышка киткән. Шуларның егерме тугызы турында я «үлде», яки «хәбәрсез югалды» дигән язу да килгән инде. Әгәр гел шушылай барса, безнең авылның бер кешесе дә кайтмаячак бит! Җиңги әйтә, әле һаман фашистлар безне кысрыклый, ди. Белмим, ни белән бетәр икән инде моның ахыры!..
Мин шул рәвешле борчылып йөргән көннәрдә Фәрзетдиннең атасы турында да «Геройларча үлде» дигән хәбәр килде. Герой булып үлүе ярый инде анысы. Ни әйтсәң дә, йөзләп фашистның башына җиткәндер әле. Югыйсә алан дип язмаслар иде. Әмма, ничек кенә булмасын, ул юк бит инде. Вафа абыйны әйгәм. Кайтмаячак инде ул, беркайчан да кайтмаячак! Әй, яхшы да кеше нде үзе! Аның ат җиккәнен күрдекме, 4. ,К. У/ М 3.
хәзер Фәрзетдин белән арбасына менеп кунаклый идек. Бер сүз дә әйтми, авыл башына тикле утыртып барыр иде Сугышка китәр алдыннан гына безгә мич тә чыгарып биргән иде. Әни ничек кенә кыстаса да, бер тиен хезмәт хакы да алмаган иде .
Атасы үлгәннән соң Фәрзетдин дә безгә кермәс булды. Чөнки Вафа абый турында теге өмет өзгеч хәбәрне алганнан ары, анасы еш кына авырып егыла башлады аның. Әнисен ташлый алмый шул.
Аннары Миңлеәхмәтнең атасы турында да «Батырларча һәлак булды» дип яздылар. Шуннан соң ул да мина булышудан туктады, чөнки әнисе аңа эшне күбрәк куша башлады. Ләкин мин аларга үпкәләмим һәм без өчебез дә элеккечә бик дус яшибез. Мина ярдәм итәргә вакытлары булмаса да, алар икесе дә көненә бер тапкыр безгә кереп чыкмыйча калмыйлар. Мин аларга я калган ашны ашатам, я жиңги мина дип калдырып киткән икмәктән өлеш чыгарам.
Соңгы көннәрдә минем эшләр яңадан көйсезләнеп китте. Бердән, эш күп, икенчедән, уйнарга һич вакыт калмый. Аннары дусларым Мин- леәхмәт, Фәрзетдиннәр белән дә рәхәтләнеп сөйләшеп утырып булмый. Җитмәсә, Миңлеәхмәт атасы турында теге язу килгәнгә бер атна да үтмәгәндер, минем Искәндәр абыйның да хәбәрсез югалуын әйткән кәгазь килде. Монысын мин һич тә көтмәгән идем инде. Минем Искәндәр абыем гади солдат кына түгел бит Шофер иде ләбаса ул, сугышка да үз машинасы белән киткән иде ич... Әллә машинасына бер-бер хәл булдымы икән? Пуля тиеп, ватылды микән әллә? Шулай булган тәкъдирдә дә абый немецларга бирешергә тиеш түгел. Бөтен районда беренчелекне алган батыр ич ул... Белмим инде, белмим!.. Ә бит Искәндәр абыем минем әтием урынына калган кеше иде. Туры килгәндә үзе янына кабинага утыртып йөри торган иде. Бервакыт районга да алып барган иде хәтта. Бик тиз йөри иде ич аның машинасы, жәяүлеләрне генә түгел, атлыларны да выжт итеп кенә узып китә торган иде. Үзе дөнья хәтле йөк тә төйи торган иде әле. Шуңа күрә үскәч үзем дә шофер булмакчы идем бит мин. Ә икенче теләгем — гармунчы булу иде. Минем бу уемны Искәндәр абый да белә, сугышка киткәндә:
— Исән калсам, сиңа гармун алып кайтырмын, энем, яме, — дигән иде.
Гармуны кадалып китсен, үзе исәй кайтса да ярар иде әле. Ә ул, әнә, югалган. Машинасы нишләде икән инде аның? Анысы да югалдымы икән? Хәбәрсез югалган кеше кайта микән ул! Минемчә, кайтырга тиеш. Сугыш кызуында фашистларны куып алгарак киткәндер дә, юл язып, адашып кына калгандыр. Машинасы да югалмагандыр әле. Әйе, шулай гынадыр. Ә иптәшләре аны югалды дип уйлаганнардыр да җиңгигә хәбәр иткәннәрдер...
Әмма жиңги башкачарак уйлый иде, ахры. Хат ташучы теге язуны китергәч, ул бик нык куркып китте, бүтән вакытта пешкән алма шикелле булып кызарып торган йөзе кинәт агарып калды. Аннары караватына барып ауды да үзәкләрне өзәрлек итеп, кычкырып елап җибәрде. Озак, бик озак елады жиңги. Гнтлерын да, алласын да, мулласын да каргый-каргый елады. Кулы эшкә, авызы ашка бармады. Ә кичен ниндидер моңарчы мин ишетмәгән моңлы бер көйгә җырлады- жырлады да:
— Их, ник чукынып китми дөньясы! Искәндәрем булмагач, ни кызыгы кала инде аның миңа? Ичмаса, бераз хәсрәтем таралмасмы! — дип, абый кайта-нитә калса аны сынларга дип әзерләп куйган бер шешә аракысын мич астыннан тартып чыгарды. Аннары шул шешәдән бер стакан тутырып салды, аны эчеп җибәрде дә тагын озак итеп җырлады һәм, караватта утырган җиреннән бер якка кыйшаеп, гырлап йокыга китте. Өй эче шундый шомлы, шундый куркыныч булып калды,
ул кичне минем мич башына менәргә йөрәгем җитмәде: бер очы жинги астында калган юрганны көч-хәл белән генә тартып чыгардым да, шуны ябынып, караватта гына йокладым.
Әллә шуны гына көтеп торган инде, Искәндәр абыйның хәбәрсез югалуы турында язу алганның икенче кичендә үк Самат абын тагын безнең ишеккә килде. Ләкин жинги кертмәде аны.
— Зинһар, йөрмә йөрәгемне бозып, сине көндез күреп тә туйган мин. гарык! — дип борып жибәрдс.
Ә Самат тагын, тагын килде. Мин юри санап бардым, нәкъ жиде кич рәттән борып жибәрде аны жиңги. Бары тик сигезенче кичне генә түзмәде, ачты ишекне.
Тагын жиңгигә бәйләнә башламаса ярар иде дип куркып, Самат абый чыгып киткәнче йоклый алмыйча яттым ул кичне. Әмма Самаг абый жиңгигә кагылмады Матур гына сөйләшеп утырды да, алып килгән аракысының да бер генә стаканын эчеп, ипләп кенә чыгып китте.
Шуннан ул һәр кичне диярлек безгә килә башлады. Аның әйтүенчә, хатыны Бибиҗамал апа эчкән кешене һич тә яратмый икән, шулай ук башка кешегә керергә дә яхшы түгел, колхозныкын эчә дип әйтүләре бар. Ә жиңги аңа үз кеше, бер табактан ашаучы, имеш.
— Менә шуңа киләм мин сезгә, Нәсихакаем, — дип аңлатты Самат абый, үзенең болай еш керүенең сәбәбен.
Шулай итеп, жиңгигә дә тимәгәч, вакытында чыгып та китә башлагач, Самат абыйга ничектер күнегеп киттем, ахры. Ул киткәнче үк йоклый идем хәзер. Ләкин бер дә бер кичне, һич нстә-оста булмаган күңелсез хәл килеп чыгып, хәйраннарга калдырды мине.
Сәгать төнге уннар булгандыр, өйалды ишеге бик нык дөберди башлаганга уянып киттем мин. «Бетгек болай булгач, немецлар безнең авылга килеп житкәннәр икән! Әнине дә күрми үләм, ахры»,— дип уйлап алдым да:
— Җиңги, жииги! — дип кычкырып, еларга ук тотындым.
Җиңги урынына бер ир кеше жавап бирде
— Тик кенә ят сип анда, малай актыгы! Пычак кердеме әллә, шул тикле акырасың? — диде ул. коры гына итеп. Мич башыннан башны сузып карасам — Самат абый икән.
Минем эчкә жылы керде. Самат абый бездә булгач, немецлар түгел, Гитлер үзе килеп керсә дә курыкмас кебек идем. Чулак һәм гәүдәгә кечкенә булса да, ир кеше ич әле ул, немецлар килеп керә калса, ничек тә ирек бирмәс...
Ә ишек һаман дөберди.
— Бар чыгып кер инде, Нәсиха. — диде Самат абый, дөбердәтүченең һич тә туктар чамасы сизелмәгәч. — Кем икәнен сора да кер, ишегеңне ачасы булма!
Кем булыр икән бу вакытта? Әни кайтмагандыр бит? Әллә Искәндәр абый микән? Нигә тизрәк керми икән соң ул кеше?
Мин шулай уйлап, баш ватып яткан арада жиңги әйләнеп керде дә, Самат абый янына барып
— Нишлибез инде менә хәзер? Бнбижамалың килгән бит!—диде — Безнеке сездә булырга тиеш, өеңне кереп карамыйча китмим, ди. Менә, әйттем мин син йолкышка аракыңны эч тә чыгып кит, дип Булмастайны лыгырдап утырма, дип Хәзер бөтен дөньяны сасыта инде!
— Ах, ан-насын Кач, идән астыңны ач әле, сеңелем Нәсиха,— диде Самат абый, өтәләнеп.
Ул арада өйалды ишеге баягыдан да битәррәк дөберди башлады
— Ә-ә-ә! Шулаймыни? Әле син качып котылырга уйлыйсынмыни?— диде жиңги. белмим нигәдер бик каты ачуланып — Юк инде, алай итмибез аны! Куркырлык булгач, минем җанымны кыйнап утырмаска иде!
Шулай диде дә ишеккә юнәлде.
Самат абый мыгырдана-мыгырдана нишләргә дә белми аптырап торган арада җиңги чыгып ишекне ачуы булды, авызыннан утлар бөркеп, Бибиҗамал апа килеп тә керде. Килеп кергән уңайга:
— Ах, әле син шулаймы!—дип, иренең коелганнан калган сары чәченнән эләктереп алды да типкәләп чыгарып та ыргытты, Бибиҗамал апага каршы сугу түгел, авыз ачып сүз әйтергә дә өлгерә алмый калды Самат абый. Хәер, хатыны да таза иде инде. Самат абыйдан буйга да күп озын, аркауга да ике-өч мәртәбә калынрак иде шул Бибиҗамал апа.
Ире белән эшен бетергәч, ул бер очтан җиңгигә дә очып кунмакчы иде, әмма җиңги якын да китермәде. Гәүдәгә Бибиҗамал ападан күп кайтыш булса да, каушап калмады:
— Якын киләсе булсаң, миңа үпкәләмә! — дип кулыннан тотып алды да ансат кына читкә кагып куйды тегене.
Күрәсең, көч белән алдырып бул.маслыгын сизенгәндер, Бибиҗамал апа җиңгигә бүтән ыргылмады. Әмма тел белән... дөньядагысын калдырмады инде!
Ә жиңги, берни булмагандай, бөеренә таянып тыныч кына тыңлый бирде. Аннары, шулай ук кызмыйча гына, хәтта бераз көлемсерәп:
— Ахмак син. Бибиҗамал апа! — диде. — Ахмак булмасаң. берни белмәгән килеш, нахакка бәйләнеп тормас идең. Болай дөнья сасытып йөрмәс идең. Акылың булса, үзең уйлап кара әзрәк: синең ул өрсәң очып китәргә торган йолкышыңны өемә бик теләп керткән дип уйлыйсыңмы әллә? Үзе әрсезләнеп йөри ич ул. Теңкәмне кортты инде прәме. Башка замана булса, мин аны бусагамнан атлату түгел, урамда очратканда да төртеп егып китәр идем дә бит, заманасын алла каһәрләгән! Син миңа ачуланма инде. Бибиҗамал апа җаным, бар, әнә Гитлерга ачулан. Нигә, сугыш ачып, колхозны синең Саматың кулына калдырды икән?
Бу сүзләрне җиңги бер дә ашыкмыйча, ипләп кенә әйтте. Күрәсең, аның мондый сабырлыгы Бибиҗамал апага да күчте булса кирәк:
— Сугы-ыш! — диде ул, тирән сулап. — Әй, шул Гитлерны тотып асасы иде, каһәрне!.. Ә син. Нәснха, шулай да минем сүзләрне дә колагыңа ал әле, наным: Саматны, килсә дә. борып җибәр.
— Бик борасы да бит. китми шул ул. Бер-ике минутка гына, бик ашыгыч йомышым бар иде, дигән булып керә дә утыра, җыен юк-бар белән җанны кыйнап. Прсидәтл кеше бит, ничек типкәләп чыгарасың аны? Үзең дә авызыңны ачып йөрмә, Бибиҗамал апа: күз-колак булга- лап тор иреңә.
— Аны карыйммы, биш баламны карыйммы, кайсына гына җитешим соң? Тукта әле, кайтып тагын бер изим әле үзен!—дип, Бибиҗамал апа бик хәтәр ачуланып чыгып китте. Мин дә, хәлнең болай ансат кына төгәлләнүенә куанып, мич өстеннән башны алдым.
Тиз генә йокыга китеп булмады. Җиңги белән Бибиҗамал апа арасында булып үткән әлеге сөйләшү гаҗәпкә калдырды. Соң шулай булмыйча! Бигрәк кызык икән бу олылар: башта пыр тузышып ачуланыштылар. аннары шундук татуланышып та киттеләр. Ә без, малайлар, бер-беребезгә үпкәләшсәк, өчәр көн сөйләшми йөргән булабыз...
Күрәселәребез алда икән әле
Бибиҗамал апа тузынганда үзен бик тыныч кына тоткан кебек булса да, теге төнге вакыйга җиңгине дә тетрәткән иде, ахры: шуннан соң ул күзгә күренеп үзгәрде, усалланып китте. Миңа да. бер дә гаебем юк шикелле булса да, тагын теге зур зәңгәр күзләренең агы белән
карый, Самат абыйны да кертми, кире борып җибәрә башлады Шулай ук йорт-җирдән дә күңеле суынды аның. Хәзер ул амбардан ит тә. он да алып кайтмый, ашау-эчүгә дә игътибар бирми: пешерсә пешерә ашны, пешермәсә — юк. Калдык-постык ашыйбыз да ятабыз
Хайваннарны да элекке кебек вакытында ашатмый хәзер җиңги. Мин моны шуннан әйтәм, соңгы көннәрдә безнең сыер күзгә күренеп ябыга башлады. Ә мин сыерыбызны яратам, аны күрсәм, әнине күргән шикелле булам Менә шуңа бик борчылып, җиңгигә сүз кагып караган идем каравын, нәтиҗәсе булмады.
— Сезнең ул сыерыгыз сыер гына түгел, — диде җиңги, кашын- күзен җимереп, — тәмугы ул! Барлы-юклы ике йөк печәнне шушыңар- чы төткәргәнгә рәхмәт әйт!
Менә сиңа, кирәк булса! Соң әле кышның уртасы гына бит. инде шул ике йөк печән бетте дә микәнни соң? Әни аны. колхоз бераз салам бирсә, бөтен кышка җитәр дип әйткән нде ләбаса! Дөрес, халык окоп казудан кайткач, салам бирмәкче булалар бугай. Соң инде печән беткәч, коры салам белән генә сыерны ничек кыш чыгармак кирәк? Тукта әле, иртәгә тезмәләренә менеп карыйм, җиңгиләрнең үз печәннәре ни хәлдә икән» Үз сыерына да безнекен ашатып ятмады микән?..
Икенче көнне тезмәгә менсәм — шаклар каттым: җиңгиләрнең үз печәннәре мин аларда тора башлаганда күпме булса, хәзер дә шул килеш. Ә безнеке, күп булса ун көнлек нәрсә калган! Кара инде, ә! Үз сыерына да. сарыкларына да безнең печәнне ашатып яткан ич бу, болай булгач... Их, үзем ашаткан булсам, белер идем мин аның кадерен! Юк шул, миңа ышанмаган булды:
— Курмыны үзем ашатырмын терлекләргә, син әрәм-шәрәм итәрсең, я тезмәдән егылып төшәрсең, — диде.
Ярар, печән әни кайтканчы җитсә, әни ничек тә җаен табар әле...
Үз-үземне шулай юатып, ике күземне дүрт итеп, әнине тагын да ныграк көтә башладым. Ләкин булмады, тормады сыер ул кайтканчы! Әниләр кайтырга ике көн калды дигәндә бозаулады да. белмим нигәдер, шул көннең кичендә үк үлде. Мин, барыбер тормас бит аның бозавы, имезергә әнкәсе юк ич аның дип, кайгырып-куркып торганда. Миңлеәхмәтнең әнисе бер чүлмәк сөт алып керде Аннары шуңа бармагын тыгып бозауның авызына китерде һәм — гаҗәп хәл! — бозау чупылдатып имә башлады
Көтә торгач, окоп казучылар кайтыр көн дә җитте. Ул көнне мин иртүк тордым. Үземә тиешле эшләрне тиз-тнз генә әмәлләп ташладым да, чанамны тартып, авыл башына әнине каршыларга киттем. Мәктәп кайгысы түгел нде бүген миндә, әнине тизрәк күрәсем килә иде.
Җиле, бураны булмаса да, көн шактый салкын. Мин авылны чыккач, тагын да салкынайтып җибәргәндәй булды. Портлар ышыгында чакта гына сизелмәгән икән, җиле дә бар. ара-тирә җәяүле буран да себерткәләп куя, Күк йөзе ачз, кояшлы, шунлыктан урман да, тирә- яктагы кырлар да бик яхшы күренә иде.
Әниләр кайтасы юлга карап тора-тора туңа башлагач, авыл читендәге тауга бардым да чана шуарга тотындым Ләкин таудан өч-дүрт мәртәбә шуып төшүгә бу уенның кызыгы бетте Башка көннәрдә, уйныйсы килсә дә. вакыт булмый, ә бүген киресенчә: вакыт күп. уйнарга дәрт юк. Шулай да салкын үзенекен итте, мине әледән-әле тауга куып менгерә торды,
Менә төш вакыты да җитте, үгеп тә китте, ә әниләр һаман юк әле. Инде карыным да ача башлады Барыбер өйгә кайтмадым — әнине авыл башында ук каршылыйсым килде
Ниһаять, дөньяны кичке эңгер каплый башлагач, урман ягыннан чаналар шыгырдавы, атлар пошкыруы, кешеләр сөйләшүе ишетелә башлады. Мин шундук аларга каршы йөгереп бардым да әнием коча-
Ddnoinip чууунлпп
гына ташландым. Әни мине күтәреп үк алды, кайнар иреннәре белән салкын битләремне үбәргә тотынды. Аннары юлга бастырды да иорт- җир, хайваннар турында сораштыра башлады.
— Кит аннан!—диде ул. мин әле өченче көн генә сыерыбыз үлүен әйткәч. Беркавым аптырап, өнсезләнеп торды.
— Әйе, әни, бозаулаган көнне үлде ул, ә бозавы исән, — дидем мин, үземчә аны юатмакчы булып.
— Ярар, улым, — диде әни, мөлдерәп аккан күз яшьләрен сөртеп — Без күрәсен кеше күрмәс, күрәчәгебез булгандыр инде... Ярый әле үзең исән-сау икәнсең, шунысы әйбәт.
Шуннан соң без туп-туры үз өебезгә кайттык. Әни мичкә ягып җибәрде.
Ә бераздан безгә җиңги килеп керде. Бик кайгырган атлы булырга тырышып, сыерның ничек-ничек үлүен сөйләргә тотынды.
— Ярар, килендәш, рәхмәт инде, тырышкансың. — диде әни, ачу-ланмыйча гына. Башка бер сүз дә әйтмәде, кисәвен алып, мичтәге утыннарны рәтләргә тотынды.
Әни ачуланмагач, җиңги сөенер инде дип уйлаган идем. Алай булмады. Киресенчә, ничектер күңелсезләнеп, кара янып китте ул. Аннары:
— Фи! Тыңламаган да була, әйтерсең, аның сыерын мин бәреп үтергән! — диде дә, ишекне шартлатып ябып, чыгып китте. Шул китүеннән соң, миннән башка беркем дә ышанмаган-көтмәгән хәл килеп чыкканга тикле, ул безнең өйгә аяк басмады.
Мичкә тәгәрәтеп пешергән бәрәңгене ашарга утыргач, әле яңа гына күргәндәй булып, әнигә карап тордым мин. Артык үзгәрмәгән иде ул: керфекләре дә элеккечә кара, озын, чәчләре дә һаман шулай коңгырт, калын; уң як битендәге энә күзе тикле генә бер бөртек мине дә нәкъ үз урынында иде. Тик йөзе бераз сулыгып, һаман җилдә, суыкта йөргәнлектән каралып калган да гәүдәгә азрак кечерәеп киткән. Ә элек аның йөзе алсу һәм түгәрәк иде...
Тамакларны туйдыргач, шул ук кичне кул чанасы тартып бардык та бозауны җиңгиләрдән үзебезгә алып кайттык. Ә иртәгесен, мин йокыдан торганда, (ул төнне мин рәхәтләнеп, туйганчы йокладым!) әни сарыкларны да алып кайткан иде инде.
Аннары, бәрәңге алмакчы булып, базны ачтык. Ачтык та шаккатып калдык. Суыкка чыдый алмыйча, базның өстендәге җир ярылып, бәрәңгебез дә өшегән булып чыкты. Кичә күршеләрдән әҗәткә алып торган бер чиләк бәрәңгене түләрлек булса да исәннәре чыкмасмы дип, ни эзләсәк тә бер сау бәрәңге дә таба алмадык.
— Хәзер бу базны ябып торудан мәгънә юк инде, — диде әни, тәмам өмете өзелгәч, — буласы эш булган монда...
Әтием белән очрашу
Өшегән бәрәңгене таза бәрәңге белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Ләкин, нужа бабай муеныңнан кысып тоткач, алай авызга алмаслык ук дәрәҗәдә начар да түгел икән ул. һәрхәлдә, җан асрап була икән аның белән. Эссе суга салып кабыгын сыдырып аласың да, кирәк икән шуннан аш пешерәсең, кирәксә — шул килеш ашарга да була.
_Ләкин безне мәсьәләнең икенче ягы борчый иде: орлыкка бәрәңге кайдан алырга? Өшегән бәрәңгене утыртып торасы да юк—барыбер тишелмәячәк.
Әни белән әнә шул турыда кайгырышып йөргән көннәрдә Самат абый килеп керде безгә:
54
— Ишеттек, Мәгъсүмә иптәш, ишеттек, казалы булгансыз икән, — диде ул, — зур казалы булгансыз икән! Хәзерге заманда сыер — крестьянның бөтен байлыгы, бөтен өмете, бөтен куанычы ул. Анысы һәркайсыбызга мәгълүм. Әмма да ләкин син артык хафаланма, Мәгъсүмә иптәш. Илдә чыпчык үлми диләр, бер рәте чыгар әле. Без дә кулдан килгән тикле ярдәм итәргә тырышырбыз. Әле, менә бүген, идарә членнары белән сөйләштек тә бозавыгыз ашый башлаганга тикле һәр көй калхуздан дүртәр литр сөт биреп барырга булдык. Бәрәңгегез дә өшегән икән, аны да искә алдык, и менә болай итәргә булдык: давай, күпме бәрәңгегез бар, барысын да фирмыга илт, дуңгызларга ярар, тамакларына тыгылып калмас әле. Ә үзең аның урынына калхуз подвалыннан өшемәгәннәрен алып кайт
Самат абыйның бу сүзләрен ишеткәч, шатлыгымнан чак кына кычкырып жибәрмәдем. Әни дә чамасыз куанган иде бугай:
— Рәхмәг инде, Самат абый, бик зур рәхмәт инде! Орлыкка бәрәңге каян алырбыз дип ут йотып йөри идем. Ниләр генә әйтсәм дә аз булыр күк бу яхшылыгың өчен, — диде ул.
— Анысы шулай инде, Мәгъсүмә иптәш, кулдан килгәнчә тырышабыз инде аны, — диде Самат абый, нигәдер утырган урынында калкынып куеп, — тик, кунак ашы — кара каршы дигәндәй, үзең дә безне этеп жыкмассың инде, калхузга булышырга туры килер, диюем .
— һәй, Самат абый, нәрсә сөйлисең инде син, калхуз яралганнан бирле бер көн дә эштән калганым юк лабаса! Моннан ары да кая кушсагыз— шунда эшләрмен. Булмаганны... Калхуз эшенә каршы килә торган кешемени мин?
— Тукталс, Мәгъсүмә иптәш, — диде Самат абый, нигәдер йөзен чытып, — ашыкма әле син. Мин бит син начар эшлисең диюем түгел бу. Дөрес аңламадың, ахры. Без синең имениы менә шул яхшы эшләвеңне искә алып, атвитствеиный урынга куймак булдык..
«Атвитственный» дигәне шул: колхоз фермасына дуңгыз караучы кирәк икән, әнине шунда куймакчы икән Самат абый.
Ферма эше — ялгыз кешегә шактый жайсыз эш: бер караңгыдан икенче караңгыга тикле йөрергә туры килә Башка чак булса, ихтимал, әни ризалык бирергә ашыкмас иде ул эшкә. Әмма хәзер, колхоз шундый зур ярдәм итәргә торганда, каршы килә алмады
— Ярар, ярар, Самат абый, мин риза, кайчан эшли башларга кушасыз соң? — дип кенә сорады ул.
— Бүген үк фирмыга менәргә туры килер, Мәгъсүмә иптәш, — диде Самат абый.— Теге сорхантай — моңарчы дуңгызлар караган кызны әйтәм — кичә дуңгызларын ташлап, каядыр башка авылга чыгып сызган. И әйткән «Мине көтмәсеннәр, тиз генә кайтасым юк, кайтсам да, фирмыда эшләмәячәкмен, дуңгыз карап кияүгә чыкмыйча калыр хәлем юк, ансыз да кияү табулары бик кыен хәзер!» — дигән Кайта-нитә калса, кияү табып бирер идем мин аңа бирүен. Шундый политика тараткан өчен, бер сигез-ун елны сылаттырыр идем сылат- тыруын!..
Шулай итеп, әни фермада эшләргә тотынды. Ул тизрәк эшен бетерсен өчен, мин дә ана булышкалын башладым.
Өйдә үзем генә калырга курыкканга, башта мин дә әни белән фермада кунып йөрдем Ә аннары, күрәсең, әнине кызганыптыр инде, ферма каравылчысы Шәйхи бабай минем белән генә куна башлады
Бик әйбәт кеше ул. Без аның белән төннәр б>е сөйләшеп утырабыз. Ул миңа үзенең башта, патша вакытында, немецлар белән, аннары Чапаев дивизиясендә аклар белән ничек сугышып йөрүләрен, төрле кызыклы вакыйгалар, әкиятләр сөйли
Инде әйткәнемчә, мин әтине хәтерләмим Аның холкы, гадәтләре нинди булганлыгы да билгеле түгел иде миңа. Әмма кышкы озын төн
нәрнең берсендә Шәйхи бабай мина әтием хакында шундый итеп сөйләп бирде —мин әтиемне чыннан да тере килеш күргәндәй, хәтта аның белән сөйләшкәндәй булдым. Минем әти озынчарак кара тут йөзле, калын кара кашлы, гәүдәгә шактый зур һәм таза булса да, бик җиңел сөякле кеше булган. Аны зирәклеге, карусыз булганлыгы өчен яшьтән үк яратканнар. Зиһене дә бик әйбәт булган. Хәтта безнең авылдан бер үзе, Ильиновка исемле күрше авылга йөреп, русча да укыган ул. Шунлыктан «русчаны су урынына эчкән». Егерме яшендә, 1929 елны, колхоз председателе итеп сайлаганнар аны. Әнигә дә шул елны өйләнгән Бабай белән әби (әнинең әти-әнисе була инде): «Кызыбызны рус сабагы укыган коммунист кешегә бирмибез», — дип, башта аяк терәп каршы торсалар да, әти тегеләргә төн уртасында барып кереп: — Яхшылык белән миңа Мәгъсүмәне бирмәсәгез, икегезне тиң тынсыз итәм! —дип наганын чыгарып төзәгәч, теге бичаралар берсүзсез риза булганнар һәм соңыннан, инде әти белән әни кавышып матур гына тора башлагач, җитәкләшеп килеп, әтидән гафу үтенгәннәр.
Колхозны да «уйнатып кына, бер дә көчәнмичә генә» җитәкләп барган әти. Әни белән дә тату яшәгән. Мине дә бик яраткан. Хәтта идарәгә килгәндә дә мине үзе белән алып йөри торган булган.
Менә шулай матур гына эшләп, әйбәт кенә гомер итеп торганда, 1935 елның кышында, районнан кайтышлый әти көчле буранга юлыга. Аты юлдан язып туктап кала. Әти юлны эзләмәкче булып чанасыннан төшүгә, яшь айгыр нәрсәдәндер өркеп, кар ерып чабып киткән. Шул караңгы төндә япан кырда бер үзе калган әти. Җитмәсә өстендә дә юка, кыска пинжәк кенә икән, толыбы чанада киткән. Катып үлмәс өчен арлы-бирле йөрергә керешкән ул. Ләкин ел озынлыгы кышкы төн үзенекен иткән — әти тәмам арыган да, бераз ял итеп алырга дип, кар өстенә утырган һәм... шунда йоклап киткән.
Ихтимал, ул шунда туңып үлгән дә булыр иде. Ләкин таң вакытында буран басылгач юлга чыккан күрше авыл олаучылары коткарган аны. Дөресрәге, олаучыларның эте коткарган: әти янына килеп өрергә тотынгач, тегеләр килеп тапканнар әтине һәм, шундук танып алып, безнең авылга алып кайтканнар. Өйгә керүгә, мич башына менеп яткан әти һәм шул ятудан бүтән тора алмаган; суыктан җылыга кергәч, үпкәләре шешенеп киткән дә үпкә авыруы башланган. «Колхоз тикле колхозны алып барырга башы җиткән кеше иде атаң, әмма мич башына менәргә ярамавын уйлап җиткерә алмаган, мәрхүм, — дип сөйләде миңа Шәйхи бабай. — Әнә шул гына харап итте аны. Авырып сигез ай ятты да үлде. Әй, үләсе килмәде дә инде үзенең. «Шушы Равилем жиде-сигез яшькә җиткәнче торсам да үкенмәс идем», ди торган иде, бичара. Ничәдә инде син, улым?
— Майда ун тула, Шәйхи бабай.
— Кара инде, ә? Гомернең үтүен сизми дә каласың. Су күк ага да тора... Ичмаса, замананың да бик болгавыр чагы. Ну, бу сугышны!.. Ярар, йокла инде улым, ял ит, иртәгә мәктәпкә дә барасың бар. Сабагыңны әзерләп куйгансың бит?
— Әзерләдем, Шәйхи бабай. Мәктәптән кайткач ук әзерләп куйдым. Монда кунасы көнне гел шулай итәм мин.
— Алай икән, йокла инде алайса, мин хайваннар янына чыгып керим әле, сарык-фәлән бәрәнләп ятмый микән.
Шәйхи бабай фонарен алып чыгып киткәч, каравыл өе дөм караңгы, тып-тын булып калды. Кызык: фонарь яктысында утырганда жылы шикелле иде, ә хәзер кинәт салкынаеп киткәндәй булды. Күрәсең, шул кеп-кечкенә генә фонарьның да җылысы бар. Әллә шулай тоела гына микән?.. Мин туңып-калтыранып куйдым да бишмәтемнең якасын күтәреп, аркамны стенага терәп яттым. Тизрәк йоклап китмәк- че булып, күземне йомдым...
Төшемдәме, әллә өнемдәме, анысын төгәл генә әйтә алмыйм, ул төнне мин төн буе әтием белән сөйләшеп чыктым. Сүзне әти үзе башлады:
— Улы-ы-ым, Ра-ви-и-ил!— дип кычкырды ул кайдандыр бик ерактан. — Ишетәсеңме минем тавышны, улы-ы-ым?
— Ишетә-ә-әм, әтием! Син үзең кайда сон? Нигә минем яныма килмисе-е-ең? Нигә бер генә тапкыр булса да күренмисең?
— Менә мин синең яныңда бит йнде-е-е!
— Алай булгач, нигә күрә алмыйм соң мин сине-е-е?
— Күрәсең, улым, күрәсең! Син — шул мин бит инде ул! Иртәгә өйгә кайткач көзгегә кара әле. Анда күренгән кеше мин булырмын, ми-и-ин!
— Син түгел бит ул, мин бит ул әткә-ә-ә-әй!
— Син — шул мин бит инде, улым! Мин үземне сиңа калдырып» киттем бит!
— Нигә алай иттең соң, әтие-е-ем? Нигә безне калдырып китте-е-еңэ
— Үпкәләмә инде, балам. Болан булырын белсәм, ул көнне районга барып та йөрмәс идем мин. Барсам да, кунып, буран басылгач кына кайтыр идем. Кем уйлаган бит аны болай буласын.
— Бер дә үпкәлисе түгел дә бит, нишлим соң, бик кыен лабаса миңа синсез! Әнигә дә кыен.
— Аңлыйм, улым, бик яхшы аңлыйм хәлегезне! Әмма берни дә эшли алмыйм шул, балакаем! Монда килеп эләккәч, берни дә эшләп булмый икән шу-у-ул!.. Улым, тыңла әле мине, киңәшләрем бар сиңа. Тыңлыйсыңмы?
— Тыңлыйм, әткә-ә-әй!
— Әгәр атаң тыныч кына ятсын дисән, улы өчен аның оялып, борчылып ятуын теләмәсәң — беркайчан да әниең сүзеннән чыкма! Сине начарлыкка өйрәтми ул, балам. Әниеңә булыш, ярдәм ит аңа! Синнән башка ярдәмчесе юк аның. Бөтен өмете, бөтен карап торганы син генә. Ишетәсеңме, улы-ы-ым?
— Ишетә-ә-әм!
— Онытмассыңмы минем бу сүзләремне?
— О-ныт-ма-а-ам! Тик син дә мине онытма, әтием, шушылай минем белән сөйләшкәләп, исемә төшергәләп, киңәшләреңне биргәләп тор, я-ме-е!..
Шәйхи бабай миңа әкиятләр сөйләү белән бергә, чабата үрү белән дә шөгыльләнә. Чын-чынлап, бөтен күңелен биреп эшли. Аның чабаталарын безнең авыл халкы гына түгел, күрше авыллардан да килеп алалар, мактый-мактый кияләр.
Чабата үрү башта миңа бик читен, баш жнтмәстәй эш булып күренгән иде Әмма, ныклан торып тотынганда, бер дә алай искитмәле нәрсә түгел икән. Шулай Шәйхи бабайның эшен игътибар белән карап йөри торгач, мнн үзем дә хәйран гына маташтыра башладым ул нәрсәне. Ә язга таба, Шәйхи бабай ярдәменнән башка да, баштанаяк үзем үрә торган булып киттем. Аннары инде үземә генә түгел, әнигә дә үреп бирә башладым. Эх, күрсәгез иде сез әнинең бу һөнәремә ничек куанганын! Хәер, үземнең дә башым күккә тигән иде бугай.
Бер ияләшкәч бик кызык икән ул чабата үрү. Берсен үреп бетермисең, икенчесенә тотынасы, анысын тагын да матуррак итәсе килә, күңел үскәннән-үсә бара. Шуның өстенә хәзер авыл халкы да. мине мактап:
— Әнә Мәгъсүмә малае нишләтә: үзе калыптан печтнк кенә зуррак булса да, коеп кына куя чабатаны, — дип сөйли башлагач, ничек куанганымны үзем генә беләм.
Дүрт көн эчендә алты мәет!
Саескан сумалага төшкән. Башын алса, койрыгы ябыша, ди. Безнея дә хәлләр шулайрак булып чыкты.
Үксез бозавыбыз да үсеп килә, чабатаны да сатып алмыйбыз, кара җиргә аяк бассак, ничек тә үлмәбез, дип кенә торганда, кинәт бәрәңгебез бетеп китте. Бетте дигәч тә, бөтенләй үк бетмәде ул, унбиш чиләкләп бар әле барын. Әмма әни, ашарга ярамый аны, улым, орлыкка кирәк, ди. Хәзер безнең ризык — элмә каерысы да юкә кабыгы. Көненә бер мәртәбә бер уч арыш ярмасыннан пешерелгән аш эләгә. Күрше- күләннең дә эшләре мөшкелләнде булса кирәк — сөт, катык керткәләү- не туктаттылар.
♦ Кар озаграк яткан булса, нишләгән булыр идек икән, безнең бәхеткә яз иртә килде. Кырлар алалана башлауга, колхозның узган елгы бәрәңге җиренә черек бәрәңге җыярга киттек. Сөт-май булганда шул черек бәрәңге оныннан пешергән ботканың нинди тәмле булуын әйткән дә юк инде. Хәтта, кабыгын да әрчеп тормыйча, учакка күмеп пешерелгәнен ашаганда да дөнья рәхәте була. Тик күбрәк кенә булсын.
Ләкин аны да күпләп жыеп булмады. Без ике генә көн иркенләп йөреп калдык, аннары, бездән күреп, бөтен авыл кырга чыкты һәм өч-дүрт көндә бәрәңге җирен актарып ташладылар.
Нужа калач ашата, диләр. Безгә калач ук ашарга туры килмәде килүен, шулай да күп нәрсәгә өйрәтте безне нужа бабай. Черек бәрәңге җыелып беткәч, халык узган елда коелып калган башакны җыярга ябырылды. Без дә, башагыннан аерып җилгәргәннән соң. бер чиләккә якын ризык җыйдык. Зур хәзинә иде бу безнең өчен. Икенче төрле итеп әйтсәк, кузгалак, какы һәм юалар үсеп җиткәнче яшәргә була дигән сүз. Ә аннары кычыткан, ат кузгалагы, алабута өлгерәчәк. Әни әйтмешли, алла яңгырларын гына бирсен дә, дөньяны кызу гына көйдермәсен.
Тик кайберәүләргә кычытканнар үсеп җиткәнче торырга насыйп булмаган икән шул. һич тә көтмәгәндә, истә-оста юк чакта, бер көнне минем кечкенәдән бергә уйнап үскән дустым, яшьтәшем, күрше малае Миңлеәхмәт кинәт кенә үлеп китте. Аны күмеп кенә кайтканнар иде, Фәрзетдин дә дөньядан китеп барды. Аннары башкалар .. Кыскасы, ике көн эчендә безнең кечкенә генә авылдан алты кеше вафат булды.
Элек, сугышка кадәр, мәетне зиратка ирләр күтәреп алып барып күмә торган иде. Хатын-кызлар ул тирәгә якын да бармый иде. Кабер казырга берәү дә әйтеп тормый, кешеләр үзләре белеп киләләр иде. Ә хәзер, ирләр булмагач, әлеге мәетләрне Самат абый махсус наряд биреп, хатын-кызларга күмдертте, кабер казучыларга хезмәт көне дә язган дип сөйләделәр.
Мин Миңлеәхмәтнең дә. Фәрзетдиннең дә үле гәүдәләрен карарга кермәдем. Аларны күмгәндә зиратка да бармадым. Әле кайчан гына үзем белән бергә уйнап йөргән иптәшләремнең кинәт үлеп китүе коточкыч хәл булып тоелды. Шунлыктан аларның мәетләрен карарга йөрәгем җитмәде.
Соңыннан беленде: Миңлеәхмәт тә. Фәрзетдин дә һәм башкалар да теге кар астында кышлаган башак бодаен ашап агуланганнар икән.
Эшләр болайга киткәч, районнан врачлар килеп тикшерделәр дә кемнең күпме җыйган бодае бар — барысын да күрше совхоздагы спирт заводына илтеп алыштырырга куштылар. Шуннан соң агуланып үлүләр тукталды...
Тукталуын тукталды да, тик Миңлеәхмәт белән Фәрзетдин юк шул
инде Ә бит без гомер буе дус булырга, бергә җиденче классны тәмамлаганчы укырга, бергә армиягә барырга, аннары барыбыз да шофер булырга суз куешкан идек...
Булыр, әни...
Яшь күңел барыбер үзенекен итә икән. Атка атлану рәхәтенә ирешү өчен, язын, колхоз сабанга чыккач, иртәнге өченче яртыдан торып, кәнүшнигә бара торган булып киттем Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар: барыбер игелек күрсәтми алар дип, Самат абый колхоз дуңгызларын дәүләткә тапшыртгырып бетергәч, әнине ат караучы итеп куйдылар. Ә мин, әлеге дә баягы шул куркаклыгым аркасында, һәрвакыт иртән әнигә ияреп кәнүшнигә йөри башладым. Менә шунда колхозчы апалар атларны житәкләп кырга жир сөрергә чыкканда, мин дә аларнын бер атына атланып, сөрә торган җирләренә кадәр барам. Аннары, атка атланганнан соң күңелдә туган рәхәтлеккә чумып, чатыр-чотыр өйгә йөгерәм. Анда әни иртән кушып калдырган вак-төяк эшләрне тиз генә эшләп ташлыйм да тагын кырга чабам. Тагын атка атланып кайтам.
Шулай берничә көн йөргәч, Фәйрүзә апа (мин кү-бесенчә аның «Дүплән»енә атланып йөри идем) миңа, атларны үзем тотып, жир сөреп карарга да рөхсәт итте. Монысы инде атка атланып йерү генә түгел, аннан ун өлеш рәхәтрәк. Бер кулың белән дилбегәне, икенчесе белән сабан тоткасын тотасың да, төрәннәрнең жир кантарын ничек әйләндереп салуын карап барасың. Бернинди кыенлыгы юк. Атлар — берсе буразнадан, берсе сөрелмәгән җирдән — салмак кына атлап бара. Әйләнгән саен җирнең сорысы кими, ә карасы — кояш нурында ялтырап, түшәктәй күпереп ятканы — артканнан-арта бара. Синең эшләгәнеңне күреп, шуна сөенешеп, күккә эленгән тургайлар сайрый. Тик жир башында борылуы гына бераз кыенрак, сабанны күтәрергә көч житеп бетми. Ләкин бу кыенлык күпкә бармады, Фәйрүзә апа мина ул бәладән котылу юлын да өйрәтте.
— Атлар борылып житкәндә сабан тоткасын чак кына үзеңә таба каерып җибәр син, нәнем, — диде ул. Минем белән бер әйләнеп, ничек- ничек итәргә икәнен күрсәтеп-анлатып чыкты да, жир башына барып, сырмасын баш астына куеп, ятып йоклады Ә мин төшкә тикле аның җирен сөрдем. Төштән соң да бармакчы идем дә. әни җибәрмәде:
— Вакыты җиткәч тә ватылырга өлгерерсең әле. балам, йөрмә! — диде. — Йорт-жир эшләрен караштыр әнә Бик эшлисең килсә, урманга кер дә коры-сары утыннар жыеп кайт, учакка ягарлык кына булса да. бер аш пешерергә җитсә дә ярар, зыяны тимәс...
Әни дөрес әйтә, бик нык вата икән ул жир сөрү. Көнозын сабан койрыгы тотып йөреп, аяклар калмый. Ләкин барыбер жир сөрәсем килә иде минем.
Колхозыбыз кечкенә булганлыктан, бездә бригадир юк, бөтен эшне әлеге шул председатель Самат абый алып бара. Аны бик үк яратып бетермәсәм дә, бер көнне идарәдән чыкканын саклап тордым да. миңа атлар биреп жир сөрергә рөхсәт итүен үтендем.
— Ниятең әйбәт, энем, — диде ул, ябалакныкы кебек түгәрәк кыз- гылт-кара күзләрен кыскалап мине тыңлаганнан ары.— тик атка йөгән ора алырсың микән соң? Камыт та кигерәсе була бит әле ана.
Әйе, ул .хаклы — атка йөгән кидерерлек буем юк. Ләкин каушап калмадым:
— Фәйрүзә апа кидереп бирер әле, Самат абый,— дидем — Без гел аның белән бергә сөрербез.
— Карале! — диде Самат абый, кинәт елмаеп җибәреп, — атаңа охшыйсың, ахры, син, малай актыгы. Башын эшләр төсле күренә симен
Давай, болай итәбез- иртәгә Мәүлиха апаңның атларын ал да җир сөрергә чык, аңа башка эш бирербез. Аякларым сызлый дип сукраңа иде, аңа да бераз ял булыр.
— Әнн1—дидем мин. шатлыгымнан кая басканымны да белмичә йөгереп кайтып. — Әни! Иртәгәдән мин эшли башлыйм! Самат абыйдан сорадым. Ул Мәүлиха апа атларын җигәргә кушты. Әни, барам, яме, ачуланма, яме!
— Әй, улым, улым! — диде әни. — Бик яшь бит әле син. Әле яна унберенче яшь китте ич сиңа. Көннәр буе ат артыннан йөгерер вакытың түгел ләбаса! Синең түгел, олыларның да җелеген суыра торган эш ич ул Белмим инде, белмим, нәрсә эшләп болай ашкынасың икән! Булдыра алырсыңмы икән соң, улым?!.
— Булыр, әни. менә күрерсең! Мин хәзер зур бит инде.
Шулай дигәч әни каршы килмәде:
— Карап кара инде, алай бик эшлисең килгәч, — дип ризалык бирде.
Ләкин Мәүлиха апа атларын җигеп эшкә чыкканның беренче көнендә үк чамасыз нык арыдым мин. Кояш батканны көтә-көтә җаным чыга язды. Шулай да сер бирәсем килмәде, Фәйрүзә апага ул турыда бер сүз дә әйтмәдем. Бары кайтырга чыккач кына:
— Фәйрүзә апа, Самат абыйга әйт, иртәгә эшкә чыкмыйм мин, бик арыдым. — дидем.
— Шулайдыр шул, энем, — диде Фәйрүзә апа, — кечерәк шул әле син. Синең күкләр, әнә, берсе дә мондый авыр эштә эшләми. Без лутчы болай итик: мин Самат абыйга әйтермен, сине тырмага кушсын, анда җиңелрәк булыр, атка атланып йөрерсең.
— Самат абый рөхсәт итәрме икән соң?
— Итәр. Равил, итми хәле юк, бер кешене бишкә ярырдай заман бит хәзер. Дөнья хәтле чәчүлек орлык алып кайтасы бар әле районнан. Күтәреп ташыйсы ич аны. атлар җир сөрергә дә такы-токы гына бит!
Ахры, чыннан да шулай булгандыр, икенче көнне Самат абын миңа тырмага чыгарга кушгы.
— Атларга чиратлап — төшкә кадәр берсенә, төштән соң икенчесенә— атланып йөрерсең, — диде ул һәм үзе ук атка атлану өчен ничек итеп баудан баскыч ясарга икәнен өйрәтте...
Шулай итеп, мин язгы чәчү беткәнче тырмада йөрдем. Күрәсең, олылардан ким эшләмәгәнмен — чәчү беткәннең икенче көнендә колхоз идарәсе тарафыннан бүләкләнүчеләр арасында минем исем дә бар иде. Яхшы эшләвем өчен мактый-мактый, Самат абый үз кулы белән миңа соры ситсы бирде. Бик ярап куйды ул. Күлмәгем тузып, менә бетә, менә тәмам төшеп кала дип курка-курка гына йөргән чакта кулыбызга эләккән шул ситсыдан бик әйбәтләп бер күлмәк тә, кыска булса да. бер ыштан тегеп бирде әни. Шуның өстенә, байтак кына хезмәт көне дә эшләгән идем әле.
Бүген генә түзәм дә...
Язгы чәчүдән соң колхозда парга сөрү, тирес түгү кебек эшләр башланды. Болары миңа ярарлык эшләр түгел иде: тирес түгәргә барсаң, арба аударасы була, ә җир сөрүдә авызым бер пеште инде. Шуңа күрә Самат абый да ирексезләмәде, үзем дә ашкынып тормадым.
Ул арада печән өсте дә килеп җитте. Самат абый мине, атка атланып. богыл өючеләргә печән тарттырырга кушты. Монысы инде тырмада йөрү түгел —мең өлеш күңеллерәк. Болында кырдагы кебек тузан да юк, көннәр буе бер ялгызың кеше белән сөйләшергә зар бу
лып, бик аптырагач, ат белән дә сөйләшеп йөрмисен Инде килеп, Хәбир бабай әйтмешли, хайван түгел, үзең тотып ашарга яраклы җиләкле, чәчәкле, ямь-яшел печәннең хуш исе үзе генә дә җәннәт рәхәте бит ул!
Хатын-кызлар печәнне жыеп, чүмәләгә өеп тора, син шуны тарттырып богыл янына илтеп торасың. Бер чүмәлә китергән саен, богыл биегәеп, Хәбир бабай югарырак күтәрелә бара, әнә шул күренеш күңелдә әйтеп бетергесез горурлык хисе тудыра.
Башкалардан шактый кечкенә булганлыктандыр инде, минем корсак печәнчеләргә бирелә торган аш белән дә тула, ә үземә тиешле икмәкне әнигә алып кайтам Гомеремдә онытасым юк, беренче көнне икмәк алып кайтып биргәч:
— Әй, заманалар! Синең кулдан икмәк ашарга тиешме соң инде мин?! Беләм бит, балам, ашыйсың килмәгәннән алып кайтмагансың син моны. Көн буе эштә йөргән кешегә, башка замана булса, бу икмәк чәп итәргә дә җитмәс иде. Заманы каһәрләнгән шул! Ярар инде, балам, бик зур рәхмәт!—дип, елый-елый аркамнан сөйде әни.
Хәер, әни сүзендә дә дөреслек бар: богылга печән биреп торучы Фәйрүзә апалар ничек чыдаганнардыр, хәтта мин дә. атка атланып йөрсәм дә, шактый нык арыйм. Ник дисәң, һаман юыртып йөреп тә җитешеп булмый. Богыл башында торучы Култи бабай:
— Давай, малай, тизрәк! Давай, давай!—дип кычкырып кына тора
Култи дигәнем — әлеге шул элек яшелчә каравыллаган Хәбир бабай инде. Гражданнар сугышында кулын имгәтеп кайткан ул Сул кулының бармаклары культиватор кискечләре сыман тырпаеп торганга. ачуыбыз килгән чакларда — үзе ишетмәгәндә, билгеле—Култи дип йөри идек без аны. Гарип булса да. сугыш чыкканнан бирле яшелчә бакчасын ташлап, төрле эштә йөри башлады ул һәм эшкә дә бик таза үзе. Сәнәк сабын теге «култиләре» арасына кыстырып куя да иртәдән алып төшкә, төштән алып кичкә чаклы һаман шулай: «Давай, давай!» — дип куыра.
Берәү дә ныклап ачуланмый аңа. чөнки һәркем белә: үзе өчен «давайламый» бит ул, колхоз өчен тырыша. Әгәр дә берәрсе сукрана башласа:
— Чыда, балакай, минем өчен эшләмисен бит. Вакытында шушы җиләк күк печәнне жыеп алмыйча, узган кыштагы кебек, быел да колхоз хайваннарына түбә саламы ашатмыйк инде Бакчи, көне нинди матур. Түз, балакай, яңгырлар киткәнче ничек тә бетерик, яңгыр көнне ял итәрсең, яме Сугыштагы кешеләргә моннан йөз тапкыр кыенрак. Алар да түзә. Нимечләрне дөмектергәнче ничек тә түзегез, аннары болай ук читен булмас,— дип, көйләп тә куя Хәбир бабай .
Барлы-юклы көч белән тырышып, колхозның печәнен чабып өеп бетергәнче, арыш та өлгереп җитте Авылның аз гына булса да кыймылдый алган карчыкларыннан алып, урак тотарга көче җиткән кыз балаларына тикле кырга чыкты.
Уракка төшүгә берәр атна үтте микән, сугу эшләре башланды. Хәзер инде печән өстендәге кебек кенә түгел! Печәнне, теләсәң дә. чык кипмичә җыярга ярамый. Ә көлтәне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ташы Халык көндез урак уруда, ә төннәрен, ике көннең берендә үз сыерларын җигеп, ындырга көлтә ташыйлар.
\i җигеп йөрүчеләргә ДӘ ансат т\гел. Көндез ындырга көлтә ташысалар. төнлә дәүләткә ашлык илтергә китәләр Заготзерно безгә унсигез километр Анда барып кайтканнан сон. куян койрыгыдай кыска җәйге төннең күпмесе кала? Шул ук атлар, шул ук кешеләр көндез тагын я көлтә ташыйлар, я җир сөрергә чыгалар
Ул чорларда мин ат кудым. Безнең колхозда трактор-фәлән юк, игенне дә алты ат көче белән эшли торган машина белән сугалар. Шул алты атның икесен мин куам. Без, өч малай (алар миннән олылар), иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр бер түгәрәк эчендә әйләнәбез. Барабан туктаусыз үкереп, авызына Хәбир бабай таратка- лап тыккан көлтәләрне йотып тора, хатын-кызлар кайсы саламын селки, кайберләре арышын, бодаен, кыскасы, нәрсә сугылса шуны җилгәрүчеләргә тырма белән эшереп илтеп тора. Ындыр табагыннан күтәрелгән тузан болыт булып күкләргә аша.™
Хатын-кыз бар җирдә сүзсез генә эшләү булмый, ындыр табагын- дагылар да үзара сөйләткәннәрдер, әлбәттә, тик безгә аларның тавышы ишетелми. Әмма Хәбир бабай сүзләрен аерым-ачык ишетеп торабыз:
— Малайлар! йокламагыз! Солдат бит сез хәзер!
— Малайлар, .«корт чаккырлары, давай!
Хәтта беркөнне, барабанын ташлап, култи бармакларын селти- селти йөгереп килеп, Габделгазизгә эләктереп тә ала язды Хәер, Габделгазизнең үзендә дә гаеп булды. Атларын яхшылап кумаган иде. Хәбир бабай бик дөрес пыранлатты аны Кусын атларын яхшылап, югыйсә, безнекеләр дә трактор түгел ич, авырга килә бит атларга'^
Әмма үзем дә бик арыйм.
Дөрес, Хәбир бабай миңа:
— Тәртәгә утырып йөр, улым, синең әллә ни авырлыгың юк, — дип әйтә әйтүен. Ләкин. Гәрәй белән Габделгазиз утырмагач, ничек бер үзем генә утырып йөрим инде. Габделгазиз әйтмешли трутны барыбызга да бертигез язалар ич, шулай булгач...
Ә Хәбир бабай тегеләргә утырып йөрергә һич тә рөхсәт итми. Кичкә таба бик арыгач тәртәгә менеп кунакласалар, култиен күрсәтеп, хәзер себереп төшерергә генә тора Яшерен-батырын түгел, бик арыган минутларда мин машинаның ватылсын тели идем, Ә ул, үч иткәндәй, тагын да шәбрәк үкереп эшли башлый. Шундый көннәрне үз-үземә: «Бүгенгә генә түзәм дә, иртәгә үтерсәләр дә чыкмыйм ат куарга. Әнә минем шикелле малайлар рәхәтләнеп уйнап йөриләр», — дим. Ә иртән, төнлә йоклап ял иткәннән соң, кешеләр: «Булмады, йомшак икән Мәгъсүмә малае, укулары башланганчы да түзә алмады, биреште — ташлады эшен!» — дип әйтмәсеннәр өчен, шул ук вакытта хезмәт көне эшләп әнигә дә булышу нияте белән, йөгәннәремне иңемә асып, тагын кәнүшнигә менәм...
Укыйсым бик килә дә бит...
Шулай көн артыннан көн үтте, мин түземсезлек белән көткән вакыт— уку башланыр чак та килеп җитте. Укыйсым бик-бик килә. Яз көне дә, Мәдинә апа авырып киткәнлектән, укудан бик иртә — апрельнең егерме өчендә үк туктаган идек. Аннары — уку миңа бик җиңел бирелә. Мәдинә апаның аңлатканын тын да алмый тыңлап утырам да барысын да хәтерләп калам. Өйдә озаклап дәрес әзерләп торырга кирәк түгел, арифметикадан бирелгән мисаллар белән язма күнегүләрне генә эшлим дә—вәссәлам. Ә башка фәннәрне икенче көнне дәрес башланыр алдыннан бер кат күз йөртеп, китаптан карап чыгам да шул җитә. Әйтмәгәнем булсын, тфу-тфу, моңарчы әле бер вакытта да «яхшы» яки «бик яхшы»дан түбән билге алганым юк.
Ә мәктәптә Мәдинә апаның нурлы йөзенә карап утыру үзе нинди зур бәхет! Бүтән балалар да шулаймы икән, үлеп тә яратам мин Мәдинә апаны. Дөньяда аннан да зур белемле, аннан да акыллырак кеше юктыр шикелле. Башкалар шикелле гади генә кеше түгелдер ул.
Шулай булмаса. ул тикле дә түзем була алмас иде. Бер үк бүлмәдә утыручы дүрт класс баласын берьюлы укыта бит ул. Утыз тугыз баланы. Икенче төрле итеп әйткәндә, бер сәгать эчендә дүрт класска дүрт төрле дәрес аңлата... Инде килеп, шофер буласы кеше ич мин. Ә укымыйча ничек шофер булмак кирәк? Менә ни өчен уку башланыр көнне ике күземне дүрт итеп көтеп алдым.
Ләкин беренче сентябрь көнне башкалар белән бергә укырга барырга туры килмәде: әни мине укытырга теләмәде.
— Укып мулла булмассың, балам, —диде ул.— Аннары бөтен кеше укый башласа, кызыгы да калмас аның. Калхузда эшләүчеләр дә кирәк бит. Бер трут эшләсәң дә файдасы булыр. Үземә генә бик кыен бит, улым. Түләүләребез дә бик күп бит әле Әнә кичә үзең күрдең ләбаса: «Шушы айда тиешле итегезне түләп бетермәсәгез, бозавыгызны алып чыгабыз», — диделәр ич.
— Бер сарыкны илттек бит инде, әни, — дидем мин, әле һаман түләү бетмәгәнгә гаҗәпләнеп.
— Бер сарык кына житми шул, балам, кырык кило кирәк бит! Менә шуңа әйтәм мин сиңа, укыма дип. Икәүләп эшләсәк, калхуз икмәк бирсә, шуны сатып түләрбез итне. Этү, син дә эшләмәсән, бозауны да алып китәрләр. Сугыш бит, улым, сугыш! Сау булсаң, сугыш беткәч укырсың, балам...
Хәзер әнинең ни өчен мине укытасы килмәве аңлашылды. Ни хәл изәсең—үпкәләп тә булмый ана.
Менә шуңа күрә, бик укыйсым килсә дә, әнигә каршы килмәдем. Рас ул укыма ди икән, димәк, белеп әйтә, бүтән чара калмаганга, ярдәм итәр кешесе булмаганга әйтә. Теге вакытта жиңги мине бары тик кирелеге, ялкаулыгы аркасында гына укытмаска исәпләгән иде бит. Ә әни нужадан, аптыраганнан мине эшләтмәкче. Шулай булгач, аңа ничек каршы киләсең ди? Аннары шоферлыкка укырга да яшем житми әле минем.
Менә шуларны уйладым да. сугыш беткәч тә сонга калмам әле дип, укуга бармыйча, ат кууымны дәвам иттем. Хәзер эштә минем кадер тагын да арта төште. Чөнки Гәрәй дә, Габделгазиз дә укыйлар, ә аларның атларын дүрт классны инде өч-дүрт ел элек үк бетереп чыккан олырак кызлар куа. Мина хәзер тәртәгә утырып йөрергә дә ярый, оят түгел, чөнки мин кечкенә ич әле... Тик акыл белән әни яклы булып, аныңча эшләп йөрсәм дә, иртә-кичләрен мәктәп яныннан үткән чакларда күңел һаман шунда тарта.
Тилермә, Мәгъсүмә апа!
Укымый йөрү бик кыен мина. Мәдинә апа да минем өчен борчыла. Ике мәртәбә өйгә килеп, әни белән дә сөйләшеп карады инде Хәтта соңгы килүендә:
— Яхшылап әйткәнне тынламасан, без закон нигезендә дә мәжбүр итә алабыз!—дип өркетеп китте.
Ун көнләп вакыт үтте инде, мине мәжбүр итүче юк әле. Ихтимал, әни әйткән сүз дөрестер: безнең ише тамагы ач. өсте ялангач кешеләрне закон да берни эшләтә алмый торгандыр Эшләтсә — бик әйбәт булыр иде кана Мин үзем дә укуга атлыгып торам да бит! Ләкин ни хәл итәсең? Хәбир бабай әйтмешли, солдат мин хәзер... Уку дип. мең бәла белән тернәкләндереп, исән-сау саклап алып калган бердәнбер бозавыбыздан коры калырга да ярамый лабаса!
Бозау дигәннән, без аны тәки саклап алып калдык бит, әй Әнинең сүзе чыннан да дөрес булып чыкты колхоз хезмәт көненә бяргән икмәкнең ике потын сатып, шуның акчасына кәжә алып дәүләткә тап
шырдык та түләүдән котылдык. Ә бозау инде зур, тана хәтле булып килә. Бер дә үксез бозау димәссең. Түп-түгәрәк, йоп-йомры гәүдәле, нәкъ әнкәсе төсле, аклы-каралы. Шундый акыллы тагы үзе: көтү каршына барып торасы да юк — туп-туры өйгә кайта. Мине күреп алды исә, исәнләшкән сыман итеп, «мме-у» дип сузып бер кычкырып җибәрә дә, көн буе кырда йөреп арган булуына карамастан, яныма йөгерә үк башлый. Күрәсең, үксез үскәнгә, кече-кечкенәдән миңа ияләшкәнгә шулай итә торгандыр инде... Я ул кайтуга мин әзерләп куйган чәчәкле, хуш исле яшел печән исен чамалаптыр... Яки колак артларын, муен-нарын кашытасы, койрык очларына, корсак асларына ябышкан кыр-мавыклардан арынасы, шуларны чүпләтәсе килептер... Ничек кенә булмасын, мине сагынып минем янга тизрәк кайтып җитәргә ашыга бит ул. Мин аның шулай булуын сизәм дә күземә яшьләр килә...
Көз житте. Көннәр салкынайды, яңгырлар ява башлады. Ләкин яңгыр чиләкләп ормаган көннәрдә ашлык сугуны туктатмыйлар. Андый чакта алдан ындырга ташып, кибәнгә өеп куйган игенне сугалар. Башкаларга ярый, алар балаган эчендә эшлиләр, ә менә безгә, ат куучыларга, кыен. Яңгыр сибәләп кенә торса да, көннәр буе ачык һавада йөргәч, барыбер өс-башны манма су итә.
Ярый әле минем шинель әйбәт. Әйтергә онытып торганмын: узган кыш окоп казырга барган җиреннән, ярты бөтен ипигә алыштырып, әни алып кайткан иде аны Бик игелекле булды ул шинель. Алып кайтканда миңа озын булгач, кистермәкче идем, әни риза булмады, итәген, җиң очларын бөкләп тегеп кенә куйды. Ә менә хәзер, мин үсә барган саен, әни аның итәген дә, җиңен дә түбәнрәк төшереп, озынайтып тегә тора. Шулай итеп, мин һаман үземә «таман» гына кием киеп үсәм.
.. Шинель әйбәт булгач, көнозын яңгыр астында йөргәндә дә артык туңдырмый. Тик нигәдер тешләрне генә бер-берсенә тиереп булмый. Тиерә башладыңмы, хәзер шыкылдарга тотыналар Соңыннан аның да хәйләсен таптым — авызны ачып йөри башладым. Кызлар туңдык дип елаша башлаганда да мин еламадым. Хәбир бабай:
— Әнә, Равилне карагыз, сездән кечкенә булса да, сукранмый! Түзегез, балакайлар, заманасы шундый бит, сугыш вакыты ич, — дип тегеләрне юатканда, мин аның үземне башкаларга үрнәк итеп куюына куанып торам һәм, тешләремне шыкылдатмаска тырышып:
— Әйе шул, Хәбир бабай, эшлик әле бераз, яме, — дигән булам. Ә үзем секунд саен машина ватылуын теләп, тизрәк җылы урынга кайтып егылу турында уйлыйм инде, югыйсә...
Белмим, мондый хәл күпме дәвам иткән булыр иде, бер көнне, һич тә көтмәгәндә, әнине дә, мине дә колхоз идарәсенә чакырттылар. Авыл советы председателе Мөсфирә апа килгән икән, ул дәштергән булып чыкты. Аның янында, култык таякларын тотып, бер рус агае һәм Мәдинә апа утыра иде.
Миңа шунысы гаҗәп тоелды: Мөсфирә апа бу юлы нигәдер бик нык үзгәреп киткән. Теге озын, кап-кара толымнарын кистергән, җете кызыл булып, балкып тора торган түгәрәк бите агарып, озынчаланып калган, карашы кырысланган иде аның.
— Нихәл, энем Равил? — диде Мөсфирә апа, әни белән салкынрак кына исәнләшкәннән соң.
— Әйбәт әле, — дидем мин.
Ә үзем, әллә укымаган өчен әнине дә, мине дә гаепләмәкчеләр микән дип, куркып куйдым.
— Әйт әле, Равил, укыйсың киләме синең?
Ни дияргә инде моңа?
— Килүен килә дә бит...
— Ә нигә мәктәпкә йөрмисең, әллә әниең җибәрмиме?
— Мин укырга йөрсәм, трут эшләүче калмый,—дидем мин, әнине якларга тырышып, — трут булмагач, колхоз икмәк бирми. Ә икмәк булмаса, яшәп булмый. Менә шуңа йөрмим мин мәктәпкә.
Мөсфирә апа ачуланмады, көлеп тә җибәрмәде микән әле. Аннары янында утырган теге култык таяклы кеше белән (соңыннан белдем, роно мөдире булган ул) русча нидер сөйләшеп алды да, әнигә карап:
— Менә нәрсә, Мәгъсүмә апа: иртәдән башлап, малаеңны мәктәпкә җибәр, яме! — диде.
— Әллә сугышлар беткәнче укымый торса да ярар микән, Мөсфирә,— диде әни, гадәтенчә куркып-оялыбрак кына. — Үземә генә бик кыенга туры килә, түлисе түләүләрем дә күп ич әле.
Әмма Мөсфирә апа үз сүзендә кала бирде:
— Кыен икәнен беләм, апа, — диде ул, — бик беләм. Шулай да малаеңны укытырга кирәк булыр. Соңыннан, менә шушы Равилең укып кеше булгач, үзең үк миңа рәхмәт әйтерсең. Сугыш беткәнне көтәргә ярамый. Безнекеләр хәзер немецны кысрыклый башладылар инде башлавын, әмма сугышның тиз генә бетәр чамасы күренми әле. Кем белә, бәлки тагын ике-өч елга сузылыр ул. Өч-дүрт ел малаеңны укытмый торырсыңмыни?.. Юк, ярамын алай, тилермә, Мәгъсүмә апа! Мөмкин кадәр үзебез дә булышырбыз.. Ирең фронтта үлгән булса, ронодан да ярдәм сорап булыр иде дә бит солдат балаларына ярдәм фонды бар аларның. Әмма .. Ярый, авыл советыннан ничек тә ярдәм оештырырбыз. Анысы өчен борчылма, Мәгъсүмә апа, укыт малаеңны! Сугыш гомергә бармас, ә менә малаеңа уку гомер буена кирәк булыр. Аннары закон дигән нәрсәне дә онытма, Мәгъсүмә апа. Яхшылык белән тыңламаган кешеләрне закон тәртибендә мәҗбүр дә итәргә була.
Мөсфирә апаның үгет-нәсихәте күпме тәэсир иткәнен әйтә алмыйм, әмма «закон» сүзенең тәэсире бик зур булды әнигә.
— Ярый инде алайса, — диде ул, кинәт каушап-куркып китеп,— укыр алай булгач, нишлисең бит
Куып та җитәрбез, узып та...
Гаҗәп хәл: мәктәпкә йөрергә мөмкинлек булмаганда күңел гел шунда тартып, атлыгып тора иде, ә хәзер, инде әнидән рөхсәт булып, укырга мөмкинлек тугач, мин мәктәпкә теләр-теләмәс кенә килдем. Ихтимал, иптәшләрем белән бергә укый башламаганга, алардан ике айга якын соңга калганга шулай булгандыр инде бу.
Сигез туларга биш минут калганда Мәдинә апа да мәктәпкә килеп керде Исәнләшеп, исемлек буенча барлык дүрт класс укучыларын барлап чыкты да дәресләрне башлап җибәрде.
Исемлектә минем фамилиям юк иде. Мәдинә апа әллә мине бөтенләй күрмәде, әллә күреп тә, моңарчы укырга йөрмәвемә үпкәләгәнлектән, юри күрмәгәнгә салышты микән — ләм-мим дәшмәде Менә шул хәлгә бик нык борчылып утырдым мин. Сон шулай булмыйча! Я берәр җылы сүз әйтсен иле ул. я, ачуы килгән булса, орышсын иде. Барыбер җиңелрәк булыр иде. Ә болан... әйтерсең, мин кеше дә түгел, әйтерсең, ниндидер бер бөҗәк кенә аның каршында Китапларың бармы, Равил, ручкаң, дәфтәрләрең бармы, дип сорамаса да, һич югында, килдеңме, дисә дә күңелең булыр иде...
Төрле фикерләр үтте ул дәрестә башымнан. Әллә бу Мәдинә апа хәзер мине яратмый башлады микән, шуна сүз әйтергә теләми микән дип тә уйландым; инде иптәшләремнән ике айга якын соңга калдым ич, укый алырмынмы, алармы куып җитә алырмынмы дип тә борчылдым. Уйлый торгач, шундый нәтиҗәгә килдем: әгәр Мәдинә апа калган өч сәгатьтә дә бер сүз дә әйт.мәсә, мәктәпкә әйләнеп тә карамыйм...
4. ,к. У • .ч з.
Менә дәресләр дә бетте. Ә Мәдинә апанын мина сүз катып караганы юк әле. ,
Иптәшләрем сумкаларын җыештырып, өйләренә тарала башладылар. Болай булгач, мәктәпкә йөрмим, дип мин дә ишеккә таба юнәлдем.
— Син калып тор әле, Нәжметдинов! — диде Мәдинә апа.
Әһә, бөтенләй үк күрмәгән түгел икән! Күргән икән ул мине. Тик нигә шушы вакытка тикле эндәшмәде икән сон? Нишләтмәкче була икән? Ачуланырга исәплиме, әллә үземә геьч дәрес өйрәтмәкчеме^ Озак тотмаса ярар иде, карын ачты бит, Бәрәңге күпкә барамыни ул.
Мәдинә апа китапларын, дәфтәрләрен җыештыра торган арада мин шулай уйландым,
Әйберләрен җыештырып бетергәч, Мәдинә апа мин утырган иң арттагы парта янына килде дә, гадәтенчә, мөлаем гына:
— Ашыйсың килдеме, Равил? —дип сорады.
Каян сизде икән ул минем карын ачканны? Әллә кешенең нәрсә уйлаганын да белеп тора микән бу укытучылар? Минем иртәгә мәктәпкә килмәскә булуымны да сизде микән әллә?
— Юк, Мәдинә апа,— дидем мин юри, аны саташтырырга тырышып, — ашыйсым килми.
— Шулаймы? Алайса бик яхшы —Мәдинә апа минем янга, парта арасына кереп утырды — Әйдә әле, Равил, бераз сөйләшеп алыйк әле...
Ул миңа иптәшләремне куып җитәргә кирәклекне, ләкин бу эш шактый кыен булачагын аңлатты.
— Менә шуңа күрә. — диде аннары. — сине мин төштән соң үзеңне генә укытырмын, һәр көн мәктәптән кайткач безгә килерсең, ярыймы? Югыйсә, ялгызың гына булдыра алмассың...
Юк, төштән соң да укырга риза түгел мин. Моңа әни дә риза булмас, өйдә эш күп. Әни әйтмешли, ишек алды себерсәм яки ипигә бәрәңге кырсам да файда бит. Аннары, кар яугач, чана шуасы да бар ич әле. Җәй көне дә гел эшкә йөреп, бер көн дә уйнап булмады.
— Кирәкми, төштән соң укымыйм, — диде,м мин Мәдинә апага,— әни дә орышыр. Әле болай да көчкә-көчкә генә ризалык бирде. Аннары барыбер башкаларны куып җитә алмам.
Бу сүзләрем өчен Мәдинә апаның ачуланасын белә идем, әлбәттә» Ләкин, барыбер бер әйтәсе булыр дип, тәвәккәлләгән идем. Әмма Мәдинә апа ачуланмады.
— Әниең каршы килмәс, мин аның белән сөйләшермен, — диде ул. — Ә куып җитү турында борчылма. Менә күрерсең, куып та җитәрбез, узып та китәрбез әле без аларны.
Әнә шул «без» дип, якын итеп әйтүе әллә нишләтеп җибәрде мине. Күңелем рәхәтләнеп, ышанычым артып киткән төсле булды һәм шундук төштән соң да укырга ризалык бирдем. Шулай да башта әнинең ризалыгын алырга кирәк икәнлекне әйттем...
Чыннан да. барысы да Мәдинә апа әйткәнчә булды бит, әй. Шул сөйләшүдән соң һәр көн төштән соң бер-ике сәгать Мәдинә апа янына йөри башладым. Бу бер дә кыен булмады, хәтта күңелдә ниндидер горурлык хисе дә уянды әле. Чөнки Мәдинә апа мине ярата. Мин юкта үтелгән темаларның барысын да иренмичә, кат-кат аңлата.
Белмим, бу Мәдинә апа кебек әйбәт бүтән кеше бармы икән бу дөньяда? Мөгаен, юктыр. Соң үзегез уйлап карагыз: туганым түгел бит ул минем, бөтенләй чит-ят кеше. Мин үзем аңа берничек тә ярдәм итә алмыйм лабаса! һәм, ничек кенә теләсәм дә, тиз генә ярдәм итә алачак кеше дә түгел. Дөрес, исән-сау үссәм, дөньяның аргы читеннән табып булса да, яхшылык итәчәкмен мин аңа. Әмма аңарчы бик озак бит әле. һәм бу уйлануларымны ул белми дә әле. Ә шулай да ярата
мине. Яратмаса. ничек итеп, бер тиенсезгә, һәр кичне икешәр-өчәр сәгать мине укытып-өйрәтеп йөрсен ди? Әллә вакытын кая куярга белмәгәннән алай итәдер дисезме? Юк, билгеле. Мине яратканга күрә тырыша ул... Яки менә монысы: дөресен генә әйткәндә, ул елны киез итек киеп йөрү турында хыялланырга да курка идем мин, чөнки сарыкларыбыз инде күптән беткән иде безнең. Әмма кырык өченче ел башында Мәдинә апа мине итекле итте. Кышкы каникулга әтиләре янына кайткан җиреннән, белмим ничек юнәткәндер, бик яхшылап олтан салынган бер пар киез итек алып килде ул миңа Алгарак китеп булса да әйтим, мин ул итекләрне, ел саен олтанын яңарта-яңарта, кырык җиденче елга тикле киеп йөрдем
Юк, гади генә кеше түгелдер ул Мәдинә апа, изге җандыр ул Югыйсә, барысын да ничек алдан белеп торсын ди? Ул миңа теге вакытта «куып та җитәрбез, узып та китәрбез әле» дип әйткән иде бит. әйеме? Узып китү мәсьәләсендә өзеп кенә әйтә алмыйм, әмма кышкы каникулга чыкканда иптәшләремне тулысымча куып җиттем мин.
Мөсфирә апа да сүзендә торды: мина авыл советы хисабына бер бүрек һәм уку әсбаплары алып бирдертте.
Әйткән идем бит «исән» дип!
Бала булсам да, күңелем дөрес сизенгән икән, әй! Искәндәр абыйның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгәч, мин ана тамчы да ышанмаган идем. Югалырга тиеш түгел ул, исән булырга тиеш, берәр җирдә адашып кына вакытында кайтмый калгандыр да иптәшләре, юкка чыкты, ахры, бу дип уйлап, безгә теге кара кәгазьне җибәргәннәрдер дигән идем Тәки минем сүз хак булып чыкты.
Адашып йөргәндерме, әллә немецлар кулына эләгеп, аннан качып кайткандырмы — анысы әлегә миңа билгесез. Ләкин шунысы ачык. Искәндәр абый исән-сау! Фашистларны тукмап йөри Хатында үзе шулай дип язган. Әйе, үзе! Җиңги әйтә, аның кулы бу. тәгаен аның кулы язган бу хатны, ди. Сөенеченнән нишләргә белми бичара Әле март башы гына булуга карамастан, абыйның хатын тотып, кая басканын да белмичә, күлмәкчән килеп керде безгә. Әни окоптан кайткан көнне кереп чыкканнан бирле өебезгә аяк та басканы юк иде. Урамда очрашканда әни белән дә, минем белән дә туктап сөйләшкәне юк. күрмәмешкә салышып үгә иде безне Ә бүген, әйтерсең, алыштырып куйганнар җиңгине Куанычына чыдый алмыйча
— Менә, Равил наным, абыең исән икән бит. бәлки озакламый кайтып та китә алмаммы әле дигән!.. Кара инде. Мәгъсүмә апа. исән икән бит! Кем уйлаган аны болай булырын! — дип туктаусыз сөйләнеп утырды.
Шул ук вакытта нигәдер борчыла да иде бугай ул. Мин моны шуннан чыгып әйтәм, чөнки җиңги, бердән, чамасыз нык сырпалана, икенчедән, әлеге шул «кем уйлаган болай булырын» дигән сүзне шактый еш кабатлый иде. Аннары әнине дә, мине дә үзләренә итле аш ашый барырга үтереп кыстарга тотынды. Ә башка вакытта, безнең хәлнең мөшкеллеген бик әйбәт белеп торса да, тешен дә агартмый иде ул хакта
Менә шулай кинәт кенә үзгәреп, әйбәтләнеп, туган җайлыланып китүенә шактый ачуым килсә дә, ашын ашап кайтырга каршы түгел идем мин. Әмма әни якын да китермәде
— Юк инде, килендәш, — диде ул,— рәхмәт! Алай бик туган итәсең килгәч, алданрак, хәлебез авыр чакларда дәшкәләргә иде аны «Эзегез дә, эшегез дә булмасын минем йортымда'» — дип син әйткән идең түгелме сон әле кайчан гына5
Әйткән идем бит, нигәдер борчыла бугай, дип. Әнинең шушы сүзләреннән соң җиңги еларга ук тотынды. ш
— Мәгъсүмә апа! Килендәшем! Җаным-бәгырем дип әитәм: Искәндәр кайта-нитә калса, зинһар, мине харап итмә инде син! Белсә — үтерә ул мине. Бер минут та тотмый, холкы шундый аның. Зинһар, дип әйтәм. ул кунакка кайтып киткәнче генә аны-моны шауламый тор, яме. Аннары ул бөтенләй кайтканчы берәр җае чыгар әле.
— Әй, Нәсиха, Нәсиха! —диде әни, җиңгине кызганган да һәм ана хәтере калган да сыманрак тавыш белән. — Әйттем бит мин сиңа, төкер шул чулакка дип, якын китермә шуны, бер син генә түгел тол хатын, бөтен авыл, бөтен ил хатыннары тол хәзер, алар түзә бит, син дә туз, дип. Дөнья эшен белеп булмый, тереләр үлә, үлеләр терелә торган заман дип әйтмәдемме мин сиңа?.. Курыкма, миннән чыкмас анысы. Ачу саклап йөри белмим мин алай. Кайтса, атна-ун көнгә кайтыр, Искәндәрне әйтәм. Болай да йөрәге бозылып беткәндер инде сугышта. Тагын шунда, үлем каршына китәсе кешегә ул турыда сүз катарга аллам сакласын!
Исемен атап әйтмәсәләр дә, сүзнең Самат абыйның җиңги янына килеп йөрүе хакында баруын чамалап алган идем инде. Бер яктан, кыен хәлдә калган җиңгине кызганам, икенче яктан, абыем өчен дә борчыла идем.
— Белмим инде, килендәш, аптыраган инде үзем дә, нишләргә дә аптыраган, — дип сөйләнгәләп, пышык-пышык елап, байтак утыргач, шыпырт йомышым бар иде сиңа дип, җиңги әнине өй алдына алып чыгып китте. Мыдыр-мыдыр сөйләшеп, алар анда байтак вакыт торып керделәр. Аннары җиңги мине тагын үзләренә чакырырга кереште. Ул бик борчылып:
— Итле аш та ашарсың, минем янда кунып та кайтырсын. Ату үзем генә кунарга куркам бүген, әллә ничек шунда, үз-үземне берәр нәрсә эшләтермен төсле, — дигәч, әни дә хәзер аның сүзен куәтләп торгач, мин риза булдым.
Барысы да шул Самат аркасында...
Ә икенче көнне, әнигә йорт-жиренә күз-колак булып торырга кушып, үзем өч-дүрт кенә көнгә кунакка барып кайтам дип, җиңги Бат- каклыга— туган авылына китте. Анда аның әти-әнисе (безнең кода бабайлар) яши иде.
Сүз уңаенда җиңгинең безнең авылга ничек тап булуын да әйтеп үтим инде. Әнинең сөйләвенә караганда, егет чакта, районга барышлый Баткаклы авылын үткәндә, юл читендә кулын күтәреп торучы бик матур бер кызны күргән Искәндәр абый. Машинасын туктаткан да:
— Әйдә, утыр, чибәрем! Бер үбәр булсаң, дөньяның аргы ягына да илтеп куям үзеңне! — дигән.
— Алай ук еракка илтмәсәң дә ярый, абыкаем, әмма районга тикле утыртып барсаң, мең-мең рәхмәтләр әйтер идем, — дигән кыз. Шулай дигән дә, ялт итеп, кабинага Искәндәр абый янына менеп тә кунаклаган.
Сөйләшеп, танышып киткән болар. Кызның шәһәргә китәргә икән исәбе, шуңа паспорт юлларга барышы икән.
— Ничектер шулай туры килгән, — дип сөйләде миңа әни, — кайтканда тагын очраткан Искәндәр абыең теге кызны. Тагын машинасына утырткан да, юлың уңдымы сон, дип сораган.
— Юк шул, абый җаным, — дигән кыз, — уңмады әле, тагын бер атнадан килергә куштылар. Бигрәк бәхетсез икәнмен инде...
Шуннан абыеп юатырга керешкән тегене. Аннары, сүз арасында җаен туры китереп, шаяра-көлә:
— Әйдә, чибәрем, мин сине үзебезгә генә алып кайтыйм, — дигән. Күрәсен. чәчләре чәчкә үк бәйләнеп туганнардыр инде—кыз, башта икеләнебрәк торса да, соңыннан риза булган. Менә шулай итеп кавыштылар синең Нәсиха жиңгәң белән Искәндәр абыең .
Өч-дүрт көнгә генә дип туган авылына киткән жиңгәбез бер атнадан сон да кайтмады. Башта без мона әллә ни шаккатмадык, чөнки жиңгинең хәзер терлек-торышы юк: сыерын саткан, сарыкларын күптән суеп ашаган иде. Шулай булгач, аның өендә эш күп түгел: бәрәңгесе өшемәсен өчен, көненә бер тапкыр миченә ягасы да өч тавыгын, бер әтәчен ашатасы гына иде.
Ләкин күршеләр жиңгинең болай озаклап ятуына шактый тынычсызлана башлаган иде инде. Бер көнне кич безгә кереп, мәрхүм Миңлеәхмәтнең әнкәсе әнигә менә болай диде: «Тикмәгә түгелдер бу, Мәгъсүмә, килендәшеңнең кайтмавын әйтәм. Бардыр моның берәр хикмәте. Соңгы көннәрдә юанаеп, калынаеп та киткән төсле ие, Искәндәр кайтканчы дип. ябыгып йөрми микән ул анда. Баткаклыда шундый эшләр белән чуала торган бер карчык бар диләр ие. Югыйсә, жаны бар кеше болай онытылып ятамы соң? Бардыр берәр тамаша, бардыр...»
Әмма барысыннан да битәррәк Самат абый борчыла иде булса кирәк:
— Кайтмадымы әле? — дип көненә өчәр тапкыр килеп сорый ул бездән.
Ул арада тагын бер атна вакыт үтте, ә минем жингәм һаман юк иде әле. Эшләр болайга киткәч, әни дә ныклап торып пошаманга төште. Жиңгинең әни окопта чакта эшләгән усаллыклары исемнән чык- маса да, мин дә аны юксына башладым Аннары эш кешесе дә ич ул. Колхозның бөтен байлыгы аның өстендә бит. Әни әйтмешли, ул чулак Саматка ышаныч юк; жиңги озаграк ята калса, колхоз икмәген төрле якка таратып бетерер дә аннары жиңги өстенә аударып калдырыр
Без әнә шул рәвешле уйлап, борчылып йөри торгач, ниһаять, мәсьәлә ачыкланды: киткәненә нәкъ унтугыз көн дигәндә, безгә кода бабай (жиңгинең атасы) килеп керде. Минем аны күп мәртәбәләр күргәнем бар, шуңа бик яхшы белә идем һәрвакыт шат күңелле, шадра булса да якты, мөлаем йөзле, таза гына бер кеше иде ул. Сүзгә дә бик жор, каргаеп баруына карамастан, әле буй-сыны да бик төз, күркәм иде. Әмма бу юлы башта танымый гордым мин аны. Ничектер ябыгып, кечерәеп калган, кыяфәте дә мескенәйгән иде аның. Күрәсең, хәвеф барын шундук сизенеп алгандыр:
— Берәр хәл булмагандыр ич? — дип сорады әни, кода бабай безгә килеп керүгә
— Булды-ы! — Шушы сүзне әйтүгә, кода бабайның күзләреннән мөлдерәп яшь чыкты. — Булды, наным Мәгъсүмә, мантый атмады килендәшең, кичә төштән соц дөнья кунды. Син беләсеңдер бит аның нинди эш белән йөргәнен. Киткәндә әйткәндер биг ул сиңа?
— Әйткән иде әйтүен...
— Менә шул инде, наным Мәгьсүмә, шуннан үлде инде. Брач әйтә, нигә башга ук бульнискә алп трмадыгыз. ди. Без аны коткарыл калган булырыек, ди. Мин дә әй ген караган ием кана да биг. үзе риза булмады Нәсиха, курыкты Теге сихерче Хөпнениса карчыкны эләктерәсе килмәде. Менә хәзер үзе дә әрәм булды, Хнппениса пәрине дә кулга алдылар бүген. Әй. бала, бала-а!.. Искәндәр кияү кайтам дип торганда гына бит, житмәсә!..
Шунда сүзен туктатып, шактый вакыт тыныч кына оеп утырды кода бабай Аннары жиңгине җирләү өчен кирәк булачак кайбер әйберләрне алып китәргә кирәклеген әйтте дә:
— Үзебезнең Баткаклыда гына күмәргә булдык инде, наным Мәгъ
сүмә, монда хәзер беркеме дә юк бит аның, — диде — Соңгы тапкыр хушлашып, күреп калыйм дисәң, әйдә, мина утырып барырсың.
Атларны карарга үз урынына башка кеше куеп торуын үтенеп, әни тиз генә Самат абый янына барып кайтты да кода бабай белән Бат- каклыга китте. Мин дә бармакчы идем дә, әни риза булмады:
— Юк, юк, балам, суык туңдырып йөрисе түгел, аннары өйне дә бикләп китәргә ярамый ич инде, — диде. — Әнә, кич белән Фәйрүзә апаң керермен диде, аның белән кунарсыз...
Бер кичкә — кер мичкә, диләр Анысы өчен аптырамый идем мин. Ә менә җиңгине күрә алмый калуыма үкенеп бетә алмадым. Яхшымы- яманмы, Искәндәр абыем хатыны, мина жинги тиешле кеше иде лабаса ул. Дөнья булгач, төрле вакыты булгандыр, шулай да кызганыч иде җиңги. Кем белә бит аны мондый хәл буласын? һаман шул чулак Самат аркасында килеп чыккан бәла инде бу. Үзе дә капты кабуын соңыннан.
Он итеп тартсаң...
Җиңги урынына завхоз итеп башка кешене куярга кирәк иде хәзер. Завхозны, гадәттә, еллык отчет вакытында колхозчыларның гомуми җыелышында сайлыйлар. Әмма шушындый көтелмәгән хәл килеп чыккач, Самат абый, идарә членнары белән киңәшеп, завхозны гомуми җыелыш җыеп тормыйча гына билгеләргә булган һәм бу эшкә бердәнбер яраклы кеше итеп, Фәйрүзә апаны күрсәткән. Фәйрүзә апа каршы килмәгән, тик әйткән.
— Башта колхозның бөтен икмәгенә һәм башка мал-мөлкәтенә ревизия ясарга кирәк булыр. Шунсыз мин бу эшкә тотынмыйм, кеше өчен җавап бирер хәлем юк, — дигән.
Самат абый андый мәшәкатьләр чыгарып тормыйча гына эшли башларга ни кыстап та, Фәйрүзә апа риза булмагач, колхоз малына ревизия ясарга булганнар. Комиссия председателе итеп (бу юлы да шул ук Самат абый тәкъдиме белән) Хәбир бабайны билгеләгәннәр иде, чөнки ел башында сайлап куелган ревкомиссия председателе ниндидер йомыш белән Казанга киткән чак иде ул. Кем белә, бәлки Самат абый берәр төрле уй белән юри җибәргән булгандыр, һәрхәлдә, халык шулайрак сөйләде ул вакытта...
Белеме бик чамалы — исем-фамилиясен язарга гына җитәрлек бул-гангадыр, күрәсең, Мәдинә ападан рөхсәт сорап, Хәбир бабай мине ревизия көннәрендә үзенә ярдәмче итеп алды.
Ревизия дүрт көн буена сузылды. Ул көннәрдә мин Хәбир бабай әйткән саннарны, әйбер исемнәрен язып тордым Аннары идарәгә кайтып, кенәгәләр буенча нәрсәнең күпме булырга тиешлеген карап, чагыштырып чыктылар. Нәтиҗәдә колхоз амбарында унбиш центнер чәчүлек бодай, фәлән хәтле ит, фәлән хәтле май һәм фәлән хәтле балның ким чыгуы мәгълүм булды Әйе, ул Саматка ышаныч юк, дип әни дөрес әйткән икән шул. Соң аннан башка кем кагылсын ди инде ул әйберләргә? Җиңги амбар ачкычларының барысын да аңарга калдырып киткән иде ләбаса!
Билгеле, җиңги үзе дә сөттән ак, судан пакь булмагандыр. Әмма хәзер ул юк ич, җавапка тартып булмый аны. «Ну эләгә инде, болай булгач, Самат абыйга!» — дип уйлаган идем мин. Чынында алай булып чыкмады. Районнан килеп тикшереп-тикшереп карасалар да, Самат абыйны гаепли алмадылар, чөнки ул бар гаепне мәрхүмә җиңги өстенә аударган дип сөйләделәр.
Эшләр болайга киткәч, җитмәгән әйберләрне чигереп ташлау өчен, колхозчыларның гомуми җыелышын җыйдылар Хәбир бабай җый- дыртты ул җыелышны.
Ревизия эшенә катнашмаса да, белмим ни өчендер, ревизия нәтиҗәләрен Самат абый сөйләргә тотынды. Башта, колхоз милкенә салкын каравы өчен, инде гүр иясе булган жиңгине озак итеп орышты. Аннары ким чыккан нәрсәләрне санап күрсәтте дә болай дип нәтижә ясады
— Күрәсез, җәмәгать, җитмәүчелек зур Моның өчен, әгәр исән булса, тотып атарга кирәк иде Нәсиха Хәйретдинованы. Шушындый кыен чакта, сугыш вакытында, колхоз малын туздыручыларга закон бик каты хәзер. Әйе... Әмма да ләкин Хәйретдинова безнең арада юк, бәхете — үлеп котылды. Шулай булгач, иптәшләр, нинди чара кала инде? Бердәнбер чара шул: җитмәгән продуктыларны, гаепле кешесе инде вафат булганлыктан, вафат кешене хөкем итеп тә, аңардан түләтеп тә булмаганга күрә, списәйт итәргә. Башка юл юк. иптәшләр! Фәйрүзә Әх.мәтҗанова иптәшне дә гомуми җыелыш карары белән беркетеп китик инде, иптәшләр. Сез аның завхуз булып эшләвенә каршы түгелдер бит? — Самат абый елмаеп, ваемсыз кыяфәт белән җыелыш- тагыларга карап торды. Сүз әйтергә җыенучы юк иде булса кирәк, барысы да тып-тын утыралар иде. — Даваегыз, алайса. — диде аннары председатель, — фурмасын китерү өчен, кул күтәреп, хәер-фатиха бирик Фәйрүзә сеңелкәшкә.
Җыелыш дәррәү кул күтәрде
— Менә шулай, шулай! — диде Самат абый, иркен сулап — Ә хәзер таралышсагыз да була инде, байтак утырдык буган.
Ишек буендагылар урыннарыннан кубып чыга башлаганда, кинәт мич артыннан Хәбир бабай тавышы ишетелде;
— Юк әле, җәмәгать, минемчә, эш бетмәде әле монда. Җыелышны ябарга ашыкма әле. Самат туган
Халык тагын тып-тын калды. Самат абый исә ничектер сискәнеп, куркып китте шикелле. Ләкин ул үзен бик тиз кулга алды. Гәүдәгә кечкенә булса да. калын тавышы белән:
— Эһе, исәнме, кодагый, өч көннән соң? —диде — Җыелыш барганда нәрсә карадың соң син, Хәбир абый, әйтер сүзең булгач? Җыелыш тәмам дип әйттем бит инде мин, әле генә уяндыңмыни?
— Кызма әле син, Самат энекәш, —диде Хәбир бабай, бүреген йомарлап тоткан килеш халык уртасынарак үтеп — Кызма алай, син сөйләгәндә без тыңладык бит. Бәлки, син дә әз генә безне тынлап карарсың, ә?
— Әйдә, әйдә, Хәбир абый!
— Тыңлыйк, иптәшләр, Хәбир абый буш сүз сөйләмәс.
— Кәнишне тыңларга кирәк!
Халык әнә шул рәвешле шаулаша башлагач, Самат абый Хәбир бабайга сүз бирмичә булдыра алмады.
— Менә болай, җәмәгать, — диде Хәбир бабай, ипләп кенә — Сез теләсә нишләгез, әмма мин үзем Саматның моннан соң да прсидәтел булып эшләвенә риза түгел. Менә без бүген бик күп тыңладык аны, матур сөйләде ул. Шушындый авыр сугыш заманында, икмәкнең грамы да кадерле чакта, шактый гына продуктыларны чигереп тә ташладык. Ярый. Самат үзе ашамаган да булсын ул ризыкларны Ә бит ул хуҗа кеше, белергә тиеш иде икмәкнең кая киткәнен Төптәнрәк уйлап караганда, бөтен гаеп Саматта. Нәсиха киткәндә амбар ачкычлары анда калды лабаса
Башлап китүче булмаганга гына авызларына су кабып утырганнар икән. Хәбир бабайның әлеге сүзләреннән соң. халык умарта к\че кебек гөжли башлады
— Дөрес. Хәбир абзый, бөтен гаеп анда! — дип кычкырды берсе
— Колхоз җилкәсеннән булмыйча, каян алып эчсен ди ул көн дә. Соңгы айда бер аек көне булмады ич! —дип тавыш бирде икенчесе
— Ничу монда күп сөйләп торырга, җитәрлек имде инде колхоз-
ны, булды, җитте, байтак түздек, алырга да атарга урыныннан! — дип куәтләде өченчесе. а
Бик нык кычкырыштылар ул көнне. Тик файдасы гына булмады. Самат абый тыңлап-тыңлап торганнан сон:
— Молчать! — дип бар көченә кычкырды да, сәламәт кулы белән өстәлгә шап иттереп сугып, барысына да чик куйды. Ә икенче көнне милиция чакыртты да Хәбир бабайны районга озаттырды.
— Менә, бер телегезгә хуҗа була алмасагыз, сезгә дә шул булыр!— дип. башкаларга да янап куйган дип сөйләделәр.
Ул көннәрдә мин Искәндәр абыйның тизрәк кайтуын көтә идем. Абый кайтып төшсә, Хәбир бабайга ярдәм итәр, аны коткарыр шикелле иде. Аннары Самат абын үзе дә Искәндәр абый каршында болан әтәчләнә алмас иде... Тик ул һаман кайтып җитә алмый иде шул әле.
Хәбир бабайны чынлап ук утырттылар, ахрысы, дип бөтен авыл халкы борчыла иде инде. Ләкин атна-ун көннән соң әйләнеп кайтты ул. Аның белән бер милиционер һәм райком секретаре — башына мамык шәл бөркәнгән бер апа да килгән иде. Шул көнне яңадан гомуми җыелыш җыйдылар. Тагын Самат абый сөйләргә тотынды. Ул үзенең бернинди гаебе дә булмавын, тырышып эшләвең һәм колхозны алга җибәрергә бар көчен салуын, ләкин Хәбир бабай кебекләрнең ана аяк чалып, борчып торуларын кайта-кайта сөйләп бирде. Аның сүзләренә караганда, бөтен бәла Хәбир бабайда һәм Хәбир бабай инде күптән илтеп ябылырга тиеш кеше иде.
Аннары Хәбир бабайга сүз бирделәр. Ул Самат абыйның, колхозны алга җибәрүдән бигрәк, үз корсагын кайгыртучы кеше икәнлеген, көн саен салмыш булып йөрүен әйтте. Әмма райком секретаре:
— Эчкәнен үз күзегез белән күргәнегез бармы сон, иптәш Садый- ков? — дип сорагач, тотлыгып калды. Бары бераздан гына:
— Юк, гөнаһысы кирәкми, шешә янында эчеп утырганын күргәнем юк. Әмма кызмача йөрмәгән вакыты сирәк аның, иптәш нәчәлник. Моны бүтәннәр дә раслар дип уйлыйм, — диде.
Халык бераз гөрләшеп алса да, сүз алып сөйләүче булмады.
— Димәк, берегезнең дә Самат Мөбиновның эчкәнен күргәнегез юк? —диде тулы түгәрәк битле райком секретаре, идарә йорты эсселәнеп киткәнлектән, мамык шәлен башыннан аркасына шудыра төшеп. — Шулай булгач, нигә узган җыелышта аңа каршы гауга куптардыгыз соң сез, иптәшләр? Ярый торган эшме инде шушы, я?
Җыелыш беркавым тып-тын торды.
— Яравын-ярамавын без, надан халык, бик үк белеп бетермибез инде, иптәш Лотфуллина, — диде аннары Хәбир бабай. — Әмма, минем уйлавымча, теге унбиш ситныр икмәк Мөбинов Самат катнашыннан башка гына юкка чыкмаган бит ул. Шушындый кыен заманда, сугыш барганда, шул тикле икмәкнең юкка чыгуы бик зур нәрсә ул, сеңелем дип әйтим инде, нәчәлник булсаң да. Он итеп тартсаң, бер пулк солдатка бер әбит ашарга җитәрлек икмәк пешереп була лабаса ул бодайдан! Җитмәсә, күз карасыдай кадерле нәрсә — чәчүлек бодай бит ул! Менә шуңа күрә алыштырырга кирәк Саматны, дип әйткән ием теге көнне. Бодайдан башка продуктылары да байтак югалган бит. Нәснха бер үзе генә ике ай эчендә шул тикле ашамас, минемчә. Отчет сабраниесе алдыннан гына барысы да үлчәнеп, исәпкә алынган иде бит ул маллар.
— Ә Самат Мөбиновның амбардан үз өенә берәр әйбер алып кайтканын күрүче булдымы соң? Я, кайсыгыз әйтә ала?
Райком секретаре үткен кара күзләре белән җыелыштагыларны тикшереп чыкты. Кул күтәрүче юк иде.
— Димәк, берегез дә күрмәде? — диде ул, көтеп-көтеп тә сүз әйтергә теләүче булмагач.
Болай да кечкенә гәүдәсен җыера төшеп, өстәл артына посып, бер сүз дә әйтмичә утырган Самат абый, ниһаять, телгә килде.
— Мәсьәлә ачыкланды бугай инде, иптәш Лотфуллина, — диде ул, райком секретарена мөрәҗәгать ител. — Хәзер эшкә күчәргә кирәк: Садыйкоз Хәбирнең нинди дизарганизатыр икәнен күргәнсездер, аны нишләтәбез? Башта ук әйтеп куям: аны шул килеш колхозда калдырсагыз, мин прсидәтеллектән кәтигәрически баш тартам, чөнки ул мина киләчәктә дә аяк чалачак, авторитетыма тап төшерәчәк.
— Әйе, иптәш Мөбинов, сез дөрес әйтәсез, бу эшне болай гына калдырып булмый, билгеле, — диде райком секретаре.
Җыелыш ни белән бетәр иде икән, һәрхәлдә, Хәбир бабайга бик үк әйбәг булмас иде, әмма шул чак ферма каравылчысы Шәйхи бабай торып басты:
— Мин әллә ни матур итеп сөйли алмам инде, сеңелем, — диде ул, райком секретарена карап, — шулай да тыңлап кара әле. Син әйтәсең, бу эшне болай гына калдырып булмас, дисең. Садыйков Хәбиргә чара күрергә кирәк, дисең. Ни өчен? Прсидәгелгә яла яккан өчен, дисең инде син. Әмма дә ләкин алай түгел бит ул, сеңелем Дөрес әйтә бит Садыйков Хәбир. Булды бит инде Саматның гөнаһылары. Хатын-кыз белән дә чуалмады түгел. Турысын гына әйткәндә, завхуз Нәсиха Хәйретдинованын аянычлы үлеме дә шушы Саматка барып тоташа ич инде, ничу аны яшереп торырга. Сәрхуш булып та бик еш йөри Самат. Аннан килеп, балалары урамга икмәк тогып та чыккалый, мо-нысын барыбыз да күреп торабыз, каян килә ди ана икмәк тә, каян килә ди эчәргә акча? Знамы колхуз амбарыннан!. Менә мин моңарчы эчтән тынып утырдым, ул турыда сүз кузгатасым килмәде. Әйтсәм, Мөбиновка авырлык килер, дип уйладым. Инде эш болайга киткәч, Садыйков Хәбирне бер дә юкка гаепләргә җыена башлагач, әйтәм, ни булса шул, эш дөреслектә булсын, нахак белән эш кылуны сөймим мин. Менә болай булды бит, Самат энекәш, син инде туры әйткәнгә ачуланма, яме: Нәсиха китеп атна-ун көн торгач, төннәләтеп ат җигеп, амбардан бер йөк әйбер салып киттең бит, әйеме? Мин, нишләвең бу, дип сорагач.
— Син бернәрсә дә күрмәдең, яме, Шәйхи абый! К\п күрсәң, күзең сукыраер, — дип әйттең бит, әһәме? Аннары шул бер йөк икмәкнең бер капчыгын минем карчыкка кертеп калдыра киткәнсең. Әле ярын кагылмаган .иек, әнә чоланда тора ул бер капчык бодай, барып карарга мөмкин. Шулай булгач, ничу гаебеңне кеше өстенә аударырга! Син миңа ачуланма, Самат туган, әгәр үзең Хәбиргә болай каты бәрел .мә- сәң, әйтәсе түгел нем бу сүзләрне, синең дә биш балан бар ич. алар хакына әйтмәс исм. Әмма менә хәзер түзә алмадым... Гаепле икәнмен, мине алып китеп япсагыз да бер сүзем юк. Күп гомерем калмаган минем Тик эш дөреслек белән барсын, нахак өскә чыкмасын ..
Мәсьәләне бик ныклап берничә көн рәттән тикшергәннән сон. Хәбир бабайны акладылар. Шәйхи бабайга да берни булмады. Самат абыйны алып китеп, җәмәгать малын әрәм-шәрәм иткән өчен ничәдер елга хөкем иттеләр, ә завхоз булып эшли башлаган Фәйрүзә апаны председатель итеп сайлап, аның урынына башка кешене куйдылар.
Тәки сүзендә торган бит!
Март та үтте, апрель дә бетте, әмма Искәндәр абый нигәдер һаман кайтып җитә алмый әле. Хаты-хәбәре дә юк хәтта. Әллә теге хатны җиңгигә берәрсе шаярып кына язган идеме икән, үлгән кешедән хат килүен күргәч, каушап калганлыктан, гомере беткәнлектән генә җиңгигә Искәндәр абый кулы белән язылган булып күрендеме икән ул?
Басулар кардан арынып та бетмәс борын ук, бу ел да халык тагын черек бәрәңгегә ябырылды. Мәктәптән кайткач, мин дә, көрәк һәм чиләк алып, кырга йөрим. Кулларым жир казыса да, күңелем һаман абыйны уйлый, аны көтә. Бил тиңентен пычракка батып, юлым уңган булса — бер чиләк, уңмаган булса — егерме-утыз черек бәрәңге күтәреп кайтып кергәндә Искәндәр абый, медальләрен ялтыратып, әни белән чәй эчеп утыра булыр төсле тоела иде...
Ә ул һич тә истә-оста юк чакта, майның жидесенә каршы тан алдыннан кайтып төште.
— Их, кайниш, кайниш! — диде әни. абый килеп кергәч нигәдер кинәт елап җибәрде. — Исән икәнсең ләбаса! Кара син, гомере бетмәгән кеше кайта икән бит!. Тик... менә килендәш кенә тегеләйрәк булып китте бит әле, кайниш. Тәкъдире шулай булгандыр инде, күрешергә насыйп булмагандыр инде сезгә...
— Ярар, жиңги,— диде абый, — барысын да ишеттем инде Мин. Ферма йортында ут булгач, кайтышлый шунда кагылган идем, каравылчы Шәйхи абзый барын да сөйләде инде.
Шактый вакыт өй эче тып-тын торды. Әни дә, абый да, башларын аска иеп, телсез калганнар иде.
— Әйт әле, жиңги, — диде аннары абый, — Нәсиха кайчан алай чуала башлады ул Самат белән? Мин киткәч үкме, әллә теге кәгазь килгәннән арымы?
— Гөнаһысына керер хәлем юк, дөресен әйтим, кайниш: синең югалуың турында хәбәр килгәнгә тикле үзен бик әйбәт тоткан ул, авыр туфрагы жинел булсын. «Тоткан» дип шуңа әйтәм. ул чакларда мин окоп казуда идем. Халык сүзен әйтәм. Авыл халкы белми сөйләми инде ул андый нәрсәне.
Абый байтак вакыт бик борчылып, уйланып утырды да:
— Син соң бер дә сөйләшмәдеңмени аның белән, ярамый болай дип әйтмәдеңмени, жиңги? — диде.
— Сөйләштем, кайниш, берничә тапкыр сөйләштем. Тик. нихәл итим сон: «Буласы эш булган инде. Искәндәрем дә үлгәч, бу дөньяның ни кызыгы бар мина?» —дип әйтә иде ул. Шулай дигәч, мин нишлим?..
— Их. бу сугыш! — диде абый, көрсенеп. — Барысы да шуның галәмәтләре бит болар. Менә шушылай безнеке кебек язмышка дучар булган кешеләр аздыр дисенме әллә!
— һей, ник кенә сөйләп торасың инде, кайниш! Әз буламы соң! Әллә кемнәрне әллә нишләтеп бетерде инде бу афәт... Кара, сугыш дигәннән, менә син шуннан кайткан кеше инде, әйт әле, кайниш, дөресен генә, кайчан бетәр икән инде ул? Бигрәк озакка китте бит, җилекләрне суырды инде. Җиңәр чамабыз бармы соң безнең ул нимесләрне, әллә юкмы? Аптыраганнан әйтәм инде монысын.
— Бар, жиңги, бар! — диде абый, бераз ачылып китеп, — дөмектерәчәкбез фашистларны! Хәзер өстенлек бездә инде, хәзер алар безне түгел, без аларны куабыз. Кырык беренче елны гына җикеренгән иде алар, ул вакытлар үтте инде. Шулай да тәмам изеп ташлаганчы байтак вакыт узар әле.
— Ала-ай! Тиз бетмәс әле дисең, алайса... Нишлисең бит, күбенә түзгәнне, әзенә ничек тә түзәр инде халык. Без җиңәсе булгач, әйбәт икән анысы, бик әйбәт!.. Туктале, сине күрү куанычыннан сорарга да онытып торам икән, — диде әни, кинәт бик кирәкле әйберен тапкандай итеп. — Син ничек-ничек исән калдың соң?
Разведчик булган икән абый. Бервакыт иптәшләре белән разведкага киткәннәр болар. «Тел» алырга. Ләкин эшләре уңышсыз чыккан: немецларга юлыгып атыша башлаганнар да, абый шунда яраланып калган һәм әсирлеккә эләккән Аннары, ярасы төзәлгәч, ничектер әмә-
лен табып, дошман лагереннан качкан һәм үзебезнен партизаннарга барып кушылган Алар белән дошман тылында сугышып йөргән.
— Ә штабта мине үлгән дип уйлаганнар һәм теге кәгазьне җибәргәннәр, — диде ул.
Искәндәр абыйны көтеп йөргән чакларда мин күрү белән анын кочагына барып асылынырмын дип уйлаган идем. Абый үзе дә мине кычкырып көлә-көлә күтәреп алыр, хәлемне сораштырыр төсле иде. Ә.мма менә очрашкач, бер дә алай мин көткәнчә килеп чыкмады. Абыйның бик җитди. кайгылы йөзен күрүем булды — берсүз дә әйтә алмас хәлгә килдем.
— Нихәл, энем? — дип, ул күрешергә кулын сузгач, кыюсыз гына кул бирдем лә шуннан бирле анын әни белән сөйләшүен тынлап кына утырдым. Аннары ул сөйләгәндә аңлашылып җитмәгән бер мәсьәләне ачыклау өчен, үзем дә сизмәстән:
— Ә соңыннан ничек безнең якка чыга алдыгыз соң? —дидем
Бер яктан солдатлар, икенче яктан абый хезмәт иткән партизаннар отряды кысрыклый торгач, фашистларның бер дивизиясен тар-мар иткәннәр дә үзебезнекеләр белән кушылганнар икән Шул сугыш вакытында, ничектер җаен туры китереп, абый немецларның бер бик зур командирын әсир иткән. Менә шул батырлыгы өчен ана «Кызыл йолдыз» ордены биреп, үзен ун көнгә кунакка кайтарганнар булып чыкты.
Карап торырга әллә ни зур күренмәсә дә, бик нык. бик таза һәм сугышка кадәр сабан туенда район батыры дигән исемне дә алган кеше булгач, мин абыйның орден алып кайтуына гаҗәпләнмәдем.
Күкрәгендәге орденнан тыш. Искәндәр абый бик зур. бик шәп чемодан һәм заманында яшел булган, ә хәзер уңып-агарып калган юл капчыгы да алып кайткан иде Тышы бик матур булгач, мин аның ул чемоданы эчендә әллә нинди затлы әйберләр бардыр дип уйлаган идем. Ләкин алай зурлап телгә алырлык әйберләр чыкмады аннан ярты кирпеч кара икмәк, азрак шикәр, кер сабыны зурлыгында ниндидер ак әйбер, сабын, бит яулыгы һәм кырыну приборы — бар булган нәрсәсе шул иде. Теге мин ак әйбер дигәне дуңгыз мае. абыйча әйтсәк, шпик булган икән Исеме сәеррәк яңгыраса да. тәме әйбәт булып чыкты ул нәрсәнең. Бик бәрәкәтле дә икән үзе аз гына ашасаң тамак шундук туя да көн буе пух итеп йөрисең.
Кирәк нәрсәләрен чемоданнан алып куйгач, юл капчыгын чиште абый Карап торырга сәләмә генә күренгән шул капчыктан нәрсә килеп чыкты дисез?
Хәтерегездә микән, сугышка киткәндә:
— Исән кайтсам, сиңа гармун алып кайтырмын, энем. — дип әйтте Искәндәр абыем дигән идем Тәки сүзендә торган: гармун гына түгел, сандык хәтле аккордеон алып кайткан! Гел пыяладан гына ясалган төсле — ялт итеп тора. Сез тагын шунысын әйтегез: гади аккордеон гына да түгел, ә абый белән бергә хезмәт иткән Михаил исемле иптәшеннән калган истәлекле аккордеон икән
— Михаил белән бертугандай дус идек без Разведкага да бергә бардык, чолганышта да бергә калдык, партизан булып йөргәндә дә гел бергә идек. Тик менә монда кайтыр көннәрдә генә аерылышырга туры килде. — дип сөйләде абый аның турында — Үзебезнен гаскәрләр белән кушылу өчен сугышкан вакытта һәлак булды Әллә үләсен алдан ук сизгән инде, шул көннәрдә генә
— Әйтүем шушы. Искәндәр: әгәр мин алай-болай була калсам, бу аккордеонымны үзеңә ал һәм минем төсем итеп сакла Үзең уйнарга өйрәнмәсәң. малаең өйрәнер. — дигән иле Ул шулай дигәч, мин дә, үлә-нитә калсам, сәгатемне алырсың, дидем Әмма минем гомерем бетмәгән икән Михаил, мәрхүм, юк инде Кара аны Равил, яхшылат
уйнарга өйрән! Михаил абыең сайрата торган иде аны Шундый итеп уйнар иде, хәтта тәмам эштән чыгып талчыккан вакытларыбызда да җырлап җибәрмичә түзә алмый идек...
Менә нинди аккордеон бит ул! Болай булгач, өйрәнәм инде, шундый итеп өйрәнәм, Михаил абыйның рухын рәнҗетерлек булмасын...
Искәндәр абыемнан сорыйсы сүзләрем бик күп иде минем Немецлар белән безнекеләр ничек итеп сугышуын да, туплар, танклар, самолетлар хакында да сорашмакчы идем. Тик кайтып төшү белән үк борчыйсым килмәде, ял иткәч сөйләтермен дип уйладым.
Әмма мин уйлаганча булып чыкмады. Кайтып кергән төннең иртәгесен абый кода бабайларга барып кайтты да:
— Мин иртәгә китәм, җиңги, оның булса, юлга азрак ризык әзерләсәң, әйбәт булыр иде, — диде.
— Сон сип ун көнгә кайттым дигән идең ләбаса, кайниш, — диде әни, аптырашта калып. — Ничек була инде бу? Әллә сине ашатырлык кына азык таба алмаслар дип шикләнәсеңме? Бер дә борчылма, бүген председатель Фәйрүзә, идарәгә чакыртып, дүрт кило онга боерык язып бирде. Иртәгә үк алып кайтам, бер дә хафаланма. Кунак ич син. Кунакка кайткан кешегә колхоз һәрвакыт ярдәм итә безнең.
— Анысы әйбәт икән, җиңги, әмма мин монда тора алмыйм. Нәсиха искә төшә дә йөрәкләрем өзелеп киткәндәй була, — диде абый, һаман үз сүзендә кала биреп. — Бар, оныңны алып кайт та ипи изеп куй. Барыбер тора алмыйм мин авылда. Иптәшләр янына фронтка китәм, анда болай ук кыен булмас кебек.
Абый шулай дигәч, әни артык кыстамады:
— Үзең белә торгансыңдыр инде, алайса, — диде дә амбарга китте.
Ә кичен, сугыш башланганнан бирле мичебездә беренче мәртәбә пешкән төче коймакны ашап утырганда, әни белән Искәндәр абый арасында шушындый сөйләшү булып алды.
— Әйдә, болай сөйләшик, җиңги, — диде абын, кесәсеннән үз өйләрен бикләгән йозакның ачкычын чыгарып, — менә сиңа ачкыч, иртәгә үк минем өйгә күчегез. Күчегез дә рәхәтләнеп яшәгез. Югыйсә, — ул безнең матчасын ике җирдән терәткән өй эченә күз йөртеп чыкты, — бу түшәмнәрнең җимерелеп төшүе дә бик ихтимал.
— Анысы шулай инде, кайниш,—диде әни, уйга калып. — Түшәмебез нык түгел инде түгелен, бүген җимереләме, иртәгә төшәме дип кенә торам. Шулай да сезнең өйгә күчү бик үк килешеп бетәрме соң?
— Сугыш авырлыгы да үзгәртә алмаган икән синең холыкны, җиңги, һаман шулай оялчан икәнсең әле. Берәү булса, инде күптән кереп утырган булыр иде ул өнгә, ә син әйтә торып та икеләнәсең. Нәрсәсе ошамасын ди аның? Үзең беләсең ләбаса, мин иртәгә яңадан сугыш мәхшәренә китәм. Әллә исән калам, әллә юк мин анда. Исән калсам да, монда кайтасы кеше түгел мин. Әйдә, ташла ул сүзеңне, иртәгә үк күчегез, яме! Исән калсам, торыр урын гына табармын әле. Шулай бит, эне.м Равил?
— Әйе шул, абый. Син кайткач та сыярбыз әле. Өегез зур бит.
— Дөрес әйтәсең, энем! Менә шулай, җиңги, тотыгыз да иртәгә үк минем өйгә күчегез, аңладыңмы? — диде абый, каршы килергә урын калдырмаслык итеп.
— Аңладым, кайниш, ярар, рәхмәт инде алай булгач, исән йөреп сау кайтырга язсын үзеңә!
— Менә монысы икенче мәсьәлә! Күптән шулай диләр аны. җиңги!— диде абын ул турыда сөйләшүне беткәнгә санап.
Ә икенче көнне, абыйны озатканнан соң, без аның өенә күчтек.