Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКУЛИНА ӘБИ


1968 елның мартында баек рус язучысы Л1. Горькийның тууына 100 ел тула. Шул уңай белән Татарстан китап нәшрияты Тор*- кийның Казан чорына бәйләнешле автобиографик әсәрләрен һәй Казан темасына язылган кайбер хикәяләрен бер китапка туплап чыгара. Бу санда без шул җыентыкка керәчәк яңа тәрҗемәләрнең берсен укучы^арыбызга тәкъдим итәбез.
кулина әби, хәер эстәп кайтышлый, көзге бозлавыкта таеп егылып, бик каты имгәнә. Ул, торырга азапланып, урамда тыпырчынып ятканда, аны таныш полицейский күреп, янына килә дә, карчыкны гадәттәгечә «эчкән» дип уйлап, тиргәнергә тотына.
— Тагын салгансың икән, жен карчыгы! Кайчан дөмегерсең инде син? Синең аркада күрмәгән мәшәкать калмады! Ах син...— ди.
Ул карчыкка кырыс карый, тавышы да ачулы, төксе, ләкин болар- ның берсе дә Акулина әбине каушатмый. Ул полицейскийның яхшы кү- нелле солдат икәнен, аны юкка җәберләмәячәген, частька озатмаячагын белә. Акулина әбине пичәмә ничә тапкыр урамда яткан җиреннән торгызырга туры килгәне бар бит ана!
Полицейский аны беркайчан да «каталажка»га озатмый, һәрвакыт менә озата Тиргәнә икән, анысы әллә ни түгел, — мәшәкатьләгән кешене чыннан да тиргәми булмый ләбаса.
һәм карчык, үзенең гаебен йоларга тырышып, бөтен көчен жыеп, торырга азапланып карый, ләкин ыңгырашып, ах-ух итеп, яңадан сузылып ята.
Полицейский:
— Иске себерке! — дип, аны күтәреп торгыза башлый.
— Никифорыч, күгәрченем, тимә мина! Имгәнгәнмен, ахрысы.
— Я! Тор! Имгәтерсең сине.. Имгәнмәгән кая..
— Никифорович, жа-аным, аягым авырта... уң аяккаем ., кагылма, сабыр ит! Үләм.
— Син нәрсә, кортка! Пичек инде ул кагылмаска? Нәкъ кеше күз алдында акырып ятасың. Бер бер хәл булган икән, әнә теге почмакка китебрәк ят ичмаса...
— Әҗәлем җитте, Никифорыч! Өйгә илтеп куйсаңчы!
— Синен белән генә мәшәкатьләнәсе калган менә, йөнтәс шайтаннар!.. Извозчик!..
Берничә минуттан инде алар икесе извозчикта баралар. Акулина әби пролетканың төбендә ах-ух килеп утырып бара, караңгы чырайлы Никифорыч исә, кашларын жыерыл, карчыкның башын тоткан хәлдә:
— Әй. мунча пәрие! Җнгәр инде... шыңшыма!.. — дип, аны юата.
— Авырта бит. күгәрченем, — ди карчык.
— Авыртса, кем гаепле?
— О-ой! Акчам да коелган. Югалтып бетергәнмен, карт тиле.
— Нинди акча ул?
— Сәдака акчасы... җиде тиен акча!
А
Никифорыч мыек астыннан гына көлеп куя:
— Бик күп икән! Пыф!
— Минем кулда ни чаклы халык бит, җанкисәгем! һәрбер валчыгы да эшкә ярый аның. Ой! Акрынрак барырга куш әле шул извозчикка.
Никифорыч һичбер сәбәпсезгә, күрәсең, кинәт ачуланып кычкырды:
— Әй, син! Авыл бүкәне! Авыру хатынны алып баруыңны күрмисеңме әллә? Тигезрәк атлат.
Ул извозчикның аркасына кырыс күз белән карап куйганнан соң, сүзен дәвам итеп, карчык белән инде элеккегә караганда йомшаграк сөйләшә башлады:
— Кулыңда халык, имеш. Бик ахмак карчык син. Пычагыма кирәкме сиңа ул халык? Ха-алык! Җыен йолкыш, жуликлар, әллә нинди кызлар тагын. Ә ул халык ди! Тиле син, кортка, менә нәрсә, һәм зарарлы тиле, — чөнки кешеләрне бозасың... Син булмасаң, алар эшләрләр иде, син аларны тыгындырасың... Алар шат. билгеле, — Акулина әби дә Акулина әби. имеш. Ә үзләре әбинең жилкәсенә менеп атланганнар. Шайтаннар! Камчы белән суктырырга иде аларны. халыкны иркәләп бозма дип. сине дә шунда беррәттән суктырырга иде. Әй-е! Әй! Син... култык таяклы изге жан! Йокладыңмы әллә? Ә?..
Ләкин Акулина әби, башын полицейскийның тезенә куеп хәрәкәтсез чалкан яткан килеш, бернинди жавап кайтармады. Аның бите күгәргән, тешсез авызы яртылаш ачык, күзләре эчкә баткан һәм башындагы ертык соры шәле артка шуышып, аннан, яртылаш чаларса да, әле һаман куе. бөдрә чәче тузгып чыккан иде.
Ана текәлебрәк караганнан соң, Никифорыч: «Чынлап та имгәнгән, ахрысы, бу», дип уйлап куйды һә.м извозчикка эндәшеп: «Үлгәндер бу бәлки?» — диде.
Извозчик хәерче карчыкка иңбашы аша гына күз төшереп алды да кыска гына жавап бирде:
— Хода белсен! Үлмәгән бугай әле.
— Чын, тәне жылы чөнки. Шулай да аны больницага илтергә кирәктер.
— Ник! — диде извозчик.— өе якынрак бит. Әнә генә ич!
Никифорыч бер сүз дә әйтмәде. Извозчик атын ашыктырды:
— Ну. син! Боламык...
Акулина әбине өенә китерделәр.
*
* *
Юеш. караңгы подвалдагы кечкенә генә бүлмәдә, тактадан корыштырылган сәке өстендә чалкан яткан әбине исәпләмәгәндә, барлыгы сигез кеше иде. Чаларган чәчле, өсте-башы ертык, эчә-эчә бите-күзе шешенеп беткән илле яшьләр чамасындагы Адвокат өстәл өстендә утыра. Аның сөяркәсе Марька Прощелыга да шунда кунаклаган. Тулы гәүдәле, аңгыра соры күзле ярым дивана ул хатынны барысы да диярлек кызык өчен дөмбәсләргә ярата. Ләкин Марька моңа бер дә үпкәләми, һәрвакыт гаҗәпләнә генә һәм әле генә шаяртып аны муеныннан кочкан яисә кабыргаларын капшаган кешегә түгәрәк күзләрен текәп карап тора. Идәндә дүртәү утыралар: караклык өчен инде өч тапкыр хөкем ителгән унжиде яшьлек Ярлык, аның остазы, өстенә ертык халат кигән, ябалак күзе төсле түгәрәк яшел күзле, озын чандыр гәүдәле йолкыш Мамочка; хужасының акчасын туздырган өчен өч ай төрмәдә утырып, аннан күптән түгел генә иреккә чыккан, сакал-мыек- лы. ак чырайлы, олысымак кыяфәтле Петр Исаевич Бух дигән егет һәм Настенька.
Алар «коры куанычка» карта уйныйлар. Банк Настенька кулында. Ул үзенең шактый сөйкемле, ләкин бик нык кыйналу аркасында кара
көеп, суелып беткән йөзен әле бер партнерына, әле икенчесенә таба борып, карлыккан тавыш белән кычкыра
— Өләшәм! Күпме? Мең суммы? Бара! йөзлекме? Суктым! Сезнең барыгызны да туныйм мин, җанкисәкләрем!— ди.
Башкалар стена буена караңгыга елышканнар. Ә сәкедә, Акулина әбинең аяк очында, алыптай гәүдәле, сүлпән чырайлы, чем-кара күзле, зур башлы ниндидер монах —Дьякон Атай утыра. Аның кылдай каты кара тузгак чәче салам, мунчала, тавык йоны һәм шуның ише чүп-чар белән бизәлгән.
— Бәрәңге табып уып, ипи белән шуны аягына ябарга иде! — диде стена янында торучы берсе.
Мамочка идәндә утырган җиреннән:
— Оекка уксуслы балчык тутырып, тәннең бәрелгән җиренә куйсаң да әйбәт була, — диде дә пырхылдатып борынын сеңгерде.
— Кешенең бар авыруына да иң шифалы нәрсә аракы инде ул! — диде аңа каршы Дьякон Атай.
Ул арада Акулина әби:
— Күгәрченкәйләрем!.. — дип ыңгырашырга тотынды.
һәм аның тавышы шундый юаш. шундый кызганыч иде. подвалда берьюлы тынлык урнашты. — Бәгырькәйләрем ., бичара балакайларым... Ходай хакына мине берәр нәрсә эшләтегез!. Суегыз мине... Кадап үтерегез... артык чыдар хәлем юк!., тереләтә утта янам О-ох!.
Карга уйнаучылар бераз каушап калгандай булдылар, барысы да урыннарыннан кузгалдылар, Настенька исә картасын ике тапкыр сул якка салды.
Дьякон Атай үзенең тузгак башыя кашырга тотынды, Адвокат, йөткеренеп, ни өчендер терсәге белән Марьканың янтавына төртеп куйды Тегесе гадәтенчә аңа игътибар итмәде.
Ләкин озакламый барысы да элекке хәлләренә кайттылар
— Син нишлисең, кара!..— диде Ярлык Настенькага кырыс тавыш белән. — Яна баштан тарат...
Настенька, көрсенеп, карталарны жыеп алды да аралаштырырга тотынды Адвокат, югары карап, ниндидер эчпошыргыч көйгә сызгырырга кереште.
— Ярый инде, әбекәй, беразга түз, — диде Дьякон Атай һәм җырларга җыенгандай бик каты тамак кырып куйды
Карчык:
— Түзәр хәлем юк... Балакайларым, бәгырьләрем... — дип иңри бирде.
Мамочка аны өметләндерергә тырышты
— Рәтләнерсең, борчылма... таза карчык бит син, әби .
— Бөтен гәүдәм сызлый.
Дьякон аңа:
— Бернишләр хәл юк, катырак ыңгыраш, алай жинелрәк була, авыртуны кычкыру белән алдала. — дип кинәш бирде.
— Я ходай! Илаһым! Ой! Нихәл итим . Үләсе иде...
Шул арада Настенька:
— Суктым! Ничаклы откан булыр идем, акчага уйнаган булсак,— дип шатланып кычкырып җибәрде.
Акулина әби. ыңгырашуыннан кинәт туктап, үзенең урынында ярты сәгать чамасы тын гына кузгалмыйча ятты
— Карчык йоклады! — диде Дьякон һәм карта уйнаучылар янына барып чүгәләде дә авыз эченнән генә нәрсәдер мырылдарга тотынды
Адвокат, кашын җыерып, өстәлдән төште, Дьякон урынына койкага
күчеп утырды һәм әбинең йөзенә текәлеп караганнан соң, карлыккан тавыш белән:
— Чыннан да... Йоклый!.. — диде.
Ләкин ялгышты ул.
Әби, тешсез авызын ачып, ымсынгандай иренен чапылдатып куйды һәм кызганыч тавыш белән сөйләнергә кереште:
— Никифорыч, дус кеше! Ходай хакы өчен хәер-сәдака җыеп бир... кешеләр көтәләр бит... Җиде тиенне дә эзләп тап, шунда гына ул, койма яныннан капшап кара әле... ике икешәр тиенлек... берсе иске, икенчесе яңарак... Атакаем — барин! Фәкыйрь карчыкка икмәк алырга бер тиен бирсәгезче! Семьям бар. Балакайларым! Әнә ул тубал... ашагыз, бүген күп анда... икмәк. Ә эчәргә юк! Эх! Акчалата бирмиләр шул.., Кичке гыйбадәт вакытында булса гына инде.
Л-ларион жаным, иркәм! И-йөрергә чыксаң икән. Мин яшь кенә кыз бала, Салкында сине көтәм...
Кинәт карчыкның тавышы өзелгәндәй булды һәм ул:
— Тюх! Тюх! Тюх!—дип такмаклап, сәламәт аягын дырылдатып як-якка боргаланырга тотынды.
— Саташа... — диде Адвокат, борын өстен кашып.
Карта уйнаучылар барысы да, идәннән торып, авыру карчык янына җыелдылар һәм кызыксынып елмаеп карап тора башладылар.
Ярлык:
— Кара син аны, бии бит! — дип шаркылдап көлде.
Адвокат күңелсез генә:
— Биерсең, — диде. — Аңа ни дә булса эшләргә кирәк, туганнар, ул чынлап та авырый бугай.
— Аракы бирергә иде. Зур гына бер стаканны тутырып, — диде Дьякон, көрсенеп, иренен ялаштырып.
Мамочка коры гына:
— Больницага озатырга кирәк, — дип, әби яныннан китте.
Кайсыдыр өметсез көлеп аңа җавап кайтарды:
— Алырлар инде анда, алмаган кайда, тот капчыгыңны.
— Анысы да дөрес, кәгазьләре юк бит... —диде Адвокат, аның сүзен раслап. — Аннан тагып ничек озатырга әле. Извозчик кирәк ., тегесе, монысы... ә акча?
Настенька:
— Теге юлы Федяшканы илткән төсле, больница янына илтеп ташлап калдырганда... алырлар иде алай! — дигән тәкъдим кертте.
— Илт соң... Яхшы ат булсаң иде син, пролетка гына юк менә,— диде Ярлык көлеп.
— Балакайларым, ашагыз! Кәбестә бөккәне бар анда, бөтен ҮЛ.., лотоктан чәлдердем, ул читкә караган арада, мин... Никифорыч! Кыйнама мине, эчкече карчыкны...
Адвокат:
— Эх син, әбекәй! — дип көрсенеп куйды.
Почмактан берсенең тавышы ишетелде:
— Ашарыбызга бармы? Ничек?
Мамочка, аңа кушылып:
— Чыннан да ашыйсы иде!—дип куйды.
Ярлык Настенькадан:
— Карчыкның капчыгы кайда? — дип сорады.
Капчыкны эзләргә тотындылар, ләкин тапмадылар.
Бу хәл барысына да начар тәэсир итте.
Кайсыдыр:
— Эх, шайтан! — дип сүгенеп куйды.
Барысы да бер-берсенә карашып алдылар да, бер үк нәрсә турында уйлап булса кирәк, тын калдылар.
— Карчыкка ул-бу була калса, без ничек туенып торырбыз икән, туганкайлар? — диде Дьякон мескен тавыш белән.
— Әй-е-е!
— Чынлап та?
— Дөресен әйткәндә, карчыкның хәер-сәдакасы белән үлми яши идек бит!
— Хәзер үзебез турында үзебезгә кайгыртырга туры килер: карчыкның башына життек, — диде Адвокат кырыс гына.
Барысының да чырае караңгыланды һәм гәүдәләре бөрешеп калгандай булды.
Акулина әби саташып сөйләнә бирде:
— Ашагыз, балакайларым, мин исән чакта... Мин сезне .
Ә аның кадерле оныклары, бу хәлнең чын мәгънәсен аңлагач, бик уңайсызландылар.
Акулина әби Задняя Мокрая урамының филантропкаен иде. Ул хәер-сәдака жыя һәм өстә.мә кәсеп рәвешендә, жае туры килгәндә, бераз урлаштыра да иде. Аның янында һәрвакыт бнш-ун «онык» сыенып яши, һәм ул аларның барысын да ашату, эчертү җаен таба. Ул «оныклар» төрле сәбәпләр аркасында вакытлыча үз кәсепләре белән шөгыльләнә алмаган, тәмам эштән чыккан эчкече сукбайлар, караклар, фахишәләр була иде.
Акулина әби кешеләрнең игътибарга лаеклымы, лаексызмы икәнен аера белми һәм язмыш аның землянкасына кигереп керткән кешеләрнең барысына да бердәй җылы, ачык чырай белән карый иде.
Аны бөтен урам белә, һәм аның даны күрше урамнарга да чыккан. Ләкин шулай да «аның оныклары рәтенә эләгү» сукбайлар һәм хәлдән тайган мескеннәр телендә иң авыр хәлгә төшү дигән сүз иде. Шуңа күрә Акулина әби үзе тормыш җайсызлыкларының иң сонгы чиген гәүдәләндерә дияргә була һәм яхшылык итүе белән зур дан казанса да, үзенә сыенган кешеләрнең мәхәббәтен казана алмын иде.
Аның янында көн кичерүнең бер бик җайсыз ягы да бар: аны полиция үтә яхшы белә һәм үзен кызыксындырган берәр бәндәне эзләгәндә һәркайчан диярлек иң элек Акулина әби землянкасыннан эзли башлый. Ачлы-туклы булса да, әле ничек тә көн итә алырдай сукбайлар әбигә якын юламыйлар, бары тик бөтенләй өметсез хәлгә калу һәм киләчәктә ачлыктан үлү куркынычы гына кешеләрне аның янына куып кертә иде.
Шулармын барысы өстенэ Акулина әбинең тышкы кыяфәте дә бик шыксыз иде. Ул тәбәнәк буйлы һәрвакыт диярлек ярым исерек, искиткеч шакшы, сәләмә киемнән була. Үзенең «оныклары» ук ясаган яраларның җөйләре аның җыерчыклы битен тагын да ямьсезләтәләр, һәрвакыт кызарып яшьләнеп торган күзләре янында бүртенгән кызыл борын калкып тора. Карчыкка урамда күптән инде «убырлы карчык» кушаматы такканнар һәм бу кушамат ана бик туры килә нде. Картлык аркасында гәүдәсе дугадай бөгелгән ул карчык кулындагы таягы белән җиргә тук-тук бәреп, тешсез кара авызы белән һәрвакыт елмаеп, үз алдына сөйләнеп барган чакта, җирәнгеч, сасы тере пычрак кантары булып күренә. Әйе, аның кеше күңеленә ошармын дип өметләнерлеге калмаган инде. Ләкин шулай булуга карамастан, карчык, үзенең бә- хетсезлегенә каршы (хәер, аның бәхетсезлек икәнен ул үзе сизмәгәндер дә бәлки), кешесез яши алмый һәм язмыш аның янына «оныклар»
куып кертмәгән чакларда. Акулина әби язмышның шул игътибарсыз- лыгын төзәтергә тырыша һәм ияртә алган кешеләрне үзе ияртеп алып кайта иде.
«Җәмгыять ташландыклары» дөньясы дип йөртелгән хәсрәтле һәм моңлы дөньяның үз эчендә дә читкә кагылган кешеләр була һәм Акулина әби шундыйларның берсе иде.
♦ * *
Ярлык, гомуми киеренке тынлыкны бүлдереп:
— Менә сиңа мә! — дип кычкырып куйды.
— Безнең эшләр хөрти! — диде Дьякон.
Адвокат та караңгы чырай белән аларның фикерен раслады:
— Соңгы куышыбыздан мәхрүм булдык!
Мамочка аны тынычландырырга теләгән тавыш белән
— Куышы безгә калыр анысы, — диде. — Ләкин бүген ничек, нәрсә белән туенырбыз — менә шунсы бар.
Дьякон күңелсез генә:
— Әй-е, бүгенге көндә без ризыктан мәхрүм,— дип куйды
— Чыйкылдарсың, мыйкылдарсың да буш корсак белән ятып йокларсың,— дип көлде Ярлык.
Авыру карчык, күзен ачып, акрын гына:
— Балакайларым... су бирегезче...— диде.
Настенька аңа су китереп бирде. Эчеп туйганнан соң, карчык калтыранган кулы белән чукынды да, барысына да күз йөртеп чыкты. Аннан соң. авыр көрсенеп, чүпрәк өеме өстендәге башын әллә ничек сәер кузгатып куйды.
һәм хәлсезлектән калтыранганга күрә элеккедән дә ямьсезрәк яңгыраган шыгырдавыклы тавышы белән сөйли башлады:
— Ярабби, сез ничаклы! Әнә тегесен мин белмим . син кем соң?
— Мин — Бух...
— Ярый, Бух булсаң — Бух бул, алла юлдашың булсын... Барыбер син дә кеше. Без барыбыз да кешеләр. Менә мин үләм инде, туганкайларым. Үлә.м мин, алла юлдашыгыз булсын! Яшәдем, гөнаһларым булды, эчтем, урладым... Менә үләрмен дә андый эшләрнең берсен дә эшләмәм инде.
Дьякон шаяртып:
— Анысын дөрес әйтәсең, үлгән кешенең беркайчан да эчәсе килми торгандыр.— дип, аның сүзен жүпләп куйды.
Әби аңына килгәч, бүген бәлки берәр нәрсә ашарга мөмкин булыр дигән өмет туган иде аңарда.
— Күңел берни дә теләми, әйе. Сез мине гафу итегез.. Алла да сезнең барыгызны да гафу итәр. Мин карчыкны яратмый идегез сез. ярый, анысы сезнең эш. Мин сезне ярата идем, билләһи!.. Бәхил булыгыз. алланың рәхмәте яусын сезгә!
Карчык тагын чукынды.
— Ул сүзеңне ташла, әбекәй.— диде Адвокат сүрән генә. — Торырсың әле. бераз ятарсың да аягыңа басарсың..
— Юк. тормам инде. Бөтен гәүдәм ватылган, бавырым имгәнгәндер, мөгаен. Күрәсезме ничек янам... Бәхил булыгыз!
Мамочка:
— Куй әле. әби!—дип аның сүзен бүлдерде. — Син менә шуны әйт: бүген берәр нәрсә җыйдыңмы?
— Минме? Зиһенем таралган, хәтерләмим. Җыйдым, бугай Ничек җыймаска? һәрвакыт җыя идем бит.
— Ә кая китте сон ул җыйган әйберең? — диде Дьякон.
— Белмим... Кем күтәреп торгызды сон мине? Никифорычмы? Анардадыр...
— Бар. Настенька, йөгереп кенә барып, белеп кайт.
— Шундый кыйналган бит белән урамга чыгам ди мин!
— Үзеңне алып бәрсәм, жәяүләп түгел, очып барырсың!
— Иблис!
— Тиргәшмәгез, балалар... Кирәкмәс ., нинди дә булса бүтән төрле сүзләр ишеттерсәгез иде миңа. Үләм бит . ышаныгыз — үләм Менә нәрсә, балакайлар: баш очымда бәләкәй тартмада кәгазь өч сумлык бар... аны үземә гробка... хәстәрләгән идем мин үлгәч... алыгыз ул акчаны...
Аның тыны кысылды, маңгаена тир бәреп чыкты
Барысы да, житди кыяфәт белән күзләрен карчыкка текәгән хәлдә, тып-тын тордылар, һәм бу тынлык бер-ике минут дәвам итте. Аннан Дьякон сүз башлады:
— Акулина әби...
— Әү?
— Менә нәрсә, минем сүзгә хәтерең калмасын. Тик мин шуны әй- тәм. үлгән кешегә барыбер сина берни дә кирәкми, ә без тере кешеләр. Сина нәрсә? Гробта яттың ни, гробсыз булдың ни. барыбер; гробны һәрвакыт полиция дә бирә. Син өчлегеңне безгә бир,— без тамак ялгап алыр идек.
Адвокат:
— Син ни сөйлисең... кирәк.ми, — дип пышылдады
Дьякон башкаларга күз йөгертеп чыкгы һәм барысының да. бу эшнең ахыры ни белән бетәр икән дип, комсызланып көтеп торганнарын күрде Аннары:
— Безгә дә үләргәмени инде? — дип шыпыртлап кына жавап биргәннән соң, карчыкка таба иелеп: — Ничек соң? Алыйкмы? —дип сорады.
Акулина әби, авызын ачып, иреннәрен чапылдатканнан соң, ише- телер-ишетелмәс тавыш белән:
— Алыгыз. Мин дә шул карт тиле . Кара инде, үләр алдыннан сезне оныта язганмын . алыгыз. Менә монда әйе, шулай шул . гробны полиция дә бирер... тиле карчык, — диде.
Шулай диде дә тынды.
Дьякон, карчыкның баш очындагы бәләкәй генә ак кәгазь тартманы тартып чыгарып, тантаналы кыяфәт белән:
— Ярлык! Бар. оч! Жилдерт! — дип пышылдады.
Ярлык, йөзен чалшайтып, күздән югалды
Сизгер Дьякон башкаларга:
— Без карчык яныннан читкәрәк китик, кешегә тынгылык бирергә кирәк, — диде.
Барысы да Акулина әби тирәсеннән читкә тайпылдылар Карчык чүпрәкләр өеме өстендә бер үзе ятып калды Аның соры йөзе чүпрәкләр фонында тагын да аермачыграк күзгә ташланды Ул хәрәкәтсез ята һәм тик ара-тирә генә ишетелер-ишетелмәс ыңгырашып куйгалый иде.
Аның ни вакытта үлгәнен берәү дә сизмәде.
Аны икенче көнне күмделәр Гроб арба өстенә куелган Арбаның бер як читеннән, кулына эш язулары таратканда йөртә торган кнәгәсен тотып, Никифорыч атлап бара Икенче яктан баручы ялан башлы извозчик ана мыгырданып зарлана иде
— Мин дөресен әйтәм. Яраган эшме инде шул? Кешене тотып ал да — син илт диген! Менә алып барам! Ә миңа бер сумны кем өстәп бирер? Ә-ә? Мин икмәк базарында бер ярым сумлык эшләгән булыр идем, ә монда миңа илле тиен көмеш төртерләр. Ә соңыннан анда эләгеп булмаячак. Сезнең белән күпме вакыт маташырмын әле? Ә илле тиен атка ашатырга да жит.ми, менә нәрсә, дус кеше.
Ләкин Никифорыч извозчикның мыгырдавына игътибар итмәде. Үз гомерендә күпне күргән ул карт солдат белән янәшә бөтенләй бөгелеп төшкән Адвокат бара. Үзе ялан баш, колакларын керле чүпрәк белән бәйләгән, кулларын ниндидер сәләмә кыска кием кесәсенә тыккан. Никифорыч аңа бик тәэсирле итеп сөйли.
— Сез шайтаннар өчен әни кеше иде бит ул карчык. Салгалый иде салуын, ләкин анысы әллә ни түгел. Урласа да, сезнең өчен урлый иде, күрәсеңме? һәм менә мин аны озата барам, син дә барасың. Озат дип әйтмәсәләр дә, үзем эштән сорап китеп, карчыкны озата барган булыр идем. Аңладыңмы? Кешеләрне үтәдән үтә күрәм мин, брат. Әй-е. Ә менә син үлсәң... син озакламый үләчәк, брат, мине алдый алмассың, юк, кыяфәтеңнән үк күреп торам: озакламый үләсең син! Ләкин сине озата бармаячакмын, бар дип, жибәрмәсәләр, һич-һич! Чөнки син кем, нәрсә? — Бер күгәрек.
Адвокат, төссез күзләре белән Никифорычка карап, авызын кыйшайтып елмаеп куйды.
— Кирәгең юк, барма...
— Бармам да. Кабергә бер үзең бар.
— Бик исең киткән икән! Барырмын.
— Барырсың шул, — чөнки син нәрсә? Ә карчык сезгә ана иде... Йөрәге бар иде аның. Аңладыңмы?
Җепшек көн, ябалак кар ява иде.
Эре кар бөртекләре Акулина әбинең гробы өстенә лач итеп килеп төшәләр дә буяусыз гади нарат гробы өстендә эреп, аны чылаталар иде.
Задняя Мокрая урамының филантропкасы булган угры, хәерче Акулина әбине әнә шулай күмделәр.
Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемәсе.